ШИГЫРЬЛӘР
Табигатькә—сөю җырым...
[
Урманнарым тауларым.
Җәнлекләрем—аулары м!
Азмы сезгә яудырдым мин
Күз нурларын—яуладым!
Сез яшәттегез мине.
Бирдегез торыр өйне.
Бүләк иттегез ут-хис:
Буламы яшәү сөйми?
һәр үләндә җан күрәм,
һәр чәчәктә көн күрәм,
һәр агач җанга хәким,
Мин—сезсез үксез-ятим.
Урманнарым-тауларым,
Җәйрәп яткан кырларым.
Күлләрем-болыннарым,
Куышкан колыннарым...
һәй, минем көтүләрем!
Хәстәрлән йөртүләрем.
Көянтә-чиләк биетеп,
Җан сөйгәннең, шәфәкъ буйлап
Чишмәгә үтүләре;
Шул мизгелне күңелемнең
Сабырсыз көтүләре!
Мин урман тау ба\асы.
Монда мине бу туфракка,
Бу кочакка аласы—
Җирнең асыл куеныи.1
Х.мннәдәй яшерәм,
Тамыр итеп салачы!
Әхмет ГАДЕЛ (1942) шашйрь, прозаик, пыб хицш м; д» •
«Яшълт урамы*. <Чал кылган җы;>"- * " ' « « е р * Комида *ши
Без яшәтербез сезне:
Һич онытмагыз безне.
Ядкәр булсын атыбыз.
Сездә безнең хакыбыз.
Җилгә яфрак таратып,
Кышны-җәйне яратып,
Каршылап гөлле язны.
Уятып күлне, сазны—
Дога кылырсыз, күккә
Күтәреп аккош-казны.
Урманнарым-тауларым,
Үлмәсләрем-сауларым,
Мәгыйшәтнең мәшәкатен
Эчегезгә кауладым:
Күпме сагыш йоттыгыз,
Мине ап-пакь тоттыгыз,
Лрбадыгыз җанымны,
Сак иттегез аңымны,
Гөлләр белән бизәлгән
Сез—яшел бишегемдер,
Җилләр—бишек силәсе!
Күпме кайгы күрсәк тә.
Сездән—шатлык киләсе!
Урманнарым-тауларым,
Мәңге үлмәс җырларым,
Мин киткәч тә чиертерсез
Минем сазның кылларын!
Күтәрегез җилләрдә,
Күрсәтегез илләргә.
Күкләр дә укыр рәхмәт,
Җирдә ишетер Әхмәт,
Хәзергедәй ятлар ул
Сезнең моңлы җырларны:
Сез мине саклагандай,
Сезне мәңге саклар ул!
2
Сүзем—бал зур кунакка:
Игелек бу торакта!
Димә:—«Яши еракта»,—
Ачам күңел ишеген.
Уз күңелем түренә.
Син бик яхшы кешесең,
Күзләреңнән күренә.
Син бик яхшы кешесең,
Күрәм, сөя беләсең...
Тукта! Нигә әле син,
Шатлыктанмы, көләсең?!
Тукта! Нигә әле син
Көлә-көлә киләсең?!
Ачам күңел ишеген.
Уз күңелем түренә.
Син бик яхшы кешесең;
Күзләреңнән күренә.
Әгәр, кунак, кермәсәң.
Тормышымны күрмәсәң,
Уйларымны бүлмәсәң,
Кайдан килер куаныч?!
Килче, кил, булып дустым,
Сый-хөрмәтем үземдә:
Чәй белән вакыт узсын.
Ике күзем—йөземдәй.
Миңа моңсу иде бик,
Ә син бик шат икәнсең!
Күпме еллар, булып кош,
Көзге күктә суздың моң...
Чү! Йә, нигә кердең дә
Басып торасың тып-тын?!
Үт түремә, туганым,
Кер кальбемә, җан ярым?
Син-шатлыкка кушылып,
Эреп акты моң-зарым.
Күпме тотты беләктән,
Кисте сагыш—йөрәктән.
Күпме ярды—турады...
Бездәгедәй тугрылык,
Бердәмлек һич булмады.
Син дә мин! Без бербөтен!
Син дә мин! Күпме көттем!..
Күпме көтте урман-тау...
Көттереп җанны өттең...
Без икәү—ике кунак,
Син миндә, ә мин—синдә.
Язгандыр бергә булмак
Безләргә гомер—илдә...
Язгандыр бергә булмак
Юк аерылу, юк фиракъ!
Сөйгәнем, нсп\ы иркәм,
Юлыбы i 01ЫН ерак...
Син сер, дисең, син сер, дисең—серле йомгак,
Үткәнемә юлларымны жуйдым, дисең.
Чиксез диңгез, очы юк тау, соңы юк юл:
Китмәс итеп серле чикләр уйдың, дисең.
Син үзең дә серле сандык түгелме соң?
Күпме еллар тырышсам да ача алмыйм.
Хәзинәңне үзем беләк алып кына,
Сихереңнән—татлы төштән кача алмыйм.
Гөлдән сылу, кайдан иңдең, әсир иттең?
Күз нурларың кочып алды йөрәгемне!...
Мин юк идем бу дөньяда... Хаснл иттең...
Син үзең дә Кодрәтленең бүләгеме?!
Янә җанны минем төрә якты хисем,
Татлы уйлар ала сарып вөҗүдемне.
Синең төсен,, синең җылы нурлы исем
Назлап коча һәм тибрән күңелемне.
Урман таулар арас ында тик син н.» мин,
Җир һәм күкне бөтен итә ак болыт tap,
Җаным имин, булыйк имин, Раббем, имим!
Беэвец хистә ак күпрчея ик саулым бар.
Бу дөньяда булмый икән сою, бвЭ кем?!
Урман таулар, сихри к> \ \.»р ДИНЫМ ООЦ)
Уйлыйк: тагын, син бүлмәгән,, ДвЯЫ Ю \ ь!
Кеше Кеше, ягыш инсан буламы соң?!