Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ЖУРНАЛИСТЛАРГА

ЖЫЛЫ КОТЛАУЛАР

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Россия матбугаты көненә багышланган тантаналы чара булды Журналистларны парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин тәбрик ләде.

Ул журналистларны республика җитәк челеге исеменнән котлап «Россия матбута ты көнендә очрашуларыбыз традициягә әй ләнде, һәм бу күпне сөйли. Хакимият белән журналистлар арасындагы принципиаль, шул ук вакытта эшлекле монәсәбәтләрнен урнашуы зур игътибарга лаек, һәм без моны һәрдаим аңлап, белеп торабыз».—дип ассызы клады

Фәрит Мөхәммәтшин. кризис сәбәпле, узган елда шактый авырга туры килүен, әмма уртак тырышлыклар белән ана бәйле кыенлыкларның Татарстанда уңышлы хәл ителүен искәртте «Халыкка аңлату һәм тиешле мәгълүмат бирү юлы белән кризис йогынтысын киметүдәге ролегез бик зур дип уйлыйм*.—диде

Дәүләт Советы Рәисе фикеремчә, «дүр­тенче хакимият* төшенчәсе массакүләм мәгълүмат чараларын гына түгел, бәлки тулаем ижтимагый фикерне дә үз эченә ала. «Демократик, хокукый гражданлык җәмгыяте төзергә телибез икән, журна листиканын бу эштәге роленен гаять зур булуын истә тотарга кирәк*.—дип басым ясап әйтте ул

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, республика матбу гат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Марат Моратов та журналистларга жылы котлау сүъзәрен җиткерде

БӘЙРӘМГӘ ӘЗЕРЛЕК

ТАССР төзелүнең 90 еллык юбиле­ен бәйрәм иткән көннәрдә республика үсешенә зур өлеш керткән затларның исемнәре мәңгеләштереләчәк Бу хакта бәйрәмне оештыру комитеты утырышын да килештеләр Җыелышны республика Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды

Юбилей чараларына әзерләнүдә ми­нистрлык һәм ведомстволар актив катна­ша. «ТАССР төзелүгә 90 ел* дип аталучы истәлек медале якын арада әзер булачак 2010 елның маенда Татарстаннын шәһәр һәм районнарында махсус сквер һәм парклар булдырылачак Төп чара—Дәүләт Советынын тантаналы утырышы—Салих Сәйләшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында 27 майда узачак

ТРАДИЦИЯЛӘР ДӘВАМ ИТӘ

ТР Президенты Минтимер Шаймиев Казан Кремлендә ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Калимуллин белән очрашты Анда шулай ук ТР Премьер-ми­нистры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев. ТР Композиторлар берлеге идарәсе әгъзалары—берлек рәисе урынбасарлары Резеда Ах ия рова. Виталий Харисов һәм Леонид Любовскнй да кат­нашты М Шаймиев, берлекнең юбилей уңаеннан яхшы хисап ясавын ассызы клап. анын традицияләрне ләвам итүенә югары бәя бирде *Ин шатландырганы шул - Композиторлар берлеге төзелгәннән бирле нигез салынган традицияләр бүген дә дәвам итә Горурланырлык компози­торларыбыз. алар иҗат иткән әсәрләребез бар Алар республика мәдәниятенә генә түгел, башка мәдәниятләргә дә йогынты ясый*.—дип белдерде ул

ЛАУРЕАТЛАР АРАСЫНДА
ШАГЫЙРЬ ДӘ БАР

Татарстан Президенты Мзпггимер Шәй миев фән һәм техника өлкәсендә 2009 ел өчен республика Дәүләт бүләкләрен бирү турындагы Указга кул куйды Быел бу аб руйлы бүләккә конкурска тәкъдим ителгән унҗиде эшнең тугызы заек дип табылды Азар арасында Казан архитектура-төзелеш университеты Казан дәүләт универе ите ты галимнәре һәм белгечләренең уртак эше-«Татарстан Республикасы мәгариф
системасында дәүләт теле буларак татар телен гамәлгә ашыруны фәнни, укыту- методик һәм мәгьлүмати-программ тәэмин итү» дип исемләнгән хезмәт тә бар. Аның авторлары Н. Туктамышев. Р Сәлимов. Р Шакиржанов. А. Камалов. Ж. Сөләй- манов. Р Бохараев. Ф Сәлимов. Р Гыйльмуллин. Атап әйткәндә, без әлеге исемлектә техник фәннәр докторы. ТФА академигы. Фәннәр академиясенең «Гамә­ли семиотика» фәнни-тикшеренү институ­ты директоры. КДУ профессоры Жәүдәт Сөләимановны ла күрәбез Өстәвенә, ул әле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган шагыйрь дә.

ТАТАР КИНОСЫНА—75!

«Мир» кинотеатрында «Татаркино» кинематографистлары үзләренең 75 еллык юбилейларын бәйрәм итте Бәйрәм тан­танасына Татарстан Премьер-министры урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева да килгән иде «Татаркино»да авыр заманнарда да кино сәнгатен анлый белә торган, үз һөнәрләренә тугрылыклы калган шәхесләр эшләде. 75 ел эшләү дәверендә бик күп документаль, нәфис фильмнар төшерелде. Әгәр 2009 елда «Ал­тын мөнбәр» фестивалендә без ике нәфис фильм күрсәтә алганбыз икән, бу барлык кинематографистларның да ижат җимеше дип бәяләргә кирәк»,—диде ул. Министр шулай ук Татарстан Президенты Минти­мер Шәймиевнен Рәхмәт хатын да укыды Кинематографистлар берлеге әгъзасы, кинорежиссер Батыр Баишевны—Татар­станның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Мәдәният министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Владимир Николаевны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәт­кәре дигән мактаулы исемнәре белән дә тәбрикләде.

АРХИВ ЭЛЕКТРОНЛАША

«Электрон Хөкүмәт» проекты кысала­рында ТР Министрлар Кабинеты каршын­дагы Төп архив идарәсенен эшен тамырдан үзгәртмәкчеләр. Бүген архивта эшләүчеләр үзләре янына теге яки бу мәгълүмат сорап килүчеләрнең күп. ә хезмәткәрләрнең аз булуына зарлана. ТР премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әлеге уңайдан болай диде «Хезмәткәрләрнең санын арттырып кына борчыган мәсьәләләрне хәл итә ал­маячакбыз. архивларның эшләү рәвешенә үзгәрешләр кертергә кирәк Архивларга мәгълүмат сорап килүчеләрнең гозере 20 көн дәвамында түгел, тизрәк үтәлергә тиеш» Анын фикеренчә. мона кадәр кәгазь битләрендә сакланган архив материалларын кыска гына вакыт аралыгында электрон вариантка күчереп бетерү мөмкин түгел Шуна күрә, бүгенге көндә ин еш кулланыла торган мәгълүматларның исемлеген төзеп. беренче чиратта электрон вариантка күче­реләчәк юнәлешләрне билгеләргә кирәк Мисал өчен, кешеләрнең эш урыннары һәм хезмәт хаклары турындагы мәгълүмат­лар. Быелнын гыйнвар аеннан башланган пенсияләрне валоризанияләү. ягъни совет чорындагы хезмәт стажын янадан санап билгеләнгән күләмгә пенсияне арттыру нисбәтендә архивларга мөрәҗәгать итү­челәрнең саны артачак. Бүгенге көндә кәгазь өемнәрен актарып утыру отышлы түгел, шуна күрә ин беренче чиратта шушы өлкәгә караган архив материаллары элект­рон вариантка күчереләчәк.

КАЗАН МУЗЫКА КӨЛЛИЯТЕНӘ 105 ЕЛ

Казан музыка көллияте—республика­бызга күп кенә танылган шәхесләрне биргән уку йорты Төрле чорда төрле исемнәр йөртсә дә (музыка техникумы, музыка көнчыгыш техникумы. Татар сәнгать техникумы, музыка училищесы), анын максаты үзгәрми Республикабызга талантлы кадрлар әзерләү элек-электән коллективның төп бурычы булган. Көллият диварларында әле дә күренекле шәхесләр рухы саклана. Заманында анда белем алган Салих Сәйдәшев. София Гобәйдуллина. Нәҗип Жиһанов. Заһид Хәбибуллин. Ре­нат Еникеев кебек композиторлар; Гөлсем Сөләйманова. Илһам Шакиров. Венера Ганиева кебек сәхнә осталары—бүген дә коллективный горурлыгы.

Хәзерге вакытта көллият Ильяс Әүхә- диев исемен йөртә Ул җитәкләгән чорда училишеда хор-дирижерлык. композитор теориясе бүлекләре ачыла Фасил Әхмәтов. Әнвәр Бакиров. Исмай Шәмсетдинов кебек композиторлар шунда укыганда ук көйләр яза башлыйлар.

Көллиятне озак еллар Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резидә Са- битовская җитәкләде Анын тырышлыгы белән биредә татар бүлеге ачылды Бүген көллият укучылары зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар, конкурсларда катнашып җиңүләр яулыйлар Хәзерге вакытта көллияттәге тугыз бүлектә 313 укучы белем ала .Аны тәмамлаган укучылар Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, симфоник ор­кестрда. музыка мәктәпләрендә үзләренең хезмәт юлларын дәвам итәләр Күбесе юга­ры белем алу максатыннан, мәдәният һәм сәнгать университетына, консерваториягә юл тота «Шунысы кызганыч, читтән килеп укучы кайбер талантлы яшьләр, фатирда яшәргә мөмкинлекләре булмау сәбәпле, кире китәргә дә мәҗбүр була. Шуна күрә алар өчен Жуковский урамындагы 6 нчы йорт бинасын алу турында сөйләшүләр алып барабыз»,—ди көллият директоры Айрат Жаббаров Көллияттә киләсе елдан арфа дигән уен коралында уйнаучыларны әзерли башларга ниятлиләр Әлеге уку
йортын тәмамлаучылар барысы да диярлек сәнгатьтән читкә тайпылмыйча, үз бел­гечлекләре буенча халыкка хезмәт итә

ИГЪТИБАР: КОНКУРС!

Татар журналистикасы фәненә нигез салган. КДУнын журналистика, соци­ология һәм психология факультетында озак еллар декан вазифасын башкарган Флорид Әгьзамов исемендәге стипендия программасына язмалар кабул ителә баш­лады «Татмедиа» агентлыгы уздыра торган әлеге бәйгедә «Журналистика». «Татар фи­лологиясе». «Жәмәгатьчелек белән эшләү» белгечлеге буенча көндезге бүлектә III-V курста укучы теләгән һәркем катнаша ала Конкурска 2009-2010 ел аралыгында басыл­ган язмаларны, видеотасмаларны. шулай ук басмага тәкъдим ителгән, эфирга әзер­ләнгән. ләкин әле басылырга, күрсәтелергә өлгермәгән материалларны да тапшырырга мөмкин Уку барышында жәмәгатьчелек белән эшләү өлкәсендә әзерләнгән про­ектлар тәкъдим ителә. Узган еллардан аермалы буларак, быел «ТАССРга—90 ел». •Жинүнен 65 еллыгы» дип исемләнгән мах­сус номинацияләр дә булачак Конкурска гаризалар һәм материалларны юллау 2010 елнын I апреленә кадәр дәвам итәчәк Аларны түбәндәге адреска юллагыз Казан шәһәре. Академия урамы. 2. 412нче бүлмә Элемтә өчен телефон 570-31-06

Жинүчеләрне котлау 2010 елнын маенда булыр дип көтелә. Тулырак мәгъ­лүмат-www tatmedia. ru, www tatmedia com сайтларында.

ЭЛЕКТРОН КИТАПХАНӘ АЧЫЛДЫ

Татарстанда уникаль—«Таткнигафонд» электрон китапханә системасы эшли башлады Хәзер анда меннән артык китап исәпләнә (нигездә, татар телендә), ә алдагы айларда аларга тагын 500 басма өстәлергә тиеш

«Книгафонд» проектының житәкчесе • КоммерсантЪ» нәшрият йорты шеф-ре дакторы Андрей Васильев Нәкъ менә ул Татарстан житәкчеләренә татар телендәге электрон китапханә булдырырга тәкъдим иткән, бу идеяне хуплаганнар Проектны Президент Минтимер Шаймиев үз химаясе астына алган, ә дәүләт заказчысы ролендә -•Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы

Ике ай эчендә электрон китапханәгә 1072 китап туплый алганнар, шул ук ва­кытта авторлык хокуклары сакланган Хәзер «Таткнигафонд» сайтында классик, бүгенге көн. балалар, дини әсәрләрне та­барга була. «Таткнигафонд» Россиядә ин беренче легаль төбәк электрон китапханә дип санала

Татарстан хакимияте бөтен яктан да легаль электрон китапханә тууга ярдәм иткән уникаль үрнәк булып тора.

•Таткнигафонд» сайтында авторлык хо­куклары чыннан да житди саклана Мисал өчен, укучы китапны тулысынча күчерә алмый Ана текстның 10 проценты гына бирелә.

ТР Премьер-министры урынбаса­ры—мәдәният министры Зилә Вәлиева фикеренчә. «Таткнигафонд» проектынын максаты—татар телендәге әдәбиятны та­ныту

Татарстанда яна китапның гадәти ти­ражы 2 мен нөсхәдән артмый Бу Татарстан өчен дә җитәрлек түгел Шуна күрә элек­трон форматтагы китаплар бик нәтиҗәле Шул ук вакытта текстнын чынлыгы да гарантияләнә.

Андрей Васильев фикеренчә. «Таткни- гафонд» яшь авторлар өчен старт мәйдан­чыгы булып хезмәт итәргә мөмкин. Сайтта үз әсәрен урнаштырган язучы яки шагыйрь үз ижатынын ни дәрәҗәдә популярлыгын да белә ала.

ЗИЛӘ ВӘЛИЕВАГА—
РОССИЯ ХӨКҮМӘТЕ БҮЛӘГЕ

Зилә Вәлиева Алабутада музей комп­лексын булдырган өчен 2009 елда мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте бүләгенә лаек булды.

Әлеге бүләккә ТР Алабута муниципаль берәмлеге башлыгы Илшат Гафуров та лаек дип табылды Бүләк алучылар арасында язучы Валентин Распутин, модельер Вячес­лав Зайцев, кинорежиссер Алла Сурикова һ. б. бар

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ
ИДАРӘСЕ УТЫРЫШЫ

22 гыйнварда—Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булды Аны берлек рәисе И Ибраһимов алып барды Утырышта катнашучылар Язучылар берлеге идарәсенен 2010 елнын беренче яртыеллыгына эш планын карап чыктылар Аннары яшерен тавыш бирү юлы белән 2010 елда Г Тукай исемен­дәге Дәүләт премиясенә һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Язучылар берлегенең әдәби премияләренә кандидатлар тәкъдим итү булды Утырышта

  • Мәгарә, дип аталган шигырьләр һәм поэ малар (Татарстан китап нәшрияты. 2005). "Ташка ордым башны» дигән хикәяләр һәм эсселар (Татарстан китап нәшрияты 2008) китаплары өчен Ркаил Зәйдулла. «Бә­хетсезләр бәхете" трилогиясе (Татарстан китап нәшрияты 2001. 2005. 2007) өчен Фоат Садриев Г Тукай исемендәге Дәү тэт. шагыйрь, химаяче, нашир Дәрдемәнднен тормыш, ижат юлын яктырткан хезмәттә- ре өчен Лирон Хәмидуллин—Г Исхакый.
  • Шөһрәт» роман-дилогиясе (Татарстан китап нәшрияты. 2009) өчен Равил Вәли
    ев—Ф. Хөсни «Кырык кыл» шигырьләр җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2008) өчен Илсөяр Иксанова—һ. Такташ; «Визитная карточка» («Милли китап», «Мәгариф» нәшриятлары. 2008), «Күнел тәрәзәбездә ут сүнмәсен» («Матбугат йор­ты» нәшрияты, 2009) дигән китаплары өчен Мөдәррис Вәлиев Ж. Вәлиди исемендәге әдәби премияләргә тәкъдим ителде.

«ТАТАР МОҢЫ»

•Татар моны» телевизион Халыкара яшь башкаручылар конкурсы башта ике елга бер мәртәбә булыр дип уйланылган иде Әмма оештыручылар аны быел да үткәрергә карар иттеләр. Январь аеннан сайлап алу туры башланды инде Быелгы конкурсның яналыгы—I тур читтән торып үткәреләчәк, ягъни, бәйгедә катнашучылар (15-30 яшь) аудио һәм видеоязмалар буенча сайлап алыначак һәм жюри карары нигезендә II турга Казанга (19-20 март көннәрендә) чакырылачак II тур жинүчеләре 25-26 апрель көннәрендә гала-концертта чыгыш ясаячаклар Янадык: быел конкурска «Га­илә ансамбльләре» дигән номинация лә кертелгән Тагын бер янадык—бәйгедә «Та­тар моны»нын былтыргы лауреатларыннан кала, барлык республика һәм тобәгара бәй­геләрдә жинүчеләр катнаша ала. Ниһаять, тагын бер сөенечле яналык—«Татар моны» бәйгесе кысаларында «Татарстан-Яна га­сыр» телералиокомпаниясе «Жырлы-мон- лы балачак» бәйгесе уздыра. Анда 4-6 һәм 7-14 яшьлек балалар ике төркемгә бүленеп көч сынаша алалар.

КҮПТӘН КӨТЕЛГӘН БАСМА

Татарстан китап нәшриятенлә. ниһа­ять, күптән көтелгән басма—2 томнан торган, берсе-берсе 750шәр битле булган «Әдипләребез» биобиблиографии бе­лешмәлек дөнья күрде. Галимнәр, аспи­рантлар, студентлар, укытучылар һ. б 23 ел зарыгып көткән бу басма, элеккеләреннән аермалы буларак, шактый кин вакыт ара­лыгын үз эченә ала. Биредә узган гасырның 90 нчы елларына кадәр исемнәре һәм иҗат­лары телгә алынмаган классикларыбыз да, Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булган татар һәм рус телле язучылар да, Татарстаннан читтә яшәгән татар әдипләре дә. берлеккә соңгы елларда кабул ителгән яна әгъзалар да үзләренең лаеклы урынын алган Бу китап Иосыф Баласагуни, Сөләй­ман Бакыргани, Кол Гали, Котб, Сәйф Сарай, Мәхмүд Болгари, Мөхәммәдьяр. Кол Шәриф кебек әдипләр хакында мәгълүматлар белән дә тулыландырылган «Совет Татарстаны язучылары» (1986) китабында 349 язучы турында белешмә бирелсә, укучыларыбызга тәкъдим ителгән бу энциклопедик характердагы икетомлык 575 әдипнен тормыш һәм ижат юлы белән таныштыра.

Әлеге белешмәлекнең төп нигез өле­ше күренекле тәрҗемәче һәм мөхәррир, әдәбият һәм китап белгече Рәис Даутов тарафыннан язылган һәм җыйналган иде Әмма ул вафат булгач, бу эшне әдәбият белгече, шагыйрь Равил Рахмани ахырына кадәр төгәлләде.

Китапны Татарстан китап нәшриятен- нән (Декабристлар урамы. 2. «Идел-Пресс» бинасы артындагы 3 катлы бина) яки нәшриятнен фирма кибетеннән (Бауман урамы, 29/11 нче йорт) алырга мөмкин Бер комплектның бәясе—400 сум

БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ БӘҺАЛИЛӘР

Казан дәүләт университетының актлар залында студентлар һәм мөгаллимнәр катнашында тантаналы кичә булды Анда укуда, фәндә, җәмәгать эшләрендә, үзешчән сәнгатьтә, спортта һәм башка тармакларда жинүче студентларның исем­нәре игълан ителде. Быел, башка еллардан аермалы буларак, ин яхшы укытучы номи­нациясе буенча да ярыш оештырылган иде Бу төр бәйгедә татар әдәбияте тарихы һәм теориясе кафедрасы профессоры Хатыйп Миннегулов «КДУнын ин яхшы мөгалли- ме-тәрбиячесе» дип табылды Жинүчегә университет ректоры Мәкзүм Сәлахов тантаналы шартларда махсус кубок, лента, диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды

Шунысын да әйтеп узу кирәк: Хатыйп Миннегулов безнең журналыбызның актив авторы һәм редколлегия әгъзасы да әле.

«РУХИЯТ» НЕҢ ИГЕЛЕКЛЕ ГАМӘЛЛӘРЕ

Әлмәт шәһәрендәге «Яшьләр үзәге» мәдәният сараенда «Татнефть» җәмгы­ятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан быел бастырып чыгарылган китапларны тәкъдир итү кичәсе булды.

«Татнефть» ярдәмендә 2009 елда Риза- эддин Фәхреддиннен «Асар», яшь шагыйрә Людмила Аланлының (Л Янеева) «Бәхет телим сиңа», Дамир Гарифуллиннын «Робагыят». Айдар Хәлимнең «Яшисебез килә!». «Милли җәүһәрләр» сериясендә шагыйрь Гамил Афзалның «Рәхмәт» ки­таплары һәм «Яшьләр авазы» җыентыгы дөнья күргән

«Татнефть» ААЖ директоры урынбаса­ры. «Рухият» фонды советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев «Рухият» эшчәнлегенен 10 елында гына да 142 исемдә 350 мен данәдән артык китап чыгарылды; язучылар өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия булдырылды, иҗатчы студентларга стипендияләр бирәбез. Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә 7-18 яшьлек­ләр арасында 12 нче мәртәбә «Сандугач сайрар илем» ижат конкурсы үткәрдек. Татарстанда милли сәнгатьне һәм башка халыкларның да сәнгатен үстерүгә бердәй

ИҖТИМАГЫЙ МӘДӘНИ ТОРМЫШЫБЫЗДАН  игътибар бирәбез».—дип сөйләде

Бу кичәдә язучылар ла актив катнашты Казаннан—Г Рәхим. В Нуриев, Л Шәех. Чаллыдан—А. Хәлим. Сарманнан—Д Га­рифуллин. Әлмәтнен үзеннән—Д Салихов һ. б чыгыш ясап. »Рухият»нен игелекле гамәлләре очен рәхмәтләрен белдерделәр

ЧИЛӘБЕНЕҢ ТАТАР ЧЫРШЫСЫ

Чиләбе өлкә Конгрессы татар балалары өчен чыршы бәйрәме үткәрелде Дөрес, чыршы бәйрәмнәре элек тә ел саен оеш­тырыла иле Ләкин анда күбрәк Чиләбе шәһәре балалары гына катнашты, бәйрәм итүчеләр санынын 60-80нән артканы бул­мады Быел Конгрессный яна җитәкчесе Лена Каримова (Колесникова) бәйрәмне өлкә масштабында үткәрү бурычын куйды 6 гыйнварда өлкәнен Халыклар дуслыгы йортын шыгрым тутырып Златоуст, Миәс. Троицк. Югары Өфеле. Коншак. Копейск. Еманжелинск һәм башка калалар-авыллар- лан әти-әниләре. дәү әти-ләү әниләре белән бергәләп, 200дән артык бала җыелды Алар Кыш бабай. Карсылу. Убырлы карчык. Шүрәле, урман жен-пәриләре белән шау- гөр килеп спектакльдә катнашып, чын күнелдән бәйрәм иттеләр Кунакчыл чәй табыны белән дә. Кыш бабайнын Яна ел күчтәнәче белән дә канәгать булып таралыштылар. Балаларыбызнын байтагы туган телебезне яхшылап белеп бетермәсә дә. персонажларга кайбер сүзләрен рус­чага тәрҗемә итеп кабатларга туры килсә дә. бәйрәмдә тел проблемасы булмады Тантана тулаем татарча, татар дәрте, татар рухы белән узды

«БАТЫР» ПОЕЗДЫ ЙӨРИ БАШЛАДЫ

Казан-Ижау арасында «Батыр Фәрдет­дин» йөриячәк Татарстан һәм Удмуртия башкалаларын тоташтыручы электропоезд- га әнә шундый исем бирделәр

Мөслим районында туган Фәрдетдин Сәхәбетдинов—Бөек Ватан сугышы герое. 1943 елда ул үзенен хәрби очкычында гитлерчыларны утка тота. Ләкин очкычка снаряд тия һәм ул яна башлый Фәрдет­дин Сәхәбетдинов үзенен сугышчан дусты белән янып торган очкычны дошман ныгытмалары өстенә юнәлтә, җиргә егы­лып төшкәнче тагын ике бомба ташларга өлгерә Очкычны һәм батыр солдатларның сөякләрен 2002 елда гына табып алалар. Батыр Фәрдетдинне Ижаунын татар зира­тына. әнисе кабере янына җирлиләр

Поездга «исем кушу» тантанасында катнашкан Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миннеханов әйтүенчә, бу чаранын Бөек Жинүнен 65 еллыгы алдыннан үтүе икеләтә куаныч. Әлеге тантана уңаеннан Казанга Фәрдетдин Сәхәбетдиновнын сенлесе дә килгән иде Ана Татарстан һәм тимер юл җитәкчелеге Казан-Ижау поез­дында еллык юл йөрү билеты бүләк итте

«СӨЙЛИ» ТОРГАН КОРЪӘН

Сукырлар өчен билгеләнгән республика китапханәсендә махсус тифлоформатта яздырылган Коръәнне (флеш-картага язлырылган «сөйләүче* китап) тәкъдим итү булды.

Шулай итеп, китапханә волонтерла­ры—үзләре үк начар күрүче «Рамазан» мәчете мәзине Марсель Гаифуглин (проект җитәкчесе) һәм Нәфыйк Һадисв (техник редакторы) тырышлыгы нәтиҗәсендә ислам диненә тартылучы сукыр кешеләр шундый китап белән беренче тапкыр та­нышу мөмкинлеге алды

•Сөйләүче» Коръәнне тәкъдим итү ис­лам нигезләрен өйрәнү түгәрәгенең (аны һәр атна саен Марсель Гайфуллин уздыра) җыелышында үтте

Хәзер инде якты дөньяны үз күъләре белән күрүдән мәхрүм инсаннар шушы ки­тапханәгә килеп Коръән тыңлый алачак.