Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Татар энциклопедиясе» битләреннән

КӘРИМ (Кәримев) Фатих Әхмәтвәли улы (9.1.1909. Уфа губ., Бәләбәй өязе. Әет а, —19.2.1945, Калининград өлкәсе Багратионовск ш.), шагыйрь. 1922-24тә Бәләбәй пед. техникумы каршындагы әзерләү курсларында, 1925-29да Казан Җир сөрү техникумында укый. 1933кә кадәр «Кечкенә иптәшләр» (Мәскәу) газе­тасында, «Яшь ленинчы», «Крестьян газе­ты», «Кызыл армеец» газеталары, «Атака», «Азат хатын» ж-ллары редакцияләрендә эшли. 1933-37 дә Татар китап нәшрия­тында балалар әдәбияты секторын җитәк­ли. 1920 нче елларда матбугат битләрендә басыла башлый. Иҗатының башлангыч чорында ул елларга хас булган кычкырып торган гражданлык, лозунгка тартым публицистикалык, Һ.Такташ, Х.Туфан, В.Маяковскийлар кебек новатор шагыйрь­ләр стилистикасы йогынтысы күзәтелә («Безнен һәйкәл», 1932; «Еллар каршы- сында». 1932). «Җиденче мич» (1931), «Яшен яктысы», (1932), «Тавышлы тан» (1933), «Аникин» (1936) поэмаларының тематикасы ш.у. замана рухын чагылды­ра: алар Гражданнар сугышы, сыйнфый корәш, хезмәт кешеләре тарафыннан тө­зелгән матур киләчәк турында. Иҗатына лирик-романтик интонация («Зәйтүнә». 1932; «Көтәм сине», 1935; «Дулкынла­нып китте ак болыт». 1935; «Таныш бу күзләр». 1936). жанр төрлелеге (шигырь, эпиграмма, җыр. баллада, поэма, хикәя, повесть, драма, фельетон) хас. 1938 дә К.не, милләтчелектә гаепләп, кулга алалар һәм 10 ел лагерьга хөкем итәләр, ләкин 1941 дә азат итәләр. К. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1942-45тә ул аеруча рухи күтәренкелек кичерә. Бу елларда ул татар әдәбиятында билгеле бер күренешне тәшкил иткән шигырь һәм поэмалар яза Сугыш еллары шигырьләренең лирик герое—Ватаны өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән батыр сугышчы тора («Теләк». «Ант». «Ак күгәрчен», «Бездә яздыр», «Ва­таным өчен», «Кошлар», «Юл», барысы да 1942). Автор кешенең сугышта күргән барлык кичерешләрен чагылдырырга (күрсәтергә, тасвирларга) тырыша: якын­нарына («Газиз әнкәй», 1943; «Һөҗүм», 1943; «Бизәкле ал яулыгын», 1945), туган табигатенә карата («Шомырт куагы», «Соңгы тапкыр карыйм Иделгә», икесе дә 1942) мәхәббәт, сугышнын кешегә һәм те­реклеккә карата дошман булуын тасвир­лый. К иҗатының иң югары ноктасы булып «Кынгыраулы яшел гармун» (1942) поэмасы тора. Әсәрнең төп герое булган Фазыл образында совет солдатының ба­тырлыгы һәм жинүгә ныклы ышанычы чагыла. 1943 тә героик күтәренкелек ав­тор иҗатында трагик чынбарлыкны тою, тиздән килеп җитәчәк үлемне сизү б-н алышына Сугышта һәлак була.

Әсәр.: Илең турында уйла К.. 2000.

Әд.: Мазитов 3. Поэзия Фатиха Кари­ма К . 1955; аныкы ук. Фатих Кәрим // Татар әдәбияты тарихы К.. 1989. 5 том.

Н.М.Йосыпова.

КӘРИМ (Кәримов) Хөсни (Хөс­нетдин) Минһаҗетдин улы (15.12.1887, Уфа губернасы Бөре өязе Тайморза ав—25.12.1965, Казан), язучы, педагог, җәмәгать эшлеклесе. «Галия» мәдрәсә­сен тәмамлагач (1911). үзлегеннән хә­зерләнеп Царииын шәһ. реаль уч-щеда рус теле мөгаллимлегенә имтихан тота. 1914 елга кадәр Астрахань шәһ. рус-та- тар мәктәбендә укыта. «Идел» исемле җирле газетада актив хезмәттәшлек итә: хикәяләр, фельетоннар яза. халык мә­гариф системасындагы житешсехтекләр турында тәнкыйть мәкаләләре бастыра. К.ның журналистлык эшчәизеге полиция күзәтчелеге астына алына һәм ул Уфа шәһәренә, аннан Бөре өязе Богдан ав. кү­чеп китәргә мәҗбүр була. 1917 елдан сон Боре өязе халык мәгарифе бүлеген җитәк­ли. 1919-24 елларда Уфа шәһ. мәгариф бүлегенең мөселман әдәбияты секциясе мөдире, Идел буе хәрби округы каршында татар-башкорт гаскәриләре өчен ачылган курсларда лектор һәм сәяси җитәкче, ан­нан РКП(б)нын Уфа губерна ком-ты кар­шындагы татар-башкорт нәшрияты бүле­ге мөдире булып эшли. 1924тән Казанда: 1926-36да Главлит җитәкчесе. Татарстан ҮБКның читтән торып уку бүлеге мөдире һәм Татарстан радиокомитетынын әдәби-

 

Дәвамы. 2005 елның 4нче саныннан басылып килә.

 

музыкаль тапшырулар секторы мөдире вазифаларын башкара Нигездә крестьян­нар тормышыннан алып язылган «Атна кич. яки Шакир хәлфә» (1910) драмасы. «Жан исәбен алганда» (1927). «Ертылган приказ» (1929), «Октябрьгә чаклы» (1935) дигән повестьләр авторы

Әсәр.: Ике дус. К. 1969.

Әд: Кәримова 3. Онытылмас хати­рәләр // Казан утлары. 1968 №9

КӘРИМИ (Кәримев) Фатих (Мөхәм- мәтфатих) Гыйльман улы (17.3.1870. Самара губ , Бөгелмә өязе. Миңлебай а.—27.9 1937. Мәскәү), язучы, нәшир, җәмәгать эшлеклесе. Башлангыч белемне өйдә атасыннан ала. 1892 га кадәр «Ка­малия» (Чистай ш.) мәдрәсәсендә укый; берүк вакытта рус теле һәм әдәбияты дәресләренә дә йори. монын өчен (һәм ш.у. шәкертләр арасында «Тәрҗеман» газетасы идеяләрен таратып йөргән өчен) мәдрәсәдән куыла. 1892-96 да чиновник­лар тәрбияли торган «Мәктәп мөлкия- шаханә» (Истанбул) югары уку йортында укый. Гарәп, фарсы, төрек, француз телләрен өйрәнә. 1896-98 лә Таврия губ . Ялта өязе. Дара күе мәдрәсәсендә укыта 1899 нын февраль-маенда М.Рәмиев б-н бергә Европаның берничә иленә сәяхәт кылалар; шул ук елда Мәскәүдә нәшрият эшен һәм немец телен өйрәнә. 1899 нын июлендә гаиләсе б-н Оренбург шәһәренә күчеп килә. Җәен Каргалы бистәсендә җәдитчә укыта торган укытучылар әзер­ләү курсларында укыта. 1900 дә С-Петер­бургта И М Борагинский нәшриятында практика үтә. 1902 дән. агасы вафатыннан сон. «Кәримев. Хосәснев вә шөрәкясе» басмаханәсе б-н җитәкчелек итә 1906 да мөселманнар әдәби түгәрәген оештыра 1906 дан «Иттифак ал-мослимин» партия­се Үзәк Комитеты әгъзасы була. 1906-17 дә—«Вакыт» газетасы баш мөхәррире, 1917 дә—Оренбург мөселманнары Бю­росы рәисе Ботенроссия мөселманнары съездларына сайлана (1905. 1906. 1914. 1917). 1917нен маенда I нчс Ботенрос­сия мөселманнары съездында Оренбург делегатларыннан Милли Шура әгъзасы итеп сайлана. 1917 нен I ноябреннән •Яна вакыт» газетасын нәшир итә баш­лый. 1917-24 тә Оренбургның горле уку йортларында укыта. 1919дан «Эшчеләр дөньясы». «Юл» газеталарында языша һәм аларнын редколлегияләрендә тора (исәпләнә), 1925тән Мәскәүдә яши. СССР халыклары Үзәк нәшриятынын га тар бүлегендә эшли. Көнчыгыш ин-тында төрек зелен укыта. «Эшче» газетасында языша 1937нсң августында кулга алына һәм • Гөркия файдасына шпионлык кы луда һәм партия җитәкчеләренә каршы террор актлары оештыруда» гаепләнә Шул ук елнын сентябрендә СССР Югары судынын Хәрби коллегиясе тарафыннан үлемгә хөкем ителә; 1959 да реабилита- цияләнә.

К. иҗатының төп идеясе—иске укыту ысулларын тәнкыйтьләү, татар мәктә­бендә реформалар үткәрү өчен көрәш Авыл мәдрәсәсен тасвирлаган «Җиһангир мәхдүм» (СПБ . 1900) хикәясе—К нен беренче әсәрләреннән Автор мәдрәсә шартларының мескенлеген, укыту ысул­ларының искергәнлеген күрсәтә «Салих бабайнын өйләнүе» (1901) хикәясе ге­рое— умартачы Салих бабай авыл балала­рына үз тормышыннан вакыйгалар сөйли. К героинын бай рухи дөньясын күрсәтә, «гади» кешенең дә тормышы кызык һә.м бай икәнлеген дәлилли. «Бер шәкерт вә бер студент» (1899) повестендә язучы гро­теск ярдәмендә кадимче муллаларның на­данлыгын тасвирлый Вакыйга шәрекъчы рус студентының Бохарада белем алган татар мөдәррисе б-н пароходта алып барган әңгәмә тирәсендә бара Мөдәр­рис студентнын гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә биргән гали сорауларын да аңламый. Кадимчеләрнең дошманы бу­ларак. К аларнын наданлыгын күпертеп күрсәтә һәм шуның аркасында мөселман руханиларының катгый тәнкыйтенә дучар була. «Нуретдин хәлфә» (1899. нәшер ителә 1996) повестенда да К кадимче мулла образына морәжәгать итә Мәгъ­рифәтчелек романтизмы рухында язылган «Морза кызы Фатыйма» (1901) повес - тенен төп героинясы бакчачыга булган мәхәббәте хакына өен ташлап, сөйгәне б-н чит илгә китеп бара. Качып киткән яшьләрне куып җитеп, кызнын әти-әнисс никахка ризалыкларын бирәләр Язучы саф мәхәббәтнең тантанасын күрсәтә, укучыны кешенең дәрәҗәсе чыгышы­на гына түгел, ә күңел сыйфатларына бәйле икәненә дә инандыра «Хыялмы'’ Хакыйкатьме?» (1908) повестендә 2 нче Дәүләт думасы депутаты һәм мәгърифәтле гагар хатыны арасында барган әңгәмәдә милләт язмышы кайгыртыла Язучы әнгәмә темасы б-н тирән кызыксыну күрсәткән, ә асылда бу кызны ничек итеп икенче хатынлыкка алырга икән дип уйлап утырган депутатны ирония б-н тасвирлый К. —сәяхәтнамә жанрында язылган берничә китап авторы «Европа сәяхәтнамәсе» (СПб. 1902) китабында ул 1899дагы сәяхәте турында яза. тагар һәм Европа халыклары көнкүрешен һәм мәдәниятен чагыштыра, соңгыларының уңышларына сокланып карый Татарның артта калуын уку системасын ү згәртергә. укыту программаларына дөньяви днснип- линаларны кертергә теләмәве б-н аңлата. Шундый ук фикерләр 1903 тә Бакчасарай шәһәренә «Тәрҗеман» газетасының 20

 

еллыгын бәйрәм итәргә барганда алган тәэсирләре «Кырымга сәяхәт» (Оренбург, 1904) китабында да урын ала, 2 нче Бал­кан сугышы вакытында «Вакыт» газета­сында басылган хат-язмалар җыентыгы «Истанбул мәктүбләре» (Оренбург, 1913) исеме б-н аерым китап булып нәшир ителә һәм К. иҗатында әһәмиятле урын ала. Бу очерк формасындагы хатларда К.нен Төркиянең икътисады, сәясәте, мәдәнияте, мәгарифе тарихына карата булган фикерләре урын алган. Төркиянең икътисади унышсызлыкларын. хәрби потенциалы йомшаклыгының сәбәбен ул укыту системасының артта калган­лыгы б-н аңлата. К. рус. француз, төрек фәнни-популяр әдәбияты тәрҗемәчесе булып та таныла. Ул ш.у. Польша язучы­сы Ф Ф Пуцековичнын дөньядагы 30 халыкның тормышы һәм көнкүрешенә багышланган берничә брошюрасын, 1917 дән сон В.И Ленин, ориенталист В В.Бартольд хезмәтләрен тәрҗемә итә. К. тарих, география, педагогика буенча дәреслекләр авторы: «Мөхтәсар жәгьра- фия» (1899), «Мөгаллим вә мөрәббиләргә рәһнамә» (Оренбург, 1902), «Мөхтәсар тарихе гомуми» (Оренбург, 1911) һ.б. К.нен ижаты һәм тормышына караган мәгълүматлар ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать ин-тында, ТРнын Милли архивында, «Казан» милли-мәдәни үзәге­нең Милли мәдәният музеенда саклана. Әлмәт р-ны Миңлебай авылында 1998 дән Кәрими музее эшли.

Әсәр Мәрһүм Гыйльман ахунд. Оренбург. 1904; Аннан-буннан. Оренбург, 1907; Ф Кәрими әсәрләре. К., 1925; Татар мәгърифәтчелек әдәбияты (1860—1905). К., 1979; Морза кызы Фатыйма Сайлан­ма әсәрләр. К., 1996; Istanbul mektuplari. 1st., 2001.

Әд.: Гайнуллин M X. Татарская лите­ратура XIX в. К., 1975; Рахимкулова М Медресе «Хусаиния» в Оренбурге. Орен­бург, 1997. Ямаева Л.А. Мусульманский либерализм начала XX в. как обществен­но-политическое движение. Уфа, 2002; Ахунов А. Запечатлённое слово Ф Карими //Татарский мир. 2004 №5, Гайнетдинов М. Мәгърифәтче әдип // Мирас, 1995.№ 7/8, Абдуллин Я Жәдитчелек хәрәкәте һәм Ф.Кәрими // Татарстан. 1996. №6, Әхмәтжанов М Ф Кәрими мирасына яна сәхифәләр // Казан утлары. 1999 №6, Фатыйх Кәрими Фәнни-биографик җыентык—Фатих Карими: Научно-био­графический сборник. К. 2000; Гайнетдин М. Гасырлар мирасы. К., 2004.

А. М. Ахунов.

КӘРИМОВ Камил Әдһәм улы (1.7.1950, Питрәч р-ны Шәле ав. туа), язучы, ТРнын атказ. мәдәният хезмәткәре (2000) Казан мәдәният ин-тын тәмамла­гач (1980). «Яшь ленинчы» газетасында хәбәрче булып эшли. 1982-88 елларда «Идел» альманахында җаваплы мөхәррир, 1988-2000 дә «Чаян» журналында җавап­лы сәркәтип 2000нән «Казан утлары» журналының проза бүлегендә мөхәррир булып эшли. К. беренче хикәяләреннән үк («Ундүрт яшьтә» җыентыгы. 1981), лиризм белән юморны оста бәйләгән, үзенчәлекле язу стиле булган автор бу­ларак таныта. Аннан алдагы әсәрләрендә дә юмористик интонация тагы да көчәеп, сатирик мотивлар өстенлек ала бара («Бәхетле кеше», 1984; «Вәгъдә», 1985: «Күләгәдә төлке бар», 1990), «Үзеңне бел», 1997; «Өй артында шомыртым», 2003). Мелиораторлар тормышы һәм аларнын хезмәтенә багышланган дилогия­нең беренче китабы «Ком сәгате* (2000) романы тәнкыйтьчеләр һәм укучылар тарафыннан югары бәяләнде. 2003 тә дилогиянең икенче өлеше «Сакау күке» исеме белән «Казан утлары» ж-лында басылып чыкты. «Уен» романы («Казан утлары». №6-7, 2007). К. 1988-2000 ел­ларда телевизион шаян тапшыруларның авторы һәм алып баручысы

Әд Әдипләребез Биобиблиографик белешмәлек. К; 2009. т.1.


Дэва.чы киләсе саннарда.