Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МАТБУГАТ.РУ»ДАН БЕЗНЕ УКЫГЫЗ

 

Рәфикъ Юныс. Бу—төкәнмәс көрәш! 2010, гыйнвар

Афәрин, Рәфикъ агай! Барча фикерләрегез дә урынлы. Татарча китаплар турында аерым сөйләшү зарур. Район үзәкләрендәге китап кибетләре юкка чыкты. Шау- шу тудырган Нурулла Гариф китабын алдыра алмыйм, башка тарихи китаплар да районнарга барып җитми—укучысына ирешми! Ата-аналар да зарлана. Китап кибетләре бетерелүгә борчылучы күп.

Яшь муллаларга килгәндә, аларнын шәһәрдә өелеп ятуына гаҗәпләнәсе юк. Авылларда кем акча түли аларга, хезмәтләре өчен? Бездә халык элекке вакыттагы кебек мулла гаиләсен тулысы белән үз җилкәсендә асрарга әзер түгел. Мулла үз гаиләсен кайгырту өчен кайдадыр эшләргә дә тиеш, халыкка хезмәт күрсәтергә дә. Жыен җыеп, муллага һәм гаиләсенә мәшәкатьсез яшәр өчен җитәрлек сәдака, анын төрләрен, тапшыру вакытын, күләмен билгеләп, халык шуна риза булса, шул чагында гына мулла чын күңеленнән халыкка хезмәт итә башлар, минемчә.

Шөпшә

Уф! Аллага шөкер! Рәхмәт, админ, ярты елга бер булса да укырлык, баш миләрен селкетерлек язма элеп куйдыгыз. Гөлназ-Айгөл темаларыннан сон синен гамәлендә чын батырлык булып кабул ителә! Менә бездә нинди авыр проблемалар бар икән бит. Язарлык кешеләр дә бар, бастыручысы да үзләре.

Ата мачы

«Ләкин татарнын эчке, потенциаль егәре барыбер зур. 90нчы еллар «киләчәк фондына» ниләр салып калдырганын бер күрербез әле» Шушы сүзләр бигрәк тә ошады. Бу мәкаләне чыгарып алып, берничә хезмәттәшемә тараттым әле. Калганнары чират көтә.

Ланди

Рәфикъ абыйга рәхмәт бу язмасы өчен. Йөрәгеннән кан тамызып язган. Татар матбугатында андый язмалар һәм андый фидакарьләр сынар куянын бармаклары белән генә санарлык. Язган очракта да бастыруы шактый авыр Монысы беренчедән. Икенчедән, инкыйраз процессы тизләште. Ул Гаяз Исхакый фарахтаган сроклардан да алдарак килергә мөмкин Без чан суккалап алабыз, әмма конкрет рецептлар тәкъдим итмибез. Сыктап кына булмый. Эш эшләргә вакыт җитте. Поезд китәргә тора.

Н. Шәриф

Россия хөкүмәтенең бу илдә барлык урыс булмаган милләтләрне, бигрәк тә. беренче чиратта, татарларны урыслаштыру һәм аларнын телен, мәдәниятен, тарихын юкка чыгару сәясәтен алып баруы күпләребезгә билгеле. Әмма ләкин бу коточкыч гаделсез сәясәткә каршы тору юллары «Казан утлары» журналының беренче санында басылган баш мәкаләдәгечә күрсәтелгән конкрет фикерләр юк иде әле.

Милләт өчен борчылучы

Газинур Морат. Ике икең биш була. 2010, гыйнвар

Газинур абзыкаем! Татарнын барлыгын «сикыс». «бәби» сүзләренә таянып искә төшерү—ул әле мөмкин булганнын яртысын гына эшләү дигән сүз! Байрак итеп күтәреп алырлык көчле сүзебез кайда безнен?! Бүген урыснын ин усаллары «бабай китте, татарлар куркып . посып калды'* дип бездән көлә түгелме?! Әнә. кайберсе «ул мескеннәр үзләренә президент та сайлый белми икән!» дип хихылдый. Билгеле. Рәсәй президенты тиз арада ин акыллы татарны тапкан, ни дисән дә бергә эшлисе Ә безгә бабай сызган юлдан тайпылмый күп атлыйсы бар әле!

«БР» фиркасында торучыларның гына ил башлыгы йөген сөйрәргә хакы бар!..» Ишеткәнегез бармы7 Имеш, шундыйрак тора хәзер дөньялар! Президент, суверенитет—ул модага кергән сүзләр генә ди!

Чынлыкта, шартларны Мәскәү куя ди. Абзыкаем. безнен Татарстан законнарында ил башлыгын сайлау-озату турында ни язылган сон әле?! Ә Татарстанда ничәү без—фиркалы, ничәү фиркасыз? Шуны беләсе иде һм фиркале идарә итә, фиркасез салымнарын вакытында түләп торса да, идарә итүченен авызына карап тора Юк. Газинур абзыкаем. бу дөрес хәл түгел. Юк. юк. һәм тагын бер кат юк! Кемнен жаны бу хәлгә кымырҗып тора— тынычландырырга ашыгам—хәлне төзәтеп була! Башлыйк үзебездән! Эреле-ваклы оешмаларга йөкләмә куйыйк, сайласыннар үзилбашын Мәскәү куйган кешене дә сайлыйк! Анысы да үзебезнеке! Бер казанга ике тәкә башы сыймый дисәләр дә. бу—аерым очрак! Безнен илбашы Мәскәү куйганнын ун кулына әйләнергә тиеш— анын максатлары теркәлгән рәсми кәгазе Мәскәү куйган илбашы өчен юл күрсәткеч булачак. Шунда без отабыз да инде, җәмәгать! Ике илбашы бер максатка—халыкка хезмәткә киләчәк! Урысларның кайберләре, бу ни хәл дип шәрран ярачаклар! Без татарлар югалып калмабыз! «Булдырабыз!» дип язылган байракны югары күтәреп, киләчәккә атларбыз!

Шөпшә

Рамилә Майорова шигырьләре. 2010, февраль

Мәгънә бар! Ләкин хәзерге шагыйрь-шагыйрәләр ритмны санга сукмый Хәер, теге помидорлардан сон. Мәскәү малаен укыгач, бу кызны бүген тотып язучылар берлегенә алып була.

.Ялтыравык кагазь-твнең Бу фани доньяда калыр

«Фани дөньялыкта калыр» дисән унышлырак булыр иде кебек

Үпкәләмәгез

Мин «Казан утлары»н гел карап, күп әйберне укып барам Яшьләр арасыннан мондый хисле каләме, көтелмәгән фикере булган шагыйрьләрне очратканым юк нде әле Тормыш мәшәкатьләренә күмелеп югалып калмаса гына инде бу кыз Конче ирләрдән (бик чибәр бит), кысан кухнялардан Ходай сакласын! Сснелкәш. алга!!!

Керпе