ҮЛЕМ КУА КИЛӘ
ФРОНТ ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН
Тышта мен тугыз йөз кырык икенче елнын жәй урталары иде. Фронтларда канкойгыч каты сугышлар бара. Харьков юнәлешенә таба хәрәкәт итүче частьнын бер пехота подразделениесе авылда ялга туктады. Көндез колонна белән бару куркыныч иде. Ә авыл шактый ярлы, шалама күренә. Түбәсе салам белән япкан ихатасыз саман йортлар. Шулай да тыштан акшарланган. Тәрәзә капкачлары яшелгә буялган. Йорт артында озын балак сыман бәрәнге бакчасы. Тыкрык башында кое сиртмәләре калгый... Һәр йортка өчәр-дүртәр кызылармеец урнаштырганнар иде. Солдатны, билгеле, өй ризыгы, сөт-катык кызыксындыра. Әмма өметләр акланмады. Авылда бер сыер малы да юк икән. Кайбер хуҗалыкларда кәжә- сарык ише вак мал гына. Ул да түгел, кешеләрнең ипи күргәннәре юк ди. Бәрәнге, яшелчә белән жан асрап торалар Бу хәл бик тиз билгеле булды Авылнын тышыннан ук моны чамаларга мөмкин иде. |
Вакытлыча батальон командиры итеп билгеләнгән лейтенант Томилин үз штабы белән колхоз идарәсенә урнашкан иде. Идәнгә сузылып ятып ике- өч сәгать черем итеп алды. Ул уянып чыкканда кояш шактый күтәрелгән, идарә лапаслары өстендә карга-чәүкә өере чыркылдаша. Шунда урамнын каршы ягындагы киртә буена күзе төште Анда балалар тезелеп утырган. Гажәп, бер тавыш-тын юк. уйнамыйлар, буталмыйлар. Тын гына күзләрен идарәгә терәгәннәр. Бу ни хәл? Нишләп бирегә килеп тезелгәннәр9 Колхоз хисапчысы, чыра кебек озын хатын, аңлатты: болар, диде, әтиләре сугышта үлгән ятимнәр. Күрәсездер, алар ач. Ябыгып, тәмам шәүләгә әйләнеп баралар. Куллары кашык сабы юанлыгы гына. Нигә колхоз тәэмин итми дисезме? Иген уңмый, булганын кырып-себереп хөкүмәт алып бетерә. Сугыш якынлаша башлагач, нәчәлниклар, партиеслар качып киттеләр...
Хисам КАМАЛОВ (1926) — Татарстанның халык язучысы; «Безне өйдә көтәләр» «Үлгәннән соң яздым». «Тцләнмэгән куз яше» Һ.6. купсанлы шигырь Һәм проза китаплары авторы. Казанда яши.
Болар сугышка чаклы действительный хезмәттә бушка ашап, бушка киенеп, рәсми хәбәрдарлык буенча тормышны ал да гөл дип белаләр иде. Авылнын чын хәлен күргәч, гажәпкә калдылар. Ачы хакыйкать аларнын аннарын үткен кыры белән сыдырып үткән кебек булды. Шулай да гадәттәгечә эчтән тындылар Әмма детдомда үскән Томилин алай дәшмәү артына поса торган түгел иде Бу хәлгә чынлап борчылды Ул урта буйлы, кинчә сөзәк иңле подполка итеп алдырган саргылт чәчле башына пилоткасын кырынрак кигән. Көрән томса чыраенда карарчанлык чагыла. Чыбык кисәге белән үзенең кирза кунычына суккалап әрле-бирле йөренә Ул. баскыч култыксасына таянып, тәмәке көйрәтүче иптәшләренә карады
—Бу балаларны ашатасы иде бит. ә?—диде пилоткасын маңгаена табарак жайлап —Ничек уйлыйсың, ә?
—Син акылындамы, ни чутына?—Түгәрәк тук йөзле юка күкрәкле комиссар Краснов авызын кыегайтып көлеп куйды. Үзен өстен куюын белгәнгә. Томилин аның көлүенә дикъкать итмәде
—Базада «энзе» бардыр әле. ә?
—«Энзе»гә ягылырга кем рөхсәт итә9 Ие!—дип штаб башлыгы какча чырайлы Чернов та кеткелдәп алды. Ул һәрчак төрттереп сөйләүчән иде. Чынлап та, буй җитмәү нәрсәгә үрелү уңайсыз хәлгә куя. Шулай да Томилин тынычланмады.. Болар өчесе дә күптән түгел генә югары постка билгеләнгән лейтенантлар Һәрберсенә звание кадерле Шуның өстенә өчесе дә яшьләр иде Уставтан аз гына читкә тайпылуны бик тиз сизәләр һәм үрә торалар. Аннары холык-фигыльләрендәге очлы почмаклар кыршылмаган, һәр эштә төртеп чыга иде.
Мондый очракта Томилиннын ятып калганчы атып кал дигән тәвәккәллек этәргече бар иде Шуны исенә төшерде дә. полк штабына барырга булды.
— Йөрмә.—диде Краснов боеручан тавыш белән Ул Томилиннын детдомдагыча үзен иркенрәк тота торган гадәтенә һәрчак каршы төшә иде Бу анын вазифасыннан да килеп чыга. Ник дисән. комиссар комбатны бераз йөгәнләп тоту өчен куелган. Часть йөзенә кызыллык китерерсең! Үзен яклаганны көтеп Черновка башын борды. Әмма тегесе эндәшмәде. Кайчак Томилиннын кушканга каршы килү балалыгы да үзен сиздерә иде. Ул Красновны тыңламау рәхәтлеге кичерә-кичерә штабка китте. Эре-эре атлавында үҗәтлек беленә иде.
Әллә ни озак вакыт үтмәде, юраганы юш килгәнме, ике тәгәрмәчле, зур казан куелган арбага җигелгән ат идарә каршына килеп туктады. Томилиннын хезмәттәшләре әллә күзебезгә күренәме дип шаккатканнар Ул: «Кичә кич миномет ротасы килеп җитмәгән. Бүген дә юк Ужинга пешерелгән ботка шул килеш калган. Башка подразделен иел әргә тәкъдим иткәннәр, ләкин көне буе эсседә әлсерәп килгән солдатларның тамагыннан берни үтми, бары чәй генә сораганнар ди Ботка тәмам куерып, каты хәлгә килгән»,—дип аңлатты
Повар, кәкре борынлы яшь кенә әрмән, казанның өстен ачты «Айда, налетай!»—диде ул каты акцент белән Балалар дәррәү кузгалдылар, шыбырдашу, чыр-чу китте Теге хисапчы хатын килеп тәртип урнаштырды, кайсыларын савыт алып килергә йөгертте
Гәрәбәдәй сары, итле тары боткасын повар ниндидер фанер соскы белән кисеп-кисеп алып өләшә башлады. Ыгы-зыгы тынды. Карчык-корчык та кофталарына коштабак яшереп килә иде Кузла астындагы капчыкта җиде- сигез буханка ипи бар икән Повар аларны да чыгарды Хисапчы хатын олешләргә бүлеп бирә торды. Томилин баскыч култыксасына сөялеп күзәтте Ботка, ипи кисәге эләктергән балаларның йөзләре нур белән яктыруын күрү күңеленә май булып ята иде
Идарә эчендә бу тамашаны тәрәзәдән карап торган комиссар, командирлар шыпырт кына сөйләшә. Бигрәк тә төлке чырайлы, бер күзен кысып карап торган рота командиры Тарутин учакка май сала:
—Комбат әкәмәтләр күрсәтә,—диде ул башын Красновка таба кыегайтып. Чөнки комиссар белән комбатның борчаклары пешмәвен яхшы белә иде.—Моны дөрес аңламаулары мөмкин.
—Төймәдән дөя ясарга безгә бир —Чернов Томилиннын бу кыланышын эчтән хупласа да. комиссарга ярарга тырышып шулай әйтте.
—Рапорт язам,—диде Краснов ничектер катгый итеп.
—Йә-йә, бик кызма әле син!—дип Чернов аны дуамалланып китүдән тыярга итте. Аңа комиссар белән комбат арасында буферлык ролен уйнарга туры килмәде.
Ботка, ипи өләшенеп беткәндә генә бер өшәнгән озын буйлы бөкре карт күренде. Томилин повар янына килеп ялынырга тотынды. Әрмән як-ягына каранды һәм каяндыр ярты буханка ипи табып чыгарды. Лейтенант, синен өчен генә, ди,—ди ипине картка сузды. Карт башын ия-ия рәхмәт әйтте.
Кояш горизонт артына төшкәндә подразделениегә походка кузгалырга дигән боерык килде. Бик тиз җыйналып юлга чыктылар. Командирлар колонна алдында атлыйлар.
Төн урталары җитәрәк ике кызылармеец хәлләре бетеп юл өстенә егылды. Икесе дә юка гәүдәле, эчкә баткан күкрәкле, маерык кыяфәтлеләр иде. Симулянтлар, диде Краснов һәм алар янына килеп:
—Встать!—дип команда бирде.
Тегеләр торырга тырышып иңнәрендәге скаткалары эченнән башларын суздылар. Әмма тез буыннары тотмый, хәлсезлек үзенекен итә. Хәйләлиләр дияр идең, йончыганлыклары йөзләренә чыккан. Ниндидер авырулары бар. ахры. Көнбатыш Украинадан килгәннәр симулянтлыклары белән тенкәгә тиде. Болар каяндыр комлы-балчыклы яклардан булса кирәк. Анда икмәк унмый. бәрәңге дә кузы чикләвегеннән эрерәк кенә буа... Томилин берсенең мылтыгын үзе күтәрде, икенчесенекен Чернов алды. Халлерәкләре тегеләрне ике яклап култыкладылар. Ничек тә привалга хәтле өстерәлергә кирәк иде Кызылармеецлар ухылдый-ухылдый атлыйлар. Йа. Хода, бодай ничек немец солдатларына каршы тора алырбыз? Эт үләксәсе кебек авыр мылтык. Аны җилкәдән салып, корып өлгергәнче немец сине әллә ничә тапкыр атып ега. Аның автоматы иңенә асылган, түтәсе кендектән өстәрәк. кул тидерү белән ата башлый. Гранаталары ыргыту өчен җайлы, каскалары башка уңайлы. Үзләре барысы да бертигез эреләр, тазалар. Аларга какао, шоколад бирелә икән...
Алгы сызыкка ял иткән, ныгыган кызылармеецларны гына куярга кирәк. Неужели шул хакта башларына килми? Инде елдан артык сугыш бара. Юкса болай ватандарлык хисе, энтузиазм белән генә дошманга каршы торып буламыни?
Таң атканда алгы сызык якынлашканы сизелә башлады. Бомба, снаряд шартлаулары тонык кына ишетелә иде. Эчкә шом тула, киеренкелек арта, солдатлар эчләренә йомылганнар. Подразделение бер куе урманлыкка кереп яшеренде. Кызылармеецлар хәлдән таеп җиргә аудылар, агач төбенә башларын төртеп күзләрен йомдылар. Томилин теге хәлсезләрне санчастька урнаштырырга тырышып чапты, әмма эше барып чыкмады. Санчасть бик артта икән, шулай да полкның азык-төлек олауларына төртә алды. Аннары шинелен башына каплап, куе үлән өстенә сузылды, шул минутта ук йоклап та китте.
Күпмедер ятканнан сон, ерактагы шартлау тавышына «дерт» игеп уянды. Шинелен ачып, башын күтәрде. Юлдан берничә бричка яралылар төяп кайтып бара иде. Арттагы икесенең өстен торбоша белән япкан Димәк 8
кайтканда авыр яраларыннан үлгәннәр. Торбоша кырыеннан бер мәетнен яшь кенә зәнгәрсу битле йөзе күренә. Чыраенда бер җыерчык юк. ул газап кичермичә генә үлгән, ничектер барысыннан котылып, иркенләп йоклап киткән төсле иде Көн туып килә, ә ул дөньядан киткән. Бу көн анын башына туган икән! Хәер, кем башына кайчан көн туасын беркем бер кайчан белә алмый инде.
Марш-бросок белән тагын бер ыргым ясап, төн уртатарында тиешле квадратка барып җиттеләр. Урман белән капланган биек булмаган тау буе икән.Тау итәгеннән аз гына арырак—коры елга чокыры сузылып китә Позииия тагын да ары булырга тиеш Томилин елгыр күренгән өч кызылармеецны алны тикшерү өчен җибәрде Алар моны бик тиз башкардылар. Анда төз кыр икән, баш төртер түмгәк тә юк Томилин рота командирлары кече лейтенантлар Тарутин һәм Папашин белән тиз генә кинәшеп алды да оборонаны шушы коры елга чокыры буенча урнаштырырга кирәклеген әйтте. Бигрәк тә ерганакның тауга перпендикуляр формала сузылуы бик уңай булып тоелды. Тарутин үзенен ротасын алып ерганакның ун тарафына юнәлде. Папашин—икенче ягына Монда траншея казып чиләнәсе түгел, ерганак ярларына бары окоплар казып керәсе. Аннары тауның ун ягыннан тирән яр бу ерганакка кадәр сузыла. Элемтә өчен уңай булачак. Чөнки тау башында урманда җәйге ферма корылмалары бар иде Полк штабы шунда урнашачак диделәр
Тау буеннан төшкән тирән ярнын урман бетеп вак куаклыкка әйләнгән җирендә Краснов белән Чернов батальон штабы өчен блиндаж хәстәрен күрәләр булыр.
Сәгатьтән артык вакыт үттеме-юкмы. кызылармеецлар ярны ишеп- казып һәрберсе үзенә окоп әзерләп өлгергән иде. Мылтыкларын хәрби әзерлеккә, брустверга җайлап куйганнар Томилин тон яктырганчы башны җиргә яшерергә өлгермәбез дип бик курыккан иде. Хәзер эченә җылы керә башлады Ул бурыч кешесе, үзенә эшләргә тиешлене җиренә җиткермәсә, тынгылык тапмый Станоклы пулеметларны җайлырак урнаштыру кирәклеге исенә төшеп, шуларны күздән кичерергә булды Ерганак буенча Тарутин кызылармеецлары биләгән якка атлады. Әйе. бер дә иренми эшләгәннәр Окоп ячейкалары комырык кына түгел, богелми-нитми үз буеңа басып торырлык Солдат шинеленең якасын күтәргән, кечкенә башы пилоткага сыеп беткән, пулемет гашеткаларын җайлап маташа иде. Комбатны күргәч, якасын төшерде Дары исе татыган кеше икән
- Нишләп бик тын. әллә берәр тозакка килеп кердекме'.’—дип шикләрен белгертәсе итте. Томилин үзе дә тәгаен генә белми иде. шулай да шикне бетерергә кирәк дип уйлады
—Без ике дивизия арасына туры килдек,—диде ул ышанычлы тавыш белән.
—Юкса кыш көне немец безне үзенен тылында калдырып кырык чакрым алга китеп барган иде,—дип солдат сүзен ялгады Унбиш тәүлек буе көне- төне хәрәкәт итеп, үзебезнекеләргә чыгып кушылдык
—Так так. иптәш командир, үзем дә төзәтеп маташа идем —Ул каударланып көрәге белән казый башлады
—Станкач бер ноктага текәп атарга көйләнмәгән, шуна көпшәнен ничек торуы мөһим Болай синен пулялар немецларнын баш очыннан үтә
—Так точно, иптәш командир, моны онытып торам икән, теомать!—Ул пулеметы белән хәстәрләнергә тотынды Томилин икенче ячейка-окопларга күчте.
Ул күккә карады, караңгылык сизрәп, яктырып килә шикелле Әмма бар җирне куе томан сарган. Әллә томан, әллә төтен, кайдадыр урманмы, авылмы янмый микән?
Ерганак—яр буенча йөреп, сугышчыларның корал, хәл-әхвәлләрен барлап чыгарга өлгермәде, аны полк штабына чакырып вестовой килде «Нәрсә бар икән?»—дип тәшвишләнде Томилин. Әллә яна комбат билгеләделәрме, һаман көтелгән пополнение килгәнме9 Әллә берәр гаебем табылганмы9 Краснов белән Чернов роталарнын ничек урнашуын тикшерергә тау буендагы коры сызадан төшеп киләләр. Томилин тиз-тиз аңлатты: «бик жайлы оборона булдырылды,—диде —Әмма солдатларны безнен алда үзебезнекеләр булу-булмау, юкмы мәсьәләсе борчый. Шуны берәр ничек ачыклый алмассызмы?»
Полк штабы тау өстендәге кардада ике таш корылмага урнашкан. Тәрәзә пыялалары коелган берничә бүлем. Плаш-палатка пәрдәле бүлемдә полк командиры Чмут Лев Андреевич. Ул уртадан калку буйлы, какча гәүдәле, нык муенлы, җил ашаган карангы авыр чырайлы. Эчен нидер кимереп тора шикелле. Башын сул җилкәсенә авыштырып йөри. Яра галәмәте булса кирәк.
Томилин уставча доложит итә башлаган иде, Чмут кул ымы белән туктатты. Өстәл артыннан чыкты да анын каршына атлады. Калай лампадагы ут теле бер якка сөрлегеп янды. Шунда бүтән подразделение командирлары да килеп бастылар. Томилин, оборона дошман утын кайтару өчен унайлы итеп төзелде, диде. Чмут солдатларның мораль-матди хәле турында белеште.
—Дүрт көнлек сухой паек тулысынча бирелдеме?
—Төгәл үтәлде, иптәш майор!—Томилин җыелган командирлар каршында бераз каушап калды.
—Каскалары бармы?
—Ул як ярый, әмма автоматлар бик аз...
—Көне-сәгате белән пополнение килеп җитәргә тиеш,—диде майор, икеләнергә урын калдырмаган тон белән.
—Танкка каршы батареяләр кайчан булыр?—Төркемнән бер лейтенантның башы сузылды.
—Башта безгә бүген үк ПТР ротасы килеп кушылырга тиеш. Азарны взвод саен пехота белән аралаштырып урнаштыру ротныйларга йөкләтелә...
Чмут башын турайтты.
—Комплектование булырмы, юкмы?
—Ул хәлне һаман вәгъдә белән сузалар,—диде Чмут эчке бер ачу белән, теше сызлаган кебек уртын чәйнәп торды, янагында бүлтәймәләр селкенгәләде —Ярым-йорты подразделение бирделәр Син булдырасын дип аркадан кагып. Һаман шул кыерсыту инде, валлаһи! Сугыш башлангач кына чыгардылар да әйттеләр: Ватан өчен сугышта гаебеңне юып аклан, имеш' Нинди гаеп? Дәшмиләр. Шунын күләгәсе башка төшә Мина—ярар, минем кул астындагылар ни өчен интегергә тиеш?! Безгә дигән ике миномет ротасы һаман юк. Без артиллерия батареяларына беркетелергә тиеш—бергә яу алып бару өчен! Ул да вәгъдә генә булып калды Тапланган биография белән командалык итү гаять кыен. Санга сукмыйлар. Эте дә. бете дә сине кыерсыта. Отпор бирергә хакын юк. Биографияңне күзгә төртәләр...
Аны бер интендант бүлдерде
—Лев Андреевич, ул хакта зарлану мәгънәсез,—диде ул йомшак кына итеп.
—Әйе, чын, мәгънәсез!—Чмут шунда ук килеште —Мина әйттеләр сина «дөреслек җене» кагылган, төп бәлаң шул, имеш!—полк командирының
тугрылыгы кайберәүләрнен ачуын китерде, каш жыерып, иреннәрен кыстылар. Ләкин эндәшмәделәр. Чмут гозерен белдерде:
—Иптәш командирлар, сезне аз беләм. жаваплылыкны аңлавыгызга ышанам. Шушы рубежда дошманны ике-өч тәүлек кенә тоткарларга кирәк. Көчле коралланган берничә дивизия килеп җиткәнче, дошманнын борынына сугарга, алга ыргылырга бирмәскә. Бары ике тәүлек. Теләсә нинди чаралар белән! Шунда теге интендант анын жиненә тотынды Чмут башын борды һәм алар ширма артына шыкайдылар Анда радист элемтәгә кереп, кычкыра, сүгенә иде Чмут тагы да карангы авыр чырай белән чыкты һәм командирларга үз подразделениеләренә ашыгырга боерды
Өйлә җиткән икән инде, ә көн һаман ачыла алмый. Болытлар агылып тора. Зәнгәрсу-күгелжем горизонтта ут-ялкын чаткылары яшен кебек сызылып-сызылып китә. Бомба шартлаган тавышлар куе томан эченнән шомлы булып ишетелә Полк командирынын эчендәге серләрен чыгаруы Томилинда икеле-микеле тәэсир калдырды. Нәрсәгә дип ихласлык итәсе килде? Үз кул астындагыларда ышаныч казану өченме9 Барча нәрсә аста, яшерен булган җирлектә эчкерсехтәнү ахмаклыкка тин бит9
Штабтан төшеп килгәндә элемтә кабеле сузучылар очрады Безне сезнен батальонга билгеләделәр, блиндажыгыз әзерме?—дип төпченделәр Ярны ишеп, бер накатлы гына итеп эшләнгән блиндажны хозвзводнын өч солдаты өлгертеп ята иде. Уртада ара, як-ягын жир сәке итеп әмахтәгән Яктылык ишектән генә төшә. Элемтәчеләр яшел тартмалы аппаратларын ишек катына куйдылар, заземление ясадылар
Бу эшкә канәгать булып, Томилин тау итәгендәге ерганак буенча урнашкан сугышчыларын тагы бер кат күздән кичерергә исәпләп, аска таба бара иде. Кинәт томан эченнән Чернов белән комиссар калкып чыкты Күз аклары ялтырый, чырайлары кара янган. Ни бар тагын? Алар бик хәвефле хәлне әйттеләр: ротный Тарутин һәм тагын дүрт кызылармеец үз урыннарында юк. Тан алдыннан гына позициядә булмаулары беленгән
- Юк, булмас!?—дип ышанмады Томилин Әллә мушкага алалармы дип йөзләренә якын килеп күзәтте.
- Булган, утырган да шуган шул менә!—Чернов папирос кабызды. Алар бер-берсенә туры карарга базмыйча басып торалар Өч җаваплы кеше Жаваплылыктан кем тайпылыр, кем үз өстендә тояр? Краснов ниндидер хаклылык белән сүз башлады:
—Томилин, исендәме. Көнбатыш Украинадан килгәннәрне алгы траншеяга куярга ярамый дип кисәткәнем, ә?
- Мәгънәсез кисәтү иде. мин аларны кая куйыйм ди. Хозвзводта җыен аксак-туксак,—хезмәттәш иптәшләренең жаваплылыкны үз өсләреннән шудырырга маташуы Томилиннын ачуын кузгатты
Тарутиннын эчендә черек барлыгы бер дә сизелмәде, теомать' Чернов тәмәке төпчеге белән җиргә төкерде. Анын шактый шөбһәгә төшкәнлеге күренә. Икесе дә карьералары өчен шүрлиләр булыр Күптән түгел звание алып, башлык булдылар. Башлык булу ләззәте иптәшлекне аста калдыра шул.
—Краснов, син дә бу хәлгә әзрәк җаваплы түгелмени9—Томилин кызып китте.
- Комиссарны тынламыйча устав бозганын өчен җавап тота алмыйм, гафу ит!—Ул тагы үзен гаепледән тизрәк аерып куярга ашыкты
- Кискен моментта хезмәттәшен ташлаган син үзен—Тарутин кебек' Гафу ит. имеш! Сата да. аннан гафу үтенгән була Түбәнлек бу!—Томилиннын гамагына ачу төене утырды. Ул тамагын кыргалады
авызына капты. Ул араны йомшартырга азаплана иде шикелле.
Тарткалаша-бәхәсләшә полк штабына менделәр. Анда ыгы-зыгы. Бер төркем интендантлар балык өере кебек бер бүлемнән икенче бүлемгә күчә. Тышта штаб башлыгы, монда Углов каты-каты боерыклар кычкырып ала. Томилиннын эченә җылы керде: Углов каты куллы, тәртип урнаштырачак. Мут холык фигыле белән йомшак күренде. Интеллигентлыгы да сизелә иде Командир өчен куркыныч сыйфатлар, дип уйлады ул. Әллә пополнение килде микән, биредә халык ишәигән. Әмма ПТРчылар күренми, һаман килеп җитә алмыйлар микәнни?
Алар алгы бүлемнән үтеп икенче бүлемдәге чатыр алдында тукталдылар Аның артыннан вестовой башын сузды да эчкә борылды. Ашыгып, кинәт майор Чмут каты атлап болар каршына килде Майорны алыштырганнармыни. баягы салкынлыгы беткән, ярсулы кыяфәттә иде Ул барысын да белә икән, кай арада җиткергәннәрдер. Начар хәбәр җир астыннан йөри ди, хак. ахрысы.
—Комбат, кече лейтенант һәм дүрт кызылармеец кайда?—Чмутнын тавышы коры һәм янаулы иде.
—Төгәл генә белмибез, иптәш майор...—Томилиннын каушаудан тамагы карлыкты, ул авызына йодрыгын китереп ютәлләде.
—Сугышчы 3-4 сәгать позициясендә булмаса. ул дезертир санала. Комиссар Краснов моны беләме?—Чмутнын тавышы тагы да кырысланды, янагында «кабырга»лар беленеп-беленеп китә иде
— Иптәш майор, эш болай,—дип Краснов бар зиһенен туплады.— Комбатны мин башта ук кисәттем. Көнбатыш Украинадан булганнарны алгы сызыкка куярга ярамый, дидем.
—Мәгънәсез кисәтү, иптәш майор...—Томилин бераз үзен кулга алырга өлгерде.—Кисәтү ансат, ә шуны ничек реальләштерергә? Хикмәт шунда, мин аларны кая куйыйм? Хозвзводта нестроевойлар.
—Син аларны якладын,—дип. Краснов чөйгә тукмак белән суга башлады.—Бер нигезсез кешегә шикләнеп карау ярый торган эш түгел, дидең.
—Әйе. алар шат күнелле, эшлекле егетләр иде. Тынлаучаннар. ничек ышанмыйсын ди...—Томилиннын бу аклануы Чмуг янындагылар чыраенда көлемсерәү тудырды.
—Комбатнын политик сукырлыгы бу,—диде вестовой. Чмут анын үз эшенә катнашуын хуплый иде кебек. Шунда ук тәгаен карарга килгәнлеге йөзенә чыкты.
—Лейтенант, сине командирлыктан читләштерергә мәжбүрмен.—дип. ул тагын кемнәргәдер ымлады Тегеләр Томилинга ташландылар һәм пистолетын каерып алдылар. Майор уң ягына бөтен гәүдәсе белән борылды да. бер таза гына җилкәле хәрбигә төбәлде.
—Лейтенант Корунный. пехота батальоны командиры итеп билгеләнәсез!— диде. Теге каушап, агарынып китте. Аннары майор комиссар Красновка текәлде: —Син үз вазифаңда каласын! Живо, приказны үтәгез!—Шул мәл майорны бер интендант беләгеннән тотып ширма артына алып кереп китте. Краснов кинәт югалып калгандай булды, кулы калтыранды, кесәсеннән ниндидер кенәгә табып чыгара алмый маташты. Ниһаять, тапкач, ширма артына шыкыды. Аннан штаб башлыгы белән бергә бу якка атладылар. Краснов ана ниндидер документ сузды. Штаб башлыгы сукыр лампа яктысына иелеп документны карады да. хәерхаһ төстә:
—Эшләп тор. аннан карарбыз.—ди-ди кире ширма артына чигенде Краснов теге кенәгәне куен кесәсенә көчкә салды, нишләргә белми' битләре бер агарды, бер күгәрде. Кыр сумкасын бер ачты, бер япты'
Пистолет кобурасын учы белән сыпырды. Бер нияткә килә алмыйча иләс- миләс тора иде. Томилин ягына күз дә ташламады, әйтерсен. ул биредә юк. Сизелеп тора, алгы линиягә бармас өчен бер-бер әмәл, жай эзли. Менә анын йодрыклары төйнәлде, хәлиткеч мизгелне ычкындырмас өчен йөзен ертып икенче бүлемгә кереп китте. Анда особый отдел башлыгы капитанны эзләп тапты. Краснов әнчекләнеп, теге кенәгәне ана төртте. Капитан ут яктысына килеп карады да: «Әһә. әһә», дип торды. Теге яктан бер комсоставны чакырып чыгарды.
—Лейтенант Мизин. беренче батальонга комиссар итеп билгеләнәсең!— дип боерды.
—Иптәш капитан, мин үз частемны көтәм.—диде теге тотлыгып.
—Отставить! —капитанның тавышында тимер катысы иде —Син Корунныйны яхшы беләсең! Все!—Ул гәүдәсе белән каерылып берәүгә тагын боерды: — Порученен. комиссарны подразделениега илтеп куй!
Мизин исә хәлнең кинәт шундый борылыш ясавына әзер булмаган, таяныч эзләгәндәй як-ягына каранды. Алгы линиягә бару һәрчак бик авыр инде, кай кешене шөбһәгә төшерә. Ул һаман кузгала алмый тора. Порученен жиненнән килеп тоткач, сискәнеп китте кебек. Ул лейтенантны тартып алып чыгып китте Ә Красновның чырае яктырган Арка бөкресе турайган. Бая сыгылып төшкән иңнәре күтәрелгән. Ләкин шатлыгын яшерергә тырыша, боеккан булып стенага сөялгән. Комиссарлар особистлар штатында сынала булса кирәк. Тыштан берничә особист елт кына кереп Чмут ширмасы артына чумды. Нәрсә булган? Батальоннан тагын өч кызылармеец качкан икән Менә сина мә! Моны аю гәүдәле особист сержант Томилин янына килеп белдерде. Ниндидер ачыш ясаган шикелле дулкынланган иде. Ул аны җилтерәтеп тотып пәрдә артына алып керде. Анда өстәлдә калай сукыр лампа яна. Чмут картага килеп карандашын кәкре-бөкре кызыл, зәнгәр сызыклар буенча йөртә Штаб башлыгы Углов исә анын белән килешмичә каршы әйтеп, үзенен дәлилләрен тезә иде. Особист Ч мутка доложить итте Теге башын күгәрде, карандашын ачу белән өстәлгә бәрде
—Подразделениене таркаттың, сукин сын!—дип җикерде Томилинга карамыйча. Анын муен тамырлары уклау юанлыгы кебек булып кабарды — Протокол языгыз! И в особый отдел! Всё!—Ул, кулын кискен селтәде дә, картага иелгән штабистлар белән сөйләшә башлады Особист Томилинны элеккеге бүлемгә алып чыкты, такталардан тиз генә кулдан өстәл сыман нәрсә корыштырганнар. Керәчин салган шешәгә пилтә куйган лампа яна. Әллә каян Краснов килеп керде һәм өстәл янына тезләнде.
- Миңа протокол язарга кушылды.—диде ул, кыр сумкасын чырт-чырт ачып-ябып. Үзе Томилиннан карашын яшерә иде кебек. Томилин дәшмичә түзә алмады
—Краснов, намусыңа кил әле. без икебездә җаваплы түгелмени?—диде ихлас тавыш белән Краснов башын күтәрми генә кәгазьләрен кыштырдатып сөйләнде.
- Намусны куй инде, хәзер намус урынына принцип Неужели сизенмисең? Менә, әйтик, нейтралкада рус һәм немец яраланып яталар ди Рус жәлли, немецнын ярасын бәйләшә. Ә немец исә үлгәндә дә ярдәм итми, чөнки аңарда хис юк. принцип кына. Шуна күрә ул жинә Безгә исә жинү өчен дошманның үз коралын үзенә юнәлдерергә кирәк. Принцип сакларга, шунсыз дошманны дөмектерә алмаячакбыз. Менә шул. Ә жаваплылыкка килгәндә, ачык булсын, мине комиссар итеп раслап өлгермәгәннәр, икенчедән, сине куркыныч турында кисәтүем рапортта әйтеләчәк. Язма дәлил
—Үзен бая яна комбат янына комиссар булып барудан баш тайдырдың.
ә? Нигә куак артына постың? Чөнки алгы сызыкка барудан курыктың, артынны юешләден! Син фактта позицияне ташлап качучы чын дезертир. Ләкин бик шома, эз калдырмыйча качтын. һе!
—Эх. Томилин,—дип Краснов аны кызганган тавыш белән бүлдерде.— Синен сүзләреннен хәзер бернинди бәясе юк. Ник зерәгә маташырга9 Хәлләр шундый борылыш алган икән, аны кире кайтарып булмый...—Ул югарыдан торып, хәтәр хәл үткәнне тойган иркенлек һәм нахаллык белән сөйләде. Анын йөз ертуын, намуссызлыгын күреп Томилиннын йөзе сүнде, өметен өзеп читкә карады.
Өлкән особист Красновка ышанмады, протоколны үзе язды. Краснов кайбер сүзләр кыстыргалады. Язып бетергәч, укып чыкты да кул куярга Томилинга сузды.—Юк,—дип баш чайкады тегесе.—Бу гадел түгел, мин килешмим, рапорт язам!
—Дөрес, брат,—диде особист.—Анда үзләре хәл итәрләр!—Ул кәгазь битләрен тәртипкә китерде дә тизрәк китү ягын чамалады. Анын артыннан шым гына Краснов та кузгалды.
Тышка күз салса, инде караңгылык сизрәп. көн тәмам яктырып беткән икән. Кинәт жир дерт итте, аннары каты шартлау тавышы колакны ярды. Аннан тагы бер-бер артлы шартлаулардан жир чайкалды, аяк асты шуып-шуып киткән кебек була иде. Бүлем эченнән Чмут һәм ияк асты салынган кызыл чырайлы, акай күзле штаб башлыгы атылып чыктылар Мондагы сержант, кызылармеецларны алачык тирәли траншея казырга, круговая оборонага әзерләнергә приказ биреп куарга тотынды —Марш! Марш! Көрәкләр, балталар, хозвзводка. тизрәк, тизрәк! Ни шагу назад! Без паники!—дигән боерыклар яңгырады.
Томилин да яр астында куе агачлыкка урнашкан хозчастька китте. Сүз әйтүче булмады. Каушау-куркудан кешеләрнең күзләренә ак-кара күренми, ыгы-зыгы купкан иде. Мондый чакта пистолет белән янаган каты приказ гына толпаны рәткә сала ала.
Сарай тышында кемдер пистолет тотып траншеяләр казыта да башлаган Эш бик тиз үрчи иде. Таза кешеләр эш чыгуга канәгать булган кыяфәттә җирне умырып-умырып алып өскә ыргыталар. Эш куркуны да оныттыра иде.
Алачыктан астарак ике каен уртасына полкның күзәтү пункты төзелгән булган. Анын өске накаты башына стереотруба беркетелгән. Чмут блиндаж күзе белән окулярга ябышкан. Тау итәгендәге алгы сызык—оборонаны күзәтә. «Ой-ой-ой! бетерделәр бит. нишләргә? Ах-ах-ах!. Самолетлар астан гына очып гранаталар ташлый, пулеметтан сиптерә. Танклар!»—дип Чмут ыңгырашып куйды. Бер танк оборона траншеясынын теге башыннан окопларны жимерә-жимерә килә. Окоптагы кызылармеец куркудан акыра- акыра каядыр качмакчы булып ыргылды һәм танк чылбыры астына эләгеп, балчыкка күмелде... Чмут бу мәхшәрне озак күзәтә алмады Башын ике кулы белән учлаган килеш штабка атлады. Аңа каршы штаб радисты килә иде Ул яман хәбәр әйтте —Немецлар күптән Оскол шәһәрен алганнар Без йөз чакрым дошман тылында калганбыз. Хәзер нишләргә инде?—радист анын белән янәшә атлый. Чмут ярым үле кыяфәттә бер сүз дәшми. Гүя берни ишетми, берни күрми.
Ул ширма артындагы өстәленә килеп капланды. Башын ике учы белән кочып утырды. Радист, штабистлар ана сүз кушарга куркалар иде Ә Чмут калын иреннәрен кыйшайтып авыз эченнән нидер мыгырдана —Йа. хода! Б\ ни хикмәт? Бу нинди корткычлык, әшәке хыянәт? Тагы алдадылар!—Аның аркасында калак сөякләре кыймыл-кыймыл килә. Эчтән күз яшен көчкә тыю галәмәте.—Нишләп безне һаман каһәрлиләр? Нигә намуслылар башына
каһәр ява?! Ватанга чын бирелгән фидакарьләрне агач атка атландыру бернинди киртәгә сыймый бит! Сыймый!—Ул кинәт калкынды, янында беркем дә юк иде. Пистолетын алды да чигәсенә китереп тәтесенә басты. Тонык шартлау тавышы янгырады. Чмут өстәл кырыена тотынмакчы булды, ләкин кулы ычкынып аска ишелеп төште Өстатгә кызыл буяу түгелгәндәй иде. Бүлмәгә интендантлар гөрләп җыелды . Чмутны күтәреп алдылар да өстәлгә сузып салдылар. Штаб башлыгы Угловны алып килделәр Чмутны күрүгә ул аны тирги, сүгә башлады. Командирның үзен шулай итүе хыянәткә тин. диде. Башын селкеп торды. Ул нишләргә дә белмәде. Ачы тавышлар, яралыларнын кычкыруы аны тышка өстерәде Кинәт яралы кызылармеецлар бик күбәйде. Алар тазалар белән буталды. Кайберләре, яралыны саклаган булып, бу корылмадан чыкмау җаен карыйлар.
Томилин траншея казыган җирдән артык куерган ыгы-зыгыга аптырап эчкә керде Кулында көрәк иде. Өстәл өстендә яткан полк командирынын мәетен күреп телсез калды. Өстәл тирәсендәгеләр. «Күмәргә кирәк, күмәргә».—дип кычкырыналар, ләкин бу эшкә алынырга берәү дә базмый кебек. Кемнендер боерыгын көтәләр булыр Бар төштә каушау, паника. Ана кызны, ата улны белми иде. Шул мәл тау итәгендә немецлар көчле динамиктан:—«Русь, сдавайся! Вы окружены! Русь, сдавайся!*—дип кычкыра, ә урман аны хәтәр итеп яңгырата. Дулкын-дулкын кебек итеп башларга китереп бәрә. Мәетне нишләтергә белми басып торганнар кайсы кая пышан- пышан тайдылар. Томилин ялгыз калды. Кинәт теге бүлмәдән мыеклы таза старшина килеп чыкты. «Мин полкнын завхозы.—диде—Лейтенант, зинһар, майорны җирләргә булыш...» Томилин, ана таба борылып, әзер икәнен белдерде —Тәмам башны җуя яздым, теомать!—дип карганды завхоз. Аның каушаудан тавышы карлыккан, күкле-яшелле булып чыга иде. Полк байрагы минем җаваплылыкта бит. теомать! Дошманга эләксә, миңа трибунал, теомать! Лев Андреевич әйбәт кеше иде. Ходай ярлыкасын инде, теомать! Мин яр астында кабер әзерләдем
Старшина булдыклы куллы икән, жәсәдне күтәрергә җайлы итеп плащпалаткага горле. Икесе ике баштан тотып чыкканда алачыкта таза берәү дә калмаган Өермә сыпырып алгандай булган иде. Тик авыр ярылылар гына кычкыра: «Братцы, не оставляйте! Братцы, помогите' Братцы, нс для себя, для мамы, пожалейте!! Не оставляйте-е-е!..» Берәү хст килеп карасын иде...
Яр астына алып төшеп мәетне кабергә куйдылар. Баш очына байрак төреп бикләнгән кечкенә сейф га сыйды Ашыга-ашыга балчык иштеләр Кабер өстенә чыбык-чабык ташладылар «Рәхмәт сина. лейтенант.—диде старшина, мыек өстеннән учын шудырып —Ин курыкканым байрак иде. хәзер дошман кулына эләкмәячәк, теомать! Әйдә, минем ике атым бар. берсе сина! Ат белән җайлырак булыр.»
Өскә күтәрелделәр дә. бераз баргач, ике блиндаж янына килеп чыктылар Агачлар арасында атлы арбалар икән. Старшина нидер шәйләп алга таба чаба башлады «Стой! Стой!»—дип буыла-буыла кычкыра иде Томилин килеп җиткәндә, ниндидер интендантлар атларны туарганнар да. атланып шылырга маташалар иде Старшина бер ат башына тотынмакчы булган иде. аны бәрдереп киттеләр Томилин өзәңгегә аягын тыга азмый маташканының тезгенен эләктерергә өлгерде Теге атланды да: «Җибәр* Җибәр'»—дип акыра иде.
Томилин тезгенне ычкындырмый, ат алга өстери. Җайдак шәрран яра Томилин абайламый калды, теге сул кулы белән пистолетын алды да атты Томилин беләгенә каты итеп сукканын тойды, тезген ычкынды, ул җиргә егылды. Тәнен пешереп кайнар кан акканын сизгәч кенә яраланганын
аңлады. Жайдак күз ачып йомган арада юкка чыкты «Мародерлар, сволочьлар!—дип сүгенде старшина. Томилиннын сул жинен ертып төшерде, терсәк турындарак пуля тишкән ярага калын бинт куеп, өстеннән каты кысып бәйләде... Икенче бинт белән беләкне муенга эләктерде —Моннан өч-дүрт сәгать элек кенә ышанычлы ватан сакчылары идегез, теомать! Курку адәм баласын ерткычка әйләндерә...»
Алар олаудан өр-яна киемнәр алып рядовой булып киенделәр. Бу да бер саклану чарасы иде. Аннары вешмешокларга сохаридыр, консервыдыр тутырырга да онытмадылар. «Без бит инде пленда.—дип сөйләнде старшина.—Немец моннан йөз чакрымдагы торак пунктларын алган. Әмма без ул җанварның тырнагына эләкмәскә тиеш! Россия—очсыз-кырыйсыз. Һәр очракка әзер булырга, фамилияләребезне украинча куярга, без Көнбатыш Украинадан дип әйтергә кирәк.»
Төне буе бардылар, ату. шартлау тавышлары һаман озата килә иде. Гажәп, Томилин ярасы авыртуын тоймый диярлек. Куркудан, артык киеренкелектәндер инде. Кулының бармакларын кыймылдата ала. Димәк, сөяккә эләкмәгән, шуңа сызлавы да әллә ни түгел.
Старшина бу тарафларны бераз белә икән. «Моннан 30—35 чакрымда Шевардино авылы бар,—диде —Килгәндә бер хозяйкада ике кич кундык. Ну. хозяйка ут хатын инде, теомать! Менә ул яраңны дарулап бәйләр...»
Әмма юраган юш килмәде. Теге авылга сугыла алмадылар Урманда утын хәзерләүче бер карт авылда полицайлар күплеген искәртте. Монда аларнын штабы урнашып өлгергән.
Менә биш тәүлек инде бер дә юньләп ял итеп тормыйча чигенәләр Алда ни көткәнен белер хәл юк. Әмма сукыр өмет алга өстери дә өстери Аларга юлда адашкан берничә кызылармеец килеп кушылды Өшәнгәннәр, мәлҗерәгәннәр. Шулай да күзләрендә яшәү чаткысы ялтырый.
Яктырып килгәндә бер куе чаукалыкта туктарга мәжбүр булдылар Ник дисән. алда тигез дала, бик еракта, күгелжем офыкта ниндидер авыл шәйләнә иде. Ачык кырга чыгарга берәүнең дә йөрәге җитмәде. Ат менүле немецлар, полицайларга җим буласылары килми иде. Кайсыдыр бер тиктормас ару-талуны белмәүчесе янәшәдәге кечкенә тау астында чишмә тапты. Котелогы белән салкын су алып менгән. Ин элек Томилинга эчәргә бирде, аны төркемдә башлык итеп таный башлаганнар иде. Әйтмәс борын старшина аның янына килеп тезләнде, яранын бинтларын сүтәргә тотынды. Марля белән кан укмашып каткан иде. Кемдер, ябышкан бинтны кубарырга ярамый, кан китүе мөмкин дип кинәш бирде. Әлбәттә, сакчыллык кирәк иде. старшина марляны бер кырыйдан кубара башлап карады, тик Томилин авыртуга чыдый алмыйча, уртын чәйни-чәйни кулын тартып алды. Старшина шунын өстеннән генә яна бинт чорнады Томилин бер төптән үскән нечкә тал чыбыкларын бөкте дә шулар өстенә ятты Авыртудан кулын өскә күтәреп торды. Авыртуы бераз басылган кебек булды. .Аны йокы томаны баса башлады. Төркемдәгеләрнең сөйләшүләре ерактан ишетелер- ишетелмәс кенә колагына керә Кайсыдыр: нигә мылтык күтәреп чиләнәсең, ташлап калдыр, дип сөйләнде. Жәяүлегә янчык та авыр. Мылтык белән йөру куркыныч, мылтыклы кешегә аталар... Теге эндәшмәде, патронташын атып бәрде, гильзаларның чыжлап чәчелгәне ишетелде. Йокы баскан кебек булса да. тиз генә черемгә китеп булмый. Ярасы авырта, аяклары гүли Жанын билгесезлек агач корты кебек кетер-кетер кимерә. Уйлар, ният-өметләр кинәт кенә барысы берьюлы чәлпәрәмә килде дә төште Нәрсә була инде бу галәмәт? Мона ничек бәя бирергә, ничек аңларга, шушы буталчыкны личек бер киләпкә салырга? Юк. монын очына чыга торган түгел! Нәрсә генә эшли ала ул? Ташкынга эләккән йомычка кебек, хәлләр ихтыярына
буйсынырга гына кала. Шулай да бер нәрсәне һич аңлап булмый: рота командиры була торып. Тарутин үз сугышчыларын ташлап кача түгелме’’ Башсызлыкмы. әллә исәп белән эшләнгән эшме бу? Минутлык куркуга бирелеп, йомшап, анын. ихтыярын җуюмы? Алай да булуы ихтимал. Кеше ялгышын соңыннан гына анлый. Ләкин булганны кире кайтару мөмкин түгел инде... Шул мизгелдә уйлары көчсезләнә барып, ул йокы томанына чумды.
Күпме вакыт узгандыр, аягына нидер тигәнгә күтәрен ачты. Көн кичкә авышып бара икән. Кузгалырга вакыт. Әмма анын алдында битләрен, ияген кызыл төк баскан Краснов басып тора иде. Фамилиясе генә түгел, чәче дә. чырае да кызыл иде.
—Томилин, синдә бер-ике сохари булмасмы?—диде ул, хал-әхвәл белешеп тормыйча һәм чыбыклар өстенә чүмәште Томилин бик тиз йокысын ачты, шинель кесәсеннән ике сохари алып ана сузды. Шунда гына Краснов анын ярасына дикъкать итте Исе китмәгән төстә, кайда, ничек, дип сораган булды.Томилин, тегенен ни беләндер кәефенә тию, төрттерү нияте белән: «Полк байрагын барыгыз да ташлап качтыгыз бит»,—диде. Байракны сейфка бикләп җиргә күмгәндә немец самолеты өстән сиптереп үтте
Бу сүзләрдән сон Красновның кашлары, чырае җыерылды, горурлыгына тиде шикелле. Читкәрәк карап, чүп нәрсә турында сүз барган төстә:
—Синнән башка да яшерерләр иде әле,—диде
—Кем? Барыгызда жил очырган кебек юкка чыктыгыз. Протокол язганда бик батырланган идең!
—Илне дә минем җаваплылыкта түгел дип калдырыргамы’
—Анысы бөтенләй бүтән мәсьәлә,—дип. Краснов, бу сөйләшү мәгънәсез дигәндәй, кулын селтәде.
—Хәер, син алгы сызыкка барудан ничек кирәк алай качтын бит' Минем күз алдында.
- Юк. мин бары приказны үтәдем,—диде Краснов бүртенә башлап Син тавык башың белән барыш механизмына төшенә алмыйсын!—Ул. тупикка килеп төртелгәнен белеп, шуны инкарь иткән төстә, кулы белән кире тибәрү хәрәкәте ясап китеп барды Аны иптәшләре чакыра иде. Алар да өч-дүрт кеше бер булып оешып чигенәләр, күрәсең, куаклар арасында эрегән кебек булдылар
Тагын юл, һаман көнчыгышка, үзебезнекеләргә таба. Сугыш тавышы ишетелми. Тик аны таш җәйгән юлга килеп чыкканда, күрәсен. машина колонналары, танклар, башка техника тимер ташкын булып көнчыгышка агыла. Бу нинди хикмәт, бер дә бу агымны тыярлык коч юк микәнни!? Марш белән алга баралар бит! Бу инде каршы тора торган армия бөтенләй юк дигән сүз! Мона ышанып булмый, бу мөмин түгел. Әмма фактка күз йомып кына котыла алмыйсын.
Күз бәйләнгәндә бер зур гына авылга юлыгып, бераз азык-татек юнәтеп булмасмы дип өметләнделәр Йортларга икешәр кеше керергә сөйләшенде Томилин белән старшина таза йортлар тезелгән, чокырлар белән аерылып торган тыкрыкка керделәр. Ләкин кинәт авыл уртасында автоматтан ата башладылар, кешеләрнең йөрәк өзгеч кычкырулары ишетелде. «Лап-лоп» кемнәрдер каядыр чаба, аларны «лап-лоп» кемнәрдер куа иде шикелле Томилин бер коры саз чокырына атылып барып төште, ярты кулы бәрелде, күзенә утлар күренде Авыртудан башта куркынычны да онытып торды Ә старшина кайда? Адәм баласында саклану инстинкты хәтәр, хыянәтчел Ул аңга буйсынмый, аннан алда куркынычны тоя һәм сине бер таш кисәге кебек итеп әллә кайларга илтеп тащлый. Лига килгәч. шаккатасын
Томилин башта старшинага тавышын кысып кына эндәште. Үз янына чакырды. Бераздан кычкырыбрак боерды. Юк. Байтак көтеп утырды. Юл уртасында тавышлар тынды. Инде бүтән мөмкин түгел иде. Ул чокырдан чыгып авыл кырыендагы үк личә буйлап чапты да чапты. Бер посадкага килеп керде. Караңгылык сизри башлаган. Агачлар арасында күләгәләр ыгы-зыгы килә. «Кемнәр?»—дип кычкырды Томилин. Таныш тавыш ишетте ул. Краснов төркеме икән. Томилин алар янына килде. «Ни бар, ник шаулашасыз?» Краснов анлатты: төркемдәге бер особист гөмбә ашап агуланган, аңын җуйган. Краснов өч кызылармеецка аны шушы авылга илтеп калдырырга боерган Ике сәгать вакыт биргән Инде өч сәгать үткән, тегеләр һаман юк икән... Ташлап калдырсалар, әйләнеп килмәячәкләр, диде кайсыдыр. Краснов бик нык уйга калды. Особист үзен кызылармеецлардан өстен тоткан, мин сезне трибуналга бирәм дип янаган. Алар, сез холуйлар, дип көлә торган булган. Краснов кузгалырга дип, көтеп ятунын мәгънәсез булуын дәлилли-дәлилли урыныннан торды, алга таба атлый башлады. Бүтәннәр дә ана иярәләр инде Бер сержант иярмәде, авылга китте. Без сезне фәлән урында куып җитәрбез, диде. Карта буенча 20 чакрым маршрут чама белән билгеләнгән иде Ләкин сержантнын үз исәбе булырга тиеш. Чөнки зур төркем белән качып йөрү бик уңайсыз. Тотылу ихтималы бермә-бер арта. Ин унае ике-өч кешелек төркем Ашау- эчү мәсьәләсендә дә шулай жайлы. Авылларга сугылып кача-поса җыйган кече телгә дә житми, эчне котырта гына. Кызылармеецлар хәлсезләнеп жиргә егылалар һәм тора алмыйлар. Кичә ял итәргә туктаган жирдә ике кеше хәлсезлектән һәм авырулардан аякларына баса ал.мады. «Братцы, калдырмагыз! Братцы...»—ди-ди чабуга ябышалар. Күзләреннән яшь ага. Әмма төркем рәхимсез, аларны алып үзе һәлак булырга теләми. Бу эштә Краснов аеруча актив иде «Төнлә авылга шуышыгыз, шунда рәт чыгар. Шыңшымагыз! Күрәсез ич хәлне!» Төркем башы Краснов ашыктырды да куалады. Өмет бар иде. яшеренгән урман ешкынлыгы авылга якын иде. Хәлләнгәч, шунда барырга бик жайлы Шулай да бүре өере кебек, бара аямаганнарны ташлап китү күңелгә авыр таш булып ятты. Берни эшләр хәл юк... Һәркайда кырыслык, рәхимсезлек.
Төркемдә шундый тактика гамәлгә керде. Авылга якынрак жирдә яшеренеп яталар да, төнлә рейд ясыйлар Куркынып төсләре качкан хужадан ризык теләнергә туры килә. Ләкин авыл халкы шактый ярлы. Бик аз тамызалар. Кайчак авылга киткән вак-вак төркемнәрдән берничә кызылармеец әйләнеп кайтмый. Карыйсын, көн эчендә әллә каян калкып төркемгә берничә кызылармеец кушыла. Шулай төркем бер кимеп, бер артып, һаман үзебезнекеләргә таба хәрәкәт итә
Хәл алып урман чытырманлыгында ятканда берәү телдәрләнде.
—Немец кулына эләккән хәлдә безнең бер котылу шансы бар,—дип әйтеп ташлады. Бу нәрсәгә барысынын да колагы шәпкәйде «Ничек9 Нинди шанс?»—дип кызыксына башладылар. Теге тагын да үсенеп сөйли.
— Немецлар белорусларга, бигрәк тә көнбатыштагыларына бик хәерхаһ карыйлар. Чөнки алар советка бер ел элек кенә кушылган Пленга алу белән аларны өйләренә кайтарып җибәрәләр ди. Менә шул. фамилияңне белорусча итеп яздырасын. Көнбатыш Белоруссиядә туганмын, дип бер авыл исемен атыйсың. Һәм син иректә...
—Һе. немец ансат кына иреккә җибәрер, тот капчыгыңны,—дип каршы төште кайсыдыр.
—Юк, немец тырнагына эләгергә ярамый, Ходай сакласын,—диде хәстәрле шәбрәк тавыш,—Пленныйларнын гаиләләрен Себергә сөрәләр икән. Менә вәт!
—Плен калганга без гаеплемени, баш командирлар ташлап качтылар бит. Без нишли алабыз, һаман шул башбаштаклык, яптыр малахай!
—Башлыклар безне дошман авызына ташлаганда безнен гаиләләрнең ни гаебе бар? Юк. башка сыя торган нәрсә түгел бу.
—Үзе теләп немецка хезмәт итүчеләрнең генә гаиләләрен сөрәләр икән...
—Көнбатыш Белоруссиядә немецларны ипи-тоз белән каршы алулар булган ди.
—Юк. булмас, хатын-кыз сүзен сөйләмә!—дип кырт кисте Краснов.
—Ник исегез китте,—диде карлыккан тавыш —Теге елларда гаепсезгә арестовать ителгәннәрнең якыннары немецка өмет багламаганнар дисенмени? Андыйлар немецны көтеп алсалар да табигый.
—Юк. табигый түгел, илеине сату ул. Патриотлыкны югалту, бары шул гына.—Краснов кырыс хөкем итә иде.
—Ул патриотлыкны, бер гаепсезләрне төрмәгә тыгып. Совет әвәл үзе бетерде.
— Молчать, антисоветчыл лыгырдыйсын! —Краснов тагы да катгыйланды.
—Менә һәрчак шулай аз гына дөреслекне әйтә башласан. антисоветчыл дип гаеплиләр. Совет исә факт-хакыйкать белән бер дә санашмады Шунын нәтиҗәсе менә күз алдында.
Мона каршы Краснов бер сүз әйтә алмады. Капларга козеры юк. Киресен кабатларга дәлилләре көчсез, ахрысы. Чөнки кайчаннан бирле хуҗасы ташлаган этләр шикелле качып-посып, куылып йөриләр. Үз туган җирендә шулай булып. Ә тирен белән сугарылган бу хәшәрәт дошман мәсхәрә итә Байлыкны урлап, талап үз иленә озата. Моннан да хурлыклырак хәл булуы момкинме?
Бераз черем итеп алгач, солдатлар күлмәкләрен салып кызына башладылар. Теге вак «җанварлар» тынгы бирми иде.
—Безнен ристан булып йөрүгә бүген 21 көн икән Очко!—дип куйды кайсыдыр.
—Юк. исән-имин үзебезнең якка чыга алсак, очко булыр
—Алдагысын Алла белә, дигәннәр.
Ул вак «җанварлар» Томилинның да җилкәсен ашый иде. ләкин ул сер бирми Командир горурлыгын нык тота Әмма ярасы торган саен ныграк авырта. Янадан бәйләргә кирәк иде. бинт каян аласын’ Кондез урман посадкасында ятканда яра чатнап сызлый башлады. Томилин ах-ух ыңгырашканда берәү килеп әйтте син аны сидек белән чылатып кара әле. диде. Чарасыз, шулай эшләде. Гаҗәп, сызлау басылды. Әле күпме кайтасы бар икән? Фронт сызыгы һаман ерагая да ерагая Немец баскыннары ил эченә таба һаман эчкәрерәк керә. Үз башына булгыры!
Үзебезгә чыга алсам да мина шикләнеп караячаклар дигән уй килде Томилинга Званиедән мәхрүм итүләре дә мөмкин Ул шик келәймә кебек мина гомер буе ябышып торачак Ә чынын исәпләгәндә, минем ни гаебем бар? Бая теге кызылармеец әйткәнчә, без бит шартлар корбаны гына Шартларны без тудырмыйбыз, үзгәртә дә алмыйбыз. Димәк, барысына да түзәргә дә түзәргә кирәк! Үз эченә йомылырга
Ни генә булса да. бүген исән әле. Шулай да бик нык өшәнелгән. арылган Кузгалганда саннар, буыннар шыгыр-шыгыр килә. Аз гына артынны терәдеңме, күзне йокы баса.
Колак төбендә генә мотоцикл пырылдаганы ишетелде. Бу нәрсә тагын!’ Ул керфекләре аша күрде: яктырып килә икән. Бар нәрсә аермачык күренә Кинәт автомат гавышы колакны ярды, баш очыннан утлы пулялар
сызгырып узды. Вакланган кайры йомычкалары күзгә керде. «Һальт! Һальт. Һальт!» дигән, эт өргәнне хәтерләткән тавышлар янгырады. Кайтавазлар аны кабатлады. Томилиннын йөрәге аяк табанына төшеп киткәндәй булды. Кулы калтырый, яра авыртуы онытылган иде. Агачка тотынып торып басты. Посадка кырыенда автомат тоткан неменлар «һальт' Һальт'» дип кычкыралар. Барысы да тирән каскалар кигән, чырайлары күренми Безнекеләр урыннарыннан торып, кулларын күтәргәннәр. Томилиннын зиһене җитди, теге пистолетны чыбык арасына ташлады. Тик Краснов кына кырыйда чалбарын төшереп бер аягы белән җиргә тезләнгән. Анын бер бот төбе яраланган икән. Томилин анын янына атылды. «Ни булды, ни булды?»—дип өтәләнде. Теге ана бинт пакеты сузды. Томилин теше белән тышын шатырдатып умырып атты да, марля тасмасын ярага урый башлады. «Кан бик нык ага, тамырга тигән, ахры,—диде Краснов.—Әнә теге юан баганадан рикошет белән бәрде шикелле...» Анын йөзе агарып, суырылып киткән иде. Краснов бер аягын өстерәп атлый-атлый чыбыкларга тотынып торды. Ярасына чыбык тиеп ките. Ул «а-а-а» дип кычкырып куйды. Шул мәл посадка кырыена бричка җиккән ат килеп туктады. Арбадан немец мундиры, пилотка кигән таза адәм төште һәм саф русча: «Убитых нет ли?»—дип сорады. Немецлар ана нидер әйттеләр, бу аларга шома гына немецча нәрсәдер аңлатты. Томилин, үз хәлен онытып, тагы гаҗәпкә калды. Кай арада дошман ягына чыккан, ана каударланып хезмәт итәргә керешкән? Немецны көтеп алучылар да булгандыр инде. Зур гаилә бер гарип-горабасыз булмый ди. Шул факт күзгә ташлана иде. Авылларда коточкыч хәерчелек, ачлык хөкем сөргәнен һәрдаим күрәбез. Шундый шартларда кешеләр ачлыктан котылу ягын гына карыйлар. Теләсә нинди вәгъдәгә ышаналар, буш өметкә ябышалар. Ачлыктан да хәтәр нәрсә юк. Тамак тәмугка кертә дип тикмәгә әйтмәгәннәр. Ачлык бик хыянәтчел, кеше ана каршы тора алмый. Ач кешедә иман, әхлак булмый. Шуна теләсә нинди мөмкинлеккә тотына ул. Немецка өмет баглап, ана ялланулар гажәп түгел. Әмма кыйблаларын тиз алыштырулары аптырашта калдыра. Атарны хыянәттә гаепләячәкләр. Ач калдырып. Совет власте үзе хыянәткә этәрүен исәпкә алу булмас. Юк...
Шул мәл Томилин ярасыннан яна кан типкәнен күреп алды. Иптәшләреннән бинт сораштырды. Тик берәү дә шәфкать күрсәтмәде.
Краснов аягына баса алмады. Немец нидер кычкырды. Олаучы аны бер култыгыннан тотып, бричкага алып килеп утыртты. Аннары нишләргә белмичә чыбыкка тотынып торган Томилинны иненнән җилтерәтеп арба артына төртте.
Немецлар кычкырынып төркемгә кузгалырга һәм посадка буйлап атларга боердылар. Әсирләр хәлсезләнгән, тәмам бетеренгән кыяфәттә, бөкшәеп кенә өстерәләләр иде. Кызылармеецларның чыраенда югалып калганлык, гаҗизлек чагылды. Олау да шулар артыннан кузгалды. Юл бер сырт булып сузылган үргә таба иде. Сыртка җиткәч, күренде: астанрак зур шоссе юлы үтә икән. Анда бихисап машиналар чаба. Барысы да—Көнчыгышка. Шул тикле күп техника! Томилиннын аркасына салкын су сипкәндәй булды. Бу тимер ташкынга ничек чыдамак кирәк. Ой-ой-ой! Бераз баргач, зур гына авылның ак йортлары калкып чыкты. Олы юл шуның кырыеннан уза шикелле. Ниһаять, авылга керделәр. Киң генә урам. Берничә җирдән сырттан төшкән ерганаклар кисеп узган. Аларга кечкенә күперләр салып тоташтырганнар.
Менә зур гына сигез почмаклы, челтәр култыксалы ачык верандалы йорт каршына китереп туктаттылар. Анда шактый күп халык җыелып тора иде. Малай-шалай да шунда чабыша. Әсирләрне бер кырыйгарак китереп
бастырдылар. Халык белән аралаштырмас өчен берничә полицай арага куелды Төркемдә кыймылдау булса, шунда ук күреп алалар һәм карабин түтәсе белән төртәләр Краснов белән Томилинны арбадан төшереп төркем алдына куйдылар. Томилин тирә-якка күз салды. Карасана, алар алгы сызыкка барганда привалга шушы йортта туктадылар түгелме сон? Йортка тоташ озын лапас. Анда карлыгачлар чырый-чырый килеп, ук кебек кыеклап атылып очалар иде. Әнә хәзер дә кыйгачлап астан гына һаваны сызып үтәләр. Авыл бик ярлы булып чыкты. Алар янында алама киемле, йомык йөзле агайлар һәм ач күзле бала-чага уралды. Бу нәрсә инде?
Кара бу полицайларны, кичәге совет кешеләре бүген немецка бер- берсеннән уздырырга ашкынып булышып йөриләр Гажәп инде, ничек тиз үзгәргәннәр. Немецларны көтеп алучылар инде бу полицайлар. Совет власте, тормыш төрлечә рәнжеткән кешеләр Кешеләрне кыерсытуда күп чак властьнын гаебе дә булмавы мөмкин бит Ярлы, ач халык теләсә нинди ихтималга ябыша. Безнен егерме биш еллык гуманистик-патриотик тәрбия бик тиз юкка чыккан түгелме сон? Хәер, барча кешеләр өчен бу кагыйдә була алмый Мал аласы тышында, адәм аласы эчендә ди. Илен сатмаган меңләгән патриотлар үзләрен күрсәтерләр әле.
Чуар халык төркеме идарә баскычы янындарак мыж килә. Полицайлар, баскыч култыксасына бүксәләрен терәп, халыкка нидер кычкыралар, нәрсәдер көтәргә кушалар. Сизерәгән саргылт кожан, шалама кепкалы ач янаклы бер карт баскычтан төште дә. халык төркемен аркылы ерып чыгып әсирләр янына килде. Полицайлар тыймадылар. Әсирләр җирдә утыралар. Томилин яралы беләген икенче учы белән сыпыра-сыпыра алгы рәттә утыра иде. Анардан арырак төркем эчендә бер ботын икс учы белән каплап Краснов чүмәшкән. Карт, башын кыегайтып, кырын-кырын атлап әсирләрне күздән кичерә башлады. Томилин турында кинәт:—Әнә ул. әнә!—дип чигенә-чигенә кычкырып җибәрде. Томилин шылт та итмәде, күзе дә читкә тайчанмады. Карт Сволочьлар!—дип сүгенә-сүгенә китте. Төркемдәгеләр як-якларына карандылар. Кемгә төртеп каһәр яудырды9 Беркем тәгаен искәрә алмады. Бу нинди тилергән адәм дигән тәэсир калды Әллә Томилинны чамаладымы назәт төшкән карт? Чынлап таныса, якын ук килгән булыр иде Әмма Томилин бу кешене таныды Кухня янына соңарып килгән карт бит бу. Бик ялварып теләнде Томилин повардан гозерләнеп или бирдерткән иде. Башын тилегә салып, немецларга ярашып маташмыймы? Жан саклар өчен ни генә эшләмәссең?
Ул арада идарә баскычында автоматлы колгадай немец, зәңгәр мундир, биек фуражкалы, җиңнәренә ак тасма бәйләгән полицайлар калкынды Колга немец командалык иткәнен күрсәтү өчен автоматын күккә чытырдатты да. «Ахтунг. ахтунг!» дип тамак ярып кычкырды Веранда култыксасына бүксәсен терәп, бер сары чәчле, кирпеч Hoxie полицаи сөйләргә тотынды.
—Жураво районы һәм авылы гражданнары, тыңлагыз.—дип башлады ул Тавышын көчәйтү өчен йодрыгын авызына китереп бик нык тамак кырып алды —Данлыклы немец гаскәрләре большевикларны җимереп без!ә ирек һәм җир алып килде Иртәгәдән һәр гражданга җир бирелә Җиргә хуҗа итеп беркетелә. Барча уңыш үзенә була, бары I процент налог түли Моңарчы ипи чырае күрмәгәннәр җитеш тормыш белән яшәячәк*
Шунда әсирләр арасында кемдер шыпырт кына йөрәк тавышы белән кыҗрап «Алдыйсын, сволочь!» дип пышылдады Ана ияк ымы белән агзә ничәү кушылды Билгеле, полицай моны ишетмәде
— Шунын өчен мәрхәмәтле немец армиясенә рәхмәт белдерәбез —Ул кулына тоткан кәгазь битләрен актаргалады һәм дәвам итте
— Безгә комендант шарфюрер Трипнер әфәнде Жураво участогы управасы оештырырга кушты. Управага унбишләп кеше сайлана Монда авыл старосталары да керә. Менә алар.. —Ул исемлекне күзенә якын ук терәп укый башлады.
—Жураво авылы старостасы Атаманов,—диде һәм ун ягында басып торучыга ияге белән күрсәтте. Халык эченнән: «Кем ул?»—дигән тавыш янгырады. Сөйләүче анлатма бирде: «Атаманов политически гаепләнеп кулга алынган. Немецлар аны Харьков төрмәсеннән коткарганнар. Ә Ключи поселогы старостасы итеп Брынза куела.—Сөйләүче ияге белән Атаманов янындагы озын какча кешегә ымлады.—Ул нанионализмда гаепләнгән. Немецлар азат иткәннәр...
Полицай авыл старосталарын атап, сәяси положениеләрен әйтеп чыкты. Халык эченнән кемдер:
—Нигә барысы да тюремшиклар?—дип кычкырды
—Үзләре теләк белдерделәр,—диде сөйләүче.—Комендант әфәнде барысын да тикшерде һәм хуплады.—Ул Шарфюрер янына атлады, немецча нидер әйтте. Трипнер култыксага бер кулы белән таянып, башын әтәч кебек кукрайтып сөйләп китте. Русчасы ипи-тозлык кына, әмма аңларга мөмкин. «Большевиклар тар-мар ителде,—диде —Бүген-иртәгә Мәскәү. Ленинград алыначак. Әгәр авыл кешеләре немецларга тугрылыклы булса, әйбәт хезмәт итсә, җитәкчелек моны исәпкә алачак һәм бүләкләячәк. Ат һәм сыер биреләчәк! Әмма алдан кисәтеп куям: кызылармеецларны, пленныйларны. партизаннарны яшерүчеләр булса, шундук атып үтереләчәк! Хайл Гитлер!*—Ул кулын өскә чөйде һәм бер адым артка чигенде Полицай исә алга иелә төшеп: «җыелыш тәмам»,—дип акырды. Халык бәрелә-сугыла таралды. Лапас астында җигүле атлар тора икән, шуларга төялеп элдерделәр генә, баскычтагылар да өй эченә керде. Әсирләр, ни булыр, дип шул якка текәлгәннәр иде. Фронт тылы ягыннан зур төркем әсирләрне сакчы немецларның этләр белән хау-хаулап куып китергәннәре күренде. Лапастан бричкага җигелгән олау чыкты. Баскыч төбендә туктады. Өйдән алып чыгып, аягы яралы гражданский киемле таза гына кешене арбага салдылар Кузлада биленә зур авыр пистолет таккан (Томилиннын парабеллумны беренче күрүе) киң җилкәле, юка гәүдәле полицай утырган. Дилбегәсен еш-еш тартып ялкау атны куалый. Ул Томилин белән Краснов янына туктап, аларны арбага алды. Немец сакчылары, полицайлар әсирләрне куа башладылар. Авыл эченә керми торган юлдан барырга дип. карабин түтәләре белән аркаларына төрткәлиләр иде. Ә яралыларны полицай икенче якка алып китте. Ниндидер төз кыр уртасындагы межа шикелле аз йөрелгән юлдан баралар. Казылмаларда арба шалтыр-шолтыр селкенә, яралылар ах-ух киләләр, яраларын тоткан итәләр Теге яралы кузлага якын гына утырган. «Потише!» дип әйткәләп куя. Томилин анын кин җилкәсенә. сынык козереклы кин кепкасы яртылаш каплаган чыраена һәм көрәктәй кулына игътибар итте. Әллә шахтер микән дип уйпады. чөнки бу тарафларда бик шахта поселоклары күп дип ишеткән иде. Ул ана сүз катты, нидер сорамакчы иде. ләкин полицай кузладан ярым борылып, авызын кыйшайтты:
«Молчать!» дип акырырга һәм пистолеты белән янарга тотынды.
—Кая илтәсез, яраларны бәйләргә кирәк?—дип. полицайга сүз катты сынык козерёк. Ул кузла тактасының бу башына сул терсәген куйган, арба селкеткәндә гәүдә авырлыгын шуңа салып, ярасы авыртудан саклана иде. Полицай җавап бирмәгәч, козерек соравын янә кабатлады. Шүрли торганнардан түгел, ахрысы. Тик полицай тагын кыек авызы белән: «Молчать!» дип җикерде. Авызыннан селәгәе агып төште Кыяфәтендә яралыларга шул тикле ачы нәфрәт ки. хәзер үк аларны үтереп ташлар иде.
Бу совет тарафыннан бик нык рәнжетелгән кеше булса кирәк Нәфрәте илейныймы әллә? Юк.физический шикелле. Әле кичә генә үз кешеләре булганнарга карата лошманлык кайдан тусын9
Полицай атны тагын да ныграк куа башлады. Анын юан. ишкән аркан кебек кытыршы муенында тамырлары бүртте. Сикәлтәләрдә арба дангыр- лонгыр килә, яралылар «ой-ой». «а-а-а» лип ыңгырашалар Козерек «Әкрен, үтерәсен бит!»—дип кычкырды. Полицай анын саен атны чыбыклады Алда күпер бар икән, ат шып туктады, нәрсә бу9 Күпергә жәйгән киртәләрнен аралары шыр ачык, аерылып-аерылып тора. Аяклары ярыкка төшүдән куркып ат алга атламый, як-якка тартыла, чәбәләнә, артка чигенә. Полицай атны яра. Ул ике аягын да арба алдына алып яралыларга аркасы белән утырды. Дилбегәне ике куллап тарта торгач, ат нишләргә белми үрә басты. Теге һаман кыйный Ат гыж-гыж килә иде Козерёк, бер мәлдә кинәт калкынды да. полинайнын якасыннан ачык муен тамырына кизәнеп бик каты сукты. Учында очлы тимер икән Кан чәчрәде, жине кызылга буялды. Полицай ык-ык-ык итте, куллары бушап һавага тотынды да. арба эченә ишелеп төште. Козерек тамчы да каушамады. Дилбегәне кулына алып, атны бөтенләй икенче якка борып чаптырып алып китте. Яралыларга күз дә салмады. Томилин белән Красновның күзләре, эзләреннән чыгып, аклары гына йолт-йолт килә, үзләре дер-дер калтырыйлар, тәннәре манма су булды. Йа. Хода, өнме бу. төшме? Төш дияр иден, Козерёк атны бик каты чаптыра, арба аварга житеп сикерә. Ә Козерёкнын аркасы шундый тыныч, гүя ул иптәшләрен утыртып базарга бара. Томилин анын башсыз кыюлыгына бик гажәпләнде. Үтә тыныч табигатьле булып күренде ул. Хәер, куркыныч янаганда мәче дә арсланга әйләнә ди Томилин көчкә исен туплады һәм. полицайның гәүдәсен якасыннан өстерәп, кузладан аякларын ычкындырды да. арба төбенә сузып салды Ул жан бирә алмыйча тартыша, дерелди иде Ә Козерёк атны куа гына. Арба селкенүен уйламый да. Боларга кырын күзен дә тошерми иде.—Спокойно!—диде ул артына карамыйча гына. Атны исә чаптыра бирә Инде энгер-меңгер беленә башлады Полицай кыймылдап куйды һәм гырр-гырр килде. Бу үлем гырылдавы иде
Козырек тезләнеп утырган, ярасы барын да сизми, ахрысы Сынган козыреклы кепкасы анын күзен каплаган, бары чыгынкы янагындагы мускуллар тартышуы гына күренә Бөтен вөжүден үч комарына юнәлткән Нинди тәвәккәл кеше бу! Йә баш. йә мал дип тотынгандыр Дошман бик әшәке шул. йә ул сине, йә син аны.
Озак кына чаптылар Атнын авыр сулаганы ишетелә башлады, утлыкканлыгын эченең еш тирбәнеп торуы да белгертә иде Ниһаять, кучер атны туктатты. Сыек эңгер-мснгердә ниндидер текә яр буе беленде Козерек хәле китеп, арба кабыргасына аркасын терәде, башын артка ташлап уш алып торды Маңгаендагы тирен жине белән сыпырып-сыпырып куйды «Уф1 Уф'»—дип ынгырашты ул. яралы аягын ике учына тотып
—Бу сволочь безне больницага түгел.Грузинка шахта поселогындагы гестапога алып бара иде,—диде сулышына буыла-буыла — Әллә сез комиссарлармы, ә? Шүрләмәгез, мин пособниклар белән көрәшер өчен горком калдыр га н кеше Фамилиям Пьявкин Алексей Өй алды идәнендә ятканда ишеттем, «комиссар» дип сөйләнделәр Каян белгәннәр икән9
Томилин ышанырга да. ышанмаска да белмәде Бу кискен хәлләр анын зиһенен алган кебек иде Пьявкин алдашмый шикелле, менә бит ул аларны үлемнән коткарды Немецларның комиссарларны урында ук атулары билгеле иде. Томилин әле нормаль халәтенә кайтып җитә алмаган Сөйләве озек-өзек. ышанычсызрак чыкты Краснов көчкә-көчкә телен
әйләндереп берничә дәлил өстәде. Аның хәле начар кебек сизелә. Ярасы аза башламады микән?
Пьявкин артык төпченмәде, арба канатына аркасы белән ята төшеп, башын өске үрәчәгә куеп хәл алуын дәвам итте Бераздан әйтте:—Мин бу төшләрне бераз беләм,—диде, башын аларга таба борып. Утыз тугызда хәрби учениеләр шушы төбәктә булды.
- Безнең комиссарлар икәнне ничек белгәннәр, гажәп,—диде Томилин.—Немецлар, крестьянча киендереп, авылларга алдан ук шпионнар җибәрәләр «Без, берсен тотып, эшен бетердек,—диде Пьявкин.—Ә бу—төрмәдә надзиратель булып зэкләрнен канын эчкән адәм»—диде ул мәеткә ымлап. Аның тавышы карлыккан, үзенеке кебек түгел иде. Бик каты киеренкелек кичергәндә шулай була.
—Ничек?!—дип шаккатты Томилин.—Советка хезмәт иткән һәм немец ягына чыккан?
—Мондыйларга кем яклы булу әһәмиятле түгел, кем кыйбат түли, шул мөһим. Кешене газапламыйча яши алмый алар
—Бер уйласаң, властьлар шундыйларны саклыйлар?
—Пычрак эшне кемнән булса да эшләтергә кирәк бит!—Ул озак кына тынып торды да:
- Бу үләксәне нишләтәбез, ә?—дип, комиссарга эндәште. Тегесе җавап бирмәде. Томилин баядан бирле үзләрен коткаручыга ничек булышырга белми. Командир була торып, бер эш тә майтара алмыйм микәнни дип оялып утыра иде. Караңгыга күзе ияләшкәч, арбадан тотына-тотына төште дә, як-якка караштырды. Өч-дүрт метрда гына бик текә кызыл яр бар икән Пособникны шунда мәтәлдерергә һәм вәссәлам! Бу ният Пьявкинга ошады. Ул полицайның коралын алды, документларын үз пиджәгенә күчерде. Искереп беткән күн итеген салдырды. Аннары өчәүләп гәүдәне өске үрәчәгә шудырып менгерделәр дә этеп җибәрделәр. Ул дырк итеп барып төште Томилин белән Пьявкин, җиргә тезләнеп, гәүдәне яр кырыена өстерәделәр. Бераз тын алгач, аска томырдылар. Кантарларны куптарып, шатыр-шотыр төшкәне ишетелде.
Үрмәләп менеп, арбага урнаштылар да, хәзер нишләргә икән дип тынып калдылар. Әле генә булып алган хәл тәэсиреннән арынып, уйларны рәткә салырга, зиһенне тупларга кирәк иде. Инде кап-караңгы булды. Атнын тамагы ачкан, әле болайга, әле тегеләйгә тартылып, озын үләннәрне уртламак итә иде. Ә яр буе куркыныч, ат, үләнгә алданып, эшне харап итә яза. Томилин шуны Пьявкинга әйтте. Теге шунда ук килеште һәм. дилбегәне тотып, атны алга куалады.
Юл түбән таба китте. Тик озак бара алмадылар. Ачыклык бетте, ниндидер чытырманлыкка кереп ат туктады. Томилин, арбадан көчкә-көчкә төшеп, тирә-юньне тикшерде. Караңгылык комачауласа да. нечкә чыбыклы куаклар үскән җир булуын чамалады. Аяк астында биек куе үләннәрне аягы белән тойды. Арба үрәчәсенә тотынып, Пьявкинга: «Шушында төн уздырырга туры килә»,—диде. Теге баш каккач, Томилин атнын аркалыгын төшерде, авызлыгын алды, тезгенен җибәрде. Ат шунда үләннәрне кертләтергә кереште.
Арбада Краснов «ах-ух» килеп ята. Тәне ут кебек яна иде. Пьявкиннын моңа исе китмәде. Чөнки үзе дә сызлана башлады. Бая яра авыртуын онытулар соңыннан икеләтә авырту белән кайтара иде. Ул кузла астындагы печәнгә башын төртеп тынып калды. Томилин исә арба артына җайлашты. Әз, әз генә черем итеп булса, дип күзләрен йомды. Юк. йоклап китә алмады. Башында уйлар, тузгыган күч кебек гөж-гөж килеп кайный. Пьявкиннын тәвәккәл батырлыгын аңлап бетереп булмый иде. Бу
батырлык идейныймы, әллә үз табигатендә булганмы? Хәер, икесе бергә тоташкан, ахрысы.
Урманнын исә үз тормышы, якында гына ниндидер кош шырыйлап кычкыра. Ерткыч карчыга берәр кошны ботарлый булса кирәк. Томшыкка томшык бәрелгән шыкырдаулар ишетелеп китә. Төн болытлы, чык төшмәс дип Томилин шинель якасы белән башын томалады Ләкин аркасы сызлавы астан лезвие кискән зәһәрлек белән башына менә иде. Шулай да черем итеп алды шикелле. Бер мәл кулын нидер бик әче итеп тешләгәнгә күзен ачса, кигәвен канын эчеп маташа икән Инде яктырып беткән Ул арбадан тотына-тотына төшеп тирә-якны күзәтә башлады. Колагына су чылтыраган тавыш килде Бер аягын көчкә өстерәп (аягын итек кырган, хәтәр авырта) бераз атлый биргән иде. чылтырап аккан чишмәгә килеп чыкты. Тизрәк күкрәге белән суга капланды, туймастай булып чөмерде дә чөмерде. Ул арада тезләре белән атлап Пьявкин килде, суны учларына алып эчте дә эчте. Пилотка белән су алмакчы итте Томилин, ләкин бер минутта агып бетә иде. Полинайнын сукнодан тегелгән немец пилоткасы белән Красновка су алып килделәр. Атны су ярына тарттырдылар. Ул да тәмам кибеккән булган.
Нишләргә, кая барырга дигән хәл жанны тырный иде Бөтен эш Пьявкинга бәйләнгән, ул ни әйтсә, шул була. Башта Томилин фронт хәлләре белән кызыксынды Аларнын төркемнәргә бүленеп чигенүенә унбиш кон вакыт узган икән инде Бары өч-дүрт көн генә сыман тоелган иде. Пьявкин неменларнын бик зур прорыв ясап, кырыгар чакрым алга баруларын, бернинди каршылыкка карамыйча Донны аркылы чыгып. Сталинградка ыргылуларын әйтте «Ләкин паникага бирелергә хакыбыз юк, кискен көрәштә Ватан өчен һәркем үз бурычын үтәргә тиеш,—диде ул ничектер пафоска бирелеп.—Дошман рәхимсез, без аңардан да катырак булырга тиешбез...»
Ул ярасы авыртудан чыраен сытты, яралы аягын ике учына алып, күтәреп торды. Шулай иткәч, авыртуы жинеләеп тора иде шикелле Үрәчәгә башын куеп яткан килеш сүзен дәвам итте: «Хәзер Вассер дигән шахта поселогына разведкага титаклап булса да барып карыйм, унике чакрым ул. Берәр олау табып өйләдән сонга таба килеп житмәсәм (ул полицайның сәгатен Томилинга сузды), төньякка юнәлеп барыгыз. Егерме биш чакрымнарда Князево хуторы булыр Аннары Кусково. Дурново, Боршевка Анда безнен ышанычлылар бар Пьявкинны бик сак телгә алыгыз! Бетте!»
Ул тәртә юанлыгы таяк юнәтте Шуңа ике куллап тотына да, авырткан аягын өстерәп ала иде
Коттеләр-көттеләр, Пьявкин күренмәде Үзләре генә юлга чыгарга ниятләделәр. Ни булса шул. Атнын тамагы туйган шикелле иде. Томилин аркалыгын күтәреп бәйләде, тезгенен тартты Арбага җайлап урнашты да. дилбегәне кулына алды. Әйдә, бахбай!
Юлсыз кырдан, межалардай бардылар Инде житеп шактый агара башлаган иген басуларын кисеп уздылар Кич булып килә иде Бу юл һичшиксез ниндидер торак пунктка илтергә тиеш иде Нинди булыр ул? Тозакмы, әллә котылумы9 Үзләрен язмышка тапшырдылар Башка чаралары юк иде шул
Юл авыл урамына түгел, ындыр артына алып керде Урамга борыла торган тыкрыкта бер ихаталы әйбәт кенә йорт алдына туктадылар Томилин арбадан төште, титаклый-титаклый жил капка ярыгыннан эчкә керде Ике күтәртмәле баскычтан үрмәләп өй алды ишеген дөбердәтте. Бик житез генә бер хатын һәм карт чыкты. Томилиннын хәлен күреп барысын да аңладылар, боларны өйгә керттеләр. Жир идәнле алгыяк, анда салам түшәлгән иде
Күп тә үтми, карт бер ачык йөзле таза гына хатынны алып килде. Ветеринария санитары икән. Куыклы лампа яндырып, түмәр өстенә куйдылар. Хатын ин элек Красновның ярасын карап, бинтын сүтә башлады. Тынга каплана торган сасы ис таралды. Краснов анлы-минле хәлдә иде. Бинтларны куптарганда кинәт «а-а-а» дип акырды да, анын жуйгандай, тынып калды.
—Заражение башланган, ой-ой,—дип ухылдады санитар хатын... Марганцовкалы җылы су ясап, ул шунын белән яраны чистарта башлады,— Моңа куярлык даруым юк бит, Ходаем, нишләргә инде?—дип сөйләнде үзе.—Бу бит бик куркыныч! Берничә көндә кан бозыла да... Моны яндырмый ярамый. Йодның гына көче җитмәс шул.
Анын сүзләре Томилинны исенә китергәндәй итте. Иптәшенең үлү куркынычы үзенең кул сызлавын оныттырды. Нишләргә икән дип зиһенен, хәтерен эшләтә торгач, бер хәл исенә төште.
—Мышьяклы препаратын юкмы?—диде ул.
—Бар,—диде хатын.—Әллә фельдшермы син?
—Тормыш тәжрибәсе бу,—диде Томилин.—Мышьяклы порошокны ак майга изеп, шуны ярага сөртсәк, ә?
—Юк. юк, бик каты яндырыр бит?—Хатын акыллы күзләрен Томилинга төбәп торды. Башын эшләтүе сизелә иде. Катгый карарга килеп, өйгә кереп китте ул һәм порошокны майга изеп, сулейма даруы ясап чыкты.
—Ярар, тәвәккәллим,—диде хатын һәм Красновның аягы янына тезләнде, аның ак челтәре, матур ботлары күренде. Ул лампаны якын китерде, ярага сулейма сөртә башлады. Һушын жуеп яткан Краснов исенә килеп, «кыһ- кыһ», «уф». «И-и-и» дигән авазлар чыгарды, ләкин күзен ачмады. Хәле юк иде. Хатын яраны бер кат майлады да. яна яшел бинт белән бәйләде Кычыткан суында төнәтелгәнгә яшел икән бинт.
Томилин ярасындагы кан белән ябышып каткан бинтны ниндидер май сөртеп йомшартты, үлекләгәнен белде дә, кубарып алды. Үлекләү—төзәлү билгесе, дип сөйләнде үзе. Яра өчен ин кирәкле дару—ревонолы бар икән Шуны тампонга сеңдереп, ярага куйды. Тыгыз итеп бәйләде. Томилин шешкән балтырын да күрсәтте.
—Бу—йөрәк таза булмаудан килә,—диде санитар хатын.
—Йөрәктән зарланганым булмады үзе,—дип куйды Томилин, хатыннын игелек тулы чыраен күзләре белән сөеп.
—Йөрәк күп вакыт авыртуын белгертми ул. Мона нинди дәва кирәк инде?
Хатын Томилиннын юеш мангаена салкынча учын куеп торды.— Температурагыз да бар. Иртәгә нинди дә булса дару юнәтербез. Малларга да кешеләргә бирелә торган дарулар кулланыла. Тик дозалары гына үзгә...
Аларны өйдәге бер почмак бүлмәсенә күчерделәр. Ашарга-эчәргә китерделәр. Краснов башын күтәрә алмады. Томилин анын авызына сөт салды. Үзе дә сөттән башка нәрсәне авызына ала алмады.
Хужа хатын керде. «Атка курмы кирәк, карт төнлә шуңа бармакчы була, рөхсәттер бит?»—дип. Томилинга карады Томилин «Бик дөрес!»— дигәч, сукыр лампаны да алып чыгып китте.Томилин сызлаган кулын әле болай, әле тегеләй җайлаган итә, әмма авырту басылмый Краснов та ангы-минге авыр ынгырашып куя, әллә черем итә. әллә анын җуйган көе ята.
Икенче көнне өйлә узгач, Томилин күзен ачты. Краснов һаман ут яна, тимер мич шикелле, анардан кызу бәрә. Каны бозылу дәвам итә микәнни? Сулейма да файда итмәгәч инде. Ин көчле инфекция даруы түтелме сон’
Арткы хәвефле уе чыраена чыккан хужа хатын тыз-быз иөргәләнде
Яралыларның бирелә ятуы хуҗалар өчен бик куркыныч иде. билгеле Ни хәл итмәк кирәк. Хатын хәвефкә төшеп йөри. Шулай да ашарга ипи һәм дуңгыз мае китергән. Томилин такталардан корыштырган ятагына торып утырды. Ашамлыкларны күргәч, авызыннан сулар килде, ярасы сызлавы онытылды. Бу кадәр дә тәмле ризык булыр икән.' Ничә көн инде авызга бер бөртек тәгам кергәне булмады! Ул тар гына телем дуңгыз маен Красновның авызына көчләп кертте. Балага чәйнәгән ипиле имездек каптырган шикелле, һәм гаҗәп, теге челт-челт итеп майны суыра башлады. Моны ансыз рәвештә эшли иде шикелле. Чөнки организм үзе аннан тыш үлем белән көрәшә булыр...
Томилин тыштан килә торган тавышларга колак салып ятты Иминлек мәсьәләсе ничек икән? Авылда немецлар даими торамы9 Әллә полицайлар гынамы?
Өч-дүрт көннән сон, карангы төшкәч, теге санитар хатын тагын килде Яулыгын ике як битен каплап бәйләгән, өстендә иске генә фуфайка, аягында тузган кирза. Ул яулыгын салды, чәчен рәтләде, битен сыпыргалады. Озынча аксыл битле, тулы тәнле матур гына хатын икән. Ул ин әвәл Красновнын ярасын карады. «Температурасы кимегән,—диде хатын эшлекле төстә.— Димәк, дарунын файдасы бар' Яле. күзеңне ач!» Ул Красновнын кызгылт төк баскан чәнечкеле битләрен учы белән йомшак кына чәбәк-чәбәк итеп алды. Теге күзен ачты һәм «Рәхмәт!»—дип пышылдады. «Томилин, мине ташлама. Әнием хакына!»—Ул сүзләрен көчкә-көчкә әйтә иде. Зәнгәр күз кабаклары селкенгәләп торды. Хатын Красновнын ярасын эшкәртте дә. сулейма мае сөртеп бәйләп куйды
—Нигә-әллә сина ышанмыймы?—дип. хатын Томилинга башын борды Томилин җилкәсен кыймылдатты, сүз әйтә алмады. Аннары хатын анын хәлен белеште, балтырын да карады. Йөрәктән бу. диде Аз гына мышьяк катнашмалы бер дару бар. Шуны кулланып карасагыз9 Бик әйбәт препарат Аны эчкәннән сон муенга, гәүдәгә чуан чыга. Үлек җыя Соныннан ул тишелеп ага. Йөрәк мускуллары ныгый, чистара. Томилин, билгеле, риза иде Анын авылдагы хәлләрне бик тә беләсе килә иде Биредә артык куркыныч сизелми әле. диде хатын. Авыл юл өстендә түгел. Ләкин полицайлар бик еш күренә Идарәләре күрше поселокта. Авылдан берничә адәм шунда хезмәт итә. Кайсын әйтәләр безнен яклы дип. кайсын немецка сатылган дип. Күбесе утырган адәмнәр, немец аларны төрмәдән коткарган Томилин гражданский кием хакында сүз катты.«Рәтләрбез,—диде хатын.—Мондагы кеше дип. кәгазь ясап, ерактагы шахта хастаханәсенә керергә мөмкин Әмма бик четерекле эш...»
—Юк. үзебезнекеләргә таба, төньякка хәрәкәт итәргә кирәк.—диде Томилин.
Яралылар ун көнләп дәваланып яттылар. Краснов, ниһаять, күзен ачты Томилин ана. сый-тәрбия өчен хуҗаларны ни беләкдер бәхилләтәсе иде бит. дип әйтте Краснов исә. исән чакта моннан ычкыну ягын кайгыртыйк, диде. Ул хаклы иде
Карт бик тере күренә иде Тик кенә ятмаган. Төнлә колхозный җитеп килә торган солысын кырдан чабып ташыган. Атны да солыда тоткан Ул элек дунгыз фермасында фуражер булып эшләгән Немецлар биш йөз дунгызны машиналарга төяп алып киткәннәр Бар байлыкны ташып бетерәләр икән Шуны күреп эчтә ут яна. ут дөрли. Уф. уф дип көенде карт Безнекеләр һаман чигенәләр икән Немец Сталинградка барып җиткән ди. Картнын югалып калганлыгы бөтен кыяфәтенә чыккан иде
Ягымлы санитар хатын төннәрен килгаләп торды Гражданский киемнәр юнәтеп китерде Краснов та тернәкләнә башлады. Сулейма килештеме, агтә
яшь организм үзе җиңә бардымы?! Яралылар хатынга коткаручылары итеп карыйлар иде. Рәхмәт йөзеннән, ана ике командир исеменнән, документ язып бирделәр.
—Әллә безнең белән китәсенме?—дип әйтеп куйды Краснов, күбрәк үзләрен кайгыртып инде, әлбәттә. Хатын моны сизгәндерме, юкмы, башын чайкады. Аннары кайсы тарафтан барып үзебезнекеләргә чыгарга мөмкин икәнен өйрәтте. Житмеш чакрым ары Прохоровка станциясе бар. диде. Анда немец гарнизоны тора. Көнбатыш ягыннан читләтеп үтәргә, һаман төньякка таба барырга. Авылларның исемен белмим. Неменнын һөҗүме шул төштә туктатылган дигән хәбәр бар...
— Безне Прохоровка тирәсенә ат белән илт, ат белән кайтып китәрсен.
—Кире кайтып булмас шул...
Ат белән Прохоровкага чаклы илтергә карт та риза булмады. Белмәгән хәвефле юлга чыгу да бик куркыныч шул. Берничә рота полицай якын- тирәләрне айкап йөриләр икән. Тәннәрен теге вак «җанвар» бик нык кычыттыра, борчый иде. Хужанын пошаманга төшеп, авырыксынып йөрүенә карамастан, Томилин, йөз ертып, үзләрен юындыруны һә.м эчке киемнәрне алыштыруны үтенде. Исән котылсак, бәхилләтми калмабыз дип тә әйтте. Кызыл командирлар сүзе бу. диде. Хужалар яралылардан ничек тизрәк арынырга белми иде кебек. Шуна күрә тиз-тиз лаканга кайнар су салып, аларны юындырдылар. Капчыктан теккән күлмәк-ыштан да табылды...
Олаучы аз сүзле, шулай да сөйләнде: биредә ата улны, ана кызны белми, диде. Мөнәсәбәтләр чуалып, чәбәләнеп, төенләнеп беткән. Ул чәбәләнгән төенне чишү үзебезнекеләр кайткач кына мөмкин булыр. Әнә. Волошок кебек исәрләр немецка чын күнелдән бирелгәннәр. Үзебезнекеләр кайтмас дип ышана микәнни ул? Бер саплам жеп озынлыгы да уйлый алмый, ахрысы...
Көн болытлы, дымык булды. Байтак ара үттеләр. Өйләдән сон ат та әлсерәде, эче-эчкә ябышты. Ял кирәк иде. Монын өчен җайлы урын караштырдылар. Межа буенча юл өлгергән, ап-ак булып жәйрәп утырган арыш басуына килеп чыкты. Ике ягы да жигүле ат күмелерлек арыш .Аз гына җилдән башаклар кыштырдый, ниндидер ямансу аваз тараталар. Ул да түгел, алда кешеләр күренде. Олаучы яралыларны арба төбенә яткырып, өсләренә торбыша япты. Якынайгач, күренде, өч-дүрт хатын арыш чаба, берничәсе көлтә бәйли иде. Әллә бирегә немец килеп җитмәгәнме, дигән уй килә. Боларны күреп хатыннар чалгыларын сабы белән жиргә кадап карап торалар. Әллә ни шүрләмәделәр шикелле. Олаучы арбадан төште, исәнләште. Курыкмагыз, үзебезнекеләр. диде. Һәм торбышаны ачты. Хатыннар гаҗәпләнеп, куркып кына арба янына килделәр. Белешү, аялашу китте. Биш-алты чакрымда авыл икән. Анда немецлар. Староста үзебезнен яклырак. Балалы хатыннарга немецлардан яшерен генә кышлык икмәк әзерләргә рөхсәт иткән. Барыбер әрәм булып бетәр иде. Колхоз атларын, малларын немеилар станциягә ташып бетергәннәр: Баш немец офицеры яшь кенә укытучы кыз белән яши. Шуңа халыкка йомшаграк. Бик бәйләнми. Кыз читтән килгән. Артта чыш-пыш йөри. имеш, ул кызга райком шулай кушкан.
Хатыннар тамак ялгап алырга утырдылар. Яралыларга бик тозлы кипкән ит белән ипи арттырдылар. Аннан груша чәе гаять тәмле булды. Хатыннар ашыгалар иде. көлтәләрне кечкенә ындыр табагына китереп, башаклы башын авыр таяклар белән сугалар. Көлтә жип-җинел булып кала. Төшкән арышны һәрберсенә тигез бүлеп, капчыкларына тутыралар. Караңгы төшкәндә биштәр белән җилкәләреңә асып кайтып китәләр
Арадан берсе яралыларга юлны тәфсилләп өйрәтте Берәү дә зар еламады, немеилар кайчанга кадәр булыр дип тә төпченмәде Неменнын вакытлы бер афәт икәнен яхшы беләләр, шикләре юк. Шул афәттән үзләрен һәм балаларын исән-имин коткару эшенә чумганнар Бүтән мәсьәләләр аларны кызыксындырмый да шикелле иде Билгеле инде, тыштан гына шулай бу. Житди. бер ноктага тупланган монсу карашларыннан, зәнгәрсу күз күләгәләреннән эчләрендә ут янганын чамаларга була иде.
Ниндидер коры үзән, чокыр-чакыр, тирән яр кырларына урнашкан авылга күз бәйләнгәч килеп туктадылар Текә таучык өстендәге урта кул йорт-жирле. ихаталы гаилә аларны кабул итте. Хужа урта яшьләрдәге, җыерчыклар ермачлаган тар битле аксак кеше иде. Чакырылмаган кунаклар килгәнгә ул куанды шикелле, яралыларны өйгә ашыга-ашыга урнаштырды Бүлмәдә сукыр ут яна иде Анын жәһәт кылануы аңлашылды, ул салмыш иде Кунакларга да чирек шешә белән самогон куйды. Кабарга—тохты кәбестә, катлама итеп пешергән соры түгәрәк нәрсә. Хужа кыстый-кыстый эчерә иде. Стаканга салганны бетерми тынмый Янында басып тора Яралылар башта шикләнә калдылар: берәр мәкер белән сыйламыймы* Хатыны да кара коелып орым йөри иде. Бераздан сизделәр: хужа салырга әвәс икән, һәрчак «юеш» икән. Эчәргә сәбәп табылганга өтәләнгән Тагын шул: ул бер дә сагаймый, кычкырып сөйләшә. Немецларны варварлар дип атый.
Атны яр астына, куаклыклар артына яшерделәр, үхтәрен иркен чормага урнаштырдылар. Монда ике лейтенант унбиш көн качып ятты, диде хужа, ничектер ярарга тырышып.
Иртән йорттагы тавышка уяндылар Ярыктан карасалар, ишек төбендә— автоматлы немец, полицай һәм бер таза гына хатын. Алар янында титаклап хужа бөтерелә Тынлый торгач, аңладылар, утыз бишенче елда бер байны раскулачить иткәндә, танасын алып бу аксакка биргәннәр Яна власть килгәч, элекке хужа сыерны кире бирүне таләп итә. Ул хатын хәзер немец конторында җыештыручы икән
—Без ана түләдек бит!—Хужа бер полицайга, бер хатынга таба муенын сузып кычкыра Муены сырлы-сырлы ишкән юан бау сыман
—Түләден шалкан бәясе!—Хатын бер дә чәүчәләнми. үзен бик тыныч тота. Хаклык үз ягында булуына аркалана кебек
—Давай, чыгар!
-Юк. мин үзем алмадым, миңа сельсовет бирде, һе! Асат кына!
—Чыгар сыерны'
Сыер хуҗасы чәтер хатын кулларын алга суза-суза тәтелдәргә тотынды:
—Син сыерны барыбер сатып эчәчәксен Сиңа теге елда калай түбәле яхшы йорт бирделәр Бай Кирилл йортын Кайда ул? Син аны сатып эчеп бетерден. Башта түбә калаен саттын Сыерны да бетерәчәксең Чыгар' Нәселле ул
— Юк. бетермим,—диде аксак, шактый какшый башлап Немец, кыбырсып полицайга боерды, ияге белән абзарга ымлады Полицай шунда ук йөгерә-тортелә сыерны муенчаклап алып чыкты Аксак кинәт муенчакка атылды, әмма немец автоматын терәде «Вег' Вег'»—дип акырды. Элеккеге хужа. чәтер хатын мунчакны тотып, карышып торган сыерны юлга тарта иде. Полицай чыбык алып бик каты сыптыргач, сыер бик тиз капкага таба атлап китте Аксак ачулы үртәлү белән «Тьфү»—дип акырып калды
Кичтән юлга чыгарга омтылганнар иде. аксак җибәрмәде Ана ат кирәк
булган икән. Ерак түгел генә тегермән бар, ди. Каравылчыларын атканнар. Складта бик күп он калган. Төнлә аксак белән олаучы дүрт капчык алып кайттылар. Өчесе хуҗага, берсе олаучыга. Кире кайтканда запас булыр, диде. Адәм баласында нәфсе алдан йөри бит. Кайта аламы-юкмы, әле билгесез, чөнки сират күпере кичеп баралар.
Оны шәп икән Хуҗа хатын иртән кабартмаларны табага өеп куйган иде. Күптән мондый тәмле ризыкнын авызга кергәне юк. Хужа төшереп алган, юлчыларны кыстый да кыстый. Анын үз нияте бар икән: атны мина калдырыгыз, ди. Сездән аны барыбер алырлар, дия-дия, яралыларга, олаучыга башын кыегайтып карап катты. Ин элек олаучы телгә килде. Аның үз мәнфәгате көчле. Ул атны үзенә калдыру өчен ничә көннән бирле казгана. Ат минеке, үземә кирәк, диде. Юк, диде хужа сары чәчле башын болгап-болгап: ат командирларныкы, хәрби частьныкы... Олаучынын күзе акайды, ул кызганыч бер кыяфәткә кереп яралыларга текәлде. Хужа минем артта сөйләшеп аларны үз ягына аударганмы, янәсе Томилин, күпереп торган кабартмага чөгендер повидлосы яга-яга: «юк,—диде,—ат олаучыга була! Башта ук шулай килешенгән иде...» Хужа ык-мык итте Биредән фронт ерак түгел, ди. Ут эченә ат белән бару мөмкин булырмы? Алгы сызыкта немец солдатлары мыж инде. Миндә яшәгән лейтенантлар алгы линиянен өзек җирен ничектер белделәр. Шуннан үзебезнең якка чыкканнар булса кирәк. Икесе дә яралы, юан таякка ике куллап таянып, аякларын өстерәп алалар иде.
Яралылар да дәшмәде, олаучы да. Шулай да анын эченә пошаман кергәнлеге йөзенә кара коелудан сизелә иде. Карангы төшкәндә алар юлга кузгалдылар.
Олаучы ачулы иде. Атны башка вакытка караганда ныграк куа. Яктырганда бер урман юлына төштеләр. Туптан аткан тавышлар ачыграк ишетелә. Урман ерактагы тавышларны көчәйтәме, әллә чынлап та алгы сызыкка якынлашып киләләрме? Ә юл шактый йөрелгән, казыл мал анган. Ләкин машина кермәгән кебек. Урманда янга борыла торган ташландык юл бар иде, олаучы атны шуннан алып китте. Юл түбәнгә таба, ниндидер елгагамы, чокыргамы төшә. Күп тә үтми акшарлы, текә кыеклы йортлар күренде. .Авыл астарак, алар авылнын йөрми торган башына килеп чыкканнар. Томилин дилбегәгә тотынды. Олаучы атны куелык артына тартып туктатты. Күзәтеп тора башладылар. Бер дә төтен чыкканы, кешеләр йөргәне күренми. Авылны әллә ташлап киткәннәр, әллә яшеренеп яталар.
Караңгылык инә башлагач кына түбәнгә текә җирдән төшеп, ин кырыйдагы бөтен ихаталы, тәрәзә капкачлары буяулы йортка туктадылар. Жил капкадан эчкә үтеп, өй ишеген дөбердәттеләр.
Хуҗалар—таза бәдәнле, юан балтырлы хатын һәм юка гәүдәле озын буйлы ир —читенсенмичә каршы алдылар. Атны тугарып, арбаны эчкәре лапас артына яшерделәр. Биредә немецларның күренгәннәре дә юк икән Бу якларда калын урманнар, чолганышта калган частьларның кайбер төркемнәре шушында җыелган ди. Кораллы отрядлар булып биредә күренгән немецларны кырып ташлыйлар икән...
Хуҗабикә, кадерле кунаклар килгән кебек шатлыклы йөз белән, өстәлгә табын әзерли. Ни өчен шулай йөрүе бераздан аңлашылды Малае юка гәүдәле озын төксе егет—төрмәдән чыккан икән. Немецлар шәһәргә көтмәгәндә танклар белән кергәннәр. Танкларга каршы ата торган корал бездә юк икән Хуҗа хатын гөбедәй юан балтырларын ялтыратып каядыр чыгып китте. Томилин сагаеп калды.
Итле борчак чумары бик тәмле иде. Чирекле шешә белән күксел төстәге самогон да килде, «первач!»—дип куйды егет шатланып. Егет бер тәлинкәгә
аз гына самогон агызды, шырпы кабызып өстенә китерде. Самогон зәңгәрсуланып яна башлады.
Эчемлек көчле, тамырларга тиз йөгерде. Яралыларны бик тиз жебетте Егет тә кызды Башта олаучы белән бәхәскә керде. Ул. ни әйтсәң, шуна каршы килеп сөйләшә торган кеше икән. Берәр нәрсәне яхшы дисән. юк. ул начар дип бәхәсләшә. Начар дисән. юк. син белмисең, ул яхшы дип дәлилләргә тотына иде. Кыза төшкәч, олаучының чумар кебек җилсенгән күз кабаклары ачылып китте.
- Мин ары бармыйм, борылам.—дип куйды ул. якында гына ишетелгән ату тавышларына ымлап.
- Юк. син безне үзебезнекеләргә чыгарырга тиеш!—диде Краснов тавышын күтәреп. Самогоннан анын күзләре урыныннан купкан иде Ул үзен тормозда тота алмаган төсле күренде
- Юк, мин бурычымны үтәдем, булды, җитте — Олаучынын сары төк баскан битләре мәче сырты сыман кыймыл-кыймыл килде
—Мин РККА комиссары, аңлыйсыңмы? Карышсаң, беләсеңме нәрсә буласын? Трибунал! Краснов йодрыкларын йомарлап олаучыга ташланмакчы итеп талпынды. Арага озын егет керде Кулларын кире тибәреп Красновны урынына утыртты
—Комиссар булдым дигәч тә, син кем ул тикле?—Егет тә кызган, анын озынча кытыршы битләренә алсу таплар типкән.—Звание кешенең ниндилеген билгеләми...—Ул, дерелдәвең күрсәтмәс өчен, кулын аска яшерде. Кыяфәтеннән бик нервлы, тиз сүтелә торган зат икәне сизелеп тора иде.
—Ыбыр-чыбырга звание бирмиләр!—Краснов бик каты кычкырып куйды да. йодрыгы белән өстәлгә сукты. Нишләгән ул. бөтенләй үз-үзен белештерми кебек. Томилин аның җилкәсеннән тотты Жилкә дер-дер килә иде.
—Активистка, әләкчегә бирәләр,—дип кычкырды егет тыела алмыйча,— тизәккә шпал ябыштыралар да. кешегә әйләндерәләр. Шул тизәк командалык итә. Әнә ни өчен һаман чигенәләр9 Тизәкләр баш булган өчен!
—Отставить антисоветчинаны!—Краснов шашынулы тавыш белән кычкырды.
—Дөрес утыртканнар!—дип ярсыды Краснов
—Әһә. дөресме?!—Егет сикереп торды. Томилин аша сузылып Красновның якасыннан чытырдатып алды да. буа башлады Ачудан тешләре шакыр-шыкыр килә иде Краснов ике куллап тегенен кулларын бугазыннан алмакчы булып тартыша. Тыны кысылудан «кырк-кырк» итеп сулышын рәтли. Битләре күкселләнде. Томилин арага кереп егетнен бер кулын эләктерде дә самбо ысулы белән артка каера башлады. Егет ана бик каты типте Томилин урындыгы белән идәнгә тәгәрәде. Егетне дә үзе белән өстерәде Олаучы Красновны кочаклап алды
—Котырган! Үтерә яздын бит!—дип егеткә кычкырды Егет хәтәр шүрләп, күзләрен акайтты һәм җәһәт кенә торды да. бәладән баш-аяк дигәндәй, шыкаеп өйдән чыгып шылды Ул тәмам айнып беткән төсле иде Олаучы. Красновның башын ияк астыннан тотып, авызына самогон койды Ул күзен ачты. Башын ике учына алды да. нишләдем мин дигән шикелле, уф-уф-уф дип пошкырынды Олаучы аны ипләп кенә тотып идәнгә яткырды Үзе бу болгавыр моменттан файдаланырга ашыкты
ХИСАМ клмллов шалтор-шолтыр чыгып барганы ишетелде. Өй тынып калды, хатын өйдә юк иде булса кирәк, үзен белгертмәде...
Алар бик соң уяндылар. Өйдә шылт иткән тавыш юк. Нәрсә бу. Ташлап киткәннәрме? Хәзер кая барырга? Томилин идәндә яткан жиреннән башын күтәрде. Краснов торып утырган, иптәшенә карарга уңайсызланып, ярасының бинтларын сүтә. Теге санитар хатын запас дару биргән икән. Кечкенә колбадан бармагы белән алып ярасына сөртә иде Ләкин балтыры кызарып шешә түгелме? Гангрена башланганга охшый.
- Кичә, тьфү, әйтергә оят, шайтан алгыры!—дип куйды башын як- якка чайкап. Бинтын урап бетерде дә, аягын сузарга итте һәм «а-а-а» дип кычкырып куйды. Аягы язылмый башлаган икән.
—Син кулын каермасан, теге сволочь минем эшне бетерә иде,ә?—дип Томилинга карады.
—Моны болай гына калдырырга ярамый...
—Чү, чү, шыпырт бул, зинһар!—Томилиннын шөбһәдән күз аклары чыкты —Ачуга жибәрсән, безне немецка бирер дә куяр. Нишли аласын?
-То-то шул, теомать!—Краснов мөгрәгән кебек аваз салды—Уйлама, яхшылыгыңны онытмам...
—Бәладән котылуга онытачаксың,—диде Томилин юри-мырый тонда. Краснов үзен барлаган шикелле уйга калып торды. Төрттерүне сизде.
—Мин принципиаль кеше, юк, онытмам!
—Принцип бит яхшылыкны танымый, принципны гына белә!
Томилин сүзләреннән сон Краснов тагы уйга калып торды. Ләкин сүзне дәвам итмәде.
Кояшта уңган озын кожан киеп теге егет кайтып керде. Ишек тупсасына утырды да: «Әйдәгез, үзебезнең якка озатып куям»,—диде боларга карамыйча гына. Яралылар ни әйтергә белми күзләрен тасрайттылар. Сынап карап торганнан сон, Краснов авызын ачты:
—Син совет кешесеме?—дип сорады кырыс кына. Кичен булган хәл өчен егетнең үзен гаепле тоюын чамалап алган иде ул.
—Белмим,—диде егет теләмичә генә. —Төрмәдә советлыгымны кыйнап бетерделәр, шулай да кеше галәмәте бар әле. Дүрт яралы командирны үзебезнекеләргә чыгардым. Менә язу бирделәр. Ул кесәсенә тыгылды
Томилин ашыга-ашыга:
—Ах, нинди честный парин икәнсең! Молодец, ышанабыз!—диде, йөзе- кыяфәте яктырып.—Безнең белән бергә чыкмыйсынмы сон?
- Юк. мине анда тагын утыртачаклар. Менә бу комиссар ишеләр . —Ул рәнжегән төскә кергән, шешенке күз кабаклары салынып төшкән иде.
—Комиссарның бер аягы язылмый, нишләргә?—Томилин егеткә гозерле чырай белән карады. Егет чыгып китте һәм ике сәгатьләп йөреп кайтты. Кулында балта белән генә эшләнгән кәстил һәм кәкре таяк иде.
Бу тирәдә тирән-тирән ярлар, үзәннәр, жәһәннәм чокырлары икән Барысы да куе урман, куаклыклар белән капланган. Төн кебек караңгы, куркыныч урыннар Немец бирегә баш тыгарга шүрли, ахрысы. Шуның өстенә безнекеләр дә ерак түгел.
Тар гына урман сукмагыннан бардылар. Краснов бик тиз хәлдән тайды. Ял итәргә вакыт юк иде. Егет Красновны баш ягыннан күтәреп култыгына алды. Томилин аякларыннан күтәреп титаклады. Хәл кергәч, Краснов тагы кәстилләренә тотынды. Текә яр кырына житеп туктадылар. Бик текә, кәстил белән дә, икәү күтәреп тә атлау мөмкин
түгел иде. Егет практик яктан зиһенле икән, кожанын салып жиргә жәйде дә, Красновны шуна яткырды һәм аска таба шудыра башлады Томилин, артына утырып, үкчәләренә таянып алга хәрәкәт итә, тегеләр артыннан өлгерә иде
Бик озак газапландылар Яр төбенә төшеп, күпереп торган коры мүкле түмгәккә килеп аудылар. Егет кыр сумкасыннан алып, берәр сынык катламага шырпы кабы кадәр дунгыз мае куеп ал арга бирде. Үзе дә капкалады. Төнне шунда уздырырга туры килде Аткан тавышлар еракта иде кебек. Ләкин урман кайтаваз ясап аларны якынайта кебек. Ә ракета яктысы төнне зәңгәргә әйләндереп тора да, сүнгәч, тагын дегеттәй куе караңгылык чорный. Сискәндереп мәче башлы ябалак шырыйлап кычкыра, канатка канат бәргәләнгән авазлар килә. Карчыга ниндидер кош белән тамак ялгый булыр.
Төн шактый озын булды. Көз үзен белдерә башлаган икән. Яктырып килгәндә дер-дер килеп уяндылар Егет кыр сумкасыннан бер кара катлама, бер кисәк дунгыз мае чыгарды. Шуны өчкә тигез бүлеп капкалап алдылар. Кузгалганчы Томилин егеттән кәгазь, карандаш алып үзләрен коткаручы турында белешмә язды. Красновтан да имза куйдырды.
Сукмак баткаклы иде, кәстил белән бару мөмкин түгел. Красновны икесе ике баштан күтәреп бардылар. Бер инеш янына килеп житкәндә хәлләре бетте. Суы сай гына, тармак-тармак булып ага Тагын егеткә авыр баш туры килде. Ул Красновны күтәреп сул җилкәсенә җайлады. Шапор-шопыр суга кереп китте. Су итек кунычына аз тына җитми иде. Томилин суны ишә- ишә кәстилгә таянып атлады. Яр сөзәк иде. чирәмгә авып. Томилин итек эченә кергән суны түкте. Ыштырларын сыгып чорнады Байтак кына бер ягы урман, икенче ягы буш кыр буенча бардылар. Карасалар, биек ярга килеп төртелгәннәр икән.
—Хәзер ерак түгел, үзегез —дип, егет кәстилләрне алды да саубуллашып та тормыйча, китте дә барды. Котылдым бу имгәкләрдән дигән кебек иде. Күз ачып йомганчы агачлар арасында юкка чыкты. Болар, нишләргә инде дип, башларын күтәреп карасалар, берничә карабинлы кызылармеецның яр башыннан аска таба чабып төшкәнен күрделәр.
Беренче тикшерү-пропуск пунктында аларны аердылар. Бу нәрсә9 Томилинның эченә шом төште Коридорда очрашкач. Краснов сөйләшергә теләмәде. Ул төсе-кыяфәте белән үзгәргән иде Күзләрендә ниндидер эчке мәкерле яшерен куаныч очкынлана Яннан гамьсез генә узып китүен ничек анларга9 Яхшылыгыңны гомергә онытмам дигән антлары кая? Сабын куыгы гына булдымыни? Бергә күпме газап чиккән, үлемнән бергә көч-хәл белән ычкынган, зур бәхетсезлектән котылдырган кешене ничек дошман күрергә мөмкин? Юк. аң кабул итми моны.
Әле ул гынамы? Бераз соңрак Красновның әшәке эче тагын да ачылды Томилинның ярасы төзәлеп беткәндә аның белән трибунал тикшерүчесе кызыксынды Кайбер хәлләрне ачыклар өчен генә дип сорашты, белеште. Берничә көннән тагын килде. «Томилин, син хәрби җинаять кылучы булып гаепләнәсең,—диде —Теге вакытта төзелгән протокол һәм комиссар Краснов күрсәтмәләре буенча җинаять эше кузгатыла. Менә арест өчен ордер •—Ул кулындагы папкасын ачып, бер бит кәгазь алды да Томилинга сузды. Ул арада мылтыклы ике НКВД кешесе аның янына килеп басты
Томилин Казанный Комлев урамындагы госпиталендә дүрт айдан артык дәваланган иде. Шуннан аны Кремль буеңдагы төрмәгә илтеп яптылар
Ә бит мин Красновны калдырып үзем генә чигенә ала идем Алай эшләсәм, башка ситуациягә эләгә идем Үткәнемне белүче дә. барлаучы
да булмас иде. Алай итәргә намусым кушмады. Красновны кызганып үземә бәла алып чыкканмын. Юләр, юләр! Янәсе, иптәшлек хакы бар, бергә хезмәт итү хакы!? Ә Краснов боларнын барысына төкереп биргән. Карьерасы өчен кешелеклелеген югалткан, иптәшен саткан! Ул һаман әйтә иде: кызгану үзеңә бәла булып төшә, кызгануга бирелмәгез, дип.. Кызгану хисе булмаса, адәм баласы вәхшигә әйләнә бит. Әнә немецлар нинди ерткыч җанварлар! Ләкин дошманнарга карата шулай. Үз милләттәшләренә алай аяусыз түгелләр, ди.
Томилинга өч ел бирделәр. Ул штрафбатка җибәрүне сорап гариза язды. Аны фронтка озаттылар. Алгы сызыкта безнен һөжүм вакыты иде. Томилин Митава шәһәрен штурмлаганда һәлак булды.
Краснов кабат фронтка бармады Хәрби комиссариатта эшләде. Аннан райком инструкторы булып йөрде. Бераздан райком секретаре итеп куйдылар үзен. Бик әйбәт, өстенлекле, җитеш тормышта гомер кичерде. Кискен хәлләрдә үзен коткарган, гомерен саклап калган Томилин турында бервакытта да исенә төшермәде, уйлап та карамады