ТАТАР ТРАГЕДИЯСЕ
Татар сүз сәнгатендә трагедия жанрының беренче үрнәкләре дә әнә шундый шартларда языла. Әлеге жанрның асылын билгеләгән сыйфатларны һәм милли үзенчәлекләрне шул чор белән тыгыз бәйләнештә карау кирәк XX йөз башы— татар халкы тормышында гаять әһәмиятле чор. XIX гасырнын икенче яртысында башланып киткән мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм аның яңа баскычы булган жәдитчелек халык тормышынын бөтен өлкәләренә үтеп кереп, житди үзгәрешләргә юл ача Бу аеруча мәгариф системасын үзгәртеп коруда, ягъни мәктәп-мәдрәсәләрдә дөньяви фәннәр укыта башлауда, ислам динен реформалаштыруда, ягъни аны заманга яраклаштыруда; татар телен жанлы сөйләм теленә якынайтуда, китап бастыру һәм тарату эшен жайга салуда, вакытлы матбугат булдыруда чагылыш таба. Болар янында тагын бер житди күренеш калкып чыга, бу—милләт буларак формалашу процессы кичергән татар халкынын сәяси партияләр төзеп («Иттифак»), парламент юлы белән үз хокуклары өчен көрәшкә чыгуы. Әлеге һәм башка төрле чаралар, эшчәнлек халыкта милли үзан үсүгә, аның үз тарихы, мәдәнияте белән кызыксынуга, рус-татар мөнәсәбәтләре турында уйлануга китерә.
Россия тарихында кан-яшь бетән язылган күренешләрнең берсе—мөселман халыкларын, беренче чиратта татарларны, көчләп чукындыру белән бәйле Татар драмтургиясе тарихындагы беренче трагедия әнә шул вакыйгаларга мөнәсәбәтле языла Г Исхакыйнын «Зөләйха» пьесасында (1912) шәхес, гаилә трагедиясе милләт фажигасе буларак ачыла. «Трагедиянең гөп герое тирәсендәге башка персонажлар, аларнын аянычлы хәлләре, гасырдан-гасырга күчеп килә торган милли каршылык белән бәйле булып, әсәрнең финалы фаҗига белән бетә».—дип яза М Жәләлиева. Эстетик аспектта алгы планга кыюлык-батырлыктан бигрәк, әрнү һәм газаплану чыга Гадәттән тыш рухи көчкә ия булган Зөләйха кичерешләрен укучы-тамашачынын үзенеке дип кабул итүе жан-рух хәрәкәтенә китерә, фаҗигале шәхескә соклану, хөрмәт хисе уята.
Ф Борнашның <Таһир-Зөһрә»(1918) трагедиясендә чагылыш тапкан шәхеснең рухи азатлыгы һәм социаль-ижтимагый идеалларның яклануы инкыйлаблар чорына аваздаш. Уңай идеаллар белән яшәүче Таһир үз мәхәббәте хакына хан хакимлеге белән үтеп чыга алмаслык каршылыкка керә һәм һәлак була. Таһирнен һәм сөйгәнен югалткан Зөһрәнең үлеме укучы-тамашачыга гаять көчле тәэсир итә. шәхес иреге, саф мәхәббәт, тигезлек, гаделлек төшенчәләренең мәңгелек булуы турында уйлануларга этәрә.
Совет чорында бездә трагедия жанры әкрен темплар белән үсә. Халык тарихы
гаять фажигале булуга. Россия составында тарих каршылыкларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татуга. XX гасырда гына да өч инкыйлаб, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары, коллективлаштыру. репрессияләр кебек коточкыч хәлләрне кичерүгә карамастан, әлеге жанр яшәп килгән система таләпләреннән читгәрәк кала. Моның төп сәбәбе билгеле: әдәбиятның соииалистик реализм кысаларында булуы, идеологи к нормаларга буйсындырылуы. Һәрхәлдә, эстетик категория буларак трагизмны, бигрәк тә совет кешесе фаҗигасен сурәтләү гайре табигый хат буларак кабул ителә. Шулай да талантлы каләм ияләре әлеге жанрның сүнеп-бетеп калуына юл куймыйлар. Һ Такташнын «Жир уллары трагедиясе» (1922). К. Тинчуриннын «Зар» (1923). Н. Исәнбәтнең «Спартак» (1933). «Идегәй» (1941). «Муса Жалил» (1955). Н. Фәттахның «Кол Гали» (1973). Ә. Баянның «Алтын кашбау» (1974). И Юзеевнын «Соңгы сынау» (1968 ), «Очты дөнья читлегеннән»( 1980-1991). «Мәңгелек белән очрашу» (1982) кебек әсәрләре һәркайсы сәхнә әдәбияты тарихында билгеле бер эз калдыра
XX гасыр ахырында татар драматургиясендә трагедия жанры активлашып китә «Сонгы елларда буа ерылды Татар драматургиясенең бөтен тарихына караганда да күбрәк язылып, дистәгә якын әйбәт трагедияләр иҗат ителде»,—дип яза А. Әхмәдуллин Жәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле, драматургларның игътибары, бер яктан, үткән тарихнын каршылыклы һәм гыйбрәтле якларына, танылган шәхесләрнең фажигале язмышына юнәлсә, икенче яктан, үзгәртеп корулар китереп чыгарган тормыш катаклизмнары, «кыргый» капитализм шартлары тудырган шәхес фаҗигаләре сурәтләү объектына әверелә Әлеге һәм башка мәсьәләләрне трагедия жанры кысаларында уңышлы чагылдырган әсәрләр рәтендә түбәндәгеләр бар А. Гыйләжев. «Өч аршын жир» (1987), Р Хәмид. «Актамырлар иле (1990). «Хан кызы» (1995), Ю. Сафиуллин «Идегәй» (1994). «Йөзек һәм хәнжәр» (1998). 3. Хәким «Шайтан куентыгы» (1999). М. Маликова. «Сөембикә» ( 2002 ) һ. б.
Әсәрләрдә жанрнын үткәндәге традицияләренә таяну белән бергә, жәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле тарих-заман-шәхес проблемасын яна иҗтимагый-эстетик планда ачу, шул максаттан форма-алымнар. сурәт чаралары байлыгыннан файдалануның яңа юлларын эзләү бара.
Югарыда саналган пьесаларда трагик шәхес концепциясе чагылыш тапса да, аның бирелеш һәм чишелеш юллары бертөрле генә бәяләнми Хәзерге рус драматургиясенең бер үзенчәлеген билгеләп. М И Громова болай дип яза «Чиста формада» трагедияләр «традицион» рәвештә бик аз. гәрчә эстетик категория буларак фаҗигалелек үзенең күптөрлелегендә чагылса да. аерым алганда, тарихи һәм борынгы әдәбият сюжетларына нигезләнгән пьеса-«эшләнмаләрдә». легенда һәм мифларның хәзерге шәрехләүләрендә. • Әлеге күренеш белән татар сәхнә әдәбиятында да очрашабыз. Ерактагы тарихка мөрәҗәгать иткән пьесаларда тиранга каршы корәш идеясе милли характер тудыру омтылышы, гомумән, милләт каршындагы җаваплылык идеясе белән кушылып китә.
А. Гыйләжевның «Өч аршын җир» трагедиясендә заман каршылыкларында адашып калган, соңрак үз асылына кайта алмыйча газапланган Мирвәли һәм анын хатыны Шамсегаян язмышы сурәтләнә. Социаль-психологик эчтәлекле әсәрдә геройларның катлаулы, фажигале рухи дөньясын ачуны максат итә драматург Мирвәли образы татар сәхнә әдәбиятына яңалык алып килә Ул мона кадәр урын алган шәхес концепциясенә сыймый, чөнки совет чоры әдәбияты яклаган һәм мактаган уңай герой тибы түгел Киресенчә. Мирвәли—колхозлашу чорынын аяусыз, кешелексез кануннарын кабул итә алмыйча, туган жирен, авылдашларын каргап, йортына ут төртеп чыгып киткән һәм шуның белән үзен дә. хатынын да гомерлек хәсрәткә, борчуга салган фаҗигале шәхес Авторның табышы шунда, ул Мирвәлине бөтен күзәнәкләренә кадәр аңлый, шуңа да укучы тамашачы каршында туры сызык буенча хәрәкәт итүче түгел, бәлки жан газаплары кичерүче, артык горур, кызу табигатьле, көчле, шул ук вакытта чын хакыйкатьне, ягъни хаксыэлыгын башкалардан гына түгел, хәтта үзеннән дә яшерергә омтылучы герой ачыла Әлеге жан бәргәләнүләреннән котыла алмаган Мирвәли, бик соңарып, туган туфрактагы өч аршын жирнен кыйммәтен аңлауга килә Бу исә күңелендәге үкенечне, зур.
олы тормышның янәшәдән үтеп китүен тоемлауны тагы да тирәнәйтә, нечкәртә. Шуңа да авылдашларының хатынына булган олы хөрмәтен, үзен гафу итүләрен, кешелекле мөнәсәбәтләрен аның яралы йөрәге күтәрә алмый
Мирвәли белән Шәмсегаянның үзара мөнәсәбәтләрен, бер-берсенә мәхәббәтен сурәтләүдә дә драматург яна юлдан бара. Яшь чакта бер-берсенә гашыйк булган, егетнен кызны осталыгы, кыюлыгы, көче белән көрәшеп алуын белгән укучы- тамашачы аларнын мәхәббәтенә шикләнми Әмма... Мирвәли бит Шәмсегаянның чит җирдә тилмереп, сагынып-саргаеп яшәвен күрә. Яраткан кешеңне шундый газапларга салуны ничек бәяләргә? Тирә-якта матурлыгы, хезмәт яратуы, булдыклылыгы белән танылган Шәмсегаян читтә үзен гомерлек бәхетсезлеккә дучар итә. Жан мәхәббәте генә түгел, тән мәхәббәте дә булмаган ир белән хатын мөнәсәбәтен ничек аңларга? Моны Шәмсегаянның миллилеге, татар хатынына хас сабырлыгы, түземлеге, ирен ир итеп яшәве, үз язмышын яшь вакытта сайлаган кешегә бәйләп каравы белән генә аңлатып була. Шул рәвешле. Мирвәли һәм Шәмсегаян язмышы үз җирләреннән китеп, читтә—ят мәдәни-рухи мохитта яшәүче меңнәрчә милләттәшләребезнең ачы язмышы чагылышы булып тора.
Ю Сафиуллинның. халык эпосы мотивларына нигезләнеп. XX гасыр ахырында язылган «Идегәй» трагедиясендә вакыйгалар XIV гасыр ахыры—XV гасыр башында Алтын Урдада бара. Пьесаның төп геройлары—исемнәре билгеле тарихи шәхесләр: Туктамыш хан. Идегәй. Аксак Тимер. Норадын һ.б. Алтын Урда тарихында билгеле бер эз калдырган әлеге кешеләрнең эш-гамәлендә тарихи дөреслек белән автор уйланмасы үзара үрелеп бара. Билгеле булганча. Туктамыш хан Жүчи Олысы белән 14 гасыр ахыры—15 гасыр башында идарә итә Үзенең атаклы гаскәр башлыгы Идегәй белән каршылыкка керә һәм сонгысы уртак дошманнары булган Аксак Тимергә кушыла. Аксак Тимер яулары нәтиҗәсендә Хансарай җимерелә. Туктамыш хан үтерелә. Моннан сон инде Алтын Урда үзенең бердәм, көчле хәленә кайта алмый Эчке каршылыклар, ханнарның еш алышынып торуы анын таркалуын тизләтә
Драматургның игътибар үзәгендә котылгысыз каршылыкка кергән Туктамыш белән Идегәйнең һәм якыннарының максат-омтылышын. шуна бәйле эш-гамәлләрен ачыклау тора. Авторның төп табышы шунда ки. анын төп геройлары билгеле бер рамкаларга сыймый: һәрберсе үз характеры, үз йөзе, рухи дөньясы белән һәм гаять каршылыклы шәхесләр булып ачыла.
Трагедиянең төп герое буларак Идегәйнең эш-гамәлләрен. әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтен, хыял-омтылышларын. каршылыклы характерын ачуга киң урын бирелә Чөнки авторның игътибар үзәгендә, беренче чиратта, әлеге герой фаҗигасенең сәбәпләрен ачу омтылышы тора Баштагы күренешләрдә Кобыгыл белән Туктамыш хан арасындагы ачык күренеп тормаган каршылык шәхси яссылыкны гына үз эченә ала. Кобыгыл күңелендәге ачу-ярсуны басып, иленә тугры хезмәт итә. Анын шәхси үчлектән өстен торуын драматург төрле күренешләр аша күрсәтә Туктамыш хан да гаскәр башлыгының халкына, җиренә, ханына бирелгәнлеген, үз-үзен жәлләмичә хезмәт итүен югары бәяли Кобыгыл би пьесада ил-халык улы буларак калка. Драматург анын күңелендәге көрәшне, каршылыкны, икеләнүле уйларын бөтен тирәнлегендә ача алган. Гаделсезлек, халыкның яклаучысыз калуы, бер яктан, шәхси үч алу теләге, икенче яктан, аны Туктамыш ханга һәм анын властена каршылыкка этәрсә дә. ул ашыгыч адымнан саклана. Үзенең эш-гамәле белән Жүчи Олысында таркаулык тудыру, аннан ил дошманнары файдалану мөмкинлеген яхшы аңлый. Шуңа да шәхси мәнфәгать һәм ил өчен җаваплылык мәсьәләсендә Кобыгыл-Идегәй икенчесенә өстенлек бирә. Әмма үлем куркынычы аны Аксак Тимергә качарга мәжбүр итә.
Шәхси теләк һәм ил-халык мәнфәгатенә нигехтәнгән конфликт ата-бала каршылыгы, мәхәббәт коллизияләре, аерым кешеләрнең мәкер-хыянәте аша тагын да үстерелә, тирәнәйтелә. Билгеле булганча, трагедия жанрынын бер үзенчәлеге шунда, фаҗига очраклылыкка, аерым геройнын эш-гамәленә бәйле кебек тоела. Әйе. алар трагик финалны тизләтергә мөмкиннәр. әмма һич тә төп каршылыкның нигезе була алмыйлар. «Идегәй» дә. югарыда әйтелгәнчә, төп конфликт илнең җимерелүе, таркалуы һәм төрле теләк-омтылышлы геройларның үлеме җирлегендә
Идегәй белән Туктамыш хан арасында оеша. Анын чишелешендә Жанәкә белән Жанбай билгеле бер роль уйнасалар да. төп асылында ул Идегәй белән Туктамыш хан эш-гамәленә бәйле хәл ителә.
Трагедиядә вакыйгалар дәүләтнең җимерелүе, төп геройларның бер-берсен үтерүе белән тәмамлана 14-15 гасырлар чигендә барган вакыйгалар һәр чорга, һәр заманга хас яңгыраш ала. Драматург төрки-татарның фаҗигале тарихы аша сабак бирә, милли рухны уята, үзан тәрбияли. Кешелек җәмгыятендә формалашкан кыйммәтләр— гаделлек, намус, миһербанлык, ил-халык мәнфәгатен кайгыртып яшәү, дуслык- бердәмлек. шәхес азатлыгы һ. б.—өчен җаваплылык тойгысы тәрбияли
Алтын Урда таркалганнан сон барлыкка килгән Казан ханлыгы, анын ханнары, аеруча сонгы ханбикәсе Сөембикә гасырлар дәвамында татар һәм рус әдипләренен. тарихчыларының игътибарын җәлеп итеп килә Тарихыбызның әлеге чоры белән кызыксыну сонгы елларда аеруча артты. Сөембикә-ханбикәнен яшьлек еллары анык кына билгеле түгел Илнен иминлеге өчен дип. улы белән Мәскәү патшасына тотык итеп җибәрелгән ханбикәнең язмышы да билгесехзек пәрдәсе белән капланган. Болар, үз чиратында. Сөембикә турында төрле риваять һәм легендаларның кин таралуына китерә. Соңгысы исә әдипләргә ул чор вакыйга- күренешләренә бәйле Соембикә образын ачуда төрле фи кер-карашларга, язмышын төрле юнәлештә ачарга мөмкинлек бирә. Р Хәмил инде билгеле булган сюжетларны кабатламыйча, кызыклы ды. гыйбрәтле дә һәм фаҗига белән тулы «Хан кызы» (1995) пьесасын иҗат итә.
Әсәрнең яңалыгы шунда, алдагы вакыйга-күренешләр халык арасыннан чыгып, халкы һәм ханлыгы очен Сөембикә фаҗигасен үз фаҗигасе дип кабул иткән, алар очен үлемгә барудан курыкмаган Язгөленен романтик образы белән бәйләнә. Геройның эш-гамәлләрендә кешегә хас булган иң матур, иң изге башлангычлар тулы ачыла һәм пьесада аларнын һәртор караңгылык, түбәнлек, хыянәттән өстенлеге, җинеп чыгачагы раслана. Пьесаның төп каршылыгы туган иленә, җиренә бирелгән, анын азатлыгын бар нәрсәдән өстен күргән шәхесләр белән үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, бүгенге көннәре белән генә яшәүче, шуна да хыянәт-мәкер белән эш итүче, төрле түбәнлеккә барырга әзер кешеләр арасында булып, үзенең иң югары ноктасына—трагик чишелешенә—Язгөле белән Шаһгали бәрелешендә җитә.
Вакыйга-күренешләрдә автор халык кызы Язгөлеме һәм халыкның яраткан ханбикәсе Сөембикәне бербөтсн буларак ачуга ирешә Монда мәсьәлә аларнын тышкы охшашлыгында түгел, билгеле Гәрчә анысы ла җитди роль уйный Ин мөһиме—әлеге ике хатын-кызны ил язмышы өчен тирәнтен борчылу, анын өчен теләсә нинди кыенлыкларны үтеп чыгарга, хәтта гомерен дә бирергә әзер булу берләштерә. Сөембикә белән Язгөленен рухи бердәмлегендә, якынлыгында халыкның ханбикәгә булган мөнәсәбәте, уртак максатка омтылышы чагыла Р Хәмид үзенең трагик геройларын халык бәхете, аның киләчәге өчен явыз көчләр белән бәрелешкә кереп һәлак булган олы характерлар итеп сурәтли.
Тарихи эчтәлекле трагедия буларак, автор тарихи фактларга таяна, үзенең фантазиясе аша аларны үстерә, баета, ул чор вакыйгаларына карата яна фикер- карашлар. уйланулар тудыра. Драматург тәкъдим иткән яңа легенда Сөембикә образын янача күзалларга, бәяләргә, халык белән мөнәсәбәтен ачыграк билгеләргә мөмкинлек бирә. Трагедиянең төп идеясе—халык язмышын үз язмышлары иткән Сөембикә һәм Язгөленен үлемсезлеген раслауда Автор Казан ханлыгы фаҗигасенең сәбәпләрен ачып, аны бүгенгебезгә китереп тоташтыра Трагик геройлар омтылган якты идеалларның киләчәктә җинеп чыгачагына ышаныч уята.
М. Маликованың «Сөембикә» пьесасында Казан ханлыгының гаять хәвефле вакыты тасвирлана Хәрәкәтне тудыручы каршылык, бер яктан, ханлык эчендәге йә ачыктан-ачык. йә яшертен рәвештә барган бәрелешкә, икенче яктан. Казан ханлыгы белән рус дәүләте арасындагы конфликт рәвешендә бирелә Ул ханбикә белән анын улын Мәскәүгә азып киту белән тәмамлана Вакыйгалар үзәгендә, билгеле инде. Соембикә тора Автор аны акыллы. булдыклы, белемле, сугыш
эшен дә яхшы белүче, кырыс ханбикә итеп тә. шул ук вакытта ирен сагынып яшәүче, романтик рухлы, йомшак күнелле ана буларак та ача. Вакыйга-күренешләр аша Сөмбикә фаҗигасенең төп сәбәпләре ачыла; берсе—ил эчендәге хыянәт, морзаларның үз мәнфәгатьләре белән генә яшәве, икенчесе—татар ханлыклары арасындагы таркаулык, өстен чыгарга тырышу, бер-берсенен көчен бетерү. Шуңа да автор кешенең рухи бөеклеге һәм түбәнлегенең асылын аңларга омтыла. Киләчәк тарих бирәчәк бәя дә ачык сиземләнә: Сөембикә халкыбыз күнелендә азатлыкка омтылу символы булып урын алса, Шаһгали, Нурали морза кебекләр түбәнлек, хурлык, хыянәт үрнәген тәшкил итә. Шулай да пьеса зур яңгыраш алмый. Сәбәбе, күрәсең, төп геройларның бөек идеаллар өчен көрәшүдә эзлекле булмавында. Аларга югары романтик пафос, фаҗигане белә торып, көрәшкә ташлану рухы җитми.
XX гасыр ахырында иҗтимагый-социаль каршылыклар китереп чыгарган кризис күренешләре, аерым алганда, рухи кыйммәтләрнең үзгәрүе халыкның билгеле бер катламында киләчәккә ышанычны какшата, ризасызлык, җәмгыятьтән читләшү тудыра. Бу исә яшәешнең мәгьнәсезлеге турында уйлануларга һәм пьесаларда сызлану мотивының өстенлек алуына, субъективлыкка, кеше иреген абсолютлаштыруга этәрә. Аерым әсәрләрдә социаль һәм милли яшәеш проблемалары каршында куркып, икеләнеп калган, яшәешнең асылын аңламаган, мәгънәсен тапмаган, авырлыклардан котылу юлы үлемдә дип санаган персонажларны мәйданга чыгара. XX гасыр ахырында халыкның бай-ярлыга кызу темплар белән бүленүе, гаделлеккә нигезләнүче принципларның бозылуы, еш кына кире кагылуы әдәбият- сәнгатьтә субъективлык, индивидуализм һәм нигилизм күренешләренен үзенчәлекле чагылышына китерә.
Р. Хәмиднен «Актамырлар иле» трагедия-реквиемында милләт язмышы, ана янаган юкка чыгу, ассимиляцияләшү куркынычы гыйбрәтле күренешләрдә ачыла. Пьесаның төп конфликты өлкән буын белән милли яшәү рәвешен кире каккан яшь буын арасында. Шуларга бәйле рәвештә автор авылларның таркалуы, гореф- гадәтләрнең юкка чыгуы, әхлаксызлык күренешләренен артуы, эчкечелекнең тирән үтеп керүе, ата-ана белән бала арасында рухи бәйләнешнең югалуы кебек гаять актуаль мәсьәләләрне алга куя. Әхлакый кыймммәтләрне санга сукмаган буын шундый ук нәсел калдыра дип саный драматург. Мөштәри картнын кызы Фаягөл никахсыз бала табып, аны чүпрәккә төреп, чүплеккә ыргыткан булган Очраклы рәвештә Борхан килеп чыгып, баланы коткарган. Анасы салган эздән улы Гәрәйдә атлый. Ул уз баласына ана дунгыз имчәге каптырып кына калмый, улының тапталып үлүенә дә юл куя. Әлеге тетрәндергеч күренешләрнең нәтиҗәсе эпилогта бирелә Балаларының ата-ана фатихасын санга сукмавы, өч кызының да рус егетләренә кияүгә чыгуы, берәүләрнең атасы баш сөягеннән ясалган тустаганнан аракы эчүе кебек хәл-күренешләрне күз алдыннан үткәргән Мөштәри картның йөрәге түзми—ул егылып үлә. Шул рәвешле әсәрдә милләт язмышы мәсьәләсе яшәү фәлсәфәсе буларак күтәрелә. Трагедиядә Актамырлар иле турындагы риваять катнаш никахның милләт язмышына куркыныч ясавын искәртә. Әсәр ахырында Кифая карчык белән яшь хатын Фәридәнен уенчык курчакны юындырулары, шул ук вакытта яңгыраган халык җыры пьесада сурәтләнгән фаҗиганең сәбәбен аңларга һәм аны булдырмау юлларын эзләүгә булыша.
Жәмгыятьнең барлык өлкәләрендә күзәтелгән кризис тормыш мәгънәсе, анда үз урыныңны табу кебек мәсьәләләрне әхлакый-психологик планда чагылдыруга этәрә. Мондый әсәрләрнең конфликт характеры һәм трагик герой бирелеше ягыннан трагедия жанрынын традицион принципларына туры килүе бәхәс тә уятырга мөмкин. Әмма алар арасында трагедия жанры кысаларында бәяләнергә хаклы булганнары да бар. Ю Борев язганча, «билгеле бер шартларда трагедияне кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре дә китереп чыгара ала. Кабул ителмәгән, бәхетсез мәхәббәт һәрбер җәмгыятьтә гадәттән тыш тирән кичерешләр һәм фаҗигаләр чыганагы булырга мөмкин». Арада 3. Хәкимнең «Шайтан куентыгы» пьесасы авторның кызыклы алым-чараларга мөрәҗәгать итүе, фаҗигале финалы, үзенчәлекле геройлары белән аерылып тора. Кеше рухының чыганагы кайда.
нәрсәдә? Тормыш лабиринтларыннан әхлакый йөзенне саклаган хәлдә ничек чыгарга? Әлеге сораулар алгы планга куелган пьесада кара төсмерләр өстенлек итә. Бала чактан бергә уйнап үскән, үзара яратышкан Разим белән Фәнзиләне зур тормыш «елгасы» үз агымына ияртә. Шәһәргә укырга киткән Фәнзиләне, алтын балык вәгъдә итеп, «шайтан куентыгы»—серле, ялтыравыклы тормыш каршылыклары үзенә тартып ала. Яшьлек антын бозган кыз күңеленә шайтан оялый һәм явызлык аны үзе белән алып китә. Ир кеше кыяфәтендәге Илгиз- Шайтанны Фәнзилә генә күрә. Шундый ук хәл Разим белән дә була Егет Илгизә- Шайтан өстерәгән эчкечелек сазына бата Әсәргә ике дөнья—реаль һәм мифик дөньялар сурәте килеп керә. Әлеге алым кеше күңелендәге Яхшылык һәм Явызлык көрәшенен диалектик бәйләнешен тулырак ачуга хезмәт итә. Тормышның җитди каршылыгына очраган егет белән кыз ялгыш адым атлауларын, нәрсәнедер үзгәртергә кирәклеген, антларына тугры калырга тиешлекләрен аңламыйлар, шул сәбәпле яшәешнең кырыс кануннарын үтеп чыга алмыйлар Шайтан котыртуына ияргән Разим белән Фәнзилә, әтиләре кебек үк. елганын Шайтан куентыгы дип аталган җиренә сикереп, үлемгә дучар булалар
XX гасырның 90нчы еллары икенче яртысындагы чечен сугышы жир йөзеннән юк ителгән авыллар, меннәрчә корбаннар белән чечен халкының кан-яшенә әверелсә, үтерелгән яисә яраланган солдат-офицерлар аша Россиянен үзенә дә әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт кенә алып килә.
Россиядә яшәүче күпсанлы халыкларның канлы ярасына әверелгән чечен сугышы темасына татар әдәбиятында беренчеләрдән булып Ю. Сафиуллин мөрәҗәгать итә Драматург «Йөзек һәм хәнҗәр» трагедиясендә сугыш вакыйгаларының, кайтаваз буларак Татарстан җиренә килеп, кеше язмышларына гаять зур йогынты ясавын үзенчәлекле вакыйгалар, кабатланмас геройлар аша сурәтли.
Бер яктан, сугыш афәтен үткән егетләр белән әйләнә-гирәдәгеләр арасында, икенче яктан. Россия армиясендә командир приказын үтәп, чечен авылларын җимергән, кулларына корал тотып каршылык күрсәтүчеләргә генә түгел, бәлки хатын-кыз һәм бала-чагаларга каршы да танк белән барган Динар һәм Рәсим белән йорт-жирләрен. сөйгәннәрен югалтып, туган иленнән качып китәргә мәҗбүр булган Хания һәм Разия арасында конфликт оеша Боларга өченче төр каршылык—төп геройлар күңелендә барган рухи көрәш үрелеп бара. Авторны аеруча Динар белән Рәсимнең җан бәргәләнүләре, тыныч тормышта үхтәренә урын таба алмаулары борчый. Пьесаның «Йөзек һәм хәнҗәр» дип аталуы да шуна ишарә итә. Йөзек—яшәү билгесе, мәхәббәтне, тормышта тынычлыкка өстенлек бирүне аңлата. Хәнҗәр исә—үлем, кайгы-хәсрәт алып килүче, дошманлыкка илтүче тошенчәне белдерә. Үзен көчләргә теләгән Динар белән танышканда Хания сөйгәне, чечен егете Абрек бүләк иткән йөзекне югалта. Пьесадагы вакыйгалар әнә шул йөзекне эзләү фонында бара. Монда башкалар белән бергә Динар да актив катнаша Егетнең мәхәббәт, тынычлык символын эзләве күңелендәге психологик тартышка, җанына тынычлык эзләвенә, «чечен синдромы» н жинеп. гөнаһларыннан арынып, тыныч тормышка кайту өчен үз-үзе белән көрәшенә метафора булып тора
Күңелендә үзгәрешләр башланган Динарга дусларыннан берсе Игорьнең үлеме гаять көчле тәэсир итә. Җимерелгән авыл-калалар. үтерелгән гөнаһсыз кешеләр егетләрнең җанына тынычлык бирми Икенче сәбәп-сугыш афәтен үткәннәрнең җәмгыять, дәүләт, яшәп килгән система тарафыннан читкә кагылуы, онытылуы Алар кайгы-хәсрәтләре, күңел яралары белән үзләре генә калдырылган Моны Игорь кебек, чечен сугышыннан кайтып, үзен үзе үтергән егерме егет тә яхшы аңлаган Динар белән Рәсимгә дә тынычлык бирми ул. җаннарын әрнетә Шул рәвешле, пьесадагы каршылыкларны үзенә туплаган төп конфликт калкып чыга. Ул-шәхес һәм система каршылыгы
Ниһаять. Динар белән Хания һәм егетнең күңелендәге каршылык иң югары ноктасына җитә Роман биргән хәнҗәрне Динар Ханиягә күрсәтә Россия солдатлары тарафыннан үтерелгән сөйгән егете Абрек хәнҗәрен кыз тиз танып ала. Андагы язу да икеләнүләргә урын калдырмый. Гаять киеренке халәттә, үч алу тойгысына
бирелеп. Хания хәнжәрне Линар йөрәгенә батыра Чечен сугышыннан рухи имгәнеп, яшәү шатлыгын югалтып кайткан, җәмгыятьтә үзенә урын таба алмаган яшь егет үлемен шатланып ( гаять сәер яңгыраса да) каршы ала. «Коткардың, мен рәхмәт! - ди ул Ханиягә, жан газапларыннан котылуын белдереп Әлеге хәнжәрне Линарга Роман бирүен ишеткәч. Хания ялгышлык белән кеше канын коюын анлый һәм бу гөнаһыннан арыну юлын үлемдә генә күрә. Шул рәвешле тыныч шартларда ике яшь кешенен гомере өзелә. Драматург гаепләү актын сугышка, аны башлаучыларга юнәлтә.
Шулай итеп, хәзерге татар драматургиясендә трагедия жанры, сан ягыннан күп булмаса да. әдәби процесста мөһим роль уйный, драматургларның тема һәм проблематика, жанр һәм жанр формасы, сәнгати сурәтләүдәге эзләнүләрен шактый тулы чагылдыра. Ерактагы һәм якындагы тарихка мөрәжәгать итеп яисә төрле легенда-риваятьларга нигезләнеп язылган пьесаларда жанр таләпләре, төп сыйфатлары, нигездә, саклана. Бүгенге тормышнын төрле якларына багышланган әсәрләрдә авторлар хәзерге чынбарлыкның асылын ачу. шуна бәйле аерым кешеләр һәм, гомумән, жәмгыять яшәешенең социаль һәм әхлакый аспектларын билгеләү омтылышы ясыйлар. Төп герой буларак тәкъдим ителгән обрахтар соииаль-экзистенциаль характерда сурәтләнә, шуна да аларны аңлауда һәм бәяләүдә төрлелек, хәтта каршылык күзәтелә. Шул рәвешле, чор үзгәрешләре тәэсирендә, башка жанрлар кебек үк. трагедия дә билгеле бер үзгәреш кичерә. Алар түбәндәгеләрдә чагылыш таба: беренчедән, трагик конфликт табигатен аңлау үзгәреш кичереп, жанрнын әдәби функциясе милләтне инкыйраздан саклап калуга юнәлтелә. Ә бу исә татар пьесаларында фәлсәфилекнең милли һәм әхлакый кыйммәтләр белән тыгыз үрелеп баруына китерә. Икенчедән, трагедияләрдә татар тамашачысы аеруча яраткан мелодрамага хас элементларның, аерым алганда лирик-эмоциональ һәм романтик катламның кин урын алуы. Өченчедән, хәзерге трагедияләрдә бурыч һәм шәхси теләк каршылыгы милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылу төсмере ала һәм, гадәттә, мәхәббәткә бәйле сюжет линиясе белән үрелеп бара. Дүртенчедән, трагик конфликт геройның үзеннән өстен көч белән бәрелешеннән бигрәк кешенең эчке табигатеннән, яшәп килгән тәртипләр белән килешә алмаудан үсеп чыга. Тормышта үз урынын таба алмаган шәхес трагедиясен ачу киңрәк урын ала бара. Бишенчедән, фаҗигале әсәрләрдә без үзенчәлекле милли геройлар белән очрашабыз. Аларда «үзен һәрвакыт кимсетелгән итеп тоючы татар характерының фаҗигале халәте». (Рәшит Әхмәтов) күрәбез, әмма татар авылы белән бәйле милли геройлар еш кына очракта сайлаган юлларыннан, максатларыннан чигенмәүче олы характерлар дәрәҗәсенә үсеп җитми. Төп трагик пафосны шәхес ирегенә омтылучы, матур хыяллар белән яшәүче геройнын явыхтык дөньясы, гаделсехтек белән бәрелеше китереп чыгара. Ул еш кына кеше ялгыхлыгы, экзистенциаль халәт-тоемлау белән кушылып китә.