Логотип Казан Утлары
Роман

ЮКӘ ЧӘЧӘК АТКАН ЧАК ИДЕ

 

(НУРЗИФА)

 

Һәр рәссамның үз илһамчысы

О

стаханәдә, кергәч тә сул якта, Мозаффарның студент елларда язган күчермә картинасы эленеп тора. Анда бер хатын-кыз, кулларын баш астына куеп, чалкан яткан. Элегрәк аның янәшәсендә рәссамнын диплом эше—Нурзифанын кышкы бакча янында ясалган портреты эленгән иде.

Баксан, бу картиналарның янәшә торуы очраклы булмаган. Мозаффарның аны да шул хатын кебек итеп ясыйсы килгән икән.

Бу теләген озак белгертмәде ул. Вакыты җитмәгәндер, күрәсең. Ниһаять, бер атна элек, кызнын кулыннан сулы чиләген тартып алды да, зур гына зәңгәрсу ефәк кисәге тоттырды:

—Мин кылкаләмнәрне юып керәм, ә син киемеңне алыштыр!

—Ничек?

—Чишен дә. шушына уран Аннары бер-ике сәгать менә монын төсле итеп ятып торырсын.—Һәм дивардагы картинага ишарәләде.

Нурзифа, ефәккә төренеп, ятакка урнашты...

Мозаффар сүзендә торды: ике сәгатькә якын онытылып эшләгәннән сон:

Финита!—дип, борылып коридорга чыгып китте. Ул анда кыл каләмнәрен, кулын юган арада Нурзифа, өстен алыштырып, мольбертка күз салды. Киндердән ана күк зәңгәрлегенә төренгән фәрештә текәлгән иде.

«Минме бу?..»

Мозаффарның рәсемнәренә караган саен Нурзифа күңелендә туа иде бу сорау. Дөрес, башкалар портретлардан аны таный, әмма көзгедә ул мондый түгел шикелле.

Мозаффар кереп, кылкаләмнәрен сулы кюветка салды да:

—Ә хәзер моны кара!—диде. Һәм ефәккә төренгән хатын сурәтен элгечтән алып, тырнаклары белән тар рамнын почмакларын каергалады. Рам икегә аерылды—астан тагын бер картина килеп чыкты.

— Минем сине менә шушындый итеп тә ясыйсым килә!

Картинада шул ук хатын-кыз, тик чишенгән, анадан тума ялангач иде.

Дәвамы Башы 3 санда.

Нурзифа бит очларынын пешеп чыкканын тоеп, карашын аска төшерде... Оялды дип булмый, чөнки шәрә хатын-кыз сурәтен күрмәгән кеше түгел, остаханәдә дә. күргәзмәләрдә дә андыйлар җитәрлек. Нурзифанын бәгырен башка төрле, каршылыклы хисләр ялкыны көйдерде. Рәссамнын сүзен аяк астына салып булмый, әмма анын каршында ничек чишенмәк кирәк9

—Беләсеңме, кем бу!

Нурзифа юк дигәнне анлатып башын чайкады.

  • Гади натурщица гына түгел, герцогиня бу! Дини инквизициянең ин котырган чорында Испаниядә яшәгән Ә анда законнар бик каты булган, чит иргә тәнен күрсәткән хатыннарны, шайтан вәсвәсәсенә бирелгән дип гаепләп, яндырып үтерә торган булганнар. Ә бу ханым куркып тормаган Тик мондый портретны барыбер дә ачыктан-ачык күрсәтү мөмкин булмаган, шунлыктан рәссам аны ике катлы рамга куеп саклаган. Кайчан да булса мин шундыйракны ясый алырмын микән?

Нурзифа анын карашыннан кыенсынып, керфекләрен төшерде

—Сез аны күргәзмәләргә куяр идегезме9 Бездә бит инквизиция юк.

Андыйны күргәзмәгә куярга ярыймыни? Турыдан-туры күчермә булмаса да. танылган әсәрне кабатлау бит бу! Үзем исән чакта ул минем остаханәмнән чыкмаячак. Син менә моны укы әле

Мозаффар тәбәнәк өстәлдәге альбомнар астыннан калын китап тартып чыгарды..

■ Ал ман язучысы Лион Фейхтвангерның «Гойя» исемле романы иде бу. Моннан ике гасыр элек яшәгән бөек испан рәссамы турындагы әсәрне Нурзифа. аерыла алмыйча, ике төн эчендә укып чыкты Аны бигрәк тә Франциско Гойя белән герцогиня Альба арасындагы бәхетле дә. фаҗигале дә мәхәббәт кыйссасы тетрәндерде.

Китапта рәсемнәр дә күп иде. «Киенгән маха» белән «Чишенгән маха» дигәннәрен Нурзифа кат-кат. озак-озак каралы Герцогиня Альба портретлары...

Менә кайсы картиналарның күчермәсен ясый башлаган икән Мозаффар' Китап битендәге аклы-каралы сурәтләр шактый ук тонык, шунлыктан йөз чалымнарындагы аерма бик үк беленми, ә менә романда бәйнә- бәйнә аңлатып бирелгән иде: киемен салыр алдыннан бу дәртле хатын җан сөйгәненен килеп кочканын тәкатьсезләнеп көткән минутларда тасвирланса, ялангачында анын йөзендә шашынып сөю ләззәтеннән сон була торган татлы талчыгу, рәхәтлек чагыла икән

Бу картиналарны рәссам кылкаләмен сөю хисләренең ширбәтенә, кавышу бәхетенен балына манып я <ган икән.

Һәр рәссам эзли үзенә шундый илһамчыны Кайберләре таба да Саскиясен тапкан Рембрандт. Галасын тапкан Дали шикелле Таптым, дип алданганнары да җитәрлек. Мозаффар да шулай алданучылардан түгелме? Нурзифа аныкы була алмый бит'

Әйе. аныкы була алмый, әмма анын бер теләген үги ала Әлегә

  • Мин китапны укып чыктым.диде ул Мозаффарга телефоннан Аннары бераз тынып торды да:Якшәмбе көнне сәгать уникегә киләм.—дип өстәде.

Көн уртасы—рәссамнын ин яраткан чагы, чөнки бу сәгатьләрдә ян тәрәзәдән кояш төшә, яктылык бик кулай була.

Нурзифа килүгә остаханә үзгәргән—түрдәге ятакның ике ягына зәңгәр пәрдәләр эленгән, мендәр янына таныш зәңгәр ефәк җәелгән, рәссам үзе бүлмә уртасындагы мольберты янында басып тора иде

Алар сүзсез баш иеп кенә исәнләштеләр Нурзифа түргә узды, сумкасын өстәлгә куеп, рәссамга яны белән баскан хатдә калтыранган бармаклары
белән ак җирлеккә кара бөрчек төшкән костюмының сәдәфләрен ычкындырырга кереште. Монда килер алдыннан ул. сәхнәгә чыгарга әзерләнгән артист кебек, һәр хәрәкәтен бик нык уйлап куйган иде Менә ул жиннәрен иңбашыннан аска шудырды, менә кофтасын салып, өстәлгә ташлады Аннары итәгенең каптырмасын ычкындырып, янбашыннан түбән этте Аны атлап чыкканда туфлиләрен калдырды.

Эчтән берни дә кимәгән иде. Чәчләрен сыпырып, салкынча ефәк өстенә шуышты. Кулларын мендәргә салып, башын куйды да йөзен Мозаффарга борды. Тик карашын ана түгел, каршы дивардагы картинага, үзе кебек үк яткан хатынга төбәде.

Мондый чакта рәссам, «башынны болайрак бор. кулыңны мондарак куй», дигәндәй сүзләр әйтми калмый. Башка чакта Мозаффар да аны төзәтә иде. Ләкин бу юлы дәшмәде. Кулына кылкаләмен тоткан килеш, башын арткарак ташлап, күзләрен кысып. Нурзифага төбәлде. Бүлмәнең һавасы тыгызланып, эсселәнеп киткән кебек булды. Менә ул капшанып палитрасын кулына алды, менә буяуларны изде. Менә башын алгарак сузды да. чак кына иелә төшеп, кылкаләмен киндергә сузды. Башлады...

Вакыт-вакыт ул бөтенләй мольберт артына яшеренә, аннары кырыйдан кистереп карап ала. Андый мизгелдә мангаена тирдән чыланып ябышкан чәче күренеп китә, күзләреннән очкыннар чәчрәгән кебек була.

Талант иясенен илһам кочагындагы чагын сүзләр белән аңлатып була микән? Җырчы—онытылып җырлаганда, шагыйрь—очынып шигырь чыгарганда, рәссам киндергә сурәт төшереп, ана җан өргәндә ниләр кичерә? Моны сөйләп биреп булмыйдыр. Җырны тынлаган. шигырьне ятлаган, сурәтләрне караган-күргән кеше генә аңлыйдыр. Чөнки иҗат иясенен кичерешләре аларга турыдан-туры күчә, арадашчы кирәкми.

Мозаффарның халәте болай да дулкынланган Нурзифаны тетрәндерде. .

Менә ул рәссамга өлге булып ятып тора. Күп тә үтмәс, торып киенер. Һәм инде беркайчан кире килеп, киемнәрен салмас, бу ятакка ятмас. Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары аны бу төсле итеп яктыртмас. Мондый күренеш, бу мизгелләр бүтән кабатланмас.

Әмма алар җырларда җырланганча аккан су. искән җил кебек кенә узып китмәс, эзсез югалмас—сурәт булып калыр. Кайчан да булса, аны кешеләргә күрсәтергә мөмкин булыр һәм. күрә белгән нечкә күнелләрдә бу мизгелләр янарып. җаннарны иркәләр.

Мондый тойгыларны киндердәге сурәткә сеңдергәндә, рәссамнар өзелеп сөйгән ярлары белән кавышкан кебек халәттә була, дип аңлата сәнгать белгечләре. Әйе. чын талант иясенен ярсу йөрәгендә иҗат белән мәхәббәт бергә тоташа. Күпләре, эшләп аргач-талчыккач, каршыларында сәгатьләр буе өлге булып торган мәгъшукаларын кочагына ала. Шашып сөя. сөелә...

Атаклы рәссамнарның иң күп ясалган натуршиналары—хатыннары яки сөяркәләре Рембрандтнын Саскиясе. Сальвадор Далинын Галасы Саный китсән күп алар.

Нурзифа андый тарихларны белә, бүгенге гамәлне бүтән кылмаячак, кабатламаячак иде Монын шулай икәнлеген Мозаффар да аңлады, шуңа бер тын белән, үрсәләнеп, бүленмичә эшләде.

Күпме вакыт узгандыр—сизелмәде. Менә бермәлне рәссамның башы- күзе күренмәс булды. Ул. мольберт артына ышыкланып, кулларын чүпрәк белән сөртә иде.

Нурзифа тавышсыз торды да. идәндә яткан итәгенең уртасына басып.
оскә тартты, ашыгып кофтасын киде. Һәм кулына сумкасын тотып, ишеккә юнәлде. Мольберттагы сурәткә дә, рәссамнын үзенә дә күз салмады . Тынлыкта ишекнен чак шыгырдавы гына ишетелеп калды.

...Ә шулай да жан түзми, картинаны күрәсе килә иде Нурзифа кичә эшкә барыр алдыннан остаханәгә кереп чыгарга булды

Андагы тәртипсезлекне, картиналарның кайсы кайда ятканын күреп гажәпләнде

Мольберт бүлмә уртасында килеш, киндер кисәге белән каплап кына куелган иле Нурзифа аны ачты да тынсыз калып сурәткә текәлде «Мин бит бу!*—дип уйлады ул таныш чалымнарны күреп «Ләкин мин мондый түгел ...*—диде сурәттәге кыз тәненен тетрәнүле яктылыгына, йөзеннән сирпелгән нурга сокланып

«Мәхәббәт сукыр, ул мәгьшугынын чын йөзен күрми*.—дигән бер акыл иясе. «Мәхәббәтнен күзе үткен, ул мәгьшугында беркем күрә алмаган гүзәллекне күрә*.—дип каршы төшкән ана сөю утларында янган икенче берәү

Чын сәнгать мәхәббәттән туа: кер-каран ы. яман-начарны күрми—сукыр; әмма яктыны, изгене, яхшыны башкалардан күбрәк күрә—сизгер

Нурзифа дымланган керфекләрен кулындагы киндер белән сөртеп алды. Аерылышу ачысыннан тамган яшь бөртекләре иле бу. Чөнки шушы минутта Нурзифа, бүтән беркайчан да остаханәгә килмәм. Мозаффар белән күзгә- күз очрашмам, аны онытырга тырышырмын, дип үз-үзенә сүз бирде Һәм мольбертны каплап куйды.

Кыз сүзендә тора алмады

Әмма Азалиянең телефоннан шылтыратып әйткәне һәммәсен бутап ташлады. Аны-моны уйлар чак түгел, эпәшергә кирәк! Тик ничек эзләргә? Кемнән сорарга? Рашатны борчу яхшы булмаса. башкалар бар бит!

Нурзифа куен кенәгәсен алып, «Р* хәрефе язылган битен ачты. Менә ул—Рәжәпов. Мозаффар белән бергә укыдылар, бер остаханәдә эшлиләр. Дөресрәге, эшлиләр иде Сонгы елларда сирәк күренә күренүен Сабакташынын юкка чыкканын белә микән ? Сорау зыян итмәс

Теге башта көтеп кенә торганнар диярсен, трубканы тиз күтәрделәр —Исәнмесез!

—Хәерле кич, Зифа' Гафу, хәерле төн. димме

—Әйе, мин бу. Сез бөтен кешене шулай бер сүзеннән таныйсызмы?

—Сине башка белән бутап буламы сон! Сулышыңнан таныйм! Аннары шалтыратырсың дип уйлаган идем

  • Ничек алай?
  • Күңелем сизде. Ни кирәк, әйт тизрәк! Жаным жәл түгел сина. Зифуш!

Аның шаяруы урынсыз булса да. Нурзифа ризасызлыгын сиздермәде.

—Мозаффар абыйны күптән күргән идегезме ’

  • Минме'’ Мин Хәнәфи ничектер тотлыгыбрак торгандай булды — Хәтерләмим инде . Остаханәгә кереп чыгарга да вакыт тими бит Ә-ә, күргәзмә ачылганда күрештек без. Ә син нишләп күренмәдең?
  • Эштән китеп булмады.
  • Минем дә мәшәкать муеннан шул

—Сезгә Азалия ханым шылтыраткандыр инде, бәлки? Ул aie генә минем белән сөйләште

—Ах. менә ничек! Сез аның белән аралашасызмыни '

  • Мозаффар абый югалган биг!диде Нурзифа анын кинаясен

 

игътибарсыз калдырып.

—Кайчан?

—Ике көн кайтмады инде. ди.

Хәнәфи жинеләеп көлеп җибәрде.

Шунын өчен яратам да инде мин сине. Зифуш!

—Нәрсә өчен?

—Беркатлы сабый булганын өчен. Ике-өч көнгә хатыннары күзеннән ычкынып торган ирләрне кем инде юкка чыкканга саный! Андыйларны эзләтә башласалар. Казан милициясенең кесә каракларын тотарга вакыты калмас Бигрәк ябышкак нәрсә ул Азалия! Күрмәс өчен әллә кая качарсың. Мозаффарны да аңларга була Шулай түгелмени? Син ничек уйлыйсын?

Сонгы сүпәрдә Азалиядән дә бигрәк әңгәмәдәшен чеметтерү сизелде. Әмма Нурзифа монысын да җавапсыз гына үткәреп җибәрергә булды. Хәнәфинең төрле даирә кешеләре белән аралашканы мәгълүм, мондый очракта кая барырга, кемгә сугылырга икәнен яхшы беләдер.

  • Берәр кинәш бирмәссезме, дип уйлаган идем.

—Мин Мәскәүдә идем шул. Зифуш. Бүген генә кайттым... Шалтыратуын яхшы булды әле. Үзем ничектер һаман җитешә алмый йөри идем. Бер тәкъдим бар сина. Дизайнер өчен зур заказ дияргә була.

  • Нинди заказ?

—Самаркиннын яна йортларында эчке эшләрне башладык. Кухнясын бизәргә, җиһазларга алынсан. яхшы булыр иде. Хуҗага ошап китсән, бәлки, башка бүлмәләрне дә ышанып тапшырыр идек үзенә. Бу инде сиңа сәнәктән корәк булган гыйбатларнын фатирларына шкаф тезеп кую гына түгел! Узганда күрәсеңдер, шәп корылмалар бит. ә?

—Игътибарны җәлеп итә-ә,—диде Нурзифа сузып.

—Күргәннең күзе кыза, диген! Шәһәрдә андый юк бүтән. Син менә шул хакта уйлый башла әле. Ә Мозаффар өчен борчылма. Без сөйләшкән арада, ул, бәлки, өенә кайтып утыргандыр да инде. Хатыны белән чөкердәшеп чәй эчәләрдер. Ә бәлки, пыр тузып сугышалардыр.

Ул көлгәндәй итенде. Тик кеткелдәве сәер тоелды

—Без, давай, үз ягыбызны кайгыртыйк,—дип дәвам итте Хәнәфи.—Ин элек объектны килеп кара Иртәгә сәгать уникеләргә машина җибәрсәм, ярармы'.’.. Төш туры була, чәйләп алырбыз Шунда һәммәсен сөйләшербез, уйлашырбыз... Әгәр каршы килмәсән...

—Ярый... — Нурзифаны аның «һәммәсен уйлашырбыз» дигәне өметләндерде. —Тик машина кирәкми...

Жәяү килмәссен бит инде"’

—Минем үз транспортым бар...

—Нинди ул?

—Өр-яна ак «Лада», —диде Нурзифа.

—Кит аннан? Яна «Лада»лар сатып алырлык акча түлиләрмени сезнен фирмада9 Булмасны Әллә... берәрсе бүләк иттеме? Егетен бармы әллә?

—Сау булыгыз. Иртәгәгә кадәр,—дип, элемтәне өзәргә ашыкты Нурзифа.

Хәнәфинең сүзләрендә астыртын бер мәгънә бар кебек иде. Нидер белә, нәрсәнедер әйтеп бетерми шикелле. Ә бәлки, очрашып күзгә-күз карашып сөйләшкәндә ачылып китәр?

Әмма иртәгесен Хәнәфи янына барырга һич кенә дә аяк тартмады. Алдагы көнне сөйләшкәндә ак «Лада»ны телгә алуы тикмәгә генә түгел— күнеле Рашаттан таяныч эзли иде. Чыннан да, егеткә шылтыратып: «Мине Компрессор заводы тирәсенә илтеп куя алмассын микән9»—лип үтенсән. ник каршы килсен икән ул? Анда кадәр барып җиткәч. Хәнәфи янына да

 

бергә керерләр иде. Ә нигә шулай итмәскә9 Институтта каникул вакыты, мәдәният сараенда кичен эшлиләр, вакыты бардыр Дөрес, каядыр күздән югалды әле үзе Өстәл-шкафлар әзер, дип шылтыратып әйткәч тә атылып килеп җитмәде. Әллә берәр тыгыз эше бар микән? Билгесезлек бик тә. бик тә борчый иде Нурзифаны.

Менә хәзер тагын бер тапкыр шылтыратырга сылтау табылды Атна буе күзгә күренми йөрүенен сәбәбен дә белеп булыр, бәлки.

—Тыңлыйм!

Нурзифа сәлам бирергә дип авызын ачкан иде. трубкадан тагын бер аваз килеп иреште. Хатын-кыз тавышы Чытлыкланып көлә...

—Тынлыйм!—дип кабатлады Рашат Бер тын тынлап торды да:—Сонрак шылтыратыгыз, зинһар!—диде —Мин рульдә.

Рульдә Ниндидер хатын-кыз белән Димәк, анын кемедер бар?! Әйе, шулай Кемдер анын машинасында янәшә утыра, көлә-шаяра Шуна күрә дә ул, кем шылтыратканын белмәгән кебек, чит итеп җавап бирә Ә бит белә! Телефонына күз салмый калмагандыр

Бу уй йөрәкне телеп үтте. «Тукта, ник болай өзгәләнәм әле?—диде Нурзифа үз-үзенә.—Кем сон әле ул мина? Гап-гади клиент, сатып алучы».

Хәзер инде Хәнәфидән гайре сүз кушар кеше калмады кебек

Күпердә

Кварталдан Компрессор заводына таба барган трамвай Казансу аша күпердән чыгып килә иде. Көн уртасы булганга, вагонда халык күп түгел, басып торучы юк, йомшак утыргычлардагы абый-апалар йөзләрен тәрәзәгә борып, елганын бу як сөзәк ярындагы камышлык- таллыкларга, су өстендә елкылдаган кояш тәнкәләренә караган Менә аларнын карашы каршыдагы текә ярга төртелде. Үрнен күкрәгенә биек-биек өч кирт ясалган, һәркайсы бетон белән ныгытылган. Бетонга ак буяу белән рәттән бертөсле итеп, өске ягын түгәрәкләндереп, зур-зур тәрәзәме, ишекме сурәтләре ясалган. Ин аста, су читендә берәр катлы ике бина төзелгән: берсе зуррак, икенчесе кечерәк, мөгаен бассейн белән мунча—хәзергечә әйткәндә, саунадыр Урта киргтә—икешәр катлы тагын ике бина, ин өстәге ике бина исә өчәр катлы, манаралы, гөмбәзле. Һәммәсе кызыл кирпечтән, бизәкле, сырлы Ихата юл ягыннан биек кирпеч койма белән уратып алынган, койма өстендә, сөңгеләрен тырпайтып, тимер рәшәткә каралып тора.

Меңъеллык шәһәрнең үзенчәлекле бер билгесе булып саналырлык бу корылмалар күпердән туктаусыз узып торган трамвай-троллейбус- автобуслардагы кешеләрнең күзенә төртелми калмый һәм еш кына юлчылар арасында сүз кузгалуга сәбәп була иде Бу юлы исә мона аерата зур мөмкинлек ачылды, чөнки трамвай күпергә кереп җитмәс борын тукталып калды. Алдарак машиналар бәрелешкән булса кирәк, яннан ачы чыелдап, түбәсендәге озынча, шәмәхәле-кызыллы лампасын җемелдәтеп, милиция машинасы узып китте Трамвайдагы халык янә дәррәү тәрәзәгә борылды.

—Абау, кара әле. монда сад-огород түгел идеме сон?—диде урта яшьләрдәге бер чатын —Түтәлләр дә алачыклар гына иде Кай арада төзеп куйганнар! Чиркәүме сон әллә бу?

Алгы утыргычтагы ак яулыклы апа ана габа борылып

—Чиркәү үк түгел түгслен дә. кяферлар оясы ул,—дип куйды —Ни дигән сүз инде бу?

 

—Халыкны талап җыйган акчага салган йортта кяфер яшәми, кем яшәсен.

Каршы як утыргычтагы абзый башын борып, мәгънәле көлемсерәп:

—Мал таба белгән кешедән көнләшүче күп булыр,—дип ана каршы төште Ак яулыклы хатын күзләрен зур ачып ана текәлде:

—Тир түтеп тапкан маллары түгел!—диде нык итеп.—Хәләл акчага мондыйларны төзеп булмый! Менә без дә, ал димәдек, ял димәдек, эшләдек. Маңгай тиребезне сыпырып алырга да вакыт тимәде. Хәзерге көндә малайга бер фатир алырга да хәлебездән килми. Әнә. безнен Балтачта, сөтнең литрын өч тәңкәдән жыялар да. монда китереп унөч сумнан саталар. Су кушып! Менә каян килә ул байлык аларга!

Самаркин сезнен сөтегез көненә калмаган, —диде абзый.—Ул зур заводлар белән эш итә. Миллиардлаган акча белән. Акчаның да яшеле белән!

—Анысы нинди була тагын?

—Доллар яшел була...

—Ә анысын каян алган? Менә шушы җирдән суырган! Шушыннан, шушыннан . Кулларыннан тотып алучы гына юк. Кесә каракларын тоталар—миллионнарны үзләштергәннәрне күрмәмешкә салышалар. Ул Самаркин дигәнегез дә дәүләтнекен талагандыр, бер дә әллә каян түгелдер...

—Ә син ана барып әйтеп кара. Үз тырышлыгым белән тапкан хәләл малым, дип чатлап тора. Бер җиреннән гаеп таба алмыйсың!

—Алар белән булышуның мәгънәсе юк. —дип тыныч кына өстәп куйды арттарак утырган бер яшь ир.—Адвокатлары гына да әллә ничәшәр. Ниндиләре генә диген әле!

—Менә шул-шул... Кирәк дигән кешеләренә үзләренең мул табыннарыннан калҗа ыргыталар да бөтен халыкның авызын каплаталар. Оялмыйлар да бит. ичмасам! Байлыкларын күзгә китереп териләр. Юлдан читтәрәк. агач арасына да түгел, күпер төбенә, үр күкрәгенә чыгарып куялар! Теге күпер төбендә берсенең бастионы, монысында икенчесенеке...

—Ә Кремль янәшәсендә ни кыланып яталар әнә? Андагы коттеджларны күрсәгез сез!

Казансунын теге ягыннан карасан гына инде. Бу ягыннан якын килеп булмый, авылы белән әйләндереп алганнар да, сак куйганнар анда. Бакча ширкәте бу. дип документ алырга йөргәннәр икән әле.

—Ну кыланып куялар да инде безнекеләр! Мәскәүләрне уздыралар. Абрамович та Абрамович диләр, ул сон Мәскәү Кремле янында утар сала аламы?

—Халык дәшми! Халык күтәрелсә артларын кысалар иде!

—Күптән вакыт югыйсә!

—Халык күтәрелсә ни булганын беләсезме сон сез? Революция дигән сүз бит ул!

—Анысыннан Алла сакласын!

Шул рәвешле, берәүләр тавышланып, икенчеләр үзалдына төрлечә сөйләнде Кайсынын сүзләрендә ачы көлемсерәү, көнләшү сизелә, бәгьзеләренен чыраенда нәфрәт ярылып ята иде Ничек кенә булмасын, трамвайдагыларнын берсе дә битараф калмаган иде кебек. Фәкать башын тәрәзәгә борып утырган Нурзифа гына дәшмәде, кыймшанмады. Әмма дикъкать белән күз салучы булса, аның бит очлары янып чыкканын, күкрәге дулкынланудан тибрәнеп-тибрәнеп куйганын күрми калмас иде.

«Нигә шушы кадәр купшы, зәвыксыз, ямьсез итеп төзеделәр икән бу
корылмаларны?—дип уйлады ул —Яхшы архитекторлар эшләде, дигән булалар тагын. Хәнәфи зәвыксыз кеше түгел ләбаса*.

—Мондый ныгытмалар болай гына төзелми.—дип теш арасыннан сыгып чыгарды берсе —Биек коймалар артында хәтәр серләр яшерелә. «Һәркемнең шкафында үзе генә белә торган скелеты бар», дигәнне ишеткәнегез бармы?

—Юк сүз! Безнен хрушевканын шкафына сөяк-санак тутырып булмый, эштән кайткач тузанлы бишмәтеңне салып эләргә дә урын җитми әле!

Синен-мине.м хакта әйтелгән сүз түгел лә ул!—диде юан корсаклы, кызыл чырайлы бер адәм.—Ә менә мондыйларда скелетлы шкафлар гына түгел, жир асты зинданнары да була! Шунсыз ярамый! Бай кешенен акчасы гына түгел, дошманы да үрчеп тора. Аларны ничек тә булса тыярга кирәк бит! Әнә, кирпечне ничек сырлап куйганнар! Берничәсе чын ишектер әле. Үр күкрәген тишеп кенә керәсе, баз чокып азапланасы да юк. Бик уңайлы..

Бу сүзләрдән хатыннар күзләрен зур ачып ах итеште. Ул арада трамвай урыныннан кузгалды, күперне чыгып, үргә менә башлады. Купшы ихата агачлык артына кереп чумгандай булды. Сүз ничек кинәт башланса, шулай өзелде. Берничә кеше урыныннан кузгалып, алгы ишеккә юнәлде. Алар арасында Нурзифа да бар иде.

Ымсындыру

Трамвайдан төшкәч, бер тын светофорда яшел ут кабынганын көтеп торырга туры килде. Юлдан тоташ гүләп узып торган машиналар агымы үзенең аерым бер кешегә битарафлыгы белән күңелне төшерә иде шикелле. Бу әле генә ишеткән сүзләрнең авыр тәэсирен тагын да көчәйтә иде Әллә сон кире борылыргамы? Рельсларны атлап кына чыгасы да. каршы трамвайга утырасы. Анда инде әле генә ишетелгән сүхтәр кабатланмас, чонки бу яктан барганда бай ихата артта кала

Нурзифа башын күтәреп, кояш нурларына коенып, яшел толымнарын салындырган каеннарга, алтынсу чәчәккә төренгән юкәләргә карады Кире борылса, Мозаффар турында нәрсәдә булса белү мөмкинлеге кулдан ычкыначак...

Әнә. светофор яшел күзен ачты Нурзифа инендәге сумка бавын төзәтебрәк куйды да. тәвәккәлләп юл аша атлады.

Агачлар арасыннан үргә менә торган кин юлга вак таш түшәгәннәр, асфальт жәеп өлгермәгәннәр әле. Монда машиналар да. жәяүлеләр дә юк Менә каеннар арасында, унда зәңгәргә манылган зур капка күренде Ул чак кына ачык иде Аннан һау-һаулап зур-зур ике эт чабып чыкты Нурзифа туктап калды. Этләр артыннан ала-кола куртка чалбар кигән, сыек гәүдәле, коньяк кешесенә охшаган ир заты күренде. Озын муенында сәер тоелган кечкенә башын сузып

—Фу-у. фу-у!—дип этләрне куды да: —Кем кирәк?—дип сорады.

—Мин Хәнәфи Бариевич чакыруы буенча

  • Кем син?

Нурзифа фамилиясен әйткәч, капка баганасына беркетелгән домофонг а

  • Шеф! Сине бер кыз сорый монда!—диде - Нурзифа Миннуллина ди Юк. машина белән түгел Жәяү

Аннары борылып

—У з әйдә,—диде.

Мондый капкалар төбен каравылларга күбесенчә читтән кайткан кешеләр
яллана. Бу адәм шундыйлардан иде. күрәсен. Алардан сер чыкмын. Чөнки сүз сыярдай якын кешеләре—туган-тумача, дус-ишләре биредә түгел, еракта калган Болар инде трамвайда гайбәт сатып йөрмәячәк.

Килә-килешкә мондый адәмнен очравы Нурзифанын күнелен шомландырып җибәрде.

Капкадан эчкә таба яна гына түшәлгән, чем-кара, йомшак һәм җылы тоелган асфальт юлдан гөмбәзле, манаралы бинага таба барганда. Нурзифанын тез башлары йомшарып киткән кебек булды. Якыннан караганда бу бина зуррак, биегрәк, тагын да сәеррәк тоела иде.

Аскы катнын тәрәзәләренә челтәрле рәшәткәләр куелган. Мәрмәр баскыч борынгыга охшатып ясалган зур ишеккә алып менә. Ишек имән тактадан кебек итеп эшләнгән, әмма эче. мөгаен, бронялы тимердер Тоткалары бронзадан, арыслан башы рәвешендә коеп ясалган, зур, авыр.

Нурзифа тоткага тотынуга, ишек тавышсыз ачылып китте, эчтә ак күлмәк, күксел чалбар кигән, ачык муенына калын алтын чылбыр таккан Хәнәфи күренде.

—Хуш киләсен. Зифуш! Нишләп тәпи-тәпи йөрисен? Транспортың бар. дип мактанган иден түгелме?

  • Кабыза алмадым

—•Лада» булдымы машина! Синен кебекләр ин яхшы иномаркада гына йөрергә тиеш Соңгы вакытта «Смарт» дигәннәре күренә башлады. «Мерседес-бенц» чыгара. Ике генә кешелек. Шундыйны юнәтергә кирәк сиңа... Кер әйдә!

Биек холлда мәрмәр, көзге, алюминий патшалыгы күзләрне чагылдырды. Алсу туф белән тышланган диварларга, түгәрәк баганаларга, бизәкле идәнгә пыяла түшәмдәге тишекләреннән яктылык коела иде. Почмакларга зур чүлмәкләр белән пальмалар да куеп өлгергәннәр.

Сонгы елларда уңган егетләр чит илләргә еш йөри башладылар, әйтик, Гарәб Әмирлегендәге яна төзелешләргә күзләре бик кыза. Бер кич кунып чыгуы ким дигәндә ике мен доллар торган кунакханәләрдә ял итеп кайткач, мондагы үз йортларын да шундыйрак итәселәре килә. Пальмаларны да, бәлки, шуннан ук алып кайтканнардыр.

Хәнәфи кулы белән кин мәрмәр баскычка ишарәләде:

—Рәхим итегез, туташ.

—Кухня кайда сон монда?—дип сорады Нурзифа.

—Ә нәрсәгә безгә кухня?

  • Мина шуны җиһазларга тәкъдим итәсездер бит инде?

Хәнәфи күңелле итеп көлеп җибәрде.

—Эш качмас ул! Әйдәде, без синен белән чәй эчеп алыйк. Хәтерлисеңме, студент чагында син безне нинди тәмле чәйләр белән сыйлый иден? Сонгы тапкыр безгә чәй кайнатып биргәненә күпме гомер үтте инде, ә?

—Әллә тагын... Аны кем санаган...

  • Кызларнын хәтере кыска шул,дип көлде Хәнәфи —Хәер, син ул чакта мәктәп баласы гына иден әле. Без диплом эше яклагач... Остаханәдә... Безнен хөрмәткә бокал күтәргәнеңне хәтерлисенме?

—Теге ант биргән кичне әйтәсезме? «Матурлык яки үлем» дип...

  • Ну, анысы анын бер шаяру гына иде бит Яшь чакта алай гына кыланулар була инде ул диде Хәнәфи.Хәер, синен белән без ул антка тугры калдык бит' Матурлыкка хезмәт очраштырды бит безне монда да! Уз әйдә, уз!

—Сез анда ун елдан сон очрашырга вәгъдә иткән идегез. Шулай хәтердә калган

Хәнәфинен йөзеннән күләгә шуып узгандай булды

—Сабакташлар, вәгъдә куймаган булсалар да, ун елга бер җыелыша инде ул. Андый традиция бар... Әйдә-әйдә, безнен әни әйтмешли, чәй суынадыр анда.

Алар өскә менгәндә, аяк тавышлары буш диварларга бәрелеп янгырады Кешеләр яшәмәгән урынга хас булганча, бу затлы бинада да үзенә бер шыксызлык хөкем сөрә, җан җылысы инмәгән иде әле.

Иркен бүлмә уртасындагы түгәрәк өстәлдә аларны әзер табын көтеп тора иде. Киң бәллүр савытта яшел яфракларын сирпеп ананас тырпаеп утыра, затлы тәлинкәләрнең берсендә үтә күренмәле диярлек телемнәргә гуралган балык, икенчесендә казылык, ит, тавык калҗалары, өченчесендә әфлисун, мандарин телемнәре, тагын берсендә яшелчә иде. Ике якка ике түгәрәк салфетка, тәлинкә-чәнечке куелган.

—Йә, нәрсәдән башлыйбыз?—диде Хәнәфи, сул як диварга ишарәләп. Андагы биек карасу шкафнын пыялалы киштәләренә төрле-төрле шешәләр тезелгән иде.

—Минем ашыйсым килми әле,—диде Нурзифа—Башта эш турында сөйләшербез, бәлки? Хуҗа үзе кая сон?

—Хуҗа сезнен каршыгызда, туташ!

Хәнәфи Нурзифанын чыраенда чагылган гаҗәпләнүне күреп көлеп җибәрде.

—Әйе, әйе, мин хуҗа монда. Самаркиннын бу төзелеш белән шөгыльләнергә вакыты юк. Зуррак эшләре күп. Хәзерге вакытта ул әле бөтенләй Казанда да тү(сл. Кичә генә Франциядән шалтыратты Лазурный берег дигән җирдән Ишеткәнен бармы9 Шуннан вилла сатып алырга йөри булса кирәк. Ә бусын тулысынча минем карамакка ышанып тапшырды.

—Сез биредә анын управляющие инде алайса9

Хәнәфи анын соравындагы кимсетүле кинаяне сизмәмешкә салышты:

—Бизәү, матурлау өчен акча җитәрлек, гонорарны икеләтә түләргә була. Ни дисән дә, син мина бөтенләй үк чит кеше түгел.

Нурзифа дәшмәде, башын күтәреп, шома ак түшәмне, яшькелт обойлы диварларны күзеннән кичерде Башта игътибар ителмәгән, сул почмакта, күләгәдә, тар гына борылмалы агач баскыч бар икән Каядыр, берәр серле урынга алып төшәдер шикелле Ни өчендер трамвайда ишеткәннәр хәтергә килде: «Моның ише замокларда скелетлы шкафлар булмый калмый инде ул»...—«Зинданы да була, диген, зинданы да!»

Уң як диварда ачык тәрәзә күзгә ташлана, аннан чәчәккә күмелгән алмагачлар, зәгг-зәнгәр күк гөмбәзе күренеп тора иде Туктале, ул дивар тышкы якка чыкмый бит. анда бернинди тәрәзә булуы момкин түгел! Алмагачлар да әллә кайчан чәчкәсен конлы инде! Ялган тәрәзә артыннан ялган агачлар, ялган күк гөмбәзе карап тора иде Нурзифага

  • Монда дизайнерлар эшләгән бит инде диде Нурзифа Менә, мәсәлән, бу тәрәзәне уйлап чыгарганнар
  • Бусы тулысынча минем дизайн,диде Хәнәфи канәгать елмаеп — Начар гүгел бит, ә?
  • Бу баскыч кая алып менә9
  • Менә генә түгел, төшә дә,диде Хәнәфи канәгать елмаеп Хуҗа кешенен яшерен юллары булырга тиеш, шулай бит9

-Мина башка бүлмәләрне дә карап чыгарга кирәк.-диде Нурзифа — Кайсы җиренә генә тогынсан да. бинаны гомумән күз алдында тотмый булмый. Стиль бөтенлеге сакланырга тиеш.

-Менә бу чын профессионал сүк!—дип анын иненнән сыйпаштырды
Хәнәфи. Нурзифа дерт итеп артка тайпылды да. биек аркалы урындык аркасына ак сумкасын элеп, утырды. Беренче күрүдә үк ул Хәнәфидә ниндидер үзгәреш барын тоеп алган иде инде. Моңарчы ул бу рәвешле оятсыз елмаеп, күхтәрен тасырайтып. ниндидер мәгънә белән карамый торган иде. Кул сузганы да юк иде Артык шат кебек үзе, артык кунакчыл булып кылана. Ни булган ана?

Менә ул янәшә урындыкка утырды да:

—Мин синен бик зәвыклы оформитель икәнлегеңне беләм, шуңа күрә бинаның гына түгел, бөтен утарның сызымнарын әзерләп куйдым,—диде.— Алар күрше кабинетта. Чәй эчкәч, кереп, әйбәтләп карарбыз.

—Кайда нәрсә урнашкан сон монда?

—Беренче катта кунакларны кабул итү өчен зур зал, икенчесендә бу кечкенә залдан тыш ике кабинет, туташ-ханымнар өчен будуарлар, өч йокы бүлмәсе. Өстә ял итү бүлмәләре, террасалар. Дүртенче катта спортзал, бер башында кышкы бакча Анысына махсус белгечләрне җәлеп итәргә туры киләчәк. Матурлык булачак монда. Зифуш! Чын матурлык! Һәм шул матурлыкны без булдырачакбыз!

—Ә ин аскы катта нәрсә?

—Идән астында, дисенме9 Анда бит подвал... Хужалык өчен кирәк- ярак, азык-төлек саклана торган урын. Аларына синең талантны әрәм итәсе юк.

—Алай да архитектура үзенчәлекләрен белү өчен алары белән дә танышып чыгу комачауламас иде...

—Әйдәле, Зифуш, шул хәтле еллардан соң бер очрашканбыз икән, идән асларына кермик әле без. Капкалап алыйк бераз, сыйланыйк.

Хәнәфи урыныннан кузгалып, ян шкафка таба атлады.

—Мин инде сиңа аракы да, коньяк та тәкъдим итмим...

—Берни дә кирәкми. Мин эчмим.

—Эчмәгәнеңне беләм, шуна күрә гел эчми торган затлар өчен ясалганын гына кабып карарга тәкъдим итәм.

Ул үрелеп өске киштәдән бүксәле аксыл шешә алды.

—Менә бу затлы эчемлек «Бейлис» дип атала. Кабып караганын бармы?

—Юк... Кирәкми дә...

—Ә син йотып кара бер. Чәй алдыннан Кофега кушарга да була... Хәзерге вакытта байлар табынының түрендә бу эчемлек, бик модада... Безнен кибетләрдә юк әле. Егор Викторович чит илдән кайтканда Домодедово аэропортының кибетеннән алган. Су буе чират тезелгән иде, Мәскәү байларынын хатыннары егылып алдылар, ди. Без алардан кимме әллә?

Ул шулай сөйләнә-сөйләнә өстәлне әйләнеп узды да, Нурзифанын җилкәсе аша үрелеп, сулышын аның колагына өреп, сөтле кофега охшаш куе сыекчаны кечкенә бәллүр рюмкага агызды.

—Моны бер-ике йотканнан берәү дә үлми. Әйдә, эшләр ун булсын өченгә...

Нурзифа аннан читләшергә тырышып, өстәлгә үк иелде.

—Үзегезгә дә салыгыз инде,—диде.

—Салмый каламмы сон! Салам, әлбәттә!

Ул үз урындыгына утырды да, рюмкасына шул ук шешәдән эчемлек салып, Нурзифага таба авышты, янә мәгънәле елмаеп:

—Синен уңышларын өчен!—дип рюмкаларны чәкәштерде.

Нурзифа дәшми генә куе сыекчаны бер кабып куйды. Чыннан да тәмле икән.

—Төбенә кадәр йот инде,—диде Хәнәфи анын кулыннан тотып Нур зифа аннан ычкыну өчен ашыгып эчеп куйды да ананас калжасы алып суырды.

—Ә хәзер әйдәле, икебезнен уртак эшебез өчен,—дип рюмкаларны янә тутырды Хәнәфи —Бусын инде брудершафт итсәк тә була Шулай тиеш.

Анын бу әдәпсез тәкъдименә Нурзифа туктаусыз эчен тырнап торган сорау белән жавап бирде:

  • Мозаффар абый турында берәр нәрсә белә алмадыгызмы?

Хәнәфинен йөзе тартышып куйды.

—Нәрсә, кайтмаганмыни әле?—дип сорады ул кинәт үзгәргән тавыш белән.

  • Юк шул. Бик сәер бит бу, Хәнәфи Бариевич . Сез ничек уйлыйсыз0 Берничек тә уйламыйм. Мозаффарнын үз башы үзендә. Ул безнен

менә шушылай кара-каршы утырып анын хакында гәпләшүебезне теләр иде микән әле?

Анын сүзен тонык кына зенләү өзде. Хәнәфи урыныннан кузгалып, шкафка таба юнәлде. Аскы киштәдәге селекторның төймәсенә басып, трубканы алды.

  • Шулаймы9 Бертуктамыйчамы? Ялына башладымыни9дип. Нурзифа өчен анлаешсыз сораулар бирде ул теге баштагы кешегә —Тоташтыр инде алайса, бездән булсын яхшылык Ә-ә, синмени әле бу, сабакташ!—диде аннары тавышын балландырып —Хәлләрен ничек9 Карале, монда сине югалтканнар бит! Ду килеп эзлиләр. Әле менә синен хакта сөйләшеп утыра идек. . Кем белән булсын. Нурзифа белән инде.

Нурзифанын йорәге сулкылдап куйды

  • Мозаффар абыймы әллә?дип урыныннан сикереп торып Хәнәфигә таба атылды да. чытырдап трубкага ябышты ул —Мина бирегез әле. мина! Мозаффар абый! Синме бу? Син кайда? Без сине эзлибез

—Ә син Син үзен кайда?—дип сорады Мозаффар Анын карлыккан тавышы ят булып тоелды

  • Мин монда Хәнәфи абый янына килгән идем.. Заказ бар.

—Ах шулаймыни9 Хәнәфи абыен янындамыни син?

  • Мин эш белән Зур заказ турында сөйләшергә

—Сина да заказ таптымыни9

—Мозаффар абый! Мин сине эзләп... Синен хакта белешергә.

—Кайда сез?—дип сорады Мозаффар каты итеп

  • Безме? Без Самаркин йортында Күпер төбендәге ихатаны беләсезме?
  • Нурзифа, дөресен әйт. сине анда көчләп алып килделәрме9 Шулаймы9
  • Юк, мин үзем дип быдырдады тәмам каушап калган Нурзифа —Син үзен кайда сон?

Хәнәфи анын калтыранган кулыннан трубканы тартып алды да, мыскыллы көлемсерәп

—Әйт инде, сабакташ, кайда икәненне!—диде—Адресыңны белсәләр, хатынын килеп алыр, дип куркасынмы әллә?

—Син Нурзифага барып ябыштыңмыни инде’’

—Әйтте бит инде, уртак эшебез бар безнең

  • Нинди уртак эш?! Нишлисез сез анда?!

Нурзифа. аңына килеп, трубканы тарткалый башлаган иде. Хәнәфи сиздерми генә аппарат төймәсенә төртеп, сөйләшүне өзде

  • Менә күрденме. диде тәмам коелып төшкән Нурзифага — Кайдалыгын әйтәсе килми Ә син аның өчен борчылып йөрисен

—Ник шалтыратканын әйттеме сон ул?

—Синен кайдалыгынны беләсе килгәндер, бәлки...

—Кайсы номердан шалтыратты икән.’

—Күрмисенмени, безне селектор аша тоташтырдылар.

—Тоташтырган кешедән сорарга...

—Анда гади телефон безнен. Определитель номера дигән нәрсә юк... Ташла. Зифуш! Алда шундый зур эшләр торганда, юк-бар белән баш катыралар димени' Ин мөһиме, ул исән-сау. Тынычлан. Әйдәле. шуның хөрмәтенә тагын берне күтәреп куйыйк...

Нурзифа урындыгы аркасына элеп куйган сумкасын алды.

—Минем вакытым юк. Төшке тәнәфес бетеп килә.

—Син кухняны карамадын бит әле.

—Соныннан Йә планын бирегез хәзергә. Караштыра торырмын.

Күнслен ниндидер шом баскан, моннан тизрәк чыгып китәсе килә иде анын.

—Хәзер машина белән озатып куярлар,—диде Хәнәфи.

—Кирәкми! Мин трамвай белән тизрәк кайтам!

Маңгайга маңгай килеп

Нурзифанын әйткәннәре телефон чыбыгының аргы башындагы Мозаффарның башына күсәк белән китереп органдай тәэсир итте. Самаркин йортында' Анын тышкы кыяфәте күзгә төртелеп торса да. эчендәгесе караңгы! Тирә-ягында беркайчан кеше-кара күренми! Анда сине нишләтсәләр дә була. Акырсан-бакырсан да һичкем ишетмәячәк!..

Шунда барып, калын диварлар артында Хәнәфи белән бикләнеп утырырга Нурзифанын башына тай типмәгән Мөгаен, мәҗбүр иткәннәрдер Мозаффарның үзе белән башка сыймаслык кыланганны, кыз баланы нишләтмәсләр?..

«Кайда син?»—дип сорый. Димәк. Хәнәфи ана берни әйтмәгән. Бу хәтле явыздыр дип аны кем уйлаган!

Ә бит эче кара икәнлеге электән үк сизелгәли иде. Тик бу хакта уйланырга җитди сәбәп булмады кебек. Яшьлеген бер курста, бер остаханәдә үткәргән ике «буяудаш» сонгы елларда сирәк очраша торган булып киттеләр. Ара- тирә кичәләрдә, күргәзмәләрдә йөзгә-йоз бәрелешкәндә, сүзләр «исәнме- саумы»дан. аралашу—кул кысышудан ары узмады.

Алай да колакка, Хәнәфи дөньянын тоткасын үз кулына алган кәттә егетләргә, атап әйткәндә, даны шәһәргә генә түгел, бөтен илгә таралган Самаркинга елышкан, анын тирәсендә бөтерелә икән, дигән хәбәрләр килеп ирешә иде Шәхси тормышын да акыл белән корып җибәргән—шул ук Самаркиннын туганнан туган сенлесенә өйләнгән, шәһәр үзәгеннән фатир алган, кызы үсеп килә икән. Анын турында бер дә гаепләп түгел, хуплап, хәтта кызыгып сөйлиләр иде Шушындый вакытта да күңелен төшермәгән, башын салындырмаган, киресенчә, мантыганнан мантый барган егетне ничек гаепләмәк кирәк9

Әнә бит ул. Хәнәфи, ничек яши! Кемдер анын яна ачылган «Якитория» дигән япон рестораныннан чыгып килгәнен, кемдер кара «Джип-Чероки» машинасында выжт итеп узып киткәнен күреп калган. Менә ичмасам, яши белә кеше! Корышып каткан кылкаләменә ябышып ятмый!

Шуңа күрә күргәзмә ачылган көнне халык арасында аны да күреп. Мозаффар гаҗәпләнеп куйды. Дөрес, Рәжәповны уртага, башка рәссамнар янына чакырмадылар, чөнки зур залнын диварларында анын бер картинасы да эленмәгән иде. Бу гаҗәп тоелмады: аны кыл каләмен
күптәннән ташлаганга саныйлар, остаханәгә эзен суытуы да бу фикерне раслый иде.

Беренче көнне күргәзмәдә ыгы-зыгы җитәрлек була, үзеннен дә күнел очынган чак, шуна күрә бу йөз чалынды да онытылды

Ә ул икенче көнне дә килде. Бу юлы инде залда Мозаффар ялгызы гына иде. «Прагага кайсы картиналарны алып барырлар икән9 .«—дип борчылды ул. Ә бәлки, берсен генә сайларлар9 Ул исә күпкә өметләнә, шул ук вакытта күнелен шик корты кимерә иде. Ни булмас бу дөньяда

Ул шулай уйланып торганда. Хәнәфи килеп керде Нечкә җыерчыклар белән сыргаланган каты мангае өстендә шактый сирәкләнгән көлсу чәчен гадәтенчә лак белән катырып, тырпайтып куйган Бик тә пөхтә күксел пинжәгенен төймәләрен ычкындырган, керсез ак күлмәге астында, абруйны арттырырлык кына булып, корсагы беленеп тора. Ачык изүендә юан сары алтын чылбыр елкылдый Буй-сын белән алдыра алмаса да. кыяфәте шәп!

Исәнләшеп кул кысышканда, дымлы бармаклары җинелчә калтыранган кебек тоелды. Чырай майлы, юка иреннәр дусларча елмая, ә менә куллар ихлас, алар алдый белми

  • Котлыйм,диде ул. як-ягына карангалап —Мондый күргәзмәләрнең гүрендә булу зур нәрсә ул Кичә рәтләп карап та булмады, бүген иркенләп йөрермен, дип килдем

Алар зал буйлап киттеләр. Әкрен атлап барганда. Хәнәфинен карашы картиналар өстеннән шуып кына узды. Каршыдагы диварга җиткәч кенә тукталып калды ул Биредә Юллашевнын әсәрләре аерым урын алган иде Чын натурага тугрылыклы эшләнгән «Мишә буенда көз* күренеше «Давылда» дигән картинада ботак-сатаклары каты җилдән болганып, уралып беткән карт имән сурәте Монысы нәкъ чынбарлыктагыча ук гүгел. хыялдагыча, импрессионистларчарак Беренче күз салуга: «Болай булмый!»—дисен. Ләкин кузгалып китә алмыйсын Нәрсәдер тота, нидер җибәрми Ахыр чиктә: «Ә чыннан да шулай бит»,—дип куясын.

Мозаффар буяудашынын нәкъ шушы әсәр хакында ни дә булса әйтүен көткән иде. Әмма Хәнәфи сүзсез генә алгарак узды Натюрмортлар да. сәнгать белгечләре тарафыннан яхшы дип бәяләнгән шәһәр күренешләре дә аның аерым игътибарына лаек булмады

Портретлар янына килеп җиткәч кенә, аяклары идәнгә беректе, йөзе үзгәреп китте егетнең һәм Мозаффар анын бирегә нәкъ менә шушы портретларны күрер өчен килгәнен анлады Дөресрәге, аларнын өчесенә озаклап карар өчен Менә «Мишә буенда» дигәненә төбәлде Анда, таллар артында бер кы з су керергә әзерләнеп чишенгән дә. агач ботакларын озын- НӘфис бармаклары белән ике якка каерып, үрелеп караган Берәрсе килеп чыгып, аны ялангач килеш күрмәгәе, дип шикләнә Таныш йөз. таныш караш Яфраклар белән ышыкланган гәүдәсе исә өзек-өзек сы зыклар белән шәйләнә.

  • Натураны яшергәнсең.диде Хәнәфи кипшенгән иреннәрен ялап — Нишләп алай? Натуршицасы үземнеке бит

Җавап көтмәде кебек, үз уйларына бирелгән, ак чыраена майлы елмаю кунган иде Берничә тын басып торды ул шулай Аннары карашын идәнгә төбәп

  • Комиссия килеп карагандыр бит инде9дип сорады

—Ачылган көнне кайберләре күренгән иде Соңрак бергәләшеп килеп карарлар, бәлки

—Аларга монда килеп йөрмәсәләр лә була. Кабинетларында киңәшеп, һәммәсен чәл кылганнардыр инде Сине алып барырлар, әлбәттә Баеп

 

кайтырсың шәт, ә? Кайсыларын сатмакчы буласың инде?

—Белмим әле. Комиссия кайсын сайлар. Әгәр алып барсалар, сораучы булса, уйлап карарбыз.

—Андагыларның нәрсәгә кызыгасын да белеп булмый шул...—дип, көрсенеп куйды Хәнәфи —Бөек рәссамнарның бик күбесенә үлгәч кенә дан килә. Ә бит адәм баласына исән чакта кешечә яшәргә кирәк! Талант иясе бүген ни ашыйм икән дә баламның тамагын ничек туйдырыйм икән, дип баш ватарга тиеш түгел!

Ул астан сөзеп, киная белән Мозаффарның таушалган джинсы чалбарын, түшенә теннис ракеткалары ясалган ак футболкасын күздән кичерде. Карашы өстән аска таба түгел, астан өскә таба шуышты. Ирен читләренә кимсетүле көлемсерәү кунды. Әллә сон бу торган саен ныграк эче поша барган Мозаффарга гына шулай тоелдымы?

—Кызганыч ..—дип куйды әле җитмәсә.

—Нәрсәсе кызганыч?

—Кызганыч, мондый күргәзмәләргә бөек рәссамнарның картиналарыннан күчермәләрне кую гадәте юк. Ә комачауламас иде! Бигрәк тә хәзерге көндә... Син ничек уйлыйсың?

—Берничек тә уйламыйм. Аннан башка гамьнәрем дә җитәрлек.

—Димәк, килеп терәлмәгәнсең әле. Югыйсә, балама сөт алырга акчам юк. дип зарланучы рәссамнар ишәеп китте. Ә син молодец. Бирешмисең! Принцип саклыйсын! Якты өметләр, зур хыяллар белән яшисең!

Бу сүзләрне әйткәндә Хәнәфинең күзләре кысылып, шундый мәгънәле елтырады. Мозаффарның сыны каткандый булды. Нәрсәгә ишарә ясый ул? Сине хатынын асрый, димәкчеме? Ай-яй каты тешли! Ир-егет өчен хатын сыртын кимереп яшәүдән дә гарьлегрәк ни бар тагын?

Мозаффарның теле дә, кулы да кычытты, әмма кызарга ярамый, урыны ул түгел иде.

  • Начальниклар әйтмешли, мин сине тоткарларга батырчылык итмим бүтән. Хангилдинны күрәсе бар иде, дип зал түрендәге кечкенә ишеккә ияге белән ымлады ул. Хәзергә сау бул.

Һәм җавап көтмичә, саубуллашу өчен кулын да биреп тормыйча, китү ягына борылды. Хәнәфи аны куып җитеп, футболкасының кыска җиңеннән эләктерде:

  • Мин шушы иртәгә остаханәгә сугылып чыкмакчы идем әле,диде — Аренда хакын синнән сорамыйлардыр бит?

Берничә ел элек Әгъләм Талипов яңа остаханәгә күчеп , монысын ике шәкертенә калдырганнан сон хакын Хәнәфи түли иде.

—Мин чутлап барам, кайтарырмын,—диде Мозаффар.

—Ташла, мин аны бурычка бирмим! Анда эшлим дип сине борчып йөрергә дә исәбем юк Бер казанга ике тәкә башы сыймый. Иркенләп иҗат ит. рәхәтлән! Тик бер киңәшәсе бар иде.

—Кил сон. уртак мәйдан бит ..—диде Мозаффар.

Икенче көнне остаханәгә Хәнәфи майлы белен кебек ялтырап килеп керде:

—Сәлам, татар халкының алтын кылкаләменә!

Портфелен ике куллап корсагына терәп тоткан, дикъкатьне шуңа юнәлтергә теләгәне сизелеп тора. Затлы әйбер шул: тышы крокодил тиресенә охшатып эшләнгән, алтын-сары бикләре күзне ертып, елтырый. Студент чактардагысыннан шәп булса да, элеккечә калын-буаз үзе. Өстәлгә яткырып биген шартлатып ачуга бозаулады да эченнән ялтыравык кәгазьле озынча соргылт шешә, махсус төрелгән—мөгаен, «Бәхетле» дигән байлар кибетеннән алынган- бик юка кызыл һәм ак балык телемнәре

 

бер кечкенә савыт уылдык, телемнәргә туралган ипи чыкты Күчтәнәчен өстәлгә тезгәндә, Хәнәфинен чыраена унган-юмарт хуҗаларга хас елмаю кунды.

—Бусы кирәкмәс иде,—диде Мозаффар кашларын жыерып

—Монын ни икәнен беләсенме сон әле син? «Һеннеси» коньягы! Кайчан да булса .—дигәч тотлыккандай булды Хәнәфи —Безгә дә бер тиештер бит инде!—дип җөмләсен тәмамлады аннары.

«Безгә» урынына анын «сина* диясе килгән иде анын Үзе. мөгаен, мондыйларны эчкәли торгандыр.

Әйдәле, очрашу хөрмәтенә күтәреп куйыйк берне!

Ул янә кашын сикертеп, хәйләкәр елмайды да. чынаяктагы эчемлекне тамчылап кына имә башлады.

Мозаффар ике йотуда чынаякнын төбенә төшеп, балык телеме алып чәйнәде Коньяк тамакны кыздырып узды, ләкин тәме, затлылыгы сизелмәде. Чөнки уйлар башкада иде. Ничек бодай юмартланган әле бу «буяудаш»? Бер-бер сере булырга тиеш иде монын

Хәнәфи исә җитди сүз башларга ашыкмады. Ипи телеменә уылдык ягып капты да, рәхәт чиккәнлеген күрсәтеп, күзләрен йомып, озаклап чәйнәде.

—Әйтәсе сүзен булса, тәмам изелеп беткәнче әйтеп кал,—диде Мозаффар.

—Әйдә, синен ин бөек әсәрен өчен күтәрик әле

—Кайсы ул?

—Әнә тегесе...

Хәнәфи йөзен ишек ягына борган иде. сүзе өзелеп, чырае кинәт җитдиләнеп китте. Анда, диварда «Киенгән маха» белән янәшә эленгән, repuoi иня Альба кебек үк чалкан яткан кызнын портреты телсез калдырды аны. Менә ул, чынаягын тоткан килеш, салмак кына торып басты да. киндер белән капланган мольбертны әйләнеп узып, ишек ягына атлады

—Күрми дә торам... Кайчан ясадың син моны?

Анын карлыгып киткән тавышыннан, тырпайган чәчле башыннан, ак күлмәк астында салыныбрак торган иңбашларыннан—бөтен кыяфәтеннән дулкынланганы сизелде. Берничә мизгелгә бүлмәдә тынлык урнашты Менә ул. ниһаять, үзен кулга алды булса кирәк, борылып, авызын ерып елмайды.

—Шәп яткыргансың син моны! Тик шунысы кызганыч моны күргәзмәгә куймаячаклар, сата да алмаячаксын Чөнки ни күчермә түгел, ни яна әсәр дип булмый. Вакытыңны бушка уздырып, буяуларны суга салгансың Юк белән азаплангансың.

Нишләп юк белән булсын? Кул күнектерер өчен әйбәт ул. Әгъләм абыйнын киңәшләрен онытмагансындыр бит ’

—Ул чактагы киңәшләр хәзергә ярый димени!

Хәнәфи кире өстәл янына утырып, чынаягын ана таба сузды

—Бушка эшләү кешенен абруена ифрат каты суга бит ул. —диде Мозаффарнын күзенә туры карап —Бигрәк тә хәзерге заманда Үтмәс товар эшлиләр, димени. Ә бит син товарный үтемлесен эшли аласын Кулыннан килә.

Хәнәфи янә каршы як диварга карап куйды

—Әле күптән түгел генә телевизордан атаклы картиналарның күчермәләрен ясап сата торган берәүне күрсәттеләр Бәлки, күргәнсеңдер ’

—Телевизорны сирәк ачам шул мин.

—Парижда. Венада, тагын әллә кайларда хан сарае кебек йортлары бар икән. Син анын остаханәсен күрсә-ән!

 

Хәнәфи чыраена мыскыллау галәмәте чыгарып, керле түшәмне, обойлары каралган диварларны, бизәге сыдырылгын, анда-санда кыршылып тишелгән линолеумны күздән кичерде.

—Чын иҗат кешесе мондый урында эшләргә тиеш түгел. Әнә, бер атаклы язучы әйтә бит, әсәреңне кухняда язсан, аннан кәбестә шулпасынын исе аңкып торачак, ди. Рәссамның картинасына да остаханәсенен төсмерләре күчми калмый!

Ул бераз тынып торды, әмма Мозаффар дәшмәде, эче пошкан кыяфәт белән, карашын почмакка төбәп, ялкау гына ипи чәйнәде.

—Сизә торгансыңдыр, бездә дә мөмкинлекләр ачылып килә,—дип дәвам итте Хәнәфи сүзен.—Сәнгать әсәрләренә ихтыяж арта. Элекке елларда көчле кешеләр акчага гына кызыктылар, чөнки кемнең миллионнары күбрәк, шул абруйлы саналды. Хәзер инде банклардагы миллион- миллиард долларлар белән генә бер-берсен шаккатыра алмыйлар. Күзләре сәнгатькә ачылып килә. Үзләренен шәп йортларын бик тә затлы картиналар белән бизәргә телиләр. Әнә, Самаркинны гына ал. Нинди ихата житкерде, ә?

—Күрәбез...—диде Мозаффар йөзен тагын да ныграк сытып.

—Аның бит ул гына түгел! Төрле шәһәрләрдә әллә ничәшәр бүлмәле фатирлары бар! Мәскәү үзәгендә ике янәшә фатир сатып алып берләштерде, картиналар галереясы ясарга ниятләп йөри.

—Шунда, чын шедеврлар дигән булып, күчермәләр элеп куярмы9—дип мыскыллап сорады Мозаффар һәм чынаягыннан бер йотым кабып куйды.

—Ә кем аны аера? Бар шундый осталар, күчермәне оригиналыннан аергысыз итеп ясыйлар. Ә бит, уйлап карасан. алар бик изге эш башкаралар. «Джоконда» да бөтен дөньяда күтәреп мактыйлар да бит. аны күрер өчен Парижга барып, Дувр музеена керергә кирәк. Кемнең генә андый мөмкинлеге бар? Ә күчермәсен—рәхим ит! Теләгән һәр кешегә иң гүзәл картиналарны күреп сокланырга мөмкинлек биргәнг затлар өчен күтәрәм мин бу бокалымны!

Шулай дип үрә басты да чынаягыннан төбенәчә бушатты ул.

—Мин иртәгә Мәскәүгә китәм,—диде кире урынына утыргач —Андагы реставрация остаханәсендә танышлар бар. Бер очтан кирәк-яракны алып кайтырга булыр иде. Борынгыча эшләнгән буяуларын, киндерен... Әйдә, бергә барабыз!

—Мәрхүмнәр хисабына тамак туйдырырга тәкъдим итәсең инде алайса,— диде Мозаффар. Хәнәфи, тончыгып, иреннәренә китергән чынаягын кире куйды.

—Шедеврлар үлгән кешенеке түгел, бөтен дөнья халкын ы кы,—диде ул.—Кем теләсә шул карый, сатып ала яки күчермәсен ясый. Аның бер гаебе дә юк.

—Бу хакта сөйләшү булган иде бит инде.—диде Мозаффар Нәрсәгә кабатлап торырга?

—Кайчан?

—Моннан ун ел элек. Ант биргән көнне.

Хәнәфинең йөзе кызарынып китте.

—Онытмагансың икән...—дип куйды ул.

—Дүртәү идек без анда. Хәзер өчәү генә калдык, дип уфтанырга кала —Нишләп өчәү?

—Зөфәр шагыйрьлеген ташламады. Ансар —жырлавын. Мине үзен күрәсен.       т

—Мине сызып ташламыйсыңдыр бит?

—Син, минем белүемчә, башка сукмакларны таптыйсын Әле, күрәм, мине дә үзенә ияртмәкче икәнсен

—Җитмәгән икән әле сина,—диде Хәнәфи теш арасыннан сыгып

—Нәрсә җитмәгән9

—Нужа калачын аз кимергәнсең икән әле. Прагага барып, бер әйбереңне сатып кайтсан. шунын белән мантырмын. дип уйлыйсынмы әллә9 Нәрсә белән тамак туйдырмакчы буласын? Шушынын беләнме?

Мозаффар анышмый да калды. Хәнәфи урыныннан кузгалды да. бүлмә уртасына атлады, мольбертны каплаган киндерне сыдырып алды. Һәм. андагы сурәтне күреп, тораташ булып катып калды. Моны һич көтмәгән Мозаффар бермәл тынсыз булып утырды, аннары сикереп торды да Хәнәфине этеп җибәрде, кулыннан киндерне тартып алып, мольберт өстенә ташлады.

—Нишләп син рөхсәтсез кеше әйберенә кагыласын9

—Синекеме9. Зифа синен әйберенмени9—дигән сүзләр хырылдап чыкты Хәнәфинен күгәргән иреннәре аша Син аны чишендердең дәмени инде?

—Синен ни эшен бар анда? Ни телибез, шуны эшлибез!

—Теләгәненне эшләденмс? Ә ул мондый гамәлләрнен ни белән бетәсен беләме? Күнеле суынгач. Гоия үзенен сөяркәсен ни төсле итеп ясаган, ә? Урам себеркесенә атланган пәри карчыгы итеп, шулай бит? Син дә бу кызны себерке итәрсеңме?

—Җитте —диде Мозаффар тыны кысылып

Хәнәфи анын йомарланган йодрыкларына күз салып алды да. читләшеп, урындыктагы портфеленә үрелде Аннары ишеккә таба чигенде Бусагага баскач:

  • Шлюха ясагансын син аннан!дип кычкырды —Фахишә иткәнсен!

—Во-он!

Мозаффар өстәлдән «Һеннеси» шешәсен алып томырды Тегесе читкә тайпылып өлгерде, шешә ишек борысына бәрелеп челпәрәмә килде, идәнгә пыяла кыйпылчыклары сибелде, коньяк тамчылары чәчрәде

Баскыч ягыннан аяк тавышларына кушылып. Хәнәфинең каты кычкырынганы ишетелде

  • Күрсәтермен әле мин сиңа! Аяк астымда аунап ятачаксын әле! Белмисең әле син мине!

Мозаффар анын артыннан көлеп карап калды Буяудашынын нәрсәләргә сәләтле икәнен белеп җиткермәгән иде шул әле ул

Үч алуның ысуллары мең төрле

Баскычтан ничек төшкәнен, аскы ишектән ничек атылып чыкканын сизми дә калды Хәнәфи. Тротуарга баскач, бер тын акылын җыя алмыйча торды, чалбар кесәсеннән кулъяулык алып, битен сөрткәләде. күлмәк түшендәге коңгырт тапларны сыпыргалады. Үзе һаман авыз эченнән янау сүзләре мыгырданды.

Сак кына сызгырган тавыш ишетелде Почмактагы күксел «Дэу Нексия»нен тәрәзәсеннән берәү башын сузган иде

Хәнәфи исенә килеп, ана таба атлады Машинанын алгы ишеген ачып, портфелен арткы утыргычка томырды да. лап итеп алга кереп утырды, үзе дә сизмәстән тешләрен шыгырдатып куйды

  • Кем болай итте сине9дип сорады шофер
  • Кретин' Ничтожество!дип. теш арасыннан ысылдады Хәнәфи карашы белән йортның өске катына төбәлеп -Мин сине сындырмасаммы?

Шофер рульдән кулын алып, ишекне ачты да машинадан чыгарга омтылыш ясады:

—Әйдә, кереп чыгыйк әле.

—Тукта!—дип анын ала-кола күлмәгеннән тартты Хәнәфи—Нишләмәкче буласын анда?

—Хәзер игә китерәбез без аны. Ефәк кебек булачак, күзгә генә карап торачак!

—Йодрык белән хәл ителә торган мәсьәлә түгел бу сина!

Шофер кире урынына утырды.

—Ә ничек хәл итәргә?

—Уйларга кирәк.

Шофер кашларын җыерды, әмма каршы әйтмәде. Моторын кабызып, газга басты да, машинаны салмак кына борып, олы урамга чыкты. Алар Казансу аша салынган күпергә таба киттеләр.

Халыкның эштән кайткан чагы, урамда машина күп. светофорларда озак-озак торырга туры килде. Бераздан Хәнәфинен сулышы тигезләнгән кебек булды.

Рульдә утырган Кырыс кушаматлы, утыз бишләр тирәсендәге кеше Самаркиннын ихатасын саклый торган биш егетнен башында тора, үзенә күрә командир иде.

Барыбызнын да күз алдында: үзгәреш елларында ишек-капка төпләрендә каравыл торучыларга ихтыяҗ бик нык артты. Элеккеге конторларнын ишеген пенсионер Мишә дәдәй яки Сәхәп бабай саклап утыра торган иде. Хәзер андыйларны күрмәссен. Тышында алтактасы булган һәр ишекне ачып керүгә будка куелган, аннан сина форма кигән егетнен тук чырае күренеп, үткен күзләре текәлә.

Сакта торучы бу кавем халыкнын шактый күп һәм. әйтергә кирәк, куәтле өлешен тәшкил итә. Бер карчыкның шундый каравылчыны күргәч:

—И ходаем, бу ир заты да эштән кайткач хатынына, ардым, ашарга бир, дип әйтә микән?—дигәнен ишеткән бар. Күпләр шулай гаҗәпләнәдер, дип беләм.

Күксел «Дэу-Нексия»нын рулен боргалап барган Кырыс та шул кавемнән иде. Тик менә кайткач ардым дип зарланырга һәм ашарга сорарга хатыны гына юк—буйдак иде ул. Әфган сугышыннан исән кайткач, бер укытучыга өйләнгән булган да, озак яши алмаганнар. Утлар-сулар кичкән егетнен какшаган, тузган холкы сәбәп булганмы мона, һәркемне тәрбияләргә, һәр кешегә акыл өйрәтергә күнеккән укытучынын бәйләнчеклегеме, анысын төгәл генә әйтеп булмый Һәрхәлдә алар берничә ел әле килешеп, әле пыр тузып талашып яшәгәннәр дә, ахыр чиктә хатыны, үзара сугышып борынын сындырганнан сон, Кырысны үзенә якын китермәс, малаен күзенә чалындырмас булган.

Хәзер менә Самаркин ихатасындагы төзелеп бетмәгән кечерәк бинанын бер бүлмәсендә яши егет.

Шактый вакыт эндәшми барганнан сон, ул, сугышта алган җәрәхәтләрдән шадраланган, шакмаклы чыраен юлдашына таба бормыйча гына:

—Нинди бәндә инде ул?—дип сорап куйды.

—Художник... Мазила несчастный...

—Анын пшене сындыру авыр булмас, —диде Кырыс.

—Нишләп?

—Художник единоличник бит ул. Командасы юк. Кесәсе дә такырдыр әле. Шулаймы?

—Бүре улый кесәсендә!—Хәнәфинен эченнән янә ялкын теле ургып
чыккандай булды —Ә кыланмышлары кырга сыймый' Олигархмы әллә диярсең!

—Фәкыйрь, димәк, яклаучысы юк,—дип үз уйларын йомгаклап куйды Кырыс — Андыйны нишләтсән дә була. Үч алунын мен төре бар анын Теләсә кайсын сайла.

  • Мәсәлән?
  • Мәсәлән, машина астына керүчеләр күпме Үз гаебе белән Элементарно!

Хәнәфи фыр-р итеп куйды

—Сезнен шул булыр инде. Таптау да изү. үтерү дә бетерү Сүз урам хулиганы турында түгел, рәссам турында бара' Сәнгать кешесе турында!

—Нәрсә, сәнгать кешесе башка камырдан әвәләнгәнме әллә?

—Әйе шул, башка камырдан.

—Андыйдан үчне дә башкача алалармы9

—Әйе шул. башкача! Гәүдәсеннән котлет ясап түгел! Хәер, сәнгатьне, матурлыкны аңлыйсызмыни сон сез

—Курыкма, дүрт саны төгәл калыр Бернинди криминал булмаячак. Син аны мина күрсәт кенә. Ни төслерәк Калганына катышмассың

—Сурәтен күрсәтсәм дә ярыйдыр бит9 Студент чакта шаярып безнен портретларны ясаган иде. Кеше таный беләсеңдер?

—Обижаете, шеф!

—Ну. сурәтен бирермен. Адресын беләсен

—Өй адресынмы?

—Сиңа анын өй адресы нәрсәгә? Остаханә мин кереп чыккан йортнын бишенче катында.

Бераз уйлап торгач, Хәнәфи:

—Син анда кереп йөри күрмә тагын,—дип куйды

—Керсәм ни була?

—Атан башы була. Сина түгел, мина! Шау-шу купса, ин беренче минем якага килеп ябышачаклар Ашыгыч түгел, иртәгә мин Мәскәүгә китәм әле. Хужа чакыра

—Озаккамы?

—Бәлки, өч-дүрт көн торырга туры килер, ә бәлки, бер көннән кайтып булыр...

—Алайса, вакыт бар икән

—Ут капмаган

Хәнәфи бераз уйланып торды, аннары Мозаффарнын кызарынып чыккан чыраен, аннан да бигрәк мольберттагы сурәтне күз алдына китерде дә.

—Ничек кенә булса да. мин моны болай гына калдырмаячакмын' —дип куйды —Тик белеп тор милиция килеп кысылырлык итмәскә'

—Әйттем ич. бөтенесе о-кей булачак! Элементарно, эшлибез аны'

Кан адреналинга сусаса

Утлар-сулар кичкән, жиз торбалар аша үткән Кырысның шактыйдан инде эче поша иде Андый егетләр ипле-жайлы гына көн итә белми, вакыт-вакыт канга адреналин чыгару кирәк аларга Башбирмәс рәссамны тезләндерү менә шул адреналин дигән нәрсәне суына башлаган канга мул итеп чы!арачак иде Интеллигент кыйпылчыгын баш идерү ул сина урамда болганып йөргән бомжны тотып изү түгел! Анын ләззәте бөтенләй икенче Мин рәссам, мин шагыйрь, мин җырчы дип борын чөеп йөрүчеләр белеп торсын алар Кырыс кебекләрдән өстен түгел!

Тимерне кызуында сук, дигәннәр, эшне озакка сузуда мәгънә юк иде. Хәнәфи Мәскәү белән Казан арасында болганып йөргәндә, юл җилләре анын башын суытып, ачуын басып куймагае. Ул чакта кызык ясап булмаячак.

Тик менә ничек итеп ясарга ул кызыкны? Остаханәгә кермәскә кушылды. Бер уйласаң, анысы дөрес тә. Эт оясында көчле дигәннәр. Димәк, ин беренче итеп, оясыннан тартып чыгарырга кирәк аны. һәм берәр ят җиргә илтеп тыгарга. Андый хәлгә тарыган бәндәнен, ничек кенә кәперәергә тырышса да, кикриге шиңми калмый. Башын идерү, тезләндерү җинеләя. Әлегә һичкемне тукмыйсы да, «чылатасы» да юк. Бер җилкенеп аласы гына Көне дә бик уңай: син урынындамы, ни эш майтарасын, дип баш өстеңдә торучы «шеф» Мәскәүдә.

Үзен генә башкарып чыга торган түгел, булышчы кирәк иде. Кырыс иң элек Кармак белән кинәште. Кечкенә башы озын муенында алгарак салынып торган, чырае көньяк кешесенә тартым, тар җилкәле бу адәм беренче карашка гына сыек күренә, кешене боргычлап алып бәйләп салунын ысулларын бик яхшы белә иде. Өченчегә үзләре белән бер төркемнән таза гәүдәле, сөзгәк маңгайлы Абрекны алдылар.

Кызык ясау һәрчакта да җинел генә бирелми. Монда да нык әзерлек, сабырлык таләп ителде. Алар көткән көнне рәссамнын остаханәсенә килмәве дә ихтимал иде бит әле!

Ярый, кичкә таба ул килде. Тар урамнын чатында торган «Дэу-Нексия» яныннан бик эшлекле адымнар белән узып китте. Машинаның корымланган тәрәзәләреннән өч пар күзнең үзенә текәлгәнен сизмәде, билгеле. Хәзер инде сәгатьләр буе, дикъкатьне киметмичә, анын кире чыкканын көтеп утырырга кирәк иде..

...Бу көннәрдә Мозаффарга җәяү йөрергә туры килде шул—шактый искергән «восьмерка»сынын техосмотр вакыты узган иде.

Прагага ул комиссия сайлап алганнан тыш (кайсыларын сайлыйлар бит әле!) үзе белән тагын бер-ике картинасын алып барырга тели иде. Таныш музей директорына бүләк итәргә, мөмкинлек чыкса, сатарга Шулармы әзерләп, төреп куярга иде исәбе

Уйлана-сайлана торгач, вакыт узганын сизми калган—кесә телефонына күз салса, уникенче киткән иде инде. Болары шулай торып торсын, калганын иртәгә хәл итәрмен, дигән карарга килде ул.

Караңгы ишегалдында кеше-кара күренми, аулак урамга төннәрен машина сирәк керә. Андый-мондый хәвеф-хәтәр булыр, дип шикләнерлек түгел иде. Ләкин ул урам ягына борылуга, хәтәр кинофильмнарда була торган хәлләр башланды. Почмактан каршыга өчәү йөгереп килеп чыкты... Мозаффар юл биреп читкә тайпылмакчы булды, ә алар анын өстенә ыргылдылар. Ул бәргәләнде, чапаланды. Тик өчәүгә каршы берүзен нишли аласын? Бигрәк тә бу рәвешле көтмәгәндә һөҗүм итсәләр. Берсе биткә сасы чүпрәк каплап, сулышны кысты, икенчесе кулларны артка каерды.. Аны каядыр сөйрәделәр, башын аска идереп, типкәләп, төрткаләп, машинага илтеп тыктылар. Мозаффарның аңы чуалды..

Һәммәбезнең дә телевизор каршында, ала-кола киемле, башларына тишек кара оек кигән егетләрнең ничек итеп кемнәргәдер һөҗүм иткәнен карап утырганыбыз бар Нинди гайрәт, төгәллек, оешканлык аларда!

Ярты сәгать үткәндерме-юкмы, шундый оешкан өч егет кызык «операция»не уңышлы башкарып чыкканнан соң. ике шешә, колбаса, ипи куелган табын артында кәеф-сафа корып утыралар иде инде Канга адреналин җитәрлек сенгән, күңелләр күктә иде.

Алай да Кармак бер урында канәгатьсезлеген белдереп куйды:

—Бигрәк әйбәт урнаштырдык инде,—диде. —Олы кунакмыни! Баз да
ярап торган булыр иде.

—Алай түгел ул!—дип каршы төште ана Абрек —Аны моннан эт тә эзләмәячәк.

—Анысы шулай инде. Кемнен башына килсен.

—Эш анда түгел ул,—диде Кырыс —Шеф обижать итмәскә кушты Бәллүр савыт кебек саклап кына йөртергә наказ бирде

— Белмәссен шефны да.. Үзенен үче бар дисен, үзе кадерләргә кушкан Үчен ничек кайтармакчыдыр?

—Интеллигент халкы синен ише түгел ул! Үчен башкача ала—хәнжәрен йөрәккә түгел, бәгырьгә кадый!—диде Кырыс

—Ә ничек була икән ул?

—Карарбыз, күрербез. Әйдәгез, бусын шеф өчен күтәрик әле. Морадына ирешергә язсын'

—Без—команда, бездә көч!—дип кружкаларын чәкештерделәр алар.

Яшерен остаханәдә

...Анына килгәч Мозаффар шактый вакыт зиһенен туплый алмады Бу нинди урын? Ул монда ничек килеп эләкте?

Ниһаять, остаханәссннән чыккач булган хәлләр исенә төште. Әйе, анын кулларын каерып машинага тыктылар Димәк, монда китереп ташлаганнар.

Ул авырлык белән торып утырды да чалбар кесәләрен капшады Ачкычлары да, телефоны да урынында. Шылтыратырга була Әмма телефонный тәрәзәсе тонган иде, Мозаффар анын төймәләренә тортк&тәде, аннары тырнак очы белән эчен ачып карады Сим-картаны алганнар— шылтыратып булмый.

Мозаффар торып ишеккә таба атлады Башта сак кына, аннары җилкәсен терәп, коч белән этте, әмма ача алмады. Ишек бикле иде

Ничек чыгарга? Һич булмаса, урам ягындагы узгынчыларның дикъкатен җәлеп итәргә?

Мозаффар бүлмәне күздән кичерде Затлы кунакханәнең «люкс» бүлмәсе төсле иде ул. Яктылык түшәмдәге түгәрәк тишекләрдән сирпелә. Диварлар идәннән түшәмгәчә тар такта белән капланган Сул якта зур күн диван, анын янындагы тәбәнәк пыяла өстәлдә сулы шешә, стакан. Уртада түгәрәк өстәл, анын янында сырлап ясалган дүрт урындык. Бер почмакта телевизор, икенчесендә суыткыч.

Ишеккә каршы як идәннән түшәмгә кадәр саргылт жалюзи белән капланган, аның тар тасмалары арасыннан көн яктысы саркый Анда зур тәрәзәдер, күрәсең. Хәзерге вакытта банкларда дисенме, башка бай оешмаларда дисенме, шундый мода китте бит яна биналарның тәрәзәләрен тоташ итеп диярлек уялар, әмма эчтән жалюзи белән каплап куялар да бүлмәләрне электр белән яктырталар. Тәрәзәләр эчтәгеләр өчен түгел, тыштан ялтырасын өчен генә куела шикелле. Монда да шулайдыр, күрәсең Ачарга кирәк... Мозаффар тәрәзә борысы кырыннан салынып торган нечкә ак бауны тарткан иле. жалюзи шыгырдап күтәрелде, ә күз алдында тоташ дивар пәйда булды. Яктылык түшәм астыннан, тар уемнардагы озынча лампалардан бөркелә икән

Мозаффарның тәне эсселәнеп китте, тыны кысылгандай булды. Сулыш алырга иркенлек эзләп, тагын бер тапкыр якжына караган иде. ян диварда готка күреп алды Ишекме әллә? Чыннан да. анда юыну бүлмәсе икән Һәммә нәрсә—зәңгәрсу пәрдә артындагы ванна, юышыч, краннар—затлы, яна, чиста. Ян дивардагы элгечтә зур ак йөнтәс сөлгеләр, халат, каршы
якта зур көзге, анын астындагы киштәдә сабын, теш пастасы, кырыну өчен кирәк-ярак, эреле-ваклы шешәләр. Барысы да куллануда булган—шешәләр яртылаш, тюбиклар сытылган. Мозаффар ялтыравык краннарнын үрдәк борынын күтәреп карады: сунын салкыны да, кайнары да шаулап ага. Ул битенә салкын су сипте дә, сөртеп тә тормыйча кире чыкты.

Әгәр дә жалюзи артында бетон дивар булмаса һәм тышкы ишек ачылса, үзеңне ерак бер шәһәргә килеп, кыйммәтле кунакханәгә урнашкан кебек хис итәр иден. Мондый командировкада атналап рәхәт кенә яшәп булыр иде. Ләкин менә мәжбүри ябылып ятарга кем риза икән?

Нинди урын соң бу?

Соңгы елларда кинәт баеп китеп, бик югарыга үрмәләгән кешеләрнең бәгьзеләрен кулга алып ябып куялар бит. Төрмәләрдә алар өчен камераларны махсус җиһазлыйлар, дигәнне гәзитләрдә укыганы бар иде. Шундыйларның берәрсе микән әллә бу? Алай дияр иден, милицияне ничек кенә хурлама, алар ордерсыз-нисез, берни аңлатмыйча гына берәүне дә ябып куймый. Кеше урлап, акча сыгучылар дисәң, рәссамның байлыгы ташка үлчим икәнлекне һәркем белә.

Кем китереп бикләде аны монда? Ни кирәк ана?

Ул, башын күтәреп, түшәм-диварларны тагын бер тапкыр күздән кичерде. Бүлмәдә, мөгаен, видеокамера бардыр. Аны кая яшерделәр икән?

Каршыдагы диварның тар такталары арасындагы эз бер төштә кинрәк түгелме? Әйе шул, киңрәк, башкалардан аерылып тора. Мозаффар тактаны эткән иде, ул ачылып китте. Эчтә караңгы иде. Ул кулы белән капшап, электр кабызгычын тапты. Ялт итеп ут кабынды Биек түшәмдәге люстра остаханәне яктырта иде. Әйе-әйе остаханә иде бу! Мозаффарныкыннан тәбәнәгрәк, кысанрак, әмма бер кеше өчен менә дигән! Һәм. ни гажәп. һәммә нәрсә аның остаханәсендәге тәртиптә урнаштырылган иде. Алюмин кювет та бар хәтта. Эчендәге суда кылкаләмнәр.. Ун як диварга киндер тарттырылган нечкә агач рамнар сөялгән.

Мозаффар уртада торган мольберт өстеннән киндерне йолкып алды Анын күз алдында артык мул, кызыл янбашлы хатын, бу якка артын куеп, башын борган да янтаеп ята иде. Таныш сурәт! Ләкин тукта, чырае таныш түгел, башкача бит моның! Әйе-әйе, Нурзифа чалымнары ярылып ята анда!

Бернинди шик юк: Хәнәфи Рәжәповнын кылкаләме сылаган иде моның буяуларын. Мозаффар диварга сөялгән рамнарны берәм-берәм сурәтле ягы белән яктыга борып карый башлады Менә җәйге кыр күренеше, менә каенга сөялгән кыз.. Нурзифа ич бу! Тагын портрет—анда да Нурзифа. Тагын, тагын. Төрле урында, төрле кыяфәттә. Һәммәсе таныш кул. таныш төсләр белән ясалган. Бәй. Хәнәфинен остаханәсе ич бу! Рәжәпов кылкаләмен ташлады, башын акча эшләүгә салды, дигәннәре юк сүз икән ләбаса! Ул биредә җан-фәрман тырмашып ята икән бит! Менә нилектән уртак остаханәдән бизде!

Ник сон әле ул бер генә картинасын булса да күргәзмәгә куймаган9 Хәер, куярлыгы бармыни сон боларнын? Үзе һаман Нурзифаны сурәтли, гел аны гына уйлый, күрәсең. Шунда Мозаффарның зиһене ачылып киткән кебек булды: карасана, Хәнәфи аны ярата икән бит! Үлеп гашыйк, өзелеп сөя икән! Нурзифа үзе моны белә микән сон? Ә бәлки, ул бирегә килеп, өлге булып та утыргандыр әле? Әллә ятып та торды микән?

Мозаффар янә мольберт каршына килде. Тынычланып китте: янтаеп яткан гәүдә—училищедагы натуршицаныкы иде. Хәнәфи анын муенына Нурзифаның башын утыртырга маташкан.

Ул, мөгаен, аны чакырырга кыймагандыр да. Чөнки сурәтләрен күрсәтергә ояла. Аларны Мозаффарныкылар белән чагыштырып карар да.
тәмам гайрәте чигәр, дип шүрли

Менә нинди кисәүләр көйри икән анын ханында! Жәһәннәм угы диярсен! Еллар буе януга ничек чыдый икән9 Түзә алмас хәлгә килгәндер, шуна Мозаффарны бирегә китереп япкандыр да. Үзе түгел, билгеле, ниндидер бандитлар яллап эшләгән ул бу хәтәр эшне Ни төсле итеп үч алырга ниятли икән инде9!

Үзе кая сон әле?

Мозаффар алгы бүлмәгә чыкты да имән ишекне дөбердәтергә кереште.

—Ни кирәк?—дигән тавыш ишетелде тышкы яктан

—Хәнәфи кирәк! Рәжәпов!

—Бераз көтәргә туры килер.

—Күпме ул «бераз»?

Бер-ике көн

—Ике көн?! Ике көн нишләп ятыйм мин монда9

—Ял ит бераз.

Мозаффар ярсудан сулышына буыла башлады

—Әй син! Чакыр монда Рәжәповны'— дип кычкырды ишеккә аягы белән тибеп.

—Акырма! Ул юк әле Ә әйтәсе сүзенне селектордан әйт әнә

—Селектордан? Кайда ул?

  • Кирәк булса, табарсын.

Селектор остаханәдәге озын өстәлдә, буяу савытлары янында икән Мозаффар анын төймәләренә төрткәләде—жавап булмады Барысын бергә йодрык белән төя башлагач кына, карлыккан тавыш

  • Ватсан, үзенә начар булыр,дип куйды
  • Рәжәпов белән тоташтыр мине'

—Вакыт җиткәч, үзе тоташыр Әйттеләр бит инде сина ул монда түгел.

—Килсен!

—Килер. Вакыты житкәч.

Селектор челт итте дә тынды Мозаффар кызышкан иреннәрен ялады, тамагы кипкәнен тойды. Түр почмакка барып, суыткычны ачты Анда эреле-ваклы шешәләр, казылык, сыйр. уылдык, телемләп туралган ак һәм кызыл балык, ипи бар иде

Ул «Киндзмараули» дип язылган юан корсаклы шешәне алды. Саргылт шәрабне бәллүр бокалга тутырып салып эчеп җибәрде, аннары утырып ашарга кереште. Кызган башы бераз тынычланып киткәндәй, уйлары бер эзгә төшкәндәй булды

Аннары остаханәгә керде Биек өстәлдәге буяулар арасыннан күмер таякчыклары . кәгазь табып алды, утырып сызгаларга кереште Анын кулы астында башы Хәнәфинекенә охшаган кырыгаяк пэи.га булды.

Башны ташка орырлык хәлләр

Хәнәфи Мәскәүдә бер генә кон торды, ике юнен поездда йоклап, юш турында кайтып та төште Вокзалда аны Кырыс каршы алды Вагонга кереп. «шеф»ынын кулыннан авыр юл сумкасын һәм зур. озынча төргәк алганда анын шадра чырае серле, юка иреннәрендә мәгънәле елмаю уйный иде. «Ни кылдылар икән инде тагын9»—дип уйлады Хәнәфи Әмма сорашырга ашыкмады, чөнки эшнен никадәр хәтәр икәнен белми иде әле Кара «Гранд-Чероки» кузгалып, урамга чыккач. Кырыс руль өстеннән алга караган килеш

—Булды бит,—дип куйды. Анын бик тә канәгать кыяфәтендә тизрәк «шеф»ын куандырасы килгәне ярылып ята иде.

—Нәрсә булды?

—Тәпиеннән эләктердек без теге асыл кошны

—Нинди асыл кош? Аңлатыбрак сөйлә!

Мәскәүдә Хәнәфинең башын катырган нәрсәләр күп булды, ул инде китәр алдыннан булган сөйләшүне онытыбрак җибәргән иде.

—Теге сез әйткән пачкунны,—диде Кырыс.

Шунда гына Хәнәфи Мозаффарны исенә төшерде.

—Әйттем бит мин сина, кагылмаска, дип!

—Ә без кагылмадык... Бармак белән дә орынмадык... Үзегез күрерсез... Әле генә агачыннан өзеп алган алма кебек томраеп тора. Сезне көтеп утыра.

—Кайда?

—Үзебездә.

—Кайда ул «үзегездә»?

—Теге сезнен аскы каттагы бүлмәгездә.

—Остаханәдәме әллә?!

Шунда инде

—Ник керттен син аны анда?!

Хәнәфинең чырае гына түгел, башы-муены мәрмәр бюст төсенә керде Бу галәмәттән югалып калган Кырыс машина бамперы белән алда барган трамвайны сөзә язды. Тормозларның каты чинавы, Кырыснын әшәке сүгенүе, кинәт алга сөрлегеп, мангае белән алгы пыяланы вата язган Хәнәфинең сулышын ачып җибәрде. Анын беренче омтылышы—Кырыснын шадра чыраен йодрык белән төю иде. Әмма мона кул озайтып булмый!

—Ә син беләсеңме кеше урлаган өчен ничә ел биргәннәрен?

—Ә кем әле монда кеше урлаган?—диде Кырыс көлемсерәп.—Урланган кешене шундый затлы җиргә китереп ябалармыни9 Эшне судка җиткерсә, кунакка килгән җиреннән китә алмый ятты, дисен дә бетте китте. Анын бер дәлиле дә, бер шаһиты да юк. Ә бездә шаһитлар өчтән дә ким булмаячак. Бөтенесе уйланган, шеф! Элементарно!

Буласы булган, буявы сенгән—башны ташка орудан файда юк. ни кызган булса да, Хәнәфи моны андый иде. Ул күзләрен чытырдатып йомды да. фикерләрен бер эзгә салырга тырышты.

Димәк, Мозаффар остаханәдәге картиналарны, этюдларны. Зифанын портретларын күргән... Моны күз алдына китергәч, эчке сызланудан нишләргә белмичә, Хәнәфи авырттырып иреннәрен тешләде. Ана күрсәтә торган нәрсәләр идемени алар? Аны кертә торган җирмени ул?

Монарчы Хәнәфи анда һичкемне аяк бастырмады. Ялгызы бикләнеп эшләде дә эшләде. Этюдлар, натюрмортлар, портретлар ишәя торды, тик аларны берәүгә дә күрсәтмәде Студент чакта анын сурәтләренә күз салган остазларның, курсташларның чырае ничек сытылганы хәтергә нык сеңеп калган иде шул. Бигрәк тә ул сурәтләр Мозаффарныкылар белән янәшә эленеп торганда! Кулга диплом алганнан соң, остаханәдә дүртәү очрашканнары гел искә төшеп тора Мозаффарны ничек-ничек күккә чөеп мактадылар анда Ансар белән Зөфәр. Хәнәфине исә ничек чеметеп-чеметеп алдылар. Сүз белән генә түгел, карашлары, кыланмышлары белән. Бигрәк тә Зифа алдында түбәнсеттеләр.

Ул чакта Ансарның сәнгатькә генә хезмәт итәргә ант итик, дип котыртуы да Хәнәфине кимсетү өчен эшләнде кебек.

Ант эчкәнгә июльдә ун ел тула. Быткыч Зөфәр, очрашкан саен шуны искә төшереп, кайчан җыелышабыз инде, дип сорамый калмый Шагыйрьләргә

кызык кына булсын! Чын сәнгатьне андый белсәләр ни әйтер илен һәммәсе Мозаффар стиленә, анын манерасына мөкиббән Хәнәфи исә беркемне дә кабатламый, бөтенләй башкача, үзенчә яза Килер бер көн. аны бәяләрләр'

Тик менә кайчан килә бит әле ул көн Ван Гогка килгән сыман үзе үлеп туфрак булгач, бәлки Хәнәфинен исә исән чакта, менә хәзер үзен раслыйсы килә иде

Күргәзмә буласын белгәч, анын йокысы качты Аһ. шунда бер генә картинаңны булса да элеп куйсалар иде! Юк. эленеп тору гына житми, Прагага баручылар арасында булсан иде'

Ятып калганчы атып кал. диләр. Хәнәфи күргәзмәгә эләгергә талпыныш ясап карады.

Мона бер генә кеше—мәдәният министры Илгизәр Фаязович Кәримов аша гына ирешеп була, дигән фикергә килде ул Самаркин төрле концертлар кую, юбилейлар үткәрү өчен акчаны шактый еш бирә, зур сәхнәләрдән, затлы табын түрләреннән ана рәхмәт сүзләре еш ишетелә Исеме янгырый. ә җисеме еракта йөри. Анын вәкиле буларак, рәхмәтләрне Рәжәпов кабул итә. Шунлыктан ул министр өчен күз күрмәгән кеше түгел иде. телефоннан шалтырату белән кабул итәргә ризалык бирде

Хәнәфи күрсәтергә дип өч картинасын алып барды. «Казансу буе»н. «Татар бистә»сен һәм, әлбәттә инде, кырын яткан хатын-кызны

Министр аны мондый йомыш белән килер дип башына да китермәгән иде. Күргәзмә хакында сүз кузгалуга, әле генә елмаеп каршы га килгән кеше кинәт үзгәрде дә куйды: какча чыраенда балкыган елмаюы сүрелде, нык чаларган, күперенке чәчләре астында, маңгаенда ике тирән сыр хасил булды, күксел күзләренең карашы салкынайды

—Кайсы картиналарны кую-куймау мәсьәләсен мин хәл итмим бит. комиссия карый.—диде ул урынлык аркаларына сөяп куелган картиналарга керфек кенә сирпеп алгач —Анда үз кешеләрегез бар—рәссамнар берлеге әгъзалары. Ник шулар белән киңәшмисен?

—Сезнең үз фикерегез ничек сон?

Хәнәфи молдерәп анын күзләренә карады. Билгеле бит инде, министр яклап сүз әйтсә, каршы килүче булмачак

—Алар ни дисә, мин шуңа риза,—диде Илгизәр Фаязович карашын тәрәзәгә төбәп

Бүтәнгә баш орудан мәгънә юклыгы Хәнәфи өчен көн кебек ачык иде.

Күргәзмә ачылганда ниләр кичергәнен ул үзе генә белде Башкаларны сөендергән, өметләндергән бу вакыйга анын күптәнге йөрәк ярасын гына тырнады.

Әгәр дә син кем дә булса берәү белән тигезләшергә теләп тә. анын югарылыгына күтәрелә алмыйсын икән, аны үз дәрәжәнә, ә ин яхшысы, тагын да түбәнрәк тартып төшерергә кирәк Бу-күптәннән мәгълүм хакыйкать Мозаффарны үз дәрәжәнә төшерүнең бердәнбер чарасы аны акча өчен, фәкать табыш алу өчен генә эшләтү иде. Монын бер ысулы булырга тиеш иде. чөнки фәрештә түгел, адәм баласы бит ул. гап-гади бер бәндә'

Кызган башка килгән фикер, беренче карашка акыллы тоелса да. бик сирәк очракта гына дөрес булып чыга. Хәнәфи ун ел элек ант биргән кичне күчермәләр ясап сату турында кузгалган сөйләшүне. Мозаффарның бу гамәлгә каршы ничек чәчрәп чыкканын исенә төшерде Ах. әгәр дә аны бу эшкә тартып булса!

«һеннеси» коньягы күтәреп остаханәгә барганда. Хәнәфи сабакташы
мондый тәкъдимгә берсүзсез риза булыр дип өметләнмәде, билгеле. Кылын тартып карау иде аның нияте. Эч серләрен ачтырсан, нечкә җирен табып булыр, бәлки. Әле Прагага барыр юлын кисәр өчен жае да табылыр иде...

Кыскасы, сабакташы белән әрепләшү, ачуланышу Хәнәфинен уенда да юк иде. Ләкин сөйләшү һич тә ул күз алдына китергәнчә барып чыкмады. Барып керүгә үк Мозаффар ана караңгы чырай күрсәтте. Ә инде мольбертыннан киндерне тартып алгач, бөтенләй котырды.

Бу мизгелне исенә төшергән саен Хәнәфинен жаны-тәне калтырана башлый. Мольберттагы сурәт анын бөтен вөҗүден эссе суга коендыргандай итте... Мозаффар Нурзифаны чишендереп, берничә көн дәвамында, сәгатьләр буе каршысында ялангач яткырган. Ул аны сөяркәсен көтеп яткан хатын рәвешендә тасвирлаган!

Көткән-көткәндер дә көтеп алгандыр, әлбәттә. Хәнәфине кулына да орындырмаган, фәрештәгә тин күренгән кыз бала Мозаффарныкы!

Бу инде иҗатыңны бәяләмәү, рәссам буларак түбәнсетү генә түгел. Еллар буе яшерен сөю утында янган, Нурзифа анламас, көләр генә дип куркып хисләрен белдерергә җөрьәт итми йөргән Хәнәфи өчен бу—анын ирлегенә китереп ору, шәхесен бетерү дигән сүз иде. Мозаффар монда да аны уздырды!

Ул көнне остаханәдән чыкканда Хәнәфинен хәле бик мөшкел иде. Кырыс кебек бәндәләр алдында, гомумән шоферлар янында артык ачылырга ярамаганлыкны яхшы белсә дә, бу юлы ул тыела алмады, һәм менә нәтиҗә...

...Хәнәфи рульгә ябышкан Кырыска нәфрәт белән карап алды.

Алар Казансу күпереннән чыгып, каенлык белән капланган үргә менделәр дә, яшелгә буялган биек, киң тимер капка каршына килеп туктадылар. Капка шыгырдап ачылды, машина баганаларга күтәртеп куелган будка яныннан эчкә узып, зур бинаның ишеге каршында туктады.

—Әйберләрегезне кая кертим? Подвалгамы?—дип сорады Кырыс багажник ягына ымлап.

—Торсын шунда!

Хәнәфи арткы утыргычтан крокодил тиресенә охшаган портфелен алды да, имән ишектән кереп китте. Киң баскычтан икенче катка менеп, сулдагы бүлмәгә узды. Хәлсезләнеп, урындыкка утырды. Инде нишләргә?

Кайсы яктан гына карасаң да, иң элек Мозаффарны чыгарып җибәрергә кирәк иде. Бу эшне озакка сузу—ут белән уйнау дигән сүз. Мозаффар урынында бүтән кеше булса, Кырыс әйткәнчә, барсын да шома гына үткәреп җибәрергә мөмкин булыр да иде бит, әмма бу башка... Әлбәттә, иң элек янына кереп, гафу сорарга, үзеннен бу эшкә катнашын юклыкны аңлатырга кирәк. Ахыр чиктә теге көнне Хәнәфи түгел. Мозаффар кызды бит, ул буза куптарды. Шуны исенә төшерергә... Өстәл янына утыртып сыйларга. Алай да игә килмәсә, тәртәгә типсә, акча сонарга... Күпме сораса шулкадәр—мондый очракта санашып торып булмый... Соңыннан машина белән озатып куярга.

Четерекле хәлдән бу рәвешле шома гына чыгу бик мөмкин эш кебек тоелды. Мозаффарның да монда ятасы килмидер Бик җаваплы көннәре бит—Прагага барырга әзерләнгән чагы. Аннары милициягә әләкләп, гауга куптарып йөрергә сәләтле дә түгел ул.

Шуларны уйлагач, Хәнәфи бераз тынычланып киткәндәй булды. «Ин элек сискәндерергә кирәк аны,—дип уйлады ул.—Көтелмәгән хәлдән югалып калсын, зиһене чуалсын. Ул чакта сөйләшү дә җиңелрәк булыр». Шулай эшләргә Хәнәфинен мөмкинлеге дә бар иде.

Әмма бу юлы да ул ниятләгәнчә барып чыкмады. Бер абынган гел абына шул ул...

Мозаффар алгы бүлмәдә, өстәл артында, остаханәгә аркасы белән, имән ишеккә яны белән утырган иде. Алдындагы кәгазьгә гасабиланып күмер белән сызгалый. аяк очында сурәтле кәгазь кисәкләре чәчелеп ята иде.

Кинәт кемдер:

—Саумы, буяудаш!—диде

Мозаффар сискәнеп турайды да тышкы ишеккә карады Ишек ябык, әгәр ачылып ябылган булса да күренми калмас иде. ‘Саташам инде әллә?»—дигән уй узды анын башыннан. Сикереп торып борылган иде. Хәнәфине күреп, имәнеп китте. Ишек ачылганы сизелмәде, аяк тавышлары ишетелмәде, каян пәйда булды бу!?

—Син. ничек керден монда?

Хәнәфи җавап бирергә дип авызын ачкан иде. идәндәге, өстәлдәге кәгазьләргә күзе төште дә. әйтер сүзен онытып катып калды: аларда дөньядагы ин кабахәт хәшәрәтләр ясалган иде кыргаяк, таракан, елан, канэчкеч ярканатлар. . Һәммәсе адәм чырайлы, һәммәсендә Хәнәфинең чалымнары ярылып ята.

Ул арада Мозаффар аңына килеп, анын артына чыкты да. таза беләге белән муеныннан урап та алды

—Әйдәле. чыгыйк әле моннан!

һәм артыннан төрткәләп имән ишеккә китереп терәде.

—Ач!

— Миндә, ачкыч юк . —диде кызарынган-бүртенгән Хәнәфи хырылдап.

—Ачтыр!

—Жибәр...

—Чыккач җибәрермен!

Мозаффар ишеккә типкәләргә кереште

—Ачыгыз, югыйсә үтерәм мин моны! Ачыгыз!

Тышкы яктан дөбердәгән аяк тавышлары, кемнеңдер кычкырынганы ишетелде. Ишек эчке якка ачылды. Мозаффар белән Хәнәфи егылып киттеләр. Атылып кергән шадра чырайлы ир заты Мозаффарны чәченнән умырып. Хәнәфидән аерып аллы да. тибеп читкә этәрде Үзе шундук кире чыгып, ишекне япты

Мозаффар Хәнәфине янә эләктермәкче булып артына борылды. Бүлмә буш иле... Остаханә ягында ла. юыну бүлмәсендә ла беркем юк Кая китте бу мөртәт? Ишектән чыгып шыларга өлгермәде, бүтән качар урын да юк' Таш диварлар аша үтә торган әкияти көче бармы әллә? Ә бәлки урыны сихерледер?

Мозаффар тәмам аптырашта иде. Нинди җир сон бу9 Кай төштә, кайсы урамда, нинди бинада9 Моны ничек белергә9

Анын күзе өстәлдәге селектор аппаратына төште. Ул кабаланып трубканы алды:

—Хәнәфи?.. Рәжәповны бир мина!

—Заткнись!—дигән тавыш ишетелде аннан

Ә бу минутларда өске каттагы кунак бүлмәсендә Хәнәфи, зур көзге каршына басып, кызарып чыккан муенын сыйпый-сыйпый, күлмәк якасын төзәтә иде. Чырае качкан иле анын. чөнки хәзер инде вакыйгаларның хәтәр төс алганы аермачык иде

Нишләргә? Шушы сорауга жавап эзләп миңгерәгән кичне шылтыратты да инде ана Нурзифа. Хәнәфи борчуларын сиздермәскә тырышты, шат тавыш белән сөйләште. Ә бәлки, бу четерекле хәлдән чыгуда кызның ярдәме тияр9

Бормалы баскыч астында

Нурзифаны озатып кире кергәндә, Хәнәфинен кәефе яхшырган иде. «Ай-Һай кирәкле минутында шылтыратты теге!—дип уйлады ул.

Аннары почмактагы бормалы тар баскычнын култыксасына таянып, аска үрелеп карады. Анда төшә башласан, биш-алты борылыш ясаганнан соң, бикле ишеккә барып төртеләсең. Хикмәтле ишек ул: тыштан гына күренеп тора, эчке яктан исә барлыгы сизелми. Анын артында остаханә, анда Мозаффар Әле генә Зифа белән аны ун-унике адым гына аерып тора иде. Әгәр алар моны белгән булсалар, нишләрләр иде икән0.. Белмичәрәк торсыннар әле! Билгесезлек дигән нәрсә адәм баласының күңелен нык изә, ихтыярын йомшарта ул.

— Шәп иттемме үзеңне?—дип аска бармагы белән янады Хәнәфи —Бәгыренә утлы сөнге кададыммы?

Һәм кинәнеп көлеп куйды. Хәзер инде тынычлабрак, ашыкмыйча уйларга була иде. Ахыр чиктә, бер ябып куйган кешене чыгармыйча ике көн тоттыңмы, ике атнамы, анын аермасы, мөгаен, юктыр. Авылча әйтсәң, сыер кәлҗемәсенең кырыена бастың ни дә уртасына бастын ни...

Мозаффарны бу килеш кенә чыгарып җибәрергә һич тә ярамый иде Шау-шу куптарса, Хәнәфинең бөтен язмышына кара тап төшәчәк. Андыйны Самаркин янында тотар микән әле? Байлар үзләре кырын юлларны күп таптасалар да, вак-төяк аркасында пычранып йөргәнне җеннәре сөйми. Баҗасы дип тормас, куар да чыгарыр. Талканы коры!

Сабыр төбе сары алтын, дигәннәр. Хәнәфи ашыкмаска булды. Әнә, Мозаффар бәргәләнсен, ул чыгырыннан чыксын! Әгәр һаман шушылай чәбәләнсә, дуласа. Прагага барудан коры калмагае! Шуны уйласын!

Шул минутта Хәнәфинен теләге кабул булгандай, селектор зеңгелдәп куйды.

—Теге пачкун сине сорый,—диде Кырыс тавышы.

—Тоташтыр!.. Рәжәпов тынлый!

—Нурзифа белән сөйләшергә мөмкиндер бит?

Мозаффарның ачуын тыеп, тавышын йомшартырга тырышканы сизелде. «Әһә, сыгыла башладыңмыни?»—дип уйлады Хәнәфи.

—Ул китте инде,—диде ул трубкага.—Шул гынамы?

—Юк. Тукта. Сөйләшик әле... Сиңа миннән ни кирәк?

—Мин сина әйткән идем бит инде. Остаханәдә очрашкач...

—Нәрсә дип?

—Оныттыңмыни? Алайса исенә төшкәч сөйләшербез.

—Күчермә ясау турындамы?..

—Ә син ничек җавап бирден? Гомумән синен белән сөйләшеп булмый. Кичәдә янына яхшылык белән кергән идем. Әгәр тыңлаган булсаң, һәммәсе шундук хәл ителә иде. Ә син бугаздан тотып алдың.

—Соң син аңларга тиеш!

—Ә мине анларга кирәкмиме?

—Аңлашыйк сон. Иң элек син миңа шуны гына әйт: Нурзифа кайда? Әллә аны да?..

Әйдәле анын турында сөйләшмик!—диде Хәнәфи кинәт кызып —Син үзен турында уйла!

Трубка бераз тынып торды, Мозаффар үзен кулга алырга тырышты булса кирәк.

—Нишләтмәкче инде син мине?—дип сорап куйды ул аннары.

  • Китереп терәсәләр, кеше теләсә нәрсәгә бара. Монда мин генә түгел, башкалар да бар әле! Безгә гарантияләр кирәк.
  • Нинди гарантияләр?

—Башым исән калсын дисән, мин әйткәнне эшлисен

—Күчермә ясаргамы?

—Шуннан башла. Аннары карарбыз.

—Кайчан карарсын?

—Тәртибен ничек булыр Шуны бел шартларны мин куям хәзер! Син мине ахыр чиккә китереп терәден!—диде Хәнәфи кызып китеп —Әгәр мине булдыра алмас, дип уйлыйсын икән, монда бөтенесенә сәләтле кешеләр бар!

Селектор тагын беразга тынып калды

  • Мин риза...—диде ниһаять Мозаффар.—Тик бер шартым бар Нурзифага тимәгез!

—Ә анысын без анын белән икебез хәл кылырбыз, өченче кеше кирәкми!—диде Хәнәфи кинәнүле тавыш белән —Сина кирәкле бөтен әйберне кертеп бирерләр. Беренче эшен әзер булгач, сөйләшербез

—Мина үземнең кылкаләмнәрем кирәк!—диде Мозаффар — Үземнең палитрам!

—Булыр. Уңышлар телим!—дип Хәнәфи селекторный төймәсенә төртеп, араны өзде

Ярый әле, Мәскәүдән борынгыга охшатып картиналар ясау өчен һәммә кирәк-яракны алып кайткан иде. Ул аскы катка төште дә ишек төбендә утырган Кырыстан:

—Теге сумка белән төргәк машинададыр бит әле?—дип сорады —Багажникта ята.

—Кертеп ыргыт, —дип ияге белән аска ымлады Хәнәфи —Юк, сонрак. Кузгат машинаны. Бер жиргә барып килик әле.

.. Машина таныш йорт янына барып туктар-туктамас, ул ашыгып төште, атылып бишенче катка менде, кабаланып рәшәткәле ишекнен йозагын ачты. Мольберт үз урынында, киндер белән капланган килеш тора иде Өстен ачуга, таныш сурәт пәида булып, сулышны кискәндәй итте Менә бит ул—Зифа—чынында нинди! Хәнәфи янында гына бөрешеп китә, ниндидер кабык эченә кереп качкандай була. Әкәм-төкәм кебек Ничек салдырырга аның кабыгын, ничек менә шушындый хәлдә каршында яткырырга ’ һәм аннары, үзең дә анын янәшәсендә булырга9 Мөмкин эш бит бу! Юлы ачылган биз инде

Хәнәфи Нурзифа янәшәсендә Мозаффарны күз алдына китерде дә. күзләрен йомып, аскы иренен чәйнәде Аннары мольберттан сурәтне йолкып алды, дивардан икенчесен. Коридордан калын кәгазь азып кереп, икесен бергә төрде Ян өстәлдән кюветны алып, суын чыгарып түкте дә кылкалөмнәре, палитрасы белән бергә киндергә чорнады Аннары борылып чыгып китге.

Аңла син бу сәнгать кешесен!

Ә кичен остаханәгә Нурзифа килде. Мозаффар белән очрашырга курка да ул. шул ук вакытта аның остаханәдә булуын да тели иде Телефоннан шылтыратты, димәк исән Әмма тавышы, сөйләшүе нинди бит' Бик тә хафаланган, хәтта ярсыган кебек Ни булган’ Ник рәтләп сөйләшмәде? Ник сораганга жавап бирмәде, кайдалыгын әйтмәде?

Остаханә буш иде. Бу юлы ул гадәттәгедән дә тәртипсезрәк күренде Мольбертны каплаган киндер, андагы сурәт юкка чыккан Кювет га, анын
эчендәге кылкаләмнәр дә юк. Дивардагы картинаның да урыны гына беленеп тора.

Бу ни дигән сүз? Мозаффар алып китте микәнни? Ләкин кая9 Бәлки, рәссамнар берлегендә беләләрдер?.. Чит илгә барасы бар. телефон аша гына булса да алар белән хәбәрләшми тормыйдыр!

Иртәгесен эшкә килүгә Нурзифа ин элек рәссамнар берлегенең телефонын эзләп тапты.

Берлек рәисе Хангилдин көттереп кенә жавап бирде.

—Кем әле бу, Азалия ханым, сезме?—дип сорады ул Юлдашев хакында сүз кузгатуга.

  • Юк. бу. . Юлдашевнын остаханәсеннән

—Натуршицасымы?

Нурзифа куырылып куйды

  • Юк. мин анын дусты Ул каядыр югалды.. Без борчылабыз...

Хангилдиннын тавышы катыланып киткәндәй булды.

—Без бу хакта Азалия ханым белән сөйләштек инде,—диде ул —Прагага нинди әсәрләрне алып бару турында комиссия үз фикерен әйтте, калганын югарыда хәл итәләр. Бар мәдәният министрлыгы, бар президент аппараты. Азалия ханымга да шулай дип әйттек: югарыдагылар белән эш йөртегез, дидек. Әйтик, министрның үзе белән сөйләшергә була. Гафу итегез, бездә киңәшмә бара иде. Сау булыгыз!

Һәм трубканы куйды.

Димәк, комиссиянен утырышы булган. Юлдашевнын кайсы картиналарын сайлап алдылар икән? Мозаффар үзе бу хакта белә микән?

Нурзифа кесә телефонының төймәләренә төрткәләде. Министр Кәримовнын номеры сакланган булырга тиеш: бер ел элек анын яна фатирына аш бүлмәсен нәкъ менә Нурзифанын сызымнары буенча ясатканнар иде.

Беренче шылтыратуда ук анын белән сөйләшеп булмады: «Анда киңәшмә бара»,—дип жавап бирде секретарь. Сонрак: «Чыгып китте».—диде, аннары сораган саен: «Килмәде әле».—дип кабатлап торды.

Ахыр чиктә Нурзифа аны иртәнге сәгать җидегә барып, министрлыкнын ишек төбендә сагалап торырга булды. Тәжрибәле кешеләрнең шулай итүләре хакында теге чакта колагына чалынып калган иде.

Ул килгәндә, ике ир кеше шул тирәдә болгана иде инде. Урам чатыннан министрның аксыл машинасы күренүгә, алар икесе дә ишеккә илтә торган кин баскыч янына килеп бастылар Министр машинадан чыгуга, ирләрнең берсе ана таба атлады Ике минут үттеме-юкмы. аны икенчесе алыштырды. Нурзифа ун-унбиш адым читтәнрәк күзәтеп торды.

Илгизәр Фаязович шактый калку, күксел костюмы бик тә ятышып торган чандыр гәүдәле илле яшьләр тирәсендәге кеше иде. Сынын төз тота, озынча башын иебрәк сөйләшкәндә, нык чал кергән куе. көлсу чәче кабарып, башын тагын да озынчалатып күрсәтә иде. Күренеп тора: ул кешеләрне дикъкать белән тынлый. ә бәлки кайбер мәсьәләләрне шушылай аягөсте генә хәл кылу анын үзенә дә ошыйдыр. Кабинетына кереп, йомшак кәнәфигә урнашкан кеше сүзне озынга сузучан. Әнә. бу ике ир-атта анын белән жинел аңлаштылар бугай—берсе артыннан берсе, бик канәгать кыяфәттә, мәйдан уртасындагы затлы бакчага таба китеп бардылар. Ә Нурзифа үзенен йомышын бер-ике авыз сүз белән ничек аңлатып бирер икән сон9

Менә министр карашын аңа төбәде.

—Нурзифамы сон бу? Хәерле иртә! Син дә минамы?

  • Исәнмесез, Илгизәр Фаязович! Мин Юлдашев турында.-. Рәссам Мозаффар Юлдашев...

Министрнын йөзе җитдиләнеп китте.

—Әйдәле. эчкә кереп сөйләшик,—диде ул.

Алар ян-якларына гөл түтәлләре сузылган кин мәрмәр баскычтан имән ишекләргә таба менеп киттеләр. Эчкә кергәч, ялтырап торган лифтка утырып дүртенче катка менделәр. Секретарь килеп җитмәгән иде әле. алгы бүлмә аша эчтәге иркен кабинетка уздылар.

—Рәхим ит,—дип. министр Нурзифага озын өстәл яныннан урындык тәкъдим итте. Үзе анын карш ысына чыгып утырды.

—Портретларыннан күренеп тора: Юлдашев өчен син гади натурщица гына түгел, бик якын кеше —дип башлады ул сүзен —Әйт әле дөресен генә: кая югалды ул?

—Мин... белмим.

—Шулаймыни? Хатынынын белмәвен ничектер аңлатырга була. Синнән ник кача, монысы аңлашылмый

Нурзифа югалып калды.

—Рәссамнар алар, гади кешеләр кебек түгел бит —дип быдырдады УЛ.

—Шулай дип уйлыйк. Ләкин анын мондый чакта болай шаяруы сәер бит. Син ничек уйлыйсын? Әле кайчан гына без анын белән шушы кабинетта очрашып сөйләштек. Болай ук кыланырга ярамый иде Бигрәк тә минем белән.

Сонгы сүзләрдә, хатын-кыз белән төрлечә кыланырга була, әмма җитәкчеләр белән үзенне тәртиплерәк тотарга кирәк иле. дигән мәгънә яңгырады.

—Комиссия анын картиналарын кире какмагандыр бит?—дип сорады Нурзифа.

—Өч картинасын сайлап алдылар. Өчне! Ике атнадан алар Прагада булырга тиеш. Авторлары белән бергә. Аңлыйсынмы? Андагы күргәзмәгә куелган әсәрләрне авторлар үзләре тәкъдим итәчәк—тегеләрнең шарты шундый. Әгәр дә Юлдашев һаман шушылай качып йөрсә, анын урынына башка берәүне алып барырга туры киләчәк

—Әгәр ул кинәт авырып китсә, ә әсәре шедевр булса?—дип сорады Нурзифа кинәт батыраеп.

  • Их, Нурзифа туташ, сәнгать әсәренен кайсы нинди икәнен без билгелибезмени? Анысын инде зур белгечләр карый Күргәзмәнең үзендә Ә безнең эш—бар булганын кешечә итеп озату. Вакытында барып җитсен, янында авторы ялтырап торсын. Балкып, беләсезме'’ Анын әле кайсы мөһимрәктер: картинасымы, авторымы
  • Ничек инде, сәнгать өлкәсендә.

—Син үзен яшь булсан да рәссамнар белән күптәннән аралашасын булса кирәк. Сәнгатьтән мәгълүматын бардыр. Картинаны ничек тәкъдим итәсең бит Менә мәсәлән. Малевичның «Кара квадраты» Нәрсә тасвирланган анда? Минем карашымча, анда кара шакмактан башка берни юк Ә кемнәрдер аны шундый итеп мактадылар, бөтен дөньяны, бу шедевр, дип ышандырдылар Син беләсеңме, быел аны ничә миллион долларга сатып алдылар'’ Әгәр дә аның авторы безнең Хангилдин яисә шул ук Юлдашев булса, борылып караучы булыр иде микән.’ Бу очракта да автор үзе тырышырга тиеш Иҗат иткән әсәре өчен янып йөрергә' Картина бит ул рәссам өчен мәгъшукасы кебек кадерле' Ташлап качалар, димени ’ Ана аннан ни файда'.’ Мин. әлбәттә, анын картиналарын җибәрер илем Ахыр чиктә, мона берәүдә каршы түгел Үзеннән генә тора' Элемтәгә керә алсан.
әйт: килсен, күренсен!

Нурзифага: »Ярый»,—диюдән башка чара калмады. Ул урыныннан торып, саубуллашты да ишеккә юнәлде.

Эш урынына килеп утырганда, ана кояшлы күк йөзен болыт сарган кебек тоелды. Ичмасам бер кинәшер-сөйләшер кешен булса иде! Әнисе белән уртаклаша торган ваем түгел—ул аңламаячак. Кеше ирендә синен ни эшең бар, диячәк. Дус кызлар арасында Мозаффарга бәйле серләрне сыйдырып, сакларлыгы юк...

...Күңел түрендә янә Рашатның елмаюлы йөзе калыкты. Теге чакта анын телефоныннан хатын-кыз чыркылдавы ишетелде ишетелүен. Тик кем булды икән сон ул? Ә бәлки, кардәшедер? Бәлки, машина эчендә алар икәү генә булмагандыр?

Нурзифа телефонын алып, Рашатнын номерын чыгарган иде инде. Ләкин өлгермәде, телефон үзе жырлый башлады. Анын тәрәзәсендә ят номер каралып чыкты.

—Алло! Сезнең исемегез Нурзифамы?—дип сорады нечкә яшь тавыш.

—Әйе. Ә сез кем?

—Анысы мөһим түгел. Рашат белән күптәннән очрашып йөрисезме?

Бу сораудан йөрәк убылгандай булды.

—Ә нәрсәгә ул сезгә?

—Әһә, очрашасыз, димәк. Ә беләсезме, ул сезнен белән генә түгел, минем белән дә очрашып йөри. Дөресрәге йөри иде... Без ярәшкән идек инде. Шушы арада туебыз булырга тиеш иде. Ә ул сездән, миннән башка тагын берәүнең башын әйләндергән! Мин ул кызга... дөресрәге, ул хатынга шалтыраттым. Виолетта исемле Һәммәсен ачыктан-ачык сөйләп бирде. Алар хәзергә кадәр гражданский брак белән яшәп яталар икән! Телисезме, үзегез сорагыз. Хәзер мин сезгә анын телефонын жибәрәм!

—Ә минем телефонны каян белдегез?

—Аның кесә телефоныннан.

—Теге... Виолетганың номерын да шуннан алдыгызмы?

—Шуннан. Җибәримме сон сезгә дә?

—Кирәкми,—диде Нурзифа нык итеп.—Әйткәннәрегез дә бик җиткән

Һәм кызыл төймәгә бармагы белән төртте.

Аһ, күңелнең дә шундый төймәсе булсын иде дә, шуңа төртеп кенә аннан Рашатнын үзен дә, исемен дә сөртеп ала алсан иде!

Сер булып калсын

Яше утызга җитеп тә хатын-кыз тәмен татымаган егет заты нинди буладыр, әйтүе кыен, Рашат андыйлардан түгел иде. Монарчы Нурзифа аннан үткәннәре хакында сорашмады, алай ачылып сөйләшергә жай чыкканы да юк иде әле. Җай чыкса, сорашыр иде микән? Егет ана һәммәсен ихластан, ачыктан-ачык сөйләсә, нәтижәсе ниндирәк булыр иде икән?..

Ничек кенә яратса да, күпме генә тырышса да, егет хәлен кыз анлап бетерә алмастыр... Ир затлары бөтенләй башка камырдан әвәләнгән бит. Аларнын гамәлләрен хатын-кыз аршыны белән үлчәп: «Мин алай итмәс идем, болай эшләмәс идем»,—дип фикер йөртеп, хөкем итә башласан, белмим, кая барып чыгарсың... Шуна күрә егет күңелендә ургыган кичерешләрнең төбенә төшәм, кылган гамәлләрен беләм, дип тырышырга кирәкмидер дә, бәлки. Сина килеп җиткәнче ул узган сукмакларда нинди гөлләр тапталганын, нинди шайтан таяклары аякларын гына түгел, йөрәген дә тырнаганны белергә тырышып, казына башласан, иске ярлар искә төшеп
үзәген өзәр, йөрәгендәге җөйләнгән яралар я надан ачылып, сызландырыр. Шул уңайдан синен дә бәгыренә ут кабар Ә нигә кирәк болар’’ Шагыйрә Фирая Зиятдинова әйтмешли: «Кузгатмагыз иске яраларны, ясалырга тора яналары!»

Шуна күрә үткәннәрдә казынмаска, фәкать бүген яратырга һәм ышанырга гына кирәктер Һәм. әлбәттә, кичерә белергә Шушы хакыйкатьне аклаган кызлар, кагыйдә буларак, нык гаилә кора, һәм тыныч гомер итә.

Рашатка да Нурзифа янына килеп җиткәнче шактый юллар узып, күп кенә сукмакларны таптарга туры килгән иде шул инде

Үсмер чагында классташ кызларнын ин чибәренә «үлеп» гашыйк булулары, төннәрен аны уйлап борсаланып ятулары, кайчакта анын аркасында иптәш малай белән чәкәлешеп алулары турында сөйләп тормыйк Апарин аерым бер матур хикәя итеп язып булыр иде. тик бу юлы безнен максат ул түгел. Егет булып җитлеккәч тә чибәрләр белән мавыгып, якынаеп киткән чаклары булды.

Тик тән өчен яраган һәркем җан өчен ярамый икән шул. Тәнгә—татлы, җанга якын кешеңне табу исә һич тә җинсл түгел.

Ә табарга кирәк иде. Әти-әнисе шактыйдан инде өйлән дә өйлән дип Рашатның колак итен ашыйлар. «Әнә. Дениска кара Укыганда синнән уздыра алмый иде, ә хәзер ул кайда да син кайда9» Чыннан да. Рашат белән бергә уйнап үскән күрше малае, институтны тәмамлаганнан сон бер-ике ел нефтьчеләрдә программист булып эшләп йөрде дә. кредит алып, үзенең компьютер фирмасын ачып җибәрде Хәзер ул фирма шәһәрдә ин зурысы. яхшысы булып санала Үзе генә булдыра да алмас иде бәлки, кәләшнен үткенен, уңганын, таза гаиләдә үскәнен эләктерде Анын кызыл «Нисан»ын күргән саен. Тимержаннын күзе кыза. Улы кайткан саен колак итен ашый: «Күр әнә. үрнәк ал!—ди —Өч бүлмәле фатиры бар. тезендә улы, кулында кызы Неужели бер рәтле кызны да үзенә карата алмыйсын инде?—дип каты гына чеметтереп алгалый — Сау-сәламәт егет син. килмәгән җирен юк. берәрсе белән күрешми- очрашмый яшәмисендер «Гражданский брак» белән тормыйсындыр бит?» һәм улынын ак чырае алланып, башы иелгәнен күргәч, ачуы чыгып, утырган урыныннан сикереп тора да, бүлмә буйлап йөренә башлый. Куллары белән түшәмгә кизәнгәндәй итеп «Таптылар мода!— ди —Никахлашмый, язылышмый-нитми генә, ата-анага әйтеп тормыйча кочаклашалар да яталар. Беләсен килсә, ул сезнен «гражданский брак» дигәнегез милиция телендә «сожительство» дип атала! Татарчага тәржемә иткәндә, бозыклык дигән сүз ул! Зина диләр аны' Нәтиҗәсен күр син анын. нәтиҗәсен! Башта әле тегесе, әле бусы белән яшәп карыйбыз, бер-беребезгә туры киләбезме, юкмы икәнен беләбез, аннары гына өйләнешәбез, шулай итсәң, гаилә нык була, диләр дә бит. рәтлеме сон гаиләләре? ЗАГСларнын. әнә. бер ягында ничә пар язылышса, икенче ягында шулкадәр пар аерылыша»

Аннары катырак бәрелгәнен үзе дә аңлап, улынын кунакка гына кайткан кеше икәнен исенә төшереп, прәннек каптыруны кирәк тапты «Туйга фатир бүләк итәчәкбез»,—ди Машинаны улларына унсигезе тулуга хпып биргәннәр иде инде. Башта «Ока». анысы тузгач. «Жигули» Хәзер инде аны ак «Лада»га алыштырдылар

Сүзе буш түгеллеген исбатлап. Казанда төзелә башлаган йорттагы бер бүлмәле фатир өчен акчасын да түләп куйды Тимержан Инде йорт та өлгереп килә, кәләш исә һаман табылмады да табылмады'

Илдә кы злар егетләрдән күбрәк, диләр бит югыйсә, каян килә икән сон
ул кәләшләргә кытлык? Сайлый башласан, рәтлесен табып булмый икән бит аның!

Әбе килсә, жәбе килми дигәндәй, чибәре томана булып чыга, чаясы— каты күңелле. Яратам дигәне дә, төптәнрәк карасаң, дөнья малын синнән артыграк сөя... Яшьлекнең беркатлы еллары узып, күзләр ныграк ачылгач, гомерлек пар табу ифрат кыенлаша икән шул.

...Ел ярым элек Рашат Виолетта белән танышты. Кыз әле генә Түбән Камадан Казанга килгән, бер оешмага бухгалтер булып урнашкан. Күп еллар инде фитнес, аэробика белән шөгыльләнә икән, түгәрәкләр дә алып барган. Мәдәният сараена ул шул шөгылен дәвам итәргә дип килгән иде

Рашат белән алар шунда таныштылар. Танышлык дуслыкка илтте, ә берәр ай үтүгә якынлык булып китте. Мона шартлары да бар иде. Дөрес, Рашат үзенең торган җиренә хатын-кыз ияртеп кайта алмый, чөнки әтисенең кардәшендә—Гүзәлия карчыкнын кече бүлмәсендә яши. Малай киртәдән чыкмасын, тәмам бозылып бетмәсен дип, Тимержан махсус шулай урнаштырды. Виолетта исә ирекле шәхес, әнисе итәгеннән дә, атасы кулыннан да күптән ычкынган. Түбән Камадан килүгә бер бүлмәле фатир яллаган. Бу бик уңайлы булып чыкты.

Шөгыленә хас булганча, искиткеч сылу, сыгылмалы сынлы, мангаена төшеп торган салам чәчле, битенә бик килешле итеп кенә макияж салган кыз иде бу. Ачык йөзле, тәмле телле, кайнар тәнле—бер килмәгән җире дә юк. Рашат бер ялны әтиләре янына Виолетганы алып кайтып, таныштырырга кирәк, дип ниятләгән иде инде. Һәм аларнын шатланасына тамчы да шиге юк иде.

Әмма очрашкан саен телләр ныграк ачылып, сер капчыкларының бавы чишелә башлагач, мәсьәлә катлауланып китте. Бу заманда бер кызнын да капчыгы буш түгел, күрәсен, төбеннән тотып селки башласан. әллә ниләр коела... Баксаң. Түбән Камада Виолеттанын никахлы ире калган икән.

—Аерылдыгызмыни?—дигән сорауга:

—Ю-ук,—дип жавап бирде ул.

—Ничек җибәрде сон ул сине монда?

—Аннан кем сорап тора... Үзем киттем.

—Начар кешемени?

—Әйбәт ул, бик әйбәт. Тик анда түгел хикмәт.

—Ә нәрсәдә?

—Сон үзен уйлап кара: ул бәләкәй шәһәрдә бернинди перспектива юк бит! Кем булып калам мин бөтен гомеремне шул тишектә уздырсам?.. Җитмәсә эштә бәйләнә башладылар.

—Нәрсә дип?

—Отчет вакытларында кичке тугызларга кадәр утырырга кушалар. Ә минем клубка түгәрәккә барасым бар. Мин бит әле һинд биюләре белән дә шөгыльләнәм... Өстәвенә фитнес буенча конкурста финалга да үткәрмәделәр.

—Ә монда үткәрерләр дисеңме?

—Казан зур ул, ярышлар гел булып тора, берсендә узмасам, икенчесендә үтәрмен. Көчем бар чакта нәрсәгә булса да ирешәсем, үз-үземне күрсәтәсем килә!

—Кемгә?!

—Ин элек үз-үземә!

—Күпме яшәдегез инде сез анын белән?—дип сорады Рашат бераз тынып торганнан сон.

—Күп инде, өч ел.

—Ә балагыз... булмадымыни?

Виолетта кеткелдәп анын башын сыйпады

—Син үзен сабый! Йә. уйлап кара: кайда асрыйк ди без аны° Кеше почмагындамы? Анын эшләгәне үзеннән артмый. Мин өйдә утырсам, ни була инде ул! Бала кайгысы юк әле монда! Яшь чакта яшәп калырга кирәк,—дип Рашатнын тезенә менеп утырды да. башын тыгыз күкрәгенә кысты, иелеп, колагына кайнар сулышын өрде. Ирләрне сары май урынына эретеп, башларын идерә торган сәләте бар шул чукынмышнын

Тик бу сөйләшүдән сон Рашатнын теге яхшы нияте какшап китте. Ә бер какшаган багананы гел селкетеп торалар бит аны.

Августнын жылы бер кичендә алар автобус тукталышында очрашырга вәгъдәләшкәнәр иде. Рашат машинасын урамнын икенче ягында туктатты. Ерактан ук күреп алды—халык төркеменнән бераз чигтәрәк торган Виолетта әллә каян күзгә ташланды салам чәче иненә сибелгән, сары кофтасының изүе күкрәк ярыгыннан түбән, итәге кендектән югары, яшькелт кыска штаны ботларына сыланган Ачык кендегендә күхтәрне камаштырып алка елкылдый. Рашат килеп житәрәк, тротуар кырына күксел «Рено» килеп туктады, таза егет ачык тәрәзәдән башын сузып. Виолеттадан:

—Күпме?—дип сорады.

Кыз гажәпләнмәде, бик оста макияж салынган йөзе генә елмаюдан балкыды. Хәлбуки машинадагы егет аны фахишә дип белгән иде бит' Рашатнын килеп туктаганын күргәч, кузгалды да китеп барды

—Оят түгелме сиңа?! Нәрсәгә дип кендегеңне шулхәтле тырпайттын” Рәтлерәк киенеп булмыймы әллә?—диде Рашат исәнләшергә дә онытып Виолегта аяк очларына күтәрелеп анын бит очыннан үбеп алды

Бозма йөзеңне! Нәрсәсе рәтсез? Бөтенесе сонгы мода буенча! Кендеген каплаган кыз күренми әле монда,—дип көлде аннары Чыннан да урамдагы кызларнын күбесенең кендекләре ачык, чалбарлары ботларына сыланган иде. Әмма теге адәм нәкъ менә Виолегта янына туктады бит!

Шик түбәсе бер тишелсә аннан тама да тама инде. Әмма араны кинәт кенә өзеп булмады. Ияләнү дигән нәрсә дә бар бит әле. Җитмәсә, атнага өч-дүрт тапкыр мәдәният йортында бер-берсенә юлыгып торалар. Вакыт- вакыт гайрәт чиккән сыман тоелса да, йөзгә-йөз очрашкач, авызлар ерыла, күңел жылына иде.

Әмма кызны әти-әни янына алып кайту теләге сүрелгән иде инде Виолетга үзе дә Рашатка гомерлеккә берегергә бик ашкынып тормый шикелле, иремне Казанга алып килсәм, яхшырак булмас микән, дигән уе да бар бугай. Сайлана кызый! Тегендәгссе белән язылышмыйча гына никахланышып, монысы белән «гражданский брак» дип жинел генә кавышып яшәп карый

Нишлисең, заманасы шундый, күп яшьләр шулай итә!

Тылсым кичәсе

Әмма дә ләкин хәзерге яшьләрнең дә төрлесе бар

...Октябрь башында мәдәният сараенда бик зурлап шагыйрь Зөфәр Назировнын яна китабын тәкъдир итү кичәсен үткәрделәр Жиде йөз кешелек зал шыгрым тулы булып, беренче карашка халык бик чуар ак яулыклы әби-сәбиләр, түбәтәйле абзыйлар, мөселманча киенгән кызлар янында джинсы чалбары өстеннән кендеге күренеп торган яшь-жилкенчәк тә житәрлек иде. Ә бит рок-концертларның тамашачысы бер иш. бер- берсенә охшаш була. Татарча шигырь укучы аз. гомумән тагар әдәбияты
бетүгә таба бара, дигән фикер кин таралган бу чорда, зур-зур китап кибетләрендә татар китапларына бер шкафлык та урын табылмаган бу заманда каян килә шигырь тынларга теләүче бу кадәр халык? Ни өчен татар җырчыларын тынларга ашкынган тамашачылар еш кына Казаннын ин зур залларына сыймый?

Рашат өчен бу җинел генә аңлатып булмый торган бер күренеш.

Вазифасы буенча ул кичәдә музыка яңгырашын тәэмин итәргә тиеш иде. Урыны иң алгы рәттән дә алда, тавыш аппаратурасы белән шыплап тутырылган киң өстәл артында.

Менә залда утлар сүнде, сәхнә исә көчле яктылыкка күмелде. Ян пәрдәләр артыннан салмак кына атлап җирәнсу бөдрә чәчле, бик ыспай, төз сынлы шагыйрь килеп чыкты да сәхнә уртасына куелган микрофон янына басты. Залда тыенкы гына кул чаптылар, әмма бу тыенкылыкта үзенә бер ярату, рәхәт мизгелләр көтү сизелде. Менә ул бөдрәләрен җилпеп, башын күтәрде, ияген чөя төшеп, карашын залдагыларнын баш өстеннән каядыр еракка төбәп, дулкынланудан чак кына тибрәнгән, ягымлы тавыш белән сөйли башлады:

Илнен яме кимрәк булыр иде —

Ярый әле мин туганмын җиргә Бик күпләрнен гади тормышына Шатлык гөле булып үрелергә. Ак биләүдә яткан чагымда ук Минем гүләү күпме зарны юган. Авыр чакта әти белән әни Өмет күргән минем елмаюдан...

Иң алда утырган Рашатка сәхнә биеклегенә башын чөеп карарга туры килә, шунлыктан шагыйрь ана гадәттәгедән буйлы булып, мәһабәт һәм затлы булып күренә иде. Гомумән сәхнәнең шундый кодрәте бар бит анын: ул кешене төркемнән аерып, күтәреп куя да, үзгәртеп, үстереп җибәргәндәй итә. Рашат борылып карамады, әмма аркасы белән дә сизеп торды: сәхнәдәге шагыйрь генә түгел, бөтен зал үзгәргән иде. Һәм ул янадан- яна шигырьләрен укыган саен, бу үзгәреш көчәя барды. Анын сүзләрендә шундый кодрәт бар иде ки, ул кешеләрне көнкүреш баткаклыгынннан тартып чыгарып, өскә күтәрә дә. хисләренең саф җиле белән күнедтәрне кер-тузаннан арындыра, сафландыра, җаннарга канат куя иде шикелле. Алай гына да түгел, залны иркенәйтә. таш диварларны ерагайта бара, ниһаять күренмәс итә... Синен күз алдына дөньянын гүзәл манзараларын китереп бастыра. . Залдагы чуар халыкнын һәммәсе—абзый-апалар да. чәч бөртеге дә күренмәслек итеп башына шәл ураган мөслимәләр дә. бил турында шәрә тәне күренеп торган замана кызлары да—һәммәсе бер үте кичерешләр бишегендә тирбәлә иде

Үләндәге тамчыларга кагылыр өченме әллә.

Каеннын яшел чуклары җиргәчә иелгәннәр?

Жемелдәшеп каеннарның чуклары арасыннан Янгыр тамчылары кебек сагыну тама сыман,—

дип сөйли шагыйрь. Һәм залдагы һәркемнең йөрәге: «Минем хакта бит бу!—дип сулкылдый.—Минем дә каеннар арасында шулай адашып йөргән чакларым бар иде, җан сөйгәнемне сагынып, күзләремнән кайнар яшьләр чык булып тамган иде...»

 

Рашатта исә шул хискә үкенеч тә килеп үрелде: «Минем ате андый саф сөюне кичергәнем юк бит... Төннәрен йоклый атмыйча, иртәнге чыкларны ерып, каеннарга серләремне сөйләп йөргәнем юк... Ә бар бит андый мәхәббәт!»

Шагыйрьне озаткан алкышлар астында сәхнәгә, ике баянчы егетне ияртеп, ак күлмәк, кара костюм кигән, муенына кара күбәләк таккан егет солтаны—җырчы Ансар Гыймадиев чыгып басты. Зал колаклар чынлардай тынып калды. Гармунчылар уйнап җибәрде, җырчы тагын да кинрәк урын алырга теләгәндәй, аякларын аерыбрак басты да. тирән сулыш алып, башлады:

Көймәмне чайкатып көчле җил

Рәхимсез талкыды, янады:

Тантана итте гел—мине ул

Биреште бу, диеп санады.

Чын җырчының җырлавын сүз белән тасвирлап биреп була микән? Җыр сүзләргә генә сыймый шул ул. Чын җырчы шигырьне моңга төреп, тыңлаучыга шундый итеп ирештерә, аннан бөркелгән хисләр тәнне чымырдатып, тамырларга саркый һәм йөрәккә татлы да. ничектер бераз сыкрата да торган дәва булып тама.

Аермыйм уң яктан сул якны.

Өметем бөтенләй сүрелде:

Калдым бер чарасыз, дигәндә. Еракта бер маяк күренде..

Мондый җырчыларны тыңлаганда күнелне узенә бер горурлык хисе дә биләп ала. Алар кебек дөньяда бүтән юк. аларны һичкем алыштыра алмый Ансар Гыймадиев Мәскәүдә дә. Миланда да иң катлаулы опера партияләрен башкара ала. Ә менә татар сәхнәсендә безнең җырларны аның кебек һичкем җырлый алмый. Ул—бердәнбер

...Җырчыны алкышларга күмделәр, берничә кыз йөгереп килеп, ана чәчәк бәйләме сузды.

Моннан сон күңел ниндидер могҗиза көтә иде Һәм гүяки шул теләкне тормышка ашырып, сәхнәгә фәрештә инде

Ак. яшел, алсу, зәнгәр яктылык нурларыннан яралгандай булды да каурый болыттай җиңел күлмәк итәгенә гөренгән аякларын идәнгә тигезср- тигезмәс атлап, киң җиңнәрен канат кебек җилпеп, караңгылыкка чумган зал каршына килеп басты ул. Өзелеп торган нечкә билен чак кына бөгеп, залга сәлам бирде—шома кара чәчләре иңнәреннән шуып узды. Шунда нидер булды Рашатка, берничә тын ул хәтта музыканы тоташтырырга онытып ут ырды. Кыз аңа керфекләрен сирпел. әмер биргәндәй итеп карагач кына аңына килеп, тиешле клавишаларга төрткәли башлады. Музыка яңгырады, аңа нечкә, яңгыравык, саф тавыш үрелде:

Бик сагындым сине, бәгърем, өзелеп сагындым.

Сине уйлап мен кат сүндем, мен кат кабындым Сорыйм сине тулган айдан, сорыйм Чулпаннан. Сөйгәнем, дим. кайда, нигә хәбәр юк аннан’

Бөтен торышыннан, ак йөзеннән, тавышыннан сафлык, садәлек бөркелә иде аның. Чисталыкның, гөнаһсызлыкның өлгесе булырга хаклы зат иде

 

бу. Чын-чынлап фәрештә. Әллә сон туй күлмәге кигән кәләшме?

Халык аягөсте торып кул чаба башлагач, Рашат анын жыярга тырышты. Туктале, бу Ләйсән Вәлидине күптәннән белә бит инде ул! Бүген көндез кичәнен репетициясен үткәргәндә дә күрде. Консерваториядә укып йөргән бу кызыкай моңарчы башка җырчылардан берни белән дә аерылмый кебек иде бит. Ничек болай әвәрә итте сон әле ул бөтен тамашачыны? ...Ул арада сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре күтәргән егетләр, кыхтар сикереп менде, кайсы Ләйсәнне кочаклый, кайсы бит очыннан үбеп тә ала. Рашат алардан көнләшеп куйды. Чәчәк алып килсә, ул да кызнын битеннән үк булмаса да, кулын үбә алган булыр иде бит!

Концерт тәмамланып килгәндә, инде бөтен катнашучылар сәхнәгә чыгып, тезелеп баскач, залдан сәхнәгә жинел генә сикереп рәссам Юлдашев менде Шагыйрьнең портретын ясаган икән, шуны бүләк итте. Зөфәр бер кулы белән аны, икенче кулы белән җырчы Гыймадиевны кочаклап, алгарак әйдәде.

—Без өчебез—күптәнге дуслар,—диде —Моннан ун ел элек без гомеребез буе ходай биргән сәләтебезгә, шигьрияткә. сәнгатькә тугры калырга, беркайчан да хыянәт итмәскә ант биргән идек .

—Ул чакта без, дүрт егет, матурлык яки үлем, дип ант иттек,—дип анын сүзен җөпләде Ансар,—Авыр еллар булды, әмма без сайлаган юлыбыздан тайпылмадык...

—Дүртенчегез кая?—дип кычкырды залдан бер егет.

—Ул да исән-сау, аллага шөкер. Бүгенге кичәгә генә килә алмады.

—Сез барыгыз да бик мәгълүм шәхесләр. Ә ул?—дип төпченүен дәвам итте теге.

—Сез сорамагыз, без әйтмибез!—диде Зөфәр, шаяртуга борып.

...Кичәдән таралганда халыкнын күнеле бик хуш иде. Ара-тирә генә булса да шушындый залларга килеп, чын шагыйрьнең сүзен ишетмәсәк, чын җырчыны тынлап монланмасак, без ни төсле булып бетәр идек икән9 Үзебезне Адәм галәйһессәламнен сөекле балалары дип хис итә алыр идек микән?

Ә шулай да бу кичәдән ин көчле тәэсир алган тамашачы Рашат иде булса кирәк.

Дәвамы киләсе санда