Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 80 ел
Мөхәммәт Мәһдиевнең вафат булуына да 15 ел вакыт үткән икән ' Исән булса, быел аңа 80 яшь тулган булыр иде..
Танылган берәр шәхес вафат булгач, хушлашу сүзләре—некрологларда гадәттә. «Син безнең күңелләрдә мәңге сакланырсың» дигән сүзләр әйтезә. Тәртибе шундый Әмма күбесе бик тиз онытыла шул Исемен дә. кылган хезмәтләрен дә яңа буыннар күңелләрендә сакларга бик ашкынып тормыйлар Ә менә Мөхәммәт Мәһдиевкә онытылу насыйп булмаска ошаган. Аның әсәрләре халык арасында көннән көн популяр була бара Хикмәте шул: ул—чын мәгънәсендәге халык язучысы Рәсми титулы булмаса да (М. М.—указзы халык язучысы), халык аны барыбер үзенеке итеп таныр иде
Мөхәммәт Мәһдиев әдәбиятка чагыштырмача соңарып—бОнчы еллар ахырында килде. Аңа инде бу вакытта 40 яшьләр тулып узган иде. 20-25 ел эчендә ул. онытылмас әсәрләр иҗат итеп, татар халкының яраткан язучысына әверезә алды
Аның барлык әсәрләре дә диярлек иң әүвәл безнең «Казан утлары» журналында басылып килде. Беренче зур әсәре «Без—кырык беренче ел балалары» журналыбызда 1968 елны басылды (Дөрес, бер ез аздан аның «Этюдлар» дигән баш астында берничә кыска хикәясе чыккан иде.) Аннан соң бер-бер артлы «Фронтовиклар». «Кеше китә—җыры кала». «Торналар төшкән җирдә». «Бәхилләшү». «Ачы тәҗрибә» роман-повестьлары. һәммәсе дә беренче мәртәбә. «Казан утлары»нда дөнья күрде Ал ардан тыш бик күп әдәби-фәнни хезмәтләре дә безнең журналда басылды Ул озак егзар журналыбызның редколлегия әгъзасы булып торды, фикер-киңәшләре безән басмабызның үсешенә сизелерзек өлеш кертте
Кеше китә—җыры каза... Без хәзер дә аның мирасына еш мөрәҗәгать итәбез. Иншалла. алга таба да шулай булыр Бу санда азуг әдибебезнең 80 еллык юбилее уңаеннан, замандаш каләмдәшләренең аның турында язып калдырган уй-фикерләрен кыска язмазарда урнаштырабыз.
..Мөхәммәтне искә алганда, күнел түрендә һәрвакыт үкенечле бер фикер уяна арабыздан бик тә вакытсыз китеп барды. Ул әле галим буларак та, әдәби әсәрләр иҗат итүче талантлы әдип буларак та, киләчәктә әдәбиятыбызга бик кыйммәтле яна әсәрләр бүләк итәргә сәләтле иде. Ләкин нихәл итмәк кирәк9 Язмыш безнен теләгебез белән исәпләшми ләбаса, ул үз кануннары буенча эш итә Димәк, без инде Мөхәммәт калдырган әдәби мирасның кадерен белергә, әсәрләрен халыкка мөмкин кадәр тулырак, ешрак житкерү чарасын күрергә тиеш булабыз
Илленче еллар башыңда проза мәйданына килгән, ун-унбиш ел эчендә инде танылып өлгергән әдипләрне ул—алардан унбиш елга сонрак яза башласа да—бик тиз куып житге. татар язучыларынын алдынгы сафына килеп чыкты. Дөрес, анын язучылык биографиясе асфальт җәйгән такыр юлдан элдертеп кенә бармады, уңышсызлыкка очрап, борынын салындырып йөргән чаклары да булды, тик ул «уңышсызлык» дигәнебез анын узенә генә бәйле түгел, шул заманның тоталитар режимы белән дә бәйләнгән иде.
Ул гомере буена авылны жырлады, авылнын бүгенге ямьсез хәлен түгел, киләчәк матурлыгын язып калдырды. Әмма ул аларны бүгенге Гөберчәкнен гап-гади кешеләре, намуслы һәм иманлы җир кешеләре аркылы, хезмәт кешеләре аркылы сурәтләп бирде. Аларнын күңел матурлыгын, җаннарының гүзәллеген ача алды.
Әгәр рухыбызның үсеш юнәлешен, җитмешенче, сиксәненче елларда әдәбиятыбызның югарылыгын, анын ни дәрәҗәдә гадел һәм саф булуын өйрәнергә теләсәк, турыдан-туры Мөхәммәт Мәһдиев повестьларына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.
...Мәһдиев теле—милли байлыгыбыз. Анын сурәтләү чараларының палитрасы, тел бизәкләре безнең кабатланмас вә тутыкмас көзгебез түгелмени0 Тел, әйткәнемчә, милләтнең какшамас нигезе (какшатулары да ихтимал. абаи булырга вакыт1), телнең билгеле бер чордагы хәлен бары тик милләт вәкилләре генә әдәбиятта беркетеп кала ала. Татар теле моңлы тел, Мөхәммәтнең әсәрләре моңсу гына түгел, алар гажәеп дәрәҗәдә монлы да. Автор табигатебезнең һәр кеше күңеленең бөтен үзгәрешләренә нәкъ менә кин күңелле татар кешесе булып карый ала, Мөхәммәт—үз җиренең тулы хокуклы улы. җир өчен, ил изгелеге өчен жаны көя торган, күңеле сулкылдап җылый ала торган чын кеше. Бер үк вакытта ул гайрәтле сугышчы да. иманыбыз өчен бил баглап атышка да чыгарга әзер!
Татар әдәбияты бай әдәбият. Ул хәзинәне үзләштереп бетерү әдәбият белән махсус шөгыльләнгән галимнәрнең генә кулыннан киләдер Мин дә. әлбәттә, күп укырга, күп белергә тырышам Әмма язылганнарның барысын да укып бара атмыйм Ижатын тулысынча күзәтеп укып барган язучыларым ике-өч кенәдер, мөгаен. Шуларнын беренчесе—Мөхәммәт Мәһдиев Мин ул язганнарнын (матбугатта басылганнарын) өтеренә хәтле укып чыктым шикелле. Мин ул турыда үзенә дә әйтә идем Шуна күрәдер минем китапханәмдә Мөхәммәт автограф язып бүләк иткән китаплар шактый Алар минем үземнең китаплар янында «почетлы урында» торалар. Алар миңа үз китапларым кебек кадерле, дисәм, бәлки, арттырыбрак җибәрү булыр, ләкин аларны мин еш кына кулыма алып, үземә аеруча ошаган урыннарын кабат укыйм.
Мәһдиевнен әсәрләре милли тел белән генә түгел, милли рух. милли ан. милли фикер йөртү рәвешендә язылган Шуңа да анын әсәрләрен жинел генә башка телгә тәрҗемә итеп булмый Бәлки, киләчәктә ике телне дә яхшы белүче, татар рухын анлаучы зур галант иясе табылса гына, бу җитди һәм мөһим эш уңышлы башкарыла алыр
...Иҗат юлы—таба асты мәеле шома, тигез була алмый. Язучыга зиһен хәзинәсен тирәнрәк ачу, әсәрләрен бастырып чыгару, үзен раслау өчен берөзлексез көрәшергә туры килә. Ә гомер исә, шаһрен каешыдай, һәр көнне кими, кыскара бара. Халык
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕҢНЕҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ
Мәһдисвне рухына, җанына үткәреп, яраткан язучысы итеп кабул кылганнан сон да, байтак вакыт узгач кына ана рәсми танылу килде Сәбәпләре төрле. Холкы-фигыле дә, тегермән канаты төсле, жил искән якка кыйбласын үзгәртеп торуны өнәми Үзен тәкәбберлек дәрәҗәсендә горур тотуы, кемгәдер ялагайлану, мәдхия яудыру юлына төшмәве, дөресе, булдыра алмавы, Мәһдиевнен тормышын кыенлаштыра Мәгәр үзе булып калырга мөмкинлек бирә.
Анын кебек тә кызыклы әңгәмәдәшне, вакыйганың өресен генә җыя белеп, вакыты белән үзеннән дә көлеп, ялыктырмыйча, хикмәтле сүзләрне бик тә урынлы кулланып, хәтер шәплегеннән тантана итеп, сабыр-үтемле итеп сөйли белүчене бу дөньялыкта бүтән очратмам инде мин. Ул, кешене күнел мендәренә утыртып, холык-фигыленен үзе генә белгән якларын шундый яратып һәм купайтып сурәтли иде ки, чынбарлыктагыдан кызыклырак итеп күз алдына бастыра да куя
...Артык дөрес яшәгән, изүе ябык кешеләрнең дөньяда барлыгы белән юклыгы арасында әллә ни аерма сизелми Яфрак кебек өзелә гомерләре, хәтер иелеп алырлык берни калмый Көчле шәхес үткән еллар эзендә исә моңланып та. елмаеп та сөйләрлек гыйбрәтле, мәзәк хәл бер гомергә генә сыя алмый икән шул. Бу җәһәттән Мөхәммәт ага Мәһдиев—бай тарихлы гомер хәзинәсе идс.
Мөхәммәг Мәһдиев шагыйранә теле, нечкә юморы белән бүтән язучылардан аерылып тора. Әмма анын төп үзенчәлеге—әсәрләренең документальлеге, шул документальлекне, лирик буяулар белән бизәп, шагыйранә итүдә.