Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

МИННЕХАНОВ РӨСТӘМ НУРГАЛИ УЛЫНА
ТАТАРСТАН
РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ
ВӘКАЛӘТЛӘРЕН БИРҮ ТУРЫНДА 
КАРАРЫ

«Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вә­киллекле) һәм башкарма органнарын оештырунын гомуми принциплары ту­рында» федераль законның 5 һәм 18нче маддәләре. Татарстан Республикасы Кон­ституциясенең 75 һәм 911нче маддәләре нигезендә Миннеханов Рөстәм Нургали улына Татарстан Республикасы Прези­денты вәкаләтләрен бирү турында Россия Федерациясе Президенты Д. А Медведев тәкъдимен карап. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карар бирә:

  1. Мицнеханов Рөстәм Нургали улына Татарстан Республикасы Президенты вә­каләтләрен бирергә.
  2. Әлеге карарны Россия Федерациясе Президентына җибәрергә.
  3. Миннеханов Рөстәм Нургали улынын Татарстан Республикасы Президенты Ва­зыйфасына керешү тантанасын 2010 елнын 25 мартында үткәрергә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф МӨХӘММӘТШИН

***

Ростом Мицнеханов 1957 елның / мартында Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туган Казан авыл хуҗалыгы институтын, аннары читтән торып Мәскәү совет сәүдәсе институ­тының Казан филиалын тәмамлаган Хезмәт юлын «Селъхозтехникаиның Саба район берләшмәсендә инженер-диагностик буларак башлый. Саба урман хуҗалыгында, сәүдә оешмаларында тормыш тәҗрибәсе туплагач. Арча район Советы башкарма ко­митеты рәисе итеп сайлана. Аннары район хакимияте башлыгының беренче урынбаса­ры. Биектау районы хакимияте башлыгы. ТР финанс министры. 1998 елның 10 ию­леннән—РТ Премьер-министры

ПРЕЗИДЕНТКА РӘХМӘТ СҮЗЕ

РФ Президенты Дмитрий Медведев Мәскәүдә Татарстан Президенты Минти­мер Шаймиев белән очрашты

Дәүләт башлыгы әнгәмәне М. Шай­миевкә рәхмәт сүзләреннән башлады •Татарстан белән озак еллар буе һәм төрле чорларда—болгавыр 90нчы елларда, икъти­садыбыз асылда тулысынча таркалу чигенә җитеп, федерация сынауларга дучар булган дәвердә дә. шулай ук житешрәк-иминрәк вакытларда да. бүгенгәчә җитәкчелек итүе­гезгә зур рәхмәт». диде Д. Медведев.

Президент искәртеп үткәнчә. Татарстан бүген—илебезнен әйдәп баручы субъектла­рыннан берсе, чәчәк атучы төбәк. «Сезнен турыдан-туры казанышыгыз бу».—диде дәүләт җитәкчесе

Очрашу вакытында Д Медведев М Шәймиевне III дәрәҗә «Ватан алдында­гы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләү турында Указга кул куюы турында хәбәр итте. Ул Минтимер Шәрип улынын әлеге орденның I һәм II дәрәжәдәгеләренә инде ия булуын искә төшерде «Дәрәжәләрегез- дән (орден дәрәҗәләре) чыгып, монысы да Сезнен хезмәтегезне дөрес бәяләү булыр, дип уйлыйм».—диде Д. Медведев.

ПАЛЕСТИНА ЛИДЕРЫ ТАТАРСТАНДА

Соңгы дистә еллар эчендә Татарстанда чит ил җитәкчеләре шактый еш була. 27 январьда башкалабызга Палестина милли администрациясе башлыгы Мәхмүд Аббас килде. Анын Татарстан Республикасына килүе Россия Федерациясендәге рәсми сәфәре кысаларында үтте 26 январьда ул РФ Президенты Дмитрий Медведев белән сөйләшүләр уздырган иде.

Казанга килгәч Мәхмүд Аббас иң әүвәл •Кол Шәриф» мәчетендә намаз укыды һәм шуннан сон Россия ислам университеты студентлары һәм укытучылары белән оч­рашты.

—Ислам һәрвакытта да белем алырга өнди Белем—җәмгыятьне алга этәрүче көч Без дә ислам турында бөтен дөньяга белем таратырга тиеш Казанны мин исламның бер бишеге дип саныйм Ул Европа белән Азия кисешкән урында мәдәният, сәүдә үзәге булды һәм хәзер дә шулай дәвам
итә Татарстан—толерантлыкнын яхшы үрнәге Күпсанлы мәчетләр. чиркәүләр һәм Татарстанда яшәүче төрле халыкларнын дустанә мөнәсәбәттә булуы—сезнен горур­лыгыгыз.—дип белдерде Мәхмүд Аббас

Очрашу азагында дәрәжәле кунакка «Татарстанда ислам» китабы бүләк ителде Мәхмүд Аббас исә ислам дөньясында өчен­че изге мәчет булып саналган «Куббат әс- Сәхра» мәчете сурәтен бүләк итеп. Россия ислам университеты студентларын һәм укытучыларын Палестинага кунакка ча­кырды «Казанный «Рубин»ы безнен җирле команда белән иптәшләрчә уен үткәрер дигән өметем лә бар»,—диде ул

Мәхмүд Аббаснын Казанга сәфәре ТР Милли музеена сәяхәт һәм Казан Кремлен­дә ТР Президенты Минтимер Шәймиевнен кабул итүе белән тәмамланды

ВИЗИТ ТӨГӘЛЛӘНДЕ

Быелгы елнын январь ахырында Та­тарстан Республикасының парламент делегациясе АКШка тәүге рәсми визит ясады Визит кысаларында Ф. Мөхәммәт- шин АКШ Конгрессы һәм Сенатында. Ак йортта. Милли куркынычсызлык советын­да берничә очрашу үткәрде, Нью-Йорк штаты парламенты белән үзара анлашу турындагы Меморандумга кул куйды ТР Дәүләт Советы делегациясе РФнен БМО каршындагы даими вәкиле Виталий Чур­кин белән очрашты Әнгәмә барышында Казанда цивилизацияләр диалогы кыса ларында БМО химаясендә зур Халыкара форум үткәрү теләге белдерелде Федераль һәм төбәк хакимиятләре вәкилләре белән очрашу барышында исә Казанда Идел буе төбәгендә АКШ Генераль консуллыгын ачу мөмкинлеге турында фикер алышынды

ХЕЗМӘТТӘШЛЕК НЫГЫЙ

Татарстан белән Иран Ислам Респуб­ликасы арасында икътисадый-мәдәни ба гланышлар елдан-ел ныгый бара Февраль башында Иран революциясенең 31 еллыгы уңаеннан Ираннын РФдәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Сәет Мәхмүт Реза Сәҗәди җитәкчелегендәге зур делег -а ция Казанда булды Делегацияне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте Очрашу вакытында Татарстан һәм Иран арасында үзара мөнәсәбәтләрнең тарихы һәм булачак сәяси, иктисадый, мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту юлла ры турында фикер алышынды Илче М Шаймиевне Иранга чакырды «Без Шәймиев әфәндене Иранга чакырдык Ул инде күптән чакыру алган иде. әмма эше тыгы1 булу аркасында аннан файдалана алмады Бс г ви зит 25 марттан сон булачак дип килештек».- диде илче

Сәет Мәхмүт Рем Сәҗәди. шулай ук. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән дә очрашып әнгәмә үткәрде.

  1. февраль көнне Казан дәүләт универ­ситетында «Иранда ислам революциясе цивилизацияле феномен һәм перспектива­лар» дигән халыкара конференция дә узды­рылды Конференциягә Ираннын мәдәни революциясе Югары Советы әгъзасы Хәсән Рәхимпур Әзһади җитәкчелегендәге га­лимнәр делегациясе килгән иде Халыкара Конференциядә фарсы галимнәре белән бергә Казан һәм Мәскәүнсн шәрекъ бел­гечләре дә актив катнашты

Бу вакыйгалардан беркадәр хтек—ян­варь ахырында Ираннын Казандагы Генераль Консу.ттыгында да бер төркем зыялыларнын Генераль Консул Реза Баглан Кондори белән очрашуы булып узган нде Анда уртак дини-мәдәни мәсьәләр буенча фикер алышынды Очрашуда Татарстан ягыннан Татарстан мөфтие Госман Ис­хаков. «Казан утлары» журналынын баш мөхәррире, халык шагыйре Равил Фәи зуллин, Татарстан министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре советы рәисе Ренат Валиуллин һәм башка рәсми затлар журналистлар катнашты

ДАВОСТА ИКЪТИСАДИ ЖЫЕН

Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисади форумының 40нчы утырышы булып узды Биш көн дәвам иткән җыенда дөньянын 90 иленнән ха­кимият структурасы, бизнес-элита һәм ижтимагый оешма вәкилләре катнашты Форумда Татарстанны Премьер-министр Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итте Форумның про­граммасы икътисадны ничек көчәйтергә һәм социаль хәлне ничек яхшыртырга: тотрыклы үсешне ничек гарантияләргә ышанычлылыкны ни рәвешле тәэмин итәргә, нәтиҗәле эшләүче институтларны ничек булдырырга дигән темаларны үз эченә алган иде

ТАРИХИ ГАМӘЛЛӘР БАШЫ

  1. февральдә ТР Президенты Минти­мер Шәймиев борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау каласы темасына киңәшмә уздырды Анда мәдәният министры 3 Валиева. Президент аппараты җитәкчесе Ю Камалтдинон. әлеге тыюлыклар ур­нашкан Спас һәм Яшел Үзән районнары башлыклары һәм бу проектка катнашы булган бүгән җитәкчеләр катнашты

•Болгар тыюлыгы һәм Свияжск утрау каласын торгызу илебез халыкларының мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертү була чак,—диде М Шәймиев Тыюлыклар безнен республикабызда ике зур дин ис лам һәм православнснен үзара килешеп, тыныч яши алуына да ныклы мисал Әлеге зур эшне башкарсак, без үзебезне тагын
ла ныграк хөрмәт итә башлаячакбыз Бу—цивилизациягә илтүче юл»

М. Шәймиев әйтүенчә, бүгенге көн­дә әлеге тыюлыкларны торгызу өчен федераль казнадан бүлеп бирелә торган акчалар аларны торгызуга түгел, хәтта жимерелү-таркалудан туктатуга да җитми икән. Шуна күрә ул Болгар һәм Свияжск турында Россия хөкүмәте рәисе Владимир Путин белән дә сөйләшкән һәм алар уртак фикергә килгәннәр. Хәзер Болгар тарихи тыюлыгын һәм Свияжск утрау-каласын торгызу өчен федераль казнадан Россиянен башка тыюлыкларына бүленгән кадәр үк акча биреләчәк.

Озакламый әлеге тыюлыкларны тор­гызыр өчен махсус фонд оештырылып, исәп-хисап счеты ачылачак. Димәк, һәр­кем теләгәнчә һәм кулыннан килгәнчә үз өлешен кертә алачак Безнен республикада мондый тәҗрибә Кол Шәриф мәчетен тө­зегәндә булган һәм шактый унышлы килеп чыккан иде.

«Без берничә ел эчендә бу тарих һәй­кәлләрен үзебез дә карарлык, кешегә дә күрсәтерлек хәлгә китерергә тиешбез»,— диде Минтимер Шәймиев Ул биредә эш күләменең бик күп булачагын һәм тьпо- л ы кл ардагы ландшафтны бозмый гына кунаклар, туристлар өчен уңайлы шартлар тудыру, археологик тикшеренүләрне тагын да көчәйтү кирәклеген дә искәртте. Әлеге эшләр барысы берьюлы алып барылачак

АЛГАРЫШ ФӘННӘН БАШЛАНА

Россиядә Фән көне уңаеннан Татарстан Фәннәр академиясендә тантаналы жыелыш булды Аны Академиянең президенты Әхмәт Мазгаров ачып җибәрде Ул соңгы елдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырып китте. Академия каршында төрле фәнни- тикшеренү институтлары, гыйльми үзәкләр эшләп килә. Экология институты, гаиләне өйрәтү үзәге, мәгьлүматлаштыру үзәге, энергетика үзәге һ б шундый 80ләп эз- ләнү-өйрәнү үзәге бар.

Татарстан галимнәре шулай ук гумани­тар белемнәрне үстерүгә дә зур әһәмият бирә Тарихны янача өйрәнү, төрле милләт халыклары арасында толерантлык булды­руга зур көч куела.

Хөкүмәтебез галимнәргә яшь ал­маш тәрбияләүгә лә зур игътибар бирә. Мәсәлән. 2009 елда төрле фәнни бәйгеләр­дә җингән өчен һәм фәндәге уңышларын бәяләп яшьләргә төрле грантлар булдыруга 28 млн. сум акча бүлеп бирелгән

Татарстан Фәннәр академиясе Рос­сиянен һәм төрле чит илләрнең фәнни даирәләре белән дә тыгыз элемтәләр ур­наштыра Болар—Казакъстан, Украина, Беларусь, Үзбәкстан, Башкортстан, Саха Фәннәр академияләре. Төркия, Фран­ция, Германия. Ираннын фәнни-эзләнү үзәкләре. -Алар белән фәнни хезмәттәшлек турында 21 килешү төзелгән.

Утырышта Премьер-министрнын беренче урынбасары Равил Моратов та катнашты Ул узган ел Татарстан галим­нәренең фәнне үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте

Равил Моратов үз чыгышында га­лимнәрнең яшь буынын тәрбияләү за­рурлыгына зур игътибар бирде «Бүгенге «Технопарк». «Бизнес инкубатор» һәм «Умник» программаларында катнашучы яшьләрне галимнәр үз карамагына алсын иде 2010 елда Татарстанның икътисади үсешендә галимнәрнен роле зур булыр, дип ышанам,—диде Равил Моратов.

Утырышнын икенче өлешендә Казанда быел ясалган кайбер ачышлар турында сүз барды Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгьзасы, медицина фәннәре до­кторы Андрей Киясов. мәсәлән, СПИДка каршы дару эшләү буенча кайбер эхтәнүлә- ре турында бәян итте

Соныннан фәндә зур унышларга ирешкән галимнәргә халыкара һәм Россия бүләкләре тапшырылды «Татнефтехимин- вестхолдинг» ачык акционерлар җәмгыяте директоры Рафинат Яруллин һәм ТФА президенты Әхмәт Мазгаров Россия Фән­нәр академиясенең көмеш медаленә лаек булды Дж Гиббонс исемендәге халыкара фәнни премия Илдус Хәйбуллинга (вафа- тыннан сон) бирелде Академик Мирка­сыйм Госмановка Американын алтаистика җәмгыятенең алтын медале тапшырылды

Ел саен бәйрәм көнендә Татарстанда галимнәр династиясен зурлау да гадәткә кереп китте Быел исә фәнгә өчәр буын галимнәр биргән Менделевич һәм тарихчы Фәхретдиновлар династияләренә диплом­нар тапшырылды Шулай ук «Елның ин яхшы галиме» һәм «Етнын ин яхшы яшь галиме» конкурсларына йомгак ясалды Лауреатларга премияләр тапшырылды Фәннәр академиясенең махсус стипенди­ясен алып укучы студентларга да махсус дипломнар бирелде

ҖӘЛИЛ РУХЫН ЯД ИТҮ

Инде күп еллар дәвамында 15 февраль халкыбызнын каһарман улы Муса Жәлил- не искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шушы унайдан быел да Татарстан Милли музеенда һәм шагыйрьнен Казандагы музей-фатирында Җәлил укулары узды­рылды Әлеге чаранын темасы «Сугыш һәм батырлык тарихи хәтерне саклау проблемалары» дип аталган иде Ин әүвәл «Моабит дәфтәрләре»нен төп нөсхәсен тантаналы төстә тамашачылар хозурына алып чыктылар.

«Җәлил укуларын 1960 елдан бирле үткәреп киләбез,—диде Татарстан Пре­мьер-министры урынбасары—мәдәният
министры Зилә Вәлиева Милли музейда үткәрелгән тантанада —Жәмәгатьче.лекне Жәлил һәм жәлилчеләрнен данлы көрәш юлы һәрдаим кызыксындыра Шунысы сөенечле аларнын тиңдәшсез батырлыгы хакында яналан-яна документлар табыла тора. Муса Жәлилнен тууына 100 ел тулган көннәрдә без Берлинда да патриот-ша- гыйрь турында бик күп яналыклар белеп кайттык»

«Төп нөсхә көне» дип исемләнгән тан­танада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Муса Жәлилнен кызы Чулпан ханым. Милли музейнын генераль директоры Гөлчәчәк Нәжипова. шагыйрь­нең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүче галим һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин һ. блар чыгыш ясады

Аннары «Төп нөсхә көне»ндә катна­шучылар Муса Жәлилнен Казан Кремле алдында—I Май мәйданындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Жәлил укулары кысаларында Рафаэль Мостафиннын «Репрессияләнгән татар әдипләре» исемле китабын тәкъдим итү дә булды, шулай ук әдәбият сөючеләргә •Без сайламаган юллар» дип аталган теат- раль-музыкаль композиция дә күрсәтелде Музейда «Батыр үлә, үлмәс ат алып» дигән күргәзмә дә оештырылган иде Икенче көнне Жәлил укулары шагыйрьнен музей- фатирында дәвам итте

«СӘЛӘТ»-МИЛЛӘТ КИЛӘЧӘГЕ

Балаларының киләчәген милләт яз­мышы белән бәйләргә ниятләгән һәр ата- ана «Сәләт» оешмасын яхшы белә Быел «Сәләт»кә 15 ел тулды һәр зур эшнен башлангычы аерым шәхесләр белән бәйле «Сәләт»кә нигез салучы, аны бүгенге көнгә кадәр яшәтүче, бик күп проектларны тор­мышка ашыручы кеше—Жәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов Бүгенге көндә ул—Та­тарстан фәннәр Академиясе академигы. Казан дәүләт университеты профессоры шагыйрь. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, фән һәм техника буенча Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты

15 ел эчендә «Сәләт» укучы балалар өчен йөзләгән чаралар үткәрде Зәй. Саба. Әлмәт. Балтач. Азнакай районнарында анын аланнары шул райондагы укуда һәм спортта уңышка ирешкән сәләтле балалар ны берләштерә «Сәләт»—балаларга өстәмә белем бирү, сәламәтләндерү өлкәсендә дистәләгән конкурсларның җиңүчесе дә

«Сәләт»нен 15 еллыгы Республикада кин билгеләп үтелде. 5 февральдә Татарстан Фәннәр академиясендә бу уңайдан • Гагар станда сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, туплау һәм үстерү үрнәге буларак •Сәләт» яшьләр оешмасы тәҗрибәсе» дип исемләнгән фәнни гамәли конференция уздырылды Анын эшендә республиканың мәртәбәле шәхесләре, министрлар, галим­нәр. депутатлар катнашты Фәннәр акаде­миясе президенты Әхмәт Мазгаров яшьләр оешмасының 15 еллык эш тәҗрибәсенә бәя биреп, болай диде «Бу хәрәкәтнең бербөтен система булуы һәм фән белән тыгыз бәйләнеше кыйммәт безгә «Сәләт» теләгәндә милли идея дәрәҗәсенә күтәрелә ала

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм ту­ристлык министры Марат Бариев исә «Сәләт»нен ирешкәннәре зур һәм кыйм­мәтле Безнен максат—әйдаманнар үстерү, әлеге оешма бу вазыйфаны үз өстенәалды. дисәң дә була Россиядә ел саен «XXI гасыр лидеры» дигән конкурс үткәрелә Шунда ике ел рәттән «Сәләт» егетләре жинеп чыкты Быел «Республиканың ин яхшы студенты» да. «КДУнын ин шәп студенты» да әлеге оешмада тәрбияләнгән яшьләр булды»,—дип билгеләп үтте

Конференциядә шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметди- нов. РФ Дәүләт Думасы депутаты Валерия Черкисова. ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлнев. академик Индус Таһиров һәм башкалар катнашты һәм чыгыш ясны Аннан сон. «Сәләт»нен җитәкчесе Жәүдәт Сөләйманов 15 еллык эш тәҗрибәсенә йомгак ясап болай диде

«Төп максатыбыз—җәмгыятьтә ин­теллект дәрәҗәсен күтәрү, үсеп килүче буыннын шәхси һәм ижали йөзен фор­малаштыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтү Безне, икенче төрле. Татарстанның «Артск» лагере, диләр Безгә ярдәм кулы сузучылар бихисап Ин башлап Рөстәм Бикму длинны искә алып китәргә кирәктер Ул беренче селкешләрне Кара лингез буенда ял ит­терде «Мәржани» фонды «Таттелеком» •ТАИФ». «Камтент» оешмалары безнен бизнес-ярдәмчеләр Бүген «Сәләт» аерым энтузиастларның тырышлыгы белән яшәп килә Киләчәктә аны дәүләтмен яшьләр сәясәте карамагынла итеп күрәсе килә»

Конференция ахырында «Сәләт» үсе­шенә күп көч куйган активистларга Рәхмәт хатлары тапшырылды Шул ук көнне кичен УНИКС бинасында »Саләт»гә катнашучы лар көче белән зур бәйрәм концерты узды

ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ ОЕШУГА 200 ЕЛ

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте оешуга 200 елдан артык вакыт узды. Халкыбыз тарихындагы әлеге мөһим вакыйга уңаеннан Татарстан Фәннәр Ака­демиясенең Ш Мәржани исемендәге тарих институтында семинар булды

«XVIII гасырның СОҢГЫ чиреге - XX йөз башына кадәрге чорда Оренбург Диния нәзарәте һәм татар ххлкынын рухи үиеше» дигән халыкара фәнни симпозиум эшендә. Казан тарихчылары белән бергә. Алмата. Уфа. Екатеринбург. Түбән Новгород һәм
Оренбург галимнәре катнашты. Семи­нарда ясалган докладлар Диния нәзарәте тарихына кагылышлы күп темаларны колачлады.

Аерым алганда, семинарда катна­шучылар тарих фәннәре докторы. Казакъ милли университеты профессоры Гөлмирә Солтангалиеванын Оренбургның беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәеновнын Ка­закъ Даласы күчмә ыру-кабиләләре белән мөнәсәбәтләрне җайлауга, четерекле хәл­ләрне тыныч юл белән хәл итүе турындагы докладны зур кызыксыну белән тыңлады

Түбән Новгород галиме, сәясәт фәннәре кандидаты Дамир Мөхетдинов «Мәдинә» дини фәнни-мәдәни үзәге тарафыннан Ислам диненен Россия төбәкләрендә та­мыр җәюенә багышланган энциклопедик сүзлекләр нәшер ителү турында бәян итте Мондый басманың инде берничәсе дөнья күргән икән Галим сүзләренә караганда, җыелма унике томнан торачак һәм анын соңгы китабы 2013 елда басылып чыга­чак.

БЕЗНЕҢ КИТАПЛАР МИСЫРДА

Дөньяда халыкара китап ярминкәләре һәрдаим үткәрелеп тора. Аларнын кайбер- ләрендә Татарстан нәшриятлары да үзләре җитештергән продукция белән катнаша Әйтик, Германиядә, Кытайда, Һиндстан- да, Төркмәнстанда үткән ярминкәләрдә татар китапларын да күрсәттеләр. Ә күптән түгел Мисырда ун көн дәвамында 42нче халыкара китап ярминкәсе булып узды. Анда шәрәфле кунак буларак катнашкан Россия нәшриятлары белән бергә Татар­станныкылар да зур экспозиция тәкъдим итте Шушы уңайдан Мисырга җөмһүри­ятебезнең әдәбият-сәнгать әһелләре, га­лимнәреннән торган зур делегация барды Делегация составында Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Татарстан китап нәш­рияты директоры Дамир Шакиров, Россия Хокук академиясе кафедрасы мөдире, фәлсәфә фәннәре докторы Айдар Юзеев, Ш Мәржани исемендәге Тарих инсти­тутының өлкән фәнни хезмәткәре Резеда Сафиуллина, Татар дәүләт гуманитар- педагогика университеты профессоры Фәрит Яхин, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, шулай ук «Татмедиа» вәкилләре бар иде Күргәзмә кысала­рында безнен делегация инициативасы белән «Габдулла Тукай һәм аның төрки дөньяга йогынтысы» дигән «Түгәрәк өстәл» утырышы да үткәрелде Күргәзмәгә Татарстаннан 500дән артык китап алып барылган иде һәм соңрак алар Каһирәдәге Александрия китапханәсенә бүләк итеп калдырылды.

БӨЕКЛЕКНЕ РАСЛАУ

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның һәм Рос­сиянең халык артисты Илһам Шакировнын 75 яшьлек юбилее уңаеннан концертлар булып узды. Тамашачы юбилярны аягүрә басып алкышлар белән каршы алды. Пре­мьер-министр урынбасары —мәдәният министры Зилә Вәлиева Президентның Рәхмәт хатын укыды «Бүген татар халкы өчен зур бәйрәм Шушы алкышлардан да Сез тамашачыга ничек кадерле икәнне аңларга мөмкин Бу жырчынын соңгы концерты түгел, ә юбилей тантанасының башлануы гына»,—диде ул

Мәшһүр җырчыбызга Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин, Башкортстан Президенты М Рәхимов котлау теле­граммалары юллаган И Шакировны Үзбәкстаннан котларга килгән дусты Ша­мил Хәкимов ана келәм, алтын җепләр белән чигелгән чапан һәм баш киеме бүләк итте. Артистны экран аша Россия һәм чит илләрдән анын иҗатын яратучылар тәбри­кләде Концертта Ә Авзалова, Ф Гафаров, Г Ибушев, 3 Сөнгатуллина. Р Маликов, В Ганиева һ б күренекле җырчылар чыгыш ясады Кичә ахырында тантана хуҗасы Илһам Шакиров -Татар жыры яшәгәндә безнен халыкның киләчәге бу­лыр»,—дип, үзенен ышанычын белдерде

ЯШЬ ТАЛАНТЛАР КӨЧ СЫНАША

Быел республикабызда «Татарстан» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале бәйгесе узачак Мәдәният министрлыгы аны ТАССР оешуның 90 еллыгына ба­гышлап үткәрә. Конкурс мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә балаларга өстәмә һәм урта махсус һөнәри белем бирү системасын күтәрү, яшь башкаручыларга ярдәм итү, милли классик сәнгать традицияләрен дәвам итү максатыннан уздырыла .Анда 6 яшьтән алып 20гә хәтле талантлар катна­ша .Алар музыка уен коралларында уйнау, рәсем сәнгате, хореография, театр кебек төрләрдә үз осталыкларын күрсәтә ала­чак. Конкурсның беренче этабы январь, февраль айларында уку йортларында үтте Апрель аенда ике турда җиңгән яшьләр көч сынашачак

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ

Татарстан Язучылар берлеге идарә­сенең чираттагы утырышы булды Аны берлек рәисе Илфак Ибраһимов алып барды Утырышта әдәби елга йомгак ясау, шул чара кысаларында яшь язучыларнын әсәрләренә бәя бирү, апарнын иҗатындагы төп юнәлешләрне, үсеш тенденцияләрен билгеләү зарурлыгы турында сөйләшү булды Аннары Язучылар берлеге идарәсе әгъзалары Татарстан Мәдәният министр-

лыгынын Һади Такташ исемендәге премия­сенә кандидатларны күрсәтте. Бу әдәби бүләккә быел шагыйрьләр Салисә Гәрәева һәм Рим Идиатуллин тәкъдим ителде

С. ДАЛИ ӘСӘРЛӘРЕ КАЗАНДА

Февраль башында Казаннын Милли музеенда XX гасырмын бөек рәссамы (чыгышы белән ул католонияле—Испа­ния) Сальвадор Дали эшләреннән торган күргәзмә ачылды С Дали әсәрләрен Ка­занга Екатеринбург эшмәкәре Александр Шадрин алып килгән Рәссам иждтына гашыйк бу кеше дөньянын төрле музей­ларыннан. шәхси кешеләрдән Далинын байтак әсәрләрен сатып алып үзендә уникаль коллекция булдырган Күргәзмә ачылган көнне музейга килгән халык са­бантуй җыенындагы кебек күп иде Ачу тантанасында Татарстан Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева да катнашты «Казан халкының Сальвадор Дали белән очрашуы—күптән көтелгән вакыйга Монын өчен Александр Шадринга зур рәхмәт'»—диде ул

Шунысын да әйтү зарур С Далинын хатыны Елена Дьяконова Казанда туып- үскән кеше Бөек рәссам ана багышлап күп әсәрләр ижат иткән Исән чакта С Дали үз әсәрләрснен Казанда күрсәтелүен бик теләгән булган икән

РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА КИЧӘСЕ

Г. Камал исемендәге татар дәүләт ака­демия театрының Кече залында шигырь кичәләре уздыру гамәлгә керә башлады Моннан берничә ай элек бу сәхнәлә га тарный бүгенге яшь шагыйрьләре мәйдан тоткан иле Январь уртасында шагыйрь, прозаик, драматург. Республиканың М Жәлил премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулланың ижат кичәсе булып үтте Бу кичә театрның директоры Шамил Закиров, баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәен яшь драматург Илгиз Зәйнненләрнсн теләк­тәшлеге, булышлыгы белән булдырылды Кичәдә фәкать әдәби әсәрләр янгырады Халык язмышы турында ачынып язылган шигырьләрне кешеләр күңеленә сеңдерер­лек итеп автор үзе укыды Чәчмә әсәр­ләрнең кайбер үрнәкләрен Татарстаннын халык артисты Хәлим Жәләй яңгырат­ты Кичәгә рәсми вәкилләр, әдипнен каләмдәшләре, дуслары җыелган иде

ФОТОРӘССАМ УҢЫШЫ

Бөтендөнья сәнгать музейларында фотокүргәзмәләр оештыру, фото сәнгате коллекцияләре булдыру традициясе яшәп килә Мона чаклы Россиядә зур фототуп ланмалар Мәскәү Фотография Йортында гына бар иде Ниһаять, күптән түгел Санкт- Петербург шәһәрендә «Рус музеенда беренче фотобиеннале» дигән бик зхр фотокүргәзмә ачылды һәм фоторәсемнәр коллекциясе туплана башлады Экспозиция өчен кон­курска куелган төрле жанрдагы ЫХМ) эштән 5()0гә якын фотосурәт сайлап алынган Үзенен югары традицияләре булган Казан фотомәктәбе бу күргәзмәдә лаеклы уры нын атган «Казаннан танылган фотограф Рөстәм Мөхәммәгжанов эшләре аерым урын алып тора Әлеге авторнын 17 фоторәсеме жюри тарафыннан төрле номинацияләрдә билгеләнгән Анын почеркын тану авыр түгел Әгәр дә анын фотолары (1970-2009 еллар аралыгында ижат ителгән) тагын да күбрәк булса, бу күргәзмәне Рөстәм Мөхәм мәтжанов бенефисы дип тә атарга булыр иде», дип яза «Российская газета»

Әлеге фотобиеннале нәтиҗәләре буенча Рөстәм Мөхәммәтжановка «U-ART Син һәм сәнгать» (скульптор Пата) уникаль призы тапшырылды

Рөстәм Мөхәммәтжанов—Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ул күп еллар «Ялкын» журна­лында эшләгән фотожурналист, шулай ук байтак фотоальбомнар. китаплар бизәгән фоторәссам буларак та билгеле шәхес