Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ант

Юлбасарлар таптый җиребезне.
Ватан сугышына мин китәм.
Менә—балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм:
Синең өчен, шушы балам өчен.
Нәселем өчен, туган ил өчен
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм!..
Бәлки, соңгы тапкыр күрештек.
Кочаклаштык, озак үбештек.
Сизә бала, карый күзләремә:
«Сакла безне!»—ди ул күңеленнән;
Ана күкрәгеннән суырып алган
С»т тамчысы алсу иренендә.
Шушы балам өчен, синең өчен,
НэсеММ өчен, туган ил өчен
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм!
1942