ГЫЙЛЕМ ЙОРТЫБЫЗ БӘЙРӘМЕ
Республикабыздагы иң зур гыйлем йортларыннан берсенә—Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институтына—70 яшь тулды. Ул ТАССР Халык мәгарифе комиссариаты 3050 номерлы боерыгы нигезендә 1939 елнын 7 октябрендә Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты исеме белән төзелде, ә 1941 елнын февраленнән Тел. әдәбият һәм тарих фәнни- тикшеренү институты статусын алды. 1946 елдан СССР Фәннәр академиясенең яна ачылган Казан филиалы составына кертелеп, ярты гасырдан артык Татарстанда гына түгел, ә бөтен Идел—Урал буенда татар гуманитар фәннәрен өйрәнүче бердәнбер академик Институт булып килде. Татарстан фәннәр академиясе төзелгәнгә кадәр ТӘЬТИ гуманитар һәм ижтимагый гыйлемнәр буенча республика координация советын җитәкләде, якын һәм ерак чит илләрнен (шул җөмләдән. Төркия. Финляндия. Венгрия. Ал мания, Англия. АКШ һ. б.) академик оешмалары һәм тюркология үзәкләре белән тыгыз ижади элемтәләр урнаштырды.
Институтта татар гуманитар белемнәренең
барлык мөһим өлкәләрендә: тел белеме, лексикография, әдәбият белеме, текстология. фольклор фәне, театр сәнгате, музыка сәнгате, сынлы сәнгать, тарих, археология, этнография, иҗтимагый фикер һәм ислам дине һ. б.лар буенча җитди теоретик һәм гамәли тикшеренүләр алып барылды. Узган йөзнен 80 нче еллары ахырында биредә Татарстандагы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр Җыелмасын төзү башланды. 1990 елда татар энциклопедиясе төркеме оештырылды (сонрак ул Татарстан Фәннәр академиясе карамагына күчерелде һәм Татар энциклопедиясе институтын төзү өчен нигез булды.). Институтта милли мәдәниятебезнең ифрат бай фонды тупланды һәм иң кыйммәтлесе шул: биредә гуманитар фәннәрнен алда санап үтелгән барлык тармак һәм юнәлешләрендә нәтиҗәле эш алып барырга сәләтле бердәм хезмәт коллективы үсеп җитеште.
Институтның озын бай тарихы, гыйльми юнәлешләре, структурасы, галимнәре, биредә язылган туган китаплар, уздырылган фәнни конференцияләр һәм әдәби- мәдәни чаралар турында тәфсиллерәк сөйләүгә күчкәнче. ТӘҺТИ төзелгәнгә кадәр Татарстанда гуманитар фәннәрне өйрәнүнең торышын кыскача гына искә төшереп үтү урынлы булыр.
Идел—Урал буенда яшәүче халыкларның, шул исәптән татарларнын мәдәнияте, тормыш-көнкүреше белән кызыксыну шактый күптәннән башлана Казан Император университетында 1829 елда ачылган Көнчыгыш разряды. 1855 елда Санкт-Петербургка күчерелгәнгә кадәр, шәрекъ халыкларын, аеруча төркиләрне өйрәнү үзәге булып тора. Сонрак мондый эшчәнлекне 1878 елда Казан университеты каршында төзелгән «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте» дәвам итә Жәмгыять үзенен «Хәбәрләр»ен («Известия») дә булдыра һәм 1929 елга кадәр актив эшләп килә. Анда татар галимнәреннән Ш Мәржани, К. Насыйри. X Фәезханов. Г Әхмәров. Р Фәхретдинов. Г. Гобәйдуллин. Һ Атласи һәм башкалар хезмәттәшлек итә. |
Татарстан АССР төзелгәннән сон. 1921 елнын 3 декабрендә. Халык мәгарифе комиссариаты каршында Академик (яки: Гыйльми) үзәк төзелә. Аның составында фәнни-сәяси, фәнни-техник, фәнни-пелагогик. сәнгать комиссияләре эшли Үзәкнен беренче рәисе Г Максудов була (1922—1924) Анардан сон бу вазифаны 1927 елнын мартынача Г Ибраһимов, 1929 елга кадәр М Таһиров, 1929—1930 елларда С. Атнагулов башкара. Биредә татар әдәбияты тарихы, тагар теле, халык ижатын җыю һәм бастыру, төбәк тарихын өйрәнү, терминология, орфография мәсьәләләре, сүзлекләр төзү, мәктәпләр өчен дәреслекләр һәм программхтар язу буенча зур эшчәнлек җәелдерелә. Үзәк хезмәткәрләре арасында Е. Чернышев. Н Фирсов. М Худяков. Г Гобәйдуллин. М Корбангалиев. X Бәлыйгый. Г Рәхим. Ж Валили. Г Алпаров. М. Фәзлуллин кебек танылган галимнәр була.
ВКП(б) нын Та
тарстан Өлкә комитеты карары нигезендә 1934 елнын 4 июнендә Татар марксизм-ленинизм фәнни-тикшеренү институты төзелә. Андагы галимнәрнен бер төркеме профессор М. Корбангалиев һәм Ш Рамазанов җитәкчелегендә татар башлангыч һәм урта мәктәпләре өчен уку әсбаплары язу. ә С. Атнагулов җитәкчелегендәге тәрҗемә бюросы сүзлекләр төзү белән шөгыльләнә. Бу кыскача тарихи |
күзәтүдән бер нәтижә:
гәрчә институтыбызның яше жиде дистә дип саналса да. ул тикшерә торган проблемалар 1921 елда ук төзелгән Академик үзәктә һәм аннан сонгы фәнни оешмаларда, институтларда ук башланган, аларда эшләгән гыйльми көчләрнең байтагы һәм ин күренеклеләре алга таба ТӘҺТИдә хезмәт иткән Димәк. ТӘҺСИнен заманында Гыйльми үзәкне җитәкләгән Г Ибраһимов исемен йөртүендә тирән символик мәгънә бар! һәм менә, ниһаять. ТАССР Үтәк Башкарма комитеты Президиумы 1937 елнын 16 апрелендә Татар тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институты төзү турында карар кабул итә Халык комиссарлары советының 1939 ел. 29 август карары буенча Институтның нигездәмәсе. штатлары, сметасы раслана һәм. инде әйтелгәнчә, шул елнын 7 октябрендә Институт эшкә керешә Директор вазифасы вакытлыча Укытучылар белемен камилләштерү институты директорының укып эшләре буенча урынбасары М А. Нигьмәтуллинга (төп эшеннән аерылмыйча) йөкләнә
70 ел дәвамында Институт директоры булып X А Шабанов (1939-1942).
X. X. Ярмөхәммәтов (Хәмит Ярми) (1942-1944). М X Гайнуллин (1944-1953; 1959-1961). X. Ф Хәйруллин (Хәсән Хәйри) (1953-1959), К Ф. Фәсиев (1961 — 1963), М К Мөхәррәмов (1963—1982). Я Г Абдуллин (1982—1986), М 3 Зәкиев (1986-2000), Н. Ш Хисамов (2001-2006) эшләде. 2006 елнын октябреннән институт белән К. М Миңнуллин җитәкчелек итә.
Институт төзелгәннән алып 1941 елга кадәр анын штатында нибары 14—17 кеше санала. Бөек Ватан сугышы елларында алар 8 дән артмый. Ә 1970 еллар азагына хезмәткәрләр саны 130 га җитә. Институт структурасында озак вакытлар эшләп килгән төп фәнни секторлар (бүлекләр) эшчәнлеге белән аерым-аерым танышып узу кызыклы булыр.
Тел бүлеге Институт төзелгән көннәрдә үк оеша. Анын тәүге җитәкчесе танылган тел галиме Латиф Жәләй була. Аннан сонгы бүлек мөдирләре В Хангильдин (1951 — 1953), М. Гайнуллин (1953—1955. директор вазифасын үтәү белән бергә), янә Л Жәләй (1956, 1961), Л. Мәхмүтова (1961 — 1986), М. Зәкиев (1986 дан хәзергәчә).
Бер үк вакытта рус теле бүлеге да оештырыла. Ул 1941 елнын сентябрендә ябыла һәм 1945 елда янә торгызыла, бер елдан сон татар теле секторына кушыла. Рус теле бүлеге белән М Сударчиков (1939—1941 еллар). Р Газизов (1945 елда) җитәкчелек итәләр.
Тел бүлеге ин баштан ук шөгыльләнгән төп проблемаларның берсе—татар диалектологиясе. Бездә бу эшнең пионеры Л. Жәләй булды. Студентлар өчен беренче дәреслекне ул язды, баштагы экспедицияләрне ул оештырды, атарнын материалларын җыентыклар итеп чыгаруны ул башлап җибәрде Бүлектә Л Т Мәхмүтова, Н. Б Борһанова, Д. Б Рамазанова, Ф С. Баязитова. Т X Хәйретдинова. 3. Р Садыйкова кебек югары дәрәҗәле белгечләр үсеп чыкты. 1955—1990 елларда диалектология буенча материаллар җыентыкларының 9 чыгарылышы дөнья күрде.
Фәнни тикшеренүләрдән «Исследования по исторической диалектологии татарского языка» исемле күмәк җыентыклар (1979, 1982. 1985). Д. Рамазанованын ике кисәктән торган «Термины родства и свойства в татарском языке» (1991), «К истории формирования говоров пермских татар» (1996), Т. Хэйретдинованын «Названия пиши в татарском языке» (1993), 3. Садыйкованын «Зоонимическая лексика татарского языка» (1994), Ф Баязитованын «Татар халкының көнкүреш йолалары» (1996), «Керәшеннәр Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты» (1997) һәм башка унлаган китапларны күрсәтеп үтәргә мөмкин. Диалектологик сүзлекләр турында бераз сонрак сүз булыр. Диалектологларыбызнын игътибарга аеруча лаеклы хезмәтләренә мисал итеп Д. Б. Рамазанова, Ф С. Баязитова. Т. X. Хәйретдинова. 3 Р Садыйкова. Р. С. Барсуковаларнын ике китаптан торган «Татар халык сөйләшләре» монографиясен («Мәгариф», 2008, I китап. 463 б.; II китап, 463 б.) һәм Урта һәм Түбән Идел. Урал буе. Көнбатыш Себер татар сөйләшләренең 3 томлык Атласын күрсәтергә кирәк Анын баштагы ике томы 1989 елда дөнья күрде (250 карта һәм аларга комментарийлар). Өченче томны Казан университеты лексикологлары әзерләргә тиеш иде. ләкин кайбер объектив сәбәпләр аркасында бу эшләнмәде. Әлеге том Көнбатыш Себер, Волгоград, Әстерхан өлкәләре һәм Ставрополь крае татарларынын сөйләшләрен эченә алырга тиеш иде. Соңыннан аны да ТӘЬТИ диалектологлары үз өсләренә алдылар. Алабуга педуниверситеты профессоры Л. Ш Арсланов җыйган бай мәгълүматлар да файдаланылды. Өченче томны төзү белән бергә беренче һәм икенче томнарга төгәллекләр кертелде һәм өч томлык Атлас хәзер басмага тәкъдим ителде.
Диалектология белән тыгыз бәйләнештә, бүлектә тарихи грамматика проблемасы эзлекле өйрәнелде. Тарихи фонетика һәм тарихи морфология буенча Л. Жәләй кызыклы хезмәтләр бирде. Стилистика һәм текстология юнәлешендә X Курбатов. И Бәширова, М Мөхәммәдиев, И Абдуллин, Г Эмиров, Я. Әхмәтгалиева, Ф Фәсиев кебек галимнәр актив шөгыльләнделәр. Тел тарихы белән тыгыз бәйләнештәге фән булган топонимия өлкәсендә Ф Гарипова нәтиҗәле эш алып бара. Анын тарафыннан ике китаптан торган «Словарь гидронимов Татарстана» (1984, 1991), «Исследования по гидронимии Татарстана» (1991), «История в названиях» (1995), «Калалар һәм авыллар тарихы» (1995) һәм башка хезмәтләр нәшер ителде.
Бүлектә әзерләнеп, 1992-1993 елларда татар һәм 1998-2002 елларда рус
телләрендә «Татар теле грамматикасы»нын өч томлык академик басмасы дөньяга чыгу Институт күләмендә генә түгел, ә республикамын фәнни тормышында да зур вакыйга булды. Бу фундаменталь хезмәтнен төп авторлары М. 3 Зәкиев. Д Г Тумашева. Ф. А Ганиев. К. 3. Зиннәтуллинага Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге бирелде.
Институт оештырылганда ук тел бүлеге составында лексикографлар төркеме дә эшкә керешә. Аны бу өлкәдәге танылган белгеч Риза Газизов җитәкли Сүзлекләр төзү эшенә штаттан тыш хезмәткәрләр сыйфатында Нәкый Исәнбәт. Гаяз Ишмөхәммәтов. Касыйм Хәмзин. Хәмит Мөштәри. Габбас Сәйфуллин кебек тәҗрибәле сүзлекчеләр чакырыла.
1950 елда 20 меңгә якын сүз һәм тәгъбирне эченә алган «Татарча-русча сүзлек» басыла. 1955—1959 елларда дүрт томлык «Русча-татарча сүзлек» дөнья күрә Анын авторлары арасында Р. С. Газизов. Л. Т. Мәхмүтова. Ә. М Ахунжанов. Ф С. Фәсиев. Ф М Газизова, М. Г. Гимадиев. Г. С. Әмиров кебек инде ул вакытта ук танылу тапкан лексикографларны күрәбез.
1958 елда әлеге төркем лексикография бүлеге итеп үстерелә Анын мөдире Г. С. Әмиров җитәкчелегендә ике төп юнәлештә зур күләмле татарча-русча сүзлек һәм татар теленен өч томлык аңлатмалы сүзлеген төзү буенча эш жәелдерелә
Бер үк вакытта югары квалификацияле кадрлар хәзерләүгә даими игътибар бирелә Сәләтле яшьләрдән М. Мөхәммәдиев. Г. Ахунжанов. Ф Ганиен, И. Абдуллиннар аспирантурага кабул ителәләр. Алар сонрак барсы да абруйлы лексикографлар булып танылдылар
Секторда, әле аталган ике зур хезмәттән тыш. аерым тармакларга караган сүзлекләр дә төзелә килде. Әйтик. 1962 елда Ш.Ханбикованын «Синонимнар сүзлеге» басылды Ниһаять. 1966 елда Мәскәүдә 38 менгә якын сүзне һәм фразеологик берәмлекне эченә сыйдырган «Татарча-русча сүзлек» нәшер ителде.
1962 елда лексикография секторы, янадан төркемгә әйләндерелеп, тел бүлеге составына кайтарылды Шуна да карамастан алга таба да бу өлкәдә кыйммәтле зур хезмәтләр чыгару дәвам итә. Институт оештырган күпсанлы экспедицияләр материалларына нигезләнеп, Н. Б Борһанова. Л Т. Мәхмүтова. 3 Р Садыйкова. Г. К. Якуповалар төзегән «Татар теленен диалектологик сүзлеге» басыла (1969) (Сонрак. 1993 елда, анын икенче китабы да үз укучыларына иреште ) 1971 һәм 1984—85 елларда ике мәртәбә «Русча-татарча сүзлек» нәшер ителде
М Мөхәммәдиев җитәкләгән төркем «Татар теленен аңлатмалы сүзлеге» өстендә эшләүне дәвам итте. Ул 3 миллион сүз һәм сүз формаларыннан торган картотекага нигезләнде. 1977—1981 елларда сүзлек өч том булып Татарстан китап нәшрияте тарафыннан мәйданга куелды. Алар татар лексикографиясенең генә түгел, бәлки бөтен тюркологиянең зур казанышы, төрки телле сүзлекләрнең ин яхшысы итеп бәяләнде. Бу фундаменталь хезмәтне тудыруга ТӘҺТИ хезмәткәрләреннән И А Абдуллин. Ф Ә Ганиев. М Г. Мөхәммәдиев. Г X Ахунжанов. Р Г Әхмәтжанов. Ш. С Ханбикова. Ф М Газизова. С Б Вахитова. Р К Рәхимова. Л Р Гайнанова. Л. Т. Мәхмүтова. К. С. Сабиров Һ. б катнашты
1989 елда лексикография төркеме янадан сектор итеп торгызылды, ә 1991 елда ул мөстәкыйль лексикография һәм лексикология бүлеге буларак эшли башлады Аның белән 2001 елга кадәр Ф Ә Ганиев. 2007 елга кадәр-Ш Н Асылгәрәен җитәкчелек иттеләр. Хәзер анын мөдире—яшь галим, фән докторы А Ә Тимерханов Лексикография бүлегенең сонгы еллардагы зур казанышлары рәтенә ике томлык «Татарча-русча сүзлек», бер томлык аңлатмалы сүзлек дөнья күрү, мәктәпләр өчен төзелгән Аңлатмалы сүзлекнең басмага тапшырылуы һ б. керә Бу сүзтекләрнен язмышында бер уртак күренеш бар: алар, нигездә, элеккерәк чорда, өлкәнрәк буын галимнәр тарафыннан әзерләнеп, вакытында дөнья күрмиләр һәм бүгенге яшь белгечләр редакциясендә басылып чыгалар Бүлектә хәзерге вакытта эшне урта һәм яшь буын фән кандидатлары Ф Гаффарова. Ф Таһирова. Г Сәмирханова. И Сабитова. А. Гайнетдинова. О Бятикова. Э Сафиналар алып бара
Хәзер исә бүлекнең төп бурычларыннан берсе—татар теленен дүрпомлык аңлатмалы сүзлеген гамәлгә кую. Анын гомуми күләме 450 табак итеп планлаштырмады. Сүзлектә
150 меңнән артык лексик берәмлек булачак, аларнын мәгънәви-тематик байлыгы, аңлатылу дәрәжәсе дә күпкә югарырак булыр дип көтелә.
Әдәбият бүлеге Институт оештырылган көннәрдә үк эшли башлый. Аның җитәкчесе итеп Я X. Агишев билгеләнә. Секторный беренче хезмәткәрләре В. X. Хажиев, М. X. Гайнуллин, Г. X. Хисмәтуллин (Хәй Хисмәтуллин) була. 1940-1950 елларда анда А. X. Камский (1941 елга кадәр), Гали Халит (1942—1953 елларда мөдир дә), Б. А. Яфаров, М В Галиев (Мөхәммәт Гали). М С. Кәшшафетдинов (Гази Кашшаф) эшлиләр. Тикшеренүләрнең проблематикасы кинәя. Галимнәргә татар әдәбияты тарихын язу, аерым язучыларның ижатын өйрәнү, урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр төзү кебек бурычлар йөкләнә. 40 нчы елларда Г. Халитнең «Халык шагыйре Габдулла Тукай» (1939). «Мәжид Гафури иҗады (Критик очерклар)» (1941), М. Галинең «Г. Камал тормышы, ижаты. татар әдәбиятындагы һәм гомумән татар культурасында тоткан урыны» (1941), Я. Агишевнен «Габдулла Тукай—патриот» (1942). М. Гайнуллиннын «Горький и татарская литература» (1944), «Каюм Насыри: научная и просветительская деятельность» (1945). Г. Халитнең «Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре: (Критик очерклар)» (1948), X. Хәйринең «Һади Такташ (Тормыш һәм ижат юлы)» (1949) дигән хезмәтләре дөнья күрә.
Институтта урта гасыр татар әдәбиятын тикшерүне Б. А. Яфаров башлап жибәрә. Ул XIV йөздә ижат иткән Мәхмүд Гали әл-Болгаринен «Нәһжел-фәрадис» («Оҗмахларның ачык юлы»), Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьярның «Нуры содур» («Күңелләр нуры») әсәрләрен. Габдерәхим Утыз Имәнинен (XVIII) һәм башка әдипләрнең ижат мирасларын өйрәнә Соңрак әлеге өлкәдә М. Гали актив шөгыльләнә.
«XX йөз башы татар әдәбияты. Очерклар» (Г. Халит. X. Хисмәтуллин, Б Гыйззәт, 1954) дигән күмәк хезмәт илленче еллар әдәбият гыйлеменең житди бер казанышы буларак бәяләнергә хаклы Авторлар чор идеологиясе таләпләренә ярашып әдәбиятны социологияләштерү белән мавыкмыйлар, ә әсәрләрнең сәнгати эшләнеш ягына да зур игътибар бирәләр. Алай да анда XX йөз башы татар әдәбияты панорамасы тиешле дәрәҗәдә күрсәтелә алмый. Аерым язучылар, шагыйрьләрнең, мәсәлән, Фатих Әмирхан. Сәгыйть Рәмиев, Нәжип Думавиларнын әдәби процесстагы рольләре шактый түбәнәйтелә. Ә менә «Татар әдәбияты XX йөз» дигән хезмәтнең (М. Гайнуллин. Ж. Вәзиева) икенче басмасында (1965). шул чорнын тәнкыйтен һәм эстетик карашларын истә тотып, авторлар инде халык шагыйре Габдулла Тукайга, халык язучысы Мәҗит Гафурига игътибарны арттыралар.
Әлеге чорда, секторда һәм, гомумән, татар әдәбият белемендә беренче булып, М X. Гайнуллин фән докторы дәрәҗәсенә ирешә, ә Б. Гыйззәт. Н. Г. Гыйззәтуллин. X. Г. Мөхәммәтов, Р Ш. Башкуров, Ш. Ш. Абилов кандидатлык диссертацияләре яклыйлар.
1960—1970 елларда бүлектә Татар әдәбияты тарихы буенча очерклар бастыру традициясе дә уңышлы дәвам иттерелә Шундыйларның берсе—«Татар совет әдәбияты тарихы: очерклар» 1965 елда рус телендә Мәскәүдә нәшер ителә. Бу хезмәт милли совет әдәбиятларының башкалада басылган беренче үрнәге була.
Татар әдәбиятчыларының эшчәнлегендәге житди яңалык буларак аларнын Союзкүләм фәнни-тикшеренүләрдә актив катнашуларын билгеләп үтү зарур. А. М. Горький исемендәге Дөнья әдәбиятлары институты нәшер иткән күпмилләтле совет әдәбияты тарихының фундаменталь күптомлыгын (1970—1974) язуда Г. Халит, Р. Башкуров, Б. Гыйззәтуллин. Н Гыйззәтуллин. В. Воздвиженский. Н. Юзиев, X. Хәйруллин, А. Әхмәдуллин. Р. Сверигин зур тырышлык күрсәтәләр.
70 нче елларда хезмәткәрләрдән Н Г. Юзиев докторлык. К. С Дәүләтшин, М Ш. Маннурова. Р X. Сверигин, М В. Гайнетдинов. 3. 3 Рәмиев. Н Г Ханзафа- ров, Н. Ш. Хисамов кандидатлык диссертацияләре яклыйлар
1971 елдан әдәбиятчылар алты томлык фундаменталь «Татар әдәбияты тарихы»н төзү эшенә керешәләр. Аны башкаруга Казан. Ленинград, Уфа. Оренбург филологлары да җәлеп ителә. 1984 елда алтытомлыкнын борынгы һәм урта гасырлар дәверенә багышланган беренче томы нәшер ителә (җаваплы мөхәррир
\Ц. Ш. Абилов). Том әдәбият тарихының XIII—XVIII гасырларын иңли. Анда күп кенә чыганаклар беренче тапкыр фәнни кулланылышка кертелә Икенче том 1985 елда дөнья күрә (җаваплы мөхәррир М X. Гайнуллин). Ул XIX йөз татар әдәбиятын колачлый Анда яна чыганаклар, яна исемнәр, бай фактик материаллар кин файдаланыла. Милли мәгърифәтчелек әдәбияты үсешенең закончалыклары аеруча тирән анализлана. Өченче томда (1986—җаваплы мөхәррир Г Халит) XX йөз башы татар әдәбияты тарихына багышлана Анда 1905—1917 елларның катлаулы әдәби панорамасы шактый тулы яктыртыла. Дүртенче томда (1986—җаваплы мөхәррирләр Н. Г. Юзиев. Н. Ш. Хисамов) 1917—1941 еллар татар совет әдәбияты аналиыана Бишенче томда (1989—җаваплы мөхәррир Н Г Гыйззәтуллин) Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан сонгы еллар әдәбияты (1941 — 1960) яктыртыла
•Татар әдәбияты тарихы»нын алтынчы томы үз вакытында нәшер ителә алмады Ул тик 2001 елда гына дөнья күрде (җаваплы мөхәррир Н Ш Хисамов) Анда үткән гасырның 60—90 нчы еллар әдәбияты үзгәртеп кору чоры башлангач туган яна таләпләр һәм мөмкинлекләр нигезендә яктыртылды
Классикларның тормыш юлларын һәм иҗатларын өйрәнүне уңышлы дәвам иттереп, Г. Халит «Тормыш һәм ирек җырчысы Мәҗит Гафуринын тормышы һәм иҗаты турында очерк» (1980). «Поэзия дерзаний. (Творчество Хади Такташа и вопросы метода, героя и стиля в татарской поэзии 20-х годов)» (1980) дигән монографияләр язды Язма әдәбиятыбызга нигез салган мәшһүр шагыйребез Кат Галинең тууына 800 ел тулуга багышланган «Поэт-гуманист Кул Ал и» (1987) һәм •Урта гасырлар татар әдәбияты тарихыннан» (1982) дигән фәнни җыентыклар, Н.Ш.Хисамовнын «Бөек язмышлы әсәр» (1984) монографиясе һ б әдәбият белемебездә мөһим вакыйгалар булдылар.
XX йөз классиклары турында Г.Халитнен «Портреты и проблемы» (1985). М В.Гайнетдиновнын X.Туфанның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган •Давылларда, җилләрдә • (1989) китаплары. Муса Жәлил (1978». Габдулла Тукай (1979, 1997), Галимҗан Ибраһимов (1980). Галиәсгар Камал (1981). Мәҗит Гафури (1981). Гафур Коләхмәтов (1986). Һади Такташ (1983) турындагы тематик җыентыклар әлеге әдипләрне өйрәнү юнәлешендә тагын бер адым булып тора
Бүлек хезмәткәрләре Н.Г.Ханзафаров. Н Ш.Хисамов. Ә.Г Мәхмүгов докторлык. Р Ф Исламов. Д.Э.Ибатуллина. P C.Зарипова кандидатлык диссертацияләре якладылар.
Үткән гасырның азаклары, барыннан да элек, татар әдәбияты классигы, прозаик, драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйнын (1878—1954) мирасын халыкка кайтару белән бәйле Күпсанлы хезмәтләр арасында Ф М Мусиннын бай архив материаллары нигезендә язылган «Гаяз Исхакый (Тормышы һәм эшчәнлеге)» дигән монографиясе дә бар (1998)
Урта гасыр һәм яңа татар әдәбияты циклының дәвамы буларак рус телендә •Средневековая татарская литература (VIII—XVIII вн )» (1999—җитәкчесе һәм фәнни мөхәррире Н Ш Хисамов) басылып чыкты Анда ун гасырлык төрки-татар әдәбияты шактый тулы күзаллана.
Урта гасыр төрки, төрки-татар язма мирасын өйрәнү нәтиҗәле дәвам иттерелде Р Ф Исламов «Алтын Урда һәм мамлүкләр Мисыры язма мирас, мәдәни багланышлар» (1998), «Урта гасыр төрки шигърияте үсешендә Шәрифнең «Шаһнамә»се (Текст һәм чыганаклар Шигырь төзелеше һәм стиль). (2001) дигән монографияләр бастырып чыгарды Ф К Бәшировнын «XX йөзбашы татар прозасы» (2002) исемле хезмәте татар прозасының үсеш этапларын һәм шул дәвер әдәби хәрәкәтнең катлаулы халәтен ачыклауга юнәлтелгән
• История татарской литературы нового времени (Х1Х-начало XX в )• (фәнни редактор Г Халит, җаваплы мөхәррир Н Ш Хисамов) несите кагтектив хезмәт 2003сиа дөнья күрде. Ул элеккеге ндеологикстереотиплардан мөмкин кддәрарыну, күрсәтел! ән дәверләр әдәбиятын янача бәяләү юнәлешендә башкарылган Анда XIX иө> XX гасыр башы гагар әдәбияты үсешенә һәрьяклы һәм тулы анализ ясала, традиция һәм новаторлык, иҗади индивидуальлек, жанр төрлелеге мәсьалатәре өйрәнелә Аеруча татар әдәбияты классиклары ижатын янача тикшерүгә игътибар бирелә
Бу чорда М.В.Гайнетдинов. РФ.Исламов, Ф.К.Бәширов докторлык. Л.Р.Га- рәпшина. З.З.Гыйләжев. Ф.Х.Миннуллина кандидатлык диссертацияләре якладылар
Әдәбият бүлеге эшчәнлегендә текстология мәсьәләләре Институт оешуның беренче елларыннан ук үзәк урынны алды Г Тукай хезмәтләренең ике томлык «Академик басма»сы (1943. 1948) шушы өлкәдәге җитди унышларнын беренчесе булды. Аны төзүчеләр Х.Хисмәтуллин белән Я.Агишев. Тукайның тууына 70 ел тулуга нисбәтән, шагыйрьнен дүрт томлыгын басмага әзерләделәр һәм ул 1955—56 елларда укучылар кулына иреште.
50 нче еллар ахырында иҗтимагый тормышның кайбер өлкәләрен либеральләнперү нәтиҗәсендә әдәби мирасыбызның билгеле бер өлешен халыкка кайтару мөмкинлеге туды 1963 елда борынгы һәм урта гасыр татар әдәбияты буенча хрестоматик характердагы «Борынгы татар әдәбияты» дөнья күрде (төзүчеләре: X Мөхәммәтов. Х.Хисмәтуллин. Ш.Абилов Һ.6.). 1966 елда Ш.Абилов тарафыннан әзерләнгән Мөхәммәдьяр поэмалары басылып чыкты 1977 елда анын тарафыннан ук шагыйрь әсәрләренең тагын да камилләшкән җыелмасы бастырылды.
1974—75 елларда К.Насыйринын ике томлы «Сайланма әсәрләр»е (төзүчеләре С.Алишев. М.Гайнуллин. М.Гайнетдинов. Х.Мәхмүтов һ б ). 1975—76 елларда дүрт томда «М.Жәлил әсәрләре» (төзүчесе: Г.Кашшаф. Н.Ханзафаров һәм Ф Ибраһимова) нәшер ителде Шул ук елларда Г Тукай әсәрләренең Р Гайнанов әзерләгән дүрт томлыгы басылып чыкты.
1976 елда әдәбият секторында З.З.Рәмиев җитәкчелегендә махсус текстология төркеме төзелә. Ә 1987 елда әдәбият бүлеге нигезендә «Әдәбият белеме» һәм «Кулъязмалар һәм текстология» бүлекләре оештырылды Беренчесен Ф М.Мусин, икенчесен Н Г Юзиев җитәкләде Бу чорда XX гасыр классикларыбыз мирасын барлау һәм аларнын күптомлыкларын басмага әзерләү буенча актив эш алып барыла 1978—88 еллар эчендә Г.Тукайнын биш томлыгы. Ф Әмирханның дүрт томлыгы. Г.Ибраһимовнын сигез томлыгы. М.Гафуринын дүрт томлыгы. Г Камалның һәм Һ.Такташның өч томлыклары дөнья күрделәр. Бу казанышларга узган гасырларның мавыктыргыч хикәятләреннән тупланган «Мәжмугыл-хикәят». «Гыйбрәтле хикәятләр». «Кәлилә вә Димнә» (басмага әзерләүче Н .Исмәгыйлов). Ф Халидинен «Мен дә бер сәхәр» (З.Мөхәммәтшин) китаплары да өстәлде Әдәбият тарихынын аерым чорлары буенча бүлектә кызыклы антологияләр әзерләнде «XX гасыр башы татар лирик поэзиясе» (З.Рәмиев). «XX гасыр башы татар эпик поэзиясе» (Ф.Яхин). «XVIII гасыр татар прозасы» (М.Әхмәтжанов. Ә Алиева. Н Исмәгыйлов һ.б ) Г Исхакыйнын төрле жанрларда ижат ителгән күпсанлы әсәрләрен туплау, системага балу, шәрехләү һәм 15 томда басмага әзерләү бүлек эшчәнлегенен аеруча мөһим тармагын тәшкил итә Бүгенге көнгә бу басмамын 8 томы гамәлгә ашырылды инде
Бүлек хезмәткәрләре чыганакларны өйрәнүнең теоретик проблемаларына зур игътибар бирәләр Беренче чиратта Н Г Юзиевнын «Әдәбият чыганаклары белеме». З.З.Рәмиевнен «XX гасыр башы татар әдәбияты текстологиясе» кебек монографияләрен күрсәтеп үтәсе килә. «Яна археологик материаллар һәм татар әдәбияты тарихы буенча тикшеренүләрдә аларнын әһәмияте» дигән монографиясе нигезендә М И Әхмәтжанов докторлык диссертациясе яклады. Н Гәрәева белән С.Гыйләжетдинов Мирасханәбездәге гарәп һәм фарсы кулъязмаларның фәнни тасвирламасын эшләделәр.
Фольклор секторы—институтның яшьтәше Анын мөдире X X Ярмөхәммәтов (Хәмит Ярми) 1940 елда ук Себергә «Радлов эзләре буйлап» дигән экспедиция оештыра. Анын барышында себер-татар фольклоры буенча кызыклы материаллар, атап әйткәндә. «Идегәй» дастанының күп кенә фрагментлары язып алына.
1946—1961 елларда фольклорчылар әдәбият бүлегендә аерым төркем тәшкил итә Аннан Институтта халык иҗатын һәм сәнгать тарихын колачлаган яна сектор оеша, анда фольклорчылардан И Н Надиров. Э.С Касыймов. В Ф Павлова. Х.Х.Гатина. театр белгечләре Ф Н.Гыйззәтуллин. Х.Х.Гобәйдуллин. Д Ә Гыймранова һәм
музыка белгече М Н.Нигьмәтжановлар эшли 1961 — 1972 елларда секторны татар фольклорчыларыннан беренче фән докторы Х.Х.Ярмөхәммәтов җитәкли.
Фольклор экспедицияләре 1945—1955 елларда Татарстан Республикасының барлык районнарын өйрәнеп чыккач, аннары татарлар күпләп яшәгән күрше төбәкләргә (Киров. Пенза. Рязань. Оренбург. Горький. Саратов. Куйбышев. Әстерхан, Ульяновск. Волгоград. Пермь. Свердловск. Чиләбе өлкәләренә һәм Мари. Чуаш, Мордва, Удмурт республикаларына) оештырыла. 1967 елдан фольклорчылар Себергә Новосибирск. Омск, Төмән, Иркутск һәм Чита өлкәләренә юл ала.
1951 — 1972 елларда татар халык ижаты буенча күп кенә җыентыклар «Татар халык ижаты» антологиясе (1951, икенче басмасы 1954), «Татар халык әкиятләре» (ике китапта. 1946. 1956), «Татар халык җырлары» (1965). «Татар халкының уен һәм бию җырлары» (1968) һ.б. нәшер ителә. Халык иҗаты бүлеге фәнни кадрлар әзерләүгә дә житди игътибар биреп килде. Әйтик. 50—60 нчы елларда И Н Надиров. Э.С.Касыймов, Т.Н.Галиуллин. Ф.И.Урманчеев. Ф В.Әхмәтова. В.Ф.Павлова, Х.Ш.Мәхмүтов кандидатлык диссертацияләре якладылар
1948 — 1970 елларда бүлек хезмәткәре В Ф Павлова республикадагы рус фольклорын туплау һәм басмага әзерләү белән шөгыльләнде һәм «Русское народно-поэтическое творчество в Татарской АССР» (1955), «Это было в Бездне, устные народные рассказы» (1962) дигән җыентыклар төзеп чыгарды.
Күпьеллык экспедицияләр нәтиҗәсендә бүлек фондында бай текст материалы тупланды, бу исә фольклорчыларга тагар халык ижатынын күптомлы җыелмасын әзерләү мөмкинлеген тудырды. Әлеге эшне бүлек мөдире И. И Надиров җитәкләде 1976— 1988 елларда җыелманын төп жанрларны эченә алган 12 томы дөнья күрде. Күптомлыкны фәнни һәм иҗади җәмәгатьчелек хуплап каршылады. Аны әзерләүчеләрдән И Н Надиров, X Х.Ярмөхәммәтов (вафатыннан сон), Х.Ш.Мәхмүтов. Л Ш.Жамалетдинов һәм Ф ВӘхмәтовага 1989 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде
Узган йөзнсн 70—90 нчы елларында татар фольклор фәненең мөһим мәсьәләләре буенча махсус җыентыклар: «Татар фольклоры жанрлары» (1978), «Борынгы татар фольклоры проблемалары» (1984). «Татар фольклорында социаль мотивлар» (1986), «Татар халык поэтик ижатынын бүгенге торышы» (1988). «Татар фольклоры поэтикасы» (1991) һ.б. донья күрә
1992 елнын сентябреннән бүлекне филология фәннәре докторы Ф И.Урманчиев җитәкли. Күп еллар дәвамында урнашкан күркәм традицияләрне унышлы дәвам иттереп, бүлектә югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә дә игътибар көчәйтелә АХ.СадыЙкова, Л Ш.Жамалетдинов. К М Миннуадин кандидатлык диссертацияләре яклый. 1995 елда Х.Ш.Мәхмүтов, ә яңа меңъеллык башында К М Миннуллин. А.Х.Садыйкона докторлык дәрәҗәсенә ирешәләр. Хәзер Институтның халык ижаты бүлегендә 4 фән докторы. 4 фән кандидаты эшли, ел саен бүлеккә 4 аспирант кабул ителә Фән ни-теоретик эзләнүләр, экспедицияләр үткәрү белән бергә, бүлектә төп игътибар 25 томлык «Татар халык иҗаты» һәм 15 томлык «Татарское народное творчество» җыелмаларын әзерләүгә юнәлтелгән
Милли сәнгать белеме үсешендә җитди бер адым итеп, 1968 елда институтта мөстәкыйль сәнгать бүлеге төзелүне санарга кирәк Анын беренче мөдире Ф Н.Гыйззәтуллин (Бәян Гыйззәт) инде бу вакытка СССР Сәнгать тарихы институты каршында әзерләнгән «Совет драма театры тарихы» алты томлыгы авторларының
берсе була. Бүлек үз эшчәнлеген төп өч юнәлештә алып бара: татар халкының театр сәнгате, музыкаль культурасы һәм декоратив-га мәл и һәм тасвирый сәнгате. Бүлек эшчәнлегенә, ФХ.Вәлиев. М.Н Нигьмәтжанов, И И Илялова. Х.Г Гобәйдуллин кебек танылган белгечләр белән бергә, яшьләрдән һ К.Мәхмүтов. Д.Ә Гыймранова, З.Н.Сәйдәшевалар да тартыла.
Бүлектә революциягә кадәрге һәм аннан сонгы чорлардагы вакытлы матбугатта басылган материалларны, архив һәм музей фондларын өйрәнү нәтиҗәсендә «Татар совет театры» (1975). «Октябрьгә кадәрге татар театры» (1988), «Актёрское искусство современного татарского народа» (1978) кебек коллектив монографияләр. ИИ Илялованын «Межнациональные связи татарского театра» (1985). Д.Ә.Гыймранованын «Гөлсем Болгарская», «Габдулла Шамуков» (1985), М.Г.Арслановнын «Хусаин У разиков» (1986). «Татарское режиссерское искусство (1906—1941)» (1992), «Татарское режиссерское искусство (1941 — 1956)» (1997) һ.б. күләмле хезмәтләре басылып чыкты. «Театр белеме» белгечлеге буенча М.Г.Арсланов башта кандидатлык, сонрак докторлык, Ф С.Кадыйрова кандидатлык диссертацияләре якладылар.
Мона кадәр сүз Институтның тел, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеге турында барды. Ләкин, алда әйткәнебезчә, ТӘҺТИдә ярты гасырдан артыграк тарих профилендәге бүлекләрдә нәтиҗәле эшләп килде, фәндә тирән эз калдырды. Аларга тукталмыйча, Институт тарихын тулы һәм объектив яктырту һич мөмкин булмас иде.
Институтта тарих бүлеге 1941 елның февралендә оештырыла. Сугыш чорында анда бер генә кеше—А.А.Тарасов кына эшләгән вакытлар да була. Ләкин бүлек эзлекле төстә киңәя, ныгый бара. 1988 елда анда инде фән кандидатлары гына да 10 га җитә. ТӘҺТИ чорында 8 кеше докторлык дәрәҗәсенә ирешә.
Бүлекнең нигезен салган, анын йөзен билгеләгән Е.И.Чернышев. Х.Г Гыймади. Н.И.Воровьев, М.К.Мөхәррәмов. X Х.Хәсәнов. З.И.Гыйльманов кебек зур белгечләр белән эшләп, алардан фәнни эстафетаны кабул итүчеләр исемлегенә А.Н Григорьев. А.Х Халиков, С.Х Алишев. А.М.Жәләлов. Ю И Смыков. Р Г Фәхретдинов. А Г Мөхәммәдиев, Р.У.Әмирханов, М.А.Сәйдәшева, К.А.Нәжипова. З.Г Гарипова, И.Г.Гыйззәтуллин, К.Д.Дәүләтшин. Г.Л.Фәйзрахманов һ.б керә.
Бүлекнен ТӘҺТИдә тарихи проблемаларны тикшерү эшчәнлеген шартлы рәвештә ике этапка бүлеп була: а) 40—80 нче еллар; ә) 80 нче еллар ахырыннан—мөстәкыйль тарих институты төзелгәнгә кадәрге чор.
Беренче этапта татар халкы тарихын бары тик автономияле республика кысаларында гына яктырту рөхсәт ителә иде. Хәлбуки, сыйнфыйлыкка һәм партиялелеккә. конъюнктура™ буйсыну таләп ителгән шартларда да гуманитар өлкәдә һәм иҗтимагый тормышта эз калдырган хезмәтләр языла 1950—60 еллар арасында алты мәртәбә рус һәм татар телләрендә ике томлык «Татарстан АССР тарихы» бастырыла Идеологик климатмын бераз йомшаруыннан сон әлеге хезмәт шул ук исем белән ике телдә бертомлык итеп чыгарыла (1968. 1970). Ул үз вакыты өчен бер казаныш булды. Ә 1973, 1980 елларда әлеге басманың кыскартылган һәм ин сонгы чор өстәмәләре кертелгән яна варианты—«Татарстан АССР тарихы» чыга.
Икенче этапта исә бөтен милләт тарихын өйрәнү өчен киң мөмкинлекләр ачылды Бүлек Урта Идел—Урал төбәкләре күләмендәге фәнни проблемаларны хәл итү буенча координация үзәгенә әйләнде. 80 нче еллар ахырында коллектив тышкы дөньяга «тәрәзә ачты», халыкара фәнни мәйданга чыкты. Чит илләрдә фәнни конгрессларда катнашу, башка ил галимнәрен Татарстан туфрагында кабул итү, алар белән актив хезмәттәшлек алып бару тотрыклы төс алды.
80 нче елларда бүлек Идел буенын күп кенә республикаларында һәм шәһәрләрендә аграр проблематикага багышланган төбәкара конференцияләр уздыра. Аларнын материаллары аерым җыентыклар булып басыла. 1988 һәм 1991 елларда, күп еллык тикшеренү-эзләнүләр нәтиҗәсе буларак, ике томда «История Казани» нәшер ителә.
Элек ТӘҺТИдә эшләгән галимнәрнең байтагы хәзер Тарих институтында
«История татарского народа* дигән фундаменталь хезмәтне тудыруда актив катнашалар.
Татарстанда археологик эзләнүләр XIX гасырда ук башланган XX гасыр башында бу эштә Н Ф Калинин. М Г Худяков. В Ф Смолин кебек танылган белгечләр катнашкан Аларнын игътибарын борынгы чор археология истәлекләре генә түгел, үзебезнең мәшһүр шәһәр үзәкләре—Болгар. Биләр. Казан һ б_лар да—жәлеп иткән 30 нчы елларда А.П Смирнов җитәкчелегендә борынгы Суар һәм Болгар шәһәрләре урыннарына экспедицияләр оештырыла. Институт археологик тикшеренүләр буенча махсус үзәккә әйләнә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы оешканнан сон археологик тикшеренүләр академия кысаларында үткәрелә башлый Алтмышынчы елларга кадәр археологлар Куйбышев ГЭСы зонасында җитди тикшеренүләр алып баралар. Бу экспедициянең бишенче (Казан) отрядын Н Ф Калинин җитәкли Н Ф. Калинин һәм А.Х Халиков җитәкчелегендә кыска гына вакыт эчендә Обсерватория. Займише поселоклары. Зур Утар. Атабай. Карташиха авыллары төбәгендәге борынгы һәйкәлләрне өйрәнү оештырыла Археологик культурага исем биргән Имәнкискә калдыклары тулысынча ачыклана
Илленче елларда археологлар төркеменә аспирантура тәмамлаган һ В Йосыпов. Т А.Хлебникова. В Ф Генинглар килеп кушылды Алтмышынчы елларда «археология» белгечлеге буенча аспирантураны П Н Старостин. Е П Казаков. Р Г Фәхрстдинов. җитмешенче елларда—P C Габәшев. Р Ф Шәрифуллин; сиксәненче елларда Ф Ш Ху- җин, Г И Дроздова. М.Ш Галимова. В Н.Марковлар тәмамлый Аларнын күбесе хәзерге Тарих институтының Археологик тикшеренүләр милли үзәгендә эшли
Институтта 1961 елла А.Х.Халиков җитәкчелегендә археология һәм этнография бүлеге оеша Ул елларда эзләнү эшләренең төп бурычы Татарстанның археологик каргасын төзү була. Бу эш җитмешенче еллар ахырына төгәлләнә һәм берничә елдан алты томлык булып басылып чыга. Археологик картаны төзүгә зур өлеш керткән А.Х.Халиков (вафатыннан соң). PC Габәшев. Е П Казаков. П Н Старостин. Р Г Фәхрстдинов. ТА Хлебникова. Ф Ш Хуҗин. Һ В Йосыпов (вафатыннан сон) 1994 елда Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясенә лаек булалар.
Заманында Көнчыгыш Европадагы иң эре шәһәрләрнең берсе саналган Биләр шәһәре калдыкларын эзлекле тикшерү эшләре 1967 елда башланды (бу экспедицияләрне башта А.Х.Халиков. аннан Ф Ш Хуҗин җитәкләде) Чирек гасыр дәвам иткән өзлексез эзләнүләр нәтиҗәсендә Биләрнең һөнәрчелек районнары, җәмәгатьчелек биналары (мәчет һәм мунчалар) калдыклары, саклану корылмалары конструкцияләре һәм башка объектлар ачыкланды Болар борынгы Биләр урынында археологик музей оештырырга мөмкинлек бирде
50 нче еллар ахыры һәм 60 нчы елларда башында А П Смирнов, аннан соң Т.А.Хлебникова җитәкчелегендә борынгы Болгар шәһәре калдыкларын өйрәнү эшләре дәвам итә Болгар шәһәренең тарихы һәм мәдәнияте турындагы биш томлы очерклар әзерләнә Археологларыбыз үз эзләнүләре буенча 50 ләп китап бастырдылар
Татарстан Фәннәр академиясе оештырылгач. Институтның археология бүлеге Археологик тикшеренүләрнең милли үзәге итеп үзгәртелде һәм аңа Республика территориясендә уздырыла торган барлык археологик тикшеренүләрнең баш оешмасы статусы бирелде Яна шартларда ТӘҺТИ археологлары борынгы Алабуга территориясенә. Казан Кремленә. Болгар тыюлыгына экспедицияләр уздырдылар
1941 елда ТӘҺТИнен тарих бүлеге составында этнографлар төркеме туплана 1961 елда археология һәм этнография секторы төзелгәч әлеге төркемне 1967 елга кадәр профессор И И.Воробьев. 1972 елга кадәр—Г М Хисаметдинов. 1986 елга кадәр Р Г.Мөхәммадова җитәкли Аспирантура аша фәнгә яшь галимнәр килү татар халкының тарихи этнографиясе буенча яна проблемалар күтәрергә мөмкинлек бирә Тикшеренү объекты итеп Татарстанның коньяк көнчыгыш районнары алына, чөнки анда, нефть сәнәгате үсү сәбәпле. традицион көнкүрештә тизләтелгән үзгәреш
процесслары күзәтелә. Алар Р К.Уразманованын кандидатлык диссертациясендә һәм күп кенә мәкаләләрендә яктыртылыш тапты.
ТӘҺТИ этнографларының 1960—70 нче еллардагы интенсив эшчәнлеген басылган хезмәтләр ачык дәлилли Мәсәлән, «Наука» нәшриятында (Мәскәү) Н И . Воробьев җитәкчелегендә әзерләнгән зур хезмәт—«Татары Среднего Поволжья и Приуралья» исемле коллектив монография дөнья күрә (1967). Анда халкыбызның килеп чыгышы, саны, урнашуы, ижтимагый һәм гаилә мөнәсәбәтләре, хуҗалык, матди һәм рухи мәдәнияте, фольклоры күп яклы яктыртылыш тапкан.
1972 елда Р.Г Мөхәммәдованын «Татары-мишари» монографиясе нәшер ителә (М : Наука). Бу—этнография фәнендә мишәрләргә багышланган беренче махсус хезмәт Шул ук елларда безнен этнографлар СССР Фәннәр Академиясенең Этнография институты тарафыннан «Народы Мира», «Очерки обшей этнографии» һ.б.ш. җыелма хезмәтләр язуга да җәлеп ителделәр.
«Татар халкының тарихи-этнографик атласы»н төзү (җитәкчесе Р Г.Мөхәммәдева) милләтебезне этнографик яктан өйрәнүнең өченче этабы булды. Тамбов өлкәсеннән Көнбатыш Себергәчә җәелгән зур территориядә урнашкан 400 ләп татар авылын колачлаган 30 дан артык экспедициядә ифрат бай материал тупланды (кыр көндатекләре, 50 меңгә якын карточка, бер мен тирәсе фотопленка кассеталары, мен ярымлап рәсем һәм сызым һ. б.) Тарихи-этнографик Атлас автор монографияләре рәвешендә язылган 6 томны эченә ата. Алар татар халкының этник һәм мәдәният тарихын өйрәнү өчен фундаменталь база булып тора.
Дәрдемәнднең 150 етлыгына багышланган конференциядә |
1993 елдан бүлектә «Татар халкының этносәяси тарихы (VI—XVI йөзләр)» дигән тема буенча да унышлы эш алып барылды. Башкаручысы—тарих фәннәре докторы Р Г.Фәхретдинов. Аның урта мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр өчен «Татарлар һәм Татарстан тарихы» дәреслеге (Казан. 1997, Монреаль, 1998; рус һәм татар телләрендә), фәнни җәмәгатьчелектә зур кызыксыну тудырды.
ДМ.Исхаков, Р.К.Уразманова. Й Г Мөхәммәтшин. С.В.Суслова. Н А Халиковлар 1994 елда нәшер ителгән «Народы России» энциклопедиясенең «Татары» бүлеген язуда катнаштылар
1975 елның апрелендә Институтта мөстәкыйль ижтимагый фикер тарихы бүлеге оештырылды Аны төзүнең инициаторы һәм 11 ел дәвамында җитәкчесе философия фәннәре докторы Я.Г.Абдуллин булды.
1993 елдан бүлек «Иҗтимагый фикер тарихы һәм ислам белеме бүлеге» итеп үстерелде. ТӘҺТИдә мондый бүлек төзү татар иҗтимагый фикеренен күпгасырлык тарихын, анын тарихи-фәлсәфи. соииаль-сәяси. хокукый, әхлакый-этик аспектларын эзлекле рәвештә комплекслы тикшерү, белемнәрнең бу өлкәсендәге тикшеренүләрне координацияләү зарурлыгыннан килеп туган иде.
Бүлек формалашкан чорда фәнни-тикшеренү эшләре үзәгендә XIX гасыр—XX гасыр башындагы рухи мирасны, анын фәлсәфи, идеологик. мәдәни эчтәлеген үзләштерү бурычы торды Бигрәк тә мәгърифәтчелек, җәдитчелек проблемаларына, татар басма китабы тарихына. XIX гасырдагы татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре (Ш Мәржани. К.Насыйри һ.б.) ижатына. шулай ук XX гасырда татар иҗтимагый фикеренен революнион-демократик агымына игътибар зур булды.
Я.Г.Абдуллиннын «Татар мәгърифәтчелек фикере» (1976), Ә Г Кәримуллиннын «Татарская книга пореформенной России» (1983). М Х Йосыповнын «Шигабутдин Марджани как историк» (1981). Ф.М Солтановнын «Хөр фикер юлында» (1986). Р М.Мөхәммәтшиннын «Окрылённый борьбой» (1987), авторлар коллективының «Общественная и философская мысль в Татарии начала XX в.» (М Наука. 1990) монографияләре, шулай ук күпсанлы тематик җыентыклар һәм фәнни конференцияләр материаллары бу проблемалар өстендә эшләүнен җитди нәтиҗәләре булды.
80—90 нчы еллар чигендә—иҗтимагый тормышны демократияләштерү һәм милли мәдәниятне торгызу шартларында—бүлектә җәмгыять белеменең чыганак базасы һәм тематикасы күзгә күренеп кинәя Ислам белеме проблематикасының мөстәкыйль фәнни юнәлешләрен билгеләүдә 1989 елда Идел Болгарстанында исламны рәсми кабул итүнен 1100 еллыгына (һиҗри буенча) багышлап уздырылган фәнни конференция мөһим роль уйнады. 90 нчы елларда бүлекнең халыкара фәнни элемтәләре көчәеп китте, ул мәгълүмат алмашуда, уртак проектлар эшләүдә, бүлек галимнәренең халыкара фәнни конференцияләрдә (АКШ. Англия. Франция. Төркия. Иордания. БДБ илләре) катнашуында, иҗтимагый фикер тарихы һәм ислам белеме проблемалары буенча Казанда халыкара фәнни форумнар уздыруда чагылыш тапты
1989 елның гыйнварында Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкагләре Җыелмасын әзерләү өчен Институтта тарих фәннәре докторы Ю И Смыков җитәкчелегендә вакытлы ижат төркеме (соңрак—бүлек) оештырылды 1997 нче елнын июненнән бүлек Тарих институтына күчерелде һәм аны Р Р Хәйретдинов җитәкли башлады
Шул рәвешчә, бүлек эшчәнлегенен сигез елы ТӘҺТИ чорына туры китә Бу елларда бүлек хезмәткәрләре, бер яктан. Мәскәү. Петербург. Казан. Самара. Ульяновск. Уфа, Киров һ.б. шәһәрләрнең архив фондларындагы материалларны барлап, икенче яктан. Татарстанның барлык шәһәр-авылларында тарих-мәдәният һәйкәлләрен өйрәнеп, паспортлаштырып чыгалар Аеруча зур игътибар иҗтимагый, дини һәм гражданлык биналарына, тарих, шәһәр төзү, монументаль сәнгать һәйкәлләренә бирелде
Озакламый бүлектә «Республика Татарстан памятники истории и культуры Каталог справочник* дип исемләнгән коллектив хезмәт донья күрде (1993) Икенче җитди басма-Р Р Салихов һәм Р Р Хәйретлиновнын .Татарстан Республикасы татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре (XVII г ахыры —XX г башы)» китабы— 1995 елда, ягъни шулай ук ТӘҺТИ чорында чыкты Китап ике бүлектән тора Беренчесе татар мәдәниятенең мәркәзе булган Казан һәйкалләренә багышланган Икенче бүлектә республиканың авыл районнарындагы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр турында язылган Монда, табигый, ислам һәйкәлләре, ягъни мәчетләр турындагы очерклар зуррак урын алып тора
Шулай итеп. Институтта озак еллар дәвамында тарих профилендәге 6 бүлек нәтиҗәле эшләп килде һәм соңыннан алар барлык хезмәткәрләре (берничә дистә фән докторы һәм кандидаты) белән бергә ТФАнен Татар энциклопедиясе һәм Тарих институтларын төзү өчен нигез булдылар
Әйе, ТӘҺСИ үзенен 6 бүлеген «башка чыгаргач» та «югары хәзерлекле, күпкырлы, абруйлы һәм нык институт- дигән сыйфатларына лаек булып калды Ул тора торган «дүрт кит—тел. әдәбият, фольклор һәм сәнгать белемнәре—асылда һәр кайсы үзе
бер Институт булып үсү перспективасына ия дисәк тә арттыру булмас. Бу инде элеккеге союздаш республикаларда—хәзерге БДБ илләрендә—күптән шулай.
Хәзерге вакытта Институт алдында барлык фәнни көчләрне заман таләп иткән перспективалы тикшеренүләр тирәсенә туплау бурычы тора. Бу максатка ирешү өчен ТӘҺСИнен структурасында өч ел элек житди генә үзгәртүләр үткәрелде. Әйтик, тел белеме проблемалары белән хәзер 3 бүлек: Гомуми лингвистика (мөдире Ш.Н Асылгәрәев). Лексикология һәм диалектология (М.З.Зәкиев). Лексикография (А.Ә.Тимерханов) бүлекләре шөгыльләнә. Соңгысы, җәмгыятебездә торле тип сүнекләргә ихтыяҗнын зур булуын, лексикография фәненен яна казанышларын үзебездә гамәлгә кертүнен мотлак зарурлыгын истә тотып, мөстәкыйль бүлек итеп төзелгән иде.
Исемнәрен атап үтү рәвешендә генә булса да. ТӘҺСИнен тел белеме өлкәсендә алып бара торган тикшеренүләре белән танышып үтик.
Академик грамматикабызның, «Лексикология» бүлеген дә өстәп, янартылган 4 томлыгын әзерләп бастыру.
Берничә томнан торачак һәм әлегә тюркологиядә күренмәгән «Татар теленен функциональ грамматикасы»н төзи башлау.
150 мең лексик берәмлекне эченә алган 4 томлык аңлатмалы сүзлек, 100 басма табактан торачак ике томлык гидронимнар сүзлеге төзеп бастыру
Татар теленен лексикологиясе, фонетик төзелеше буенча тикшеренүләр алып бару, орфографик, орфоэпик сүзлекләр төзү.
Институтта ике томлык татар әдәби теле тарихын язу уңышлы башланып китте.
Соңгы вакытларда «Татарстанда тел вәзгыяте һәм тел сәясәте» дигән актуать проблема буенча актив тикшеренүләр алып барыла. ТӘҺСИ Татарстанның суверенлыгы өчен көрәштә төрле яклап һәм актив катнашты. «ТР халыкларының телләре турында Закон». «ТР халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасы» проектлары нәкъ менә биредә әзерләнде. Галимнәребез ТР Конституциясе проектын төзүгә, мәгарифкә һәм мәдәнияткә караган закон проектларын камилләштерүгә житди өлеш керттеләр. Институтта, телләр турында Закон кабул ителүгә 15 ел тулу уңаеннан, зур фәнни-гамәли конференция уздырылды. Якын арала яна «Социаль лингвистика бүлеге» оештыру планлаштырыла Ул республикадагы тел процессларын анализлау һәм пропагандалау белән шөгыльләнәчәк.
ТӘҺСИ тагын бер фундаменталь хезмәтне—Көнбатыш Себер һәм Түбән Идел буе татар сөйләшләре Атласын (150 табак) нәшер итәргә жыена.
Перспективалы структур үзгәрешләр 2007 елда әдәбият бүлекләренә дә якыннан кагылды. Мөстәкыйль «Кулъязмалар һәм фәнни архив фонды» бүлеге (мирасханә) барлыкка килде Аның җитәкчесе итеп танылган археограф, фән докторы М И.Әхмәтжанов билгеләнде. Мирасханәдә күренекле татар язучыларынын. композиторларының, театр эшлеклеләренен 170 тән артык шәхси архивы саклана. Монда тагын 7000 нән артык кулъязма китап, 3000 чамасы сирәк басма китап, берничә дистә мен аерым кулъязма тупланган Алар гуманитар фәннәребезнен барлык юнәлешләрендә эшләүче белгечләр өчен уникаль чыганак булып тора. Арада борынгы әдәбятыбызга гына түгел, медицинага, астрологиягә, юриспруденциягә, шул җөмләдән мөселман хокукларына караган чыганаклар да күп. Көнчыгыш (бигрәк тә гарәп, фарсы) телләрендәге хәзинәләр дә зур игътибарга лаек, аларнын байтагы турыдан-гуры татар әдәбияты һәм мәдәниятенә мөнәсәбәтле Мирасханәнен киләчәктә Кулъязмалар Институты булып үсү перспективасы зур. Президентыбыз М.Ш.Шаймиев карары нигезендә. Кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлегендәге барлык материалларны тиешенчә саклау, тәртипкә китерү һәм өйрәнү өчен уңайлы шартлар тудыру максатында, бүлеккә Казан Кремлендә җитәрлек эш мәйданнары бүлеп бирелде. Биредә аспирантура аша махсус әзерлекле белгечләр тәрбияләнә. Соңгы вакытта бүлек мөдире итеп филология фәннәре докторы Р Ф Исламов сайланды.
Институт текстологларына хәзер шулай ук мөстәкыйль бүлек статусы бирелде. Беренче чираттагы бурыч—Габдулла Тукайның 6 томлык академик басмасын әзерләү, Г.Исхакыйның 15 томлыгын нәшер итүне төгәлләү Ә әдәбият белеме бүлегендә татар әдәбияты тарихының яна таләпләргә җавап бирерлек 7 томлыгын язу буенча эш бара. Гомумән, күптомлы хезмәтләр—институт эшчәнлегенең характерлы
бер билгесе ул. Фольклорчыларның 25 томлык «Татар халык ижаты» җыелмасын төзүләре инде әйтелгән иде. Сәнгатьчеләрнең планында дүрт томлык «Татар театры тарихы», өчтомлык «XX гасыр Татарстан рәссамнары» антологиясе, ике томлык «Татарстанда китап сәнгате» кебек фундаменталь хезмәтләр каралган
Фәнни бүлекләрдән башка. Институт структурасында аспирантура бүлеге. Диссертация советы мөһим урынны алып тора. Казан филиалында аспирантура бүлеге 1946 елдан бирле эшли. Баштарак ул барлык институтларга хезмәт күрсәтә иде (физикларга, химикларга, биологларга һ.б). Тарихчылар Шамил Мөхәммәдьяров. Мидхәт Мөхәррәмов. драматургия белгече Бәян Гыйззәтуллин ТӘҺТИнен беренче аспирантлары булдылар. Байтак еллар бездә аспирантура бүлегенә җитәкчелек җәмәгать башлангычында алып барылды Аннан сон штатлы җитәкчесе булган идарә оештырылды. 2007 елдан идарә ике кешедән торган мөстәкыйль бүлек итеп үзгәртелде. Модире—филология фәннәре кандидаты З.Р.Шәйхелисламов
Ел саен аспирантурага—көндезге һәм читтән торып укуга—25 кеше кабул ителә Алар диссертацияләрен мондый белгечлекләр буенча әзерлиләр. РФ халыклары әдәбияты (татар әдәбияты); фольклористика, РФ халыклары телләре (татар теле), театр сәнгате; музыка сәнгате; тасвири. декоратив-гамәли сәнгать һәм архитектура
Институттагы аспирантлар саны 75—80 арасында тирбәнә Атарнын бер өлеше ТӘҺСИнен үзендә эшкә кала, бер өлеше Казанда һәм Алабуга. Чаллы. Уфа. Стәрлегамак. Бөре һ.б. шәһәрләрдә педагогик яки фәнни эшчәнлек алып бара. Әлбәттә, аспирантура тәмамлаучының хезмәт юлын уңышлы дәвам итүе өчен зарури шарт—диссертация яклау. Ә монын өчен тотрыклы эшләүче Яклау советлары булырга шеш. ТӘҺТИнен үзендә тел һәм әдәбият белгечлекләре буенча андый совет 1982 елдан бирле эшләп килә. Шул вакыт дәвамыңда биредә 265 кандидатлык диссертациясе якланды (башка оешмалардан килеп яклаучылар белән бергә). Ә докторлык диссертацияләрен татар филологлары Мәскәү. Алматы. Баку, Ташкент шәһәрләрендә яисә махсус, рөхсәт алып. Казан университетындагы кандидатлык советында яклап килделәр ТӘҺТИнен үзендә исә беренче докторлык диссертациясен «Татар фольклорының афористик жанрлары» дигән темага 1995 елда Х.Ш.Мәхмүтов яклады Монын өчен ВАК (Югары аттестация комитеты) безнең институтта бер генә мәртәбә яклау советы төзеде Ә даими нигездә эшләүче докторлык советы бездә 1997 елнын апрелендә оештырылды Шунысы да бик мөһим иде; ана. тел һәм әдәбият белгечлекләреннән тыш. фольклор буенча да яклату хокукы бирелде Шуннан бирле совет аша 23 докторлык диссертациясе узды Аларнын уннан артыгы—ТӘҺСИ хезмәткәрләренеке.
Хәзерге вакытта Институтта 85 фәнни хезмәткәр, шул исәптән 18 фән докторы һәм 48 фән кандидаты эшли. Бер галим—М.З.Зәкиев—Татарстан фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы. Ф.Ә.Ганиев. М.Г.Арсланов. К М.Миңнуллиннар—бу академиянең мөхбир-әгьзалары Коллективта сигез кеше «РФнен атказанган фән эшлеклесс» һәм «РФнен атказанган мәдәният хезмәткәре». 25 кеше «ТРнын атказанган фән эшлеклесе». «ТРнын атказанган сәнгать эшлеклесе». «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә Институтта әзерләнгән фундаменталь хезмәтләр өчен 8 галим Татарстанның Г Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә. 11 кеше Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләгенә лаек булды. 3 кешегә ТФАнен Ш.Мәрҗани исемендәге бүләге тапшырылды
Шулай игеп. Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институты һәм аның тырыш коллективы үзенен 70 еллыгын күркәм казанышлар белән билгеләп үтте Алда—яна үрләр Азарны яулау өчен Институтның тулы мөмкинлекләре бар