Елау егет эшемени...
Чиләбене узып Өфегә якынлашканда һава чистарды, июль башынын шау чәчәкле болыннары ешрак очрый башлады. Көн яктырып көләчләнгәч. Фәритнен күнелендә дә шатлыклы дулкынлануга охшаган бер хис туды, машинасы да җитезрәк оча башлаган кебек булды. |
«Подумаешь—эштән төшерделәр. Фаҗигамени инде бу! Үзем дә бит егерме ел эчендә кул астымдагыларны күпме алмаштырдым! Әнә. министрларны да алып ыргыталар безнен заманда—елаганнарын күргән юк. Әти мәрхүм әйтмешли, аты булса, йөгәне табылыр...»
Унҗиде ел кайтканы булмады туган авылына. Унҗиде ел буе абыйсы Фикрәтнен һәм ике апасынын Казаннан язган шелтәле хатларын укыр- укымас, унысынын берсенә дүрт юллык җавап язып, башыннан аягына кадәр эшкә бирелеп, вакытын-саулыгын аямый яшәде Фәрит. Анын кырыслыгы, хәтта ки рәхимсезлеге турында әллә нәрсәләр сөйлиләр иде берләшмәдә. «Новогорскнефть» берләшмәсе генераль директоры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитте. Үзенен «биш минуттан генерал» булуын аңлый иде ул, чөнки «карт» директор, яше илледән генә авышуга карамастан, ике инфаркт кичерергә өлгергән иде инде.
Әмма көтмәгәндә дөньянын асты өскә килде. Илдә хосусыйлаштыру шаукымы башлангач, берләшмә «акционерлар җәмгыяте»нә әверелде. -генерал»ны кинәт Томәнгә. өлкә идарәсенә күчерделәр дә, анын урынына әтәч кыяфәтле. Пинчук фамилияле бер маңка малай килеп төште. Яшь түрәнең беренче эше шул булды—приказ язып, биш урынбасарның бишесен дә вазифаларыннан азат итте <• Калырга теләсәгез, буровой мастерлар булып күчегез»—диде ул.— Теләмәсәгез—дүрт ягыгыз кыйбла.» Дөньясы җимерелгән кебек тоелды Фәриткә. «Патшалык» даны түгел, хуҗа булунын чикләнмәгән мөмкинлекләре турында хыялланып яшәгән иде ул. тәртипне ныгытып, булдыксыз җитәкчеләрне сөреп, берләшмәнең куәтен икеләтә арттырырга исәбе бар иде. Әй. нарасый!
Шуннан сонгы мингерәүле көннәр һәм йокысыз төннәр күпмегә кыскарткандыр гомерен—Ходай үзе белә. Ләкин эчендәге газабын тышка чыгармады Фәрит, зарланмады, шыншымады. «теге приказ»га бергә эләккән бәладәшләре кебек эчкечелеккә дә сабышмады Танышлары кызганган булып
аһылдый башласа, елмаерга тырышып: «Етау егет эшемени!»—дип кырт кисә торган булды. Чын кичерешләрен исә хатыны Сания генә белде
Казанга кайтып килергә дә Сания үгетләп күндергәч кенә тәвәккәлләде Фәрит «Туганнарын, мәктәп дусларын белән очрашырсын.— диде хатыны Тик поезд белән барырга теләмәде Фәрит. Менә дигән машинам барында ник тынчу вагонда тилмереп утырыйм дип. «Митсубиси»ен майлап- чистартып. жәйге танда юлга чыгып китте
Сүз дә юк, вакыт табып кайткаларга кирәк иде шул. Карендәш туганнар белән унжиде ел буена күрешми яшәү бернинди калыпка да сыймый ул. Тик шунысы да хак, вакыт бик тыгыз иде бит. Әтисе дөнья куйган жәйдә. аны жирләргә кайткач, абыйсы Фикрәт. шелтәләгән булып: «Институт тәмамлаганына өч ел. үзен әле һаман гади инженер гына,»—дигән иде. Бу сүзләр Фәритне әрнетеп, йөрәгендә уелып калды. Холкындагы кырыслык та шул мизгелдә яралдымы икән әллә? Шуннан сон ярты ел да узмады, әниләре вафат булды Фәрит анын кырык дүрт яшендә тапкан төпчек баласы булгангамы—сонгы көннәрендә гел аны чакырган ди. Күнеле сызлап, хәсрәтеннән йөрәге ярылырдай булса да. бер тамчы яшен күрсәтмәде Фәрит, женаза йолалары башкарылып беткәч тә. абый-апалары белән коры гына саубуллашып. Себеренә китеп барды
Әлбәттә, шуннан сонгы унжиде ел буе бары тик эшкә генә бирелеп, дөнья рәхәтләреннән ваз кичеп яшәде дию дөрес булмас. Саниясе чибәр генә түгел, бик уңган һәм акыллы хатын булып чыкты. Зур фатир, затлы җиһаз. дача, машина—бу муллык үзеннән-үзе барлыкка килгәндәй булды. Бердәнбер уллары Фоатны Саниянен әти-әнисенә калдырып, ел саен йә Кырымда, иә Юрмалада ял итеп йөрделәр, бер елны хәтта Европа илләрен дә урап кайттылар. Әмма барыбер тормышының төп мәгънәсе эшендә булды Фәритнен. гомеренен һәр сәгатен бер максатка—хезмәтенә буйсындырып яшәде ул.
Хәзер исә, нишлисен, тешне чытырдатып кысып, көнкүрешнең бөтен рәвешен, юнәлешен үзгәртергә кирәк. Юкса төшенкелеккә бирелеп сафтан чыгуын бар бит. Әй. баш сау булса, бүрек табылыр әле. елау егет эшемени'
Юлнын урман кырыеннан үткән җирендә туктап, машинасыннан чыкты да Фәрит, күктәге бер ноктада талпына-талпына сайраган тургайга каран ниндидер онытылган бер вакыйганы исенә төшергәндәй булды. Дөнья куын йөргән елларның әшәкелекләрендә бозылырга өлгермәгән ниндидер сафлык бәреп керде күңеленә. Менә бит. әле генә хәтеренең бер кырыенда иде. Хәзер, хәзер... Әһә' Вәсилә! Кара кашлы, чем-кара күзле, кара толымлы Айбаш кызы Вәсилә! Айбаш Мәмдәлдән алты чакрым. Анда урта мәктәп юк. тугызынчы класска айбашлар Мәмдәлгә йөриләр. Ничекләр итеп юлында Вәсилә пәйла булгандыр Фәритнең, хәтерләми инде, әмма шунысы төгәл май ае иде Шау чәчәкле шомырт куагы хәтерендә калган. Әллә нинди тиле сүзләр мыгырдады теле, йөрәге чабышта типкәндәй тыпырдады Вәсиләнең тулган иреннәрен суырып үбәргә кыюлыгы да җитте хәтта ки! Әмма шундук өстенә сибелгән бер чиләк бозлы су кебек булды кызнын сүзләре: «Әй. син бөтенләй үбешә белмисең икән. Әкбиләрнен Мараты синнән мен тапкыр татлырак үбешә!»
Ничә ел узды шул көннән'’ Егерме җидеме? Егерме сигезме? Ул чакта бу очрашу йөрәген җәрәхәтләгән иде Фәритнен Вәсиләне төшендә Марат белән әллә нинди халәтләрдә күреп тетрәнеп уяна иде. Хәзер исә ирексездән елмаеп куйды: их. яшьлек, яшьлек!..
Марат чынлап та кыю гына түгел, әрсез, тупас егет иде Әкби Мараты дигәнеңне ишетә күрмәсен—жене чыга Авылда шулай бит инде ул. һәр йортның кушаматы бар Җиденче класстан ук аракы капкалы й. тәмәке тарткалый башлаганын сизә тае укытучылар, ләкин гәрбиянен бер ысулы да ана йогынты ясый алмады Дәресләрен капыруы да. тәнәфестә кычкыртып кызлар капшавы да. сабан туе көнетшә исерек килеш кыйнашу оештыруы ла
мәктәп директорының гомерен байтакка кыскарткандыр. Шул ук вакытта, әлбәттә, класстагы башка малайлар Маратнын кыюлыгына, мөстәкыйль холкына кызыгыбрак, көнләшебрәк карыйлар иде бугай.
Күкрәген тутырып сулыш алды да Фәрит, машинасына кереп утырып, тагын юлга кузгалды. Кайда икән хәзер шул Вәсилә, шул Марат? Кемнәр булып яши икән? Очрашсак, танырбыз микән бер-беребезне?
Кинәт хәтеренең әллә кайсы катлавы астыннан актарылып чыгып, күз алдына Повар Илдары килеп басты. Боларнын кушаматы ник «повар» булды икән? Бик тыйнак, оялчан иде Илдар. Анын үзенә генә хас әкәмәтлеге бар иде: зур һәм чиста, гаять матур Сөләнгер күленен суы бераз җылынгач, иске бүрәнәләрдән сал ясап, йөзеп кереп китә дә, сәгатьләр буе китап укып утыра иде шунда. Гаиләдә аннан башка өч абыйсы булгангамы—хуҗалык эшләренә сирәк тарталар иде аны. Хәзер дә күл уртасында утыра микән? Юктыр, гаиләле кешедер ул хәзер. Ә бәлки Фәрит кебек үк еракка китеп баргандыр. Күпләр киткән иде бит авылдан.
Классларында кемнәрнең авылда калачагы, кемнәрнен калага «сызарга» ниятләве сизелеп торды үзе. Морадыйм Сәлиме, мәсәлән, бишенче класстан ук колхоз персидәтеле булырга хыялланып үсте. Моны бөтен мәктәп белә иде. Аның Арыслан Зөлхәбирәсенә гашыйк икәнен дә белмәгән кеше булмады. Кушылдылар микән? Сәлим тырыш малай иде, хыялына ирешкәндер.
Фәрит, уйларының күнелсез чынбарлыктан якты хатирәләргә күчүенә куанып, бүтән классташларын да күз алдыннан үткәрә башлады. Менә Күселәрнең (әй, кушаматта инде!) Камиле—бусы, һичшиксез, галим булырга тиешле егет. Ничә яшь ана хәзер? Кырык өчме? Бәлки, академиктыр.
Бер җырчы кыз бар иде бит әле. Люция. . Фамилиясе онытылган. Шәйхетдиновамы? Шундыйрак. Люция. Бик чибәр иде. Ләкин—әй горур да инде! Якын да җибәрми. Хәтта Марат та шүрли иде ана бәйләнергә. Ике ел буе Рафаил белән бер партада утырды Люция. «Лабазчы» Рафаил белән. Бусы гаилә кушаматы түгел. Рафаилнең үз кушаматы. Җиде яшендә, шырпы белән уйнап, колхозның салам түбәле лабазын яндырган иде ул. Үзе ничек исән калган диген. Кушаматына беркайчан да үпкәләмәде, мактаулы исем итеп кабул итә иде ул «лабазчы»ны. Ә ин зур горурлыгы—көчле, матур тавышы иде Рафаилнең. Алар Люция белән дус булсалар да, үзара көнләшеп, дан өчен ярышып йөргәннәре сизелә иде.
Мәктәпне бергә тәмамлаган егерме ике классташының унтугызын хәтеренен ерак почмакларыннан эзләп тапты Фәрит. Калган өчесен очрашкач искә төшерермен дип юанды. Казанга якынлашканда унтугызы да күз алдында, кичә генә аерылышкан кебек, елмаеп торалар иде. Шуна күрә Фәритнен күнеле һәр чакрым саен ныграк дулкынланды, һәм, ниһаять, ул, түземе җитмәгәннән, Казанда туктамыйча, әүвәл авылын урап килергә булды. Дөрес, монда түземсезлектән башка тагын бер сәбәп бар иде: абыйсы Фикрәт белән очрашу мизгеле бераз тәшвишләндереп торды Фәритне. Бер ел чамасы элек язган сонгы хатында Фикрәт, бик тиргәнеп, туганнарыңны санга сукмыйсын, фәлән-фәсмәтән, әгәр дә үзем үлеп китсәм, сиңа хәбәр итмәскә кушам, дип язган иде Юкса чынлап та йөрәге авыру бит анын, «ишемический» дип язганы бар иде. Ярый, очрашып күрешкәч, аңлашырбыз. Әмма очрашу сәгатен бераз кичектерәсе килде Фәритнең, шуңа күрә турыдан-туры Мәмдәленә юнәлде.
Ерактан ук авылынын кечкенәдән таныш билгеләрен эзләргә тотынды. Юк, әллә ни үзгәрмәгән Мәмдәл. Бары тик күрше Юртыш белән кушылып беткән диярлек. Югары очта калкып торган җил тегермәне юкка чыккан.
Дулкынланудан каушап, хәле китте Фәритнен, тиргә батты, кулы калтырады. Жебемә, елау егет эше түгел, дип үз-үзен юаткан булса да, тигез җирдә авария ясамагаем дип юл кырыена борылды да, машинасын
туктатты. Зират коймасы янында ук туктаган булып чыкты ул. Ярар, алай булгач, зираттан башлыйк. Анысы дөресрәк тә булыр—туган илтә кайтуны әти-әни кабереннән башламыйча нидән башлыйсын
Мәмдәл зираты зур һәм мәһабәт, монда уналтынчы гасыр каберләрен дә очратырга мөмкин диләр. Коймасы таза, эчендә чисталык, тәртип
...Моннан остәрәк һәм ундарак булырга тиеш алар Чардуганын хәтерли ате Фәрит. Кара ате. үлән нинди куе. Ә жиләк. жиләк! Таптавы да кызганыч Менә таныш абагалык—димәк, юнатеше дөрес. Хәзер ул чардуган күренергә тиеш.
Кинәт Фәритнең тәне тетрәнеп китте. Күзенә коточыргыч бер нәрсә чалынгандай булды анын. Башта аңламады. Ни булды бу? Хәвефләнеп, үзен шомландырган әйберне янадан эзли башлады. Тапкач, аяклары хәлсехтәнеп, чирәмгә тезләнде
Янәшәсендәге кабер ташынын түгәрәк сурәтеннән йөрәк сыхтандыргыч таныш ике күз карап тора иде. «Ибраһимов Марат Габдулла улы. 1953-1982* дигән язуны укыгач, ике көн буе уйларында, күз алдында кайнаган егетнен ундүрт ел кабердә ятуы акылына сыймады
Көч-хәл белән торып басты. Игътибарын туплап, зираттагы бүтән кабер ташларын тикшерә башлады
« Моралимов Сәлим Габделәхәт улы 1953-1984.»
«Галиев Камил Харис улы. 1953-1980 »
«Гәрәсв Илдар Нургали улы. 1953-1981 .•»
«Морадимова Зөлхәбирә Хәмидулла кызы. 1953-1984.»
Аякларын өстерәп. Фәрит янадан зират кырыена чыкты. Коймага сөялде. Янәшәдә, зират янындагы калкулыкта, корамалы жәймәдә бик бирелеп дога укып утырган бер әбине күрде дә. калкулык янагына утырып, дога беткәнен көтә башлады. Әби сөйләшергә ярата икән
— Исәнме, улым. Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирсен, атан-анан янына килдеңме?
—Шулай иде дә. әбикәй, монда балачак дусларымның да каберләре бар булып чыкты әле
—Кем алар, улым’’ Мин монда бар халыкны беләм
Шушы карчыкны күпме вакыт тыңлап утырганын абайламады Фәрит Ишеткәне күргән кабер ташларыннан да фаҗигалерәк булып, акыл-зиһенен томалады
Марат авылдан китеп Казанның сабын заводында эшләгән. Эчкән, фатиры булмаган, еллар буе тулай торакта этләнеп яшәгән. Тукай урамы чатында исерек килеш трамвай астына эләккән.
Сәлим, авыл хуждлыгы институтын тәмамлап. Мәмдәлгә колхозның баш механигы булып кайткан. Зөлхәбирәдән ике малай таптырган. Ниһаять, шау- гөр килеп колхоз рәисе итеп сайлап куйганнар үзен Шул ук кичне сайлану уңае белән оештырылган мәҗлестә райком инструкторы белән бәхәсләшкән янәсе, төннәрен Зәет болынының данлыклы Салкын чишмәсеннән алсу төс бөркелеп тора. имеш. Үзен чын коммунист, материалист дип санаган инструктор, әлбәттә инде, ышанмаган. Кул астында бүтән машина-фәлән булмаганлыктан, икәүләшеп бер «Беларусь» тракторын кабызып. Зәет болынына киткәннәр һәм. Убса тавын төшкәндә тракторлары капланып, икесе дә һәлак булганнар. Зөлхәбирә исә. шул фаҗигадән сон сүрелә башлап, ике айдан дөнья куйган
Илдар, институт ка керә алмагач, тракторчылар курсын тәмамлап кайткан Әйләнәсендә күп чибәрләр бөтерелсә дә. өйләнмәгән. Ечга ике тапкыр, график буенча диярсен. эчкечелеккә сабышкан Чираттагы чуалуының берсендә, гадәтенчә салга утырып. Сөләнгер күленә кереп киткән дә. салы янтаеп, батып үлгән
Камил егерме жиде яшендә кандидатлык диссертациясен яклаган. «Акчарлак» ресторанында узган банкеттан сон төн уртасында Әбҗәлилов урамыннан кәләше белән жәяү киткәннәр. Каршыларына очраган егетләрнең үзара сүгенешүләренә ачуы чыгып, шелтә сүзе әйткән Камил. Тегеләр анын үзен дә, кызын да кыйнап ташлаганнар. Кәләше турында мәгълүмат юк, Камил исә хастаханәдә аңына да килмичә вафат булган.
Вәсилә, педагогия институтын өченче курсыннан ташлап, «Татарстан» ресторанында официант булып эшләгән. Шунда очраган бай бер таҗикка ияреп Кургантүбә каласына киткән дә, шуның ничәнчедер хатынымы, сөяркәсеме булып яшәгән. Соңра, Таҗикстанда чуалышлар башлану белән, хәбәре өзелгән, исәнме-юкмы—билгесез икән.
Рафаилнен дә язмышы карангы икән: шундый шәп тавышы белән филармониягә йә консерваториягә керер дип торганда, БАМ төзелешенә китеп барган, шунда эзе югалган. Үзен БАМда түгел, Колыма лагеренда күргәннәр дигән имеш-мимеш тә булган.
Люция атказанган артистка, М. Жалил театрында җырлый икән.
Фәрит, әбигә сәдака итеп бер йомарлам кәгазь акча калдырды да, әйләнә- тирәдәге кабер ташларына карамаска тырышып, ерактагы ике миләш агачы арасыннан күренеп торган таныш чардуганга таба атлады. «Әти-әни янында бераз утырам да, Казанга китәм, авылга кереп тормыйм. Кем белән очрашып сөйләшим ди мин анда.» Йөрәгендә әллә нинди утлар дөрләп, башында саташулы уйлап чайкалды. Ара якынлашкан саен, таныш чардуган кинәя бара кебек тоелды ана. «Нервылар какшаган, күз алдана бугай, ике кабер урынына өчәү күренә,»—дип, чардуганның тимер баганасына таянды Фәрит.
Әмма, күз алдындагы чынбарлык үзгәрмәде. Иске каберләр янәшәсендә өченчесе калкып чыккан, ә яна гына куелган кабер ташына: «Абдуллин Фикрәт Хәсән улы. 1940-1995»,—дип уелган иде. Абыйсы!
Шул басып торган урыныннан бер адым атларга да хәле җитмичә, билгә җитеп үскән абагалар арасына ауды Фәрит. Еллар буе кырыслыкка күндерелгән йөрәк бу юлы сынатты. Елауның нәрсә икәнен дә оныткан мәһабәт ирнең кайнар яше, бәреп чыгар сәгате җиткән чишмә суы кебек тибеп, карт зиратның кара туфрагына акты.
Тугыз ел үткәч...
Вагон тәгәрмәчләренең ялыктыргыч шакылдавыннан изрәп черемгә китә башлаган иде Мидхәт, каеннарнын юл кырыеннан артка чапкан кәүсәләре артыннан июль кояшының иртәнге нурлары җемелдәп сискәндерә башлагач, йокысы качты. Сагышлы уйлары кабат анын, акыл-зиһенен томалады.
«Менә нинди икән ул аерылышу газабы.Жимерелде тормыш, җимерелде...»
Тугыз ел бергә яшәделәр. Тугыз ел буена Мидхәтнең йөрәгендә үтергеч көнләшү хисе белән бергә ярсулы мәхәббәт кайнады
Казан авиация институтының өченче курсында, дөрләп кабынган тойгыларыннан башын җуеп, әтисенен әрнүле карашын һәм әнисенең сүзсез күз яшьләрен шәйләмичә, өйләнде дә куйды. Чиләбе кызы Наташа Мидхәткә кадәр күпләрнең башын әйләндерергә өлгергән иде инде. «Опомнись, Мишка,—диде бүлмәдәше Алексей Мидхәткә.—Андыйларга өйләнмиләр. Алар бары уенчык кына бит.» Ачуыннан шартламады гына Мидхәт. Шулчак Алексейга әйтеп ташлаган сүзләрен кабатлавы да оят инде хәзер. Әй, ул көннәрдә анын тилергән акылын айнытырлык көч юк иде шул. «Үзен уйлап кара, улым,—диде әтисе.—яшь еллар тиз уза ул. Бераз олыгаеп, акыл утырткач, туган туфрагың тартыр сине, туган канын, туган
телен, үз көй-моңнарыбыз сагындырыр Үкенмәссенме. балам?» Колагы ишетте бу сүзләрне, күнеле ишетә алмады
Туй дигәннәре курчак туе кебек әллә нинди ясалма булып чыкты «Әтием-әнием каргышы»,—дип искә ала аны хәзер Мидхәт. Туй алдыннан әтисе, диабеты көчәеп, больниска кереп ятты. Туйда Мидхәт ягыннан, туганнары Казан тулы булуга карамастан, өлкән абыйсы Мансур гына булды. Наташа да, анын Чиләбедән атналык отпуск алып килгән әтисе белән әнисе дә бу хәлгә кайгырмадылар гына түгел, хәтта гаҗәпләнмәделәр дә. Ә менә Мидхәтнен үз әтисенең күнеле катты. Хәзер дә Казанга кайтканда утырып сөйләшәләр, әмма бар темалары—завод хәлләре йә сәясәт, ә теге тыелган темалар утырып кала бугазда, элеккеге эчкерсезлек юк.
Тормышында өр-яна бер чор башланганын сизде Мидхәт. Шуна күрә яна гына туган гаиләсе алдындагы жаваплылыгын аңлап, төшенкелеккә бирелмәскә, рухын сүрелдермәскә тырышты Бәлки. Наташасын алиһәләштсреп, артыграгын да кылангандыр, тик хатынына яна кофта, йөзек йә туфли алып кайтып куандыру хакына ул вагон бушатудан да. төзетешләрдә төнге каравылчы булып эшләүдән дә йөз чөермәде Әйе, ул бүләкләр күтәреп кайткан көндә чынлап та сабыйларча шатлана иде Наташа «О. Мишель!..» Мидхәт исә: «Күзләреңнең ләззәтле сихере өчен бу».—дип пышылдый иде
Шул беренче елларда ук гайбәтләр дә булмады түгел, булды. Наташанын ятлар алдында чытлыкланырга ярагуын күреп тора иде Мидхәт, шуна күрә ишет кән имеш-мимешләр аны бик гә сы зландырды, ышанмыйм дип төкерә дә алмады, ышанып гаепләргә дә рухы җитмәде. Үз-үзенә Наташанын чисталыгын исбатлау очен булмаган дәлилләрне табарга өйрәнә башлады. Әй. акылдан шашып яратты ла инде ул хатынын. Ничектер бер сәбәпсез үз-үзен гаепләү хисе барлыкка килеп, йөрәген телгәли башлады. Кем белә, бәлки, нәрсәдер анлап бетермидер ул, назы, игътибары җитмидер Наташага? «Көндәшен— Алексей»—дигән хәбәрне «яхшылык теләүчеләр» диплом яклау алдыннан китереп җиткерделәр. Шул туй алдыннан үзенә фәлсәфә саткан Алексеи бит, ходаем. Алсу тәпи йори башлаган иде инде. Якынлашкан һәлакәтен сизгән- тойган кебек булды Мидхәт, газапларын тышка чыгармаска булып, тешен чытырдатып диплом яклап документларын алгач та. Наташасын үгет катыш наз белән ашыктырып, үзләре билгеләнгән Чиләбегә алып китте гаиләсен
Яшәгән шәһәрчекләре һәм бергә эшләгән заводлары Чиләбедән алтмыш чакрымда булды. Ниһаять, әкренләп тормыш җайга төште шикелле Ике елдан гөрләп үз фатирларына күчтеләр Алсу җәггләрнен бер аен Чиләбедә, Наташанын әниләрендә икенчесен Казанда. Мидхәтнекеләрдә яши торган булды. «Баба-деда »с ы н да. дәвәти-дәвәнисн дә һушы китеп яратты шул
Эштә бик тиз үсте Мидхәг. Өч елда бүлек башлыгы булырга өлгерде. Фатирны җиһазландырырга да. хатынын киендерергә дә җигәрлек булды хезмәт хакы Наташаны бүләккә куандыру, анын йөзенә туры карап «Күзләреннсн ләззәтле сихере очен бу.»—дип пышылдау бер йолага әверелде Мидхәт өчен Узган күнелсе злскләрнск берсен дә искә алмады, монда иске танышлар булмавы сәбәпле, яна, бәхетлерәк дөньяда яши башлаган кебек иде Мидхәт. Әти-әнисенен рәнҗүе йөрәгендә боз кисәге булып ятса да. якты йолдызы, чәчәге, нуры, һәр кылган эшегитә дәртләндереп торган рухы, билгеле. Нагаша иде Ул кон саен үзен өр-янадан гашыйк булган кебек тойды Их. яшисе дә яшисе иде кана!
Әмма гайбәт сүзләре монда да колагына килеп иреште Онытылган иске авыруы кире кайткандай булды Мидхәткә. Тырышып, кирпечен кирпечкә тигезләп, чәчәген чәчәккә бәйләп төзегән тормышының кинәт асты-оскә килде Кем белән чуалган диген. Мидхәг белән әшнәләшеп йөргән Генка икән анын сөяркәсе Инструмент цехы башлыгынын урынбасары
Ул чорны искә алу да кыен хәзер Мидхәткә Сөйләшү ләр. аңлашулар
6. «К. У . М 4 |
«Ни житми сина?» «Бар нәрсә дә житэ. А что, мин гаепкә алырлык эш эшләмим бит.» «Яратам бит мин сине, Наташа...» «Мин дә яратам. Глупенький, мин Генка белән эш буенча гына очрашам.»
Ә гайбәт көннән-көн куерды. «Аларны төш вакытында цехнын аулак бер бүлмәсендә күргәннәр. Кыяфәтләре—тфү...» «Генка тагын кабинетында бикләнгән. Наташка беләндер инде...»
Түзмәде Мидхәт, канлы йөрәген учлап дигәндәй, кискен итеп әйтте: «Утсыз төтен булмый, жилсез яфрак селкенми. Син кем белән яшәргә телисен, минем беләнме, әллә Генка беләнме?» «Господи, как я тебя ненавижу!»—дип кычкырып җибәрде шунда Наташа Ул сикереп торып киенде дә, пыр тузып, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Дүртенче көннең иртәсендә кайтып керде Тезләнеп, идәндә үрмәләп гафу үтенде. Тешләрен шакылдатса шакылдатты, дәшми калды Мидхәт. Алсунын исә шуннан сон йөзе сулды, боегып уйчанланып калды ул. Берничә ай шулай салкын, ярым ят мөнәсәбәтләрдә яшәделәр. Давыллар басылып, аралар жылына башлады дигәндә генә яна гайбәт килеп иреште колакка. Әй, гайбәт кенә булса икән. Бөтен вак-төяге белән җентекләп сөйләп бирде «дус күрүчеләр» Ул кичне Наташа, Мидхәтнен йөрәген телгәләгән уйларны сизгәндәй, үзе сүз башлады. «Мин бу квартирдан китмим,—диде ул, битараф карашын телевизордагы Якубовичка текәп —Без сине канәгатьләндермәсәк, ишек ачык, юл такыр. Кызымны да, квартирымны да бирмим сина.»
Ул минутта Мидхәтнен каршында әллә нинди ят. таш бәгырьле хатын утыра иде. Кая китте икән анын башын җуеп гашыйк булган күз нуры, назлы иркәсе? Хыялында туган гүзәл образ күзләрен томалаган булганмы? «Сөеклем, Наташам, җанкисәгем, бәгърем, син чынлыкта булмагансынмени дөньяда? Бу хатын—мин белгән нәфис Наташа түгел бит...»
Җыенып чыгып китте Мидхәт. Дошман булып түгел, өзелеп яратса да китәргә мәжбур булган кеше булып чыгып китте Завод директоры, бу турыда ишеткәч, нәзакәт-фәлән саклап тормыйча: «Ул минем хатын булса, мин ана фатирымны калдыру түгел, сонгы ыштанын салдырып, урамга шәрә килеш акыртып куып чыгарыр идем,»—диде, әмма Мидхәтне вакытлыча бер бүлмәле фатирга урнаштырды.
Шул көннән алты ай вакыт узды. Аерылышуларын рәсмиләштерделәр. Наташа, заводтагы эшеннән чыгып, фатирын Чиләбегә алыштырды да, җиһазларын ике КамАЗга төяп, китеп барды. Билгеле, күченү мәшәкатьләре— фатирны күчереп яздыру, машина юнәлтү, төянү-бушатулар—барысы да Мидхәт өстенә төште.
Директорның «...акыртып куып чыгарыр идем»—дигән сүзе колагында яңгырап торса да, йөрәгенең шушы газаплы мәхәббәт белән мәнгегә агуланганын анлады Мидхәт. Үзенең хезмәт хакын ай саен тулысыча диярлек Наташага биреп баруы да Алсу өчен генә түгеллеген дә белә иде ул. Бәхетле елларда Наташанын һәр бүләккә сабыйларча куануын күреп шатланырга күнеккән шул, хәзер исә шул шатлыкка сусау хисе тырный иде йөрәген.
Аерылышкан чакта, Алсунын жәйге каникулын элеккечә үткәрәбез, дип сүз куешырга акыллары җиткән иде. Менә хәзер Казанга кайту чираты. Отпуск алды Мидхәт, кичә Наташага шалтыратты. «Кил,—диде Наташа,—Алечканы юлга әзерләп куярмын.» Тавышы шактый ягымлы булып ишетелде, Мидхәткә теге «үз» Наташасы белән сөйләшкән кебек тоелды. Шунда ук йөрәкнең ерак түрендә өметкә охшаган бер рәхәт тынгысызлык туды. «Бәлки, әкренләп яңадан башлап караргадыр?» Бәлки, беренче елларда, эшкә бирелеп, карьерасы белән мавыгып, хатынына игътибарын киметкән көннәре булгандыр. Хәзер исә андый хаталарны җибәрмәс. Шундый хис-фикерләр эчендә кайный-кайный каенаталары фатирының ишек төбенә килеп басканын сизми дә калды Мидхәт.
Фатирлары янәшә булганга, шимбә иртәсендә Наташанын да, Айсунын да монда булырга тиешлегенә шикләнмәде ул.
Шакыды. «Туп-туп» итеп йөгереп килгән тавышны ишетеп, ирексездән елмаеп куйды Ишек ачарга килгән Алсуны һәм анын артыннан ашыгып чыккан Наташанын мөлаем йөзен ишек ачылганчы ук әллә нинди тылсымлы тойгы аркылы күргәндәй булды.
Ялгышмаган икән, ишекне Алсу ачты. «Папочка1 К бабайке поедем?» Мидхәт кызын очыртып күтәрде дә, күкрәгенә кысты. Йөрәген тыярга тырышса да, күз яшьләре саркып чыкты. «Жыен, хәзер китәбез,—диде ул —Бар әле, әниенне чакыр.»
Шул арада кухнядан Наташа—юк-юк, Наташа түгел, ә нәкъ Наташа рәвешендәге ят һәм әшәке бер хатын—килеп чыкты Чәче тузган, күзендә зәһәрлек дөрләп тора. «Марш бүлмәгә!—дип чыелдады ул Алсуга әллә нинди чиркандыргыч тавыш белән —Бабан да. дедан да монда гына синен, анладынмы?»
Алсу, әтисе кулыннан шуып төшеп, мөлдерәмә күпәрен әнисенә төбәп, тынсыз калды. Наташа аны идәннән ачу белән куптарып алып, култык астына кыстырды: «Мин Алечканы сина бүтән күрсәтмим дә, безнен янга килеп йөрмә. Будь здоров, Мишаня.»
Ирек Нәгыйм улы Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылында укытучылар гаиләсендә туа Куп балалы гаиләдә, китап тулы өйдә әти-әнисенә. апа-абыйларына ияреп җырлап, рәсем ясап шигырь язып, гармун уйнап үсә ул. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан химия-технология институтына укырга керә Шул чорда институтның зур тиражлы газетасында аның шигырьләре даими басылып килә
Институтны тәмамлагач. И Сабировны Чиләбе өлкәсе Еманжелинск шәһәрендә урнашкан «Сигнал-Полимер» заводына эшкә җибәрәләр Биредә ул гади мастердан баш инженер дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә 1998 елда аны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары итеп билгелиләр Хәзерге көндә дә Ирек Сабиров—Еманжелинск районы хакимияте башлыгының икьтисад. сәнәгать, сәүдә һәм инвестицияләр буенча урынбасары
Җитмешенче елларда Уралда татар матбугаты булмаганлыктан И Сабиров шигырьләрен рус телендә дә яза 90 еллар башыннан аның әсәрләре Чиләбе өлкәсе, Татарстан һәм Башкортстан газета-журналларында күренә башлый Шигьрият белән беррәттән. публицистика өлкәсендә дә эшли язучы 2002 елда аны Татарстан Язучылар берлегенә. 2003тә—Россия Язучылары берлегенә. 2004 елда Россия Журналистлар берлегенә кабул итәләр
Ирек Сабиров, актив җәмәгать эшлеклесе буларак, узган гасырның туксанына елларында башта Чиләбедә. соңрак үзе яшәгән Еманжелинск шәһәрендә татар- башкорт культурасы үзәген оештыра һәм күп еллар буе аны җитәкләп килә 1990 едда Салисә Гәрәева. Рөстәм Вәлиев Рәшидә Сираҗиевалар белән бергә, татар телендә «Дуслык» өлкә газетасын чыгара башлый
Ирек Сабиров—1997 елдан Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы башкарма комитеты әгъзасы. 2004 елдан—шул башкарма комитетта рәис урынбасары. Мифтахетдин Акмулла исемендәге өлкә татар һәм башкорт әдәби берләшмәсенең татар бүлеге һәм «Элегия» исемле рус әдәби берләшмә җитәкчесе
1997—2002 елларда Урал төбәге нәшриятларында Ирек Сабировның проза һәм поэзия жанрларында берничә китабы дөнья күрә -Яшим'- «Аваз» -Люблю и верю». -Апрель». -Манзара» һ б
Ул 2005 едда Икенче дәрәҗә «Ватан аддындагы хезмәтләре өчен- ордены белән бүләкләнә. 2008 едда исә -Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре- дигән мактаулы исемгә лаек була