Безнең календарь
Әнәс Галиевнен, тууына 90 ел
1920 елның 3 апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа Әнәс Галиев. Заманына күрә яхшы гына белем алып, район һәм республиканың финанс өлкәләрендә инспектор булып эшли башлаган егет Армия сафларына алына, сугышнын беренче көннәреннән үк фронтка җибәрелә. 1942 елның сентябрендә, Майкоп шәһәре тирәсендә барган бәрелешләр вакытында, артеллирист Ә. Галиев чолганышта калып авыр контузия ала, дошман кулына эләгә, 1945 елның апреленә кадәр әсирлектә була. Әсирлектән котылып бераз вакыт госпитальләрдә дәваланганнан сон Казанга кайта, озак еллар буе финанс оешмаларында эшли.
Үзенең иҗат эшен Ә. Галиев 1937 елда шигырьләр язудан башлый. «Кызыл яшьләр» газетасында дөнья күргән шигырьләре 1938, 1940 елларда «Җилфердә, байрак»!», «Сөю» исеме белән аерым китап булып басылып чыга. Коточкыч кыен шартларда—фашистлар тоткынлыгында—язылган әсәрләрен эченә алган «Кыен юл» исемле шигырь китабы 1958 елда басыла. Ул шигырьләрдә адәм баласынын ныклыгы, сабырлыгы, киләчәккә өмет белән каравы чагыла.
Тормышында күргән авырлыклар финанс оешмаларындагы эш тәҗрибәләрен яктырткан уйланулары аңа проза әсәрләре язарга да этәргеч бирә. «Йолдызлар шаһит» (1958), «Намус кушканча» (1990) исемле китаплары чыга.
Әнәс Галиев—1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
1996 елның 26 июлендә Казанда вафат була.
Таһир Нурмөхәммәтовнын, тууына 80 ел
Таһир Мирзагалләм улы Нурмөхәммәтов 1930 елнын 14 апрелеңдә Казакъстаннын Семипалатинск шәһәрендә туа. Утызынчы exiap башында, Таһирнын әти-әниләре туган якларына кайталар һәм Казан шәһәрендә төпләнеп яши башлыйлар Шунда Таһир 12 нче номерлы ир балалар мәктәбендә укып урта белем ала, 1949-1953 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый Аны тәмамлагач. Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир булып эшли башлый. 1966-1990 елларда ул нәшриятның яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә олкән мөхәррир һәм бүлек мөдире. 1991—1999 елларда «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара
Т. Нурмөхәммәтов—язучылык сәләтен әдәби тәржемә жанрына багышлаган автор. Аның беренче тәржемә китабы—рус әдәбияты классигы А Купринның балалар өчен язган хикәяләрен үз эченә алган «Сыерчык» («Скворцы») исемле җыентык—1955 елла басылып чыга Шуннан бирле аның дистәгә якын тәржемә әсәрләре дөнья күрә: А.Рыбаковның «Хәнҗәр». «Бакыр кош» («Кортик». «Бронзовая птица») повестьлары. Ю. Томиннын «Алмаз сукмаклар» («Алмазные тропы») исемле хикәяләр җыентыгы. Р Фраерманның «Кыргый эт. яки Беренче мәхәббәт турында хикәят» («Дикая собака Динго, или Повесть о первой любви»), Г Троепольскийнын «Акбай Караколак» («Белый Бим Черное Ухо») исемле повестьлары һ.б
Узган гасырның сиксәненче елларыннан башлап Т Нурмөхәммәтов заман әдәбияты якалыкларын, тормышның яна үзенчәлекләрен чагылдырган әсәрләрне тәржемә итү юнәлешендә актив эшли Аны бигрәк тә рус прозасының күренекле вәкиле В Астафьев иҗаты кызыксындыра Ул бу язучының дүрт әсәрен—Бәхилләшү» («Последний поклон»), «Талау» («Кража»), «Сүнмәс йолдызлар» («Звездопад») һәм •Патша-балык» («Царь-рыба») повестьларын тәржемә итә
Т. Нурмөхәммәтов тәржемә әдәбияты проблемаларына багышланган мәкаләләр, рецензияләр авторы буларак та билгеле Ул шулай ук Татарстан Язучылар берлеге каршындагы тәрҗемәчеләр секциясе эшендә актив катнаша. 1974 1979 елларда бу секциягә җитәкчелек итә.
Т. Нурмөхәммәтов Татарстан китап нәшриятында угыз биш елдан артык мөхәррир булып эшли. Бу вакыт эчендә ул йөзләрчә әдәби әсәрләргә фатиха бирә, күп язучыларның ярдәмчесе була Матбугат өлкәсендәге күпьеллык хезмәтләре өчен 1980 елда ана •Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә
Т Нурмөхәммәтов-1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы иде
Ул 1999 елнын 25 сентябрендә Казанда вафат була. Буа районының Норлат авылы зиратында җирләнә.
Хәлим Җәләйгә 70 яшь
Язучы, тәржемәчс, Татарстаннын халык артисты Хазим Жәләй (Хәлим Бәдретдин улы Жәләлов) 1940 елнын 27 апрелендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында колхозчы гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Әтисе 1942 елда Ватан сугышында һәлак булганлыктан, әнисе Мәгьфура тәрбиясендә, бала чактан ук йорт һәм колхоз эшләрендә эшләп үсә. 1957 елда Олы Солтан урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Казан авыл хужалыгы институтына укырга килә. Икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1958-1961 елларда Казан киез итек фабрикасында слесарь-ремонтчы булып эшли. Мәктәп елларыннан ук әдәбият-сәнгать белән кызыксынган, үзешчән сәхнәләрдә төрле тамашаларда актив катнашкан Хәлим Жәләй, 1961 елда Казанда театр училищесы ачылгач, бернинди икеләнүсез фабрикадагы эшен һәм институтта укуын ташлый да, имтихан тотып, театр училищесына укырга керә. Аны 1965 елда тәмамлый. Шул елны ук талантлы егетне Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына актер итеп эшкә алалар. Инде менә кырык елдан артык ул шунда, спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы сыйфатында, оста уены белән тамашачы мәхәббәтен яулаган татар актерларынын алгы сафында фидакарь хезмәтен дәвам иттерә. 1976 елда ана Татарстанның атказанган һәм 1992 елда Татарстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Татар театрының күренекле артисты һәм нәфис сүз остасы булу өстенә Хәлим Жәләй шигъри жанлы, йөгерек телле каләм иясе һәм оста тәржемәче дә. Ул— балалар өчен татар халык ижаты сюжетларына таянып язган һәм нәни укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Корчангы тай һәм Таз малай» (1992), «Турай батыр» (1993), «Шәрә бүре» (1994), «Аю белән Төлке» (1997), «Пәриле күл буенда» (1998) исемле әкият-поэмалар авторы. Узган гасырның туксанынчы елларында Г Камал исемендәге театрның кече сәхнәсендә яшь тамашачыларга X. Жәләйнен берничә әкият-пьесасы («Тылсымлы йозак», «Шәрә бүре». «Шомбай эшләпәсе») буенча мажаралы спектакльләр дә күрсәтелә һәм уныш казана.
Тәржемәче буларак, Хәлим Жәләй татар театрларының репертуарын төрләндерү һәм баету юнәлешендә эшли. Анын тәрҗемәсендә Г Камал театрында А. Вампиловнын «Булмас димә, дөнья бу!». Чынгыз Айтматовның «Ахырзаман». А. Галиннын «Сагыш» («Ретро»), норвегияле классик драматург Ьенрик Ибсеннын •Өрәкләр» пьесалары сәхнәгә куела Артист-язучының оста каләме белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе ихтыяҗлары өчен А.Островскийнын •Кичеккән тәүбә» («Не живи как хочется»), Ж —Б. Мольернын «Дон Жуан, яки Таш кунак» әсәрләре тәрҗемә ителә. 1987 елда Татарстан китап нәшрияты исә Хәлим Жәләй тәрҗемәсендә А. Вампиловнын дүрт пьесасын эченә алган «Провинция мәзәкләре» дигән күләмле җыентыгын дөньяга чыгара.
X. Жәләй—1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
Юбилярны олы бәйрәме белән кайнар котлыйбыз, ана яна ижади уңышлар, нык сәламәтлек телибез!