Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Кышкар

Кышкар авылы Арча районындагы борынгы торак пунктлар территориясенә керә. Ул район үзәге Арчадан 31, Казаннан 90 чакрым ераклыкта урнашкан.

Кышкар—тарихи чыганакларга кергән атама. 1602-03 еллардагы мәгълүматларны туплаган Казан өязенен теркәү кенәгәсендә бу авылда йомышлы татарлар яшәгәнлеге әйтелә.

И. Ермолаев хезмәтендә 1590-91 елларда Кышкар суы ярындагы Кышкар бушлыгы (пустошь) искә алына. Авыл янында археологлар сонгы болгар чорларына караган табылдык әйберләр билгеләгәннәр.

Д. А. Корсаков хезмәтендә (XVIII йөз) авыл «Нәянгуш печән пакуслары» һәм «Нәянгул печән пакуслары» дип искә алына. Авылда 92 ясаклы татар яшәгән. Симет суы янына утырган бу авылның 130 хуҗалыгында 608 ир-ат һәм 590 хатын-кыз көн иткән. Авылда бер мәчет, 5 мәдрәсә, 2 гади киҗе-мамык туку фабрикасы булган.

Ашыт суынын кушылдыгы Симет ярына утырган Кышкар. Симетбаш, Олы Мәнгәр, Иске Мәңгәр, Яңа Мәңгәр, Бәхтияр. Яна Кишет, Иске Кишет авыллары бергәләшеп июнь ахырларында Кишет җыены үткәргәннәр. Шиһабетдин Мәржанинен «Мөстәфааел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дип аталган хезмәтендә Кышкар авылы турында болай языла: «Элек заманнан ук дәүләтле байлары һәм зур мәдрәсә тотып, күп шәкертләр җыеп дәрес әйтүче имамнары белән дан һәм шөһрәт казанган авыл». Авыл исеме тагын бу хезмәттә Мелла Шәмсетдин бине Габдеррәшид әл-Кышкарый турында сөйләгәндә дә искә алына. Бу шәхес тумышы белән Кышкар авылыннан бер ятим бала була Ташкичү кешесе Баязид бине Ибраһим бине Әбәк бине Туйхуҗа—күп маллы бер бай кеше—үзенең баласы булмаганлыктан. Шәмсетдинне уллыкка алып тәрбияли һәм укытып камиллеккә ирештерә Ахырда Бохарга җибәреп белем алдырып кайтарып, Ташкичүдә имам, хатиб һәм мөдәррис итеп билгеләүгә ирешә. Әлеге Баязид бай мелла Шәмсетдин өчен, бик кин һәм биек итеп, ике кара-каршы бинадан торган зур мәдрәсә салдыра.

Симет суы ярына урнашкан Кышкар авылы басуында. Яна Кишет авылы каршында археологлар Алтын Урда чорына мөнәсәбәтле керамика кыйпылчыклары таптылар.

Авылны нигезләүчеләр иген чәчү өчен басу-кырларны урман чистартып, яндырып ясаганнар Билгеле булганча, мондый басулар ышна дип атала.

Җирнең кадере зур булган, аны тырышып сөргәннәр, тырмалаганнар. Чәчү вакыты җиткәч ирләр муен-иңнәренә тубал асканнар. Чәчүгә керешкәнче

Дәвамы. Башы 2006 елныц бнчы санында.
кулларына тавык йомыркаларынын ин зурларын сайлап, иген унсын өчен, башта шуларны тәгәрәтеп җибәргәннәр, аннан сон гына илаһи эшне—басуга иген чәчүне башлаганнар.

Кышкар авылы ике яктан—Кышкар һәм Нәянгуш өлешләреннән торган Кыш кар ягы казаклы булып хөкүмәткә солдат биргән. Нәянгуш ягы ясаклы булган. Бу якта марилар ла яшәгән Шулай ук монда мануфактура тоткан Муса һәм Мортаза бай­ларның эшчеләре гомер иткән.

Кышкарга кыш көне фабрикага эшләргә килгәннәр, ә җәйгә алпавытка кайтып китә торган булганнар. Шуннан авыл исеме дә Кышкар булып калган. Нәянгуш ягына каяндыр печән чабарга килгән кешеләр утырып калган, имеш

Авылда Муса һәм Мортаза байларның кытат (тыгыз ефәк тукыма) фабрикалары булган. Урманда лашманчылар хөкүмәт өчен агач кискәннәр Кышкар авылы мәдрәсәсе белән данлыклы булган. Авыл бабайлары сөйләвенә караганда, Кышкар мәдрәсәсе шәкертләрен күзәтеп тору өчен бер жандарм куелган Ул керәшен татары булып, мулла вәгазь сөйләгәнне тынлап утырган.

XIX йөздә төзелгән мәдрәсә бинасы хәзер архитектура һәйкәле булып исәпләнә Заманасында бу мәдрәсәдә Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф, татар драматургиясенең күренекле вәкиле Фатыйх Халиди, татар мәгариф эшлсклесе Мотыйгулла Төхфәтуллин һ.б. укыган

Авылда архитектура һәйкәлләре исемлегенә тагын XIX йөз ахыры XX йөз башында төзелгән мулла йорты һәм ике мәчет кергән Мәчетләрнең берсе XVIII йөзнең соңгы чирегендә төзелгән, 1865 елда бераз үзгәртелгән Мәчет бинасы Баязит бине Госман әл-Кышкари тарафыннан салынган Икенче мәчет 1889 елда төзелгән.

Авылда тагын Үтәмешсвлар йорты булган Бер катлы агач йорт XIX—XX гасырлар чигендә төзелгән, имам-хатыйб Габдрахман Исмәгыйль улы Үтәмешевнен милке саналган Г И Үтәмешев чыгышы белән Мәчкәрә авылының атаклы сәүдәгәрләре нәселеннән. Аның әтисе Исмәгыйль Муса улы Үтәмешев (1887 елда вафат) 1844 елда Бохарадан укып кайтып Кышкарда мулла була, заманының укымышлы кешесе, тирән белемле мөдәррис буларак дан казана, шәкертләр туплый

Мөндеш авыллары

Мондеш авылы Арча районына карый, ул район үзәге Арчадан 9, Казаннан 75 чакрым ераклыкта урнашкан

Д А Корсаков җыентыгында (XVIII йөз) әйтелгәнчә. Мөндеш суы ярына утырган Карачүрмә авылыңда (тарихи хезмәтләрдә ул икенче исеме белән—Олы Мөндеш дип тә әйтелә—Ф Г.) 76 йомышлы татар көн иткән Н Б Борһанова мәгълүматларына караганда, Мөндеш авылы халкы күршедәге Өч иле, Югары Бирәзә (Бирәзәбаш), Урта Бирәзә. Зур Бирәзә, Югары Әзәк, Түбән Әзәк. Мондеш. Югары Мәтәскә. Түбән Мәтәскә, Кәче. Күкчә Бирәзә авыллары белән бергәләшеп июль башларында Күкчә җыены үткәргән

Мондеш авылы руханиларыннан тарихта тирән эз калдырган шәхес-имам Фәйзулла Мортазин әл Мондеши (1850 елла вафат) Замандашлары тарафыннан •йолдызчы» дип исемләнгән Фәйзулла хәзрәт камил белемле кеше, зыялы була Ул математика фәннәре һәм астрономия өлкәсендә тирән белемнәр үзләштерә, кояш һәм айның тәүлеклек хәрәкәтен исәпләп календарьлар төзи, сәгатьләр һәм астрономик әсбаплар ясый Бу әйберләр озак еллар дәвамында Ш Мәрҗанидә саклана.

Һәр авыл халкы күңелендә үз авылларының кайчан оешуы турында дөрес теккә азмы-күпме туры килгән истәлекләр саклана һәм буыннан-буынга бирелә килә Арча районы Мөндеш өлкәннәре түбәндәгеләрне сөйлиләр

Авылны ин беренче нигезләүче алгы баба Идел буендагы Кан тау башы (кайсы район икәнен төгәл генә әйтмиләр) дигән урыннан китеп утырганнар Башта алар хәзерге Мондеш күпере тирәсенә. Кырлай белән Мөндеш аралагындагы урман эченә урнашканнар Соныннанрак хәзерге урыннарын сайлаганнар Күчеп утыру
сәбәпсез булмагандыр, билгеле. Ләкин бу хакта төпле мәгълүмат юк.

Авылда хәзер татарлар гына яшәсә дә, халык үз араларында чирмеш (мари) нәселләре булуын хәтерли. Алар элек Кирәмәткә табынганнар (Мөндеш басуында Кирәмәт елгасы һәм Кирәмәт тавы бар).

Авылның төп елгасы—Ия суы. Биредә Арпаяз, Тәүшәм түбәсе исемле таулар, зур булмаган алма бакчасы бар.

***

Мөндеш авылы Әтнә районында да бар. ул район үзәге Олы Әтнәдән 9 чакрымда, Арча тимер юл станциясеннән—32, Казаннан 81 чакрым ераклыкта урнашкан

Симет суы буена утырган Мөндештә. XVIII йөз мәгълүматларына караганда (Д. А. Корсаков җыентыгы). 44 ясаклы татар яшәгән Авылда бер агач мәчет һәм бер мәйханә булган Мөндеш крәстиәннәре су тегермәнен Иске Кишет авылы крәстиәннәренә арендага биреп торганнар Тормышлары таза булган, кирпеч сук­каннар, мич чыгару эше белән шөгыльләнгәннәр, он тарттырганнар

Өлкән яшьтәгеләр үз авыллары турында болай сөйли «Ин элек бу тирәләрдә Мөндеш белән Тарлау авыллары гына булган Мөндештә бер мәчет һәм икешәр- өчәр катлы агач йортлар күп иде Хәзер алар бетте инде Авыл зиратыннан ерак түгел генә изгеләр зираты урнашкан, анда 7 борынгы таш сакланып калган иде 1920 еллар тирәсендә аларнын икесен сыерлар җимергәч (изгеләр зираты киртә-рәшәткә белән тотылмаган булган— Ф Г ), ташларны авыл зиратына күчереп куйганнар Шул вакытта ике ташны Яна Мәңгәр кешеләре алып киткән, ләкин мөндешлеләр даулап ташларны кире алганнар. Хәзер алар авыл зиратында»

Картлар сүзенә караганда, авыл мөселманнары арасында чирмеш нәселләрен дәвам итүчеләр бар икән. Алар инде күптән исламга чыкканнар Авыл янындагы Шәрнә тавында Шәрнә исемле мари яшәгән, диләр.

Мөндеш атамасы нәрсә анлата?

Бу атаманын мәгънәсен ачу шактый катлаулы. Ул—Нугай Урдасы татарларынын мен кабиләсе утырган деш—шеш (төш) мәгънәсен бирә Бу тирәләргә, димәк, татарларның мин—мен исемен алтан кабилә-кавемнәре килеп утырган. Мин—мен этнонимы белән ясалган атамалар Татарстан җирендә шактый җыела. Әтнә районындагы Олы Мәңгәр һәм Иске Мәңгәр авылы атамаларында без «мен + ир» сүзләрен күрәбез. Актаныш районындагы Меңнәр авылы. Саба районындагы Алан-Елга авылының элек урнашкан урыны «Мен йорт өсте», болгар чорларындагы «Мен кабиләләре яшәгән Шонгат» атамаларында да мин—мен кабиләләре исеме ныгып калган.

Дәвамы киләсе саннарда.