Логотип Казан Утлары
Роман

ТАУ АРТЫНДА КОЯШ БАР

 

 

Коннар танго кереп күиеявмр Мизгеиәрдән учак якчаеаң Артта каю кара кү.югаләр. Гел кояшка карап атласаң.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

М

ин балачактан ук тауларга карарга яраттым. Тик менә таулар гына безнең авылдан ерак иде Әтием җимеш бакчасына таган ясап куйды, шунда атынганда мин гел Бараҗ тауларына карый идем Бәлки еракта булганга, ә бәлки болытларга, күксел томаннарга күмелеп утырганга, алар миңа зәнгәр һәм биниһая серле булып тоела иде Чынлап та зәңгәр идеме ул таулар, белмим, чөнки беркайчан да аларга барып җитә алмадым. Үзләренә таба барган саен ул тылсымлы таулар никтер ерагая, алар артында гүя төпсез бушлык кына, гүя җирнең чите, анда тормыш юк та шикелле сыман Жиргә яктылык, җылылык биреп, баш очында балкыган кояшнын да нәкъ менә шул таулар артына китеп югалуы аларнын серлелеген тагы да арттыра иде Әйтерсең лә. ул таулар күренмәс җепләр белән кояшны үзләренә гартын китерәләр дә, куеннарына яшерәләр.

Офыктагы зәңгәр таулар киләчәгем кебек ерак, серле һәм ымсындыргыч иде.

Балачак иленнән аерылгач та, тауларга соклануым, аларнын бөеклегенә, серлелегенә ышануым кимемәде Жир өстеннән күкләргә ашкынып күтәрелгән, карашларын кояшка. Йолдызларга төбәгән ул тауларның калач җитмәс куеннарыңа әллә нинди серләр яшеренгән, караңгы мәгарәләрендә без белмәгән үзгә, ят тормыш кайный, ә биек таулар артындагы төпсез упкыннарда әллә ничә кояш алтын нурлар сибеп, ял игеп ятадыр кебек тоела

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА ша/ыйр.к пролаик. <Ко.ме яшен» » Кичеш тун» һм башка китап юр авторы. Лениноюрск шлһарешһ яши

Тянь-Шань тауларын мин төннәрен күзәтергә яратам. Бакчадагы эскәмиягә чыгып утырам да, мөселман кешесе Мәккәгә төбәлеп намазга оеган сыман, тауларга карап онытылам.

Кызык та. хәйләкәр дә бу таулар. Әкияттәге матур кыз кебек Хәтерлисезме, шундый әкият бар: көчле, батыр бер ярлы егете ифрат чибәр кызга өйләнә дә. бу гүзәлгә юньсез патшанын да күзе төшә. Аны үзенеке итәр өчен, патша төрледән-төрле мәкер-хәйләләр кора: кызнын сөйгәненә башкарып чыкмаслык авыр-авыр эшләр йөкли, әллә кайларга, жиде тау, жиде дингез артларына, ерып чыкмаслык карурманнарга җибәрә, егетне ничек тә харап итмәкче була. Ләкин ни гажәп. сөйгәне патша йомышы белән китеп баруга, кыз иләмсез карчыкка әйләнә дә куя. Комсыз, азгын патша гүзәл кәйне үзенеке итәргә теләп, бу йортка күпме килсә дә, коты очып, буш кул белән чыгып китә. Бары тик кадерлесе янында гына кызга кабат яшьлеге, чибәрлеге кайта.

Таулар да шул хәйләкәр кыз сыман үз матурлыкларын кояшка түгел, бары айга, йолдызларга гына ачалар бугай. Көндезләрен алар артык гади, хәтта бик кыюсыз, күндәм күренәләр, әйтерсен матур йөзләрен чадра белән каплап куялар. Кояш офык артына югалып, күктә якты йолдыхтар кабынгач та, ул чадра гүя каядыр югала, һәм тауларнын нурлы йөзе ачыла. Төннәрен алар шундый якты, бөтен дөньяга нур сибеп, балкып утыралар, карап-сокланып туймалы түгел. Бу илаһи матурлыктан бар күнел-кальбем кытыклана, йөгереп барып шул мәгърур тауларга сыенасым, аларнын бөек серләренә кушыласым килә. Монда ни өчендер йолдызлар да якынрак кебек. Якынрак та, яктырак та, хәтта күбрәк тә кебек. Бөтен күк йөзе йолдыз белән тулы, үрел дә ал гына. Әллә аларнын таулар белән уртак сере бармы? Шуңа күрә кешеләр йокыга талгач та серләшер өчен үзләре тауларга төшәме икән?

Әйдә, меник әле шул тауларга дип, мин Әнәскә әллә ничә әйттем инде. Ә ул көлә генә: «Нәрсән калган анда? Тауда куйлар гына йөри.» Әнәс шул таулар итәгендә туган, гомере буе шунда яшәгән, минем өчен яна-ят. серле булган бу матурлыкка күзе-күңеле күптән күнгән. Анын бар кайгысы—акча эшләү. Мондагы чая, әрсез халык хөкүмәт биргәнне генә көтеп утырмый, табыш алунын, жинел баюнын әллә нинди яшерен юл-ысулларын белә.

Майлысуда төрле халык яши: кыргыз, үзбәк, урыс, татар, немец, украин, эстон... Немецлар. Кырым татарлары бирегә көчләп китерелгән, диләр Безнен халыкны беркем чакырмаган-кумаган бугай, үз теләкләре белән акча эшләргә килгәннәр, чөнки монда уран рудасы чыгарыла торган шахта булган. Минем жизнәм дә гомере буе шунда эшләгән. Хәзер, сәламәтлеге какшау сәбәпле вакытыннан алда ялга чыгып өйдә утыра, куяннар, куйлар үстерә. Фатыйма апа хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Аларнын олы кызлары Рамилә гаиләсе белән Ташкентта, быел егерме жиде яшен тутырган Әнәс әти-әнисе янында яши. Җизни дә, апа да аны башлы-күзле итмәкче булып мәш киләләр, тик Әнәснең өйләнергә исәбендә дә юк: «Хәзер менә! Хатын ашатып ятам ди. кирәге бер тиен!»—дип гел кирегә сукалый. Үзе бер дә тик ятмый әле, кача-поса ике балалы маржа янына йөри. Тегесенең ирен анаша саткан өчен төрмәгә утыртканнар икән. Авылыбызның «җирле радиосы» Мәмдүдә апа кебек күп күрәм. күп беләм мин, чөнки йокламыйм.

Их, йокламыйм шул мин... Йоклар өчен күңел тыныч булу кирәк. Ә ул юк Һич тә тыныч түгел күнел. Минем хәлләрне белсәгез, аңласагыз икән! Әнием эче пошканда гел әйтә иде, җанымны корт кимерә, дия иде. Корт кимерү дигәннәре шулай була икән..

Мин бу якларга эз югалтыр өчен аптыраганнан гына килеп чыктым бит.

Кайдалыгымны беркем белми. Алай гына түгел, исәнме, юкмы икәнемне дә белмиләр... Энем әле бәләкәй, ул анламас. ә әтием кайгырадыр. Әбием дә борчыладыр Чит кеше түгел ләбаса, киребеткән булса да үз оныгы. Ә үги анам эчтән генә сөенеп йөридер Ә бәлки, сөенмидәдер. Андый алмадым инде мин аны. Аңламагач, ничек теләдем—шулай уйлапым Дөресен әйткәндә, минем аны начар итеп күрәсем килә иде. Чөнки үги ана берничек тә яхшы була алмый. Хәтта яхшы булса да. ана яхшы диясе килми. Менә шул гына.

Мин бу җирдә егерме ел йөрим инде. Һәр елда унике ай бар Димәк, мин ике йөз дә кырык ай яшим икән. Әгәр инде көннәрен дә исәпли башласан Ай-Һай гына инде... башын житмәле түгел

Вакыт дигән нәрсә мине гомумән бик аптырата әле. Вакыт үгә. гомер үтә. диләр. Ничек үтә сон ул? Кояш чыккан-батканга карап кына вакыт билгеләү һич тә дөрес түгелдер ул. Барысы да чагыштырмача гына бит Вакыйгалар белән янәшә куеп уйлый башласан. минут, сәгать, көн дигән төшенчәләр үз көчен, мәгънәсен югалта да куя. Гажәп түгелмени, Майлысуга килүем әле кичә генә кебек. Ә Мәскәү-Ташкент поездына утырып, туган яктан чыгып китүемә гүя айлар гына түгел, еллар, гасырлар үткән Бик- бик күптән булган кебек анысы Югыйсә шул ук вакыт арасы. Майлысуга килүемә дә, туган яктан китүемә дә әле ярты ел да юк

Уйлыйм, уйлыйм да аптырыйм, чынлап та минем белән булдымы сон бу хәлләр?! Беренче мәхәббәт Сәлим белән очрашып йөрүләрем Юлда машина көтеп торганда Женяны очратуым, больницага килеп эләгүем, дөм караңгы төндә тәрәзәдән чыгып качуым Бу вакыйгалар бик-бик күптән булган гына түгел, хәтта аларда минем бер катнашым да юк кебек Әйтерсен. әллә ничә серияле бер маҗаралы кино гына караганмын

 

куям, ә аннан вальс тапшыралар. Күнелне айкап ташларлык шундый матур көй яңгыраганда япь-яшь кызнын идән юасы киләме?! Түзмәдем, ялкаулар таягын үземә «кавалер» иттем дә, тотындым бүлмә буйлап әйләнергә: «ла-лай ла-ла—ла—лай-ла...» Имеш, мин терсәгенә хәтле ап-ак перчаткалар кигән, ап-ак күлмәкле гүзәл кәләш, әйтерсен кин күкрәкле, ифрат чибәр киявемнен иннәренә сарылып, мәрмәр идәнле зиннәтле бер сарайда биим...

—Сударыня! Вальс со шваброй не танцуют!

Көтелмәгән тавыштан сискәнеп туктап калам Бу вакытта монда беркем булырга тиеш түгел, барысы да эштә, басуда ләбаса. Кем бу? Мин ни дә булса аңларга, әйтергә өлгергәнче егет ялкаулар таягын читкә алып ата да, бер кулын билемә сала, икенчесе белән кулдан тота һәм мине көй агымына бүлмә буйлап очырта башлый. Ул мина шундый якын, сулышы йөземә бәрә, алсуланып торган чиста йөзен, озын сары керфекләр арасында нурлар чәчеп балкыган зәнгәр күзләрен, күпереп торган дымлы иреннәрен шул иреннәр өстендә борын төрткән алтын төк бөртекләренә хәтле ап-ачык күрәм. Егетнен өстендә затлы смокинг түгел, әлбәттә, юа-юа әүвәлге төс- сыйфатын югалткан соры футболка гына, һәм анардан һич тә хушбуй түгел, тозлы кыяр, тәмәке исләре килә. Мин партнерымнын иненнән генә, зур учларындагы кулым кайнар ком эченә эләккәндәй кызыша, билемнен анын бармаклары кагылган турысы утлы күмер тигәндәй пешә. Әни!—дөрләп янам бит мин хәзер! Ә ул үртәгән шикелле көлемсерәп мина карый. Без әйләнәбез, бүлмә әйләнә, тәрәзәдән сузылган алтын кояш нурлары тәнгә генә түгел, җанга, күңелгә урала...

Ах, бу тылсымлы музыка мәнге туктамасын иде!

Әмма ул туктый. Егет кинодагы көяз джентельменнар сыман мина баш ия, елмаеп:

—Ә сез бик жинел биисез. Күбәләк кебек очасыз.—ди.

—Мәктәптә бию түгәрәгенә йөргән идем,—дигән булам мин.

—Бу вальс соңгысы булмас бит, ә, Золушка?

—Мин Золушка түгел. Минем исемем бар: Наргизә.

—Нагиза? Юк. истә калдырып булмастыр, татар исемнәре бик катлаулы, тел әйләнми әйтергә. Ярыймы мин сина Настя гына дисәм? Настя. Настенька... Матур исем бит?

Матурын матур да... Тик бер дә безнеңчә түгел, колакка да, күңелгә дә ятмый. Татарча юньләп белмәүче туган нан-туган сеңлем Венера «нәрсә» сүзен бозып-имгәтеп шулай «настя» дия иде. Хәзер анысын да әйтми инде, гел урысча гына сөйләшә. Ә үз исемемне бик яратам мин. Аны мина әбием кушкан, ут-ялкын кебек тере булсын, балкып торсын дигән.

Шулай да егетнен теләге белән ризалашырга туры килер, мөгаен. Әйдә, эндәшсен инде үзенчә, түзәрбез. Безнеңчә әйтә алмагач, нишлисен...

—Ярый сон, Настя диегез.

—Ә мина таныш-белеш халык Евгений дип дәшә. Женя дисән дә ярый Сезгә яна клуб төзибез. Николай Борисович үз бригадасына чакырган иде Бераз акча эшләргә исәп бар.

Женя тәрәзә буендагы карават янына килеп юл сумкасын актара башлый, аннан бер кап тәмәке тартып чыгара:

—Егетләр сорады. Әлмәт күчтәнәче алып килдем үзләренә. Сезнен кибет бигрәк хәерче, берни юк. Ничек яши мондагы халык?

Ачтан үлгән кеше юк әле! Тәмәке генә бардыр анысы, беткән чагы гынадыр,—дип акланам мин. Әлмәт егете каршында үз авылымны бер дә хәерче итеп күрсәтәсе килми

Шулай дип өметләник.—дип елмая Женя.

Чыгып киткәндә яныма килеп колагыма серле генә пышылдый:

 

—Настенька... Бүген кичке уенда кабат очрашырбыз дип ышанам.

Ул чыгып киткәч тә. сихерләнгән кешедәй байтак искә килә алмый торам әле. Идәнне ничек юып бетергәнемне дә хәтерләмим хәтта...

Иске клуб сүгелеп, янасы әле төзелеп бетмәү сәбәпле авыл яшьләре мәктәп бакчасына җыела. Кино карап булмый инде анысы. Анын каравы рәхәтләнеп биибез. Оялып, тартынып тору юк, чөнки бакчаны храм баганаларыннан төшкән саран ут кына яктырта. Гашыйклар агач ышыгына кереп рәхәтләнеп серләшә, үбешә, аулак урын эхтәп ерак йөрисе түгел. Жәй көне авыл жанлана. кичләр дә күнелле Чөнки жәен төрле тарафлардан кунаклар, әби-бабай янына шәһәр оныклары кайта. Авылга шәһәр рухы өстәлә, урамнарда урыс сүхтәре. урыс җырлары янгырый башлый Кала исе иснәп кайткан мактанчык студент халкы кичке уенда бар көченә магнитофон кабызып куя да. шуннан агылган дәртле көйләр агымына кушылып, әби әйтмешли, корт чаккандай и боргалана, и сикерә... Атарга карап без дә маймылланабыз. Анысы туйдыргач, әти-әниләрдән калган уен-биюләр башлана

Мин килгәндә кырык яшенә житсә дә һаман кияү егете булып йөргән Халит абый такыр башын гармун өстенә кынгыр салып, һәрвакыттагыча үзенен «Чыгарсынмы каршы алырга»сын уйный, ә уртада берничә пар иренеп кенә селкенә, каен төбендәге эскәмиядә тезелешеп утырган олырак кызлар гармунга кушылып монлана иде

Кырык эшен ташлап кырык якка.

Чыгарсынмы каршы алырга?

Уенда кеше аз. чөнки әле иртә Көтү кайтып, сыерлар савылгач, кояш офыктагы зәңгәр таулар артына кереп югалгач кына мәктәп бакчасындагы мәйдан гөрли башлый

Сабырсыз карашым Женяны эзли, тик ул күренми әле. Анын каравы каршымда әллә кайдан Сәлим пәйда була:

—Ай-яй. Наргизә, бигрәк матур син бүген! Әйдә биибез,—дип кулымны кыса.

Мин бүген чынлап га бик матур булырга тырыштым шул. Кием сайлый- сайлый башым катып бетте Шәһәр егетенә ни ошаганын авыл кызы каян белсен? Сайлана торгач, чыгарылыш кичәсенә дип тектергән, кара жирлеккә вак-вак ак борчаклар сибелгән ефәк күлмәгемне кияргә булдым Бик килешә дигәннәр иде аны. Күлмәгем дә кара, чәчем дә. Сары булса яхшырактыр да. . Сары чәчле кызлар курчак кебек матур була бит Безнен класста бар иде бер сары баш Чәче кояш учындагы алтын кебек җемелдәп тора, артист кына буласы бит үзенә, ә ул жүләр сатучылыкка укымакчы. И-и, үз кадерен үзе белми иори

Мин көзге янында бик озак богереләм Чибәрлегемә сокланып түгел, нәкъ менә матур булмавыма аптырап Озаграк карагач, күз ияләшәме шунда, мен каг күргән, аркылыга-буйга мен кат өйрәнеп-тикшереп чыккан йөзен ул кадәр ямьсез булып тоелмый башлый Тик шунысы гажәп. иптәш кызларым мине матур ди. әллә көләләр, әллә үртиләр. Кайсы җирем матур икән сон минем? Кашларым нечкәрәк, күзләрем әнинеке кебек зәнгәр. борыным бераз турырак, буем әтинеке сыман озынрак булса, ярыйсы гына да бит Юк шул, барысы да киресенчә Бу чәчләрне әйтер идем, һич җыеп бетерә торган түгел, алкаланып-алкаланып мангаема. иннәремә таралалар да төшәләр Якты дөньяга шул ту ман бөдрә чәчләр арасыннан бүкән кебек карап йөрим аннары Чәчби' Анын каравы иренем менә дигән, анысына инде бер үпкәм юк Шофер абыйлар машинага ябыштыра торган рәсемнәрдәге матур кызларныкы кебек күпереп тора, буямасам да пешкән чия кебек кып-кызыл!

Әй, белмим инде Шәһәрнен көяз кызларын күреп үскән Женяны чия ирен белән генә шаккатырып булмастыр. Кая инде безләргә мондый асыл егетне карату...

—Әйдә инде, ялындырма,—дип бәйләнә Сәлим.

Белеп торам, ул минем яннан кич буе китмәячәк, озатып та кайтачак. Ә мин аның аша үрелеп, башымны боргалый-боргалый һаман бакча капкасын күзәтәм, дүрт күз белән урыс егетен көтәм. Сәлим анын дөньяда барлыгын белми әле Шуна күрә минем хужам да, җан-тән сакчым да булып кырымда эре генә басып тора.

Сәлим үзенең мәхәббәтен мина алты яшендә үк анлаткан иде. Нишләптер истә дә калган бит. Кыш иде, көне буе чана шудык. Эре-эре карлар ява иде, шуңа күрә икебез дә кар бабайнын үзе кебек ап-ак булдык. Тирләп- пешеп, арып-талып урам буйлап кайтып киләбез шулай.

—Чин утыл, мин чине талтып кайтам,—ди Сәлим.

«С» белән «р» хәрефләрен байтак әйтә алмый йөрде әле ул. Мин ялындырып тормадым, мендем дә утырдым монын чанасына. Тик Сәлимнен тартырга көче җитмәде, көчәнде-көчәнде дә, хурланудан башын якасына яшереп карга тезләнде. Мин аны кызганып:

—Ярар, җәяү генә кайтырмын,—дидем.

Шулчак ул еларга җитешеп:

—Мин чине ялатам бит, чин мина өйлән, яме,—дигән иде.

Бер урамда яшәгәч, күршеләр дә булгач, безнен балачак бергә үтте. Сәлим минем тормышымда гел бар, гел янәшәмдә иде. Мин мона ияләшкән, шулай булырга тиеш дип кабул итә идем.

Ләкин бүген ул мина кирәк түгел, янымда булуы ачуымны гына китерә Бүген мин Евгенийны көтәм

—Китәм дисен инде. Наргизә. Мин Югары авылда бергә укырбыз дигән идем. Синнән башка ни кызык, ни ямь...

Кайда сон бу урыс малае? Кичен очрашырбыз, дип әллә шаярып-алдап кына әйттеме?

Ә Сәлим һаман ынгыраша:

—Син китәрсен дә югалырсын... Казан егетләре безнен ише генә булмас. Алып та калырлар үзеңне. Авылнын бөтен матур кызын шулар эләктерә...

—Әй, йөдәтмәде, Сәлим! Казан егетләре кайгысы түгел әле миндә!

—Нәрсә кайгысы соң?

—Нәрсә, нәрсә... Баш кайгысы! Бәлки, йөрәк кайгысыдыр

—Баш ватарлык ни булды?

—Бәйләнмә инде, Сәлим! Башка эшен юкмы9 Нәрсә кирәк сон сиңа9

— Ник ачуланасын. Наргизә? Мин бит сина бернинди авыр сүз әйтмәдем...

—Юк-юк, Сәлим, ачуланмыйм. Ачуланаммы сон?!—Йөземә шатлык куна.—Әнә килә бит ул! Ул килә, Сәлим!

—Кем? Кем килә?

Мин телемне тешлим. Жүләр бит, әй, күңел серемне, үземә генә тиешле шатлыкны бөтен дөньяга кычкырмасам ни була?

Бакчаның тар сукмагы буйлап, үз бәясен бик белеп, килешле һәм горур атлап Евгений килә. Аны күрми мөмкин дә түгел. Ак костюм-чалбары белән, әйтерсен лә. караңгылыкны ертып, мәктәп бакчасына яктылык ияртеп алып килә. Әйтерсен. алсу офыклар, зәнгәр таулар артына качкан кояшны тартып алып, бакча түренә элеп куйды. Мин сихерләнгән карашымны ана төбим, битемә ут каба, аяк астында гүя җир тетри, дулкынлануымнан чак егылмыйм.

Женя килә!

Аны күргәч, шатланам да, коенәм дә. Ник шатланам—сөйләп тору кирәкмәс, болай да аңлашыла. Көенәм. чөнки бар күңелем белән тоям: татлы хыялларым, якты өметләрем акланмаячак Минамы сон инде шундый егетнен мәхәббәтен яуларга?! Минамы сон. И беркатлы авыл кызы, кемгә үреләсең син?

Мондый төшенке уйлардан сон буем тагы да кечерәеп киткәндәй була. Мин унайсызланып, кимсенеп Сәлим артына посам. Өзелеп көткәнемне, сөю-соклану тулы карашымны сизмәсен берүк, болай да тәкәбберлеге йөзеннән генә түгел, бөтен килеш-килбәтеннән ташып-түгелеп тора.

—Дусларым! Егетләр, кызлар! Игътибар'

Бу—Женя тавышы. Таләпчән, боеручан, кырыс-горур тавыш —Игътибар! Музыка!

Женя кулындагы магнитофон төймәсенә баса. Аннан күңелләрне айкап ташларлык ягымлы көй. вальс яңгырый

Ә Женя...

Юк, булмас... Мондый хәл әкияттә генә буладыр. Ул бит. Ул бит мина таба атлый! Менә каршыма килеп баса, башын иеп. кулларын суза..

... Ул мине озата кайтты.

—Мин сине арытмадыммы? Тын алырга да ирек бирмәдем үзенә

—Юк Мин биергә бик яратам Төне буе биергә дә риза,—дим мин «Синен белән» дип уйлап куям эчемнән

Капка турына җиткәч, ул кул биреп, тыйнак кына хушлаша:

—Тыныч йокы, матур төшләр, Настенька.—дип китеп бара

Тик матур төшләр күрергә насыйп булмый. Чөнки ул төнне бөтенләй йоклый алмыйм. Бар күңелемне биләп алган хисләр давылы тәнемә дә, җаныма да тынгы бирми. Минем урамга чытып йөгерәсем, очар кошка әйләнеп йолдызларга күтәреләсем, һинд киноларындагы матур кыхтар кебек очып-очып биисем, хәтта, ни гаҗәп, йомшак чирәмдә тәгәри- тәгәри елыйсым килә! Бәхет-мәхәббәт хисе әкәмәт сәер тойгы икән ул, кешене тәмам акылдан яздыра икән! Күрәсең, ул кеше җанын шул тиклем зурайтадыр, һәм ул бичара жан. тәнгә генә сыя алмыйча, әллә кайларга ашкына башлыйдыр. Хисләнеп-хыялланып ятам-ятам да, яктыра башлау белән су буена кер чайкарга төшеп китәм Күкрәгемә кереп тулган, гомердә татымаган бу кыргый, ят коч тауларны актарып ташларлык иде.

Мин идән юарга ояла башладым Женялар бүлмәсенә кергәч, гәрчә үзе анда булмаса да, кемдер мине күреп-күзәтеп тортандай дулкынланам- каушыйм. Караватына утырам да. башымны мендәренә салам Аннан Женя исе килә. Мин сөйгәнемне сагынып-хисләнеп мендәрне үбеп алам Бәлки нәкъ шул турыда анын дымлы, кайнар иреннәре булгандыр, менә шулай бер-беребезтте үбәбездер Ә бит ничә көн очрашып та. анын мине кочканы, үпкәне юк. Чынлап та, нигә үпми икән ул мине’’ Әллә ошатмый, яратмыймы икән? Алайса, нигә минем белән генә бии. нигә гел озата кайта? Киноларда күрсәтәләр бит, егетләр үзләренен яраткан кызларын гел иркәләп, үбеп кенә торалар. Әнә. Сәлим дә бит яраткач, кочакларга гына тора, тик мин аны якын да китермим

Ничек җаен табадыр, анын шулай эш ташлап йөрүенә ничек түзәләрдер. Женя әледән-әле бүлмәсенә кереп-чыгып йөри Сиздерми генә, әкрен генә басып керә дә. кинәт билемнән иә беләгемнән тотып ала. Мин куркудан чырайлап кычкырам Ул икәнен белгәч, тәнемә ут каба, битем кызыша, йөрәгем дулый башлый

Дөресен әйткәндә, мин аннан бераз шүрлим дә әле Чөнки урысча яхшылап сөйләшә алмыйм Күбрәк ул сөйли Мин тынлап кына утырам
Ләкин ул сораулар биреп аптырата. Сәлимнең мина битараф түгеллеген сизеп алган икән очлы күз, анын турында сораша. Ә минем сөйлисем килми. Ни дисән дә, Сәлим—балачак дустым, минем аркада шулай газапланып йөрүе бер дә рәхәт түгел, үземне гаепле сизәм. Ләкин нишлим, ни хәл итим сон, бар күнелем, йөрәгем бары берәүгә—Женяга гына тартыла бит Хисләрне төйнәп-яшереп бетерә торган түгел, мәхәббәтем күзләремнән түгелә. Кем өчен ут йотканны дөм сукыр кеше генә сизмәс.

Кызлар безгә көнләшеп карый, егетләрнен ачуы килә. Беләм-сизәм инде, Сәлим дә үртәлеп, эчтән кайнап йөри Беркөнне әйтте:

—Әгәр бу урысыңны ташламасан, бөтен авыл белән җыелып измәсен изәбез!

—Тиеп кенә карагыз, әтигә әйтеп, төрмәгә утыртам үзегезне,—дидем мин.

Миндә тәкәбберлек бар инде. Мин бит «түрә кызы» Әти колхозный парторгы. Эчеп, эшкә чыкмый йөрүчеләрне утлы табада биетә ул. Безнен әтине гадел кеше диләр. Әбине дә шулай диләр. Усал, ләкин дөрес карчык, имеш Усал булуы хак, анысына тамчы да шик юк, ә менә гадел диюләре белән килешмим. Әби әниемне бер юкка рәнжетә, гел аны хурлап, гаепләп тора. Әни каршы дәшми, бөтен үпкә-рәнжүләрен эченә жыя да, аннары кача-поса елый. Күз яшьләрен мина күрсәтәсе, борчылуын сиздерәсе килми. Бик йомшак күңелле кеше шул әнием. Шул йомшаклыгы аркасында бухгалтер булып эшли алмыйча, китапханәгә күчкән дә инде. Бухгалтер булу өчен усаллык, катылык кирәк, ди.

Женя белән очрашып йөрүемне әнигә җиткергәннәр. Беркөнне чәй янында икәүдән икәү калгач, әйтте:

—Килгән кеше чит кеше инде ул, бүген—монда, иртәгә—тегендә. Аларга тырнак очы кадәр дә ышаныч юк. Бу урысны ияләштермә, кызым, сак була күр. Үз авылын кешесенә житми барыбер. Сәлимен белән генә очраш. Ана бер сүзем юк, акыллы, ышанычлы егет.

Их, әни... Эш акыллы булудамыни?! Дуслык белән мәхәббәт бер түгел ич. Мин Женянын карашыннан да исерәм. тәнемне-жанымны гүя ялкын ялмап ала. Бу бөтенләй башка хис, башка халәт! Сәлим хәзер күземә дә күренми, бармы ул дөньяда, юкмы—мина барыбер. Ә Женяны уйламаган минут-секунд юк, йөрәгем анын исемен әйтеп тибә, күз алдымда—анын көләч йөзе, колагымда—ягымлы тавышы, күңелемдә—назлы сүзләре... Өнемдә дә, төшемдә дә ул. бары ул! Аерылышу турында уйласам да, үләргә җитешәм, жанымны тау хәтле сагыш биләп ала. Мин Женяны югалтудан бик куркам, аннан башка дөньянын бер яме калмас төсле Үз ихтыярым белән ничек аннан ваз кичим дә. баш тартыйм ди?!

Әниемне тынычландырырга теләп:

—Кайгырма, әни. Женя тәртипле, яхшы егет ул,—дим.

Ләкин әни үгетләвен, акыл өйрәтүен дәвам итә:

Ике-өч көндә кешенен кемлеген каян белеп-анлап бетерәсен ди9! Кыз баланын намусы—кыл өстендә анын. Башынны югалтып йөрмә, кызым Андый-мондый хәл була калса. Алла сакласын, ул урыстан жилләр исәр, ә хурлыгы безгә калыр.

Әнинен сүзе мине гүя шыр-ялангач калдырып, авыл уртасына, халык каршына чыгарып бастыра, оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булып, аклангандай итенәм:

—Юк инде, әни. . Мин бит. Без бит матур гына, дусларча гына йөрибез.

Ай-Һай, кызым. Егет халкына ышансан. Иделгә таянма, иргә ышанма, дип әйтмәсләр иде аны. Аларның югалтыр нәрсәсе юк, чалбарын
каптыра да китеп бара,—дип баш чайкый әни —Бер ана да баласын саклап, итәгенә тагылып йөри алмый Берүк уяу бул. кызым.

Уяу булам дип нишлим сон инде?!

Женядан баш тарту турында сүз дә юк. Башка кыхтарга карап елмайса да көнләшүдән шартларга җитешәм. Югыйсә бар бездә чая. әрсез кызлар Әнә, Казанда укып йөрүче Кычыткан Саниясенен карашы гел Женяга кунган, оялмый да! Беркөнне күзен майландырып биергә чакырмасынмы Кызлар чакыргач, ничек баш тартсын, биеде инде егеткәем шул әрсез Кычыткан белән Ачу-үртәлүдән тәмам кайнап чыктым, боларнын бер- берсенә сарылып биюе мәнге туктамас сыман тоелды Сабырым төкәнеп чак кына Саниянен Казаннан көдрәләтеп кайткан мунчала чәченә барып ябышмадым

—Үпкәләмә, мина синнән башка беркем кирәкми.—ди Женя.

Үзе көлә. Ана кызык: көнләшәләр, яраталар бит берәүне! Чибәр егетнен кадер-дәрәҗәсе арта!

Ә мин.

—Тавыштан туйдым, башым авырта. Әйдә, су буенда йөрибез!—дип хәйләләп, сөйгәнемне «куркыныч зона»дан тизрәк алып китү ягын карадым.

Ул төнне ай бик матур иде. Тулы да түгел үзе, ярты да түгел, елмаюлы иреннәрне хәтерләтә Әйтерсен. күктәге ниндидер алып зат. күз- борыннарын бездән яшергән дә. алтын иннек сөрткән тулы иреннәре белән елмаеп жирне күзәтә Югарыдан карасан. ниләр генә күренмидер, картаеп беткән бу җирдә еларлык та. көлеп үләрлек тә хәлләр буладыр. Менә без дә. кеше күзләреннән кача-кача. кулга-кул тотынып, су буена төшеп барабыз. Икебез дә дәшмибез. Гармун тавышлары ерагая, су буенда тынлык, бу тынлыкны бары бакалар гына боза. Шул хәтле шаулашып, нәрсә сөйләшеп бетәләрдер

Бөдрә башын иеп тын калган карт тал янында тукталабыз. Бу—минем агачым Әле беренчедә укып йөргәндә үк иптәш кызлар белән су буендагы биш талны бүлешкән идек. Мин шунысын сайладым. Чөнки ул. бердән, туп-турыга үсмәгән, инешкә иелә төшеп утыра Шуна күрә ана үрмәләп менү жинел. Икенчедән, анын өч ботакка аерылган урынында яшерен оя бар. Анда утыру гына түгел, рәхәтләнеп ятып торырга да була. Женя белән килеп туктагач та. аны-моны исәпләп тормый, шунда үрмәләдем Моннан елга өсте дә. ярлар да ап-ачык күренә, күк тә. көләч ай да якынрак кебек. Аста калган Женя көлә:

—Әй, кызый, кая киттен, күккә очмакчы буласынмы әллә?

—Әйдә, курыкма, мен син дә.

—Ни калган анда?

Шулай дисә дә. минем арттан үрмәли үзе. Кечкенә кызга иркен булган оя ике кеше өчен кысанрак икән шул. без бер-беребезгә сыенып утырабыз Женянын кайнар иреннәре колагыма, янакларыма кагыла, тәнемә ут каба Мин үзем дә сизми ана ныграк сыенам

—Син бик матур. Настенька, шундый сөйкемле

—Женя...

—Сөеклем.

Безнен иреннәр кушыла. Үбешү шундый була икән Мина әйтеп бетергесез рәхәт. Женянын кайнар кочагында зреп югалырмын төсле Аклыйм югыйсә, болай ярамый. Тик анын на парына каршы торырлык коч тә табалмыйм Женянын уттай бармаклары кулларымны, беләкләремне иркәли, әкрен генә кармаланып, күкрәгемә кагыла Шулчак мин айнып киткәндәй булам Юк-юк Күнелдә әни сүзләре янгырый «Уяу бул. кызым'
Кыз баланын намусы—кыл өстендә!» Мин кисәк кенә егетемнән аерылам, кулын күкрәк турыннан алып ташлыйм. Тик Женя тынычланырга теләми, һаман мина сарыла.

—Бигрәк назлы син, сөеп туймалы түгел. Бер күрүдә 1 ашыйк булдым мин сина, Настенька. Минеке бул, әйдә, минеке бул.. Мин сина өйләнәчәкмен.

—Алдамыйсынмы?

—Юк, сөеклем, юк. Яратам сине, бик яратам. Син шундый яшь, чиста. Син минеке генә булырсын. Бары минеке!

Женя бөтен тәне белән калтырана, кабаланып минем кофта төймәләрен ычкындыра...

Монын теләк-ниятен чамалап, карыша башлыйм. Мизгел эчендә күнелдә хәйлә туа:

—Монда жайсыз, төшик...

—Син каршы түгелме?

—Юк. —дим мин. Һәм мәче җитезлеге белән тал башыннан төшәм дә, аягым җиргә тиюгә, бар көчемә тыкрыкка таба йогерәм...

...Икенче көнне Женялар бүлмәсен җыештырып йөргәндә, Николай Борисович килеп керде. Мина кырыс кына карап куйды да, өстәл янына утырып нидер яза башлады. Бу кешене өнәп бетермим, карангы чырайлы, тупас йөзле ул. Ачуы бар кешедәй гел каш җыерып, болай да бияләй хәтле иренен бүлтәйтеп йөри.

Шулчак башын күтәреп мина карап торды да:

—Син Мидхәт Бариевичнын кызымы?—дип сорады.

—Әйе.

—Безнен Дон-Жуан синен белән чуаламы?

-Кем?

—Женяны әйтәм, синен арттан чабамы?

Чуала, имеш... Шул да булдымы сүз?! Мин үртәлүдән кызарам, бу абзыйга җавап та бирәсем килми. Тик ул мина бәйләнүдән туктамый, сорау алуын дәвам итә:

—Сина ничә яшь сон әле?

Мин дәшмим, башым игән килеш тузан сөртеп йөрим.

—Булса, унбиш-уналтыдыр инде, шулаймы?

—Әйе.

—Салага гына бит син. Наивная дура!

—Ә сезнен ни эшегез бар? Мин сезгә тимим, сез дә минем тормышыма кысылмагыз!

—Сина яхшы булсынга сөйлим бит, дивана! Ул бабникнын синен кебек ачык авызлары авыл саен. Кызганып кына әйтүем, сез бит күбәләкләр кебек күзегезне тондырып утка очасыз. Сак бул, кызый, битен пешмәсен!

— Нишләргә икәнен үзем беләм!

Сер бирмәс өчен генә шулай дидем. Абзыйнын сүзләре янагыма китереп суккандай булды. Күземә яшьләр төелде Ничек инде алай? Шулай буламыни? Хисләр белән шулай шаяралармы? Юк. ышанмыйм. Ышанмыйм! Женя андый түгел, ул мине ярата! Әйләнәм, диде бит. Башка кызлар белән дә йөргәндер, тик аларга өйләнмәгән ич. Димәк, яратмаган. Мин үземне шулай юатам Әмма эчемә корт төште, кимерепме кимерә. Минем тизрәк Женяны күрәсем, аңлашасым килә.

Ә абзый үч иткәндәй туп-туры күземә карап тора, янәсе, әйткәнен сеңдерделәрме, аңладымы аны бу кызый?

—Мидхәт Бариевичнын кызы булмасаң, вакланып та тормас идем. Әтиен яхшы кеше, бик хөрмәт итәм үзен. Кызын рисвай итеп, ташлап китсәләр.
парторг кешегә һич тә күңелле булмас. Безгә дә рәхмәт әйтмәсләр. Әти- әниенә хәсрәт китермә, кызый, ташла бу майлы күзне!

—Ярар,—дидем мин күндәм генә. Бу эчпошыргыч сөйләшүгә тизрәк нокта куясым килде.

Шуннан сон абзый акыл сатудан туктап, кабат кәгазьләре өстенә иелде. Мин дә жинел сулап куйдым

Төшке ашны таратканда Женяга күтәрелеп тә карамадым. Сиздем югыйсә, ул әллә ничә тапкыр аптырап-гажәпләнеп мина карап-карап алды, савытларын юарга китергәндә, кулымнан тотмакчы булды Мин фырт итеп монын яныннан китеп бардым. Яратам да үзен, ләкин үртазәм дә. эчемне кара мәчеләр тырный. Яман хәбәргә ышанасы килмичә исем китмәгән булып кылансам да. теге абзыйнын сүзләре агулы ук булып йөрәгемә кадалды бит. Шулай итеп, без ул көнне сөйләшә-анлаша алмадык. Бар сабырлыгымны жыеп. кичен яшьләр уенына да чыкмадым. Магнитофонны кабыздым да. кат-кат әйләндереп. Боярскийнын «Всё пройдет» җырын тынлап, үз-үземне кызганып яттым. Төн йокысыз үтте.

Икенче көнне эшкә баргач, күрәм: Женя бүлмәдә утыра. Керү белән каршыма килеп басты да иңнәремнән кочып алды

—Матурым, ни булды?

—Син...

—Нәрсә мин? Мина ни булган?

Ничек башларга сон сүзне? Теге абзый синен турында шулай-шулай сөйләде дисәң, болар арасында низаг чыгуы мөмкин. Ә болай тиктомалга, бернинди сәбәп-дәлилсез гаепли дә алмыйм Женяга бәйләнергә, үпкәләргә әлегә бер нигез юк! Шулай да аңлашу кирәк Йөземә үпкәләгән кыяфәт чыгарып, юаш-мескен тавыш белән сүз башлыйм:

—Син минем белән вакыт үткәрер өчен генә очрашасын икән Шәһәрдә яратып йөргән кызын бар икән

—Карашынны яшермә, күземә туры карап сөйләш!—ди Женя —Кем әйтте сина моны?

Моның тавышы харап кырыс.

—Шулай ишеттем... Сүз иясе белән йөрми

—Дөрес ишеткәнсең, бар иде. Хәзер юк инде, мине ташлап, кияүгә чыкты. Хәзерге вакытта минем бер генә сөйгән кызым бар. ул—син! Настенька, житге инде, юкка көнләшмә.

—Көнләшмим дә әле.

—Алайса, ник үпкәлисен'.’

— Минем сиңа ышанасым килә

—Яратмаган кешегә тәкъдим ясамыйлар, кадерлем Хисләремнең чынлыгын тагын ничек исбатлыйм сон?! Йөрәкне яндырып та куясың син! Ашым—аш. йокым йокы түгел, төне буе борчылып чыктым Синнән башка беркем кирәк түгел. Настенька, бары сине генә яратам! Кызган, ярлыка бу мескен гашыйкны, газап утларында яндырма, сөеклем!

Аның жылы-назлы сүзләреннән сон бөтен шик-борчуларым жилгә очкандай булды Шулай да эреп төшмәдем, матур сайравына исем китмәгәндәй коры гына:

—Ә син ник эштә түгел сон әле?—дип сорадым

—Сине көтеп калдым Анлашасы килә бит Эчен тулы ут булганда эш кайгысымы.’

—Николай дәдәй ачуланыр, ул шундый усал.

—Син елмайсаң. Николайдан түгел, аю-бүредән дә курыйкмыйбыз. Йә. матурым, бер елмай әле. күңелем тынычлансын Югыйсә кулдан эш китте Йә. дуслыкмы?

 

—Дуслык.

—Алайса, менә монда мөһер сук.—Женя мина таба иелеп, бармагы белән янагына төртеп күрсәтте. Мин ашыгып кына үбеп алган идем, иренен бүлтәйтеп:

—Бу үбү түгел, әтәч кебек чукып кына алдын ич!—диде.—Ансат котылмакчы буласын син, ә?!

Женя мине иркен кочагына кысып, иренемә үрелде. Нәкъ шул мизгелдә бүлмәгә әби килеп керде...

Шуннан сон инде минем ирекле тыныч көннәргә нокта куелды, капкыннын ин кәттәсенә эләктем. Шул ук көнне әби мине кунаклар йортыннан куып кайтарып җибәрде. Кич белән уенга чыгулар бетте. Күнел кояшымны күрүдән бөтенләй мәхрүм калдым. Әни дә, әти дә ул кадәр кырыс түгел әле, тик әби күзне дә ачырмый:

—Урыс егетләре белән генә сөйрәләсен калган, чукынчык кыз. Кычытуына чыдый алмыйсыңмы әллә? Итәгеңне җыеп, өйдә генә утыр!

Утырам инде, нишлим сон? Тик Женяны сагынуга һич чама юк, үземне кызганып әче яшьләр түтәм. Тәмам ашау-эчүдән калдым, сагышлы җырлар тынлый-тынлый өйдә аптырап утырам. Күңелдә тынычлыкның әсәре дә юк, җанны авыр уйлар каезлый: Женя минем сыман елап-монаеп ятмыйдыр әле, рәхәтләнеп уеннарга йөридер, кызлар белән биидер, аларны озата да кайтадыр... Ә мин, бәхетсез бала, бичара татар кызы, өйдә бикләнеп утырам...

Шулай да без очраштык. Су буена кер чайкарга төшкән идем, күрәм. чыр-чу килеп өч ир-ат буада су кереп ята. Игътибарлап карасам, минем танышлар—клуб төзүче егетләр. Берсе—Женя! Су күреп кинәнгән үрдәк- кахтар сыман рәхәтләнәләр болар, йөгереп барып, ярдан сикерәләр дә, чумып-чумып йөзәләр. Урысча акырышкан тавыштан бөтен су буе гөрләп тора. Көянтә-чиләкләрне күтәргән килеш, мин аларны яр башыннан байтак күзәтеп тордым. Аларны дигәч тә, үземнекен инде. Әй, матур да сон минем Женечкам: җилкәләр кин, гәүдә төз, тәннәре кояш нурында елык-елык китә. Ә мин, тиле, әбидән куркып өйдә бикләнеп утырам. Нидер эшләргә кирәк. Наргизә-җанкисәк, язмышына күнеп болай йоклап йөрсән, сөйгәненнән колак кагуың да бар.

Керләрне улак янында калдырдым да, тегеләр коенган якка киттем. Әрсезлек булса булыр, ятып калганчы атып калыйм әле. Су кырына китеп әрле-бирле йөргән булам. Күрерме Женя, дәшәрме?

Дәште бит! Алай гына да түгел, «Настюша!» дип кычкырып яныма йөзеп тә килде!

Мин анын кояш нурлары тулган зәнгәр күзләренә төбатеп, йотылып- йотылып карыйм. Ике көн эчендә үләргә җитеп сагынганмын икән үзен! Кочагына атылмый чак түзеп торам. Ул да сагынган, ул да мина төбатгән. Юеш куллары белән беләгемнән кысып, үзенә тартып китерә дә колагыма пышылдый:

— Матурым, без бит дуслашкан идек. Кайда югалдың? Ник миннән качасың?

Мин Женя га дөресен әйтергә булдым.

—Качмыйм Безнекеләр синен белән очрашырга рөхсәт итми. Урыс егете белән йөрмә, диләр...

Женя никтер бик тупас-ясалма итеп көлеп җибәрә:

-Ха-ха! Бигрәк иске карашлы кешеләр икән. Шул кеше парторг булып йөри тагын!

—Әтиемә сүз әйтмә, анын гаебе юк. Теге көнне безне бергә күргәннән бирле әби күземне дә ачырмый.

 

—Да-а... усал карчык ул.

—Ничек кенә әле!

—Неужели чыгып таярга берәр жай табалмыйсын, сөеклем? Бәйләп куймыйлардыр ич үзенне Бигрәк куркак, кыюсыз кыз икәнсен. Әбиенне тынлап утыргач, мәхәббәтен шул чама гынадыр Ну-ка. күземә карап турысын әйт: яратасынмы син мине?

Женя мина үпкәләп һәм гаепләп карый Яратуым хакында ана бер сүз әйткәнем юк әле. Бу юлы да тыйнак, оялчан кызлардай карашым яшереп, соравын җавапсыз калдырдым.

Женя үгетләвен дәвам итә:

—Настенька, вакытны бушка уздырмыйк, очрашу жаен табыйк.

—Ничек9 Әби мине күзәтеп кенә тора.

—Капка турына да чыгарга ярамыймы?

—Синен янга ярамый. Икебезне бергә күрсә, асып куя.

—Тәки дошман күрәсез сез русларны. Бу—национализм хикмәте була түгелме сон? Алай ярамый! Бездә интернационализм булырга тиеш, иптәш парторг кызы. Болай булгач, жалоба язмый булмас

  • Шаярма инде. Женя

—Менә хәзер тотам да урлыйм үзенне

Минем Женяны үпкәләтәсем килми. Ничек булса да анын белән очрашу жаен табарга, әбинен күзәтүе астыннан чыгып качарга кирәк!

—Кичен, уннар тирәсендә безнен турыга кил әле Батки

Мин сүземне әйтергә өлгермим. Женя мине кочаклап күтәреп ала да. «Ур-ра!» дип кычкыра-кычкыра әйләндерә башлый

—Син кая болай?—дип сорый әби. өстемә жылы кофтамны хтеп чыгып барганда

—Йомышларга чыгам, анда да ярамыймыни хәзер?!—дип телләшәм мин.

Әби ышанырга теләмичә шикләнеп карый, сынаулы-үткен карашы өс- башымны тикшереп чыга. Минем өстә кыска җиңле ситсы халат, аякта— кара оекбашлар. Бу кыяфәт белән ерак китеп булмасы тилегә дә а нл а шыл а Ләкин Наргизәгә ышаныч юк. сак-зирәк әбиебез барыбер шикләнә .Анда жылы. шул арада катмаесын әле, кофтаңны калдыр.*—ди Аны тыңламыйча булмый, югыйсә бәдрәфкә дә ияреп чыгар Ләкин төнен салкынча. шуна да чыгып барышлый, сиздерми генә әнинен сыер сауганда кия торган иске җиләнен эләктерәм

Женя зурыбызда көтә иде. капканы ябарга өлгермәдем, мине кочагына җыеп га алды. Мин дә ана сеңдем, борыныма тәмәке исе килеп ягылды.

  • Кая барабыз?—дип сорады Женя
  • Мин бу килеш ерак китә алмыйм Әйдә, бакчага кереп утырабыз

Бәрәнге бакчасында быел гына кайтарып өйгән печән өеме бар иде. колешә-көлешә хуш исләр анкып торган шул «яшел түшәк*кә аудык. Женя, сагынуына чыдый алмаган кешедәй, мине шашып-шашып кочарга, үбәргә готынды. Аның назларыннан башым әйләнеп кипе, үзем «кирәкми, юк. тимә» дип пышылдыйм, үзем һаман ана сарылам Боген тәнем буйлап, барча күзәнәкләрне иркәли-кытыклый кайнар дулкын йөгерде Ләкин әрсез куллар зүбәнгәрәк шуыша башлагач, күңелгә шом үрмәләде, курку хисе сөйгәнем белән очрашу шатлыгыннан, анын назларыннан күпкә көчлерәк иде Канга-жанга сеңгән бу хис. кызлык намусын саклау инстинкты «энәләрне тырпайтып* карышырга мәжбүр итте. Безнен арада мәхәббәт уены түгел, чын көрәш башланды. Тик Женянын көчле ку лларыннан ычкынырга теләп күпме талпынсам да. урынымнан кузгала алмадым. Дәрт ташып
торган нык, таза гәүдә коточкыч авыр таш сыман мине изә-сыта, ә йөземә ишелеп төшкән печән суларга комачаулый иде. Куркудан-чарасызлыктан бөтен тәнем оеп, гүя мамыкка әйләнде..

Белмим, бу эшләр ни булып бетәр иде, шулчак өстебезгә кайдандыр ут көлтәсе төште. Көтелмәгән хәлдән егетем аптырап-югалып калды бугай, кочагы бераз бушады. Мин тизрәк аның астыннан шуып чыгып, өстемдәге чүп-үләннәрне кага-кага, бакча буйлап өйгә таба сыпырттым. Оятымнан җир тишегенә кереп олагырга әзер идем. Эчем тулы ут, күнел тулы сорау: кем безне күзәтеп йөрде, кем өстебезгә фонарь яктыртты? Кемнәр алдында оят-хурлыкка калдым? Иртәгә үк бөтен авылга яман хәбәр таралачак бит. Бу мәсхәрәне ничекләр күтәрермен?!

Атыла-бәрелә өйгә кердем.

—Нишләп озак булдың, убырный тишегенә төшеп олактыңмы әллә?

Әбинең соравы ачуымны китерде:

—Алай бик курыккач, саклап торырга иде!

—Син дә анаң кебек озын телле, теленне кыскартасы бар,—дип мыгырданды әби.

Мин исә, озын-озак сөйләшеп тормый, урын жәеп, тизрәк юрган астына чумдым. Йоклау юк инде, бер сүтеп, бер ишеп, булган хәлләрне уйлап баш ватам: кем безне күзәтеп йөргән, кем өстебезгә килеп чыккан? Женя белән иркәләшеп ятуыбызны кем күрде?

Курку-шикләнүләрем юкка булды, безнен хакта бернинди яман хәбәр таралмады. Иртән булмаса төштә, төштә булмаса кичен өйдә бомба шартлар дип куркып йөргән идем, ни гажәп, андый-мондый тавыш ишетелмәде Моңа бераз тынычлап иркен сулыш алсам да, җавапсыз сораулар барыбер күңелгә кадалып калды: кемдер безне күрде, кемдер серебезне белә...

Икенче көнне әти яна хәбәр алып кайтты:

—Төзүчеләрнең берсен бик каты кыйнаганнар, чак исән калган. Район больницасына озаттык.

Минем колаклар үрә торды: кем ул, Женя түгелдер бит?

Шикләнүем рас булды: авыл егетләре нәкъ менә аны кыйнап ташлаганнар... Болай да җаным тыныч түгел иде. инде яна хәсрәт өстәлде, йөрәгемә урын тапмый өзгәләнепме-өзгәләнәм: ничек итеп Женяны күрергә дә, ничек хәлен белергә?

Авыл советы рәисе Ногман абый белән әтине районга чакырганнар. Имеш, кыйнаучыларны хөкем итәчәкләр икән. Төркем белән һөҗүм иткән өчен дүрт-биш елга кадәр утыртулары мөмкин ди. Бу хәбәрләрне әти мина сөйләми, әлбәттә. Мин аларнын әни белән сөйләшкәннәрен колакларым тырпайтып тынлап торам, әби дә урамнан итәк тутырып хәбәр җыеп кайта Женянын иптәшләре безнен авыл егетләренә бик ачулы ди, үч алырга җыеналар икән...

Иртәнге чәй янында әтинең әнигә сөйләп торганын ишеттем:

Монда сугыш башланырга тора әле. Расчет ясап, бу бригаданы озатырбыз, мөгаен. Яна кешеләр яллыйсы булыр.

Алар мине йоклый дип уйлады, ахры, чөнки әле бик иртә иде. Ә мин. тын алырга да куркып, мыштым гына тыңлап ятам.

—Сикаевны кыйнауларында безнен Наргизәнең катнашы юктыр бит? Шул малай белән чуала дип ишеттем,—диде әти Гадәттә мондый әтәчләнүләр кызлар аркасында килеп чыга.

Әнием-бәгырькәем, рәхмәт төшкере, минем өскә шик-шөбхәләрнен бөртеге дә төшмәслек итеп җавап бирде:

—Наргизәнең беркая чыкканы юк! Соңгы арада гел өйдә генә утыра.

Әниләр балаларын һәрчак яклый, беркемнән яман сүз әйттермиләр. Тик
шулчак «контр» әби сүзгә кушылды

—Наргизәгезгә өч тиенлек тә ышаныч юк! Борынында маңкасы кипмәгән, егетләр артыннан азып-тузып чаба. Үзебезнен күз алдында шулай кылана да, Казанга киткәч нишләр?!

И бу әбинен теле! Пычаксыз суя түлке, һәр сүзе елан агуына тин. Шул усал карчыктан гомере буе куркып яшәгән мескен әнием кыюсыз гына әйтеп куйды.

—Әни, үз оныгынны ул хәтле мыскыл итмә инде Бала гына бит әле ул.

—Бала ди! Күрдем инде мин ул баланы! Суган башлы урыс малаена асылынды чисти. Шул кәнтәй аркасында кыйнап ташлаганнар да инде аны.

—Ярар, буласы булган. Хәзер сүз куертудан файда юк. Яшь чакта акыл түгел, күнел хуҗа була. Күрешми торсалар, онытыр,—диде әти, бу сүзләргә нокта куеп.

Ишеткән кадәресе дә җитте, әгәр хәзер күрешү җаен тапмасам. Женя белән безнен юллар мәнгегә аерылачак. Нидер эшләргә, ничек тә район больницасына эләгергә, Женяны күреп-сөйләшеп калырга кирәк

Халык эшкә киткәч, мин дә юлга җыена башладым Машиналар йөри торган олы юлга чыксам, кем дә булса очрап, ниятемне җимерүе бар иде Әтине райүзәккә бармас дип кем әйтә ала? Аларны көн саен диярлек җыслыш-кинәшмәгә чакырып кына торалар. Ә бу вакыйгадан сон бигрәк тә тынгы бирмәсләр Кеше күзенә чалынмас очен мин турыдан, борчак басуы, каенлык аша Иншар ягына сыпырттым. Иншар яныннан да олы юл үтә, шунда берәр машина туры килер әле.

Юлым унды, төш җиткәнче больница янына килеп баскан идем инде Тик кабул итү вакыты үткән, якын да китермиләр, имеш, кичен килегез. Кичкә хәтле нишләп йорим мин монда, кайтасы да бар бит әле. Больница янында әрле-бирле аптырап йөргәндә каршыма ак халатларын җилфердәтеп авылдашым Гөлия килеп чыкты. Әнисенә операция ясаганнар икән, шуны карап ята, йомыш белән кибеткә чыгып баруы. Ялына-ялвара, биш кенә минутка дия-дия, халатын салдырып алып, больницага кереп киттем

Женя хирургия бүлегендә ята иде. Бәгырькәемне танырлык та түгел, йөзе өреп кабартылган кебек зәңгәрләнеп шешенгән, ун кулы гипста Мин ишек төбенә басып ана дәшәргә кыймый торам. Ул башын бормый гына мина сөзеп карады, тик бер сүзләшмәде Палатада таныш-белешләр булмаганга кыюланып, янына килеп тезләндем, кулым белән кадерлемнен шешенгән- күгәргән кытыршы яңакларын сыйпыи-сыйпый

—Женечка, нык авыртынасынмы? Сызлыймы?—дидем

Ләкин кайгыртуыма, йомшак сүземә сөенүче юк.

  • Ник килдең? Мина кызганучылар кирәкми Бар, кит моннан!

—Женя, ачуланма инде! Минем ни гаебем бар?

  • Кит дим бит. анламыйсынмыни?! Берегезне дә күрәсем килми!

Шуның белән сүз беткәнен, сөйләшергә теләмәвен белдереп. Женя, чытык йөзен стенага таба борды. Карашында котып салкыннары, иреннәре ачу-нәфрәг белән кысылган иде. Мин әле һаман нидер көтеп, өметләнеп анын каршыңда таптанып торам Тик Женя борылып га карамады, әйтерсен мин монда бөтенләй юк идем Ник килгәнемә үкенеп, бик нык хәтерем калып чыгып киттем

Ул җәйне аны башка күрергә насыйп булмады Женя да, анын белән эшләүчеләр дә Әлмәтләренә кашып китте. Алар урынына кәкре аяклы, кара мыеклы ят халык килде Шуннан сон инде мина эшкә чыгарга да. яшьләр уенына йөрергә дә рөхсәт ителде. Ләкин анда барудан мина инде
бернинди шатлык-ямь юк. Женя киткәннән сон ботен дөнья шыксызланып, бушап калган иде. Күнелем тулы мөлдерәмә сагыш килеш мин Казанга китеп бардым.

2

Казан безне өскә ишелеп төшкән авыр болытлары, коеп яуган яңгырлары, рельслар буйлап иренеп кенә шуышкан трамвайлары, биек, горур биналары белән каршы алды. Казан мина ничек кенә битараф булмасын, ул минем өчен ят түгел. Әнием дә, әтием дә шунда укыган, бер-берсен тапкан, шул матур чал кала аларнын язмышын бергә бәйләгән Хәтта үзем дә шунда яралганмын, әниемнең йөрәге астында, җылы куенында йомарланып алар белән авылга кайтканмын.

Училищеның үз тулай торагы юк, әти алдан килеп мина торыр фатир белешеп-сөйләшеп куйган иде. Авыр сумкаларны күтәреп, туп-туры шунда юнәлдек. Ишеп яуган янгырга рәхмәт, югыйсә фатир хуҗабыз бакчасына китеп барасы булган. Кочак жәеп каршыламаса да. ачык сөйләште. Юантык гәүдәле, ике иякле, сары чәчле Катерина апай сабын заводында эшләп пенсиягә чыккан, ире үлгәнннән сон ике бүлмәле иркен квартирда ялгызы яшәргә куркып, ел саен студентлар кертә икән

Ул мина бүлмәмне күрсәтте дә, кухняга табын корырга чыгып китте. Үзебез алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчәргә утырдык.

Катерина апай әтидән тегесен-бусын сорашкач, үз зарын түгәргә кереште:

—Сашенькам исән булса, кеше кертеп болай азапланмас та идем. Бик игелекле, әйбәт кеше иде мәрхүм. Бер авырлык күрсәтмәде, көйләп кенә яшәде. Иркәләүчесе булса хатын-кыз иркәләнә инде ул. Ир кадерен ялгыз калгач кына аңлыйсын икән. Ичмасам бала да бирмәде Ходай, бу кадәр үк авыр булмас иде. Бичаракаемны искә алмаган, еламаган көнем юк...

Ул сүзенең чынлыгына ышандырырга теләгәндәй, алъяпкыч итәге белән күзләренә тулган яшьләрне сөртеп алды.

—Бигрәк яшьли китте шул мескенкәем, әле җитмеше дә тулмаган иде бит...

Анын бу сүзләре мине үтә дә гаҗәпләндерде: «Ничек яшьли булсын ли. җитмеш яшьлек кеше бик карт була бит инде ул!» Әти исә Катерина апайнын сүзләрен җөпләп, «шулай-шулай» дип баш кагып утырды. Табыннан торуга ук китәргә дә ашыга башлады:

—Минем әле керәсе җирләрем, йомышларым бар.

Шунда гына үз хәлемнен авырлыгын чамалап алдым. Әти китсә, җиде- ят кеше янында берьялгызым утырып калам ич! Бу зур шәһәрдә башка сыеныр почмагым, күнел юатырдай бер якын кешем юк ләбаса! Мина шундый авыр, куркыныч булып китте. Хәлем карурманда адашып калган үги кызныкыннан һич ким түгел иде. Ләкин әтине тоткарлый да алмыйм, анын үз эше, үз юлы. Кызыма күңелсез булмасын, боекмасын дип, мине саклап утырмас.

—Аланны тында, тәртипле бул,—дип үгет-нәсихәтләрен бирде дә, әти хушлашып чыгып китте...

Аны озаткач, мин бүлмәмә кереп бикләндем. Хәлем еламыйча һич түзә торган түгел иде. Урамда яңгыр койды, ә бүлмәдә мин рәхәтләнеп яшь түктем... Ул көнне оясыннан очкан кош түгел, күккә күтәрелә алмыйча, җиргә егылып төшкән, шунда берьялгызы бәргәләнеп ятучы яралы кошчык хәлендә идем мин...

Башта нык сагындырды. Күз алдымда гел авылым, туган йортым булды. Бу зур калада, биек таш йортлар арасында адашкан бәрән сыманрак хис итәм
үземне Шәһәр кызлары чәчрәп тора, ә минем авылдан икәнем мангаема язылган Ярый әле. группада минем ишеләр күбрәк Казан. Чаллыдан берничә кыз бар барын, тик алар харап тәккәббер. яннарына якын килмәде түгел Мин Әлфирә исемле бер кыз белән дуслаштым Ул да минем кебек авыл кызы, серләребез килешә. Иптәш тапкач, жинелрәк булып китте, сагыш хисе бераз басылды кебек. Әлфирә үзләренен туганнарында яши иде. Ләкин тегеләре тора-бара авырсынып, ана башка фатир эзләргә кушканнар Бәхетебезгә. Катерина апай дустымны кертергә ризалашты, бер бүлмәдә икәү яши башладык.

Беркөнне икәүләп циркка барырга ниятләдек. Минем гомердә анда булган юк иде. Ә Әлфирә классташлары белән Казанга экскурсиягә килгәч, цирктагы тамашаны барып күргән дә. тәмам гашыйк булган Шул турыда сөйли-сөйли башымны катырып бетерде Әйдә, барыйк та барыйк кына, ди. Ахыр чиге мин ризалаштым

Башкаларга һич охшамаган, тәлинкә сыман түгәрәк бу бина серле- тылсымлы әкият иле булып тоелды мина. Ерактан балкып-жемелдәп торган нурлы утлар, бәйрәмчә киенгән шат күнелле кешеләр, урамга ук ишетелеп торган ягымлы, матур көйләр анын эченә үткәнче үк кәефне күтәрә, гүя сине могҗизалар белән очрашуга әзерли Ифрат биек түшәмле якты залга килеп кергәч, башта югалып та калдым, әйтерсен очсыз-кырыйсыз биниһая зур шар эчендә йөри идек Каи тарафка урнашсан да. уртадагы сәхнә уч төбендәге кебек күренеп тора.

Менә кара пәрдәле мәгарә авызыннан, дәртле музыка белән бер агым булып, жем-жем итеп торган купшы киемле артистлар чыга башлады клоуннар, җайдакчылар, фокусчылар Аларга да әлләни исем китмәде, түземсезләнеп һава гимнастларын көттем Чөнки беләм. телевизордан күргәнем бар. чыгышлары балет биючеләренскс кебек нәфис, нәзакәтле. Ниһаять, аренада көмеш костюмлы егет белән нәни калфаклы, ап-ак күлмәкле кыз пәйдә булды Икесе дә төз. сылу-зифалар Менә талгын гына йомшак-иркә музыка агыла. Прожектордан тошкән көмеш ут боҗрасы эчендә калып, гимнастлар әкрен генә өскә күтәрелә Пәрәвез җепләренә уралып аккош булып йөзәләр, бөркет булып очалар, ике дулкын сыман ашкынып кушылалар да. бер тән. бер жан булып нахзашалар Ике фәрештә ай нурына күмелеп гүя мәхәббәт анлаша. Бөтен зал тып-тын калып бәхетле гашыйкларны күзәтә

Ә мин парлашып очкан бу ике матурга сокланып кына түгел, көнләшеп тә утырам. Хыялым белән күкләрне инлим Их. азар урынында Женя белән без булсак икән!

Беркөнне училищеда беренче курслар өчен көзге бал үткәрделәр Адәм хурлыгы, рәхәтләнеп биергә юньле егет тә юк Кайбер кызлар танышларын алып килгән иде Алар биеде, ә без. «ялгыз аккошлар», почмакта бөрешеп монаеп тордык. Вальс уйный башлагач. Женяны юксынудан елыйсылар килде. Ул монда булсамы?! Бөтен залны бер итеп төне буе биер, мәнге армас идек! Җанкисәгемне һич истән чыгарган юк. ә ул мине уйлыймы икән? һай. юктыр, һич тә монаеп утырмыйдыр Николай дәләй әйтте ич. Женя кебек чибәр егетләр тик ягамы сон’! Их. бодай килеп чыгасын белсәм, укырга Казанга түгел. Әлмәткә генә китеп барган булыр идем

Беркөнне төштә күрдем әле үзен Имеш, бик затлы зур бүлмә, зал тулы халык Барысы да матур-купшы киемнән, ә минем өстә алама күлмәк икән Мин бу хәлгә бик унайсызланам. күрмәсәләр ярар иде дип. бер почмакта сыенып басып торам Үзем уйлыйм «Кеше күзенә чалынмый гына тизрәк чыгып китәсе иде • Карашым белән ишек эзлим, тик таба алмыйм Ни тәрәзә, ни ишек күренми, бар тарафка сары пәрдазәр эленгән

 

Ә кешеләр мина карап мыскыллы елмаялар. Шул чак күрәм, мина таба Женя килә. Минем аңа мондый ямьсез кыяфәттә күренәсем килми, шундый оят, гарьлек. Ә ул елмая. Яныма килеп җитә дә, үпмәкче булып, йөземә иелә... «Ул барыбер мине ярата! Мин әкияттәге Золушка. Без хәзер бергә биибез,»—дип сөенәм икән. Үч иткәндәй, нәкъ шул вакытта, төшемнең иң татлы-матур җирендә уянып киттем. Төштә дә рәхәтләнеп күрешергә язмаган икән! Гел өнемдә күргән кебек булды, тиз генә айный алмыйча, Женяны кочарга теләп, кулымны да суздым әле. Тәмам уянып беткәч, шундый ямансу булып китте, үксеп-үксеп елыйсылар килде.

Женядан хәбәр булмаса да, Сәлимнән бар. Ничек тапкандыр мине. Хатын укыгач аңладым, бу хәйләкәр иптәш, майлап-жайлап, минем адресны, энемнән алган икән. Хәер, Илнарны озын-озак үгетләп торасы да юк. яраткан абыйсына адресымны гына түгел, үземне дә сатарга әзер.

Дустым авыл хәлләрен язган да, синнән башка монда бер ямь калмады, дигән. Шулай инде бу дөнья. Сәлим минем өчен ут йота, ә мин Женяны сагынып өзгәләнәм. Юлымда шул урыс егете очрамаса, күңелемдә биниһая тынычлык булыр һәм без Сәлим белән рәхәтләнеп хат алышып ятар идек тә бит... Их, бу мәхәббәтне. . Ана кеше газапларга, интектерергә булсын.

Октябрь бәйрәмендә авылга кайттым. Беркайчан да болай ерак китеп, озак аерылып торган юк иде. Авылымны, туганнарымны, әйтерсен, йөз ел күрмәгәнмен, шул хәтле сагындым! Машинадан төшеп калгач, биш чакрым юлны очып диярлек үттем. Иннәремә канат үстемени, эчем тулы шатлык, көләсе-жырлыйсы килә

Тик мин кайтканда өйдә беркем юк, әби белән энем каядыр чыгып киткән, әниләр эштә иде. Күңелдәге шатлык бераз кимеде, бикле йортка кайтып керү һич тә кызык түгел. Анын каравы кичен бәйрәм булды. Әни сорау арты сорау яудырды: «Казанга ияләшеп буламы, укырга авыр түгелме, иптәшләрен яхшымы, фатир хуҗасы рәнжетмиме?» Илнар исә үзенекен такылдый, ниндидер штаб турында, каенлыкта качып ятучы шпион турында үзе уйлап чыгарган әкиятен сөйли. Әти дә басынкы гына ара-тирә безнен сүзгә кушыла. Әби генә әлләни ачылып китә алмыйча, иреннәрен бөрештереп утырды-утырды да: «Укып йөрисенме сон син анда, җил куасынмы?»—дип сорап куйды.

—Укып йөрим, әби. Дәрес калдыру түгел, биш минутка да сонга калырга ярамый. Бездә тәртипләр кырыс,—дип олыларча житди итеп жавап бирдем.

Әби җавабымнан канәгать калды кебек:

—Амин, шулай булсын, тәртип кирәк. Сабагыңны калдырма, тырыш, дин дә укырга куша,—дип хуплап куйды.

Икенче көнне иптәш кызым Римма белән клубка чыктык. Клуб дигәннән, аның түбәсен япканнар, тик эчке яклары әзер түгел, шуна күрә кино-мазар күрсәтмиләр икән. Шулай да яшьләр җыела, тагы кайда очрашсыннар сон. Римма Югары авыл хәлләрен сөйли, монын йөрәгенә дә мәхәббәт кошы кунган икән, теленнән Госман исеме төшми Юл буе шул егет турында тынлый-тынлый колаклар тынып бетте. Мин дә сүз кыстырмакчы булам, тик кая ул! «Кызый, туктап тор. сүзеңне онытма»,—ди дә, тагын үзенекен сөйли башлый. Әй, тел бистәсе дә инде үзе. ничек арымыйдыр. Клубка килеп кергәч, классташ кызлар уратып алды Бер-беребезне бүлдерә- бүлдерә сөйләштек-гөрләштек. Аннары Сәлим килеп исәнләште. Никтер уңайсызланып, оялып кына исәнләште. Ул үсеп-ныгып киткән сыман Баштарак ике арада киеренкелек булып, сүз ялганмый торды Мәнгелек егетебез Халит абый, кулына гармун алып, үзенең яраткан көен уйный башлагач кына, күземә туры карап «Биибезме?»— диде Мин каршы
килмәдем. Бер-беребезгә сыенып әкрен генә әйләнә башладык.

—Сагындырдың. Хатыма жавап та язмадын,— диде Сәлим

—Үзем кайтасы булгач, язып тормадым инде

—Һаман аны уйлыйсынмы?

—Кемне?

—Теге урысны.

—Юк...—дигән булдым мин. Хәзер, барысын да сөйләп торам ди!

—Алайса, өмет бар икән.

—Авылда кызлар беткәнме әллә?!

—Бар инде алар. . Күнел башкага ятмый бит. Күз алдымда син генә

Мин Сәлимгә ни дип жавап бирергә дә белмим. Аны алдыйсым, өметләндерәсем килми. Нигә үзе аңламый, сизми сон ул: бернинди хис. тартылу юк ләбаса. Йөрәк «кирәк» белән исәпләшәмени9!

—Сәлим... Син башканы яратырга тырыш әле. Без бит дуслар гына . Бу бөтенләй башка нәрсә бит...

—Дуслар?! Минем сине кочасым, иркәлисем килә! Шул дуслык буламы?!

Юк. бу дуслык кына булмый. Кем-кем. ә мин моны яхшы анлыйм Үземнен дә Женяга сыенасым-сарыласым гына килеп тора иде Әгәр Сәлимгә карата да шундый назлы хисләр кичерсәм икән' Икебезгә дә жинел. рәхәт булыр иде. Ә болай ике бәхетсез гашыйк без.

Шулай да анын озата кайтуына каршы килмәдем. Чөнки хәлен яхшы анлыйм, кызганам да. Шуна күрә кочып үбәргә магашкач та. карышмадым, йөзем яшермәдем. Минем аркада газапланып йөрмәсен, бәлки бераз күңеле басылыр.

—Наргизә...—дип пышылдый Сәлим.—Төшләремә кереп бетген.

Мин Сәлимнең сүзләренә дә. назларына да битараф булып, шул ук вакытта бернинди каршылык та күрсәтмичә, таш сын шикелле басып торам Их. бу мизгелдә анын урынында Женя булса икән, эреп төшәр идем'

—Әллә миңа да Казанга китәргә инде? Сине югалтудан куркам

—Унны бетергәч, кидерсен.

—У-у-у! Тагы ике ел синнән башка яшисеме ’!

—Аннары тагы ике ел.

—Ник алай дисең?

—Армиягә китәсең бар.

—Син мине көтмисен инде.

—Сәлим Өметләнмә мина Үзенә дә. мина да жинелрәк булыр —Тырыштым инде, булмый бит. Йөрәккә кереп утыргансың.

—Себерке белән куып чыгар

— Көлмә. Наргизә! Үз башыңа төшмәсә. кешегә акыл өйрәтергә жинел ул.

Жинел! Белсә икән хәлемне. Сәлим әле бәхетле яратканын—мине күрә, очраша ала. бер авылда яшибез. Ә мин Женяны кайдан, ничек эзләп табыйм?!

...Әмма вакыт үзенекен итте. Женянын саргылт бөдрә чәчләре, күк төсендәге якты күзләре, ягымлы елмаюлары әкрен-әкрсн генә кышнын салкын карларына, язнын яшенле яңгырларына, көзнең куе томаннарына уралып, үткәннәргә китеп югалды Жәйге ялым Сәлим белән үтте Өйдә тик ятмас өчен, бераз акча да булыр дип. колхоз эшенә чыктым Башта печән әйләндерергә, тоярга, аннары икмәк ташуны машиналарда йөкче булып йөрдем Үз ишләрең белән саф һавала эшләү кызык кына ул Сәлим дә әтисе янында ярдәмче булып эшләде. Көндезләрен ничек кенә арытмасын, кичен клубка чыгабыз, төне буе җитәкләшеп авыл урамнарын, су буйларын
инлибез. Женяга татыган сыман назлы, кайнар хисләр булмаса да, күмел Сәлимне якын итә, ялгыз да күнелсез ич.

Беркөнне клубтан кайтышлый минем тал янына килдек. Бу юлы өскә үрмәләмәдем, кинодагы акыллы кызлар кебек агач төбендә тыйнак кына басып тордым. Сәлим кулымны учларына алып күкрәгенә кысты:

—Безнен су буе бигрәк матур, әйеме, Наргизә? Мин үзебезнен авылдан беркая китмәс идем.

Шундый назлы ишарәдән сон «җылы яңгыр тамчылары булып» күнелемә назлы сүзләр, мәхәббәт хисләре явар дип көткәндә—вәт сина мә!—Сәлим авылны өзелеп яратуын сөйли башлады...

Кулымны анын учларыннан тартып алып, коры гына:

—Китмичә барыбер булмый, сина укырга кирәк,—дидем.

Сөйләшү җитди төс алды.

—Бер караганда ниемә кирәк сон ул диплом? Колхоз эшен белмимме?

—Алай димә. Сәлим, комбайн йөртер өчен дә документ кирәк.

—Анысын гына алырбыз ла...

—Ә минем авылда яшисем килми.

—Ник?

—Күңелсез. Жәй көне генә ямьле бит монда. Кышларын саргаеп үләрсен.

—Үлмиләр бит әле. Яшиләр.

—Алар ияләшкән, башканы күрмәгән.

—Наргизә, менә синенчә, бәхет өчен нәрсә кирәк?

—Мәхәббәт.

—Тагын9

—Бу азмыни?

—Аз түгел. Әгәр бәхет өчен мәхәббәт кирәк икән, ник шәһәргә китәргә?

Сәлимнең сүзе мине уйга салды. Күрәсең, мин ялгышамдыр, бәхет өчен мәхәббәт кенә җитмидер...

—Тагын беләсенме, нәрсә кирәк: яраткан эш! Ансыз булмый. Яраткан эш кирәк!

—Канкритны нинди эш? Менә син укытучы булырга укыйсын, авылда да мәктәп бар. Ни аерма?

Үз сүземне аста калдырасым килми, киреләнеп:

—Юк, хет нәрсә диң, авылда күңелсез. Минем авылда яшисем килми!— дим.

—Шәһәрдә сине кем көтә сон. Наргизә? Анда синен белән миннән башка да халык җитәрлек. Чаллыда өч кенә көн торып кайттым, шул да җитте, башка әйләнеп тә карыйсым килми. Шәһәр кешесе җирсез, тамырсыз бит ул. Йортлары таш, урамнары таш Минемчә, кеше туган җирдән аерылырга тиеш түгел. Менә сина, Наргизә, ни ошамый авылда? Әйт, ни җитми?

—Сәлим! Ник юк белән баш катырасын син9 Башта укып бетерәсе бар бит әле!

—Сон, уйламыйча яшәп булмый лабаса. Киләчәк уйландыра инде ул.

—Уйлап интекмә дә, барыбер безненчә булмый.

—Нишләп?

—Әбием шулай ди. Ходай ни язган шул була, ди.

—Ходай мина сине язсын иде, калганын үзем дә табармын,—ди Сәлим.— Әй, Наргизә... Янымнан беркая да җибәрмәс идем үзенне!

Ул мине кочагына ала. Шулчак тавышлар ишетеп икебез дә тын калабыз. Ай яктысында теге як яр буйлап килүче ике күләгә шәйләнә.

—Безгә моннан кайтмаска иде, караңгыда басманы күреп булмый,—ди
ят хатын-кыз тавышы.

—Ияләшмәгәнгә генә ул, без өйрәндек инде, сукыр килеш тә күрәбез — Бусы әти тавышы Шулай сонарып кайдан кайта ул. кем белән9

—Ун елга бер кайтсан, үз авылында адашырсын. валлаһи.

Икесе дә көлешәләр.

—Әллә күтәреп чыгыйммы үзенне?

—Күтәр, мин каршы түгел,—дип хихылдый хатын

Аннары безнен тарафка:

—Кит. жүләрләнмә! Шаярттым гына, егыласын бит,—дигән сүзләре килеп ирешә.

—Ә мин шаяртмыйм, гомер буе күтәреп йөрергә дә риза.—ди әти

Башыма китереп сугалармыни, гаҗәпләнүемнән катып катам Кемгә шундый матур сүзләр сөйли ул? Шәүләләр бездән ерагаеп, ярга менеп китәләр. Сүзләре өзек-өзек кенә ишетелә

—Бәлки.. Ничек булыр... Тырыш инде. Мин көтәм... Сак бул

Ин башта Сәлим телгә килә

—Таныдыңмы?

—Әйе... Әти иде...

—Икенчесен, хатынны таныдыңмы?

-Юк

—Кифая апа ул.

—Мин аны белмим.

—Мин дә белми идем. Кайтуына күптән түгел генә әле Авариягә очраганнар, ире белән олы кызы шундук үлгән Кифая апа кечкенәсен ияртеп әнисе янына кайткан Анда яши алмыйм ди икән Кичә генә безгә Рабига апа килгән иде, ул сөйләде Безгә туган тиеш алар

Мина димәгәе, хет кем булсын, тик әтинең монда ни катнашы бар9 Ник төн уртасында унсигез яшьлек егет кебек ят хатын белән көлешеп, уйнашып йөри ул? Минем кәеф төшә, борын салына: «Әйдә, кайтыйк*.— дим

—Наргизә. .. Күргәнеңне әтиенә сиздермә, яме Әниеңә дә...—ди Сәлим. Юатырга теләгәндәй йомшак итеп, юаш-гаепле тавыш белән әйтә Ләкин мин ачулы:

—Өйрәтми генә тор! Нишләргә икәнен синнән башка да бик яхшы беләм!

Сәлимнең дә тавышы кырыслана

Белмисең! Үзләреннән башка беркем белми' Син кысылма, анладынмы?

Аның үгетләве мине ярсыта гына

—Кысылам әле! Бу безнен гаилә, хакым бар!

—Тукта. Наргизә, кызма син. бераз суын башта Ярсыган чакта әлләни әйтүен бар, йә артыгын кыланып ташларсың

—Син бигрәк инде Җитмеш яшьлек бабайлар кебек Акыл сатып торасын монда! Синең әтиең түгел шул. Минем урынла булсак. үзен нишләр иден икән?!

—Сон шуна күрә, нишләргә икәнен белмәгәнгә, сабыр ит. ашыкма дим бит Гынла сүземне. Наргизә!

Ләкин үртәлгән күңелнең сабыр итәр чамасы юк. Сәлимгә фырылдап, •җеннәремне ияртеп» өйгә ашыгам. Сулышыма кабып кайтып керсәм дә. берни кыла алмыйм Иренен кайда, кем белән йөрүендә бер хәбәре булмаган бичара әнием изрәп йоклый, ә әти һаман кайтма!ан

Әтине икенче көнне кичен генә күрә алдым һәр сүзен, һәр хәрәкәтен тикшереп-күзәтеп торсам да. анарда андый-мондый үзгәреш, шикле нәрсә сизелмәде Барысы да элеккечә иде кайтты, ашады-эчте. яна
килгән газетларны караштырып чыкты, малларны ашатып керде, аннары көндәгечә «Вакыт» тапшыруын карады. Ләкин күнелгә шик кереп утырган, бу хәлләрнең ахырын белми торып күзәтүдән туктамаска булдым. Ул кичне клубка чыкмый, өйдә генә утырдым. «Башым авырта, хәлем юк,»—дигән булып, кояш баемас борын верандага чыгып яттым. Әмма йокларга җыенган кеше юк. Шыпырт кына тыңланып, күзәтеп ятам Менә өйдә ут сүнде, тынлык урнашты. Минем дә күзгә йокы эленде. Тыңланып ята-ята йокыга киткәнемне сизми дә калганмым.

Иртән, икәүдән-икәү чәй эчеп утырганда түзмәдем, әбидән сорыйсы иттем:

—Әби, син Кифая апаны беләсенме?

Ул гадәттәгечә коры гына жавап бирде:

—Сиңа ниемә?

—Авылга бөтенләйгә кайтканмы әллә ул?

—Синен ни эшен бар?

—Беләсем килә.

—Күп белсәң, тиз картаерсың,—диде әби кисәк кенә тәрәзәгә капланып. Пыялага төя-төя, кыяр түтәлендә тибенеп йөрүче тавыкларны сүгәргә кереште:

—Көш-ш, көш-ш! Кара син бу аңгыраларга, күзләрен тондырып бакчага кермәсәләр, башка урын беткәнме? Көш-ш, көш-ш дим, чукынчыклар' Бар. тизрәк куып чыгар әле шул имгәкләрне!

Шулай итеп, әбинең Кифая апа турында сөйләшәсе килмәде. Димәк, әти белән бу хатын хакында ул ни дә булса белә, шуна күрә, мәче үз гаебен тизрәк туфракка күмеп куйгандай, сер яшерә дә инде. Безнең әби шундый ул: кешенекен җилгә сипсә сибә, әмма үзенеке—җиде кат йозак астында...

Ләкин әтинең серен мин барыбер белдем. Аны эзләп йөрисе дә булмады, кулыма китереп тоттырдылар. Ул көнне Мәмдүдә апа белән көзге чәчүдә идек. Орлык китергәннәрен көтеп басу читендә моңаеп утырганда күземә сынап карый-карый: «Әтиеннен яшьлек мәхәббәте кайтты бит Ничә ел күрешмәгәннәр иде,»—димәсенме бу! Моңа исем дә китмәгәндәй тыныч кына: «Кифая апамы?»- дип сорадым.

Мәмдүдә апаның мут күзләрендә үртәлү-ризасыхзык чагылды:

—Бәракалла, беләсеңмени9!

Беләм шул!

Авызына лимон каптырдыммыни, апайнын ирене бөреште, йөзе җимерелде. Ис китәрлек хәбәр әйтеп, мине шаккатырасы килгән иде дә. татлы өметләре акланмады. Ул яңа дип сөйләгән хәбәр тәмен югалткан икән... Бәлки шуна да бар белгәнен минем алда берьюлы селкеп салырга уйлагандыр:

—Очрашканнарын да беләсеңме?

Сер бирәсем килмичә:

—Бер авылда булгач, очрашырлар инде,—дидем.

Мәмдүдә апа, тырма тешләрен күрсәтеп, авызын ерды:

—Барысы белән шулай очраша башласа, җыеп бетерә алмас.

Тел төбен бик яхшы аңласам да, башны тилегә салдым:

—Җыючылар табылыр әле.

Мәмдүдә апаның сүзе йөрәккә утлы күмер булып төште. Мин бит болай да сизә идем, әти әнигә карата һәрвакыт суык, коры Җитмәсә әби дә әнигә каршы гел котыртып тора. «И кызым, ичмасам, сезнең бәхетегез булсын,»—дип әнием юкка гына әйтмидер. Аны ниндидер борчу-сагыш кимергәне күзеннән күренеп тора, үзе көлгән чакта да күзләре гел моңлы

Бик сирәк көлә шул әнием Инде бу хәлне дә белсә, нишләр?' Ә бәлки беләдер дә инде? Авыл кешесенен тормышы уч төбендәге кебек бит Карта Мәмдүдәсе белгәнне башкалар да беләдер, әниемә дә килеп ишетелгәндер Ничә ел буе читтә йөреп, ни туган авылын, ни әтине исенә төшермәгән бу Кифая ни өметләнеп кайткан монда ’' Авариягә очрагач, ире түгел, үзе үлгән булса, яхшырак буласы да бит Кеше ирен аздырып йөрмәс иде Әти дә бигрәк инде, гомер буе күтәреп йөрер идем, имеш... Чит хатынны күтәргәнче әнине күгәрсен иде! Әллә әнием кадерләүгә, мәхәббәткә лаек түгелме?!

Әти турында бу хәбәрне ишеткәч, кичләрен өйдә утыра башладым. Сәлим белән көндез эштә генә күрешәбез Ул. кичен турыгызга чык. дип ялвара Болай да санаулы көннәр, кадерен белик, ди Ә минем кәеф юк. Әнинен дә кәефе юк. Әти белән сөйләшмиләр диярлек, аралашулары «ашыйсынмы*, «чәй эчәсеңме», «мин киттем» кебек гадәти сүзләрдән узмый Әни гел боек, уйчан Анын каравы әти кояштай балкый, үзалдына елмаеп йөри Бу арада эштән бик сон кайта башлады Әни анардан берни сорамаса да. акланып маташа: урып-җыю вакыты, эш күп. басуларны тикшереп йөрибез, фәлән- төгән... Ә мин беркөнне әйттем ана, әни өйлә юк иле. маңгаена бәреп әйттем: «Кифая апа беләнме?» Шул чакта әтинең йөзен күрсәгез, карашы белән сытып үтерде. Чак сугып очырмады «Сүзеннс үлчәп сөйлә, кызым' Гайбәт җыеп йөрмә!»—дип кычкырды Әйтеп ни файда инде, аны кем саклап бетерсен? Бу мәсьәләдә мин көчсез шул. әниемә берничек ярдәм итә алмыйм. Җитмәсә, ялым тәмамланып килә, китәр вакыт якынлаша Әнине ике ут арасында калдырып, үземнен дә эчем тулы ялкын килеш китеп барачакмын инде

Башка вакытта әти мине озату җаен таба, һәрхәлдә олы юлга жәяү чыгарып җибәрми иде Бу юлы «Үзегез карагыз, берәрсе очрар әле.»—дип. тыныч кына эшенә китте дә барды Анарда хәзер безнен кайгы түгел шул...

Әни мине озата чыкты Аны кызганып

—Интегеп йөрмә инде. әни. ерак ара түгел бит Юлны беләм. үзем дә китәрмен.—дисәм дә. кире борылмады

—Каеннарга хәтле булса да озатам әле. кызым, сумкаларын авыр Бәлки берәр машина да туры килер Бигрәк тиз үтте ялын, иркенләп сөйләшә дә алмалык. Күрми дә калдым кебек үзенне Казаны да ерак шул. сирәк кайтасың

Әнинең өстендә зәңгәр чәчәкле җиңел күлмәк, башында да зәңгәрсу яулык Күзләре зәңгәр булгангамы, шул төсне бигрәк ярата инде Мина бу дөньяда әниемнән дә матур, сөйкемле кеше юк сыман Яше кырыкка җитсә дә кызлар кебек җыйнак, җинел гәүдәле, җитез ул. Әтием нигә кимсетәдер аны, ник башкага алмаштырмакчы буладыр? Күрдем бит инде Кифаясын, әниемнән бер артык җире юк Шәһәр хатыннары кебек фырт киенеп, ясанып-бизәнеп йөри Чәче матур инде, сумала кебек кап кара үзе озын, биленә хәтле төшеп тора. Соклансыннар дипме, аларны толымга үрмичә, яшь кызлар сыман туздырып йөргән була Анысы, озын чәчлеләр авылда аннан башка да җитәрлек, берсе дә мактанмый але. баш түбәсенә жыеп куялар да. яулык бәйләп, тыйнак кына йөриләр

Кызым, авыр уйлар белән китмә, яме Безнен өчен борчылма

Сәерсенеп, әниемә күтәрелеп карыйм

—Син беләсеңмени ’—дип сорыйм

—Ничек белмисен инде, йөрәк сизә бит

Йорер-йорер дә туктар are Син борчылма, әни

Үзем гаепле, кызым, белә торып чыктым бит Артык яраттым шул

әтиенне. Ә ул Кифаясын гомер буе онытмады...

Бусы минем өчен яналык иде. Ничек инде алай, гомер буе Кифаяны яраткан да, үзе башкага өйләнгән? Шулай була димени?!

—Аны Кифая үзе ташлаган, читтән кайткан бер егеткә кияүгә чыгып, авылдан китеп барган. Ире үлгәч, исенә төшергән менә... Ялгыз яшисе килми, ир кирәк.

Әнинең тавышына, сүзләренә әйтеп бетергесез әрнү-үртәлү сенгән. Минем дә күңелгә шом үрмәли:

—Әни... Әти безне ташлармы инде хәзер?

—Ташлавын ташламас анысы... Тик безнең белән дә булмас. Шулай йөрер инде ике арада...

—Әбием бу хакта беләдер бит, ачулансын иде әтине!

—И-и, кызым... Әбиең мине гомер буе чит күрде, кай җирем ярамагандыр инде. Әтиеңне ачулану түгел, мине яклап сынар сүз дә әйтәсе юк. Бигрәк каты бәгырьле шул...

Моңарчы әни авызыннан ни әби, ни әти хакында начар сүз ишеткән юк иде. Хурлаганы да, зарланганы да булмады. Гаиләбез хәлләрен уртага салып, олыларча җитди итеп тәүге тапкыр сөйләшәбез бугай. Димәк, мин бала яшеннән чыгып барам... Әнине юатырга, күнелен күтәрергә теләп, алдашып маташам:

—Әбием безне ярата! Үзе шулай диде. Сине дә якын итә ул, сиздерми генә.

Әни моңсу елмаеп баш чайкый. Минем матур ялганыма ышанмый, әлбәттә. Ләкин аны-моны әйтми. Үз уйларыбызга чумып, шактый сөйләшми барабыз. Ә уйларның очына чыгышлы түгел. Менә сиңа башваткыч диген... Нишлиләр икән сон мондый очракта? Әнием кебек тешне кысып түзәргә каладыр инде. Тик сабырлыкның төбе алтын булуына гына өметем аз. Кайсы акыллысы уйлап чыгаргандыр ул мәкальне, сабырлык төбендәге сары алтынны кайсы бәхетлесе күргәндер?!

Барган җиреннән кинәт туктап, әни юл кырындагы каен агачына ишарәли:

—Әйдә, бераз утырыйк әле шунда, машинабыз көтеп тормый.

Август аенын җылы, кояшлы көннәре. Быел табигать авыл кешесенә мәрхәмәтле булды, урып-җыю вакытында нәкъ шундый аяз көннәр кирәк тә инде. Тик бар дөнья тузанга чумган, коры, эссе һава тынга каплана. Юл буендагы бу бичара каен да тоташ тузанга күмелеп утыра. Арыган, әлсерәгәндер инде мескенкәем.

—Эш-эш дип чабабыз, бер-беребезне күрергә, иркенләп сөйләшергә вакыт та юк,—ди әни.—Синнән күпме сорарга талпындым, кызым, тик һаман җай чыкмады.

—Ни турында, әни?

Сүзен нидән башларга аптырагандай, ул бераз уйланып тора, аннары күземә карамый гына сорый:

—Кызым, син теге урыс малаен һаман яратасынмы, әллә оныттыңмы инде?

Мин оялып башымны иям. Ни диим, әлегә үзем дә кистереп әйтә алмыйм. Оныттым да кебек, тик кабат күрсәм, хисләр дөрләп кабынмас, дип ышандырып әйтә дә алмыйм. Озак күрми торганга гына басылганмындыр бәлки. Әтиебез, әнә, тәүге мәхәббәтен ничә елдан соң да онытмаган, яшьлегенә кире кайткандай кыланып Кифаясы артыннан чаба бит әле...

—Минем сиңа әйтәсе килгәнем шул, кызым: читләргә кызыкма син. Үз авылың кешесенә җитми барыбер. Чөнки аның бөтен нәсел-тамыры. тормышы күз алдында. Мине дә бер авылдаш егет яратып йөргән иде.
шундый тәртипле гаиләдән. Янында бөтерелүченен кадерен беләсеңмени? Аны куып җибәреп, әтиенә ягылдым. Яратмаганын да белә идем югыйсә. Авырга узгач, өйләнергә мәҗбүр булды. Шулай, кызым, үзем дә гаепле, тагылып чыктым мин әтиенә. Башканы яратканын белә торып. Менә хәзер шунын әче җимешен татыйм инде

—Яратмаса. сина өйләнмәс иде

  • Кифаядан өмете өзелгәнгә өйләнгәндер. Тегесе кияүдә иде бит Кызым, әтиеңне гаепләмә син. Ни язган шул булыр инде. Барысы да Ходай кулында. Минем ике зур шатлыгымсез бар, яраткан кешемнән тапкан сабыйларым. Шунысына да рәхмәт.

Мин дәшмим. Карашым таш өстенә кызынырга чыгып баскан кырмыскага төшә дә күнелгә сәер уй килә. Болар да яши, үрчи бит. шул кечкенә бөжәкләрдә дә мәхәббәт, хыянәт дигән нәрсә бармы икән'.’ Алар да кавыша-аерылышамы икән? Булмастыр ла. кеп-кечкенә башларында мидә юктыр әле. Ләкин акылсыз ничек җан асрамак кирәк? Үзләренә җитәрлек булса да бардыр инде ул...

  • Кызым, күреп-белеп торам: Сәлим сине ярата Акыллы, игелекле бала ул. Сина сүзем-кинәшем шул: үзенне яраткан кешегә чык. Бергә тора башлагач, шуннан да кадерлесе булмый Ятларга кызыкма, яшьли белгән, йөргән кешегә җитми ул. Сәлимне ташлама, яме. кызым

Әнинең сүзләре миңа сәер тоела. Кияүгә чыгарга җыенган кеше юк ла! Миңа әле унсигездә тулмаган, бәлки тормыш юлымда тагы әллә кемнәрне очратырмын. Миннән җавап ишетмәгәч, әни тагын сорап куя

Сәл имне та шлам ы йс ы нм ы ?

—Белмим, әни. каян белим инде..

—Сәлим Илнарны да бик якын итә. Ташлама син аны,—дип кабатлый әнием.

Ул мине чатка хәтле озата. Мин Ч истай га баручы бер жинел машинага кереп утыргач кына, артына каерылып, кул болгый-болгый, авылга илтүче юлга таба борыла.

... Кыш иде. Җиргә Яна ел килде. Аны Әлфирә белән икәү генә каршыладык. Мина яңасы ни дә. искесе ни. дип Катерина апай кичтән үк ятып йоклады. Без шәмнәр яндырып, тыйнак кына табын корып, иске елны озатып утырдык. Югыйсә озатсаң-озатмасан да. вакыты җиткәч китә инде ул. Көлешә-көлешә, шампан шәрабы эчтек, икебезнең дә бу нәрсәне беренче тапкыр татып карау иде. Шуңа да бик ти з башка китте, тиктомалдан көлдерә башлады Пырхылдаша-пырхылдаша. Әлфирә белән бер-беребезгә теләк теләргә керештек Мин әйтәм:

—Киләсе елда кәкре аяклы, кылый күзле бер егет белән танышырга язсын,—дим.

Әлфирә өсти:

  • Ник алай гына, аксак га булсын!

—Һәм пеләш! Пеләшләр янында гел якты була. Утка экономия

—Ха-ха-ха... чукрак булса, тагы да яхшы Кирәкмәгәнне ишетми

—Юк. чукрак булмасын, ишетсен. Лутчы телсез булсын дин Тын- гыныч, эрррәхәт!

Үзебезнең дә рәт юк. сүзебезнең дә рәте юк Башта шырык-шырык көлдем, аннары кинәт сагыш басты, тиктомалга елыйсы килә башлады. Үләргә җитеп Женяны сагындым Янымда булса икән ул' Шәраб эчкәннән соң күңел иләсләнә башлады, тәнемә әллә нинди кыргый дәрт тулды, кемгәдер сыенасым, назланасым, иркәләнәсем килеп китте Юк. кемгәдер түгел, нәкъ менә Женяга.. И-и. тотындым Әлфирәгә мәхәббәтем турында илһамланып-илһамланып сөйләргә. Дус кызым мине тын да алмый.

 

авызыма кереп китәрдәй булып тынлый, шомырт күзләрендә мут очкыннар бии. Аның әле беркем белән очрашканы, үбешкәне юк икән, көнләшүдән еларга җитеште.

—Үбешергә өйрәт әле мине,—димәсенме.

—Мин сине ничек өйрәтим ди?! Кызлар үпми, егетләр үбә ләбаса,—дим.

—Ә син ул үпкәндә нишлисен?

—Иренне бөреп торам.

—Үләм! Минем дә үбешәсем килә.

—Әйдә киттек урамга, берәр егетне тотабызда үбешәбез.

Вәт акылсызлар, тәки чыгып киттек бит. Йөри торгач, эзләгәнебезне таптык. Тукталышта бер егет кисәге бөрешеп басып тора иде. Ике яклап эләктереп алдык моны Куркып-сискәнеп китте мескенкәй. Аны да айныклар исәбенә кертеп булмый иде. Шуна күрә безнен тәкъдимгә авыз ерып ризалашты.

—Кайсыбызны башта үбәсең?—диештек без.

Егет аптырап калмады, озындыр куллары белән икебезне берьюлы кочагына җыйды да, башта мине, аннары Әлфирәне үбеп алды. Биттән генә. Без мона риза булмадык: «Иреннән, иреннән!»—диештек.

Ләкин шул чак тукталышка, озын мөгезләрен тырпайтып, бер ялкау троллейбус килеп туктады һәм егетебезне үз куенына тартып алып, ыңгыраша-ынгыраша күздән югалды. Тик мона әлләни борчылмадык. Саф салкын һава безне айнытып җибәргән, карлы җил баштагы иләс-миләс уйларны таратып-тузгытып ташлаган иде. Айныгач, маҗара эхләү теләге дә сүрелде, үз кыланышыбызга үзебез үк аптырап кире фатирыбызга кайтып киттек

—Кара, ни кыланабыз... Кеше көлдереп... Бездән нинди тәрбияче чыга инде?—дип баш чайкады Әлфирә.

Ул бу минутта әлеге егеттән, миннән генә түгел, үзеннән дә ояла иде бугай.

—Аптырама, яшь чак—тиле чак,—дип юаткан булдым мин аны. Гәрчә үземне дә үкенү корты кимерә иде.—Бу егетне башка мәнге күрәсебез юк!

Эчү яхшыга илтә димени?! Исерек башка шайтан оялый, ди минем әбием. Хактыр, шулайдыр, шайтан ояламаса, төн уртасында шулай кыланып, исәрләнеп йөрер идекмени?! Үз башына үзен хуҗа була алмасан, гомер юлында искә дә төшерәсе килмәгән күнелсез мизгелләр шактый җыела икән шул. Әни әйтмешли, кызлар намусы—кыл өстендә, кылдан төшсә—ил өстендә... Әле дә троллейбус бик вакытлы килде, рәхмәт төшкере!

Бәйрәмнән соң имтиханнар башланды. Баш та күгәрми әзерләнәбез. Атда кышкы каникуллар ымсындырып тора. Авылга, әни янына кайтасы кичә. Андагы хәлләрне азмы-күпме белеп торам. Әти һаман беренче мәхәббәте белән чуала икән. Бичара әнием ничекләр түзәдер. Җитмәсә. Кифаяны идарәгә эшкә урнаштырганнар. Кичләрен дә, көндезләрен дә алар әти белән бергә. Райүзәккә дә бергә йөриләрдер . И-и, теләгән кешегә ничек тә очрашып була инде. Әнинең генә түгел, минем дә йөрәк яна. Әгәр әби безнең янда тормаса.. әгәр төп нигездә яшәмәсәк... әтине Кифаясы янына гына җибәрер идек... Алай бик яраткач, торсын шунда... кадерле сөяркәсе янында... Әниемнең күз алдында җан көеге булып йөрмәсен. Юк икән юк. Ә болай... бар да ул, юк та...

Гыйнвар аеның буранлы көне иде. Уйламаган-көтмәгәндә безгә Самат абый килеп керде. Колхозның баш механигы ул, Казанга сирәк булса да килгәли. Минем торган фатирны да белә, кергәне бар, көзен бәрәнге китергән иде. Бу юлы да, бәлки, ни дә булса алып килгәндер.

Мин авылдаш абыйны шатланып каршы алдым:

—Әйдәгез, Самат абый, үтегез, чәй эчәрсез, җылынырсыз.

 

—Юк, сенлем, үтеп тормыйм, ашыгам.

Ул бераз таптанып торды да:

—Син жыен әле, сенлем... Әтиен сине кереп алырга кушкан ие...

  • Ник?! Безнең каникул башланмады бит әле. Самат абый. Тагын ике имтихан бирәсе бар. Мин кайта алмыйм.

Самат абый гаепле карашын мина төби:

—Кайтырга кирәк бит, сенлем. Кайтырга кирәк..

Күнелсмә салкын дулкын булып шом тула, кабаланып-куркып сорыйм:

—Нәрсә булды, Самат абый? Әйтегез, ни булды?

Тик соравым җавапсыз калды.

—Син җыен, сеңел, югыйсә караңгыга калабыз.

—Урамда буран котыра ич. Ничек кайтырбыз соң?

—Ничава, йөрмәгән юл түгел. Чаллы юлына кар төшәргә дә өлгерми анда, машиналар тыз-быз йөреп кенә тора.

Мин тиз-тиз җыенып, Самат абыйга иярәм Жанымны билгесезлек, сораулар телә: ни булган? Сизәм, хәерлегә түгел. Ләкин дөреслекне белергә куркам.

Казанны чыккач, түзмим, тагы бер кат сорыйм.

—Самат абый, газапламагыз, әйтегез инде: ни булды соң?

Самат абый көттереп кенә җавап бирә:

—Әниең авырый,—ди.

Мин җинел сулап куям. Югыйсә күңелгә әллә нинди начар, шикле уйлар килгән иде. Авырый—ул әле үлгән дигән сүз түгел, димәк, өмет бар.

—Анда одеял бар, сенлем, төренеп ят. Йокласаң, юл кыска була,—ди Самат абый.

...Мин уянганда район үзәген үткән идек. Авылга керәсе юлны кар күмгән, ике адым үтәбез дә, кар көрибез. Мин түгел, әлбәттә. Мин одеал астында, җылыда ятам. Авылга тонге уннарда гына кайтып җиттек.

Машинадан төшүгә әти каршы алды. Аны шундук сорауларга күмеп ташладым:

—Әнигә ни булды? Нинди чир диделәр? Хәзер кайда ул. өйдәме, балнистамы?

—Өйдә...—диде әти кулымнан сумканы алып

Ул, җилкәсенә дөньяның бар йөге төялгән кебек, башын иеп, сөйрәлеп кенә атлый. Капкага җиткәч, туктап, тирән итеп сулыш алганнан соң, карашын миңа төбәде:

—Сабыр бул, кызым, сабыр бул. Дөреслектән качып булмый. Әниең үлде...

Шуннан ни булганын яхшылап хәтерләмим Барысы да томан эчендә, әллә төш булды ул, әллә өн.

Без өйгә кердек. Алгы якта тонге ут кына яна Шул сүрән яктылыкта бүлмә уртасында ак җәймә белән капланган әнинсн гәүдәсен, анын кырында дисбе тартып утырган күрше әбиләрен күрәм. Өзгәләнеп кычкырып, әнием остенә капланам: «Әнием1 Мин кайттым, тор инде, әнием1 Әнием, мин бит бу, ач инде күзеңне. Тор инде, зинһар! Әнием, бәгърем!» Карчыклар мине күтәреп торгызалар:

  • Кызым, алай ярамый. Әниеңне борчыма. Ул барсын да күреп, ишетеп тора. Мәет янында тавышланырга ярамый

Икенче көнне өебез хушлашырга килүчеләр белән тула Барысы да кайгыбызны уртаклаша. Барысы да.«Ахыры хәерле булсын. Ходай сабырлык бирсен»,—ди. Сәлим дә күземә чалына, карашында—әрнү-кызгану. яныма килеп ниндидер юату сүзләре әйтә. Мин таш кебек катып йөрим. Канлы
яшьләрем бәгыремә оешкан. Акырып еласам, алар бәлки түгелер иле, тик елый алмыйм. Ә әти елый, күз яшьләре белән елый. Мин жансыз робот кебек кушкан бер эшне үтәп йөрим: «су жылыт, комганны әзерлә, энә бир, ак жеп бир. суны түк» Калтыранган кулларым белән әниемә ахирәт күлмәге тегәм. Кеше үлгәннән сон да жирдә өч көнлек эше кала диюләре шул икән... Ярый әле бар ул эш, ярый әле бар. Әнине алып китәләр. Без, хатын-кызлар, каберлек кырында басып торабыз. Мин таш йөз белән әниемне кабергә иңдергәннәрен күзәтәм. Үзем уйлыйм: «Тизрәк бу төш бетсен иде. Тизрәк уянасы иде дә, тере әнине күрәсе иде!» Ә төш дәвам итә. Әнисез йортка кайтабыз да. күрше апалар белән өйне, керләрне юа башлыйбыз. Хәтта чип-чиста керләрне дә юарга кирәк. Имеш, жан чыкканда бөтен җиргә кан чәчри, тик без аны күрмибез икән.

—Әниеннен киемнәрен ташлама, туганнарга, күрше-тирәгә өләш,—ди Фәрдия апа —Истәлеге итеп киярләр.

—Иске-москыларын тастымалга тура. Ләкин берүк идән юарга тотма, аяк астына салма, әниен рәнжеп ятар,—дип өсти Нурсинә апа.

Керләр күп, алар белән бакчадагы баулар тула. Кышкы салкында әниемнең күлмәкләре бозланып ката. Әни салкын жир астында ята... Мескен әнием салкын жир астында ята Үзе дә. күлмәкләре дә өши Шуны уйлыйм да, кинәт кычкырып елап жибәрә.м...

Әнием бу авылда чит кеше ңде, әби әйткәнчә, килмешәк. Анын монда бер туганы да юк. Бердәнбер апасын сөйгән егете үзе белән Кыргызстанга ияртеп киткән. Кыргызстан күрше авыл түгел, сагынган саен йөгереп кайта алмыйсын. Кайнаналы йортта кунак булуның әлләни яме дә булмагандыр. Фатыйма апа якты йөзен безгә бик сирәк күрсәтте. Анын каравы әтинен туганнары бусагага тузан кундырмады инде. Әни ялгыз иде, анын рәхәтләнеп сөйләшер, сер түгәр кешесе булмады. Сер бүлешер, күнелен бушатыр кеше булмаса. бар хәсрәт- әрнүен йөрәгеңә кара кан булып оеша, диләр. Әнине шул алып киткән Аны су буеннан, кер чайкарга төшеп киткән җиреннән алып кайтканнар. Кулына әтинен күлмәген тотып жан биргән мескенкәем. Нинди уй-сагышлар алып киткән аны бу дөньядан? Бәлки кулына әтинен күлмәген алгач та. мин юам. башкалар коча-назлана, дип уйлап куйгандыр. И әнием...

Мин әтине күралмас булдым. Ул үзе дә миннән ким газапланмый бугай. Бу көннәрдә гел өйдә монаеп утыра. Тота да гаилә альбомын актара, әниемнен рәсемнәренә карап уйга бата. Йә кисәк кенә киенә дә. каберлеккә менеп китә. Әнине вакытсыз гүргә кертүен үзе дә аңлый бугай ул, тик үкенүдән ни файда. Юк әни. юк... Бу юклыкка, бушлыкка ияләшү авыр, әле һаман ышанасы килми. Әни каядыр чыгып кына киткән кебек.. Менә-менә ишек ачылыр да. башын ия төшеп, әкрен генә басып кайтып керер кебек...

Ни усал әби дә басылып калды, сөйләшмәс-дәшмәс булды. «И-и. дөньялар »—дип авыр сулап куя да, шунын белән сүзем бетте дигәндәй, карашын читкә бора. Илнар балалыгы белән фажиганен тирәнлеген аңлап та бетерми бугай. Бәлки янында мин булганга жинелрәк кичерәдер. Апа апа инде ул. апалар әни урынына кала.

Ә бит мина китәргә кирәк, тапшырылмаган имтиханнарым өстә тора. Әни юк. Ләкин яшәргә кирәк. Тормыш дәвам итә.

Дәвамы киләсе санда