Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФРОНТОВИК ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ХАТЛАРЫ

 

Боек Ватан сугышы чорында татар язучыларының күбесе фронтның азгы сызыгында булалар Дошманга каршы көрәштә батыр сугышчы фронт газеталарында талантлы хәрби хәбәрче—бозар безнең әдипләребез' Нинди генә шартларда да азар һәрвакыт язучы булып казалар. әсәрзәрендә сугышның чынбарлыгын, совет сугышчы зарының батырзыгын яктырталар. Фронтовик язучылар туган як белән бәйләнешләрен өзмәскә тырышалар. туганнары, китап нәшрияты. «Совет әдәбияты» журналы, тылда калган язучы иптәшләре безән хатлар азышып торазар Әдип Гомәр Бәшировның архивында 18 я зучының сугыш елларында фронттан язган 82 хаты саклана Бу—татар язучыларының архивларында яткан хатларның, кадерле хәзинәнең кечкенә бер өлеше генә булырга тиеш Ә уз хатларда дәһшәтле сугышның сулышы, язучыларның уй-хисләре. көндәлек тормышлары, иҗат азаннары—барысы да бар Уз хәзинә һичшиксез кайчан да булса тулысынча киң укучыга ачылырга тиеш

Боек Ватан сугышы җиңү белән тәмамланганга 65 ел тузган көннәрдә исемнәре һәркемгә билгеле булган татар фронтовик язучыларының Г Бәизировка юллаган хатларыннан бер өлешен укучылар игътибарына тәкъдим итәм. Батыр сугышчы, ялкынлы шагыйрь Фатих Кәримнең 1944 елның ахырында язган хатында «Онытмагыз мине'» дигән юллар бар Бу сүзләрне шагыйрьнең аерым бер язучыга гына түгез. ә бөтен татар халкына, хәзерге һәм киләчәк буыннарга сугыш кырларыннан ил батырлары исемнәреннән дә әйтелгән изге әманәте дип кабул итәргә кирәк

кзфәр БӘШИРОВ

Гомәр дус!

Сиңа һәм синен подразделенисндәге барлык егетләргә һәм кызларга салам Мин исән Аннан да бигрәк, син исән икәнсен—шунысы өчен сөендек Саламәтләнеп житүен—бик сөенечле хәл Югыйсә, синен хәлне мина бик хәвефле итеп сурәтләгәннәр иде 1

Син миңа хат ялгансын Алдым Бик сөендем Бергаләшеп. калә-калә. рәхәтләнеп укыдык Мондагы егетләрнең һәммәсе дә сина сәлам тапшырырга куштылар

Мин җибәргән әйберләрне тапшыра торасыз икән, анысы очен дә бик зур рәхмәт -' «Генерал*ны тапшырдыгызмы? Тапшыргач. «К.Татарстан»га бирсәгез иде Якуб абзый турында халык белеп торсын Ул безнен сирәк картларыбыздан берсе

Бу араларда сезгә очерклар җибәрә азмадым Чөнки язмадым Ни өчен днсән, Казан өчен тагын бер китап хәзерләп ятам Исеме «Ут сызыгында» булыр Бу ' 1943елның март аенда Г Бошнропны .ннтан кайтканда караңгы кнчта Пекле автомобиль берен башын каты жарахотлн Затна больницада ята соңыннан озак кына вакыт у*кый-я.и алмый » 1942 44 ел тарла Г Бәширон ГАССР ХКС каршындагы Радиолаштыру һәм радиотапшырт лар комитетында баш мохоррир булып эшли.

 

турыда моннан берничә көн элек Кәшшафка хәбәр иткән идем. Зур әйбер өлгертеп булмады, 3-4 табаклык бер китап басып ташларга кирәк.

Син андагы хәлләр белән безне шулай таныштырып тор инде. «Совет әдәбиятының» 4 нче номеры килде. Әмирхан Еники хикәясеннән башка материаллар миңа бик сыек тоелдылар. (Тукай турындагы бер-ике мәкаләне искә алмыйм).

Минем хатынга сездән тиешле булган акчаны биреп җибәрә алмассызмы.

Хат яз.

Дусларча сәлам белән Хатип Госман.

22.7.43

***

Сәлам Сезгә Гомәр абый!

Дус күреп язган хатыгыз өчен зур рәхмәт. Казаннан бик күптәннән бирле хат алганым юк иде. бер бәйрәм булды. Туган илләр ифрат сагындырды. Әйтүе жинел бит. өченче кышны инде ерак төньяк урманнарында каршы алабыз. Хәер, монсы сонгы кыш булыр инде дип өметләнәбез. Бу ел кыш безнен колхозларда да зур сабан туйлары булыр.

Хәзер кар яуды инде. Ләкин сазлыклар туңмаган әле—кар астында су. Шуна күрә чаңгыда йөрүе читен. Безнен якта чаңгысыз беркая да барып булмый бит Шуна күрә сугышчылар җәй көне үк чаңгыда йөрергә өйрәнә башлыйлар.

Үзебез тату гына яшәп киләбез. Беребез кайтуга, икенчебез сәфәргә чыгып китә. Газетаны сугышчылар яраталар Татар егетләренең хәбәрләрен куп итеп урнаштырабыз. Төрле яктан татар китаплары сорап аптыраталар. Ләкин китаплар юк диярлек. Миндә сезнең «Үч» китабыгыз бар. Мин аны сумкага салып кына йөртәм Кайвакытта кайтару шарты белән почта аркылы да иптәшләргә җибәрәм. Укып, рәхмәт әйтеп кайтаралар. «Совет әдәбияты» да шундый ук сәфәрләргә чыгып йөри Йөзе җил белән кискәләнеп, кояшта янып беткән сугышчы Заполярье кыясына сөялеп сезнең әсәрләрне укып рухлана. Ә сез, ерак Казанда, елы өйдә бу турыда, бәлки, уйламый да торгансыздыр. Үзегез анда булсагыз да. каләмегез монда, безнен белән бергә сугыша.

Минем сәламәтлек болай ярыйсы. Ләкин каһәр суккан яра янадан ачылды. Күп йөрсәң үзәкне өзеп сызлый башлый. Аякны кая куярга белмичә аптырыйм. Менә шулай эшләр.

Минем китапны карап чыгуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт укыйм һәм шунын белән бергә аны дөньяга чыгаруны тизләтүдә дә булышуыгызны үтенәм. Яна язган хикәяләрем юк. Журналга «Байрак» исемле бер хикәя җибәргән идем, ошаса, алырсыз.

Гомәр абый, мөмкин булса мина «Халык мәкальләре» дигән китапны табып җибәрсә идегез. Кайчагында бик кирәк була. Башка иптәшләрдән дә сорап караган идем, ләкин берсе дә җавап бирми.

Иптәшләр Москвадан кайтканнардыр инде. Нәтиҗәләре турында язарсыз әле Мирсәйгә, Кәшшафка, Кавига, Фатихка. Әнәскә һәм башка иптәшләргә сәлам сөйләгез.

Бари Корбановтан сезгә бик күп сәлам

Хөрмәт белән Г. Әпсәләмов.

2/Х1-43

Гомәр!

Үзеңә, иптәшеңә, сөекле балаларыңа бик күп сәлам миннән Шат. бәхетле яшәвегезне теләп калам.

Үзем исән-сау килеп җиттем. Инде Госэкзамен биреп бетереп исемнәр алдык. Фронтларга таралып ятабыз. Мин дә шушы көннәрдә фронтка чыгып китәргә җыенам Менә шундый күңелнең бик дулкынланган көннәрендә синен җылы итеп язган хатын килеп тагын да әллә ни эшләтеп җибәрде.

Мин сина хат язам Гирә-әйл энәмдәге иптәшләр гармоньга кушылып сугыш романтикасы белән сугарылган җырлар җырлыйлар Алар күнел күтәрерлек төшереп алганнар Берсен-берсе кочаклап үбәләр Аерылышу, янадан сугыш хакыйкатенә юл тоту унае белән хисләр ташудан күзләре яшьләнә Бер-берсеннән адреслар алалар, онытышмаска сүз бирешәләр Менә шундый күнелнен дулкынланган сәгатьләрендә мин дә сезгә: «Онытмагыз мине!» дип язам.

Игътибар белән хат язуына һәм хикәя гурында киң тукталуына чын күнелдән рәхмәт Син әйткән җитешсезлекләргә кушылам Анда


әле син әйтмәгән җитешсезлекләрнен дә бар икәнен беләм Ләкин ни эшлисен сон, минем язу шартларым бик авыр була бит Минем, юк вакытны бар итеп, тез башына куеп кына язган әсәрләрем бит алар Шуна күрә алар начар да, кадерле дә минем очен Ләкин берәүдән дә кимчелекләремне гафу итүне сорамыйм Нинди генә шартларда язсам да, бу минем өчен хурлыклы бер түбән­сенү булыр иде

 

Инде синен әльманахка килгәндә, түбәндәге әйбер­ләремне кертергә тәкъдим игәм

Кадриягә җибәрәм. Ул тапшырыр

Ярый дус, хәзергә хуш. Тормыш юлында, иҗддында зур унышлар телим Ип­1) Гөлсем. 2) Идел егете. 3) Тимер һәм тимерче. 4) Динсез ярында; 5) Алга бара идек; 6) Теләк; 7) Мин гуманист; 8) Аерылганда, 9> Разведкада, 10) Иптәш, II) Ак күбәләк. 12) Кынгыраулы яшел гармонь. 13) Кала яшьлек. 14) Дулкын белән сөйләшү; 15) Халык үче (бусын «Совет әдәбияты»на биреп кенә калдырдым ) Калганнары «Мәхәббәт һәм нәфрәт». «Мон һәм коч» җыентыкларында Кадрия аларны табышырга ярдәм итәр Сонгы кайткан көннәрдә (4 11 44 булса кирәк) «Кызыл Татарстанда. Казан» дигән ике җыр чыккан иле. алар да минем өчен характерлы булыр. Менә шушы күрсәгкәннәрдән кирәк күләмдә сайлап алырсың инде Рәсемне шушы көннәрдә тәшләргә сәлам.

Кулларыңны кысып. Фатих Кәрим

8.12.44. Кострома

Гомәр туган!

Вакыт иртәнге 5. Ә безнен йокларга ятканыбыз юк әле Син. материалист кеше, бәлки «ник?» дип сорарсың Урынлы соравына җавап бнрәм Башта, үткән е.тнын сонгы көнендә һәм төнендә эш күп иде Өстебезгә йөкләнгән бурычны үтәдек Кич җиткәнне сизми дә калдык Аннары, арылган булса да. кызып янган тимер мич янында тәнебезне юк-бар нәрсәдән тазартып утырдык Яна ел керим дигәндә, табынга утырдык, сине дә искә алып кәсаларыбызны күтәрдек Телләр ачылып китте Җитмеш тапкыр чәй каинаггык Эчтек гә сон, малай!

Гариф1 бүген часть буенча дежурный, мин бу юлларны язганда ул постлар тикшереп йөри. Үзе түзми, яныма кереп чыга, сәлам язырга куша Менә Ярмакеев та «Мин дә аны беләм бит. миннән дә сәлам я з'» дип утыра һәм. Ка занны сагынып, авыз эченнән генә нәрсәдер көйли ИбраЙ Газый1 исә. әдәбият турында гәп алып барып арыды ла. йокыга таллы

— Мә укы,—дип Гариф синең хатларыңны мина ла укытты Хатларын җылы

' Гариф Галие» (1903 N5).язучы беренче Белоруссия Цңянпыила чыга нзргжи «Кызыл Армия» галетасының хәрби хәбәрчесе

Ярулла Ярмакнс» «Кызыл Армия» гаячасының редактор урынбасары

' Ибраһим Гаги ((907-71). язучы «Кызыл Армия» ы и ысының хәрби каберчеге

язылганнар; без Шәрәфләрне дә искә алуын өчен чын күңелдән рәхмәт. Мин жавап итеп, сагыну сәламе юллыйм һәм яна ел белән котлыйм.

Гариф ул озын хат язарга ярата, кыска язарга күнеле бармый, ә озын язарга йә кәефе, йә вакыты булмый. Әмма сине искә бик еш ала. Шунын өчен дә син аны озак язмый торуы өчен кичер. Ул нечкә күнелле кеше (гажәп яхшы иптәш икән). Чын әдип шундый булырга да тиеш.

«Намус» дигәнен намуслы булып чыксын, тынып калган әдәбиятыбызга ханлылык кертсен. Үзен әйтмешли, сина бәхет китерсен, аны укыячак без бәндәләргә дә күнелле сәгатьләр алып килсен.

Эшебез гөрли кебек. Йокысыз төннәр нәтиҗәсендә туган хезмәт күнелдә татлы канәгатьләнү тудыра. Мин үзем вакытның ин күп өлешен алгы кырыйда уздырам. Жәфасы тенкәгә тисә дә. матур очрашулар бөтенесен дә оныттыралар. Разин, исәнме? Землянкадагы төтен эченнән сине күреп, искә алдым да сәлам язарга булдым. Миннән сәлам, ә мин Ярмакеев булам. Хатымны кулымнан тартып алып, бу юлларны Ярулла язды. Янәсе сагынганын белдерәсе килгән. Хатымны дәвам итәм. Әдәби әсәрләр өстендә эшләргә вакыт бөтенләй дип әйтерлек юк. Шулай да уйланырга, киләчәктә язар өчен булса да тәэссоратларны кәгазьгә теркәп калырга тырышабыз. Гариф шулай да 2-3 хикәя язып ташлау җаен тапты

Шулардан берәрсен Әльманахка җибәрер дип уйлыйм. Ибрай да, ижат кыенлыкларын кичереп, хикәя тудырырга маташа. Миннән хикәя туармы, юкмы, туса, кайчан туар—белмим, һәр хәлдә, үзем канәгатьләнерлек әйбер яза алсам, җибәрермен. «Менә сина. туган ил» дигән шигырь җибәрәм, шуна тагын «Иртәнге уйлар» шигырен дә кушарга мөмкин (Ул «Кызыл Татарстан»да гына басылып чыккан иде.) Хикәя бирү, әлбәттә, яхшырак булыр иде. Кем белә?—бик ихтимал, илһам килеп язылып та куяр.

Әмма язасы килә дә соң! Ел түгел. 2-3 ай гына булса да язу өстәле янында утыру бик тә кадерле булыр иде. Каһәрләнгән немецларны тизрәк җиңеп өйгә кайтасы иде дә, җиң сызганып язып утырасы иде. Тизрәк тусын иде шул көннәр!

Сездә кыш дисен, матур бураннар була дисен. Ә биредә кар бөтенләй юк Бары тик чеметеп ата торган саткын җил генә бар. Туган ил сагындыра. Карын да аның шикәр итеп ашар идем

Хуш, туган. Иптәшләргә сәлам әйт.

Уңышлык һәм сәламәтлек теләп, сәлам белән:

Гадел4

1.1.45е.

Бу хатка кушып, ике рәсем җибәрәм. Кирәк булса, кайсын булса да файдаланырсыз. Ләкин үтенәм: көлеп төшкәнен югалтмагыз, гаиләмә язылган хат ул.

Гомәр дус!

Мин синең бер хатыңа җавап биргәнче синен икенче хатың килеп җитте һәм вәйран итте. Бу турыда нәрсә дип кенә әйтим соң. Болай да яралы йөрәк тагын да кискаләнде. Юк, моңа сугыш кына гаепле түгел. Без кешеләребезне саклый белмибез. Муса. Рахман, Шамиль Гәрәй, Алиш, Дәүли. Мифтах, Фатих.. Безнең кечкенә семья өчен бу искиткеч зур югалту! Боларны тиз генә үстереп булмаячак. Әдәби кадрларны чәчеп бетердек Эч бик поша, хәерле булсын Үзбәк, казах, әзәрбайҗан һәм башкаларда бу эш болай түгел. Теләсәң ни әйт, бездә язучы итекче белән бер дәрәҗәдәрәк йөри диясем килә

* Гадел Кутуй (1903-1945).язучы 1945 елда Беренче Белоруссия фронтында чыга торган «Кызыл Армия» газетасының хәрби хәбәрчесе.
минем Фатихнын талантына, фронттан йөрәк каны белән язган матур шигырьләренә барыбыз да сокланып йөрдек. Әгәр ялгышмасам. ул яраланып ике мәртәбә Казанга кайтты Ләкин шунда берәү дә аны алып калыша алмады.

Синен үтенечне мин бик тырышып үтәргә ризамын, анын каберен бик эзләп табасым килә Ләкин анын полевая почтасы белән генә берни дә эшләп булмый Чөнки бу тирәдә бик күп халык сугышты, һәм хәзер аларнын күбрәк өлеше моннан китеп барды инде. Шулай да мин берничә төрле чаралар күреп карарга уйлыйм, ягъни тотынам.

  1. Шул адреслар белән хат язып, анын кулъязмаларын саклауны һәм анын нинди часть икәнен белдереп язуны сорыйм. Бәлки бу юл белән мин кайбер нәтижәләргә тизрәк ирешермен
  2. Үзебезнен тирәдәге махсус оешмалар аша бу адресларның кайсы частьнеке икәнен белергә тырышам Әгәр мөмкинлек чигендә булса, шунда ук юлга чыгам Шулай итеп, бәлки бер очын таба алмаммы

Гомәр, Фатих күпне күрде 4 ел йөреп тә кайтты Гаепсез булып табылды Шунда ук сугышка китте. Анда чын патриотлыгын кайнар каны һәм кайнар, талантлы шигырьләре белән күрсәтте Ул һичшиксез зур шагыйрь, талантлы егет, канаты, күнеле сынарлык бик күпләрне күрсә дә. язмышнын авырлыгына бирешмәгән лачын иде Союз анын исемен мәңгеләштерүдә нәрсәләр эшләргә җыена9 Онытасы түгел иде!

Фикерләрем бик таркау. Мин хәзер бер жылы сүз дә әйтә алмыйм Тик анын семьясына һәм әдәби коллективка тирән кайгымны белдерүемне тапшыруынны гына үтенә алам Анын байтак кына балалары бар иде бугай, ташламагыз!

Анын каберенә делегация җибәрү һәм Казанга мәетен алып кайту, дәүләт исәбеннән күмү, семьясына күзгә күренерлек рәвештә вакытлы ярдәм оештырыл булмыймы?

Монда килү мәсьәләсен унайлы чишеп булыр бәлки, чөнки монда сугыш юк инде хәзер..

Сина монарчы хат язмавым, теге язуыгьннын берәр хәлен ишетмәмме дип тору иде. Ләкин бу көнгә кадәр андый язунын килү-килмәве. димәк нәтиҗәсе турында да ләм-мим ишеткәнем юк. Ахыры килмәгәндер, килсәшулай сеңгәндер инде

Ярый, хуш Тиздән сугыш бетә дип уйлыйм Болай да кайтырбыз инде

Кайнар сәлам Ш.Маннур.

Мирсәй һәм Ярмигә лә әйт

I май.

Котлыйм!

Кадерле Гомәр абый!

6—июнь. Көн коточкыч эссе. Бу хатны. Сиңа биргән вәгъдәмне үтәп. Берлиннан. Рейхстагның башында, ин биек җирендә торган килеш язам Әйтәм ич. кон гаять эссе Берлинның үзәк өлешендә үләм дисән бер йотым су юк Эх. белсән иде. су эчәсе килә' Менә хәзер тошәм һәм бернигә карамый. Шпреенын сасы суын эчәм Рейхстаг—ватык Стеналар гына утырып тора Ул стеналар ядкәр язулар белән тулган Ак стенада ак җир. кара стенада кара җир юк Мин дә язып калдырдым Татарча я шым Менә хәзер аскы катларга төшәм дә -Моннан торып. Казанга. Гомәр Разинга хатчык яздым Шәрәф Мөдәррис» дип язам Бүген үк өйгә. Балтыйк ярына. Штеттинга китәм Бер үзем Юлда кайтканда. Г Кутуй, И Газый. Г Галиеалар янына кереп чыгарга уйлыйм

Хәзергә хуш. эссе. үләм. су эчәсе килә Менә бу түбәдән бөтен Берлин диярлек күренә

Бүген үк юлга чыгам Кайтасы юл ерак аче Биредә өч көн булдым

Шәрәф.

6/VI45.