Өмет сүнмәде
Нәрсә генә булды безгә,
Нишләдек без?!.
Әллә шулай араларны
Бутады көз?!
Чыгып киттең тормышымнан
Берни әйтми.
«Кайтырмы?»—дип сорасам да.
Җилләр дәшми
Бер кулымнан җитәкләгән
Шашкын сөю.
Икенчесен—ялгызлык һәм
Сагыш, көю...
Синсез атлыйм... Никләр киттең—
Аңламадым.
Ә ишекләр ачык калды—
Мин япмадым...
Китүеңнең сәбәпләрен
Белалмадым.
Йөрәккә йозак шулай да
Эләлмадым...
Сөю бар әле!
«Яратам»,—да димә, «Сагынам»,—да димә,
Кулларымнан гына ал әле.
Назларыңнан хисләр елмайса,
Аңлармын мин: сөю бар әле!
«Авыр»,—димә, «Синсез авыр» ,—дим.»,
Күзләремә генә карале.
Карашыңнан йөрәк җылынса,
Аңлармын мин: сөю бар әле!
«Бәләкәчем»,—димә,—«матурым»,—да димә,
Кочагыңа гына ал әле.
Өшегән күңелем уянса.
Аңлармын мин: сөю бар әле!