Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Татар энциклопедиясе» битләреннән

КАРГАЛ Ы Й Әбелманих (тәхәллүс, чын исеме Габдессәлам Әбелманих Әбел- фәиз угылы) (1782, Оренбург губ.. Кар­галы бистәсе—1833 тән сон), шагыйрь, дин һәм җәмәгать эшлеклесе. Шагыйрь Габдессәлам бине Урай оныгы. Бохара мәдрәсәсендә белем ала. 1816-17 дә Боха­ра әмире сараенда дипломат хезмәтендә. 1816 нын июнендә дипломатик миссия әгъзасы буларак (илчелек имамы һәм ил­челек җитәкчесе Мөхәммәд—Йосыф-бәк киңәшчесе сыйфатында) Төркиягә бара, шәхси рәвештә Мисыр һәм Гарәбстанда булып кайта. Мисырда танылган җәмә­гать эшлеклесе Мөхәммәд Гали паша б-н очраша. Хаж кыла, Гарәбстаннын изге урыннарын барып күрә. 1817 дә Истанбулга кайта. Шул ук елда, хезмә­теннән китеп. Каргалы бистәсенә кайта һәм Оренбург Дини Мөселман канун­нары Жыенына каршы булган абызлар хәрәкәтенә кушыла. Абызлар карашын уртаклашып. К. рухани дәрәҗәсе алыр өчен имтиханнар бирүдән баш тарта, игенчелек б-н шөгыльләнә башлый. 1833 тә хаж кылу сылтавы б-н иленнән китә.

К.—суфичылык әдәбияты вәкиле. Ул мөнәҗәт, сәяхәтнамә, мәхәббәт, фәл­сәфә лирикасы жанрларында яза. Аскет дәрвишләр, суфи—шәехләрләр тормышы­на багышланган күп санлы шигырьләр авторы. Шигъри иҗат б-н мәдрәсәдә укыган чордан бирле шөгыльләнә. Безнен көннәргә килеп җиткән К.нын мирасы 2200 юл чамасы тәшкил итә. Язылган вакыты күрсәтелгән беренче «Шәфәгать, йа рәсулуллаһ!» исемле шигыре 1816 да хаж кылганда туа, «Тәшәккер» исемле шигыре 1817 дә Бохара әмире Мөхәммәд- Йосыф-бәк үтенече б-н языла.

Чама б-н, 19 йөзнең 1 нче чирегендә «Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних әл-Бистәви әс- Сәгыйди» (1845 тә басыла) исемле шигъ­ри җыентыгы языла. Ана 10 оригиналь характердагы, сюжетлары борынгы Көн­чыгыш авторлары ат-Табаринын (839—923) «Тәфсир әл-кәбир»еннән, әл-Газалиның (1058/59—1111) «Мишкәт әл-әнвәр»еннән һ.б. алынган, хикәясе керә. Аннан тыш китапка К.нын Якын Көнчыгышка кылган сәяхәте турында автобиографик хикәя, дини-этик эчтәлекле өч ода һәм элегияләр кергән К. танылган суфичилык вәкиллә­ре—Басрыдан мистик Хәсән Басрыйны (642-723), суфи-шагыйрь Рәбига Годуви- ны (713-801). суфи кадыирия борадәрлек оештыручысы Абдул-Кадыир Гиләниләргә (1166 да вафат) дан җырлый һәм аларны идеаллаштыра. К суфи тарикаты нигезендә абызларны берләштерү турында хыяллана, югары әхлаклы суфилар тормышыннан мисаллар китерә, хикәяләрен үзенең фәлсәфә-этик характердагы фикерләре б-н куәтли, җәмгыятьнең әхлаксызлыгын тәнкыйтьли.

Тормыштан күнел кайту мотивлары, дөньядан ваз кичү идеяләре К. шигъри­ятендә шактый урын алып тора. Байлар һәм түрәләрнең комсызлыгы аркасында гаделлек мөмкин булмаган әйбер булып кала. Анынча оптимистик мотивлар бары тик Аллаһ. анын кодрәте һәм изгелеге б-н генә бәйле булырга мөмкин.

К.нын иҗаты тулаем алганда со­циаль төсмергә ия түгел, ана көндәлек көнкүреш характеры хас. Ләкин аерым шигырьләрендә (мәс.. «Кибәй (Гобәй­дулла) байга») шагыйрь үз ватанында анын тәҗрибәсе һәм таланты кирәк булмаган өчен күнел төшенкелегенә би­релә. Охшаш мотивлар «Хаҗи Мөхәммәд байга» шигырендә дә очрый: шагыйрь Мөхәммәд байны наданлыкта, тәкәббер­лектә. җәмгыять ихтыяҗларыннан чит­ләшүдә гаепли; мыскыллы көлү б-н ул, акыл хезмәте кешеләрен санга сукмаган, иске фикерле кеше образын тасвирлый. Юллама формасында язылган шигырьлә­ре. шагыйрьгә ачыктан-ачык фикерләрен белдерергә, замананың чынбарлыгын ча­гылдырырга мөмкинлек бирә. К. хәйләгә бирешмәскә, байлыкка кызыкмаска өнди. Борынгы суфи шагыйрьләр шикелле ул саранлык, комсызлык, көнчелекне тәнкыйтьли (мәс., «Җиһанның җаһы ..» шигырендә).

К —Мөхәммәт пәйгамбәргә багыш­ланган күп санлы мөнәҗәтләр, мәдхияләр (шулар арасында «Мөнәҗәте әл-Хәҗи Әбелмәних». 1898) авторы. Аның зирәк

 

Дәвамы. 2005 елның 4нче саныннан басылып килә.

 

күзәтүчәнлеге бигрәк табигать һәм мәхәб­бәткә багышланган шигырьләрендә үзен нык сиздерә. К.—новатор-шагыйрь: татар әдәбиятында беренче тапкыр лирик әсәр- нен темасы булып аерым бер кешенен эчке кичерешләре тора Ул дөнья күп­кырлылыгының. кеше хисләренен һәм аларнын үзара мөнәсәбәтләренең тирән­легенә төшенә Анын поэзиясе музыкаль аһәңгә һәм эмоциягә бай. Әсәрләренең телендә гарәп-фарсы сүзләре өстенлек итә, ана образлылык, сурәтлелек һәм осталык хас.

К нын кайбер шигырьләре М.Ивановнын «Татар хрестоматиясе»ндә («Татарская хрестоматия®, 1842) урын алган, тагын берсе С. Күкләшевнең «Диване хикәяте татар» (1859) җыен­тыгына кергән, 10 шигыре «Өммикамал китабы»нда (1884) кушымта рәвешендә бирелгән Шигырьләренең бер өлеше Р.Фәхретдиннен «Сәгыйд» (1897) кита­бында урын алган, кабат анын «Асар» (1903) китабының 4 нче кисәгендә ба­сылган. К.нын аерым әсәрләре -XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре» (1982) хезмә­тенә кертелгән. Аеруча тулы шигырьләр җыентыгы М В.Гайнетдинен тарафыннан 2002 дә бастырылды К. кулъязма мира­сының күп өлеше Казан, С.-Петербург, Ташкент архивларында саклана

Әсәр.: Мөнәҗәтләр Хикәятләр К , 2002

Әд.. Гайнуллин M X. Татарская лите­ратура XIX в К., 1975; Садретдинов Ш . Гаинетдинов М. Ә.Каргалып: студентлар өчен ярдәмлек К., 1978; Татар әдәбияты гарихы. К.. 1985. 2 том; Татар поэзиясе антологиясе. К., 1992 I кит

М В Гайнетдинев.

КЛЕИ (Кариен) Әнәс Кари уды (1920. Бөгелмә кантоны Уразай ав— 4.4.1954, Теләче р-ны Саурыш ав ), шагыйрь. 1937 елдан Үргәнеч шәһәреңдә (Үзбәкстан) яши Шунда Укытучылар ин- тын тәмамлый (1939) һәм 1941 елга кадәр ин-тка әзерләү курсларында укыта 1941- 42 лә Азнакай р-ны мәктәпләрендә укыта Бөек Ватан сугышында катнаша Орёл шәһ. янындагы сугышларның берсендә каты яралана. 1945 елдан сон башта Арча педагогия уч-щесында. Теләче р-ны Янсуар урта мәктәбендә укытучы булып эшли «Балаларга бүләк» (1947). «Гөлбакча» (1948; 2 нче басмасы 1996). «Күңелле ел* (1951), «Дуслык» (1953). «Сыналган мәхәббәт» (1956). «Тамчы тамганда» (1957; 2 нче басмасы 1990) исемле шигырь җыентыклары авторы Кайбер әсәрләре «Татар балалар поэзиясе антологиясе»нә (1980) кертелгән

Әд. Нур Г Үсү юлында // Совет әдәбияты 1950. №2.

КАРЛОВА Тамара Сергеевна (25.3.1932. Казан—20 9.1989, шунда ук), әдәбият галиме, филол фән. д-ры (1981). проф. (1984). 1954тә Казан ун-тын тә­мамлый, 1958дән шунда эшли. Хезмәт­ләре Л.Н.Толстой, Ф.М.Достоевский. К.И.Чуковский иҗатларына, журналис­тика мәсьәләләренә бәйле.

Хезм.: Достоевский и русский суд. К., 1975; Лев Толстой в движении ис­тории. К., 1978; Слышу зовуший звук. К . 1992.

КАРТАШОВА Ирина Вячеславов­на (19 4 1931, Казан), әдәбият галиме, филол фән. д-ры (1984). проф (1986) 1953 тэ Казан ун-тын тәмамлый. 1957 дэн Казан ун-тында. 1972 дэн Тверь ун-тында (1987-91 кафедра мөдире). Хез­мәтләре Н В. Гоголь иҗатына, романтизм теориясенә, рус һәм чит ил романтизм юнәлешендәге әдәбиятларның үзара баг­ланышына карый

Хезм : Гоголь и романтизм. Калинин, 1975; Введение в теорию романтизма Тверь. 1991 (автордаш).

КАСЫЙДӘ (гарәп -максат, ният, теләк). Якын һәм Урга Көнчыгыш. Урта һәм Көньяк-көнчыгыш Азия, Көнчыгыш Европа халыклары әдәбиятында таралган лирик поэзия жанры Эчтәлеге буенча К —кемгә дә булса (гадәттә ту рәләргә, зур дәрәжәләге персоналарга, меценатларга) яки нәрсәгә дә булса (әһәмиятле вакый­гага, истәлекле датага) мәдхия җырлау, артык мактау (күкләргә күтәрү). К ш у. элегик, дини-фәлсәфи, сатирик характер­да да була. Классик К тотырыклы струк­турага ия һәм 3 өлешкә бүленә лирик керештә (насыйб) мохит, пейзаж тасвир­лана. төп эчтәлекне үзләштерү өчен фон, рух тудырыла; төп өлеш; макталган затка авторының теләген эченә алган азаккы өлеше (мәдхия) Күләме ягыннан 12 дән алып 200 бәйткә кадәр булырга мөмкин К.гә гаруз б-н язылу, рәдиф (шигъри юл ахырында бер яки берничә сүздән торган кабатлау) һәм тәхаллүс (авторның поэтик псевдонимы) булуы хас Киен классик үрнәкләре Мәгарри. Рудаки. Нәвои иҗат­ларында теркатгән. Төрки-татар поэзия­сендә К жанрын Харәзми. Өмми Камал. Ә.Каргалый. Г.Чокрый. Г.Кандалый. Г Тукай һ.б иҗади үстерәләр Аерым очракларда К атамасы ода. зур күләмле шигъри әсәргә карата кулланыла

Әд.: Әдәбият белеме сүзлеге. К . 1990; Миннегулов X. Ю Гасырлар өнен тынлап. К.. 2003

X. Й Миннегулов.

КАСЫЙМОВ Наил Васыйл улы (20.8 1955. Арча р-ны Ашытбаш ав.).

 

шагыйрь Казан төзүче-инженерлар ин-тын тәмамлый (1977). 1992 елга кадәр Казанның төзелеш оешмаларында өлкән инженер булып эшли. 1992-97 дә «Татарстан» ДТРКсендә мөхәррир, сонрак өлкән мөхәррир булып эшли. 1997-99 да Казан шәһәр советы мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары, 1999 дан юл төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары. «Су буенда учак яна» (1992). «Күңелем каршында тезләнде» (1996), «Күңелем кояшы» (2004) шигырь жыентыклары; «Ак яулыклы әнием» (Л. Батыр-Болгари көе), «Туй күлмәге» (Р.Әхиярова көе), «Су буенда учак яна» (З.Хәйретдинов көе) кебек популяр жыр текстлары авторы.

КАСЫЙМОВ (чын фам. Исрафилов) Хатип Касыйм улы (15.11.1932, Шереметьево (хәзерге Түбән Кама) р- ны. Болгар ав.), шагыйрь. Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумын тәмамлагач (1969) Түбән Кама р-ны «Память Ильича» совхозында механик, куркынычсызлык техникасы инженеры, партия оешмасы секретаре булып эшли. 1983-90 елларда «Нижнекамскнефтехим» берләшмәсенең №6 йорт идарәсе инженеры. 1990-95 тә «Туган як» (Түбән Кама шәһ.) газетасында бүлек мөдире. Шигырьләре «Беренче карлыгачлар» (1988) күмәк җыентыгында урын алган. «Ак чишмә» (1991), «Кичке мон» (2001), «Мин җирдә калам» (2004) исемле шигырь җыентыклары авторы.

КАСЫЙМОВ Эдуард Салихҗан улы (8.11 1930, Киров өлкәсе Слободский р- ны Нократ ав,—21.3.1986, Яр Чаллы шәһ ), язучы, филол. фән. канд. (1966). Казан ун­тың тәмамлагач та (1953) Азнакай эшчеләр поселогында, соныннан—Киров өлкәсе Вятка Аланы р-ны Түбән Шөн авылында укытучы булып эшли. 1957 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан ф-лы Тел, әдәбият һәм тарих ин-тында. 1965-67 дә Алабуга педагогия ин-тында татар фольклорын һәм әдәбиятын укыта. 1980- 81 дә ТАССР Язучылар берлегенен Яр Чаллы бүлеге жаваплы секретаре Беренче хикәя һәм очерклары 1950 еллар башында күренә башлый. Аның төп әсәре—«Гомер ике килми» (1964) дигән, илдә барган катлаулы тарихи вакыйгаларны бер гаилә үрнәгендә алып тасвирланган автобиографик романы. Бондюг химия з-ды эшчеләре коллективының хезмәт көнкүрешеннән алынып язылган «Томан аша» (1968) һәм «һаваларда тургай» (1971) романнары дилогия тәшкил итәләр. «Чулман—река внуков» (М., 1976) гомумисеме астында басылып чыккан бу роман 1978 елда, эшчеләр темасына язылган проза әсәрләренә оештырылган Бөтенроссия конкурсында СССРнын ВЦСПС һәм Язучылар берлеге премиясенә лаек булды. «Шинмәсен гөлләрен» (1986), «На Каме-реке» (М., 1979) исемле очерк җыентыкларында КамАЗ төзелеше белән бәйле авылда сониаль-икътисади үзгәрешләр турында сүз бара. «Почёт Билгесе» ордены белән бүләкләнгән.

Әд.: Сафин Ф Еллар яктысы // Казан утлары. 1980. №11.

КАҺАРМАН КИТАБЫ төрки- татар әдәбияты ядкаре, дастан. Кайбер мәгълүматларга караганда “Каһарман- намә" (11-12 йөз) фарсы эпосына карый. Төп герой—кыю. кодрәтле баһадир Каһарман Анын туачагын һәм үхтәрен үтерәчәген явыз диюләр 70 ел алдан беләләр. Шуна күрә алар яңа туган Каһарманны урлап, үз илләренә алып китәләр. 7 елдан сон Каһарман очраклы рәвештә туганнарын очрата, алардан дөресен белеп, диюләрдән үч алырга була. Күп төрле сынаулар аша узып, ул аларны җинә. исламга кертә, илләрендә мәчет-мәдрәсәләр төзетә; аннан сон үз иленә кайтып китә. Татарлар арасында ядкарьнең сөйләм һәм язма версияләре 14 йөздән тарала башлый Беренче тапкыр ул Казанда 1879 елда басыла, соңыннан да басылып килә. 1900 елда ИЛаптев тарафыннан, нигездә казак версиясенә таянып, әсәр рус теленә тәржемә ителә. Дастанның тулы тексты бүгенге татар язуында 1998 елда М.И.Әхмәтжанов тарафыннан бастырыла Дастанның күчерелмәләре Казанда һәм Ереванда саклана; иң борынгысы 18 йөзгә карый (ТР нын Милли музеенда саклана).

Чыганаклар: Лаптев И. Материалы по казак-киргизскому языку // Тр. По востоковедению, издаваемые Лазаревским институтом восточных языков. М.. 1900. Вып. 2; Кыйссаи Каһарман. К . 1879; Каһарман Катил дастаны. К.. 1998.

Эд.. Катанов Н. Кыссэ-и Кагырман (повествование о Кагырмане) //Деятель. 1901. № 1.

М. И Әхмәпканов