ИКЕ УРМАН ЧИГЕНДӘ...
Хыялы тарихның нәкъеше улды. Сүзе—диндә. хыялы күздә калды.
Г Канамый
Төнге дала... Караеп күренгән балбалнын мен еллар буена җил-су-кояш ашаган таш чыраен учак шәүләсе ялмап-ялмап ала. Якында гына тышаулы атлар пошкыра Учак тирәли яугирләр тезелеп яткан Садакларында—уклар, кыныларында үткен кылычлар черем итә. Бары тик сакчы гына керфек какмый, учакка кизәк өсти- өсти, үзалдына монланып утыра. Бераздан ул да япан дала күкрәгеннән сирпелгән әрем исеннән изрәп калгып китә. Ә офык артында—боек Урда йорты, олуг ханнын Алтын таш сарае «Уяу бул! Уяу бул!»—дип пышылдый күпне күргән балбал. Анын сагаюы учак ялкынына күчә. Үрсәләнгән ялкын—учакнын сары җаны...
Сарыҗан... Сарьян... Борынгыдан килгән әнә нинди мәгънәле исем кушканнар икән аңа. Сәер дә, серле дә Бер ишетүдә хәтергә уелып та кала Әдәбиятта үз тәхетен тоткан проза остасы Хәсән Сарьян тормышта да. исеменә хас булганча, үзенчәлекле шәхес иде Мин аны беренче күрүдә ошатып та бетермәдем шикелле. Кырыс күренә Төмсәрәк чырай Аз сүзле. Кара кысалы калын күзлек, кара чәч. үжәт кысылган иреннәр, каш арасыннан маңгайга таба үрләгән таләпчән ике җыерчыкны да өстәгәч, гиз генә якын мөгамәләгә кереп китәрдәй, күңел капкалары шар ачып ташланган беркатлы шәхес дип уйламыйсын аны Тавышы нечкәдә, калын да түгел. Музыка белгечләре аны нинди тембрга да кертергә белмичә аптырарлар иде
Нәзберек гөл шытымын ин нечкә тамырларына кадәр имгәтмичә казып алган кебек, һәр сүзне ул кадерләп, күкрәк эченнән ала. җеген җеккә ки герен, ашыкмыйча әйтә, нәкъ язуындагы кебек, тулы җөмлә белән сөйли. Танышыннан талгын җил канатыннан саркып киткән әрем тәме килә төсле
Гадәттә, роман -повестьлар укыганда, аны язган әдипнең йог-кыяфәтен үзенчә күз алдына китерәсең. Китап бигендәге вакыйгалар аша хәпа тавышына кадәр ишеткәндәй буласын. Ә инде үзе белән чынбарлыкта күреп танышкач, күңелендә яралган сурәттән шактый аермалык күреп нәүмиздә несен Бары тик ныклап аралаша башлагач кына бу аерма бетә, килешәсең, күнегәсен
Хәсән Сарьянның бикле күңел дөньясын аз гына булса ла ачып карау, аңлау өчен шактый аралашырга, төнге Казан урамнарын бергә гизәргә, озын юлларга чыгарга, иҗади бәхәсләр белән шаулы яшәп алырга кирәк rue әле
Бервакыт Лаеш районына чыг ып киттек. Өчәү идек: арабы заа ин өлкән икәнен
тамак кырып куюы белән искәрткәләгән Сарьян абый, шәһәр ераклашкан саен, мәжүси елмаюы күзләренә күчә барган шагыйрь Мөдәррис Әгьләмов һәм исеме халыкка билгеле шәхесләр эргәсендә берничә көн яшәп алуны бәхеткә санаган мин фәкыйрегез.
Атабай, Сараландагы көннәр аеруча истә калган. Яшьтәшләр буларак, авыл советы рәисе Вазыйх абзый белән Сарьян шунда ук уртак тел таптылар. Тормыштагы кызыкларны күрә белүче, фикерле, иҗади күңелле иде рәис. Рәхәтләнеп, чишелеп бер сөйләшеп утырырга бик тә сусаган булгандыр ул. Зур көймә белән табигать хозурына чыккач, шәһәрнең таш киеменнән котылган Хәсән Сарьян да иркенәеп, берьюлы ачылып китте. Мин ул чакта океан-диңгезләр күрмәгән әле, Кама белән Идел кушылган урында аргы яры зәнгәр томаннар артында югалган чиксез киңлекне акылыма сыйдыра алмыйча хәйран калып йөрим. Көчле дулкыннар тетрәткән яр— гүя Идел-йорт сыйган материкның ин кырый ноктасы. Каршында—чиксезлек... Ә табын янында Вазыйх абзый белән Сарьян авызга авыз. Әңгәмә арасында бүленеп, Хәсән Сарьян үзе өчен кызыклы санаган сүзләрне блокнотына төшереп бара. Шунысы гаҗәп: рәсми кәгазьме, кулъязмамы—ниндие генә булмасын, ул искиткеч төгәл, камил итеп, баш хәрефләрнең койрыкларын купшы бөтереп иренмичә, күзне иркәләрлек итеп яза. Үземнең исә жомга көнне язган хәрефләр шимбәнекенә бөтенләй тәңгәл килмәскә мөмкин. Кәефкә карап үзгәрмәгән язу рәвеше холык ныклыгын белдерәдер, мөгаен
Вазыйх абзый ул көнне өенә кайтып тормады, безнең белән бергә кунакханәдә калды. Төне буе сөйләшеп чыктык. Икенче көнне дә ул очрашу оештырды.
Клублар шыгрым тулы була иде ул елларда. Кичәне Хәсән Сарьян ачып жибәрә (тел ачкычы өчен дип, сәхнәгә чыгар алдыннан стакан тулар-тулмас акны салып куя, монысын инде алдан хәстәрләп торабыз). Әдәбиятның үткәнен-бүгенгесен тәфсилләп, үтемле итеп сөйләп, халыкны әзерләп бетергәч, безгә чират җитә.
Иң соңыннан Мөдәррис Әгьләмов чыгып трибунага олпатларча таяна. Трибуна анын Тукай буйлык гәүдәсенә чамалап эшләнмәгән, бераз биегрәк. Залдан караганда калкып торган ике терсәк арасына чумган ялтыр пеләше генә күренәдер. Ә кырыйдан аның кыяфәте Чили шагыйре Пабло Неруданын бераз кечерәйтелгән рәвешен хәтерләтә. Җиңел ябык гәүдәдән борынгы шагыйрьләрдән килгән кодрәтле тавыш ургылып чыгуга, сүз хасиятеннән зал сыгылып, сулышын тыя.
Сөембикә кебек гүзәл хатын
Кыйссаларга кереп калырлык Авылында шундый чибәр барда, Ирләреңә бирсен сабырлык!
Мишәр карчыгы «Канат әби ..»не сөйләгәндә, өлкәннәр күзендә яшь күренә. Сарьян абыйны күзәтәм: Мөдәррисне ул һәрчак, беренче тапкыр күргән кебек, бирелеп тыңлый.
Болгавыр тормышта гөнаһсыз гына алдашырга, уйнарга яратса да. Мөдәррис иҗатында бакый сүз изгелегенә хыянәт итми, жанын актарып ташлап яза. Юк. язмый, әзер шигырьне фәрештәләр кулыннан үрелеп кенә ала сыман.
Атабай тугайлары бүгенгедәй күз алдында. Сентябрь җиле... Чалып аяктан егарга теләгәндәй, дулкыннар ярга сикерә. Кодрәтле шавын тыштап. Мөдәррис Әгьләмов белән яр буенда йөрибез. Без яшь әле. утызга да житмәгән. Тукай яшеме? Анысы Ходай Тәгалә тарафыннан иңдерелгән бәхетле ялгыш. Егерме җидедә бөеклеккә ирешү бүтән кабатланмаячак...
Мөдәррис Кандалыйлардан, Бабичтан шигырь юллары китерә Кол Гали, Хафизларны искә ала Минем Гарсия Лоркалар, Евтушенколар белән җенләнгән чак. Каян соң әле бу сандык төбеннән «нафталинлы шигырьләр» тартып чыгара, архаизм, дип. Мөдәррискә эчтән көлебрәк карап куям. Ә ул шигъриятенә кирәкле көй, сулыш, сүз егәренең асыл микъдарын Шәрыкнең дастани тирән тамырларыннан алырга икәнен үз акыл-зиһене белән шул чакта ук төшенгән булган, каһәр! Бисмилласыз чорда яшәү рәвешең рәтле күренмәскә дә мөмкин. Әмма уй-гамь
олпатлыгы ана тумыштан бирелгән: ин мөһиме—эчке дөньян шигъри догадан тукылган ак намазлыклы булсын..
Атабай тугайлары Жете зәңгәр сентябрь күге... Учак-табын янына түгәрәкләнәбез Хәсән Сарьян, хискә бирелеп. Вазыйх абыйнын иненнән кагып-кагып ала:
—Шагыйрь син, билләһи! Шагыйрь! Киттек безнен белән Казанга!
Вазыйх абзый көлә, үрелеп ярга таба карап-карап ала. Анда биниһая зур көймәсен анын дулкыннар чылбырыннан өзеп алып китәргә теләп кыйный-йолка- чайкалдыра
Шуннан сон ун еллап вакыт үтте микән, беркөнне редакция коридорында мине бер кыз туктатты (йөз-кыяфәте, керфекләренә кадәр «илһам колы» икәне сизелеп тора):
—Сез безнен авылга—Сараланга килгән елны мина сигез яшь иде Сезне кунак иткән Вазыйх минем әтием иде,—диде.
—Шулаймыни?! Сарьян абый әтиенне чак шагыйрь итми калды ул чакта,—дим көлеп
—Әти язмады инде. Үз урынына мине җибәрде Казанга,—диде эчкерсез елмаеп университет студенты, зәңгәр күзле кыз.
Саралан кызы—Илсөяр Иксанова—берничә елдан татарның кабатланмас шагыйрьләре йолдызлыгына үз моны белән кушылыр.
Кичәләр үткәреп Мари ягында, Бәрәнге районында йөрибез Халкыбызның меңъеллык әдәбият тарихын кыска, үтемле итеп сөйләп чыккан Хәсән Сарьянның тонык тавышын еллар аша аермачык ишетәм Кәефе килгәндә, ул төрек акценты белән сөйли башлый, аннары, «онытылып китеп», бөтенләй төрекчәгә күчә торган иде. Кызганыч, ул елларда ана иптәш кеше арабызда юк, «төрек» дигән сүзне дә сагаеп, як-якка каранып кына әйтә торган идек. Үзе әйтүенчә, төрекчәгә аны бала чакта әнисе өйрәткән булган. Житмешенче елларда шушы телдә бер иркенләп сөйләшеп, үзен сынап карау өчен ана турист буларак Төркиягә бару бәхете дә тәтегән иде.
Мәктәп укучылары каршында да ул төрекчә шигырьне укымыйча калмый иде
Йолк-йолукъ юрелер шаирләр.
Багъырчар йылдызлара
Менә ул Төркиядә балаларның бик ярлы шартларда интегеп яшәүләре, бәләкәйдән үк авыр эшкә дучар ителүләре хакында сеңдереп сөйли Укучылар анын авызына карап сулышсыз калганнар Төрекнен бәхетсез балаларын жәлләп күңелләре тулган, кайсылары менә-менә елап җибәрерләр шикелле
Без, Рәдиф Гаташ белән, пәрдә артына чыгып китәбез, арттыра бу дип, түзә алмыйча, авызны тотып кына көлешәбез.
Үземнен башлангыч мәктәптә укыган елларымны искә төшерәм Капиталистик илләрдәге хәерчелек, балаларның рәтсез тормышы хакында сөйләгәндә, «нигә безнен якка чыкмыйлар икән ул бәхетсез балалар9» дип аптырап уйлана идем Чик буеннан сәләмә киемле төркем-төркем балаларның безнен илгә таба агылуы күз алдыма килә иде Үзем чит ил балаларын кызганган булам, ә үземнең бозда шуарга юньле тимераягым юк. китаплар салырга рәтле сумкам юк. тагын әллә ниләр юк. Юклыгыңны онытып, ин бәхетле илдә яшибез дигән сөенү генә бар
Укучылар белән очрашудан сон Рәдиф Гаташ
—Алай ук түгелдер инде. Сарьян абый, бигрәк бетереп ташладың Төркияне'— диде.
Сарьян абый бер сүз дә дәшмәде, борын эченнән кынг итеп, күзлек кысасын төзәтә-төзәтә арлы-бирле йөренде дә, бераздан сон гына
—Төркияне барып бер күргән кеше икенче тапкыр бармый түзә алмый Дөресен сөйләсәм. юлымны ябам бит —диде —Төрки халыклар арасында бердәнбер бәйсез ил бит ул,— дип. аллә ниләр сөйләргә җыенган сыман булды да кәефсезләнеп туктап
калды Күнслендәген ачып салмыйча, вакытында тыела белү утызынчы елларда туып үскәннәргә гомумән хас сыйфат шикелле тоела мина.
Уйлаганбызмыни. Төркиянен Измир, Конья, Анкара. Истанбул кебек калаларын тамаша кылып йөрербез дә (1985 ел), Рәдиф Гаташ белән шунда Хәсән Сарьянны еш кына искә алырбыз дип кем уйлаган Төркиянен көнкүрешендә, архитектурасында гасыр-дәверләр чиратлаша. Йөзләрчә манаралардан иртәнге- кичке азан—ислам моны янгырап шәһәрләр өстенә изге нур сибә Кая барсан да бер тел—төрек теле Чибәр, горур халык. Яшь егетләр «Мин төрек!» дип күкрәк кагып торалар. Үз дәүләте булган халыкның күз карашы, гәүдә тотышы, буй-сыны, рухы башка икән шул. Кызыгасын, көнләшәсен, чагыштырып карыйсын да. үз халкыңның язмышын уйлап, эчтән әрнеп, өметсезләнергә генә кала.
Ә теге чакта Сарьян күргән малайлар, киләчәктә бизнес эше ачарга дип. Алманиядә акча туплыйлардыр. Кая карама төрек малайлары сату итә. туфли чистарта, фаэтоннарга утыртып туристларны йөртә. Телләре дә. куллары да уйнап тора. Француз белән французча, инглиз белән инглизчә, алман белән алманча теттереп сөйләшәләр. Бәләкәйдән үк кыюлыкка, телгә, эшләп алган акчанын тәмен белергә өйрәнеп үсәләр ич төрекнең күмер күзле малайлары!
Хәсән Сарьян үзе дә боларнын эшчәнлегенә сокланып йөргәндер. Ул таза, нык гаиләдә, бәләкәйдән үк һөнәргә өйрәнеп үскән. Уфа татарларының матур табигатьле Илеш төбәген ул еш сагына, жае чыкканда кайтып килергә тырыша иде. Туган йортынын фотосын да күрсәткәне бар Фронтоннары агачтан чигеп эшләнгән мансардалы байлар йорты булып истә калган. Хәсән Сарьян әле Уфа университетында укытып, башлап язучы булып йөргән чакта. Мостай Кәрим:
—Октябрь революциясе булмаса, без язучы түгел, ә Сарьянда батрак буласы идек,—дип юкка гына шаяртып әйтмәгәндер.
Кай арада еракка кителде, вакыйга Бәрәнге районынын шыңгырдап торган нарат клубында бара иде бит әле. Хәсән Сарьянга купшылык, купайту хас түгел, гадел итеп, саран гына мактап безне халыкка тәкъдим итә. Ин соныннан сәхнәгә Рәдиф Гаташ чыга. Аудиторияләрне күп күргән тәҗрибәле, сүз куәсен чамалый белгән шагыйрь Анын һәрчак кулланып, тамашачының күңелен ача торган серле ачкычы бар:
— Иптәшләр, мин сүземне су эчүдән башлыйм әле!—дип, ул стаканга тотына, бер йотым гына уртлап куя. Шул мәлдә залдан жинелчә көлү дулкыны уза, ике арада якынлык урнаша. Гаташ. башын чөеп, көр тавыш белән «Ирләр булыйк!»ны сөйли башлый Озын кулын нәзакәтле сузган, әйтерсен лә учына көзге яшереп, шуңа карап укый.
Кичәләр шулай бер жай гына бара иде, өченчеме көнне нәтабигый хәл булды. Хәсән Сарьян, гадәтенчә, беренче булып трибуна артына чыкты да.
—Иптәшләр, мин сүземне су эчүдән башлыйм әле...—дип, бер тын калып, күз кырыен гына Гаташка төшереп алды.
Рәдиф Гаташ коелып төште, ризасызлык шәүләсе күзлек пыялаларына кадәр жәелде. Үз чираты җиткәч, ул трибуна янына авыр сулап килде дә ачкычын югалтып, бикле ишек катында чарасыз калган шикелле бераз таптанып торды, аннары элеккеге кыюлыгын жуйган тавыш белән шигырьләрен сөйләүгә күчте
Соңыннан инде, әлбәттә, анлашу булды.
—Ул бит минем табыш, мин аны ничә еллар инде дога кебек кулланам,—дип, Гаташ, Хәсән Сарьянның әле уң ягына, әле сул ягына чыгып, кулын селки-селки аңлата.
Сирәк шаярта торган Сарьян канәгать калып көлә. «Сине сынап карамакчы идем...»—ди. Дусларча үпкәләшүнең соңы тирәнгә китә димени, айлы төн безне үз кочагына ала
Бәрәнге поселогы да, Йошкар-Ола кибетләре дә гажәп бай: кием-салым дисенме, башкасымы, хәтта лимонга кадәр сатуда бар (1978 ел бит бу!) Бер кибеттә без— «Казан хәерчеләре»н сатучы ханым. «Әллә әртисләр килгән инде?..»—дип. ягымлы елмаеп каршы алды Төрле тәм-томнар арасында күзне кызыктырган нейлон чәенен бер кулга икешәр генә кап бирелүен белеп алгач, мин. бөтен сәләтемне эшкә жигеп.
сатучы ханымны авызыма караттым. Казаннан зур концерт әзерләп киләчәкбез, ин шәп урынга билет сезгә, имеш. Ниһаять, минем тел юмартлыгы өчебезгә дә унар кап чәй белән бәһаләнде.
Урамга чыккач, Хәсән Сарьян мине мактап бетерә алмады:
—Күз алдында бер башка үсеп киттең. Синең белән юлга чыгарга була икән'..
Шулай кәефле сөйләшә-көлешә якындагы ипи кибетенә килеп кердек. Кердек тә бер-беребезгә карашып аптырап калдык Бер кырыйда зур-зур тартмаларда чүмәләмә өелгән Цейлон чәе тора, бу кадәрле байлыкны минем гомеремдә дә күргәнем юк иде. Сатучы белән безнең арада шундый сөйләшү булып алды «Бу чәйләр сатыламы?*—«Күргәзмәгә куймаган идек, абый җаннарым, сатарга дип куйдык...»—«Ничә кап алырга мөмкин?»—«Кесәгезгә карап инде, хетяшниге белән алып китегез, абый жаннарым...»
Минем шунда ук кикрик шиңде, базарым төште Юлдашларым миннән көләргә тотындылар. Боларга кушылып, үз-үземнән көлеп кенә мин хәлемне җиңеләйтә ала идем.
Колүне читкә куеп, җитдирәк уйлансаң, сәер чынбарлык ачыла безнең республика миллионнарча тонна нефть озата, иген кырларын таптап, зур-зур заводлар кора, ә кибетләрдә фәкыйрь җил уйный Бәрәнге иккән мари ягында исә шартлар башка. Мәскәүчә тәэмин ителгән кибетләрдә—апельсин-лимон, һинд чәе Татар, бичара, җелеген суырган саен дәртләнебрәк эшли, үзеннән көлгән саен сөенебрәк югарыга рапорт бирә. Бу турыда ачынып сөйләшүдән ары китә алмый идек шул без ул чакларда
Ә шулай да... Калын мари урманнары белән уратып алынган татар төбәген яраттык без. Ул карлы кичләрнең кәгазьгә сыя алмаган күпме хатирәләре кем белән дә бүлешеп булмый торган сагынуга әйләнеп калгандыр Без китәсе көнне эре-эре кар ява иде. Йошкар-Ола автобусына кереп утырдык Күнелдә ниндидер моңсулык. Күперенке башлык кигән чибәр-чибәр кызлар тәрәзә яныннан үтеп-сүгеп тора. Их. кичә кайларда идегез микән сез, Чибәркәйләр9 Ирексездән шушындый юллар хәтергә төште:
Салмак кына йөзеп калды без тотмаган балыклар.
Үз эченә йомылып, төксе генә утырган Хәсән Сарьян кинәт башын күтәрде дә
Энциклопедик хәтерле Рәдиф Гаташ шунда ук бу юлларнын Роберт Әхмәтжанов шигыреннән икәнен әйтеп бирде Шигъриятне ярата иде Хәсән Сарьян Бервакыт Казаннан «Елочка» (хәзерге «Банк-клуб») кафесында кәеф-сафа корып утырабыз Арада Ерак Көнчыгыштан хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан яшь офицер Зиннур Мансуров та бар. Аның яшь шагыйрь икәнен дә белгәч. Хәсән Сарьян «Синмени инде ул ана турында тетрәндергеч шигырь язган Мансуров9 .»—дип. анын «Казан углары»нда чыккан циклыннан шундый юлларын хәтергә төшерде
Ник ашыктың, өни.
туй кү.гиәгең
син икенче тапкыр кияргә '
«. Туй күлмәгеи белән
җир асты да
якты, нурлы булсын »—дияргә
Лейтенант-шагыйрьнсн үз авызыннан кабат-кабат сөйләтеп, ул шушы шигырь моңында хозурланып утырган иде ул көнне
Әдәби бәхәсләр вакытында масаебрак киткән без яшьләрне Хәсән Сарьян • Галимҗан Ибраһимовны узуы җиңел, тик аны башта куып җитәргә кирәк әле •—дип оялтып куя иле Телгә аерата сизгер, аз гына төгәлсезлектән дә рәнҗи
торган әдипнен беренче проза китабыма эчке рецензия язарга алынуы минем өчен бәхет иде. Шул кулъязмамны алырга дип. мин анын дачасына бардым Төп сүзгә керешкәнче, ул. кыл кебек бер эздән чигелгән кадак башларына кадәр күрсәтеп үзе төзегән йортны үтә бер тәм-ләззәт белән анлатып. таныштырып йөрде Агач эшенә дә оста икәнен мин анын «Әткәм һөнәре» повестеннан укып та. болай ишетеп тә белә идем. Сарьян абый өчен монда иң яраткан урын бакчаның өй каршындагы почмагы иде. ахрысы Инглизләр төгәллеге белән кырт кисеп калдырылган кыргый үләнлек, кырыйда мәһабәт имән үсеп утыра. Берәү булса, күләгә төшерә дип, имәнне кисеп, төбе-тамыры белән каерып алып, анда жиләк-жимеш утыртыр иде.
—Дача жире алу белән күпләр кисеп ташладылар,—диде ул.—Сал аягыңны!—дип. үзе дә чишенеп, үлән өстенә жәелеп утырды.
Имән күләгәсе төшкән бу нәни генә оазиста һәр үлән санаулы. һәр чәчәк үзенчә матур-кадерле иде.
— Печәнен, курпысын чабып торам,—диде Хәсән Сарьян. Минем өчен сәер тоелды: шушы уч төбе кебек жирдә печән чап. имеш. Ул чакта минем әти-әни исән, авылыма кайтып, жәй саен киерелеп печән чабам. Туган нигезен булгач, урман-болыннарга да үзеңне хужа итеп саныйсын. Хәзер инде менә печән чоры җитсә, жан талпына, чалгы жыры төшләргә керә, печән чабасы килеп кул кычыта башлый Кайтып кына булмый, нигез беткән, ара өзелгән Менә кайчан аңладым мин Сарьян абыйны. Чалгы тавышы анын еракта калган хатирәләрен уяткандыр, шушы кулъяулык кадәр жирдә печән чапкан мәлдә туган ягы тугайларын искә төшереп юангандыр Төннәрен, исән калдыруына рәхмәтле булып, талгын җилдә шаулаган имән төбендә монаеп утыргандыр.
Без ул көнне урман аланнарында кузгалак өзеп каба-каба сәгатьләр буе сөйләшеп йөрдек. Күптән түгел генә анын яна повесте—«Бер ананын биш улы» басылып чыккан иде Үзең яратып язган әсәрне халык хөкеменә тапшыру—язучы өчен сирәк килгән бәйрәмдер. Гадәттә, дача киемнәреннән генә йөрергә яраткан Сарьян абый ул көннәрдә саргылт төстәге яңа плащ киеп, кулына дипломат тотып нәшриятка килә иде. Бөтенесе дә кулын кысып котлыйлар Анын йөзендә эчке мәгърурлыгын чак тыеп торган канәгатьлек һәм шул ук вакытта үзе генә белгән ризасызлыкта чагыла. Повесть редакторлар тарафыннан кыркылып төзәтгерелмәсә, нәкъ ул язганча басылса, тәэсире тагын да көчлерәк буласы иде. Кызганыч, заманасы шундыйрак иде шул . . Бу әсәрен ул, басылып чыкканчы, кулъязма килеш мина укыткан иде Фаҗигале симфония кебек үтә камил, тетрәндергеч әсәрнең вакыйгаларын онытырлыкмыни: бәхетле гаиләдә берсеннән-берсе таза, чибәр биш малай үсә Сабантуйлар, авылның самими гадәтләре. Агы Иделдән сал агызулар. Шулай кинәнеп яшәргә килгән егетләр тормышның кайсыдыр борылышында эчкечелек агуына биреләләр Бертуган егетләрнең өчесе фаҗигале үлемгә дучар була. Дүртенчесе үз-үзенә кул сала. Әсәрнен соны ананың хыялыйлануы белән бетә иде.
Журналда үз вакытында чыксын өчен нинди генә шартларга күнмисен. Цензура таләбе аяусыз иде шул ул елларда. Хәсән Сарьянга да повестьтагы персонажларны кабаттан терелтү, әсәрне имгәтеп чыгаруга йөрәген кисеп ризалашу жинел бирелмәгәндер..
Узган гасырның сиксәненче елларында Хәсән Сарьян шушы әсәре белән генә дә үзен олуг әдип икәнен раслады. Татарның милләт буларак таркала башлавын, аың генетик кодына нинди хәтәр куркыныч янавын ул "Бер ананын биш ульГнда бәгырьгә үтәрлек итеп искәрткән булган. Бу тирән мәгънәле әсәрнен баштагы, төп нөсхәсе бастырып чыгарырга иде. ясалма каланчага менгереп, мифик классик ясаган кайбер каләм ияләренең буш кибәктән торган язмаларын бер кырыйга этебрәк куеп, жан кисәтүенә корылган шушы югары кимәлдәге әдәби әсәрне мәктәп дәреслекләренә кертергә иде.
Ул чакта. Идел ягыннан дымлы сулыш сирпелгән урманда гәп корып йөргәндә дә. безнең уй-гамебез. сүз сөреше һаман шул әдәбияттан ерак китә алмый иде.
—Сукырлар турындагы повестегызны кайчан язасыз инде. Сарьян абый0 —Чират шуна житте инде. Тиздән тотынам. Көзгә...
Малай чакта аны тома сукырлардан гына торган артистлар труппасына алалар. Шулар белән ул концертлар, спектакльләр куеп, авылдан авылга йөри. Сукырлар гаҗәп кызык халык, бөтенләй бүтән дөнья, аларга көн дә бер, төн дә бер, дип. мавыктыргыч итеп, күп тапкырлар сөйләгәне бар иде анын
—Труппа җитәкчесе көчле ихтыярлы кеше иде, шуны Казан урамында очратып исәнләштем. Сукырлар колакка сизгер була бит. Тавышымнан таныды, унҗиде ел үткән бит югыйсә... «Сарьян энекәш, син ич бу! Үскәнсен, үскәнсен...—дип. буемны чамалап, баштан сыйпап алды.
Хәсән Сарьян үзе әйткәнчә, «утырып яуган яңгыр кебек» тел белән ашыкмыйча, ипле итеп, һәр күренешнең күләгәсенә кадәр метекләп, нечкә җеп белән үрә-үрә яза белә иде Әсәрен укыганда, тел хасияте сиздермичә дә сине олыгайта бара, кайчакларда бу тәэсиргә бирешәсе килмичә, күнелдәге яшьлек таенын дөрес кагыйдәләр кысасыннан читкә сикереп, үзенчә юл сабарга теләп үрсәләнүе дә гажәп түгел...
—Үсмерчак хатирәләре Романтик рухта язарга кирәк инде бу әсәрегезне,—дип акыл саткан булам.
Хәсән Сарьян, дәшмичә, баш кына селкеп куя. Күңелендә инде анын тере образлар яши, мәйданга чыгарга омтыла, әмма язучының ак кәгазь каршында туачак газаплы мизгелне сузып, ашыкмыйча, ләззәт кичергән чаклары иде. күрәсең. Ничә еллар буе җаныннан аерырга кызганып йөргән бу әсәрне язарга өлгерә алмаячагын, ул вакыйгаларны бүтән беркем дә. беркайчан да яза алмасын без ул чакта уебызга да китерә алмый идек шул. Көне нинди иде бит... Кояшлы хозурлыктан кинәнгән көндә без, бу дөньяга мәнгегә килгән кебек, «Алла бирсә»не дә онытып, уй-ниятләребезне уртаклашып йөрибез.
Кошлар авазына күмелгән каенлы-усаклы урманны кинәт тоташ наратлык алыштырды. Хәсән Сарьян тукталды да:
—Менә монда чик сызыгы...—диде.—Сизәсеңме, һавасы кинәт үзгәрде. Бәлзәм,— дип, ул, наратлыкка кергәч, күкрәк тутырып сулыш ала башлады Жиз кәүсәле мәһабәт наратлар арасында чынлап та әллә нинди иркенлек, җанны иркәли торган саф тынлык иде.
— Менә шушында һава кырт киселә,—дип, ул яңадан мине каенлы якка алып чыкты,—Аерманы сизәсеңме?—Ике арада һава чиге булуына ул мине сабыйларча үҗәтлек белән төшендерергә кереште.
Ике урман арасы...
Туган җиренен елгаларын кан тамырлары белән чагыштырып язган әдипнең йөрәгендә тетрәнүләр барамы—берүзе генә беләдер. Зарлану гадәте ана хас түгел Әнә бит ул, вакыт-вакыт күзлеген сала да чигәләрен кысып тора (кан басымы югары булган кешеләргә хас сыйфат-гадәт).
Уфа—Казан арасы.
Бу ара Хәсән Сарьян өчен ерак та. якын да түгел, бу ара әдипнең бәгыре белән тоташкан Менә бүген дә ул хатирәләргә бирелде, язучылар арасындагы эчкерсез мәзәк хәлләрне көлә-көлә сөйли, Уфа университетында укыткан еллары искә төшкәч, ачынып бер-икс сүз әйтеп куя да үз эченә Йомыла Тел хасиятенен тирән тарлавыкларына төшә белгән әдипкә гыйлемлек сәләте тумыштан бирелгән. Ана бәрәкәтле мәйдан гына кирәк булган Ләкин утызынчы елларда төптән киселгән чын зыялылар урынына килгән үзешчән, мөтәгалимнәр арасында ул ышанычлы терәк таба алмый Милләтләрне аерып, тарихтан олы баба эзләп, мирасны бүлешеп кайнашкан фәһемсез вә фәнсез даирәне ташлап, Казанга күчәргә мәҗбүр була
Әдәбиятчылар арасында да җанына урын таба алмый Олыны олы, кечене кече игеп, кемгәдер ачылып китәргә ниятләп талпынып та куя. тагын сагаеп, үз кабыгына яшеренә Мондый чакта ул ятымсыз, мыжык булып тоела Эчтән күңеле сыкрап торганда, ничек инде ваемсыз сүз сөрешенә кушылып китә алсын Кемгә сыенасын'.’ Тарих тәмен җуйган өлкән әдипләрнең дә халык язмышына караган хәтере шушы гасыр белән генә чикләнә. Әллә сон һәркем эчтән, аерым аерым гына сызамы ’ Йә, кем бар ’! Мондый өметсез мәлләрдә, иңендәге ташны кагып төшереп. Сарыжан кычкырып җибәрер шикелле «Уйсыз да. буйсыз да. Алласыз
да, мулласыз да әдәбият быргычылары, ишетәсезме?! Юк, мин кычкырмыйм, күңелемнән генә әрнеп эндәшәм... Юк, сезгә түгел, үз-үземә Кичерегез...»
Ике халык арасы...
Сарьян сагынып Уфага бара да күңелсезләнеп кайта. Ике халыкны аерган сызык, упкын булып, кинәйгәннән-кинәя бара. Бер башы Уралда, казакъ далаларына терәлгән, икенче башы Иделгәчә җиткән олы дәүләт булып яшисе бер тел-лөгать агачындагы ике җимеш бит без югыйсә, татар-башкорт кавеме. Ни җитми? Кем бүлә? Кем дигәне ике араны болгатып торучы бер өер. Держава кулы аларны үсендереп тора. Аерылганны аю булып, бүленгәнне бүре булып яшерен генә бугазлап бара.
Ике халык арасы...
Әз генә бу ара җылына башладымы, бәләкәй «Идегәйләр» калкып чыга. Юк, болар кылыч тотып ияргә утырырлык та. җәя тартырлык та хәлдә түгел. Болар—«Өченче Рим» учыннан төшүгә туфрак буласы астыртын мәхлуклар, алданган бичаралар.
• Ник берегездә эндәшми? Мин дә дәшмим...» Сарыҗан карашында—әрнү-кисәтү. рәнжү-шелтә-чарасызлык... Ә эчтә—гомер кыясы убылганнан-убыла бара...
Ике урман арасы...
Сарьян абый кайсы якка чыгыйм икән дип икеләнгәндәй туктап калды, тагын чигәләрен кысып торды. Әллә авырыйсызмы? дип сорау бирмәсен дигәндәй, күз төпләрен сыйпап алды да, акланган сыман:
—Безнең яшьтә шулай инде, кул белән тигезләп тә карыйсын, җыерчыклар артканнан-арта гына бара,—диде.
— Кая әле сезгә картаю турында уйлау
—Безнең нәсел озын гомерле. Кимендә туксанга кадәр яшим әле мин,—дип. Сарьян абый үз-үзен юаткан кебек әйтеп куйды. Кинәт ул беләгемнән кысып тотты:—Ишетәсеңме, күке кычкырды?!
Әллә кычкырды, әллә юк, мин ул әйткәч кенә кайтавазын ишеткән кебек булдым.
—Бу вакытта күке кычкырмый, сакаулана.—дип, ул эчтән нидер юраган-сораган кебек сагаеп тыңланды.
Бер кычкырды да тынды кәккүк. Бәлки, ул күк катларыннан иңгән тәкъдир тавышы булгандыр
Шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, урман аланнарында бер-беренне тин итеп, ачылып сөйләшеп йөрүнең соны җитте. Көн кичкә авышкан талгын бер мәлдә без күл аша салынган асылмалы күпер төбендә хушлаштык Ул аргы ярда басып калды Соңгы... дигән хәтәр хакыйкатьне белмәү бәхете бирелгән шул адәм баласына
Безнен нәсел озын гомерле, дигән иде югыйсә. Әмма эчтән сызган, халык язмышын сыйдырган йөрәге түзмәде. Әгәр ул бүгенге көндә исән булса.. Күпме каләм ияләре үз язмасына нокта куйгач, Хәсән ага Сарьян ни әйтер икән, телнен асыл сафлыгына хыянәт итмәдемме, дип. җаваплылык хисе тоеп, дулкынланып куярлар иде. Әдәби телебез сагында ул гадел-кырыс. таләпчән аксакал сыйфатында кадер тәхетен биләгән булыр иде.
Сары көз Хәсән Сарьянны безнең арадан мәңге тынлык иленә алып китте. (1978 елның 21 сентябре.) Ана нибары кырык тугыз яшь иде.
Сарьян, диюгә, миңа әлеге ике урман чиге күз алдына килә. Шул чикнен кайсы ягына чыгып кунарга белми җилфердәп очкан сары күбәләк күрсәгез, тимәгез аңа. Бәлки, ул олуг әдипнен сары җаныдыр Балбаллы дала күкрәгендә янган борынгы учагын эзләп очадыр...