Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР

 

Алмашыну

Җиһанша абзый, кичке намазга хәзерләнеп, тәһарәт алып йөргәндә, болдыр ишеген шакыдылар. Хатыны Мәхубзадә. ачлык хәлсезлегеннән рәтләнә алмыйча, ишек катындагы караватта яткан җиреннән кәефсез генә картына дәште:

—Башка бер вакыт булса... җиңел генә кузгаласы да шай... Җиһанша, үзен чыгып ачарсын инде.. Тышта чит кеше бар бугай.

Заһирәбану фермадан кайтып кермәгән иде әле. Һәр тиешне үз вакытында эшләргә күнеккән ир эченнән, намазым сонара инде, дип мыгырданды, әмма, комганын җылы плитә өстенә куйды да. Мәхубзадә аркылы гына үрелеп, тәрәзәдән карады: баскыч каршысындагы таныш шәүләнен кемлеген ачык кына фарахтый алмады .Аннан, ябыштырылып, ямалып беткән пыялага сак кына шакып:

—Кер, ишекнең эчке келәсе төшмәгән,—дигәнне кул ишарәсе белән аңлатты.

Ул да булмады, ишекне киң ачып. Әшрәфҗан кордыенын район банкында эшләүче малае килеп керде. Авылда соңгы вакытта б\ күзгә мут, телгә оста, кыяфәткә фырт егетне Җиһаншаның төпчеге Заһирәбану артыннан йөри дигән сүз киткән иде. Кыз матур, эшкә уңган, егетләр күзе төшмәслек түгел, элегрәк тә, тегесе кызыга икән, монысы дигән сүзләр еш килеп ишетелгәнгә, Җиһанша аларны әллә ни игътибарга алмады. Инде менә... коры холыклы ата каршысына батырчылык итеп килгән икән, гайбәт дигәнеңнең чын булып куюы да ихтимал.

Җиһанша Әшрәфҗанны элек-электән яратыл бетермәде. Гомер бакый кеше малына кызыгыр, җир җимертеп эшләмәсә дә, тормышы яхшы

Рифә РАХМАН-язучы; * Керфекле тәрәзәләр». «Кцзләрең төймәләнсә» һ. 6. китаплар авторы. Казанда яши.
булыр. Балалары, үскәндә әллә кем булмасалар да, райунда—нәчәлник урындыгында.

Жиһанша йортын аяктан еккан раскулачивание жилләре дә Әшрәфҗаннарның каралтысын әйләнеп узды. Алай гына да түгел, әлеге хәлләрнен башында торып, күнелендә кинә йөрткәннәрнең барысыннан да үч алырга өлгерде кордые. Шул арның тәүгесе, бала чакта мәдрәсәдә яхшы укып, хәлфәләрнең сөеклесенә әверелеп, кытыгын китергән, инде мыек төрткәч, сабантуйларында бил бирмәгән, атасынын байлыгын тагын да ишәйтеп җибәргән, дөньяны аркылыга-буйлыга гизеп, бар нәрсәдән хәбәрдар Жиһанша иде.

Әшрәфҗанның ин нык ачуын китергәне Жиһаншанын атасы Әхмәтша су буып ясаган ике тегермән булды. Әле урыс патшасы ил башында утырганда ук, халыкны да ялламыйча, әзмәвердәй гәүдәле алты улы белән генә салган иде ул аларны. Атасынын малы мирас булып Җиһаншага күчкәч, гомер бакый туйганчы тамагына ашамаган Әшрәфҗан буылып үләргә җитеште. Күмхүжләр төзелә башлаганчы ук, авыл ярлылары белән берләшеп, тегермәннәрне Җиһаншадан тартып алдылар да бар халыкныкы иттеләр. Итүен иттеләр, тартырга ашлыгы гына калмады, бар җитештергән җыелып, дәүләт амбарларына акты.

Тегермәннәр әкренләп таралды, каралмады, буалар саекты, юньләп буылмады ла. Инде ашлыкмын калхузга калдырылганы да урман артындагы ерак бер ар авылында тарттырыла башлады Язгы баткагында да интектеләр, көзгесендә дә капчык өстенә капчык төягән атлар үр менәлми тилмерде, иллә дә мәгәр, тегермәннәрне генә рәтлик сон. дигән сүз ишетелмәде. Югарыдагыларга халыкны шулай тилмертү яхшырактыр, күрәсен, дип. үз-үзен тынычландырган кебек булса да, су буйларының карачкылары сыман утырган тегермәннәрен күргән саен, Жиһаншанын йөрәге сыкрады. Кирәкләре чыкмагае дипме, аларны сүтәргә ашыкмадылар, әмма авылда электр станциясе төзелгәч, бераз өстәрәк янасы—утта эшләгәне калыккач, узган тарихның; онытылмас хәтеренә ия тегермәннәрне шунда ук оныттылар

Үз көчен, бигрәк тә кул көчен кергәнне йөрәктән сызып ташлап буламыни?! Күнеле боек көннәрдә су буйларында йөрсә. Жиһанша абзый, такталары куба башлаган, калын сайгаклардан ясалган ишекләре каерылып ташланган тегермәнгә кереп, бер кырда яткан, ашлык тартырга да өлгерми калган ташка утырып хәл ала Ярыклардан кереп искән җил тавышына моная, аталары рухын уйлый, дога кыла. Динне бозу булмаса. җаны бар кебек тегермәнне лә догасыннан калдырасы түгел мәгәр.

Салкын тегермән ташында озак утыра алмыйсын. Күз яшьләрен эчкә йотып, яңадан елга буйлап үз очларына кайтып китә ул. Тыкрыктан урамга күтәрелгәндә, иң калку урынга җиткәч, сон кат башын борып. Әхмәтшаның ишле гаиләсен мул табынлы, кулларын эшле иткән мәһабәт тегермәнгә карый Күзен тагын яшь баса, йөрәген калтыравык ала

Инде менә Жиһанша гаиләсен эт көненә калдырган Әшрәфҗан малае ишек төбендә утыра. Кем янына, ни дип килгән ул?!

—Ярар. кем. мур кыргыры. атын ни әле?

—Әшрәфҗан малае булам мин. Зиннәтулла. Әле менә бер хуттан дигәндәй, монда төшешли әтәйләргә дә сугылдым, күп итеп сәламнәрен күндерде

—Сәлам күндерде, дисен, инде алайса9'—Жиһанша. юк сакалын сыпырынгандай итеп, алмаларын жыеп, күхләрен хәйләкәрләндереп. егетнекеләргә карады Сүрән ут яктысында ялтырап торган карашыннан нигә килгәнлеген тоярлык түгел иде, мәгәренки нидер сорап кермәгәне
ап-ачык. Аласын атасы алып бетерде инде, дип уйлап куйды эченнән Җиһанша. Инде шушы авыр заманда җан акыртып алган сыерына кул сузарга килмәгәндер?!..

Иортсыз-жирсез калганнан сон. Җиһаншаларның хәлләре шәптән булмады. Ач үлемнән котылыйк дип Мәскәү тирәсендә яшәгән тумачаларына да китеп карадылар, аларнын да үз хәле хәл иде. кире әйләнеп кайттылар. Бер киткән килеш, башка энеләре кебек, шахта-мазар тирәсенә китеп югаласы, кала жиренә сыенасы булган икән ул. Ул ахмак, алай димичә кем дисең, бала-чагасын төяп, тагын да Өскесуга әйләнеп кайтты. Зур каралтыдан кечкенә бер келәт кенә торып калган иде. Сүгелмичә, ихата буйлап тырпаеп утырган иске мичләрнең кирпечләреннән шуна янасын кордылар да кысынлыкта. анын каравы ата-ана нигезендә дип. сыкранмый- нитми генә көн итәргә керештеләр. Бераз хәлләнгәч, йорт-жирне янадан киңәйттеләр, мунчасын да. абзарын да салдылар, инде менә сыерын да сатып алдылар.

Авыл сәвите башына менеп утырган Әшрәфжан Җиһаншага, кеше рәтенә кергәнче, тагын көн күрсәтмәде. Мәскәүгә барып яшергән алтыннарыгызны алып кайтыгыз дип ай арты ай кәнсәләргә чакыртты, кордыенын танмавын күргәч, ихата тирәсенә яшердегезмени, дип. райун жиреннән кешеләр китереп, ул төштә, бу төштә, казындырды. ахырда кул селтәде бугай—килеп аптыратучылар күренмәде Шулай да. эшкә житехтеген. тырышлыгын белсә дә, болай тиз генә аякка баскан Җиһаншага барыбер ышанмый, әле дә һич югы бер савыт алтыны бәрәңге базында булса да тәгәрәп ята дип уйлый иде ул.

Зиннәтулласы Заһирәбану артыннан йөри икән дигән сүз таралгач. Әшрәфжан сөенеп бетә алмады, болай. иң яхшы дигәндә, дәүләт казнасын тутырасы алтыннар инде турыдан-туры малае кулына күчәчәгенә шик юк. Җиһанша улларының һәр каюсы башлы-күзле, тормышлары артык мактанырлык булмаса да. авыл жире өчен таманча. Йортта, татар гадәтен бозып. Җиһанша төпчек кызын калдырыр, картлыгын ялгыз уздырырга батырчылык итмәс кебек тоелды Әшрәфҗанга. һәм Зиннәтуллага, унган. чибәр кызга күзең төшкән икән, инде кулыннан ычкындырма, дип көнен дә, төнен дә тукыды.

Гомер буе байлар рәтендә йөрергә кызыккан әтисенеке кебек. Әшрәфҗанның да хыялы әле кайчан гына авылның бизәге кебек тегермәннәрне кулда тоткан Җиһаншаларга тин булу иде. чөнки белә: нинди эшкә дә рөхсәт кәгазенең пичәтен кесәсендә йөрткән рәисме син. авыл урамы буйлап кукыраеп узган милиционермы, бер төшермәсатәр. бер әтиеннен кем икәнлеген дә. ничек кеше булганыңны да исенә төшерәчәкләр...

Җиһанша белән кодалашу зыян итмәс, билгеле Аннан да акыллырак, тормышның тәртибен белеп алып барган коданы чыра яндырып эзләсәң дә табасын юк. Шундый авыр елда да сыер юнәтү хәстәрен күргән ул. аннан башка, гаилән ишле булмаса да. көн итү авырлыгын аңлаган.

Кырык бишнең кышында, бигрәк тә кырык алтыда авыл халкы кырылды гына. Бөтен ашлыкны хөкүмәт амбарларына җибәреп бетергәч, кинәнеп чәчәрлеге дә калмады Чын корылыкта да гектарыннан 16 центнердан ким иген бирмәгән кырлардан нибары 4-5 центнер җыеп алдылар. Әле башка якларда анысы да юк. имеш. Дәүләт биргән ашлык ссудасы дигәне дә яна план үтәлешенә китеп бетте. Сугышка түзгәнне, монысына да бер-ике ел гына түзәрбез дисәләр дә. һәркемнең хәле хәл иде. малын бөтенләй бетермәгәннәр генә кышларны жинелрәк чыкты. Урман-сулы Өскесуда әзерләсәң коры килгән елны да печәне җитәрлек иде анысы.

 

хикаялвр

Сугыштан сонгы авыр еллар булса да. шахтага киткән улы Габделбари да жибәреп торгач. Җиһанша кулында ярыйсы гына акча тупланган иде Җыелмаслык та түгел, алам дисән. кибетендә әйберсе юк. үзен ач утырганда банкта саклавыңнан да файда күренми Ар авылы Мукдунда сатлык сыер бар дигәч, барып белеште дә. хакын килешеп, өенә кайтып китте Икенче көнне, ни кызганыч. Банкта техник ял көне булып чыкты Җиһанша ел ахырында исәп-хисап ясауларыдыр инде дип уйлады, килергә сүз беркеткән булгач, кесәсе акчасыз көе генә, янә Мукдунга китте.

Ар-чирмеш арасында Җиһаншанын белеше күп иде. Тегермәненә йөргәннәре дә бар. үткәндә-киткәндә чәйгә тукталганнары да юк түгел Шулардан берсе белән баргач, сыер хуҗасы Әркәшә. килгән-килгән алып кит. иртәгә-берсөкөнгә акчасын кызын артыннан тапшырырсын. дип. сыерны житәкләтеп кайтарып та җибәрде Инде менә, малкайнын элекке хуҗасын сагынып мөгерәгәне дә Җиһанша җанына җылылык биреп, йөрәгенә май булып ята Сыерлы булганны белеп, бер-бер нәрсә майтармакчы мәллә бу иблис Әшрәфҗан ”

—Сәлам күндерде дисен инде алайса?!—дип кабатлады Җиһанша —Шул сәламне китерер өчен генә ишекне шакымагансындыр9

Зиннәтулла үзен шулайрак каршы аласыларын белә, көткән һәм мона әзер дә иде

  • Юк. Җиһанша абзый, төнгә каршы эш калдырып, авылга кайтмам лабаса! Бер-бер файдам тимәсме диеп кенә инде Әле менә сезгә килешли ферма аша да узган илем Заһирәбану, ни . әтәй янына сугылмассыңмы дип калды...

—Нинди хәл ул—егетне ата Йортына җибәрү”— дип. Җиһанша кызып китә генә башлаганда. Мәхубзадәнен:

—Чү, атасы, йомыш белән килгән кешегә —дигәне ишетелде дә. карт шунда ук сабырланды:

—Йә. сөйлә инде алайса, ни йомыш9

  • Йомыш дип бүген төнлә акча алмашына. Җиһанша абзый, моны әле һичкем белми. Кемгә дә ишетелсә, минаэштә утыру юк. Заһирәбану әтәйнен сыерга түлисе акчасы әле кулында, янмасын тагын, дигәч кенә болай батырчылык итеп сезнен ишекне шакуым Ышанып, кулыма бирсәгез, банк ачкычыүземдә, тиз генә акчагызга, кичәге көн белән, янадан чут ачам.

Җиһанша, ә. димәде, жә. димәде, башы әйләнеп китеп, мичкә килеп терәлде Тормыш тагын рәтләнде генә дигәндә Тагын шул Әшрәфҗан Юк ла, бу малайның да. атасының да инде ни гаебе бар9' Ярдәм итәргә теләве дә чын булса ’.. Бөртекләп җыйган акча төн эчендә көлләргә калсын әле.

Җиһанша, бераз рәтләнгән кебек булгач, түргә кереп китте Тимер- калай тавышы анын сандык ачып азапланганын аңлатып тора иде Артык дулкынлангач, ачкыч-йозакнын тиз генә җаен таба алмады, күрәсен Бераздан сандык ишегенен ыңгырашып күтәрелгәне, кыштырдап акчалар саналганы, тиеннәр шалтыраганы аңлашылды. Ул да булмый, икмәк төрелә торган ашъяулыкка тартым җәймә тоткан Җиһанша янадан кече якка чыкты

—Зиннәтулла дисен инде алайса, акча алмашына дисен инде Ышаныргамы сина. юкмы9 Шул тирәдә эшләгәч, әйткәнен хактыр да Атанны белгәч, явызлыгын тимәсә дә. сыер акчасы кадәр сыер акчасын кулына тоттырып җибәрергә кул бармый

Җиһанша Зиннәтулла каршысына идәнгә килеп чүмәште дә ашъяулыкны ачып җибәрде Бер өем кәгазь акча тирәсендә көндәлектә тотарга дигән

 

бакыры да җитәрлек булып чыкты. Анысын тотып карады Жиһанша, монысын, аннан, тимер акчаларны, өстәлдән тәлинкә алып, шуңа салгач, савыты-ние белән Зиннәтуллага китереп тоттырды:

—Уйладым-уйладым да алмаштырмаска булдым әле мин, балам. Без күрәсене кеше күрмәс. Нинди акча белән алырга килешсәң, шундыйда бирергә кирәк булыр, Әркәшәгә иртәгә китерәм дигән сүзем бар, сүздә тормау яхшы сыйфат түгел. Аллаһе боерса, алмашына нитә калса, сәвит хөкүмәте ярлы кешене алдамас, тиерен бирер... Һәркөн радиу шул хакта әйтеп тора әнә. Жиһанша дигән исем дә бар бит әле минем. Ялганчы атын күтәрәсем килми. Бер дә булмаса, шушы тимер акчаларны гына ал да...

Зиннәтулла, китәргә теләвен аңлатып, бүреген башына киде, тәлинкәне өстәлгә кире куйды:

—Андые алмашынмаячак анын, Жиһанша абзый!

Андые алмашына, мондые юк. Бер дә ышандырырлык кебек түгел иде. Карт, ай-ваена карамый, тимер акчаларны Зиннәтулла кесәсенә шыплап тутырды:

—Яңасын Заһирәбану артыннан гына җибәрерсең.

Зиннәтулла сатулашырга чамалагандай итенсә дә, Жиһаншанын карары нык иде, егетне төрткәләбрәк тә ишектән чыгарып җибәрде.

Ул да булмады еламсыраган бер кыяфәттә Заһирәбану кайтып керде. Атасынын нәрсә әйтәсен алдан ук сиземләгәнгә, сүзне үзе башлады:

—И әтәй, яхшылык эшли торган кешеме сон ул Зиннәтулла?! Шул минем хакка дип кенә тырыша лабаса! Сорап килсәм, кире бормасын тагын, дип, синнән дә куркуы. Әшрәфҗаннар йортына аяк басасым да юк! Әмма дә ләкин тыңлыйсы иде сүзен, алмаштырасы иде акчаны! Утырып янабыз бит!!

Жиһанша ни дип әйтергә дә белмәде. Инде Заһирәсе дә болай чәпченгәч... Намаз укып ятарга да, кояш чыкканчы ук, Мукдунга Әркәшә янына китәргә булды. Зиннәтулла, әле халыкка әйтелмәгән, диде бит ... Ничек тә өлгерергә кирәк иде. Житмәсә, Яна Елга ни дә булса алырбыз дип, банктагы бөтен акчасын алып бетергән иде, чөнки кибеттә әйбернен—юк вакыты, бәяләрнең бик нык күперенгән чагы иде.

Кырык җиденең уналтынчы декабрь иртәсен киң юлын ай нуры яктырткан урман эчендә каршылады ул. Чынлап яктырып җиткәнче, радиу дигәннәре яңа хәбәр җиткереп аваз салганчы, ничек тә Әркәшәгә барып җитәргә кирәк иде. Кешенең күптән ныклап йөрмәгәнлеге күренеп торса да, кемдер бу төндә алайга-болайга узган. Маяк ылысларны бу кышта кар күмә язып яуган. Анда-санда куян-поши эзләре кисеп үткән юл алай да батып чумарлык түгел, төптәрәк шактый ныгыган икән.

Жиһанша хәлдән тайса да. вакытында барып җитте, әле Әркәшә торган гына, ахрысы, кичтән бикләнми дә калдырылган ишекләреннән кергәндә, мич артындагы лаканда юынып маташа иде. Битен соңгы тапкыр сыпырып алды да, сөлгегә сөртә-сөртә. анын янына чыкты:

—Әйдүк, әйдүк, Жиканша. кер, үстәлгә кил, мин казер.

Жиһанша, дивар белән клүнкәсез-нисез генә әзерләнгән өстәл арасына кереп кысылгач, капчыгыннан тәфтишләп төргән акчалы ашъяулыгын тартып чыгарды:

—Менә китердем, санап ал, Әркәшә. Нәкъ килешкәнчә.

Әркәшә, сүзләрен сайлаганын белдертеп торган иреннәрен мимылдатып, өстәлнен каршы ягына утырды. Аннан таралып төшкән акчаларны танышы турысына этәрде:

—Жиканша, синен бу акчака казер сарык батие дә алынмас, мин сиңа буаз сыерымны туттырып чыкардым.

Җиһанша телсез калды Ул шушы төндә генә Әшрәфжаннын. малае районга китеп баруга ук. көнчелегенә чыдый алмыйча, булачак кодага зыян салам дип тә тормыйча. Мукдунга йөгергәнен. Әркәшәгә төндә акча алмашыначагын әйткәнлеген башына да китерми иде. Бераз вакыт сүзсез торганнан сон, ашъяулыкны акчалар астыннан кискенлек тартып чыгарды да. шыбырдап идәнгә коелганнарына да игътибар итмичә, китү ягына кузгалды:

—Син аларны. Әркәшә. утка як. өен салкынрак икән —диде

Ар авылы урамыннан бик төз генә, йөзенә сыкрау галәмәте чыгармый гына узса да. урманны көчкә үтте, авылына чак кайтып җитте Җиһанша. Инде өйдәгеләр дә яналыкларнын сонгысын радиодан ишеткән, кара хәсрәткә баткан иде. Керә-керешенә. Заһирәсе, каршысына килеп

—Нәрсә, әтәй. алдымы9—дигәненә атасы кул гына селтәде Анын көпә- көндез түр сәкегә кереп ятуыннан кара хәсрәттә икәнен аңладылар

Атна буе су гына капкалап урында ятканнан сон. ниһаять, йорт хуҗасы торды, әмма элекке Җиһаншаны танырлык түгел иде инде: күзләре утырган, чәчләре агарган, янак сөякләре калыккан

Табын янына килгәч тә:

—Олаеп барган көнемдә бер сыер алып унны кайтарасымны белсәм, гомеремдә сөтле чәй күрмәсәм дә. риза булыр идем кана.—дип кенә әйтә алды.

Зиннәтулла, чыннан да. атасы кебек үк миһербансыз зат түгелме, яратуы көчле булдымы, бакыр акчаларны тапшырмаган, тиенен дә тотмаган, хушисле сабын, чәй ише нәрсәләр белән бергә төреп. Заһирәбану артыннан атна дигәндә җибәргән

Акча алмашынганнан сон кибеткә кайтып тулган таварны алтын бәһасснә дә алырлык түгел иде. Шул көннән Җиһанша абзарга кермәс, чакырып мөгерәгән малкай ягына башын да бормас, сөтле чәйне авызына да алмас булды Мал-туар бәяләре дә күтәрелеп китеп, инде Әркәшә сыерынын ун бәя генә дә йөрмәгәнен, түләүнен дә кызы Заһирәбануга каласын анлады Бөтен өмете туачак бозауда иде.

Җиһанша килер җәйләрне күрә алмады Авылдашлары, март җылысында, җилләнеп китеп, тегермәнгә төшеп утырган да, ташының суыгын эләктергән икән, дип кенә сөйләштеләр дә. үз гамьнәре гамь иде. сәбәбен тирәннән уйламадылар, тора-бара бу иртә үлемне тәмам оныттылар Бөтенләй күзәтүчесез хуҗасыз калган тегермәннәрне бала чага уен җире итте, буасын да буып тормадылар Хәер, анын инде кирәге бар дип тә уйламадылар Авылга ерактан ут килде, кызы да кияүгә китеп, анасын үзе янына алдыргач, рөхсәт сорап-нитсп тә тормадылар, кешесез калган Җиһанша нигезенә пекарня корып куйдылар

Төшлектә кибеткә килгән хушисле ипине алырга төшкән Әшрәфҗан карт соңгы араларда, урам буйлап турыдан кайтмыйча, тегермән аша әйләнергә гадәтләнде Балаларына анын бу гадәте бик тә сәер тоела, үзгәрден син. әтәй. димиләр, алмашындың, дигән булалар Вакыттыр инде, алмашынырга да вакыттыр

Тегермән кебек нык ир иде Җиһанша, ул менә юк. тал кебек сыек кордые яши Анын сеткасында-хушисле ипиләр Бүлешсәң, тирәк төбеңдә чүпләнгән каргаларга да. Әшрәфҗанның оныкларына ла. ү зенә дә җитә ул. әмма авыздан өзеп. балалар эшләгән акчага алынган икмәкне ерткыч кошларга барыбер бирәсе килми

Кем дип уйлап китте анын турында Җиһанша

Әйтер... иде...

А

лма туташны Байкөчек авылына укытучы итеп билгеләделәр. Педучилище кызларына көтелмәгән бәхет иде бу. Күбесе Урта Азия якларына китеп барганда, үз районында калсын әле! Мона әнисе Миңлевафа да бик сөенде. Ире сугыштан әйләнеп кайтмагач, ялгызым балаларны ничек аякка бастырырмын дип кайгырган иде, инде менә олысы кул астына кереп килә. Алла кушып, кем белә, тиз арада башлы-күзле дә була калса, җимерелгән читтәннәр яңадан торгызылыр, мичнен кыйшык морҗасы тураер, бәлки әле, яна мунча да салынып, кыз белән кияүне һәр айда кунакка дәшәрләр.

Алманын уе гына башкача. Ир-атка бай нугай-үзбәк арасында иптәшләренең ялгыз калмаячагын белә ул, ә менә аз йортлы Юнәгәрдә кияү була алырлыкларны бармак белән санарлык. Алай да, ир кочагында булса да, чит җирләрдә кангырып яшәгәнгә караганда, үз йортында әниен итәгенә ябышып ялгызын көн итүеңнен җиңелрәк булуы бар.

Байкөчеккә Алма белән бер үк көнне Зөлкамал исемле кызны да фельдшер итеп җибәргәннәр икән. Алар Сәүдия карчыкнын дүртпочмаклы гына йортына, кечкенә дип тормадылар, чиста-пөхтә күренгәч, фатирга төштеләр.

Кызларнын халыкка хезмәт итүе икенче көнне үк чучкаларга яфрак әзерләүдән башланды. Аларны колхозчылар белән бергәләп ат арбалары өстендә изелгә—язын су баса торган таллы тугайларга озаттылар. Паромда су аркылы чыкканда, Алма гел авыл кешеләрен күзәтте. Кем ничек киенгән, кем ничек сөйләшә... Һәм көтмәгәндә карашы терсәге белән паром киртәсенә таянып барган үтә дә чибәр егеткә төште.

Егет башкалар сүзенә катнашмыйча, ерактагы ярларга текәлеп, уйчан гына тора. Укытучымы, агроном-фәләнме булырга охшаган. Аягында—иске булса да ботинка, башында—төсе уңганрак яшел фитыр эшләпә. Колхозчы ирләр «түбәтәй»не дә кул яулыгыннан гына ясаганнар, аякларында да—йә галуш, йә кирза итек.

Алма азсүзле ирләрне электән үк үз күрә. Анын әтисе дә артыгын сөйләшмәс, каралты-кура тирәсендә әкрен генә йөреп торыр, кулына һаман бер-бер эш табар кеше иде. Егетне кыз тәүге күрүдә ү-к мәрхүм әтисенә охшатты. Анын башкаларнын тупасрак яңгыраган шаян сүпәренә кысылмавы, хатын-кызларга күз ялтыратып бармавы күнеленә бигрәк тә хуш килде. Егет сыйфатларын бер яктан икенчесенә салып торганда, кыз үзе дә сизмәстән Зөлкамалга: «әнә ул кара мыеклы, кылыч борышты чибәркәй минеке булыр, аңа күз ташлама»,—дип әйтеп ташламасынмы'

Эчкәрәк. корырак җиргә кереп имән ботаганда да. ярга якынрак сазлыклырак җирләрдә тал сындырганда да Алма гел Дилияр янәшәсендә булырга тырышты. Инде ул анын исемен ишеткән, әмма әле кемлеген, авылда ниләр майтарып яшәгәнен, хәтта үзе эшләячәк мәктәпнен физика- математика укытучысы икәнлеген дә белми иде.

Менә төш вакыты җитте. Колхозчылар, арба күләгәләренә елышып, ашарга утырдылар. Алма белән Зөлкамал гына ризык алырга онытканнар булып чыкты. Алар, читкәрәк китеп, киң ябалдашлы карт имәнмен кытыршы кәүсәсенә терәлеп утырдылар. Авылда башкалардан аерылып буламыни! Шунда ук яннарына Сәүдия карчыкның күршесендә генә яшәгән Нилуфәр килеп басты:

—Сез нәрсә, ятим балалар шикелле, бер читтә чөмәшеп утырасыз! Яныгызда миңа да урын бирегез әле. Бары бардан, югы юктан—әйдәгез, капкалап алыгыз! Чуар тавык, белгән кебек, өчебезгә өч йомырка җибәргән монда.

Кызлар ана каршы төшмәделәр, урталарына алдылар да алдына жәеп салган ашъяулыгындагы ризыкка үрелделәр Көн эссе дип үзләре белән су алганнар иде алуын, кунак ашы кара-каршы. диештергәләп. ачык күнелле Нилуфәрне әле эсселәнеп бетмәгән яшел миллек әвене астында сакланган су белән сыйладылар.

Тамак ялгаулар тәмамланып килә иде Кешеләрнең кайсы кая таралыша башлады, егетләрнең күпчелеге коенырга китте булса кирәк, хатын-кызнын да кайберсе, жиләк-мазар, гөмбә караштырырга дип. каенлыкларга, наратлыкларга китте. Алма, косынкасын мангаеннан күзләренәрәк төшереп, утырган килеш черем итеп алыйм гына дип торганда. Зөлкамал касыгына китереп төртте һәм башкаларныкыннан читтәрәк торган арба ягына ым какты.

Дилияр янында бик тә чибәр бер хатын, тәмләп, ашыкмыйча гына әле һаман да әбәтләп утыра иде. Хатыннын түгәрәкләнеп килгән корсагын күргәч. Алма сүзсез дә аларнын бер гаилә икәнлеген анлады Кызнын кинәт тыны буылгандай булды, күз аллары карангыланды. тотынып, көч-хәл белән урыныннан торды, башыннан косынкасын тартып алды, аягыннан кызыл күн чүәкләрен салды. Аннан, ефәк косынкасын жиргә сөйрәп, елга ярына таба атлады Бераз баргач, борылып, күзләрен кысып. Зөлкамалга карады да:

—Мин инде аннан баш тарта алмыйм!—дип кычкырды Башкалар эшкә ябышкач та, Алма бик озак күренмәде. Ул күлмәген дә салмый-нитми суга кереп киткән һәм арыганчы агымга каршы йөзгән дә йөзгән икән

Зөлкамалга баштарак ашыга-кабаланып икесе өчен дә эшләргә туры килде Кыз беренче көнне үк ялкау аты белән кеше теленә керүдән курыкты, исемнәренә тап төшерергә теләмәде

Энгер-меңгердә арбалар олавы кайтыр якка чыкты. Иртәгә ял көн булса да. кабат яфрак көлтәләргә чыгарга кушылган иде Әллә кон буе сөйләшеп сүз беткән булды, әллә артык арылганмы, кайтканда һичкем уртак сүз башламады Олауның иң соңында атлар-атламас кына кайткан Дилиярлар арбасыннан гына яшь ханы.мнын кәефне төрлечә боргалый торган әле моңлы, әле дәртле тоелган жыры ишетелә иде

Айрым торып еллар.

Аймыл булып юллар.

Нигә синнән читтә узган соң?

Бар шул инде парын.

Янып сой1ән ярын.

Кулларыңны аңа сулансын

Болын буйларына таралган, кошларны тын калдырырлык тоелган бу жыр Алма күңеленә ятмады. Яшь ханым аны үртәп, сүзләрне махсус сайлан җырлыйдыр, менә мин үз ярымда, миннән дә бәхетле кеше юк. дип бөтен дөньяга әйтергә телидер кебек тоелды ана

Бу жыр йөрәгенә торган саен ныграк кадала барды

Арга уйлар һаман.

Тарта си на табан.

Кыен мина ялгыз чакларда.

Сөенечкә дисәм

Көенечкә икән

Күрешү тәр сезнең якларда

Исән-имин генә баласын тапсын әле. күрешүләрнең кемгә үкенечле

 

икәнлеген аңлатыр ана Алма, дип уйлады кыз, бер дә бер көнне Дилиярны үзенеке итәр дә куяр! Шундый да көчле агымга, ярга кагар дулкыннарга каршы бара алган икән, нигә әле язмыш белән көрәшеп карамаска?! Нигә әле бүген янып сөйгән ярын кочкан кулларын үзенә таба суздырмаска?!

Дилиярның Әнисәсе шул көздә үзе кебек кап-кара чәчле, зур күзле кыз бала тапты. Ана Нәфисә дип исем куштылар. Бәби туена укытучылар белән бергә Алма да чакырылган иде. Ул табыннын башыннан ахырына кадәр берни дәшмичә, кара коелып утырды. Бәбинен Дилиярга охшамыйча, әнисенә тартуына кадәр ачуын чыгарды аның. Үзе, уендагысын кеше сизмәсен өчен, түргә узгач ук, бәби бишеген тирбәткәндәй итеп, Әнисәне:

—Бәхете белән үссен инде, исеме дә үзе кебек бик матур икән,—дип сөендереп алды, аннан өстенә күз явын алырдай жете кызыл тасмалар да куелган төргәк китереп тоттырды.—Бала бишектә чакта чүпрәктә дә үсә ул. минем күлмәкне зуррак үскәч кияр, Алма апан биргән иде, диерсез. әнә шуна алма рәсеме төшкәнен сайладым.

Дилияр белән Әнисә табыннын түреннән, кыр чәчәкләре салынган ваза артыннан урын алдылар. Дилиярнын, хатын-кызны ирләрдән аерым, ишек төбенә бер тирәгәрәк жыеп утырткан, игътибарларыннан читтә тоткан авыл мәҗлесләренең гадәтләрен санга сукмавы Алманын күнеленә тиде. Житмәсә, ир хатынына ягымлы сүзләр белән генә дәшеп тора, әледән-әле җилкәләреннән кочкандай итеп куя иде.

Ачуын чыгарлык, көнләшерлек тә шул! Байкөчекнең ин абруйлы бер егете шушы пешмәгән, иренен күзенә генә карап торган, аның рөхсәтеннән башка сүз катарга да кыймаган бер нәмәстәгә эләксен әле! Чибәрен чибәр дә... Бала тапкач, Әнисә тагын да тулыланып, матурланып китте. Мәктәпнен яна гына педучилище бетереп кайткан, үзе белән яшьтәш Алма кебек туташларына да бирешерлек түгел иде әле ул. Капка төбендә кич утырган авыл апайлары да, йорт хужабикәсе Сәүдия карчык та. булса булыр икән яхшы, булдыклы ир, карусыз хатын, бәхет аларга елмаймый, без толларга елмайсынмыни, дип уфтаныштылар. Клубларда вальска чакырылырга егет җитмәгән кызлар кеше сөенеченә эчтән генә сыздылар.

Бәхетнең алдан йөргәнененнән арттагысы яхшырак, ахрысы, билләһи! Бу парга мөнәсәбәт көн эчендә үзгәрде. Яшен-картын җир үкереп елар хәлгә төшереп. Әнисә, һичкем көтмәгәндә-уйламаганда. икенче баладан үлеп китте. Һаман да Дилиярны үзенеке итү уе белән янган Алма булып Алма моңа сөенмәде. Сагышлы мәхәббәт турындагы җыры күнел түрләренә кереп калган да Әнисә һаман исенә төшә, мәктәп коридорында стенага терәлеп сүзсез басып торган Дилияр кызгандырта, күргән саен күзенә яшь китерә иде.

Ялгыз гына йөрсә, хәсрәтне хәсрәт тә димә. Инде укулар тәмамланды, имтиханнар алынган, мәктәп бакчасындагы эшләр җайга салынды гына, дип торганда, икенче бер хәбәр байкөчеклеләрне тәмам аяктан екты—дәһшәтле сугыш башланды. Сабый баласын да исәпкә кертмәделәр. Дилиярны. Әнисәнен кырыгын да көтеп тормыйча, фронтка алып киттеләр. Кырык йортлы Байкөчектән тагын кемне җибәрәсең! Сугышка ярарлык ир-атлар барлы-юклы бер олау җыелды.

Әле сугышның башы гына, ул тиз арада бетәр кебек тоела иде, озатуны да мәҗлесләп, зурдан кубып оештырдылар. Дилияр өчен табынны мәктәптә ясадылар. Өстәл артында тирән мәгънәгә ия нотыклар сөйләнде, берсеннән- берсе төче теләкләр әйтелде, эчтән исә күпчелек әтисез калган ике сабый турында уйлый иде. Алар хакында сүз катып, ата кеше йөрәгенә тоз саласылары килмәгәнгә генә, гел башка хәлләрне искә алдылар. Дилиярны тиз әйләнеп кайтасына өметләндерергә тырыштылар.

 

Дилияр. Әнисәсен югалткач. үзен бар нәрсәгә битараф бер кыяфәттә тотты. Олы кызын әнисенен аталарына урнаштырды, төпчеген, кайткач кире алу шарты белән, балалар йортына тапшырды. Мәжлестә дә ул бу дөнья кешесе түгел кебек нәүмиз кыяфәттә, кеше сөйләгәнне генә тынлап, теләкләргә рәхмәт урынына ым гына кагып, тып-тын утырды Язмышынын бөтенләй көтелмәгән борылышларга юлыгуын уйлады микән әллә ул?

Нәфисәгә олы улларының гаиләсе белән яшәгән баба йортында жинел түгел иде. Иртә ирсез калган жингәсенен балалары янына алтынчы кашык булып өстәлде ул. Күп көнне бер тәгам ризык капмыйча мәктәпкә китә. Өстәл янына кыенсынып кына, кеше сонында гына утыра Ни кушсалар— шуны жиренә җиткереп үтәргә тырыша, кемнән нинди кием калса—шуны кия. Юка киндер оекбашларында мәктәп коридоры буйлап барганда, тишегеннән жәй бу бакчада чүп утап ярылган табаннары күренеп-күт>енеп китә. Анын каравы, өстендә—ямь-яшел үлән арасында кып-кызыл алмалар тәгәрәшеп яткан күлмәк, чәчләрендә—жете кызыл тасмалардан жингәсе матурлап ясаган бантиклар

Болар өстенә. Алма апасы да үз итә иде Нәфисәне. Беренче тапкыр мәктәпкә килүендә үк ул аны кочаклап үбеп алды, кап-кара күзләренә бик озак карап торды, яратып аркаларыннан сыйпады Өенә китәр алдыннан калын, дәфтәрләр тутырылган сумкасыннан бер тартма буяу карандашлары, берничә альбом бите, язу карасы шикелле әйберләр чыгарып. Нәфисәгә тоттырды Шул көннән башлап кыз өчен Алма апасыннан да кадерле кеше булмады Ул аны гына яратты, анын турында гына уйлады, әкренләп күнеленнән әни сурәте дә җуелып, анын урынын чибәр Алма апасынын йөзе алмаштырды

Нәфисә мәктәпкә башкалар килгәнче үк килергә гадәтләнде Утын ягып җылытыла торган иске мич артында алар көн дә Алма апасы белән өстенә бал да ягылган майлы ипи белән чәй эчәләр Бөтнек исләре анкып торган һинд чәен төсе тәмам җуелганчы шул көенә генә чөмерә дә чөмерә иде Нәфисә. Зәнгәр борчаклы чынаякларын Алма апасына сузганда, ул әллә ничә мәртәбә, әни. дип ычкындыра язды, үзенә бик тансык, туганиларыннан көн дә ишеткән, тел очларын кычыттырып, яндырып юрган бу сүзне әйтүдән һәрчак көчкә тыелып калды

Нәфисә фашистларны тиздән кырып бетерәм дә синен янына кайтам, дип хатлар язган әтисенен дә Алма апасын үзе кебек яратуын теләде, ул кайткач, бергә яшәрбез әле дип. төрле хыяллар корды Сугыш бетмәде дә бетмәде, әмма Дилияр анын ахырын көтмәде, гимнастеркасының буш жинен җилле генә селкеп, көннәрдән бер көнне Байкөчеккә кайтып та төште

Сабый теләгенә фәрештәләр, амин, дип тора диюләре хак булып чыкты Әтисе Нәфисә әйткәнне дә көтеп тормады. Алма апасы артыннан йөри дә башлады Араларында мөнәсәбәт укытучыга рөхсәт ителгән киртәләрдән ары узмаса да. авыл буйлап алар хакында никадәр гайбәт таралды Язга өйләнә, диюләре дә. урактан сон икән, диюләре дә чынга ашмады Дилияр һаман да Әнисә белән яшәгән йортта Нәфисәне ялгыз гына тәрбияли иде Авылдашлары бераздан Дилиярның хатынын оныта атмавын аңладылар, өйләнергә кыстап башын катырүдан туктадылар

Сул кулын сугышта төптән үк кистереп атса да. Дилиярның ирләрсез калган авылда дәрәҗәсе зур иде. аны башта—мәктәп директоры, бераздан колхоз рәисе итеп куйдылар Нәфисәне карарга вакыты житмәсә дә. Дилияр инде икәүләре генә яшәячәкләренә аны ныклап күндерде, бераздан энеңне дә яныбызга алырбыз, колхоз эшләрен генә җайлыйм да. дип еш сөйләштергәли башлады Кызым, мин менә бу кулны төптән үк кисмичә

 

дә калдыра ала идем, сезнен хакка югалттым, врач, бармакларсыз гына барыбер өеңә кайтармаслар, бу әле сугышның башы, иң-ин котырган чагы, исән-имин кайтуыгыз икеле, балаларыңны кем карар, дигәч, күз яше белән ризалаштым,—диде ул бервакыт, юк килеш тә янгырлы көннәрдә сызлап газаплаган сул кулы урынына буш җиңнәрен уа-уа.

Көннәр үтә торды, Нәфисәнең дә әниле булу теләге басылды, ул инде үзе дә кул арасына ныклап керә башлады, һәм әтисе, ана бик нык ышангангамы, йөрәге бик нык ашалгангамы, инде исәеп килгән Римзилне дә үз яннарына алды

Язгы көннәрнең берсе иде. Ашарга такырайган, утыннар ягылып беткән чак. Базда орлык бәрәнгеләр генә калып килә. Он болгаткан аш ашап утырган коннәрнен берендә ишектән Алма апалары килеп керде. Килеп тә керде. Нәфисәне кочаклап, әйт әле әтиенә. әниен булыр идем, дип елап та җибәрде. Кыз бер ана. бер еракта күңелсезләнеп, бу хәлләрне өнәмичә басып торган әтисенә карады, ни әйтергә белмәде. Укытучысы анын саен Нәфисәне ныграк коча, аның саен күзләренә ныграк ялварып карый иде, ахырда кыз түзмәде, Алма апасынын ач чагында ипи ашатканы да исенә төшкәч, үкереп елап җибәрде

Ин авыры, әлбәттә, Дилиярга иде. Анын Алмага өйләнәсе килмәгәне бөтен йөзенә чыккан, тик бу турыда сүз белән әйтеп кенә бирә алмый. Ахырда ул Нәфисәне Алмадан аерып алып җитәкләде дә. туганнар белән кинәшим әле дип күршедә яшәгән бабаларына кереп китте. Нәфисә мона бик тә ышанган иде, әмма Дилияр монда тынычланырга. Алманын үзләреннән китеп барганын көтәргә генә кергән булып чыкты. Кич җитте. Карангы төште. Каршы як капка ачылмады да ачылмады. Ахырда сабырлыклары бетте, алар кире үз өйләренә керделәр. Ә анда, өстәл кырындагы сәкедә һаман да чәче- башы тузгыган, елаудан күзләре шешенеп беткән Алма апалары утыра һәм йокымсыраган Римзилне көйли-көйли генә кулларында тирбәтә иде

Нәфисәнең шунда ук изрәп яткан Римзил урынында буласы, нәзек куллары белән Алма апасының муеныннан кочаклыйсы, анын матур әкиятләрен тыңлыйсы, тын аккан чишмә кебек җыры астында йокыга китәсе, яратып, әнием, дип эндәшәсе килде. Бу теләкләр шундый көчле иде, ул түзмәде, әтием, минем шундый да әниле буласым килә. Алма апаны үзебездә калдырыйк, дип, Дилиярның кулына асылынды.

_ Алма апалары белән тора башлагач. Нәфисәләр йортына нур инде. Йорттагы бөтен чүпрәк-чапрак яңарды, тормышлары да бөтәебрәк китте. Алар ишәйделәр, Алма апалары бер-бер артлы өч бала алып кайтты. Сугыш та бетте. Чыр-чулы, шаулап-гөрләп торган йортта яшәве, бер караганда, күңелле дә кебек иде, әмма Нәфисә боекты. Алма аны какмады, сукмады, үзенен бер баласын да якынайтмый торган, тәртиптә тоткан, кырыс бер укытучы иде ул. Әмма кыз анын үз балаларыннан барыбер көнләште, чөнки аларга көннең һәр минутында әни дип әйтү хокукы бирелгән иде.

Әле беренче таңда, кояшның тәүге нурлары белән үк. әнием, дип күзләрен ачкан Нәфисәне якты чырай белән хәерле иртә теләгән Алма апасынын:

—Үскәнем, әни ике булмый ул, синеке үлгән бит инде, мин апа дигәнеңә дә ризамын, Әнисә урынын дәгъваламыйм,—дигән сүхтәре өшетеп җибәргәндәй итте.—Римзил әле кечкенә, менә аңа ничек әйтсә дә ярый...

Еллар узды. Нәфисә Байкөчекне калдырып Казанга китеп барды. Авыл капкасына кадәр озата барган, инде олаебрак та киткән Алма апасы, кулындагы чемоданын тоттырганда яшь аралаш әйтә куйды:

 

—Инде менә үз кызым кебек булып беттен. син киткәч бик сагынырмын...

Нәфисә җанга якын тоелырга тиеш кебек бу сүзләрдән өнсез торды, бераздан елмайгандай итте дә. хушлашып, артына борылмый-нитми генә, автобус тукталышлы күрше авылга таба атлады.

Нәфисә белән Алма апасынын арасы, гомер узгач, үз балалары арасыныкыннан да ныграк якынайды. Энел-сеңелләре кырыс холыклы, йомшак сүзгә саран укытучы әниләреннән шактый читләшеп. Дилиярга сыеныбрак үскәннәр иде. Алар эшкә булган, ярдәмчел, чибәр Нәфисәне дә бик яраттылар, апа-апа гына дип тордылар

Әле кайчан гына ишегалдын тутырып уйнап йөргән балалар үзләре дә әни-әти булып беттеләр, илнен төрле почмакларында танылган кешеләргә әверелделәр, әмма туган йортларын онытмадылар Алар сонгы елларда әтиләренен вафаты көнендә бергә җыелырга күнектеләр.

Ин сонгы кайтуларында аш мәҗлесендә догаларны йомшаган, дин юлына баскан, килешле итеп ак яулыкларын япкан Алма укыды Инде аны авылдашлары, элеккечә Алма Тәминдаровна дип түгел, яратып Алмазия әби дип йөртәләр иде.

Догалар кылынып. күрше-күлән таралып беткәч, балалар, түр өйдә хәл- әхвәл сорашырга, үз тормышларын сойләргә дип әниләре тирәсенә җыелды Савыт-саба җыеп соңгарак калган Нәфисә тупсадан узганда аларнын, әни дә әни диешүеннән, бөтен балачагы исенә килгәндәй, кинәт туктап калды Күз төпләренә утырган яшь тамчыларының менә-менә агып төшәргә торуына бөтен кеше игътибар итте

Нәфисә бу вакытта үзен дөм ятим, кирәксез, чит кебек тойды, алар янына таба атларга базмыйча, бер читкә барып утырды. Ак шәлгә ябынган, күзләре бик ягымлы караган, аякларына Нәфисә алып кайткан җылы оекбашлар, өстенә ул бүләк иткән алма сурәтле күлмәк кигән бу әбекәй ана бик кадерле җан да кебек, әмма ана барыбер дә. әни. дип әйтергә ярамый иде.

Бүлмәгә урнашкан тынлыкны Алма апасы үзе бозды

—Нәфисә кызым, якынрак кил. инде әтиен дә вафат, ин якын кешен булып калдым, хәзер, әни. диергә дә ярый торгандыр

Нәфисә ничә еллар көтелгән ул сүзләрнен җанына таш булып бәрәчәген көтмәгән иде. үпкәләгән, ярсыган сабый бала шикелле өйдән чыгып йөгерде Яшьлеге узган болын буйларын урагач, чишмәгә төшеп салкын сулар эчкәч, зыяратка барып дога укыгач, әнисе каберендә озаклап яшь түккәч, әтисе белән икесе генә яшәгән иске өйләренә әйләнеп кайтты ул Йортның йозаклары алмаштырылмаган һәм бер ачкыч һаман да анын кесәсендә йөри иде

Нәфисә бөтенләй тынычланган кебек иде. әмма такталары ныклыгын югалткан, күгәннәре шыгырдап ачылган чоланга узуга ук. тагын элекке халәтенә кайтты. Ул. астына качып, әле Алма апалары алар йортына күчеп килгәнче, әни. дип әйтергә өйрәнгән өстәл юк иде. Әллә ярып ук якканнар микән9 Күзенә тагын яшь бөялде Өйгә керәсе итмәде Сул якка—ак келәт ишегенә таба атлады. Өстәлне анда күчергәннәр. Нәфисә үзе дә кечкенә тәбәнәк балалар өстәле астына инде сыярлык түгел икән Хәзер ничек итеп әни дияргә өйрәнәсен?