Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИҢНӘРЕМДӘ ӨМЕТ-КАНАТ

ИҢНӘРЕМДӘ ӨМЕТ-КАНАТ

Өметләрдән алданам да... Ялганам да—хыялларга. Менеп басам—уем белән— Буем җитмәс кыяларга...

Ничәнче кат йотты упкын Бөтенләе белән мине...

Үлгән саен тереләм дә, Яшәп туя алмыйм, тиле.

Алданулар, ялганулар, Сагыш тулы минем гомер. Ышанамын: югалтулар Аша миңа бәхет килер!

Шул ышаныч сүнсә генә Терелә алмам кебек кабат. ...Кыя тауда басып торам, Иңнәремдә өмет-канат...

       
       

 

 

 

 

Беләбезме яшәү кадерләрен, Беләбезме Вакыт кадерен?!

Яшибезме онытып хөрлек хисен, Сүзсез үтәп ятлар әмерен?

Эчке тоем җаныбызны илтеп Мәңгелеккә беркөн ялгарын— Гомер йомгагының яртылабы Сүтелгәчтен генә аңладым:

Җан әрнүем халкым әрнүенә Кушылганын сиздем шул көнне.

Авыруга сабыштырган әрнү Бәйләп куйды өмет-иркемне.

Ничек яшим, туган илем, телем— Киләчәгем бәйсез булмагач?

...Төрле яктан кар-боз бәреп яуса. Бөреләрен коя алмагач.

Әлфия СИТДЫЙКОВА — шагыйрә; Чаллы һәм Казан нәшриятларында дөнья кургән берничә китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Чаллыда яши.

Бөре койган агач чәчәк атмас, Бирә алмас алтын алмасын... Әрнүеңнән арынып, и милләтем, Киләчәккә гомерең ялгансын.

Чигенүнең соңгы чигендә без?! (Саттык телне, саттык милләтне?!) ...Тамак өчен җан асраган бәндәм, Бармы җирдә башка кыйммәтең?!

Җаныбызга бүген кемнәр хуҗа?— Санны көчкә сөйрәп атлыйбыз... Таланган ил тавышын ишетмәсәк, Суларга да юктыр хакыбыз.

Без бүгеннән уянырга тиеш, Уятырга тиеш күршене: Иле, теле, гореф-гадәтләре Кеше итә җирдә кешене!

Бетәбез ... дип зарга башың бәрмә, Җаның әле саның эчендә.

Үзәгеңә таян егылганчы, Бердәмлекнең таян көченә!

Күкне томалаган күксел болыт Кай тарафтан безгә килгәндер. Бәлки—инде күптән без оныткан Болгар дигән изге илдәндер.

Телне, илне, гореф-гадәтләрне Яңартырга теләп хәтердә, Тәрәзәне шакый көзге яңгыр: —-Үткәннәрне барла, кадерлә!

Гасырлардан урап кайткан тарих— Өне шакый безнең аңнарны.

Гомер елгабызның юлы чикле, Килер буын безне барлармы?!

Күкне томалаган күксел болыт Уйчанланып бага күзләргә. Табигатьнең телен аңлый башлый— Кергәч кеше бары көзләргә...

 

 

 

Ашкыну күзенә

Күпме гамь, наз сыйган.

Кеше мин һәм тиеш

Ярсырга я з сыман.

Чишмәдәй ургылып Бәрелдем ташларга.

Көч бирде иманым Яңа юл башларга.

Бәхеткә сусаган—

Мең чакрым җир гизә... Ахкын су булып мин Кушылдым диңгезгә.