Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛҺАМ УЧАГЫҢ СҮРЕЛМӘСЕН...

 

РАШАТ НИЗАМИ ИҖАТЫ ТУРЫНДА УЙЛАНУ

 

•Казан утлары» журналы редакциясендә Алгы рәттә (сулдан уңга) Рашат Низами. Рәдиф Глташ Кояш Тимбикова. икенче рәттә ФлүсЛатыйфи. Тәүфыйк Әйди.

Җәүдәт Миңнуллин 1987 ел.

Берничә ел элек бу әдипнен «Тормыш трамвае» исемле шигырьләр китабын нигез итеп алып «Һәр шагыйрьнсн үз бизәге » исемле мәкалә язып чыккан идем Ул әүвәл «Идел» журналында басылды, сонрак «Әдәбият—хәтер хәзинәсе» (2008) дигән хезмәтемдә урын алды Р Низаминың прозасы, әтрафлы публицистикасы, эссеистикасы да читтә калыр1а тиеш түгел дип уйлап йөри идем, менә янәдән анын иҗаты турында фикеремне әйтергә форсат чыкты Терекөмеш кебек хәрәкәтчән, җитез, өлгер, күнеле гел изгегә тартылып торган, язнын беренче көнендә туган, унбер китап авторы иҗатына мөнәсәбәтемне белдерү нияте белән рәхәтләнеп ку­лыма каләмемне алдым. Тормышында да, иҗатында да үзе булып кала алган, бер әдәби жанрга да диярлек «тынгы» бирмәгән язучы турында язырга да. бәхәсләшергә дә мөмкиндер

Р Низами чал тарихлы татар шигъ­риятенә «Йолдыз яңгыры» (1980) исем­ле җыентыгы белән үзе турында ым салып, алдагы елларда кешелек дөнья­сын. рухиятне, табигать ямен, халкы­бызны борчыган мәшәкать-кайгыларны үзенчә күрә, сурәтли белүче сүз остасы, җәмәгать эшлеклесе буларак үсеп китте, иҗатында мәгънә вә тасвир чиксезлеген эзләүче, метафорага, шартлылыкка гая нучы каләм иясе буларак танылды

прозаик, эссеист буларак җитлеккән затларыбызнын берсе Бер әңгәмәсендә әдип бераз кылтаеп (бәлки, кемгәдер ияреп) «чаткым белән мин «ватк-одиночка». дип үзен мыскылласа да. кирәксә-кирәкмәсә, сәхнәгә сикереп чыгып, кешеләрне арзанлы көлдерү юлына басмыйча, мәгәр сүзен оздереп әйтә белгән Рашат туган халкына, анын мәдәниятенә 40 елга якын фидакарьләрчә хезмәт итә икән Ижатны хезмәткә тиңләсәк, юл башы бишенче сыйныфта укыганда «Ялкын» журналында басылып чыккан тәүге шигырьгә үк барын чыга Саба районы Иске Икшермә авылында урта мәктәпне. Казан дәүләт дарелфөнүненең татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, ике ел мәктәптә укыта, күптиражлы газетада, «Татарстан яшьләре»ндә хәбәрче. бүлек мөдире, җаваплы сәркатип, «Ялкын». «Казан утлары»нда бүлек мөхәррире, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. Аның ун елга якын (1997-2006) яшьләр басмасы «Идел-дәбаш

 
   

Чыннан да, кем сон ул Р Нитами'’ Анын тормыш юлы, ижаты кайсы як­лары, үзенчәлекләре белән таләпчән күңелләргә хуш килә икән? Ул—үткән гасырның соңгы чирегенә туры килгән милли уяну чорында шәхес һәм шагыйрь,

 

 

мөхәррир буларак Римзил Вәлиен. ФәизЗөлкәрнәев кебек кодрәтле оештыручылар күтәреп калдырган сыйфат кимәлен төшермәскә тырышып эшләвен дә искә алып китү зарурдыр. Икенче бер әнгәмәсен ул. шуклык чапанын иңеннән ташлап. «Яшәү өчен көрәш тукталмасын» дип атый. -Хакыйкать эзләгәндә» шигырендә яшәеш үзәнен, тормыш маягын ничек, ни рәвешле күзаллавын калкытып куя.

Бөтен курыкканым—пыскып яшәү.

Яшим икән, яшьнәр утым булсын Юлга чыксам—кабарыма икмәк. Учак ягарыма утын булсын.

Р. Низами мәңгелек матурлык, табигать хозурлыгы, мәхәббәт кебек хисләр турында язганда да. бер мизгелгә дә газиз милләтенең язмышы, теле, киләчәге, татарны татар буларак саклаган гореф-гадәтләрнен сынмыйча-сыгылмыйча яна буыннарда яшәве өчен борчыла. Аның жан дошманы—«кыска хәтер». Шул исемдәге шигырендә ул килешмәүчән пафос белән болай ди:

«Уян» дип. туган тел чаң кага.

Хәтернең күзеннән яшь ага

Шагыйрь «нәсел-нәсәбен» онытып маңкортка әйләнә барган оныкларын уяту нияте белән тарихи анга мөрәҗәгать итә:

Тарихи хәтернең кузлары

Сүнмәсен, калмасын бозланып.'

«Туган телгә мәдхия» шигырендә лирик зат яна пешкән икмәк кебек тәмле, хуш исле, җанга якын һәм «Тукайлар чиккән байрак»ны саклаган татар теленә артык төчеләнмичә, ин матур, затлы сүзләрен юллый:

Үлемсез дастаннар кебек

Моңлы син. туган течем Чишмә-чишмә җырлар белән Мөлдерәп тулган көнең.

(«Туган телгә мәдхия»)

Анын шигърияте ике юнәлештә үсеп китә Бер яктан, замана таләпләренә жавап буларак, халык язмышы белән бәйле олы проблемаларны эченә алган публицистик аһәнле лирика әһәмиятле урын алса, икенчедән, шагыйрьнен рухына, нечкә күнеленә бәйле, табигать сурәтен, мәхәббәт кичерешләрен, яшәеш низагъларын чагылдырган идиллик лирика мөһим юнәлеш тәшкил итә Бу ике агымны Тукай. М Жалил, С. Хәкимнәр үстергән реалистик калыпка тугрылык, кеше образы якынлаштыра, шәфкатьлелек фәлсәфәсе бер җепкә тезә. Шагыйрь яшьлегендә сайлаган юлыннан бер кәррә дә чигенмичә, төрле чорда үзенчә баш калкыткан «изм*нар шаукымына бирешмичә, кешенең рухи дөньясын сурәтләүнең мөмкинлекләрен эзләүне дәвам итте «Бирче, дөнья! .» исемле программ шигырьләренең берсендә ул болай ди: «Сабыйлар—Кояшка, өлкәннәр бомбага сузылган заманда мина күпне күрү, күпне ишетү кирәк!» Декларация бер хәл. әмма мондый илаһи көчкә ия булу өчен Тукай колачы. Тукай зирәклеге. Тукай карашы ләзим икән. Шуңа да шигырь галәмгә риторик эндәш, үтенеч белән башлана һәм төгәлләнә:

Әй дөнья.

Бирче миңа Тукай күзләрен!

«Шагыйрьне каршылау»да автор халык мәхәббәтенең гасырлар караңгылыгын жингән олылыгын, ә Тукайнын буыннарны тоташтыру сәләтенә ия бөек шәхес
икәнен шигъри юлларда чагылдыру нияте алга чыга:

Калан осләрендә Оорли кояш

Ул шагыйрьне күргән ут-чәчәк Гасырларны ерып бара Тукай һәм каршылый аны киләчәк.

Шагыйрьне борчыган, төн йокыларын качырган мәүзуг—милләтенең изелеп, кысылып, рәнҗетелеп яшәве, уртак ватан өчен канны койса да. үзен яклый алмавы «Күпме җирне мәскәүлеләр өчен. Әи. татарым, сугышып алдын син» Анын сәнгатьчә җитлеккән шигырьләренә иҗтимагый рух. килешмәүчән пафос хас

«Азатлык тәме», «Акчарлаклар». «Туган телгә мәдхия». «Әйт сүзеңне, яна парламент» кебек шигырьләрендә лирик герой туган халкының тарихи хокукларын яклап, милләтләр муенына аркан кидерү белән мәшгуль Дума әгъзаларына дәгъвасын белдерүдә сатира угын да чыгарып ала. Аларга ин төгәл бәя «үрдәк» икән, чөнки халык сайлап куйган депутатлар «арты белән суга чумалар» «Әйт сүзеңне, яңа парламент» шигыре XX гасыр азагында Татарстан кичергән сәяси халәтне, «вулкан булып, тарих катламнары кайнап-кайнап» күтәрелгән, киләчәккә «өмет белән тулы» чорны искә төшерүдән башланып китеп. 1аепне билгесез көчләргә сылтап калдырмыйча, йомшаклыкны үзебездән эзли: «Кирәк булган япь-яшь Азатлыкны корыч куллар белән сакларга».

Р Низами каләменнән төшкән «Баш министрга ачык хат». «Чукындыру», «Тәкъдир» шигырьләре хәзерге әдәбиятыбызның сәяси һәм гражданлык лирикасының үрнәкләре саналырга лаеклы

Яшәүне үлемнән, азатлыкны пыскып, тук яшәүдән өстенрәк күргән лирик геройның җирдә кылачак гамәлләре искитмәле фәһемле, биниһая күп һәм төрле икән. «Тормыш трамвае» исемле шигырендә шуларнын берсенә һәм ин әһәмиятлесенә игътибар юнәлтелә

Яшьнәп яшәр очен бу тормышта

Гашыйк булу кирәк иң элек.

Р Низами күзаллавында мәхәббәт дигән «серле йомгак» ике яшь жилкенчәкнен айга карап тын алырга куркып утыруына, мәхәббәт хисеннән әлсерәгән йөрәкләрнең талпынуына гына кайтып калмый Лирик геройның мәхәббәте сөйгән ярына, гомерлек юлдашына, туган иленен бай табигатенә, иркен кырларына, тал­тирәкләренә, һәркайсы үз яме белән килгән ел фасылларына, хәтта ин демократик хәрәкәт чарасы—трамвайга да кагыла. «Яшьлеккә хат» повеегендә Р Низами Л Н Толстойнын бөтен иҗатына юллама итеп куелырлык фикерен юкка гына китерми «Чын мәхәббәт—берәүне яратудан тыш. рухи халәтен белән бар дөньяны да яратуга әзерлек дигән сүз».

Мәгәр әле моннан шагыйрь «Жир мәхәббәте» ләззәтләренә дә каршы дигән фикер туарга тиеш түгел. «Тополь». «Сөю алмасы». «Сөюне көткәндә». »Син миңа». «Син әйттен» шигырьләрендә автор натуралистик ваклыклар дәрәҗәсенә төшмичә, мәхәббәтне илаһи бер бүләк итеп, романтик күпертү, чагыштыру сынландырулар ясауда халык җырларыннан күңеленә иңгән бизәкләү чараларына таяна, үстерә:

Ике битең пешкән асма кебек.

Бер алмага карыйм, бер сиңа.

(«Сею алмасы»).

Урман зчендәге ак каендай.

Яктырдың син үтеп барышлый.

(«Таныш түгел кызга»)

Р. Низами иҗатында табигать тынсыз, битараф бизәк түгел, ул тирәлекнен югары казанышы, күрке, һәр күренешенә гашыйк Кеше анын жаны икән ләбаса («Узып барышлый», «Жәйге челлә», «Сыерчыклар көткәндә», «Печән чабам») «Син һәм мин» шигырендә «сары шәлен болгап, тын бакчадан көз йөгереп чыга» каршысына, ул да булмый «ак байрагын тотып кыш чаба», дип шагыйрь ел фасылларының алышына бару манзарасын тудыра. «Кич» шигырендә кеше тормышының өмет һәм ышаныч саркып тыныч кына агышын үзәккә ала.

Ага гомер, салмак дәрья сыман.

Ага гомер, булмый туктатып

Р Низами сүзнең, туры мәгънәсенә өстенлек бирүче шагыйрь булса да, ихтыяҗ чыкканда, эре образлар ясаудан, текә борылышлардан тартынып тормый.

Кояш мөнбәренә

Ак йолдызлар менеп кунаклады...

Тагын бер көн улде галәмдә

(«Вакыт сурэте»)

Р. Низами иҗатына төсләр куелыгы, фикер тәвәккәллеге, шатлыкны да, фаҗигане дә чагылдыруга буйсынган кичереш хәрәкәте хас. Анын шигъри дөньясы үзе бер халәт, автор сүз белән сурәт ясый, сурәткә матурлык үрә. күңел җәүһәрләрен йөрәкләргә иңдерә бара. Ул «кешнәү кайтавазын йөрәгенә кыскан болыт»нын «хәленә» керә, ап-ак карны кызыл итеп күрә, каһарманы күктәге «Йолдызларны тотып-тотып карау» турында хыяллана. Ә хыялсыз кеше—мескен кеше диләр түгелме? Юк, анын каләменнән төшкән персонажлар Гоголь Маниловы кебек буш өметләр, тормышка ашмас ниятләр белән яшәүче, чегән арбасыннан төшеп калган буш, затсыз адәмнәр түгел. Сугышта ун кулының бармакларын өздереп кайтса да, тормыш дәрте, яшәүгә омтылышы бөтен тән күзәнәкләреннән бөркеп торган Кирам—моңсыз, гармунсыз тора алмый Гармунының телләрен күчереп, сул кулынын бармакларын ихтыярына буйсындырып, бәгырьләрне телгәли-телгәли, өздереп-өздереп тальянкасын тарта. Исемнәреннән үк күренгәнчә, Р Низами проза әсәрләрендә дә («Кызыл кар яугач», «Ут һәм жыр», «Яшьлеккә хат», «Урман эчендә урман» һ. б.) шигъри җанлы, романтик табигатьле иҗатчы булып кала. «Без Рашатка шат» исемле мәкаләсендә («В Т.»—2000.—3 март) сабакташы Р Сибат аны «Романтик рухтагы реалист» дип атый. Тормышны ал төсләрдә, хисләр дулкынында гына кабул итеп, бизәп сурәтләүче романтикмы ул. әллә майламаган арба тәгәрмәче кебек ачуны китереп шыгырдап баручы натуралистмы, дөреслекне күзгә карап әйтүдән курыкмаучы реалистмы—анысын билгеләүне киләчәккә калдырып— Р Низаминың холкы, дөньяга карашы урнашкан, һәр шәйгә анык бәясе булган, үзен вак-төяк дөнья матавыкларыннан өстен куя белгән шәхес, сүз сәнгатебездә үз лаеклы урынын тапкан язучы икәнлеген генә искәртәсе килә.

Чәчмә әсәрләрендә дә автор милләт гаме белән бәйле проблемаларга килеп чыга. Аерым алганда, Р Низами мәдәниятебез тарихында якты эз калдырган олы шәхесләребез язмышына игътибарлы. Бу төр әсәрләреңдә ул, бер яктан, халкыбызның талантларга бай булуын ассызыклап үтсә, икенчедән, әдип бөекләребезнен мирасын, исемен саклый белү, ачышларын яңа буыннарга җиткерү турында онытмаска чакыра.

XX гасыр даһиларының тормыш юллары, иҗатлары—әдип өчен сүнмәс-сүрелмәс илһам чыганагы Өч олы шәхесебез һәрдаим аның игътибар үзәгендә: Гаяз Исхакый. Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәш. Жанрын роман-хроника дип билгеләгән, атаклы кешеләр сериясендә басылып чыккан, кайта-кайта төзәткән, тулыландырылган «Ут һәм җыр» әсәре татар халкын дөньяга таныткан атаклы «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллин турында. Р Низами композиторның шәҗәрәсен, ата-бабасы тарихын, эзләнү-үсеш чорларын сурәтләү, ахыр триумфын күрсәтү белән генә чикләнми. Яшь талантның музыкага килү юлының каршылыклы, әрнүле, хәтта
үзеннән
тормаган фажигале булуын тормышчан детальләргә, фактларга таянып күз алдына бастырып, көнчелек, битарафлык нәтиҗәсендә милләт былбылын сугыштан алып калу хәстәрен күрмәгән композиторлар берлегенә, хөкүмәт җитәкчеләренә кырыс бәя бирә, үпкәсен сиздерә Автор каһарманын бизәп, үз чорыннан аерып сурәтләми Совет мәктәбендә, җәмгыятендә «ура» патриотизм рухында тәрбияләнгән композитор егет—күнслендә дә. хатларында да немецларны шәхси дошманнары итеп күрә, үзен башкалардан аерып кую мөмкинлеген эзләми; талантнын халык байлыгы булуын башына да китермичә, үзен гадәти сугышчыга һәм гражданинга санап, утка керә Бу ир-егетнен бөеклеген аңлаган Мәскәү профессоры Литинский гына аны саклап калырга тырыша. Автор бу олы җанлы затка рәхмәтен әйтергә онытмый.

Фәрит Яруллиннын үлемен әдип тагар милләтенә явыз көчләр тарафыннан җибәрелгән фаҗига итеп сурәтли, исәннәрне анын якты исемен мәңгеләштерүгә чакыра. Романда Р Низами яшь композиторнын уйлану-эзләнүләренә таянып, тагар җырының, монынын үзенчәлекләре, галәми янгырашы. халык тарихында тоткан урыны турында фикерләре белән дә уртаклаша

Кайбер урыннарда композиторнын биографиясенә ияреп бару, фактология бертөслелек китереп чыгарса да, гомумирәк рухтагы фәлсәфи, милләт балалары язмышы турында әхлакый уйлану-фикерләр романның офыгын киңәйтеп җибәрә

Икенче бөек маэстробыз истәлеге турында да онытмый икән Рашат Салих Сәйдәшевкә, аның фаҗигале соңгы елына багышланган кыйссасын әдип үзенең юбилеена саклап тоткан икән «Казан утлары» журналы 2010 ел башында укучысын шул әсәр белән таныштырды Тукай. Урманчеләр сафын бизәп торучы олуг тарихи шәхесебез турында Р Фәйзуллиннын «Сәйдәш» поэмасыннан соң күләмле әсәрнен күренгәне юк иде кебек

Фәрит Яруллин, Сәйдәш Нигә дип әле Рашат иптәш, татар халык моңына җырына таянып, музыка сәнгатебезне профессиональ югарылыкка күтәргән асыл затларыбызга шулай мөкиббән китеп яши. исемнәрен халык күңеленә сеңдерү юлларын эзли дигән сөальнең тууы табигый Мине дә бу сорау беркадәр тәшвишкә салган иде. «Ут һәм җыр» авторының кулында гармун күреп, нәкъ безнең яшь чактагы авыл «биетүчеләре» кебек, башын әле ун әле сул иненә салып, милли көйләребезне өздереп моңландырып уйнавын күргәч, көйле, моңлы, сызланучан шәхес икәнен анлагач. бу «чиренең» сәбәбенә төшендем Шигырь, жыр. көй. күнел сагышы —һәммәсе халкыбызның рух җимеше Р Низаминың музыкаль әсәрләргә, анын иҗатчыларына белгечләр дәрәҗәсендә бәя бирә алуында, сәнгатебезнең бу тармагын җаны белән тоюдан, нәзберек хисеннән килә икән

Бөек шәхесебез Гаяз Исхакый наменә «Ике мөһажир» исемле поэмасын багышлавы шулай ук җиңел аңлатыла Үзе дә Исхакый кебек тормыш юлын укытучы мөгаллим, гәҗитәче вазифасында башлап, шигырь аша прозага, публицистикага юл ала. хәленнән килгәнчә, туган халкының язмышы өчен җан атып йөри Инкыйлаблар заманында яшәсә, бәлки, ул да Исхакый кебек илгизәрлек язмышын сайлар иде

Р Низаминың ошбу әсәре турында фикерләремне укучыларга житкергаләгән булсам да. «Ике мөһажир»нен сәяси юнәлешенә, сәнгати үзенчәлекләренә нисбәтән берничә күзәтүем белән уртаклашмасам. дөрес булмастыр Хәер, татар шигъриятен каһарман шәхесебезгә игьтибарсызлыкта гаепли алмыйбыз I Исхакыйнын эшчәнлегенә. көрәш юлына, әдәби мирасының мотивларына, мөһажирлек язмышына горле кимәлдәге дистәләрчә шигырьләр, җырлар, поэмалар иҗат ителгән Р. Низами берәүне дә кабатламыйча, һәр бөеклек түбәнлек белән чагыштыруда күренә дигән ышанычын маяк итеп алып, поэмасының фабула үзәгенә гөрки дөньясының ике күренекле шәхесен-Г Исхакый белән төрек шагыйре Назыйм Хикмәт обрахзарын ала

Совет режимының асылын, милләтләргә, зыялыларына мөнәсәбәтен вакытында аңлаган беренчесенең чит илгә, нигездә Төркиягә китәргә мәҗбүр бхлүын. икенчесенең исәТөркиялән качып яна. бәхетле тормыш вәгъдәләре белән күз буяган большевиклар мәрхәмәте астына килеп сыенган Н Хикмәт образларын төрле-төрле
вакыйга-хәлләр аша тасвирлый. Поэма каһарманнарын туган илләреннән читтә яшәү мәҗбүрияте тудырган фаҗигале язмышлары якынлаштыра. Икесе дә—туган илләрендә урнашкан хакимиятнен дошманнары. Ләкин каршылыкнын шартлары, мотивлары төрле, капма-каршы. Гаяз Исхакый чит илләрдә яшәгәндә дә туган милләтен чарасызлык упкынына ташлаган советларга каршы көрәшен сонгы сулышына чаклы дәвам итә. Төрек шагыйре, киресенчә, коммунистлар йөзендә дөньяны коллык богауларыннан азат итәргә килгән изге көч күрә һәм Ататөрек төзегән демократик республикага каршы көрәш юлына баса Каһарманнарының сәяси карашларына бәя биргәнче, автор тормышта үз юлынны табунын шактый катлаулы булуына басым ясый:

Тормыш бит ул чуар калейдоскоп—

Кайда золым. кайда тамаша...

Поэманың үзәгенә шул рәвешле дөньяга ике төрле караш тудырган сәяси конфликт куела:

Исхакыйны Назыйм Хикмәт белән

Куеп карыйм кайчак янәшә.

Назыйм Хикмәт—сәяси бер корбан. Ә Исхакый

Туры Тукайга тиң ләбаса.

Төрек шагыйренең дә ахыр нияте изге: ул да халкына изгелек, бәхет тели, мәгәр азатлыкны коммунистик идеаллар гына алып килә дип уйлап ялгыша. Автор анын бу ышанычын шактый төгәл чагылдыра: «Чит илдә татлыдыр шикелле Азатлык һәм Ирек һавасы», «СССРнын алсу төс икәнен ишетеп белдем мин» Төрек шагыйренең фаҗигасе чынбарлыкны чалыш көзге аша күреп, хыялны гамәл белән бутау яссылыгында ята.

Н. Хикмәтның антиподы Г. Исхакыйнын туган җиренә, милли теленә мөнәсәбәте, халкынын киләчәге өчен иң кыен шартларда фидаиләрчә көрәше поэмада үзәк мотив булып калка: «Татар өчен жаны актарыла, уйный канда фикер хәрәкәте»

Әдәби әсәр үткәнне сурәтләү аша бүгенге вәзгыятькә бәя бирүгә дә омтылырга тиеш. Поэма авторы үзенен дәртле монологларында хәзерге житәкчелекнен күпмилләтле ил белән идарә итүдә шул ук империячел алымнарга таянуын фаш итә.

Һаман бер сүз—«Единая » диеп Кабатлыйлар, гүя попугай.

Чор һәм олы сәясәт турында әтрафлы фикерләрен автор «Идел белән Урал арасы», «Казан. Ирек мәйданында уйлану» исемле сонгы бүлекләрдә алга чыгара, азатлык өчен көрәш юлына баскан каләмдәшләренә рәхмәтен әйтеп, жир йөзендәге һәр халык үз менталитеты, холкы, моны белән үз туган төбәгендә, хужа булып яшәргә хаклы дигән теләген, таләбен калкытып куя

«Ике мөһажир» Р. Низаминың фажигале хатләрне үзәккә атып, аерым кеше язмышын олы сәясәткә бәйләп ачуга сәләтле сүз остасы икәнен раслады. Автор мөһажирләр тормышын сурәтләү аша халыкның хәзер үзеннән генә тормаган сәбәпләргә бәйле киләчәген яраты жаны аша уздыра, сызлана, әрни.

Р. Низами поэма жанрына сирәк мөрәҗәгать итсә дә. «Ике мөһажир» әсәре лиро-эпик төрдә дә аның мөмкинлекләре житди икәнлекне раслады

Р Низами офыклар артында күренер-күренмәс җемелдәп күренеп атган хыялый образларга караганда, реаль хәлләргә, документаль нигезгә утыртылган вакыйгаларга, реаль, тарихи шәхесләрне сурәтләүгә өстенлек бирә икән. Бу—ижатынын буеннан- буена сузылган бер үзенчәлеге. Руснын бөек гуманист язучысы Л. Н Толстой, киләчәктә уйдырма әсәрләргә караганда тормышта булган хәлләрне, таныш кешеләрне, тарихи шәхесләрне (үзенен Кутузов, Наполеон, патша кебек тарихи
затларга игътибарын искә төшерегез) тасвирлаган әсәрләрне яратыбрак кабул итәчәкләр, дигән. Р Низамины язучы буларак күтәргән әсәрләренең нигез алгесендә абыйсы, якташлары, дуслары яисә татар халкының күренекле шәхесләре образлары тора Реаль тормыштан алынган каһарманнарны тасвирлаганда ул натурализм дәрәжәсенә төшмәскә, образлылык белән фотокопияне бутамаска тырыша

Тормышта берәүгә дә тынычлык юк ди кебек әдип. Анын күпчелек каһарманнары рухи һәм физик сынаулар үтәләр Сыер караучы Галия, очучы Шаһинур, солдат хезмәтеннән кайткан Фәрит, әтисез үскән 9 яшьлек Госман, әсир мөһажирләр Вәлит, бомж Тимержан. язмыш сынауларына бирешмичә, һәрберсе—үз кыйблаларын эзлиләр. Һәркаисы кабатланмас шәхес.

Р. Низами сәнгатькяр буларак гадәти төшенчәләр, әзер өлгеләр, күнегелгән төсләр белән генә эш итәргә яратмый. Ул аеруча жете төсләргә мөкиббән: ап-ак. кып- кызыл, зәп-зәнгәр. карасу-яшел. аксыл-көрән Төсләрне оста рәссамнар киндергә буяу төшергән кебек сайлап алу осталыгы, тел-сурәтләү чараларына игътибарлы булуы, һәр берәмлекнең мәгънәне чагылдырудагы урынын бәйләве—эзләнүчән һәм үткен күзле булуы турында сөйли. Йоклатучан бертөслелек язучымын кабатланмас йөзен үтерүче явыз көч ди кебек автор

Шигъриятендә дә ул ритмик төгәллеккә һәм рифма-кафия төгәллегенә өстенлек бирсә дә, дүртюллыкларын арадаш кафия белән бизәргә дә ярата («Тама торгач»— а-а; а-а), сонет, баллада кебек Көнбатыштан иңгән каноник шәкелләр мөмкинлекләреннән иркен файдалана, ике-өчюллыкларда да фикерен уеп сала белә

Язучыны жәмгыять һәм халкы өчен кирәкле, файдалы, мөрәүвәтле иткән сыйфатлар турында уйланулары белән Р Низами «Алдым кулыма каләм» (2007) исемле китабында уртаклаша. Матбугатта уңай бәя алган (Р Мостафин). язучы хезмәтенең серләрен ачуга багышланган бу әсәренә зәминне ул студент елларыңда ук жыя башлаган икән Әдәбият тарихыбызда М. Әмир. Ф Хөсни. И Гази. X. Сарьян. Г Ахунов кебек мөхтәрәмнәребезнен үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан язмалары мәгълүм булса да, Р. Низами җыентыгының авторы—коллектив. Әдип ярым фәнни, ярым популяр хезмәтендә төрле жанрларда иҗат итүче берничә буын әдипләрнең фикерләрен, теләк- ниятләрен, фаразларын бер жепкә тезеп, уртак композициягә буйсындырып, кызыклы нәтиҗәләр ясый, яшь каләм ияләренә файдалы кинәшләр бирә Каләмдәшләрне вакытларын юк-бар. вак-төяк проблемалар белән уздырмаска чакыруы—халык язмышы хакында уйлануга өндәү кебек яңгырый «Зур гамьнәр, проблема-борчулар белән яшәү әйтер сүзен булу шулай ук мөһим Юкса, буш сүз очырудан, чыпчыктай туктаусыз чыркылдаудан, графоманлыктан файда юк».—дип яза автор

Р Низами иҗатының янә бер үзенчәлеге—автор образынын сурәтләнгән вакыйга хәлләргә битарафлык сакламыйча, әнгәмә уртасына «бәреп» кереп, үз фикерен әйтә белүе Замандашына жиде хат рәвешендә язылган мөрәҗәгатендә ул болай ди •Беләсең микән, синен барлык кичерешләрен, яндырып-яндырып минем йөрәк аша да узды Синен пакь, керсез Йөрәген күтәрелгән биеклеккә асылда мин дә күтәрелдем»

Шул күтәрелгән биеклегендә кала алсын иде Рашат Низами—ижатында да тормышында да Жыеп кына әйткәндә, мәкаләбез каһарманы үзенен 60 яшьлек бәйрәмен халык гаме һәм милләт ихтыяҗларын үзәккә куйган, ихласлы, эзләнүчән прозаик, ялкынлы публицист, җитлеккән шагыйрь буларак каршы ала.