Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

1955 елны Чистай районы Татар Сарсазы авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Чистай сәгать заводында эшли. Читтән торып Минзәлә авыл хужалыгы техникумының Әлмәттәге филиалын, аннан Алабуга культура-агарту училешесын тәмамлый Авыл хужалыгы алдынгысы. 1985-90 елларда XI чакырылыш Татарстан Югары Советына депутат булып сайлана. Яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен 1989 елда ВДНХнын мактау кәгазенә лаек була.

Беренче шигырьләре, авыл вакыйгаларын чагылдырган язмалары районда чыга торган «Ленин юлы», (хәзер «Чистай хәбәрләре») газетасында дөнья күрә. 1997 елдан авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгать житәкчесе булып эшли башлый

Шул вакытта район китапхәнәсе каршында оештырылган «Энжеләр» әдәби түгәрәгенең актив әгъзасы булып, каләм тибрәтүче яшь талантларны барлауда башлап йөри.

Шигырьләре Республикабызның «Ватаным Татарстан». «Мәдәни жомга», «Татар иле», «Ватандашлар», «Казан утлары», «Сөембикә», «Мәйдан». «Идел» журналларында басыла. Үзенен шигырьләренә көйләр дә яза ул. 2000 елдан— Үзешчән Композиторлар Берлеге әгъзасы 2001 елда беренче «Мәхәббәт дастаны» дигән шигырьләр, ноталары белән җырлар китабы дөнья күрә.

2003 елдан бирле ул Әлмәт шәһәрендә яши. Районда чыга торган «Әлмәт таңнары» газетасында әледән-әле басылып килгән язмалары, шигырьләре аша халыкка яхшы таныш. 2004 елда «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте каршындагы «Рухият» рухи янарыш Фонды нәшриятында «Күнелем канаты» дигән икенче шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.

Минзифа Әхмәтшина бүгенге көндә Әлмәт Дәүләт Нефть институтының студентларның ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә «Әдәби кунакхәнә» житәкчесе. Яшь талантларны барлауда актив хезмәте өчен «Татнефть» профсокхзларынын Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Институт ярдәме белән «Хыялымда кайтам» дигән яна шигырьләр китабы басылып чыкты. Тиздән шагыйрәнең «Болытлар артында кояш бар» дигән китабы чыгачак.

Быелнын 22 апрелендә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Минзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшинаны үзенә әгъза итеп кабул итте.