ВАТАН КӨЗГЕСЕ
ШИГЪРИ ДАСТАН
1 фасыл. Кабатлана тарих
...Ай—көзгесе җирнең...
А й I V M . I H . VI
СүНГӘН ХИГЛӘр k . l t l .n яц.1|Ы.
Язмыш дәрьяларын чайкалдыра
Йөрәктәге айлы манара.
Ай юлыннан мин дә Илгә кайтам
Җирләр кире якка әйләшә...
«Кичер?!»* диеп мин Зөһрәгә дәшәм.
Торгынлыкта телем бәйләнсә.
«Кичер?!»—диеп киләм Тукайга мин,
Читтә йөрен б а к а м гөнаһка.
Айдан—ЗвһрӘ, Җирдән—Бөек IVK.IM
Якынайта безне Илаһка.
Берләштерә безне әһле Иман,
Шигърияткә, нурга омтылыш...
Безнең кулда, безнең юл өстендә—
Омтылыштан торган бу тормыш.
Әҗәле дә а н ы ң б е ш е ң кулда—
Гомер кичә безнең арада.
...Тынычлана Тәкъдир, җәсәдгңне
Җир куенына илтеп сала да.
Бөек Ханмы, бер дәрвишме—әмма,
Яшәешкә кантмын бер у.м ,»ч.
Күбәләк—җан, \.жин, канатлана—
Кара кабер г о м ә кумемәч.
Кабатлана тарих, кабатлана—
Тармакланып нона, мең)эчә...
Флера ГЫЙЗЗӘТУЛ 1ИНА HMiwto», юнан артык китал фшш b s
Татарстан Язучылар Бермюнщ ( Свлл чыясш шур—жы
Һи мнда яши
ФЛЕР* ГЫЙЗЗЭТУЛЛИНЛ
Шуны раслап, әнә, Сөембикә
Җиргә түтәл-түтәл гөл чәчә.
Талбишеккә салып тибрәтә ул
Якты истәлеген Сафаның.
Казан яры буйлап күккә үрли
Таң сулышын ачкан саф агым.
Күккә үрли беек Тукай моңы,
Тиңдәшлеген раслап—ал таңга!
Ләкин Тукай үзе тиңсез кала
Гел әрнештән торган Ватанда.
II фасыл. Тукай моңы аша...
Гел әрнештән торган ятим җаны
Ай шикеые ялгыз, ялангач ул
Алдан алып гөлгә салсалар да
Йөрәгенә тынгы табалмасул'
...Мин дә ятим идем... Әрнеп сөйдем
Саф җилләрен Арча ягының...
Арча халкының мин даһилыгын
Тукай моңы аша таныдым.
Ерак калган тарих ярасыннан
Танып алдым нәсел кыягым.
Шул кыякның исен сулый-сулый
Дәверләрне урый хыялым.
Чынбарлыгым исә гаҗизлектән
Яшеннәргә түгә күз-яшен:
Яшен-кылыч кабат кыннан чыгып
Үзәккәен Илнең өзмәсен!
Чорның гаделсезлек сөремендә
Тотылмасын аең, Кояшың...
Бар минем дә газиз башкаемны
Кояш иңнәренә куясым.
Бар әле, бар әйтер сүзләрем дә,
Төзәтәсе ялгышларым да...
Үкенече гомерлеккә җитә—
Бер ялгышсаң язмыш ярында...
Анда синең бер ялгышың өчен
Бар эшеңне юкка чыгарып,
Соңгы тәкатеңне корыталар
Тәре юган суда сугарып.
Анда сиңа:
—Чукын!..
—Чукын!..—диләр,—
Кояшың көр булыр, чукынсаң...
Изге айга урын калырмы соң
Түшең тәре белән тутырсаң?
Мөселманга әллә мәҗбүриме
Тотып карау—диннең яңасын?
...Яу кубарган денсез үзе белән
Йөртә Ьәрчак попын, монахын.
Суырылган, имгәтелгән тәкать
Көтеп тормый суның тонганын.
Тәре үбеп, вәгъдәләшә шунда
Буй җиткезгән кызың-улларың...
Шул форсаттан катнаш никах туа;
Нәсел китә, ятка кан китә!
Иманыннан китә-китә кавем
Тугрылыгын хаклап ант итә.-—
Адым саен:
—Сөям... яратам...—ди,—
Бата-бата яңа хатага.
Мондый сөю, борын-борынгыдан:
«Милли хыянәт» дип атала.
III фасыл. Имгәтелгән хисләр аһы..
Айга карап Язмыш юрый татар—
Юнәлсә дә юлы кой табан
Ай—кан-кызыл' Әйтерсең 1ә Зөһрә
Айны кан күчендә чайкаган'
Әйтерсең ta Сөембикә анда
Тарый камы тарих ялларын
Ил искерсен өчен - Илбасарның
Йөзгә бәргән яла-ялгачын
...Күктән җиргә баккан Ай көзгесе—
Милләтемнең рухи өлгесе!
Сүнгән рухым кабат җанланырмы
Күзгә бакса йөзнең керлесе?
Шул көзгедән калкып, тәре колы
—Табын!
—Табын!—дисә, нишләрмен!
Җанны кыеп гел тәрегә куна
Аһы имгәтелгән хисләрнең.
Бу көзгеләр никтер безнең йөзне
Керле... чалыш итеп күрсәтә.
—О-о-о, господи!—дигән өн ишетелә
Үзебез кайда гына йөрсәк тә...
...Ул көзгедә—күзләр яшьле безнең—
Иңнәр кылыч белән чабылган
Чалыш җанны ташлап кшм.к өчен
Аяк кулга богау сарылган.
Биш йөз еллык чылбыр богау сөйрәп
Кичек ирешик соң иреккә?.
Моның авырлыгын аңлап була
Көзгеләрдән генә күреп тә.
Көзгеләргә гаве күз твою да
Барлаганда еллар 11Г111 ым,
Сагыш баскан милли асылыңның
Чалымнарын танып ЫМ ың
Таң каласың үз үзеңне танып
Олы юлда. K.I L.m юлында...
Юл кичкәндә аман җан газабым,
Тыпырчынып сәгать угында,
Минем дастан V) нанымны көтә,
Ашыктырып көтә озлемп
Ә МИН ШӘ К.М.ПҺ ШЛвМвМ дә
Эзләп таба ВЛНЫЙМ м кЛСНОвЭ
Яза алмыйм х а т н.и-елемне
Төсләү очен шигьри (үрә дә
Үкенеч U ни .1 \ 1 \ \әр ахры
Дааам ита шуца күрә дә.
la)ыдык ("ни Беләбез Ви юаха -
Катнаш канның җанны чагасын...
ФЛЕРА ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Чукынышның, милли омтылышның
Җуйды милләт чутын-чамасын.
Ана—кызны, ата—улын җуйды.
Дошман әверелде әшнәгә.
Кендегенә алтын тәре элеп,
Татар кызы менде сәхнәгә.
Атын аның: «Сөембикә!»- диде
Алып баручысы кичәнең.
Хур иттеләр шулай милләтемнең
Ханбикәсен—бәгырь кисәген.
...Җырлады кыз... Төрле телдә җырлап
Төрле төскә кереп балкыды.
Кан- караңгы залдан иңгән алкыш
Күкрәкләрен аның талкыды.
Алкышлардан яраланган кызын
Ак бәрхеткә милләт төрсенме?
Моны күреп бары Тукай гына
Йөрәк турын тотып көрсенде.
Ә башкалар, калып, күңел ачты,
Хәмер эчте банкет -кичәдә
Иман ябылып калды—хәмереннән
Бушатылган затлы шешәдә.
Шешәдәшләр, шанлы сәхнәдәшләр:
Хәтирәләр, Хәтим, Хәкимнәр!
...Чүплек башындагы буш шешәне
Җыйды ятимәләр, ятимнәр...
Алкашлыкка чыккан яшьләр өчен
Каравылга басты карт буын.
...Күрми калды яшьләр өлкәннәрнең
Ватан йөген җигелеп тартуын.
Без дә сизми калдык шигърияткә
Телсез маңкорт кереп тулганны...
...Кысыр калган кендек тирәсендә
Әйләнде дә дөнья тулганды.
Хатабызның нәкъ тә шул төшендә
Җуйды милләт яшәү бәһасен.
Мыскылланган, котсызланган төшкә
Ничек итеп чәчәк чәчәсең?!
Хаклык сорап кемгә сүз кушасың
Ут йотканда матәм хисаплап?..
Җавап—тынлык!.. Мин дә тып тын гына
Елыйм чалыш көзге кочаклап.
IV фасыл. Кереп киләм ханнар заманына
Чал гасырлар безгә бога\ селти—
Үрә тотып атлы гаскәрен
Кан коелмый, җан кыегмый кагиый.
Гаскәр булса җиргә чәчкәнең.
Сөйләгәнең кара гайбәт буяаа
Дошман керми калмый арага.
Дошманлашып чорлар данга үрли.
Тарих каны дөрли ярада
...Чал чорнаган газиз башкаемда
Булмаса да уйның яманы.
Ут... Кан... Богау күрсәм, хәтерендә
Гәүдәләнә ханнар заманы.
Гәүдәләнә гүзәл Сөембикә:
—Газап йөгем, Раббем, күтәреш?!—
Бар дөньясын аның тулгаклатып
Тумыш таләп итә Үтәмеш.
Тулгак гаме өйдән өйгә китә:
«Улмы, кызмы, Раббем, кем туар?»—
Үсеп җитеп, ат өстенә менгәч,
Булмас микән берәр «Җилкуар»?
Лига кырын карап, йолдыз санап
Кырылмасмы акыл-зиһене?
Арабызда галәми нур йнртеп
Сәламләрме олы-кечене?...
Кичерсә дә татар Ил өстендә
Шик шөбһәле уйның төрлесен,
Күрәчәген багар өчен һәрчак
Үзе белән йөрткән квзпчен
Киләчәктән ак бәхетен көткән,
Көтеп күзкәйләре талса да.
Исемен ул вөҗданына чиккән,
Антын чиккән алтын парчага.
Откан даны саллы булмаса да
Җаны белән Җиргә камалган.
Ләкин учта көзге уйнаклату—
Олы гөнаһ булып саналган.
Гөнаһ булган нәсел ыруыңны
Мәхрүм итү бәби туеннан...
Үтәмешнең бәллүр бишегенә
Пар фәрештә килеп <ыгшан
Фәрештәгә гацдаш *•>'! * киленчәк,
Сый вә нигъмәт белән түр тулы.
Ләкин никтер сабый күзләр моңсу,
Сөембикә үзе борчулы.
Шуңа карамастан туй үтүгә
Сафагәрәй ауга җыена.
Әҗәленә юлдаш булачагы
Килми хәтта аның уена.
Җиһан шатлык белән тулышканда
Ул яманлык көтми кемнәндер...
Илне тугры юлга алып чыгар
Йөз кыйбласы аның бердәнбер!
I l t t i кыйбласы аның иш- Коръән,
РнзаЛЫШ бӨвН Лл чалның!..
Л 1 каныңны ДНВаМ итеп, Җиргә
1үым кнлгая яца алмашның
Киләчәген, бөтен күрәчәген
Yi аыаШ Н1ИГМЯ амачтын—
Хакың бармы хата җноәрергә,
Чнтна юналтарп и.нчың?..
Юк Юк Сафагараи сыен бозмас
Балкып калган вони * т т җ
Иман тап и т бежим) Өиа вч ук
ФЛЕРА ГЫЯЗЗЭТУЛЛИНА
Коръән тотып антын яңарта.
Уңышлы ау теләгәндәй аңа—
Нурларын таң Җиргә тарата.
Коръән сере хәтерләтә әмма
Таң алдыннан күргән төшләрен:
Акбүз аты белән ярымайлы
Манарадан егылып төшкәнен.
Ишеткәнен шунда шомлы хәбәр,
Казансуы ярга бәргәндә:
—Мәскәү падишаһы канга сусау,
Казан сусау ашыгыч ярдәмгә1
Сөембикә сусау... Сусавына
Дәва табар ләкин кем аша?
—Ник ярдәмгә килми атам?—ди ул,—
Хәлгә керми туган-тумача?...
Нинди кайгы ирен бимазалый—
Уйга батса йөзе карала...—
Ихлас мәхәббәте сүрелдеме.
Хәрам керде мәллә арага?
Түземлеге төкәндеме ханның.
Сыный-сынын дошман, дусларын?
Чын дус сине имин юлга кертә.
Дошман алдан йөртә куштанын.
Дошман Илгә әләк, гайбәт кертә—
Изге туфрагыңа кер селтәп...
«Кер генәме?...» димик,—ошбу кердән
Манаралар ава гөрселдәп.
Заманалар ава, заманалар—
Ватан күкрәгенә капланып...
...һай, уйлансын иде Сафагәрәй—
Бикәсенең сүзен хак танып.
V фасыл. Хан йөрәге җиңү таләп итә
Бела татар Ил башчысыз калса
Тарих гарасаты \рә басыр
кыл өстендә—җилән итәкләрен
Ука беюн каеп чиккән гасыр
...Сөембикә ир сүзенә күнде:
«Ау кәсебе лаек хөрмәткә...»—
Затлы аучы күл буена килсә—
Угын төбәп ата үрдәккә.
Ә эатсызы «үрдәккә» дип китеп
Атып ала урман бүресен.
Андыилсфны ләкин каргый милләт:
Билең сынсын, затың корысын...
Көне-төне каргый... җиде ятның
Юлын кисә-кисә ак бүре.
Ак бүре ул—төрки кавеменең
Яуда яраланган хәтере.
Ул иреккә, күккә озатучы
Азан моңын, былбыл моңнарын.
Палач исә, изге бу моңнарга
Батырган да тутык тырнагын.
Берәүдән дә рөхсәт сорап тормый,
Үзлегеннән бирми хисап та...
Шуны уйлап күздән йокы кача
Ялкын сүнә яккан учакта.
Ә күрәчәк сыный, күз-керфеккә
Аллы-гөлле сихри сер злеп...
Хан булып хан кайчак хаталана.
Үз серенә үзе сөрлегеп.
Хан йөрәге тәвәкәллек йөртә
Чишелмәстәй серләр аша да...
...Бу арада серле тәэсирләрдән
Берчә иләсләнеп. Сафа да
Батып барган ай көзгегә карап.
Онытылып торды чак кына.
Шул форсаттан дошман хәйлә корды
Ханга үлем яулау хакына.
Шул форсатны күреп куркып калган
Күрәзәче Лига фал бакты.
«Иван» атлы әҗәл карачкысы
Эт өстереп Айны талатты.
Татар Ватанының җирен-күген
Котырынган зтләр ураткан...
...фалдан сөйләттергән ишарәләр
Шундук очып чыкты колактан.
һәм шунда ук җырлы аһәң сузып,
Таң кошлары Ханга дәрт бирде.
Назлы кош каурые биреп кенә
Алдап булса икән Тәкъдирне...
VI фасыл. Үрсәләнү
Ватан ава тат бердәм шт •
Какшый камсатма* швщдт ырм
Онытты Хюдаммыщ) йомсын
./ шшанмары шрегвнлбиршн
...Онытты Хан бүре аучысының
Татарлардан тәхет даулавын.
Аюбүреләрне үксетерлек
Кайгыларда Илнең кашынып
Онытты ул хәтәр төшләрен дә
Коелганда Җиргә таң чыгы...
Ау юлына ашыктырды аны
Җансакчылар—атлы. камчылы.
Ашыктырды шаулы карурманнар.
Гөлчәчәкле «ихри болыннар
һәр күренеш минда җырдагыча,
һәр әйткән с у I шигъри, легендар...
Бөтен байлык монда татарныкы!..
Татарныкы—Ай да. Кояш та...—
Бу киңлектә татар Ватаным.!
Нигә Кояш б> \ын rvM.li ки?!
Нигә балкымаска: сулар буйлап,
\ил.ш алтын балык хакында...
Татар бит ул борын борынгыдан
Акыл апрлагм амынга.
—Сөюем хак!..—
Кап кан. алтыным!..—дип,—
Океан очарына а\ СМЯВ
Җәгм.кснә хәрам ШМП«М
^ _ _ ФЛЕРА П.- Й З З Ә 1 У."[ЛИ К л
Иман ае исән-сау калган.
Ай янында Зөһрә йолдыз калган,
Кандаш булып Сөембикәгә...
Үрсәләнә җаннар—ирегенең
Ачылганын көтә-көтә дә...
Тарих тегермәне әҗә! тарта
Тарткан саен үкенечләр арта
Кан тамырчар буйлап саркый-саркый
Бакыйлыктан кайтачаклар капта
Беренче кайтаваз
Тәкъдир:
...Таң алды. Бала елый.
Исә җил ярсып-ярсып.
Тәресен шакый таңга
Мәскәү—мәкерле карчык.
Кан эчкән кара хөсет
Иделгә көри гайбәт:
—Чукынган милләт әйбәт!
—Буйсынган милләт әйбәт!
...Буйсынмас горур татар—
Тарихта тирән даны...
Бүредән күчкән, имеш.
Кодрәтле кайнар каны.
Иманын сатмас өчен
Сугыша бүре сыман!..
Татарның хозурлыгы—
Таңга нур уйган иман!
...Тәм табып кан исеннән,
Мир канын агызудан.
Татарның иманына
Ау кора явыз Иван.
Эт өрә, бүре улый;
«У-у-ууу!!! Уян, Казан!!!
Билеңне сындырырлык
Башыңа төшкән казаң!
Алдагы күрәчәгең—
Кыңгыр эш, кыңгыр болыт!..
Сынарлар иманыңны—
Утларда ургылдырып.
Кортырлар Ватаныңны—
Халкыңны асып кис en
һай, гүзәл Сөембикә,
Түзәрсең моңа ничек?
Ни белән бәхилләрсең
Балаңның кадер-санын?
Бала бит бәгырь каны—
Бәһасы чиксез аның!
Икенче кайтаваз
Ак бүре:
...Сихерләп йоклаткан хәтердәй
Ул көнне тын иде урман да...
Гөнаһлы чор эзен тирәнгә яшереп
Чумган җир чәчәкле юрганга.
Хыялда йомылган Сафа да
Ахрысы Җир хакын хаклады:
Ул сикереп иярдән төште дә
Болыннан җәяүләп атлады.
Ә дошман көнчеллек мәкерен
Кояшка шәл итеп элдерде:
Күз ачып йомганчы ук төбәп,
Җәясен тартырга өлгерде.
Сызгырып үтте ук берочтан
Кояшлы хыялга, йөрәккә...
Якында юк дус та, дошман да—
Йөрәкне бәйләргә кирәктә.
Йөрәк тик сулкылдый: «Каныма
Манып, хан, ярыңа хат озат.
Мөһерле һәм тере хат булып,
Казанга томрылды
Кан иснәп ярсыган Акбүз ат.
һәм Ай да иярде аңарга—
Кайгыда бергәләп янарга,
Хаклыкның күзенә багарга...
Өченче кайтаваз
Иртәнге моң:
Ау атларын кешнәп түли диләр
Көтелмәгән әҗәл ясагын.
Кешни-кешни кара иим кергән
Акбүз аты мәгърур Сафаның.
Чал чәчләрен кара шәлгә төргән
Тол бикәсе—Сөембикәсе...
Аңлашылмас төсләр алмашында
Туып килә Kii ми иртәсе.
Туып килә меңәрләгән сорау:
—Кем ул—хаин?..
—Ханга кем аткан?..—
Ялгыш Гмпып милли ау йоласын
Хан үземе әллә сынаткан?
Җан сакчысы ялланганмы ятка
Булу өчен алтын көмеше?..
.. I \ tap буе Ватан матәм кичте:
Кичереше белән җиңеште.
Көйгә салды Сафа иҗат иткән
Легенданы, Җырны, Хәтерне..
Алда нәрсә көтәчәген \әкнн
Үтерүче сиңа •ЙТврМЯЯП
Әйтерме ул нигә чукынганын:
Динен сатып яттан отылганын,
Чиста канлы, шанлы нәселенең
Тәре юллыгына йоты манып
Кертерме ул, югарыдан карап
Татар файдасына тааОТМалар!
һәрчак тем-езлеккә л>чар m \ган
Палачларга нарат < ^ i випшимр.
Юкса палач п бит Оашран корып
Шигырь сөйлән, җыр ми к>ңе\ ачкан,
N t ПЛОЯДв «бигмн \ \.ныи ВЯТВШ
Кан VKM.IIIIK.UI i m p м И> ••чкан...
ФЛЕРА гыйзаәтуллинл
Дүртенче кайтаваз
Ятим ямансулык:
Су өстендә—бала акчарлакмы,
Ханбикәме елый сулык-сулык?..
Юк... Ханбикә түгел. Ханбикәгә
Хәбәр юллый ятим ямансулык:
—Тәрәз аша күз салсаңчы, бикәч,—
Күзең яшь түгүдән бушаганда...—
Өтек чырай сытып, тәре тотып.
Явыз Иван тора бусагаңда!—
Сакчылары, палачлары тора,
Үткен балта—кылыч билләрендә!..—
Ил өстенә сасы агу чәчеп,
Елан боргалана телләрендә.
Шул кайгыдан дулкынлана Идел,
Ярларыннан ташып чыга-чыга...
Сабырлыкка өндәп Кол Шәрифең
Манарадан азан моңы суза.
Әмер бирә Иван:
—Көймәгездә
Җитәрлек бит утлы сумалагыз!
Азаннарын, бөтен Казаннарын
Үтлап, сумалалап томалагыз!
Буйсынмаган, чукынмаганнарны
Уздырыгыз балта... кылыч аша...
Шулай баш калкыта гасырларны
Кара гүрдән йөрткән бу тамаша.
Бу явызлык, бу кара көч җирне
Рухи төпсезлеккә тарта тора.
Явызлыкка хезмәт иткән бәндәләрдә
Шәфкатьсезлек, рәхимсезлек арта тора.
Чукынышып эчкә мәкер җыйнаганнар
Сөембикә каргышына эләгәләр:
Танымыйча берсен-берсе тотып ашый
Су төбендә җәяү йөргән күләгәләр...
Бишенче кайтаваз
Сөембикә манарасы:
...Кемгә үлем!.. Кемгә сөрген яный.
Кемдер елый күрәчәген каргап.
..Ага Идел... Аның агымнары
Милләт хәтередәй тармак-тармак!
Шушы тармакларны барлау өчен
Теләктәшләр, йөрәктәшләр җитми.
Аксөякләр, әйдәмәннәр—уйда!—
Уйлар урау! Чырайлары җитди,
һәр чырайдан ләкин укып була:
һәр «аксөяк» үзен «хан» дип таный,
Сөембикә аша каш җыерып.
Нәни ханга—Үтәмешкә карый.
Астан сөзеп хан тәхетен капшый
Кан исеннән котырынган хөсет,
Бата бара милләт, бата бара
Хөсет, мәкер упкынына төшеп,
һәр сунарчы атлы гаскәр туплый.
Яңа кын койдыра кылычына—
Кыз ярәшеп бүләк итәр өчен
Ун балалы Мәскәү урысына.
Мин дә авышамын Казансута:
Хәрам форсат унлы-суңлы суга.
Нәфрәт сазлыгына чума-чума,
Иман баскычлары шартлап сына!
Алтынчы кайтаваз
Шигъри кодрәт:
Яна Казан! Дөрли-дөрли яна.
Утта яна изге Коръән, әфтиякләр.
Җиргә чүгә-чүгә тәре үбә
Сатлык җанлы, зәгыйфь аңлы бәкләр.
Кыямәткә тоташ чал тарихның,
Хыянәте хәтәр сабак бирде:
Ханбикәсен озатты да Казан,
«Ләхәүлә»сен баш очына сөрде.
... Баш очында—ата-баба анты
Гасырлардан күчкән изге мирас!—
Нәсел тибеп туган җирдә манты,
Хәләл иманыңа кыйбла уйгач.
Юнәл изге ханнар зиратына,
Көчләп чукындыру гасырына...—
Кем хатасы белән бу гасырлар
Муенга таш булып асылына?!.
Ни майтарган дәвер—ут эчендә
Татар башы белән тау-таш көрәп?—
Уйлан шунда... Уят хәтер моңын.
Кабер ташларына башың терәп...
Гүрдән-гүргә йөреп кайтар кире:
«Бөек татар» дигән исемеңне...
...Шигъри телдә язган изге Коръән
Әмма бу мәхшәрне кичерерме?
Безнең ханнар әллә шнгьрнятне
Аерым караганмы Коръәннән дә?..
Шул сораулар бездән җавап көтә
Аллаһ рәхмәтенә теркәлгәндә.
Җиденче кайтаваз
Тукай:
...Сафагәрәй.. Олуг Мөхәммәтме—
Кайсы хан соң шагыйрь булмаган?
Безнең ханнар шшърн телдә хатта
Ак бүрегә сәлам ПЛЛМШ)
Шушы йола чордан чоры ки тем
Мәртәбәгә чөйгән Ил данын...
Мәхәббәте, шигърияте сүнсә,
Яме калыр микән дөньяның?
Гашыйк итен булыр иде мик.ш
Бер ваемсыз, ПЮОВЗ бәндәне?
Шагыйрь бит ул ваем чыганагы.
Шигырь бит ул йөрәк штщамИ
Шигырь бит \ \ оч<ф канатына
Оялаган Кояш - Н и т ның
Татар йөрәгендә бәргәләнә
Җиһан киңлегенә сыймас моң.
ФЛЕРА ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Йөрәк белән ләкин хисаплашмый
Халык дөнья көткән чагында.
Халкы көйсезләнсә, йөкли шагыйрь
Нахагын да сүзнең, хагын да.
Акчасызлыгын да, ачлыгын да
Саклый шагыйрь шигъри биштәрдә.
Биштәр асып әмма үлгәндә дә
Чыкмас үзе хәер эстәргә.
Авызы тулы кара кан булса да
Мир алдында җиргә төкермәс...
Йотылыр ул бары йөрәгенә—
Тиешлесен язып бетергәч.
Сигезенче кайтаваз
Милләт аһы:
Тукай һәм Ай—рухи рифмадашлар,
Имандашлар туа-тумыштан.
Аларның да алган яралары
Ятимлектән. Тәре. Кылычтан...
Ай сагышы, Тукай ятимлеге
Уза бит ул безнең аша да...
Адым саен:
—Аһ!—дип, сыкрый Язмыш,—
Кылыч йөзләренә баса да.
Изә, сыта сагыш тәгермәне
Азатлыгын шигъри азанның...
Азан өннәрендә Тукай үкси,
Нигез ташы үкси Казанның.
Берөзлексез үкси Сөембикә
Ай-көзгедән карап туп-туры:
Ярдәм көткән чакта нәсел затта
Какшадымы иман ныклыгы?
Ясадыммы берәр ялгыш адым—
Афәт ябырылганда Ил-көнгә?..
Ватаныңа басып кергән дошман
Җыр тергезми синең иркендә.
Күкләр җавап бирми:
—Кичер?!—диеп —
Илерүләр, тилмерүләргә...
Мондый чакта һәр сулышың өчен
Кирәк каның белән түләргә.
Көрәшергә, берләшергә кирәк.
Тайпылмаска кирәк хак юлдан—
Имансыз да, Ватансыз да калып
Язмас өчен һуштан, акылдан.
Тугызынчы кайтаваз
Изге Аксакалы Казанның:
Җан азыгым биш вакытлы намаз иде.
Йөз кыйбламда илаһилык вә наз иде.
Ярты юлда намазымның өнен өзеп,
Ил өстенә афәт килгәнлеген сизеп,
Кулыма мин кылыч алдым...
—Ватаным!—дип уттан-утка ташландым мин:
Ут үрләде сакалыма, чапаныма...
Кылыч белән сакалымны кисеп алып
Ут ыргыттым шулчак мәхшәр шакалына.
ВАТАН КӨЗГЕСЕ
Ил өстендә шакал тоташ улап торды,
Илгә әҗәл юрап торды кылыч чары...
Шул чарларга бәхиллегең сала күрмә,
һай, Ватаным!
һай, татарым!
Һай, Җир шары!
һай, тулган ай!..
Кояш белән тотылган Ай!..
Җирнең кайгы-хәсрәтенә йотылган Ай!
Сине баккан гашыйкларның сөю хисе
Мәхәббәткә, мәрхәмәткә, хыялы бай...
Ватан өчен син сабырлык символы да,
Син илче дә—көн белән төн арасында.
Алда ниләр күрәчәген алдан белеп
Яктырасың милләтнең ку? карасында,
һәр инсанны кисәтәсең, үгетлисен,:
—Тугры бул!..—дип, иманыңа, намусыңа,
Намуссызның «сатлык» дигән даны чыга,
Базар ачып, сатулашып җаны чыга.
Базарларда базлар төпсез, стенасыз:
Пычагы да, бомбасы да анда сыя...
...«Дан әһеле» маен, балын алга куя.
һәм... теләсә—пычаксыз да сине i \я..
һәм шунда ук бар дөньяга разбой сала:
—Мин гаепсез! Ул бит үзе суелды—дип,—
Ялангачлык, ачлыгына ачу итен
Әҗәл кочагына килеп сыенды,—дип...
Унынчы кайтаваз
Л к бурс
Күрәсезме, кыр казлары китә
Чиксез билгесезлек тарафына?—
Көмеш каурыйлары коелып кала
Айлы манаралар арасына.
Борынгыдан килгән изге ЙОЛШ
Кыр казына хәерле юл багыш...
Әүвәл шагыйрьләргә куна бит ул
Кыр казларын гаҗиз иткән (агыш.
Толлык, хурлык, коллык сагышын да
Читләп үтеп булмый б> ҖИһДШДИ
Сагышларга ничек сабышканын
Кол Гали дә я (лы, Кол Туфан ,\<i.
Мусалар да «Җырларым»ны җырчан
Атлап керде палач бусаик ым
күкр-иеңнән җыру бөрке\1әндә
Үләреца ничек ышанасың?!
Җырлавыңнан мичек гужПЛасыЦ
Кан дошм.шың анда (тилерен.
Кыр казына яфрак т а н камин
Каеннарның башын шллереи.
...Җә\и\чел,М) җырлан укымады.
Балта мцчмесе кулланмады,
ФЛЕРА ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Алар җырлый-җырлый еладылар,
Ак каеннан кичерү сорадылар,
һәр батырлык, әйе, җыру сорый,
Ватанына үлемсезлек юрый.
Сорый саф мәхәббәт чыганагын,—
Сагышлардан сынмый чыдаганын..
Күкрәп үскән серле урман сыман
Көрәш җыры тирәнәя бара...
һәр шагыйрьнең күкрәк кагышында
Тамбов урманнары яфрак яра.
һәр яфрактан бер поэма саркый
Кавем сулышына атлам булып.
Җирне күккә тоташтырып торган
Сөю тугрылыгын сафландырып.
Шул сафлыктан син баш тартып кара—
Сылтап Илгә заман авырлыгын—
Калыр микән кеше арасында
Үз үзеңне күреп танырлыгың?..
...Шагыйрь—былбыл...—кылыч тагып йөрми,—
Томшыгын ул мәхәббәткә кайрый.
Җирнең иминлеген яклап сайрый,
Хак Тәгалә хакын хаклап сайрый
Шагыйрь базар ачып корал сатмый,
Сугыш ачмый җир һәм мал даулап.
Бер басмач та үлем үзәненә
Кертә алмый аны богаулап.
Тукай да бит, Һади Такташ та бит—
Милләт хәтерендә—үлмәгән...
Безнең кавем: «Туган тел»не көйләп,
«Мокамай»ны көйләп дөрләгән!
Безнең кавем көрәш дәверендә
Чабата да кигән, галуш та...—
Дөньякүләм хәтер күрке итеп
Сагышларын чөйгән камышка.
Камыш шаулый җилсез көнне дә.
Уйга салып кара төнне дә...
Унберенче кайтаваз
Колшәриф:
Иман антым кочып күккә ашкач,
МИН дә серем Айга сөйләдем.
Дошман аткан таштан таулар өйдем.
Әмма башым түбән имәдем.
Ай бүген дә сөйли шушы хакта:
—Уяныгыз!—диеп, чаң суга.
Айдан битәр бер җисем дә әле
Юлыкмаган мондый ярсуга.
Илне басып алган тәре явы
Шәфкать күрсәтмәгән һичкемгә.
...Татар гаме уҗым булып шыта,
Җәсәденең көле өстендә.
Татар халкын «кол» дип түбәнсетү
НАТАН кеагд |
Ут йөгертә билгә, тезләрдән...
...Без бәхиллек сорап тезләнсәк тә
Бер Аллаһка кайтып тезләнгән.
Рухыбызны ятка мескен итеп
Күрсәтергә безгә кирәкмәс!
Казансуга карап уйга талган
һ ә р тал-тирәк безгә йөрәктәш.
Талга кунып сайрар һәр сандугач
Туып килгән таңнан моң утлый...
Хак Тәгалә сандугачка тиңдәш
Моңдаш имандашын онытмый.
Онытылмый йөрәк каны белән
Ташка уеп язган исемнәр.
Аллап хозурында калучылар
Шул ташларга рәхмәт дисеннәр.
Безнең хакта бәет көйләсеннәр,
Көйләсеннәр «Ихлас» сүрәсен...
Ачыклыкта тотып рухи кичең,
Ихласлыкка күтәрелү өчен
Шәһит китү кирәк, күрәмсең...
Уникенче кайтаваз
Сөембикә:
Елап табындырган Ай ЦЩЯНиа
Куя алмам инде кулымнан.
Узган гомеремнең һәр мииелс
Тамып тора хәтер чугыннан.
Кайнар күз яшьләрем юып тора
Гөлгә кушын чәчкән ( е р пен...
Ватан хакын, иман хакын хаклап
Мин сөргенгә киттем берүзем.
Үзем китү белән вәхши җаннар
Күтәргәннәр Илне кылычка...
Чабылдымы—оча уңлы с уңлы
Адәм башы—канлы йомычка!
Мәхәббәт тә каннан яратылып
(.'аркыла кан—-сөю антымнан
Татар Иле һәлак булган турда
Күкләр җәй булып тарты.ман.
Шунлыктанмы, җиде катлы күкләр
Ирештерми миңа бер суз дә...
Мин Ханбикә идем... инде менә
Ватансыз да калдым, гүрсез дә...
Үлгәч баш очыма—бил1*> өчен
Куймадылар таш та, гөләп г.)...
Кара кан зчендә җәйрәп калган
Ил зираты—минем йөрәктә!
Минем йөрәгемдә туксан тәмуг—
Чыганагы туксан хатамдыр?.
Тамнычсы! калтая аянычым—
Хаталарга баткан Ватандыр...
Илдәй теләп сарелгонняр өчен
Михнәтледер айсыз кара тан...
Мин күкләрдән йочды» җилпер идем
Әгәр Оулся ОЧар к.иытым.
Җир шарларын ""* *>" УРЧ> ңлем—
\ч геОемда готын а яш мим...
ФЛЕРА ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Башым җиргә игән көннән башлап
Коллык кайгысыннан айнымыйм.
VII фасыл. Үчле җилләр, хәтәр җилләр исә
1
Без дә гомер кичтек, антлар эчтек
Ата-баба хакын хакларбыз —дип
Сөю хисен, йөрәк кичерешен
Хәтер санвыгында сакларбыз, —дип
...Хәтер көне җитсә, тарих калка.
Дәрья шартларыннан урап кайтып,
Төнлә юл адашкан мосафирдай
Гасыр капкаларын шакый вакыт.
Барлый вакыт Ватан сакчыларын:
—Уяулармы, аек, исәннәрме?
Ил эченә сыйдырамы иләт—
Иләмсезне, гамьсез, үшәннәрне.
Илдә базар ачып баеганнар.
Алданганнар, таланганнар нишли?..
...Сакчы рапорт бирә:
—Байгуралар
Айга менеп айгыр булып кешни!
Бай кайгырта фани дөнья эшен
Хәерчеләр, коллар эшләсен, дип,
Океан артларына олактырган
Долларларның хакы төшмәсен,—дип.
II
«Доллар» дигәч, кисәк айнып хистән
Мин дә ачам хәтер сандыгымны.
Аннан ыслап кара елан чыга
Яулап алу өчен җан җылымны.
Аннан чыга сугыш аждаһасы.
Ачлык, ялангачлык, көрәш, үлем...
Шушы хакта сакчыга сүз катсам,
Ни өчендер көрмәкләнә телем.
Томалана кинәт ике күзем,
Каный башлый елан чаккан йөзем...
Чагылудан исән калыр өчен
Еланнарга телим сабыр... Түзем...
һәм яудырам үз-үземә сорау:
—Нинди гөнаһ кылдым, нинди хата?
Сугыш талап алган язларыммы—
Алларыма елан булып ята...
Какланмаган ата-баба хакы
Бездән шулай әллә үч аламы?
Шомлы кара елан заманасы
Үчләшүдән әллә көч аламы?
III
...Үчле җилләр, хәтәр җилләр әле дә
Мир хатасын Ил өстенә ишә...
Бу хәтәрлек әйе, иң әвәле
Иҗатчылар җилкәсенә төшә.
Шушы хакта язсаң—ак җирлектә
Пайда була кара полосалар.
...Байлар аңлар иде, йөрәкләрен
Палас итеп селкеп карасалар—
Аңлар иде... Кара полосада
Тартышканнар белән бергә атлап...
Каралыкны кая яшерсәң дә
Булмый аны сер иттереп саклап.
Антларны да баш очында гына
Булмас иде саклап тотып һәр ләм1...
Икейөзле, азгын бу дөньяда
һәр тарафка кирәк ашыгыч ярдәм,
һәр инсанга тәвәккәллек кирәк
Саклап калу өчен йөз аклыгын
Хәтерләргә, фасылларга йөкләп
Кайтарганда җырга үз хаклыгың.
VIII фасыл. Явызлыкның авызлыгы кемдә
Фасыл самая н шыш багучылар
, кырын карамагыз!» дилер
Мәхәббәтне ян не миһербанны
Явызлыктан аралагыз '•• ди юр
Явыз белен та} кичмәгез дилер
Буяса <>и 11 таудаш ы ммдашын
fypmK, чуллык сасым б\
Нәфесеннән ары уэаялнм и '
Явызлыкның дине, милләте юк,
Ул үлемсез, тотанаксыз, кыргый.
Сөюен ул тауга тиңләп зурлый,
Тауга күтәрелсә—Айга ыргый.
Явыз үзен—Аллаһ күреп таный,
Гөнаһсыз дип таный—тулысыңча...
Ватандашын чагар шикаятен
Аяк белән яза, кулы сынса...
Кылычын да кында сакламый ул—
Баш очында, ни арыда тота.
Дус йөрәген яралаган өчен
Куштаныңнан мактау сүзе ота.
...Явызлыкка авызлыклар юктыр...
Юктыр ахры дәва яманаттан...
Чөнки без бит—түзем!—ждәшмибез,
Кон күрсәк тә ярык тагаракчан.
«Байбыз...»—-дибез, исәнсаубыз...—дибез,
Ярчыклы җан әрнеп сызланса да,
Хәтер дулкыннары аргы ярга
Үрә каткан килеш бозланса да.
Әйе... Әйе... Без яшибез әле дә—
Явызлыкка юл ачылган И8ЛД».
Үзүзеннән йөз ЧОврПЯ ишЫЯШ
Остерәлә аңлашылмас хәлдә.
Яхшылыгын, яманлы! ын да ул
К е р т ТОра төрле кыяфәткә.
Кайбер акыл ияләре KBttl
СМИ карын КЯбвШ <>у афәткә!..
ФЛЕРА ГЫИЗЗӘТУЛЛИНл
Тарихчылары да чуар тавык!—
Бер үк чүпне тибенеп «җырлай» сыман.
...Тарих—ялкау!—яткан җирдән генә
Үләксәгә баккан—бурзай сыман.
Авызлыксыз хәтәр авырлыкны
һәр тарафта тарих сынландыра,
Мондый халәт иҗат әһелләрен
Шомландыра бит ул, шомландыра.
Эт хөкеме шик астына куя
Халыкларның милли дәрәҗәсен.
Шулай булгач ничек Ил каршында
Шәҗәрәләр санап шәбәрәсең?!.
Байрак итеп ничек күтәрәсең
Кара янган сугыш гарасатын?
Сиңа төкереп баккан мәйсезләрне
Ничек итеп күзгә каратасың?!
Кан косудан ничек аралыйсың
Гамилләрең... Тукай... Туфаннарың?
...Юк, мин шигърияттән тулган Айга
Ал байраклар кочып очалмадым.
Ир көйләгән, бала баккан өчен
Алтын медаль миңа бирмәделәр.
Шәҗәрәсез ирдән ул баланы
Нигә таптың?—диеп тиргәделәр.
...Үстерсәм дә аны бик кадерләп.
Тиңләп күзләремнең карасына—
Бүгенгәчә күкләр күз-яшь коя
Шул баламның йөрәк ярасына.
Өермәле давыл кубып тора
Үзем нәсел типкән тыныч ярдан.
Минем шәҗәрәмнең дәрәҗәсе
1ып тын тамып тора кылычлардан.
...Ватан башын кискән шушы кылыч—
Гел исбатлап тора кискенлеген,
Явыз затлар салган хыянәтнең
Җирдә бар нәрсәдән өстенлеген.
IX фасыл. Сагыш
Бүре күзләрендә- сары сагыш —
Ай фасылы аша иңәдер
Бат чактан таныш б) фасыллар
Алгысыта чине нигәдер '
!!/\ ца к)рә тыныч тормыш теләп
Укыйм Айга «Сабыр» сүрәсен
Бүреләр дә Айга карая 1\ый
Са ышларыуртан күремсең.
...Сагыш тулы риваятьләр, дастаннар
Борынгыдан Айга сукмак сабалар.
Саргаюдан йола торган дәвалар
Калдырмаган безгә ата-бабалар.
Залим патша кылган гөнаһларының
Калдырмаган ганап чутын-чамасын.
Гаепсездән гаеплегә чыгарып
Казаматка яткан побын, монахын.
Үз баласы, үз Алласы өстенә
Көтү-көтү явыз этләр өстергән.
68
Чиный-чиный шул этләрме шуыша
Сөембикә чәчәкләре өстеннән?
Әллә теге сагыш эчкән бүреме—
Парын эзли гөлчәчәкле бакчадан?
Әҗәленә дәва көтеп кансырый
Кылыч белән туракланган барча җан.
Ничә гасыр ачыш көткән хакыйкать
Тарих күзәнәкләрендә мөлдери.
...Юк... эт түгел, эт хәтерен уятып
Дошман якка әсир төшкән тел йөрн.
Айдан төшкән яктылыкка ияреп
Эзәрлекли безне бүре сагышы.
Ешайганга микән йөрәк кагышы,
Тармаклана гомерләрнең агышы.
K>i ыйсә бит гомер юлым—тулаем
Агымнарга каршы йөзеп узылган...
Шигърияткә яккан учакларымның
Ялкыннары офыкларга сузылган.
Ваем сала дошманга да, дуска да
Азатлыкка юл күрсәткән учаклар...
Бакыйлашкан гүр салкынын искәртә
Учак утын татымаган кочаклар.
Ирек өчен көрәшмә! ән милләтләр
Коллык хурльпыннан айный алмыйлар.
Балагының, ата-бабасының да
Кем булуын инде аңлый алмыйлар.
Алар инде Алладан да ваз кичкән:
Шигырь нуры качкан гамьсез йөзләрдән.
Сүзсез генә шул йөзләрне күзәтәм
Сөйләнмичә һәлак булган сүзләрдән.
X фагыл. Язмыш
\4оҢЛ | ЮНСвҢ агЫМС) ЮрЫҢНЫ
Шигърият ң '- • • • ••
Шагыйрьләрең Ьур\ б) гыя | \ар
Чиккв «aim. .• Ватан нишмврсвң?
Ниышрсщам нмаиф штшмврвң
Ычкыядырввҗырт күчш
Итим шиңшндояы \и.. ы ткдш
/,/-. ут ••' идиот] ипи*
Илаһият, И л һа ми ят ае...
Тукай ае диләр бу айны.
Моңга талган утлы минутлардан
Күзләп киләм бөек Тукайны.
Ил М1МЫ1ИЫН кпилим бертоташтан:
Язмый торсаң iiiiiiii гаркала
Язмыш бит ул—бала! Үсеш ала—
КОЧЫП ИЩИ И Ml чакта аркаңа.
Илаһилык иңә, кысыр ка\ып
Ьмп готыасвң ж,ыр\ы бвпяжяа
Хамар ryifv Пип вашкааммы
Бөек ГУКВЯ МОҢЫ исертте.
Хәтерем,), кереп ноҗданыма
Ак бүресе Илнең баш сапты.
Хәтерен Һәм И\ ЙОЛаСЫН ЖДО
Ләкин чик купларЯЯ әкс.п 1ы
Горур башын, Ай-Кояшын алып
Андыйлардан качты иман да...
Алларыма чәчәк сипсәләр дә
Тик кан гына күрдем мин анда.
Шигъри телдә бүре каны ялап
Тарих белән килдем күзгәкүз...
Тик бүрегә:
-Тү-үз!—диюдән битәр—
Әйтәлмадым мин дә үзгә сүз.
Шуңа микән җирне шомга сала
Ай-көзгедән төшкән сагыш-моң?..
Ак каеннар әнә яфрак коя
Уртасына җитеп августның.
Бездән рәхим-шәфкать көтә-көтә
Ауганнары бардыр—ничә төп!..
Карадагынай урман, караңгы төн
Кала арттан күкиш күрсәтеп,
Татарларга кисек тел күрсәтеп
Җир ычкынып бара күчәрдән...
—Кот-ка-ры-ыгыз!1—диеп, оран сала
Тиздән исебезгә төшәр гамь...
XI фасыл. Мин кол түгел...
Мәхәббәттән, шигърияттән бизгән
Кара йөрәкләрдә—җан кысан
Шигърияткә милли аһәң эзләп
Кара полосада тартышам
Җир-су өчен, әзер мөлкәт өчен
Ашамаган кемнәр кем башын?
Эт улавы, бүре дулаулары
Баскан әнә, бөтен дөньясын.
Үксезлек һәм затсыз имансызлык
Кунган байракларның алына...
...Үлеп киләм...
Җаным—сөюемнең
Дөрес чагылышын сагына.
Чалышлыкка дәва табалмасам—
Куркам: «көзгемне,—дип, ватармын»...
Мин тумыштан дөреслеккә мохтаҗ,
Ятим шагыйрәсе татарның,
«Теләп сөрген киткән» шахтер кызы—
Баш чөереп яшьлек гомердән.
Бер чеметем хәләл бәхет эзләп
Таулар өйдем кара күмердән.
Себер буйлап тимер юллар салдым,
Шпал ташып иңдә—туң шпал...
Узгынчыга уң юл теләп калдым,
Теләп калдым чиксез уңышлар.
Теләкләрем кабул булмадымы,
Юлыгыпмы дәһри затларга—
Күпме татар шул юллардан китеп,
Кайталмады туган якларга.
Ә күпмесе телсез, өнсез калды,
Мәхәббәтсез калды, чырайсыз?
Чырайсызга хәзер эш хакында
Сүз кату да хәтта уңайсыз.
Чырайсыз кол чалышны да «төз» ди!
«Чалыш» шулай әйт дип өйрәтсә...
Җаныңны да, тапкан малыңны да
Тартып ала, әгәр кирәксә...
Шул исәптән шигъриятеңне дә
Багып ала «кара полоса...»
Кара полосадан чыгып булмый,
Илең сиңа кырын караса.
Язган шигырьләрең укылмаса.
Җимерелә өмет ХЫЯЛЫҢ...
Нәфрәтемнән аңым җуймас өчен
Хыялыма башым куямын.
Язып куям акка кара белән:
Мин кол түгел, гадел көрәшче!
Шушы сүзне сызып ыргытырга
Дәрман тапмас микән берәрсе?!
XII фасыл. Чарасызлык
Башкаеммы иеп басыл торам
Кома» самып temep чаңыма
• №шрл ең мич Hvrii.ii таш шып
Кайтып КИ MM Oaia чагыча
Әйтерсең ю шәфкать сорал чиңа
Бетем сугыш аһы ияргвн
Илдв ташландыкка w o r n шагыйрь
Бире аясын кмнв >"< ярд
...Айга хисап бирер көнем җитте:
Ватылмачы, көнем—туз инде.
Хакыйкатьтән, шигърияттән килеп
Лкъәбиләр булдык без инде...
Милли чарасызлык шаукымында
Яра салдык ВВСЫ канына.
Кылыч кайрагыдай кара еллар
Әҗәл булып вето кагына.
Тнркем-төркем шагыйрьләрең, Ватан,
Km ынадыр:
—КыйгакШ
—Кыш ак!!!—дип.
Кыр казына .терелү өчен
Килеп җитте бенә чират, дип—
Эмма безнең каурый каләм хакын
Бәяләүче Илдә булмады.
Без өлешсез калсак, безав аклан
ТШПЛВр ТвЛГв килер—юлдагы...
Үч алырга җирдә гомер буе
Милләт кичкән юлым-җәбердән
Колгалилар, аие, Кил Шәрифләр
Кубарылып чьпар кабердан.
Эеһра сылу су iap «Туган тел»не—
Хәтерләтеп былбыл сайравын,
Тамбов урманнары урПОШМ
Усак яфраклары шаүлавын.
Үсмер еллар салам юллар Назга
Микамандан, Һади Гамаштан...
...bet устаргав янмҷ .пачының
Һәр вфрати канлы ran Васааш
Т1
ФЛЕРА ГЫЙ.ЭЗӘТУЛЛИНЛ
Татар халкы телдән язсын өчен
Агач саен безне асканнар.
Шушы хакта сөйли, мәңгеләшеп
Безнең аңга сеңгән дастаннар,
һәм хәзер дә дастан язган шагыйрь
Асыл пәйгамбәр дип санала.
Ләкин кем дип кенә саналса да,
Айга өргән эттән талана.
...Шагыйрьләргә, пәйгамбәрләргә дә
Кадер-хөрмәт бездә тыелган!
Шуңа күрә банда йөри—элек
Кол Шәрифләр йөргән бу юлдан.
XIII фасыл. Дөреслек
«Игән башны кылыч кисми»—диеп.
Башкисәрләр сыйпый башлардан
Баскынчыга Ил баш имәсен.—дип.
Шагыйрьләре хак суз сөйләсен.—дип.
Koi Шәрифләр шигъри сурәукып.
Кы1ыч диңгезенә ташланган
Үтәлмәгән антлар, әманәтләр
Аңын, һушын алды күпләрнең.
Мин дә аңсыз калган булыр идем,
Ярый әле башым күтәрдем.
«Кылычлы »дан, ярый, акча даулап
Котын качырмадым пакъ җирнең...
...Буйсынмаган өчен гафу сорыйм
Чал сакалын үбеп Тәкъдирнең,
Гафу сорыйм Айдан, узганымның
һәр фасылын тотып исәптә.
Исәпне без читкә сөрә алмыйбыз.
Йөзгә нинди битлек кисәк тә.
Исәбенә хисап бирсә генә
Алга бара гомер сөреше...
Җирдән без эзләгән хаклыкның да
Шул бит инде иң-иң дөресе.
Шул дөреслек—илһам чыганагы
Гади халыкның да, Ханның да...
Киләчәккә имин көннәр теләп,
Хөрлек теләп тибри җан монда.
Шул дөреслек сугыш чорыңда да
Крематорийларда төтәгән.
Дөреслектән тайпылмаган палач—
Үз бурычын төгәл үтәгән.
«Дө-өр-ресШ»—диеп искән тарих җиле—
Чорның иман көлен туздырып,—
«Батырларча... шагыйрьләрчә» дигән
Матәм җырын алдан уздырып...
I*