Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ ИЛҺАМ

 

Остазым табигать булды

Һичбер арттырусыз әйтәм: мине җырларга табигать үзе өйрәтте. Ләкин сез бер дә гаҗәпләнмәгез. Әйе, табигать чынлап та минем беренче укытучым һәм остазым булды. Безнен авыл урманга якын гына урнашкан Тәрәзәне ачып куйсан. сандугачлар сайраганы, кәккүкләр кычкырганы аермачык ишетелеп тора һәм шул чакта кошлар оркестрына кушылып җырлап җибәргәнеңне үзең дә сизми каласын.

Тагын шунысын да әйтим: вакытлы-вакытсыз җырлап йөргәнне өйдәгеләр дә бик өнәп бетермиләр иде. Шул җырлавым аркасында кайвакыт Кыям абый белән чәкәләшеп алган чакларыбыз да булгалый иде Шуна күрә мин бик җырлыйсым килгәндә еш кына урманга барып, усак егетләре, каен кызлары алдында «концерт» куя идем.

Беренче концертлар

Биш-алты яшемдә үк инде авыл халкы минем җырларга һәвәс икәнемне белеп алган иде. Клубта берәр концерт булды исә, абый-апалар: «Гыйльметдиннең төпчек малае да җырласын»,—дип, кул чабарга тотыналар Һәм мине шундук сәхнәгә күтәреп тә менгерәләр. Үзем каушыйм, дулкынланам. Кулларымны да кая куярга белми аптырыйм Бер мәлгә җырнын сүзләрен дә искә төшерә алмыйча азапланам Житмәсә, гармунчы абый да ашыктыра йә. кайсысыннан башлыйбыз сон, энекәш?»—ди Билгеле, «Сарман»нан инде Ин яраткан җырым ич ул минем.

Жырны тәмамлавым була, залдагылар «Давай, тагын җырласын—дип дәррәү кул чабарга тотыналар Ә мин ялындырып тормыйм-җырлыйм

Шулай да минем беренче «зур концертым» 1943 елнын 31 декабрендә булды. Миңа ул чакта сигез яшь иле. Чыршы бәйрәме буласы Ул чакта әле уенчыклар да юк иде. Аларны үзебезгә ясарга туры килде. Безнен тамашаны карарга бөтен авыл халкы җыйналды

Менә концерт башланды Мине нишләптер ин ахырдан җырлаттылар «Шахта» һәм «Сарман» көйләрен башкардым.

Концерттан сон мине иптәш малайларым-Нурулла. Йосыф. Габделхәйләр сырып алды «Илһам, син җырлаганда әниләр җылап утырды»,—диде алар Мина бик уңайсыз булып китте Әниләрне җылатканга үземне гаепле санадым Болай ла ут йогып яшиләр ич. Авылга кара пичәтле хат килеп төшкән саен җаннарын кая куярга белмиләр

Бераз үсә төшкәч кенә аяладым чын халык җырлары кешене җылата да. сагышландыра да. шатландыра да ала икән.

Күрде инде башлар...

Әй, ул чабата заманнары

Лесник күрмәсен дип, юкәгә урманга төнлә чыга идем Әйткәнемчә, әле бит анын чабатасын сату үзе бер әҗәл. Лесник алып калмасын дип. йә Нөркәй. йә
Теләнче Тамак базарына сатарга төнлә китәм. Шул тегеннән-моннан кергән акчага көн итәбез. Чабата эше бөтенебезгә җитә. Абый Кыяметдин тезә, мин кайтарам. Бу эшне миннән дә оста башкаручы юк иде Хәерчелек итәктән тарта. Шул юклык аркасында бишенче класска җибәрмәделәр. Укырга йөргән булсам, болай ук монлы да булмас идем. Әнием белән икәү генә калгач, җырларга тотынабыз. Урамнарга тиклем ишетелгәндер тавышыбыз. «Җитте, тагын кемнен башына житәргә җыенасыз, әтиегез башына җиттегез бит»,—дип тә карыйлар. Юк

Әтине утыз җиденче елны алып киткәннәр дә, бер хәбәре дә килмәде.

Тимерче булган, бик укымышлы кеше иде диләр. Авыл халкы аны тыңларга гел тимерчелеккә җыелган. Мин аны хәтерләмим. Кая хәтерләү ике яшьлек балага. Авылда халык дошманы баласы дип бик кимсетмәделәр Ә менә Алабугага укырга керергә барып ике имтихан биргәч, борып кайтардылар Шуннан сон Казанга инженерлар мәктәбенә киттем Баксам, анда 5 ел укый торганына кеше тулган, ә өч еллыгы агач мастерлары гына әзерли икән Инде армиягә бармас өчен музыка училищесына кердем. Кердем дә авылыма кайттым Кайтышыма военкоматтан повестка килгән Бер кулга сохари капчыгы, икенчесенә кешелеккә кияргә дигән кәчтүмне тотып Казанга юл тоттым. Пристендә бөтен нәрсәне урладылар, паспорт та юк, чурт та. . Миннән бәхетсез бала юк икән. Башыма әллә нинди шомлы уйлар килә башлады Ярый әле апам Зәйнәптән матур эчтәлекле хат алдым. «Синнән бәхетле кеше булмас әле».—дигән иде ул анда.

Юктан килгән бәхет

Дөньяда ин авыры—хәер сорашу Май башы булгандыр—кычыткан да. алабута да юк чак. Әнкәй белән үргән чабаталарны алдык та. Пәке дигән керәшен авылына бәрәнгегә алмаштырырга киттек. Алмыйлар чабаталарны. Көчкә теләнеп бер потка якын бәрәнге җыя алдык. Арбага салып кайтыр юлга чыктык Арбасы да кешенеке бит әле аның. Юл шактый, тау да менәсе бар Ачлыктан аякларнын хәле китте— бөтенләй атламас булдылар. «Әни, башка бара алмыйм, Чыршы авылына кереп ял итик»,—дим. Авыл читендәге бер йортка кердек. Аларда да шундый ук хәерчелек, өс-башлары юк, үзләре дә чабата үреп утыралар. Бәрәңгене пешереп ашагач, хәл кереп китте Тоз юк икәнен әйтеп тә тормыйм инде Кайтсак. Зәйнәп апам—каян тапкандыр—кычыткан ашы пешереп куйган. Менә бәхет иде инде ул. ичмасам!

Тегермәндә

Сугыштан сонгы еллар Хәерчелекнең чиге юк. Бәләкәй чана тартып күрше авылга тегермәнгә бардым. Чанада, капчык төбендә, ярты пот арыш

— Һәй, энем!—ди тегермәнче кызганыпмы мине, хәлемә керепме —Синең бу арышын тегермән ташына сыланып кына бетә бит!

Ә аның сыланып бетми торган хәтлесен каян аласың'’ Булса бер-ике капчык алып килер идең дә бит... Ашыйсың килгәч, нишләмәк кирәк'’ Шушы кадәресенә дә риза булырсың. Җитмәсә, чираты бит әле анын сыер койрыгы чаклы—озак көтәргә туры килер инде Уйнарга хәл юк. нишлисен’’ Капчыгым өстенә утырып, моңаям Тегермән ташы әйләнә тора Җылы, рәхәт, он тузаны борынны кытыклый Тегермәнченең дә керфекләренә он кунган Карыны ачкан кешегә он исеннән дә ләззәтле ис юктыр!

Онытылып кычкырыбрак җырлый башлаганмын, ахрысы. Он тарттыручыларның тын калып тынлап утыруларыннан уңайсызланып киттем Авыз күтәреп җырлап утыр әле син көпә-көндез! Берсе:

—Бигрәк шәп җырлый,—дип куйды.

Ниһаять, кеше арышына кушып минем капчыкны да өстәге бүрәнкәгә бушаттылар. Жайлап кына мөшкәдән аккан онны бәләкәй көрәк белән капчыгыма тутыра башладым. Хәйран гына була икән ул тарткач Байтак кына тутыргач, тегермәнче күреп, көрәгемне тартып алды да

Житәр, егет' Артыграк китте түгелме?—дип капчыгымдагы онны кабат ларга аудара башлады

—Абый, бик аз кала бит

Тегермәнче дә нишләсен, башкалар өлешенә керә алмый ич.

Урман юлыннан чанага салып он алып кайтам Үзем тарттырган он—жып-җылы арыш оны.

Ул чакта шул оннан пешергән ипидән дә тәмле нәрсә булды микән?

«Күке» Илһам

Кайсы авылда юк инде ул кушаматсыз кеше9 Санап тормыйм, үзебезнеке дә—«Күке»

Малайлар белән ачуланышсак, күзне ачырмыйлар

Күке дә күке

—Күке, әйт әле. минем ничә ел яшисем калган?— диләр.

Нәрсә дип әйтергә дә белмим, гарьлегемнән елап

ук жибәрәм. Өйгә хәтле үксеп кайтам. Нигә шулай дип әйтатәр? Минем бит күке булып кычкырганым да юк.

—Әнкәй, нигә мине күке дип үчеклиләр9

—Нигә исен китә ана шулхәтле,—ди әни —Бер дә күз яше түгәсе түгел. Бабаннан калган кушамат ул Сөенергә генә кирәк' Гомер-гомергә күке Шакир балалары булып йөргәнне'

Әнием Шакир бабам белән булган хәлне сөйләп бирде Бабайнын Илһам кебек кечкенә вакытта ялан тәпи генә йөгереп йөргән чагы икән. Боларнын күршесендә генә сырхау түти яшәгән Коннәрнсн берендә бу түти басу капкасыннан чыгып бара ди.

  • Кая китген, апа?—дип сораган аннан Шакир

—Урманга,—дип җавап кайтарган теге түти —Күкедән сорыйм әле ничә ел гомер юрар икән.

  • Ничә ел кирәк сон сиңа, апа9

—Ничә ел дип Якты дөньядан кем тиз генә аерылырга теләсен?'

Нишләсен инде Шакир, кыш буе кипкән җиләк-җимеш белән сыйлаучы аланын озын гомерле булуын ул да тели ич' Һәм малай гүти артыннан урманга китә Урманга аяк басуга күрше апа эндәшә

—Күке! Ничә ел яшисем бар9

Куаклар артында качып торган Шакир күке булып йөз мәртәбә кычкыра. Теге апа урманнан бөтенләй сәламәтләнеп кайткан Менә шушы чәлдән сон Шакирга күке кушаматы тагылып кала Шушы кыйссаны тыңлагач, мин күке кушаматының бер дә начар түгеллегенә ышандым

Икенче исәнләшмәс идем

Ул елларда ачлы-туклы яшәсәк тә безне өлкәннәр олыны—аты. кечене —кече итәргә, бер-береңә миһербанлы булырга, урамда очрашканда исәнләшеп үтәргә өйрәттеләр Авылларда ул хәзер лә әле бер-берен белән сәламләшү. чәл бетешү гадәтләре яши бирә Шәһәрдә кеше кешене белми—бәреп китсәләр китәләр, борылып карау юк—кая ул исәнләшү

Шулай—балачак—урам буйлап барам Үземне инде егет булып үстем дияргә
маташкан чагым булгандыр. Чама белән тартып-сузып алты-жиде яшьләр тирәседер Жә. ярый, күпме булса да Сүзем ул турыда түгел. Каршыма Каз Габдулла абый килә. Аны күрүгә мин җитдиләнеп, бераз аяк очларына күтәрелеп (үсеп җиткәнне белдерәсе килүемдер инде) атлый башладым. Габдулла абзый әллә мине күрми дә?! Мин кычкырып сәлам бирергә булдым

—Нихәл. Каз Габдулла абзый!

Габдулла абзый мина борылды да. колактан күтәреп:

—Бирермен мин сиңа Каз Габдулла!—диде.

Мин әйтәм:

—Әл-ләл-лә. әл-ләл-лә! Авырта бит! Икенче исәнләшмәс идем. Каз Габдулла абзый. Үлсәм дә!..

Кем белгән аны шул вакытта Габдулла абзыйнын кушаматы өчен колактан күтәргәнен. Мин бит исәнләшкән өчен дип торам