ЮКӘ ЧӘЧӘК АТКАН ЧАК ИДЕ
(НУРЗИФА)
Ант
Донья шулай корылган инде ул: уены-чыны бергә Ә уеннан уймак чыга.
Бу очракта да ботснесе яшьлек шуклыгыннан башланды
Сәнгать училищесының соңгы курс студентлары укуларын тәмамлап, шаулап-горләп, җырлап-биеп, чыгарылыш кичәсен үткәргәннәр иде инде Дипломнар кулга керде, котлау һәм саубуллашу сүзләре әйтелде Мона кадәр һәммәсе бергә атлап килгән киң юл серле сукмакларга таралды Киләчәк ымсындыра да. бераз өркетә дә. Күңел каядыр ашкына, очына. Шул ук вакыгга күнегелгән класслардан, остазлардан, аннан да бигрәк дуслардан, хәтта дошманнардан да аерыласы килми Дүрт ел эчендә аның дошман дигәне дә күңелнең күләгәле бер почмагына кереп урнашкан була бит Ансыз донья кызыксыз, аш та борыч сипкәч кенә тәмләнә.
Июль кичендә шундый алгысак күңелле ике егет остаханәдә дуслары белән очрашып, сойләшеп утырдылар
Шәһәрнең өске япанда, күбрәк фән-сәнгать әһелләре яши торган урамда, биш катлы йортның чормасындагы зур бүлмә иде бу Остаханәнсн төп хуҗасы, училищеның укытучысы, танылган рәссам Әгъләм Талипов җәйгә туган авылындагы йортына күчкән, ягъни натурадан табигать күренешләрен ясарга киткән иде. Биредә аның ике шәкерте. Мозаффар белән Хәнәфи калды, бу егегләрне рәссам күптәннән үз канаты астына сыйдырган иде инде
Беренче булып Мозаффар килде Анын култык астына калын коңгырт кәгазьгә төрелгән, бер метрга ярты мегр чамасы зурлыктагы рам кыстырылган иде Ул, ачык тышкы ишектән кереп өскә күтәрелде, бишенче катны узгач идәннән гүшәмгә кадәр корылган калын тимер рәшәткә каршында тукталып калды. Рамын кырыйга куеп, джинсы чалбар кесәсеннән ачкыч алды да
Мәдинә МАЛИКОВА яәучы. *Кар сулары». » Шәфкать» «Алтын ятьмә», • Осрчә» һ 6 китаплар авторы Россиянең һәм Татарстанның атка ian/ан чәдәният хелчәткә/н- Казанда яши
рәшәткә ишегенең зур эчке йозагын шыгырдатып ачты. Ул кергәч, ишек үзеннән-үзе ябылып, йозак челт итеп бикләнеп калды.
Чормада өч ишек булып, ян-яктагылары ике остаханәгә, каршыдагысы уртак коридорга ачыла иде. Төнгә остаханәләрнен хуҗалары гадәттә өенә кайтып китә, бинанын бу каты бөтенләй буш кала Шуна күрә ана йортсыз- җирсез сәрхүшләр ияләнеп киткән иде: йозакны ватып керәләр, куналар, чәйнек, чынаяк, мендәр-юрган ише кирәк-яракны, кайчакта хәтта күз кунарлык дип тапкан картиналарны да үзләре белән алып китәләр.
Милициягә барып зарлануның да нәтиҗәсе сәер генә булды. Бер кичне, йөргән кызы Азалияне озатып кайтып барганда, тәрәзәдә ут күреп, Мозаффар анда кереп чыгасы итте. Ишек ачык иде. Ә эчтә, түр почмактагы карават янындагы тәбәнәк өстәл тирәли милиция киемендәге өч кеше утыра. Алларында бер шешә һәм хужанын чәй янына куя торган тәм-томы: чикләвек төше. өрек, йөзем. . Сукбайларны куып чыгарганнар да. жылы урында үзләре бераз сусыннарын басып, хәл алырга булганнар икән..
Шулай әйле-шәйле болгана торгач, ахыр чиктә ун яктагы остаханәдә ут чыгарып. Карнаков дигән рәссамнын күп еллык ижат җимешләрен төтен иттеләр. Ярый әле. тиз арада янгын сүндерүчеләр килеп житте, ут каршы якка күчеп өлгермәде, югыйсә танылган рәссам Талиповнын шактый картиналары да, Мозаффар белән Хәнәфинең өйрәнчек эшләре дә юкка чыгачак иде.
Аптырагач-йөдәгәч, рәссамнар чормага менә торган баскычка аркылы менә шушындый, милиция «обезьяннигы»ндагы кебек рәшәткә корып куярга мәжбүр булдылар да инде.
Мозаффар өскә үк менде дә. сул ишекнең йозагын ачты.
Эчтә остаханәләрдә генә була торган иркенлек, шул ук вакытта тәртипсезлек хөкем сөрә иде. Өч метрдан артык биклектәге түшәм уртасында тузан сарган биш лампочкалы, арзанлы яктырткыч эленеп тора. Сул яктан, ике метр биеклектә тоташ уелган тәрәзәләрдән сибелгән яктылык стенага терәп куелган биек өстәлне, андагы кәгазь, каләм, буяуларны, озынча алюмин кюветны, диварларга өсле-өсле сөялгән рамнарны, түр почмактагы ятакны, аның янындагы тәбәнәк өстәлне һәм эскәмияне яктырта иде.
Мозаффар кулындагы рамны ураган нечкә бауны чишеп, кәгазен шытырдатып сүтте, анын эченнән буялмаган агач рамлы картинаны чыгарды да ишек янындагы диварга, тырпаеп торган кадакка элде .Аннары идәндәге рамнар арасыннан берсен алып, янәшә урнаштырды. Арткарак чигенеп, картиналарның әле берсенә, әле икенчесенә карап торды.
Астан шакылдау ишетелде, кемдер тимер рәшәткәне йодрыгы белән төя иде булса кирәк. Анда кынгырау төймәсе дә бар-барын. әмма шактыйдан бирле эшләми, егетләрнең исә аны рәтләп куярга һаман кулы җитми иде
Мозаффар жәлт кенә ишекнең икенче ягына элеп куелган кечкенә көзге каршына таба авышып, күпереп торган куе кара чәчен төкереге белән сыпыргалады. Ул. апбәтгә. кем килгәнен чамалый, һәм бик тә матур күренергә тели иде. Көзгедә исә кояшта янган түгәрәк чырай, чем-кара чәч белән яртылаш капланган киң мангай, ана бер бизәк өстәгәндәй борын өстеннән сызылган ике сыр, куе кара кашлар, шаян кысылган коңгырт күзләр, чиста кырынган булса да. каралып торган тыгыз яңаклар, киңчә борын, нык муен, көчле иңбашлар чагылды. Аның кыяфәтеннән рәссам икәнен чамалау кыен, ул яшьтән җирдә эшләп үсеп, балачактан үз ишләре белән сабан туе мәйданнарында көрәшергә өйрәнгән, озакламый механизатор яки агроном булып җитлегәчәк авыл егетенә охшаган иде. Килмәгән җире юк-югын. алай да шәһәр кызларын бер күрүдә кызыктыра торганнардан түгел. Ә аның исә кызыктырасы килә. Барысын да түгел, билгеле, арадан берсен, һәм. аның уенча, нәкъ шул берәү бу минутта тимер рәшәткәне дыңгырдата иде булса 6
кирәк. Ачкычын оныткандыр. Андый гадәте бар анын Шулай уйлап, Мозаффар елмаеп ишекне ачты. Әмма рәшәткә артында ул көткән кеше түгел, өч егет басып тора иде. Озын буйлы, колак астына төшеп торган куе сары чәчле, Аполлон кебек камил гәүдәле жырчы Ансар Гыймадиев. буйга аннан бераз кайтышрак. сынга сыеграк җирәнсу бөдрәле шагыйрь Зөфәр Назиров һәм алар янында бөтенләй кечерәеп калудан курыккандай, башын югары чөйгән, кыска киселгән көлсу чәчен өскә тырпайтып лак белән катырган Хәнәфи. Кулында зур, калын кара портфель.
—Сәлам! Сәлам!
- Вәгаләйкем әссаләм!
- Рәссамнар кунакларны шушылай каршы аламыни9—диде җирәнсу бөдрә башын чөеп Зөфәр Назиров
- Кунак көткән кеше юк әле монда'
—Ач тизрәк, мин чакырдым аларны,—диде Хәнәфи
—Үз ачкычын кая сон?
—Кичә Зифа монда калган иле. ачкычымны онытып чыгып киткәнмен Бүген җидедә киләм дигән иде Мондадыр бит?
- Юк әле. килеп җитмәде,—дип йозакны ачты Мозаффар Анын мангаендагы ике сыр ихтыярсыздан тирәнәеп киткәндәй булды—Хәнәфинен сүзләре анда ризасызлык тудырган иде Тегесе исә моны сизмәде кебек
—Боларнын менә синен диплом эшенне күрәселәре килә, тәкатьләре корыган, —дип. шаян елмаеп, юлдашларына карап куйды
—Сәлам! Шәп портрет ясагансын диләр, күргәннәр мактап туя алмый — дип сөйләнде Зөфәр баскычтан менгәндә —Ник аны бездән яшереп тотасын? Узган юлы да бер портретынны безгә күрсәтеп тормыйча гына чит ил кешесенә сатып җибәргән илен Чын дус шулай итәмени9
—Ничек итә?
—Сон бит бу—ин якын кешеләренне зур сәнгать әсәренә карап ләззәтләнүдән мәхрүм итү. дигән сүз Әллә каян. Прагадан укмы, кунак чакырып китергәнсең, ә безне искә алу юк! Менә мин һәр яна шигыремне ин элек якын дусларга укыйм!
—Чакырып китергән кунак түгел иде бит ул,—дип акланырга тырышты Мозаффар.—Ул кеше иманында Әгъләм абый белән бергә укыган. Хәзер Прагада музей директоры икән. Казанга тәҗрибә уртаклашырга килгән Юл уңаеннан курсташының осгаханәсенә дә кереп чыкты Шунда Әгъләм абыйнын ике картинасы белән бергә минем дә бер портретны аласы итте Шул гына
Ансар авыр көрсенгәндәй кыланып
—Әйе-е Кайда да әшнәлек шул . —дип куйды.
—Әшнә дип кенә чит ил кешесеннән акча алырсың. бар'—дип ана каршы төште Зөфәр — Бер дә башканыкына түгел. Мозаффарның картинасына күәс кызган бит әле. Синекен дә алдымы сон?—дип. Хәнәфиза борылды ул
- Ну. Минскеләрнен ин яхшылары монда түгел иде — диде Хәнәфи читкә карап —Училищега илтеп куйган идем Имтихан биргәндә кирәк булдылар да...
Зөфәр аны тынлап бетермичә. Мозаффарга борылды
—Әйтәм бит мин сина. гениальный рәссам булачаксың, дип' Кызганыч, без ул портретны күрми калдык*
Шулай сөйләшә-сөйләшә алар остаханәнен бусагасын атлап керделәр
—Кая ул портрет9—дип сорады Зөфәр
Мозаффар ишек ягындагы диварга ымлады
Егетләр борылып тынып калдылар Карашлар яклырагына, ачыграк төсләр белән ясалганына тебаяле
Картинада кышкы аяз кон тасвирланган иде Төнлә кар явып узган.
күрәсең, күперенке көртләр өстенә кер кунып өлгермәгән әлс. Әмма кар чем-ак түгел, урыны-урыны белән ул алсу, алтынсу, зәнгәрсу, яшькелт төсләргә манылган—күк читендә көмеш божра белән уралган кояш шулай яктырткан, көрт киртләренә шундый сихри шәүләләр төшергән. Алгы пландагы биек чуен рәшәткә әле генә лаклангандай ялтырап тора Үрмәле агач ботаклары рәвешендәге бу борынгы рәшәткә егетләргә таныш иде: Язучылар йортынын ихатасын әйләндереп алган ул Арттарак. әнә. бинаның шулай ук борынгы, затлы, ачык яшел төскә буялган почмагы да күренә.
Рәшәткә янында ак башлык, ак тун кигән яшь кыз басып тора. Алланган йөзен күтәреп, биек агачка—мөгаен, юкә тармагына кунган песнәккә төбәлгән. Керфекләрендә—бәс, иреннәрендә куанычлы елмаю...
—Шә-ә-п,-диде сузып Зөфәр —Акчам булса, хәзер үк сатып алыр идем.. Ошаттыгыз сез безнен бакчаны. Кайчан карама, училише студентлары шунда рәсем ясап утыра. Ә бу кыз кем?
Монысына көлемсерәп Хәнәфи жавап бирде.
—Анысын эзләп тә ерак китмәде Мозаффар.—диде.—Безнен җыештыручы апанын кызы. Кайчакта килеп, әнисенә ярдәм иткәли.
—Бу инде җыештыручы булып кала торган гына түгел!—дип куйды Ансар.
—Әйе-е!—дип хуплады аның сүзен янә Зөфәр —Март башы бит бу. Кар астыннан бөреләрнең сулышы саркый кебек. Мин шулай анлыйм Бу кызыкайнын да күңел бөреләре ачылырга әзерләнә..
—Ә песнәк... Песнәк сайрый бит. тирбәлә!—диде Ансар.
—Миңа калса, мондагы манзараны кояштан бигрәк, шушы кызнын йөзеннән сибелгән нур яктырта, —диде Зөфәр һәм Мозаффарга таба борылды:
—Каян аласын син бу төсләрне, мондый балкышны?
—Менә шушыннан,—дип Мозаффар тәрәзә астындагы биек, озын өстәлдәге зур гына алюмин кюветны алып күрсәтте. Кювет буш түгел, сулы булып, ана эреле-ваклы, төрле төсләргә манылган кылкаләмнәр батырылган иде. Зөфәр аларга, болганчык суга гаҗәпләнеп карады.
—Нәрсә аптырадың?—диде Мозаффар көлемсерәп.—Корыда тотсаң, пумаланың буявы кибеп ката, шуңа суда тотам. Фәкать шул гына.
Зөфәр алсу төскә манылган кечкенә пумалачык-кылкаләмне судан чыгарып, кулында бөтергәләде.
—Татлы мизгелләрне шушының белән мәнгеләштерәм. димәкче инде син. ә?..
—Син бигрәк инде... Мәңгелек дигән булып... арттырып җибәрмисеңме'’ — дип, әкрен тавыш белән, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды Хәнәфи. Тик ана илтифат итүче булмады.
—Ах. нилектән бөтен жиһан якты нурга төренде, нилектән сон минем жаным татлы назга күмелде, син елмаясын икән бит. син елмаясын икән —диде Зөфәр, янә дивардагы портретка төбәлеп —Дөрес әйтмисен син. Мозаффар! Хикмәт пумалада түгел, хикмәт менә монда1
Ул бармакларын жәеп. Мозаффарның ак футболка белән капланган күкрәгенә каты гына сугып куйды.
—Синен хисләрен менә шушыннан түгелә. Сызыклар, төсләр булып' Шигырь дә бит каләм белән түгел, күңел түрендә җилпенгән былбылларның канат очы белән языла.
Аннары ул бер адым артка чигенде дә. бил тиңентен бөгелеп башын иде —Мин синең әсирең!
—Әсир алырга җыенган кеше юк әле монда!
—Ә мин менә биреләм Чөнки мондый гүзәллекне болай камил итеп тасвирлый алмыйм! Гомумән, рәссамнар каршында бөтен шагыйрьләр
исеменнән баш иям' Сезнен кыл каләмегез—безнен каурый каләмнән көчлерәк!
- Кайсы яктан карыйсын бит!—дип куйды Ансар —Мин. мәсәлән. Мозаффарның картинасын җырлый алмыйм.. Ә синен шигырьләрне көйгә салып жырлап була. Әллә алар күңелләрне кимрәк кузгатамы?
Һәм сүзләрен раслап, жырлап җибәрде:
Син уемда—уйлар чакларымда.
Уйда—уйламастай чакта да.
Сылу сынын һәрчак хәтеремдә
Син биектә һаман, ак тауда
Анын көчле, җанга ятышлы тенор тавышы иркен остаханәнен диварлары арасында бәргәләнде.
—Син кайсы кызга атап язган иден бу жырны?
Зөфәр тураеп ана төбәлде.
—Чыннан да... Ул бик гүзәл иде...
—Менә күрдеңме.—дип. анын җилкәсеннән каккалады Ансар — Мозаффарның үз гүзәле, синен үзеннеке. Мондый җыр язган шагыйрь беркем каршында да башын ияргә тиеш түтел'.. Ә бусы кем эше?—дип янәшәдәгс портретка ишарә ясады ул.
Анда, борынгы рам эчендә, шулай ук борынгы буяулар белән хатын-кыз тасвирланган иде. Ул ике кулын баш астына салган да. йөзен тамашачыга борып, чалкан яткан, ефәк күлмәге нәфис тәненә сыланып тора
—Монысы мировой шедевр.—дип сүзгә катнашты баядан бирле дәшми торган Хәнәфи —Моннан ике гасыр элек яшәгән испан рәссамы Франсиско Гойяның картинасы
—Сезгә каян килеп керде ул? .—диде шаккатып Ансар
—Чынга охшаганмыни?—дип. астыртын көлемсерәп, сорауга сорау белән җавап бирде Хәнәфи - Күчермә ул. Мозаффарнын эше.
—Син аны кайда ясадын?
Егетләр Мозаффарга төбәлделәр
—Альбомнарда фотосурәте бар бит Астында бик тәфсилләп бирелгән анлатмасы...—диде Мозаффар.—Безнен Әгъләм абый кулны күнектерү өчен классик әсәрләрнең күчермәсен ясарга куша. Мин менә шушыны сайладым
—Астына «Күчермә» дип язып куелган ич
—Безнең ише кешенең аны чынга алуы да ихтимал,—диде Ансар
—Мондый әсәрләр гади бәндә кулына керми,—диде Хәнәфи —Рәтен белгәннәр андый Менә минем диплом эшенә мондагы комиссия дүртле генә куйды да бит, анлаган кешеләр кадерен белде, сатып та алдылар.
Хәнәфи, Түбән Кама егете, патриот буларак, диплом эшенә тема изеп, сәнәгать күренешләрен сайлаган—завод торбалары фонында машина тәгәрмәче тоткан бер егетне гасвиртаган иде. Заводныкыларга бу бик ошады, кдргинаны андаг ы мәдәният сараеның алгы затына элеп куярга тәгаенладылар. Хәер, елгыр егет бу хакта андагылар белән а.иан ук сөйләшеп куйган иде. билгеле.
—Акча бирделәрме әллә’’ Каян алганнар* Шиннарын юл буена басу тутырып тезгәннәр, алучы юк икән бит!—диде Ансар Ул районнарда концертлар куеп күп йөри, шунлыктан дөнья хәлен дусларыннан яхшырак белә иде.—Завод гарда эш хөртиләнде бит хәзер!
Чыннан да СССР дигән империя таркатып, илдә хагтәр нык үзгәргән, завод-фабрикаларда эш тукталган, эш кешесенең хәле коннән-көн авырая барган чак иде бу.
—Әйе. болгаттылар дөньяны...—дип бөдрә башын кашып куйды Зөфәр —
Беркемнен беркемгә кирәге калмады.
—Башың эшләсә җае табыла!—дип серле көлемсерәде Хәнәфи.—Мина менә «КамАЗ» шиннары белән түләделәр.
—Нишлисең алар белән?—диде гаҗәпләнеп Зөфәр—«КамАЗ»ын бармы әллә?
- Нәрсәгә мина «КамАЗ»? «КамАЗ»лы дуслар күп лә минем! Әйдәгез, шуларга рәхмәт әйтеп, уңышларны юыйк әле! Мин Мозаффар кебек саран түгел, ул, әнә, долларларын йома, безне сыйлап тормый. Аннан үрнәк алмагыз, минем кебек булыгыз!
- Сез ике дус, ике пумаладаш...—дип Ансар сүз башлаган иде, Зөфәр, кашын җыерып:
- Пумалабаш дисеңме?—дип аны бүлдерде.—Нишләп пу.малабаш булсын9 Буяудашлар алар, буядашлар! Чыннан да, рәссамнар шундый бер уртак атамасы булырга тиеш бит инде. Без—шагыйрьләр, әдипләр—берберебезне каләмдәш дибез, ә рәссамнар «буяудаш» булсын. Шәп бит! Берегезне алып, икенчегезне куя торган түгел, һәркайсыгызнын үрнәк булырлык яклары җитәрлек!
Бераздан егетләр түрдә, тәбәнәк өстәл янында гәп сатып утыралар иде инде. Хәнәфи буаз портфеленнән зур-зур ике шешә сыра, җиде йөз илле граммлы бер шешә портвейн, бер шешә су чыгарды.
—Кайсыгыз ни эчә?
Зөфәр портвейнга карап, борынын җыерды.
—Шин исе килми микән моннан9
—Мин аны кибеттән акчага сатып алдым,—диде саргылт кашын җыерып Хәнәфи.—Акчаның исе юк, диләр!
—Дипломнарыгызны шушының белән генә юабызмыни9—диде Ансар.
—Яхшырагын Мозаффар куяр. Халыкара мәйданга ул чыкты бит. Минем районга киткән картина өчен монысы да бик житкән.
Чынаякларны бушатып, капкалап алганда, сүз яшь рәссамнарның киләчәк язмышы турында барды, билгеле. Хәнәфине Түбән Камага чакыралар, яхшы гына эш хакы да вәгъдә итәләр. Хәзергә шиннар белән түләячәкләр икән, бу заманда анысы да ярап тора. . Әмма ул әлегә ныклы бер карарга ки 1мәгән иде әле. Казанны да ташлап китәсе килми, алга таба укысаң да яхшы булыр иде. Тик менә керә алуына ышанычы юк.
Мозаффарның исә һәммәсе хәл кылынган: ул Мәскәүгә китә—Суриков исемендәге училищега укырга керәчәк.
Шешәләрне бушатып, Әгъләм абыйнын чәй янына куя торган чикләвек төше, печенье ише тәм-томы белән тамакны алдап, аны-моны сөйләшкәннән сон, кузгалыштылар һәм. ишеккә борылгач, янә теге ике портрет каршына килеп бастылар.
—Теләсә ни әйтсеннәр, минем карашка монысы шәбрәк,—диде Ансар. «Кыш ахыры»на ымлап.
- Шәп шул!—дип аның сүзен җөпләде Зөфәр —Яшьлек бөресенең ачылырга омтылышы, хисләрнең уянырга әзерлеге. И-их, кызы ла кызы! Гомеренең җәендә нинди булыр икән? Мозаффар! Син бит монда сүнми- сүрелми торган хисләрнен яралуын тасвирлагансың! Баштанаяк гашыйк син бу гүзәлкәйгә! Аның утларында янып гомерен узачак, шуны бел! Идеалын рухландыручың. Музаң ул синен!
Ансар мәгънәле көлемсерәп өстәп куйды
—Натуршицасы ул аның...
—Дөрес!—дип аның сүзен җөпләде Зөфәр —Син гомерең буе аны тасвирлаячаксың! Рембрандт Саскияне тасвирлаган шикелле! Ах, тәне тулышып тибрәнә башлагач, күңел кыллары сөю көен көйләгәндә ни төсле итеп тасвирларсың икән син аны?
—Әйе, чишендергәч нинди будыр икән?—дип. тагын үзенекен кыстырып куйды Ансар. —Рәссамнар уя яктан бәхетле бит алар. Безнен ише түгел. Мин гашыйк булсам, нишли алам? Каршысына басып, җырлап җибәрсәм генә инде. Ә син шигырь сөйлисендер. Беребез дә ана тора салып кына, чишен, дип әйтә алмыйбыз. Ә рәссам чишендерми калмый Менә бит!—дип почмактарак торган рамга бармагы белән төртеп күрсәтте ул. Анда күзне ерта торган кызыл тәнле, артык нечкә билле, таза арт санлы бер хатын бу якка аркасын куеп кырын яткан иде —Монысы да синекеме әллә?..
Соңгы сорауда гаҗәпләнү чагылды
—Анысы минеке,—диде Хәнәфи теш арасыннан. Егетләргә анын рәсеме ошамаганы сизелә, бу—анын күнелен тырный иде.
—Моны син шул кыздан яздынмы әллә’!
—Училишенын натуршииасыннан. Зифаны тиз генә чишендерә алмассың!
Хәнәфинен бит очлары кызарып чыккан, иреннәре кысылган, соры күзләре сәер ялтырый иде
—Ах, Зифамыни! Исеме җисеменә мач килгән икән!—диде Ансар Мозаффарга таба борылып.
—Чын исеме Нурзифа анын,—диде Мозаффар Анын да йөзе үзгәреп, ничектер җитдиләнеп китте, хәтта тавышы да калтыранып чыкты шикелле.
—Нурзифа-а-а,—дип сузды ана текәлеп Зөфәр —Монарчы ишеткән юк иде. Ә нинди матур исем! Нурлы да. зифа да Ә бәлки, ул чыннан да дөньяда бердер! һәрхәлдә. Мозаффар дускай, синен өчен шулай Күренеп тора: тозакка нык капкансын Болай булгач аны ясап гомерең узачак инде. Син аны яшьлегендә Боттичеллиның «Яз»ы төсле итеп, аннары Рубенс манерасында.. Аннары Рсмбранд стилендә Яңа «Даная» иҗат итәчәксең!
—Һәм аны безнен милли музеебызга куярлар. Кеше күңеленә шундый көчле тәэсир итә торган булыр ул. күпләр аны карарга кат-кат килер
—Һәм берәрсе, йөрәгенә чыдый алмыйча, кислота китереп сибәр. Хәнәфи, син ничек уйлыйсың?
Шагыйрь белән җырчы хихылдашып куйдылар. Нәкъ шул көннәрдә гәзитләр Рембрандтның Эрмитаждагы «Даная»сына кемнеңдер кислота сипкәне хакында язган иде
—Бу муза синен яныңнан да узгалыйдыр. күрми үтәсендер,—диде Ансар Зөфәргә карап
—Күңел күзе күрмәсә, манай күзе—ботак тишеге
—Менә шул-шул. Күңел күзләрен кин игеп ача шул ул чын сәнгать әсәре
—Әллә син моны чын сәнгать әсәре дип беләсеңме? Шедевр язу өчен безгә укырга да укырга, өйрәнергә дә өйрәнергә әле!—диде Хәнәфи —Зәвык җитми шул сезгә, егетләр. Боек әсәрне уртакулдан аермыйсыз. Беләсегез килсә. Гойянын картинасы миллионлаган доллар тора Ана да сатып алып булмый, чөнки Испания хөкүмәте анын әсәрләрен илдән чыгарырга рөхсәт итми. Ә үзенекен Мозаффар йөз долларга биреп җибәрде
—Туктале. тукта.—диде төпченергә яратучы Ансар—Миллионлаган доллар тора, дисен.. Сатып җибәреп булмыймы сон моны’’
—Эшләнеп бетмәгән әле ул.—диде Хәнәфи
Хәнәфи аяк очларына басып картинаны алды да, рамын каергалады Астан икенче рам килеп төште, анын киндеренә грунт кына салынган, рәсем ясалмаган иде
—Гойянын картинасы ике катлы бит анын Өстәгесендә күлмәк кигән
хатын, астагысында күлмәген салгач...
—Нишләп анысын ясамадың?—дип Мозаффарга төбәлде Зөфәр.
—Җитешеп булмады әле.
—Җитеш син ана тизрәк!
—Һәм сатып җибәр,—дип шагыйрьнең сүзен дәвам итте Ансар.—Хәер, күчермәнең бәясе ташка үлчимдер инде анын..
—Ә ник анын күчермә икәнен әйтеп торырга?—диде Хәнәфи. Анын соры күзләре майланган иде.—Экспертлар гына аера бит аны. Алар да алдана икән әле. Күптән түгел телевизордан сөйләделәр: бик күп музейларда оригинал урынына күчермәләр эленеп тора, ди Байларнын затлы сарайларындагыларын әйтәсе дә юк. Күчермәләрне чын дип сатып, череп баеган кешеләр бар. Бездә дә сәнәктән көрәк булып баеп китүчеләр ишәйде, шуларнын берәрсенә сыларга булыр иде дә бит...
—Берәр житмәгән җире бармы әллә?
—Моның әле киндере, буяулары үзебезнеке генә. Борынгыча ясалганнарын файдалансаң, Мозаффарның күчермәсен чыныннан экспертлар да аера алмас иде. Алай да моның белән бәйләнергә ярамастыр —Хәнәфинен нык уйланганы йөзенә чыккан иде —Бик мәгълүм әсәр. Югалган шедеврлар да күп бит, шуларны ясарга булыр иде...
—Югалган әйбердән күчермә ясап буламыни?
—Репродукцияләре бар бит аларның. Әнә, теге альбомда тулып ята,—дип ятактагы калын альбомга ымлады Хәнәфи.
—Акылдан шаштыгызмы әллә, җинаять ич бу!—диде кашын-күзен җыерып Мозаффар.
—Нинди җинаять булсын ул? Кешенең менә шушы сурәткә карыйсы килә икән, карасын! Диварына асып куясы килә икән, куйсын! Карап торышка аермасы булмагач, анын ни гаебе бар?
Сүз шунда өзелде, ишек уемында кыз сыны пәйда булды. Сирәк кенә эре кызыл чәчәкләр төшкән кофта, йомры тез башларыннан чак кына югары киң итәк кигән, коңгырт чәчләре аркасына сибелгән бу кыз. ят егетләрне күреп, кыенсынып елмайды, түгәрәк ак йөзе алланып чыкты. Бу хәлендә ул үзе дә рамга куелган картина кебек иде. Тере картина! Бер дивардагы сурәткә карады шагыйрь Зөфәр, икенче ишек уемындагы кызга
—Бу—шушы түгелме сон?—диде исе китеп.
— Исәнме, Нурзифа! Кер әйдә, нишләп туктап калдын!— диде Мозаффар.
—Исәнмесез.. Мин сезне мондадыр дип белмәгән идем.. Җыештырырга сонга калдым бүген...
—Бүгенгә җыештырмасан да ярар...
—Котлыйбыз, Зифуш!—диде Хәнәфи.
—Нәрсә белән?
—Син Мозаффар абыеңа бишле алып бирдең.
—Ничек?
—Башка берәүнең портретын ясаган булса, өчле тотып калган булыр иде. Ә сине күргәч, һәммәсенең күңеле йомшарды...
—Котлыйм...—кызнын тавышы сузынкырак, ничектер йомшак иде.— Алайса мин Василий Дмитриевич ягын җыештырып чыгам Әни әйтте, ул бик үтенеп сорады, диде.
—Ә мин?—диде Хәнәфи.—Мине тәбриклисен килмимени1 Мин дә диплом якладым бит!
—Сезне дә котлыйм...
—Юк алай гына түгел. Син... Син безнең хөрмәткә бокал күтәрергә тиеш. н
—Мин эчмим!
—Ә син су белән. Әмма исерткеч сүзенне әйтеп!
Нурзифа ярдәм сорагандай Мозаффарга күз салып алды. Тегесе дәшмәде, ике кулын джинсы чалбарынын кесәсенә тирән итеп батырып, куе чәчләре астыннан үчекләгәндәй елмаеп басып торуында булды
—Дүрт егеткә бер-ике авыз сүзенне жәлләмәссен бит инде!—диде шунда Зөфәр
—Поднимем бокалы, содвинем их разом!—дип кинәт сузып жырлап жибәрде Ансар
Кыз ирексездән елмайды Хәнәфи жәлт кенә чынаякларны тутырды
—Бәхетегезне ижатга табыгыз,—диде Нурзифа Мозаффарга карап. Һәм стаканнан бер йотым су кабып куйды да. чыгып китте
Егетләр сүзнен очын югалтып, бер мәлгә тынып калдылар. Һәммәсенен карашы янә дивардагы портретка төбәлде
- Йа хода, була бит шуный матурлык!—дип. көрсенде Зөфәр —Мин менә хәзер миллиардлаган христианнарнын ни өчен хатын-кыз сурәтенә табынганын аңладым кебек
Ул, урыныннан кузгалып, портретка таба атлады. Хыялый кыяфәткә кереп, шигырь укый башлады
—Нинди гүзәл мизгел жан индсрде.
Кем бәхетенә тудын бу җиргә9
Матурлыкны таный белгән һәркем
Хыялланыр сине күрергә
Яшәсшнен кырыс җирләрендә
Ямьсезлектән күнел арганда.
Эретергә бозлы күңелләрне
Әле дә син бар безнен арада.
Әле дә син бар—гомер сулмас чәчәк.
Мәхәббәттән туган гүзәллек.
Төшләренә кереп елатырлык.
Өннәреңдә үзәк өзәрлек.
Аннары кискен хәрәкәт белән Мозаффарга таба борылды да:
- Кирәкми сина башкаларның күчермәсен ясарга!—диде — Сары шайтанга хезмәт итә күрмә! Күпме галантлар дөнья куып юкка чыга Иҗат кешесе өчен икенең берсе: матурлыкка хезмәт итү яки үлем! Үз кыйблана йөз тотып, үз юлын белән бар'
Анын нык дулкынланганын күреп. Ансар сүзне шаяруга борырга теләгәндәй, көлемсерәп
—Сүз бирсен ул безгә, сәнгатькә ихлас хезмәт итәм. дип ант эчсен! —дип куйды.
LUai ыйрь исә моны җитди кабул итте.
-Чыннан да. сүз бир син безгә. Мозаффар!
—Ә ник ул гына? Матурлык яки үлем, дисеңме әле9—дип торып басты Ансар —Мин дә аңа кушылам, ант итәм! Сәхнәдән аерылсам, барыбер яши алмаячакмын.
—Әйе. хыянәтче яшәмәсен! Ана бирелгән сәләт, талант—халык байлыгы ул. Кадерен белсен! Белми икән, үлсен! Әйдәгез, өчәүләшеп ант итәбез!— диде Зөфәр канатланып.—Кил, Мозаффар' Бир кулыңны!
Моңарчы дәшми-тынмыи утырган Мозаффар, торып, алар янына килде.
—Ә ничек ант итәбез? Борынгы гладиаторларча, кулны пычак белән сызып, бер-беребезнен канын ялашыпмы9
туры карап, матурлык яки үлем, дип өч тапкыр кабатлыйк!
—Әгәр берәрегез сүзендә тора алмаса, нишләтерсез? Бәреп үтерерсезме әллә?
Өч егет, көтелмәгән бу сораудан сискәнеп, өстәл ягына борылды. Сүзгә мавыгып, алар дүртенче табындашны онытып җибәргәннәр икән бит Әнә ул, карашын читкә төбәп утыра, янагы тимгелләнеп чыккан, кружка тоткан кулы дерелди. Берничә мизгелгә тынлык урнашты. Гадәттәгечә иң беренче булып Ансар телгә килде, хәлне җиңеләйтергә теләп, шаярткандай:
—Без—аны исәннәр исемлегеннән сызып ташлаячакбыз,—дип куйды.
Зөфәр исә диварга сөялгән рамдагы мул арт санлы хатын сурәтенә күз салып алды, сүрелгән йөзен Хәнәфигә борды:
—Ә син ник «берәрегез» дисен? «Без» дип сөйләш! Антка кушыласын килмимени?
—Мине бөтенләй чуттан төшермәкчеме әллә сез?..
Хәнәфи кружкасын куеп, салмак кына күтәрелде.
—Тик менә шунысы: сүздә ничек торганыбызны кайчан, ничек тикшерербез икән?
—Әйдәгез, ун елдан соң дип сөйләшик,—диде Зөфәр канатланып.— Шушында очрашабыз да, кемнең ни кылганын карыйбыз Бирегез кулларыгызны!
Дүрт егет кулларын бер йомарламга укмаштырып, тирән сулыш алып:
—Матурлык яки үлем! Матурлык яки үлем! Матурлык яки үлем!—дип, өч тапкыр кабатладылар.
Алар, сүзгә мавыгып, ишекнең ачылганын сизми калганнар икән. Сәер дә, серле дә, хәтта бераз шомлы да гамәлиен шаһиты булып, ишек уемында Нурзифа басып тора иде.
—Бәрәкәт! Антыбызның шаһиты да бар икән бит безнең!—диде Ансар.
— Шаһитның да ниндие генә әле!—диде Зөфәр.—Талант иясенең илһамчысы, музасы! Әй, кызыкай, онытма бу минутларны! Исендә тот: нәкъ ун елдан соң без шушында очрашып, кемнең шушы антка тугры калганын, кемнең хыянәт иткәнен белешербез. Синең каршында, синең күзләренә карап! Кил монда, аер безнең кулларны!
Нурзифа дәшми генә алга атлады һәм егетләрнең бергә укмашкан йодрыкларына кулының кырые белән йомшак кына бәреп алды...
Ах егетләр, егетләр, белсәгез иде сез бу илһамчыгызның, үзегез әйткәнчә, «муза»нын хәлләрен! Тышкы кыяфәтенә сокланып туя алмыйсыз, күкләргә күтәреп мактыйсыз, әмма эчендә ниләр барын белмисез, бәгыре ничек сызланганын сизмисез! Сукыр сез, сукыр! Арагызда ин сукыры—Мозаффар! Диплом яклаган көнне Нурзифаның йөрәгенә нинди яра салганын сизми калды, белми ул...
Ә бит ул көнне кыз бәйрәм кебек көтеп алган иде. Аны бөтен ваклыклары белән кат-кат күз алдына китергән иде Мозаффарга, һичшиксез, «биш»ле куячаклар. Ул училище ишегеннән балкып килеп чыгар. Нурзифа аны баскыч төбендә каршы алыр, котлап, чәчкә бәйләме—кызыл розалар сузар. Ул минутта бит очыннан пәп итеп алу да урынлы булыр әле.
Монысын күз алдына китергәндә, Нурзифаның бөтен тәне кызышып китә, иреннәре тулышып, утта янгандай була иде.
Әмма аның хыяллары тормышка ашмады.
.. Иртән базарга баргач, Нурзифаның күзе иң элек эре, җете кызыл розаларга төште, билгеле. Их, шуларның җидесен... яисә бишесен . Һич
югында өчесен матур игеп төрдереп алырга иде.. Әмма Голландиядә үскән ул купшы чәчәкләр кыйбат тора икән. Күзләрнең карашын алардан аерып, рәтләр буйлап китәргә туры килде. Ахыр чиктә, Нурзифа бер сабак ак хризантема гына ала алды Кадерен белеп кабул иткән кешегә монысы да начар түгел, дип юатты ул үзен.
Июнь иртәсе аяз, тыныч иде. Язучылар йорты каршындагы карт юкәләр шау чәчәктә, иртәнге жиләс һава бал исенә туенган Урамнан машиналар сирәк үтә, тыныч, аулак Нурзифа капка янына сәгать тугызда ук килеп басты Иртәрәк икәнен белсә дә жаны түзмәде. Эре кызыл чәчкәләр төшерелгән ак кофта, кыска итәк кигән кызнын нечкә сыны юкә агачынын юан кәүсәсе артына ышыкланды.
Шактый озак—сәгатьләр буе басып торырга туры килде ана. Менә ниһаять ишектә таныш сын күренде Нурзифа ана таба омтылды. Әмма шул мизгелдә.
—Мозаффа-а-ар!— дигән тавыш янгырады. Урам чатында кара кофта, кара чалбар кигән, түшенә эре ак төймә таккан кара чәчле кыз күренде. Кулында озын сабаклы, эре-эре кызыл розалар бәкчәме Менә ул урам аша йөгерә. Лялской бакча ягыннан килгән ак «Жигули* астына керә язды. Мозаффар ашкынып ана таба атлады. Менә кыз. чәчкәләрне читкәрәк сузып, калку күкрәге белән егетнен түшенә ятты да иреннәренә беректе Юкә кәүсәсе артына посып, бу тамашаны күзәтеп торган Нурзифа өчен кояш тотылгандай булды..
Өенә кайтканда, кызнын бәгырен көнләшү ачысы талый иде Ямансу чакларда ул юаныч эзләп кәгазь, буяулар, кылкаләм ала. Сәнгать мәктәбендә өйрәнгәннәрен эшкә җигеп. кичерешләрен рәсемгә сала ..Бу юлы да шулай итте: өстәлгә кушбит зурлыгындагы ватман кәгазе жәеп куйды. Бераз уйланып утырганнан сон. кулына кылкаләм түгел, күмер таякчыгы алды.
Анын кулы астыннан икс кыз сурәте калкып чыкты ак күлмәк кигәне— биегрәк урындыкта, кара кисмлссе тәбәнәгрәктә утыра Карашлары төрле тарафка төбәлгән, әмма һәр икесенен дикъкате бер-берсенә юнәлгәнлеге сизелеп гора. Бер-берсеннән читләшәләр, тик ерагая да алмыйлар Менә күмер астыннан юан кара чылбыр сузыла башлады, ул ике сынны бер- берсенә беркетеп, кат-кат урап алды
Нурзифа сурәтне диварга энәләр белән беркетеп куйды. Һәм артка чигенеп, башын кынгыр салып, озаклап карап торды Ак күлмәкле кыз анын үзенә охшаган иле. Ә карадан киенгәне Анысы билгеле бит инде!
Иртәгесен төнге каравылдан кайткач. Нурзифаның әнисе Гәүһәр сурәткә сәерсенеп карап торды
—Болар кемнәр инде?.. Берсе ак. берсе кара—яхшылык белән яманлыкмы әллә?
Бераз көтеп тә жавап булмагач
—Син икесен дә матур итеп тасвирлагансың.— диде уйланып .-Чынлыкта алай түгел шул ул. Яманлык ул һәлакәт дигән сүз бит. фаҗига, үлем. Газраил не шуның төсле дип күз алдына китерәсеңме әллә син ’
—Ә Одетта белән Одиллия?—дип Нурзифа күзләрен зур ачып—Одиллия ямьсе» түгел бит! Ул үзен яраттыра да белә
—«Аккош күле» балетын әйтәсең инде Ә ник сон агында үзенне ясадың ’ Одиллиясе дә бардыр инде'’ Классташыңмы әллә?
Бу сорау да җавапсыз калды
—Мозаффар абыеңа күрсәттеңме сон’’ Ни диде’
—Юк әле. күрсәтмәдем —дип кызарынып башын иде Нурзифа
Әнисе аны үзенчә аңлады:
— Нәрсә кыенсынып торырга. Күрсен, җитмәгән җирләрен әйтсен Анлатсын. өйрәтсен Иртәгә җыештырырга барганда моны да алып бар
Мин анда бармыйм, диде Нурзифа иреннәрен тешләп. Һәм чыланган
керфекләрен күрсәтмәс өчен башын иде.
—Нишләп? Үпкәләдеңме әллә?
—Барасым килми,—диде Нурзифа тавышын күтәрә төшеп.
—Үз теләгәнен генә эшли торганнар без түгел шул, кызым,—диде Гәүһәр авыр көрсенеп.—Минем дә менә кеше шакшысын һич жыеп йөрисем килми Тамак тәмугка кертә, дигәннәр борынгылар. Элек тә зарлана идек, кибетләр буш, кирәкне табып булмый, фабрикада эш авыр сыман иде... Баксаң, бер дә зарланырлык булмаган икән. Фабрикабыз кире ачылса, йөгереп барыр идем. Ишеген ачуга бөркелгән баллы исен күкрәк тутырып сулау үзе генә дә ни тора!
Ул шулай сөйләнә-сөйләнә йокы бүлмәсенә керде дә, өстен алыштыргач, башын салындырып, караватка утырды. Күңеле бик тә төшенке иде анын. Кондитер фабрикасы ябылганга бер ел тулды, канларга гына барып, кемнәргә генә сүз кушып карамады Гәүһәр, тик менә рәтле эш табылмады. Һөнәре бик сирәк җиргә ярый шул. конфет камыры—карамельдән чәчкәләр ясый ул. Эресен-вагын, бәйләм-бәйләм итеп тә, кечкенә кәрзингә куеп та... Уртасында аккошлар йөзгән зәңгәр күл тирәсенә тезеп тә... Кара, хозурлан, бер чәчкәсен яки кошын сындырып алып, кабып җибәр. Теленне генә йота күрмә!
Гәүһәр ясаган чәчкәле күл фабрика директорының өстәлендә тора, ераклардан килгән кешеләр аны күреп шакката иде. «Туебызга ясап җибәрегез әле»,—дип, Мәскәү хәтле Мәскәүдән шылтыраталар иде. Әлбәттә инде, бу эшкә өйрәнергә теләүчеләр бар иде, әмма берсе дә Гәүһәр кебек остара алмады. «Илдә бер Гәүһәр»,—диләр иде шул аны!
Ул ясаган татлы гүзәллекнең беркемгә дә кирәге калмас, дигән уйның саташып төш күргәндә дә башына килгәне юк иде. Ябык еллар шушындый була—матурлыкның да, осталыкның да, кешенең үзенең дә кадерен бетерә икән.
..Йөри торгач, Язучылар йортына вахтер булып та ялланды Гәүһәр. Бер тәүлек эшлисен, ике тәүлек ял итәсең. Эш хакы ташка үлчим, алай да иш янына куш була... Кичә бик арган иде, төнлә каравыл будкасында утырган килеш йоклап киткән дә, тикшерүче килеп, тәрәзәнең юка пәрдәсе аша шуны күреп алган. Бүген аны бик каты кисәттеләр: тагын берәр тапкыр шундый хәл сизелсә, куып чыгарачаклар.
Ире исән чакта, болай каты бәрелә алмыйлар иде. Абруйлы кеше иде Вилдан, заводта тәэминат бүлеге җитәкчесе. Шәһәрнен яна районыннан ике бүлмәле фатир алды, дөнья хәлен белеп булмый, дип, кассага шактый акча да салып куйган иде. Икесе дә дөбердәтеп эшлиләр, бердәнбер кызларын ике мәктәптә укыталар иде. . Кинәт кенә бөтенесе берьюлы ишелде дә төште. Заводта эш тукталды, кассадагы акчалар янды. Әллә шул хәсрәттән, әллә гомере беткәнгә, Вилданның йөрәге кинәт туктады...
Менә бер ел инде тол хатын булып яши Гәүһәр. Бер тамакны туйдырырлык эш табуы кыен, аңа исә кызын аякка бастырырга кирәк. Киләсе елдан сәнгать мәктәбендә уку түләүле булачак, дип кисәттеләр менә. Ә Нурзифанын тагын өч ел укыйсы бар әле. Ничек тә булса ташлатмаска иде.
Ананың тамагына ачы төен килеп тыгылды...
Нурзифа ачык ишек янына килгән иде, учлары белән битен каплаган әнисен күреп, сискәнеп китте. Гәүһәрнең ситсы халат астындагы иңбашлары калтырана, элек гел бөдрәләтеп йөри торган көлсу чәче башына сыланган, арада ак бөртекләр җемелди.
Нурзифа килеп, әнисен иңнәреннән кочып алды:
—Елама, әни! Бер остаханәнең идәнен себермәгәннән дөнья җимерелмәс лә!
—Инде син дә мине аңламагач, син дә хәлемә кермәгәч,—дип сулкыппяпы Гәүһәр. ’
—Аңлыйм, әни! Кая дисән, шунда барам, ни әйтсән, шуны эшлим! Елама гына!
Остаханәнен буш чагын туры китерергә дип чамалаган иде ул. Әмма дүрт егеткә тап булды. Аларнын очынып-талпынып сөйләгәннәрен ишетте, алай гына түгел, намус белән ижат итәргә дип биргән антларын үз кулы белән беркетте
Бу күренеш Нурзифанын хәтеренә, талантлы рәссамнын картинасы кебек, бөтен төсмерләре, хәтта тавыш аһәннәре белән унмас-жуелмас булып уелып калды.
Карадан киенгән кыз бу картинага сыймаган иде
Дүрт егетнен яшьлек мавыгуы белән биргән анты вакыт узган саен хәтернен ерак почмагына чигенә барса һәм, ун ел үткәч җыелып, анын үтәлешен тикшереп тормасалар да гаҗәп булмас иде. Гомер иткәндә гамьнәр өсте-өстенә өелеп, искеләрен якалары оныттырып тора бит ул
Бигрәк тә бу заманда, гасырлар алышынган чорда шулай булды дөнья болганды, борчулар баштан ашты. Ижат кешеләренә акча түләү бетте, совет чорында концертлар оештырып, жырчыларнын, артистларнын тамагын туйдырган филармония нык хәлсезләнде.
Элекке елларда музейларга да, клуб диварларын, олы җитәкчеләрнең кабинетларын бизәү, танылган кешеләрнең юбилейларында бүләк итү өчен дә күп кенә картиналар дәүләт акчасына сатып алына иде Яна хакимиятне бүтән мәшәкатьләр күмеп китте. Халыкны тамак кайгысы басты. Нәтиҗәдә күп кенә рәссамнарны эш белән, хезмәт урыны белән тәэмин итеп килгән сәнгать фонды уннарча миллион бурычка батып, банкрот дип игълан ителде, Карл Маркс урамындагы күргәзмә заллары, остаханәләр урнашкан зур бинаны сатачаклар икән, дигән хәбәр таралды.
Бәхеткә. Мозаффар мондый зур ыгы-зыгылардан бераз читтәрәк калган иде. Ул Мәскәүдә Суриков исемендә!е сәнгать училишесын тәмамлаганнан сон бер елга Италиядә барып, осталыгын арттырды, аннары Казанга кайтып, уңга-сулга карамыйча, ижат эшенә чумды Мона анын мөмкинлеге булды, чөнки хатыннан уңды Азалия затлы кешеләр арасында исеме танылган тегүче булып үсеп җиткән иде. Ул үзенен танышлары аркылы, рәссам Юлдашевнын исеменә таянып, яна йорттан фатир алуга да иреште
Инде менә Мозаффарның үзенә дә язмыш йөз белән борыла башлаган кебек булды. Татарстан президентының тышкы элемтәләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов Чехиягә барган да, анда күргәзмә үткәрү турында килешүгә кул куеп кайткан икән Чит илләрдә безнең белән кызыксыну көчле, чөнки СССР таркалып, чиктәге «тимер пәрдә» алып ташланiаннан сон, алар өчен өр-яңа донья ачылганда»1 булды Жае туры килгәндә, кайбер рәссамнарның, шул җөмләдән Юлдашевнын да. картиналарын долларга сатып алгаладылар Прагада да сатарга мөмкин булачак икән. Аңда Талипов белән Юлдашевнын яңа әсәрләре белән аеруча кызыксынуларын белдергәннәр
Акулов бу матур хәбәрне җитәкчеләргә җиткерүгә, мәдәният министры Илгизәр Фаязович Кәримов Рәссамнар берлегенең рәисе Хангилдинны һәм Талипов белән Юлдашевны махсус чакырып сөйләште Әлбәттә инде, мәсьәләне югары кабинетларда гына хат итү дөрес булмаячак, киң җәмәгатьчелекнең фикерен исәпкә алу тиеш иде. Ә монын өчен зур күргәзмә үткәрер! ә кирәк, дип табылды Комиссия картиналарны шуннан сайлап алачак, аларнын бәхетле авторларына да Чехиягә ике атналык командировка биреләчәк иде
Монарчы йокымсырап яткан рәссамнар берлеге бу хәбәрдән дәррәү җанланды. Карл Маркс урамындагы әле тә сатуга куелмаган бинаның
икенче катындагы зур залда күргәзмә ачылды. Табигый ки, Талипов белән Юлдашевка анда ин күп урын бирелгән, икесенен дә Чехиягә барачагы алдан ук билгеле иде.
Әмма мәшәкатьләрнең иң кызган көннәрендә, һич уйламаганда, Мозаффар юкка чыкты.
Аның, мавыгып, дөньясын онытып, остаханәсендә озаклап ятуына, кайчак кунып ук калуына күнеккән хатыны Азалия беренче кичне әлләни борчылмады борчылуын. Мәшәкате дә күп иде: алты яшьлек Сәйярны балалар бакчасыннан алып кайтып, ашатасы, киемнәрен юасы, туктаусыз лыкылдавына жаваплар бирәсе, ин соңыннан, караватына яткырып, әтисенекенә охшаган, куе, кара, тыңлаусыз чәчен сыйпый-сыйпый, әкиятләр сөйлисе...
Ниһаять, бала күзен йомып, өйдә тынлык урнашкач, Азалия шкаф өстендәге түгәрәк пыяла сәгатька карап алды. Ун тулып килә икән иңде. «Шалтыратырга кирәк»,—дип уйлады ул.
Әмма остаханәдәге шәһәр телефоны озын-озын чинады, кесә телефоныннан исә ят тавыш: «Абонентка тоташып булмый»,—дип жавап бирде.
Беренче елларны мондый очракларда Азалия бик борчыла, чәүчәләкләнә иде. Төн уртасында бала күтәреп, остаханәгә барып кергән чаклары да булгалады. Әмма Мозаффарның анда, кылкаләм тотып, мольберты каршында басып торганын, яисә эше бармаудан гаҗизләнеп почмактагы ятагында аунап ятканын күргәч, аннан бигрәк үз-үзенә ачуы кабара иде
Нишлисең, рәссамнар үзенчәлекле кавем шул—кулга ияләштереп, күз алдында гына тота торган түгел. Никадәр талантлырак булсалар, шулхәтле йөгәнсезләр.
Азалия эшеннән гадәттәгечә бик арып кайткан иде—ательеда көнозын аягөсте буласын, җитмәсә күп кеше белән аралашырга, һәркайсынын жаена торырга туры килә. Бик йончыган иде, башы мендәргә тиюгә тынгысыз йокыга чумды.
Иртәгесен кичкә таба да Мозаффарның телефоннары җавап бирмәгәч ул, баланы бакчадан алганнан соң. остаханәгә кереп чыгарга булды.
Бишенче катка менеп, идәннән түшәмгәчә тоташ рәшәткә янындагы кыңгырауга күпме генә басса да, өстән ни зыңгылдау тавышы, ни башка берәр аваз ишетелмәде.
Бу юлы инде Азалияне чын-чынлап шом басты. Аның чалбар балагына чытырдап ябышкан кечкенә Сәйяр да. нидер сизенгәндәй, көйсезләнеп шыңшырга кереште.
Аннан соң берничә сәгать томан эчендә узгандай булды: уйлар буталды, куллар күнегелгән эшне башкарды: пешерде, юды. баланын башын сыйпады
Ә бәгырьне һаман бер сорау тырный иде: Мозаффар кайда? Әллә сон әйтергә дә онытып, яңа картинасы өчен этюдлар ясарга китте микән9 Моңарчы алай ук кыланганы юк иде дә бит. аның башына ни килмәс...
Ничек белергә? Кемнән сорарга?
Жавап булып күңелдә бер исем калыкты: Нурзифа! Утлы каләм белән сызылгандай йөрәкне өтте ул. Ничә еллар инде тынгы юк бу кызыйдан!
Ун ел элек Мозаффар аны үзенең картинасында язучылар йортының бакчасы янында кар өстенә бастырып ясаган иде. Дипломны ул шуның белән яклады.
Әйе, ин мөһим картинасында тасвирлау өчен йөргән кызы Азалияне түгел, ә менә шул кызны сайлаган иде ул.Бу нәрсә күңелне тырнамый калмады, әлбәттә.
Әмма Азалиянең акылы җитге-егеткә үпкә белдермәде, диплом яклап чыккан җиренә бер кочак роза алып килде. Нурзифа—мәктәп баласы
Мозаффар Мәскәүгә китәчәк, ерагайган аралар хисләрне сүрелдерер, дигән ышаныч бар иде
Әмма бу очракта алай булып чыкмады. Мозаффар каникуллар вакытында Казандагы остаханәсендә эшләде. Әледән-әле һаман шул Нурзифанын портретларын ясап торды «Казан гүзәле». -Татар кызы» дигән мәгълүм картиналарында да шунын чалымнары ярылып ята. Ун ел эчендә кешеләрдә, яшәеш тә нык үзгәрде, тик рәссамның күнел күзендәге шушы кызга караган саен эленә торган алсу пыялалы күзлеге генә ватылмады, томанланмады
Нәрсәсен таба торгандыр! Чибәр кызлары белән дан тоткан Казан каласында андыйлар адым саен очрап тора югыйсә... Әгәр дә Мозаффарның буяулары белән тасвирланса, һәркайсынын сурәтен мадонна итеп, диварга элеп куярлык.
Рәтле булса кияүгә чыгар иде, яше егерме бишкә җиткән бит инде! Безнең әбиләр заманында андыйларны сазаган кызга санаганнар' .
Ә бәлки анын йөргән кешесе бардыр да инде? Азалия генә белми калгандыр? Дуамал сугыш чукмары булса, көнләшеп. Мозаффарны бер-бер хәл кылып ташлавы да ихтимал бит!
Азалия шомланудан тигезсез типкән йөрәген басарга тырышып, калтыранган куллары белән телефон янында яткан тар кенәгәне актарды Менә ул—исеме астына кызыл каләм белән сызылган
—Исәнмесез!
—Хәерле кич... Азалия апа, сезме?
Бу сорау болай да җәрәхәтле күнелне тырнап узды Монарчы аларнын телефоннан сөйләшкәне юк иде, каян таныды әле? Шалтыратканны көтеп утырганмы әллә? Өендә үзе, димәк, Мозаффар белән түгел
—Әйе, мин бу,—диде Азалия бер мәл тынып торгач
—Мин сезгә үзем дә шалтыратмакчы идем
Кызнын борчылганын сизеп. Азалия бөтенләй тынсыз калды Нидер булган, ахры!
—Бүген Мозаффар абыйны күргәзмә залында көтәләр иде. телевидениегә төшерергә,—дип дәвам итте Нурзифа —Алдан әйтеп куйган булганнар Ә ул килмәде. Онытты микән әллә? Исенә төшерегез әле
—Әйтер идем дә, өйдә юк шул!
—Остаханәдә бөтен әйберсе тарау килеш ята Кайда сон ул?
—Өченче көннән бирле күзгә күренгәне юк Әллә син беләсеңме, дигән идем...
—Чит илгә алып барасы картиналарын әзерли иде бит ул, каядыр барырга исәбе юк иде кебек
Азалия трубканы куйды да. чуалган зиһенен тупларга тырышты Уйлап карасан, Мозаффарның нәкъ менә бу көннәрдә юкка чыгуын бәйсез холкы белән генә аңлату авыр иде Прагага бару турында күпме хыялланды, күпме очынды, тырышты! Шундый җитди мәсьәлә хәл кылынганда качып йөрерлек үк башсыз түгел ләбаса ул
...Кайтып килми микән?!
Азалия тәрәзәнең пәрдәсен ачып, тышка карады Биек багана башыннан төшкән яктылыкта аермачык күренеп тора—Мозаффарның күксел сигезенче «Жигули»е үз урынында, карт каен төбендә Шактыйдан инде рульгә утырганы юк «Техосмотр үтәсе бар».—дип сөйләнеп йөри, һаман шуны башкарып чыга алмый
Иркен ишегалды каен, миләш, тирәкләр белән ышыкланган, уртасына балалар өчен атынгыч-шугычлар ясалган Быел да язын аларны төзәттеләр, матур итеп буяп та куйдылар. Биек баганада көчле лампа яна. агач ябалдашларының челтәрле күләгәләрен җиргә бизәк итеп төшерә
Бик тә ямьле бу күренеш бүген шомлы булып күренде Ишегаллврын,
урамнарны бизиләр-матурлыйлар, әмма шул тирәдә яшәгән кешеләрне афәтләрдән саклап бетерә алмыйлар. Әгәр берәрсе юкка чыкса, карурманда адашканнан хәтәррәк. Бик тырышсан, урманда кеше эзенә төшеп буладыр, ә менә шәһәрдә эзләр калмый.
Алла сакласын, Мозаффар бер-бер бәхетсезлеккә юлыгып, һушсыз ятса, ә Азалия аны эзләтмәсә, нинди хатын була инде? „
Ул трубканы кире күтәрде дә, «ашыгыч ярдәм» номерын жыйды Теге баштагы хатын-кыз талчыккан тавыш белән жавап бирде: сонгы ике көн эчендә ярдәм күрсәтелгән һәм хастаханәләргә илтеп тапшырылган кешеләр исемлегенә Мозаффар Юлдашев теркәлмәгән икән... Билгесезләр дә юк...
Азалия, юаныч эзләгәндәй як-якка каранды да, бер як диварны биләп торган шкафнын аскы киштәсендә күпереп яткан ак төргәкне алып, бүлмә уртасындагы өстәлгә таратып җибәрде. Торшердан төшкән яктылыкта ак ефәк елкылдады, затлы челтәрнен читләрендәге көмеш сәйләннәр жем-жем итте Азалия туй күлмәкләре тегүче буларак шәһәрдә танылган оста. Ательеда төрлесен тегәргә туры килә, ә менә өендә ул затлы, бай кәләшләрне генә киендерә. Бу ефәк—яшь җырчы Ләйсән Вәлидинен туй күлмәге булачак. Бүгеннән тотынырга кирәк, вакыт аз калды.
Аһ нинди бәхетле, чибәр, талантлы кыз ул Ләйсән Вәлиди! Парлашып килгәннәр иде, кияве дә үзенә тин икән: буй-сыны ипле, йөзе нурлы, теле тәмле. Исеме дә матур—Рашат
— Минем кәләшнең күлмәге дөньяда бер булсын!—диде ул елмаеп.— Үзегезгә теккәндәй итегез!
Үзенә туй күлмәге теккәндә яшьрәк иде шул әле Азалия, болай ук оста түгел иде. «Алай да тырышты, рәссам кияүнен күнеленә хуш килсен, диде. Кавышулары сокланырлык, тормышлары ямьле булырга тиеш иде. чөнки сәнгать таныштырган иде аларны.
Ул чакта Азалия техникумда кисүче-тегүче булырга укый иде. Яхшы тегүче, әлбәттә сәнгатьне аңларга, ижатка сәләтле булырга тиеш, дип саный иде андагы остазлар. Шул максаттан алар шәкертләрен театрларга, музейларга еш йөртәләр иде.
...Җиңү көненә багышланган күргәзмәдә Азалия зур гына картина каршында тукталып, төркемнән аерылыбрак калды. Картина сугыш беткән чорга багышланган иде: басу юлыннан пилотка, гимнастерка, кирза итекләр кигән берничә ир-ат килә, авылдан аларга каршы бала-чага, хатын-кыз йөгерә. Ничектер күңелне кузгатты бу күренеш Азалиянең дә бабасы сугышта булган. Исән кайткан, әмма озак яшәмәгән. Ул да шушы солдатлар төсле булгандыр...
—Монда ин яхшы әсәр шушы, әйе бит?—диде кемдер.
Кыз ямансу уйга чумып торганда, сизми калган: артына бер ят егет килеп баскан икән. Азалия кебек үк кара чәчле, түгәрәк йөзле. Тик буйга шактый калкурак, йөз сызыклары кискенрәк.
—Мина да ошый...—диде Азалия.
—Ә беләсезме, хикмәт нәрсәдә?
Кызнын аптырабрак калганын күреп, егет елмаеп сүзен дәвам итте:
—Хикмәт хәрәкәтне тасвирлый белүдә. Менә бер солдат честь биргән...
Шунда Азалиянең күз алдында могҗиза булды кебек—солдат кискен хәрәкәт белән кулын чигәсенә күтәрде һәм төшерә дә башлады.
—Әйе... Күрәм...
Егет аның дулкынланганын сизеп, тагын да рухланып сөйләргә кереште:
-Кеше һәрвакыт хәрәкәттә бит ул. Хәтта беренче карашка тик торган төсле күренсә дә. Анда да сулыш алудан, йөрәге тибүдән бөтен тәне
тибрәнеп тора. Бер хәрәкәтне ясаганда ул инде икенчесенә әзер тора. Менә бу кул,—дип картинага ишарәләде ул —Ул күтәрелгән генә, әмма төшәргә әзерләнгән инде Рәссамнын таланты менә шуны бирә белүдә Безнен Әгъләм абый искиткеч талантлы шул ул!
—Туганыгызмы әллә?
Егет тигез, тыгыз тешләрен җемелдәтеп көлеп җибәрде
—Әгъләм Талипов—минем укытучым. Таныш булыйк—мин Мозаффар, сәнгать училишесы студенты,—дип кулын сузды ул.
—Ә мин жинел промышленность техникумында укыйм,—дип. Азалия кулын анын учына салган иде. егет шундый итеп кысты, атсыз бармактагы нечкә алтын балдак тәнгә уелып керде Кыз авыртудан күзләрен чытырдатып йомып атды, әмма Мозаффар моны сизмәде, картина турында сөйләвендә булды.
Ул арада Азалиянен төркемләшләре залдан чыгып киткәннәр иде инде Мозаффар аны озата китте
Менә шуннан башланды аларнын танышулары, йөрешүләре Өч елдан сон алар Мәскәү загсында язылыштылар.
Нинди бәхетле чаклар бар иде! Алдагы көннәр якты булыр, гел куаныч кына алып килер кебек иде
Кара көннен килүе шушы микән әллә? Бәла-казаны берәү дә сорап- көтеп алмый бит
Телевизордан фаҗигаләрнең төрлесен сөйләп кенә торалар, юкка чыккан кешеләрнең сурәтләрен күрсәтәләр. Кон саен яналарын Табылалар микән, шунысын гына әйтмиләр. Табылмаганнары да шактыйдыр, мөгаен Кайберләре исән дә түгелдер, гәүдәләре кая да булса ятадыр Үтерү очракларының һәммәсен дә ачыклый алмыйлар бит Ачылмый калган җинаятьләр шактый, диләр.
Тик утырырга һич ярамый! Нидер эшләргә кирәк!
Азалия кулындагы ефәкне читкә атты да. янә телефонга ябышты Бу юлы «02» не—милиция номерын җыйды
Нәкъ шул сәгатьтә, Казансу артындагы бер урамда, тугыз казлы йортнын тәрәзәсеннән икенче берәү карап гора иде Нурзифа иде бу. Анын да йөрәк мае сыза, күнеле ниндидер бәхетсезлек булганын сизә Монарчы берәр кая озакка киткәндә. Мозаффар мольбертын, буяу-кылкаләмнәрен үзеннән калдырмый иде. Ә бу юлы алмаган, һәммәсе үз урынында Ятакта да, өстәлдә дә рамнар Гүяки ул остаханәсеннән бер генә минутка дип чыккан... Тик нишләптер кире кермәгән Кая киткән9 Ник өенә кайтмаган 9 Хатыны да тәмам аптыраган, күрәсең, юкса Нурзифага шалтыратып тормас иде. Тавышыннан ук нык хафаланганы сизелде
Кайда йөри икән сон ул?
Урман түгел, чүл түгел, шәһәр ләбаса бу! Әнә бит. төн уртасы булуга карамастан, тар урамнан, утларын елкылдатып. машиналар узгалыи. үтеп-сүтеп йөрүчеләр күренгәли Мозаффарны да кем дә булса күргәндер, кайдалыгын беләдер Тик кем?
Әллә сон Рашат белән киңәшергәме9
Тик бу сәгатьтә ана шылтырату әдәп кысасына сыяр микән9 Иң беренче булып бү-гәннәр түгел, ул искә төште, йөзе балкып күз алдына килде килүен дә. төн уртасында борчуыңны ничек кабул итәр бит'
Азалиянен теләге ниһаять тормышка ашыр кебек—Нурзифа үзенен күңеленә хуш килердәй берәү белән танышкан иде Дөрес. Рашатны анын йөргән егете дип авыз тутырып әйтеп булмый әле Танытканнарына икс генә ай Очрашканда сүзләр дә эш яисә сәнгатьтән ары китми, йөрәк
тирәсенә барып житми.
Ачылып китүдән икесен дә нәрсәдер тыя. Рашатның үткәнендә ниләр булганын, күнел түрендә нинди серләр ятканын белеп булмый, ә менә Нурзифаны нәрсә тыйганы, дөресрәге кем тыйганы ап-ачык—ул Мозаффар. Рәссам аны гүяки күзгә күренмәс нурланыш киртәсе белән әйләндереп алган да. һичкемне якын китерми кебек.
.. Сүз дә юк. ярата Нурзифа Мозаффарны. Тик менә йөрәк хисләренен төсмерләре бик күп бит аның. Әйтик, кайсыбер үсмер кызлар укытучысына гашыйк була. Олылый, соклана, аны гына уйлый, гел аның янында булырга омтыла. Әмма кочагына керү турында хыялланырга да батырчылык итми. Нурзифанын Мозаффарга гыйшкы да шундый булып кабынды Вакытлар узу белән кызнын хисләре яна төсмерләргә байый барыр иде. мөгаен Әгәр арага башта Азалия, аннары анын белән янәшә кечкенә Сәйяр кереп басмаса...
Кемнеңдер ирен, баланың атасын тартып алырга, ике кешене бәхетсез итәргәме” Нурзифа уенча бу—кеше өенә ут төртү кебек җинаять иде.
Анын өчен Мозаффар яраткан укытучысы кебек булып калырга, гомер юлын парлап үтәрдәй башка берәү очрарга тиеш иде. Тик ел артыннан ел узды, рәссамны алыштырырлык егет табылмады...
Мозаффар кебекләр адым саен очрап тормый шул!..
Менә, ниһаять, ул килде шикелле Мозаффарга бөтенләй охшамаган охшавын, әмма беренче күрүгә үк бөтен кыяфәте, үз-үзен тотышы белән дикъкатьне жәлеп итеп, күңелне кузгатты.
Нурзифа кухня җиһазлары ясап сата торган фирмада эшли. Гомуми мәктәп белән бергә сәнгать мәктәбен дә тәмамлаганнан сон. мәдәният институтына читтән торып укырга керде ул. Көндезгесенә дә үткән булыр иде. әнисен кызганды. Ул тапкан акчага ике җанны асрау җинел түгел, ә кайсы яшь кешенен тиен санап яшисе килсен!
Шуны уйлап, кыз ярты ел дизайнерлыкка укыды да эшкә урнашты.
Фирма ышанычлы булып чыкты, чөнки авыр елларда да өй җиһазларына ихтыяҗ бар иде. Сәвит заманында халык андый әйберләргә зур кытлык кичергән иде шул.
Май уртасының кояшлы көнендә Нурзифа Әмирхан урамындагы яна ачылган бүлектә утыра иде. Өстәле бүлмәнең түрендә, челтәрле рәшәткә куелган зур тәрәзәгә каршы анын. Ә урамда ике якка машиналар агыла, тротуардан бертуктаусыз халык үтеп тора.
Бер мәлне ул күзен компьютердан аерган иде. тротуар эргәсенә килеп елышкан ак «Лада»ны күреп алды. Әле генә заводтан чыкканмыни, бик тә чиста, пөхтә машина иде бу. Бөтен җире елкылдап тора. Менә аннан шундый ук пөхтә егет килеп чыкты: ак чалбар, ак күлмәк, житез-төгәл хәрәкәтләр. Буе шактый озын, гәүдәсе ыспай. Тураеп басканда алтын рамлы күзлек пыялалары елкылдап алды. Түшенә тузга язмаган сурәтләр ясалган футболкалар кигән джинсы чалбарлы халык арасында чәүкә төркемендәге ак күгәрчен кебек күренде бу егет. Менә ул жинел адымнар белән тротуар аша үле һәм ишекне ачты. Буяу, лак. химикатлар исенә туенган бина эченә, егеткә ияреп, болын җиләслеге килеп кергәндәй булды. Бу—аннан аңкыган затлы дезодорантнын хуш исе иде.
—Исәнмесез!
—Саумысез! Хуш киләсез!
—Мина кухня шкафлары кирәк иде...
Ул шунда сүзен өзеп, Нурзифанын йөзенә төбәлде. Күзгә-күз карашып, дәшми-тынмый озак басып торып булмый бит инде, кыз дивар буйларында тезелеп торган шкаф-өстәлләргә ишарә ясады:
—Менә үрнәкләре. Барысы да түгел, билгеле. Калганнарын моннан карый аласыз.
Һәм өстәлендәге калын журналны кырыйгарак шудырды.
- Монда аерым детальләр күрсәтелгән. Без аларны, заказчикларнын теләген искә алып, җыеп-туплап илтеп урнаштырабыз. Болары да ошап бетмәсә, өр-яңа төрлесен ясап бирәбез.
Нурзифа егетнен үткен карашыннан кыенсынып, керфекләрен күтәрмичә генә гадәттә сөйли торган сүхчәрен тәкърарлый иде
—Кем эшли? Сез үзегезме әллә?—дип ниһаять телгә килде егет
—Безнен дизайнерлар берничә... Кайсын телисез.
—Ләкин сез... Сез ничек биредә?'
Нурзифа аптырап керфекләрен күтәрде
Ә егет ишетми дә кебек, бөтенләй башканы уйлый иде
—Сезне мондый җирдә очратырмын дип башыма да китермәгән идем.— диде ул ниһаять.
Егет елмаеп, башын чайкап куйды.
—Сезне башка берәү белән бутап булмый —диде —Онытыла торганнардан түгел. Сәнгать музеенда портретыгыз эленеп торамы? Рәссамын да хәтерлим: Юлдашев
Егетнең йөз чалымнары көнчыгыш кешесенә тартым иле күзләре кысыграк уелган, янаклары чыгынкы. Елмайганда, бит очында чокырчыклар хасил булып, ун якта ул чокырчык шактый тирән уелса, сулында чак кына сизелә. Бу исә анын йөзен тагын да сөйкемлеләндсреп җибәрә. Ләкин иң мөһиме, анын эчтән яктыруы иде. Йөзен боза торганнардан түгел, җыерчыклар да тиз генә чыкмастыр, мөгаен. Сүзләрне бераз ашыгыбрак, «р»ны йотыбрак әйтә.
—Хәтерем ялгышмаса, портрет «Казан гүзәле» дип атала Исемегез Гүзәлдер инде?
—Ул бит картинаның исеме, минеке түгел Сез дә рәссаммы әллә’’
- Кызганычка каршы, рәссам ук булалмадым Әмма сәнгать белән кызыксынам, музейларда еш булам. Рашат!—дип кулын өстәл аша сузды ул аннары.
—Нурзифа.
- Шулаймыни-и? Нурзифа—Гүзәлдән шәбрәк бит Матурлык өстенә нурлы да дигән сүз! Юлдашевнын портретында сез бик оста тасвирланган.
Кыз бит очлары алланып чыкканын тоеп, башын читкә борды да егетнен дикъкатен читкә юнәлтергә теләп
—Кухнягызның үлчәмнәрен алып килдегезме?—дип сорады
—Җидегәчә.
Иртәгесен кичке җиде тулыр-гулмас ак «Лада» ишек каршына килеп туктаган иде инде. Рашат кухня бүлмәсенең үлчәүләрен кигергән икән Шкафларга карап, ниндиен кая куярга икәнен тиз генә әйтте дә
—Эш сәгатегез беткәндер бит инде?— диде —Кая кайтасыз? Әйдәгез, илтеп куям.
—Мәшәкатьлән мәсәгез дә була. Мин Ямашев урамының аргы башында гына торам.
—Алай булгач, илтәм дә илгәм инде'
Шундый итеп әйтте—каршы торып булмады
Шул көннән соң аларга очрашырга сәбәп тә юк иде шикелле заказ алынган, әзер шкафларны фирма эшчеләре илтеп бирәчәк. Әмма егет тагын, гагын килде. Тегесен үзгәртәсе, монысын төзәтәсе килгән, имеш Бикләрен, тоткаларын сайлана
Гел эш сәгате беткән чакны туры китерә үзе, Нурзифаны машинасына утыртып озатып куя. Ерак ара түгел, өч кенә тукталыш барасы. Әмма халыкнын эштән кайткан вакыты, урамда машиналар тыгылып, «бөке»ләр ясалып кына тора. Тик моңа егетнең эче пошмый шикелле. Янәшәсендә утырган Нурзифа белән сөйләшү рәхәт кебек ана.
Беренче карашка алар яшькә бер чамарак тоелса да, егет утызга җиткән икән инде.
—Малайлыктан чыгасы килми,—диде ул шаярып.—Аннары нәсел шундый минем, тиз картаймый торган.
Ул Әлмәттә туып-үскән, әтисе зур бер нефть оешмасында баш бухгалтер, әнисе—мәдәният сараеның директоры икән. Мәгълүм булганча, нефть өлкәсендә эшләүчеләр, ин авыр елларда да егылып ятмады. Рашат музыка мәктәбен тәмамлаган, тик төп һөнәре итеп музыканы сайламаган, университетның юридик факультетына укырга кергән. Соңгы елларда илләр арасында студентлар алмашу ешаеп китте бит—ул да ике ел Германиядә укып кайткан икән. Диплом алгач, Казанда калган, аспирантура тәмамлап, диссертация яклаган. Хәзерге вакытта институтта лекцияләр укый, кичләрен мәдәният сараенда музыка җитәкчесе булып эшли.
—Сәнгатькә тарта күңел,—диде ул.—Зур күргәзмәләрне калдырмаска тырышам. Жанга да мунча кирәк бит! Тукайның «тәнгә—мунча, җанга—юк» дигәнен хәтерлисезме? Дөрес әйтмәгән бит. Жанга да мунча бар! Сезнең портретка карагач, мәсәлән, минем күңелдә бер кер табы да калмады...
Аннары, Нурзифаның бу сүзләрне төче мактауга санап, кашларын җыерганын күреп, мәгънәле көлемсерәде дә:
—Ә хәзер үзегезне күргәч...—дип тукталып калды.
—Күңелегезгә кер табы төшердемме әллә?
Башка берәү булса: «Юк-юк, һич тә алай түгел, сез ул портреттан чибәррәк!»—дияр иде. Әмма Рашатның җавабы көтелмәгәнчә булды:
—Ә беләсезме, Юлдашев сезнең асылыгызны ачып бетерә алмаган бит. Андый ук беркатлы түгел сез.
—Менә күрдегезме? Портретта мин түгел, рәссамның хыялы!
—Гөлнең чәчәген балкыткан ул, ә тамырын ачмаган. Ә сезнең тамырлар нык. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела.
Нурзифа моңа каршы сүз тапмады. Егетнең беркавым тынып торганнан сон әйткәне генә күңелгә нык сеңеп калды:
—Тамырын киң җәйгән гөлләр матуррак чәчәк ата.
Алар Нурзифаның өе янына кайтып җиткәннәр иде инде. Рашат машинадан төшеп тормады, башын сузып кына саубуллашты.
Артык ачылып китәсе килмәгәне шуннан да сизелде. Нәрсә тыя иде аны? Ул, мөгаен, буйдактыр—хатынлы ир кухняны үзе генә юнәтеп йөрмәс иде. Аерылганмы, әллә йөргән кешесе бармы?
Нурзифаның моны беләсе килә, әмма турыдан сорарга кыймый иде. Әлегә ярамый да.
Чөнки Рашат белән ачылып сөйләшкәнче ул бик тә мөһим, четерекле, күптән уйлап йөреп тә моңа кадәр тәвәккәлли алмаган бер эшне башкарырга тиеш иде. Мозаффарның зур бер гозерен үтәргә кирәк иде ана...
Ниһаять, моннан бер атна элек Нурзифа, бөтен кыюлыгын, батырлыгын җыеп, тәвәккәлләде: рәссамның күптәнге теләген үтәргә һәм шуннан сон араны өзәргә, дигән катгый карарга килде.
Дәвамы киләсе саннарда