Логотип Казан Утлары
Роман

ҖӘЯҮЛЕ СӘЙРАН

 

 

АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Япон

1

Т

уйдан шома гына китә алдылар Прокурор Шубариннын кеше- карага сиздерми төркем эчендә эреп югала алу сәләтенә игътибар итгс. Һәм шушы уен икесенен дә кәефен күтәрен җибәрде.

—Сезнең белән разведкага барырлык икән,—диде канәгать калган Шубарин, әмма прокурорнын сүзне дәвам игәсе килмәде Ул Шубаринны үзенә кирәк сөйләшүгә борырга теләп.

—Ә сезгә нәрсәгә икенче юрист һәм нәкъ менә прокурор?—дип сорады

Артур Александрович анлап җиткермәде

- Нинди юрист, нинди прокурор турында әйтәсез9

Прокурор Шубариннын ихласлыгын сизеп, исенә төшерде

—Сез Халитовка да эш тәкъдим иттегез, мин үзем генә башкарып чыга алмам дип уйлыйсызмы.’

—Ә-ә, хәзер төшендем. Чын, Халитовка ясаган тәкъдимем баштан чыккан —Артур Александрович елмайды —Яшермичә әйтүем өчен, зинһар, кичерегез, сездә белем, акыл, прокурорлык колачы белән балаларга хас беркатлылык гел янәшә кебек Юк. Халитов мина юрист буларак кирәк түгел, юридик мәсьәләләрдә төп таянычым сез булачаксыз һәм көчегез җитәсенә ышанам

—Ул очракта Халитов нигә кирәк булды сон?—Прокурор сүзен бирмәде

—Ә мина үз өлкәгездә хужа булырга омтылышыгыз ошый, бу яктан без пар килгәнбез, мин дә бар нәрсәне күз уңында тотарга яратам Фәизиев синдикатта үзен икенче кеше дип санаса да барлык эшләрдән хәбәрдар түзел, бигрәк тә алда тортаннарыннан. Ул мина җирле җәмәгатьчелек белән бәйләнештә тору өчен кирәк, дип әйтимме Мине бик теләп затларыннан алып ташларлар ззде дә. кадрлары тиешле югарылыкка үсеп җитмәгән.

Ллыры Башы узган елның /2 санында.
шул тотып тора. Халитовка килгәндә, анын хәзерлеге ягыннан шигем бар: мина ярым-йорты белемлеләр кирәкми. Безнен якларда белемне ничек алганнарын үземнән чыгып чамалыйм. Ташкентта политехник институтта ике ел укыдым, аннары Мәскәүдәге Бауман институтына беренче курска барып кердем. Чагыштырырга мисаллар җитәрлек... Кызганыч, менә шушы ярыминженер, ярымтабиб, ярымжурналист, ярымбелгечләр, аларны әзерләп чыгарган ярымпрофессорлар, ярымдонентлар кайчан да булса крайны тупикка китереп териячәк, тик берәүнен дә анда эше юк: җирлеләр, үзләренекеләр, янәсе...—Ул башын чайкап куйды Халитов үзе түгел, мина анын элемтәләре кирәк. Ә анын элемтәләре, ай-яй-яй, күптәннән прокурор бит. Менә без Көнбатыш сәясәтчеләре хезмәт урынын калдыруга, аларны зур-зур компанияләр үзләренә ала дибез. Макнамара, Хейг, Киссинджерларны хәтерлисездер. Бездә дә шулайрак дөрес, киңлек һәм мөмкинлекләр башка булса да, асылы шул. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: үзем дә «элеккегеләр»не шактый җыйдым һәм алар минем ышанычымны акладылар. Чынын әйтим, күбесе вакыт сынауларына түзә алмадылар, әзрәк аякларына басуга, элекке гадәтләрен куып, мина нәрсә эшләргә кирәген көчләп такмакчы булдылар. Ә бит хуҗалык эшләрендә мин-минлек, шапырыну белән бернигә ирешеп булмый, анда икътисади исәп-хисап, тизлек кирәк, шуңа мин андыйлар белән араны шартлатып өзәм. Сезгә төрттерүем дип уйламагыз, сез бөтенләй башка, дан-шөһрәткә исегез китми—ә бу иң мөһиме. Халитовка сезнен мөмкинлекләрегез турында әйткәндә мин шаяртмадым. Бездә чыннан да югары урыннар алу өчен бернинди киртәләр дә юк, бары тик вакыт кына кирәк. Кайбер икътисадчылар әйткәнчә, «күләгәдәге» икътисад белән җитәкчелек итү өчен сәясәтне, кадрлар мәсьәләсен бик нечкә тоемларга кирәк. Тәҗрибәмнән чыгып тагын шуны әйтә алам: югары урыннарда һаман бер үк кешеләр, шуңа мин аларга «күз салам». Шәрык халкы—бик сак халык бит ул. кичәге хуҗаны кире какмый, чөнки «элекке» иртәгесен кабат үз урынын алырга мөмкинлеген андый, димәк, ул чагында мин ике тапкыр отам булып чыга. «Элекке»ләр монда элемтәләрен һәм йогынтыларын озак вакытка саклый. Халитовны үз ягыма тарта алсам, ул мине партия һәм совет аппаратындагы төрле дәрәҗәдәге түрәләргә сәфәрләрдән котылдырыр иде. Мина зур кыенлыклар аша ачыла торган ишекләрдән ул җиңел генә үтеп керә ала. Мин үз дошманнарымның тәҗрибәсен өйрәнеп кенә калмыйм, кулланам да. Дөньяда бар да соңга калып булса да кабатлана. Менә, мәсәлән, студент елларыгызда сезне кока-кола һәм жвачка буржуаз тормыш атрибутлары дип куркытканнардыр, ә хәзер шуларның лицензияләре белән үзебез үк шундый заводлар төзедек. Мин кызык өчен генә тән сакчысы тотмыйм . —Шеф. елмаеп, караңгы юлга йотылган Ашотнын җилкәсеннән каккалап алды

Шубариннын сөйләшергә теле кычытуын чамалаган прокурор моментны ычкындырмаска булды.

—Сез кайтканда Халитов турында сөйләмәкче идегез.

Шубарин, үтәли җилдән куркыпмы, ян тәрәзәнең пыяласын яба төште.

—Халитов турында? Мәгълүматым җитәрлек булса да. әлегә бер сүз дә әйтә алмыйм. Ә менә ни өчен очрашырга теләвем турында сөйли алам. Күләгәдәге икътисад дип әйтик, чөнки, «идән асты» безгә туры килми, без рәсми оешма, закоңты рәвештә эш йөртәбез, тик безнен өчен җитештерүгә караганда әзер продукцияне сату күпкә мөһимрәк Ил икътисады белән таныш кешегә, билгеле, сәер тоелыр, әмма бездә кая карама—дефицит. Менә шуна мине товарны реализацияләү күбрәк борчый Даими үсеп барган капитал иясе буларак, мин җитештерүгә йогынты ясый алам. Тик
монда товар чыгару базарлары мәсьәләсе килеп туа. Без үз республикабыз эчендә генә кайный алабыз. Аннан читкә чыгу—көтелмәгән нәтиҗәләргә кигерергә мөмкин. Анда кануннар катгыирак дип уйлый күрмәгез, юк. без анда бары читләр генә, яклаучыларыбыз булмаганга, безгә чын-чынлап канун көчен күрсәтергә мөмкиннәр. Әле үз республикаңда да гади генә түгел: һәр өлкәнен үз хуҗасы дигәндәи, аяк чалырга жай эзләп кенә торалар, менә шуна күрә мин арага күпер салу өчен «лоббистлар» тотам да инде Халитов прокурор булган өлкәдә без берни эшләп чыгармыйбыз, бары әзерне сатабыз гына. Тик шунысын да әитим, бу—безнен ин төп базарлардан берсе, чөнки республикадагы туристлык маршрутларынын яртысы шушы өлкә аша уза. Уйлап карагыз, һәр көнне кесәләре акча белән тулы йөзләгән сатып алучылар...Тик бу базар өчен көрәшергә туры килә. Дөресен генә әйткәндә. Россия өлкәләрендәге экскурсия бюролары белән килешү төзү очен шактый тырышырга туры килде, нәтиҗәдә һәр жомгада хезмәт хаклары югары саналган Кемероводан. Донецк. Төмән. Хабаровскидан йөзләгән гуристлар оч көнлек путевка белән килеп төшазәр Алар килешкә без жан- фәрманга кайры туннар тегеп өлгертәбез, кунакханәдәге безнен кибетләр сонгы сатып алучыны озатканчы—төн уртасына кадәр эшли, мондый хәлне тагын кайда күргәнегез бар? Шунда, киоскта ук. заказлар китабы бар. кемгә җитмәгән, йә үлчәме туры килмәгән—рәхим итеп авансын калдыра да алдагы жомгада сатып ала.

Сез безнен хуҗалык белән танышырсыз әле, анда халыктан тиреләр җыюдан башлап әзер әйберләрне сатуга кадәр эшләр гөрләп бара Мин кайры туннарны ин кыйбатлы һәм табыш күп китергәнгә генә мисалга китердем, бездә продукциянең ассортименты йөздән арта, бар да табыш бирә торган. Тик шунысы бар: үзебез булдырган базардан вакыт-вакыт каршылыклар туа Өлкәдә халыкны эш белән тәэмин итү авыррак, шуна Халитов прсдриятиеләремнен бер өлешен монда күчерергә куша. Тик монын мәгънәсе юк дип саныйм Ни өчен?—анысын сонрак үзегез акларсыз. Өлкәдә әзер әйберләрне сату белән Алла тарафыннан сәүдәгәр итеп яратылган Әхрәров шөгыльләнә, ә прокурор, урамда сатарга ярамый дип. анын биш киоскын яптырды. Безнен эш хакы исә продукцияне күпме сатуыбызга бәйле. Җиһазларыбызда кыйбатлы, тулы көчкә эшләгәндә генә үз-үзен аклый ала. Халитов бугазга пычак терәгән күк булды, әмма без анын белән ничек гә уртак фикергә килергә тиешбез. Бюджетка шактый акча күчергәнгә генә безгә карага түзеп торалар Кемнең тиктомалга килеп кергәнне югалтасы килсен? Әле җитмәсә, өстәгеләр вазифаларына карап, төрлечә «сава». Ритмнан язганга караганда, безгә түләү отышлырак. Халитов Әхрәровтан күптәннән үзенә тиешлесен каерып алып бара, ә хәзер безнен аяк-кулны бәйләп, җитештерүгә дә үз сәясәтен үткәрмәкче була.

Шубаринны бик бирелеп гынлаган прокурор үз авызыннан

Монда эшче куллар белән жинел булгач, өстәвенә урындагы хакимиятләр дә кызыксынгач, нигә предприятиеләрегезне, һич югында филиаллармы, цехлармы ачарга уйламыйсыз сон?—дигән сорау чыкканын абайламый да калды

-Менә-менә. сез дә алар җырын җырлыйсыз. Ни өчен дисезме, җавап бирәм—мина теләсә нинди хезмәт ресурслары кирәк түгел Гади генә мисал кигерим Кайдадыр туксан процент хатын-кыз өйләрендә утыра, шундый куәтле көчне эшкә җигәргә кирәк, дип шау-шу куптаралар Ә бит аларнын берсе дә хатын-кызларның санын, яшьләрен, гаилә хәлләрен, нәрсә белән шөгыльләнергә теләүләрен, нәрсәгә сәләтле, хәзерге заман җитештерү ритмнарына әзерме юкмы икәнлекләрен рәтләп белми дә

Әйтик, үзәктән читтә хатын-кыътар өчен келәм фабрикасы төзеп
куйдылар, ди. Төгәл нәрсә белән шөгыльләнәсең белмәгән тирә-яктагы бар хатын-кыз ябырылачак, сүз дә юк. Ябырыла, чөнки балалары авырып киткән очракта больничный лист биреләсен белә, шулай ук декрет ялы, бала туганнан соң яшь ярымга кадәрле бирелә торган ял, балаларга өстәмә түләү, гомумән, эшләүче хатын-кызларның өстенлекле хәленнән хәбәрдар—аның аңына әгәр предприятие эшчесе саналса, хезмәт хакы эшләгәнгә генә түгел, теләсә кайсы очракта да түләнергә тиеш дигән нәрсә кереп урнашкан. Ә аннары башлана инде тәртипсезлек Цехтагыларнын көн саен өчтән бере эшкә чыкмый башласа, директорга нәрсә эшләргә кушасыз, әле аларнын һәрберсендә өч-дүрт бала йә аннан да күбрәк, өстәвенә әле тудыруларын дәвам итәләр, ә бит балалар бик еш авырыйлар. Шулай итеп, елдагы ике йөз җитмеш эш көне тоташ больничный листтан торырга мөмкин булып чыга түгелме сон? Әле шуңа декрет яллары өстәлсә, кайбер хатын-кызлар эш урыннарында елга биш кенә күренеп ала. Ел арты ел шулай дәвам итә. Алардан нинди эшчеләр чыксын инде? Хәзерге заман предприятиесе күнекмәләр, югары дәрәҗәдә һөнәри осталык, тәртип таләп итә. Әле андый эшчеләрне эштән азат итәргә дә ярамый. Ахыр чиктә фабрика янәшәсенә ашыгыч кына тулай торак төзеп куялар да. уңайлыклар вәгъдә итеп, төрле яклардан яшь кызлар җыеп китерәләр. Шуннан нинди табыш, продукциянең нинди үзкыйммәте турында сүз булырга мөмкин, йә? Бу очракта келәмнәргә бәяне коточкыч күтәрсән генә инде...

Менә хәзер аңладыгызмы инде мине ни көткәнен? Безгә банкротлыкка чыкмас өчен, даими ихтыяҗ-copay, базарны өйрәнергә, ассортиментны яңартып, яхшыртып торырга кирәк. Тагын да шәбрәге—тиз арада яна төр әйберләр чыгара башлауны көйләү, аз сандагы, әмма югары квалификацияле эшчеләр, хезмәткәрләр хисабына җиһазларны бар көченә эшләтеп үзкыйммәтне киметү. Сыйфат турында әйтеп тә торасы юк... Кадрларны мин үзем сайлап алам. Аларны тәкъдимнамәләр буенча эзләп табабыз, кирәк булса, укытабыз, өйрәтәбез. Менә шуңа мин Хаитовнын тәкъдимен кабул итә алмыйм.

—Минем аңлавымча, өлкәдә предприятиеләр ачарга теләмәвегез кадрлар аркасында гына түгел бугай, шулаймы9

Шубарин ихластан көлеп җибәрде дә кабат сүзсез генә юлга текалгән шофернын аркасыннан каккалап алды.

—Күрденме, Ашот, безнен белән бу машинада нинди генә зур кешеләр юл кичмәде, тик берсе дә яна юристыбыз кебек авыздан чыкканны эләктереп ала белмәде. Мондый сыйфатыгыз белән кайчан да булса җирле сәнәгать министры булмагаегыз. Әйе, сез хаклы, кадрлар мәсьәләсе медальмен бер ягы гына. Яшермим, кадрлар никадәр генә кыйммәтле булмасын, безнен өчен ин мөһиме, әлбәттә, югары җитештерүчән җиһазлар һәм чимал булып кала. Үзебез түләгән хезмәт хакына без өйрәнергә һәм унбишәр сәгать эшләргә әзер кешеләрне, дөресен әйтим, матди яктан риза булмаган белемле инженерлар мохитеннән һәрвакыт таба алабыз. Тормыш тарафыннан җәберләнгән бу югары белемлеләр бик тиз арада хезмәт күнекмәләре алып, соң чиккәчә тырышып эшли башлыйлар. Бездә тик торунын, йә булмаса авыртунын файдага түгел икәнен һәркем белә, андый Берәүгә дә чималны, энергияне янга калдыру кирәклеген кабатлап торасы юк. чөнки хезмәт хакынын шуна бәйле икәнен төшенәләр. Һәртөрле яналыюлар.сакчыллык, идеяләр бүләкләнә. Менә шундый хезмәткәрләр. Әмма алар арасында да алыштыргысызлары була әле. Мисал өчен, сарык тиресе иләү—тун тегү җитештерүен торгызганда, тире иләүче-мехчыны Белоруссиядән чакырып китердек. Анын белеменнән, тырышлыгыннан, оештыру сәләтеннән башка без бу табышлы эшне аякка бастыра алмаган булыр идек, ә менә аның хезмәт
хакы теләсә кайсы фининспекторнын чәчләрен үрә торгызырлык. Осталар турында сүз чыккан икән инде, мактана алам—краинын. хәтта аннан читтәге осталарның күпчелеге бездә: калыпчылар, лекальчы, технолог, рәссам, станок һәм җиһазларны көйләүчеләр, конструктор, уйлап табучылар . Үзебезнен финанс мөмкинлекләреннән чыгып, үзгәртеп, теге яки бу җитештерүне жаига салу бик жинел. безнен эштә ин мөһим отыш—вакыт бит. Кем әйтмешли, һәрнәрсә үз вакытында кадерле!

Җиһазларга әйләнеп кайтыйк әле. Безнеке серияләп чыгарылган түгел, ә осталар тарафыннан үзгәртелгәннәр, йә жирле заводлардагы уйлап табучылардан аларны берничә данәдә эшләтеп алабыз. Чит ил җиһазлары да бар. дөрес, аларны табуы кыенрак Бездәге җитәкчеләрнең күбесе техник белемле, үзем турында әйттем инде, шуна без машина төзү заводларында барган эшләрдән, аларнын мөмкинлекләреннән яхшы хәбәрдар Сүздә юк. чит илдәге яңалыклар белән дә танышып барабыз, җитештерү һәм сыйфатка караган технологияләрне күз унында тотабыз. Күпчелек станок, машина, җиһазларның шәхси хуҗалары бар. әйе-әйе. гаҗәпләнмәгез, шәхси хужалары һәм мин аларга шактый акча түләргә мәжбүрмен. кая барасын—бик сирәк станоклар алар

Мисалга, бер ел элек минем янга Одесса кешесе килеп чыкты Ул кайчандыр коры әйберләр тояп ташый торган суднода механик булып эшләгән, менә дигән инженер, көндез чыра яндырып эзләсән дә андыины таба алмыйсын Менә шул кеше бер чит портта ремонтта торганда яныбызга килде, чүпрәк-чапрак, джинсы һәм аппарагураларга күз дә салмый, техниканы караштыра Хәзер инде ничек булганын төгәл генә әйтә алмыйм—ул безгә бакыр фурнитура кулланып пластмассадан «хрусталь» люстралар штамплаучы ике ярымавтомат итальян станогы китерде Ике станок та өчәр төрлене чыгара—барысы алты типта. Гажәеп инде менә, сатуга чыгарып өлгертә алмыйбыз, шунда ук алып та бетерәләр Бәясе дә «тешләрлек түгел» утыз—илле тирәсе Ү зебез дә шундый җайланманы корып карадык, эшли, әмма сыйфат ягыннан калыша. Бу механик белән килешү төзедек: җайланмаларны файдаланган өчен һәрберсенә ике ел дәвамында ай саен икешәр мең түләп барырга, ә аннары ярымавтоматлар безнен милеккә күчә. Үзе гаиләсе белән очәр смена эшләсә дә. базарда ихтыяж бетмәде Ике ел эчендә шунын кадәрле акча эшләп алдылар, мөгаен, анын кадәрленс гомерләре буена да таба алмаслар иле Нәрсә әйтәсем килә: без генә түгел, осталар, уйлап табучылар, талантлы инженерлар үзләре дә безне эзләп килделәр.

Кайчакларда кирәкле җиһазларны акча күчерү юлы белән ала алмаган очраклар була, ул чагында зур акчалар эшкә җигелә Бик күпләр андый сумма алдында калтырап төшәләр Ә бу акчалар—пайчыларныкы, бәлки берзаман сез дә шуларнын берсе булырсыз әле. безлә аны икенче төрле өлешкә керү дип атыйлар. Җиһазларның яртысы аларныкы санала, безнен бурыч—таш яуса да пайчыларның кертемнәрен кире кайтару, ә аннары табылган акчадан процентлар түли башлыйбыз Бу беренче карашка гына катлаулы тоела Хисапчыларыбыз, шөкер, акыллы, өстәвенә паичыларыбызнын һәрберсендә ялгышу белмәс «Кассио» хисаплау машиналары Менә шуннан үзегез аңлагыз инде, мин Халитов кушты дип җиһазларны теләсә кая урнаштыра аламмы0 Җитмәсә, бу мәсьәләне үзем генә хәл итмим, жиһаз хужалары һәм пайчылар белән берлектә карыйбыз. Ә беләсезме, өлешкә керүчеләр арасында кемнәр лә булырга мөмкин? Прокурор. ОБХСС начальнигы, партия җитәкчесе, хәтта завод директоры белән министрга кадәр

Сүзсез генә тынлап барган прокурорның хәтерендә Халитовнын сүзләре калыкты «.. барысын сатып алды, барысын үз эшенә тартып кертте, бар
да аның тирәсендә бөтереләләр...», «...сезнен дус-белешләрегез. дөресрәге, әрәмтамакларыгыз мине тәмам китереп кыстылар .*

Барысы да исәпләнгән: акчасын керткән кеше анын үсеше өчен жан- фәрманга тырышмый кая барсын.—дип уйлап куйды Азларханов—Нәкъ менә яшерен синдикат инде...»

Ул шефына күз салды: үз-үзенә ышанган, тыныч, теләсә нинди очракта да үзен кулда тота белә. Дөресен әйтергә кирәк, прокурор каршында утырган кеше—искиткеч талантлы һәм... куркыныч Кайбер очракларда, мөгаен, анын сүзе финанс министры белән республиканың Дәүләт банкы рәисенекенә караганда да үтемлерәктер, чөнки кирәк икән—зур күләмдәге «тере» кыштырдап торганнарны чыгарып салу анын өчен ике тиен бер акча. Әле тагын, һәрбер хуҗалык җитәкчесе кебек, казна ярдәменнән дә баш тартмый: исәп-хисап чуты, кредит, ссудалар.. Хокук белгече буларак, Азлархановка монда уйланыр нәрсәләр күп күренә

Билгеле. Шубариннын «хуҗалыгында» кайнау өчен прокурорга әле күп тырышасы: тиз арада икътисад, хужалык. банк эшләре буенча белем эстәргә кирәк булачак, әле аннан сон да барлык финанс махинацияләренә, ай-һай, төшенә алуы икеле: Шубариннын үткенлеге, сизгерлегенә тан калырлык.

Азларханов:

—Сез ничек уйлыйсыз, бу яшерен икътисаднын барлыкка килүенә һәм чәчәк атуына сәбәп ни?—дип сорау бирде.

—Әһә. нәкъ прокурорларча бу.—шеф шаяртуга бормакчы булды.— Соравыгызга жавап табу өчен мин әүвәл җиһазлар турында фикеремне дәвам итим әле.

Безнең аеруча табышлы төп хужалык көчләре Бохарада урнашкан. Мин беренче тапкыр шунда чирканчык алдым, шунда җитлектем, таяныр кешеләр таптым, ә ин мөһиме «лоббистлар» аша өлкә хуҗасына чыктым. Ә хәзер без анын белән бергә бәйләнгән, анын янына теләсә кайсы вакытта кереп йөри алам. Ә ул үз чиратында республикадагы «Беренче»нен яраткан, үз кешесе. Хәер, сез аны миңа караганда да яхшырак беләсездер0 Прокурор булып эшләгәндә бер генә очрашмагансыздыр. анын хакимлек итәргә яратуын беләсездер дип уйлыйм. Шуна минем алда бернинди каршылыклар да юк. Сүз уңаенда, нигә әле сезгә мөмкинлек чыгу белән җирле сәнәгать министры булмаска ди? Республикадагы кадрлар мәсьәләсе тулысымча анын кулында бит.

Бервакыт шулай дефицит чимал өчен Мәскәү фондларын кулга төшерү җае чыкты, бик тиз арада илле мен кирәк. Шуннан тегенен янына киттем, бер елдан икеләтә кайтарырга вәгъдә бирдем. Ә ул. беләсезме, кабинетындагы сейфыннан биш төргәк алды да кулыма тоттырды Хәтта нәрсәгә кирәк булуы белән дә кызыксынып тормады Билгеле, мин дә әйткән көнемдә ун төргәкне илтеп бирдем Шунда ул мина, шаярткан булып: «Аларны әйләнешкә кертеп җибәрү мөмкинлеге юкмы?»—дигән булды. Капиталының тагын икеләтә үсүен тели иде—мин моны сиздем. Ул чакта бернинди планым булмаса да: «Әгәр сезнен тарафтан әз-мәз терәк булса—баш өсте»,—дип жавап кайтардым. Менә шулай һич көтмәгәндә, кем әйтмешли, карт-бланш алдым. Шундый пайчыларның өлешләре булганда, эшкә ин сак кешеләрне дә тарта алдым һәм бернинди куркусыз дефицит, югары житештерүчән җиһазлар алып, алга карап, озак вакытлы программа белән эшләү мөмкинлегенә ирештем. Кырык урында ясалма мехтан ир- атлар. хатын-кызлар, балалар туннары тегү цехлары ачтым Ин оста кием кисүчеләрне бер урынга тупладык, алар өчәр сменага бүленеп, көне-төне эшләделәр, өстәвенә модадан да калышмадылар, ассортиментны да гел янартып тордылар. Шунлыктан базарларда туннарны кулдан тартып алып
бетерә бардылар. Озын сүзнен кыскасы, озакламый турыдан-туры тәэмин итеп торучыларга чыктым һәм, «тере* акчалар түләп, өчтән бер бәясенә вагон-вагон чималлар алып. Бохарага озаттым.

Бохарада һәм өлкәдә куркыр сәбәп булмаганга, мин предприятиеләрне жиһазлар белән тутырдым—эшлә дә эшлә генә Шулай да. үзегез күреп торасыз, предприятиеләрнең үзәге барыбер монда, сезнен белән очраштырган «Лас-Вегас»ка күчте. Менә монда ачу—мина калса, ин унышлысы.

Әле рудник эшләп торган вакытта, үз эшләрем белән монда килеп чыгарга туры килде. Төрле боҗралар, прокладкалар, сальниклар. дефинитнын- дефициты—пляж өчен модалы аяк киемнәре җитештерү цехы ачарга иде исәбем. Бер-ике көн предприятие буйлап карангалап. кайбер җитәкчеләр белән сүз алышкалап йөргәннән сон. руда комбинатының көннәре санаулы калганын аңладым. Ин аз дигәндә бер елдан аны таркатачаклар, ә көчле, заманча җитештерү базасы һәм мәйданнары калачак, гадәттә аларны булдыру өчен еллар һәм акча, бик күп акчалар китә бит.

Туры килүен кара: җирле хакимиятләр башларын кашып торганда, мин килеп чыгам да халык кулланылышы товарлары җитештерә торган үзебезнен цехларны ачарга тәкъдим итәм. Әлбәттә, житештерүнен чын масштаблары турында ләм-мим—авыз биктә

Ә инде юраганнар юш килгәч, шәһәр хакимиятләренә сүзләре кайда да үтә торган пайчыларым белән төзегән программамны бернинди каршылыксыз кабул итәсе генә калды..

Минем монарчы шул тикле колач җәеп, янып эшләгәнем юк иде әле... Шәһәр хакимиятенең каушап калуыннан, көчсехтегеннән файдаланып, пиратларча кыландым —ничек телим, шулай эшләдем, ә жирле администрация мина һәрьяклап ярдәм күрсәтте.

—Халитов сезне гангстер дип атагач, үпкәләгән булдыгыз тагын,—дип төрттерде прокурор

Шубарин моны шаярту дип кабул итте һәм. көлемсерәп, бүленгән фикерен ялгап китте

—Андагылар өчен минем эшем кара урман иде. мин. әлбәттә инде, аларга аңлатып торуны кирәк санамадым. Тау ведомствосы кушуы буенча күп нәрсә сүтелергә һәм чыгарылырга тиеш булса да. күзебез нәрсәгә төште—барысын да үзебезгә калдыра алдык Буталчыклык, хужасыхтык, җавапсызлык аркасында җиһахтарнын күпчелеге әлегә кадәр безнен тарафтан баланска алынмыйча каядыр һавада эленеп тора бирә—исен-акылын китәрлек!

Ышанасызмы-юкмы, термик мичләрдән файдалансак та. әлегә кадәр ни электр энергиясе, ни су. ни газ очен бер тиен түләгәнебез юк. Ә безнен цехлар шундый зур көчәнеш белән эшлиләр ки. җиһахтарнын смена коэффициентының ил күләмендә ин югарысы бездәдер, мөгаен Тау ведомствосының башсызлыгына диимме, ваемсыхтыгынамы—кыскасы, юмартлыгына шаклар катарлык

Менә сез, мәсәлән, икътисадчы булмасагыз да. бездә әйберләрнен үзкыйммәте нинди гүбән булуын чамалыйсыз, чөнки фондлардан тыш без чималны акчалата йә ярты бәясенә, йә чирек, ә кайчакларда хәтта бушка диярлек алабыз.

Артур Атександрович. сөйләвеннән туктап, артына борылып карады, сүзләренең прокурорга ничек тәэсир итүен йөзеннән укырга теләде, ахры.

Прокурорның игътибары анарда иде. «Кызык,—дип уйлады ул. мондый лекциягә Шубаринны кайсысы этәрде икән уңышлы майтарылган эшме, әллә бераз «төшергән* булуымы’ Әллә ул. чыннан да. беркемнән дә курыкмыймы? Һәрхәлдә, миннән шүрләми—монысы көн кебек ачык.. *

—Бервакыт, ун еллап элек, «Известия»дә Әрмәнстандагы кайсыдыр авторемонт заводы турында бер мәкалә укыган идем, күрсәтелгән адрес буенча барсаң, анда заводның исе дә юк—бушлык икән. Әмма предприятие республикада алдынгылардан, табышлылардан санала, күп тапкырлар бүләкләнгән, макталган, аның турында матбугатта мәкаләләр дә күренгәләп торган. Барлык исәп-хисап эшләрен бердәнбер кеше, минем карашымча, финанс даһие алып барган, ә предприятиене кәгазьдә генә яшәгән хужалык механизмын биш бармаклары кебек шәп белүче берничә аферист төзегән икән.

Менә шул вакытта үз-үземә нәтиҗә ясадым, кайчан да булса предприятиегә нигез сала калсам, ул чын, үсә торган, рәсми, алдынгы булачак, тик... айсберг принцибында төзеләчәк, ягъни күзгә күренми торган өлеше витрина һәм отчет өчен билгеләнгән өстәгесеннән өч мәртәбә артыграк булачак. Ә монын өчен Әрмәнстанныкыннан ким булмаган бухгалтер, икътисадчылар кирәк; тора-бара мин андыйларны таптым, үзем дә икътисад һәм планлаштыру буенча белем тупладым. Шунсыз яшерен икътисадта син—нуль, анда башларыннан тыш, капиталы һәм ышанычлы иминиятләштерелгән аслар, китлар гына исән кала ала.

«Икеләтә бухгалтерия», «өч катлы» кебек теләсә нинди әйтем безгә туры килми. Ул югары математика төшенчәсе белән, мәсәлән, бишүлчәм белән билгеләнергә тиеш. Әгәр шундый үлчәү мөмкинлеге булса, әлбәттә. Безнең предприятиеләр интабышлысы, ин механикалаштырылганы, бездә ин югары хезмәт күрсәткечләре, ин түбән үзкыйммәт, ин яхшы файдалы эш коэффициенты, менә дигән эш шартлары, хезмәт хаклары турында әйтеп тә тормыйм. Барлык күрсәткечләр буенча ин алда барабыз, сезгә, бәлки, сәер тоелыр,—нәкъ менә социалистик предприятие үрнәге диярсен. Безнен белән тирә-яктагы гына түгел, республика күләмендә бер генә тармак та ярыша алмый—без иң беренчеләр. Нинди генә байракларыбыз юк: союзныкы, республика, өлкә, шәһәр, тармакныкы дисенме. ВЦСПС, министрлар Советы, комсомолның ҮКы байракларымы, күчмәсеме яки бөтенләйгә бирелгәнеме—бар да махсус залга куелган. Сүз җаенда мактанып алыйм әле: мин—Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе, «Лас-Вегас»та шәһәр советы депутаты.

Прокурор кинәт алгы тәрәзә өстенә беркетелгән көзгедә Ашотнын йөзен күреп алды: ул салмыш шефының шапырынуын ошатып бетермәде бугай, Ьәлки хужасынын ачылып китүе аның өчен дә яңалык булгандыр. Тик шефы белән нинди генә мөнәсәбәттә булса да. Ашот прокурорны өнәп җиткермәде шикелле. Җинаять кодексы белән таныш егет өчен прокурор элеккеме йә хәзергеме—барыбер «мент» булып кала, күрәсен. Рәшәткә артында аны беркайчан да аларга ышанырга ярамый дип өйрәткәннәр, ахры. Юк. ул моны тышкы яктан сиздермәскә тырыша, ә менә көзгедә готып алган карашыннан прокурор Ашотка карата сак булырга кирәклегенә төшенде.

Юл кырыйларында артка шуышып калган кышлак утларына караганда, алар шәһәргә якынлашалар иде. Гостиницага кайтып җитәргә чама белән кырык минутлап калгандыр, димәк, әле ул сүзгә юмартланып киткән шефына тагын берничә сорау бирә ала иде.

—Эшнең шулай куелышына сезнең эшчеләрегез ничек карый сон? Һәм тагын бер сорау: сезнен айсберг яклаучыларыгызга ни дәрәҗәдә бәйле?

Артур Александрович уйланып торганда, Ашотнын тавышы ишетелде:

—Менә прокурорлар шундый инде алар, бар нәрсәне берьюлы чыгар да сал...—һәм үз-үзеннән канәгать калып, көлеп куйды

Прокурор, бәлки, бу сүзләрне шаярту буларак та кабул иткән булыр иде, мәгәр Ашотнын әлеге дә баягы көзгедә чагылган салкын күз карашы монын киресен раслый иде.

—Сораулар кискен, дөрес, әмма эшкә кереп киткәндә мин дә нәкъ шулай ачык, анык белергә теләгән булыр идем — Хужасы Ашотнын аркасыннан кагып куйды: шаяртуын ошаттымы, әллә синен эшен түгел, дип кисәтүе булдымы—Аннары дәвам итте:—Эшчеләргә килгәндә.. Сез юкка гына аларнын социаль активлыкларын купайтасыз. Алар өчен ин мөһиме—хезмәт хакы, әйбәт эш шартлары һәм гадел мөнәсәбәт Мин үзем менә шушылардан башка унышка ирешеп булмый дип саныйм Алда әйтеп киттем инде без кешеләрне бик сайлап кына алабыз. Аннары, алар нәрсә белергә мөмкин? Алар түгел, хәтта инженерлар да бөтенесен анлап бетермәслек итеп төзелгән безнен структура. Ышаныгыз, яшерү максаты белән түгел, ә яңгырашлылык өчен шулай оештырылган: мисал өчен, берничә урында кисатәр. башка уннарча урында тегәләр, халык яши торган йөзләгән пунктларда сатабыз.

Әгәр нәрсәдәндер канәгать түгелләр икән кая барсыннар? Сайланырлыкмыни7 Сез эшләгән кирпеч заводына барсыннармы? Ни хезмәт хакы, ни тәртип юк! Мин үстергән җимешләр түгел: кешеләрне дәшмәскә, кирәкмәгән җиргә борын тыкмаска өйрәткәннәр, янәсе, әнә җитәкчегез бар—уйласын Һәм безнең эшчеләребез канәгать, тик ниндидер килешмәүчәнлек килеп чыга икән, шунда ук бетерергә тырышабыз, килешү юлын һәрвакыт табып була дип саныйм

һәр елны бер яки ике группа эшчеләребез юлламалар белән чит илләргә, социалистик илләргә баралар Тәҗрибә уртаклашып кайтырлык итеп, илләрне мин үзем сайлыйм

Мәсәлән, тире иләүчеләр Югославиягә, аяк киемнәре тегүчеләр— Чехословакиягә, кием тегүчеләр һәм трикотажчылар—Венгрия белән Польшага барып кайттылар, һәрберсендә алдан килешү буенча үзебезне кызыксындырган предприятиеләрдә булдылар Чит илдән дистәләгән тәкъдимнәр белән кайталар һәм без аларны шунда ук җитештерүдә кулланышка кертеп җибәрәбез Әле тагын шундый очраклар да була: мәсәлән, безнен истә-оста да булмаган өр-яна тегү машинасы сатып алалар, ә ул процессны ун мәртәбә тизләтә һәм яхшырта торган булып чыга. Йә булмаса чемодан тутырып үзебездә көндез чыра яндырып эзләсән дә табылмый торган чыдам җепләр алалар, дистәләгән тартма «зингер» инәләре, өем-оем запчастьлар һәм тартма-тартма пистоннар, каптырмалар— болар бар да продукцияне яхшыртуга китерә. Без. билгеле, чыгымнарга акча кызганмыйбыз, аларнын эшкә карата шундый мөнәсәбәтләрен хуплыйбыз. Кайберләре ял итү һәм күнел ачулар урынына берничә көннәр цехларда югалып яталар, үхләре өчен таныш булмаган кису йә башка төрле технологик процессларны үзләштерәләр, чөнки беләләр: без аларга сонгы нәтиҗә өчен түлибез.

Сүздә юк. эшчеләр белән капма-каршылыклар килеп чыккалый. тик сез уйлаган җирлектә түгел. Гадәттә өстәгеләр пайчылар белән нидер бүлешә алмый, тик һәрвакыт килешү ягын карыйбыз Кемдер уеннан чыгарга тели икән—рәхим итсен, без аны тоткарламыйбыз, пай акчасын кулына тоттырабыз да саубуллашабыз, өлешкә керәм дип торучылар муеннан, тик теләсә кемне аласы килми, чөнки хәзер безне акча кызыксындырмый Әгәр инде ызгыш-талашлар тирәнгәрәк китеп, безнен күзәтүдән ычкынса, ул очракта эшкә зыян килмәсен очен барысын да эшләргә туры килә. Ахыр чиктә Ашот белән анын дусларына мөрәҗәгать итәм.—дип тәмамлады сүзен Шубарин.

—Ярдәм итәме7—дип кызыксынды прокурор

Без бит алдан сүз куешмыйбыз.—диде Ашот. ачулы көлемсерәп

—Тик бу—ин сонгы чара,—дип сүзгә кушылды Шубарин. ашыга- ашыга Ул Ашот кирәкмәгәнне сойләп ташлар дип курыкты, ахрысы —Ә

 

икенче соравыгызга килгәндә, нәрсәдер табу, оештыру, җитештерү, сатып зур табыш алу—миңа калса, вак махинаторның талантын күрсәтә, аның максаты, әйтик, йөз, ике йөз мең эшләп алу, ул шуннан артыгын булдыра алмый. Кайчандыр мин япон суднотөзелеше турында бик кызыклы бер мәкалә укыган идем. Бу борынгы һәм шул ук вакытта хәзерге заман тармакларының берсе. Хәзер анда фән һәм техниканын бар казанышлары тупланган. Японнар гадәттә батмый торган суднолар төзиләр. Элегрәк корабль төпкә китсен өчен тишекләр дә җитә иде. Хәзергеләр исә бик сирәк очракта гына бирешә, анда да зыян күрмәгән бүлекләре судноны батудан саклый, алай гына түгел, шуннан торып аварияләрне бетерергә була. Менә мин дә айсбергның батмый торган шундый моделен төзедем дияргә мөмкин. Тулысы белән миннән башка тагын ике кеше генә—баш бухгалтер белән баш икътисадчы кына хәбәрдар, кем әйтмешли, без өчәүләп көн дими, төн дими вахтада торабыз. Тик барысы да, хәтта пайчылар да бөтен нәрсә минем кулда дип беләләр, хәер, кайберләре Икрам Мәхмүтовичны катнаштырып сөйлиләр бугай.

Теге ике кешегә үземә ышангандай ышанам. Юк, минем аларны куркытканым да, үземә ни беләндер бәйләп куйганым да булмады.. Бары тик алар бик башлы һәм айсбергның батмасын яхшы беләләр. Унышсызлыкка очрый-нитә калсак, янгын вакытындагы кебек, уттан чигенү вариантлары эшләнгән. Япон кораблендәге шикелле, янгынны сүндерешергә күрше бүлекләр дә кушыла, алайса үз байлыклары да юкка чыга бит. Җавабым шул: мин пайчы-яклаучыларга караганда үз моделемә күбрәк ышанам. Дөрес, аларнын ярдәмнәрен дә инкарь итеп булмый. Бигрәк тә аякка басып килгәндә миңа акча, бик күп акча кирәк булды, ә хәзер тәгәрмәч әйләнә башлагач, акчага мохтаҗлыгым юк. чималны да залогка биреп торалар. Хәзер безгә шундый акча салучылар кирәк: беренчеләре—дефицит чимал һәм җиһаз табучылар, икенчеләре—табыш алуны гарантияләүчеләр, өченчеләре исә—«янгын сүндерүче» ролендәгеләр. Файда, табышның тәмен бер татыганнар үзләре минем белән очрашу эзли. Туйдагы хикмәтләрне күрдегез бит! Бар да хөрмәт күрсәтергә, күзгә чалынып калырга тырыша Артур Александрович тукталып, гүя тагын сорау көткәндәй, прокурорга борылып карады. Ә тегесе шул моменттан файдаланып калырга ашыкты.

—Шулай да, сез теге кешедән бурычка алып торган илле мен белән генә җәелеп китә алмагансыздыр? Тиз күтәрелүегезнең объектив сәбәпләре дә булгандыр? Минем аңлавымча, сез капиталны гына түгел, җитештерү көчен дә икеләтә, өчләтә арттыргансыз булып чыга, әйеме?

Артур Александровичның кәефе күтәренке иде:

—Әгәр сезнең турыда мәгълүмат тупламаган булсам, үзегезнең өлкәдә артельчыларда—сезнен халыкта шулай диләр бугай—өлештә торган дип уйлаган булыр идем. Минемчә, сез бар сорауларга да җавапларны беләсез шикелле. Шаяртам, билгеле, чамалау бер нәрсә, ә менә икенче бер компетентлы кешедән раслату—икенче нәрсә, шулай бит?

—Әлбәттә,—дип килеште прокурор —Әңгәмәбездән кирәкле мәгълүматлар альт калыйм дим, кәгазьләр белән булаша башлагач, сезне азрак борчырмын Нигездә мин үземнән нәрсә таләп ителгәнен төшендем кебек.—Һәм. чират синдә дигәндәй, башын урындык аркасына салды

—Әйе, сез хаклы, акча һәм ирек безнен эштә бар нәрсәне хәл итә алмый, объектив икътисадын күзаллаулар булырга тиеш. Билгеле, акча алып торып, үземне сәүдәдә иркенрәк хис иттем. Әгәр базарлар товар белән шыплап тулган булса, әллә ни отып булмас иде. Әле менә шул турыда баш ватам: ни өчен базарларга елдан-ел товарлар аз китерелә, ә?

Беләсезме, Икрам фәлсәфәгә бирелеп тормый, нәрсә ди: янәсе, синнән-

 

миннән башлыраклар чемодан-сумкалар тутырып Госпланга, Госснабка. Внешторг, Минторгка акчалар ташыйлар һәм монысын сатып алмаска, монысын җитештермәскә. тегесе белән сату итмәскә диләр,—шулай итеп, дефицит барлыкка китерәләр, ә бушлыкны, янәсе, синен белән мин тутырабыз.ди.

Мин ана болай дип жавап бирәм менә бөтен хикмәт шунда, беркем беркая һичнәрсә илтми, берәү дә басым ясамый, артларында дуслары белән Ашот тормый, ә алар барыбер елдан-ел дефицит арттыралар дим Шул арада Икрамнын икенче мисалы дә әзер, ул гомумән бик кызу кеше, күз унында тотыгыз дип әйтүем.

Ул әйтә: алмыйлар икән, димәк, югарыда йә шыр тилеләр, йә дошманнар утыра, ди. Менә анын логикасы шундый Дөресен әйтим, мин анын бер уе белән дә килешмим

Менә безнен күтәрелешнең беренче сәбәбе, димәк.—күп төрле товарларга дефицит Ә икенчесе дип дәүләт сәүдәсендә куелган бәяләр дип әйтер идем.

Ясалма күннән тегелгән итекләр йөз сумнан да ким тормый Чит илдән кертелгән кайры туннар менгә тарта, ә бездә тегелгәннәре алты йөз тирәсе, аларына сорау зур. Бер каеш кисәге белән ике шнурдан торган босоножкалар—илле тәңкә... Кайсы якка күз салма, шундый бәяләр Ир-ат күлмәкләре егермегә менде, ә ясалма мехтан тегелгән бүрекләр алтмышынчы еллардагы ондатра бүрекләр белән бер бәядә, әйе-әйе. башымны кисәргә бирим, тиенгә тиен туры килә. Ясалма мехтан туннар оч уртача хезмәт хакына тарта, ә ирләр күн пиджаклары, алары лайкадан йә кәжә тиресеннән, тагы да югарырак—биш тирәсе

Димәк, бәя куйганда безгә юнәлеш бар Без дәүләтнекеннән өскә дә сикермибез, оттырмыйбыз да. Югарыдагылар теләгебезне аңлагандай гел бәя күтәрәләр, бер махсус кешебез моны гел күзәтеп тора. Дөресен әйткәндә, менә шушы бәяләр айсберг төзергә этәрде дә инде мине.

Шушындый кызыктыргыч перспективалар ачылмаган булса, мин берәр җитештерүдә утырган булыр идем, тик айга үземнең ике-өч менемне барыбер алыр идем, чөнки башы эшләгән кеше юлын таба ул.

Үзегез уйлап карагыз, күн итекләр алтмыш-алтмыш биш. босоножкалар— егерме биш-утыз тора. Аяк киемнәре эше ачунын мәгънәсе булыр идеме'’ Хәер, бу берәүнең дә башына килмәс иде, биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян диләрме әле?

Иләнгән сарык тиресе кыйммәт йори бит Без итчегә бер тире өчен биш сум бирәбез—бу дәүләт бәясеннән ике тапкыр югары. Ә ул безнен таләпләргә туры килерлек итеп эшкәртеп бирә Бер кайры тунга сигез-ун тирәсе тире китә, ә без аны биш йөздән сатабыз.

«Лектор» бераз тын алды Прокурор дәшмәде, монологның дәвамын көтте.

—Тагын бер сорауны ачыклап китим әле Дөрес, тактлы кеше буларак, сез аны бирмәдегез, әмма кызыксынуыгызны күреп торам

Бүген сез минем турында ни әйткәннәрен ишеттегез: гангстер, акула, сигезаяк. Сезгә, озак еллар хокук сагында торган кешегә, мөгаен, без икътисадны артка сөйрәүчеләр, халыкны талаучылар, урындагыларны сатып алучылар булып күренәбездер Беренче карашка гадел тоелган гаепләүдән котылу жинел түгел, тик эш шунда безнен эшчәнлек өчен алшартлар өлгергәннән сон. чын-чынлап аякка басуыбызга әле жиле сигез еллап кына Без анын кайбер сәбәпләре турында сөйләштек, кайберләреңә әйләнеп кайтырбыз әле.

Әйдәгез, мәсьәләгә икенче яктан килеп карыйк Халык хуҗалыгына зыян
салабызмы без? Мона ничек карыйсын бит. Эшне башлаган чагында теге яки бу предприятиенең фондларына кул сузганда намусым борчыган чаклар еш булды, чөнки фабрикаларның планнары өзеләсен, эшләре аксыйсын анлый идем. Тик аларны бәладә калдырмасларын, эшчеләргә барыбер хезмәт хакларын бирәчәкләрен дә белә идем. Минем эшчеләрем генә эш хаксыз калырга мөмкин, безнен зыянны каплаучы, дотация, субсидия бирүчеләр юк.

Ә инде депутат булып, план-бюджет комиссиясендә эшли башлагач шаккаттым: дефицит дип саналган товарлар белән өлкәдәге складлар шыплап тулган һәм аларны саклау миллион сумнарга төшә икән. Ел саен гамәлдән чыгару комиссиясендә эшләп, үз күзләрем белән ун меңләгән пар аяк киеме, кием-салым, гомумән, меңләгән исемдәге әйберләрне учакка салуларын күрдем. Ә хәзер башкача уйлыйм, кызганыч, чит фондларны тагын да күбрәк файдалана алмыйм—барыбер күпчелек әйберләрен йә утка, йә чүплеккә озаталар. Чималны бүлгән вакытта ин беренче мина бирәләр икән, басым ясый дип уйламагыз, барысы да беләләр: мин алдыммы, димәк, ул эшкә җибәрелә һәм казнага акча керә Сездә, мөгаен, тагын бер сорау тугандыр: без рәсми экономикага альтернатива була алабызмы?

Прокурор җанланып китте:

—Әйе, әйе, нәкъ шул турыда сорамакчы идем.

—Җавап бирәм—юк һәм тагын бер кат юк. Сездән яшермим, безнен продукция кишердән татлыракны татып карамаганнар өчен Үзем дә, пайчылар да артель җитештергән әйберләрне алмыйбыз. Хәер, кайры туным—үзебезнең фирманыкы. Тик андыйлары бездә бик аз тегелә, уртача җитмеш-сиксәнгә бер, ул—минем шәхси фондым һәм мин аны үзем бүләм. Аннары һәр ел сентябрь аенда цех начальнигы Яков Наумович Гольдберг Мәскәүгә барып безгә турыдан-туры ярдәмнәре тигән кешеләр һәм аларнын гаилә әгъзаларының үлчәмнәрен алып кайта. Әзерләрен йә Фәйзиев, йә үзем илтеп бирәм. Карале, кыш җитәргә күп калмады, сезнен дә үлчәмегезне алырга кушармын.

Безнен товарлар дәүләт сәүдәсенекеннән әллә ни аерылмый: шул ук сыйфат, шул ук модельләр, ничек әле, ит юкта үпкә тансык диләрме? Гаҗәпкә, безнен сатып алучыларыбыз остарып, шомарганнар түгел, аларны ин беренче чиратта әйбернен тышкы кыяфәте кызыксындыра, ә без исә. фирманын авторлык хокукы булуга карамастан, нинди дә булса импортныкына охшатып ясарга тырышабыз. Менә шундый «Карден»нан күлмәкләр һәм «Саламандра» итекләрен кулга да тими алып бетерәләр.

Туристик юллама белән Франция һәм Германиягә җыенгач, дуслар: «Адидас» йә «Карден»га шылтыратып, үзеннен булыр-булмас әйберләренә алар фирмаларының атамаларын үзләштереп ятуынны хәбәр итәбез, дип төрттерәләр. Тик ни генә димәсеннәр, табышымның яртысы «Адидас» белән бәйле, аның серле тамгаларын кая гына чәпемибез. Без. билгеле, халыкны киендерәбез дип мактана алабыз, тик бер нәрсәдән качып булмый—болай да юка акча янчыкларын чистартабыз. Бу—шәхсән минем үз фикерем.

Рәсми икътисадта радикаль үзгәрешләр булуга, сүз дә юк, без ничек барлыкка килсәк, шулай тиз арада юкка да чыгачакбыз. Әлегә рәхәтләнеп җәелергә мөмкинчелек барында ник файдаланып калмаска, ди9 Менә рәхим итегез, бер прокурор безнен пайчыбыз, икенче берсе нишләргә белми: артыбызга тибәргәме, әллә Әхрәровны әкрен-әкрен йолыккалауны дәвам итәргәме, ә өченчесе, ачыктан-ачык әйтүем өчен кичерегез, сезнен кебеге тирә-юнендә нәрсә майтарылганын да сизенмичә бөтенләй икенче дөньяда яшәп ята. Өлкәдә безгә аркылы төшкән бер генә җитәкчене дә белмим мин. Хәтта Ашот та кулга әзер килеш килеп эләкте. Сөйләсән-сөйләмәсән,
мин чәчүче түгел, ә әзерне уручы гына. Бер нәрсә дә буш урында барлыкка килми, явызлыктан явызлык туа, һәм менә хәзер үземне, мәнфәгатьләремне яклар өчен тән сакчылары һәм юрист ярдәменә мөрәжәгать итми булмый.. Менә шушы өчлек: дефицит, кыиммәтчелек һәм бар нәрсә рөхсәт ителә торган хәлнен тууы, минем уйлавымча, яшерен икътисадны барлыкка китерде дә инде.

—Сез лекция укучы академик кебек, вакытка сыештыгыз,—дип. нәтиҗә чыгарды прокурор, чөнки машина кунакханә ишеге төбенә килеп туктады

Озак кына сүзсез торганнан сон. Ашот:

—Мин кирәк булырмынмы?—дип сорады хуҗасыннан

—Мөгаен, юктыр, кирәк булсан—шылтыратырмын Гадәттәгечә, иртән очрашырбыз.

2

Инде төн уртасы авышкан, шау-гөр килеп торган «Лидо» ла тынып калган, дүрт катлы кунакханә дә. берән-сәрән якты тәрәзәләрен исәпләмәгәндә, татлы йокыга чумган. Төнге швейцар, күрәсен. зур кешеләрнең сонга калуына күнегеп беткән, тавыш-тынсыз гына ишек ачты

—Сезнсн, бәлки, капкалап аласы киләдер, туй пылавын көтеп тормадык бит?—дип сорады Шубарин Суыткачта нәрсә дә булса бардыр. Адик өстәп тора

Юл бик ялыктыргыч булып, туй шаукымы башына капса да. прокурорнын унайлы мәлне ычкындырасы килмәде, анын бирәсе сораулары калган иде әле.

—Тамагым ач түгел-түгелен. әмма чәйдән баш тартмас идем Ләкин унайсыз. Адик да йокларга яткандыр

  • Бернинди мәшәкате юк. хәзер хәстәрлибез

Аларнын аяк тавышына диваннан сикереп торган кизүгә

—Галочка, кыенсынмасан. безгә самовар гына кертче,—диде дә. җавабын да котмәстән, прокурорны үзенә әйдәде

Шубариннын суыткычы бай иде Ул житез генә кыланып өстәл хәзерләде

Прокурор исә кәнәфигә утырып, оеган аякларын сузып җибәрде һәм машинада башланган әнгәмәне ләвам итәргә теләп

—Әйе. дөресен әйтим, бүген күп нәрсәгә күзем ачылды Нинди лекция' Сезгә Халык хуҗалыгы академиясенең кафедрасы да жәл түгел,—диде

Тик Шубариннын сөйләшүне дәвам итәргә теләге юк иде. ул

—Юк, мин сәгатьләп түләүгә риза түгел,—дигән булды

Ул арада ишек шакыдылар—кизү Галочка самовар китергән икән Хужа чәй пешерде Чәй янында прокурор янә үзен кызыксындырган темага әйләнеп кайтмакчы булды

—Эшегсзнен ничек барлыкка килүен анладым. тик шуны беләсем килә сезне эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә ни этәрде, акчага хирыслыкмы9

Шубариннын йөзенә күләгә йөгергәндәй булды, әмма ул үзен бик тиз кулга алды Сүзен ерактан уратып башлады

  • Кеше эшмәкәрлеккә сәләтле икән, нишләргә кушар идегез? Безнен җәмгыятьтә андый ишләр белән шөгыльләнү намуслы кешегә хас түгел дигән фикер туган. Шуна без ни тиешле дәрәҗәдә җитештерә, ни сата алмыйбыз һәм кеше ни гомерен чиратларда үткәрергә мәҗбүр Ә бит карасан. сәүдә, уйлап табу өлкәсендә талантлылар иҗади яктан саләтлеләргә караганда күпкә ким Әнә. иҗат берлегендә торган язучыларның саны ун менгә җитә дип сөйлиләр, әле. мөгаен, керергә чиратта торучылары йөз меңләгәндер
    Рәссамнар, композиторлар, артистлар, җырчылар, музыкантлар, режисссерлар, журналистлар күпме? Бездә бит алар буа буарлык.

Ә илгә бары бер генә эшлекле авыл хужалыгы министры, энергетика, машина төзелеше, элемтә министры—җәмгысы йөз талантлы эшмәкәр кирәк һәм вәссәлам: без бөтенләй янача яши башлыйбыз. Шәп язучыларны искә алабыз, рәссам-композиторларны—шулай ук. хәтта футболчыларны беләбез генә түгел, йөзгә таныйбыз, ә безгә җылы һәм яктылык биргән берәр техник белгечне хәтерлибезме, йә?

Прокурор анын дулкынлануын сизде, гадәттә тыныч, салкын канлы Шубарин кызып ук китте:

—Ярар, минем очракта, мөгаен, азмы-күпме аныктыр, хәзер, Аллага шөкер, генетиканы берәү дә кире какмый Миндә бозык, әшәке кан уйнагандыр дип саныйк. Бу край белән азмы-күпме таныш кешеләр беләләрдер: Шубариннар монда күп нәрсәгә ия булганнар: ремонт мастерскойлары. Әндижанда сөт-май комбинаты, табышлы йортлар. Бабай, анын абыйсы тимер юл инженерлары булганнар, Петербургта белем алганнар. Әтием дә инженер булган, башкалардан аерылып торган, минем кебек үк Бауман институтын тәмамлаган. Менә бер мисал... Алтмышынчы еллар башында көнкүрешкә шариклы ручкалар үтеп керде. Әтием өч көн эчендә конструкциясен төзеп атна дигәндә ярымавтомат эшләгән, ә аннан тәүлек буе өзлексез ручканын әзер өч детале чыгып торган. Ул чакларда, хәтерлим әле, ручка житмеш тиен тора иде һәм бик озак еллар дефицит саналды. Әти. шаяртып, акча суга торган автомат уйлап таптым, ди иде—һәм бу чынлыкта да шулай булып чыкты. Әтинен башы түгәрәк иде. ул жирле картон фабрикасына йөз шариклы ручка сыярлык тартмаларга заказ бирде—бу исә безне санап утыру мәшәкатеннән коткарды. Безгә бу тартмаларны тутырып өлгертәсе генә калды. Безнең гаражда шундый өч ярымавтомат бар иде. ялгышмасам, аларнын һәрберсе көнгә мен данә җитештерде. Чимал белән дә кытлык тумады: ул елларда берничә көнкүреш химиясе комбинатлары эшли һәм бу предприятиеләрнең калдыгы—пластмассаны салырга яраткан шоферлар чүплеккә илтәсе урынга безгә китерәләр иде. Урнаштыру белән дә мәшәкать килеп чыкмады, ул елларда әле жирле сәнәгать системасына кергән артельләр, промкомбинатлар бар. һәр ручка әтигә кырык тиен табыш китерде дип хәтерлим, димәк, һәр көн мен сумнан артык акча кереп барган дигән сүз. Әти—нәрсәнең нәрсә икәнен тиз чамалап, тагын шундый утызлап ярымавтомат ясап республика өлкәләре буйлап таратты. Аның өлеше күпме булгандыр, анысын белмим, әмма һәр айнын соңгы атнасында әти «Волга*сына Ашот шикелле ике егетне утыртып, үз биләмәләрен әйләнеп кайта иде. Ул уйлап тапкан әйберләрен беркайчан да сатмады, бары тик йә арендага бирде, йә өлешкә керде. Бервакыт ул миңа бер корылма күрсәтте, аны ун менгә сораганнар. Бик зур акчалар инде, югыйсә, юк, әти аны бары тик арендага гына бирде. Ул җайланма нәкъ биш ел эшләде һәм йөз мен табыш китерде—бу әтинең миңа сәүдә эшләре буенча биргән беренче күрсәтмә сабагы булды, шуңа күрә мин дә үз корылмаларымны сатканым юк. Без Бохараның бер борынгы үзбәк мәхәлләсендә зур таш йорт торгыздык. Ни өчен андамы? Беренчедән, аралашу кыенлыгы тумады, безнең гаиләдегеләр барысы да жирле сөйләшне яхшы беләләр иде, икенчедән, мәхәлләдә тормыш бөтенләй башка: күрше күршегә тыкшынмый, әмма кирәк чакта яклый да алалар. Аннары андагы халык житеш яши. затлы нәселдән һәм без дә алардан әллә ни аерылып тормый идек. Өстәвенә әти дә юмарт кыланды: мәхәллә комитетына шактый биреп барды, төрле чараларга һәм кирәк-яракларга зур-зур суммаларны кызганма лы, биредә бердәнбер урыс гаиләсе булсак та. шуна үзебезне чит-ят сизмәдек.

Йортка килгәндә, әти анда станоклар һәм эретеп ябыштыру җиһазлары
булган менә дигән мастерской ясады. Әле дә шаккатам ишегалдыннан чыкмыйча, ул үзе нәрсә конструкцияләсә, шуны ясый торган булды Мин шушы мастерскойда үстем дисәм дә була, һәрбер станокны энәсеннән жебенә кадәр белә идем Күрдегезме, мина инженер булыр өчен кирәкле барлык алшартлар тудырылган булган.

—Ул үз эшен нәсел буенча сезгә тапшырган булып чыга инде, шулаймы?—дип ачыклык кертте прокурор.

Юк. алай димәс идем. Киресенчә, әти беркайчан да үз эшләренә тартмады һәм читгәрәк булуымны хуплады—мине чын инженер итеп күрәсе килде анын Шуна күрә институтны да алыштырдым.

Шубариннар инкыйлабны ничек исән-имин, югалтуларсыз кичерделәр, анысын төгәл генә әйтә алмыйм Дөрес, хосусый милекне дәүләтнекенә әйләндерделәр, әмма байлыкнын зур өлешен саклап кала алдык, хәер, андыйлар бер без генә түгел идек

Безнен гаилә иркен яшәде, тик тирә-юньдәгеләрдә көнләшү, күралмау уятыр дәрәжәдә үк кыланмады Әти туплаган байлык, урынлы файдаланганда, абый белән икебезне озак еллар муллыкта яшәтерлек иде

Абыем—фән кешесе, танылган галим-физик. Мәскәүдә яши. Әти-әни акчасы анын тормышында төп роль уйнады дисән дә була, чөнки бернинди борчу-мәшәкатьсез жаны теләгән эш белән шөгыльләнде, егерме ел тырыша торгач, фәнни ачыш ясады. Минемчә, ул тормышыннан бик канәгать

Ә мин. институтны тәмамлагач, туган якларга кайттым, әйбәт кенә урнаштым, хезмәтемдә дә әкренләп күтәрелеш башланды. Тик озак та үтмәде, үзем теләгән биеклеккә күтәрмәсләрен төшенеп алдым Бу— урыннар нәсел-нәсәбә буенча өләшенә торган еллар иде. Ә мин. исәр, үземчә заводның баш инженеры лаеклы ялга киткәч, шунын урынын көтеп йөрдем. Чөнки мин—баш технолог, күпләрнен уйлавынча, ул урынга лаеклы бердәндер кандидат идем. Тик Баш инженер итеп чираттагы райком секретареның үзебезнен институтта читтән торып укып йөргән киявен куйдылар. Кызганыч, әтием бакыйлыкка күчкән иде инде, югыйсә ул мина булышкан булыр иде. чөнки урын бүлешкән даирә кешеләре арасында ул үз кеше булды Минем тырышуларымны, киләчәккә планнарымны белә иде—нишлисен, барып чыкмады...

Кем әйтмешли, ярык тагарак янында калгач, минем иннәрем салынды, эштән күңел бизде Ә бит баштарак эчтән генә: киләчәктә зур бер заводнын директоры булу, хәтта бераз тәжрибә туплагач, тармак белән идарә итү турында хыяллана идем

Әнгәмә барышында хужа кунакны кыстарга да онытмады, чынаягына чәй агызды, печенье ише тәм-томны ана табарак этәрде. Тик прокурорнын инде сусыны басылган. Шубариннын истәлекләре дөньясын тәмам оныттырган иде.

—...Билгеле, безнен шәһәрчектә бернинди яшерен сер юк. бар да күз алдында, шуна минем белән булган хат барысына да мәгълүм булды Әти мондагыларның күбесенә күтәрелергә ярдәм иткән кеше булганга, хәлемә керергә тырыштылар Тик минем генә бар нәрсәдән күнелем суынды Әти эшнең шундый юнәлеш аласын алдан ук сизенгәндер, ахрысы, үләр алдыннан, үз эшләре белән таныштырды Һәр айны үз өлешемә тигән табышны ала бардым, шул өлешнен берсе генә дә мин өметләнгән баш инженерның хезмәт хакыннан шактыйга артык иде

Әти вафатыннан сон. анын элеккеге компаньоннары киңәшләшергә минем яныма килә башладылар

Бервакыт аларнын проектлары өстеңдә бер ай утырдым—һәм баштанаяк сүтеп корырга туры килде. Алар эшем өчен акча тәкъдим иттеләр, тик
мин дә, әтием шикелле үк, эксплуатациядән килгән табышнын яртысын таләп иттем, тегеләр тешләрен кысып булса да ризалаштылар, хәер, кая барсыннар—миннән башка алар металлдан тиешле нәтиҗәләр ала алмасын яхшы беләләр иде. Өч ай дигәндә, заказларын башкарып чыктым Аннары завод белән хушлаштым да жирле сәнәгать фабри кал ары нын берсенә туксан сумлык хезмәт хакына механик булып урнаштым. Эшсезлектән жанны кая куярга белми йөргән көннәрнең берендә, әтинен пайлары булган кечкенә цех һәм предприятиеләрне яңартырга тотындым. Мине колач жәеп дигәндәй каршы алдылар, чөнки кулым тигәннән соң, җитештерү вакыты кыскару белән бергә әйберләрнең сыйфаты да күзгә күренеп яхшырды. Инженерлык шаукымым тынычлык бирмәде—баш-аягым белән эшкә чумдым һәм нәтижәсе дә, әйткәнемчә, озак көттермәде.

Мине жирле сәнәгать идарәсендә күреп алдылар һәм шәрыкка хас кәвеш, хатын-кыз, ирләр туфлиләре җитештерә торган аяк киемнәре фабрикасын үзгәртеп кору белән җитәкчелек итәргә тәкъдим ясадылар Реконструкциядән сон бик тиз арада ассортимент яңартыллы: без платформалы аяк киемнәре чыгара башладык, бәлки хәтерегездәдер, бик модалы саналды ул. Яшьләргә махсус җитештерергә тотындык, гомумән, фабриканын эшләре гөрләп барды.

Фабрикада көн-төн яттым—ә ул Бохарадан алтмыш чакрым ераклыктагы район үзәгендә урнашкан, шунда тормышта үз урынымны табуымны аңладым.

Уңышка ирешүемдә инженерлыгымнан тыш. исәпсез-хисапсыз жирле сәнәгать преприятиеләренен яшертен эшләрен белүем, һәр станокнын, һәр цехнын мөмкинлекләре белән таныш булуым да ярдәм иткәндер Озакламый барысын да үз кул астыма тупладым. Берәү дә миннән мондый елгырлыкны көтмәгәндер, ул чакта утыз да тулмаган иде бит әле. Шулай да акча мине ул кадәр кызыксындырмады. Фәйзиев әйтмешли, үз империямне төзү белән мәшгуль булдым. Иҗат ирегеннән, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итә алуымнан башым әйләнде һәм беләсезме, берничә мәртәбә бар нәрсәмнән колак кага яздым. Моның өчен гадәти предприятие җитәкчесен ин начары—урыныннан алып ташларга мөмкиннәр. ә менә дистәләгән еллар бернинди кайгы-хәсрәтсез яшисе үз акчаларыңны югалтсаңмы... Менә шундый тәвәккәллеккә барганда гына чын хужа булып, җаваплылык дигән нәрсәнен ни икәнен анлыйсын. бу очракта отыш та икенче инде—икеләтә, өчләтә...

Шубариннын янәдән сүзгә мавыгуын чамалап, прокурор әйтеп куйды:

—Димәк, бабагыз шикелле сезгә дә миллионер булу өчен ярты гасыр кирәк булды? Мөгаен, андый максатны да күз унында тоткансыздыр?

— Юк, бабам да, анын абыйсы да миллионерлар түгел иде Мин алардан сакланып калган кәгазьләрне яхшылап өйрәндем Дөрес, алардан күп нәрсәләр калды һәм алар хәзер дә халыкка хезмәт итәләр. Мисалга Әндижандагы шул ук сөт-май комбинатын, борынгы архитектура истәлеге булып дәүләт карамагына күчкән йортларны китерә алам. Ташкенттагы ремонт остаханәләре базасында заводлар калкып чыкты.

Яшермим, миллионнарым бар. бәлки, өч-дүрттер. Тик алардан ни мәгънә, йә әйтегез?

Көтмәгәндә Шубариннын сөйләмендә чагылып киткән ачыну-әрнү прокурорны гаҗәпкә калдырды. Әлегә кадәр әңгәмәдәше аңарга аерата эшлекле кеше булып тоелган иде. Ә хәзер менә сина мә!..

Шубарин. прокурорның күнелендәген укыгандай:

—Әйе-әйе, аптырамагыз...—диде.—Мин тормышта бик тыйнак: тартмыйм, кирәк чакта гына, анда да чамасын белеп кенә эчәм, корсак колы
түгелмен, кәрт уйнамыйм Үз тирәмдәгеләрнен кайбер әхлак принципларын ошатып бетермим. Икрам Мәхмүтовичнын. мисалга, ике хатыны бар Мин андыйларны бусагам аша да атлатмас идем, тик эш аркасында түзәргә туры килә. Үземнен бернинди ачыктан-ачык йә булмаса яшерен теләкләрем юк. дөрес, картиналар тупларга яратам—Шубарин ниндидер кадерле нәрсәгә юлыккандай җанланып китте —Сугыш вакытында, ә бәлки тагын да элегрәк—инкыйлабка кадәрдер—качаклар алып килгән Сальвадор Розенын ике картинасы. Николай Генын биш полотносы бар. калганнары—билгесез осталарныкы Бик рәхәтләнеп белгечләрне чакыртып, күп нәрсәләргә ачыклык кертер идем дә—ярамый Каракмыни, биктә яшертен тотарга туры килә Мин матди ярдәм күрсәтеп, әйтик, балалар йортына зур суммадагы акча да күчерә алмыйм бит. ачыктан-ачык васыять та итеп булмый, ә яшертен рәвештә калдырырга йөрәгем кушмый, бер нәрсә дә жинел генә табылмады Ә сез: акчага хирыс, дисез. Байлыкка исем китми минем Эшлим, ә акча үзеннән-үзе арта бара. тик. сихерләнгән кебек, эшемне калдыра да алмыйм ул да мине ычкындырмый

Илдә үзгәрешләр була калса, күкрәгемә мылтык териселәрен дә беләм. маддәсе дә таныш «Аеруча зур күләмдә урлашу»

Мактанып әйтүем түгел, әмма мин жаваплылыктан курыкмыйм. моны үземнең иҗади мөмкинлекләремне тормышка ашырган өчен түләү дип кабул итәчәкмен

Гаҗәп: прокурор анын бу сүзләрендә ясалмалык сизмәде. Шубарин дәвам итте:

— Шунысы сөендерә: тормышта ватмадым-җимермәдем, бары тик җитештердем, туры мәгънәсендә яхшылык эшләдем.

Ә бит башка мисаллар да җитәрлек. Теге яки бу колхозны, совхоз, завод, фабрика, комбинат, институт, газета, тармакны таркатучыларны исемләп санап була. Җирләрне, елга-күлләрне корытучылар, урманнарны кисеп, юкка чыгаручылар күпме.. Өйләрдә, кунакханәләрдә чыккан янгыннарны тикшерә башласаң, күп очракта телевизорлар сәбәпче була—ә мона берәүнен дә исе китми.

Сез, бәлки, ышанмассыз да, хәер, анысы ссзнен эш. акчадан битәр инженерлык сәләтем белән эшмәкәрлек талантымны эшкә җигә атуымнан канәгать калдым мин Моның өчен күләгәдәге икътисадка бурычлымын — Ул бераз әйтергәме-юкмы дигәндәй уйланып торды да дәвам итте Икрам биюченен тагын да зуррак акчага өметләнеп янында бөтерелгәнен яратса, мин янымда «биегән» сатлык җитәкчеләрнсн кыланмышларыннан канәгатьләнү кичерәм. Рәсми рәвештә инженер буларак мөмкинлекләремне файдалана алмавым өчен мин алардан менә шулай итеп үч алам Шушы адәмнәрнен күбесе кадрлар һәм икътисад белән идарә итә бит әле Беренчедән кала—анысы бик текә, хан диярсен—барысына да йә пай. йә ришвәт сонмый кал малым Мин аларны кызык итәм. әҗер биргәндә хокук сагында торучы белән берәр эре түрәне икесен бергә чакырам Югыйсә, икесе дә нәрсәгә килгәнен беләләр, әмма өреп кабартылган әңгәмәләр корып маташалар, мәсәлән, чираттагы идсологик пленум турында—исен китәр. Әле шундый хәлләр дә була, конверт инде берсенең кесәсенә кереп урнашкан—купюраларның махсус вакларын бирәм -нишләсен, утыра теге тырпайган кесәләре белән, ә үзе күзен дә йоммыйча намус, әхлак турында гәп куертып маташа Әгәр кайчан да булса мине күләгәдәге икътисадны оештыруда гаепләп чыксалар, мин. мөгаен, ул сазлыкка бу адәмнәрне дә остерәрмен Крайнын икътисады гына түгел, кешеләре дә нинди хамелеоннар кул астында булуын белеп торсыннар .

Кунак Шубариннын үзеннән шикләнмәвен, хәтта бөтенләй санга
сукмавын күреп бөрешеп калды. Артур Александрович шулай да үзе турында артык ачылып бетмәде. Элеккеге прокурор гадәттә сабыр, тыныч тотарга өйрәнгән номер хуҗасын бөтенләй икенче яктан күрде: салкын акыл белән эш йөрткән бу кешенең тормышка карата үз карашы бар. янәсе анын төп принцибы—килешү, ә үзен кимсетелгән саный, уныш елмаймый торган кеше, янәсе,—баш инженер була алмый калган. Прокурорның хәтеренә кылт итеп Бикхужаевларнын төнге илчесе килеп төште: болар арасында ниндидер охшашлык күрде Тик хәзергә хәтер казанында актарынасы килмәде, тик шунысы бәхәссез: Шубарин да шундый ук куркыныч адәмнәрдән иде

Йөрәге үзен сиздергәләп алса да, Азлархановнын әнгәмәне өзәсе килмәде.

—Шулай да эшегездә кайсысы мөһимрәк: инженер талантымы әллә эшмәкәрлекме?

Сүзгә мавыгып кайнап чыккан самовар турында да онытканнар икән. Хужа, сорауга жавап эзләр өчен вакыт отарга теләгәндәй, ашыкмый гына чәй пешерде.

— Ничек кенә сәер тоелмасын, хәзер предприятиеләр тизлек һәм куәт җыйган заманда инженерлык таланты белән эшкуарлык колачыннан күп нәрсә тора.

Әңгәмәдәшенең гаҗәпләнүдән авызы ачылуын күреп, Шубарин көлеп җибәрде.

—Әйе,әйе, шаккатмагыз... Булганнарны саклау, зарар-зыянсыз җитештерү, иң әһәмиятлесе—сату, менә шул талант инде.

—Кемнән сакларга?—дип кызыксынды элекке прокурор.

Хужа кеше кабат көлүен яшереп кала алмады.

—Ин беренче чиратта гажәеп театрымдагы «актерлар»дан. Роль эләктерә алмый калганнарыннан бигрәк тә—минеке камера театры бит һәм составына караганда халыкныкы булырына бөтенләй дә өмет-ышаныч күренми.

—Беркайчан булмавы да ихтимал,—дип әйтүдән үзен тыеп кала алмавына кунак соңыннан үкенде, билгеле,

Шубарин зәһәр генә:

—Шулай дип уйлыйсызмы?—дип чәнчеп алды,—Ярар, шулай да булсын, ди... Ә сез бюрократик аппаратта түрәләр саны артканнан-арта барганын беләсезме? Мин ашау продуктлары җитештермәсәм дә. янгын инспекторыннан башлап санитар табибка кадәр—барысын да туендырырга мәжбүрмен. Югыйсә, аларнын бит минем предприятиеләремнән башка да көчләрен куяр урыннары буа буарлык. Әйтик, нигә әле шәһәрдә агуланудан курыкмыйча тукланып чыгарлык ашханә ачып җибәрмәскә, ди, иә булмаса. гафу үтенәм, бер бәдрәф булдырмаска, ә? Хәер, миңа калса, күпне таләп итәм шикелле... Жыеп әйткәндә, мин берәүдән дә ярдәм өмет итмим, ә менә аяк чалучылар, каршы килеп маташучылар муеннан ашкан—барысына да «бир» дә «бир». Ин яхшы токымлы сыерны да көнгә ике генә савалар, югыйсә, аяк сузарга мөмкин, шулай бит9

Өстәвенә җинаятьчелек белән наркоманиянең җәелгәннән-жәелә баруы күңелгә шом сала. Прокурор буларак, сез дә хәбәрдардыр, безнең якларда мамыкчы, алтын табучы, каракуль-тирече миллионерлар саны арту белән, илнен һәр төбәгеннән җинаятьчеләр дә агыла башлады Бу уен-муен эш түгел. Һәм минем бурычым—үземнең генә түгел, ә бергә эшләүчеләрем, аларнын гаиләләренең дә иминлеген тәэмин итү.

Айсбергны кору өчен элегрәк хокук һәм икътисадны өйрәнгән булсам, соңгы елларда җинаятьчелекне дә күз уныннан ычкындырырга ярамаганын тәгаен беләм. Бу төбәктә үземне республика прокуроры, хәтта эчке эшләр министрына караганда да мәгълүматлырак дип санарга батырчылыгым
Җитә Мисалга, узган ел Ашот кешеләре махсус минем компаньоннарымның башын ашарга килгән Ростов бандасын зыян салмаслык иттеләр Егетләр эләктергәч, алар белән мин дә очраштым Ай-яй. чиркангыч бәндәләр' Көч кулланудан башканы башларына да китерә алмаучы вәхшиләр Ай да үтми. мине, хезмәттәшләремне йә булмаса аларнын гаилә әгъзаларын коткы ярдәмендә башларын бутарга омтылган тагын берәрсе килеп табыла. Андыйлары белән дә «аңлашырга» туры килә

Прокурор, елмаюын көч-хәл белән яшереп:

—Сез. алайсам, дон Корлеоне. Крестный ата кебек инде?—диде.

— Шулай булып чыга —Артур Александрович көлемсерәп куйды —Хәзер үзем дә буталып беттем инде: тормышта нинди-кайсы талант мөһимрәктер— аңламыйм. Тик Халитовнын миннән шүрләвенә сөенә алмыйм, чөнки беләм: ул куркаклардан түгел.

Әңгәмәдә киеренкелекнең арта баруын чамалап, кунак шул урында туктарга кирәклегенә төшенде артык кызыксынунын ахыры ни белән бстәсен әйтеп булмый. Болай да никадәр мәгълүмат алды, аларны тагын бер кат баш казанында кайнатып чыгарасы бар

—Кичерегез, сезне сорауларым белән йөдәтеп бетердем бугай. Кунакчыл булуыгыздан файдаланып күпме вакытыгызны әрәм иттем Иртәгә, дөресрәге бүген көн киеренке булачак—мина эшкә чыгасы Шушындый матур кич өчен рәхмәт, инде китәргә рөхсәт итегез

Яшерен синдикат хуҗасы сәгатенә карап алды һәм гаҗәпләнүдән күзе маңгаена менде:

—Утырып та караганбыз, озакламый тан ата,—диде ул үкенеч белән, аның кунагы белән аерыласы килмәве йөзенә чыккан, күрәсем җиткерәсе хәбәрләре калган иде әле

Прокурор башында: « Нәрсәне айлата бу?—дигән сорау чагылып алды Бер генә минутка йомшарып алумы’’ Исәп-хисапмы’ Әллә акчага исе китмәгән кешене эшендә ышанычлы таянычы итү теләгеме9 Әллә тормышта үзгәреш җилләре исүен искәреп. «театр»ына «ут төртмәкче» һәм ахырдан шапылдатып ишеген ябып куймакчымы?» Әйе. уйланырлык бар монда

—Ходай хакы өчен, үзегез кичерә күрегез, тоткарладым Югыйсә, аерым тәртип белән яшәвегезне белә идем бит Бүген сезне йокыдан гына түгел, сәйраныгыздан да коры калдырдым Сәламәтлегегезне сакларбыз дип сүз бирдем, үзем үтәмим булып чыга Әмма мин бик шат Гомеремдә монын кадәр ачылганым юк иде. кем әйтмешли, күңел савыты тулган булган.

Ул янә сәгатенә күз ташлады

—Сез хәзер ял итегез, аннары гадәттәгечә Аликта төшке аш. соңыннан эштәгсләр белән таныштырырмын Анарчы кабинетыгызны хәзерләп куярлар...

3

Төшкә кадәр уянмыйча йоклау үзенекен итте—Азларханов тәненә көч кайтканын сизде Душта коенып чыкканнан соң. шефынын төгәллеген хәтерләп, билгеләнгән вакытта аска төште Тегесе инде өстәл артында утыра һәм йокысыз төннән сон изелгән-ватылган Икрамның бокалына «Боржоми» салып маташа иде Шефы белән ике-оч авыз сүз алышканнан сон. ФәЙзисв төшке аштан баш тартып, ял итәргә китте

Шубарин турында йокысыз тон үткәргән дип әйтмәссең лә. инде ул оч җирлә кинәшмә уздырган, ике ремонт заводында булган һәм шәһәр башкарма комитетын урарга өлгергән

Тете вакыттагы кебек ашыкмыйча гына гәгам җыйдылар. Өстәл артыннан кузгалганда гына прокурор Ашотны күреп аллы. ул. гадәтенчә, ялгызы гына
тамак ялгый иде. Күрәсең, Артур Александрович көче җиткәнчә барысын да билгеле бер системага салган.

—Әйдәгез, кичә кысырга калган сәйранны бүген үткәрик әле,—дип, Шубарин жәяүләп кенә барырга тәкъдим итте һәм машинада үзләрен көтеп утырган Ашотка ишарә ясады. «Волга» шунда ук кузгалып китеп тә барды —Ерак барасы түгел, монда гына.

Озак та үтмәде, алар элеккеге руда идарәсе бинасына килеп тә җиттеләр. Мәрмәр баскычтан өскә күтәрелгәндә, прокурорның күзе гранитка алтын белән язылган «Жирле сәнәгать идарәсе» дигән язуга төште.

Икенче катка менеп иркен кабул итү бүлмәсенә уздылар. Унга да, сулга да кабинетлар тезелеп киткән. Агач остасы имән ишекләрнен берсенә «Азларханов Ә.Д.» дигән бронза табличка беркетеп маташа иде. Ә каршы ишектә «Шубарин А.А.» дигән язу чекрәеп тора. Хужа кеше үзенен яна юристын шунда өндәде.

Купшы кабинетнын бусагасын атлауга, профессорнын миен: «Монда безнен «хужа» үзе чәчмәгәнне ура икән» дигән уй телеп үтте.

Тик шефның эш вакыты минутлап бүленгән, ахры, артыгын жәелергә ирек бирмәде. Селектор аша:

—Татьяна Сергеевна, ундүрт тә егермегә чакырылганнарны дәшегез әле, зинһар.—диде дә прокурорга борылып:—Хәзер баш белгечләр белән таныштырам, алар сезгә эш рәтенә төшенергә ярдәм итәрләр,—диде,— Берничә кичектергесез эшне караганнан соң, идарә белән дә, документлар белән дә танышырга вакытыгыз иркен кала әле. Нидер аңлашылмый икән, бу иптәшләр булышырлар.

Ул арада бусагада икәү күренде. Аларнын алдан кергәне Александр Николаевич Ким, икенчесе Христос Янович Георгади. Икесенен дә кулларында саллы-саллы өч-дүрт папка.

Баш бухгалтер да. баш икътисадчы да инде өлкән яшьтәгеләр икән— прокурор моны көтмәгән иде, сәерсенде.

Әмирхан Даутович тагын бер кат Шубариннын айсбергы акыл белән төзелгәненә, аны батыруы җиңелләрдән булмасына инанды Мондыйларны ялан кул белән генә эләктереп булмый.

Прокурорны идарәнең югары советына тәкъдир итү ун минуттан артмады. Эштә ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен белдереп, документлар белән танышып чыгу өчен папкаларны яна юристка сонып, картлар мыштым гына чыгып югалдылар.

Күрәм, сезнең монда интернациональ коллектив икән,—дил сүз башлады прокурор, кореялы Ким белән грек Георгадины күздә тотып. Ул кабинет хужасынын алар турында тагын ни дә булса өстәсенә өмет итте.

Тик Шубарин эш вакытында артык җәелеп китүчеләрдән түгел иде, ахрысы, сүзен кыска тотты:

— Беләсезме, кадрлар сайлауда минем үз карашым. Урыннарны элемтәләргә карап өләшмим, анкетадагы бишенче пункт, ягъни милләтенең кем булуы мине бөтенләй кызыксындырмый. Бары эшлекле, булдыклы булсыннар—мина шул җитә. Бухгалтерга сиксән яшь, булсын—әмма мин аны ике кырык яшьлеккә дә алмаштырырга жыенмыйм. Көн саен эшкә чыкмавына да, ике-өч сәгать кенә эшләвенә дә каршы килмим.

Прокурорның аптырап калуын күреп:

—Берни соратмауларына гаҗәпләнмәгез, алар досьегыз белән таныш. Бу урынга сезне алуны мин үзем генә хәл итмәдем. Сездән нәрсә таләп ителгәнен аңлыйлар. Ә хәзер, әйдәгез, кабинетыгызны күрсәтим дә, Аллага тапшырып, башларсыз...

Кабул итү бүлмәсенә чыгуга, күзе иң беренче ишеккә беркетелгән
табличкага төште. Нык беркетелгән, дүрт бакыр шөреп белән. Тик озаккамы? Шубарин белән шаярып булмый

Ә тегесе ишекне кин итеп ачты да:

—Рәхим итегез,—дип, юристны алдан үткәрде.

Кабинет шефыныкыннан әллә ни аерылмый диярлек. Тик тегесендә хужа кулы сизелеп тора: кырыс, рәсми

Прокурор папкаларны ике тумбалы, өстенә яшел сукно ябылган өстәлгә куйды да тирә-якны күзәтә башлады Күзе шунда ук ян стенадагы плакатка төште. Лариса күргәзмәсендәге бу реклама плакаты элек анын прокуратурадагы бүлмәсендә дә бар иде. Үзе дә сизмәстән, аяклары шунда тартты. Ул сүзсез генә ишәккә атланып, базардан зәнгәр ләгән алып кайтучы картнын хәйләкәр йөзенә карап торды

  • Игътибарлы икәнсез, рәхмәт,—диде. Өстәл янына килгәч, сорап куйды:—Кызык, мина кадәр бу кабинетнын хуҗасы кем булды икән"’

Шубарин биек тәрәзәләргә ямь өстәп торган бөрүле пәрдәләрне төзәтә- рәтли жавап бирде:

  • Икрам —Аннары анлатуны кирәк тапты, ахры —Юк, сез борчылмагыз Ул шулай килеп чыгуына сөенде генә Минем белән күрше булуыннан кыенсына иде бугай Анын теләге—үз кабул итү бүлмәсен, үз сәркатибен булдыру иде. Шау-шулы, аралашучан булганга, анын яныннан кеше өзелмәде, монын исә мина ошап бетмәвен сизенә иде. Аннары үзе янына кемнен килгәнен, кемнен киткәнен дә белгертәсе килмәдеме Кайвакыт мина атналар буена югалып торырга туры килә, ә Татьяна Сергеевна һәрвакыт үз урынында, димәк, барыбер үзбуйлы кылана алмый Билгеле, аркама ышыкланып ниләр майтарып иорүеннән хәбәрдармын
  • Мәсәлән, әгәр сер булмаса?—дип кызыксынды прокурор.
  • Рәхим итегез Мисал өчен, ул үзенең шәхси таксопаркын булдырып, ун «Жигули» сатып алды, хәзер егетләре көн-тон акча сугалар. Куркасы юк—олы абыйсы өлкәнен ГАИ башлыгы

—Үз башына мәшәкать алып, нәрсәсе кызык инде?

—Һәрберсе көн саен илле сум биреп барырга тиеш Исәпләгез, елга өч йөз эш көне хисабыннан. Эшләдеме ул бүген, юкмы—анысы кызыксындырмый һәм оч ел дәвамында шулай, аннары машина таксистнын шәхси милкснә әйләнә Ремонт, резина, бензин мәшәкатьләре ана кагылмый, авария йә низаг була калса гына катнаша.

—Һәм шоферлар шуна ризамы’’

  • Ничек кенә әле! Шартлар ике як өчен дә файдалы бит Теләүчеләр күпме диген! Машина беренче елны ук хакын чыгара һәм биш мен сум табыш кигерә, ә аннан соңгы ике елда чистасы китә, көненә биш йөз сум.

Прокурор ирексездән:

  • Менә бу колачлау!—дип куйды.
  • Мин алай димәс идем,—диде шеф —Дөрес. у i үзенчә эшлекле, энергияле, чит идеяне тормышка ашырырга сәләтле. Гик безне бит идеяләр туендыра Ул өченче катка күчүенә канәгать, мина буйсынмыйча үзе теләгәнчә яшисе килә икән—рәхим итсен монда барыбызга да урын җитәрлек Аннары ул бүгенге көндә сезнен абруйны күтәрергә кирәклеген дә яхшы андый

Урнашыгыз, әгәр нәрсәне булса да үзгәртергә телисез икән—хуҗалык мөдире сезнен карамакта. Идарәдә үзегезне хуҗа кебек сизегез Сезгә комачауларга теләмим, хәзер китәм. Оныгмагансыздыр. мине тагы озын юл көтә, бүген прокурор Халитов белән очрашабыз Тик кызганыч, юлда янәшәмдә сез генә булмыйсыз, сөйләшер сүз табылыр иде,—дип ишеккә

 

таба атлады. Тоткадан кулын алмаган килеш, бераз уйланып торды да кабат өстәл янына әйләнеп килде.

—Күпме генә гәп куертсак та, мин сезгә ин мөһимен әйтеп бетермәдем. Сезне эшкә тартуымның төп сәбәбе...—Ул туктап калды.

—Мин сезне игътибар белән тынлыйм, әйтеп бетерегез. Шулай да, рөхсәт итсәгез, башта утырыр идем...

—Әлбәттә, әлбәттә.—Шеф анышып алды.—Рәхим итегез.. Беләсезме, эш менә нәрсәдә... Без бик тиз үсеш алдык, әмма эш-гамәлләребезнен күпчелеге норматив актлар, боерыклар белән беркетелми калынган. Бердән, ашыксак-кабалансак, белеп җиткермәсәк, икенчедән, үзебез буйсынган берләшмә һәм ведомстволар гаебе аркасында. Мин бер көн белән яши торганнардан түгел, бүген кайсыдыр документ җитешми икән—аны жайга салып була; Фәйзиевлар кланы—кул астында. Тик алда ниләр булмас. Сез мине аңладыгызмы?

Прокурор башын селкеде.

—Минем уйлавымча, һәркем үзе өчен җавап бирергә тиеш. Шуңа күрә юридик документларның, билгеле, сонга калып булса да, үзебезгә генә түгел, бездән өстә торганнарга кагылышлысы да төзелүен телим. Менә шул документларны хәзерли алсагыз, аларны шунда ук тормышка ашырыр идем

Шубарин, аңлата алдым микән дигәндәй, прокурорнын күзләренә карады.

—Минем кешедә эшем юк. Закон алдында кайбер гөнаһларым бар икән, алар өчен кырыс, авыр җәзага тартуларын теләмим. Сезнен белем, тәҗрибә, абруй мина шунын өчен кирәк,—дип тәмамлады ул сүзен һәм ишеккә атлады...

Прокурор сизде: юк, бу кеше курка торганнардан түгел. Ул үзенә ни кирәген белә.

Ялгызы калгач, юристконсультант яна кабинетын өйрәнүне дәвам итте: буш сейфка күз салды, бигенең катлаулы системага корылганын чамалады, аннары тәрәзә янына килде. Тәрәзәләр мәйданга карый икән; аста, подъезд каршында торган Ашотнын машинасы китеп тә өлгергән.

Прокурор өстәл өстендә яткан сигез папканын кайсыннан башларга дигәндәй, бераз уйланып торды. Алдагы атнага берәр документны эшләп тапшырырга кирәклеген бик яхшы андый һәм ул кәгазьләрнең аны Ш\5арин алдында, алай гына да түгел, үз араларына юристны чакыруга бераз шикләнебрәк караган ике баш икътисадчы алдында да абруен күтәрәчәген белә. Тик Шубариннын сонгы монологы аның роле нидән гыйбарәт икәнен ахыргача ачып салды. Билгеле, компаньоннарына юристнын төп бурычын, һәрхәлдә, болай ук аңлатмагандыр.

Ул тагын бер кат Шубариннын алдан күрүчәнлеге хакында уйланды: айсбергны төзергә булышып, әле дә икътисад буенча төп киңәшчеләре саналган ике картны жаваплылыкка тартулары икеле, бар удар анын җилкәсенә төшәчәк, ә ул моны бер дә теләми иде.

Кулына эләккән беренче папканы ачып, прокурор документлар өйрәнергә тотынды. Боз кузгалды дигәндәй, Христос Янович. Фәйзиев, Шубариннын үзе белән бергәләп ачыклыйсы сораулар язылган битләр саны арта барды Игътибарын читкә юнәлтеп, әледән-әле телефон шылтырады, чытлык яшь хатын-кыз тавышлары Икрам белән кызыксынды. Көн ахырына бу шылтыратулар өзлексезгә әйләнгәч, прокурор, телефонны өзеп куярга мәҗбүр булды.

Татьяна Сергеевна чәй кертте һәм юристның эштә тоткарланасын белгәч, кабул итү бүлмәсенең ачкычын калдырды һәм аны вахтада калдырмыйча, үзе белән алуын үтенде.

 

җаяүлвсзйрлн______________________________________________________

Баш-аягы белән эшкә чумган прокурор вакытнын узганын сизмәде дә. Башын күтәреп караганда, урамда караңгылык җәелгән иде инде. Ә ул нибары оч папканы карап чыгарга өлгерде, әле адарына да кабат-кабат кайтасы бар. Анын тизрәк эшнен асылына төшенәсе килә, чөнки үз ролен күпме уйнаячагын. Шубаринны күпме алдап йөри алачагын анык кына күз алдына китерә алмый Шуңа күрә тагын бер папка белән танышып, кунакханәгә жәяү генә кайтырга исәпләде Мөгаен, анарчы шефы да номерында булыр, анарга тәгаенләнгән сорауларга бүген үк җаваплар алыр Ә дүртенче папка исә тагын да мавыктыргычрак булып чыкты, инде шактый нәрсәгә төшенеп өлгергән прокурор үзе дә сизмәстән чираттагы папкага үрелде.

Көтмәгәндә баскыч буйлап ашыгыч күтәрелгән аяк тавышлары ишетелде, кабул итү бүлмәсендә кемнәрдер шаулашып алдылар да ишек ачылып китте Кабинетка сулышы капкан Ашот килеп керде, анын артыннан Икрам белән дулкынланудан йөзе агарган Шубарин күренде.

—Әйттем бит, исән-сау, эшләп утыра!—дип тезде әсәрләнгән Ашот. мылтыктан аткандай Юлда килгәндә арт сабагын укытканнармы, шатлыгыннан ул прокурорны кочып алырга әзер иде.

Барысы берьюлы карашларын шефка текәделәр. Артур Александрович кинәт хәлсезләнеп калган гәүдәсен кәнәфигә батырды Берни анламый торган прокурорга:

—Алла хакы өчен кичерегез, ятышсыз килеп чыкты Кайтып төштем, Халитов белән эшләрне көйләүне әйтеп шатландырыйм, бер унайдан рәхмәтемне дә белдерим дип бүлмәгезгә күтәреләм—ә сез юк. Кизүдән сорыйм «■Күренмәде»,—ди Адикка төштем, кичке ашка килмәде, ди Шылтыратам—трубканы алучы юк Бер-бер хәл булган ахры дип. барысын да аякка бастырдым. Сәгатегезгә күз салыгыз—төн уртасы җиткән бит Машинага төялдек тә монда очтык. Йоклаган вахтерны уятып керсәк, анысы «Бернинди юристны да белмим, бар ла кайтып беттеләр».—дип тора.

Прокурор, ниһаять, төшенеп көлеп җибәрде

—Ә телефоныгыз ник эшләми’’—дип сорады Ашот

—Әй. Икрамнын таныш хатын-кызлары тынгы бирмәгәч, өзеп куйган идем.

Бар да яхшы, әгәр ул яхшы тәмамланса,—дип нәтижә ясады шефлары,—тик иртәгә үк телефон мәсьәләсен хәл итегез, эшләгән кешегә комачауламасыннар —Аннары шоферына борылып —Ә син. Ашот, Коста белән мәсьәләне хәл ит: йә иртәгә үзе килсен, йә башка кеше тап—болай дәвам итә алмый, бүгенге хәл барыбыз өчен дә сабак булсын. Мин төп мәсьәләне хәл итәргә өлгермәгән кешенен гомерен куркыныч астына куя алмыйм.

Ике сәгатьләр үттеме икән, хезмәттәшләре белән соңга калган кичке аштан прокурор бүлмәсенә кайтып керде «Чыннан да. тыштан ниндидер куркыныч янадымы икән? Әллә Шубаринны документларны алып качты дигән уй тәшвишкә төшергәнме’’ Шунын кадәрле мәгълүмат белән Йомгакны тәгәрәтеп җибәрергә мөмкинлекне бик яхшы белә бит»,—дип фикер йөртте ул. Әйе. әйе. курыкты—моны прокурор Шубариннын гадәттәге тыныч йөзе дулкынланып китүеннән сизде Урынында күргәч, шатлануы да ясалма килеп чыкты.

Тик шунысы аңлашылмый: монда нәрсә яшеренгән, чит уенда ул нинди роль уйный, ни өчен аны шулкадәр саклыйлар’ Ә шефы авызыннан ишетелгән «төп мәсьәлә» дигәне нәрсәгә ишарәли? Бикхуҗаевлар. үч алу—болары нәрсә’’ Анын шәхси тормышында аларнын ни эше бар. нигә

 

шулкадәр кайгырту, игътибарлылык? Тик бу сорауларнын берсенә дә әлегә жавап юк—көтәргә кирәк. Дөрес, бер нәрсәгә төшенде, моннан сон ана күз-колак булачакларына иманы камил. Аннары шефы да янадан сонгы көннәрдәге кебек ачылып бетәрме? Тик монысына борчыласы юк: әгәр прокурор тиз арада документларны әзерләп бирсә, тегеләр алдында югалта язган ышанычын кире кайтара алачак.

Тынычланып, ул йокларга ятты...

4

Иртән, машина белән барудан баш тартып, эшенә жәяүләп кенә юнәлде. Ул бүген кәгазьләрдә казынуны читкә куеп, бухгалтериядән арбитражга тапшырыласы штраф санкцияләренә бәйле документларны соратып алды Соңгы вакытта өч урында юристконсультант булып эшләгәнгә, болары таныш иде. Ул тагын эшкә чумып, төшке аш вакытын үткәзеп җибәрде Шубариннын шылтыратуы бу дөньяга кайтарды:

—Әмирхан Даутович, бездә дә тәртип башка предприятиеләрдәге кебек, хезмәтне саклау бар, төшке ялны да бетергәнебез юк Аннары эшчәнлегегезне вакытка карап түгел, нәтижәгә карап бәялибез. Шулай булгач, кәгазьләрегезне ташлагыз да чыга торыгыз, хәзер машина килеп житә. Без дә Адикка төшәбез. Төшке аш—изге эш...

Ул залга кергәндә, хезмәттәшләре жыелган иде инде Шубарин белән янәшә яшь кенә купшы киемле егет утырган, анын соргылт пыялалы күзлеге нык иякле йөзенә килешеп тора.

—Таныш булыгыз, озак көткән кунагыбыз шушы инде,—диде шеф.

Прокурор өстәл аша культ сузып исемен әйтте. Кунак аз гына калка төшеп, әллә ничек сәер генә:

—Ә мин Коста,—диде. Әмирхан Даутовичка анын тавышы таныш, үзен күргәне бар сыман тоелды. Тик анын йөзе, бигрәк тә күзләре ярты битен каплап торган зур күзлек артына яшеренгәнгә, исенә төшерә алмады. Прокурорга нигәдер барысы да анын: «Безнен кайдадыр очрашканыбыз бар кебек»,—дигән сүзләрен көткәндәй сизелде.

Гадәттә салкын канлы шефы түзмәде, гаҗәпләнеп сорады

—Әллә Костаны танымадыгыз инде9

Кунак ашыкмый гына күзлеген салды да өстәлгә куйды. Әйе, бу ул— Бикхужаевлардан килгән төнге илче иде.

Компания көткән эффектны боза алганга кәефе килеп, прокурор: —Без, чынлап та, Коста... белән таныш түгел,—диде.

Кунак һичбер тартынусыз шаркылдады:

—Әйе шул, теге вакытта исемемне әйтергә онытканмын.

Бар да анын көлүенә кушылды.

Сонга калып булса да прокурор Костанын фамилиясен исенә төшерде— Джиоев, чыгышы белән төньяк Кавказдан. Тәҗрибәле җинаятьче, канундагы карак, үтерүдә гаепләнүче.

—Минем белүемчә, теге вакытта ул сезне коткарып калган, ә хәзер гомерегезне сакларга бурычлы. Дуслашырсыз дип ышанам—Коста сездән мөкиббән Дөрес, әлегә кадәр «дипломат»тан баш тартуыгызны кичерә алмый бугай.—Күренеп тора: шефнын кәефе шәп иле.

—Ул очракта Коста егерме менсез кала иде бит Бикхужаевлар, шәт. сүзләрендә торганнардыр?—Прокурор үзен дорфарак тотарга тырышса да, күнеле сизде: аны кабат сыныйлар иде

— Бирми генә карасыннар, мин шаярганнарын яратмыйм,—дип жавап бирде Коста эчкерсез генә. Дөрестән дә. анын күзләрендә иман әсәре күренмәде. Төшке аштан сон прокурор белән Шубарин идарәгә кайттылар.
ә Фәйзиев белән Коста кунакханәдә калдылар Джиоев прокурордан стена аша урнашырга теләгәнгә, күрше бүлмәдәгене күчерергә туры килде

Кабул итү бүлмәсендә шефны берничә кеше көтеп торганга, арбитражга жибәрәсе кәгазьләргә имза куйдыруны сонгарак калдырып, прокурор үз кабинетына үтте. Ике сәгатьләрдән сон. Шубарин үзе юрист янына керде

—Кичәге ыгы-зыгыда юньләп рәхмәт тә әйтә алмадым, сезнен аркада Халитов белән килешә алдык. Ул башкача безгә комачау ясамас, алай гына түгел, үзәк универмаг каршында сату итәргә рөхсәт тә бирде. Халитовка чыгаручы кешегә шактый гына күләмдә гонорар вәгъдә иткән идем, әмма сездән башка берәү дә анын белән очрашу оештыра алмады. Менә бу сезгә хезмәтегез өчен ..—Һәм ул прокурор каршына бер төргәк йөзлек куйды

—Ничек, шаһитларсыз гынамыни?—Юрист шаяртуга борып, акчаны алды да игътибарсыз гына өстәлнен буш тартмасына ыргытты.

—Үпкәләтәсез, без бит дуслар, шулай түгелмени'’ Кичә үзегез өчен шундый борчылдым.

—Рәхмәт Акчалар очен дә. Мебельләр алырга нәкъ шунын кадәрлене сорап тормакчы идем. Коста өчен дә рәхмәт. Тик кыйммәткәрәк төшмәс микән—андыйлар азга риза булмыйлардыр?—диде прокурор, әнгәмәне кирәкле юнәлешкә бормакчы булып.

Тик тегесе вак-төяккә тукталып торасы итмәде:

—Хак, Коста кебекләрнең эше югары бәяләнә, әмма сезнен гомерегез кыйммәтрәк. Бу вакытлыча гына, ярты елдан анын кирәге булмаячак Әмма хәзергә сезне куркыныч астына куярга теләмим: безнен алда торган эшләрне сез күз алдына да китерә алмыйсыз.—Сөйләшүнсн тәмамланганын аңлатып. Шубарин урыныннан торды.

Костанын килеп чыгуы прокурорның тормышын катлауландырып җибәрде,—юк. иреге чикләнгән иә Джиоевнын үкчәсенә басып йөрүеннән түгел; тыштан караганда бар да гадәттәгечә шикелле, тик ул үзен күзәтү астында кебек тойды. Костага карата тактиканы ачыкларга кирәк иде Билгеле, кичке жәяүле сәйраннар турында сүз булырга мөмкин түгел, хәтта анын белән бер өстәл артында булу теләге дә юк. Хәер, тән сакчысының әлегә андый мөгамәләдә булганы юк. Мисалы әллә ни ерак йөрми әнә, шеф Ашот белән төчеләнеп тормый—һәрберсе үз урынын белә

Коега белән сирәк-мирәк кул бирешкәндә дә прокурор үзен көчкә тотып тора. Арттырып жибәрергә ярамый Коста Ашот кына түгел, хәер, анысы да машинада барганда прокурорга ышанмавын ачыктын-ачык сиздерде түгелме? Ә монысы «әх!» дигәнче чиста суга чыгарыр, нәрсә, башка эше юк. артыннан һәр адымын күзәтергә вакыты баштан ашкан

Прокурор баш-аягы белән эшкә күмелде: көннәр буе та\ кадәр өелгән кәгазьләр арасында казынды Беренчедән, ул аларнын тизрәк очына чыгарга тырышса, икенчедән, магнит кебек артына тагылган Коега бетән аралашмас өчен шулай кыланды Тик дөресен әйтергә кирәк, тегесе үзен тиешле дәрәҗәдә тотты, берәү дә анын ни белән шөгыльләнгәнен хәтта күз алдына ла китерә алмас иде. Илтифатлы, аралашучан, юмарт күренгән Коста тиз арада бар жирдә—идарәдә, кунакханәдә, ресторанда дуслар, танышлар булдырды Ул оста итеп азга да канәгать булган чырай чыгара, әмма шул ук вакытта бер генә нәрсә дә анын күз очыннан ычкынмый Прокурор күзәтү алымнарын белә, ике мәртәбә сак кына тикшереп карады һәм Коста белән шаярырга ярамый дигән нәтижәгә килде

Берничә уңышлы тәкъдименнән сон. ул шефынын уяулыгын сизелерлек киметә аллы Беренчесе—республика Госснабы, министрлар Советы һәм Жнрле сәнәгать министрлыгы аша үткәрелгәне—идарәгә мөстәкыйль
рәвештә республика чикләренә чыгып, сатылып бетмәгән йә планнан тыш җитештерелгән продукцияне алу хокукы бирде. Бу документ Шубариннын әллә нихәтле «сул» актларын канунлаштырырга ярдәм итте. Чонки ана монарчы һәрвакыт нәрсә алган, кайдан, күпме алганын исбатларга туры килгән. Мисалга, рәсми рәвештә мен метр тукыма алды. ди. ә чынлыкта үзе кебек берәр «олгер»дән ун, йөз мен метр ала. Бу кәгазь аны бик күп бәлаләрдән йолып калачак иде.

Прокурор берсе артыннан берсе яна документлар әзерләде, алар барысы да Шубарин тарафыннан хуплап каршы алынды. Хәтта монарчы ана карата көнчел карашта булган Фәйзиевнын да әкренләп күнеле эреде, тик моны нигәдер шефыннан яшерергә тырышты.

Ике атналап уйланып йөргәч, прокурорнын башына сукты: тукта. Фәйзиевлар кланы унайлы очрак чыгуга Артур Александровичны юлдан алып ташларга җыена түгелме? Клан, мөгаен, Шубарин тарафыннан җибәрелгән машина аннан башка да эшли алыр дип саный, ахры Һәм. аларның уйлавынча, бу урынга юрист менә дигән кандидат.

Тик бу ачышы прокурорга сөенеч өстәмәде—ике тегермән ташы арасында каласы килмәде, анын үз уены—сонгы көннәрдә берсе артыннан берсе уен кәртләре чыгып тора: кулында өлкә һәм республикада ин югары урыннарда утырган һәм Шубарин «кашыгыннан» ашаган түрәләрнең яртылаш исемлеге бар. Мәскәүнекеләргә чыгу гына катлаулырак—бераз көтәргә туры киләчәк. Әмма тагын бер кыенлык килеп туды: Шубарин яклы кыланганда. Фәйзиевлар кланыннан ни көтәсен чамалады. Бер генә чара бар: сак кына маташырга да. җитәрлек мәгълүмат туплауга, унайлы очрак табып юкка чыгарга.

Фатирында ремонт эшләре бетү алдында, яна паркет идәннәрне лаклыйсы гына калды, ә аннары өй туе үткәрәсе булыр. Югыйсә, кайчан күчәсен инде дип. тәмам башын катырдылар. Бу яна оясында берничә ай яшәп кала аламы—билгесез, әмма ана озакка төпләнә дип уйлаулары кирәк.

Шубарин биргән бер төргәк акча өстәл тартмасында ята бирә, хәтта сейфка салып кую теләге дә юк. хәер, ул аларны акчага санамый да. Фатиры да шулай ук... Ялган—рәшә сыман.

Кинәт башына акыллы фикер килде: бу акчалар Костадан бер-ике атнага котылып торырга ярдәм итәләр түгелме сон?

—Коста, минем сезгә шәхси үтенечем бар,—дип башлады ул сүзен.—Беренчедән, зәвыгыгызга ышанам, икенчедән, һич вакытым юк. документлар шәхси эшләремә караганда йөз тапкыр мөһимрәк—мине кайгырткан кешеләрнең ышанычларын тизрәк аклыйсым килә. Көн-төн кәгазь актаруымның сәбәбе—мин инде өлкән яшьтә, кредитлар хисабына яши алмыйм, шуңа шактый гына күләмдә аванс алдым, ә үтенечемә килгәндә... Бер-ике атнадан Красиндагы фатирым әзер була, беләсездер. Мебельләр аласы иде. Менә сезгә акчалар, якында гына бик шәп кибет, чит ил гарнитурлары да бар Зинһар, бүлмәләрнең үлчәмнәрен алыгыз да җиһазлар сатып алыгызчы. Беррәтгән савыт-сабалар да карарсыз.—Ул Костага акча төргәге сузды.

Тегесе, гадәтенчә, алдау юк микән дип. төргәкне таратып карады, аннары кем белән эш иткәнен исенә төшереп, көлемсерәп куйды. .

Прокурор да аның халәтен аңлады: көтмәгәндә ясалган бу тәкъдим, никадәр яшерергә тырышса да. Костаны каушатып җибәрде.

Джиоевнын башына килгән беренче фикер шул булды прокурор, янәсе, акча төртә дә аның югалуына өметләнә, тик бу уен шунда ук башыннан куды. Коста өчен бер төргәк акча—юк акча икәнен прокурор төшенә ләбаса.

Опекуны күзеннән югалуга, ул ничектер авыраеп калды, кулыннан эш төште, әгәр кабинетында диван булса ике дә уйламас барып авар иде Кичке сәйранын кабат башлап җибәрсә дә. йөрәге һаман үзен сиздереп тора. Монарчы Шубарин табып биргән чит илнен дефицит төймәләре коткарып килә, нитроглицерины да һәрвакыт кул астында. Хәлиткеч адым ясарга әле иртә, Ким белән Георгади анарга нәрсәнедер әйтеп бетермиләр, димәк, айсбергка ачкыч табу өчен башта шулары белән ышанычка керергә кирәк.

Өлкән яшьтә булуларына карамастан, бу агайлар «Лидо»ны бик ошаталар Бер-ике яхшы коньяктан да баш тартмыйлар, андый көннәрдә кухняда алар өчен махсус кабымлыклар әзерләнә. Прокурорга да телиме-юкмы «Лидо»га килергә, тормышыннан, хәзерге урыныннан канәгать икәнлеген күрсәтергә туры килә Шәп утыралар, алар өстәленә тагын кемнәрдер, бигрәк тә Икрам Мәхмүтовичнын әшнәләре елыша, өстәвенә тәмәке төтене исе үзәгенә үтә, әмма прокурор тешен кысып түзәргә тырыша.

Коега чыгып китүгә, шефны кисәтмәве исенә төште: тагын бер атнадан Ларисаның үлеменә биш ел тула, зиратка барып кайту өчен машина һәм озатучы кирәклеген искәртергә кирәк Кичекмәс эшләр килеп чыгар дип. ул бу сөйләшүне азакка калдырмаска булды. Соңгы вакытларда бер генә чара да анын катнашыннан башка йә анын белән килешенмичә узмый. Шубарин булмаганда кинәш-табыш итешергә анын янына киләләр

Бухгалтерия кәгазьләренә имза сырлап утырган Шубарин юристны күрүгә, аларны читкәрәк этәрде. Прокурор үтенечен җиткерүгә. Шубарин ничектер сагаеп калды, тик гадәтенчә, үзен бик тиз кулга алды Урыныннан кузгалып, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады, гадәттә бик нык дулкынланганда йә кемнедер әрләгәндә ул шулай итә

—Авыр хәлгә куйдыгыз. Шулай да мин кисәтергә телим, телисез икән боерык дип аңлагыз: ул шәһәрдә ярты еллап күренмәвегез хәерле, нигә икәнен сорамагыз—хәзергә әйтә алмыйм. Ышаныгыз, бу сезнен файдага. Ә датага килгәндә—исемдә, бу хакта инде әмер бирелгән Хатыныгызның якты истәлеген без бергәләп—яна дусларыгыз, хезмәттәшләрегез искә алырбы з. Бераз гына сабыр итегез, ни өчен барырга ярамавын ике атнадан, бәлки бераз алданрак та анлата алырмын дип уйлыйм. Каберенә килгәндә, бар да тәртиптә. Таш койган Григоряннар—безнен Ашотнын ерак туганнары Каберне шулар карый, күңелегез тыныч булсын, шундый көндә кабер чәчәксез калмас.

Күңеле төшкән прокурор кабинетына әйләнеп кайтты. Эшкә тотынырга кулы бармады, кинәт кенә саулыгы да какшагандай булды Нәрсәне яшерәләр? Шубарин кулында ул нинди корал9 Нигә ана озак еллар эшләгән шәһәрендә күренергә ярамый, тагын ниләр маташтыра икән9 Тик берсенә дә анык кына җавап табылмады

Хәзер анын шиге юк: чыннан да. узган атнада Шубарин Ларисанын каберендә булгандыр, эшлекле кеше буларак, чистарту һәм тәртиптә готу өчен кем беләндер килешеп, акча калдыргандыр. Чәчәкләрнең дә ин кәттәләрен куярга сөйләшкәндер Нигәдер башына, әгәр хәзер йөрәк өянәгеннән үлеп китсә. Шубарин белән Фәйзиев аны зурлап хатыны белән янәшә күмәрләр, хәтта Григоряннардан таш койдырырлар, эшләре никадәр тыгыз булмасын, вакытларын да. акчаларын да кызганмаслар кебек тоелды. Өстәвенә, искә алу мәҗлесен дә җиренә җиткерерләр, матур сүзләрен дә кызганмаслар, хәтта онытканда бер каберенә дә килерләр

ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

       
   
     
 

 

1

Киеренке узган бу атна анын сәламәтлегенә китереп сукты Төн уртасында ике мәртәбә «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килде Монын өчен Костага рәхмәтле, беренчесендә ул, хәле китүгә, әкрен генә стенага суккалады—алар шулай килешкәннәр иде. Күз ачып йомганчы. Коста кереп тә җитте. Соныннан табиблар вакытында чакырып өлгергәнсез диделәр. Тан атканчы Коста анын яныннан китмәде. Атна ахырында хәле жинеләйгән прокурор эшкә чыкты. Тик күңелендәге юшкын таралмады: хатынынын каберенә бара алмавын бик авыр кичерде Шубарин бу турыда башка сүз кузгатып тормады, үзе дә артыгын төпченмәде, килер вакыт—әйтерләр, дип уйлады.

Җомга көнне—Лариса үлгән көн—«Лидо»да төшке аш вакытында Артур Александрович ана «Полароид» белән ясалган төсле фотография сузды.

—Ярты сәгатьләр чамасы элек китерделәр Бүген сәгать тугызда төшерелгән.

Кабер өсте чәчәккә күмелгән. Алгы планда—ак һәм кызыл розалардан купшы веноклар; ә уртада ап-ак розалардан торган зур бәйләмдәге муар тасмага «Җирле сәнәгать идарәсеннән» дип язылган. Икенчесендә исә кыска гына—«Иреннән» диелгән.

Прокурорның ирексездән күзләренә яшь тулды

—Рәхмәт,—диде ул,—Шулкадәр кайгыртуыгыз, игътибарыгыздан мина бик уңайсыз.

—Кыенсынмагыз. Мин бит кулымнан килгәнен генә эшлим. Без бит хәзер бер җептә, максатыбыз уртак, тормышымның ипле булуына өлешчә сездәжаваплы, шулай түгелмени?—Шубарин күңелен күтәрергә тырышып, юристның кулына кагылды,—Хәер, ашыкмыйк. Кичен монда—ябык банкет залына җыелабыз. Сезнен исемнән ин якын кешеләр генә чакырулы. Төшке аштан сон ял итегез, ә кичен сәгать сигезләрдә бергәләп кунаклар янына төшәрбез, сонга калучылар булмас дип ышанам —Шулай итеп, алар кичкә кадәр саубуллаштылар.

Бүлмәсенә менгәч, прокурор үз уйларына чумды, кабат теге август көнендә район милициясе бинасында капитан Чураевтан хәбәр көтеп утыруы исенә төште

Биш ел үткән! Хатынын югалтканнан соң, тормышын болай күз алдына китергән идемени ул? Гажәп. хатыны үлгәнчегә кадәргесе томан кебек, хәтта вакыт-вакыт анын башына: андый бәхетле көннәр чыннан да булды микәнни? дигән уйлар да килеп киткәли.

Ә хәзер томышынын яна этабы башланды, күпмегә сузылыр—билгесез, берничә айгамы, елгамы? Ул үзе ярты елдан артыгына өмет итми; шома, сизгер Шубарин һәм анын компаньоннарына каршы торыр өчен көчләр тигез түгел. Ярымсерле синдикатка кодаларга килгән кичтән башына сенгән уен тормышка ашыра калса, алда ниләр көтә? Хакимияткә тапшырганнарын—кем-кем, прокуратурада эшләгәч, ул андагы тизлек һәм алымнарны бик яхшы белә—әйләндереп чыгару елларга сузылачак, ә анын йөрәге моңа чыдармы, көтеп житкерә алырмы бу көнне9 Хәтта монда, һәрнәрсәгә көче җитә торган кайгыртучан Артур Александрович янында, теләсә кайсы моментта башкаладагы профессор белән бәйләнешкә кереп киңәшләр, кирәк булса үзен дә чакыртырга мөмкинлек булганда—дару төймәләре турында әйтеп тә торасы юк—«Ашыгыч ярдәм»сез котылып булмады.

Тик анын алда ниләр күрәсен уйлап, баш ватасы килмәде Утыз ел элек эсминецның калтырап торган палубасында сайлап алган юлын гомер азагында тиешенчә яшәп, алдына куйган бурычын үтәп йомгакларга язсын иде.

Сигез туларга биш минул кала ишек шакыдылар, бусагада Шубарин күренде Ул инде банкет залында булып, сонгы күрсәтмәләрен биргәндер— профессорнын мона иманы камил—аннары гына күтәрелгәндер. Никадәр генә йорәге сызланмасын, юрист анын күзләрендә бу искә алунын синдикат өчен ниндидер әһәмияткә ия икәнен сизми калмады. Бәлки, сирәк очраша торган кешеләрен бер табын артына жыясы килгәндер9 Ә бәлки тагын бер тапкыр кемгәдер бергә булуларын күрсәтергә теләгәндер9 Хәер. Шубаринны анламассып...

Сонгы атналарда «Лидо»да еш булса да. прокурорнын банкет залына күз салганы юк иде. Ресторан ишек төбендә аларны бәйрәмчә киенгән Адик каршы алып, залга озатып куйды Яп-якты бүлмәгә керүгә, барысы да сүз берләшкәндәй аягүрә бастылар. Өстәл артында Ким белән Георгадидан тыш Гадел Шәрипович, Григоряннарны күреп, анын күзе маңгаена менде. Ашот белән Коста, тагын таныш булмаган берничә кунак—барысы да ир-атлар

Ашот күрсәткән урынга атлаганда, Әмирхан Даутович стенада Ларисанын елмаеп тошкән зур төсле фотографиясен күреп алды Фотографиянең кырыйлары 1940—1978 даталары куелган кара муар тасма белән уратып алынган. Биек бәллүр вазалар—вакытлыча кибеттән алып торганнардыр инде—тулы ап-ак розалар, чәчәк савытларына да кайгы тасмалары беркетелгән. Керү юлында идәндә торган вазадагы розаларны рәтләштереп арттарак калган Шубарин түргә—прокурор белән Икрам уртасына урнашты Бераздан прокурор табынга ияләшә төште, әмма өстәлнен купшы, мул булуы аның исен китәрде. Күренеп тора Фәйзиев махсус базаларның астын оскә китергән; пычак-чәнечке-бокаллар казнаныкына охшамаган, урынбасар тырышкан: өеннән китерткәнме, әллә өлкә комитетының дачасы Йә резиденциясеннән алып торганмы? Кайчандыр бер төшке аш вакытында Георгади. Европа тәрбиясе алган кеше буларак, көмеш кашыклар белән авыр зәңгәрсу бәллүрне үз итүе турында сөйләнгән иде—балки анын байлыгыдыр? һәм болар барысы да Ларисаны искә алу өчен хәзерләнгәнме9 Мондый купшылык arrapia ошаган булыр иде микән сон*

Прокурор шефына ниндидер һавалылык хас булуын күптәннән сизенә, менә хәзер дә аның бу сыйфаты табынга күчте—биниһая зур өстәл артына зур кабул итүләрдәге кебек таралып утырдылар, шунадыр мәҗлестә рәсмилек, кырыслык хөкем сөргән кебек. Нәселеннән килә микән, әллә урыс гадәтеме. Шубарин кунаклар кабул итүгә, сыйлауга мөкиббән иде

Адикка бүген ике официант ярдәмгә килгән, хужанын ымлавы булды— алар шунда ук чәркәләргә аракы, коньяк койдылар, күрәсен. кемнен кайсы эчемлекне хуп күрүе аларга алдан хәбәр ителгәндер

Шубарин урыныннан торды һәм «Вакытсыз арадан киткән Лариса Павловнанын якты истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алыйк».— диде Аннары таныш булмаган ир-атлар өчендер, прокурорнын хатыны белән таныштырды Огак сөйләде, ул. чынлап та. Лариса турында аз белми икән. Хәтта прокурор онытырга өлгергән кайбер вакыйгаларны да искә алды. Үзе дә сизмәстән аны уйлары еракка—артта калган бәхетле көннәргә алып китте, хужанын сүзләре әкренләп тоныклана барды да бөтенләй ишетелмәс булды Әмирхан Даутович күзләрен Костанын баш очына туры килгән портреттан аера алмады. Башыннан яшен тихлегендә «Бу бит беренче тапкыр кешеләр катнашында искә алынган мәҗлес»,—дигән уй чагылып узды Еллары нинди туры килде бит. берсеннән икенчесе
көенечлерәк, әмма күнелен бер нәрсә тынычландырды: каберенә таш куйдыра, чардуган кордыра алды.

Прокурор ихтирам белән Григоряннарга күз салды, тегеләре исә игътибар белән дулкынландыргыч нотыкны тыңлыйлар иде. Башкалар белән бергә прокурор да коньягын эчеп куйды. Аннары Халитов сүз алды, ул Лариса белән булган фаҗигане тагын бер кат күнелләрдә янартты, дустының кайгыны ирләрчә ныклык белән кичерүе турында искәртте. Урынын белеп әйткән сүзнен тылсымлы көченә прокурор менә шунда, чакырылган кунакларның чыгышларын тыңлаганда инанды... Әгәр шул мәлдә Шубарин Бикхужаевлар белән кул сугышына барыйк дисә, берәрсе каршы килер иде микән? Табын янында бердәмлек, үз-үзенне аямау рухы хөкем сөрә иде! Һәм бу мохитне тудыручы кеше—Шубарин. Искә алу мәжлесенә җыенганда, прокурор мондый дәрәҗәдә кайгы уртаклашуны күрермен, ихлас күңелдән юату сүзләре ишетермен дип башына да китермәде. Авырлыклар килгәндә ике дә уйламыйча «таяныр» кешеләре барлыгын белү Азлархановка тәэсир итми калмады, гадәттә бер-ике чәркә белән чикләнгән прокурор соңгыларыннан баш тарта алмады.

Официантлар исә тавыш-тынсыз гына үз вазифаларын башкардылар: салкын кабымлыкларны кайнарлары, бер деликатесны икенчесе алмаштырды, «Боржоми»нын суытылганнары өстәлә торды. Ул арада беренче аш китерделәр: Фәйзиев бүдәнәдән пылауны әлеге очрак өчен махсус үзе пешергәнен белдерде. Залда шау-гөр көчәя барды, ул да булмады, өстәл артына яна кунаклар өстәлде. Шубарин барысын да күз унында тотты, әледән-әле Аликка ниндидер ишарәләр ясады, шул арада вакыты- вакыты белән үткәннәрне уйлап дөньядан киткәндәй утырган күршесен дә онытмады: тәлинкәсенә кабымлыклар өстәде, хуҗа буларак, тегесеннән- монысыннан авыз итәргә кыстады.

Урамда күптән төн канатын жәйгән, төбенә кадәр киереп ачылган тәрәзәләрдән ыргылып кергән саф һава кичке сәйранга вакыт икәнен белдерде. Прокурорның ялгызы гына каласы килсә дә, өстәл яныннан торып китәргә кыенсынды. Инде ничәнче мәртәбә Артур Александрович анын күнелендәген укыгандай, иелә төшеп әкрен генә:

—Саф һавага чыгасыгыз килмиме?—дип тәкъдим итте.

Жавап көтмәстән урыныннан торды да ишеккә атлады, прокурор да аңа иярде.

—Әйдәгез, сезнен гадәти маршрутыгыз буйлап атлыйк,—диде шеф.— Бәлки аппетит уяныр, авыз итәсе нәрсәләр шактый бугай—мантыдыр, бөккәндер дигәндәй. Фәйзиевны беләсез бит инде, бу өлкәдә ана җитеп булмый, эшендә дә шундый булса—бәяләп бетергесез булыр иде.

Прокурор Ларисаның каберенә салынган чәчәкләр өчен дә. бик яхшы оештырылган искә алу мәҗлесе, анда ишеткән күнелне кузгатырлык сүзләр өчен дә рәхмәт әйтергә кирәклеген аңлады, әмма нидер тыеп тора иде.

Озакка сузылган тынлыкны Шубаринның сүзләре өзде.

—Беләм, искә алу мәҗлесләрендә бүләкләр бирү кабул ителмәгән. Ләкин мин сезнен өчен күңелле яңалыкны җиткермичә булдыра алмыйм. Әгәр бу хәбәрем сезгә юаныч һәм күңел тынычлыгы китерсә, мин шат булыр идем.

Шубариннын ниндидер мөһим нәрсә турында әйтәчәген прокурор йөрәге белән сизде һәм ялгышмады.

—Бүген, ягъни Лариса Павловнаны искә алу көнендә хатыныгызның гомерен чикләгән җинаятьче—прокурор Әнвәр Бикхужаевны соңгы юлга озаттылар...

—Ялгышмыйсызмы?—дип сорады прокурор.

—Әллә моңарчы әйткәннәремә икеләнерлек сәбәп биргәнем булдымы?— Сорауга сорау белән жавап бирде ул.—Аны кичә кич үтергәннәр, кем икәне дә мәгълүм.

—Кем инде ул?—Дулкынлануын һәм үзен чорнап алган куркуны никадәр генә яшерергә тырышса да, прокурорның тавышы калтыранып чыкты

Шеф йөзе агарып киткән юристконсультангка рәсем сузды

—Менә шушы яшь кеше

Аклы-каралы фотографиянең алгы планында прокурор Бикхужаев төшерелгән, ә янәшәсендә кыска чәчле, килбәтсез чырайлы яшь егет «Лидо» залында төшерелгән рәсемгә күпме генә текәлеп тормасын, кылый күзле, зур авызлы бу егет ана таныш түгел иде

Тынычлана төшкән прокурор, анын кемлеген сорады

—Танымадыгызмыни9 Сәер. Бу бит сезнен иске танышыгыз, хатыныгызны үтергән өчен утыра, дөресрәге дусты Әнвәр Бикхужаев үрынына

Прокурор бар игътибарын җигеп. фотографиягә текәлде

—Танырлык түгел, үзгәргән Әллә нинди, ерткыч сыман, минем истә малай-шалай кебек кенә калган...

  • Биш ел узды, исән-имин калган, төзәлмәслек булып, чын бүрегә әйләнгән, күрмәгәннәрне күрсәтер әле ул. Әйткән идем бит: явыхтык бары тик явызлыкны гына тудыра

Прокурор көтелмәгән чишелештән сискәнеп китте ниһаять, ул Шубариннын бу адымына төшенде Менә ничек итеп үзенә бәйләргә тели икән! Хәзер ул прокурорны уч төбендә тоя—бергә, гомергә бер жепкә төйнәлгән дип әйтмәкче Җинаятьчеләргә хас алым—кан белән, ягъни үтереш белән бәйләп куймакчы Димәк, әгәр Азат Ходайкуловка жавап тотарга туры килсә, күзен дә йоммыйча: «Хатыны өчен үч алырга дип прокурор яллады».—диячәк.

  • Нәрсә өчен? Алар бит дуслар, бергә буй житкергәннәр. монысы чүпрәкләрдән арынуга тегесенен адъютанты булган диләр?

—Булган да онытылган. Балачак сукмаклары аерылган, шуна үч алу теләге дә көчле. Бикхужаевлар әйткән сүзләрендә тормаганнар Баштарак, дөрес, булышканнар, күчтәнәчләр җибәреп, күрешеп торганнар, авыру әнисен дә читкә какмаганнар. Акрынлап игътибарлары кимегән. Ходайкулоалар алар өчен авыр йөккә әверелгән. Әнисе бакыйлыкка күчкән, үләр алдыннан улына үлеменең сәбәпчесе—Бикхужаевлар дигән хат юллшан. Алар өчен утырганда, шундый кайгылы хәбәр алу жинел дисенме9 Шул көннән ул балачак дустыннан үч алу теләге белән яна башлый Дус санаган кешесенен тирә-якта явызлыгы, наданлыгы, кансыъзыгы һәм ришвәтче булуы белән дан тоткан прокурор икәнен белеп алгач, төрмәдәшләре дә канын кыздырырга үз өлешләрен кызганмаганнар. Гөрмәгә хәбәрләр тизрәк килеп житә. Бер ел элек прокурор Бикхужаевны юлларыннан алып ташларга хөкем чыгарган шактый йогынтылы кешеләр барлыгын ишетеп, ул Ходай Тәгаләдән үзе котылганчыга кадәр анын гомерен саклавын сораган Ә Азат кебекләр сүзләрен жилгә очырмыйлар, җинаятьчел дөньяда репутация гомердән алдан йөри

—Теләү бер нәрсә, үтәү—икенче. Ул колониядән кача алдымы9

—Алай ук түгел. Сезнен белән килеп чыккан хат турында, аннары бәхетсез егетнен нахакка утыруын ишеткәннән сон. икегезнең уи-теләкләрегез туры килә дип уйладым Үзсмчә. сонга катып булса да. гаделлек торгызуны кирәк таптым Азатны берничә сәгатькә «Лас-Вегаска» китерүләрен сорадым, аннары ресторанда сурәткә төшерттем Нинди кеше икәнлеге, таянырга буламы-юкмы, ниятенен ни дәрәҗәдә җитди булуы турында читләтеп кенә сораштырдым. Ул төрмә мәктәбен унышлы үткән, бик уйлап фикер
йөртә. Берничә шартка күнсә, мин аңа булышырга сүз бирдем—ул каршы килмәде.

—Сез анар качарга ярдәм иттегезме?—дип сорады прокурор, кабаланып.

—Юк, нишләп, качу турында сүз булмады.

—Ул вакытта ничек үч алды сон ул?

—Монда баш ватарлык нәрсә юк. Нишләп әле таныш полковнигыгыз Иргашев сезгә каршы тору өчен Костаны ярты еллап иректә тота ала да. мин Азатны берничә сәгатькә чыгара алмыйм, ди? Ашот кешеләре Бикхужаевны күзәтү астына алдылар, әзергә-бәзер килгән Азатка нокта кую өчен биш минут житте.

—Димәк, бу җинаятьне ачу жинелләрдән булмаячак һәм куркыныч янамый?

—Авыр сорау. Мин бездә жинаять эшләре ничек ачылганын белмим, әмма хөкем ителүче өч сәгатьтән үз урынына—төрмәгә әйләнеп кайтты, монысын тәгаен әйтә алам. Ә хәзерге тәжрибәсе белән тагын бер үтерүне— дөрес, монысы үзенеке—өстенә алырга анын башы ике түгел, аннары, чыккач, минем ярдәмгә таяначак. Мин әйткән сүзне җилгә очыручылардан түгел—монысын да белә. Хәтерлисезме, сезгә: дошманны кем алып ташлый—кызыксындырмый, безгә нәтиҗәсе кыйбат, дигән идем Әнвәр Бикхуҗаев үзенә теш кайрауларын чамалый, прокуратурада да бу турыда беләләр. Хәер, анын башын кыерга теләүчеләр болай да җитәрлек иде. җинаятьчеләр, эшмәкәрләрдән тыш. донжуанлыгын кичермәүчеләр арт сабагын укытырга кымырҗып йөрделәр—беләсездер, районнарда андыйларга кырыс карыйлар. Ә ул тотты да үз халкынын намусына, әхлагына гөкерде Шулай итеп, тикшерүчеләр өчен җирлек бездән башка да җитәрлек, кирәге чыкса—бүтән вариантлар да уйланылган. андагы үз кешебез күз уңында тотачак. Үч кайтару өчен баш кирәкми, ә менә дошманнарның кытыгын китерерлек итеп куанып яшәү теләсә кем кулыннан килми. Ахыр чиктә. Азат тагын биш ел безнең кул астында була әле,—диде Шубарин. гадәттәгечә уйланырга урын калдырып

Сүзгә мавыгып шактый кителгән, борынгы Допидуз мәхәлләсенә житә язганнар. Кайтыр юлга борылгач, каршыларына сулуы капкан Коста килеп чыкты.

—Жәмәгатьчелек сезне көтә. Ким белән Георгади кузгалырга җыеналар.— диде ул шефына.

—Биш минуттан булалар дип әйт.—Коега, караңгыда эреп югалгандай, мизгел эчендә юк булды.

Алар банкет залына кергәндә, чын-чынлап күңел ачу мәҗлесе башланган, күп кенә яна чырайлар өстәлгән, тик Артур Александровичны шәйләп алуга, шау-гөр. тавыш, көлеш юып алгандай булды, бар да тиз арада үз урыннарын алдылар. Коштабак тулы вәгъдә ителгән манты күренде—анын өстенә сибелгән яшеллек катнаш кызыл борыч шундый ымсындыргыч иде ки. дәррәү тамадага борылдылар. Тик шулвакыт мәҗлес башыннан ук күзгә чалынган таныш түгел берәү урыныннан торды. Димәк, чираты җиткән. Аның да нотыгы озынга сузылды, темадан читкә китмәскә тырышса да, Лариса Павловнаны күреп белмәгәнгә, җанлап кына сүзне икенчегә борды, күрәсен. аңа шундый бурыч куелган булгандыр. Ул күптәнге дусларының дусты кайгысын уртаклаша алуын үзе өчен дәрәжә дип санавы, шундый хөрмәтле кешегә хезмәт күрсәтергә һәрвакыт әзер булуы турында сөйләде.

Сүзен тәмамлаганчы күзләрен Шубариннан алмады, тегесе ничек кабул итә. янәсе Прокурор анлавынча. бүген шефлары үз «көтү»енә тагын бер
сүзе үтемле кешене тартып кертергә маташа, ахры.

Сөйләүчеләрне тыңлаганда, прокурор яна гына ишеткән яналыктан тагын кемнәр хәбәрдар икәнен ачыкларга тырышты Билгеле, ин беренче чиратта Фәйзиев беләдер, чөнки кайтып керешкә, чәркәсен күтәреп, тәбрик иткәндәй, башын селкеп куйды. Тагын кемнәр?

Очы-кырые күренмәгән мәҗлескә Ким белән Георгади нокта куйды, картлар китәргә җыендылар һәм шеф Ашот белән аларны илтә китте. Мәҗлес таралды, үзе туйса да. күзе туймаганнар оркестр уйнап торган зур залга үттеләр.

Өстәл артында прокурор белән Икрам, алардан аз гына читтәрәк әле һаман да тегесенә, монысына үрелгәләп утырган Коста гына калды Урынбасарның юристконсультантка әйтер сүзе бар иде. ахры. Костага китәргә ишарә ясады Тегесе тиз генә чыгу юлына китте, анын артыннан официантлар да кузгалдылар Прокурор, бу ишарәне шәйләмәгәндәй. Фәйзиевка елыша төште һәм үзенә дә. анарга да коньяк салды—анын тизрәк үзенә кирәкле гәпне куертасы килде

—Әйдәгез, хөрмәтлеләрнен хөрмәтлесс Артур Александрович исәнлегенә күтәреп куйыйк, мин ана соңгы сулышыма кадәр бурычлы һәм намус белән хезмәт итәрмен дип ышандырасым килә

Фәйзиев аңа сәерсенеп карады

—Аның өченме? Рәхәтләнеп,—диде дә чәркәне авызына каплады —Ә менә соңгы сулышка кадәр бурычлы булу мәсьәләсенә килгәндә. Минемчә, алдын-артын уйламыйча ашыгыч фикер йөртәсез.

—Сез бит белмисез,—дип бүлдерде аны прокурор, ачуы кабарган кеше шикелле кыланып.—Ул Ул Ларисаның үлеме өчен үч алды һәм җанымны басып торган авыр таштан коткарды Мина хәзер берни кирәк түтсл. гаделлек торгызылды, явызлык җиңелде.

— Ник белмәскә?—диде ул. ачы көлемсерәп. —Беләм Сез минем турыда белеп бетермисез әле, бу эштә минем дә катнашым бар дип саныйм, төрмәгә юлны мин ачтым бит.

—Сезгә дә рәхмәт —Профессор башын иде

—Эш миндә түгел —Тегесе ашыгып кулын селтәде —Гаделлек торгызу өчен, имеш Юк, сезнен хакка дип тә ялгышасыз—ул Робин Гуд түгел

—Бернәрсә дә аңламыйм...Алайса ник үзен куркыныч астына куйды соң? Шулай да прокурор хәтле прокурорга һөҗүм бит

—Менә нәкъ тә шуннан башларга иде. диде Икрам үгет-нәсихәт биргәндәй. Мөгаен, ул да бүген юристны үз ягына аударыр көн җитте дип санагандыр —Эш менә нәрсәдә, моннан биш ел элек, әле сез прокурор булып торганда, шеф сезнен өлкә белән кызыксына башлаган иде Башта, билгеле, аз-маз гына. Тик сез анын колачын беләсез бит. бармагынны гына күрсәт, ә ул һап' кулыңны эләктерә Ишеткәнегез булмадымы. Мәскәүдә бит аны Япон дип йөрталәр Ни өченме? Чөнки беткән, табышсыз дип саналган җитештерүне дә аякка бастырырга сәләтле булганга Ул. чыннан да. коеп куйган инженер, ә икътисадчы һәм эшмәкәр буларак даһи Сезнен өлкәдә бөтенләйгә төпләнмәкче булды, резиденция шунда булачак, диде. Бик күп акча түкте, эшләре дә уңай барды, яклаучылары да табылды Кемнәр дип уйлыйсыз? Бикхужаевлар. Ярдәм кулы сузганда, алар, мөгаен. Шубариннын «тавыгы алтын күкәй салыр* дип күз алдына да китермәгәннәрдер—соңрак бит акча елга кебек акты Бикхужаевлар бер нәрсәне исәпкә алмадылар, ул бүлешер!ә дә. туендырырга да риза, әмма эшнең һәм акчаларның хуҗасы дип фәкать үзен генә саный Кыскасы, күчәр башлары орышты Ул чакта Шубариннын җинаятьчел дөнья белән хәзерге кебек хакимлеге юк. урыннарына утырткан булыр иде. югыйсә
Бикхужаевлар дуслары—өлкәгә яңа куелган прокурор аша Шубаринны кысып алып, тын алырлыгын да калдырмадылар һәм ул башлаган эшен, шәхси җиһазларын, станокларын, тиешле паен да алмыйча, олкәдән чыгып сызарга мәжбүр булды. Шул эшләрнен шаһитлары булганнар әйтүенчә, ай- яй, бәргәләнеп караган ул чакта Япон! Юк. югалткан акчалары кызганыч булмаган—ул хыянәтне, мәкерне кичерә, мыскыл һәм түбәнлекне күтәрә алмаган һәм үз-үзенә Бикхужаевлардан кан белән түләтергә ант иткән Менә сәгате сукты—черки дә борынын тыга алмаслык итеп исәп-хисап ясады. Күр дә тор: тегеләр бераз аңнарына килүгә, үзләренең иске дуслары Костаны ультиматум белән җибәрәчәк һәм тоткан чыгымнарын, шушы еллар өчен табышны таләп итәчәк. Ким һәм Георгади исәп-хисапны әллә кайчан әзерләп куйдылар инде. Кайтармыйлар икән—чираттагы Бикхужаевнын башына җитәчәк, үзенекенә ирешкәнче шулай итәчәк—ул бик явыз кеше... Ә сумма зур. миллионнан артып китә.

Прокурор ирексездән:

—Куркыныч адәм!—дип ычкындырды.

—Чып-чын мафиоз.—дип килеште Фәйзиев—Прокурор Халитов юкка гына шүрләми анардан. Беләсезме, анын яраткан фильмы—«Крестный отец», аны айга бер карамый калмый. Мина калса, ул аларда да— Италиядәме. Америкадамы—төшеп калмас иде. ә хәзер бу эшкә сезне дә китереп бутады...—Икрам Мәхмүтович. артыгын ычкындырганын анлап. телен тешләде һәм Адикка кычкырып, чәй китерергә кушты.

Әңгәмә шуның белән сүтелде. Прокурор Икрамның аны үз лагерена тарту мөмкинлеген ычкындырганын аңлады.

Менә-менә Шубарин килеп җитәргә тиеш, вакыйгалар куерганнан- куера барганга, прокурорның беркемне дә күрәсе килмәде Фәйзиевнын да өметен кисәсе итмәде, алдагысын кем белә, ярдәм кирәк булуы бар һәм ул киләчәктә исән-имин калу максаты белән:

—Сез күп нәрсәгә күзләремне ачтыгыз, рәхмәт,—диде.—Тик мин барысын да өр-янадан уйларга тиешмен. Без бүгенге әнгәмәне дәвам итәрбез, алга таба мөнәсәбәтләребезне ачыкларбыз дип ышанам.—Һәм. урынбасарга уйланырга җирлек калдырып, залның икенче ягына—хатыны портреты янына юнәлде. Сак кына кыланып, фотографияне алды да тар коридор аша кунакханәгә китте.

Бусагадан атлап, ишекне ябуга, авызыннан беренче сүзе ыргылып чыкты:

—Үрмәкүчләр!

Бу сөйләшүдән ул шуны анлады: хакимлек Шубарин кулында булмаса. вакытында җиңелү ачыларын тоймаган булса. Фәизиевлар анын белән мәчеле-тычканлы уйнап маташмаслар. Бикхужаевлар сыман барысын да тартып алырлар иде; тик хәзер Японның колагы сизгер, күзе үткен, менә шуңа урынбасарына ахыргача ышанып бетмәде.

Бәлки ул. Әнвәр Бикхуҗаевны алып ташлап. Фәйзиевларны кисәтергә теләгәндер0 Шубарин—үткен кеше. Икрам Мәхмүтович һәм анын даирәсенең максаты ни икәнен төшенми калмагандыр? Сорау арты сорау.. Тукта, ә нигә Фәйзиев: «Менә сезне дә бу эшкә бутады »—диде дә сүзне икенчегә борды икән? Япон нишләтмәкче була икән аны?

Фәйзиевнын үзенә кабалага төшүен дә чамалады прокурор. Шубаринга бу сөйләшү хакында бер ым кагу җитә—тегенең тормышы тәмугка әйләнәчәк.

Кинәт анын күзләре фотографиягә төште һәм яшерен синдикат башлыклары, ялланган үтерүчеләр һәм башка шундый кабахәтләр турындагы уйлары үзеннән-үзе таралып юкка чыктылар. Бүген—Ларисаны искә алу
көне, боларны уйлау түгел, хатта кичектергесез эшләрне дә казага калдырып тора торган көн. Ул стенадагы төсе унган репродукцияне алды да анын урынына кайгы тасмасын сүтеп алынган фотографияне элеп куйды

“Әгәр Лариса исән булса, белә торып үземне нинди куркыныч астына куюымны анлаган булыр иде микән?» Үткән тормышын күз алдыннан кичереп чыкканнан сон җавап бирде—әйе. Урыс зыялылары арасында үскән Лариса өчен «бурыч» сүзе беркайчан да буш сүз булмады, шуна күрә ул иренен хәлен, һичшиксез, анлар иде. Уйлары тагын «намус», «дәрәҗә», «бурыч» тирәсендә бөтерелә башлады һәм ул үзе өчен ачыш ясады: зур урында шактый еллар утырса да. анын бервакытта да хәзер алдында торган җаваплы карар кебекне кабул иткәне булмаган икән. Эченнән генә үзенен әле дә өстеннән прокурор вәкаләтләрен төшермәвен аңлап алды һәм кич буе калак өстендә утырырга мәжбүр иткән курку хисе юкка чыгып, күңеленә тынычлык инде.

2

Ике атна инде прокурорнын Шубарин белән очрашканы юк Ларисаны искә алу мәҗлесеннән сон Мәскәүдән килгән төнге шалтырау шефны урыныннан торгызды һәм ул башкалага очты Прокурор бу иркенлектән файдаланып калырга тырышты Шубаринны куандырырлык документлар әзерләү белән бергә, кәгазьләрдә актарына торгач, какшамас айсбергнын кайбер серләренә төшенде Икътисад караклары өлкән яшьтәге Ким. Георгади һәм аларнын башлыклары Японның хәйләкәр алымнары менә нидән гыйбарәт икән алар бер үк штат каралган ике өлкә йә ике районда шактый предприятиеләр торгызганнар Берсе чын. ә икенчесе ялган җитештерү финанс һәм чимал мәсьәләсендә алдашулар өчен зур мөмкинлекләр ачкан Прокурор Японны зур-зур суммаларга чек кенәгәләре белән тәэмин итеп торган берничә банкнын эзенә төште, башка каналлар буенча «эшләп тапканнар»ын да. мөгаен, шушы банклар аша акчалата алып яталардыр дигән уйга килде. Теге көнне Костага йөзлекләрне тоттырганчы, прокурор төргәктәге штампны куен дәфтәренә теркәп куйган иде. хәзер шул банкнын кәгазьләренә килеп юлыккач, дөрес юлдан баруын андады. «Синдикат» өчен эре купюраларны нәкъ шунда саклап тотканнар

Кон уртасында Мәскәүдән кайтып төшкән Шубарин башта юристконсультант кабинетына сугылды

—Сезне сау-сәламәт күрүемә шатмын.—диде ул. бусаганы атлап керүгә —Шундый авыр чакта ташлап китте бу дип уйладыгызмы9 Киткәндә Костаны бик нык кисәттем, үзем кайтканчы сездән күздә алмаска куштым, бер көннән шалтыратып, шикле нәрсә сизелмиме дип белештем Аллага шөкер, ул-бу юк. хәзер җаным тыныч, ярдәмчеләремә ышансам да. кем әйтмешли, үземә таянам Нишлисен, эш—эш инде ул. аннары бәлагә тарганнарга ла ярдәм кулы сузмый булмый-Мәскәүгә шуна чакыртып алдылар, аларныкы белән бер очтан үземнекен лә рәткә салдым Йә. сездә ничек, нинди уңышлар белән сөендерәсез?

Юрист сүзсез генә ана таба тышына «Имзага» дип сырланган папканы этәрде

Шубарин тиз генә күзләрен документлар өстеннән йөртеп чыкты да. шаяруга борып

- Мина бу циркулярларны берәмтекләп сата ала идегез Күпме чыгарып салсам ла алданмаган булыр идем.—диде Бераз гына уйланып торганнан сон:—Минем дә сезгә бүләгем бар.—лип. кайчандыр Коста кулында күргән «кейс»ка охшаган «дипломат»ын ачты —Бу—швейцар сәгате. «Патек Филипп», сезгә ошар дип ышанам—үзе алтын, циферблаты белән уклары
ак алтыннан; күп функцияле «Кассио» хисап машинасы, кечкенә генә «шарп» диктофоны да бар—машинистканың әкрен кыймылдавы эчегезне пошыра иде, хәзер текстны кабинетыгыздан гына әйтә аласыз

Прокурор тартманы ачты—сәгать.чынлап та, күз явын алырлык.

Костаны көнләштерелек булган бу,—дигән булды Әмирхан Даутович, шаяртып. Тик тегесе башын чайкады:

—Көнләшмәс, ана да сәгать алдым, аныкы—«Юлисс Нардан». Коега озак еллар Бикхужаевларнын ышанычлысы булып торды, ул сезгә дә, мина да бик кирәкле кеше, анын ярдәме белән тегеләргә аяктан егарлык тагын бер һөжүм ясыйбыз әле.

Хужанын кайтканын ишетеп, өченче каттан Икрам төште Юристнын кулында сәгать тартмасы күреп, малай-шалай кебек үпкәләде:

—Ә миңа?—дип сорады.

Шубариннын, күрәсең, кәефе күтәренке иде. Фәйзиевне җилкәсеннән кочып:

—Ә сиңа бүләкнең җитдирәге: «мерседес»ынны алырга кешеңне җибәр, менә дигән—Санобар машинасы анын янында гап-гади бер арба.

Фәйзиев куанычыннан чинаган тавышлар чыгарып, кабинет уртасында тыпырдарга тотынды, нәкъ шул вакытта сиам игезәкләре кебек аерылмас ике карт—Ким белән Георгади килеп керделәр.

Кабинетта ыгы-зыгы башланганын чамалап, Шубарин юристка күз кысты да чакырылмаган кунакларны үз кабинетына әйдәде.

Прокурорның, хәер, Ларисаның да үз гомерләрендә кыйбатлы чүпрәк- чапракларга, затлы әйберләргә исләре китмәде. Әле дә ул бу бүләккә сөенмәде дә, көенмәде дә—тартма ачык килеш өстәл өстендә ята бирде. «Кешене сатып алу өчен нинди генә юллар юк,—дип уйлады ул,—акча белән, дәрәҗә, хатын-кыз. машина, модалы кием-салым, сирәк китаплар, дача, антиквариат, кыйммәтле әйберләр, спорт кирәк-яраклары белән. Кем-кем, ә Артур Александрович кемгә нәрсә тәртәсен бик яхшы белә. Әйе, бик игътибарлы, зирәк аларның хуҗалары.

Костанын ике атна тирәсе инде анын тирәсендә бәбкәсен тилгәннән саклаган каз шикелле бөтерелүе исенә төште, димәк, ул борчымас өчен ана берни белгертмәгән булып чыга. Кунакханә коридорында берничә тапкыр һәрнәрсәгә әзер торган, игътибарлы кыяфәттә очратты. Димәк, чынлап та. Шубарин искәрткән куркыныч булган? Бикхужаевлар тарафыннанмы? Кем белә, бәлки аны бик әһәмиятле мәгълүмат бирергә теләгән кешедән читләштерергә теләгәннәрдер? Ул очракта, кемнән9 Прокурор Гадел Халитовтан түгелме? Алар бит теге чакта юньле-башлы аралаша да алмадылар, ә Ларисаны искә алу мәҗлесендә бер-берсенә якын килергә дә ирек бирмәделәр. Банкет залындагы кичне тагын бер кат башыннан уздырганнан сон, прокурор үзе өчен нәтижә ясады: әйе. Халитов чыннан да ана нидер әйтергә, дөресрәге тапшырырга омтылган иде сыман Шубарин системасын күрә алмаган Халитов элеккеге танышына нинди серне чишмәкче булды икән9 Прокурор анын белән ничек булса да элемтәгә керергә уйлады. Бәлки аның кебек Халитов та Шубарин белән бәйләнешкә бердәнбер максат—ана һөжүм ясау өчен кергәндер? Тагын бер кат яхшылап уйларга. Халитовнын Японнан курку сәбәбен ачыкларга кирәк. Әйе. Халитов кебек сер сыярдай кешен булса!—дип фикер йөртте Азларханов. тик хәзергә ул бары үз көченә генә таяна алды.

Эш көне тәмамланыр алдыннан, Шубарин кабат юрист янына керде.

—Әйдәгез, минем кайту хөрмәтенә кичке ашны бергә ашыйк, беррәттән әйбәт йөрсен дип, сәгатеңне дә юарбыз,—дип тәкъдим кертте һәм. гадәтенчә.
жавап көтмәстән дәвам итте —Мәскәүдән сез яраткан банкалы «Хейнекен» сырасы белән биш кило чамасы туңдырылган краб—диңгез кысласы алып кайттым Икрам инде «Лидо»да, кичке ашны кайгырта. Картлачлар да киләчәк... Мин үз кешеләремнең һәрвакыт янәшәмдә, бигрәк тә бергә табын артында булуларын яратам, гаилә кебек димме — Юристнын суырылган йөзенә игътибарлы караш ташлап:—Әллә безнен самосуд борчыймы сезне, прокурор, кыяфәтегез шәптән күренми?—дип сорады —Кызганыч, башка төрле үч алу юлын белмим. Мина калса, сездә психологик шок—миндә дә баштарак булды, аннары үзеннән-үзе ияләшәсен—зур эш нык нервлар таләп итә Тукта, бәлки сезгә бер-ике атнага һава алмаштырыргадыр, бер очтан яхшы табибларга да күренерсез, ә? Берәр атнадан тире-тун цехы мөдире Гольдберг Мәскәүгә кирәкле кешеләрдән кайры тунга үлчәмнәр алырга бара, китегез шунын белән. Клиентлар белән таныштырыр. Мәскәү күрерсез, укыган чактагы дусларыгыз белән очрашырсыз. Урыныгыз «Советская» кунакханәсендә булыр, хосусый машина билгеләнер Дөрес. Яков Наумович самолетта оча алмый, поездны ошата төшә, ике кешелек купе сезнен ихтыярда булыр Менә дигән сәяхәт, шулай түгелме? Ничек? Ышандыра алдыммы?

Прокурор җанланып китте

—Нигә, шәп идея,—Анын, чыннан да, аз гына вакытка булса да ялгыз калып, уйларын тәртипкә китерәсе килде.—Яшермим, ниндидер бәла киләсең сизгән шикелле, төннәр буе йоклый алмыйм, әгәр янәшәмдә Коега булмаган булса, белмим, бөтенләй эштән чыккан булыр идем. Билгеле, әгәр Гольдберг каршы килмәсә, мин бик шат булыр идем, күптәннән Мәскәүдә булганым юк

—Ә ни өчен ул каршы килергә тиеш әле? Юлда да, башкалада да вакытыгызны күңелле үткәрерсез дип уйлыйм. Сүз унаенда. Яков Наумович МДУнын философия факультетын тәмамлаган кеше, бик белемле, мин анын өендә еш булам Ташкентта ин яхшы китапханәләрнең берсе, мөгаен, анардадыр, нинди генә сирәк китаплар юк Килештек алайса. Юлга кирәкле бар нәрсәне әзерләрләр, тик бер үтенечем бар —ул тавышын әкренәйтеп:—Беркемгә, хәтта Икрам Мәхмүтовичка да ләм- мим. Командировкагыз хакында китәсе көнсгезнен алдагы кичендә үзем хәбәр итәрмен Оныта язганмын, әгәр кыенсынмасагыз тагын бер үтенеч, монысы—шәхси,—дип кәчтүменен өске кесәсеннән кемнеңдер визит карточкасын чыгарды —Язып алыгыз, зинһар Кравцов Николай Федорович, эш телефоны сез анын белән аспирантурада бер төркемдә укыгансыз Анын белән элемтәләрегезне яңартсагыз әйбәт булыр иде, ә анын аша башка курсташларыгызга чыгарсыз Инглизләр нәрсә ди кардәшлек бәйләнешләрен мәктәп галстугы ныграк берләштерә Акча жәлләмәгез, яхшы ресторанда кичке аш оештырыгыз. Хәзергә менә шулар, алда күз күрер

Шефы киткәннән сон. прокурор көтелмәгән тәкъдимне кабат башыннан үткәрде Шубариннын уйлап эш итүенә инанды, әмма Кравцовнын телефонын ашыгыбрак биреп ташлады, шунын белән үз-үзен баштанаяк сатты. Ниһаять, ул Шубариннын ничек хәрәкәт итәсен сизенде һәм канатланып китте

Кичке аш вакытында җаен китереп Шубариннан

  • Бер атнадан өй туе дип тора идем, хәзер нишләргә'’дип сорады. Артур Александрович, елмаеп, өстәлгә ымлады:
  • Мәскәүдән минем шикелле тәм-том алып кайтасыз да үткәрәбез Шулай килештеләр дә. Шубарин календарьдан карап, барысына да өй

туенын октябрьнең соңгы шимбәсендә булачагын хәбәр итте

 

3

Мәскәүдә узган ике атна буе болытлы, янгырлы көннәр торды Шубарин күз алдында тотканча, Яков Наумович белән юлда дуслашырга өлгерделәр, ни әйтсән дә өч көн аз вакыт түгел. «Үзбәкстан» фирма поездының ике кешелек купесында ашыкмый гына озын-озак әңгәмәләр корганда, икесенең берсе дә эшкә кагылмады. Прокурор вакыйгаларны ашыктырмаска карар кылса, Гольдбергнын сертотмас үрдәк хәлендә каласы килмәде, чөнки ул юлдашының эштә Японнан кала икенче кеше икәнен белә, алай гына да түгел әле, имеш-мимешләргә ышансаң, Шубарин белән Фәйзиев чын хужа түгел, Азларханов барысыннан да өстен, фәлән кадәр—адәм ышанмаслык! өлеш аныкы икән. Гольдберг Шубаринны озак еллар белгәнгә, бу гайбәткә, билгеле, ышанмады, әмма үз гомерендә күпне күргәнгә, сак кыланып, эш турында сүз кузгатмаска тырышты—белмәссен'

Алар кояш батканда, саран дала табигатен күзәтеп, озаклап тәрәзә каршында басып тордылар. Прокурорның бу юлдан беренче узуы булса, Гольдберг өчен бар да таныш, шуна эшлекле сәфәрләре күнелле сәяхәтне хәтерләтте: яртысы диярлек балчык өйләрдән торган Шубаркубук, Челкар, Чиили, Кызыл-Орда, Арысь кебек колакка ятышсыз шәһәрләрдә тукталганда перронга чыктылар, саф һава суладылар..

Яков Наумович МДУда укыган чактагы илленче еллар Мәскәүен яхшы хәтерли: илле жидедә узган яшьләрнен бөтендөнья фестивале, беренче Мәскәү кинофестивале, Симона Синьоре, Иво Монтан, Жерар Филипплар килүе бүгенгедәй исендә. Мәскәү, ана бәйле истәлекләр инде яшьләре гомер көзенә авышкан бу ике кешенен арасын тагын да якынайтты.

Кичләрен өстәл янында ашыкмый гына тәгам җыйганда, прокурорның Яков Наумовичтан, ныклы белеме булган һәм ике чит телдә яхшы аралаша алган кешенен нигә Мәскәүдән ерак китеп, шундый пехка китеп урнашуы турында сорашасы килеп теле кычытса да, вакытында тыелып кала белде. Сөйләндерә алган очракта да, үзенекенә охшаш тарих ишеткән булыр иде. мөгаен.

Купедашы белән никадәрле генә рәхәт булмасын, прокурор үз алдына куйган бурычлар турында да онытмады: һич уйламаганда Шубарин белән ачыктан-ачык йә булмаса яшерен рәвештә хезмәттәшлек итүче Мәскәүдә югары урыннарда утырган даирә белән танышу мөмкинлеге туды, аларнын күбесен, бәлки, Яков Наумович якыннан беләдер Анарда шикләнү тудырмаслык итеп, бу адәмнәр турында тулырак мәгълүматлар ала алсамы? Шул максат белән, сонгы араларда йөрәгенен борчып торуын сәбәп иткән булып, Гольдбергка «Советская» кунакханәсендә калдырылган берәр кешелек номерны ике кешелеккә алмаштырырга тәкъдим итте. Тегесе исә моны боерык кебек кабул күреп, шунда ук ризалыгын бирде; хәер, өч бүлмәле номер икесенә дә ошады.

Тәгәрмәчләр тукылдавын тынлап барганда, прокурор бер план корып өлгергән иде. Кунакханәнең бик матур ресторанында кичке аш янында, исе китмәгән кыяфәт чыгарып:

—Күптәннән Мәскәүдә булганым юк,—дип сүз башлады —Үлчәм аласы кешеләрегезнен барысына йөреп, вакытымны әрәм итәсем килми. Зинһар, сезнен карашка ин «йогынтылы»ларынын исемлеген төзегез дә шулары янына гына алып барырсыз, ә калган вакытымны үзем теләгәнчә үткәрермен, мина бит әле аерым бурыч та йөкләделәр.

—Ничек телисез.—дип җавап бирде Гольдберг—Хужа сүзе—безнең өчен закон. Минемчә, андыйлары дистәдән артмыйдыр, калганнары, ничек дип әйтергә—урта катлам дипме, әмма алардан башка берни майтарып булмый.

 

Кичке аштан сон. номерга күтәрелделәр. Прокурор, үтенече турында оныткандай, душта коенырга юнәлде, ә тегесе исә телевизор кабызды. Юынып чыккач. Азларханов Гольдберг белән бергәләп телевизор карыйм дисә, тегесе кабинеттагы эш өстәле артында коленкор тышлы калын дәфтәрен актарып утыра иде Юристны күрүгә, ул җанланып китте:

—Аз гына сабыр итегез! Илле сигезенче үлчәмле бик дәрәжәле берәү кайдадыр буталган. Хәзер табам да—исемлек әзер.

—Дәфтәрегезгә караганда, клиентларыгыз бер генә кайры тун белән калмаганнар, ахры'.’

—Төрлечә була, даими клиентлар да бар,—дип жавап бирде Яков Наумович, өстәлдән башын күтәрмичә —Кызганыч, икесе үлде. Шәп кешеләр иде—зур түрәләр! Кайберләрен эшләрендә күтәрделәр йә икенче җиргә күчерделәр—андыйлары безне хәзер кызыксындырмый Күпчелегенә—дөрес чамалагансыз—беренче генә тегүебез түгел Ә менә кайда икән, таптым'—Анын тавышында шатлык сизелде —Теге юлы анын берүзснә унике гире китте, тагын да тазарды микәнни?—дип сөйләнә* сөйләнә, прокурорга исемлек сузды

Прокурор шакмаклы дәфтәр битеннән күзен йөгерткәндәй итте дә. ялгызы калгач, игътибар белән карап чыгарга ниятләде

  • Бер атнада өлгерербез, шәт?
  • Монарчы сыешып булмады,Гольдберг бик теләп сүзгә кереште .—Алай ансат кына түгел шул ул. Үлчәм алыр өчен мина ун минут җитә, ә кайбер кабинет бусагасын узарга көннәр кирәк—йә кинәшмә. йә утырыш, йә көтмә! әндә министрлар Советына йә булмаса ҮКка чакыртып алганнар Икенче берсен ресторанга чакырырга мәжбүрбез. ә үлчәмен номерда алырга туры килә. Өченчесенең, күчтәнәчләр күтәреп, өенә барабыз Башыгызны әллә нинди уйлар белән катырмагыз, бүген тынычлап ял итик тә. иртәгә иртән барысын да хәл итәрбез.

Сәфәрне уңышлы, хәтта бик уңышлы дип санарга була. Номердагы күршесе иртәне телефон трубкасына ябышкан хәлдә башлап җибәрә, клиентларның адреслары һәм телефоннары язылган калын дәфтәр көннәр буе язу өстәлендә ята. ул бары тик кунаклар килгәндә генә күз уныннан югала. Яков Наумович әйтмешли, мондый «егетләр мәжлесләре»ндә кемнәрне генә күрмәде прокурор Кайбер кунакларның Шубарин үзенә бүләк иткән кебек сәгать такканын күреп: -Артур Александрович бүләге түгелме ?»—дип сорамый чак түзде Әлбәттә, ялгышырга да мөмкин монда. Мәскәүлә. Шубарин кебекләр җитәрлектер, андыйлар дефицитнын уртасында кайнашадыр, илнен матди байлыклары белән идарә итә торгандыр, аларнын бер ымыннан төбәк һәм тармакларның язмышы хәл ителергә мөмкин Юк. биредә Шубарин сөрмәгән, чәчмәгән, ә уңышларын җыйнап алган

Бу мәргәбәле кунакларның кунакханә ресторанына ияләшкәннәре күренеп гора, үзләрен бик иркен тоттылар, туйганчы ашадылар-эчтеләр Мондый мәҗлесләрдән сон. прокурор ялгызы гына калып, теге кхтын дәфтәрдән үзенен куен дәфтәренә күчкән адрес һәм телефоннар янына ниндидер мәгълүматлар терки барды

Яков Наумович белән бергә кайбер югары түрәләрнең кабинетларында да булырга туры килде. Әгәр сабыр савыты тулып ташымаса. прокурор аларнын һәрберсе белән очрашып чыга ала иде—тик кирәксенмәде Шунлыктан, кичектерелгән кабул итүләрне көтәргә чиктән тыш түзем Яков Наумовичка калдырып, яңгырлы урамга чыгып китте. Чираттагы ришвәтченен кайда утырганын белде—шул җитте

Ин куандырганы Шубарин очрашырга кыстаган Кравцов ялга киткән
булып чыкты. Ул Мәскәү районнарының берсенә прокурор булып урнашкан икән.

Эш белән матавыкланып, өй туе турында ботенләй онытып җибәргән. Мехчы коткарды Очрашырга вакыт табалмаган ике-өч эшем иясенен генә үлчәмен аласы калды. Беркөнне кичен Яков Наумович гәдәтгәгечә. тартмалар, төргәкләргә уралып кайтып керде «Кунакханәдә үлчәмнәре алынганнарның берсе дә буш кул белән китәргә тиеш түгел—бу күптәннән килгән йола»,—дип. башта ук анлатып куйган иде ул. Һәрберсенә коньяк йә кыйбатлы виски җыелмасы, кило ярым сыя торган банка белән икра, яхшы казылык һәм башка деликатеслар бирделәр. Әйберләрне суыткычка урнаштырганда. Гольдберг сорап куйды:

—Ә сезнең өй туегызга кайчан алабыз?

Прокурор каушап калмады—онытуын яшереп:

—Кичерегез, эшләрегез беткәч, үзегез хәл итәрсез, дип уйлаган идем,— диде —Иртәгә үк барырга риза, нәрсәләр алырга кирәген дә әйтерсез, мин деликатесларда бик аермыйм.

—Уйлап-нитеп торасы юк. Артур Александрович аласы әйберләрнең исемлеген бирде, ә инде шеф тарафыннан искәртелми калган берәр затлы нәрсә килеп чыга калса, складта бездән башка да өстәрләр—андагылар Шубариннын зәвыгын беләләр.

Поездда кайтыр юлга чыккач, прокурор эченнән генә тагын бер кат очарга яратмавы өчен Яков Наумовичка рәхмәт укыды—озын юл ана нинди карарга килерен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Янә дә сузунын мәгънәсе юк: хәзер. Мәскәү элемтәләрен ачыклагач, күп нәрсәгә күзе ачылды, аисбергнын кай тарафына һөжүм башласын тәгаенләде. Ана бер-ике көн җитә: тынычлап кәгазьләрне тәртипкә китерергә һәм идарәнен иске еллык хисабыннан «күктән алынган» фамилияләргә хезмәт хакы түләнгән серле ведомостьне алырга да Ташкентка, ә бәлкем Мәскәүгәдер китеп югалырга. Ул башкалага Костасыз гына җибәрүләреннән Шубариннын үзенә ышанганын белде Хәер, анын артыннан анда да күзәтергә мөмкиннәр бит: тик ресторанда да. урамда йөргәндә дә артыннан -койрык» ияргәнен сизмәде. Дөресрәге, сәбәп табылырлык итмәде, чөнки үзен кызыксындырган адәмнәрне ачыклау өчен кунакханә бусагасын атлап чыгасы булмады: күршесенең теге калын дәфтәреннән күчереп алды. Инде югалыр вакытын гына билгелисе калды: икенен берсе—йә өй туена кадәр, йә шимбә—кунаклар киләсе көнне.

Их. булсын иде анын бер ярдәмчесе йә сер сыяр кешесе! Ул аны Ташкентка, һичьюгы алдан билет хәстәрен күреп, аэропортка илткән булыр иде Хәтер сандыгында күпме генә актарынмасын, андый кеше табылмады. Хәер, аның һәр адымы кузәтү астында, икенче берәүнен юрист янында кайнашуы тегеләрдә, мөгаен, шик уятыр иде.

Тагын юл коткарды Тәгәрмәчләрнең тигез генә тукылдавын тынлап барганда, хәтеренә келт итеп Костаның әйткәннәре төште: ул Чураевнын хәзер подполковник булуы. Ташкентның бер районында җинаятьчеләрне эзләү бүлеген җитәкләве турында ычкындырган иде. Ни өчен? Чөнки анын узган елгы камерадашын Чураев шәхсән үзе ниндидер яшерен «хата»да эләктергән икән «Дустыгыз әфсенләнгән. ахры.—дип шаяртырга маташты ул күнелсез генә,—аны пуля да. пычак та алмый Ничә тапкырлар һөҗүмгә дучар булды, анын урынында башка берәү күптән бу эшен ташлаган булыр иде. ә бу—юк. киресенчә, тагын да усаллана, хәйләкәрләнә генә бара»

Бәлки, мөмкинлек чыгу белән капитан Чураев белән бәйләнешкә керергәдер? Машинасы белән «Лас-Вегас->нын берәр аулак почмагына чакырыргадыр9 Никадәр тырышсалар да. аны Чураев кулыннан тартып ала алмаслар, бәлки? Капитан белән бер сүздән үк аңлашырлар һәм ул мөмкин
булган барлык саклану чараларын күрер, чөнки элеккеге прокурорның юк-барга тавыш куптарып, буяуларны куертып маташмавын белә: алар җилкәсендә күпме бергә башкарылган эшләр мона дәлил. «Нишләп, бу да бер вариант.—дип нәтиҗә ясады ул.—Әгәр тыныч кына качып югала алмаганда, вакытны отарга менә дигән очрак».

Ташкентка иртән килеп төштеләр. Аларны перронда Ашот каршы алды. Вокзал каршындагы мәйданга чыгып, шәхси машиналар тукталышындагы халык төркеме уратып алган ак «мерседес» янына килделәр

Кузгалып киткәч. Яков Наумович

—Синен кебек җилле кешегә Икрам «матуркаен» ничек ышанып тапшырды икән?—дип төрттереп куйды

—Тапшырды, ди,—Ашот йөзен чытты —Сезне каршыларга шеф анын үзен җибәрде, ә мин кирәге-чыга калса дип озата барырга тиеш булдым Ул Дәүләт планына бер генә минутка дип кереп киткән иде—тиз генә очына чыгарлык булмады, ахры, вакыт кыскач, вокзалга мине җибәрде; хәзер аны кереп алабыз да—туп-туры ойгә. Ә машина—класс, көртчеләр Икрамга капчык-капчык акча тәкъдим итәләр, тегенен мыек очы да селкенми Ана акча нәрсәгә, үзенекен дә кая куярга белми ич ул. Акча туплап бетерүгә. Артур Александрович миңа да табып бирергә ышандырды

Икрам Мәхмүтович аларны баскыч төбендә көтеп тора иде инде, шунда ук руль артына кереп утырды. Шәһәр читенә чыгуга, спидометр уклары 120-140 тирәсендә уйнаклый башлады. Яков Наумович куркуыннан.

—Сез Ашотны да уздырасыз икән.—дип мыгырданып куйды.

Фәйзиев, авызын ерып, җавап бирде

  • Мондый машина белән «Жигули»ларга тагылухурлык, өстәвенә табынга ашыгам. Мәскәүдә хәтерегезне югалтмаган булсагыз, шефның соңга калуны өнәмәве исегездәдер.

Ашот Фәйзиев тавышына охшатып өстәп куйды

—Төшке аш—изге эш..

Дәррәү көлеп җибәрделәр: Икрам теләсә нәрсәне үткәреп җибәрә ала— тик табынны гына түгел,—моны барысы да беләләр иде

Нәкъ вакытында «Лидо»га килеп туктадылар. Шубарин белән Коега подъезд төбенә чыгып басканнар гына иде

Юлчылар Артур Александрович белән тегесе-монысы турында сүз алышкан арада. Коста белән Ашот чемодан, сумка, тартмаларны өскә ташып, машинаны ресторан ишегалдына кертеп урнаштырдылар

Өстәл тирәли тезелешкәндә, гадәттәгечә шәһәр курантлары көндезге икене сукты.

Юрист белән сөйләшүне икәүдән-икәүгә калдырды, ахры. Шубарин күбрәк Гольдбергтан сорашты.

Гомер булмаганны Шубарин үзе сорап. Адиктан шампан шәрабе китертте, аның моңарчы көн уртасында алай иркенләгәнен күргәннәре юк иде.

—Барыгызны бер өстәл янында күрүемә шатмын. Үзегез беләсез, соңгы атналарда хәтта баш кашырга да вакыт тимәде Табын [урында әйтәсе дә юк. югыйсә, җыелыр сәбәпләр җигәрлек иде Узган атнада өченче квартал нәтиҗәләре буенча ике күчмә Кызыл байрак алдык—берсе өлкәнеке, икенчесе республиканыкы Кеше эш белән генә яшәргә тиеш түгел, шуна сезнең исән-имин әйләнеп кайтуыгызны игътибарсыз калдырырга тиеш түгелбез. Әйдәгез, кичен банкет залына җыелып, ике вакыйганы бергә билгеләп үтик Кичке сигезләргә әзерләп өлгертерләр микән?

Фәйзиев. авызындагы ризыгын иренеп кенә әйләндергәләп

—Булыр, монысын үз өстемә атам.—диде.

  • Килештек алайса, Һәм Гольдбергка борылып сорады —безнең
    мәскәүлеләр дә буш кул белән кайтмаганнардыр дип ышанам?

Яков Наумович җөпләргә ашыкты:

—Әлбәттә, әлбәттә. Өй туена да, бүгенге кичкә дә җитәрлек. Йоланы онытмадым: Мәскәүдән сон—мәжлес

4

Төшке аштан соң Артур Александрович Гольдбергны алып пехка китте. Анда аларнын кичектермәслек эшләре бар иде, ә прокурор кунакханәдә калды. Кузгалыр алдыннан Шубарин сәфәр турында шушы көннәрдә аулакта сөйләшәчәкләрен әйтте. Прокурор бүлмәсенә күтәрелде, номер яхшылап җыештырылган, җилләтелгән, өстәл өстенә тере чәчәкләр һәм жиләк- жимеш куелган. Бүлмә буйлап ишекле-түрле атлаганда, үзе дә сизмәстән суыткыч ишегенә орынды, ачып карагач. Аликны анын кайтуы турында кисәтүләрен анлады. Әйе, Шубарин үзенен якыннарына игътибарсыз дип. берәү дә авызын ача алмас.

Ул зур итеп уелган тәрәзә каршына килеп басты, менә хәзер идарәгә барырга да юлда карар кылганча тизрәк кәгазьләргә күмелергә иде дә— ярамый: анын эшкә дәрте кемнедер сагайтырга мөмкин Уйлары бүген булачак банкетка күчте. Ул кичәдә Ким белән Георгадинын булуларын теләде Жаен туры китереп, һәрберсенә берничә сорау бирәсе бар. эштә андый сорауларны кузгатып булмый. Өстәвенә мондый җилле мәҗлесләрдән сон, картлар бер-ике көн баш күтәрә алмый өйләрендә яталар. Бу ике көн анын өчен бик озын—чөнки бухгалтериядә дә, план бүлегендәгеләр дә юристнын һәрдаим теге яки бу документны таләп итүенә күнеккәннәр иде инде.

Юлдан кайткан килеш, кичен авырга туры киләчәк, әмма прокурор, тәне ял сорауга карамастан, бер генә минутка да жебеп төшәргә ярамаганлыгын яхшы анлады. Чишелешнен якынлашуы анын тынычлыгын алды, йөрәге генә түгел, нервлары да чыгымлый башлады, ә бит монарчы ул үзен кулда тота алам дип саный иде. Ахырына җиттем дигәндә генә, ниндидер вак- төяктә абынуны күз алдына да китереп булмый, монда кечкенә генә хатаны да кичермиләр.

«Кызык, бүгенге кичке ашта Гадел Халитов бу.тар микән0»—дигән уй чагылып үтте анын башыннан. Ничек кенә үзенен дә анын белән очрашырга теләвен искәртергә икән? Бүген дә аларны күзгә-күз очраштырмас өчен бар тырышлыкларын куярлар микән9 Кинәт башына суккан фикердән катып калгандай булды. Өстәл артына утырып кыска гына язу сырлады «Мина калса, сезнең мина әйтер сүзегез бар бугай9» Ничек тапшырасын да тәгаенләде: очрашкан вакытта анын бердәнбер кочаклашып күрешкән кешесе—Халитов, калганы шул чакта башкарылыр Тотыла калганда, язуда коточарлык сәбәп юк, ничек җавап бирәсен дә уйлап куйды. Ә уңыш елмайса, Халитов белән икесенең бер сүздә икәнлеге аңлашылыр. Бу карары прокурорны җилкендереп җибәрде ул Халитовнын ярдәменә ышана алачак иде. Кичкә кадәр шундый уй-мәшәкатьләр белән ял итү теләге барып чыкмады. Сөйләшенгән вакытта ишек шакыдылар. Прокурор язуын кәчтүм кесәсенә тыга-тыга. ачарга ашыкты. Бусагада Коста басып тора иде. бәйрәмчә киенүеннән анын да чакырулы икәне кычкырып тора.

Бүген банкет залында кеше күбрәк, почмакта торган ике байракмы, әллә алар янына биек вазаларга куелган чәчәкләр аркасында микән, рәсмирәк тә тоелды юристка. «Болары, мөгаен, идарәнен тантаналы очракларында гына кулланыладыр»,—дип уйлады прокурор. Күзләре белән кунакларны айкап чыкты, әмма Халитов күренмәде

Анын каравы, чакырылучылар арасында өлкә комитеты профсоюз хезмәткәрләре, шәһәр комитеты һәм шәһәр башкарма комитетыннан
килүчеләр җигәрлек иде. Артур Александрович, сылтау табып, ачыктан- ачык шәхси мәнфәгатьләрен җитештерүнеке белән бәйләп, урта катлам түрәләрен баи табын янына берләштергән.

Өстәлдә геге көнге затлы кашыгаяк урынын кыйммәтле эчемлекләр белән затлы кабымлыклар алган. Шубарин «Лас-Вегас» аппаратчыларының аппетитын яхшы белә, күрәсен. Гомумән, ул бервакытта да мәжлес өчен акча жәлләмәде, бүгенге табынга куелган Мәскәү деликатеслары аеруча күренеп, табын артындагы тук чырайларны үзенә тартып тора иде.

Артур Александрович, гадәтенчә, түрдәге кәнәфигә чумды һәм беренче сүзне профсоюз кешесенә тапшырды, аннары китте берсеннән-берсе йокыны китерерлек күнелсез тостлар бер түрәдән икенчесенә күчә барды Кеше каршына басып, кызыл имән трибуналардан сөйләп шомарып беткән бу адәмнәрнең кагып калган коры телләре прокурорны шаккатырды Шул ук вакытта остәл артындагы кайберәүләрнен очкын чәчеп торган күзләреннән «Әйтеп карый бу. их. ничек шуның кебек оста телле булырга!».—дигән кебегрәк фикерне укып була иде Ул үзе өчен ачыш ясады—бу провинция түрәләре, номенклатур хезмәткәрләргә хас сөйләм теле—бары шул очракта гына алар кебекләр нәрсәгә булса дәгъва кыла алалар Үзенен шундый ачышыннан соң күнеле күтәрелеп киткән прокурор игътибарын чираттагы күпертелгән буш сүзле нотыкка юнәлтте.

Артык түзә алмыйча, ул күршесенең колагына пышылдады

—Сез театрыгызда нидер үзгәрггегезме әллә, бер генә артистка сүз биреп, калганнарын массовкада кулланырга уйлыйсызмы.’ Тик барып чыкмас—монда камера театрының исе дә юк

Шубарин чыгышларның җирле сәнәгать җитәкчесе белән анын тугрылыклы ярдәмчесенә дан җырлаудан ерак китмәгәнен үзе дә аңлый; дорес. кайбер алдан күрүчән тәлинкә тотарга яратучылары юристконсультантка да исәнлек-саулык юлларга онытмадылар

Шулай бер-бсрсен юатып, үзара сүз алышкалап утыра торгач, кинәт Артур Александрович күңелле генә йомгаклап куйды:

—Сөйләнсеннәр әйдә нишләтәсең, зур коллективның унышына катышлары бар төсле, шәп табын янында нотык тотарга ярата инде алар. Үзләрен томанда юл күрсәтүче, ягъни койрыкчылар дип күз алдына китерәләр Кичә ахырында йола буенча Икрам һәрберсенә конверт оләшәссн. ә аны мактаганда башкалардан арттырып җибәргәннәренә үз кесәсеннән өстисен беләләр алар. Хәер, борчылырлык сәбәп күрмим, берәр сәгатьтән Мәскәүдән кайткан яхшы аракыны өч-дүрт чәркә җибәрсәләр, сезнең белән минем эзгә төшәчәкләр, бөтенләй онытып бетермәгән булсалар—кешечә сөйләшә башлаячаклар

Дөрестән лә. бер сәгать уздымы-юкмы. вино һәм аракы үзенекен эшләде: аларнын түрәлек дәрте сүнеп, кызыл сүзләре каядыр китеп югалды, сүз дилбегәсе дә башкаларга күчте Бу юлы. идарәнең тыйнак хезмәтчәннәре дигән булып, хәтта Коста белән Ашотка да сүз бирелде

Мәжлес җанланганнан-җанлана барды, табын янында шау-гөр килделәр, көлеш-шаярыш башланды.

Бу юлы дәрәҗәгә бүлеп-нитеп тормадылар, кем кайда эләкте—шунда утырдылар, хәзер, кызып алгач, бигрәк тә—ата улны, ана кы зны белмәгәндәй, тәмам буталышып беттеләр. Ким белән Георгадидан үзен кызыксындырган сорау тарына җавап алган һәм Халитовнын килмәсенә ышанган прокурор, арыганлыгын сылтау итеп Шубарин белән саубуллашырга ниятләп торганда. Алик кил те дә шыпырт кына шефка Бохарадан Беренче үзе телефон аша элемтәгә 4i.liарга кушуы турында хәбәр итте Шубарин гаҗәпләнде һәм. дулкынлануын яшерә алмыйча. Азлархановтан китми торуын үтенде:

—Нәрсәдер булган, ахры, бәлки ярдәмегез кирәк булыр. Беренче тикмәгә генә мине кунакханәләрдән эзләтә торган кеше түгел.

Шул китүеннән Шубарин башка күренмәде. Ун минутлар узды микән, Адик юристны читкә дәшеп, өченче катка күтәрелүен сорады.

Шубарин, нервланып, үзенен иркен бүлмәсенен аркылысын буйга инли—сүзсез дә аңлашыла: чыгырдан чыгарырлык нидер булган. Әмма юристконсультантны күрүгә, үзен кулга алып өлгерде—ул беркайчан беркемгә көчсезлеген сиздерергә яратмады.

—Әйе, чынлап та Үзе шалтыратты, зур бәла. Берәр сәгать элек Хәрәзмдә ҮКнын беренче секретаре үлгән..

—Булмас, мин әле сигезенче яртыда гына телевизордан яңалыклар программасын карадым, андый хәбәр булмады.

Шубарин катгый рәвештә аны бүлдерде:

—Тагын өч көн дәвамында бернинди мәгълүмат булмаячак. Сез ни әйткәнегезне ишетәсезме? Политбюро әгъзалыгына кандидат, көчлеләрдән саналган республика хужасы үлгән. Аны соңгы юлга озату белән бергә иң мөһиме—чираттан тыш пленумга әзерләнергә кирәк: аның урынын кем алыр? Моны беренчеләрдән булып кисәткәннәр, ахры, яратканнар рәтендә санала бит. Менә хәзер тиресенә сыеша алмый: бу урынны эләктерү максатыннан ярдәм итәрлек ышанычлы кешеләрен барлый.

Прокурор үз колакларына үзе ышанмыйча, кабатлап сорады:

—ҮКнын беренче секретаре урынын?

—Ә нигә? Ул нык-таза өлкә белән җитәкчелек итә... аннары кайчан да булса республика хужасы булу теләген миннән яшергәне булмады. Көтмәгәндә эләккән мөмкинлекне нигә кулдан ычкындырырга? Мин өч сәгатьтән Бохарада булырга тиешмен, инде аэропортта самолет көтеп тора. Ул әйткәнчә, шушындый җаваплы сәгатьләрдә ин ышанычлы, тугрылыклы кешеләре аның янәшәсендә булырга тиеш. Үтенечем бар иде, идарәгә барып, кабинеттагы сейфны ачыгыз, анда сезгә таныш «кейс»бар, шуңа акча тутырыгыз да тиз генә әйләнеп кайтыгыз. Ә мин Ташкентка шалтыратып алам, уйларымны тәртипкә китерәсе бар. Менә ачкычлар, аста машинада Ашот көтеп тора.

Прокурор, вакыйгаларны анларга тырышып, ашыкмый гына аска төште Кабызып куелган машина, прокурор артыннан ишек ябылыр-ябылмас. урыныннан кузгалып китте. Күрәсен. Ашот та булган хәлләрдән хәбәрдар булса кирәк. Алар тиз генә идарәнен икенче катына күтәрелделәр. Шофер кабул итү бүлмәсендә калды, ә ул, соңгы минутка кадәр сейф һәм акча белән бәйле ниндидер этлекне күзаллаган хәлдә, кабинетка юнәлде. Тик бар да Шубарин әйткәнчә булды. Сейфтагы буш «дипломатика сыйган кадәр йөзлекләрдән торган төргәкләрне дыңгычлады да үзен көтеп торган Ашот янына чыкты. Сүзсез-нисез генә аска төшеп киттеләр. Сәфәрләре ун минутка сыешты.

Алар номерга кергәндә, хуҗа чемоданына күлмәкләр салып тора иде. булган хәлләрдән әле дә анына килә алмый аптырап басып торган прокурор кулындагы «дипломат»ка күз дә салмады.

—Рәхмәт,—диде ул үткән-сүткән арада,—әнә, диванга ыргытыгыз, сезгә авыр күтәрергә ярамый —Чемоданының биген чертләтеп япты да:—Менә мин әзер дә,— диде,—Әгәр тагын акча кирәк булса, шылтыратырмын. Сейф ачкычы сездә калып торсын. Акчага йә Коста, йә Ашот кайтыр. Әйдәгез, саубуллашыйк, безгә уңыш елмая калса, киләсе елга министр урындыгы сезнен карамакта дип исәпләгез. Коста һәм Ашотны үзем белән алам, кирәкләре булуы бар, бәлки кадерле Беренчебезнен елдам көндәшләрен урыннарына утыртасы булыр, кем белә?—Артур Александрович тагын бер кат хушлашып, номердан чыгып китте.

Прокурор «Волга» кузгалып китүгә, ашыкмый гына, Шубарин белән
килешенгәнчә, банкет залына юнәлде. Хәбәрне хәтта Икрам да белергә тиеш түгел иле.

Ике сәгатьләр узгач, мәҗлесне Икрам җитәкчелегендә тагын кайдадыр дәвам итәргә тиешле кунаклар белән саубуллашып, прокурор, ниһаять, бүлмәсенә кайтты. Ут алынмаган карангы номерында бик озак тәрәз каршында басып торды. Аста, кызып алган кунаклар «Лидо» каршында торган «мерседес»ка төялеп маташа, аларның шау-шулары дүртенче катка кадәр ишетелә, әмма ул боларга игътибар да итмәде анын уйлары башкада иде.

«Бохаралынын бүген үз өмете, минем—үземнеке!». Язмыш шаяруымы теге—ҮКнын беренче секретаре урынын дәгъва кыла, ә прокурор кулындагы документлары ярдәмендә. Беренче ин югары җәзага лаек булса да. ана төрмә ятагы гарантияли алмый.

Бүгенге уй-кичсрешләрдән башы түнгән прокзрор йокларга ятты Иртәгесен, тәнендә жинеллек сизгән хәлдә, гадәттәгедән сонрак уянды. Хәтта душ кергәндә күптән хәтердән сызылган кебек тоелган көйгә сызгыргалады.

Иртәнге ашта Икрам Мәхмүтович күренмәде. мөга<. i. кичәгедән башы авыртадыр, төшсез күренмәс тә. Фәизиевне очратмавы яхшы булды. Шубариннын истә-оста юкта чыгып югалу сәбәбен анлатып торасы булмады, чын сәбәпләрне ачаргамы-юкмы—әлегә хәл итеп өлгермәде

Юл уңаенда универмагка кереп. Японныкы кебек үк булмаса да ярыйсы гына «дипломат» алып йөргәнгә, эшенә чак кына сонга калды. Күз алдына китергәнчә. Ким да. Георгади да эшкә чыкмаганнар, һәм ул. кабинетына узу белән, бухгалтериянең элекке хисап төпләмәләрен китерергә кушты. Үзен кызыксындырган ведомостьларнын кайсы папкаларда ятканын тәгаен белә, аларны гиз генә эзләп тапты да. күчереп вакыт әрәм итмәс өчен, пөхтә генә кисеп алып. «дипломат»ындагы юридик тикшерүләре теркәлгән язулары янына сала барды

«Дипломат» күз ачып йомганчы алдан билгеләп куелган төрле кәгазьләр, күчермәләр, боерыклар белән шыплап тулды. Өстәл өстендә актарынганда кулы әлегә юньләп файдаланырга өлгермәгән диктофонына кагылды. Адәм заты юклыкган файдаланып, диктофонга яна кассета куйды да. ашыкмый- кабаланмый. хатынын тартып алган теге август көненнән соңгы биш елда күргәннәрен, кичергәннәрен сөйләргә тотынды.Туксан минут үткәне сизелмәде дә. ул әле үзен Бикхуҗаевлар прокурорлыктан читләштергән өлкә комитеты бюросына да барып җитә алмады. Сәгать икегә кадәр тагын бер кассета яздырырга өлгерде, анысында «Лас-Вегас»тагы вакыйгалар яктыртылса да. Шубарин белән танышу сыймады

Вакыты вакыты белән ул диктофонын сүңдсреп. уйга чумды кая качарга Мәскәүгәме. әллә Ташкенткамы? Тик җавапны әлегә таба алмады Жәяүләп кенә «Лидо» га—төшке ашка кипе Икрам өстәл артында Шубаринны көтеп утыра иде. әмма ялгызы гына, өстәвенә шактый соңарып килгән юристны күрүгә сорамый түзә алмады

— Кичә Япон үзенең башкисәрләре белән кая китеп югалды икән.’

Бәйрәмнән әле яна айнып килгән Фәизиевка текәлеп, ана серне чишүдән мәгънә барын чамалады, чөнки ул очракта прокурор анардан кичкә кадәр котылып торасына өметләнде—артыгы кирәк тә түгел иде

—Туктагыз, башта анлатыгыз ате. кайда югалып йөрисез' Сезгә кичекмәс хәбәрем бар

-Нинди яңалык? Эш нидә?—дип сорады ул. башын эшләтергә тырышып.

—Яңалык аяктан егарлык, башта үзегезне кулга атыгыз Кичә сәфәре вакытында республика ҮКнын беренче секретаре Хәрәзмдә вафат булган.

—Ничек вафат булган?—Фәйзиев урыныннан сикереп торды.

—Утырыгыз. Беренчедән, кычкырмагыз. Бу—әлегәсер. Үлемсез кешеләр булмый—инфаркт, диделәр.

—Хәзер аңлашылды. Шубарин шунда тайган икән!—Фәйзиевнын ачудан йөзе кыйшады.—Бохарага элдерткән! Мөгаен, дан-шөһрәткә мөкиббән Бохара карсагының мөмкинлекне кулдан ычкындырмаскадыр исәбе, Шубариннын мафиясе белән шуна кирәге чыккандыр.—Ул кулы белән маңгаена бәреп чыккан тирен сыпырып төшерде.—Ә безнең исәрләр берни белми иртәдән бирле баш төзәтәләр. Хайваннар, аларга тыгынырга гына булсын! Рәхмәт, Әмирхан Даутович, эчкерсез кеше икәнсез, мин Японнын мина әйтмәскә кушканын чамалыйм. Ә хәзер мина ашыгырга кирәк, болай да унбишләп сәгатьне югалттык, ярар, бохаралыга караганда без Ташкентка якынрак,—Фәйзиев шунда ук айнып китте һәм аягына баскач:

—Әгәр ота калсак, сезнең хезмәт күрсәтүегезне беркайчан да истән чыгармабыз,—дип өстәде.

«Республикада хәзер нинди ыгы-зыгы купкандыр! Бикхужаевлар. Фәйзиевлар кым-кырыч килә, тагын бохаралылар күпме?» Прокурорнын бу мәсьәләдә артыгын җәеләсе килмәде. Төшке аштан сон идарәгә барышлый, кирәге чыга калса дип. тагын ике кассета сатып алды. Эш көне тәмамланып килгәндә, болары да тулды, аларында инде ҮК секретареның үлеме турындагы хәбәрне дә кертеп, бар да сыеп бетте.

Китешли, сәркатип саубуллашып чыкты, ә прокурорнын кунакханәгә кайтыр исәбе юк. кичкә аңарда өр-яна план туып өлгерде. Тик аны Шубариннын тугрылыклы ярдәмчесе Татьяна Сергеевна китмичә, тормышка ашырып булмый. Идарәдә аяк тавышлары тынып калуга, прокурор кабул итү бүлмәсен бикләде дә Артур Александрович бүлмәсенә керде. Кичә.«дипломатика акча тутырып маташканда, күзе сейфтагы ниндидер кәгазьләргә төшкән иде: бәлки аларда ана мәгълүм булмаган серләр яшеренеп ятадыр? Беренче папкада ук бик зур суммаларга распискалар тапты—бәлки, таныш булмаган бу фамилияләр анын алда торган тикшерүләренә кирәк булыр? Калганнарында да шактый гына кызыклы мәгълүматлар чагылды, тик иркенләп актарырга вакыты кысан булганга, җентекле танышуны сонгарак калдырды һәм кирәкле санаган кәгазьләрне «дипломат»ына шудырды. Сейфны бикләгәндә, акчалар турында исенә төшерде һәм. ялган эзгә кертеп җибәрү өчен, алардан файдаланырга карар кылды: әйдә, комсызланып, прокурор урлаган дип уйласыннар. Берничә урауда сейфтагы акчаларны үзенекенә күчереп бетерде дә. кабинетын игътибар белән күзәтеп чыкканнан сон. аска төшеп китте: ул башка монда кайтмаячак.

Кичен. Адикнын гаҗәпләнүенә. «Лидо»да тамак ялгап алгач. «Лас- Вегас»тагы сонгы сәйранына чыкты. Кайсы хакимияткә мөрәҗәгать итәсен уйлый-уйлый. Шанхайга кадәр барып җитте: әмма кайсы яктан карасан да. икесендә дә «яклап» һәм «каршы-> тавышлар җитәрлек иде. Кунакханәгә кайткач та бик озак уйланды. Юлга хәстәрләнәсе юк. чөнки кулындагы артык әйбер теләсә кайсының игътибарын җәлеп итәргә мөмкин. Кичке акыл иртәнгә ярамый, дигән мәкальгә таянып, прокурор хәлиткеч карар кабул итүне иртәнге якка калдырды.

Төн уртасында аны шәһәрара шылтырау уятты. Прокурор бик озак исен җыя алмады, трубкада Шубарин иде. Гадәттәгечә үзен тыныч тотып, башта юристнын сәламәтлеге турында сорашты. Фәйзиев ниләр кылуы белән кызыксынды, аннары гына тынлап торучылар булса, аңламаслык итеп төп эшкә күчте. Ул Костанын иртәгә төш авышкач туры эшкә кайтасын әйтте, ә үзенең сәфәрдән кайчан кайтасын төгәл генә әйтә алмады: «Мин монда кирәк әле».—диде дә саубуллаштылар.

«Димәк, тагын акча кирәк булган». Гажәп: шылтырау да. Шубарин да аны дулкынландыра алмады—ул шунда ук йокыга таллы

Гадәттәгедән иртәрәк торып, коенып чыккач, күнегүләр ясап алды, әмма башында бер генә уй—кая9

Ниһаять, чыгу юлын тапты кебек: башта Ташкентка барырга, анда күз күрер Ресторан ачылырга әле ярты сәгатьләп бар. иртәнге ашка вакытын әрәм итеп тормаска булды һәм «дипломат»ын тотып аска төште. Подъезд каршында ун минутлап уйланып торгач, тыкрыклар аша ашыкмый гына автостанниягә юнәлде. Артында «койрык» күренмәде шикелле

Ташкентка йөрүче шәһәрара автобусларның барысы да «Лас-Вегас»та туктала, монысы да Шубариннын тырышлыгы нәтижәсе—сатып алучылар ташкынын кулыннан ычкындырмас өчен эшләде ул аны Хәзер прокурорның максаты—үтә сак кыланырга, күзгә-башка чалынмаска, чөнки мондагыларның күпчелеге аны йөзгә танып белә Шуна да иртә таннан гөжләп торган автовокзалга якынлашканда, башында бер план өлгереп житге. Узгынчы машиналар мәйданның теләсә кайсы урынында тукталалар, ниндидер тәртип турында уйлыйсы да юк. Ана ин яхшысы төрле вак-төяк сата торган киоск янына килеп туктаячак автобусны көтү һәм кузгалам дигәндә генә килеп утыру. Андый уныш анарга унбиш минуттан елмайды, ул кузгала башлаган «Икарус»нын баскычына сикерде Автобус ерактан—Каршидан ук килә икән, буш урын караштырып салон буйлап узганда таныш чырайлар очрамады—бу анын сулкылдап торган күнелен тынычландырып җибәрде. Тиз йөрешле автобус Каршидан бик иртә чыкканга, юлчыларнын күбесе, башларын артка ташлап, йокыга чумган, озакламый ул үзе дә изрәп китте. Берөхтексез: »Кая9»— дигән сорау борчыгангадыр инде, төшенә Мәскәү шәһәре керде Элеккеге «Яра»нын купшы залы. имеш, чегәннәр, ә өстәл янында Гольдберг белән янәшә утырган яхшы тройка костюмлы, муенына озын алтын чылбыр таккан Шубариннын бабасы Артур Александровичка усал тавыш белән нидер сөйли. Ә бәйрәмчә ак костюм кигән Япон артында, кулларын кесәләренә тыгып. Коста белән Ашот басып торалар, имеш. Чыгу юлына якын гына өстәлдә Николай Федорович Кравиов утыра, анын янында Мәскәүдә кайчандыр бергә аспирантура тәмамлаган берничә иптәше дә бар. имеш Төшендә аларнын инде онытылып өлгергән йөз-кыяфәтләрен ап-ачык күрде. Ул «дипломат»ыннан кәгазьләр һәм кассеталар алып. Мәскәү прокуроры алдына куя. һәм Кравиов катгый итеп: »Бар да аңлашылды, бохаралыдан башлап барысын да фаш итәрбез .»—ди. имеш .

Нәкъ шул вакытта автобус селкетеп «суйды да күхтәрен ачты. Сәгатенә күз төшерде бары унбиш минут узган. Йокынын эзе дә калмады Димәк. Мөскәүгә. бары тик Мәскәүгә!—дигән карарга килде прокурор Монда Артур Александровичның мөмкинлекләре зур. яклаучылары житәрлек. әле карсак бохаралы да үз дигәненә ирешә калса

Ташкентка керер алдыннан Көйлектә берничә кореялы төшеп калды, һәм автобус кузгала башлаганда гына, прокурор да жиргә сикерде Аннары беренче очраган машинаны туктатып, унлык сузды да -Аэропортка сонга калам»,—диде Акча үз эшен эшләде Ярты сәгатьләп касса каршындагы чиратта торганнан сон. тәрәзәчек аша паспортын бирде һәм

-Зинһар. Мәскәүгә. ин якын рейска,—дип үтенде

Кассир гаҗәпләнүдән күхтәрен шарландырды

—Сез нәрсә, гражданин. Мәскәүгә иртәгә дигән билетлар да сатылып бетте,—һәм сөйләшү тәмам дигәндәй —Чиратта кем9—дип сорады

Көтелмәгән хәлдән прокурор югалып калды Касса яныннан кузгалганда, башына бер уй килде. Теркәү баганасы янында басып торган махсус киемле
ике кешене күреп, бәхетен сынап карарга булды.

«Дипломат»ын каршыларына куйды да, читләтеп-нитеп тормыйча:

—Егетләр, Мәскәүгә очарга ярдәм итегез әле,—диде.—Менә сезгә хәлемә кергән өчен,—һәм алар алдына йөзлек куйды.

Шубарин белән аралашу җимешләрен бирә башлады. Хезмәткәрләр, тирә-якка күз салып, берәү дә күрмәгәнен төшенгәч, олырагы акчаны кесәсенә шудырды. Яшьрәге әйтте:

—Әйдә, абзый, паспорт белән акчаңны бир дә ярты сәгатьтән әйләнерсең, борчылма, фирма гарантия бирә.

Ярты сәгатьтән билет кесәсендә иде инде. Оятсызлыгы чыраена язылган яшьрәге:

—Теләсә кайсы вакытга рәхим итегез, кемнедер рейстан төшереп булса да озатып җибәрербез,—дип, теш агартып маташты.

Әйткән сүзләрендә торуларына гаҗәпләнсә дә. прокурор аларга рәхмәт әйтеп маташмады. Теркәүгә кадәр әле биш сәгать бар икән: » Күбрәк »,—дип фикер йөртте ул. Аэропортның үзе өчен куркыныч урын икәнен чамалап, шәһәргә чыгарга булды, бер очтан тамак ялгарга исәпләде

Шәһәр үзәгендәге «Ташкент» ресторанына бик тиз барып җитте, кунакханә каршындагы киосктан берничә газета сатып алды да залга үтте. Ярты сәгатьләп утырды, әмма официант аның ягына борылып та карамады Бу юлы да Шубарин, дөресрәге, аның бүләге коткарды: кайсыныңдыр күзенә кулындагы алтын «Патек Филипп» сәгате чагылып, монын ише кыйммәтле нәрсәнең мал-мөлкәтле кешеләрдә генә булуын аңлаган официантлар шунда ук анын тирәсендә бөтерелә башладылар. Прокурорның кәефе килде, киеренкелеге юкка чыкты, бераздан аларның, бер-берсен уздырып, өстәлгә кабымлыклар, җиләк-жимеш, яшеллек ташуын, мыек астыннан көлеп, күзәтеп утыра иде. »Махсус сезнең өчен генә, французныкы, «Камю»,—дигән булып аз гына коньяк та китерделәр.

Төшке ашны тәмамлап килгәндә, сәгатенә күз салды һәм үзе дә сизмәстән: «Коста, мөгаен, инде «Лас-Вегас»тадыр»,—дип куйды. Әмма аның бу турыда баш ватасы килмәде, тыныч кына лимон салынган яшел чәен эчеп бетерде һәм исәп-хисап ясатты. Бары опера театры каршындагы мәйданга килеп, фонтан янындагы урындыкка утырып, культа газеталар алгач кына башына китереп сукты: нинди аэропорт? Нинди Мәскәү? Коега аны «Лас- Вегас»та очрата алмагач, шунда ук Шубаринга хәбәр иткәндер, ә тегесе Ташкенттагы әшнәләрен аякка бастырып, ин беренче чиратта аэропортка юлны япканнардыр. Ана билет юнәткән ике егет шундый ук акчага Ашотнын дусларына Азларханов турында сатмагандыр дип кем әйтә ала. хәзер анда аны. мөгаен, көтеп торалардыр. Ул соңга калды—аэропортка юл юк инде...

«Ашыкма!—дип тынычландырырга тырышты ул үзен.—Чишелмәс төеннәр булмый—юлы табылыр». Һәм запаста тоткан сонгы өметенә ябышты—кичекмәстән капитан Чураев белән элемтәгә керергә!

Ул якындагы автоматка юнәлде, күпме сулар акса да хәтереннән җуелмаган МВД телефон номерен җыйды, капитанга ничек чыгасын ачыклады Чураев җитәкләгән бүлектә, трубканы сәркатибе алды һәм капитанның хәзерге вакытта киңәшмә үткәрүе турында хәбәр итте. Тәмамлану вакытын сорашкач, сәркатипкә, бер сәгатьтән прокурор Азларханов Чураевны республика прокуратурасы янында үтә әһәмиятле эш буенча көтеп тора, дип җиткерергә кушты.

Юристконсультант кабат фонтан янына килде, чөнки очрашу урыны моннан әллә ни ерак түгел—тәпиләп, ярты сәгатьтә барып җитәргә була. Укыйсы да, утырасы да килмәде, ашыкмый гына Горький паркына таба атлады, аннан прокуратура кул сузымында гына. Паркта чират торып квас эчте, сусынын басты.

Билгеләнгән вакыт җитүгә. Гоголь урамына ашыкты

Соңгы тапкыр прокуратура бусагасын атлап чыкканга биш ел узган. «Анда нинди үзгәрешләр бар икән?*—дип. үзенә ярдәм кулы сузарлык кешеләрне күңеленнән үткәрде Аска карап, уйларына чумып атлый торгач, прокуратура янына ук килеп җиткәнен абайламый да калды, башын күтәргәндә, урамнын каршы ягында басып торган Джиоевны күреп алды Коега аны бөтенләй икенче яктан көтә иде. нидер сизенгәндәй, кинәт бу якка борылуга, күзләре очрашты.

Прокурорның бинага якынрак торуын чамалап, тән сакчысы беренче булып кузгалды. Азларханов көтелмәгән хәлдән, параличланган шикелле, баскан урынында катып калды, тик Костанын ана таба йөгерүе бик тиз шок хәленнән чыгарды, ул да үзен коткарып калачак бинага ташланды

Ара якын булса да. куркуыннан йөрәге бугазына менде. Таныш пыяла ишекнең тоткасына ябышканда, менә-менә Коста анын жиненнән эләктерер кебек тоелды һәм ул иркен холлга бәреп керде дә баскычлар буйлап өскә ыргылды.

—Кача алмассың!—дип хырылдады Коста.

Бер генә мизгелгә артына борылган прокурор сөртенеп китте һәм кулындагы «дипломат»ы, дөбердәп, мәрмәр баскычлар буенча түбән тәгәрәде, анын артыннан ук Азларханов үзе дә куа килүченең аяк янына килеп төште Егылганда, күзенә вахтада торган карт милииионернын куркудан кобурасын ычкындыра алмый маташуы күренеп калды Коста «дипломат*ны эләктерде дә. сүгенә-сүгенә. прокурорга китереп типте Артында кемнеңдер мышнаганын ишетеп, тиз генә борылды да кулындагы пистолетын сакчыга төбәде.

—Шаярма, атай, атам!—дип гыжылдады Монарчы мондый хәлгә юлыкканы булмаган өлкән яшьтәге хезмәткәр, дерелди-дерелди, пистолетын ташларга мәжбүр булды.

Бу вакытта соңгы көчен җыеп аякка баскан прокурор, чытырдатып. Костанын пистолет тоткан кулына ябышты

Коста авыр «дипломат» белән аның башына тондырды, тагын, тагын ул да булмады прокурорның яраларыннан кан сиптерә башлады К\лын ычкындыра алмагач, Коста башы белән каты иттереп анын йөзенә орды Анын югалта барса да, Азлархановнын чытырдап ябышкан бармаклары язылмады, ачуыннан шартларга җиткән Коста ана терәп атып җибәрде

Көтмәгәндә кемдер аны прокурордан йолкып алды да ниндидер алым белән икегә сындырды. Костанын сөякләре шатырдап китте һәм ул. авыртуга түзә алмыйча, кыргый тавышлар чыгарып кычкырырга тотынды Ул ла булмады, башы белән стенага килеп сыланды да. тәгәрәп, милииионернын аягына килеп бәрелде

Бөгелеп төшкән прокурорны кемдер тотып калырга ашыкты Бу—ерактан ук прокуратура тирәсендәге хәлләрне күреп, Коста артыннан ук диярлек вестибюльгә бәреп кергән капитан Чураев rue

Әмирхан Даутовичнын канлы башын тезләренә куйган Чураев янына җыелып өлгергән халыкны да сизмичә, озми-куймый бер сүзне кабатлады:

— Кичер, прокурор, өлгерә алмадым, кичер

Ташкент. Голицына. Күктүба