ӘНИЛӘР-АПАЛАР ТУРЫНДА
Рәссамга хас булмаган эшкә-каләмгә ябышуымның сәбәбе гаҗәеп матур, үтә зәвыклы, тирән мәгънәле һәм күптән көтелгән китапчыкның кулыма килеп керүе булды. Ул да булса Өммегөлсем Тәлгать кызы Ардашированын «Идел-Пресс* нәшриятында рус телендә чыккан ("Сынлы сәнгатьтә ана образы) дигән җыйнак китабы
Китапның эчтәлеге турында сөйли башлаганчы авторның тәрҗемәи хәле турында бераз мәгълүмат биреп китәсем килә педагогия фәннәре докторы, профессор Өммегөлсем Тәлгать кызы чыгышы белән мәшһүр Галимҗан Нигьмәтиләр нәселеннән. Мәскәүдә академиклар Б Лихачев, В Кузин, Н. Ростовцев кебек югары катлам мохитта тәрбияләнгән, инде менә үзе дә бай фәнни мая туплап, Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты ректоры чакыруы буенча Казаныбызга кайтты Ул-тиз арада әлеге уку йортында сынлы сәнгать һәм дизайн факультетын ачып җибәргән анын деканы булган шәхес. Шунысын да ассызыклап үтәсе килә, мондый факультетка тиңнәр хәтта Рәсәйдә дә юктыр Өммегөлсем ханым биредә, татар яшьләреннән аерым төркем оештырып, рәсем дәресләрен ана телебездә алып бару хыялын тормышка ашыра.
Инде әлеге китапка килсәк, өч өлештән торачак шәлкемнен беренчесе ул Дөньяви сынлы сәнгать әсәрләренә нигезләнеп, хәзерге заманда онытылып бара торган Бөек Ана, бала гаилә, изге әхлакый төшенчәләр турында янә уйланырга этәрә әлеге китап
Бу язмада мина еш кына «беренче- дигән сүзне кулланырга туры килә Беренче махсус факультет, беренче татар төркеме, рәсем сәнгатен беренче буларак Ана телебездә укыту һәм тагын шунысы Бөек Ана дөньяви сынлы сәнгать тарихында тәүге тапкыр бөек әхлакый кыйммәтләр күзлегеннән өйрәнелә анда Әйе, автор Бакый Урманче. Илдар Зарипов, Искәндәр Рафыйков һәм шул ук вакытта мин фәкыйрегезне дә Рафаэль. Ренуар. Дюрер кебекләр белән бер югарылыкка куеп тасвирларга омтыла Мондый омтылышта, билгеле инде кыюлык татар җанлы булу гына аз. монда мәсьәләне тирәнтен өйрәнү, анлау, зур җаваплылык тою да таләп ителә Бу хакта мәгълүм булгач, Мэскэүнен кайбер танылган сәнгать
белгечләренең ирен чите белән генә елмаеп куюлары да билгеле булды. Күр инде, гомер булмаганны татарны шулар белән янәшә куя, янәсе[1] [2] [3] [4] [5] [6] [7] Әмма безнен галимәбез тоткан кыйбласына тугры булып кала.
Китапны карап, укып чыккач, укучыбызда, табигый ки. горурлык хисләре уяна Әйе, безнен мәдәниятебез дөнья мәдәнияты хәзинәсенең аерылмас бер өлеше «Сынлы сәнгать әсәре никадәр милли жанлы булса, ул башка милләтләр өчен дә шулкадәр үк кызыклы һәм кыйммәтле«-әлеге классик әйтемнен хаклыгына тагын бер кат инанасың әлеге китап белән танышкач. Мондый хезмәтне әзерләп чыгаруга татар хатынының алынуы бер дә очраклы түгел Чөнки безнен халыкның аны гасырлар буена Ислам тәгълиматләре нигезендә формлашкан Ә Хатын-кыз. Ана анда бик югары бәяләнә торган төшенчәләр. Әни кеше эндәшкәндә хәтта намазны да (!) бүлеп торырга мөмкин булганлыгын да онытмыйк
Шул ук вакытта башка милләтләрнең мәдәнияте тәэсирендә, халкыбызның да алар йогынтысына бирелеп китүе дә юктан гына түгел. Болар барысы да уйландыра. Китап шуның белән укучының зәвыгын тәрбияли, анын фикерләү сәләтен үстерә. Чын затлы сынлы сәнгать әсәрен затсыз, шикле әйберләрдән аера белергә өйрәтә. Шуна да ул фикерли белүче укучыларыбызга. бигрәк тә яшьләргә, жәмгыятебезнен әхлакый нормалары аска тәгәри барган чорда, бик тә затлы бүләк булырлык хезмәт
Шуны әйтергә кирәк автор сәнгать белгечләрен үзебезнең милли рэссамнарыбызнын ижатын тирәнтен өйрәнергә һәм пропагандаларга өнди.
Р. S: Күптән түгел шатлыклы хәбәр алдык. Сочида үткәрелгән сынлы сәнгать бәйгесендә Өммегөлсем Ардашированың «Образ матери в изобразительном искусстве» китабы «Иң яхшы фәнни хезмәт» номинациясендә лауреат исеменә лаеклы булган Әлеге китапны чит итләрдә бастырырга да тәкъдим булган Афәрин. Өммегөлсем ханым'
Рифкать ВАХИТОВ,
рәссам. Татрстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе.