Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ ТРАГЕДИЯ ОСТАСЫ

 

Татарстан Республикасынын халык шагыйре. Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Иллар Юзеевнын шигърияте автор үзе исән чагында ук югары дәрәжәдә бәяләнде Драматургиясенең ин яхшы үрнәкләре Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Яр Чаллы халык театры. Башкортстаннын Мәҗит Гафури исемендәге драма академия театры һәм Туймазы татар театры сәхнәләрендә зур уныш белән барды. Ә менә шигъри трагедияләре бүгенге көнгә кадәр артык игътибарга алынмады, матбугатта һәм аерым җыентыкларда дөнья күргән кыскача күзәтүләрне санамаганда, алар тулысы белән тәфсилләп өйрәнелмәде, жанр үзенчәлекләре ягыннан тикшерелмәде

Трагедия—борынгы жанр. Ул үзенең асылы белән үк шигъри калыпта булган BE. Хализев үзенен «Теория литературы» дәреслегендә (Мәскәү. 2004) *Х1Х гасырга кадәр трагедия—ул нигезлә югары поэтик жанр Безгә якын дәверләрдә (аеруча XX гасырда) трагедия сизелерлек дәрәжәдә кысрыклана һәм трагизмнын хикәяләү-проза формасына күчүенә юл куя Кагыйдә буларак. бу вакытта трагик геройнын үзенчәлек ореалы юкка чыга һәм ул. күп очракта әлеге сүзнен югары мәгънәсендә, гади кеше буларак кабул ителә башлый -.—дип яза Әмма Илдар Юзеев трагедия жанрының күптән түгел барлыкка килгән чәчмә формасын кабул итми, ә борынгыдан килгән шигъри калыпны сайлый Нәтиҗәдә «Сонгы төн» (1968—1972). «Очты дөнья читлегеннән» (1980—1991). «Мәңгелек белән очрашу» (1982). «Бәгырь» (1995—2001) кебек көчле лирик, төпле мәгънәле, тирән фәлсәфи, татар әдәбиятының йөзек кашы булырдай, дөнья әдәбияты дәрәҗәсендәге үлемсез әсәрләр туа. Аларнын нигезендә, трагедиянең төп үзенчәлекләреннән саналган көчле трагик конфликт ята.

«Соңгы төн»

Бу шигьри трагедиянең өч исеме бар «Сонгы сынау». «Гомернең алты сәгате». •Сонгы төн» Автор аны язгач тиз арада беренче атамасы белән китап итеп бастырып чыгарган Аннары, берничә ел дәвамында үзгәрешләр керткән, аны тагын да камилләштергән Бер дә гажәп күренеш түгел, чөнки әлеге әсәр-авторнын бу жанрда ижат иткән ин беренче «карлыгачы» •Камиллекнең. фәлсәфәнең чиге юк •Сонгы сынауны укыганда, укуны буларак, миндә поэманы (И Юзеев аны башта •драматик легенда» дип атый -Л Ш ) тагын да яхшырак итеп күрәсе килу теләге дә тумады түгел».—дип яза Равил Фәйзуллин Илдар Юзеевнын 1969 елны аерым ки ran булып донья күргән «Сонгы сынау» әсәре турында (Фәйзу длин Р Сайланма әсәрләр 5 т Казан. 2001) Трагедияне камилләштерүгә олы этәргеч булып, узган гасырның икенче яртысында зур үсешкә ирешкән татар әдәби тәнкыйте торгандыр, минемчә Нәтиҗәдә «Сонгы төи» исемле ахыргы вариант килеп чыккан Ул инде

драматик легенда гына түгел, ә көчле яңгырашлы трагедия-легенда.

Әсәр татар халкынын күренекле шагыйре, батыр йөрәкле улы Муса Җәлилгә, анын гомеренең сонгы мизгелләренә багышлана. М.Жәлилнен үлем жәзасы алдыннан Гетенең «Фауст»ын кабат укыганлыгы әсәргә эпиграф итеп бирелә Вакыйга XX гасырның 40 нчы елларында төнге сәгать уникедән иртәнге алтыга кадәр дәвам итә.

Шагыйрь сәгать фонындагы зинданда утыра. Сәгать телләре анын гомерен саный.

Шагыйрь

Җирдә—сугыш. Бөтен .җиһан тетри-күкри, Дәһшәт, үлем—без барасы юл өстендә Узды Тиран шомга салып Шулай укмы Кешечекнең киләчәге кыл өстендә? Корал белән көчле иде»—аердылар.

Куллар белән көчле иде»—каердылар Күкрәгемдә, пычракларда тапталса да. Тапталмаган бары җырым-җаным калды. Тип, йөрәге», тип. йөрәге», сана, сана Тагын ничә төне» калды, таңым калды7

—дип уйлана, сызлана ул.

Тиран образында турыдан-туры Гитлер күз уңаенда тотыла. Ул үзенен кабинетындагы глобус алдында сурәтләнә. Мәңге җиңелмәс кебек тоелган күпме илләр анын алдында башын игән, ләкин ул һаман алга—көнчыгышка таба бармакчы Төп максаты—бөтен Жир шарын үзенә буйсындыру. Ләкин, әсәрдән аңлашылганча. СССР дигән дәүләт бер дә җиңелергә уйламаган. Тираннын гаскәрләре зур югалтулар кичергән.

Тиран

Нинди ил бу? Нинди адәмнәр?

Төрмәдә дә буйсынмыйлар Әллә инде ул халыкта Мин белмәгән серле көч бар»ы? Ни булды соң миңа?

Әллә инде көчем кими бара?

Димәк. Тираннын беркайчан да сыгылмас булып тоелган кыйбласы какшый башлаган. Ул сорау һәм шик астында яши. Зинданда утыручы әсирләр дә. менә- менә баш күтәрмәкче булып, фетнәнең башлыгын—Шагыйрьне алардан аергач кына тынганнар Тиран. Төрмә хужасы. Баш җәллад Шагыйрьне өч төн буе газаплаганнар инде, ләкин анын рухы сынмаган, ул, ничек кенә авыр булмасын, барлык җәзаларны да күтәргән, аларга тешен кысып түзгән. Хәзер аны язмыш әзерләгән сонгы сынах көтә. Шагыйрь аны күтәрә алырмы?..

Дүртенче төнне дә Тиран Шагыйрьне үз янына китертә. Әллә нинди мәкерле юллар белән анын рухын сындырырга тырыша Тираннын фәнни лабораторияләрендә аек акыллы әсирләрдән кол-бәндәләр әзерли башлаганнар Шагыйрьне шуларнын берсе—анын яшьтәше, дусты—белән очраштыралар, ләкин бу Бәндә туган илен оныткан, ул берни дә хәтерләми, фәкать үзенен «Бөек хужа»сына гына буйсына, ана мен ел гомер тели. Тиран Шагыйрьгә психологик басым ясый: дус-ишләрен минем якка күчте, әниен белән сөйгән кызын һәлак булды, туган илен юк. туган җирен минем кулда... Ләкин Шагыйрь бу сүзләргә ышанмый

Тиран (Аптырап.) Әйе... Син—кол-әсир. Язмышыңа—мин хуҗа!

Һәрбер минутыңа—.мин хуҗа' Бер хәрәкәт, бер сүзем.

Шагыйрь

Төрмәләргә, колларыңа хуҗа. Ә җаныма хуҗа—мин үзем' Шагыйрь беркайчан да кол булмас. Кол шагыйрьдән моңлы җыр тумас

Бу урында Шагыйрь белән Тиран арасындагы конфликт кискен рәвештә тирәнәя һәм үткенәйтелә, алар арасындагы каршылык югары дәрәҗәгә житә Шагыйрьнең:

Тираннар омтыла—тәхеткә.

Шагыйрьләр омтыла—бәхеткә Тиранның кулында—ак кылыч, Шагыйрьнең кулында—хак кылыч Тиранның юлында—кан кала. Шагыйрьнең юлында—җан кала Тиранның эзендә—җир яна. Шагыйрьнең эзендә—җыр яна Тиранның каберендә—җил исәр Шагыйрьнең каберендә—гөл үсәр Шагыйрьнең сүзләре—ук булыр. Тиранның эзләре—юк булыр!

—дигән сүзләрен Тиранның горурлыгы моннан ары күтәрә алмый Ул Шагыйрьне үлем жәзасына хөкем итә, аның башын гильотинада чабарга боера Бу күренеш бөтен Жир шарын үз учына алырга теләгән кешенең көчсезлеген. куркаклыгын, ә утлы каләм иясенең батырлыгын, каһарманлыгын күрсәтә

Дөрес, шушы урында әсәр тәмамлана да алыр иде. ләкин бу очракта ул трагедия булмас иде. чөнки анын өчен «сон чиккәчә үткенәйтелгән тирән конфликт» кирәк Автор Муса Жәлилнен үлем жәзасы алдыннан Гетенең «Фауст»ын укыганлыгын да юкка гына эпиграф итеп күрсәтмәде бит инде Әсәргә Мефистофель образы килеп керә

•Мефистофель—Фауст турында йвргән легендадагы шайтанның. ягъни нблиснсн исеме Гетеда—тискәре, ләкин шулай ук рухи сыйфатлары булган күпкырлы фигура» (Neues grosses Lexikon in Farbe Koeln. 2004) Төгәлрәк итеп әйткәндә алман әдәбияты буенча, табигатьне, яшәешне танып белә алмаудан өметсезлеккә бирелгән Фауст явызлык рухы Мефистофель белән килешү този. шунын ниге к-нлә ул җирдәге барлык рәхәтне татыганчы яшәячәк һәм шунын бәрабәренә шайтанга җанын сатарга тиеш булачак

Мефистофельне алман әдәбиятындагы борынгы әдәби, шул ук вакытта мифологик образ дип тә атарга мөмкин Әгәр язучы үзенен әсәрендә алман тоткынлыгында әсир булып яткан татар шагыйрен тасвирлый икән, ул бу милләтмен әдәбиятына, тарихына, мәдәниятына мөрәҗәгать итмичә булдыра алмый Ник дигәндә, әсәр шул очракта гына тулы була һәм төп персонаж укучы өчен бәген яклап ачыла ала

Мефистофель Тиранга булышырга уйлый

Meфистофе»ь

Дошманыңны үтерүдән зпек.

Акылын, җанын яузап аз аның

һлм үзенә каршы юнлзтә без.

—ди. ә монын өчен ана вакыт кирәк

•Mvca кеше тәне күтәрә алырзык бетен газаплар аша сыгылмаган килеш угә

 

Хәзер аның алдында сонгы һәм ин катлаулы имтихан—җан сынавы гора...»—дип яза Рафаэль Мостафин (Татар әдәбияты тарихы 6 г. Казан, 2001). Шагыйрь кайсы якта калыр? Иреклелек иллюзиясенә төрелгән мизгеллек рәхәтлеккә алданырмы, әллә жан хөрлеген һәм үлемсезлеген беренче урынга куярмы? Әсәрнен интригасы, үзәге шушы ике сорауга килеп ялгана Нәкз.боск инглиз драматургы Уильям Шекспирның «Гамлет»ындагы кебек. «Булыргамы? Булмаскамы? Менә сорау нәрсәдә...»

•■Гаҗәп хәл: шагыйрь рухи ныклыгы, гуманизмга һәм үлемсезлеккә омтылышы белән иблистән куәтлерәк булып чыга. Мефистофель мәхбүскә мондый көчнен туган җирдән, Алып батырлардан, Алпамшалардан килүен акламый»,—дип яза Тәлгат Галиуллин (Шагыйрьләр һәм шигырьләр Казан. 1985). Чыннан да. геннар үзенекен итә. Без, татарлар—хөр мәмләкәтләр, зур дәүләтләр тоткан Атилла, Кубрат. Чынгыз, Батый һ.б.ка юлбашчыларның турыдан-туры варислары. Баш бирмәү, иманга, ватанга тугры калу—безнең канга гасырлар дәвамында сеңгән, жанда төпләнгән, күңелне какшамаслык итеп ныгыткан. Ә Мефистофельнең рухы явызлыктан гына тора һәм анын төп максаты—кешелек өчен тормыш мәгънәсен юкка чыгару. Кемнеңдер варисы булу, үткәннәрдән килгән амәнәтне үтәү дигән төшенчәләр иблискә бөтенләй ят, ул кешеләр күңеленә битарафлык, имансызлык орлыкларын гына чәчә. Мефистофельнең ватаны да, иманы да юк. чөнки ул әлеге төшенчәләр белән гомумән таныш түгел.

Бер яктан караганда, Мефистофель Шагыйрьгә шанс бирә Ул аны Тиран коллыгыннан азат итә. анын гомерен теләгән кадәр озайтып, тормыш юлын гамьсез, рәхәт итә ала. Тик бер шарт белән. Монын өчен гомеренен ахырында Шагыйрь Мефистофельгә үзенең җанын бирергә тиеш.

Шагыйрь

Җаның сатып йөз ез яшәгәнче.

Хөр җан белән үлү—мең артык'

—дип жавап кайтара, шунын белән явыз шайтан каршында үз кыйбласының, иманынын хаклыгын, дөреслеген кат-кат исбатлый. Шулвакыт Мефистофель хәйләгә күчә, төрле яклап Шагыйрьнең күңел кылларында уйный: чәчәк сатучы кызны үз ягына авыштырып, каләм иясенең жанын үзенә буйсындырмакчы була, анын каршында төрле иллюзияләр тудыра Имеш. Шагыйрьнең милләте беткән. «Жир хужасы» хакимлек иткән дөньяда ул—«Үз халкының сонгы шагыйре»; имеш. Жир шарында кешеләр калмаган, анда фәкать адәм үз башына уйлап тапкан Робот идарә итә; Мефистофельнең кул хәрәкәте белән «Шагыйрьнең сөйгәне». «Шагыйрьнең дусты». «Ана»сы пәйда була һәм алар аны хыянәттә гаеплиләр, гөнаһсыз булуына ышанмыйлар. Мондый психологик басымны бар кеше дә күтәрә алмас иде, ә Шагыйрь күтәрә, күңеле эчтән сызса да, ул бөтенесенә түзә. Ахырда ана чәчәк сатучы кызның ихлас мәхәббәте ярдәмгә килә. Шагыйрь сонгы җырына үзенен жанын салып, шул Кызга тапшыра, ә үзе хәйләгә күчә Мефистофель һәм Тиранның таләпләре белән килешкәндәй итеп, тоткыннар каршында сонгы, әмма үтемле, көчле, горур сүзләрен әйтә:

Җирне юк итәргә хыялланган Тираннарның уен өзәргә.— Тор. күтәрел. Кеше!

Җирне иреклеләр яши торган Бәхет йорты итеп төзәргә.

Тор. күтәрел. Кеше1

Күп газаплар күргән Җиребезне Көл итмичә, гөлләр итәргә,— Тор. күтәреч. Кеше' Тираннардан азат булып. Җирдә Хуҗа булып көннәр итәргә,— Тор. күтәреч. Кеше!

 

Шагыйрь үлә. ләкин Кыз ярдәме белән, анын сонгы жыры—ярсу, ирекле жаны—әсирләр йорәгенлә көрәш чаткылары тудыра Тиран да. Мефистофель дә жинелә. аларнын «гениаль» идеяләре чынга ашмый

И.Юзеев әлеге әсәре белән Муса Жалилнен якты образын күз житмәс биеклеккә күтәрә, аны чын хакыйкать һәм дөреслек ягыннан тасвирлый •Башка әдәбиятлар тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итү шагыйрьгә милли колорит тутырырга һич тә комачауламый, төссезлеккә һәм космополитик талымсызлыкка китерми, киресенчә, эрудиция киңлеге, максат тирәнлеге, проблематар тирәнлеге миллилекне ачыклый гына, аны яна югарырак баскычка күтәрә»,— дип яза РМостафин (Күрсәтелгән хезмәт). «Сонгы тон» әсәре дөньяви масштабтагы тирән проблемаларны хат иткәндә татар милләтенен ни ләрәжадә катнашы булуын күрсәтә Тагар халкы да тарихка тәэсир итеп кенә катмый, ә анын нигез ташларына зур хәрефләр белән үз исемен уя.

Автор, ярдәмче образларны кертеп, трагсдиянен эчке халәтен кинәйтә Мәсәлән. Мефистофель белән йөрүче ике мәзәкченен тозсыз мәзәкләре аша явызлыкның фәкать әшәке күнелле җаннар өчен генә көлке булып тоелуы аңлашыла Баш җәллад. Төрмә хужасы. Гаскәр башлыгы—болар Тиран образын тулыландыру, анын ният- максатларын ачыклау өчен хезмәт итә.

Әсәрнен төп максаты—укучыда татар хаткынын сөекле улы Муса Жалил шәхесе белән горурлык хисләре тудыру һәм анын якты образын еллар аша киләчәк буын укучысына алып бару Трагедиянең актуальлеге дә нәкъ менә шунда

Әсәр ахырында «сонгы төн* төшенчәсе «сонгы жыр* белән атышына һәм бу Шагыйрьгә үлемсезлек алып килә

Ни өчен автор трагедиянен исемен үзгәрткән сон'’ «Сонгы сынау* варианты әсәрнен эчтәлеген тулаем ачып бетерми, артык гади кебек тоела, анда интрига, серлелек сизелми Сынаулар күп була ала. Соңгысыннан сон. гомумән, сынауларсыз жинел тормышка күчәргә мөмкин «Гомернең атты сәгате* исеме, бер яктан, үзен аклый кебек, чөнки әсәрдәге вакыйга алты сәгать вакытны үз эченә ала. әмма барыбер эчтәлекне ачып бетерә алмый Ул фәкать кеше гомеренең ниндидер бер өлеше генә булып күз аллына килеп баса, ә алар шулай ук күп Ә менә трагедиянең ин ахыргы исеме—«Сонгы төн*—интрига тудыра, анда ниндидер серлелек һәм. ин беренче чиратта, чиклелек бар Сонгы төн икән, димәк, башка төннәр булмаячак Бу үзе үк вакытны, гомерне чикли Димәк, бер төн генә калган, бары тик ул гына язмышны йә унай якка, йә тискәре якка хәл итәчәк Әсәр эчтәлеге белән бәйләп карасак, сонгы төн—бик кыска, ләкин андагы вакыйгаларның урнашуы гаять дәрәжәдә тыгыз, гади тел белән әйтсәк, шыплап тутырылган Сонгы тон—дөньяви халәттән (тән халәтеннән) рухи халәткә күчәр алдыннан жаннын әзерлеге Кешенен бу якты дөньядагы гомере чикле булса да. анын жаны. ягъни рухы—үлемсез Димәк, әсәрнең исеме үк анын трагедия икәнлеген күрсәтеп тора

«Очты дөнья читлегеннән»

•Очты дөнья читлегеннән* шигъри трагедиясе тагар хаткынын бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган һәм анын егерме жидс еллык гомерен үзенә сыйдырган Трагедиянең башында ук түбәннән әкренләп биеккә күтәрелгән юл сурәтләнә Ул Кояшка илтә «Тәфтиләү*нен. аннары «Бишек жыры*нын кос янгырый. Шундый илаһи мизгелдә дөньяга шагыйрь туа Ул-көрәшче. милләтне торгынлыктан чыгаручы, ил һәм халык язмышы өчен жан атучы изге жан Алла аны озын юл белән беррәттән күпме сынаулар—ятимлек, кагылу -сугылу. мыскыл ителүләр көтә.

Әсәр башында ук Тукайнын халык улы икәнлеге кат кат раслана. И Юэеев моны һәр алым саен искәртеп гора •шагыйрьне калык тудыра сыман», шагыйрь яткан •бишекне бөтен х&тык тирбәтә кебек». •Апуш. кулдан-кулга күчеп. халык эчендә югала» һәм кинәт калкып чыга, чөнки халык аны котә. ана омег белән карый Шәкертләр Тукайны милләткә юл күрсәтүче, хатын-кызлар үзләренен яклаучысы һәм саклаучысы дип кабул итәләр XX йоз башында яшәгән дин әһс.ъләрснен образын үзенә жыйган Хәгрәт кенә

Без көттек синең килүне Еллар, гасырлар аша.

Тик чыкма рухи кануннан.

Безнеңчә генә яшә!

—дип аңа чик куймакчы, шагыйрьнең иреккә омтылган жанын кысага—читлеккә кертеп утыртмакчы була. Дөнья үзе дә читлек икән, ә милләт атлап барган юл—рухи коллык. Әмма Тукай моның белән килешергә теләми, чонки йөз-мен ел буена килгән кануннар хәзер искергән, диннен үзе кебек кырыкка үзгәртелгән. Халык азатлыкка сусаган, ана рухи юлбашчы, туры юлны күрсәтеп, алга әйдәүче кирәк.

Тукай үзе дә икеләнә кебек, аның уйлары төрлечә:

Башта мең уй.. Халкыбызга

Кайсы юлдан китәргә?

Ирекле җир бармы? Безгә Кайдан бәхет котәргә?

Әйе. шагыйрь ялгыз түгел. Аның ягында шәкертләр, иттифакчылар, хатын- кызлар, «Урал»чылар, зыялылар һ.б. Алар аны рухландырып, хуплап торалар. Хөррияткә төп ачкыч—тәрәккыят, мәдрәсәне янарту. чит телләр белү, Көнчыгыш һәм Европа белән сәүдә итү һ.б.

Икенче якта торучы Хәзрәт, кадимчеләр, миссионер, карагруһчылар, хаҗи, ишаннар да бар бит әле. Алар белән нишләргә? Көрәшергә һәм бары тик көрәшергә генә!

Теләнче образы конфликт барган ике як арасындагы күпер кебек. Ул кемгә ышанырга да белми әле, чөнки чираттагы халык исәбен алу вакытында дин әһелләренең «кяфер итеп яздыралар икән» дигән сүзенә ышанып, «Изге» жиргә— Төркиягә—күчеп киткән һәм алданган. Андыйлар бер теләнче генә түгел:

Кайсы—вафат, кайсы—эшсез.

Йортсыз-илсез аптырап, Көн-төн йөри бичаралар Бер кабым икмәк сорап...

Теләнче кебекләрнең кесәләрендә бер тиен акча да юк. Аларга ярдәм итәргә атлыгып торучылар да күренми. Сонгы чара—туган жиргә башны салып үлү. Хәер, халык андыйларны ташламый, колач жәеп, үз арасына кабул итеп ала.

Милләтнең бер өлеше заманында христиан динен кабул итеп, керәшен булган, ләкин үз асылын, туган телен саклаган. Миссионер үзенең булдыклылыгы белән мактана тора, ә алар «Туган тел»не җырлыйлар. Татар белән русның аралашуы да коточкыч күренеш түгел. Ике халык борын-борынгыдан «тел. лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яши. Әмма..

Тукай

Су кирәк—кое казыйбыз... Руслар—машина белән. Без казыйбыз шул ук җирне Кулдагы инә белән.

Димәк, иң беренче чиратта, милләткә мәгърифәт нуры чәчәргә, халыкны уятырга кирәк. Монын өчен башка милләтләрнең тәҗрибәсен өйрәнү, үзебезнең көйчеләрне, рәссамнарны, әдипләрне, шагыйрьләрне булдыру, халык өчен тырышкан ирләрне табу зарур.

Әсәрдәге Тукай һәм кадимчеләр арасындагы конфликт, ахырда. Тукай һәм Патша дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә Татар халкының бер вәкиле булган шагыйрь үзләренең оч йөз ел тәхеттә утыруларын бәйрәм иткән Романовлар нәселенең патшасы белән
күзгә-күз әңгәмә кора Әмма Русия хөкүмәтенең татарга карата алып барылган сәясәте үзгәрмәячәк икән

Иң доресе—аны читлектә тоту, Тончыктыру, куркыту, кысу, йоту' Мәгърифәттән читләтү, аңсыз итү. Хәмер белән агулап, җансыз итү

Габдулла Тукайнын «Печән базары, яхуд Яна Кисекбаш» әсәрендәге Карәхмәт образын Илдар Юзеев гади халыкнын көчле. ләкин томана, надан, белемсез катлавы итеп күрсәтә. Аны кадим фикерлеләр төркеме үзләренен максатларында куллана, эт шикелле өстерә, котырта Карәхмәт, беркатлы сабый бала сыман, барысына да ышана. Ахыр чиктә, халык үзе дә Тукайны анлап бетерми кебек, ул патшаларга дан җырлаучы, ялагай Иманкол мулланы шагыйрь дип таный, ә Тукай такмакчы булып кына кала. Ләкин чишелеш бу түгел әле

Искелек калдыклары, куштаннар һаман саен Тукайны кысалар, анын авыруы көчәйгәннән-көчәя һәм әсәрнен кульминацион ноктасы җитә—шагыйрь үлә

Тукай

Донъя зинданында кылган

Иң соңгы догам шушы

Очсын донья читлегеннән

Тарсынып күңелен кошы

Әсәр башында түбәннән, халыкнын төбеннән күтәрелгән шагыйрь Кояшка кадәр менеп җитә һәм шунда югала. Бер мәлгә Кояш сүнә, бөтен дөнья карангылыкта кала Кара көчләр җиңү яулады кебек, ләкин Кояш тагын да нурлырак булып кире кабына һәм күктән Тукайнын илаһи тавышы ишетелә Халык уяна, соңлап булса да анына килә:

Халык

Кемне югалттык без. кемне *

«Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач»

Тукай—җиңүче. Ул үз дигәненә ирешә, халыкны күтәрә, ул халыкнын барыр юлын яктыртучы Кояш булып калка

Илдар Юзеев үзенең «Очты дөнья читлегеннән» шигъри трагедиясендә бөек халык шагыйренен образын бербөтен итеп сурәтли Автор анын фаҗигале тормышын, халыкчан иҗатын гирәнтен андый һәм тоя Әсәрдә ул Г Тукайнын мәгълүм шигырьләреннән кайбер юлларны шагыйрьнең үз авызыннан сөйләтә Ник дигәндә, башкача, Тукай образын бар тулылыгы белән күз алдына китереп булмас иде. Т Галиуллин бу хакта «Әсәрнен нигез өлгеләре игеп, бер яктан. Тукайнын реаль тормышы һәм биографиясе алынса, икенче яктан, поэманы (шигъри трагелняне —Л.Ш.) ул ижат иткән әсәрләр, образлар, ситуацияләр тулыландыра. Шул ике линияне укучыга сиздермичә органик кушып бара алган очракларда шагыйрь житди унышка ирешә»,—дип яза (Дәвамлылык әдәби тәнкыйгь мәкаләләре Казан. 1987)

Әсәрдә читлек образы берничә мәгънәдә кулланыла Беренчедән, ул— кадимчеләрнең төп кануны, ягъни аерым бер кыса Алар фикеренчә. аннан беркемгә дә. шул исәптән. Тукайга да чыгарга ярамын Икенчедән, читлек— патша хокүмәтенен татар милләтенә карата алып барган астыртын сәясәте Ягъни, татарны билгеле бер кысалардан чыгарырга ярамый Ул надан, хәерче һәм мескен хәлдә булырга тиеш Өченчедән, читлек фани дөнья, автор аны зиндан белән дә чагыштыра Дүртенчедән, ул—тән Жан тәннән аерылгач кына тулы иреккә ирешә ала. чөнки ул шушы юл белән мәңгелеккә күчә һәм үлемсезлек яулый

«Мәңгелек белән очрашу»

Бу шигъри трагедиясен Илдар Юзеев борынгы грек мифологиясе тудырган образларны файдаланып яза, аларны бүгенге заманга күчереп тасвирлый. Әсәрдәге вакыйгалар Бүгенге, Борынгы һәм Киләчәк заманнарда, Жир астында. Җирдә, Күктә бара (Җир асты—Борынгы заман, Җир—Бүгенге заман. Күк—Киләчәк заман.)

Трагедиянең төп каһарманы—Атлант. Ул—археолог. Аның хыялы—киләчәкне һәм үткәнне бүгенге заманда очраштыру. Шушы өч заман мәңгелекне барлыкка китерә.

Атлант

Өч заманның уртаклыгын тапкан Адәм тиңсез эшләр кыла ала!

Атлантның әтисе гомере буе жир йөзеннән эзсез юкка чыккан утрауның— Атлантиданың—серен белергә омтылган, ләкин, сорауларына җавап таба алмыйча, яу кырында башын салган. Үз миссиясен улына тапшырган, ана Атлантида халкы юлбашчысының—Атлантның—исемен кушып калдырган. Хәзер Атлант әлеге серле утрауны табу хыялы белән яна, жир астын айкый. Ә Атлантида. Платон язып калдырган борынгы грек риваяте буенча, кайчандыр Атлантик океанда булган гаять зур, уңдырышлы, күп кеше яши торган утрау, имеш. Ул жир тетрәү нәтиҗәсендә су астына киткән.

И кар—Атлантның улы. Ул—космонавт, галәм киңлекләрен айкарга жыена. Анын исеме дә грек мифологиясеннән алынган.

Атлант—үткәннәрне ялгап торучы бер буын вәкиле. Әтисе, яуга киткән чакта, ана жиде буын бабаларының исемнәре язылган нәсел шәжәрәсен биреп калдырган Хәзер ул аны Икарга тапшыра, ләкин малай бу ядкарьнең кыйммәтен аңлап бетерми, ул үткәннәр белән кызыксынмый, ә күккә—киләчәккә омтыла.

Атлант казу эшләре алып барганда каты шартлау була, ул яралана һәм саташа башлый И.Юзеев Атлантның саташуын алты бүлеккә бүлә. Төп герой анда күккә менә, жир астына төшә һәм жир өстенә чыга. Вакыйгалар борынгы грек аллалары— Олимп тавы хужалары белән тыгыз бәйләнештә бара. Баш алла Зевс һәм анын балалары: Арей—Сугыш алласы, Афина—Акыл алиһәсе, Ананка—Язмыш алласы. Аид—Жир асты алласы.

Атлант, аллалар катына менеп, күккә сигнал җибәрә. Ана жавап килә. Әмма андагы серләрне ачу, барысына да төшенү өчен, ин беренче чиратта, жир астына төшәргә һәм андагы серле төеннәрне чишәргә кирәк. Атлант шулай эшли дә. Жир астына төшә, сугыш корбаннары белән очраша. Аларның саны коточкыч һәм аларның барысы да ачулы.

Атлант алар арасында тораташ булып катып калган әтисен танып ала.

Тораташ

Без ышанып киттек Җирдән

Соңгы бу сугыш диеп,

Балаларга яшәү биргән

Соңгы бу сулыш диеп..

(Тораташларның сүзсез авазы )

Яңа сугыш гөрелтесе

Диңгездә. Җирдә. Күктә...

(Еракта атом бомбасы шартлаган авазлар.)

Ракеталар һәр кешене

Юк итәр йөкләр йөртә!

(Тораташларның ярсулы-нәфрәтле авазы.)

Күк аллалары да Җир астына төшә. Әлбәттә, аларга гади генә бер затнын, гомере чикле булган ниндидер адәмнең, мәңгелек серләрен айларга теләп, үз яннарында
йөрүе ошамый, шуна анын язмышын һәлакәткә дучар итатәр

Аллалар кешелектән риза түгел, бары тик Афина гына кешеләргә яхшылык тели, алар өчен чын күнелдән борчыла. Ул, аллалар биргән антны бозып. Атлантны тоткынлыктан азат итә. Нәтижәдә, Атлантиданын ничә гасырлар буе билгесеътектә яткан сере ачыла. Гаделлек, тынычлык, бәхет сөючән атлантлар яшәгән утрауны Зевс юкка чыгарган икән. Ләкин бу халык үз нәселен саклап калган. Ингал һәм Зукар дигән атлантлар бәладән котылганнар. Аларнын берсе күккә очкан, икенчесе жирдә калган

И.Юзеев бу әсәре белән кешелекне бер мизгелгә булса да туктап уйланырга. Үткәннәрне. Бүгенгене һәм Киләчәкне анализларга чакыра. Барыр юлын үзгәртмәсә. кешелек һәлакәткә юлыгачак, чөнки Жир шарында һаман сугышлар дәвам итә. ин куркыныч корал—атом төш бомбалары тоткан илләрнең саны елдан-ел күбәя. Табигать пычрана, экология начарлана. Нәтижәдә, кешеләр менәрләп кырыла Димәк, безгә бердәм булырга кирәк. Монын очен Жир шарында барлык халыклар да тигез булган, гадел, сугыш-талашларсыз, анлы җәмгыять төзү зарур.

Әлеге әсәр белән татар халкының тарихы арасында да параллель үткәрергә мөмкин. Татар, дәүләтчелеген югалткач ук. юкка чыгарылуга хөкем ителгән, гасырлар дәвамында изелгән, тапталган. Анын дәүләте, Атлантида кебек, су астына батырылган, бик тирәнгә, төпкә яшерелгән. Ләкин татар яши. Ул—Җирдә, ягъни туган җирендә. Россия Федерациясе территориясендә, ул—Күктә, ягъни чит илләрдә. Совет чорында татар тарихы, анын данлыклы үткәне никадәр генә яшерелмәсен. тулы бер буыннар аңыннан сөртелмәсен, узган гасырның 90 нчы еллары алып килгән үзгәртеп корулар бу байлыкны безгә кире кайтара башлады

Әсәрдә тагын бер мөһим фикер бар. Без, татарлар, үзебезнең үткәнебезне, меңъеллык тарихыбызны, җиде буынга кадәр нәсел-нәсәбебезне мәҗбүри рәвештә белергә, гореф-гадәтләребезне, асыл тамырларыбызны сакларга тиеш Шул очракта гына милләтебез яшәячәк. Бүгенге көнгә кадәр яшәп килгән телебезне, әдәбиятыбызны, мәдәниятыбызны. тарихыбызны, фәнебезне лаеклы төстә киләчәк буыннарга тапшыру—безнен төп бурычыбыз, милли миссиябез.

«Бәгырь»

Бәгырь» шигъри трагедиясе татар профессиональ музыка сәнгатенең нигез ташларын салучы, милләтебезнең буыннан-буынга күчеп килгән тирән монын җаны белән тоеп, аны Европа дәрәҗәсендәге биеклекләргә күгәрүче, халкыбызның бөек композиторы Салих Сәйдәшевкә багышлана. Әсәрдә аның татар булып туу бәхете дә. шул ук вакытта фаҗигасе дә ачык тасвирлана.

Салих Сәйдәшев ялгызы гына үзенен ижат бүлмәсендә пианино янында утыра, репрессия тырнагына зләккән аерылмас дусты Кәрим Тинчурннны искә ала Пианино—композиторның күңеле. Сәйдәшев анда Тинчурин белән бәйле ин якты хатирәләрен фотосурәт кыяфәтендә саклый Анда аларнын бергәләшеп халык күңелендә гасырларга калырдай әсәрләр иҗат итү вакыйгалары да. тынлык, ирек һәм илһам эзләп, карурманга барулары да сыйган.

Яшь сынчы Сәйярнсн да язмышы фаҗигале рәвештә тәмамлана Ул бөек композитор белән бөек драматург ны үзенен «Жан дуслар» дип исемләнгән сынында жанландырмакчы була, ләкин, Тинчурннны төрмәгә япкач, яшь егеткә дә шик төшә Сәйярне Тон кешеләре, ягъни НКВД вәкилләре Черек күлгә алып китәләр, анын проектын «сәяси хата» дип бәялиләр

Кәримне дә, Сәйярне дә «Советка каршы җинаятьчел эшчәнлекләре өчен» агарга хөкем итәләр Драматургның исемен телгә алу тыела, анын әсәрләре сәхнәдән алына. Сәйярнең сөйгәне Гөлнара да, яшь сынчыны коткарам дип фаҗигагә юлыга

Салих СәЙдәшевнен әле күпләргә билгеле булмаган «Гөлнара» балеты бар Замандашлары әйтүенчә, композитор бу әсәрен Болгар хәрабәләрен күрен кайткач иҗат иткән Автор исә аны шигъри трагедиясендәге Гөлнара исемле яшь балерина образы белән бәйли Композитор күңеле белән ана гашыйк Шу г яшерен, серле мәхәббәт, кызның фаҗигале язмышы «Гөлнара» балетын язуга эгәргән күрәсен

Сәйяр тулаем татар милләте образын күз алдына китереп бастыра. Халык өчен— Сәйдәшев белән Тинчуринның шәхесләре дә. иҗатлары да аерылмас бербөтен. Алар халык күңеленә шулай кереп урнашкан. Тинчурин исеме телгә алынмаган заманда аны Сәйдәшев фамилиясе үзе белән янәшә алып бара.

И.Юзеев К.Тинчуриннын «Зәнгәр шаз» пьесасындагы күренешләрне, җырларны җинел һәм оста итеп үз әсәре белән үреп җибәрә. «Булат жыры»н. трагедияне тагын да көчлерәк итү. репрессияләр чорын тирәнрәк чагылдыру максатында, бераз үзгәртә. Бу профессиональ дәрәҗәдә уңышлы килеп чыга. Әсәрнен үзендә үк ике вариант та бирелә:

Булат

Анда юк урак, анда юк сабан.

Анда икмәкне алалар сатып.

Эшчеләр санын, номерлар тагып.

Меңәрләп кенә саныйлар анда

Кәрим

Монда юк уен. монда юк сәхнә.

Салкын бүлмәдә тоталар ябып.

Тоткыннар санын, номерлар тагып,

Меңәрләп кенә саныйлар анда

Трагедиядә авторның Кәрим Тинчурин образы белән «Зәнгәр шәл»дәге Булат образы аша параллель үткәрүе дә отышлы Тормышта К.Тинчурин— күпкырлы шәхес. Ул искиткеч драматург, шәп режиссер гына түгел, ә яхшы артист та була Узган гасырның 20нче еллар ахыры—ЗОнчы еллар башында үзенен «Зәнгәр шәл» пьесасында Булат ролен башкара. Димәк. И.Юзеев күренекле драматургның тормыш юлын яхшы белә һәм ул аның иҗаты белән дә якыннан таныш Бу очракта К.Тинчуриннын «Зар» шигъри трагедиясеннән алынган Дәҗҗал образы үзенчәлекле. И.Юзеев аны Яна дус образына төреп бирә Бу геройның мәкере әсәр ахырында гына билгеле була. Әмма шунысы ачык: Сәйдәшев Яна дус—Дәҗҗал артыннан иярми, анын коткысына бирелеп. Тинчуринны гаепләү юлына басмый, җан дустыннан баш тартмый.

Әсәрдәге күренешләрнең динамикасы сокландыра. Алар тиз һәм җинел алышына Димәк, автор—чын профессионал, югары дәрәҗәдәге драматург, сүз уйнату, аларны урынлы һәм төгәл итеп куллану ягыннан караганда, искиткеч оста шагыйрь

Трагедиядә Урта гасыр татар әдәбиятындагыча халыкчан шигъри тезмәләр дә очрый. Алар күбрәк фәлсәфи гыйбарәләргә, мәкальләргә якын

Салих

Ирекле кош сына торган

Юан талга куналмас

Нечкә талларда тирбәлер.

Карурманда югалмас

Димәк, автор татар әдәбиятының күп гасырлык мирасын җаны белән тоя. анын традицияләрен дәвам итә һәм. шушы юлларны Салих Сәйдәшев авызыннан әйттереп, укучы алдында композиторны халыкның үткәнен киләчәккә җиткерүче бөек зат итеп ача. аны күтәрә.

•Бәгырь» шигъри трагедиясе—мистик әсәр. Бу очракта аны «Соңгы төн» шигъри трагедиясе белән чагыштырып була. Икесендә дә мистик образлар бар: Мефистофель алман әдәбиятыннан алынган. Яна дус кыяфәтендәге Дәжжат—мөселман дини әдәбиятыннан. Алар икесе дә тискәре геройлар Димәк, әлеге әсәрләрне мистик шигъри трагедияләр дип атарга мөмкин.

«Бәгырь» әсәрендә дә. «Сонгы төн»дә дә үзәктә җыр тора. Жыр—халык хәтерен саклый, үзен иҗат итүчеләрнең исемнәрен киләчәк буыннарга илтеп ирештерә.

Димәк, бөекләрнен күнеле—моңлы җыр кебек

Әсәр ни өчен «Бәгырь» дип атала сон? Салих Сәйдәшев үзенен сөйләмендә •бәгырь» дигән сүзне еш кулланган, димәк, кешеләрне яраткан, якын иткән Башка яктан караганда, Тинчуриннын бәгыре—сүз. Сәйдәшевнеке—көй Сүзнен бәгыре көй. көйнеке—сүз. Кәримнен бәгыре Салих. Салихныкы—Кәрим Халыкның бәгыре—шушы ике бөек шәхес Димәк без аларнын якты рухын, сүрелмәс мирасын кадерләп сакларга тиеш. Шул очракта гына безнен бәгыребез исән-сау була ала. Икенче яктан, мона «Бәгырь» шигъри трагедиясен театрда куеп та ирешергә мөмкин Әгәр дә олы сәхнәгә менсә, ул искиткеч зур янгыраш алачак, халык аны бик яратып кабул итәчәк, күпләр хәтерләрен янартачак. күнелендә йөргән сорауларына җавап таба алачак, милли анын уятачак!

Илдар Юзеев—шигъри трагедия өлкәсендә жин сызганып эшләгән бердән­бер автор Ул үз әсәрләрендә кин халык массалары өчен актуаль булган һәм кирәкле, милли дәрәҗәдәге, кешелек югарылыгындагы глобаль проблемалар күтәрә, аны чишү юлларын күрсәтә Р Мостафин Юзеевнын драма һәм трагедияләрендә автор ремаркаларында күрсәтелмәгән, кеше кузенә күренмәгән тагын бер шартлы-романтик герой бар Ул да булса—хәтер».— дип яза (Күрсәтелгән хезмәт) Димәк, хәтерле милләтнен генә киләчәге бар Без халкыбызның Г Тукай. М Жәлил. С Сәйдәшев кебек күренекле шәхесләре белән беррәттән. Жир-анабыз. анын киләчәге турында ла онытмаска тиешбез Авторның «Соңгы төн». «Очты донья читлегеннән». «Бәгырь» әсәрләре милли аңыбызны саклауны өстен куйса. «Мәңгелек белән очрашу» исә дөньядагы барлык милләтләрнең тигезлеген, үзара анлашып. ярдәмләшеп яшәвен алгы планга чыгара «И Юзеев яшәү һәм үлем. ижат гомере һәм тереклек итүнен мәгънәсе кебек олы фикерләрне, мәнгелек проблемаларны чагылдыруда сәнгатьчә хәл итүдә трагедия жанры үзенчәлекләрен оста файдалана*.—дип яза Азат Әхмәдуллин (Күңелләрне уятыр хәзерге тагар драматургиясе монография Казан. 2007)

И.Юзеев иҗатта үзен шагыйрь буларак кына түгел, ә драматург-шагыйрь буларак та раслады «Әйе. ул—драматургиясендә дә шагыйрь булып кала алган, милли сәхнәбезне шигърият белән баета килгән үзенчәлекле каләм иясе иде Шу нын белән ул үзенчәлекле театр тууга нигез бирде»,—ди А Әхмәдуллин Кызганычка каршы, без Илдар Юзеев театрын бөтен тулылыгы, бөтен матурлыгы белән ача алмадык ате Анын шигъри трагедияләре бигрәк тә опера һәм балет театры өчен отышлы Без. ул иҗатның бөеклеген аңлаган хәлдә, аны әнә шул югары дәрәҗәгә күтәрергә тиешбез Бу безнең изге бурычыбыз, чөнки Илдар Юзеев—Татар Шекспиры югарылыгына ирешкән олы шагыйрь һәм көчле драматург1