АФЗАЛ ШАМОВ—ГОМӘР БӘШИРОВ:
Бөек Ватан сугышы җиңү белән тәмамланганга 65 ел. Күпме гомер узган. Әмма ул дәһшәтле сугыш елларының сулышы әле бүген дә сүнмәгән, халыкның хәтерендә яши Бүген безнең өчен ул елларның ядкарьләре бигрәк тә кадерле. Ватан сугышы елларында безнең аталарыбыз хатлар алышканнар. Язучы Афзал Шамов 1943-1946 елларда башта Калинин, аннан соң Беренче Балтыйк буе фронтларының "Алга. дошман өстенә» һәм Байка! арты фронтының «Суворовча кысырыклау » исемле газеталар редакцияләрендә хәрби хәбәрче булып хезмәт иткән. Ә Гомәр Бәширов сугыш елларында «Совет әдәбияты» журнапяның җаваплы сәркатибе. ТАССР ХКС каршындагы Радиолаштыру һәм радиотапшырулар комитетының баш мөхәррире Вазыйфаларын үтәгән
Алар алышкан хатларның саны күп түгел. ни барысы 26 Әмма ул хатларда сугышның фронттагы кайнар сулышы да. тылдагы халыкның көндәлек авыр тормышы да реаль чагылыш алган, һәм шунысы да игътибарга лаек, ике язучы арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре, бер- берсенә булган ихтирам һәм игътибарлык бүгенге көндә барыбызга да яхшы үрнәк булып торырлык.
Бүген. Бөек җиңү бәйрәме көннәрендә, без атамрыбызның архивларыннан ул хатларны алып, хөрмәтле укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итәбез.
Әлфия ШАМОВА.
Зөфәр БӘШИРОВ
Хөрмәтле Разин[1] иптәш!
Мин әле генә алгы линияләрдә йөреп кайттым. Бу материалны шуннан алып кайткан идем Бәлки, радио аша бирә алырсыз. (Билгеле, әгәр инде сонга калмаса.)
Очерклык материалларым шактый. Кирәк тапсагыз, эшләштергәләп жибәргәләрмен.
Иптәшләргә сәлам диген: Кавигә[2] [3]. Гарифка'. Газый Кашшафка[4]. Таҗига' һәм башкаларга.
Вакыт табып, озын итеп, бер хат язармын әле. Бусы болай гына.
Сәлам белән, А Шамов
28/111-1943.
P.S. Мирсәи' кайтмадымы? А.Ш.
10 май, 1943ел.
Гомәр дускай!
Хәзер генә хатынны алып укыдым да, күңелемдәге шатлык хисләре искергәнче җавап язарга утырдым. Чыннан да. Гомәр. исәнлегенне белдереп, чамасыз шатландырдын Синен шундый бәлагә очравыңны ишетеп бик тә кайгырган идем Үзенне саклый күр, дус кеше! Кирәк син безгә, бик кирәк! Сине югалту—бик зур югалту һәм чамасыз кайгы булыр иде.’
Үзен әйтмешли, башыннын ныклыгы өчен тырышкан атана рәхмәтләр яусын!
Җибәргән әйберләремне алгансыз икән Җибәргән нәрсәләремнән үзем болай берсеннән дә канәгать түгел. Эш арасында гына язылган әйберләр Мина монда редакциянең кара эшләрен бик зур камыт киеп алып барырга туры килә
Мин монда калдым шикелле ахры Шундый карарга килдем Кешеләр сугышалар, кан коялар, хәтта ждннарын да бирәләр, ә мин бертөрле дә файдалы эш күрсәтмичә йөри бирәм. Бәлки, монда бераз файдам тияр, дидем Файдалы булырмынмы, юкмы,—анысын киләчәк күрсәтер
Болай үзем Казанны, иптәшләрне һәм аеруча балаларны бик сагынам. Семьямны мин бернәрсәсез диярлек калдырып киттем
Озакламый кунакка кайтып киләчәкмен Шулай сөйләшелгән иде.
Үзеңә һәм семьяңа бик күп сәлам.
Элекке шикелле тазарып җитүеңне теләп, А. Шамов
21475-С
Г.Бәширов кулы белән өстәлгән
23/V 43ел. Ж. яздым.
Афзал1
Сиңа һәм андагы барча иптәшләргә бик күп салам
Шундый яхшы теләктә булуың, шатлык белдерүен өчен сина чын күңелдән бик зур рәхмәт Шундый вакытта якын иптәшләрнең жылы сүзләре күңелне күтәреп, көчне арттырып җибәрә
Алайса, син шунда ныгыгансың икән Гаҗәп яхшы булган Безнең мәхәллә кешеләренең фронтта ин кирәк һәм ин файдалы тармакта эшләүләре өчен мин бик шат Киләчәктә безнең халыкның бу тинсез батырлыгы турында ин һәйбәт әсәрләрне сездән көтәргә бөтен мөмкинлегебез бар һәм ышанычыбыз зур Эшенә уңыш телим.
Иптәшләр монда искечәрәк кенә эшләп киләләр Әллә ни зур үзгәрешләр юк дип әйтерлек Бу арала барыбыз да бик тырышып җир сөрдек, бәрәңге. чөгендер шикелле тәмле әйберләр үстерәбез Боерган булса, көзгә таба кишер, чөгендер бөккәннәре ашарга тагын бер кунакка кайтып кит Үзебез үстергән бакча җимешләре белән мен.» .uu.ni шеи «.ыи.1.111 җибәрербкч
Кашшаф белән Кави язгы чәчүгә чыгып киттеләр. Мирсәй кайтты да хәзер Радиода барыбыз өчен дә тирли-тирли эшләп ята. Фатих’ дигән егетебез һаман да кайтып җитә алмый әле. Ие, онтылганчы язып калыйм: Ибрайнын’ монда хаты килми диләр, ул ни хәлдә икән, син анын белән хәбәрләшмисенме?
Кунакка кайтып килә алсан, чыннан да бик шәп булыр иде, һәйбәтләп бер сөйләшеп утырыр идек. Балаларың белән бергә без дә сагынабыз Тик мин сине күрә алмам шикелле Мине, агаене, тегеннән-моннан әтмәлләп бер айга авылга озаталар, бераз җилләп, катык-сөт ашап кил диләр. Шундый кызу эш, каты сугыш вакытында ике айдан бирле эшкә тотына алмау бер дә егетлек тә түгел, килешми дә, күңел дә риза булмый Кәһәр төшкән бу аяк астыннан чыккан бәланы алай тиз генә жинеп булмый икән. Сугышта берәр эш күрсәтеп сафтан чыккан булсан, ичмаса ул ягыннан вөҗданын борчылмас иде.
Ярый, шуннан соң килеп, бәлки иң кирәк чагына без дә барып җитәрбез әле. Өмет юк түгел.
Я, исән-сау бул, батыр сугыш.
Кулыңны кысып, Гомәр Бәшир углы.
Вакыт таба алсаң хат яз.
23/V 43ел. Казан, әлеге Акком—асты.10
Әфзал етдин!
Синең «бер кемгә дә түгел» хатынны берәүнен өстәлендә күреп хәйран калдым. Гаҗәп инде безнең халык, шундый ваемсыз, шундый пәрвайсыз.
Болай безгә пычагым да булмаган. Бары да үз урнында. Нык утырабыз, инде утыргычларыбызга мүк үсә башлады.
Нинди яңалыклар бар дисең син. Моннан элегрәк булганнарын син ишеткәнсен инде. Соңгылары шундыйлар Мирсәй «Женлекамал»ын" язып театрга тапшырды 15/FV дә карарга барабыз. Агаененен һәм дәү абыйларның фикере яхшы. Шәт бер уңышлы әйбер күрербез дип торабыз. К. шадра12 г.Сафиуллин янына китеп бетә алмыйчарак йөри. Исәнбәт12 яза. Мирсәй яза, Гомәр шадра14 да язгандай итә. атхасин барысы да яза. К.Газый’5 В.Совет—ХКС—НКТ—НКТЦ—һ.б. НК лар маршрутына чүп төшермәскә тырышты. Әдәбият Хадимнәрен кайгыртырга кирәк ләбаса.
Гонорар хәл ителер төсле (ничә айдан бирле!)
Менә шул. Шулардан башка телгә алып әйтерлек берни дә юк диерлек.
Үзендә ни хәлләр бар? Ничегрәк сугышасын? Сонгы вакытларда мин синен турыда берни дә диярлек ишетә алмадым. Бер көннәрдә иптәшеңне очыратып сорашкан идем. Синнән хат килми торуын әйтте.
Сонгы көннәрдә синен «Өзелгән кыллар» дигән хикәяңне укып чыктым. Ул журналның 2-3 номерына керде. Син сугышны бетереп кайтуга өстәлендә булыр. Шушы арада Газый тагын бер хикәяңне күрсәтте. Язгалап торуын бик шәп. Кыендыр инде, ул шундый шартларда ансыз булмас. Юк вакытны бар итеп әдәби әсәр язу ул үзе генә дә зур батырлык.
Мин дә тырышкан булам. Әгәр янадан эшкә тотып утыртмасалар. җәйгә бер әйбер әтмәлләп чыгарырмын шикелле.
Казанда яз. Яңгырлар яугалый Язгы чәчүгә иртәрәк чыкмакчы булабыз.
Абдул Әхмәт16 ни эш бетерә'’ Аңа һәм иптәш Гимадиевка1’ күп сәлам.
Вакытын мөмкинлек бирсә хат яз.
Сәлам белән Г. Разин
(Син бу хатның башын укый башлаганчы мөгаен ахырын әйләндереп карыйсын инде Бүген минем башым да, кулым да кыйшайган иде. Тегеннән моннан түгел, болай гына)
22/111 44
16/1Ү—1944
Акком астын ы н чибәр егете!
Хатынны алгы сызыкка чыгып китәр алдыннан гына алдым. Шуна кү-рә дә бик ашыгып, аяк өстеннән генә язам Хатын гажәп озак килгән Кайда булса да кысылып яткан булса кирәк.
Хатына һәм искә төшерүенә гажәп зур рәхмәт Тагын бер мәртәбә рәхмәт Казандагы иптәшләр арасыннан бик азлары гына хатка каршы хат язу әдәбен беләләр Ә син. мин язмый торып та. кулына каләм алгансын. Бәлки, шуна күрәдер дә. мин сина бүген аеруча хөрмәт саклап, юлыма чыгып китәм. Монда иптәшләрдән хат алгач, ничектер аякны да жинелрәк атлыйсын, хәтта иркенрәк, кинрәк сулаган шикелле дә буласын. Менә, кечкенә генә кәгазь кисәге дә карт солдатны нишләтә ала!
Иптәшләрнең эшләүләрен ишетеп, бик шатландык Төкле аяклы ел булсын иде бу безнең әдәбиятка!
Урыны туры килгәндә, дусларча гына әйтеп үтим әле Ну үзеңнең дә почергын! (Гәрчә минем үземнен дә бик начар!) Гайдулла[5] белән икәү хатынны укый торгач, тәмам тирләп пештек. Хәер, анын шулай булуы да ярый Алгы кырыйдан әйләнеп кайткач, мин әле. изүләремне чишеп жибәрсп. тагын бер тапкыр укыячакмын Миңа әле ул серләре ачылып бетмәгән хат шикелле булып тора.
Син тагын үпкәләмә. Бу сүзләр хөрмәт һәм шатлык аша язылалар
Казандагы иптәшләргә бик күп итеп сәлам әйт Газыйга. Кавигә. Мирсәйгә. М.Галига1’ аеруча.
Сәлам белән, кулыңны кысып. Афзал
P.S.
Бик ашыгып кына сызгаладым. Үзең киртәсенә кертеп укырсын'
А.
21475-С
Афзал!
Хатың өчен рәхмәт. Сезгә кайчакларны хат язарга вакыт табу да кыен була инде ул, шулай була торып та язгансың әле
Бик яман илһамланып (янәсе инде) язып утыра идем. Иделдән бик матур, бик тә моңсу һәм рәхәт итеп пароход тавышы ишетелде (Син беләсен. безнең Акком-астына бик якын бит инде ул) Шуннан, тукта әле. Афзал дуска бер хат язып ыргытыйм дип мона тотындым Менә шулай каршымда гына Мәскәү сәгате суга (димәк. 5нче майга атлыйбыз), ә мин сиңа хат язам
Бу арада бөтен халыкка бакча бизгәге тиде Кыр тулы халык, чуп-чуар Түтәл саен әбиләр, жингиләр. балалар Яулыклар артка бәйләнгән, кулда көрәк Бәрәнге бакчасы казыйбыз Быел бер карыш жир дә казылмый калмас шикелле
Шулай, казыйбыз, бар ла хатын-кыз. әбиләр, балалар Алар арасында, сирәк мирәк утырган әрем сабагы шикелле без. әлеге саллылар Шулай каранып юрасын да кайчак үзеңне гаепле кеше шикелле тоя башлыйсың «Нигә без монда'’ Нигә
болай?» Кайбер хатын-кызлар күзендә дә ара-тирә шундый дип уйларлык, күңелсез хис калдыра торган караш очыратасын Үзен теләп шулай бер читкәрәк тайпыласын кебек, үзең шуны теләмәсән, син дә анда, юньле кешеләр янында булыр иден кебек. Бәлки синен монда калуыңнан көнләшмиләрдер дә, бәлки ул шулай тоела гына торгандыр һәрхәлдә, мин фәкыйрегезгә берничә елдан бирле әнә шул авыр хисне җилкәмә күтәреп йөрергә туры килә.
Ни өчен калуыбыз мәгьлум: язарга кирәк. Әгәр юньлерәк әйберләрне тиз генә язып булса, ул әле тагын бер хәл иде. Менә өч ел утырабыз бит инде, әле кулга алып укырлык нибары бер-ике әйберебез генә бар. Менә кайда бәлә Сез бит бер заман кайтырсыз. Капитан да майор, полковник та генерал Дөньяны тетрәтеп кайткан сугыш офицерлары, күкрәге орден белән тулган каһарман содатлар янында без нәрсә булып калабыз инде, чүп, тфү...
Син инде үз кеше, телең дә бик алай ачы түгел., (син бит йомшак әйтеп каты утыртасын.) Әнә анда, синен янында Әхмәт агай утыра. Менә ул әйтә тек әйтә инде «Вот понимаешь! диер, безобразие! диер, өч ел буена шушы булдымы бөтен эшегез?» диер. Безнең агай-эне шунда инде почмакта посып кына утырган җиреннән чыгып күрсәтеп карар каравын «Менә, дәү абыйлар, без менә шушы кечтеки әйберләрне язып караган идек каравын да, сезгә ошаса...»
Әгәр ул әйберләр сезнең солдат халкына шунда бер-ике тапкыр махра төрергә бетә торган булса? Шулай эшләр, Афзал дус. Эшләребез хәзергә бик хөрти. Зур әйберләр хәзергә юк әле. Алар өметтә генә. (Ләкин унышлы әйберләр күбәя башлады, анысы бик күңелле факт. Мәсәлән, Мирсәйнең «Миңлекамаллы Академиядә-4 бик унышлы бара, «Фәридә»гә[6] музыка язылып бетеп килә. Аны да яхшы диләр)
Мин дә бер әйбер язып ятам.[7] 2-3 айдан үзем теләгәнчә итеп эшләп бетерә алсам бик канәгать булыр идем Болай ярыйсы бара шикелле. Ләкин бик авыр, дус кеше, шундый авыр, кайчакларны уземә-үзем ышанмый башлыйм. «Әллә мин булдыра алмыйммы икән?» дип шөбһәләнеп тә куям. Ләкин шунда ук күңелгә яхшы уй килә, булдырам төсле, менә бу төшен генә жинәсе, менә монысын гына болай эшлисе, аннан соң җиңеләя кебек. Шулай итеп үз-үзенне батырайтып утырасын инде ул.
Хәер, миңа кыен булуы да гаҗәп түгел. Бик тә сон тотындым бит Мина бер ук вакытта белемемне дә тирәнәйтергә, өйрәнергә дә, эшләргә дә туры килә.
Я, мин үзем турында лыкылдап синен хәлеңне дә сорашмый калам бугай. Ничегерәк сугышасын? Ничек яшисен? Журналга язарга вакыт таба алмыйсынмы9
Абдулла һәм башка иптәшләргә миннән күп сәлам. Абдул гүзәле дә, синеке дә бүген бәрәнге җире казырга барганнар иде Бер тирәдә эшлибез Иртәгә хат килүен әйтермен.
Кәгазь бетә, минем сүз бетми. Бу хатны язуы күңелне күтәреп җибәрде әле Мин шулай такылдыйм, ә син минем каршыда я хуплап, я үчекләп мыек астыннан гына елмаеп тынлап утырасын шикелле.
Хуш, туган, хат яз. Сәлам белән, Гомәр Аккомасты.[8]
5/V-44.
4/VII-1944.
Гомәр дус!
Мин синен озын һәм җылы итеп язылган хатынны бик күптән алган идем. Шушы көнгә кадәр һич тә җавап яза алмадым Гафу итүенне үтенәм. Сәбәбе болай булды: озын хат язарга вакытым булмады, мин озын хат язмакчы булып өметләнеп йөрдем.
һөжүмгә хәзерлек унае белән еш кына чыккалап йөрергә туры килде. Аннары инде, үзенә мәгълүм, кызу көннәр башланып китте Мондый көннәрдә безнен хезмәт тә зур оперативностьны таләп итә Ахырда, шушы кыска гына хатымны язарга булдым
Әле генә алгы кырыйдан кайтып кердем. Йөз километрдан артык араны немецлар ташлап калдырган техника һәм аларнын череп, сасып ята торган үлекләре аша үттем Без шушы ел ярым эчендә күп мәртәбә һөҗүм итеп карадык Бу һөҗүм элекке һөҗүмнәрдән үзенен омтылышлылыгы һәм алга барудагы уңыш белән генә түгел. ә немецларның менәрләп кырылуы һәм безнен бик аз. хәтта уйламаган дәрәҗәдә аз югалтуыбыз белән дә характерлы. Сугышчыларның рухы гаять күтәренке Аларнын, һәркайсынын да йөзләрендә шатлык һәм батырлык анкып тора Хәтта без дә. каләм белән генә сугышучылар да. кайчакларында кулыбызга автомат алабыз, кызылармеецлар белән бергә сугышка кушылып китәбез Шундый хәлләр туры килгәли.
Мина сонгы баруымда берничә мәртәбә җитди генә сынауларны үткәрергә туры килде. Аллага шөкер (моны карт аллага ышанганга түгел, ә мона туры килерлек сүз булмаганга күрә генә язам), бер сынауда да йөзгә кызыллык китермәдем Моны мактанып әйтүем түгел, ә мина ике тапкыр рекомендация биргән кешегә хөрмәт итеп һәм отчет бирергә теләп әйтүем генә. Киләчәктә дә рекомендацияңне акларга тырышырмын, дускай
Шушы көннәрдә генә И. Газыйдан хат алдым Ул Казандагы иптәшләрнен хатка каршы җавап язмаганлыклары өчен үпкәли
Г. Кашшафнын авыруы турында ишетеп бик борчылдык Сез зинһар анда ана бөтен ярдәмне күрсәтергә тырышыгыз. Кулдан килгәнне барсын да. барсын да эшләргә кирәк. Егетне ничек тә аякка бастырырга кирәк Сездән минем үтенеч шул.
Зур уңышлы ижат эшләре белән шөгыльләнүегезгә барыбыз да шатланабыз
Әгәр вакытын булса, ара-тирә Казан хәлләре турында язгалый тор Монда безгә андагы һәрбер хәбәр яңа һәм кадерле
Аннары без синнән үзеңнең нәрсә өстендә эшләвен турында язып жибәрүенне сорап, хат җибәргән идек Жавап көтәбез әле без. Онытканыбыз юк
Кулыңны кысып, сәлам белән, А.Шамов.
21475-С
Гомәр! Дускай!
Мин командировкада вакытта, әгәр дөрес булса, синнән открытка килгән булган икән Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, мина ул хатны күрергә насыйп булмады Аны безнең арадагы каһәр төшкере егетләрнең берсе алган да югалткан Хәтта югалтканын да әйтми. Гафу үтенү турында уйлаган да юк Кеше хатларын еш кына шулай алып, югалта торган бер кеше бар безнен. Аннан мин генә түгел, башкалар да зарланып бетә алмыйлар.
Шулай итеп синен кош теледәй хатың минем кулга эләкмәде
Син белә торган егетләр без монда барыбы з да исән-сау, жен кебек тазалар
Сина без бервакыт редакция исеменнән, Әлмснов24 артыннан бер хат җибәргән идек, жавап бирергә теләмәдең, күрәсең. Ах. егет. егет, шулай ярыймы сон! Әллә җилләнеп кенә сызгалап җибәрәсеңме ’ Без бик шат булыр идек
Габдулланың да. минем дә Казан хәбәрләрен бик беләсе килә Шундый хәбәрләрнең вагына-төягенә кадәрен тутырган бер хат җибәрсәк, башларыбыз күккә тияр иде.
Яза торган әсәреңне бетердеңме? Әгәр бетергән булсан кулынны кысарга рөхсәт ит
* Алменов - Байназар Альмснов (1909 76). (рафик 1944 елда ихе айдан артык .Алга дошман өстено» исемле Беренче Балтыйк буе фронт газетасы редшщкягенлә ижадн командировкада була
Иптәшләрдән кемнәр, нәрсәләр өстендә эшлиләр?
Газый Кашшафнын хәле ничек? Сез ана инде, дуслар, кулдан килгән барлык ярдәмне күрсәтегез. Без кайткан вакытка ул типсә тимер өзәрлек булсын.
Мине сораган иптәшләргә яисә искә төшергәннәргә сәлам диярсен инде.
Дусларча кулынны кысып калам. Афзал.
P.S.
Хатымны керентеле-чыгынтылы язганга гаҗәпләнмә. Ерак юлга чыгып китәр алдыннан гына язам. Без кайчагында шулай юлга киенгәч, револьверны, автоматны һәм капчыкны асып җибәргәч, Матбугат йортына бер генә минутка булса да шулай барып чыгасы иде дибез. Ә мин кайчагында гранаталар тагып та кайтып керәм Имеш, авызы пешкән кеше. Өреп кабам янәсе
Чыннан да, сезгә күренү түгел, ә сезне күрү зур бәхет булыр иде.
А.
Г Бәширов кулы белән өстәлгән:
15/Х хат яздым.
2/XI дә А.Әх. белән икесенә открытка.
26/XI—үзенә. 44.
Афзал!
Исәнме, агаене, таза-сау гына торасынмы? Күрше-коланнарын да иминлекме, мәсәлән, Габдулла күршең.
Кош теледәй хатымның башына җиткәннәр икән, хәерле булсын. Әйдә, анын орлыгы Бохарада түгел, аның урнына менә дәүрәген языйм Сезне матбугат йорты бик кызыксындыра икән. Гаҗәп түгел Нихәтле тузанлы һәм шапшак булса да без барыбыз да ул йорттан аерыла алмыйбыз.
Әйдәгез, телисез икән, бергәләп барып кайтыйк.
Акком астыннан чыгар алдыннан, җиңелрәк булсын өчен, бер кечкенәне сындырырга мөмкин. Чыгып киттек. Кояш, җылы, аяк астында сары яфраклар кыштырдый. Татарстан урамында төтен Тротуарга асфальт җәяләр Урам тулы бәрәңге. Ничек кенә ташымыйлар! Күтәреп тә, уфалла[9] белән тартып та, автомобильдә дә, трамвайда да. Тик самолетка гына менеп җитә алмадык Нәтиҗә: идәннәр тулды, чарлакларда да урын калмады, су кисмәгенә тутырдык, кроватьларга өйдек. Әгәр хәзер сезнең белән колхоз базарыннан узсак, яз көне берничә бәрәнге алган акчага бер пот бәрәңге алган булыр идек. Бер пот! (Мин үзем бакчаны консерв банкалары белән ашлау сәбәпле 13 капчык алдым )
Ярый, ары киттек. Чатта витамин суы. Таза булыйм дисәң, рәхим ит. бөтен бәләсе бер акча. Менә афишалар. Цирк ачыла. БДТда «Отелло», «Тот, кого искали» һ.б. Электрода[10] «Ураган». Ә Академияныкы күренми Хәер, аны мин күрмичә дә әйтә алам: «Банкрот», «Хаҗи әф...»[11] [12] [13]
Матбугат йортының Знче катында сулга борылыйк. Мирсәй әйтә. Кавигә югары менеп йөрү кыен булганга без түбәнрәк төштек ди. Мин үзем аңа ышанмыйм
Ярый, Казанлыларга ишек шакымыйча гына барып кердек ди Монда сез Кашшаф белән Кавине күрәсез. Кашшаф ипиен ашый-ашый дәү абыйлар алдына куясы тезисларын язып утыра, ә Кави язмыйча да билгеле, анысы нинди дә булса бер проект оештыра булыр. Менә ике хәрби кеше килеп керәләр Берсе Ерикәй2’, икенчесе Әхмәт Фәез2’. Болар икесе дә кунаклар.
—Кем нәрсә яза, кайчан бетерә'’ «Батырлар китабы» ни хәлдә9 Нигә фронтовиклар нәрсә язуларын әйтмиләр? Язалармы алар, әллә юкмы? Нинди зур әйберләр булуы
мөмкин?—Сүз шул турыда бара Кави бер зур әсәргә тотынган. Ел ахырына бетерәм ди. Димәк, мин мыштырдап өлгерә алмасам да безнен бер зур әйберебез буласы икән Монысы шәп. Әхмәт Юнус“'|6| поэма «өстендә утыра». Таҗи пьесасын язып бетереп килә. Н. Исәнбәт—«Нур Вахитын»31 Менә Мирсәй. Ул хәзер дә чишелеп бетми. Шулай да тел төбе өметле күренә.
Тагын нәрсәләр? Кичке Марксизм-Ленинизм университетына языласы, иртәгә подсобныйга бәрәнге. кәбестә, помидор алырга барасы, жомга көн җыелыш уздырасы, тагын әллә нәрсәләр эшлисе бар. Кыскасы эш күп. эшләүчеләр җитенкерәми.
4нче катка менсәк, коридорда кулын болгап алпан-тилпән атлаган Гумеров4 булыр һаман да шул элекке Гумеров. «С.Ә.»”ндә гәпнен куерган чагы Кем күпме бәрәнге алган, күпме кәбестә Әнәснең34 эче авырта. Фатихның35 кайсы төшедер бнчы номер чыкмаган әле.
Каршы якта Композиторлар союзы. Узып барышлый Нәҗип Жиһановны яна операсы белән тәбрик итеп узарга мөмкин «Түләк батыр»га язылган музыкасы гажәп яхшы чыккан диләр.
Менә тагын бер хәрби кеше белән очрашабыз. Синен элекке әшнән Ермәки (түгел Ярмәки)36 кешеләр, хәрефләр алып китәргә дип Польшадан махсус кайткан Анын хәзер бер үзендә өч язучы икән. Синен төтен күршең Ибрай", Кутуй”. Гариф Галеев3*...
Кәгазь туласы җитмәгәнлектән бу сәяхәтне кыскартып шунын белән очласан да була.
Хәлләр кыскача менә шундый, дус кеше Начар да түгел, бик яхшыдан дип мактанып та булмый.
Инде минем хәлгә килсәк, бер көйгә акырын гына кыштырдыйбыз Сызабыз да бозабыз дигәндәй, беләсен инде Шулай итеп син мине тәбрик итәргә кулынны сузмый тор, мин бетергәнче аруы бар
Бик хәтерле кеше икәнсең. Әллә онытылырмы икән дип йөри идем, булмас ахырысы. Газетага нәрсә эшләвем турында язып җибәрүне искә төшерергә мәжбүр итеп сине борчуым өчен гафу ит Язарга иренүдән түгел Турысын гына әйткәндә, әллә нинди зур эшләр кырган кеше шикелле мин фәләнчә. тегәнчә дип шапырынырга бик кыенсынам
Шунын белән очлыйм инде. Ләкин ничек укырсын икән ’ Миңа язганда минем почерк гурында язганнарын искә төште дә кулым тагын да ныграк калтырый башлады Чамалап кына булса да ерып чыгарсын инде
Хуш. бик күп сәлам белән Гомәр Аккомасты.
4/Х-44
Егетләр, бу ни хәл бу? Нигә сез альманахка нәрсә җибәрүегез турында язмыйсыз ’ Абдул нәрсә яза, син үзен нәрсә бирәсең9 Абдулга һ б иптәшләргә күп салам һәм ин яхшы теләкләр
Афзал!
Утырышта синен хатыңны уйлап утырдым да шул кызу белән сина тиз генә хат язып ташлыйм дидем.
“ Әхмәт Юи\с Әхмәт Юныс (1916-76).шагыйрь
” Нур Вахт «Мулланур Вахитов».тарви драма
» Гумеров Абдулла Гомәр (1906 74) тәрҗемәче журналист
« »( Ә» «Совет әдәбияты» журналы, хәзерге исеме «Казан утлары»
м Әнәс Әнәс Камал (1908-78).драматург
“ Фатих Фатих Хәсни (1908-96).язучы
- Ермәки Ярулла Ярмекиев Беренче Белоруссия фронтында чыга торган «Кызыл Армия» газетасының редактор урынбасары
37 Ибрай Ибраһим Га ш (1907-71).язучы «Кызыл Армия» газетасының хәрби х.Л.рчесе
■ Гариф Га пив (1903 85) язучы «Кызыл Армия» газетасының хәрби хәбәрчесе
Алай, син әнә кайларга барып чыккансын! Ул яктан син бәхетле, сугышнын ин кыен һәм ин күңелле вакытында үзен дә катнашасын. Халыкнын канын эчеп симергән ул үрмәкүчнең оясын тузгытуга мин дә бик шатланып катнашыр идем. Син инде безнең ачуны да үзен белән алып йөр.
Бу юлы мин сина бик кыска хат язам. Моннан элек килгән хатына каршы бик озын итеп язган идем, ул бармады ахыры, син җавап язмадын. Күрәсен, бик озын хатлар кемгәдер ошамый ахырысы.
Бездә нинди яңалыклар бар? Әллә ни юк кебек. Һаман шул ук кешеләр. Аерым искә алырлык яна әсәрләр күренми. Хәер, шушы арада Т.Гиззәт Донбасс шахтерлары тормышыннан «Зарзаман* дигән пьеса язып бетерде. *С.Ә»нын 7-8 номеры чыкты. Ул сезгә бара торгандыр?
Тагын, Татарстанның 25 еллыгына хәзерләнәбез. Мина һәм тагын берничә иптәшкә шул унай белән бик күп эшләр йөкләнде Жөмләдән берсе, оригиналь әсәрләрдән бер яхшы китап оештыру. Бу турыда мин сина язган идем шикелле Күптән түгел Абдул белән икегезнең тагын бер исегезгә төшергән идем Срогы бик кыскарды. Нәрсә җибәрәсез? Яки хәзер яна әйберен булмаса, журналда басылганның берәрсен тәкъдим итәсеңме? Сина читтә калу һич мөмкин түгел Фото рәсемеңне дә җибәр.
Минем хәлне сорауын өчен рәхмәт Әле язып бетерә алганым юк. Килеп каптым, ничек ерып чыгасы булыр инде. Хәер, безнен монда өскә явып тормый, сездәге кебек түгел. Жае белән бер бетәр әле.
Сездә ничегрәк сон9 Бик чабасызмы? Бүтән иптәшләрнең кәефе ничек? Абдул ни кырып йөри?
Шушы әйберемне бетергәч, минем дә бер шул якларга барып чыгасы килә иле. ничек булыр.
Я. һәммәгезгә һәммәбездән бик күп сәлам. Хат көтәм Кыска гына булса да сызып җибәр. Әсәр җибәрү турында Абдулнын да исенә төшерсәнче
Исәнлек һәм эшегездә уңыш теләп, Гомәр Аккомасты.
26/Х1-44ел.
11 декабрь. 1944ел.
Гомәр дускай, Акком асты егете!
Бөтен Казан хәбәрләрен тутырып язган хатынны алганга биш былтыр булды. Шулай да әле аның өчен сина рәхмәтемне җиткергәнем юк. Мин дә нәкъ синең шикелле үк итеп язарга уйлап йөргән идем, ләкин күрәсен, булдыра алмадым. Сонгы вакытларда өйдә күп утырырга туры килмәү шактый ук комачаулады булса кирәк.
Безнен монда хәзер Казанны безнен туган шәһәребез булган өчен генә түгел, анда хәзер салкын кыш булган өчен дә сагынабыз. Кар шыгырдатып, колаклар туңдырып, рәхәтләнеп йөри торган урын ул. Ә без монда бетмәс-төкәнмәс көз җәфасын, былчырак, янгырлы көз җәфасын чигәбез. Бу як халкынын телен белмәгән кебек, табигатенең серен дә төшенеп бетереп булмый. Кайсы көнне аз гына катырган кебек була, ә аннары җылытып җибәрә дә. атналар буенча вак янгыр коя. аяк астында тездән пычрак. Өс-баш юеш. бөтен тәнгә үтә. Эт булып, пычранып бетәсен. Менә шуңа күрә дә без хәзер кышкы Казанны аеруча сагынабыз
Мин сезнең барыгызга да Германия җиреннән бер гомуми хат язган идем. Алгансыз. Әллә ул барып җитмәдеме икән? Мин аны һөҗүм итеп баручылар арасында, шактый ук кызу минутларның берсендә, башы-күзе акайган бер почтальонга биргән идем. Бик алгы кырыйда иде ул. Анын барып җитмәве дә бик мөмкин. Әгәр хат язсаң, аны алу—алмавыгыз турында язсаң ярар иде.
Иптәшләрнең зур-зур әсәрләр өстендә утыруларына, әдәби уңышларына шатланабыз. Ә үзебез өчен бары борчылырга, әрнергә генә туры килә. Барлык вакыт мондагы эшкә китә. Күп кенә вак очерклар яздым, ләкин барсы да үзебез өчен генә.
А. Әхмәткә язган хатка караганда, альманах синен кулда булса кирәк. Мин анын чыгачагын бары хәзер генә белдем диярлек. Ана катнашмый калу бик үкенеч булачак. Бәлки сез ана, әгәр яраклы булса. «Өзелгән кыллар», «Куаклар арасында»» һәм «Көзге чәчәкләрне» кертерсез. «Көзге чәчәкләр» дигән хикәямне Г Альменов артыннан җибәргән идем Бу сонгысы турында «С. Ә»на берничә хат яздым, ләкин алар җавап язып ваксынырга теләмәделәр Гаҗәп дәрәҗәдә борыннарын күтәргән кешеләр ахыры анда, хәтта үзләренең изге бурычларын да оныталар. Җибәргәнгә Юнчы ай. Ярамаса. яраксыз дип язарга тиешләр иде.
Менә шул өч кечкенәне кертеп булмасмы? Аларнын өчесе бер урынына, бары юк урынына. Шун- дыйрак нәрсәләр инде алар. Үзен беләсен, минем өчен бер тиенлек тә ташлама ясалырга тиеш түгел.
Афзал Шамов белән Гимәр Бәширив— |
Син инде «Намус»ны язып та бетергәнсең Озакламый уку бәхетенә дә ирешербез.
Безнең семьяларга утын мәсьәләсе нихәл икән анда? Алар узган елда китертә алмаганнар иде. Әгәр быел да кайбер фронтовикларга китертә торган булсагыз, мина да кигертә алмассызмы икән7
Без хәзер камалган ерткычны «тукмаклап бетерү» эшен дәвам иттерәбез Иптәшләргә сәлам диген
Кулыңны каты итеп кысып. А. Шамов
21/XII—1944
Гомәр!
Бу хатымны мин алгы кырыйдан язам Моннан 2-3 көн элек кенә өйдән чыгып киткән идем. Чыгып китәргә берничә минут калганда гына синең өчпочмаклы хатынны алдым Хатың өчен һәм җылы сүзләрен очен бик зур рәхмәт
Моннан берничә көннәр генә элек бер хат язган идем Алгансыңдыр дип уйлыйм.
Барыгызга бергә җыеп язган хатны мин Германиядән җибәргән идем Бусын Балтик буеннан язам Юлбашчы докладындагы тукмаклап бетерү районыннан Торле урыннарда булуыма бик гаҗәпләнмә Безгә шулай төрле урыннарда булырга туры килә Быел алгы кырыйда узган елгыга караганда бик еш булгаладым Хәер, быел елы да аеруча булды бит
Сездә каты кыштыр инде Бездә әле кышнын килеп җиткәне юк һаман яңгырлы, пычрак көз булып торды Тәмам туйдык Йөргән вакытта, эт булып, пычранып бетә идек Менә инде 2-3 көннән бирле каты салкыннар тора Аяк астын катырып җибәрде Син тагы каты салкын дигәч тә. әллә ни дип >йлама Литвалылар өчен генә каты салкын ул. Ә безнең өчен әллә ни түгел Өстебездә ак тун (исеме генә
ак анын, ә үзе җир белән бер), башыбызда колаклы бүрек, кулда да хәтта җылы бияләй. Урамда очратсаң, танымассың да, дус итеп, кыйнап китүем мөмкин.
Узган хатымда хикәяләр турында язган идем. Үзен карарсың инде шунда. Ярамаса, бернәрсәгә дә карама, ташла. Рәсемемне, әгәр кирәк була икән, җибәрермен.
Безнең газетага берәр нәрсә җибәрә алмыйсынмы син. Машинада күчерелгәч, бик зур дигәч тә. 4-5 биттән артмасын. Кечкенә хикәя яисә берәр очерк. Бүгенге Казан турында берәр нәрсә эшләп җибәрә алмассынмы. Гомумән, синен исемеңне газетада күрәсе иде.
Иптәшләргә сәламымны тапшырырсың инде.
Үзеңә аеруча кайнар сәлам белән Афзал.
P.S.
Фронтка барганда, кай якка барырга уйлыйсын? Әгәр безгә килеп чыксан. бик риза һәм бик шат булыр идек.
А.
22/1-45
Афзал!
Гафу ит, мин сине бераз көттердем шикелле. Авылларда идем. Аһ-ваһ килеп менә әле генә кайтып кердем. Әле итекнең карын да какмаган, билбауларны да чишмәгән, синең берьюлы ике хатынны китереп бирделәр. Ибрай әйтмешли (дөресрәге: язмышлый) «тегәрҗеп урамында'’0, үз өемдә, үз бала-чагам белән чөкер- мөкер килеп...» кулларны пешерә-пешерә бәрәнге ашаганда бик әйбәтләп укып җибәрдек.
Күптән хатыңны алган юк иде, рәхмәт, бик күңелле булып китте.
Иң элек эш турында. Альманах турында сиңа хат язылган иде. гаҗәп, ничек кулына керми калды икән? «Көзге чәчәкләрен» табылды, ул журналда басылып ята. «Кыллар» югала торган түгел, ә «Куаклар арасында»нын һич очына чыга алмыйм әле. «С.Ә» кешеләре, ягъни Фатих белән Әнәс «бездә юк» диләр Инде Альменовта гына булмаса, белмим, каян эзлисе булыр. Андый әйберләрең булганда туп-туры миңа җибәрергә мөмкин, әйткән урныңа үзем тапшырыр идем. Тегеләрен шушы арада бастырып алам. Инде тагын бер нәрсә генә калды: рәсемен кирәк. Мыеклы булса бигрәк тә шәп.
Моннан бераз элек карчыгыңны күргән идем Кәефе яхшы күренә. Бу арада Союздан берәр йөк утын да бирделәр. Шәт өйләре дә елынгандыр.
Гонорар мәсьәләсе хәзер ярыйсы дип әйтергә ярый. Шигырьнең юлы 5-7 сум, проза әфәнде алай ук бәяле булмаса да берникадәр ул да ярыйсыланды. Хәзер табагына бөтен ярымнан алып була. Сез кайтуга тормышлар тагын да юннеләнер дип торабыз. Шулай булса, сезгә романнарны бере артыннан берен ишеп кенә торырга мөмкинлек булачак. Ихлас. Мондагылардан буламы, юкмы, киләчәк әдәбиятының, сугыштан соңгы зур әдәбиятның зур әсәрләрен сездән көтәбез. Каян беләсең, бәлки безнең Наташалар, Пьер һәм Ростовлар синең куен дәфтәрендә үк кысылып йөри торгандыр әле. Инде, үзең әйтмешли, исән-сау кайтып язып бирергә насыйп булсын. Мин хәер-догада.
Бу арада куаныч бик зур. Кичтән башлап ярты төнгә кадәр приказ тынлыйбыз Халыкның күңеле күтәренке. Бәлки, сездә күтәрелеп киткәнсез инде. Шул кызулык белән бәлки сез аны. авыл агайлары әйтмешли, күтенә тибеп тегендә олактырырсыз, җан көеге булып анда эленеп тормас иде. Хәер, анысын, шәт иншалла. миннән башка да кайгыртучылар бардыр.
Искиткеч батырлык, тиңсез фидакарьлек. Сталинның приказын тыңлаганда 41нче елның 16 ноябре, Сталинград көннәре күз алдына килә. Менә бит нинди вакытлар бар иде. Ә бүген менә Кызыл Армия Берлинга, бандитның үз өенә бары 280 километр гына калды.
10 Тегәрҗеп урамында-Тегәрҗеп Казанның Иске бистәсендәге. Акком асты белән янәшә храм Хәзерге исеме Гражданский. Тегәрҗеп — киндер яки җитеннән эрләп катылган җеп.
фронт һәм тыл хлтллры
Монда искечә әле. Барысы да исән-сау. Бу арала Ибрайдан хат алдым. Анын бер китабы чыгып ята («Алар өчәү иде»). Бераз үпкәләгән, хат язмыйсыз, дигән, үз хатыннарыгызнын елы куйнынла карт песи шикелле мырлап ята торгач, безнен ише аю кебек урманда яшәүчеләрне оныттыгыз, дигән Ни дисен, хак сүзгә жавап юк.
Безнен башлыклар (Кави һәм Кашшаф) Мәскәүгә киттеләр, ниләр оештырып кайтырлар
Мине янадан «С.Ә»нә куйдылар (кычкыртып, конечно). Анын өстенә такыр башны кашый-кашый укып ятабыз, гыйлем гранитын41 кимерәбез. « Намус» ка төннәр генә кала, ул да әле бөтен булмый. Инде бетәргә ерак түгел иде. менә болай булгач тагын сузыла инде. Сез кайтканчы өлгертсәм бик хуп. Өлгермәсә оятка калырга туры килә.
«С.Ә»нә хикәяләр, очерклар, бүтәннәр җибәрә алсаң бик яхшы булыр иде. бик сусыйбыз. Мин берәр әйбер җибәрергә тырышырмын
Син бик һәйбәт «автомат» белән язасын. Шунда берәр фрицтан алып мина да берне җибәр әле, сугыш истәлеге булыр. Син кайтуга мин монда бәрәңге үстереп торырмын.
Барча иптәшләрдән һәм үземнән күп сәлам. Гомәр.
30/IV 45
Афзал!
Соңгы айларда синең хатларын килми башлады. Эшен бик күп булып, вакыт таба алмаудан гына булса анысы төзәтеп була торган хәл. бүтәнчә була күрмәсен.
21/ХНдә алдынгы кырыйдан язган хатыңнан сон мина хатын килгәне юк. Син анда хикәяләреңнең кайсын кертү турында язган идең. Агаене монда «Буранлы төндә»не кертүне мәгькул күрде. Ул китап хәзер типографиядә Бәйрәмгә чыгарып җиткерергә дигән уйлары бар. хода ни бирер
Син бу тирәнең яңа хәбәрләрен белеп торасынмы9 Хәер, семьяң яза торгандыр Кашшаф һаман да авырый. Моңарчы Мәскәүдә иде. хәзер монда инде Анын синен турыда дәү абыйлар белән сөйләшә башлаган сүзе бар Ни булып бетәр, хәзергә үзе дә белми. Әле дә командировкага гына китәм дигән булып ычкындың да. инде сугышны бетереп үк кайтырга чамалыйсын, ахрсы. Бер яктан, сугышның үз эчендә булуың, зур тарихи вакыйгаларны үз күзен белән күреп, үз кулын белән эшләвең—бик әйбәт, икенче яктан, монда бик сыек калды Инде шәт бик озак тормассың, бик күп булса—берничә ай. Инде сезне каршы алырга төшәргә дә күп калмагандыр. Син кайларда икән инде, ә? Берлиндамы икән, башка берәр җирдәме? Кайда гына булсагыз да бик ерак инде сез. Исән-сау әйләнеп кайтырга булсын. Ф.Кәрим43 турында ишеткәнсең. Сугыш бетә дип торганда гына тагын бер шагыйребезне югалттык Сугыш вакытында аеруча ялкынланып яза башлаган иде Үлеп китүе бик үкенечле булды.
Союзда хәзергә Мирсәй Озакламый башка бер кеше булуы да ихтимал
Мин үзем С.Ә.ндә эшлим Теге әйберне бетерим дигән идем Кеше юк. икесен дә берьюлы алып бар. журналда да эшлә, әсәреңне дә тәмамла диләр Аны бит әйтүе генә ансат. Үзем җитмәсә авырудан арына алмыйм Әле күптән түгел шифаханәдә ятып чыктым, менә тагын эшләр шул тирәда Теге елны автомобиль белән сөзешкәннән сон минем шөрепләр бөтенләй какшап эштән чыгып калды Шулай иген, менә шулай эшләр, дус кеше Бу минем сина кечтеки генә зарланып алуым булды инде
Ярый, монысы шуның белән бетте. Мондый вакытта авыру-гөнаһ. Бик ашыгыч, хәзер үк тазарырга кирәк'
Я. үзендә ни хәлләр бар? һаман шулай чабып йөрисен инде син. Әллә каи 41 Гыйлем гранитын -Сүз мәҗбүри кичке Марксизм-Ленинизм университетында уку турыны * ФЖорим Фатих Кәрим (1909-45).шагыйрь 1945 елны Кончыгыш Прусашдәл: сугышларда батырларча һәлак бу та
җәһәннәмләргә, истә-оста юк урыннарга, әллә нинди вакыйгалар эченә барып керәсең. Сызгаларга вакыт калмый торгандыр Әгәр анынчы кайтмасан, бәйрәм №ына, шул унай белән әйтәсе сүзләреннән бер әйбер язып жибәрә алмассыңмы. Хикәя дип тә, зур очерк дип тә әитмим, андыйларга вакытын булмас Кечкенә бер парча, бәйрәм унае белән әйтергә теләгән сүзләреңне, солдат уйларын (язучы-солдат) язып җибәрсәң дә ярар. Аннары рәсемеңне җибәр. Бик көтәбез.
Хәзергә шуның белән тәмамлап торыйк. 1нче май белән тәбрик итәм. Абдулга күп сәлам.
Исәнлек теләп, Гомәр Аккомасты
10/V—1945. Көнчыгыш Пруссия.
Гомәр дус!
Зарыгып көткән көн килеп җитте Ерактан торып булса да, шунын шатлыгынннан синең кулыңны каты итеп кысарга рөхсәт ит
Моннан берничә көн элек кенә синең Ахметовка язган хатын килеп җитте. Анда син Татарстан бәйрәменә кайбер язучыларны чакырырга хәзерләнүегез турында язасын. Бик яхшы эш! Моны һичшиксез эшләргә кирәк. Бәлки әле юбилей алдыннан язучыларның киңрәк бер җыелышын да үткәрә алырсыз. Анда катнашуны һәр язучы үзенең бәхете санар иде.
Ф Кәримнең һәлак булуын бик зур кайгы итеп каршы алдык. Йөрәгемә хәнҗәр кадагандай булды. Бик зур, бик зур югалту! Их егетләр, егетләр, шуны саклап алып калып булмады бит! Нәрсә генә эшли алабыз сон без!
Безнең фронтта Исхак Закиров'3 та үлде. Каһарманча, чын коммунистларча сугышып үлде. Ул да бик кызганыч! Ана булган хөрмәтне һәм анын батырлыгын иптәшләре әле дә оныта алмыйлар Анын ничек үлүе турындагы кайбер мәгълүматларны шушы көндә сина яисә Я.С—га җибәрермен.
Анда безнең шактый гына фронтовик язучылар Казанда йөриләр икән инде Ничек кайта алдылар сон алар?
Кайнар сәлам белән, Афзал.
Г.Бәширов кулы белән өстәлгән:
21/V да алдым һәм хат яздым.
21/V-45
Афзал!
Сина һәм Абдулга бик күп сәлам.
Бу сонгы хатын гаҗәп тиз килгән. Ю/Уда яздым дигәнсең, ул инде 21ендә Казанда иде. Минем хат та шулай тиз генә барып җитмәсме дип хатынны ачып укуга жинел кулдан мин дә менә моны сызгаларга тотындым
Жинү белән тәбрик итеп сина хат яза алмадым, чөнки ул көннәрдә шифаханәдә идем Соң булса да мин дә бик нык итеп кулыңны кысыйм Шул кадәр озакка сузылган иде, әле менә хәзер дә бетүенә күңел ышанып җитми
Халыкның хәзер кәефе бөтенләй башка. Күңел күтәренке Инде синен кайтуыңны көтәбез
Бу арада башлыклар Мәскәүдә әле Син яна рәисне ишеткәнсең инде Хәзер Ә.Ерикәй бит Кашшаф авырый. Тиз генә эшкә тотынырлык түгел Мирсәйнең язасы бар. дигәндәй, шулай итеп хәзер яна кеше. Анда пленум буласын ишеткәнсең, шуна киттеләр. Кайбер язучыларны кайтару мәсьәләсен дә шунда хәл итеп кайтыр шикелле дип сөйлиләр. Ләкин нигәдер бик саран маташалар шикелле. Югарыдан алай бик юмарт булырга әйтмәгәннәр имеш дип кенә әйттеләр Хәер, ул әле сугыш
" Исхак Закиров (1911-44),шагыйрь Боек Ватан сугышында һәлак була.
беткәнче иде. Бәлки хәзер үзгәргәндер, ул кадәресен белмәдем әле. Бу турыда мин сина язган идем. Шуннан башка яна хәбәр әйтә алмам шикелле.
Хәзер бәрәнге утыртабыз. Казанда агачлар бөреләнеп килә. Үләннәр яшәрә. Анда гына түгел, бездә дә жәй башлана. Аннары безнен бит үзебезнеке, российский жәй
Синдә ниләр бар? Син үз хәленне бер дә язмыйсын. Шул элекке эштәме, һаман шулай чабасыңмы? Кайчан кайтасың? (син карт кеше бит инде) Сызгаларга бер дә вакыт калмыймы.’ Кайтканыннан сине берәр елга үз иркенә көйләп роман язып ыргытсаң шәп булыр иде, ә! (Һа, сразу роман, повесть кына да түгел. Менә бит кеше дигәнен нинди комсыз, нинди пәрвәйсез!)
Теге хатымда мин синнән бәйрәм №ына берәр нәмәкәй җибәрүеңне үтенгән илем шикелле. Син аны онытма инде, туган Гәрчә мин хәзер жур.да эшләмәсәм дә (анда хәзер Г. Иделле") журнал бит барыбызныкы да. аны чибәррәк итеп чыгарасы иде. Абдулнын да исенә төшер әле.
Я. хәзергә шуның белән тәмамларга да була. Мирсәйдән. Гумеровтан. Кашшафтан. Г Илелледән сәлам. Сина исәнлек теләп. Гомәр Р
Вакытын булса хат яз.
Фронтовик язучылардан монда хәзер беркем дә юк. Хуҗи45 булды да китте. Ә. Фәез авырып кайтгы, Айдар46 да шулай.
26/V-45.
Гомәр дус!
Менә сина бер хикәя жибәрәм. Журналнын юбилей номерына керсә, яхшы булыр иле. Бәлки, альманахка ла сон түгелдер әле. Гомумән, үзен карарсын
Редакциягә җибәргән бер хикәямнең югалуы сәбәпле, моны синен өй адресы белән генә җибәрергә булдым. Алгач, хәбәр итәрсең дип уйлыйм
Сәлам белән, А Шамов
Г Бәширов кулы белән өстәлгән:
Алдым, хикәясе белән (Дустым кабере янында). 8/ VI—45
2 сентябрь. 1945ел, Кытай
Гомәр!
Язмыш җиле безне дөньянын бер читеннән икенче читенә ташлады Хәзер без Кытайда. Куе кытай чәе эчәбез, аларнын тозсыз пешерелгән мантыйларын ашыйбыз Син тагын, манто дигәч тә. өскә кия торган мантоларны ашый башлаганнар икән бу җүләр солдатлар дип уйлый күрмә Һич тә андый нәрсә түгел Ул бары кабартма шикелле ашамлык кына.
Кытайларның ашын ашагач, тормышларын күргәч, мин ирексездән «Я раббым. я раббым. туган илемнен өтек чыпчыгы да мондагы сандугачлардан матур.'»—дияргә мәҗбүр булам
Гомәр. синен редакциядәге китап чыккандыр инде Мина тиешле бер данәсен минем өйгә җибәрсәң һәм. мәрхәмәтен килеп, берсен безнен редакциягә җибәрсәң, бик тә яхшы булыр иде.
«С. Ә»нда кем хәзер? Бик күрәсе килә шул журналны Гажәп сагындырды
Теләнә башлагач, теләнеп бетерим инде Анда «Батырлар китабын» алырга мөмкинлек юкмы ’ Әгәр шундый мөмкинлек булса, минем семьяга хәбәр иттер әле Алар, акчасын түләп, килеп алырлар
Сәлам белән, А. Шамов
П п 74232-П
** Г Иделле Газиз Иделле (Усманов) (1905-85). язучы
“ Хуҗи Гали Хүжн (Хужнев) (1912-66).шагыйрь
“ Айдар Әсгать'Айлар (1906-59).язучы
24/IX-45
Афзал!
Хат язуын өчен рәхмәт Үземнен дә язасым килә иде, тик адресынны белә алмый йөрдем Бер гражданский адрес биргәннәр иде, ана ышанасым килмәде һәм ышанмый яхшы иткәнмен: сез бит әнә кайларга барып чыккансыз! Шундый сәяхәттән мәхрүм калдым лабаса. После пожара,- дип әйтмә, ихлас сүз, рыясыз
Синең бу хатыңны бер укып чыктым да тагын бер укып карадым Гажәп, синен бервакытта да болай сүзгә саранланганын юк иде. Хәтта, мин әйтер идем, бөтенләй киресенчә була торган иде. Хикмәт, әллә югыйса сез ашый торган ул мантоның шундый сүзне бөяп тота торган берәр хасияте бармы9 Бу хатында синен бары өч кенә сүз язылу шәрәфенә ирешкән.
Беренче. Мин монда манто ашап тукланам.
Икенче Безнен өтек чыпчыгыбыз мондагы сандугачлардан мен тапкыр матуррак
Өченче. Минем өемә бер китап җибәр, ә монда ике китап
Ә болай гына әйткәндә бу стиль минем үземә дә ошады. Ник дисәң (анысын язарга иренәм инде) Синең юлдан китеп хатымны болай дәвам итәсем килә:
Беренче. Син сораган китапларны я бәлкем җибәрербез, я бәлкем юк
Икенче. Без бәрәнге алабыз.
Өченче. Кытай чәе чыгышлымы? Быел бәрәнге бик үк чыгышлы түгел.
Сораулар:
Син берәр кайчан кайтырга уйлыйсынмы, әллә шунда дөге басуы кырыена берәр фанза салып, манто гына ашап торыргамы исәп9
Чин илендә син берүзең генәме, әллә безнең халыктан тагын берәр кеше бармы? (Мәсәлән, Абдул Әхмәт һәм Гыймади дигән кешеләрне шул тирәдә очратканын юкмы?)
һ.б.һ.б.
Тагын ни? Барын да язып бетердем шикелле.
Хатың көтмәсен өчен син әйткән йомышларнын үтәлүен көтеп тормадым, яза бирдем. Барсын да булмаса да, шаять, журнал, китап («Әдәби Татарстан») җибәрү кадәресен эшләп булыр.
Монда зур яналык юк. Картлар кайта (Мәс. X. Садрый4'), агаене элеккечә мыштырдый. Тегермән әйләнә, тик оны чыкмый
Кыек күзләрне к. тибеп олы диңгезгә төшереп бетердегезме инде9 Чынлап, отставка турында ул тирәдә бер ни дә ишетелмиме9 Кайтарга иде. брат, ә!
Син андагы егетләр белән хат алышмыйсынмы9 Бер-икене җибәрим булмаса.
Г.Әпсәләмов[14] [15]—п.п. 73803 (Ул беренчедә)
СБаттал[16]—п.п. 15088-п
Вакытын сыйдырса хат язгала, без бик шат булырбыз.
һәммәгезгә бик күп сәлам. Гомәр
(С.Ә.дә Г.Иделле)
Синен йомышларны үтәгәч тагын бер хат язармын әле. Вәссәләм
4X45
Афзалетдин!
Сине тагын бер азаплыйм әле. Сукрана-сукрана, бер тибеп бәреп, тагын алып укый торгач, бәлки уннан берен генә булса да танып алырсың
Син. язуына караганда, быел да бәрәнге пәрәмәче ашарга кайтмассын ахрысы Әллә чиннарның мантысы татар пәрәмәченнән тәмлерәкме? Әллә җибәрмиләрме9
Ин элек сине кызыктырган мәсьәләләргә жавап язарга ашыгам. Геройлар китабы 100 данә генә чыкты да терәлеп калды. Ни өчен терәлгәнен язсам бик озак. Кыскасы, анын төзәлеп кайчан чыгып житәсен мин түгел, хәтта Кави үзе дә белми Ихтимал, ул чыгып җиткәнче син үзен кайтып килерсен. Инде алай булмаса, чыга башлау белән сина ин кайнар саннан берне алып бирербез диделәр. Монысы шулай Инде «Әдәби Татарстан» дигәнебез һәм «С. Ә.» сина озакламыйча барып җитәргә тиеш «Әдәби Т » Зөбәйдә җибәрә, адресынны бирдем Тегесен Фатих үз өстенә алды. Әгәр бнче № барса, анда Г Бәшир дигән бер бәндәнен өзеге бар Вакыт табып шуна күз сал әле. Синен фикеренне мин бик рәхәтләнеп тынлар идем Мактауны көтмим, кимчелекләрен яшермичә яз
Тагын нәрсә?
Казанда көз. Шыбыр-шыбыр яфраклар коела Өстә сап-сары кояш, һавада ефәк тоҗымнар. Ә төннәрен мыекка ап-ак кырау куна. Шундый һәйбәт, әйтеп бетергесез. (Напрасно кайтмыйсын')
Сезнен андагы шыксыз сопкалар арасында бездәге шикелле сөйкемле кояш та. шундый тоҗымнар да, сары яфраклар да юктыр әле.
Союзда һаман элеккечә. Ерикәй өйдә һәм башкалар да өйдә Кашшаф та кайтты Кичә бер ай срок белән Берлиннан Гариф Галиев кайтып төште Шундый матурланып, мутланып кайткан, бер каш сикертү белән солдаткаларның һушын җибәрә Валлаһи! Вот малай! Без дә йөргән булабыз чабата кайтарып
Әпсәләмгә хат язгалыйсынмы? Бүген генә хаты килде Үз илебезгә җиттек ди. Сез дә чыккансыз инде
Әхмәт агай Утыртинский андамы9 Бер дә тавышы чыкмый Ул педагог кеше бит Анын эшләр ничегерәк9
Үзем, биргәненә шөкер, хәзергә сау сәламәт Акрын гына, картларча кыймылдап язып яткан булам Турысын гына әйткәндә, шундый килеп каптым, үзем исән-сау чагында бер очлап чыга аламмы инде, юкмы9
Ярый, шунын белән хәзергә мөхтәсәр кылыйк
Сезнен турында Ерикәй башкалада сөйләшеп исемлек биреп кайткан иде, болай берәр нәтиҗәсе чыкмасмы әле. Шулай була күрсен иде дип хәер-догада торабыз
Абдулга, иптәш Гыймадиевка күп сәлам
Гомәр Казан.
Аккомасты
[1] Разин Гомәр Башировнын псевдонимы. (1901-99).язучы.фольклорчы.
[2] Кави Кави Нәҗми (1901-57). язучы
[3] Гариф Гариф Гобәй (1907-83).язучы
1 Газый Кашшаф (1907-75).тәнкыйтьче.әдәбият галиме
1 Таҗи-Таҗи Гыйззәт (1895-1955),драматург
Гнпдулла Абдулла Әхмоз
'• М.Гали Мохоммот Гали (Галиев) (1893-1952).язучы.адобият галине
® Академия - Татар академия театры, Галиәсгар Камал исемендә.
*' Фәридә - композитор Михаил Алексеевич Юдинның <1893 1948) «Фәридә» исемле операсы (1945) '
п Сүз «Намус» романы турында бара
1омәр Аккомасты - автор шаяртып борынгы традиция буенча фамилиясен торган урам исеме белән атаган
[9] Уфалла —халыкта кул арбасын ачы ирония белән шулай атыйлар иде
[10] Электро-кинотеатр,хәзерге исеме «Татарстан»
11 «Хаҗи әф ► «Хаҗи әфәнде өйләнә» - Шәриф Камал комедиясе
w Ерикәй —Әхмәт Ерикәй (1902-67).шагыйрь
[13] Әхмәт Фәез - Әхмәт Фәйзи (1903-58). шагыйрь
[14] X Садрый - Халик Садри (1890-1955),язучы
[15] Г Әпсалөмов- Габдрахман Әпсаламов (1911-79),язучы
[16] С Баттал — Салих Баттал (1905-95),язучы