ТАТАРЛАР ДӘҮЛӘТ ТӨЗҮ ЮЛЫНДА
Мәңгелек дан Сиңа татар—
Әкияти батыр—Алып.
Кайгыны да. үлемне дә
Җыр белән җиңгән халык'
Ибраһим Бнектаупы
Сүз татар тамырлары турында бара, хөрмәтле укучыларым Җир йөзендә бөр генә дә сыңар тамырлы халык юк Татарлар да бер тамырлы гына түгел Аларны тик болгарлардан гына яки Алтын Урдадан гына барлыкка килгән дигән фикерләр белән килешеп булмый
Әйе, без болгарлар да, койрыгыбыз Алтын Урдага да нык береккән Шуның өстәвенә без әле кыпчаклар да Хәтта хазарлар да Угрофин, күпмедер славян каны да бардыр бездә Һәрвакыт бертуктаусыз хәрәкәттә булган, дөньяның бер читеннән икенче читенә йөреп торган халыкта ник башкаларның да тамгасы калмасын икән? Алар бар. әлбәттә Ләкин, ничек кенә булмасын, без—төркиләр Алай гына да түгел, төркиләрнең юл башында торган татарлар без
Безгә мәгьлүм булган юл башыбыз, хөрмәтле укучыларым, моннан 25 гасыр элек яшәгән бабаларыбызга килеп тоташа Кытай хроникалары тамырларыбызның хәтта үткән дәвернең Знче меңьеллыгына кадәр үк җиткерәләр Шушы дәвердә алар берничә, хәтта кытайларны буйсындырырдай дәүләтләр төзегәннәр
Ни гаҗәп, без инглиз галиме Эдуард Паркерның 1895 едда ук чыккан -Татарлар тарихыннан мең ел- исемле китабына тиешле игътибар бирми яшәгәнбез Бу кеше күп еллар буе Кытайда дипломатик хезмәттә булып, борынгы кытай чыганакларын өйрәнгән һәм татарның тирән тамырларын ныклап ачыклаган Заманында китап шулкадәр дә зур резонанс алган ки. аны 1937 елда кытай галиме Шан Да. яңа чыганаклар белән Паркерның мәгълүматларын тагын да баетып, үз телләренә тәрҗемә иткән
Бу соңгы мәгълүматны мин бүгенге көнне Алматы шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Мөнир ага Ерзинның миңа язган хатыннан белдем Мөнир абый үзе дә бик кызыклы шәхес Ул заманында Кытайда кытай телендә университет
бетергән Алматыдада университет тәмамлаган. Улда кытай чыганаклары белән таныш. Мөнир ага ул чыганакларның кайсы китапханәләрдә ятканлыгы турында да язган Аңа моның өчен генә түгел, Кытайга күчеп килгән татарлар язмышына багышланган ‘Тропою предков” исемле китабы өчен дә зур рәхмәт Озын-озак шатлыклы вә бәхетле гомер кичерә күр, Мөнир ага1 Китапның инглиз теленнән русчага тәрҗемәсен бүгенге көнне АКШта яшәүче милләттәшебез Вил Мирзаянов башкарган Аңа да рәхмәтле булу кирәк’ Татар тарихы һәм аның бүгенге язмышы өчен янып-көеп йөрүче милләттәшебез, дипломат һәм галим Йолдыз Хәлиуллин «Независимая газета» ның 2009 елның 6 октябрендә Эдурд Паркерга багышлап чыгарган мәкалә шулай ук бик кызыклы |
һәм зур әһәмияткә ия
Сез, хөрмәтле укучыларым, минем шушы борынгы тамырыбызга тукталуыма гаҗәпләнмисездер дип уйлыйм Алар аркылы безгә бүгенге атамабыз гына түгел, милли моңыбыз да. кайбер гореф-гадәтләребез дә, телебезнең нигезләре дә килеп ирешкән.
Татарларның дәүләти тәҗрибәсе монголларга да күчеп, аларга да дөньякүләм империя тудыруга юл ачкан. Татарның бөеклеге монголлар барлыкка китергән Алтын Урда дәүләтен татарлаштыруда да чагылыш тапкан Моны бернинди шик шөбһәсез татар феномены дип атарга була Болгар иленә, кыпчак далаларына килгән монголлар, хәтта Чыңгызның үз токымы да төркиләшкән.татарлашкан
Икенче бер нык төпле болгар тамырыбыз аларны Ислам диненә дүндергән, Алтын Урда дәүләтен Ислам дөньясына алып кергән Алай гына да түгел, ханнар Мәскәү дәүләтенә нигез салганнар Дөрес, рус тарихчыларының күбесе. Ричард Пайпс әйтмешли, бу турыда сөйләргә ояла. Ә бит без капчыкта ятмый, ул кайчанда .. , булса капчыкны тишеп чыга. Моның шулай икәнлеген
Ва-КмГЪше. „Йосыф- аңлау очен Влздимир Белинскийның Интернетка ку... 3өләиха№ЛЫ халык. елган «Моксель или Открытие Великороссии» исемле Шагыйрьнең Т Хаҗиәхмәтое китабын карап чыгу гына да җитә Бу китапның безе
иҗат иткән рәсеме. |
капчыкны бик тә ныклап тишкән |
Чыннан да. кыска гына вакыт эчендә Казан җир белән тигезләнә диярлек Татарлар башкалаларыннан, яшәү өчен уңайлы булган урыннарыннан сөреләләр Гасырлар буе җыелган рухи байлыгыбыз бөтенләе белән диярлек юкка чыга Бәлки башка бер халык шушы сынаулар аша үтә дә алмаган, инде күптән үлгән- беткән булыр иде Ләкин татар үлемне дә. кайгыны да җиңәргә өйрәнгән, тарих тарафыннан ныклап чарланган халык. Аңа яшәү көчен әнә шул тамырлары биреп торган
Татарлыкның иң зур дошманнарыннан булган атаклы миссионер Ильминский юкка гына татарларны дәүләти халык дип атамагандыр Аны шул Ильминскийлар чукындырырга никадәр тырышмасын, ул чукынмады, руслаштырырга тырышсалар да—руслашмады Ул дәүләтләреннән мәхрүм булганнан соң да. кайгы белән үлем арасында бөек булып кала алды Миссионерларның татарлар өч йөз буена руслар белән бергә яшәүләренә дә карамастан, руслашмыйлар, киресенчә башкаларны татарлаштыралар, дигән сүзендә дөреслек юк түгел Галим-миссионер Ефимий Маловның 1904 елның 30 сентябрь—14 октябрь чорындагы көндәлек язмалары арасында уфтанып язылган мондый юллар бар «Без. руслар, ун гына түгел, йөзләгән еллар дәверендә татарлар өстеннән хаким сыйныф рәвешендә яшибез
Китап 2003 елны «Идел-пресс» нәшриятында донья күрде
Инде Казан алынганнан соң да өч йөз елдан артык вакыт үтте тик менә без аларны күпме дәрәҗәдә генә руслаштыра алдык икән соң9 Тагын да өч-дүрт йөз ел көтәрбезме икәнни?»
Бу сүзләргә “Көтегез көт, бәлки, көткәнегезнең киресенә тап булырсыз'-— дип өстисе генә кала Татар беркайчан да үлмәячәк. чөнки аның тамырлары тирән Ә алар исә вакыты җиткәч уяналар дәү ләтчәлегебезгә юл ачалар
Әйе. хөрмәтле укучыларым, күпмедер йоклап яткан тамырлар уяна аларны. вакыты җиткәч, тарих үзе уята -Без Бишенче елны беркөнне уяндык таң белән-, дип язган Тукаебыз Россия капкасын революция шакый башлау белән татар да уяна.
Татарлар XIX һәм XX гасыр чикләрендә яңарыш кичереп, үз мәгариф системаларын булдырып. Россиянең иң укымышлы халкына әвереләләр 20дән артык газет-журнал, миллионлаган тираж белән китаплар чыгарып аларны барлык төрки халыкларга да җиткерә алуга ирешәләр Дистәләгән язучы шагыйре үсеп чыга, театрлары барлыкка килә, музыкаль сәнгатьләре туа Халыклар төрмәсе дип аталган Россиядә шушы гүзәл үзгәрешләрне булдыра алу могҗиза түгелме9 Һичшиксез, могҗизаның да могҗизасы бу1 Кыскасы. Рәсәй күгендә татар йолдызы балкый башлый 1911 елны -Вакыт» газетасында басылып чыккан бөр хатта мондый сүзләр бар. «Үзенең китап теле һәм әдәбияты, үзенең тарихы менә дигән үткәне булган халык беркайчан да юкка чыкмас Менә безнең халык уяна, өстендәге кабер туфрагын кагып төшерә һәм озаклап яткан кабереннән чыга. Татарның киләчәге томанлы түгел, ул бик тә ышанычлы-
Казан җандарм идарәсе башлыгы 1909 елның 9 августында Эчке эшләр министрлыгының полиция
|
1911 елда төзелгән бер җандарм справкасында- Казан губернасында һәм кайчандыр куәтле булган тарихи татар патшалыгының үзәге Казанда алдынгы татар элементлары җыела»3, диелгән Әйе. беренче рус революциясеннән соң Россия татарлары дәү ләтчәлекләрен аякка бастыруны максат итеп куялар Шул елларны Петербург шәһәрендәге татар студентлары «Татар учагы- исемле оешма булдырып анда шулай ук татарлар өчен махсус республика булдыруны үзләренең бурычлары итеп билгелиләр
Ә инде 1917 елгы революцион өермәләр дәверендәге берничә мөселман съездында дәүләтчелек мәсьәләсе ныклап тикшерелә Шул елның маенда булып үткән • НАРТ.ф 1 оп б.д 636 1 < ’ ДПОО.л 74.4 27.Л.12
I Мөселман съездында, Россия федератив рәвештәге дәүләткә әверелергә тиеш, дигән карар кабул ителә. Ә Нижгар мулласы Габдулла Сөләймани Россиядә татарлар өчен бер штат төзергә кирәклеген алга сөрә.
Штат төшенчәсе беренче мәртәбә шунда яңгырый һәм акырынлап көчкә дә керә башлый
Бу башлангыч Милләт мәҗлесе тарихына бәйле Мәҗлескә сайлаулар үткәрү турындагы карар 1917 елның июлендә булып үткән мөселман съездында кабул ителә. Һәм аңа яшерен рәвештә тавыш бирү принцибы нигезендә гомум сайлаулар да үткәрелә
Шул ук елның 20 ноябрендә Уфада Милли мәҗлес җыелып, күренекле шәхесебез Садри Максуди җитәкчелегендә эшен башлап та җибәрә. Ул 1918 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә Бу уңайдан «Известия Всероссийского Мусульманского Военного Шуро» болай дип яза «Хәзерге заманда һәр милләт үзенең эчке тормышын төзү белән мәшгүлъ. Инде ниндидер съездлар, кәгазъ резолюцияләрнең вакыты үтте—иске җимереклекләр нигезендә Россия халыкларының яңа, якты киләчәкләрен төзергә кирәк Милләт мәҗлесе нәкъ менә шул практик эш белән шөгыльләнә»
Мәҗлестә Ильяс Алкин күтәреп чыккан татарлык рухы хөкем серә. Безнең, ди ул үз чыгышында, тарихи хәтеребез көчле һәм без аңа таянып, нинди генә юллар белән булмасын, Татарстанны барлыкка китерергә тиешбез
Әйе, шушы Бөтенроссия мөселман хәрбиләрнең Шурасын барлыкка китергән данлыклы морзалар токымының дәвамчысы, 22 яшьлек прапорщикның милли тамырлары кузгалып, каны кайнаган көннәр бу Әлбәттә, аныкы гына түгел, шушы мәртәбәле җыенга килгән һәрбер кешене милли хис һәм тойгы чорнап алган була
Мәҗлес Урал-Идел штатын төзүнең Коллегиясен сайлый. Аның составына И. Алкин, С. Янгалычев. Г Шәрәф, Ф Мөхәммәдъяров, Ф Сәйфи, С Атнагулов, Г Гобәйдуллин, Нәҗип Хәлфин кертеләләр. Җитәкчелек вазифалары Бөтенроссия Мөселман Хәрби Шурасы рәисе Илъяс Алкинга йөкләнә Ә аның рәистәше итеп күренекле галим Галимҗан Шәрәф сайлана. Монда тагын руслардан 5. чуашлардан 2 һәм чирмешләрдән 1 кеше кертү тиешле табыла. Коллегиянең Казанда эшләргә тиешлеге фаразлана
|
дуслыгының дошманнары шәһәр халкы арасында әллә нинди коткылар тараталар имештер. Шура шәһәрне үз кулына ала һәм татар идарәсен оештыра, хан заманнары кайта Тагын әллә нәрсәләр
Шушы уйдырмаларга җавап итеп, Хәрби Шура, Мөселман хәрби округ комитеты, мөселман хәрби комитеты, инде татарлаштырылган 95нче полк 104
вәкилләре 31 гыйнвар көнне Казан халкына мөрәҗәгать кабул итәләр Анда мондый сүзләр дә бар “Рус туганнар—Солдатлар. Крестьяннар Эшчеләр1 Инде ике ай буе шәһәрдә әшәке провокацион имеш-мимешләр таратыла Имештер, мөселман оешмалары җирле совет хөкүмәтен кулга алырга телиләр» Мөрәҗәгатьтә тагын мондый сүзләр бар -Безме соң инде гасырлар буе иске режим тарафыннан изелгән сезнең белән янәшә тынычлык, яхшы күршелек мөнсәбәт- ләрендә яшәгән революцион демократия инде менә азатлыкның якты кояшы чыккан көннәрдә бозылышырга тиешбез9 Юк. юк һәм кабат юк!-
II Бөтенроссия мөселман хәрби съездында Шура штат игълан итүне кирәк таба Тиз арада тыл һәм фронттагы хәрби частьлардан 200 делегат сайлана һәм 1918 елның 8 гыйнварында съезд үзенең эшен башлап та җибәрә Аны Ильяс Алкин ача. Йосыф Мозаффаров. кулына Штат картасын тотып аның асылы турында доклад ясый Картаны Галимҗан Шәрәф төзегән була Шул ук көнне съезд Совет властен яклап, III Бөтенроссия Советлар съездының карарларын тулысы белән таныганлыгын белдерә Тик менә Казан Советы аларны танырга теләми Аның җитәкчеләре Брест солыхына да, III Бөтенроссия съездының Россияне федерация итеп игълан иткән карарына да каршы чыгалар Һәм инде, әлбәттә. Урал-Идел штатына да каршы булалар Теш-тырнаклары белән аны игълан итүне булдырмаска тырышалар Һәм. татар сулларына таянып, аларның кулы белән съездны җитәкчеләрсез калдыралар Татарлар үзләре төнлә килеп, съезд җитәкчелеген кулга алалар 1918 елның 28 февралендә игълан ителергә тиешле Штат игълан ителмичә кала Ни кызганыч, бу эшкә Мирсәет Солтангалиев белән Шамил Усманов җитәкчелек итәләр Соңрак алар хаталарын таныйлар, эшләгән |
Хәрби Шураның шулкадәр дә ачык позициясен Казан Советы җитәкчеләре күрмәмешкә салыша киләләр һәм шул ук вакытта съезд делегатлары арасына чөй кагып, аларны бер-бөрсенә каршы куярга маташалар Һәм максатларына ирешәләр дә. Шушы шартларда, ни кызганыч, милли әһелләребез арасында аңлашмаучылык арта Милләт мәҗлесе һәм Хәрби Шура арасында да ниндидер каршылыклар килеп чыга.
гамәлләренә үкенәләр Тик инде соң була Терсәкне тешләп булмый шул!
Съезд эшен Болак артына күчерергә мәҗбүр була Аны таркату өчен Мәскәүдән Бөтенроссия мөселман Комиссариаты җитәкчесе Мулланур Вахитов 300 кешелек матрослар отряды җибәрә Шуның белән Идел-Урал штаты идеясе юкка чыга
Нәтиҗәдә большевиклар дәүләтчелек төзү хокукын үз кулларына төшерәләр 1918 елның 22 мартында И Сталин һәм М Вахитов тарафыннан имзаланган Татар-Башкорт республикасы турындагы положение хасил була Тик ул гамәлгә ашыру өчен түгел, Идел-Урал проектын мәтәлдерү өчен дөнья күргән бер уен гына булып чыга
|
Большевикларга исә Идел-Урал штаты да Татар- Башкорт республикасы да кирәкми 1922 елда Ленинга җибәргән бер хатында Сталин мондый уеннарны туктатыр вакыт җитте, чөнки моңа миллиләр /националлар / үзләре дә ышана башладылар дип яза
Уен, әйе, Татар-Башкорт республикасы да бер максатчыл. Гражданнар сугышы вакытында татар- башкорт потенциалын тулысы белән файдалануга юнәлтелгән уен гына була Һәм 1919 елның 13 декабре көнне РКП(б) Политбюросы Милли Эшләр буенча Халык Комиссариатының проектын юкка чыгара һәм бу республиканы төзү өчен агитация алып баруны
Бервакыт республиканы Казансыз һәм Уфасыз төзү идеясе пәйда була. Бу кемгә кирәк булган икән? Тик моңа инде барлык күренекле зыялылар бердәм рәвештә каршы чыгалар.
Искиткеч авыр еллар бу Совет хөкүмәтенең халыкны, бигрәк тә крестьян халкын, продразверстка белән талап, чишендергән Гражданнар сугышы еллары Шушы талауларга, рәнҗетүләргә җавап буларак сәнәкчеләр фетнәсе күтәрелә Ул 1920 елның 7 февралендә башланып. 35 көн дәвам итә Аны регуляр гаскәр кече белән канга батырып бастыралар Күрәсең, бу—республика төзүнең кереш сүзе була
1920 елның 27 маенда Татарстан автономияле республикасын төзү турындагы декрет барлыкка килә. Татарлар республика төзүгә тулысынча әзер булалар Тиешле рәвештәге кадрлар бөтен яктан камил язма, дәүләти фикер—болар барысы да була Моны хәтта татарларны әлләни өнәмәгән, егерменче елларда РСФСР Халык Комиссарлары Советы рәисенең урынбасары булып торган казакъ Т. Рыскулов та таныган Ул Татарстанны бердәнбер дәүләти дәрәҗәдә өлгергән, җитлеккән республика дип бәяләгән Башка республикалар исә. аның әйтүенә караганда. Совет хөкүмәтенең мәрхәмәте аркасында гына гомер кичергәннәр
Республиканы оештыру өчен Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкчелегендә революцион комитет төзелә Аның чикләрен билгеләү эшләре Галимҗан Шәрәф җитәкчелегендә башкарыла Бу.әлбәттә, җиңел эш булмый, чөнки ул төрле губерналарның татарлар күпчелек тәшкил иткән өязләреннән барлыкка килергә тиеш була. Самара губернасының Бөгелмә. Сембер губернасының Буа Уфа губернасының Минзәлә, Вятка губернасының Алабуга һәм Әгерҗе өязләре шушы республиканың төп җирлеген тәшкил итәләр
Татарстанны төзү декретында искәрмә рәвешендә Уфа губернасының Бөре һәм Бәләбәй өязләренең бу республикага керү мәсьәләсе халык фикере нигезендә хәл ителергә тиеш, диелгән Әмма берәү дә халык фикере белән кызыксынмый Бернинди плебисцит та үткәрелми Күрәсең, монысы да уен гына була Бу өязләр республикага кертелмиләр 1922 елда исә алар Башкортстанга бирелә
|
Республикада 2892 мең кеше булып, аның 51.6 процентын татарлар, 40 4 процентын руслар калганнарын чу- ашлар, марилар һәм башка халык вәкилләре тәшкил итә.
1920 елның 26-27 сентябрендә ТАССР ның I учредительный съезды булып үтә Анда республиканың 7 кешедән торган Үзәк Башкарма комитеты төзелеп, аның председателе итеп Борһан Мансуров сайлана Шулай ук 15 кешедән торган Халык Комиссарлары Советы сайлана Аның председателе итеп Сәхибгәрәй Сәетгалиевне куялар
булса да. аның автономия төшенчәсенә туры килердәй хокуклары була. 15 комиссариатның кайберләре мөстәкыйль була. Федерация комиссариатларына буйсынмый Бу—Мәгәриф. Сәламәтлек саклау. Юстиция Эчке эшләр комиссариатлары Суд. Прокуратура шулай ук мөстәкыйль булалар Суд карарлары Татарстан республикасы исеменнән кабул ителә торган була Ләкин бу комиссариатларның РСФСРның тиешле комиссариатлары аркылы гына финанслануы нәтиҗәсендә аларның мөстәкыйльлекләре шактый чикләнә Дәүләт органнарының хокукларын партия Өлкә комитеты да ныклап чикләргә һәм идарә эшләрен үз карамагына алырга тырыша. Ул Үзәк Башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы рәисләрен бик еш алыштырып тора Республика оешуга бер елда үтми. Сәетгаливне Кашаф Мохтаров алмаштыра Ул зур тормыш мәктәбен үткән, зирәк акыллы, тәҗрибәле кыю шәхес җаны-тәне белән Татарстанны тулы хокуклы чын республикага әверелдерү өчен көрәшә. 106 |
Дөрес, республика шул вакыттагы милләтпәрвәрләребез теләгән рәвештә төзелми Ул территориясе дә хокуклары да кысылган, зәгыйфь рәвештә барлыкка килә Шулай
хөкүмәт һәм партия органнарының вазифасын ачык итеп билгеләүне алга сөрә Мохтаров хөкүмәте җиң сызганып 1921 елның 25 июнендә кабул ителгән декрет нигезендә татар телен гамәлгә ашыру эшенә керешә Хөкүмәт документлары ике телдә төзелә башлый Татарлар гына яшәгән авылларда дәүләти эшне бары татар телендә генә алып бару көйгә салына
Мохтаров белән кулга кул тотынышып эшләүчеләр арасында җир эшләре халык комиссары Юныс Вәлиди исемен махсус атау урынлы булыр Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә заманында су, юл буйларыннан куылып җирсез һәм сузыз калган татар крестьяннары өчен Идел буйларында, башка уңайлы урыннарда махсус поселоклар барлыкка килә Ул 1921-22 еллардагы ачлык афәтен җиңеләйтү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли Тик менә шул вакыттагы партия өлкә комитеты җитәкчелегенә аның бу эшләре һич кенә дә ошамый Аны партия оешмасының эшендә катнашмауда, кадрларны дөрес сайламауда, чәчү кампаниясен өзүдә гаеплиләр Хәтта 1922 елның 18-19 апреле көнне партия өлкә комитеты бюросында аның персональ эше дә карала Вәлидине принципиаль рәвештә, тулы катгыйлык белән Халык Комиссарлары Советы рәисе Кашаф Мохтаров яклап чыга. Ул үзенең чыгышында Вәлидовның Комиссариат белән җитәкчелегенең дөрес юнәлештә икәнлеген аның максатчыл эшчәнлеген ассызыклый һәм. чәчү кампаниясен өзү турында сүз булырга мөмкин түгел, ди
1924 елда Мохтаров хөкүмәте хакимияттән читләштерелә
Гомумән, 20нче елларда үзара бәрелешүләр гадөти хәлгә әверелә Монда махсус рәвештә ачлык афәтенә кагылмый булмас Аның башлангычы республикага салынган 10120 мең пот икмәк разверсткасы була
1920 елның 30 сентябрендә. Татарстан хөкүмәтенең беренче утырышында продразверстканы үтәү, халыкны аны үтәргә өндәп мөрәҗәгать кабул итү мәсьәләсе карала Республиканың Үзәк Башкарма Комитеты секретаре Шамил Усманов, «халкымны таларга теләмим-, дип. аны имзалаудан баш тарта Юныс Вәлиди мөрәҗәгатьне кабул итәргә өндәүчеләрне -милләтне сатучылар, Мәскөү холуйлары» дип атый
Тик шулай да мөрәҗәгать кабул ителә Продразверстка хәтта арттырып та үтәлә
Шушы күтәрә алмаслык йөккә күптән күрелмәгән корылык афәте өстәлә Документларда күренгәчә. бу елның апреле кызу июнь аен хәтерләткән Язын чәчкән җирләр кибеп ярыла башлаган
Татар иленә ачлык килгән. Ул шулкадәр дә көчле була ки. күп авылларда мал заты, хәтта эт-мәчеләр дә калмый Кайбер урыннарда кеше ашау очраклары да була
Нәтиҗәдә республикада 400 мең кеше ачтан үлә 1920-26 еллар арасында татарларның саны 300 мең кешегә кими
Болар барысы да партия өлкә комитеты һәм хөкүмәт арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да кискенләштерә 1927 елны вәзгыять шуңа җитә ки хәтта Шаһимәр
дан Шөймәрдәнов җитәкчелегендәге хөкүмәт—Халык /// у
Комиссарлары Советы—тулы составы белән Мәскәүгә партия Үзәк комитетына дәгьва белән бара Вакыйг а тарихка наркомнар стачкасы исеме белән кереп урнаша Бу турыдагы хәбәр бөтен Казанны биләп ала халык шаулый Татарлар хөкүмәтне яклыйлар Тик менә Мәскәү аны якларга теләми Халык комиссарлары җиңелә Дөрес, өлкә комитетның җаваплы секретаре Хатаевич та урыныннан алына Тик бу хәл вәзгыятьне үзгәртми Чөнки бу вакытта илдә инде партия диктатурасы урнашкан була Сталин культы гамәлгә аша Шушы милләтебезне аерым яратмаган кешеТатарстан өчен суверенлык капкасын яба
1922 елдан башлап Татарстан берничә мәртәбә үзен СССРга суверен дәүләт буларак кабул итүне дөгьвалый Шулай булуга да карамастан, ул СССР төзү
шартнамәсен мөстәкыйль рәвештә имзалау хокукыннан мәхрүм ителә Бу очракта Мирсәет Солтангалиевне искә төшермичә булмый Бу кеше РСФСРның Милләтләр эшләре буенча Халык Комиссариатының Кече коллегиясе әгъзасы, Федераль җир комитеты рәисе, кыскасы, Совет хөкүмәтенең җаваплы хезмәткәре була Төньяк Кавказ республикаларын төзү комиссияләренең дә башында ул тора Солтангалиев СССРдагы барлык республикаларның да тигез хокуклы булуын алга сөрә Фикерен исбатлап партия съездларында чыгышлар ясый.
Бу вакыт инде Ленин хәлсезләнгән, үлем түшәгендә ята, Сталин исә, киресенчә, тулы көчкә кереп килә Ул, Ленин сүзләре белән әйткәндә, үз кулына иксез-чиксез власть туплаган була Аныңөчен берәү дә авторитет түгел. Улхәтта Ленинның үзен дә, аның «К вопросу о национальностях или об автономизации» исемле хатындагы Солтангалиев фикерләренә аваздаш булган тәкъдимнәрен дә РКП(б)ның XII съезды делегатлары алдында мыскыллап тәнкыйтьли Әлбәттә инде, Солтангалиевнең тәкъдимен катгый рәвештә кире кага Аның җене котыра Алай гына да түгел, шушы гаделлек сакчысы вазифаларын башкаручы шәхесне эзәрлекләү юлына баса һәм үзенең иң беренче сәяси корбанына әверелдерә
Республиканың хокуклары елдан ел кими. Ә 1936 елгы СССР, 1937 елдагы РСФСР һәм Татарстан Конституцияләре нигезендә моңа кадәр автоном хокукта дип саналган наркоматлар турыдан туры РСФСР наркоматларына буйсындырылалар Шуның белән, хөрмәтле укучылар, автономия бөтенләе белән бетә Автономия исеме республиканың икенче сортлылыгын яшерү өчен тегелгән тишек юрган рәвешендә генә кала.
Бу урынга җиткәч кайбер укучылар, шушы рәвештәге республика кирәк булдымы икән, дигән сорау куярлар Һәм хаклы да булырлар Чыннан да. төзелгән елларында ук республиканы фикция дип атаучылар, аны авырдан-авыр продразверстка бәрабәренә генә оештырылды диючеләр була Ләкин ничек кенә булмасын, автономиябезнең тарихи әһәмияте бик зур Чөнки бу инде күптән югалган дәүләтчелегебезне кайтаруның юл башы Яңа дәүләтчелегебезнең яралгысы Әгәр дә шул вакытларда ук республика төзелмәсә, бүгенге шартларда аны суверен дәүләткә әверелдерү мөмкин булмас иде
Үткән гасырның 80нче еллары уртасында илдә үзгәртеп кору башлангач, республикалар дәррәү рәвештә хокукларын киңәйтү мәсьәләсен күтәреп чыгалар Алар чын суверенлык даулыйлар Ә Балтыйк буе республикалары, алар артыннан Украина һәм Грузия дә, СССРдан чыгу мәсьәләсен кабыргасы белән куялар Менә шушы вәзгыять яңа союз договоры төзү ихтыяҗын тудыра. Чөнки СССРның киләчәге кыл өстендә кала Дөресрәге. исән калу мөмкинлеге инде юк дәрәҗәсендә була СССРны саклау хакындагы референдумда Татарстан аның исән калуын яклап чыкты.
Республика шушы дулкында үз статусын союздаш республикаларныкы белән тигезләштереп, яңа шартнамә нигезендә барлыкка килергә тиешле Союзга тулы хокуклы мәмләкәт буларак керүне дәгъвалый башлады Алай гына да түгел, хәттә бәйсез дәүләт булдыру таләбе дә ныклап яңгырады Моны Марат Мөлеков җитәкләгән Татар Иҗтимагый үзәге күтәреп чыга. КПССның Татарстан өлкә комитеты суверенлык идеясен хуплый. Республиканың Югары Советы президиумы суверен/ык Декларациясенең проектын төзү өчен махсус комиссия булдыра Һәм тиз арада Декларациянең рәсми проекты барлыкка килә Республика газеталарыңда моннан тыш Декларациянең тагын берничә варианты басылып чыга Республикабызның статусы хакындагы бәхәсләр нәкъ менә матбугат битләреңдә башланып. Югары Совет залына да бәреп керә. Шул мәсьәләгә багышланган сессия 1990 елның 27 августында башланып, зур киеренкелек һәм кайнар бәхәсләр белән 3 көн дәвам итә.
Бу көннәрне Югары Совет кына түгел. Казан һәм башка шәһәрләр дә гөрли Мәйданнар тулы халык. Югары Совет бинасы каршындагы Ирек мәйданында казандылар белән бергә төрле җирләрдән килгән меңләгән кеше гөж килә Транспарантлар күтәргән яшьләрнең «Азатлык, азатлык!» дигән ораны бөтен көчкә яңгырап тора. Ерак-ерактагы. хәтта АКШта яшәүче татарлар да төн йокыларын калдырып Казаннан хәбәр көтәләр, хат-телеграммалар яудырып мәидаңдагыларга һәм сессияләр залындагы милләтпәрвәрләргә көч-куәт, дәрт һәм дәрман өстәп торалар Бу көннәрне Югары Совет исеменә 685 документ ирешә, шуларның 612се—илнең 137 төбәгеннән килгән, бәйсезлек игълан итүне таләп иткән хатлар, мөрәҗәгатьләр 108
- елның 30 августы. Югары Советта бәхәсләр дәвам итә Мәйдандагы халык түземсезлек белән уңай нәтиҗә көтә. Шул ук вакытта күрше бүлмәдә 30 кешедән торган килештерү комиссиясе яңгыраган төрле фикерләрне тәкъдимнәрне тәңгәлләштерү эше белән мәшгуль. Монда да бәхәсләр тынмый Ниһаять,«Народовластие» төркеме вәкилләре республикада бер татар телен генә түгел, рус телен дә дәүләт теле дип игълан итү бәрабәренә Татарстанны Россия составында күрсәтмәүгә ризалашалар . Шулай итеп, килешү барлыкка килә.
Һәм кичке сәгать 10 белән 11 арасында килештерү комиссиясе әзерләгән Декларация депутатларга тәкъдим ителә Аны иң абруйлы депутларның берсе Фәндәс Сафиуллин укый Кайбер төзәтмәләр кертелгәннән соң проект тавышка куела һәм кабул ителә Шушы тарихи әһәмияткә ия документ хөрмәтле укучыларым, халкыбызның һәм җитәкчелегебезнең бер тән һәм бер җан булып хәрәкәт итү нәтиҗәсе
Менә шушы тарихи вакыйгадән соң нәкъ бер ел үткәч, Б Н Ельцин һәм М Ш. Шөймиев ике ара мөнәсәбәтләрне билгеләү өчен делегацияләр төзиләр РСФСР делегациясенең башлыгы—Дәүләт секретаре Г Э Бурбулис, безнең делегациянең җитәкчесе вице-президент В Н Лихачев, аның урынбасары— шушы юлларның авторы иде
|
Сөйләшүләрнең асылы түбәндәге бер сорау тирәсендә булды: Татарстан Россиядән китәме? Җавап юк, уланың белән шартнамәле махсус мөнәсәбәттә яшәячәк Һәм инде яңартылган Союз договорын Россия делегациясе составында түгел, мөстәкыйль рәвештә имзаларга тиеш
Россия делегациясен шушы җавапка күндерү өчен тарихны иңләп-буйлап чыгып, татарларның тарихи хәтерләрендә дәүләтчелек фикеренең беркайчан сүнмәгәнлеген исбатларга туры килде Шул ук вакытта кайбер юридик документлардан да өзекләр китерелде. Г омумән. безнең делегация сөйләшүләргә, Россия делегациясеннән аермалы буларак ныклы әзерлек белән килгәнлеген исбатлый алды Моны безнең оппонентларыбыз да таныды
Сөйләшүләр 15 август көнне уртак беркетмә кабул итү белән тәмамланды 19 август көнне ике Президент очрашып, сөйләшүләр нәтиҗәсенә нокта куярга тиеш иделәр
Ләкин! Әйе, мин бу сүзне ачынып әйтәм Чөнки бу очрашу булмый калды Кызганычка каршы, безгә яңартылган Союз договорын тигез хокуклы республика рәвешендә имзалау өчен өч көн җитми калды
19 августта яңартылган Союз договорын имзалау процессы башланырга тиеш иде. Тик менә делегация Мәскәүдән кайтып өч көн үтү белән үк ГКЧП фетнәсе купты Аны СССР Президенты М С Горбачевның иң якын яраннары башлады. Горбачев исә, ил белән идарә итү дилбегәсен куллары калтырап торган Янаевларга тапшырып. Кырымга, Форостагы дачасына ялга китеп барды Гекачепистлар җиңелеп, кулга алынганнан соң Горбачевның базары төште Ул хәлсезләнгән, көчсез, мескен бер бәндәне хәтерләтә иде Аның болай да бик ныклы булмаган сәяси ихтыяры бөтенләй юкка чыккан Шуннан файдаланып Россия. Украина,
Белоруссия җитәкчеләре Ельцин, Кучма һәм Шушкевич Беловежск урманына җыелып, СССРны таркату турында карар кабул итәләр
Менә нинди аянычлы өч көн турында сүз бара, туганнар
ГКЧП фетнәсе сәясәтне тагын да катлауландырды Бу көннәрдә бәйсезлегебез дошманнары тагын да канатлана төштеләр Мәскәү җитәкчелеге Минтимер Шәймиевне, КПССның республика комитетының беренче секретаре Рево Идиятулинны, Югары Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшинне ГКЧПны яклауда гаепләп, суверенлык Декларациябезне юкка чыгарырга маташтылар. Шушы вакыйгаларны тикшерергә җыелган Югары Совет сессиясенә Ельцинның киңәшчесе Сергей Шахрай килде Аның кесәсендә Россия президентының Шәймиевне урыныннан алу турындагы карары да булган диләр
Ләкин Шахрайны үз президентын якларга җыелган, шаулап-гөрләп торган мәйдан каршы алды Халык үз президентына кул тидертмәде Аның иминлегенә гарант булды. Һәм Татарстан үзе сайлаган юлдан тайпылмады Аның җитәкчелеге артка чигенмәде Халкыбыз бу көннәрдә дә бер җан бер тән булып хәрәкәт итте
Менә шушы шартларда халкыбызның республикабызның суверенлык статусына «әйе» дигән ныклы фикере кирәк булды Референдум сәяси ихтыяҗга әверелде Һәм аны үткәрү көне итеп 1992 елның 21 мартты билгеләнде
Референдумга каршы эшкә Россия президенты Б Н Ельцин турыдан-туры үзе катнашты Ул телевидение аша сайлаучыларга мөрәҗәгать белән чыкты Рус сайлаучыларын ул, әгәр дә сез референдум соравына «әйе» дип җавап бирәсез икән, иртәгесен икенче сортлы граҗданнар булып уяначаксыз, дип куркытты Ельциннан соң Татарстан халкына Шәймиев мөрәҗәгәтъ итте Ул телевизор караучыларга Татарстан позициясенең асылын һәм референдумның максатын аңлатты Аларны референдумда актив катнашырга һәм аның соравына уңай җавап бирергә чакырды Бу. һичшиксез, аның тарафыннан ясалган батыр адым иде Чөнки картага Президентның үз язмышы куелган иде Референдум алдыннан Мари республикасының Татарстанга терәлеп торган Волжск шәһәренә Хасбулатов килә Референдум тискәре нәтиҗә бирсә, ул Шәймиевне кулга алып Мәскәүгә алып китәргә тиеш була. Һәрхәлдә, безгә шундый сүз килеп иреште
Референдумның нәтиҗәләре һәркемгә мәгълүм сайлаучыларның 61.4 проценты Татарстанның суверенлыгын яклап чыкты Бу тарихи җиңү иде Чөнки Россия Конституция судының рәисе В Д. Зорькин референдум алдындан, РСФСР Югары Советы утырышында: Әгәр дә референдум соравына «әйе» дигән җавап алынса, бу бәйсезлек игълан итү өчен юридик нигез булачак Моны һәрбер юрист шулай дип санар, һәм хаклы да булыр дигән иде.
Бәлки, соңрак ул бу сүзләрнне әйтүенә үкенгәндер дә Тик бит менә, халык әйтмешли, «әйткән сүз—аткан ук». Аны кире кайтарып алып булмый
Референдум алды көннәрендә дә халкыбыз үз фикерен әйтә алды Россия конституция суды референдумны законсыз дип тапса да. Россия генераль прокуроры Татарстан прокурорларына барлык сайлау участокларын ябарга кушкан булса да. РСФСР Югары Советы рәисе Руслан Хасбулатов Шәймиевне Мәскәүгә тимер читлектә алып китү белән янаса да. халкыбыз мәйданнарда йөзләгән телеграмма һәм хатларында Минтимерне тимер булырга өндәп җитәкчеләребезгә көч һәм куәт биреп торды
Сайлаучыларның күпчелегенең фикерен Россия президентының телевидение аша референдумга каршы мөрәҗәгать итүе дә үзгәртә алмады Аның каравы Шәймиевнең Ельциннан соңТатарстан халкына мөрәҗәгате аларның күңелләренә хуш килде Татарлар курыкмады Алар Татарстан җитәкчеләренә көч-куәт, дәрт һәм дәрмән өстәп тордылар
Референдум татар халкының дәүләти халык икәнлеген тагын бер кат раслады Декларациябез аның фикере белән ныгытылды
1994 елның 6 ноябре көнне республикабызның яңа Конституциясе кабул ителде Шуның нәтиҗәсендә Татарстан юридик рәвештә суверен дәүләткә әверелде Бу иң зур җиңүләребезнең берсе булды
Инде язганымча, Россия белән шартнамәле мөнәсәбәтләр булдыру турындагы сөйләшүләр ГКЧП фетнәсе алдыннан ук башланган иде Тик аларның дәвамына әнә шул сәяси өермәләр тоткарлык ясады. Ләкин сөйләшүләр дәвам итте һәм 110
нәтиҗәдә 1994 елның 15 февралендә Россия белән Татарстан арасында ике яклы дәүләтара Шартнамә барлыкка килде Ул 1552 елдан соң төзелгән беренче Шартнамә булды
Аның тагын бер зур әһәмияте бар Республикабызга ияреп. Россиянең 40тан артык төбәге Узөк белән төрле рәвештәге шартнамәләр төзи алдылар Шуның белән без республикабыз Россияне унитар рельслардан федератив рельсларга күчерә алды дип әйтә алабыз
|
2007 елның июнь-июлендә төзелгән яңа Шартнамә республикабызга, элеккесенә караганда шактый чигенүләр булса да башка өлкәләр-республикаларга караганда кайбер өстенлекләр бирә, ягъни Татарстанны махсус статуслы бердәнбер республика итә Аның махсус маддәсендә Татарстан үзеннән читтә яшәгән татарларга да тиешле ярдәм итәргә хаклы икәнлеге язылган Моны без милләтебезне туплау коралына әверелдерергә тиешбез
Илебез карабының капитаны Минтимер Шаймиев постыннан китте Бу шәхес һәрвакыт халкыбызның иминлек сагында булды Аның кинәт кенә шушы нияткә килүенә ниләр сәбәп икән, дигән сорау туа Күрәсең, моңа бер төрле генә җавап юктыр Шулай да, Мәскәү ягына күз салырга туры килә Чөнки Шаймиев Кремль яки Ак йорттагыларга охшаса-охшамаса да. үз фикерен әйтә торган кеше Мәскәүгә исә күндәмнәр кирәк Мәсәлән, Шаймиев чит ил журналистлары алдында Федерация субъектларының башлыкларын сайлау принцибын юкка чыгаруны законсыз дип белдерде Бу исә метрополиядәге күпләрнең һич кенә дә күңеленә хуш килмәде Моны «Эхо Москвы» радиостанциясе аша (2008 елның 25 июне, кичке сәгать 7 дән соң) язучы Александр Проханов Мәскәү Кремленә пирчөткә ташлау дип бәяләде Ул Шәймивне генә түгел. Мортаза Рахимовны да Эдуард Россельне дә шушы гамәлдәгеләр рәтенә кертеп, сепаратистлар дип бәяләде һәм аларны урыннарыннан җибәрүне таләп итте
Бу исемлек кайда һәм кемнәр тарафыннан төзелде һәм аны кемнәр төзеде икән, дигән сорау туа9 Әгәр дә нәкъ менә Проханов билгеләгән рәвештә берсе артыннан берсе Россель һәм Шаймиев китмәгән булсалар, бу сорау, бәлки, тумас та иде Чират, бәлки. Мортаза Рәхимовка җиткәндер9
Республикабызның руле бүген Рөстәм Миннеханнов кулында Ул моңарчы да күп җаваплы урыннарда эшләп, үзән тәҗрибәле һәм зирәк акыллы шәхес итеп танытты Аңарга көч-куәт. дәрт вә дәрман биреп торыйк, туганнар'