Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРДӘМ БУЛЫЙК!

 

Октябрь аенда үткәреләчәк халык исәбен алу унаеннан,
Татарстан язучыларынын татар халкына

МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле милләттәшләр'

Россия Федерациясендә я надан халык санын алалар Бу җәһәттән башка шундый уй килә: чыннан да. татарларнын саны күпме’ Безгә моны белү гаять әһәмиятле Тукаебыз заманында «10 миллион Идел буе татары* дип язган. Тукай әйтсә хак әйтер Ә хәзер халык исәбе дөрес алынамы, дөрес алынган хәлдә, нәтижәләре дөрес игълан ителәме’ Сонгы елларда үткәрелгән сан алулар исә татарнын киләчәк язмышына бәйле бик күп сораулар тудырды Без. туган халкыбыз язмышын кайгыртучы татар язучылары әнә шуларны күздә тотып, сезгә мөрәжәгать итәргә, борчулы уйларыбызны сезнен белән уртаклашырга булдык, кадерле милләттәшләр!

Йә. санасыннар сон. беренче тапкыр түгел бит. гел санап торалар, ни зыяны бар анын. дияр кайберәүләр Әйе. күпмилләтле Рәсәй илендә тугыз-ун ел саен халык са­нын алу тәжрибәсеннән һәм хәзерге четерекле милли хәл-әхвәлләребездән туган уйлар борчуга сала да инде безне.

Уяу булыйк: алдагы еллар олы тарихлы халкыбыз өчен житли сынау еллары булачак, ә быелгы халык исәбен алу нәтижәләре халкыбызны таркату-корыту вәзгыятенә дә әй­ләндерелергә мөмкин Элекке сан алуларны оештыру тәҗрибәсе Рәсәй киңлекләрендә таралып яшәгән татар халкына карата алып барылган сәясәтнең бик үк уңай булмавын күрсәтте

Россиядә беренче тулы сан алу 1897 елда үткәрелде

СССР дигән мәмләкәттә дә сан алуларда асылда шул 1897 елгы тәртип саклана Ләкин бу чорда әлеге гамәлгә татар халкын киметеп күрсәтүгә йөз тоткан ялгышлар да кушыла башлый

СССР таркалгач, 2002 елда Россия Федерациясе беренче тапкыр халык исәбен аллы Кызганыч ки. монда да сан алу нәтиҗәләрендә татар халкын киметеп күрсәтү катышмый калмады Демократик илләрдә нинди халыктан (милләттән) булуы турындагы сорауга кеше үзе теләгәнчә җавап бирсә, бездә исә хакимият аллан халыклар һәм телләр исем леген төзеде. Әлеге исемлектә татарлар таркатылып. 45 (!) исемгә бүлгәләнеп теркәлде Бу хәл санау нәтиҗәләренә тәэсир итмичә калмады, әлбәттә. Татарны бүлгәләр өчен бүтән төр «тырышлыклар» да куелды

Ләкин халкыбызның зиһенен кемнәрдер теләгенчә саташтыра алмадылар Башкорт станны санамаганда, без беркайда да зур югалтулар кичермәдек. 1989 елгы жанисәп белән чагыштырганда, беркадәр (32.5 мен кешегә) арттык та әле Сан алу нәтижәләре хакында Россия Фәннәр академиясенең әлеге исемлекне әзерләгән Этнология һәм ан тропология институты идеологларының берсе «Татары воспользовались переписью и произвели консолидацию*.-дигән иде

Әмма быелгы халык санын алу. республикаларның болай да юк дәрәҗәсендәге мөстә­кыйльлеге тәмам бетерелеп, милли мәгариф бик нык тарайтылган бер чорда үткәрелә Халык исәбен алуны ла шушы максатка ярашлы итеп үткәрү куркынычы бар Коткыга да. басымга да, мәкер-хәйләгә дә бирешмик, газиз милләттәшләр' Тарихи бергәлегебез­не. бердәмлегебезне саклыйк' Җавап бер һәм аермачык булсын без тагарлар, туган телебез—татар теле Шуны тирән аңларга кирәк бербөтен татар милләтенеке булу үз канеменнен этник-этнографик төркеменнән йөз чөерү түгел ул Без бергә булганда гына үзенчәлекле тарихи этник-этнографик йөзебезне, ягъни туган телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калачакбыз Моны балаларыбыз-оныкларыбызга да аңлатыйк Безне олы тарих, уртак әдәби тел. уртак культура, уртак яшәү рәвеше бер­ләштерә.

«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар*. ди милли уртак мәкалебез Ан булыйк киләчәгебез кыл өстеңдә торган бу чорда безне берәү дә сакламаячак га. якламаячак та Моны без бары үзебез генә, бер йомгак булып тупланып кына эшли алабыз Бергә булыйк' Бердәм булыйк'