КОТЛЫЙБЫЗ
Шагыйрь Мәхмүт Минәхмәт улы Газизов 1940 елнын 8 февралендә Татарстаннын Лениногорск районы Туктар Урдаласы авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1958 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында югары белем ала. 1963-69 елларда Лениногорск районы мәктәпләрендә тарих, җәмгыять белеме фәннәре укыта, мәктәптә укыту бүлеге мөдире, директор булып эшли.
М. Газизовнын әдәби ижат эше урта мәктәптә укыганда башлана. Анын беренче шигыре («Такташ безнен белән») тугызынчы сыйныфта укыганда район газетасында басылып чыга. Шуннан бирле газета-журнал битләрендә, күмәк җыентыкларда, әдәби альманахларда исеме даими күренә килә. 1969 елда яшь шагыйрьнең «Миләш сиртмә» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Әлеге китап матбугатта унай бәя ала.
КамАЗ төзелеше башлангач. М. Газизов Чаллыга күчеп килә һәм шунда яшәп ижат итә. Биредә ул тулай торакта тәрбияче, төзелештә геодезист, мастер һәм башка хезмәт вазифаларын башкара. Табигый, шәһәрдәге зур үзгәреш, яңарыш, анын кешеләре шагыйрьнең иҗатында үзәк урынны ала М. Газизов көндәлек матбугатта әледән-але үзснен шигырьләрен, хикәя, очерк, репортажларын бастыра Эш-хезмәт. төзелеш темасы анын «Тәгәри китте йомгагым» (1976). «Мәйдан» (1990) исемле җыентыкларының төп эчтәлеген тәшкил итә.
Мәхмүт Газизов балалар шигъриятендә дә актив эшләүче шагыйрьләрдән Төп белгечлеге буенча укытучы-тәрбияче буларак, мәктәп дөньясы анын өчен якын, уз. Шуна күрә ул балалар телен анлап. алар тормышын чагылдырган шигырыәрен аеруча яратып яза. Шагыйрьнең балаларга багышланган шигырьләре «Бер. ике. өч...» (1972), «Гаҗәеп көн» (1995). «Ике куян койрыгы» (2001) дип аталган җыентыкларында. «Аргамак» журналының «Журнал эчендә китап» сериясендә басылган •Серле иҗек» (1996) һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы китапханәсе сериясендә дөнья күргән «Кыска буйлы әкиятләр* (1998) исемле кушымта-китапларында урын ала.
Шагыйрьнең аерым әсәрләре «Новый мир», «Волга» журналларында һәм коллектив җыентыкларда русчага тәрҗемәдә дә басылып чыга
М Газизов—1978 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы
Мәхмүт Газизов бүгенге көндә Яр Чатлы шәһәрендә яши. Анын шигырьләре, юмористик һәм сатирик язмалары республика матбугатында даими басылып килә.
Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Хәсән Хәйри 1910 елнын 5 февралендә Россиянен элеккеге Урал губернасы Лбишенск дигән өяз үзәгендә туа. Сигез-тугыз яшьләрендә әти-әнисез калын. Жаек (Казакъстан) шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда башлангыч белем ала. Жәйге каникул вакытларында Җаекта казакъча чыга торган «Кызыл ту» («Кызыл байрак») газетасында эшләп, журналистика өлкәсендә беренче хезмәт күнегүе үтә. 1931 елдан Хәсән—Новосибирск шәһәрендә чыга торган «Азад Себер» газетасының җаваплы сәркәтибе. Себердә Кузнецк металлургия комбинаты төзелә башлагач, ул әлеге гигант төзелешнең елъязмасын алып бару өчен оештырылган махсус редакция коллегиясендә эшли. Шул елларда көндәлек матбугатта дистәләрчә очеркларын, хикәя һәм шигырьләрен бастыра. Соңыннан бу әсәрләр ике китапка тупланып. Казан һәм Новосибирск нәшриятларында басылып чыгалар.
1934 елда X. Хәири Казанга килә һәм. икееллык Укытучылар институтын тәмамлап, башта «Уку ударнигы» исемле газета идарәсендә—әдәби хезмәткәр, аннары «Совет мәктәбе» (хәзерге -Мәгариф») журналында җаваплы секретарь булып эшли. Бер үк вакытта Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегендә белем алуын да дәвам иттерә. 1939 елда институгнын рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан сон. 1942 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият секторына җитәкчелек итә. Шушы елларда әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге иҗат эшчәнлеген башлап җибәрә: татар әдәбияты буенча урта мәктәпнен тугызынчы сыйныфлары өчен дәреслек китабы, хрестоматияләр төзешә: татар классик язучыларынын басма җыентыкларына сүз башлары һәм шул чор әдәби хәрәкәтенен аерым мәсьәләләренә багышланган тәнкыйть мәкаләләре яза; 1941 елда «Эхтәнүләр» исеме астында тәнкыйть мәкаләләре тупланган беренче җыентыгын бастыра.
1942—1943 елларда Х.Хәйри Татарстан Тел. әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү инсппутынын әдәбият секторы мөдире, ә 1944 елнын гыйнварыннан 1947 елнын августына кадәр партиянең Татарстан өлкә комитетыңда пропаганда буенча инструктор булып эшли
- 1950 елларда ул—«Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире хезмәтендә
- 1953 елларда Мәскәүдә Иҗтимагый фәннәр академиясе аспирантурасында укып. •Сугыштан сонгы татар әдәбиятында социалистик реализмны үстерү өчен көрәш» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклагач. X. Хәйрине СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел. әдәбият һәм тарих инсппутына директор итеп билгелиләр. Бу хезмәтен ул 1959 елнын җәенә кадәр алып бара, аннары, пенсиягә чыкканчы, шул ук институгнын әдәбият секторында мөдир һәм өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. Бу чорда X. Хәиринен әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә йөздән артык мәкаләсе, дистәгә якын китабы. Һ. Такташның иҗат һәм тормыш юлын яктырткан күләмле монографиясе дөнья күрә.
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен X. Хәири 1957 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1970 елда исә ана «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
X. Хәйри 1936 елдан Язучылар берлеге әгъзасы иде
Галим 1994 елда Казанда вафат булды.
Тәүфикъ Камалиевның тууына 70 ел
Тәүфикъ Камалиев (Камалетдинов) 1940 елнын 3 февралендә Буа районы Ташкичү авылында дөньяга килә. Алтынчы сыйныфка кадәр туган авылында һәм Апае районынын Кызыл Тау мәктәбендә укый, җиденче сыйныфны исә Казанда тәмамлый. Әтисе сугышта үлеп, тормышнын бөтен авырлыгы үз жилкәсендә булган Тәүфикъ, югары белем алудан алдарак һөнәр үзләштерүне кулайрак күреп техник училишеда укый, 1958-61 елларда заводта эшли, бер үк вакытта кичке урта мәктәпне дә тәмамлый. Шигъри күңелле егет 1961 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә Аны тәмамлауга «Ялкын» журналына эшкә урнаша Бу елларда анын «Ромашкалар эзлим» (1967), «Сабыр канатлары сынмый» (1968), «Озата бармагыз» (1969), «Сезгә генә сөйлим» (1970), «Хәләл көчем белән» (1972), «Яшьлеккә кайту» (1978) исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә.
Т. Камалисв беренче шигырьләреннән үк үзен укучыларга әйтер сүзе булган гади хезмәт кешеләрен зурлый белгән, милләт язмышын кайгырткан шагыйрь итеп таныта, 1971 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. Тәүфикъ Камалиев—татар матбугатының төрле өлкәләрендә эшләп үзеннән сон якты эз калдырган шәхес. Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында өлкән мөхәррир (1973-75), «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») (1976-78) газетасында бүлек мөдире, күптиражлы газетада мөхәррир вазифаларын башкара. Көн саен диярлек газетага партия таләпләренә җавап бирерлек язмалар әзерләү, район-авылларга командировкалар!а йөрүләр ижат кешесеннән күп көч. энергия, вакыт таләп итә.
«Ак өметләр» (1986) дигән шигырь җыентыгы аның өлгергән талантлы шагыйрь булып җитешүен раслый
Сабый җанлы сизгер ирчәр булып
Без карыйбыз хәзер узганга
«Шигырьләрем кирәгеннән артык озын булсалар да. үткән юллар бик кыска әле Билгеле, язылачак шигырьләрнең кыскарак, мәгънәлерәк, ә үтәсе юлларның чиксез озын булуын телим».—дип яза ул үзенен бер язмасында.
Кызганыч, аяусыз үлем аны бу якты дөньядан иртәрәк алып китә, гомер юлы кыскарак булып чыга, 1980 елнын февралендә 40 яшендә вафат була.