Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОТЛЫЙБЫЗ

Мәгъсүм Гәрәевкә 75 яшь

Журналист, язучы-публицист Мәгъсүм Гәрәй улы Гәрәев 1935 елнын I февралеңдә Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында мөгаллимнәр гаиләсендә дөньяга килә Әтисе релрессияләнеп кулга алынуы сәбәпле. Мәгъсүм ишле туганнары белән бергә, әнисе тәрбиясендә үсә. тормыш авырлыкларын яшьли татый Шулай да ул. тырышып укырга, кеше булырга, тормышта үз урынын табырга омтыла 1953 елда Шәле урта мәктәбен тәмамлый Сонрак ВЛКСМнын Питрәч райкомында эшләп ала. 1956 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә Икенче курсны тәмамлаганда, аны Татарстан радиосына даими эшкә чакыралар

Мәгъсүм Гәрәев—кин даирә җәмәгатьчелеккә үзен

журналистика аша таныткан каләм иясе Бу жанрга ул инде ярты гасырдан артык турылыклы хезмәт итә. Шушы дәвердә Татарстан китап нәшриятында заманнын ижтимагый-социаль мәсьәләләре, күренекле шәхесләре турында басылып чыккан дистәләрчә китап-жыентыкларнын байтагында М Гәрәевнен очеркларын мәкаләләрен күрергә мөмкин

2004-05 елларда язучы-публицистнын сайланма мәкаләләре, хикәяләре, ижат портретлары, юмор-сатира әсәрләре һәм автобиографик язмалары-истәлекләре тупланган «Мин. Чуен Гәрәй малае» һәм «Жанын кыйбатмы, малынмы ’• дигән күләмле ике китабы донья күрә.

Мәгъсүм Гәрәев 1967 елда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасына эшкә күчә. 1991-95 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасында икътисад бүлеге редакторы булып эшли. 1995-98 елларда «Шәһри Казан» газетасында. 1998 елдан «Чаян» журналында әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли 2000 елдан, гөп зше белән бергә. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында да укыта 1999-2001 елларда М Гәрәев җәмәгать тәртибендә Татарстанның Аксакал язучылар шурасын җитәкли Ана 2005 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклссе» дигән мактаулы исем бирелә.

М Гәрәев-1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы