Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МАТБУГАТ.РУ»ДАН БЕЗНЕ УКЫГЫЗ

 

Ниһаять, бөтен татар матбугатын бер йодрыкка туплап торучы «Матбугат.ру» интернет-порталы барлыкка килде Биредә татар телендә чыгучы һәр газета-журналның уз урыны, үз почмагы бар Хәзер «Казан утлары »нда дөнья күргән кайбер язмаларны дөньяның барлык кыйтгаларында укырга мөмкин Интернет челтәренең мөмкинлеге зур. ул океаннар аша да үтә, таулар да аңа комачау түгел.

« Матбугат.ру»га ай саен журналыбызның яңа санындагы өч-дүрт язма эленә. Аларга карата укучылар фикерләрен дә язып калдыралар Киләчәктә журналны яхшырту, аны сез күрергә теләгәнчә чыгару өчен ул фикер-теләкләрне ишетү безгә дә кызык.

«Казан утлары »нда басылган мәкалә-язмаларны соңгы айларда интернет аша 15 меңләп кеше укыган, шуның ЗООләбе үз фикерен язып калдырган Бүген исә игътибарыгызга кайбер кызыклы җөмлә-фикерләрне тәкъдим итәбез.

Мәкруһлар. Тәфкил Вафин. №1—4. 2009.

Мәкруһлар—көчләп чукындырылган һәм бөтен рәсми кәгазьләрдә урыс исемнәре астында йөргән саф мөселман татарларыбыз. Мәкруһларнын төп билгесе шунда ки, аларга татарча исем-фамилия алу катгый тыелган, шуңа күрә алар фамилияне ата исеменнән түгел, ә ана исеменнән алырга мәжбүр булганнар. Мәкруһлар күмәкләшеп урыс түрәләренә акчалата ришвәт, ә пуп-атакайларга аракы-көмешкә хакына мөселманча яшәүләрен «сатып» алганнар. Бу очракта әллә корылык елы булуга, әллә салымнарның үсүе аркасында, ришвәткә акчалары җитмәгән, булса кирәк. Түрәләренең припискаларындагы яңа мәсихче татарларның искечә, мөселманча яши бирүләре ачылды. Урыссиядә һәрвакытгагыча, кем гаепле9

Ришвәт белән тыгынып бетә алмаслык бирән түрәләрме? Юк—гади халык! Мәкруһлардан чыккан иң билгеле татарларыбыз: Габдрәхим Утыз-Имәни әл- Болгари, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш, Хәсән Туфан һ.б.

«Казан утлары»нда—«Ак җилкән». №1—4. 2009.

«Үткәндә матур мәхәббәте булмаган кеше—кызганыч. Ләкин шундый мәхәббәте булып та саклый алмаган кешеләргә караганда ана биниһая жинел.

Чөнки ул мәхәббәтнең татлыдан татлы кичерешләрен белми, чөнки ул мәхәббәтнең тетрәткеч бәхетеннән гафил.» Ш.Хөсәенов.

Шәриф абыйнын «Мәхәббәт сагышы»—искиткеч әсәр! Ярата белгән кеше язган шул!!!

Гөлчәчәк Галиева. Газзәбану. Роман. №7,8. 2009.

Романда күпхатынлылык, көндәш белән яшәү проблемасы күтәрелә. Ир-атлар бу мәсьәләгә бик үк җитди карамыйлар. Мондый тормышта ин авыры хатын-кыз башына төшә, аларнын ничек газапланып, күңелләре белән ялгыз калып, әрнеп яшәүләре гаиләгә дә, җәмгыятькә дә зыянлы булуын ирләр уйлап ук җиткерми шул.

Романда төрле вакыйгалар матур итеп бирелә. Гореф-гадәтләр буенча үткәрелгән элеккеге чын Сабан туе сурәтләнә. Үзендә шунда йөргән кебек хис итәсең Кечкенә булса да тапкыр сүзле, сакау Хафизны тупырдатып яратасы килә, телләрне йотарлык итеп пешерелгән бәлеш-коймакларны ашап карыйсы, геройлар белән бергәләп кушылып җырлыйсы килә.

Бер үк төрле әйберләрне укып, шундый ук сериаллар карап туйганбыз, менә мондый Газзәбануларга сусаганбыз ахры Рәхмәт. Гөлчәчәк апа. матур романыгыз өчен!

ТР Язучылар берлеге рәисе

И. Ибраһимов белән әңгәмә. Ns 10. 2009.

Озын булды бу, ләкин укып чыга алдым. Мондый көчле әнгәматәр Интернетта бик сирәк. Без инде «шаблонный» сорауларга күнеккән Монда исә бөтенләй башка. Әңгәмәдәшләрнең акыллы, бөек кешеләр икәнен анладым.

•Язучылар берлеге белән хәтта Имаметдинов кебек язучы булмаганнар да рәислек итеп алган...» Зыян юк. тарих кабатлана. Бүген дә Язучылар берлеге белән язучы булмаганнар да рәислек итә.

Нурулла Гариф. Гыйбрәтле хикәятләр. Ns 12.2009.

Нурулла әфәнде! Мин көткән заманиар килә бит. укырлык әйбер язу өчен физик булырга кирәк икән Рәхәтләнеп укыдым. Тик сезне генә ничәгә бүләргә сон" Бер яктан караганда, балаларга сездән яхшылап физика укыттырыр идем, кодрәтемнән килсә, тиешле зарплаталарын биреп. Икенче яктан, тормыш фәлсәфәсен дә бик матур, мавыктыргыч итеп язасыз. Сез чынлап та татарнын бүгенге көн герое

Шәп язмалар Теле магур. рәхәт укыла Ун еллар элек «Казан утлары»нда аның • Мин сезнен арада яшәдем» дигән язмалары чыккан иде Кат-кат укыган идем

Р. Фәйзуллин. Яшь шагыйрә Ләйсән Фәтхетдинова ижаты турында. Ns 12. 2009

Равил Фәйзуллин якташ, туган җанлыклы Булдыра алган кешене күрә, күтәрә, кирәк вакытында ярдәм дә итә белә. Мина ла анын ярдәме зур булды, һәрберегезгә дә шундый якташны Ходай насыйп кылсын'

«Казан утлары»нда күп яшьләр басылды Равил абый якташлары гына түгел Лилия Гыйбадуллина. Ленар Шәех. Рифат Салах Элегрәк И нолем. Гөлнур Корбанова. Гөлнара Жәлилова. апасы белән Ләйсән Мөстәкыймова Бик күпләр басылды Ләйсән булдыра, күз генә тимәсен' Кешедә йолдыз чире булса, ул күзләренә үк чыга. Ә Ләйсән—ихлас