Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Татар энциклопедиясе» битләреннән

КӘРИМОВ Марат Нәби улы (9.1.1930, Башкортстан АССРнын Зианчура р-ны Күгәрчен ав. туа), язучы, Башкортстан рссп-касынын атказ. мәдәният хез­мәткәре, халык шагыйре (1994, 2003). Башкорт һәм татар телләрендә ижат итә Мәскәүдә М Горький исем Әдәбият ин-ты каршындагы Югары әдәби кур­сларны тәмамлый (1961). 1954-56 елларда КПСС ҮК каршындагы Үзәк (Югары) комсомол мәктәбендә укый 1956-57 дә «Ленинчы» газетасында әдәби хезмәткәр. 1958дән (өзеклек белән) «Сәнәк» ж-лында (1968-78дәбаш мөхәррир) эшли; 1964-68 дә «Пионер» ж-лынын баш мөхәррире «Бәрәләр» (Уфа, 1956; русчага тәржемәдә •Весенние почки». М , 1961). «Йәшле- гем йәшнәр кәнәм» (Уфа, 1965), «Тор­мыш—гашиктарга» (Уфа, 1969), «Ете көнем—ете моң» (уфа. 1981), «Тәгәрәй гүмерем йомгагы» (Уфа, 1994) кебек шигырь җыентыклары, «Алданын кашка тәкәһе» (Уфа, 1968), «Ялган һукмак» (Уфа, 1987), «Адәм көлкесе» (Уфа, 1998) исемле сатирик һәм юмористик хикәя җыентыклары авторы Уфа шәһ. яши

Әсәр Һайланма әсәрзәр Шигырзар Өфө, 2000

КЕРБАБАЕВ Бирде Морад улы (3 3 1894, хәзерге Торкмәнстан Респ Теҗен р-ны. Коуки—Зерен а -23 7 1974. Ашхабад), Төркмәнстан ССРнын халык язучысы (1967), Төркмәнстан ССР ФА нен хакыйкый әгъзасы (1951), Сон Хезмәт Герое (1969) «Хәлиткеч адым» (•Алып адым», 1947; СССР Дәүләт бүләге (1948), «Нәбит-Даг» (1957). «Могҗиза белән туган» («Гажайыппен орнаган». 1965) романнары, «Корбан Дүрди» (1942). «Ак алтынны аймакның Айсолтаны» («Ак алтынды аймактын Айсолтаны», 1949, СССР Дәүләт бүләге, 1951, гагар геленә тәрҗемәсе «Айсолтан», 1960) повестьла­ры. «Айлар» (1943) поэмасы, «Мәхтүмк\ ли» (1943) пьесасы һ.б авторы Иҗатында татар язучылары, бигрәк тә Г Ибраһимов әсәрләре йогынтысында формалаша Г Тукай. М.Жәлия шигырьләрен төркмән теленә тәрҗемә итә.

Әсәр Эсерлер топлумы 6 кгг. Ашга­бад, 1958—60.

Р. К. Ганиева.

КИЗЛӘВИ (псевд . чын исеме-фа- милиясе Сөләйманов Ягькуб) (якынча 1885, Казан губ . Чистай өязе. Кизләү а,—1940), шагыйрь, тәрҗемәче «Күз яшыәре» (1913) шигъри җыентык, үзе­нең шигырьләре һәм М ЮЛермонтов, А. В.Кольцов. СД.Дрожжин.Л Н Толстой әсәрләренең тәрҗемәләре кергән «Бер баланын жир хакында уйлары Кунез ачкычы Толстой әкиятләре» (1913) китап авторы Г Тукай вафаты >наеннан кайгы­рып «Сөекле шагыйремез мәрхүм Габдул­ла Тукаев рухына» (1913) шигырен яза Иҗатында татар халкының мәгърифәтле булуын тели, анын киләчәк язмышын кайгырта Шигырьләренә күңел төшен келеге (пессимистик рух), тормышның гаделсез булуына офтануы хас («Дөньяда тордым ». 1913).

Әд Татар шигърияте XX гасыр башы /Төз. 3 Рәмиев К . 2004

М И Әхмәгжанов

КИЛ ӘЧИ Бәдретдин (19 йөз ахы­ры—20 йөзнен 1 нче яртысы), шагыйрь Шигырьләре «Ан» ж-лынла, «Идел» газетасында басыла; 4 шигыре Г Тукайга багышланган 1930 нчы елларда нахакка ре пресс ияләнә, вафатыннан сон рсаби- литанияләнә

КИНДЕР Иван Федорович (30 9 1928. Украина ССРы. Каменец-Подольск өлкәсе. Шепетов р-ны Судилково а — I 12 1995. Казан), язучы. РСФСРнын атказ мәдәният хезмәткәре (1984) Ка­зан ун-тын тәмамлый (1959) 1961-89 да Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли Бөек Ватан сугышы ел­ларында эшендә имгәнә һәм гомерлек инвалид булып кала Повесть һәм хикәя­ләр кергән «Текә юл» («Крутая дорога», 1971), «Юллар чатында» («Развилок», 1978). «Озын җәй» («Долгое лето», 1983), •Тәгәрмәч» («Колесо», 1987), «Дөньяда күпме могҗиза0» («Сколько чудес на

 

Данамы 2005 етың 4нче саныннан басылып кила.

 

свете’’», 1990) һ.б. җыентыклар авторы Анын геройлары—безнен замандашлар, катлаулы язмыш кешеләре, алар тый­нак, максатчан, гражданлык бурычына тугрылар, «Почет билгесе» ордены б-н бүләкләнә.

Әд.: Даутов PH, Нуруллина Н Б. Со­вет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр белешмә К., 1986.

«КИСЕКБАШ КИТАБЫ». 14-15 йөз­ләр төрки-татар ди ни-дидактик әдәбият истәлеге. Авторы билгесез. 270 шигъри юлдан тора Поэманып сюжеты әкияти- мажаралы Мөхәммәт пәйгамбәргә кисел­гән кеше башы ярдәм сорап үтенеч б-н мөрәҗәгать итә. Ул аңа диюнен шәһәр­не җимерүе, улын ашап йотуы, чибәр хатынын урлавы, ә үзен Кисекбашка әверелдерүе турында сөйли. Мөхәммәт пәйгамбәр йомышы буенча анын тугры­лыклы сәхабәсе Гали дию биләмәсенә бара һәм әсирләрне коткара Усаллык җинелә, гаделлек җиңә. 1846 елдан сон күп тапкырлар нәшер ителеп, Идел-Урал төрки халыклары арасында кин тарала, мәдрәсәләрдә укыла. «К.К.»нын Казан, С.-Петербург, Мәскәү, Баку, Анкара китапханәләрендә күпсанлы кулъязма нөсхәләре саклана. Татар әдәбиятында «К.к.» сюжетына нигеътәнеп Г.Тукай, Н Исәнбәт, Н Баян, Ш Мөдәррис, Ә.Исхак, Ә.Камал сатирик әсәрләр ижат итәләр.

«КИТАБЕ ГӨЛЕСТАН БИТ-ТӨР- КИ» («Төркичә Гөлестан китабы») урта гасырларның төрки-татар әдәбияты яд- кәре. Тезмә һәм чәчмә формада язылган Алтын Урда дәвере шагыйрьләреннән Сәйф Сарай. Әхмәд Хуҗа, Габделмәжид, Мәүлә Казый Мөхсин. Мәүләнә Гыймад Мәүләви, Мәүләнә Исхак, Тугълы Хужа, Сарай Гөлестани һ.б. шагыйрьләрнең әсәрләре җыентыгы 14 йөзнен ахырында Мәмлүкләр Мисырында аноним автор тарафыннан (Сәйф Сарай дип фаразлана) төзелгән һәм Мәмлүкләр әмире Бәтхаска багышланган Жыентыкнын төп өле­шен Сәйф Сараинын Сәгъдинең (1258) «Гөлестан» китабын «Гөлестан бкт-төр- ки» дип тәрҗемә ителгән әсәре, ш.у. анын алда аталган шагыйрьләр газәлләренә Нә­зыйрәләре тәшкил итә. Китап патшалар тормышы, дәрвишләр әхлагы, эндәшмичә торуның файдасы һәм аз б-н канәгать булунын хәере һ.б. турында сөйләгән 8 бүлектән тора. Бу җыентык әсәрләренә афористик стиль, фикер тирәнлеге һәм кыскалыгы хас. Китапның билгеле булган бер кулъязмасы (373 бит) Голландиянең Лейден ун-ты китапханәсендә саклана Беренче тапкыр Анкарада (1954), аннан Будапештта (1969) һәм Казанда (1980,

 

1999) нәшер ителә.

Әсәр Сәйф Сарай. Гөлестан. Лирика. Дастан. К , 1999.

Әд.: Наджип Э.Н Тюркоязычный памятник XIV в. «Гулистан» Сейфа Сараи и его язык: В 2 ч. А.—А., 1975; Миннегу- лов X. Татарская литература и Восточная классика К , 1993; аныкы ук Сәйф Сараи: Тормышы һәм ижаты К., 1976.

X. Й Миннегулов.

КИТАБЕ ДӘДАМ КОРКЫТ», 10-11 гасырларның төрки-татар әдәбияты ядкә- ре. Китап угыз баһадирларының басып алган Кавказ җирләрендә кәферләргә каршы сугышкандагы батырлыклары турындагы героик дастаннар циклын тәшкил итә Төп геройлар—угы пар ханы Баюндур. анын кияве Казан баһадир, улы Гаруз һ.б Хикәяләү фикер иясе Коркыт исеменнән бара. Анын турында мәгълүмат китапнын кереш өлешен­дә урнашкан Ике күчермәсе билгеле: Дрездендагы (12 дастаннан тора) һәм Ватикандагы (6 дастаннан тора) кулъяз­малар. «К.д К.»нын бердәм сюжеты юк. Дастаннарның күбесендә Кавказдагы угызларның патриархаль-феодаль күчмә тормышлары тасвирлана. Хәзерге Азәр­байҗан җирләрендә һәм анын тирәсендә урнашкан шәһәрләр, кальгалар, елгалар, күлләр исемнәре атала. Аерым эпизод­лар әкияти, мифик характерда бирел­гән. «К.д.К.» болгар язучысы Кат Гали иҗатына, «Кисекбаш китабы» авторына нык тәэсир итә. 1922 дә В В Бартатьд та­рафыннан эшләнгән ядкәрнен рус теленә тәрҗемәсе, вафатыннан сон 1950 дә басы­лып чыга. Китап берничә талкыр Герма­ния, Италия. Төркиядә нәшер ителә Ин борынгы күчермә 16 йөзгә карый

Әд.: Книга моего деда Коркута М.— Л., 1962; Деде Коркут Баку. 1950

AM. Ахунов.

КОЖЕВНИКОВ Лев Афанасьевич (5.3.1947, Киров әткәсе, Омутнинск ш.), язучы. ТРнын атказ. сәнгать эшлекле- се (2000) Киров пед. ин-тын (1971), Мәскәүдә Әдәби ин-тны (1976), Театр сәнгате ин-ты каршындагы Югары ре­жиссер курсларын (1983-85) тәмамлый 1977 дән Казанда 1977-80 дә «Советская Татария», «Вечерняя Казань» газетала­рында эшли. К иҗатына жанрлар төрле­леге хас. Ул Мәскәү. Кустанай. Рязань, Магадан һ.б. шәһәрләр сәхнәләрендә куелган «Вакансия» (1982), «Анонимка» (1985), «Алдау» («Подлог». 1987) пьеса­лары, курчак театры өчен язылган «Петр I һәм солдат» («Петр 1 и сатдат». 1983), «Барабашка» (1996). «Ут-кош» («Җар- птица», 2003) пьесалары; «Афродита елмаюы» («Улыбка Афродиты», 1993),

 

Дачачы киләсе саннарда.

 

 
   

 

 

• Прокурор үлеме* (-Смерть прокурора*. 1993) повестьләре. «Олимпия» (1993) романы, фәнни-популяр «Славян мәжүси аллалар, ияләр һәм женнәр» («Славян­ские языческие боги, духи и нечистая сила». 1994) китабы авторы

Эсэр.: Театральный детектив: Пьесы К., 1983.

Р. Р. Мусабэкова.

КОЖЕВНИКОВА Роза Хабиевна (19.12.1950, Әстерхан өлкәсе. Красноярск р-ны. Дельта станциясе—27.12.2007. Ка­зан). шагыйрә, тәржемәчс. ТРнын атказ. мәдәният хезмәткәре (1995). Рус телендә яза. Мәскәүдә Әдәби ин-тны (1977) тәмам­лаганнан сон 1983 кә кадәр Казан резина- техник әйберләр з-дынын күп тиражлы «Прогресс». Татшвсйбытнын -Рабочая честь» газеталарында. Татарстан өлкә комитеты нәшриятендә, «Комсомолец Татарии» газетасы редакциясендә эшли 1983-89 да ТАССРнын телевидение һәм радиовещание буенча Дәүләт комитетында әдәби-драматик тапшырулар редакторы 1989-2006 да «Идел» ж-лында: мөхәррир. 1991 дән баш мөхәррир урынбасары «Миләш тәлгәше» («Гроздья рябины». 1985). «Ике тавыш» («Два голоса». 1990). «Тан сызыгы» («Меж светом и тьмой». 2000) шигъри җыентыклар, балалар өчен «Кышкы яңгыр» («Зимний дождик». 1988) шигырьләр китабы авторы К.нын ижаты эчкерсез һәм каршылыклы (парадоксаль) Ул ГСәмитева. С.Хәким. Н Арсланов. Ш Галиев. Ә.Баян. Г.Сабитов. Р. Харис. Р.Фәйзуллин. Зөлфәт. Р Миннуллин. Г.Зәйнашева. Х.Халиков шигырьләрен, та­тар халык әкиятләрен, курчак театры өчен пьесаларны рус теленә тәржемә итә.

Әд.. Малышев С. Три жизни Розы Кожевниковой II Татарстан. 2002. №3

P.P. Мусабэкова

КОЛ ГАЛИ (1183 тирәсе-1233 һәм 1240 арасы), шагыйрь. «Кыйссаи Йосыф» лироэпик поэма авторы. Татар тюркологы Ә.Н.Нәҗип, әсәрнен тел үзенчәлекләрен нән чыгып, ул Түбән Иделдә язылган дип фаразлый. чөнки анда ул чорда угызлар һәм кыпчаклар арасында актив рәвештә үзара этномәдәни аралашу күзәтелә. Әсәр ахырында автор анын кайчан язылуын күрсәтә:

Ул мәүләдән ярдәм, жинү килгән көндә. Изге рәжәп аенын нәкъ утызында.

Һәм тарихнын нәкъ алты йөз утызында. Бу зәгыйфь кол бу китапны төзде инде

(Янача 1233 нен 12 маенда).

Поэманы н эчтәлеге (мәс.. төп пер­сонажларның берсе—фикер иясе Ягъкуб картнын фикер йөртүе), стиле һәм тоны К.Г. нен үз заманасы өчен күпкырлы белемле кеше булган, гарәп-фарсы әдә­биятын яхшы белгән дип фарахтарга мөмкинлек бирә.

Поэма ахырында ул бодай яза: Йосыф сәүче кыйссасын без тәмам иттек. Гъәрәб-фарсы телләречә бәян иттек

Аерым юлларнын тәмамланмаганлыгы хәвефле монгол явы чоры, яки авторнын үлүе (ихтимал, монголлар һөҗүме вакы­тында) текстка тулысынча редакция ясар­га мөмкинлек бирмәгән дигән фикергә этәрә. К.Г ижаты татар язма әдәбияты, бигрәк тә поэзиясе формалашуына аеруча көчле тәэсир ясады.

Шагыйрьнен образы татар әдәбияты әсәрләрендә һәм сынлы сәнгатьтә кин чагылыш тапты 1965 тә Б Урманче мрамордан «Кол Гали» сынын ясый. 1973 тә Татар академия театр сәхнә­сендә Н Фәттахның «Кол Гали» исемле трагедиясе куела. 2005 тә Казаннын мен еллыгы паркында Кол Гали һәйкәле куела һ.б.

Әсәр Гали (XII йөзнен азагы. XIII йөзнен башы) // Татар поэзиясе антоло­гиясе. К . 1956; «Йосыф вә Зөләйха» // Борынгы татар әдәбияты К. 1963. Кыйс­саи Йосыф К . 1983; Йосыф кыйссасы К . 2000. Юсуф и Зулейха (отрывки) // Антология татарской поэзии К . 1957, Сказание о Йусуфе. К . 1985

Лит Поэт-гуманист Кул Гали. К . 1987; Ахунов А.М Арабский источник средневековой тюрко-татарской лите­ратуры на материале трудов ат-Табари К . 2001. Хисамов Н.Ш Сюжет Йусуфа и Зулейхи в тюрко-татарской поэзии XII—XV вв. Проблема версий К . 2001. аныкы ук Боек язмышлы әсәр К . 1984. Таһиржанов Г Фирдәүси һәм Колга­ли И Казан утлары. 1968                       12. Татар

әдәбияты тарихы. 6 томда Т 1 К.. 1984. ФәсиевФ «Кыйссаи Йосыф» һәм анынав­торы турыңда / Казан утлары 1988. №3

/7 Ш Хисамов