Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИНҺАҖ МАҖАРАЛАРЫ

Иртән йокы туеп та торырга иренеп, «Сәхнә» журналын укып ята идем, Вәлиәхмәт абый шалтыратты.

—Төн уртасында Минһаж абзыйларга кем килде икән?—ди.—Йоклый алмый ята идем, безнен яннан бер машина выжылдап үтеп китеп, Минһаж абзыйлар капкасы төбендә туктады. Белеш әле, кем икән —ди.

Вәлиәхмәт абый сүзе безнен өчен Мәскәү законыннан да өстен. Чөнки ул укымышлы кеше. Хәтта «Элита» дигән журналны да укып бара. Торып киендем дә киттем Минһаж абзыйларга. Өйдә Жомабикә жинги генә иде.

—Алып киттеләр абзагызны,—ди.

—Кемнәр?

—Кем белә инде...

Куркуга төштем. Төн уртасында кара машинага утыртып киткән елларны ишетеп-укып белгәнгә йөрәк сөрлегеп куйды.

—Алып киткән машина нинди төстә иде?—дип сорадым.

—Ак иде бугай.

Йөрәк жинел сулый башлады.

—Машинаның номерын күреп кала алмадынмы?— дим.

—Нишләп күрмәскә, барысын да күреп өлгердем. Р 444 КК дип язылган иде. Алып киткән кешесен дә хәтерләп калдым. Бик тәртипле күренә. Минем белән матур итеп исәнләште. Абзагызга да тавышын күтәрмәде. Чоланга чыгып мылдыр-мылдыр сөйләштеләр дә киттеләр. Берәр айдан кайтырмын, диде абзагыз.

Машинаның номеры буенча анын кем машинасы икәнлеген эзләргә керештек.

—Район Гыйбадулласында минем белгән кешем бар, белешермен,—диде Садретдин.

Гыйбадулла дигәне ГИБДД икән, шунда идән юучы булып эшләгән хатын кайчандыр Садретдинның йөргән кызы булган икән, шул ханым озакка сузмыйча гына машинаның хуҗасын табып бирде. Р 444 КК машинасы Татарстан Язучылары берлегенеке икән. Жомабикә жингинен тәртипле кеше дигәне шул берлекнең рәисе икән Загста язылган исеме Илфак Ибраһимов икән, үзе кушканы Мөхәммәт Мирза ди.

Тотындык ваш ватарга: нигә кирәк булган ана безнен Минһаж абзабыз?

Алай-болай иткәнче Минһаж абзый үзе дә кайтып төште. Билгеле инде, без җыйнаулашып анын янына чаптык. Минһаҗ абзый гадәттәгечә барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде.

Әгъза һәм рәис булдым

—Жомабикә җиңгәгезнең аркасына сыртымны терәп Маручка турында уйлап ята идем, килеп туктады бер машина. Ишекне итәгатьле итеп кенә шакыдылар. Ачтым. Итәгатьле генә атлап бер тәртипле кеше керде.

—Минһаж Габсаматович, мөмкинме сезне бер генә минутка чоланга чакырырга,—ди.

Чыктык. Таныштык. Татар язучыларынын башлыгы икән.

  • Гаҗәпләнмәгез, Минһаҗ Габсаматович,—ди —Сез мине белеп бетермәсәгез дә мин Сезне яхшы беләм. Дөресрәге. Сез язганнар белән таныш,—ди —Сезнең Ләнит Илич Брежневка язып биргән романыгызның кулъязмасы безнең берлекнең шүрлегендә саклана,—ди,—укып чыктым— кин колачлы роман. Ә инде Колшәриф мәчете төзелеше турындагы поэмагыз безнең бик күпләребез өчен үрнәк. Соңгы вакытларда иҗат иткән дүртьюллыкларыгыз шидивыр,—ди Заманында Сезне Язучылар берлегенә әгъза итеп алмыйча ялгышканнар. Мин ул ялгышны төзәтергә килдем,—ди —Рәхим итеп алыгыз, менә Сезгә язучы билеты,—ди.

Билетны кул биреп тапшырды бу. Бик тәртипле итеп кул чапты

—Инде мондый нәрсә, Минһаж Габсаматович,—ди рәис —Мин бер айга ижат командировкасына китәм. минем урында калып тормассыз микән,— ди. Шикләнмәгез, Сезнең кулдан килә торган эш. Чөнки Сез заманында Лилин белән бергә эшләгән. Сталин белән бәхәсләшкән, Хруччов белән хат алышкан, Ләнит Иличкә роман язып биргән. Гарбачув белән чәй эчкән кеше,—ди.—Рукавадяши урында эшләү тәҗрибәгез зур ди. Ә безнең язучылар арасында андыйлар юк икән, ди

  • Ничек инде ул «юк икән?» Нигә юк дип кенә әйтмисең, әллә үз язучыларыбызны белмисенме?—дим.
  • Белеп бетермәгән икәнмен шул, «Элита» дигән журналны укып белдем, рәтле-жүнле язучы юк икән бездә. Бөтен ышаныч синдә. Минһаж Габсаматович, коткар,—ди.

Кеше үтенеп сорагач, ничек инде сүзен аяк астына саласың, киттем машинасына утырып Казан!а.

Эшне тиз тотты бу. Икенче көнне үк утырыш җыйды. Идарә утырышы дигән утырыш икән. Башта ике идарә утырышы арасында эшләгән эшләр турында сөйләделәр. Мин аларны бигүк тыңламадым да Чөнки мин кушып эшләткән эшләр түгел, нигә мина аларнын кирәге бар. Шунысы гына истә калган—Чаллы язучыларынын башлыгы Вахит Имамов атлы иптәшнен басып сөйләве әллә ничегрәк булды. Ул унга-сулга бөгелгәләп «Ярый инде, күңелегез булсын, мин дә бер-ике сүз әйтәм» дигән шикелле иренеп кенә сөйләде. Эшләнгән эше турында түгел, эшли алмаган эше турында иде бугай сүзе. Эшләнгән эшләр саналып беткәч, идарә әгъзасы Роберт Миннуллин «Минем эшем бар» дип чыгып китте. Бүтәннәргә күтәрелеп карарга теләмичә өстәлгә генә карап утыручы Камил Кәримов мәгънәле итеп тамак кырып алды да ишетелер-ишетелмәслек итеп сарказм белән «Нинди эше булырга может анын» дип куйды. Ләби Лерон дигәне серле итеп елмайды

Гөргөри кушаматлы Гәрәй Рәхим дигән язучы миңа шикле караш ташлап

  • Бу иптәш кем һәм ул монда нишләп утыра ’—дип сорады

—Сез Федотовкада подпольеда ята идегез, шул вакытта берлеккә алдык,—дип рәис минем турыда сөйләде — Туфан Миннуллиннын якташы,—дип тә өстәде. Туфан Миннуллин дигәч, Нәбирә Гыйматдинова Туфан Миннуллинга яратып карап алды. Барысы да җаваптан канәгать булып калдылар.

Утырыш дәвам итте.

—Көн тәртибендә оештыру мәсьәләләре—диде рәис —Мин бер айга ижат командировкасына китәм. Минем урынга калып торучы кирәк. Мин безнең әгъзабыз Минһаҗ Габсамат углы Габсматовичны тәкъдим итәм.

Чичнә белән Ингушитиедәге сыман шомлы тынлык урнашты. Бу тынлык шартлау белән бетәсен сизеп Ыркаел Зәйдулла:

—Мин Минһаҗ абзыйны күптән беләм. лаеклы кандидат—дигәч кенә идарә әгъзаларының йөзе яктырып киткәндәй булды. Шулай да:

  • Нигә ул? Союзга кереп өлгермәгән килеш Бездә бүтән язучылар юкмыни?—дигән тавышлар ишетелгән иде, рәис иптәш:

—Юк,—дип кистереп куйды.—Ышанмасагыз, «Элита»журналын укыгыз. Анда безнең булачак классигыбыз «Бездә адәм укырлык рәтле нәрсә язучы юк» дип урыс телендә чартлатып әйткән. Укырлык нәрсә булмагач, аларны язучылар да шәләй-бәләй генә була түгелме? Булачак классикка ышаныйк, җәмәгать,—дигәч, барысы шым булдылар. Мине бертавыштан диярлек язучылар берлегенен вакытлыча рәисе итеп сайладылар.

Димакрәтия уены уйнамыйбыз

Эшне мин дә утырыш җыюдан башладым. Мине санга сукмыйчарак шаулашкан идарә чилиннарына:

—Тынычлык!—дип кычкырдым. Шым булдылар.

—Менә нәрсә, иптәш чилиннар! Мин сезгә Елсин түгел, демократия уены уйнамаячакмын. Мин тәртип яратам. Ан булыгыз, мин Союзда Ринат Мөхәммәдиев режимы урнаштырачакмын.

Бүтәннәр давыл киләсен сизгән каргалар шикелле тынып калдылар Шәле тәрбиясе канына сенгән куркусыз Камил Кәримов кына:

  • Ринат Мөхәммәдиев режимын урнаштырсаң, без Сезне Рәмие Аймәтгән кыйнатабыз.—дип бер күзен кысып кына елмайгандай итте дә •юк. юк. мин бер сүз дә әйтмәдем» дигәндәй як-ягына каранып алды.

Мин вакланып тормадым, утырышның көн тәртибен игълан иттем.

—Ике утырыш арасында эшләнгән эшләрне санап вакыт уздырмыйбыз, Равил Фәйзуллин каядыр ашыга, ул киткәнче төп мәсьәләләрн тикшереп калыйк,—дидем.—Кыстати. Роберт Миннуллиннын да утырышны ташлап китә торган гадәте бар диделәр. Туфан Миннуллинны ана сакчы итеп куям,—дидем,—Уяу бул. якташ, адашын кача башласа, тавыш куптар, дидем.

—Димәк, көн тәртибе болай.—дип дәвам иттем утырышны.—беренче көн тәртибе тере язучыларны күмү мәсьәләсе. Икенчесе үлми калган язучыларның юбилиләрен билгеләп үтү. өченчесе татар әдәбиятының аксакалын сайлау. Көн тәртибенен нигә алай икәнен аңлатам. Жәйнен матур бер аенда «Элита» журналында бик тә тирән эчтәлекле мәкалә басылып чыкты Аңа безнең эшебезгә тирән анализ ясалган. Анализның ризюмисе шул: бездә адәм укырлык рәтле нәрсә язылмаган. Идарә язучылардан даһи әсәрләр яздырасы урынга юбилиләр һәм үлгән язучыларны күмү белән генә шөгыльләнә. Безнен әдәбиятыбызда каршына тезләнеп баш орырлык аксакалларыбыз юк Мин бик зур игътибар белән мәкаләне укып чыктым һәм автор белән 120 протсинт килешәм. Үзегез беләсез, адәм укырлык
нәрсәләр тиз генә язылмый,
ул. Бу сезгә такмак язу түгел, шуна күрә бу мәсьәләгә тукталып тормаска кирәк санадым. Шуны гына әйтеп куям—әгәр дә даһи әсәрләр язарга теләмәсәгез, заставим. Әрмиядәгечә—не умнете— научим, ни хатите—заставим. Панятно? Мин бу сүзләрне нарушный урыс телендә чилин правления Микулай Алишев анласын дип эйтэм.

Шунда минем уң ягымда утыручы урынбасар Вакыйф Нуриев:—Алишев түгел, Алешков, Микулай да түгел, Николай,—дип мина пышылдый. Мин үземне төзәткәннәрен яратмыйм.

—Өйрәтмә,—дидем дә сүземне дәвам иттем,—Беренче көн тәртибен тикшерергә керешәбез. Димәк, тере язучыларны күмү

Шунда телләр турындагы законны яттан белүче, шунын аркасында башы судтан чыкмаучы Разил Вәлиев:

—Тере язучыларны күмү түгелдер, үлгәннәрне күмүдер.—диде

Бу юлы ялгышымны төзәтергә мәжбүр булдым. Шулай да сер бирмәс өчен:

—Бездә тере язучыларны да күмәләр, язганына акча түләмәсән, күмелә дә кала инде,—дигән булдым.—Димәк, яна үлгән язучыларны күмү. Бүгеннән башлап күмүне туктатабыз, иптәшләр. Шунарга күрә, үлмәскә тырышыгыз. Кем дә кем үлә. Мәскәүдән килеп урыс язучылары күмсеннәр. Бездә берәр урыс язучысы үлсә, бер урыс та килми бит, татарлар җыелып күмәбез, дидем. «Элита» авторы, минемчә, шуны күз алдында тоткан

Үлем турында сөйләшү күнелсез нәрсә, шуңа күрә:

—Тә-әк,—дидем,—Икенче кон тәртибенә күчәбез. Үткән 2008-2009 елда кемнәрнең юбилие булды әле?

Вакыйф Нуриев санап чыкты. Мин юбиләрларнын һәрберсенә туктал ы п үз фикеремне әйтә бардым

—Эһе, Рабит Батуллага 70 тулган. Кем үткәрде анын юбилиен?

—Үзе,—диде Ыркаел Зәйдулла.—ике малае белән.

—Димәк, бу юбилидә язучылар берлегенең гаебе юк. Ары киттек, тагын кем?

—Мансур Вәли-Баржылыга 60 тулган икән.

  • Нигә,—мин әйтәм,—ана юбили үткәрдегез? Кыстати. нишләп ул Баржылы дип фамилиясенә косрык таккан?

—Чөнки ул Баржы авылыннан,—диләр

—Булса ни,—дим,—Мин Кайперде авылыннан, ләкин Кайперделе дип язмыйм. Баржылы икән, Баржыда үткәрсеннәр.

  • Без ана юбилей үткәрмәдек —диде Вакыйф Нуриев,—«Казан утлары»нда гына җыелышып нәрсәдер ниттеләр

—Дөрес эшләгәнсең, Баржылы булып бар җылыны үзенә алып ятмасын, дидем дә сүз уйнатуыма куанып Гәрәй Рәхимдәй рәхәтләнеп көлдем

  • Миргазиян Юныска 80 тулды дигән булып кем юбили үткәрде ’—дип сорадым —Тулса ни. Мәкалә авторы белән киңәшергә кирәк иде Юбилиләр үткәрү белән генә маташмасын язучылар берлеге дияр иде. Ә бу кем әле безнең? Шәүкәт Галиев. Кем рөхсәт бирде9 Монысы Зиннур Мансуров. Рафис Корбан, Газинур Морат Бер котү язучыга юбили ярамый бодай Бусы тагын кем? Әмирхан Еники Нигә ана юбили9 Үлгән түгелме сон ул? Фатих Кәрим дип язылган монда. Күп бу иптәшләр Мәкалә авторы дөрес яза.

Юбилиләре үткәрелгән әллә ничаклы язучыларны санап чыккач, Роберт Миннуллинга килеп җиттек. Мин сүз әйтергә өлгермәдем, юбили авторы бәхәскә урын калдырмаслык итеп

  • Монда язучылар берлегенең катнашы юк Минем юбилеине Республика җәмәгатьчелеге һәм татар халкы үзе үткәрде,—диде

Халык дигән сүз әйтелгәч, тирәнгә кереп китәргә ярамый. Чөнки Рәсәйдә бөтен нәрсә дә халык исеменнән эшләнә. Халык әйтте: «безгә татар теле кирәкми» дип. шунда ук Дәүләт думасы «Милли телләрне укытмаска» дип закон да чыгарды. Әйтер татар «безне бетерегез» дип—бетерерләр. Халык бит шундый төркем—ни әйткәнен һәм ни уйлаганын үзе белми—өстәгеләр генә белә.

Тәк, кайда туктаган идем әле? Ә-ә, юбили. Әйе, бетердек без аларны ул утырышта. Үткәрмәскә—һәм вәссәләм.

Тик рәис урынбасары Вакыйф Нуриев кына:

—Ә Тукай белән нишлибез?—дип пышылдады.—2011 елда ана 125 ел тула бит. Без моннан ничә ай элек юбилей үткәрергә дип сөйләшкән идек. Ничек үткәрергә дип Культура министрлыгына язып та биргән идек. Зилә ханым иртәгә карарбыз дип тә әйткән иде.

Сез беләсез, мине өйрәтеп торуларын мин яратмыйм.

—Иртәгә дигәч иртәгә инде. Иртә җитмәгән бит әле. 2011 ел җитсен, 25 апрель көнне иртәгә дип әйтерләр дә 26 сында үткәрерләр,—дидем дә өченче көн тәртибенә күчәргә тәкъдим ясадым.

Аксакал сайлау

«Элита»дагы мәкалә авторы бездә аксакаллар юк дигән. Бу килешә торган нәрсә түгел. Аксакалсыз әдәбият була алмый. Без бүгенге утырышта аксакал сайларга тиеш,—дидем.

Тарих язучылар төпченүчән булалар бит—тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйлажев:

—Сез, Минһаҗ Габсаматович, мәкалә авторы да мәкалә авторы дисез, ә мәкалә авторынын исем-фамилиясен әйтмисез,—ди.

Андый гына төрттерүләргә исем китми минем:

—Нимес телендәге әллә нинди китаплар укыганчы «Элита» журналын укыгыз,—дидем.

Гомере буе «Ызба» белән «поезда»ны рифмалаштырып шигырь язарга кызыгып йөргән Гәрәй Рәхим:

«Элита» белән «Мелита» рифмалаша икән,—дип көлеп куйды.

—Читкә китмәгез,—дип тәртип урнаштырдым да,—Аксакал мәсьәләсендә нинди тәкъдимнәр бар?—дидем.

Дәшмиләр. Карыйм—барысы да битләрендәге сакал үсәргә тиешле җирләрен сыпырып-сыпырып карыйлар. Хәтта Илсөяр Иксанова да килешле генә иреннәре өстендәге бала йоннарын чеметеп-чеметеп карый. Бары тик Газинур Морат кына: «Ә минем сакалым бар» дигәндәй Сәрдек мужиклары елмаюы белән канәгать елмаеп утыра. Мин һаман күзәтәм. Шул вакыт, ышанасызмы-юкмы, Роберт Миннуллинның иягендә сакал үсә башлады. Мыегыннан үзгә буларак, сакалы сирәгрәк, татар белән башкорт сакалының кушылмасы сыманрак. Уйга калдым. Юкка гына түгелдер бу дип уйлыйм. Кайдадыр галәмдәге бер серле көч: «Ялгышма, Минһаҗ, аксакалны дөрес сайла» дип әйтә сыман.

Минем уйларымны бүлеп, сагышлы тынлыкны бозып, Зиннур Хөснияр:

—Аксакал берәү генә булырга тиешме, берничәме?—дип сорады.

—Аксакаллар күп булмый, татар язучылары өчен әлегә берәү җиткән,— дип кырт кистем.

—Алайса, тагын бер сорау,—диде Зиннур Хөснияр.—аксакал бөтен язучылар арасыннан сайланырга тиешме, әллә идарә членнары арасыннан гынамы?

Бөтенесе берьюлы:

—Идарә членнары арасыннан, диделәр. Һәм тагын тынлык урнашты.

—Кандидатуралар күрсәтегез,—дигәнемне дә игътибарсыз калдырдылар.

Ниһаять, Камил Кәримов:

Мөмкинме?—диде.

—Әйдә, әйдә, рәхим ит,—дим.

—Мин Нәбирә Гыйматдинованы тәкъдим итәм.

Утырыш шартлап ярылыр да аннан кешни-кешни көлгән тавышлар сибелер дип уйлаган идем, алай булмады, шым гына утырдылар. Нәбирә үзе генә:

—Син Шәле пәрие, тик кенә утыр, ярыймы,—дип чәпчеде дә,—Мин Камил Кәримовнын үзен тәкъдим итәм,—диде.

Камил ни өчендер бу юморны әллә анламады. әллә бәяләп бетермәде:

—Ә нигә...—дип кенә куйды да тыйнак кына итеп башын иде.

Мин инде күңелемнән генә ике Миннуллиннын берсе булырга тиеш.— дип уйлап куйган идем. Янәшәмдә генә утырган Туфан Миннуллинга карадым.

—Якташ, син аксакал булырга теләмисенме?—дип сорадым

—Мин күптән аксакал инде, кырынып йөргәнгә генә сакалымның агы күренми,—диде якташ.

Нәбирә Гыйматдинова тагын сикереп торды.

—Чыннан да, җәмәгать, Туфан абыйны аксакал итик,—ди.

Роберт Миңнуллин мыек астыннан гына елмаер-елмаймас:

—Туфан Абдулловичны карт булса да кызлар ярата инде,—дип куйды,— Дәүләт Советы кызлары да яраталар аны. Мине яшь булсам да никтер яратмыйлар.

—Яратабыз шул,—дип монолог сөйләргә җыенган иде Нәбирә Гыйматдинова,

  • Идарә утырышы мәхәббәт анлата торган урын түгел,—дип туктаттым.

Туфан Миңнуллин «яратабыз шул» дигәнгә куанып, мөкиббән китеп, аксакаллык турында да онытып тәмле-татлы уйларына чумган килеш оеп утыра бирде. Утырыш беткәч, кабинетка чакырып алдым үзен, кыздырдым

—Син нәрсә,—мин әйтәм,—дуракны вәләеш? Мин сине блат белән якташ дип аксакал итмәкче булдым, син мине җыен шантырапа каршында авторитны киметәсең.

Бәхәсләшеп маташа.

—Аксакал нинди булырга тиеш?—ди,—Акыллы сүз генә сөйләп йөрергә тиешме?—ди.

—Тиеш,—мин әйтәм.

—Акыллы сүз генә сөйләп йөргәнне кызлар яратмый. Кызлар җүләрсымакларны ярата.—ди.

  • Кызлар да кызлар дисен, үзенә ничә яшь дип беләсен?—дим

—Булса сон. Минем яраткан кызларым да 18дә түгел—50 белән 60 арасында,—ди ахмак. Куып чыгардым кабинеттан.

Равил Фәйзуллиннары бар бит әле язучыларның. Ана карадым Кулъяулыгы белән җир шарының яртысы чаклы маңгаен сөртеп утыра. Эссе дә түгел инде, нигә тирли икән дип уйлыйм эчемнән генә. Бодай анлашыла да инде үзе—ике «мин» көрәшә аның күңелендә. Такташ әйтмешли:

Хәзер инде миндә ике мин Берсе анын аксакаллык яклы. Икенчесе каршы—сукин сын

Аның газаплануын күреп сорадым үзеннән:

—Равил Габдрахманович. Сезнен аксакаллыкка фикерегез ничегрәк?— дидем.

—Эше күп булыр микән анын,—дип тамак кырып алды да, үзегезгә карагыз инде дип иңнәрен сикертеп куйды. Равил янәшәсендәге Вахит Имамов:

—Чаллыны һаман да яшь шәһәр дип йөртәләр. Ул да картая инде, диде.—Юк, мине сайлагыз дип әйтүем түгел. Чаллыны гына онытмагыз диюем.

—Әлмәт Чаллыдан өлкәнрәк,—дип һәркемгә билгеле тарихи фактны Әлмәт язучылары башлыгы Данил Салихов кабатлады, тик аны ишетмәделәр. Татар кнәжнәсе Лилия Газизова:

—А русскоязычный писатель может быть аксакалом?—дип сорагач куркып киттем. Куркырсын да: «может» дисән, милләтче татарлар башынны бетерәчәкләр, «нет», дисән, милләтче русскоязычныйлар Минһаж Габсаматов урысларны кыса дип тавыш чыгарачаклар. Урысларны кыса дигән сүз бүген теге вакытта «долой Советский Союз» дию белән бер

Ярый әле Камил Кәримов бар—ул коткарды

—Аксакалом не может, акшакалом может,—дип халыкны көлдергәч мәсьәлә шунда ук хәл ителде, дип уйлаган идем Гәрәй Рәхим:

—Между прочим, керәшеннәрнең дә сакалы агара,—дип әйтеп салды. Анысына минем җавап әзер иде:

—Григорий Василич, әле яна гына «Халык язучысы»н алдыгыз, аллы- артлы ике ызвание алу килешмәс,—дигәч:

—Юк, болай гына әйтүем,—диде Гөргөри.

Турыдан туры әйтеп тә, кактырып-суктырып та бөтен идарә әгъзаларын тикшереп чыктык.

—Нишлибез, иптәшләр, табылмады бит әле сайларлык аксакал,— дидем.

—Бөтенесен дә тикшермәдек. Тикшерелмәгән кеше дә калды,—диде Роберт Миңнуллин.

—Кем ул?—дидем.

—Мин тыйнак кеше буларак үземне әйтмим. «Элита» журналындагы мәкалә авторын күздә тотам. Ул да Идарә әгъзасы.

Бик вакытлы әйтелгән сүз булды бу. Килделе-киттеле язучы халкы белән чиләнеп утыру туйдыра башлаган иде. Роберт Миннуллиннын тәкъдимен тавышка куйдым.

Сүзнен ни турында барганын анламый да калган идарәчеләр кулларын күтәрделәр.

  • Бертавыштан аксакал сайланды,—дидем дә утырышны ябык дип белдердем.

Соныннан Ыркаел дус Зәйдулла:

Кемне сайладык сон без? Нигә безгә аңлатмыйлар? Бу нинди безобразие?—дип дулап йөрде йөрүен, ләкин эш узган иде инде.