Логотип Казан Утлары
Публицистика

Интер-кайтаваз («WWW. matbugat. ги»дан)

 

Әйтмәскә! (№ 2)

Мәхәббәтнең була төрлесе ..

Мәхәббәт—ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны янарта...

Ә минем яратып йөргән егетем өйләнде, хисләребез уртак иде. бәлки, ялгышканмын...

Мин аны беренче күрүдә үк ошаттым, елмаеп кабинетта утыра иде «И, Ходаем, мине эшкә алсыннар да, бергә эшләсәк иде», дип теләдем. Теләгем кабул булды.

Без кычкырышмадык, сугышмадык, матур аерылыштык Чөнки ул өйләнде.. «Бәгырь, сине сөям, ләкин баланы ташлый алмыйм», диде. Мин ана рәнжергә тиеш булганмындыр, булдыра алмадым, чын күнелемнән бәхет теләдем.. Юләрлек, көчсезлек.

Еладым, тик күз яшьләремне ул күрмәде. «Еламадың да, сөймәгәнсең, димәк», диде.

Хәзер дә бергә эшлибез. Аны күз кырые белән генә күрү дә мина канатлар үстерә, яшисем, эшлисем килә башлый' Шул ук вакытта йөрәк әкрен генә үлә бара... Бернине дә кайтарып алып булмый... Тиздән бала туачак.

Бәхетле булсын сабый!

Сөйгәннәрегезне тилмертмәгез, алдамагыз.

Кызлар бит бәллүргә тин, егетләр, сакларга кирәк аларны, якларга.

Мин лә сөям

Арча Ләйсәненә... (№ 3)

...Тулай торакта калса, имеш, «автор» бу кызны яратудан туктаячак икән («анда калсам, минем хыялларым пылт итеп сүнәчәк иде...») Чөнки (бу—минем аңлавымча инде) ул кыз яки автор белән яки башкасы белән йоклаячак. Кем белән йокласа да, хыяллар челпәрәмә киләчәк. Хи-хи. Яки, тагын да куркынычрагы, авторнын башка кыз белән йоклап алу «куркынычы» бар . Хәзер автор ул кызны аудиториядә генә күрә, шуна күрә ана әлеге кызнын «йөзе дә, тавышы да матуррак булып тоела. .» Логика да юк монда, хисләре дә аңлашылып бетми. Боламык язганнар.

Автор үзен Ләйсән хәлендә дип язган. Юк, бозау хәлендә ул! Кыскасы, теге 3-4 хатынлы гаилә «атасы» точно чыкмый да чыкмый инде..

Нух

Мансур, мин беренче язманы укымадым, тик шулай да сүзнен нәрсә турында барганын аңлыйм. Сиңа кинәш: әйт син ул кызга үзеннен мәхәббәтең турында. Кыю булса да, нинди генә булса да ул хатын-кыз. ул анлар сине, әлбәттә, анлар, аннан сон йә кабул итә инде синен мәхәббәтне, йә юк. Синең кебек студент булганда мин дә бер кызны яраттым, башта курыктым әйтергә, аннан сон әйттем дә салдым. Бик жинел бчлып калды. Әлбәттә, ул минем сөюне кабул итмәде, әмма монысы инде бүтән мәсьәлә. Уңышлар телим сина.