ИКЕ ШИГЫРЬ
Җыр
«Ишеттем мин кич,)», «чын белюЦЧв»,
Син өздереп гармун уйнадың.
Нинди моңнар йөртте, кардәш дустым,
Эшлән каткан тупас кулларың.
«Башка килә төрле-төрле уйлар...
Әллә нинди моңлы, зарлы көй»:
Хафизәләм иркәм, ал Зәйнәбем,
Кара урман, Рәйхан, Әллүки.
Син уйнадың кичә. Мин уйладым
Яшь гомерем ничек узганын.
Чачакларга кунды олы юлның
|>с t күтәргән кара тузаны.
«Ьик еракта идек» әле баз, -ш,
«Бер алманы бишкә бүлаек».
Донбассларда күмер кискән чакта,
Туган илне сагынып үләек.
Җитмеш чакрым ара үтеп килдаж.
Оренбурдан мамык шәл алып.
«Ак калфакның табылган чагы» ла,
,.1 уганнарның сагынган чагы».
«Бер күрешер өчен килдек без, әй,
Җитмеш чакрым якын җир түгел.»
«Кара да гынай урман, караңгы төн».
Моңлы көй уйнадың син бүген,
«һаваларда йолдыз, суда кондыз,
Газизәкәй балдыз, елама.»—
Бик ерактан туганнарың килгән.
Син берүзең түгел дөньяда.
Әйдә, барыйк сахраларга бергә,
Гөлләр араларына, кардәшләр.
Әдрән диңгез аръягыннан, хәтта.
Сагынганнар килми калмаслар.
Безнең нәсел бик еракта калган.
Катлам саен аның катлавы.
Аргы яктан тагын берәү килә,
«Хафизәлэм иркәм атлавы».
Гөлләр кебек сездәй матурларның
Тамырлары бер шул, Зәйнәбем.
Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем, бәгърем,
Рәхәт үтсен иде җәйләрең.
Фирдәвескәй, кара күзкәй, җаным.
Ай туганда әллә тудыңмы?
Кош тоткандай булам, ялгыш кына
Кулларыма алсам кулыңны.
Әллә кара карлыгачмы, әллә
Сары сандугачмы әнкәсеТ
Башын борып бер караса миңа,
Чыңлап ала көмеш тәңкәсе.
«Шәмдәлләрдә генә утлар яна»,
Җиткән кыз да булды Гөлҗамал.
Кулларыннан киндер җеп үрелә.
Күзләреннән тамчы гөл тама.
Моңланып Ай нурларында кичә,
Син өздереп гармун уйнадың.
Нинди тылсым йөртте, әйтче, туган,
Кытыршы бу тупас кулларың?
Башка килә төрле-төрле уйлар,
Әллә нинди моңлы, зарлы көй.
Хафизәләм иркәм, ал Зәйнәбем,
Кара урман, Рәйхан, Әллүки.
Бик еракта без яшәдек шулай,
Бер алманы бишкә бүләек.
Кайда гына тир түкмәдек без, әй,
Туган якны сагынып үләек.
«Ак калфакның табылган чагы ла,
Туганнарның сагынган чагы».
Саубуллашып, бәхилләшеп калыйк.
Күрешмәбез, ахры, без тагын.
Чәчәкләрне күмгән олы юлның
Без күтәргән кара тузаны.
Син уйнадың кичә. Мин уйладым,
Чит якларда гомер узганын.
Чыңлаган шул гармун телләредәй,
Бер-бер артлы үтте елларым.
Яңрап үткән еллар авазыннан,
Түзмәдем мин, үксеп еладым.
Табылмаган дөнья малы өчен.
Каңгы рыйдыр егет башлары.
Ил язмышы безне туган җирдән.
Өмет бирми, алып ташлады.
Нинди җыр бу диеп сорамагыз.
Күз яшьләре тынны буганда.
Бәхилләшү җыры шушы инде,
Сау булыгыз, кардәш-туганнар.
Идел бит ул, дускай, Идел бит ул.
Ерак бит ул, тирән, киң бит ул.
Татар күргән михнәт дәрьясына.
Күз яшенә аның тиң бит ул.
Әй, мөкатдәс, моңлы тальян гармун,
Уйнадың син бик аз. Нишләдең?
Үксеп-үксеп елын еракларда
Аерылган кардәш-ишләрең.
«Озата барма, дускай, озата барма»,
Адаштырмас, бәлки, олы юл.
Без китәбез инде. Сез каласыз.
Татар җыры—матәм җырымы ул?
Шәмдәлләрдә генә утлар яна,
Галиябану, Рәйхан, Гөлҗамал,
Мин сагындым сезне... Күзләремнән
Тамчы тама... Сагыш, моң тама...
Террор
(Берө\ • -
КайЬар яши үнщц чм радармы
үтерүне тын тор. tin икон
• ыышор
Хгам ) У Лмерни пучусы
1853-1931
] i да щинеңдер баял ы
«Таза егет—мыек асты
Яңа гына кипкән әле—
Сабый кызы күз алдында
Бер фәкыйрьне типкәладе.
Кызык өчен, тик торганда.
Кыйнады ул бер юашны,
Йә китереп суга берне,
И.1 яңадан тибә башлый.
Яшь агызып, бер ялгызы
Карап тора мескен сабый—
Ник әтисен шулай итә
Бу әшәке, сәер абый?
Кысылырлык гайрәтем юк,
Булышырлык юк бер бәндә.
Шулай инде, беркем булмый.
Син дигәндә, мин дигәндә.
Көннәр үтте. Тынгы бирми
Шул сабыйның күз яшьләре.
Булышасым килгән иде.
Бик теләдем... Тик, дәшмәдем.
Мәгънәсе юк, файдасы юк
Бездән, минем ише юк-бар.
Бәреп егар да җенләнеп.
Икеләтә каты тукмар.
Ә сабыйның елаганы
Күз алдымнан китми һаман
Жәлләп шуны, оныталмый.
Ахыр чиккә җиттем тәмам.
Торган җирен, йөргән җирен
Белә идем бәдбәхетнең.
Төн йокламый нгәп кордым,
Бер почмакка посып көттем,
һәм, ниһаять, бу хәшәрәт
Кайтып килә IIMI.HI тилпән.
Бераз i а \мыш һәрхәлдә дә,
Чайка \мыйдыр инде җиллән.
Кулда күгәк. җанда исәм.
Сабый бала күз алдымда,
Ордым берне арт ягыннан,
Кинәт кенә кчзгалдым да.
Туктады да катып калды.
Чайка \ын оер И ВМ генә.
1.4
Җир тетрәтеп, әзмәвердәй.
Авып төште юл читенә.
Сөенмәдем. Үкенмәдем.
Уйламадым артын, алдын.
Йокла сабый, оныт барсын—
Әткәң өчен мин үч алдым!
Күрәм, кайчак, «әзмәвероне.
Хастаханә—йөргән юлы.
Вөҗдан, кайчак, бимазалый—
Ул да кемнеңдер бит улы.
Минем дә бит бар әнкәем...
Тик, юаныч шуннан табам—
Сабый кызның елаганы
Күз алдымда тора һаман.
Беләм, аңлыйм. Арттан сугу—
Сөйләмәслек кабахәт эш.
Нишләргә соң? Чара юк бит!
Адым саен золым, фәхеш...
Аң-белемем күп түгелдер.
Берәү әйтер: утыр да түз!
Сез акыллы... Минем өчен
Башка чара юк дигән сүз.
Һәркемнең дә әнкәсе бар,
һәркем—кемнеңдер бит улы.
Үз ишенә, и ң беренче.
Күтәрелә кемнең кулы?
Дөрес! Кизәнә көчлерәк,
РӘНИФ ШӘРИПОВ
Шуннан башлана барысы.
Булмый, андыйлар көченә.
Шул ук юл белән карышып.
Арттан сугу—куркак эштер.
Ләкин, аның сәбәбе бар.
Мәрхәмәтсез ерткычларның
Җавап тотар сәгате бар.
Ил башлыгы зур түрәләр,
«Террор!»—дисез. «Террор!»—дисез.
Мин килешәм—кабахәт эш.
Ник сәбәбен тикшермисез?
Әллә шуңамы—үзегез,
Держава, милек сагында,
Туганнарын үтерәсез
Сабыйлары күз алдында.
Мин надандыр... Кемдер әйтер:
Синең акыл эше түгел...
Бомба ташлап йорт яндырган—
Кеше түгел! Кеше түгел!
Һәркемнең дә әнкәсе бар,
һәркем—кемнеңдер бит улы!
Мин надандыр, аңлый алмыйм—
Шулмы Хак Тәгалә юлы?
Сөенмим дә, үкенмим дә...
Сәбәбен мин үзем беләм.
Ходай каршына барырга,
Җавабым да үзем белән.»