Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ЗЫЯЛЫ УЛЫ

 

ФАТЫЙХ КӘРИМИНЕН ТУУЫНА 140 ЕЛ

XIX йөзнең ахыры—XX гасырның тәүге елларында татар рухи тормышында башланган тирән үзгәрешләр, тәрәккый хәрәкәт—күпләгән зыялыларыбызнын фидакарьләрчә эшчәнлеге, иҗади я ну-көюләренең нәтиҗәсе Шунысы үзенчәлекле: татар Яңарыш (Ренессанс) хәрәкәтенең төп көчләре, ничектер, бер ук елларда туалар: Р. Фәхреддин һәм Дәрдемәнд—1859, Г Исхакый һәм Г Камал—1878, М. Гафури һәм С. Рәмиев 1880, Г. Тукай һәм Ф Әмирхан—1886 елларда ... 1870 ел да дөньяга Ленинны гына түгел, татарның ике мәшһүр затын да бүләк итә: анын берсе күренекле прозаик Заһир Бигиев булса, икенчесе—мәгърифәтче, әдип, журналист, нашир, тәржемәче Фатыйх Кәрими. Чыгышы белән ул бераздан миллиардлаган тонна кара алтын бирәчәк атаклы Әлмәт якларыннан Бу төбәк элек-электән үзенең Тайсугандагы һәм Түбән Чыршылыдагы мәдрәсәләре, Г Исхакыйның бабаларын тудырган Елховойлары белән атаклы. Афзал Таһиров, Әхмәт Тимер, Хисам Камалов, бертуган Туйкиннар да Әлмәт тарафларыннан. Ин мөһиме—бу төбәк бөек Ризаэддин хәзрәтнең дә кече ватаны.

Мөхәммәдфатыйх Кәрими 1870 елның 30 мартында Әлмәттән 15 чакрым ераклыктагы Миңлебайда дөньяга килә (Әлеге авылда язучы һәм драматург Шамил Бикчурин да туган). Мәгълүм ки. ата-ана, гаилә, мохит адәм баласының формалашуына зур йогынты ясый. Бу Ф Кәрими мисалында аеруча калку чагыла. Әдипнең әнисе Мәгъсүмә абыстай—Р. Фәхрелдиннең бертуган апасы—укымышлы, тәрбияле гаиләдән. Ризаэддин хәзрәт исә гомере буе Ф Кәриминен остазы, фикердәше, таянычы булып тора. Әдипнең әтисе Гыйльман мулла (1.10.1841— 2.06.1902)—үз чорының билгеле кешесе Анын Габделмөэмин дигән бабасы улы Габделкәрим белән 1775 елларда Пенза тарафларыннан күчеп. Түбән Чыршылыда төпләнә. Гыйльман әүвәл шушы авылда, аннан Чистай шәһәрендәге атаклы шәех Мөхәммәдзакир хәзрәт Ваһапов мәдрәсәсендә белем ала. 1867 елда өйләнә һәм әнисенен туган авылы Миңлебайда имам-хатыйп, бераздан ахун булып эшли, анын уку-укыту әсбаплары язуы да мәгълүм. Биредә аларнын алты балалары туа (3 ир бала, Зесе кыз). Ин өлкәне—Мөхәммәдфатыйх Шунысы мөһим: Гыйльман мулла үзе, балалары, кияү-киленнәре. оныклары татар дөньясында мөһим роль уйныйлар. Гариф Кәрими (улы; Г Исхакыйның мөһажирлектәге якын көрәштәше). Тимерша Соловьев, Борһан Шәрәф, профессор Элмира Эминова һ б —әнә шундыйлардан

Ф Кәриминен әтисе 1899 елда мулла-ахунлыгын калдырып, бөтен гаиләсе белән Оренбургка күчеп килә. Р Фәхреддин киңәше. Гани бай Хөсәенов ярдәме белән басмаханә оештырып жибәрә. Улы Фатыйх Мәскәүгә һәм Петербургка барып, берничә ай буена наширлек, басмаханә һөнәрләрен үзләштерә Эшләр көйләнеп кенә килгәндә. 1902 елның жәендә Гыйльман Кәрими фаҗигагә очрый Анын үлеме кин җәмәгатьчелекне тетрәндерә Һади Атласи. Гаяз Исхакый. Шакир Мөхәммәдов. Ильяс Бораганский, Галимҗан Барудн. Габдерәшит Ибраһимов. Ярулла Вәли һәм башка күп кенә билгеле затларның кайгынамәләрендә бу шәхеснең эшчәнлегенә югары бәя бирелә, «булдыклы һәм милләтпәрвәр» Мөхәммәдов). «милләтнең бөек каһарманы» (Һ. Атласи) булуы искәртелә. аның вафаты зур югалту дип ассызыклана. Ризаэддин Фәхрелдиннең Ф Кәрим игә җибәргән хатында мондый
юллар бар: «Сезнен кебек бала варис итеп калдырган ата һич вафат түгел, һәм. гомер дәвам иткәнчә, дөнья торганда, вафат булмас- Хәнифә бинте Гыйсмәтулла, Гыйльман Кәрими үлгәч, хәтта махсус мәрсия дә яза (69-72 б.) Гыйльман мулланың Исмәгыйль Гаспралы, Ольга Лебедева («Гөлнар ханым») Әхмәд Мидхад (төрек әдибе, мәгърифәтчесе. 1844—1913) кебек затлар белән хатлар алышуы, очрашып сөхбәт кылуы мәгълүм. 1881 елда ул хажга да бара.

Булачак әдип әүвәл Миңлебайда үз әтисендә белем ала. 10 яше тулгач, аны Гыйльман мулла Чистайга. үзе укыган Мөхәммәдзакир мәдрәсәсенә илтә Биредә Фатыйх 11 ел укый, ике еллап русча да белем ала. (Бу мәдрәсәдә Әхмәтҗан Тубыли. Г. Исхакый. Г. Чыгтай, X. Фәйзи һәм кайбер бүтән билгеле шәхесләр дә укыган) Чистай мәдрәсәсен тәмамлагач, бераз вакыт Уфада торып ала, имамлыкка имтихан да тота. Әмма яшь егетнең алга таба да укыйсы килә. Әтисе һәм Ризаэддин хәзрәт анын бу теләген хуплыйлар. Шуның нәтиҗәсе буларак. Ф Кәрими Истанбулга юнәлә Биредә ул 1892-1896 елларда «Гали мәктәбе мөлкия»дә белем ала Мәгълүм ки. дәүләт хезмәткәрләре хәзерли торган бу югары уку йорты университет дәрәҗәсендә була һәм бик абруйлы исәпләнә Ф Кәрими биредә бик тырышып белем ала Мона кадәр дә татар, рус. гарәп, фарсы, торек телләрен һәм әдәбиятларын белгән егет Аурупа рухи казанышларын да ныклап үзләштерә башлый. Әтисенен «күбрәк чит телләрне яхшы белеп кайт» диюен (79 б.) истә тотып. Миңлебай егете бик камил рәвештә француз телен өйрәнә

«Мөлкия*не төгәлләгәч. Ф Кәрими 1896—1898 елларда Ялта тирәсендәге бер мәктәптә мөгаллим булып эшли. (Биредә бер кыш анын Гариф һәм Закирә исемле туганнары да абыйларыннан белем ала). Әтисенен «Кырым татарларының балаларын укытырлык кеше синнән башка да табылыр Үз илендә наданлык бик көчле Беренче ярдәмне монда бирергә кирәк* дигән хатын алгач. Ф Кәрими туган авылына кайтып, берничә ай балалар укыта 1899 елнын июль аенда Гыйльман мулла бөтен гаиләсе белән Оренбургка күчеп килә. Ә инде шушы ук елнын февраль-май айларында Ф Кәрими Уралдагы алтын приискасы хуҗаларыннан берсе Шакир Рәмиевнен (Дәрдемәнднен туганы) юлдашы һәм тәрҗемәчесе сыйфатында Мәскәү-Петербург аркылы Аурупага сәяхәт кыла Аларнын сәфәре Берлин. Брюссель. Париж. Милан, Вена. Будапешт. Истанбул. Бакчасарай һәм кайбер башка шәһәрләр аша үтә. Бу сәфәрнең нәтиҗәсе буларак атаклы «Аурупа сәяхәтнамәсе» (1901) туа Чит илләрдән йөреп кайткач. Ф Кәрими Габделгани Хөсәенов тарафыннан Оренбург Каргалысынла ачылган мөгаллимнәр хәзерләү курсларында укыта. Әтисе вафат булгач, басмаханә эшләре дә анын җилкәсенә төшә 1903 елнын маенда Бакчасарайда «Тәрҗеман» гәзитенен 20 еллык бәйрәм чараларында катнашып кайта һәм шундагы тәэсирләре хакында «Кырымга сәяхәт» исемле сәфәрнамәсен яза (1903)

1906—1917 елларда Ф Кәрими—Рәмиевләр хисабына Оренбургта чыгарылган «Вакыт» гәҗитенең баш мөхәррире Мәгълүм ки. бу басма. «Шура» журналы белән берлектә. Октябрьгә кадәр нәшер ителгән татар вакытлы матбугатының йөзек кашы булып тора. Ул халкыбыз арасында гына түгел, бөтен төрки, хәтта мөселман дөньясында да кин гарала Андагы материалларның шактые баш мөхәррирнең үз каләме белән язылган Бу елларда һәм гомумән Ф Кәрими күп төрле җәмәгать эшләре дә алып бара. 1906 елда ул Дәүләт Думасы депутаты Закир Рәмиевнен ышанычлысы һәм ярдәмчесе вазифаларын башкара Анын төрле иҗтимагый оешмаларда нәтиҗәле эшләве дә мәгълүм 1917 елда Россия мөселманнар Шурасына да бертавыштан сайлана

Октябрь инкыйлабыннан сон Ф Кәрими «Яна вакыт» (1918), «Эшчеләр дөньясы- (1919). «Юл» кебек гәзитләрдә. халык мәгарифе институтында. мөгаллимнәр хәзерләү курсларында һәм башка урыннарда эшли.

1925 елдан әдипнең М.ккәү гормышы башлана. Бирел-- ул СССР халыклары Үзәк нәшриятында эшли, тәрҗемәчелек белән дә шөгыльләнә. Көнчыгышны өйрәнү институтында горек теле укыта. Әмма шуна да карамастан. Ф Кәрими башкалада ' 1П,<ч                       - Фатыйх Кәрими Фәнни-биси рафик җыентык (Татар һәм рус телләрендә)

Фәнни мохәррире Миркасыйм Гпеманов К Рухият 200 486 Алга таба бу батманын битләр саны җәяләр эченд» генә күрсәтеләчәк

 

кыен шартларда яши. Анын 1902 елдан бирле бергә гомер кичергән, дүрт бала тудырып, икесен (Ибраһим һәм Фәритне) үстергән хатыны Сәйидә ханым 1936 елда үлеп китә. Бу хәлне әдип бик авыр кичерә. Патша чорында да. совет елларында да һәрчак тикшерү астында торган Ф. Кәрими өстендә шәхес культы болытлары тагын да куерып китә. 1937 елның 4 августында ул кулга алына һәм хөкем органнарының 1937 ел, 27 сентябрь карары белән пантюркизмда һәм Төркия разведкасына хезмәт итүдә гаепләнеп, атып үтерелә. СССР Югары суды Хәрби коллегиясенең 1959 ел, 21 декабрь карары нигезендә Ф Кәрими гаепсез дип табыла һәм тулысынча аклана.

Кыскасы, татар Яңарыш хәрәкәтенең төп вәкилләреннән берсе булган Ф Кәриминен тормыш юлы катлаулы һәм гыйбрәтле. Ул документаль һәм әдәби әсәрләр, кинофильмнар һәм сәхнә әсәрләре өчен менә дигән материал.

Бу эрудицияле, тирән белемле, талантлы, ораторлык сәләтенә ия затның күпкырлы әдәби, гыйльми, публицистик, тәрҗемәчелек һәм башка куп кенә тармаклардагы эш- гамәлләре дә сокландырырлык. Милләткә хезмәт кылу, аны мәгърифәтле, әхлаклы, һөнәрле итү, алдынгы халыклар дәрәҗәсенә күтәрү—Ф Кәрими эшчәнлегенең арка сөяге, төп рухы. җаны. Ул шушы олуг һәм игелекле максатларга төрле юллар, төрле ысуллар һәм чаралар белән бөтен гомере буе хезмәт итте.

Матур әдәбият Ф. Кәрими эшчәнлегендә мөһим урынны били. Дөрес, анын әдәби әсәрләре артык күп түгел: «Салих бабайның өйләнүе» (1897). «Бер шәкерт илә бер студент» (1899). «Нуреддин хәлфә» (1899). -Җиһангир мәхдүмнен авыл мәктәбендә укуы» (1900), «Морза кызы Фатыйма» (1901). «Хыялмы, хакыйкатьме?» (1908) һ. б. Күрәсез, әдипнең хикәя-повестьлары. нигездә, ике гасыр аралыгына карый.

Ф Кәриминен әдәби ижаты М. Гайнуллин. М. Гайнетдинов кебек галимнәрнең мәкалә-хезмәтләрендә шактый тулы яктыртылган. Шуна күрә без бу тема хакында аерым фикерләр әйтү белән чикләнәбез.

Әдипнең хикәя-повестьлары тормышчанлыгы. заманчалыгы белән сыйфатлана. Аларнын үзәгендә төрле катлам, төрле холыклы кешеләр. Авторны аеруча халыкның артталыгы, наданлыгы борчый. Иске мәдрәсәләрне, мөгаллим-руханиларны тәнкыйтьләгәндә ул хәтта сатирага барып җитә. Әмма бу уңай белән шунысын да искә төшерик, татарга, гәрчә ул дәүләткә коточкыч күп салымнар түләсә дә. балаларын укытыр, мәктәп-мәдрәсәләрен тотар өчен хөкүмәт бер тиен дә акча бирми Бар да халыкның үз хисабына эшләнгән. Шул төр уку йортларыннан Фәхреддиннәр. Тукайлар, Исхакыйлар. Кәримиләр тәрбияләнеп чыгуын да онытырга ярамый.

Ф. Кәриминен әдәби әсәрләре арасында һәм эчтәлеге, һәм төзелеше белән аеруча «Хыялмы, хакыйкатьме? бәяне (1908) игътибарга лаек. Анын үзәгендә Дәүләт Думасына сайланган татар депутаты һәм укымышлы, гүзәл татар кызы Вакыйга- хәлләр Петербургта бара. Яшь кыз билгеле бер дәрәжәдә Р Фәхреддиннен Сәлимәсен дә хәтерләтә. Ф Кәрими карашынча. җәмгыятьне камилләштерү, милләтне алдынгы кавемнәр дәрәҗәсенә күтәрү ин беренче чиратта хатын-кызларнын тәрбиялелегенә. белемлелегенә, иҗтимагый теләк-омтылышларына бәйле. Әсәрдәге героиня—автор күрергә теләгән хатын-кызларның күркәм бер мисалы. Әмма әле бу төр гүзәл затларның тормышта булуына әдип үзе дә ышанып җитми һәм. мөгаен, шуңадыр әсәрен дә, сорау куеп, хыялмы, хакыйкатьме дип исемли. Ф. Кәриминен узган гасыр башында иҗат ителгән «Морза кызы Фатыйма» бәяне дә үзенен романтик табигате, яшьләрнең олы мәхәббәтен гәүдәләндерүе, шигъри тел-стиле белән бүгенге укучыны да дулкынландырырлык. Бу әсәр алга таба татар әдәбиятында морзалар темасының киң таралуына да этәргеч бирде.

«Аурупа сәяхәтнамәсе» (1901). «Кырымга сәяхәт»/1903)—болар татар язма әдәбиятында кабатланмас (уникаль) ядкәрләр Ф Кәрими Исмәгыйль Бикмөхәммәд углы (XVIII йөз). Гали Чокрый. Шиһабеддин Мәржани. аеруча Заһир Бигиевнен сәяхәтнамә язу казанышларына таянып, бу жанрны яна баскычка күгәрде, һәр ике язма өчен дә, ин беренче чиратта, синкретизм хас. Бер яктан, алар матур әдәбиятның, сурәтле тел-стильнең күркәм бер үрнәге булсалар, икенче яктан, бу ядкәрләр тарихи, географик, этнографик, сәнгати һәм башка характердагы гаять төрле һәм бай материалларны туплаганнар. Алар киң катлам укучыга башка илләрне, халыкларны, мәдәниятне танып белергә ярдәм итә. дөнья, тормыш турындагы күзаллауларын

 

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ЗЫЯЛЫ УЛЫ_____________________________

баета Язмаларны укыганда авторнын эрудицияле, күзәтүчән. кызыксынучан булуын, тәрәккыйпәрвәрлеген күреп сокланасын. Бу сәяхәтнамәләр укучыга гыйбрәт, сабак бирә, яшәргә, эшләргә, халкына хезмәт итәргә дәрт өсти

Авторнын «Истанбул мәктүбләре» исемле язмасы да анын сәфәрнамәләре белән табигый керешеп китә. Әмма бу китапта публицистик башлангыч, тәнкыйди пафос көчле. Мәгълүм ки. Ф Кәрими «Вакыт» гәзитенен һәм «Шура» журналынын хәбәрчесе сыйфатында. Балкан сугышларын яктырту өчен. Төркиягә җибәрелә Биредә анын 1912 елнын ахыры—1913 елнын башларында 4 ай булуы мәгълүм Үзенен язмаларын ул очерк-мәкаләләр рәвешендә «Вакытжа җибәреп тора (Барлыгы—70 «мәктүб»), 1913 елда автор аларны бергә туплап Оренбургта «Истанбул мәктүбләре» исеме белән аерым китап итеп бастыра 453 биттән гыйбарәт булган бу китапта Балкан сугышы, Төркиянен эчке һәм тышкы хәле, халыкара вакыйгалар, аерым татар кешеләренен язмышы гаҗәеп оста итеп яктыртылган «Истанбул мәктүбләре» хезмәте төрек, рус. венгр галимнәре тарафыннан да югары бәяләнә

Ф Кәрими—«Вакыт». «Шура» һәм кайбер башка басмаларда дөнья күргән күп санлы язмаларнын, шул исәптән татар, урыс, төрек һ б әдәбиятлар хакындагы мәкаләләрнең авторы да. Алар өчен фикри тирәнлек, полемик рух хас Мәсәлән, ул 1906 елда татар матбугатында башланып киткән «танчылар» һәм «иттифакчылар» бәхәсендә актив катнаша. Әгәр дә боларнын беренчеләре сыйнфый якны үзәктә тотса, иттифакчылар вәкиле Ф Кәрими—милли бердәмлек тарафдары. Ул үзенен бу еллардагы оппоненты Г Исхакый белән тигез дәрәҗәлә, кыю рәвештә бәхәсләшә Ахыр чиктә, мәгълүм булганча. «Инкыйраз» авторы да милли бөтенлек сафына әйләнеп кайта.

Ф Кәрими язмалары, бигрәк тә анын әдәби әсәрләре хакында сүз барганда, авторны госманлы теле элементларын мул куллануда тәнкыйтьлиләр Биредә өлешчә хаклык та бар Әмма мәсьәләнен икенче ягын да онытырга ярамый XIX гасыр ахыры-ХХ йөз башы әдипләренең шактыенда (шул исәптән М Акъегетзадә. Р Фәхреддин. хәтта Г Тукайда да) төрек теле алынмаларын күпләп очратырга мөмкин Бу—бер. Икенчедән. Ф Кәрими әдәбиятка нәкъ менә Истанбулда укуын төгәлләгән елларда килеп керә. Анын әдип буларак формалашуында госманлы әдәбиятының һәм төрекчәгә күчерелгән Аурупа сүз сәнгатенең дә роле зур Бу чор татар укучыларының күпчелеге госманлы, гарәп, фарсы телләреннән хәбәрдар булган. Ә инде гомумән тел-стиль мәсьәләсендә Ф Кәрими—гаять оста әдип Анын әсәрләрендә, шул исәптән сәяхәтнамәләрендә дә хикәяләү һәм тасвирлауның, сурәзлелекнең, хәтта шигърилекнең гаҗәеп матур үрнәкләрен күпләп очратырга була. Мәсәлән, автор Кулон шәһәр бакчасында ял итеп йөрүче ал ман кызларының гүзәллеген сурәтли дә. бодай дип өсти «Мәләк кеби. канатланып, һавага очып китмәсәләр ийе,—дия. калебләргә курку киләюр» («Морза кызы Фатыйма» китабы —К.. 1996,- 223 б.). «Нуреддин хәлфә» хикәясендә пейзажны тасвирлаган өлештә мондый юллар бар «Яна ачылмалы чәчәкләрнең хуш исләре илә һәр якны хәтфә палас кеби каплаган ямь-яшел чирәмнәрнен күренеше фәүкыльгадә (гадәттән тыш X. М.) ләтыйф вә гүзәл иле Буйлә бер заманларда һәр кешенен табигате хөрләнеп. күнеле нечкәрә, кайгы вә хәсрәтләре онытылып, хыял вә омидләре артадыр» («Морза кызы Фатыйма». 67 б )

Татар Янарыш хәрәкәтенең күп кенә вәкилләре кебек. Ф Кәрими эшчәнлеге дә мәгариф, педагогик процесс белән тыгыз бәйләнешле Әйткәнебезчә, ул туган авылында. Ялтада. Оренбургта. Мәскәүдә мөгаллим булып та эшли Шулай ук бу мөхтәрәм ит, укытучы һәм укучыларның, мәгариф челтәренең ихтыяҗларын күзлә тотып, торле фәннәрдән дәреслек-әсбаплар ла яза «Мохтасаре жәгьрәфия» (1899). «Мөгаллим вә мөрәббиләргә (тәрбиячеләргә -X М ) рәһнамә (белешмәлек X М )* (1902). «Мохтасаре тарихе гомуми» (1911). «Мөхтәсаре тарнхс ислам» (1913), •Тарихсл-әнбия» (1913) һ. б Болар күп мәртәбәләр кабат та басылып чыга Нашир буларак. Ф Кәрими чыгарган китапларнын да күпчелеген уку-укыту әсбаплары, балалар әдәбияты тәшкил итә Гомумән, ул язма истәлекләрне бардах, өйрәнү һәм бастырып чыгару юнәлешендә гаять нәтижәлс гамәлләр кыла Бу төр эшчәнлеген ул Октябрьдән сон ла дәвам иттерә Мәсәлән, Дәрдемәнднен 1929 елгы шигырьләр
җыентыгы Ф. Кәрими катнашында дөнья күрә. Шушы ук елларда ул Акмулла һәм Дәрдемәнд хакында махсус мәкаләләр дә яза.

XX йөз башы татар рухи тормышы үсешендә тәржемә әдәбиятның да роле зур. Бу төр басмалар халкыбызның күнел офыкларын киңәйтте, белем-мәгълүмати ягын тирәнәйтте һәм башка кавемнәрнең гыйльми-мәдәни казанышларын турыдан- туры үзләштерүгә юл ачты. Бу дәвер тәрҗемәчелек эшчәнлегенен үзәгендә дә Ф Кәрими торды. Анын урыс, төрек, француз һәм кайбер башка телләрдән тәржемә ителгән гаять күп санлы һәм күп төрле язмалары, китаплары йөзәрләгән мен татар укучысынын күнел хәзинәсенә әверелде. Ул. мәсәлән, поляк галиме Ф Ф Пунековичнын дөнья халыклары (гарәпләр, инглизләр, греклар, афганлылар, америкалылар, итальяннар, кытайлылар, финнәр. төрекләр, японнар., барлыгы 26 төрле кавем) хакында язган брошюраларын татарчага тәржемә итеп. 1905­1912 еллар аралыгында Оренбургта нәшер итте. Ф Кәрими татарчага күчергән ядкәрләр арасында В Бартольднын «Төркестан тарихы», Сами бәк Шәмседдиннен «Хатыннар»ы кебек мәшһүр китаплар да бар.

Ф Кәрими, агасы Ризаэддин хәзрәт кебек, күпләгән каләм әһелләренең ижади үсешендә дә мөһим роль уйнады Ул җитәкләгән нәшриятта, «Вакыт» гәҗитендә басылган күп санлы әдәби әсәрләр—шунын күркәм бер гәүдәләнеше.

Кыскасы. Фатыйх Кәрими татар рухи тормышында тирән эз калдырган, халкыбызның алгарышына зур өлеш керткән мөхтәрәм зыялы. Анын шәхесе, эшчәнлеге хакында әйтелгән мөһим фикерләр бар. Шулармын кайберләрен китереп үтик:

Дәрдемәнд (1911):

«Фатыйхка тугры сүз, төпле фикер, хакыйкать, халыкка мәхәббәт, яшьләрне дөньяга тугры карашлы итеп үстерү, киләчәккә өмет белән карау ... [хас] Бөек адәмнәрдә. ., чын әдипләрдә генә була торган сыйфатлар Фатыйхта» («Фатыйх Кәрими» җыентыгы. 2000.-94 б.)

Галимҗан Баруди (1902):

Фатыйх «сабыр һәм сәбат (нык торучан. тотнаклы —X. М.) егет» (59 б.)

А Вамбери (1906. Будапешт):

«Редактор «Times»—высокообразованный и культурный человек татарской национальности Мухаммедфатих, который поставил целью приобщить своих земляков к современной цивилизации, в особенности, подготовить татарскую общественность к понятиям свободы и конституционного права» (С. 176).

Садрый Максуди (1911):

«Фатыйх әфәнде—безнен милләт мәйданында хезмәт иткән каһарманнарның берсе» (182 б.).

Шакир Мөхәммәдьяров (1956):

«Бөтен-бөтененә Фатыйх әфәндене башкалардан аерып тора торган махсус хасиятләр бар иде. Бу «Фатыйх Кәримилек»—нәзер культура, һәркем тарафыннан сөекле нәзакәт белән бергә туры әйтүчәнлеге. эшкә реалистик карашы, ару-талуны белми торган эшчәнлеге, сөбатлыгы (ныклыгы X. М.).. Фатыйх әфәнде турында никадәр генә язсак та—аз» (92-93 б.).

Г. Сәгъди (1926):

<• бу мөхәррир (ягъни Ф. Кәрими.—X. М.) әдәбият һәм матбугат эшендә бик кин куллы, күп жимешле.үз заманы өчен күп файдалы һәм чиксез энергияле, зур хәзерлекле бер каләм булды» ( 180 б).

Әдипнен кече ватаны Миңлебай авылында узган гасыр ахырларында Ф Кәрими музее да эшли башлады. Аны оештыруда, материал-экспонатлар белән баетуда мөгаллим Мөдәррис ага Ибраһимов фидакарьләрчә эш башкарды