Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮРШЕ АВЫЛ КЫЗЫ

 

Тавышсыз-тынсыз гына көймә килеп туктады, ишкәкчесе—Мөдәррис

Ләйсәнә белән минем арка терәшеп утырганны күргәч, көймә эчендә үрә катты.

—Кочаклашып утырасыгыз килгәч, шыпырт кына югаласыгыз калган, бөтен лагерьга сөрән салдырып, кеше куркытып. .

Теге ярга чыкканда ишкәкләрне үземә алдым. Мөдәррис Ләйсәнә янына елышып көймә борынына утырды. Үзебез бер сүз дәшмибез—ләм-мим.

—Фотоаппаратны алган булсам, үзегезне фотога төшерәсе иде. Их. икегезне Мишә буйлап йөртим әле. көймә яллаган гашыйклар сыман барасыз,—дигән идем, Ләйсәнә ыргылып дигәндәй суга сикерде, чак кына артка мәтәлмәдем. Бу кадәр йөзеп туймаса да туймас икән...

Лагерьга кайткачмы?.. Төшке ашка хәтле, гомердә булмаганча, ашык-пошык линейкага чыгарып бастырдылар. Тетмәмне теттеләр.. Пионервожатый бик усал кеше безнең. Линейкага тездерсә, елмаюын күрмәссең. Мин беренчегә килгәндә ул бишенче класска гына йөри иде әле. Киләчәктә шушы кыз хөкеменә калырмын дип кем уйлаган. Әле генә су өстендә нинди әкәмәтләр күргән—шуны яңабаштан сөйләп күрсәтте дә:

—Ләйсәнәне суга батырып үтерә язды, Зөфәрне лагерьдан куарга кирәк,—дип, карар чыгарып та куйды.

Ни әйтсәләр шул әйтелер, әмма лагерьдан кууга барып житәрлек дип башыма да китермәгән идем, көтелмәгән хәбәрдән көпә-көндез төн җиткәндәй итте—күз алларым караңгыланды. Шул караңгылыкта Ләйсәнә алга чыкты, минем каршыга килеп басты, юеш чәч толымын кушучына жыйган. Бөтен кеше алдында:

—Гафу ит, Зөфәр,—диде ул. Аннан пионервожатыйга борылып —Мин үзем гаепле Зөфәрдән куркып түгел, ана мактанырга теләп йөздем. Ничек батыра алсын ди ул мине? Балыкның суда батканы бармы?

Пионервожатый көтелмәгән бу яңалыктан бераз исенә килә алмыйча торды, аннан читтәрәк безне күзәткән лагерь начальнигы янына барып нидер киңәштеләр.

—...исәпкә алып, лагерьда калдырырга —Ниһаять, күз алдымдагы караңгылык таралып кисәк кенә кояш чыкты —..Лагерьда калдырырга, ләкин слетка баручылар исемлегеннән вакытыннан алда сызып ташларга...

Ахыры. Башы 1нче санда.

Тагын көн караңгыланды. Бу көнне мин кояшны бүтән күрмәдем очтай

Слетка барып Гөлназны күрү бәхетеннән мәхрүм ителгәч, мин аны тагын да ныграк сагына башладым. Лагерьга хатлар килми, газета-журналлар гына җиткерелә. Ә өйдә Гөлназ хаты көтеп ята торгандыр..

Кичтән һава кисәк бөркүләнде, озак та үтми, безнен лагерьга дип махсус җыелгандай, болытлар килә башлады. Палаткабыз, аз гына җил иссә дә туп кебек өрелеп авыл ягына тәгәрәп китәргә тора, казыкларын ныгытып, арканнарын тарттырып чыктык. Аннан сон. әле ярый, янгырга тиклем ашап өлгердек, дип сөенешә-сөенешә, агач ышыгына тезгән өстәл өсләрендәге ипиләрне җыеп алдык та палаткаларга кереп шылдык. Быргычы •Отбой'* дигән хәбәрне янгыратырга да онытты... Күк күкрәвен көтәбез

Жәйге янгыр гел көтелмәгән кунак шикелле. Палатка чаршавын ачып карадым—йолдызлар яктысыннан сипкелләнгән күк йөзе кечерәеп калган лагерь өстенә төн тартылгандай, болытлар ябырылган саен караңгылык куера. Әле янгыр башланырга болытларның егәре җитми. Офык тирәсендә, туплар гөрселдәп, бомбалар шартлагандай итте, башланды Безнен лагерь ниндидер билгесез дошманның уты астында калгандай булды Ут арты ут уйный, эре-эре кургаш ядрәләр сыман яңгыр шыбырдый Без. малайлар, сугыш турында күпме китап укыдык, күпме кино карадык. Кайбер кызыграк фильмнардан сон шул сәгатькә сугышка китәргә әзер тора идек... Ә менә гап-гади күк күкрәвен ишетеп никтер шым калдык

Вәт яңгыр ичмасам! Болытлар юмарт, кухня түбәсенең шифер улаклары тулып-тулып ага. Сукмаклар гөрләвеккә әйләнгән. Янгыр исе сулышка иярә

—Жап инде палатканы! Жилгә ияреп яшен ташы кермәсен

—Яшен ташы яңгыр яуганда булмый,—дим мин. калын юрган астыннан ишетелгән әлеге тавышны тынычландырырга теләп

—Калай әтәчләнмә, үзендә шүрлисеңдер әле. курыкмагандай кыланасын гына.

—Яшенле яңгыр вакытында куркырга ярамый, дим мин. баш ияргә теләмичә —Курыкканда йөрәк еш тибә, тән ныграк магнитлана, яшенне көчлерәк суыра дигән сүз.

Күбесенең юрган астында ятканын беләм инде, йөзләрен-чырайларын күрәсем килә.

—Юрган белән башыңнан ук каплап ятсан. сулыш җитми.—мин әйтәм,— йөрәк туже сикерә башлый. Ә йөрәк гибеше ешайса ни буласын беләсез

«Уф-уф!» килеп җиңел сулаучылар күбәйде Ни уйлаганымны сиздермәскә тырышып, юл капчыгымнан шыпырт кына фотоаппарат чыгарып, яктырткычын көйләдем дә унике кешелек палатканын гүренә барып бастым Фотога төшерүнең күп эше караңгыда башкарыла, шуна күрә кул ияләшкән инде. Көтәм, ләкин ни көткәнемне үзем дә белмим Күк күкрәвенә ияреп яктырткычымны уйнатасым, дөресрәге фотога төшерәсем килә.

Күк күкрәде, һәм мин шундук затворга кул тидердем, палатка эче гөлт итте, яшен үзе килеп керде, гүя Шул мизгелдә гаҗәеп картина ялтырап алды, яшеннән куркып кайсыдыр күхтәрен йомып, колакларын томалап мендәргә ингән, кемдер юл капчыгына тотынган, резина итекләрен салмый гына урынга ятып, каядыр, нигәдер чыгып йөгерергә әзер торучылар да бар. берсе хәтта фотояшеннән коты алынып, кызларча чәрелдәп «әни'* дип кычкырып җибәрде

Шаяртуның асылына төшенгәч кенә телгә килде малайлар.

—Яшен сукты дип торам.

—Күздән утлар очты

—Фотограф дигәч тә шулай шамакайланмасан сон

—Малайлар, ул бит безне рәсемгә төшерде'

—Мендәргә чумган килеш.

—Мөдәррис чемоданга ябышкан иде.

  • Котыгыз алынмасын,дидем мин кинаяләү белән—бәлки рәсем бөтенләй чыкмас та.

—Чыгамы-чыкмыймы. бер-беребезне күрдек.

—Кеше нигә күк күкрәүдән, яшеннән курка икән?

—Һәркемгә дә үзен сугар төсле.

—Ник?

  • Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер, ди.

—Кем күбрәк курка, шул күбрәк шикле..

—Син ул фотоны эшләмә.

—Ник сорап торасын, әйдә фотоаппаратын ачып тасмасын тартып алабыз...

—Ачып карыйбыз, кешесен күрәбез!.

Яшенле янгырны онытып урамга атылып чыктым, ә малайлар мина ташландылар. Көчле яңгырдан сон аяк астына май түккән кебек, басып торырлык түгел. Шушындый тайгакта унбер малайны ничек күтәреп тормак кирәк9! Әүмәкләшәбез. Безне сүрелдерергә теләгәндәй, янгыр коя гына, йөзләребезне танырга теләгәндәй, яшен ялт-йолт ут уйната. Мина янгыр тими—фотоаппаратны ике куллап күкрәгемә кыстым да бөгәрләнеп күч астында ятам. Шартлатып торып яктыртканчы каерып алдылар, ярар, ин кирәклесе исән әле. Ике яктан кулларымны каерып жиргә утырттылар да фотоаппаратны сугып төшерделәр, кемдер өстенә басып та өлгерде—йөзен танымадым, яшен яшьнәмәгән чак иде. Калганына көч сарыф итәсе дә юк. бетте, чәлпәрәмә килде. Кечкенә палаткадан пионервожатыйнын: -Нишлисез анда, салкын тидерәсегез киләме?—дигән сүзләре ишетелүгә, малайлар юк булды Пычракка тапталган фотоаппарат янында берүзем басып калдым. Ин якын ике дустымны югалттым мин: Мөдәррисне һәм фотоаппаратны. Янгырны тоймыйм, яшенне сизмим—авыл ягына атлыйм. Юл озын, уйланырга уен житмәс. Нәрсә булды бутен? Фотоаппарат нишләде9 Мөдәррис кем? Гөлназ кем9 Ләйсәнә9 Лагерьдан бөтенләйгә кайтып китүемме? Өйдәгеләр ни әйтер... Үз-үзенә биргән сорау ин авыры... Жавап эзләшер өчен дуслар кирәк. Дуслар9! Кемнәр? Гөлназмы9 Гөлназ ул—тавышсыз-тынсыз хатлар гына. Дуслыкны уйлап чыгармыйлар, дуслык үзе китә, ин якын кешен булып. Ә миңа кемнәр килде?

Мөдәррис... Без анын белән еш үпкәләшәбез. Татуланышабыз, тагын үпкәләшәбез. Бәлки чын дуслык шундый була торгандыр. Һич көтмәгәндә генә килеп чыга бит сәбәп дигәнен. Шулай, көзнең беренче салкыннары иде. Мишә ярында боз ваткан тавышка йөгереп килсәм—боз өстендә Мөдәррис балык тотып йөри. Ул аларны сөзәк яр белән боз арасына куып кертә дә балта түтәсе белән чүки. Тегеләр миңгерәшеп әйләнгәч бозны ватып ала да—балыкларны чиләккә. Ачуын чыкмаслык хәлмени?!

—Браконьер!—дидем мин. йөгереп килгән хутка.

—Синен кулыннан килми.

—Мал корты.

  • Көнләшүенә чыдый алмыйсын Ярар, балык ашы пешергәч чакырырмын инде...

Чиләктәге балыклар бик озак күз алдыннан китмәде, һәм мин башка партага күчеп утырдым. Ике көннән яңадан татуландык. Бер урамда туып- үскәч. гел бер партада утыргач, аерым йөрүе дә кыен аның белән . Инде бу яшенле төн Тагын шундыйрак берәр вакыйга килеп чыгар да арабыз бөтенләйгә өзелер шикелле.

Ләйсәнә... Ләйсәнә...

Әни миңа еш кына: «Улым, син ясаган фотоларда гел наратлар да

 

ютшвлвыл кызы____________________________________________________

наратлар гына»,—дия торган иде. Нишләргә тиеш сон мин?

Фотога төшерәсең, кешегә рәсемен ясап бирәсен. ә алар рәхмәтенә өстәп акча да суза башлый. Алмасан. көчләп кесәгә тыгалар, тапканнар Мөхәммәт өммәтен. Мин аларга садака иясемени9! Кеше белән эшен төшмәсен икән, урманда ичмасам, жаным тыныч. Әни юата башлый: «Кеше бер сыный ул. ике сыный, аннан сон кемлегеңне анлый. Дуслашыр өчен туганбыз ла фани дөньяга»,—ди... Бервакыт, кояш баеганчы йөрим әле, дип фотоаппарат тотып наратлар арасына кереп киттем, әллә ни еракка түгел инде, безгә лагерь колгасына күтәрелгән атәм күренердәй ераклыкка гына таралышырга ярый. Тәвәккәлләп бик тиз атласам да бераздан адымнарым әкренәйде, ин мөһим нәрсәм онытылып калгандай, лагерьга кире кайттым Ләйсәнәне дәштем... Урманда бик күнелле иде анын белән, сөйләшмичә, юктан-бардан кызык тапкан булып кеткелдәп көлмичә, елмаешып кына атласак та күнелле иде анын белән Мишә суларын икәүләшеп кичкәннән бирле Ләйсәнәне ешрак очрата башладым әле мин Кырда чүп үләне утаганда рәтләребез янәшә, ашарга утырсак урындыкларыбыз бергә, йөргән сукмакларыбыз уртак туры килә. Әллә ул мине дусты итмәкче микән? Без анын белән икебез дә класста ин кечкенәләр, линейкада гел янәшә басабыз. Кайсы көннәрдә «Чиртеш» дигән кушаматны бик еш ишетергә туры килә Никтер әкрен үсәм шул мин. Велосипедны да рама астыннан йөреп кенә өйрәндем Әти әйтә: «Син мина охшаган, буйга алдырырсың әле, иптәшләреңне узып китәрсен!»—ди. Әни әйтә: «Арыш кыры биеклеге инде син»,—ди.

Арыш биеклеге генә шул без Ләйсәнә белән. Авылыбыз Арышлыны бик нык яраткангадыр әле... Буй бәләкәй булса да, зур кешедәй сөйләнәсе китә

—Ләйсәнә, без синен белән утлар-сулар кичкән инде, әйеме?

—Кичтек шул.

—Кинодагы гашыйклар сыман, әйеме?

—Охшаганбызмы?

—Тәк кенә әйтүем, менә синен урында Гөлназ булса, бәлкем

—Гөлназын хат яза торсын, ә без фотога төшик

Болыт бүрекле юан нарат янына бастык, фотоаппаратны каршыдагы агачка элеп көйләдем дә тиз генә Ләйсәнә янына килеп утырдым Тагын биш-алты секунд чамасы вакыт үткәч, автомат рәвештә рәсемгә төшерер Шушы биш секундны көтеп алҗыгандай. Ләйсәнә искәрмәстән генә инемә башын кынгыр салды. Шуны гына көтеп торгандай, объектив тәрәзәсе ачылып ябылды

—Ләйсәнә, әгәр берәрсе күрсә?

—Урмандамы? Бездән гайре кем йөрсен9

—Рәсемне күрерләр

—Куркасыңмы, Зөфәр9

—Синең өчен

—Ә нигә куркырга?

—Рәсем әти-әниенә эләксә дәме9

Барыбер.

—Класстагылар күрсә?

—Күрсеннәр

—Алайса, кабатлыйбыз. Тукта, ялгызыңны гына, бик якыннан, портрет итеп...

Мөмкин кадәр якын килеп нәни тәрәзә аша Ләйсәнәгә карадым Күз күпне күрсә дә. без үзебез менә күргәннәребезне тоя белмибез икән Чәчәк яныннан үтсәк—чәчәк кенә дибез. Әгәр тукталып. анын утлы күмердәй янып торган үзәгенә, кояш яктысына куанып берөзлексез тирбәлүче нәфис кер<|»емәренә кон җылысына үрелгән яфракларына якынрак китсәк Объектив аша караганда бөтен хирыслыгын, зиһенең һәм игътибарын бер ноктага гына гобалә (. ин шул ноктаны башкаларга караганда ачыграк, якынрак һәм матуррак күрәссн

 

Мин хәзер тирә-якка, дус-ишләремә, хәтта бөтен җиһанга объектив аша гына караячакмын... Каршымда Ләйсәнә Күпертеп таралган чем-кара чәч, кин мангай, туры калын кашлар, яңа дәфтәрнең беренче бите кебек шома йөз Үпкәләгәндә дә ягымлы итеп карый белә торган күзләр...

—Зөфәр, ник озак кыймылдыйсың инде?

—Хәзер, маңгай чәчеңне менә болайрак итеп төзәтим дә.

Мин. батыраеп, анын чәчен төзәтергә дип үрелдем. Үрелдем дә туктап калдым. Әйтерсең лә исле гөл бәйләмен тузгыттым һәм таралган хуш искә буйсынып калдым. Бары тик Ләйсәнәнең елмаюы гына күренә. Объектив ябылды, ә матурлык югалмады...

Жансыз әйберләр дә дустанә була ала. Мин бүген ин якын дустымны- фотоаппаратны югалттым. Әле кайчан гына авылым табигатен, наратларны. Ләйсәнәне рәсемгә төшерә алган дустым берничә кисәк тимергә әйләнеп учымда кайта. Төшерелеп бетмәгән тасмасы чәрдәкләнгән оясыннан атылып чыгып йомгакка әверелергә теләгәндәй бөтәрләнә. Рәсемгә әйләнәсе күпме кадрны яшен яктысы кисә. Бетте, чәлпәрәмә килде, яшен алды.

Тәки кайтып җителгән. Капка эчтән бикле, койма өстеннән сикереп төшәрлек куәт тә юк бугай. Капканы дөбердәтәм. Ишегалдыннан әни тавышы ишетелә.

—Кем йөри шушы төндә?

—Улыгыз әле бу, әни.

—Абау, нишләп?

—Жәяү кайттым.

Капка ачылуга әни мине яшен яктысында гына күздән кичереп чыкты.

—Кеше карарлык чыраен калмаган.

—Юл тайгак ич.

—Бар. мунчага кереп чык, кызуы сүрелмәгәндер әле.

—Әни, Гөлназдан хат юкмы?

—Дивана! Шушындый хәтәрдә хат өчен кайттың мәллә?

—Бер хәбәрегез дә юк ич. Кешенен әти-әнисе. юл унае дигән булып кына лагерьга килеп, малайларының хәлен белеп китә, ә сез...

—Ярар, ярар, тамагын тук, өстен бөтен, күз-колак булырлык кешеләрегез бар. Әтиең белән без дә эш кешесе. Үпкәләгән ише кыланып —Марш мунчаңа. Сагынуыма чыдый алмыйм дисән, Гөлназыңның хатларын алып чыгам, мунчада укырсың. Дивана...

— Юынып чыкканчы гына түзәрмен инде...

Мина дигән урын мич кырыендагы караватка җәелгән иде. «Янгыр астында кайтып салкын җыйгансыңдыр, йә авырып китәрсен»,—дип. әни мич җылысына арка терәп ятарга кушты, кичтән бәрәнге шәнгәсе пешергәннәр икән... Ләкин мин ашап тормадым инде, вакыт бик сон. Әни ике кулыма ике хат тоттырды да утны сүндерде. Вәт. теләсән нишлә! Ичмасам яшене дә ерагайды-сирәгәйде, хат укырлык яктылыгы юк.

«Бөтен кешене йоклатам», дип килгән төнне алдалап тик ятам. Хатлар тынгы бирми. Керфекләремне ябып караңгылык ясыйм, җылы йомшак мендәрне тыңлыйм. Әллә колак шаулый, әллә чынлап та шулай—мендәр мамыгы эчендә казлар каңгылдашкан сыман тавыш килә. Мин ул каътарны кызганып мендәрдән башымны күтәрәм. Әнинең дә, әтинең дә йоклагандагыча сулыш алганнары ишетелми, димәк минем өчен борчылып ягалар. Уйлар йокыдан көчлерәк. Шулай да. төнне хөрмәт итеп булса да. йоклыйсы иде. Мендәрнен салкын ягын әйләндереп салдым. Уйлар бер ерагая, тагын якыная Ниһаять, гел йоклаганга сабышып яткан әтием тавышын ишетәм.

—Тор да укы инде шул хатларыңны. Утны яндыр. Юкса, ни без. ни үзен

 

куит лвылкыаы____________________________________________________ йоклый алмыйсын.

Әнидән берәр каршы сүз чыкканчы дип. сикереп торам да ут кабызам, хатка ябырылам.

Минем хатлар кебек үк Гөлназныкылар да бик кыска. Элегрәк мин хаталар күп китмәсен дип аз яза торган идем. Сүзләрне каян алып сайларга белмичә интегеп төне буе хат ижат итә идем. Язма эшләрдән «4» тә «5» кенә минем үзе... Тик хат язарга өйрәтмиләр шул мәктәптә. Язма эш башка, хат бөтенләй үзгә. Аны көтеп алуы гына рәхәт. Хәзер исә конвертны ачканчы ук Гөлназнын ни язганын яттан беләм:

«Исәнмесез... Укыйбыз... Нинди яналыклар бар?..»

«Исәнмесез.. Каникулда... Нинди яналыклар бар’..»

Хатларнын эчтәлеген тирәнәйтерлек бер очрашу кирәк. Бәлкем. Гөлназ теге слетка барыр баруын, әмма мин инде исемлектән сызылган, лагерьдан куылган—линейкага тезеп, диктор тавышларына охшатып: « кагыйдәләрен бозган өчен... лагерьдан кайтарып җибәрергә.дигән сүзләрен ишеткәнче үз теләгем белән кайтуым лутчы.

Икенче конвертны ачкан булыйк, дисәм, фотоаппарат тәрәзәсе хәтле генә бер фото килеп төште... Тәки рәсемен җибәргән бит Гөлназ... Мин аны ялт кына кулым белән каплап өлгердем, күрмичәрәк торыйм, аз гына, юкса никадәр зарыгып көткән шатлыкның кызыгы бетәр . Юк. артык түзеп торырлык кодрәтем юк. ашыйсы килгән кебек, сусап су эчәсем килгән кебек тизрәк Гөлназнын фотосына күз төшерәсем килә... Чәче үгә сары төстәдер, йөгерек вак дулкыннардай бөдрәләре дә сизелеп тора. Йөзендә елмаю, әйтерсен лә бит уртасындагы мәхәббәт чокырын күрсәтер өчен генә юри елмая Күзләре, җирдәге бар хәрәкәтне дә күреп өлгерергә теләгәндәй, йотлыгып карый Гөлназнын авылларында беренче чибәр булуына шикләнмим Ана охшаган, һич югы аны хәтерләткән башка берәр кызны очратам дисән. ким дигәндә ботен районыбызны йөреп чыгарга кирәктер. Их. лагерьдагы чагым булсамы, палатка эчендәге бөтен малайны уятып мактаныр идем!.. Мин тынып калгач, әти утны сүндерде. Гөлназның фотосы күз алдымда балкып калды.

Әгәр шау-шуга уянып китмәсәм. тоташтан күпме йоклый алыр идем икән мин?.. Кояш көньякка карап торган тәрәзәләребезне әллә кайчан үтеп киткән. Өй эчендә эссе, хәтта бөркү Әнинең жәй көне тәрәзә ачып куя торган гадәте юк. чебен керүдән курка. Саф һавага сусасан. урамга чыгып йокларга куша. Ишегалдында әллә ничә тавыш берьюлы сөйләшә, йорт бүрәнәсе аркылы бик ачык ишетелми Чыксам—әнине уратып алганнар вожатый апа. Ләйсәнә, Мөдәррис һәм тагын ике-өч кеше Мине күргәч, бөтенесе дә шым булды. Әни генә борчулы тавышын тыя алмады

—Улым, син лагерьдан качып киткәнсен икән, иптәшләрен төне буе борчылганнар. Төн уртасында кемдер урман ягына киткәненне күргән дә. адашкандыр дип. агач төбе саен эхтәп йөргәннәр.

Туп-туры авылга кайтып хәбәр итсәк, әниенне борчуга салырбыз дидек.

—Ә син... рәхәтләнеп йокы симертәсең. Без төне буе йокламадык. Киен әйдә, лагерьга киттек.

—Юк,—дидем мин. ышандырасым килеп,—фотоаппаратны төзәттермичә ике аягымның берсен дә атлыйсым юк!

— Нык ватылганмы?

—Тетелеп беткән...

Шулчак минем кулдан «ялгыш» кына I өлназ фотосы төшеп китте Хәер, җиргә төшеп өлгермәгәндер ул. аны шундук Ләйсәнә тотып алды

Матур нәрсә күзгә тиз күренә шул—рәсем тиз арада кулдан-кул га күчте Яуды сорау, китте бәхәс..

 

—Кайдан таптый?

—Кем фотосы бу?

—Нинди фото, открытка кисәге ич!

—Наталья Белохвостикова.

—Син үзен Наталья, Муза Крепкогорскаяны танымыйсын.

Мин аңлатып булмаслык горурлык хисен тоям, бөтенесенең игътибарын жәлеп итте Гөлназ рәсеме. Рәсемгә тел шартлатып әйтелгән сүзләр минем үземә генә әйтелделәр сыман. Елмаюдан тыела алмадым. Өн түгел, әкияттер бу... Очасым килә. Жирдәге һәр кешене сокландырасым килә...

Мөдәррис мине читкәрәк чакырып ымлады да елышып кына сорау алды:

-Кем бу?

—Гөлназ.

—Тегеме?.. Кая, тагын бер карыйм әле.

—Мә, бөгәрләмә түлке.

Мөдәррис бик җентекләп карады.

—Алданма, Зөфәр, рәсем ул күз алдагыч кына. Бик теләсәң... Гөлназ буйга синнән калкурак ул.

—Каян беләсең?

—Күрәсең ич. яңаклары озынча, димәк, бездән биегрәк ул.

—Кыш көне күрешкәндә тигез идек.

—Ә хәзер жәй. Кызлар тиз үсә ул.

—Үсте микәнни?!.

—Аптырамасана. Юк белән хыялланма, Зөфәр, фотода мин дә матур күренәм ул.

—Бабай Мөхәммәт әйтә: «Фотоаппарат художник түгел, юк матурлыкны үзе өстәп куя алмый»,—ди.

Мөдәррис черки куган кебек итеп кул изәде:

—Искә төшермә әле шуның исемен. Бурсык белән төшкән фото турында урман хужалыгы инспекциясенә шул Бабай Мөхәммәт язып җибәргән ич. әткәйгә жалобасын укытканнар.

—Ничек инде, Мөхәммәт жалоба язганмы? Ник язган9..

—Синен фотоаппаратка үч итеп!

Безнең сөйләшүне капка төбендәге ат пошкыруы бүлдерде. Әти төшке ялга кайтып җиткән. Тиз арада ана хәлне аңлатып бирделәр. Әти. фотоаппарат кисәкләрен кулына тотып, йомшак кына итеп сызгырып күрсәтте дә кире бирде.

—Мә улым, моны хәзер Самарский мастерга илтсән дә рәтли алырлык түгел. Ну, без бүләк иткәнен саклый алмадың, инде үсеп эшли башлагач, үзен сатып алырсың... Бар. лагерена сыпырт!

Лагерьда миңа кырын карап йөрүчеләр артса да авыз ачып сүз әйтергә кыймадылар. Ана карап минем хат җиңеләймәде. Хәер, экранда слетка барырга тиешле алдынгылар арасыннан исемем сызып ташлангач, хәлем бераз жинеләйде бугай—инде басуда чүп утаганда өзелми калган алабута, солычаларны санап арттан күзәтеп йөрүчеләр юк. йокыдан уянып иртәнге линейкага элгәшмәсәм дә кисәтү ясамыйлар, су коенганда җыйнаулашып текәлмиләр—хет жаным теләгәнчә чумам, йөзәм. кызынам... Әйтәм ич. бөтенләй рәхәткә чыктым. Ә исемлекгәгеләрнен законы кырыс. Алар вакыт-вакыт. мина кызыгудан: «Сина рәхәт...»—дип авыр сулап куялар. Мөдәррисне аңлый алам, ул слетта Әнисәсе белән очрашырга хыяллана... Ә сон Ләйсәнәгә бу слет нигә кирәк9 Экранында бер генә «минус» та юк. һәммәсеннән дә ныграк тырыша. Чүп утауда икешәр норма үти. төгәллек дигәндә һәр күрсәтмәне үз вакытында башкара—хет сәгатеңне дөресләп тор... Анын бу кыланышына үзем дә аптыраган инде.

 

КҮИШ АВЫЛ кызы

—Әй син, Ләйсәнә,—дидем мин анын озак-озак итеп кул юганын күргәч—чүп үләннен яшеле бер йокса, кулдан гомергә бетми, нигә шул кадәр тырышасын?

—Слетка барыр өчен!

—Ник?..

—Гөл назы нн ы күрәсем килә.

-Ник?

—Миннән кай жире артык икән?.

—Анысын белмим инде..

Бүген безне машинага төяп авылга алып кайттылар. Катадан концерт килгән ди, культпоходка киттек, ягъни мәсәлән. Программалары башланганчы берәр сәгать алдан кузгалдык. Клуб янына кайтып туктагач, концерттан сон төгәл җыйналу турында тантаналы вәгъдәләр бирештек тә... өйләргә таратыштык. Концерт беткәнче авылда йөрдек, туган-тумачатарга кердек, чәйләр эчтек, бәлешләр ашадык, мәктәп тирәсен әйләнеп килдек. Машинабыз янына берәм-берәм җыйналганда концерт бетмәгән иде әле. Эш юктан гына, артистлар автобусы янына да барып килдек. Анда кешеләр шактый, артист абыйлар, артист апалар соңгы жырчынын сәхнәдән төшкәнен түземсезлек белән көтеп торалар, капчыклары төйнәлгән, киемнәре бикләнгән, баяннары ябулы. Соңгы җырчы инструменталь оркестрга җырлый, тынлар өчен залга керәсе дә юк, тавышлары ботен авылга янгырап тора. Эшсезлектәндер инде, бер артист безнең белән сүзгә керде.

—Тавышка түзмәдегезме? Чыгып качтыгызмы?

—Бер дә тыңлый алмадык шул әле,—дидем мин. Мөдәррис өчен дә көрсенеп.

—Кайда йөрдегез сон шушы төнгә чаклы?

—Лагерьдан авылны сагынып кайттык. Безнен якларга тагын кайчан әйләнерсез икән сон?

—Киләсе бишьеллыкта...

—Аңарчы без дә артист булып бетәрбез әле.

—Алайса, Камышлыга рәхим итегез, егетләр, иртәгә,—артист абый сәгатенә карап алды да төзәтеп әйтте,—бүген без шунда чыгыш ясыйбыз.

—Камышлыга?!

—Әйе, Камышлыга.

  • Мине дә алып барыгыз әле.

—Мине дә,—дип кушылды Мөдәррис.

—Чит авылгамы?

  • Безнең анда туганнарыбыз бар,дидем мин бу юлы Мөдәррис исеменнән дә.

—Әйдәгез соң, автобуста урын җитәрлек.

Тиз генә Ләйсәнәне табып: «Безне эзләмәгез, иртәгә лагерьга үзебез килербез»,—дидек тә автобуска кереп утырдык. Камышлыга концерт еш килми Гөлназ белән Әнисәләр дә культпоход оештырырлар әле

Камышлыда көнне ничек кирәк алай уздырдык Ерак апаларга сугылмадык, юкса ахыры ни белән бетәсен гидан ук белеп торам телефоннан әтигә хәбәр итәр дә аннан сон безне ат белән килеп алырлар.

Кәгүләре кайтты, маллары утарга ябылды, чишмә тирәләре тынды, белдерүдә әйтелгән сәгать сигез дә тулды Ә клублары янында беркем юк. Болар да безнең авылча икән—кояш баемыйча, көндәлек эшләрдән котылмыйча күңел ачу турында уйламыйлар. Анын каравы, чама белән бер вакытка туры кигереп, бөтен кеше клуб тирәсенә агыла башлый бишәрләп тә. унышарлап та. җиңел машинага төялеп тә. матайга атланып та.

Ышаныч өчен, куен дәфтәремне ачып гагын бер кат Гөлназның рәсеменә

 

карадым Мине күргәч сөенер әле, ни дисәң дә, көтелмәгән очрашу бит... Мөдәррис тә үзенен Әнисәсен эзли. Жинел хәл түгел: энгер-менгердә, күрше авылда, бер дә белмәгән кешенне тап әле син! Һәр төркемне күздән кичерәм, үзем сиздермәскә тырышам. Болай да бу авылда чит кеше бит мин... Күнел сизенә икән ул, ерактан ук яна җыр ишетеп <■ Алар»!— дигән идем, тәки дөрескә чыкты, сыер савучыларны җәйләүгә ташый торган вахта машинасы килеп туктады. Озын-озын урындыклар тезеп рәт-рәт утырганнар. Баскан җиремдә тик тора алмадым, аяк астына борчак чәчтеләрмени... Йөрәк дигәнем ашык-пошык тибә башлады, әйтеп бетергесез бер көч гел алга этәреп тора, кулларым аптыраганнан күлмәк якамны, пинжәгемне төзәткәли.

Күзләрем Гөлназга карап хәрәкәтсез калды. Сулыш алырга да оныттым бугай...

—Бар яннарына, күреш,—ди Мөдәррис ашыктырып, минем Гөлназны ул да бик тиз танып алды.

—Ә син?

—Сиңа тылмач кирәкми лә. Әйт кызына, Әнисәне чакырсын, юкса танымавым бар.

Кулымдагы рәсем алдашмаган икән. Ефәктәй чәчләрен тузгытып җилне тотуы, пешкән гөлҗимештәй иреннәрен кыймылдатып сүзләр сайлавы— әкияттәгечә. Ә күзләре—пешкән карагатка төшкән кояш яктысы кебек. Тануыдыр—ул да елмайды.

Машинаның бортын ачтылар. Сикереп төшеп аягын авырттыра күрмәсен тагы, каршы алмакчы идем—өлгермәдем, араларыннан олы гына гәүдәле бер егет сикереп төште дә Гөлназны күтәреп алып чирәмгә бастырды. Чирәмлек машина эзеннән дүрт-биш адымнарда иде. Ул дүрт-биш адымны аларга ияреп мин дә атладым. Бу минем өчен кичергесез авыр минут иде Җитмәсә, рәшәткә баганасына сөялеп Мөдәррис карап тора.

Гөлназ, янындагы егетнен колагына нидер пышылдап өлгерде, аннан: —Таныш бул, Зөфәр аның исеме,—дип кулларыбызны кушты.

—Ә-ә, Зөфәр,—дип елмайды тегесе, әйтерсен дә бик кирәкле кешесен очратты.

Тизрәк берәр сорау биреп, үземне бу авыр хәлдән коткарасым килә.

—Әнисәгез кая сон, Мөдәррис тә килгән иде.

—Әнисә дежур торып калды,—диде теге егет, нәфис сүз остасыдай сүзен сүзгә аерып.

Күренеп тора—мине мыскыллавы Һай, үртәлдем мин бу халәттә Гөлназ да сөенеп елмаймый, көлә бугай. Мөдәррис тә читкә борылды—ул да көләдер, мөгаен. Алай гына да түгел, клуб янындагы бөтен кеше көлә- көлә мине күзәтәдер шикелле.

Алар клубка таба атладылар. Әгәр Гөлназ мине дә култыклап алса, өметләнер, юаныр урын калыр иде. Юк. Мин алар янәшәсеннән атлавымны иярчек тайга охшаттым. Алай да, багана башындагы лампа төшергән күләгәләребезне чагыштырып өлгердем—буйларыбыз тигез икән...

Аерылып китеп баруымны сизмәделәр дә. «гафу итегез!»—дип тә әйткән идем, югыйсә. Мөдәррис кызыксынса: «Буйга миннән биегрәк ул»,—диярмен, теге егет турында сорашса, туганы дияргә була. Юк' Юк! Ин яхшысы—беркем берни сорамасын. Алдашасым килми.

Мөдәррис белән җитәкләшеп үзебезнең авылга ашыктым. Дустымнын сорауларыннан качкандай, йөгерергә керештем. Ул да калышмый. Үзем йөгерәм—үзем Гөлназга язасы соңгы хатка сүзләр сайлыйм:

«Хуш. . Гөлназ! Бу хатымны... хуш дип башлыйм!..»

ХАЛЫК ИЛҺАМЫ

Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров узган гасырның илленче елларында татар һәм торки халыкларның сәнгать күгендә яктырып балкый башлады

75 яшенә килеп җиткән Илһам аксакалыбыз безнең бөтенебезне дә таң калдырып, бүген дә бернинди фонограммаларга, «фанерап.ларга. алдан язылган тасма һәм дискларга кушылмыйча, үзенең табигый тавышы белән бөтен сәхнәләрдә, бөтен залларда тыңлаучының «һушын» ала. сокландыра, моңландыра, елата

Республикабыздагы татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү (/юнды «Җыен» идарәс е Илһам Шакировның 75 яшь тулган юбилеен халыкара күләмендә үткәрүне күз алдында тотып, аның тормыш һәм иҗат юлы турында татар рус. инглиз телләрендә затлы, киң колачлы, бөтен дөньяга таралып яшәгән татарларга һәм төрки халыкларга олы бер бүләк булырлык китап

альбом төзеп нәшер итәргә карар кылды һәм шушы тәкъдим белән рес публика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте «Җыен» фонды Җир шарының төрле почмакларында яшәүче татар һәм төрки халыкларның күренекле шәхес ләренә Илһам Шакиров һәм аның иҗаты хакындагы ис тәлекләр, фоторәсемнәр, фикерләр сорап хапиар җибәрде

Озакламый без. китапны төзүчеләр, А мерикадагы ике атак лы татар профессоры Рифат Таби һәм Юлай Шамил-углы атаклы җырчы Әзәрбайҗан Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Полад Бюль-Бюль оглы. Кытай татарлары милли хәрәкәте активисты Рабин Сәфәргалиен. Төркиядәге профессор Надир Дәүләт СССРның һәм Казакъстанның халык артисткасы Бибигө л Теләгәнова һәм башкалардан Илһам Шакировка багылиланган язмалар, фоторәсемнәр алдык Илһам Шакировның тормышы һәм иҗатына багышланган фоторәсемнәрне мөмкин кадәр тулырак күрсәтү теләге белән китапка 500дән артык фото кертелде Текстларның өч телдә булуы аркасында китап күләменә сыешу өчен авторлар язмаларын кыскартырга мәҗбүр булдык Әи.ма бп язма ларның бик тә кызыклы булуы сәбәпле. «Казан утлары» җурна лы редакция е анарны укучыларга тәкъдим итәргә кирәк дип санады Моның өчелл журналга авторлар һәм «Җыен» фонды исеменнән рәхмәт әйтәс е килә Китапны төзүчеләр төркеме җитәкчесе буларак, мин журналның бу сәхифәсен дәртләнеп һәм илһамланып төзедем

Китап-альбамны Татарстан китап нәшрияты «Идея-преч •» полиграфия комбинатында бастырып чыгара

И лһам Шакиров татар халкының олы илһамы бит »л'

I ар..и РӘХИМ

Полад БЮЛЬ-БЮЛЬ ОГЛЫ.

Әзәрбайҗан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе.

Әзәрбайҗан халык артисты

ТАТАР ҖЫРЫНЫҢ ИЛҺАМ ИСЕМЛЕ ИЛҺАМЫ

Халыкара астрономия фәнендә безнен галәмдәге һәр йолдызның гомер озынлыгын, көчен һәм яктылык тарату куәтенен микъдарын билгели торган махсус шкала бар.

Нәкъ шунын шикелле, җирдәге һәр халыкның шәхес югарылыгын, милли йолдыз дәрәҗәсендә булуын билгели торган, үз вакытының милли туграсы дәрәжәсенә күтәрелгән һәм туган халкынын. анын тарихының аерылгысыз өлешенә әверелгән, рухи бөек һәм олы талантка ия булган әлеге астрономик шкала вазифасындагы шәхесләре бар. Күктәге якты, әмма салкын йолдызлардан аермалы буларак, жирдә яшәүче әлеге шәхес-йолдызлар тирә-якка якты нурлар сирпеп кенә тормыйлар, ә җирдәшләрнең күңелләрен җылыталар.

ватандашлары өчен рухи маяк булып торалар.

Татарстанның җыр башкару өлкәсендәге, бүгенгечә әйткәндә заманыбызның бөек шәхесе Илһам Шакиров әнә шундый «йолдыз» дәрәҗәсендәге сәнгатькяр. Андыйларны безнең көнчыгыш халыклары аксакал, хәким кеше дип атыйлар.

Бүген, берничә дистә елларга сузылган үткәннәргә борылып карасак, Илһам Шакиров музыка дөньясын сайлап алганмы, әллә музыка дөньясы Илһам Шакировны сайлап алганмы икәнен раслау шактый кыен...

Бер хакыйкать ачык: тормыш ана туган халкы рухын расларлык гаять олы сынаулар аша үтә торган катлаулы язмыш әзерләгән. Ә җыр ана үзен-үзе тулысынча белер-белмәстән, балачактан килгән. Илһам дигән илһамлы исем белән ул үзе дә белеп бетермәстән яшьли дәртләнеп, моңланып, саф күңелдән җырлаган да җырлаган. Илһам дигән изге сүз бит татар телендә генә түгел, ә күпчелек төрки халыкларда да. бөек илһамлылыкны аңлата торган илаһи сүз!

Жырчы бөек Илаһыбыз бик сирәкләргә генә бүләк итә торган җылы, аңлаешлы һәм күңел түрләренең иң тирән төпкелләренә барып ирешә торган табигый тавышка ия. Илһам шушы бүләк-тавышны үз иҗатынын төп коралы итеп кабул итте.

Берничә буын тыңлаучыларның кумиры, татар музыкасының ару-талуны белмәгән мәгърифәтчесе, татар халык җырларын популярлаштыручы буларак Илһам Шакиров гаять үзенчәлекле җырчы, олы сәхнәләр тамшачысынын сөекле башкаручысы булды, һәм ул хәзер дә шушы югары дәрәҗәсен саклап килә. Анын бүген дә сәхнәләрдә төрле техник чаралар кулланмыйча туп-тулы залларда чыгыш ясавы, тыңлаучы белән гаҗәеп җылы мөнәсәбәт булдыруы соклангыч бер күренеш.

Илһам борынгы татар җырларын дөньяга күрсәтү белән генә чикләнмәде, ә аларга өр-янд сулыш өрде, үзенә генә хас булган мелизмнар. музыкаль үзенчәлекләр өстәде.

Илһам Шакировнын тарихи үрнәк булырлык, тулысынча музыкага багышланган тормыш юлы үзе үк ин югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән, үзенең гадилеге һәм камиллеге белән мәңгелеккә ирешкән сүнмәс җыр булып яңгырый. Туктаусыз моң белән өртелгән бу җырда татар халкынын төп холыгы, аның тарихи чишмә башына, туган җиренә, рухына, яшәешкә мәхәббәтенә тутьрылыгы ачык чагыла.

Татарстанның сәнгати тормышында, артистлар даирәсендә бөтенхалык мәхәббәтен тулаем яулаган, шиксез хөрмәткә һәм данга лаек булган бердәнбер шәхес—ул Илһам Гыйльметдин улы Шакировтыр. мөгаен. Татарстан президенты, мин гаять хөрмәт иткән Минтимер Шәрип улы Шаймиев татар җыры аксакалы хакында шигырьгә тин соклану сүзләре әйтә икән—бу инде үзе генә дә ни тора!

-Татар җыры—2007» милли музыка фестивалендә «Татар җыры легендасы» номинациясендә бердәнбер җиңүче буларак Илһам Шакиров исеме генә аталды.

Юк бу Һич кенә дә Татарстан җирендә талантлар кими бара дигән сүз түгел иде Бүгенге көндә татарлар арасыннан халык җырларын оста башкаручы тулы бер буын үсеп чыкты. Әмма сәнгатьнең ин югары мөнбәрендә Илһам Шакиров булганда әлеге яшьләр һаман әле үз осталыкларын үстерү өстендә эшлиләр

Татарлар арасындагы дусларымнан ишетеп беләм, Илһам Шакиров үзенен шәхси бәйрәмнәрен шау-шулы итеп үткәрү белән мавыкмый. Хәтта туган көне дә анын өчен зур вакыйга түгел. Анын каравы җырчынын бәйрәмнәре, туган көннәре анын исәпсез-сансыз тыңлаучылары өчен олуг бәйрәмнәр Мондый көннәрдә һәр тынлаучы чын күнелдән: «Рәхмәт сина. Жыр.'»—дип кабатлый

Юлай ШАМИЛ УТЛЫ.

Висконсин университеты (АКШ) профессоры

ИЛҺАМ ШАКИРОВ ҺӘМ НЬЮ-ЙОРК ТАТАРЛАРЫ

Илһам Шакиров ижаты минем, Нью-Йоркта туып-үскән татар кешесенең, балачагында әһәмиятле бер күренеш иде. Ә бу хәлнен булуы мөмкин идеме сон'’ Әйе. мөмкин иде, чөнки салкын сугыш чорларында җир йөзендәге татар диаспоралары өчен бөтен татар мәдәниятынын ин күренекле вәкиле Илһам Шакиров булды Бу Нью-Йорк штаты өчен дә шулай иде Мин. дөнья буйлап сәяхәтләремдәге күзәтүләрем нигезендә, бу күренеш Төньяк Америка өчен дә. Теркин һәм Европа өчен дә шулай иде дип раслый алам.

Нью-Йорктагы татар җәмәгатьчелеге баштан «Америка Ислам Ассоциациясе» дигән оешма тирәсенә туплана башлады Ул Россия империясендәге мөселман динендәге төрле милләт вәкилләре качаклары көче белән төзелгән иде.

Алар большевиклар революциясеннән сон күченеп килделәр Ул еллардагы беренче бурычларның берсе—Клифтонда, Нью Джерсиядә мөселман зираты оештыру иде Бу зиратка Йөрүчеләр баштан этник яктан торле мөселман халыклары вәкилләре булды

Мин Нью-Йорктагы татар җәмәгатьчелегенең мәдәни тормышында ике төп хәрәкәт чорын хәтерлим. Беренче чорда (ул чакта әле мин бик яшь идем) «Америка Ислам Ассоциациясе«нен үз бинасы юк иде. оешма Нью-Йорктагы биш шәһәр районының берсендәге Куинска якын гына булган Поинт колледжы залын арендага алып торды. Шунда бәйрәмнәр һәм мәдәни чаралар үткәрелә иде

Ул чорда татар ир-атлары, башка мөселман халыклары вәкилләренә ияреп. Манхэтгандагы ин зур кунакханәләрнең бию залларында оештырылган гыйбадәт кылу чараралында катнашалар иде

Тора-бара бу оешма әгъзаларының саны арга барды—алар, нигездә. Казан татарлары иде. Шул ук вакытта элекеге Россия империясеннән килгән һәм мөселман дине тотучы төрле этник төркемнәр, үз милли мәдәни оешмаларын төзи башладылар Азар арасында Төркестаннан. Кырымнан. Төньяк Кавказдан килгән төрле милләт вәкилләре бар иде Шулай да, аларнын күбесен немецларга әсир төшкән Кызыл Армия хәрбиләре. 1950 елдан соң Германиядән һәм Торкиядән Кушма штатларга иммиграциялеген татарзар тәшкил игге Шулар арасында Башкортстаннын Чакмагыш районында туып-үскән әтием Мөхәммәт Шамилоглы да бар иде Оешма әгъзаларының бер өлеше Россия империясендәге большевиклар революциясеннән Манчжурия һәм Кьггаинын Харбин һәм Хайлар шәһәрләренә качып киткән, соңрак Америкага күченеп килгән тагарлар иде

Кытай татарлары. КылаЙда революция булганнан сон Төркиягә күченеп килделәр, ә тагын да соңрак күпләр Америкага китте Әйтик Кытай чиге янәшәсендәге Благовещенски шәһәрендә туган әнием сонрак Харбинда яшәгән

Мин 1958 елда дөньяга килгәнмен Нью-Йорктагы яшьлек чорым I960 еллардан 1983 елга кадәр бик яхшы хәтеремдә Мин шул елны төрки телләр буенча мөгаллимлек эшенә керешү өчен Мэдисон шәһәрендәге Висконсин Университетының Азия телләре һәм мәдәннятлары бүлегенә күчеп киттем

Америкага күченүче татарларнын ике агымы бергә кушылып Нью-Йоркта татарларнын үзенчәлекле бер төркемен хасыйл итте. Төркия аша Кытайдан күченеп килгән татарлар исламны һәм татар мәдәниятынын 1920 елларга кадәрге чорын, гарәп хәрефләре нигезендәге татар язуын яхшы беләләр иде. Ә Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә Америкага килеп эләккән татар әсирләре 1940 елларга кадәр булган Совет чоры тормышын, латин һәм Кирилл хәрефләренә нигезләнгән татар язуын, татар Совет мәдәниятын яхшы белсәләр дә, ислам динен начар беләләр иде

Кытайдан гаиләләре белән күченеп килгән татарлар үзләре туып-үскән, яшәгән шәһәрләрне җылы хисләр белән искә алалар, ә инде бөтен гаиләләре, туган тумача­лары Советлар Союзында киселеп калган әсирләр, салкын сугыш нәгижәсендә, туган илдән бернинди хәбәр дә ала алмыйча гаиләләрен, туган-тумачаларын сагы­налар, бу чарасызлыкны авыр кичерәләр иде.

Яшьлек елларымда татар мәдәнияты белән бәйле хәтерләүләремә нигезләнеп шуны әйтә алам—бу чорда әле татар кешеләре монда үзләрен килмешәкләр итеп хис итәләр иде. салкын сугыш сәбәпле, алар Советлар Союзы белән бөтенләй ди­ярлек аралаша алмадылар. Нью-Йорк татарларының Советлар Союзындагы туган-тумачалары белән ачыктан-ачык аралашырга бернинди дә мөмкинлек­ләре юк иде.

Бу чорда татар мәдәни­ятынын төп тоткасы Габдулла Тукай булды. Татарларнын барысы да аны беләләр һәм һәр елны аның туган көне булган 26 апрельдә төрле мәдәни чаралар үткәрәләр иде Бу традиция Нью Йоркта бүгенге көнгәчә дәвам итә

1961 елда Рудольф Нуриев Советлар Союзына кайтудан баш тарткач, ул Көн­батыш илләрендә иң атаклы татар булып китте. Ул безнең өчен татар милләтеннән чыккан бөек биюче иде Нигездә ул Көнбатыш илләрендә татар мәдәнияты вәкиле түгел, ә шул чордагы салкын сугыш корбаны булды Шулай да. әле без яшь чакта, әтием безне Нуриев белән очраштыру өчен ул биегән балетка алып барды. Ул чакта Нью-Йорк татарларыннан берничә кеше генә Нуриев белән очраша алдылар.

Соңрак, оешма эшчәнлегенен икенче чорында. «Америка Ислам Ассоциациясе» урам ягында кибете дә булган аерым бина сатып алды һәм ул Нью-Йоркта яшәүче татарларнын мәдәни клубына әверелде. Мондагы мәдәни чараларның Казан татарлары тарфыннан һәм нигезлә татарлар өчен оештырылуын искә алып, оешма үзенең исемен «Америка Татар Ассоциациясе» дип үзгәртте. Оешманың үз бинасы булгач, анда дини һәм мәдәни чаралар оештыру бермә-бер җиңеләйде. Бу чараларда Америка татарларының балалары да бик теләп катнаша башлады

Безнен әти туган илен һәм анда калган туган-тумачаларын бик сагына иде Аны ватаны белән бәйләп торучылар тагар җырлары, сонрак «Казан утлары» кебек милли журналлар булды Ул чакта Советлар Союзының «Мелодия» фирмасында язылган минутка 78. соңрак 33 тапкыр әйләнә торган пластинкалар Америкага да килеп җитә иде.

Мин татар көйләре язылган тәлинкәләрне беренче мәртәбә кайчан сатып алганымны хәтерләмим. Әмма ул җырларны тыңлау минем яшьлек тормышымда әһәмиятле вакыйгалар булып истә калган.

1975 елда мин Колумбия университетына укырга кердем һәм шәһәр үзәгендәге түбән Манхэттендагы рус китап кибетенә йөри башладым. Мин анда төрки халыклар телләре, тарихлары, мәдәниятлары турында китаплар эзли идем Кибетнең пластинкалар бүлегендә мин гел генә татар музыкасы язылган тәлинкә булмасмы икән дип эзләнә идем.Бермәлне мин Илһам Шакиров җырлары язылган пластинкага юлыктым һәм аны әтиемә алып кайтып бүләк иттем. Илһам җырларын тыңлау әтием өчен дөньядагы ин зур бүләк булды.

Шул чорда Илһам Шакиров Нью-Йорк татарлары арасында ин популяр җырчы булып китте. Безнең оешманың һәр кешесе инде Илһам Шакировнын кем икәнен яхшы беләләр иде. Алар бер-берсе белән Илһам Шакиров җырлары язылган пластинкалар алмашалар, дөньянын төрле илләреннән алып кайтканнары белән бүләк итешәләр иде. Аны татар халкының ин күренекле җырчысы дип саныйлар иде.

1975 елда без Нью-Йорктан төнъяктарак булган Йонкерска күчкәч тә әтием якшәмбе көннәрендә һәрчак татар җырлары тыңлый һәм илдә калган туганнарын хәтерли иде. Илһам Шакиров җырларын тыңлаганда әтиемнен ике күзе яшь белән тула һәм ул шыпырт кына елый иде

Еллар үткәч мин Илһам Шакиров җырлары язылган ике музыкаль җыентыкка ия булдым. Бу минем өчен гаять зур шатлык Аларны тыңлаганда мин Нью-Йоркта үткән бәхетле яшьлегемне хәтерлим. Озак еллар үткәч инде монда Мэдисонда. Висконсинда, әткәм-әнкәм вафат булган Нью-Йорктагы татар җәмгыятеннән ерак яшәсәм дә. Илһам Шакиров җырларын тыңлыйм һәм минем дә күзләремә кайнар яшь тамчылары килә...

Рабин СӘФӘРГАЛИЕВ,

Кытай татарлары милли хәрәкәте вәкиле