Логотип Казан Утлары
Кыйсса

СӘЙДӘШНЕҢ СОҢГЫ ЕЛЫ

 

Сәхнәдән—төрмәгә!..

«Тинчуринны төнлә алып киткәннәр!»

Аяз көнне яшен сукканнан да хәтәррәк бу хәбәр Салих Сәйдәшевне аягыннан ега язды. Ничек? Ни өчен? Гаебе нәрсәдә? Күкрәп торган, яшәүне шашып яратучы, күзләрендә иман булган, ижатган башка яши алмаучы кырык яшьлек Кәрим Тинчуринны кулга алсыннар диген! Әле узган ел гына иҗат эшчәнлегенен 25 еллыгын хөкүмәт дәрәжәсендә зурлап бәйрәм иткәннәр иде. Ау мылтыгы да бүләк иттеләр үзенә. Бу мылтык хәзер анын үзенә каршы төбәлде микәнни?..

«Халык дошманы», имеш Кемнәр, ни өчен уйлап чыгарды икән бу әшәке, чеп-чи ялган сүзләрне9 Халык тикле халыкнын дошманы була димени? Булса да булыр фәкать жаһилләр, сатлык жаннар гына... «Халык дошманы» дигән сүзне актарып чыгарганчыга кадәр ничек матур итеп, иждиһат белән яшәп яталар иде ләбаса...

Илдә ниндидер дәжжал купты! Бу афәтне, иблис дигән ерткычны кемнәр, ни өчен уятты9 Сәйдәш бу сорауларга жавап табарлык хәлдә түгел иде.

Аны инде бер тапкыр куркытып алдылар түгелме сон? Милләтчелектә гаепләп, совет властена каршы агитация алып барган дигән сылтау белән. 1929 ел ахырында жизнәсе Шиһаб Әхмәровны кулга алдылар. Янәсе, кредит бирү жәмгыятендә идарә әгъзасы буларак, аз жирле татар крестьяннарын Иделнен унъяк ярына күчереп утырту. Кызыл Байрак авылын тергезү эшләрендә төп оештыручылардан берсе булган ул. Әтисе урынына калган кешедән, унике яшьлек Салихны кулларыннан тотып Тукай тикле Тукай каршына алып килгән, гомере буе татар хәятына. анын туган халкынын мәгърифәтенә, мәдәниятенә армый-талмый хезмәт итеп яшәгән жизнәсеннән ничек инде «дошман» ясап булсын икән?!. Күз алдына китерә алмаслык гайре табигый хәлдер бу. Репрессияләр шаукымы тукталырмы дигәндә генә...

Инде менә икенче тапкыр Сәйдәшнең күнеленә, иманына, язмышына чәнечкеле чукмар белән кизәнәләр.

Тинчуринны кулга алуларның сәбәбе—имеш, ул, туган-тумачаларын үз тирәсенә жыеп, дәүләт театрын үз монополиясенә әйләндергән... Имеш, ак офицер хатынын, генерал киленен үзенен театрына сыендырган. Янәсе, анын үз хатыны Заһидә Тинчуринаның әтисе патша заманында

Ахыры. Башы 1нче санда.

«действительный статский советник» булган һәм башкалар

Кәрим Тинчуринмы халык дошманы? Юк. мен тапкыр юк!.. Әмма НКВД кешеләре өчен сыныкка сылтау табулар берни түгел, ахрысы

Ничек болай бу? Без кабызган утларны сүндерергә теләүче дошманнар бар микәнни. Кәрим ага Тинчурин9

Авыр уйлардан Сәйдәшнең йөрәге кубарыла, пәрә-пәрә килә иде бу минутларда. Анын үзенә дә кара козгыннын канат җилләре килеп кагылмасмы берзаманны9. Анын җаны-тәне ватылган иде

Ике сәгать буе фатирында ишекле-түрле йөренде, газапланды шулай. Жаны уйнаклады Ишек шакыдылар, берәүгә дә ишек ачмады Хәзерге вакытта ялгызлык анын ин әйбәт юлдашы иде.

Берничә көннән сон колагына азмы-күпме хәбәрләр килеп ишетелде ишетелүен. Ләкин болар—вакыт хәтереннән бер бөртек тамчы гына иде...

Иртәгә—Кәрим Тинчуриннын туган көне Хатыны Заһидә белән табын әзерләүдә мәш кайнаган чаклары аларнын. Төнлә белән берзаман каты гына итеп ишек шакыдылар Төн уртасында кемнәр булыр бу? Алдын-артын уйлап та тормастан, ишек ачтылар.

Анда НКВД киемнәре формасыннан басып торган өч-дүрт кешенен шәүләсе пәйда булды.

  • Менә ордер. Кулга алу кәгазе. Сез кем буласыз9

—Кәрим Тинчурин

  • Бик яхшы Кулларыгызны аркан куеп, артка борылыгыз Селкенмәскә!

Офицер киемендәге бу кешенен фәрманы бик катгый иде Кулыннан пистолетын төшермәде

—Ау мылтыгы кайда9 Хәзер үк урынын күрсәтегез!

Ау мылтыгы пүнәтәйләр карамагына күчте

  • Бер тапкыр да атып карарга өлгермәдем,—диде Тинчурин, гаҗизләнеп

—Дөрес эшләгәнсез. Без сезне советка каршы мылтык күтәрүдән коткарабыз, контр!

Аннары үзенең яраннарына ым какты

—Тикшеренүне дәвам итегез!

Тегеләр, ризыкка ташланган таракандай, өстәл-тумбочкаларны, китап киштәләрен ду-чат килеп актарырга керештеләр Тинчуриннын күз карасыдай кулъязмалары идәнгә чәчелде Дагалы күнитекләр астында ул язган әсәрләр ертыла, таптала, елый Язылып яткан пьесасынын битләре әнә шундый хәлдә капчыкка тутырыла. Бер-бер хаталану, ялгыш түгел микән бу?.. Юк. ерткыч бүре сыман, Тинчуриннын иҗат хәзинәсенә рәхимсез ташлана болар!

Антиквар кибетеннән сатып алган чынаяк савытлар, германский фотоаппарат lap да икенче бер капчыкка кереп чумды Өйнен астын-өскә китереп тентүләрдән сон матрас мамыгы һәм мендәр йоннары, тапталган кәгазь кисәкләре генә өелеп калды. Болар бик ашыктылар, ахрысы Хатыны Заһидә Тинчурина иренен «Мәрҗәннәр» дигән папкасын көч-хат белән яшереп-саклап кала алды.

Кәрим Тинчуринны аста «кара козгын» машинасы көтеп тора икән Икенче көнне дүрт хәрби килеп, анын бөтен китапханәсен, калган байлыгын, мебельләрен төяп, каядыр алып китәләр Боларын драматург бөтенләй белмичә дә кала

Тинчурин Кремль астындагы хибесханәгә якасы чигүле ак күлмәктән килеп кергән иде. Хәзер инде ул күп юуудан сизрәгән, таушалган төрмә күлмәгеннән. Сорау алулар башлана.

Кылычтай юка борыны өстенә көмеш кысалы күзлек атландырган тикшерүче аны бик кырыс кабул итте.

—Син кем? Исем-фамилиян?

—Драматург Кәрим Тинчурин...

—Булды. Боларын беләбез. Ин яхшысы, син советка каршы эшләрен турында сөйлә... Кара аны, яшермичә!..

—Минем советларга каршы берни эшләгәнем булмады һәм булмаячак та!

—Пафос болар! Суган суфые булма. Хатынын—дворяннар токымыннан. Кулак малае син, үзен дә шул якка авышкансың. Мина фәкать дөресен сөйлә. Үзенә жинеллек булыр.

—Мин жинеллек эзләмим. Мин дөресен сөйлим.

—Алайса, әйт. Жидегәнчеләр, солтангалиевчеләр белән бәйләнешен күнгәннәнме?

—Минем кендегем бары театрга бәйләнгән.

—Әһ-һә! Шулай шул. «Хикмәтле доклад» исемле пьесаңда син, системаны үзгәртергә кирәк, дигән сүзләрне алга сөрәсен. Бу—Сталинга, социализмга каршы сүз. Настоящий контр син, белдеңме! Гаяз Исхакыйнын койрыклары!!!

Сөйләшү татар телендә бара иде. Сержант Гатин, татарча белүе белән масаеп, нәфрәтләнеп һаман саен һөҗүмгә күчте:

—Син, гражданин Тинчурин, ин яхшысы—гаебеңне вакытында таны, мина эш-мәшәкать калдырма. Юкса.

Әйтеп бетермәде, ләкин тикшерүченең явызлыгы йөзенә ташып чыккан. Ул үзенә кирәкле җавапны көтә. Тинчуриннын җавабы катгый иде:

—Мин бернинди контрреволюцион оешмада тормадым Әсәрләремдә кайбер хаталар, ялгышлар бармы? Сез хата тапкан әсәрләрнең барысы да диярлек революциягә кадәр язылган. Сез ул әсәрләрне үзегез укып чыктыгызмы сон9

—Сорауларны мин бирәм!!!

—Мин бит үз пьесаларымда һәрвакыт ярлы халык ягында. Мин бит байлардан, буржуйлардан һәрвакыт келәм. Башка халыкларны пьесада мыскыл иткәнменме? Әзрәк булгандыр, монысын кире кага алмыйм...

—Болары вак мәсьәлә. Ә менә син ак эммигрант Гаяз Исхакый белән хат алышкансын. Болар безнең кулда бар.

—Хат алышуның ни гаебе бар?

—Гаеп шунда: Исхакый—советларның кан дошманы. Без ана үсәргә, дошман үрчетергә хут бирмәбез Син аның энесе Хәсән Исхакый белән бәйләнештә торасын. Япон шпионнарына илне сатасыз. Без мона бик каты итеп нокта куячакбыз. Аңлыйсынмы, канлы нокта!..

Тоткыннарны кыйнаудан тәм тапкан, «Болар мине сагыначак әле»,— дип масая торган Гатиннан тиз генә котылып булмаячагын аңлады Тинчурин.

Шуна да карамастан, үзенә ясалма рәвештә өелгән бөтен гаепләрне, уйдырмаларны һаман саен кире кага килде. Көннәрнең берендә тикшерүче түзмәде, соңгы сүзен ярып салды:

—Ярый. Әллә кем булырга тырышасың, Тинчурин! Мин сине иртәгә Склетов кулына тапшырам. Кушаматы—Палач Ул синең телеңне бик тиз ачтырыр! Менә күрерсең... Тукта! Тагын бер сорау калган икән әле... Данлы композитор Салих Сәйдәшев та сезнең төркемдәме9

— Минем бернинди төркемдә катнашканым булмады. Салих Сәйдәшевкә килсәк, ул бит музыкант, композитор. Көйләр, җырлар яза. Музыкага
муеннан баткан. Сәясәткә анын бернинди катнашы юк...

—Ай-Һай. телгә шомаргансын. Ләкин бу сүзләрне беркетмәгә язып куясы булыр...

Кул күтәреп караса да, гренадер гәүдәле Тинчурин каршында атегә Гатин бернинди унышка ирешә азмады. Көнчелектән ачуы кабарды анын

—Сез алдашасыз!—диде ул җикеренеп — Мин сездән дөресен сөйләүне тазәп итәм, гражданин Тинчурин!.. Хәзергә ин жинел жәза—«стойка»га куям. Көне буе аякта басып торачаксын. Инде шуннан сон да анламасан. сине Склетов көтеп тора. Ул—үз эшенен мастеры. .

Икенче көнне Тинчуринны Склетов янына кертеп ташладылар Ул— мәгарәдән үрмәләп чыккан гажәеп бер әзмәвергә охшаган иде. Чукмардай йомры беләкләр. Җилкәсеннән үсеп чыккан баганадай таза муены тап-такыр итеп кырылган башына тоташкан. Әйе. палач дисән дә пазач бу!

Әзмәвер күп сөйләшеп тормады. «Юк», дигән сүзне ишетү белән, бер селтәнүдә Кәрим дигән данлы егетне идәнгә сугып екты. «Гаебенне таныйсынмы?», «Кул куясынмы?» Шушы ике сорауга унай жавап ишетмәдеме, көрәктәй кулларын әшәке эшкә жикте Измә итеп, вәхшиләрчә кыйнап ташлый иде ул үзенен бернинди коралсыз тоткыннарын Бер-ике көн дигәндә Кәримнен карарлыгы калмаган иде .. Аягында көчкә басып тора. Гәүдәсе таш кебек авырайды Аяк астындагы идән менә-менә авышып китәм дигәндә дә ул диварга тотынып исән калырга тырышты

«Сез үзегез халык дошманнары!»—дип кычкырасы килде анын Ләкин монын бик кыйммәткә төшәсен чамалап, канлы тешләрен гарьлек белән идәнгә төкерде...

Бу хәлләрнен чын дөресе, айлар-еллар узгач кына, «дворян* кызы буларак типкедә йөргән, ойсез-йортсыз калган Заһидә Тинчуринага һәм канатсыз калган Салих Сәйдәшевкә тамчылап, өтек-өтек кенә барып иреште Күбесе—озын колаклар, чыбыксыз телефон аша

Дөресен әйткәндә. Сәйдәш ут эчендә калды Ул нишләргә, кемгә таянырга тиеш хәзер? Доньянын асты-өскә килде шикелле Дөньяны шом. әләк басты. СССР дигән зур илдә халык хәзер үз күләгәсеннән үзе куркып яшәгән хәлендә.

Һәркайда «кара исемлек» төзелгән Ксмнен ни әйткәнен, ничек сулыш алганына хәтле бар яктан тикшереп торалар Әле кичә генә дус. табындаш булып яшәп яткан бәндәләр бүген инде бер-берсен сата, пазач балтасы астына жибәрә Бер генә киек-җанвар да үз туганын үзе ашамый Ә кешеләр әнә нишли

«Халык дошманы» Кәрим Тинчуринны чын-чынлап яклаучы табылмалы бугай 1929 елны Ялтада Галимжан Ибраһимов янында булганнарны да кырып-себереп өтермәнгә жыя башладылар Композитор Салих Сәйдәшен • кара исемлек»тә бармы-юкмы—ул моны анык кына белми Камалыштагы ерткыч кебек яшәргә туры килер микәнни7 Бунтарь Такташ әнә вакытында үлеп өлгерде булса кирәк, юкса анардан «халык дошманы» ясау бу мөртәтләр өчен сукыр бер тиенгә дә тормас иде. Юньле читекче дә буза алмастай алласызлар, сугымчылар илнең түренә кереп оялаган түгелме?

Дөрес булса. СССР композиторлар союзы председателе Тихон Хренников әллә Сталин янына кергән, атзә телефоннан гына сөйләшкәннәр, ди Янәсе, ул юлбашчыга әйткән, ди:

—Зинһар, композиторларга тия күрмәсеннәр Алар фәкать му зыка язалар, алар сәясәт эшеннән ерак торалар

Чынлап та. халкына хезмәт иткән, чын халыкчан җырлар язган
композитор ничек инде шул халыкнын дошманы булыр икән?

Кызганыч. Кәрим Тинчуриннын данлы әсәрләре репертуардан, сәхнәдән төшеп калды. Аларнын сулышына «табу» дигән йөгән киертелгән. Алай гынамы, халык дошманының хатыны совет йортында яшәргә тиеш түгел дип, Заһидә Тинчуринаны өеннән урамга куып чыгарганнар әнә. Ә инде Тинчуриннын НКВД куштаннары алып киткән кулъязма папкалары исән микән, әллә көл итеп күккә очырылганмы? Ике олауга сыйган китапханәсе, затлы сувенирлары, сигез германский фотоаппараты кая китте дә кемнәр кулына күчте икән?..

Сәйдәшнең уена бер фетнә фикер кереп оялады: «Болар үзләре контр түгел микән сон?» Ләкин моны кычкырып әйтергә ярамый иде.

Эченнән генә болай дип әйткәне дә булмады түгел: «И әтием Җамалетдин! Ярый әле крестьян токымыннан булгансын. Юкса улынны жәһәннәм капкасына бик тиз илтеп тыгарлар иде...»

Зур Кызыл урамы буйлап...

Өйдә чакта ул үзен кайчак читлектә кебек хис итә. Нәрсәдер житми. Һавамы? Иркенлекме? Кешеләрме? Бөтенесе бергә укмашкан булса кирәк. Мондый чакта—урамга, урамга!..

Флигельнең тимер рәшәткәле кечкенә капкасына якынайды. Аркылы- торкылы итеп, квадрат рәвешендә ясалган бу рәшәткәләр ана ничектер төрмә тәрәзәсендәге тимер каплагычны хәтерләтә иде Өтермә. Таш капчык. Хибесханә. Бу яман йортка халык әнә шулай әллә ничә исем уйлап тапкан. Төрмә диварларында һәр кешегә бер кирпеч әзерләп куелган, дип тә әйтәләр халыкта. Булыр, булыр. Кәрим Тинчуринны. Фәтхи Бурнашны. тагын-тагын әллә ничаклы адәм затларын үзенә упты бит бу кыямәт йорты!

Дуслары бер хәбәрсез югалгач, тирә-юнь бушап калды, олы дөньянын бер чите кителде шикелле. Яшәүнен кызыгын, тәмен тояр өчен үзендә өр- яңа көчләр табарга кирәк хәзер. «Нинди илдә яшим мин?» дигән сораулар күңелдә еш калкынып куя. Ә эшем кешеләре, куштаннар тормыш агышына шулкадәр бирелгәннәр, «Без кая барабыз?»—дип сорарга вакытлары да, теләкләре дә юк аларнын...

Урамга! Урамга чыгып, күңелнең ерак почмакларын да, бөялеп яткан уй-фикерләрне дә хет бераз җилгәреп кайтырга кирәк.

Аны тагын Горький урамы көтеп тора иде. Ничәмә-ничә тапкырлар гизә инде ул шушы урамны! Иорт почмакларына урысчалатып «улица Максима Горького» дип язылган язылуын, ләкин асылда Сәйдәш урамы бит бу: жәяү йөреп, ул шунда гомеренең күпме өлешен уздырды, өеннән чыкса яисә өенә кайтса-керсә дә—һаман шул урам. Кекин йортындагы хәрчәүнәгә халык та юкка гына «Сәйдәш ханәсе» дигән исемне кушмагандыр..

Кабан күленең аргы ягында завод торбалары шәйләнә. Күктәге томансу һаваны ертып, сабын заводы ягыннан төтен баганалары күтәрелә. Мәчет манарасы күгендә сары ай җемелди, күгәрченнәр бөтерелә. Чиркәү гөмбәътәре тирәсендә, гадәттәгечә—чәүкә-каргалар өере...

Урамнарның исә үз көе, үз җыры, үзенә хас тыелгысыз тормышы... Сәйдәш—табигатьтәге бихисап авазлардан, урам-мәйданда кайнашкан кешеләр сөйләшеннән, аларнын моңсу яки көләч йөзеннән хакыйкать тавышын ишетергә һәм аңларга күптәннән өйрәнгән композитор. Тулы канлы, камил музыка бары шулай туа дөньяга. Сәйдәшнең тәне дә, жаны да урам хәрәкәтенә кушылып китте, андагы авазларга иярде..

Ашыкмый гына Гоголь һәм Карл Маркс урамнарын узды.

Астарак, шәһәр үзәгендә Куйбышев мәйданы. Бауман урамы... Гажәп:
бу кешеләрнен Казан каласына ни катнашы бар икән? Тимер юл вокзалы тирәсендәге бер урамга Сакко-Венцетти дигән исем ябыштырганнар. Боларынын кем икәнен белүче бар микән0 Нигә татарнын борынгы, тарихи каласына татар исемнәре кушмыйлар? Сәер, бик сәер

Сәйдәш Зур Кызыл урамга аяк басты Хет ичмасам монысының исеме татарча яңгырый. Кулларын артка куеп, шушы урам буйлап атлап баруында ул ниндидер символик мәгънә күрде. Кызылармеец Сәйдәш Аннары ул. зур театрнын зур сәхнәсендә, үзенен үлмәс моңнарын яңгыратты Татар дәүләт академия театры белән Мәскәү. Ленинград. Оренбург. Әстерхан һәм Идел буе шәһәрләрендә гастрольләрдә йөрде Урта Азия республикаларында. Уфа. Оренбург шәһәрләрендә иҗади концертлар бирде... Гөлләр яңгыры булып ана һәркаида алкышлар яуды Сәйдәш үзенен күп кенә замандашлары белән, мәдәният урамынын зурысыннан. кызылыннан атлады. Революциягә, газиз халкына хезмәт итте ләбаса. Әмма аны хәзер ныклап анлаучы бармы сон?

Ижатынын ин парлак чагында аның канатын кистеләр! Кәрим Тинчуринның данлы пьесалары сәхнәдән алып ташланды Шунын белән бергә. Салих Сәйдәшевнен дә бик күп җырларына тыю. «табу» салынды. Гонорар акчасына юллар киселде. Оркестрны куып тараттылар. Театрда 30 елдан артык дәвам иткән дуслык, хезмәттәшлек еракта калды. Сәхнәдә чәчәк бүләк итсәләр, тәкъдир исә ана хәзер билчән суза түгелме’’

Ходай адәм балаларына ике ин олы нәрсәне бүләк иткән—берсе гомер, икенчесе Ватан. Хакыйкать шуны әйтә: әгәр гомерен булмаса. бу дөньяда берни майтара алмыйсын. Әгәр Ватанын булмаса. кылган эш-гамәлләреннен кыйммәте тузан бөртеге хәтле генә. Зур талантнын бер көнлек әсәрләр язарга хакы юк! Шөкер, халык мәхәббәте, анын кодрәти энергиясе Сәйдәшкә әле дә булса яшәргә, сынап төшмәскә коч бирә.

Сәйдәш Зур Кызыл урам буйлап атлый Революциягә кадәр салынган борынгы йортлар да күп биредә. Борынгылык төсмерләре әллә каян күзгә бәрелеп тора... Әнә, өч катлы таш йортның аскы тәрәзәләренә тимердән үреп ясалган каплавычлар беркетеп куелган. Күрче, челтәрләп эшләнгән шушы каплавычларда нота билгеләренә охшаш бизәкләр дә чекерәеп тора! Биш сызыклы ноталар алдына куела торган нота ачкычына гартым бормалы- әйләнмәле сурәтләрне төсмерләү дә кыен түгел.

Боларны ясаучы тимер остасының күнелендә композиторлык куәсе посып яткандыр, мөгаен. Фантазиясе мулдан уйнаган анын Тәрәзәләр— ойнен күзләре Чү! Яран гөлләре тезелеп утырган тәрәзәнен ак пәрдәсе селкенеп куйды. Кемнәр яши икән биредә0 Бәхетле кешеләрме, әллә замана михнәтен йотып утыручылармы Әйтү кыен, ботен нәрсә—бер Ходай кулында.

Тәрәзә пәрдәсе ачылгач та анда яшь кенә бер чибәр кызның аксыл-сылу йөзе күренеп китте Бәхетле бул, яшь кыз! Теләк шул сина

Сәйдәш Зур Кызыл урам буйлап Казан суына таба атлый

Кәрим Тинчурин турында уйламый калган көне бар микән анын9 Йөрәгенең керсез почмагында һаман ул. Тинчуриннан башка Сәйдәш юк Һәм киресенчә Сәйдәштән башка Тинчурин да юк Бу—анын сүзләре түгел Моны бүтәннәр әйтер иде Баш режиссер—бөтен театрны, коллективны, сәхнәне, спектакльне бәйләп торучы көмеш чылбыр, алтын боҗра! Алар икесе дә дуслыкларына беркайчан күләгә төшермәделәр

Сәйдәштән сорамыйлар дисенме

—Нишләп синдә элеккеге иҗат дәрте юк?

—Ни өчен синдә утызынчы еллардагы активлык күренми?

Андыйларга. монсу елмаеп:

—Кәрим Тинчуриннар житми мина!..—дип жавап бирә Сәйдәш.

Гавәмнен төрлесен, инсаннарның яхшысын да, яманын да байтак күрде ул. Яхшылар күп, әмма монафыйкъ, шымчы, икейөзле бәндәләрдә җитәрлек бу тормышта. Юкса һәр кешедә кызыл кан ага, ә нигә мәкер кара була икән?

Тормышны хәзер бигрәк тә дәртсез, монсыз адәмнәр басты. Андыйлар Сәйдәшкә юлдаш та, моңдаш та түгел!

Тормыштагы уен кагыйдәләре усал, рәхимсез. Бөтен кешене бертөсле уйларга өйрәтү, кулда һәркайсын йөгәнләп тотар өчен Казанда да Композиторлар союзы төзеделәр әнә. Һәммәсе, флюгер сыман, шунын рәисенә йөз белән борылдылар, ләббәйкә торалар. Жәмгыятьнен чисталыгы, әхлагы өчен барган көрәшнен беркайчан туктаганы юк. Анын табигый сафлыгын күктәге көчләрнең катнашы белән генә үзгәртеп була, мөгаен. Бу олуг миссия, сәнгать чынбарлыгы ин әүвәле чиратта музыка җилкәсенә төшә. Биредә сәнгать әһеленнән чиста кул, зирәк талант сорала...

Сәйдәшнен таланты көчлерәк балкыган саен Казан көчекләре дәртләнебрәк өрә башлады! Алар балтыр итен түгел, йөрәк итен тешлиләр... Гажәп: каян килә икән күнелендә кинә, куенында таш йөртүчеләр?

Ә хәзер бармы сон анын дуслары? Бар, билгеле. Фронтовик шагыйрьләрдән Мөхәммәт Садри, Мәхмүт Хөсәен Профессор Гыйлем Камай, Мөхәммәт Гайнуллиннар гаиләсе Журналист Исмәгыйль Усманов... Урамда ялгыз йөрүләр шактый жайсыз-унайсыз ана. Ерактан ук танып алалар. Эндәшәләр. Чакыралар. . Ярый әле «тукран эчәрлек кенә» дигән эчке кагыйдәсенә хыянәт итми. Чакыручылар арасында таныш түгел кешеләр дә очрап куя. Бәлки, «подставной» берәр агент-мазарлардыр ул Андыйлар Сәйдәшне исертергә, фаш итәргә тырышалар булса кирәк. Менә шуна да ул «Черек күл». Дзержинский урамнары тирәсенә якын бармаска тырыша.

Яхшы кешеләр, якын дуслары өчен Сәйдәшнен күнеле генә түгел, яшәп яткан фатир ишеге дә һәрвакыт шәрран ачык булды. Кыен хатдә калганнарны коткару яисә үз фатирына сыендыру дигәндә ана куш инде. Артистка Газия Каибицкая берзаман ире белән аерылышты. Батам белән торыр урыным юк дип, 1929 елны Казаннан Әстерхан гагар теарына китеп бармакчы ул. Аны бу хата гамәленнән Сәйдәш туктатып калды: ачуланды, җибәрмибез, диде. Фатирындагы ике бүлмәсенең берсен ана биреп, үзе Тинчурин өенә вакытлыча килеп урнашты. Сугыштан соңгы елларда яшь артист Шәүкәт Биктимеровнын яшь гаиләсен үзенә «прописка»га керергә рөхсәт бирде. Ә менә йортсыз-жирсез калган артист Ибраһим Гафурга почмак бирүе үз башына тукмак булып төште'. Хатынсыз да. фатирсыз да калды Сәйдәш! «Хатынымны кияүгә бирдем әле»,—дип. юк-бар гайбәтчеләрнең авызын томалаудан бүтән чара калмады.

Икенче хатыны Сафия, шулай итеп, ижат кешесенен күнелен-рухын аңламады. Анын кайчагында шаярып-көлеп: «Билдән түбән мин үземә дә ышанмыйм»,—дигән сүзләре раска туры килде... Чеп-чи хыянәт! 1943 елда аерылыштылар. Олы улы Нәүфәлгә 14 яшь. кече улы Эмиль алтынчы яшенә кереп бара иде.

Өсте-өстенә борчулар, фаҗигаләр килеп кенә торды Сәйдәш дигән ир-егеткә! Язмыш ана һичбер кызгану күрсәтмәде Мәктәптә тәнәфес вакытында, авыр имән ишеккә башы бәрелеп, Эмиль улы хастаханәдә үлеп китте Музыкада, пианино уйнауда искиткеч талантлы бала иде! Махсус музыка мәктәбенә йөргән дәресләре әнә шулай ярты юлда киселеп калды бәгырьнен...

1946 елны медальләр тагып сугыштан кайткан Ачьфред абыйсын ничек
яратып кочаклаган иде ул! «Мина пистолет алып кайтгынмы?»—дип. аны көн саен аптырата иде. кәбәм Насыйп булмаса. бәхетенне тәкъдир кулыннан талашып тартып алып булмый икән шул!

Тормыш, рояльдәге клавишлар кебек, ак һәм кара полосалардан тора. Һәр яна тумыш көн иске-москы вә чүплекләр арасыннан үсеп, күтәрелеп чыга. Шигърияттә, музыкада да шулайдыр бу. Ә менә мон дигән нәрсә ахыр чиктә барыбер яктылыкка манчылган була

Ялгызлык. Эшсез, акчасыз калу. Болар Сәйдәшнен яраланучан йөрәгенә тирән эз сызды. Газеталар: без зур адымнар белән социализмга барыбыз, дип мактана. Ләкин кемнәрдер кикереп баеганда, кемнәрдер ач-ялангач утырганда монын поты бер тиен ләбаса! Барысын да югарыда утырган чиновниклар, «әшнәлек» көче хәл итә.

Кеше белән әрепләшүне, үпкәләп йөрүләрне белмәде Сәйдәш Никадәр сабыр, тыныч холыклы кеше, шулай да үз гомерендә бер тапкыр «бәйдән» ычкынганы булды анын... Шул инде, акчасызлык харап итте. Ат гомере буе эшли әнә. өстенә кияренә чикмәне дә юк бичаранын. Сәйдәш тә шул көнгә калып бара түгелме’’

Тотты да филармония директоры Хәйсин янына керде «Акча юк!»—дип кырт кисә бу. Юмалап та, ялынып та карады Сәйдәш, ахырда кычкырып торып җибәрде:

—Хәзер үк акча бир! Нәрсә, мин ачтан үләргә тиешмени?!.

Менә шулай итеп, ул чакта бераз акча төште анын кулына.

Дуслары янында Сәйдәш: «Мине кырык җирдә кырык самавыр көтеп тора».—дип кабатларга яратса да. чынлыкта исә анын күнелендә—тирән яшеренеп яткан рәнҗү, ачыну, чарасызлык

Гармунчы егет «Москвич»ны иярли...

Кекин йортындагы хәрчәүнә яныннан тыныч-мәшәкатьсез генә узып китәрмен дигән иде.

Юк, барып чыкмады. Җәйге көн булганлыктан, анын ишек-тәрәзәләре шыр ачык һәм эчтән кемдер берәүнен венский гармунда уйнаганы ишетелә иде. Сәйдәш тукталды, көй-авазларына колак салды Кемдер гармунда аның «Хуш. авылым» көен башкара. Калын тавышлы берәү җырга кушылып китә...

Унике телле венский гармунның тавышы бик тә таныш иде Теге сыра заводында имән кисмәкләр ясаучы Сәлимнен гармуны түгелме сон бу? Нәкъ шул! Вятка ягыннан алып кайтылган бу гармунда Сәйдәшнен берничә тапкыр уйнап караганы да булды. Балта остасы Сәлим янына, сырадан авыз итәргә дип. артист һәм язучы дуслары белән кергән чаклары да бер тапкыр гына булмагандыр.

Ишектән керү белән сәхнә шикеллерәк бер почмакта утырган гармунчы егетне күреп алды. Унҗиде-унсигез яшьләр тирәсендә булыр Куе чәчле, чуендай кара тәнле егетнен алдында шешә шикелле нәрсәкәй һәм тәлинкә тулы кабымлыклар да күренә иде.

Ир затлары остәл артында мәйханә килә Аларнын күбесе—улны-суны кичкән, сугыштан кайткан фронтовиклар Шәраб яки аракы эчүдән бер дә тайчанып тормый алар, хәтта мулдан да җибәргәлиләр. Нилектән? Сугыштан ияреп кайткан борчу-хәсрәтләрен стаканга салып эчүләреме Яу кырында ятып калган полкташлары хөрмәтенә дә рюмканы каплыйлар Герман җиреннән әсирлектән кайткан, инде кайтып га ил эчендәге репрессияләргә эләккән дусларын искә алалармы? «Тегене уйна' Моны уйна •—дип. егет алдындагы подноска акча ташлыйлар

Алар Сәйдәшне аягүрә басып сәламләделәр.

—Туктагыз. Бу егетне мина бирегез!—диде дә аны үзе янына чакырды. Урамга, өрәнге агачлары янындагы эскәмиягә чыгып утырдылар. Сәйдәшнең тавышы җитди:

—Нишләп утырасын син анда... ирләр белән аракы эчеп?..

—Юк, абый, «Морс» бит ул, баллы су...

—Алайса ярый. Мавыгып китә күрмә... Сәлим малаемы син?

—Әйе, «Кара малай» дип тә йөртәләр үземне.

—Заманында әтиен белән дуслар идек... Исемен ничек?

—Илдус.

—Бик яхшы. Ә мин Салих абыен булам. Сәйдәшев.

—Шулай дип сизгән идем аны. Дөрескә чыкты!—дип шатланды егет.

—Биредә беренче тапкырмы син?

—Әйе, дияргә була. Акча өчен инде. Гаилә, дарулар өчен уйныйм. Әнинен йөрәге авырта...

Танышу дәвам итте. Шоферлыкка укыган. «Россовхозснаб»та машина йөртә, ягулык ташый икән ул. «Улым»,—дип эндәшкәч, күнеле нечкәрүдән күзләренә яшь бәреп чыкты анын. Әтисе вафатыннан сон бу ягымлы җылы сүзне беренче тапкыр ишетүе булды, ахрысы.

Иртәгә шимбә көн. Киткәндә иртәгә сәгать Игә театр каршына килергә кушты аңа Сәйдәш.

—Килештекме. Сәгать унбергә үзем дә чыгып җитәрмен.

Икенче көнне Сәйдәш, флигельнен ишегалдына чыккач, пиджагының эчке кесәсеннән чылбырлы сәгатен тартып чыгарды. Нәкъ унбер тулып килә. Капканы ачып урамга аяк баскач та театр ягына карады. «Кара малай» дигәнен шунда, тимер ишекләр төбендә таптанып тора иде.

  • Молодец! Төгәл егет икәнсең,—дип мактады ул аны. —Театр директорының шоферы бик нык авырып киткән. Яна кеше эзли ул. Сине тәкъдим итмәкче булам.

—Эшкә? Театрга? Минем белемем юк бит.

  • Руль артына дигән таныклыгын, праван бар. Чын документ. Калганына кайгырма. Шоферга фәлсәфә кирәкми,—диде Сәйдәш, ягымлы көлемсерәп —Киттек, керәбез. Мин синен хакта әтиен урынына кайгыртырга тиешмен.

Касса кырыендагы имән ишекне ачып керделәр дә директор бүлмәсенә уздылар.

«Москвич»ны йөртә беләсеңме?—дип төпченде хужа. егетнең документларын тикшергән арада.

«Беләм», «Иөртәм», «Ярар» дигән сүзләре ышаныч уятырлык иде. Икенче көнне үк Илдус руль артына утырды. Кибет-базар юлларын айкап, театр өчен кирәк-яраклар ташып та өлгерде. «Шәп снабженец чыгачак монардан»,—дип шатланды директор.

Сирәк кенә, йомышы чыкканда, Сәйдәш тә аның җиңел машинасына утыра. Әле беркөн шулай «Кольцо»га кадәр бергә бардылар Матбугат йортына керәсем бар дип. Бауман урамында төшеп калды. Барган шәпкә танышы очрады. Мөтәшагыйрь. Кулында гәҗит. Исәнләшергә дә онытып, кул аркасы белән гәҗиткә суга-суга сөйләнде:

—Менә, күпме яңа орденчылар Монда нигә синең исемең юк. Салих абый?

Сәйдәш тыныч кына, гаҗәпләнергә урын калдырмыйча:

—Ник булмасын! Минем Салих Сәйдәшев дигән исемем бар...—дип җавап кайтарды.

Мин сине эшкә урнаштырдым, диеп борчымады ул Тукайнын Карәхмәте
сыман
«кара малай»ны. Киресенчә, күрешкән-исәнләшкән чакта Илдус атлы шофер егет: «Салих абый, барасы жирен юкмы?»—дип үзе күбрәк сораштыра иде.

  • Консерваториягә,—ди Сәйдәш. Бүтән сүз әйтми. Арткы утыргычка кереп утыра. Гадәтенчә, кулын егетнен җилкәсенә куеп, «киттек» дигәнне белдерә. Сөйләшми, егетнен игътибарын алмаска тырыша. Хәер. Илдус үзе дә күп сөйләшә торганнардан түгел. Чәй эчкәндә, ачылып китеп, сөйләгәне булды: алты-җиде яшеннән үк гармунда уйнарга өйрәнгән икән Җырларга да яратам, дигәч, тавышын тынлап карады. Табигать бүләкләгән чып-чын тенор тавышы! Ләкин егеткә машинасыннан гайре, берни дә. бернинди дан да кирәк түгел...

Әйләнеп кайткач, театр буфетына кереп чәй эчтеләр. Сәйдәш ана үзе белән булган бер хәлне сөйләп бирде:

  • Менә шушында булды бу. Театрда эшләгән чагым Бездә бит теге башта—артистларның киенә торган бүлмәсе. «Егетләр, буфетка барып киләсем бар. йомышларыгыз юкмы?»—дигәч, сакаурак бер артист: «Салих дус. мә, шушы өч тәңкәгә өч перәлек алып кер әле»,—диде. Әйләнеп килдем. «Йә булдымы?»—ди теге. «Менә булды»,—дип өч перәннекне ана суздым. « Бу нәрсә, шаяртуынмы?»—ди. «Сон.—мин әитәм,—үзен сораган өч перәлек. Менә сдачасы». « Мин синнән өч перәннек түгел, өч перәлек дидем бит»,—дип үпкәләде. Ул мина өч сумлыгын өч «берлек»кә ваклатырга кушкан икән ләбаса! Шулай итеп, өч перәннекне үземә кимерергә туры килде...

Сәйдәш кесәсеннән «Первомайский» дигән кызыл-матур тышлы папирос тартмасын тартып чыгарды. Шунысы яхшы, егет тәмәке тартуга хирес түгел иде.

Урамга чыккач. Сәйдәш аны фатирына чакырды Илдус Чайковскийнын стенада эленеп торган портретына бик озаклап карап торды. Бүлмәдәге искерәк диван, урынлыклар, өстәл, тумбочкаларны бер кат күздән кичерде Шундый данлы композиторның гадәти бер шартларда яшәвенә исе китте бугай аның. Күпне күргән, инде искерә төшкән пианинога, андагы шәмдәлгә, яшел бәрхет өстендә яткан дирижер таякчыгына мөкиббән китеп карады

—Салих абый, талчыбыктан сезгә әнә шундыйрак бер таякчык ясап бирсәм, каршы килмәссезме? Лак белән буяп та җибәрермен

—Яса. улым, яса! Истәлеккә булыр

Пианинода халык көйләрен уйнап күрсәткәннән сон. ишегалды як тәрәзәдән анын машинасына керергә җыенганын карап торды Ләкин ишегалдындагы машинасына кереп утырырга өлгермәде егет, әллә каян гына кара плашлы. кара эшләпәле икәү килеп чыкты Икесе ике яктан култыклап алдылар да. җилтерәтеп диярлек, театр ягына өстерәделәр «Тегеләр»... Тегеләр тагын килеп җиткән, козгыннар! Нигә шул чакта чыгып, егетне араламады Сәйдәш.’! Хәер, чыгып, ни майтара алыр иле икән ул? Көчлснеке замана..

Икенче көнне күрешкәндә сөйләде Илдус Аны бөтереп алганнар да. артына тибә-тибә. тсатрнын авыр имән ишекләре арасына китереп кысканнар:

—Тиз бул. сөйлә! Нинди сүзләр әйтте ул сина? Ниләр сөйләштегез?

Егет куркып калмаган, кос лып та төшмәгән:

—Сөйләшмәдек «Немой» бит ул Күп сөйләшми.

—Алдашма! Дөресен әйт безгә!

—Дөресен әйтәм Пианинода уйнап күрсәтте

—Анысын ишеттек. Стоп! Кемнәрне телгә алды ул? Совет властен
сүктеме?..

—Юк. Шоферга фәлсәфә кирәк түгел, диде.

—Ул сине мыскыл иткән. Ә син аны якламакчы буласын!.. Кара аны, дөресен сөйләмәсән, теленне бик тиз ачтырырбыз...

Тавышка ярый әле ардминистратор чыгып өлгергән:

—Нишләтәсез безнең шофер егетне?!

Тегеләргә шыпырт кына чыгып таюдан бүтән чара калмаган. Мондый хәл Илдус белән ике-өч тапкыр булган икән.

Эх, кара жаннар! Тырнак астыннан, юк, кешенен күнел сараеннан кер эзлиләр... Әйе, Сәйдәш кебек «асыл кош»ны бер-бер гаеп табып, тәпиеннән эләктерсәләрме?.. Самавырчы малай булып йөргән сержанттан—лейтенант погонына кадәр күтәрелү берни түгел аларга... Композиторның өченче хатыны Асия Казакова—татар байлары нәселеннән. Сыйнфый дошман кызы. Сәйдәшнең Тинчурин, Бурнаш белән бәйләнеше кайбер допрос кәгазьләрендә уелып калгандыр. Менә шушы «салам»га тотынмакчы бу ике кара эшләпә...

Әлеге хәлләр 1953 елның жәендә булган иде. Хәзергә ул-бу күренми, тындылар, ахрысы.

Алдагы елны Илдус Совет Армиясе сафларына китеп барды. Озатканда Сәйдәшнең сүзе-кинәше шул булды:

—Кешеләр белән кәпрәеп, борын чөеп сөйләшүдән ерак бул. Сынатмаска тырыш. Бәхетле көннәрен алда синең...

Чаллыяр. Сугыштан бер кайтаваз...

Ал арны, бер төркем әдәбият-сәнгать әһелләрен, Алабута шәһәренә мактаулы кунак итеп чакырдылар. Сәбәбе бик күркәм—бу борынгы калада педагогия институты ачыласы икән.

1954 елның 8 маенда, «Вера Засулич» дигән ак пароходка утырып. Иделне һәм гүзәл Каманы кичтеләр. Менә палубадан композиторлар Сәйдәшев һәм Ключарев, шагыйрьләр Әхмәт Исхак һәм Әнвәр Давыдов, җырчы Мәрьям Рахманкулова төшеп килә. Кунакларны пристаньда шәһәр җәмәгатьчелеге каршылый. Чаллыдан махсус килгән улы Альфред һәм аның хатыны Сәйдәшнең пристань идәненә аяк басканын көтәләр. Ирләрчә кочаклашу! Ничә елдан сон сагынычлы күрешү...

Зур тантана хөрмәтенә бәйрәм концерты. Кичен банкет. Икенче көнне Сәйдәшне кичке якта җиңел машина белән Чаллыяр бистәсенә—Альфред улының гаиләсенә илтеп куялар.

Казан университетын тәмамлаган Альфредны юллама белән Чаллыярга судья итеп эшкә җибәргәннәр иде. Нинди куаныч: түрбакчалы. берничә бүлмәле агач йорт биргәннәр үзенә. Баскыч төбеннән күтәрелгән болдырнын түбәсе шәрыкъ стилендә, гөмбәзләп ясалган. Кичен—пилмән шулпасы, үләннәр кушып ясалган чәй. Гаиләдә—өч бала: Валерик. Светлана. Әлфия. Биш-алты яшьлек Валерик балалар бакчасына йөри, калган ике яшь баланы киленнен әнисе бага икән. Баласыз өй—чәчәксез болын, дигәннәр. Хактыр бу.

Озак сөйләшеп утырдылар. Сон ягылган иде.

Иртәгесен Сәйдәшне түрбакчадагы кошлар серенадасы уятты! Чут-чут киләләр, бәгырькәйләрем, осталык ярышына чыгып басканнар диярсен... Кызык: аларнын авазлары Идел буе урманнарындагы кошларныкына охшаган да, охшамаган да кебек. Ачык тәрәзәдән акация һәм сиреньнәрнең хуш исе саркылып кергән иде. Чыгып карады, чынлап та шулай: сиреньнәр төн эчендә күбекләнеп чәчәк аткан!

«Көтелгән кунак килде!»—дип ягымлы, җылы каршыладылар аны кичә.

Бала-чагалар «яна» абыйны, дөресрәге, бабаларын баштарак читтән карап торсалар, аннары инде куенына ук елыштылар. Валерик исә «Мин иртәгә бакчага бармыйм, бабам белән йөрим Юкса урамда адаша ул»—дип. ана тагын да ныграк сырышты.

Бүген йорт эче шактый бушап калган—Альфред ниндидер мөһим бер судта зур бер эшне тикшерүдә катнаша икән Хатыны Вера—рус теле һәм әдәбияты укытучысы—чыгарылыш классный җитәкчесе, анын да вакыты кысанга охшаган. Күз тимәсен, улынын җәмәгате. Вера дигән килен, чыннан да. тотанаклы, ипле, ышанычлы күренә Гаилә ныклыгына ни җитә сон! Сәйдәш дигән ир заты моны үз тәҗрибәсеннән яхшы белә

Тынлык Йомшак жилнен агач яфраклары арасыннан кыштыр-кыштыр узып киткәненә хәтле ишетелә Өй түрендәге зифа ак каен үзебезчә. саф татарча җырлый әнә. Түтәлләрдә—чәчәк балкышы' Шунда куна-куна бал кортларынын безелдәве колакны иркәли Жыйнак кына шушы бакча—үзе бер симфоник поэма сыман! Фани дөньяда яшәп яткан һәркайсынын мон- музыкага кагылышы, катнашы бар—моны исбатлап торасы юк.

Сәйдәшнен җаны да. тәне дә истирәхәт кичерә иде бу минутларда

Агачлар күләгәсе үзара этешми-төртешми генә җиргә төшеп яткан Кояшнын күләгәсе була алмый, ә менә төннәрен айнын саргылт күләгәсе йорт түбәләренә, рәшәткә өсләренә төшеп кунаклый Тылсымлы шушы өрфия эчендә Валясы белән утырганнарны оныту мөмкинме сон'

Ә менә музыканын күләгәсе буламы9 Була. Ләкин бары тик театрда, анын да тамаша залында, диварларнын ярымкарангы ялангач стеналарында Оркестр авазларынын дулкыны тамашачы күнеленә барып җиткәнче ин элек ике як диварларга килеп бәрелә. Моны аңлатып булмый, моны бары тоярга гына мөмкин

Иртән торып ишегалдына, бакчага чыккан саен Сәйдәш бер ялгызак сурәткә караш ташлый. Такталардан коршалган койманын теге башында, аргы ягында корыган карама агачы аягүрә басып тора әнә Зәнгәр күкнен ашъяулык тиклем бер почмагында анын корыган ялангач ботаклары туктап калган яшен тармакларын, оеп калган музыка кыйтгасын хәтерләтә Теләсә ничек анда һәм анлат син бу сурәтне, телсез аваътарны Шушы ноктада ниндидер язмышлар, тәкъдир тамгалары кисешә кебек.

Сәйдәшнен ябыга төшкәнен, төннәрен йөткергәләп алуын күрмиләр- сизмиләр дисенме Анын теләгәнчә ял итәргә мохтаҗлыгын аяладылар, мөмкин кадәр тынычта калдырырга тырыштылар Альфред улынын әйткән сүзләре һаман колак төбендә:

—Кадерле әтиебез син Хет бер атна, хет ун атна яшә бездә! Сине биредә беркем борчымас, әти

Жанга, тәнгә, күнелгә тынычлык бирердәй сүзләр иде бу Кычкырын шаулап йөрмәгәч. Салих Сәйдәшев дигән композиторнын Чаллыярда яшәп, ял итеп ятуын баштагы көннәрдә, чынлап та. беркем белмәде диярлек. Ләкин без капчыкта ятмас, дигән борынгылар Хаътәр нәкъ шулай килеп чыкты да берзаман Өч кон уздымы-юкмы. Сәйдәш янына, ул яшәп яткан йортка берәмләп тә. төркемләп тә халык агыла башлады Укытучылар, суд-прокуратура хезмәткәрләре, хәбәрчеләр, гали кешеләр һәм колхозчылар Хәтта күрше авыллардан да ерак араны якын итеп килеп чыгучылар табылды

Кин карашлы, кин күңелле Сәйдәш халыкның бу мәхәббәтен, рәхмәтен ничек инде кире каксын да. «халык мәхәббәте лауреаты» дигән исемнән ничек баш тартсын икән' Һәркайсын җылы-ягымлы кабул итте, аларнын сүзләрен, гозерләрен, моң-зарларын тыңлады, шатлыкларын бүлеште

Сәйдәш холык-табигате белән аралашудан кача, ераклаша торганнардан
түгел. Шулай итеп, ял итү вә ялгызлык рәхәте кичерүләр кешеләр белән аралашу, сөйләшү сәгатьләренә дә барып ялганды.

Көннәрнең берендә аңа:

—Сукыр гармунчы килгән. Сине ишегалдында көтә,—диделәр.

Чыкса, ишегалды эскәмиясендә, чыннан да, бер кулына артыш таяк тоткан, икенче кулы белән тез башындагы тальян гармунын кочаклаган, мосафир кыяфәтле, утыз-кырык яшьләр тирәсендәге Хода бәндәсе утыра иде. Кара күзлектән. Бите жөй-жөй яра эзләре белән капланган. Аны озата йөрүче малай булса кирәк, кырыенда сәләмәрәк киемле бер үсмер басып тора.

Гармунын сак кына итеп эскәмия читенәрәк куйды да:

—Әссәләмүгаләйкүм, Салих абый!—дип бик ышанычлы мәкамдә исәнләште ул һәм үзе белән таныштырды.—Шәйхетдин атлы кешемен. Элек мәктәптә жыр һәм рәсем дәресләре укыттым. Сугышта танкист идем...

Китте сөйләп, китте сөйләп... Күренеп тора: аралашуга сусаган ул, газиз башыннан кичкәннәрне сөйләп-тугарылып. күңелендә яткан истәлекләрен бушатасы, уртаклашасы килә аның.

Гармун качмас, ин элек утлар-сулар кичкән тома сукыр фронтовикның сөйләгәннәрен бүлдерми генә диярлек тыңларга туры килде.

—Сугышка кадәр сезнең жырларны тынлап үстек без, Салих абый! Егерме дүртенче елгылар без. 1942 елны җыеп алып киттеләр. Сугышка киткәндә сезнең «Хуш, авылым»ны кат-кат җырладык. Соңгысында прәме күздән яшьләр килде... Колхозда трактор ярдәмчесе булып та эшләдем. Шуңадыр, танкистлыкка укыттылар мине. Курск дугасына эләктем. Мактану булмасын, нибучь, маршал Рокоссовскийнын үзен күргән кеше мин!.. Безнең яшел ботаклар белән маскировать ителгән танкларны карап йөрде ул урманда. Кул биреп үк күрешмәде анысы, вакыты да булмагандыр, вак-төяк командир ише генә түгел бит...

Сәйдәшнең тыңлавына куанып, дәвам итте:

—Дугада, ай-яй, каты барды сугышлар! Танкка танк бәрелгән тимер чыңнары, снаряд шартлаулары әле дә колагымда чынлый. Сезнең «Совет Армиясе маршы» чыннары белән кердем сугышка... Фашистның «Фердинанд» дигән нәмәрсәкәйләре белән маңгайга-маңгай килдек! Менә шунда минем танкка ут капты... Төтендә, ут-ялкында буылып калдым... Кем. ничек коткаргандыр, хәтерләмим дә. Аңыма килгәндә, бинтларга чорналып, хәрби госпитальдә ята идем... Яшисе килү көчле булгандыр инде. Ходайның рәхмәте белән исән калдым. Сугышта йөргәндә гармунымны үлеп сагына идем! Шул да коткарды бугай мине...

Тынып калды, куллары белән гармунын капшады.

—Сезнең рөхсәт белән берәр көй уйнап китсәм дигән идем, Салих абый!..

—Әйе, ут-дәрьяларын кичкәнсең икән, Шәйхетдин энем... Уйна, эчтәге сагышларны тышка чыгарыйк булмаса.

Күпне күргән гармунга охшаган бу. Каешы һәм мехлары кыршыла төшкән. Почмак калайлары, киресенчә, җилкәдә күп йөри-йөри тәмам шомарып-ялтырап беткән. Уң як яңагында кайчандыр кечерәк кенә көзгесе дә булган моның, мөгаен, ватылгандыр—ул урында көзгенең уч төбе чаклы эзе генә сакланып калган.

Менә гармун каешын җилкәсенә элде, үзе генә белгән тыйнак аккордларны эзләп тапты. Тупас, ләкин йөгереклеген югалтмаган бармаклары белән тальянының көмеш телләренә кагылды. Сукыр гармунчы «Уел» көен уйный иде. Көй уңаена иреннәрен бер ачып, бер кысып куя. Түзмәде, карлыкканрак тавыш белән җырның азагына үзе дә кушылды:

Егет тә генә кеше һич кайгырмас.

Газиз башы аның сау булса

Яна заманнарда яшәп яткан Сәйдәш көчле рухлы бу гармунчының Тукай заманындагы җырны шулай оста уйнавына һәм җырлый белүенә тан калды. Күрче, шушы моңлы-сагышлы җырга, үзенен уйнавына ул кояш һәм ай нурларын кертергә тырыша иде. Халык дигән сүз—буш сүз түгел. Әнә шулай җырны—моңны сөйгән Шәйхетдиннәре бер монын белән генә чикләнми бит аның...

Бу очрашуның тәэсире озакка җитәрлек иде. Сукыр гармунчының сөйләгәннәре, комарланып уйнавы кичкә кадәр күнеленнән китмәде. Китәсе көннәр якынайгангамы, бүгенге кич гаҗәеп дәрәҗәдә матур монлы. галибанә иде.

...Батып баручы түм-түгәрәк кояш кура җиләге төсенә кергән Көндез аның нурлары күк гөмбәзенә арфа кылларыдай тартылган иде. Ул кыллар каядыр китеп югалган. Литавра тәлинкәсенә охшап калган кызыл кояш тирәсендә хәзер утлы шәфакь тузаннары гына төсмерләнә Күгелҗем урман өстендәге шушы киңлекләргә күктән әллә ниткән моңлы-сагышлы музыка агылып төшә сыман. Табигатьтә бер коннен үлеп, икенче көннең кабат уянырга дип йокыга талган, кисешкән мәле... Кеше гомерләре дә шулай булса икән ул. Юк. кеше мәнгелек йокыга талса, ул инде бүтәнчә уянмый, аның кылган гамәлләре тарихта, исәннәр күңелендә яши башлый

Йомры түтәлдә үсеп утырган розалар тагын да кызгылтрак булып күзгә күренде. Кырыйдагы бер чәчкә төймәсеннән сынар таж яфракчасы җиргә өзелеп төште. Гап-гади шушы күренеш Сәйдәшкә могҗизалы тәэсир итте, чөнки бу тормыш гөләбеннән бик иртә өзелеп калган Валя-Валентинасын хәтерләтә иде. Чү, тагын икенчесе өзелеп, үлән арасына тирбәлеп төште Монысы нинди фал, монысын ни-нәрсә дип юрарга9 Үзенен уйларын куарга теләп урыныннан кузгалган гына иде. аны чәйгә дәштеләр

Бүген өтеп-отеп көнозын кояш кыздырган иде Юкка булмаган икән...

Кояш батып, караңгылык төшәр-төшмәс дигәндә әллә каян гына җил кузгалды, болытлар үтәли куерды

Дөньяда патшалар да идарә итә алмый торган кодрәти бер нәрсә бар ул—табигать. Аның язылмаган үз кануннары Менә бу янгыр болытларын кирәк чакта чакыртып та китерә алмыйсын, аларны куып җибәрү дә кулдан килә торган эш түгел. Яңгыр, янгыр! Болытларны дөбердәтеп гүя атлар көтүе узды. Күкләрне тутырып яшен яшьнәде! Озак га үтмәстән, чиләкләп янгыр коя башлады Тылсымлы пәрдә булып, тәрәзә пыялаларын янгыр суы томалап алды Андагы янгыр тамчылары балык күзедәй елтырый иде. Алар, тора-бара нота билгеләренә әверелеп, акрын гына аска таба тәгәриләр...

Бу янгыр. яңартып-сафландырып, Сәйдәшнең күңеленә дә ява иде кебек Шушы янгыр эзләреннән ул иртәгә үзенен данлы-шанлы Казанына китеп барачак лабаса...

Коящлы-айлы, монлы. чыклы һәм сандугачлы көннәр артта калды Саубуллашканда әйткән сүзләрен, кинәйтә төшеп, инде үзалдына кабатлады:

—Сау бул. Чаллыяр! Сау булыгыз, улым, кызым һәм оныкларым' Без әле очрашырбыз.

Килеп җитте моңсу көзләр...

Соңгы вакытларда Сәйдәш өй хуҗалыгы эшләренә әлләни игътибар итми башлады. Бүген хәтта урын-җирен дә иренеп, теләр-теләмәс кенә җыештырды. Кабартам дип куллары белән мендәргә суккалаган иде, салам очыдай тырпаеп, анын бер почмагыннан каз каурые бармагын чәнчеп алды. Зыян юк, клавишларга кагылам дисән, чәнчә бармакның роле шуның хәтле генә...

Кухняга дип узган чакта коридор идәненен такталары, карт кешенең сөякләредәй, башмак астында моңсыз гына шыгырдап калды. Чәйнек капкачының шылтыравында да күңелне юатырдай яна авазлар юк иде.

һаман да урам, дуслары-танышлары үзенә ныграк тарта аны.

Жәйнен сонгы җиле исеп, август үзенең вазифаларын сентябрь аена тапшырды инде. Тротуарда берән-сәрән сары яфраклар күренә. Таш шәһәрдә әбиләр чуагының тәме-ләззәте сизелми, күзгә дә бәрелеп тормый. Менә хәзер авылда, табигать хозурында булсаң иде! Әйдә, хыяллан, Сәйдәш, хыялланудан бөлмисен дә, баемыйсын да...

Күңелнең бер кылы тын гына, кабаланмый гына шуны искәртеп тора: Сәйдәшкә быел бәхет яки бәхетсезлек яный кебек. Моны анлап-анлатып бирү өчен күрәзәче булу кирәктер...

Әллә ниткән булып чыкты бу 1954 елның жәе! Чыбыксыз телефон, яшерен юллар аша: 22 июльдә Төркиянен Әнкара шәһәрендә мөһаҗир әдип Гаяз Исхакый вафат, дигән хәбәр Казан каласына килеп иреште. Газеталар бу хакта әйтергә бер кәлимә сүз тапмадылар, халыкка кәррә чаклы да хәбәр салмадылар, билгеле. Олуглардан да олуг Гаяз Исхакый, шулай итеп, мәңге онытылыр микәнни?

Ул бит ак патша зинданыннан да исән-аман килеш чыккан кеше. Салихның өлкән җизнәсе Насретдинны да, амнистия сылтавы белән. Кремльнең Кирпеч асты төрмәсеннән бик тиз азат иттеләр теге чакта. Патша төрмәләре дә болай ук жанкыяр булмаган, ахрысы. Фашистларнын Моабит төрмәсен кичкән жәлилчеләрне дә акладылар хәтта. Ә менә Тинчурин, Бурнашлар кая китеп югалды, ник алардан бернинди хәбәр юк—бу хакта сөйләшергә, сорашырга да куркалар. Амнистия булырмы киләчәктә, яисә совет төрмәсендә билгесез югалганнарның язмышлары кайчан ачыкланыр икән соң?

Борчыла Сәйдәш, Ходай биргән жаны һаман да шулай уйнаклый. Йөрәгенең саф җирендә алар—исән, яшиләр, сагындыралар, кайчакны төшкә дә керәләр...

Менә шушы хәсрәтле уйлар көймәсендә тирбәлеп, дустының өенә килеп җиткәнен сизми дә калды Сәйдәш. Кыңгырау төймәсенә баскач, ишек артында Исмәгыйль Усмановның дустанә ачык йөзе пәйда булды:

—О-о, Салих абый! Рәхим итеп...

—Исәнме, дустым! Менә сиңа утырмага килдем әле. Сездә күңелем ял итә минем.

Көтеп кенә торгандай, ак самавыр кайнаган иде. Өф-өф итеп, тәмләп озаклап чәй эчтеләр. Тошке ашка да ерак калмаган иде. Аннары Сәйдәш, гадәттәгечә, акрын гына таныш пианино янына утырды. Назлап сыйпаган сыман итеп, бармакларын клавишлар өстеннән йөгертеп узды да экспромтлар уйнарга кереште. Алар, киңәйгәннән-киңәя барып, бүлмәне тутырды. Кояш нурларына тотынып, тәрәзә аша каядыр күккә китеп югалдылар. Кинәт бу авазлар гаммасына ниндидер шомлы, сикәлтәле мотив кушылып китте!.. Аккордлар дулый, көчәя барган чакта күкнең бәллүр көзгесе челпәрәмә килеп ватылды сыман...

Исмәгыйль куркынып калды:

—Салих абый, бер-бер нәрсә булмагандыр ич?

—Юк, дустым, хафаланма. Просто... синен янда җиңеләеп. бушанып киттем мин...

Ул тагын урамда. Урамнар гизеп йөргән Сәйдәш шәһәр өчен бармы, юкмы хәзер? Аяклары үзеннән-үзе Ленин бакчасына таба атлады. Трамвай тәгәрмәчләренең тимер рельслар өстеннән авыр өстерәлеп, вакыт-вакыт чинап барулары шәһәр манзарасына үзенчә бер җанлылык өсти кебек.

Халыкчан бакча бу. Берәүләр эскәмиягә кара-каршы атланып шахматта көч сынаша. Икенче бер почмакта дәртләнеп домино сугалар. Борынгы акча, иске монета алмашучыларның да рәсми булмаган үз биләмәсе бар Сыра, хәмер эчә торган җирдән чыгып килүчеләр күзгә чалына Үзенен атаклы маршы өчен СССР Оборона наркомы Климент Ефримович Ворошиловтан исемле сәгать алган композитор кабакта сыра чөмереп утырсамы?.. Бу инде кемнәр өчендер—«чәйнәр» ризык, гайбәт сагызы. Менә шуңа да Сәйдәш хәзер андый почмаклардан ерак булырга тырыша.

Кемдер юкә агачының кәүсәсенә сыерчык оясы ясап элгән әнә Бушап калган ояга чыпчыклар хуҗа: керәләр-чыгалар. кыска койрыкларын сикертеп үзләренчә кайнашкан булалар. Юкә. өрәңге агачыннан коелган берән-сәрән яфраклар өзелеп төшми, гүя, көзге мон булып күктән тамалар

Кемнең, кайсысының сагышы көчлерәк бүген: Табигатьнекеме. Сәйдәшнекеме?

Сәйдәш өчен тормышындагы ин зур. ин әһәмиятле вакыйгалар вакытнын теге як өлешендә, кояшлы ягында бүленеп калды түгелме.’ Күңелендә кояш тотылган чаклар азмы булды анын! Искә төшерә башласаң, йөрәге телгәләнә. Аның җанын гарипләргә, музыкасына тышау салырга теләүчеләр әле хәзер дә юк түгел. Ләкин чын музыка беркайчан да артка чигенүне белми. Ул вакытлыча йә югалып торырга, читкә тибәрәләр икән, заман арбасыннан вакытлыча төшеп калырга да мөмкин Бары шулай, бүтәнчә була алмый.

Власть башында утыручыларның ышанычын яулап, алар белән «әшнәлек» корып яши белгәннәр рәхәт кичә бүген. Обком секретаре Батыев кебекләргә—сүзләре, көндәшләренә «тешләре» үтә Композиторлар союзында терәк булырдай дуслары калмады диярлек. Алар бар да казна һәм җәмәгать эше белән мәшгуль. Акча килеп торырдай җылы урыннары бар Хет берничә ай гонорар хисабына гына яшәп карасын иде алар, белерләр иде көймә төбенә ничек итеп су кергәнен.

Сәйдәшкә менә сигезенче ел инде югарыдан эш тәкъдим итүче юк. Хәер, ул үзе дә, эшләпәсен салып, кемнеңдер каршысына техтәнеп килә торганнардан түгел. Яшерен үпкә, ачу, гарьлек саклау—шулай ук анын кабилиятенә хас килми.

Заманында икенче гильдия сәүдәгәр саналган Мөхәммәтҗан Казаковнын кызы Асиягә өйләнүе тормышларын азмы-күпме җайлап җибәргән иде Маяга калдырган акчалар тора-бара шикәрдән эреде дә юкка чыкты

Дөньяның иләк ягын да, күн ягын да күп күрде Сәйдәш Төптән уйлап карасан, музыканың хрусталь сараенда тау чаклы эшләр башкарып өлгергән ич ул. Боларны санап кына чыкканда да сөлге буе исемлек барлыкка килер иле. Йөзләгән җырлар, марш һәм арияләр, пьеса һәм драмаларга музыкаль бизәлешләр... Соңгы елларда Сәйдәш иҗаты сүнде, сүрәнәйде, дип лаф оручылар нык ялгышалар. Фәтхи Бурнашнын «Югалган шатлык» либреттосына опера яза башлаган иде. мәгълүм сәбәпләр аркасында у i өзелеп калды. 1952 елла Гамир Насыйринын «Кадерле минутлар» драмасына Сәйдәшен музыка язды, анын премьерасы уңыш белән у зды 1954 ел Гага
Нуруллин. «Вөҗдан». Театрның соравы буенча бу пьесага да музыкаль бизәлешне, җырларны Сәйдәшев иҗат итте. Тик кызганыч: май аенда булган премьераны Сәйдәш үзе күрмичә калды—Алабуга һәм Чаллыярда ял иткән чагы иде анын. Кайткач, истәлеккә дип, кулына бер данә афиша тоттырдылар.

Якын дусты Мөхәммәт Садри әлерәк кенә «Ак күгәрчен» дигән пьесасына либретто тәмамлады. Сәйдәш анын беренче күренешенә увертюра язып та өлгерде инде. Культура министрлыгы белән килешү төзеп, саллы гына гонорар алды. Кызганыч: авырып китүе сәбәпле, бу эше дә өзелде. Ак күгәрчен сәхнәләргә кадәр күтәрелеп оча алмады!

Сәйдәшнен тормышында әнә шундый «кызганыч»лар нишләптер күбәеп китте шул. Ул—тормышыңда да, иҗатында да югалту һәм фаҗигаләрне күп кичергән кеше. Язмышның ләүхел-мәхфүз тактасына шулай язылган, күрәсен. Ләкин Сәйдәш үзенең кайгы-хәсрәтләре турында кешеләргә сөйләргә беркайчан яратмады, үзен юмор хисеннән дә мәхрүм итмәде.

Шулай бервакыт милиция частена ниндидер концерт белән киттеләр. Килеп җиткәч кенә кайсыныңдыр исенә төште: баянны алырга онытканнар икән... Ике милиционер, театрнын партком секретаре Баян Гыйззәтне урталарына алып, китеп баралар.

—Баянны да алып киттеләр,—ди Сәйдәш, уфтанып.

Анын бу сүзен җитдигә алалар. Театр халкы пошаманга төшә, чышын- пышын сөйләшүләр дә күбәя. Сугыштан сон бит бу, ниләр булмас диген. Икенче көнне иртән, нәкъ шул хакта сөйләшеп торганда, Баян Гыйззәт эшкә килгәч, барысы да шакката:

—Ничек... Сине җибәрделәрмени? Кичә сине алып киткәннәр иде бит...—диләр беравыздан. Шулчак Сәйдәш, ике кулын сузып:

—Исәнме, Баян, сине чыгардылар да мени?—дип сораган булды.

—Каян?—ди Баян, гаҗәпләнеп.

—Милициядән!—ди Сәйдәш,—Имеш, сине ике милиционер алып киткән, диделәр ич.

Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, артистлар рәхәтләнеп бер көлде ул чакта. Бу гамәле өчен Сәйдәш соңыннан үкенеп тә куйды. Чөнки әлеге шомлы шаяртудан һәркемнең күңелендә юшкын да утырып калган иде...

Ирләр компаниясендә уен-көлкенен тынып торган чагы сирәк була. Нәрсә-нәрсә, әмма Сәйдәш күпертеп, арттырып, чама хисен югалтып сөйләүчеләрне: «Шаяртма!» дип, шушы яраткан сүзе белән туктата да белә. Зыялы зат буларак, ул беркайчан «кечкенә» кеше булып яшәмәде.

Сәйдәш үзенен көйләрен бер дә интекмичә язды диярлек. Шагыйрь Мөхәммәт Садри «Совет Татарстаны» газетасында эшли. Азар редакция бүлмәсендә яисә Сәйдәшнен фатирында еш күрешәләр. Берсендә яна шигырен күтәреп килгән ул. Сәйдәш аны тыңлады, шигырьне үзе дә беркат укып чыкты. Пианино каршына килеп утырды да бераздан өр-яна көй уйный башлады. Аннан соң, борылып елмайды да:

—Булды бит бу!.. Ярыймы соң?—дип сорады.

—Ничек шулай тиз?..—дип гаҗәпләнде Садри.

—Көйләр мина үзләре килә, мин аларны эзләп йөрмим.

—Вәт гаҗәп!—дип тел шартлатты Садри.—Бөек рәссам Пикассо да нәкъ шулайрак әйткән...

Көннәрнең берендә газета редакциясенә килеп кергәч, Мөхәммәт Садри анын кулына машинкада басылган бер бит кәгазь тоттырды.

— Менә, каләмдәшебез Муса Җәлилнең «Җырларым» дигән шигыре бу. Дөресрәге, шигырь-васыяте. Син моны үзеңә ал әле, уйланмый калмассын дип беләм...

Шигырьнен беренче юллары ук Сәйдәшнен бәгырен көйдереп алгандай итте:

Жырларым, сез шытып йөрәгемдә, Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч һәм ялкын. Шул кадәрле җирдә хаккыгыз!..

Төрмә газапларын кичкән, үлгәндә дә елмаеп, аягүрә басып үлә белгән батыр йөрәкле Муса Җәлилнең язмышын, шигырьдәге утлы-кайнар сүзләрне бөтен тәне-вөжданы аша үткәреп, төне буе газапланып чыкты, әллә ничә тапкыр урыныннан кубарылып, пианиносы каршына иелде. Кайнарланды, салкынчарак өй эче эссе булып китте. Мон-сагыш. көчле рух белән сугарылган, яшәү һәм көрәшкә дан җырлаган «Җырларым»нын музыкасы, реквием әнә шулай—тынгысыз газаплар эчендә туды. Шагыйрьнен васыятенә Сәйдәш йөрәгенең парә-парә килгән кисәкләрен дә, сугышка каршы ләгънәт ору мелодияләрен дә. үзенен васыятен дә кушып җибәрә алды булса кирәк. Үзенә шулай тоелды

Җырның кайнарлык, оран авазлары бөркелеп торган нотасы тан алдында тулысымча әзер иде.

Артык киеренкелектән нервалары бирештеме, тирән кичерешләр йөрәгенә каптымы әллә—Сәйдәш, эчке бер авыртудан бөгәрләнеп, клавишлар өстенә капланды. «Үтәр, үтәр., булгалый. »—дип, үзен эчтән генә тынычландырырга тырышты

Чынлап та, үтеп бара әнә .

Уйласаң, гомер дә үтеп бара лабаса!..

Сәнгать корбаннар сорый, дигән бер акыл иясе. Асылда ул үзен, гомерен сәнгатькә корбан итте түгелме? Бәхетле булдымы сон Сәйдәш? Сәгадәткә ирештеме ул... Әлеге сорауга өзеп кенә җавап бирү дә читен. Бу тормышта сагыш белән шатлык гел бергә, янәшә, җитәкләшеп йөриләр—моны ул тәгасн яхшы белә.

Кешенең, бигрәк тә хатын-кыз затларының чәчәк вакыты у зып китәргә мөмкин. Ә менә чын сәнгать әсәренең, Музаның гомере вакыт белән чикләнми. Тарих шаһит: күпме талант ияләренең даһи музыкасы гасырдан - гасырга күчеп яши. меңнәр-миллионнар йөрәген дулкынлатып, җылытып, алдагы корәшләргә рухландырып тора.

Шәхси тормышында Сәйдәш әлләни хаталар ясамады кебек. Булганнары да—язмыш шаяруы белән. Ә менә иҗатында кайтарып булмаслык хата эшләде бугай ул. Бигрәк тә театрда эшләгән чагында туктаусыз язды да язды... Язганнарынын күбесен оныта барды Үзенен музыкасын яттан белгәнгә һәм яхшы хәтерләгәнгә күрә, күбесенә партитура һәм аранжировка ясап тормады, вакыты да чамалы иде. Спектакльләр сәхнәдән төшүгә, аларнын күбесе ничектер югалган булып чыкты Тәҗрибәсезлек, үз иҗатына карата гамьсезлек галәмәте бу Аның күпме койләре-язмалары әнә шулай юкка чыкты, яисә радиокомитет бүлмәләрендә тузан җыеп ята. Тинчуриннын пьесалары тыелгач, Сәйдәшнең дә күп кенә җырлары үзеннән-үзе эфирдан, сәхнәдән коелып калды. Кайбер акыллы титибашлар аны, янгын куркынычын сәбәп итеп, кырга алып чыгып яндырмасалар ярый да бит..' Хәер. Ибраһимовны, Тинчуринны, Бурнашларны югалту янәшәсендә—болар чүп кенә

Ялтада чакта Галимҗан Ибраһимов. «Эш белән үч алыр вакыт —дигән иде. Замананың кара афәтләре әдипнең үзеннән үч алды. Композитор Сәйдәшнен сазында җитмеш җиде кыл бар иде «Җырларым.ны язганда
сонгы кылда уйнавы түгел идеме анын? Сонгы вакытларда хәле начарая төште, бу хакта беркемгә сөйләгәне, зарланганы гына юк. Тукай әйткәнчә, «бетте көч. сынды кылыч. » дияр чаклар җитеп киләме әллә? Юк-юк. анын жегәре әле сүбхәналла, музыкасы да йокы симертү турында уйламый. Күптән түгел ноталар белән «Балалар жырлары» дигән китабы чыгу да анын күңеленә бәлзәм булып тамды.

Больница юлынын ни икәнен дә белмәгән Сәйдәш табибларга барырга атлыгып тормый. Тукай сонгы елларында аспирин белән генә торган, диләр. Сәйдәш аспирин дигәннен «а» хәрефен дә үзенә якын китермәде, аны үзе белән кесәсендә йөртмәде. Бары тик апасынын улы Үзбәк Әхмәров кына аны хастаханәдә тикшерүдә ятарга күндерә алды. Үзбәк атлы, елтыр күзле бу малайны, муенына атландырып, сабый чагында еш уйната иде бит ул Хәзерендә әнә—шәһәрнен исемле врачы, ничек инде аны тыңламыйсын!

Партактивның махсус клиникасында үпкә авырулары буенча белгечләр һәм Сәйдәшнен Оренбург елларыннан ук якын танышы, профессор М. Фәйзуллин. рентген тасмаларын тикшергәч, нәтижә чыгаралар Беренчел диагноз: «сул як үпкәсендә сусыл шеш» Хастаханәдә бераз ятып дәвалангач, алга таба дәвалау ысулын сайлау һәм ахыргача тикшеренү мәсьәләсе калкып чыкты. «Бер дә борчылма, иң яхшысы Мәскәү»,— диделәр Медицина фәннәр академиясенең Вишневский исемендәге хирургия институтына бару өчен кулына юллама тоттырдылар Чигенер урын калмаган иде

Мәскәүгә бару көнен көтеп яшәүләр—иртәгә һава торышы ничек булыр, янгыр явармы-юкмы? дигән шикеллерәк бер нәрсә иде Тәкъдир шулай кушамы аны: инде икенче тапкыр Сәйдәшне, кыстый-кыстый, Мәскәүгә таба юллыйлар. Анын бер дә барасы килеп тормый Мәскәүдә укып йөргән елларында да өстенә ишелердәй булып басып торган таш йортларын, кысан урамнарын күңеле кабул итмәде «Мин Казанны яратам, аннан башка яши алмыйм»—дип әйтүе буш сүз түгел. Ул бит Казаныннан бик сирәк чыгып китә: сәяхәткәме, гастрольләргәме—анда да фәкать дуслары белән йөри Уен эшмени—ул хәзер әнә япа-ялгызлыкка, билгесезлек кочагына барып керергә тиеш.

Монсу көзләргә менә шушы моңсулык, билгесехлек тә килеп өсталде.

Әнә шулай каршылыклы халәт эчләрендә көтә торгач, китәр көне дә килеп житте. Озатырга, саубуллашырга дип, фатирына туган-тумача һәм ин якын дуслары җыйналган иде Монаерга урын калдырмыйча, шаян сүзгә, уен-көлкегә дә жай табалар. Юл алдыннан дип, берәр чәркәне тотып куярга да онытмадылар. Озата килүчеләр үхләрен уңайсыз хис итмәсен дип, якты-тыныч карашы, тыенкы елмаюы, эчке бер җыйнаклыгы белән Сәйдәш табынга ямь, мәдәт бирергә тырышты

Шагыйрь Мөхәммәт Садри табында утырганнардан бөтенесенең теләген әйтеп сала белде:

—Казаныңны ятим итеп, башкалада озак йөремә, Салих дус! Ютларын ун булсын, фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килсен. Хатлар яз, без ул хатларда синең кул җылысын да, йорәк җылысын да тоярбыз, иншалла. Тормыш бик катлаулы, Чиста калыр өчен безгә диңгез кебек горур булырга, үз-үзенә ышанырга, дусларына таянырга кирәк. Әйдә, Салих абый, күгәрик... Җырланмаган әле безнен җыр!..

Дулкынлана Сәйдәш. Бу ихлас сүзләрне ишетү—рәхәт тә, моңсу да аның өчен Менә шул чакта ул урыныннан күтәрелде дә пианиносы янына килеп утырды Күңеле һәм күз карашы еракка, еракка төбәлгән иде анын. Йөрәгендә чылтырап аккан чишмә суыдай билгесез моңнар чынлый... Менә
моңарчы
беркем дә ишетмәгән экспромтларын уйный башлады... Аклы- каралы клавишлар арасыннан әле ак күгәрченнәр, әле уктай атылган кара карлыгачлар очыра!.. Бу моңнарга Иделнен зәңгәр киңлекләре, киртләч- киртләч ярлар. Кызыл Байракның иртәнге томаннары. Чаллыярдагы сирень исләре, яңгыр шавы—боларнын һәммәсе, һәммәсе дә төсле авазлар гаммасы булып сыйган-сыешкан иде...

Бу гаҗәеп музыка йортнын ишегалдына, урамга, шәһәр өсләренә ташып чыкты, болытларны сискәндерде. Әйтерсен. Сәйдәш Казанында сонгы концерт бирә! Юк. концертның дәвамы булачак—сонгы якты аккордлар әнә шуны аңлата...

Сәйдәшне, хатыны Асия Казакованы. дусларын тышта автобус көтеп тора. «Кара малай» Илдус, әллә ашыктырып, әллә гудок биргәндәй итепме, машинаның сигналын да кычкырта!

Хәерле сәгатьтә булсын!

Тимер юл вокзалына таба кузгалдылар.

Мәскәү шифаханәсе: яшәү яки үлем...

Беренче сәгатьләрдән үк шуны аңлады Сәйдәш: саулыгыннын кадерен бел, больница хәлләренә төшмә дә төшмә икән!

Гомер булмаганны, төрле анализларын алырга дип. бер бүлмәдән икенчесенә, өченчесенә йөрттеләр. Баштарак дүрт кешелек бүлмәдә яшәде. Бер атна үттеме-юкмы, аны аерым палатага күчерделәр Бу эш читтән кемнеңдер катнашы белән эшләнде булса кирәк, ләкин Сәйдәш моның артында кем кулы торганын бөтенләй белмичә калды Шунысы шатландыра—дәвалау шартлары яхшы, ак халатлы врачлар да итагатьле һәм кайгыртучан иделәр.

Композиторны Алипов дигән профессор каралы, хәлләрен сорашты Рентген мәшәкатьләре үткәннән сон әйтте

—Әйе, сезнең сул як үпкәгездә сусыл шеш бар. Вакыты җиткәч, операция ясарбыз,—диде.

Сәйдәш бу сүзләрне, башын акрын гына селки төшеп, тыныч күнел белән тыңлады. Ходай, яраткан кешемә сынаулар җибәрермен, дигән бит. Казан пациенты бу сынауларга барлык җисме белән әзер иде. Японнарның үлемнән курыкмау, гадәттән тыш хәлләргә тыныч карый белү фәлсәфәсен ишеткәне бар иде аның. Ә шулай да бу хәбәр ана яшәү бәхете, яшәү кадере турында ныклап искәртте кебек.

Палатаның ап-ак түшәме һәм стеналары күнелгә азмы-күпме тынычлык сирпи. Хәтта ике ишекле тумбочка өстенә дә ак эскәтер җәелгән Ике урындык. Кергән-чыккан врачлар озак тормый, болар—килгән-мазар кешеләр өченгә тәгаенләп куелган булса кирәк.

Хәл белергә килүче кунаклар, чыннан да. озак көттермәде Гадәти, игезәк көннәрнең берендә ишектә иңнәренә ак халат элгән икәү күренде. Уколдан сон ятып торган чагы иде. Сәйдәш урыныннан тормак бухты, йөзе яктырып китте:

—Нинди профессорлар керә икән.’—дип шаяртты ул

Әхмәт Фәйзи белән Габдрахман Минский җылы итеп күрештеләр, хәлен сораштылар. «Тегеләй итмә, болай итмә. Гыныч ят. сина күп йөрергә ярамый...» кебек киңәшләрен яудыра башладылар. Сәйдәш, кәефенен әйбәт икәнлеген расларга теләп, янә дә көлемсерәп җавап кайтарды

—Әйтәм ич. ялгышмаганмын... Сез чынлап та профессорга тин икәнсез Алар да әнә шундый киңәшне бирергә яраталар... Йә. сөйләгез, Казанда ни хәлләр бар?

Авыру янына керүчеләргә, сүзләр-сораулар белән ялыктырмас өчен, биш-ун минутлык кына рөхсәт бирелә иде. Кыска гына очрашу Ләкин
ялгыз диярлек яткан, төрле-төрле уйга, истәлекләргә баткан кеше өчен бу—күнел бәйрәме, килер көнгә ышанычыңны ныгыта торган жылы, шифалы бер очрашу иде.

Башкаланың клиникасы зур, халык бик күп. Төрле телләрдә сөйләшүләренә, төс-кыяфәтләренә караганда, чит ил кешеләре дә бар биредә. Күрче, үз аягың белән нык басып урамнарны гизгән чакта бердә уйламыйсын икән... Әйтерсең, бөтен кеше—яше-карты да, егетләр-кымар да—таза, сәламәт, җир жимертеп йөриләр, эшкә-хезмәткә батканнар. Ә монда... авыру өстенә авыру, палата-коридор саен Ходайның чирле бәндәләре. Алар арасында, операциядән сон бинтка уралып, көзге яфрак сыман саргайганнары да, аксакка калып, таяк ярдәмендә йөрүчеләре дә байтак. Илдәге халыкнын яртысы чирле дип уйларсын, валлаһи! Тәмләп сөйләшеп утырырлык кеше генә юк.

7 ноябрь дә килеп җитте.

Октябрь революциясенең 37 еллыгы.

Бәйрәмнең шау-шусыз гына төсмерләре шифаханәдә дә сизелә. Парадный ишекләр ягына урак-чүкечле кызыл әләм элгәннәр. Аралашып, дуслашып өлгергән авырулар бер-берсен бүгенге бәйрәм белән котлый. Кемнәрдер хат язу, гәҗит уку белән мәшгуль.

Сәгать ун. Менә хәзер Кызыл мәйданда хәрбиләрнең тынлы оркестры күкләрне тетрәтәдер! Мәйдан ташларын чыкырдатып, хәрби техника, саф- саф тезелгән колонналар ташкыны агыладыр...

Казанның Ирек мәйданы күз алдына килеп басты. Анда да шундыйрак хәлләр, бәйрәм тамашасы, билгеле. Сәйдәшнең Кызыл Армия маршын уйнамый калмаслар. Ул мона шикләнми. Заманында Мәскәүнен Кызыл мәйданында, Бөек Ватан сугышының төрле фронтларында янгыраган бу марш нишләп әле тормыш сәхнәсеннән төшеп калсын икән?! Ялкынлы, сугышчан һәм җинүчән батыр авазлар һәркемнең күнеленә канат куя. яшәргә һәм көрәшергә дәртләндерә... Литавралар чыңлаганда гүя энже бөртекләре чәчелеп китә дә. трубалар уйнаганда, әйтерсең лә алар яңадан бер ноктага, үзәккә җыйналалар. Бу маршның мәңгелектән, гасырлар төпкеленнән күтәрелеп чыкканын, аның триумфаль адымнар белән киләчәккә барасын композиторның үзеннән дә ныграк аңлаучы бар микән?..

Тукта, Сәйдәш, хисләргә артык бирелмә. Һәммәсе сиңа: тынычлык кирәк, ял кирәк, дип кабатлап, кисәтеп тора лабаса.

Казанда дуслары, күрше-тирә белән ничек итеп Октябрь бәйрәмен зурлаулары, табында утырулары кинәт исенә төште. Чү. истә калса да калыр икән: берсендә бәйрәмгә күршесе Хәким Сәлимҗановның өч-дүрт яшьлек улы Марсельның туган көне дә бик табигый кушылып киткән иде. Мона гаҗәпләнәсе юк: малайның туган көне—7 ноябрь.. Марсель атлы бу егеткә бүген егерме яшь тулды дигән сүз. Ул һаман да фехтование белән җенләнә микән, әллә әтисенең эзенә кайтып төшәрме9.. Сәйдәшнең улы Альфред әнә һөнәре буенча юрист, әмма пианинода уйный, үзе әйтмешли, үзе өчен генә кайчакны көйләр дә язгалый...

Улы Альфред, аның гаиләсе өчен җаны тыныч аның. Күрде ич: бик тату, аңлашып яшиләр, өч бала үстерәләр. Үзендә һәрчак елмаерлык көч тапкан Сәйдәш шушы урында үзалдына елмаеп куйды. Сәгыйть Кашап дигән бер танышын күргәч, ул:

—Нигә кашың җимерек? Әллә авырыйсыңмы?—дип сораган иде.

—.Авыртмыйм ла... Хатын әрли. Иртә гауга, кич гауга. Саласың, ди.

—Сәгыйть, синең яшь балаң бармы әле?

—Бар.

—Жылакмы?

—Жылак, кәнишне.

—Алайса, син хатынына чи усак утыны кайтарып аудар'

-Нигә?

Нигә икәнен үзен белерсең. Хатынны өч нәрсә картайта исерек ир. жылак бала, чи утын Картайган хатын күп сөйләшә алмый ул!

Һәй. Сәйдәшнен үзенен дә шундыирак хәлгә төшкәне булды ич Бервакытны Шәриф Камалнын өенә килеп керде ул. Язу өстәле янында матур гына сөйләшеп утырганда, күзе өстәл өстендәге көллек савытына төште. Мәрмәр ташыннан ясалган бу көллек кырыена авызын зур ачкан карга сыны да беркетелгән иде Игътибарлап, сәерсенеп каргага күпмедер карап торганнан сон:

—Шәриф абый, чыгарып ат әле бу козгыныңны, күнелгә тия,—диде

—Нигә?—дип гажәпләнде өлкән әдип —Бик кызык карга бит

—Ул минем хатынга охшаган,—диде Сәйдәш —Хатын да шушы козгындай авызын иләмсез ача да һәркөн: ак-ча-а. ак-ча-а. дип кычкыра.

Валя-Валентина белән исән-сау гомер кичерсәләр, тормышы болай ук килеп чыкмас иде анын. Валя һаман да төшләренә кереп әрнетә йә сөендерә аны. Ак күлмәктән, жәйге жинел камыш эшләпәдән тын гына каршына йөзеп килә. Күп сөйләшми, син кайларла йөрисен дигәндәй, бары текәлеп карап тора. Иркәләргә дип кочаклап алам дигәндә генә каядыр офыкларга китеп эри. югала! Нишләтәсең, төш дигән нәрсәнең дәвамы кеше ихтыярында түгел.

Туганнары, дуслары, танышлары—барысы да күз алдында. Тик алар белән сөйләшеп кенә булмый.

Кыска гына гомерендә күпме югалтулар кичерде Сәйдәш' Беренче хатыны Валя бала тапканнан соң мәңгелеккә өзелде, бәгырь Өч-дүрт яшьлек улы Рәләф, кинәт чирләп китеп, кулында жан бирде Каһәр суккан ишек! Мәктәбендә шуңа бәрелеп, сигез яшьлек улы Эмиль дә больницада вафат булды. Нинди талантлы бала иде ул! Пианинода уйнар иде. 1нче номерлы музыка мәктәбенә укырга йөрер иде Ин якын дусты Тинчуриннын ээсез- нисез югалуы Монысы искә төшкәндә дә йөрәге пычак белән кискәндәй йөзгә, меңгә телгәләнә

Бер кеше өчен бик күп түгелме сон болар? Йөрәге але дә ничек түзеп торды икән бу хәтле газапка, тетрәнүләргә'’ Иә. әйтегез: тормыш нигә гел югалтулардан тора, кем уйлап чыгарган моны"’

Улы Эмильгә бәйле бер вакыйганы һич онытасы юк анын Театрда «Наемщик»ны куярга дәртләнеп йөргән чаклары. Әллә ничекләр итсә дә. Сәйдәшнен Багыржан ариясе һич барып чыкмый, менәтерә' Репетицияләр тулы канлы барсын өчен режиссер да. җырчы артистлар да ашыктыра Композитор үзе дә борчыла. Аны. берничә көнгә бикләп, «арестовать» итеп тә карадылар Юк. барып чыкмый гына теге ария дигәнен Бер яшьлек улы Эмильнең тәпи басып, чук-чук атлап киткәнен дүрт күз белән көткән чаклары иде. Шулвакыт хатыны Сафия телефоннан шалтыратып сөенче алды:

—Улыбыз Эмиль тәпи йөреп китте'

Менә шул чакта утыз сигез яшьлек Сәйдәшнен тәненә дәрт йөгерде, күңеленә илһамлы очкыннар тамды да инде! Шул минутларда кемдер аның колагына Батыржан ариясен җырлый башлады сыман (. әйдәшнең кулында очланган, икс төстәге ике башлы карандаш иле Тогынлы нога тамгаларын тезәргә Ашыгу-кабалануданмы. карандашның зәнгәр төстәге очы сынды Очларга вакыт юк. әйләндереп куйды да кызыл башы белән язарга кереште

Ниһаять, жыр тәмам.

—Ачыгыз!—дип кычкырды ул, ишекне каты гына дөбердәтеп. Сонрак исә: «Минем ике төстәге карандаш белән язылган нотам кайдадыр булырга тиеш»,дип искә алса да, бу язманын бүтәнчә кулына әйләнеп кайтканы булмады.

Көннәр акрын гына уза тора.

Абруйлы врачлардан торган консилиум да операция ясарга кирәклегенә фәтва бирде Инде гажәпләнеп, яхшыга өметләнеп тә композитор операция вакытын көтеп ята.

Шулай итеп, ана—кылдай нечкә, кылычтай үткен пычак өстеннән узарга туры килер микәнни? «Горбәггә үләргә язмаган мина»,—дип. ирония белән елмаерга тырышты. Хирург пычагы Ни әйтсән дә. анын эше-тырышлыгы ике нәтижәнен берсе белән тәмамлана: ул сина яки тормыш бүләк итә. яки һәлакәт. Язмышнын нота дәфтәренә сур быргысынын ничек уйнаячагы язылганмы?..

Соңгы вакытларда күзенә йокы керми башлагач, Сәйдәш мона каршы үзенчә бер «хәйлә» дә уйлап тапты. Йоклар алдыннан күзләрен нык итеп йома да анын хыялында, күз алдында ап-ак кына куян баласы пәйда була. Менә шунын ялтыр колакларын, алсу төстәге күхтәрен терелтеп, иомры- йомшак аркасыннан сыйпагандай итә торгач, керфекләренең ничек итеп йомылганын сизми дә кала...

Кичә туганнарына, дусты Мөхәммәт Садрига хатлар язып салды. Икенче көнне аны операция бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Баштарак операция инструментларының шалтор-шолтыр килгән авазларын ишетеп ятты' Наркоздан сон ниләр булды—калганын ул еракта калган томанлы төш итеп кенә хәтерли...

Уянып күзләрен ачканда бөтен тирә-юнь энгер-менгер эчендә йөзә иде. Аннары—ап-ак тынлык...

Бүлмә эче акырынлап яктыра төште. Бүлмәнең ишек-тәрәзәләре. түшәм- диварлары ачык төсмерләнде. Ышанасы килми: операция уңышлы узган!

Казанга, туганнарына Мәскәүдән телеграмма очты: «Операция уңышлы үтте Барысы да әйбәт бара».

Бер-ике көн узды микән. Сәйдәш яткан бүлмәгә акрын-акрын атлап Гази Кашшаф килеп керде.

—Котлыйм үзенне. Салих туган! Операция ясаган профессор белән сөйләштек. Бөтенесе әйбәт, тәртиптә, диде. Берничә көннән Казанга алып кайтырга мөмкин булачагын да әйтте. Поезд белән кайтырга киңәш итә Яран төзәлгәнгә кадәр бераз көтәргә туры киләчәк, билгеле

Анын бу сүзләре Сәйдәшнең йөрәгенә терек суы. бәлзәм булып тамды, ике бите буйлап шатлык тамчылары тәгәрәде Курыкмыйча дөрес эшләгән ул, менә бит—бар да әйбәт бара...

Казан хәлләрен сорашканда Сәйдәш хәтта шаярту сүзләре табарга да өлгерде. Анын өчен кояшлы көннәр, тормышның яна авазлары өр-янадан башланырга тора түгелме?

Көтелмәгән һәлакәт...

Бүген—16 декабрь.

Яна елга ике атна калды дигән сүз.

Казанга кайтабыз! Поезд белән. Гази Кашшаф аны әнә шундый сүзләр белән баштанаяк сөендерде. Операция ясаган профессор Алипов
та: «Барысы да уңышлы үтте. Инде яраларың төзәлсен, сабыр ит».—дип гел юатып тора.

Казанына кайту анын өчен бер могҗиза булачак. Туганнары, ин якын дуслары белән табын артында Яна елны каршылау. Монысы инде—шатлык өстенә шатлык булачак... Менә шундый насыйпларын һәм төкле аягын белән кил син. 1955 елның Яна елы!

Бер яктан, нинди шатлык—аны уйлыйлар, аны кайгырталар, анын өчен жан аталар. Икенче яктан, тәне күкрәк турысыннан жем-жем итеп тора, сызлана, аяклары хәзергә авырдан атлый. Ярый, монысы да үтәр, үтәр әле берзаман...

Операция алдыннан Сәйдәш үз-үзенә сораулар биргән иде.

—Син ни өчен яшисен?

Үзенең соравына үзе үк җавап та бирде:

—Халкым өчен, анын киләчәге өчен. Мин бары музыкага табынам.

—Синең өчен дөреслек нәрсә ул?

—Ихлас яшәү. Халкына һәм сәнгатькә хезмәт итү.

—Синең дошманнарын бармы?

— Юк. Көнчеләр һәм бәйләнчек кешеләр генә бар дөньяда.

Иртән уяну белән ул беравык менә шуларны уйлап ятты. Кичәге көннәр белән алдагысын бер-берсенә ялгарга, янәшә куярга тырышты. Халәте шундый.Операциядән соң булуга карамастан, күз тимәсен, дәрт тә бар. дәрман да бар шикелле.

Әкрен генә тан атып килә бугай. Тонык бер яктылык, палата диварларына сыенып, әкрен генә каядыр шуыша, үрмәли төсле Биредә—Сәйдәш янында гел диярлек утырган, ана су яки дарулар биреп торган хатыны Асия Казакова кичә туганнары янына кайтып киткән иде. Сәйдәш ялгызы бүген. Үзенә еш кузгалырга ярамаслыгын анласа да, ике кулы белән таянып, аягына басты Кирәк, шулай кирәк иде...

һаман да шул оялчанлыгы аркасында кыенсынып, чит кешеләрдән ярдәм сорарга читенсенеп, ул аягына торып басты. Акрын гына атлап китте

Чү! Карават почмагына бәрелеп, аягы кинәт таяныр ноктасын югал тгы Ике кулын җәеп, карават тимеренә тотынырга да өлгермәде. Сәйдәшнең гәүдәсе чарасыздан идәнгә авып төште... Ярасынын җөйләре сүтелде бугай—көрәнсу пижамасына кан табы бәреп чыкты.

Анын күз алдында эңгер-меңгер биешә башлады, колагына томанлы авазлар ташып керде. .

Вакыт төшенчәсе югалды, дөнья каядыр еракка—артка чигенде кебек...

Ап-ак төстәге куян баласы хәтеренә саркып керде Тик ул кан төсенә— шәфәкъ алсулыгына буялган иде.

Чынмы бу? Әллә саташулы төш кенәме?

Үлем! Кайда синен рәхимсез тырнакларын" Яшәү үзе дә-кырыс. рәхимсез бер нәрсә. Кешене тән һәм рух газапларыннан фәкать үлем генә коткарырга мөмкин. Ә барыбер яшисе килә! Ләкин, кояшка күзләренме тутырып карый алмаган кебек, үлемгә дә туры текәлеп карау мөмкин түгел...

Күкләрдән төшкән әжәл үзенен үлем чалгысын анын баш очында уйнатмак була! Тукта, Вакыт! Ходайның сөеп җибәргән баласын яшәү белән үлем сызыгыннан аралап кал Бу синен көченнән киләдер.

Сәйдәш, ярым ансыз хәлдә дә. әҗәтнең дәһшәтле чалгысын анын сөякчел кулларыннан бәреп төшерергә тели!

Ниһаять, Сәйдәш аркасы белән караватта кадакланып ята Гәне хәлсез. Аяк-куллары исә гер сыман авыр.

Сүзсез генә газаплануы күпмегә баргандыр, бераздан ул үзенен кулларында шәфкать туташынын иреннәрен, кайнар күз яшьләрен тойды... Бар көче белән елмаерга тырышты... Зур дөнья анардан һаман да акрын- акрын гына еракка чигенә кебек.

Дөньянын кыл уртасында ниндидер бушлык пәйда булды шикелле. Гәүдәсе, диңгез төбенә баткан кургашын кебек, аска тарта... Ә жаны— вулканнар атылган ерак офыкка таба йөзә...

Иреннәре пышылдап кына: «Минем исемем үземнән бәхетлерәк»,—дигән сүзләрне кабатлады. Берсен-берсе куышып, әллә чынбарлык манзарасы, әллә фантастик сурәтләр чылбыры әйләнеште.

Ул ниндидер билгесезлеккә, тирән чоңгылга кереп чумды шикелле... һавада газаплы музыка авазлары эленеп калды.

Композитор Сәйдәш яткан карават турысында, дөресрәге, күкнең ничәнчедер катында мәңгелек моң аурасы пәйда булды.. Әлеге мон Сәйдәшнең үлмәс жанын жир һәм күкләр белән тоташтырды шикелле...

Сәйдәшнең каршы торыр көче калмаган иде. Жаны күккә ашты.

Аның күк йөзедәй зәңгәр күзләре мәңгелеккә йомылды.

Яшәү, үлем һәм мәңгелек. Алар өчесе дә берьюлы килде ана.

Ул Аллаһының, югары көчләрнең барлыгына ышанып үлде. Музыка— аның өчен күкләр белән сөйләшү бәхете, кешеләргә әйтер сүзенең бер чагылышы иде.

Социализм төзергә ашкынган жәмгыять үзенен хәлиткеч ноктасында— тарих тәлинкәләрендә тирбәлә: кайсы якка барабыз, кайсы як басар? Сәйдәш әнә шундый тетрәнүләр, үзгәрешләр елында мәңгелеккә ашты.

Музыкада ул, гүя, үзенен киләчәген эзләде һәм тапты.

Киләчәкнең капкалары Ана ачык иде.

Сәйдәш белән хушлашу

Композиторның күзләре мәңгелеккә йомылса да, яшәү-мәгыйшәт хәрәкәте мен төрле мәшәкатьләре белән дәвам итә. Әлмисактан килгән туу-үлем йолаларының тормыш арбасыннан төшеп калганы юк.

...Куе таңда, әле төнге караңгылык таралып та өлгермәгән бер мәлдә, Чаллыярда яшәп яткан улы Альфред Сәйдәшевнен тәрәзәсен кагалар. «Операция уңышлы үтте» дигән юанычлы хәбәрдән сон тагын нинди яңалык-мазар булырга мөмкин?

Район советы кәнсәсендә кизү торучы хатын икән. Кабаланып һаман тәрәз кага:

—«Срочно!» дигәннәр... Альфред Салихович, сезне Казанга, обкомның үзенә чакыралар!..

Композиторның өлкән улы баштарак ни уйларга да белмәде. Ашык-пошык җыенды да беренче очраган авто белән Казан каласына чапты. Обкомда иртәнге зур җыелыш икән. КПСС аткә комитетының беренче секретарен байтак көтәргә туры килде ана. Сәркатип кызга рәхмәт, ерактан килгән кунакка шикәрле чәй белән печенье тәкъдим итеп өлгерде...

Ягымлы каршыласа да, секретарьның талканы коры иде. ашыктырды, сүзне бик кыска тотты:

—Хәзер үк Мәскәүгә китәсез!..—Уфтанулы сулап куйды.—Әтиегез вафат... Минем катгый наказ шул—Мәскәүдә калдырмаска, композиторны фәкать үзебезнең Казанда күмәчәкбез! Сораулар, сораулар юкмы?

Көтелмәгән бу хәбәрдән Альфредның күз аллары караңгыланды. Мондый
чакта нинди сораулар булырга мөмкин ди9 Кинәш-табыш итү өчен тизрәк Әхмәровлар гаиләсенә ашыкты. Колагында исә һаман бер үк сүзләр чынлый иде: «Сөекле әтисе... вафат...» Дөресме бу. ялгыш хәбәр генә түтелме'.’

Бер сәгать дигәндә туганы Үзбәк Әхмәров белән Мәскәү поездына утырдылар. Поезд тәгәрмәчләре бер үк сүзләрне рельсларга туктаусыз чүкеп барды:

—Әтисе вафат... Композитор Сәйдәш вафат...

Шушы күнелсез уйлар агымында вагон тәрәзәсе аша урман ешлыклары, электр баганалары, кар түбәле станцияләрнең эреле-ваклы биналары чайката. Нидер сизеп, гүя, алар да әлеге тоташ агым ятьмәсендә тыпырчынатар. кая барып бәрелергә белмичә әле бер. әле икенче якка ташланалар

Кешенең тәне-гәүдәсе бүген бар. иртәгә юк.

Мәскәүләргә поезд белән, үз аягы белән китеп барган Салих Сәйдәшевнен табутын, махсус самолет белән Казанга кайтару өчен, аэропортка китерәләр Кагыйдәләр кырыс, карышып-бәхәсләшеп торырга бернинди чара юк: табутны бары багаж рәвешендә генә тапшырырга кушалар Озатышырга килгән Әхмәт Фәйзи, шул квитанция белән кассага барып, «багаж» бәясен түләргә мәжбүр. Бары шуннан сон гына мәрхүмнен табутын самолетный бер почмагына урнаштыралар.

Фәйзи акча каян тапкандыр, күпме түләгәндер—моны белүче юк Аэродромның ташкурчак хезмәткәрләре дә. Мәскәү үзе дә Сәйдәш дигән якты шәхеснең татар музыкасы, татар халкы өчен «күпме бәя» торганын абайламый калгандыр, билгеле

Ниһаять, Казан аэропорты.

Бурап-буранлап кар ява! Менә шушы тоташ агым эченнән, карасу- коңгырт болытлардай кубарылып, тере ташкын каршыга агылып чыга Болар—Сәйдәшнен табутын алып кайтучы самолетны каршыларга дип килгән халык төркеме икән..

1954 ел. 19 декабрь. Сәгать көндезге 10.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының түр залына, биеккә—барлык кеше күрерлек итеп, композиторның кара каймалы кызыл табуты куелган. Бихисап чәчәкләр дингезендә күмелеп. Мон Бәгыре ята. Әле кайчан гына Казан урамнары буйлап йөргән Сәйдәшнен гәүдәсен матәм мөнбәренә яткырып салганнар. Минут саен алмашынып, беләкләренә кызыл тасма бәйләгән композиторлар, әдипләр, жәмәгатьчелек һәм чокүмәг вәкилләре матәм сагында тора. Югалту ачысын тагын да көчәй ген. күнел төпкелләренә кадәр үткәзеп, кайсыдыр почмактан сызып-сызып кына «Тәфтиләү» моңнары агыла. Заһид Хәбибуллин. скрипкасын үксетеп- елатып, остазы һәм жан дусты белән әнә шулай хушлаша. Өске каттан исә Фәйзи Биккинин «Хуш. авылым» көен концерт гармунында башкара

Матәм башындарак көтелмәгән бер «аңлашылмаучылык» та килеп чыга әле. Обком вәкилләреннән яшь кенә бер иптәш. процессия эшенә катнашасы килеп, мәрхүмнен югары дәүләт бүләкләрен чыгарырга тәкъдим ясый. Янәшәсендә диярлек басып торган шагыйрь Мөхәммәт Садри ана каршы чәчрәп чыга:

—Ә сезнен аларны биргәнегез булдымы сон’!

Обком вәкиле буларак килгән, композиторның ижатыннан да. язмышыннан да бөтенләй бихәбәр бу иптәш шундук телен тешли

Казан халкы, төрле төбәкләрдән, төрле район һәм авыллардан килүчеләр ике көн буена сөекле композиторы белән хушлаша Аны озатырга килүчеләр арасында кайсы гына милләт вәкилләре юк—татарлар, урыслар, чувашлар.
яһүдләр, украин, белоруслар... Шәһәрнен янәшәдәге Гоголь һәм Маркс урамнары ике көн буена озын чиратлардан бушап тормый. Зиратка озатасы көнне исә халык урамнарның ике ягына рәт-рәт, дивар булып баскан. Зиратка таба якынайган саен бу ташкын кинәя, арта, көчәя, урамнарга сыймый башлый Мөмкин булмаганлыктан, ул көнне автобус, трамвай һәм троллейбуслар йөрүдән туктый.

Сәйдәшне күмү-озату мәрасиме халык җыенына әверелә, күкләрне кул җитмәстәй мон белән тутыра. Казан тарихында кайчандыр фәкать Тукайны, Такташны мәнгелек туфрагына әнә шулай озатканнар...

Халык баш хәрефтән языла торган Бәгырь белән хушлаша.

Менә әтисе янәшәсеннән колакчын бүрек, пальто кигән җиде-сигез яшьлек малай атлап бара һәм сорый:

—Әти, бу яхшы абыйга һәйкәл куячаклармы?

Чигә чәчләре чалара төшкән әтисе сүзен өздереп, ышанычлы төстә әйтә:

—Әйе, улым, һичшиксез, куячаклар. Берничә елдан сон без синен белән Казанга тагын килербез. Композиторның шәһәр уртасындагы һәйкәленә хөрмәт билгесе итеп чәчәкләр салырбыз!

Халык ташкынына ияреп, театрдан алып зират эргәсенә кадәр тынлы ике оркестр юл буе матәм музыкасын уйный. Яна татар бистәсе зираты. Яна казылган кабер янына үтеп керешле түгел. Дарчин төсендәге куе кызыл туфрак бүген нинди зур мон иясен үзенен куенына аласын белде микән9.. Табутны кадерләп кенә, сак кына кулдан-кулга тапшыралар Хушлашу сүзләре әйтелеп беткәннән сон халык телсез-өнсез рәвештә оеп кала. Үзенен сөекле композиторына фәкать тынлык белән хөрмәтен белдерә. Ул көнне театрның җыештыручылары фойеда һәм ишек төпләрендә бер генә тәмәке төпчеге дә тапмыйлар...

Анын кабере каршында күпме инсаннар яхшы һәм гадел булырга дип күңеленнән генә ант эчә. Композиторның үлеме җәмгыятьтәге таза- сәламәт көчләрне аякка бастыра, сафландыра. Әлеге көчләрне хәрәкәткә китерүнең чыганагы—тормышка, табигатькә, кешеләргә карата сәгадәтле сөю, Сәйдәштән күчкән үзгә бер мәхәббәт Мөлдерәмә андый мәхәббәт Сәйдәшнен күңеленнән җыр, мон. музыка булып ташый иде. Сәйдәшкә, анын музыкасына булган мәхәббәт халыкны берләштерә, руханә туплый, алга дәшә.

Үлем—яңадан яши башлау, халык күңеленә күчә барунын башы гына. Сәйдәшне соңгы юлга меннәр озатты. Ләкин ул барыбер кешеләр арасында калды.

Композитор—вакыт, заман, юлында очраган көндәшләре белән дуэльгә чыкты. Адәм кыяфәтле шайтаннар белән көрәш алып бару җиңелдән түгел. Ул—туып һәм гомер итеп яшәүнен көчен, бөеклеген бер расласа, инде үлеп һәм гүргә кереп әлеге хакыйкатьнең чынлыгын икенче кат раслады. Сәйдәш болай да халыкнын үз улы, газиз бер баласы иде. Үлеме һәм моннары белән ул мизгел эчендә үзе халыкка әверелә.

Ул—татарның җанын, изелгән рухын уятырга җибәрелгән фәрештә иде. Шуңа да аны күз күрмәгәнчә кадерләп, хөрмәтләп күмделәр, елап хушлаштылар. Сәйдәшнен үткәне, бүгенгесе, киләчәге—бербөтен булып, тамырланып халык бәгыренә тоташкан. Анын җыры, моннары безне яшәргә һәм хезмәт-иҗтиһатка чакыра.

Кем яисә кемнәр күрсәтмә биргәндер, ләкин халык мәхәббәте фонында үтә ямьсез, аяныч бер хәл килеп чыга: Сәйдәшне күмгәндә, ул ана лаек түгел дип. хушлашудан кинохроника төшерергә дип килгән төркемне кире борып җибәрәләр. Цивилизацияле, үзен-үзе хөрмәт иткән илләрдә мондый
хәлгә
юл куелмас иде. әлбәттә.

Композитор васыятен язып калдырмаган. Ләкин ул. бәхеткә күрә. Моабит тоткыны Муса Жәлилнен «Жырларым» шигыренә сонгы көен, сонгы аһәңнәрен язып өлгерде. Бу җыр—көчле рухлы ике шәхеснен җинелмәс байрагы! Сугышка, гаделсезлеккә каршы нәфрәт белән язылган жыр-бомба! Татар шагыйре һәм татар композиторы—алар икесе дә үхләренен гомер финишына васыять булырдай әнә шундый көчле, аһәңле сәнгать әсәре белән килеп җиттеләр. Бу жыр «Без яшибез, без жинелмәс халык!»—дип музыка телендә набат суга, чан кага..

Тормышында күп кенә бәхетләрдән мәхрүм Сәйдәш үзе әнә кешеләргә шатлык-бәхет. көрәш дәрте, илһам өләшә! Бу—анын фидакарьлеге

Композиторның тормыш һәм иҗат юлында, судан кинәт калкынып чыккандай, гел диярлек Нәҗип Жиһанов фигурасы калкып чыга' УлТатарстан композиторлар союзы рәисе. Казан консерваториясе ректоры, хөкүмәтнең күп кенә орден-медальләренә һәм мактаулы исемнәргә ия кеше. Кыскасы, музыка дөньясында үзе теләгәнчә яшәр һәм эшләр өчен анын кулына зур мөмкинлекләр, хакимият дилбегәсе тапшырылган Коеп куйган җитәкче Бәхәс чыкса, чәүкә карганы яклар, ди Вазифасы буенча түбән баскычта торганнарның күбесе Жиһанов ягына авыша

Төрле куштаннар, яраннар тарафыннан һәм. әлбәттә, обком түрәләре күрсәтмәсе белән. Сәйдәшнен милли халыкчан иҗатына Бөек Ватан сугышына кадәр үк күпмедер дәрәҗәдә «табу» салына. Тыштан караганда соңгы елларда анын Жиһанов белән аралары җайлы, ипле генә кебек Сәйдәш исеменә Жиһанов начар сүзләр әйтми әйтүен Рәсми тантаналарда ул кайчакны ана мөлаем мөнәсәбәт күрсәтә, беркатлы тыңлаучылардан алкышлар да яудыра. Ләкин болар асылда—чын ихластан түгел, нибары рольгә керү, битлек киеп уйнарга тырышу. Яшертен яткан аскы агым исә бүтәнчәрәк юллардан эз яра

Мисаллармы? Берничәсенә генә тукталыйк булмаса. Композиторның театр һәм радиодагы архивы таркатыла, югалтуга дучар ителә Анын музыкасы язылган тасмаларны Казансу буена алып төшеп яндыралар. (Эш бүлмәсендә янгын чыгу куркынычы бар. янәсе) Музыка белгече, профессор Мәхмүт Нигъмәтжановка берзаманны Мәскәү му зыка буенча аспирантура ачарга рөхсәт бирә. Моны ишетеп алган Нәҗип Жиһанов шалтыратып ана болай ди.

—Сәйдәшне өйрәнү өчен аспирант алырга җыенасын, диләр Кандидатлык диссертациясе түгел, анын өчен диплом эше дә бик тамандыр

Үз заманының «ханы» С. Батыев. Сәйдәш вафатына сигез ел узганнан соң, зиннәтле кабинетында утырган килеш кенә композиторның исемен «мәнгеләштерү»гә үзеннән өлеш кертә: ягъни Казанның Пеләтән төрмәсе тирәсендәге иң ямьсез-тар-пычрак бер урамга Сәйдәшев исемен бирәләр Композиторның ин якын иҗади дусларыннан К Тинчурин һәм Ф Бурнаш кыйналган, газап чиккән, бер хәбәрсез юкка чыккан шушы шомлы төрмә тирәсен сайлап алу. билгеле ки. күрәләтә кылынган яман вә әхлаксыз гамәл

Батыев моны беркем белән, бигрәк тә Композиторлар союзы рәисе белән киңәшләшми генә үзбеллекләнеп. ай-һай. эшләр иде микән ’ Ике түрә арасындагы әшнәлек «җимеше», искә төшерсәң, әле дә булса күпләрнең җанын-йөрәген әрнетеп тора!

Ялганны, хакимият ныгытмаларын музыка белән генә җимереп буламы Була икән шул! Салих Сәйдәшев үлмәс иҗаты белән әнә шуны раслады Сәйдәш рухы, акырынлап булса да. хакимият башында утырганнарның намусын уята алды Еллар үтә торгач, компо зитор иҗатына баш иючеләрнең туктаусыз таләп итүе нәтиҗәсендә. Казаныбызның кыл уртасында
Сәйдәшкә, ниһаять, һәйкәл куелды. Башкалабызның яна төзелгән Зур концерт залына Салих Сәйдәшев исеме бирелде. Болар—соңлап булса да дөреслек тантанасының җиңүе иде.

Безнең табаннар астында күпме генә тапталмасын, Жир—барыбер бөек! Шунын шикелле, Сәйдәшне күпме генә таптарга һәм тапларга тырышмасыннар, ул—барыбер бөек...

Үлем—исән чагында танылу тапмаган һәм кыерсытылып яшәгән талантлар өчен Аллаһынын ин зур бүләге. Сәйдәш үзенен вакытсыз үлеме белән җәмгыятьнең бер хатасын да төзәтте: күпләр сафланды, тәүбәгә килде, хәтта мүкләнә башлаган түрәләрнең дә күнел һәм маңгай күхтәре ачылды.

Ике дөреслек була алмый. Хакыйкать берәү генә булган шикелле. Сәйдәш тә—берәү генә һәм бердәнбер. Татарнын мон хәятында, музыкабыз тарихында ул һәрвакыт Беренче булып калачак Мона еллар шаһит Ул яктылыкның караңгыны җинәсенә ышанды, үзенен музыкасы белән безгә әнә шул хакта сөйләде...

Салих Сәйдәшев дигән шәхес турында бик күпләр әйтеп яки язып калдырган. Менә шуларнын барысыннан да ин мөһим сүзләрне, үзәк тамырын сөзеп-сыгып алсан, композиторга карата мондый төп бәя килеп чыгар иде: «Ул гаҗәеп затлы, ачык һәм саф күнелле. нурлы-иманлы кеше»

Тарих, тормыш шуны раслый: дөнья—полководецларның кылыч чынын түгел, бөек композиторларның музыкасын тынлап-ишетеп яши. шунын дулкынында алга бара.

Татар хәятында Тукай, Жәлил, Сәйдәш—өч йолдыз.. Алар сөйгән халкы өчен соңгы сулышларына кадәр хезмәт иттеләр, көрәш утында яндылар. Алар өчесе дә чын мәгънәсендә азатлык җырчысы иделәр Кешенең өч нәрсәгә—иреккә, мәхәббәткә, үлемгә генә хакы бар Бу сүзләр аларнын өчесенә дә тулысынча тәңгәл килә иде.

Әйе, 1954 ел—Сәйдәшнең сонгы елы дип. анын кабер ташына һәм тарих битләренә генә уелып язылган. Ә инде мен авазлы тормышта Маэстроның сонгы елы берничек тә була алмый, чөнки ул калдырган моннар—мәнгелек! Бер татар шагыйре әйтмешли, Сәйдәш кар-бураннар аша үзенен кара роялен тартып бара. Бурлак сыман. Ә вакытнын мәңгелек җамыннан, чайкалып, үлемсез моңнар түгелә...

Бәр, барабан!

Ела. скрипка!

Син, музыка, алга бар шулай.

Нигә безне еллар эргәсендә

Сагыш капкалары каршылай?

Бу—Сәйдәштән калган моңсулыктыр.

Эзәрлекләп килә еллардан.

Мәхәббәт һәм нәфрәт түгеләдер

Мең авазлы нечкә кыллардан...

Әйе, Салих Сәйдәшев өчен киләчәкнең алтын капкалары мәнге ачык. Сәйдәш дәвам итә, үзенең сөекле халкы белән яңа гасыр михрабына таба атлый...

1999—2009 еллар

Олы МишәКазан—Олы Бәрәзә.