Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЮЛЛАР... ЮЛЛАР


Юлдаш эзләп бару
Җирдә яшәү—хәтәр юлда
Юлдаш эзләп бару ул.
Чиксез юллар челтәрендә
Юлдаш табу авыр ул.
Бик еракта гөрләп калды
Балачак тавышлары.
Их, гомер агышлары:
Шатлыклар, сагышлары—
Безне сонды юлга хәтле
Озата барышлары.
И, гомер агышлары.
Шөкер әле, без табыштык.
Бик күпләр табышмады.
Кай арада кая җиттек,
И, гомер агышлары!
Җанга куәт биреп тора
Шатлыгы, сагышлары.

Әлмисактан кыямәткәчә
(«Тормыш бармый " дил щяанучъииф а.)
Шулай булган, шулай булачак:
Зарланучылар зарлана тора.
—«Тормыш бармый!»—дип.
Төкеренә, сүгенә тора.
Ә тормыш бара тора.
Тормышның үз кануннары.
Аның барысы да үзенчә.
Юлы туры—
Әлмнгактан кыямәткәчә.
Картлар ишек алларындагы утыргычларда
Урамнардагы бүрәнә өемнәрендә хәл җыеп утыра.
Арганнар елга буйларында,
РӨСТӘМ мингллим
Тау буйларында,
Юл буйларында ял итеп утыра,
Ә тормыш бара тора.
Шулай булган, шулай булачак:
Кемнәрдер кемнәрнеңдер өйләрен яндыра,
Илләрен туздыра.
Кешеләрне каберләргә тутыра-тутыра.
Тормыш үз юлы белән бара тора.
Үзең безгә ярдәмче бул, Ходай
Аерылды юллар,
Аерылды куллар.
Уйлар гына охшаш—
Берсыман:
Үзен, безгә ярдәмче бул, Ходай?
Без адашып барабыз сыман.
Ул булмагач, миңа.
Мин булмагач, аңа
Алдагы юл тайгак боз сыман.
Камышларга җил киселә
Казаныма салкын көзләр килеп,
Көннәрем һәм гөлләр өшесә.
Авылым янындагы түгәрәк күл
Хәтеремә килә дә төшә:
Түгәрәк күл генә—
Үрдәк өчен юл гына.
Юлың булса янәшәмдә,
Кулларыңа—кул гынам.
Хәл алырга ярга чал көз ята,
Күл өстенә зәңгәр боз ята.
Тал яфрагы корып карала,
Саргая күл камышы.
Камышларга җил киселә,
Җанга үтә тавышы.
Түгәрәк күл генә
Үрдәк өчен юл гына
Юлың булса янәшәмдә,
Кулларыңда—кул гынам.
Без белгән көн
Көзләр җитте инде, көзләр җитте,
Без йөргән юл карга капланыр.
Тик икебез белгән көн җылысы
Карлар астында да сакланыр.
Хаталарым күп булды
Мин юлымда күп матурлар күрдем,
Шуңа хаталарым күп булды.
Аннан йөрдем гафу үтенергә.
Кабат күрешү җае юк булды.

«Юлкоголик»лыкка сабыштым
Балачактан мине юллар дәште.
Юллар мине алга өндәде.
Мин юлларда бару гына белдем.
Мин юлларда ару белмәдем.
Юллар миңа яхшы юлдаш бирде,
Дусларымны юллар табышты.
Юллар яратуым өчен генә
«Юлкоголиклык»ка сабыштым.
Юллар миңа яшәү көче бирде,
Алар азык бирде язарга.
Юллар миңа табыш китерделәр
Шушы тормыш дигән базарда.
Хәзер мине тик бер нәрсә борчый—
Соңгы юлга ничек барырмын.
Соңгы юлым бик тә кыска булыр.
Мин юл йөреп туймый калырмын.
Иң матур юл
Ярый әле бу дөньяда төннәр булган,
Рәхмәт инде төннәремә, төшләремә.
Бу дөньяда төрле төрле юллар күрдем.
Иң матур н>л һаман минем төшкә керә.
Адәм башы җирдә бик куп юллар күрә
һәммәсен дә хәтерләрдә саклап булмый.
Тик кайчандыр сөйгән ярга илткән юлның
Иң матур юл булганлыгы онытылмый.