Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кол Галигә—«табу»!

 

Бер мәл район гәзитләре редакцияләрен урта белемле «самородоклар» басып китте Арада талантлылары да күренгәләде. әмма андыйларынын беркадәресе мәдәни яктан нык аксады, шешә белән дуслашты

Чүпрәледә шуның киресенә тап булдым. Олы гәүдәле, куе бөдрә чәчле, калынрак иренле, муг күзле, сөйләшергә бик тә җәптәш. кешеләрне йөзе белән сөендерүче бу егет янарак кына Казанда югары уку йортын тәмамлап кайткан Шундук үзен җаваплы сәркатип итеп куйганнар—гөрләтеп эшләп ята. Гәзитнен йөзен нык үзгәрткән. Нурмөхәммәт Хисамов дигән инсан белән әнә шул чакта таныштым. Аннары ул. Чүпрәле күлмәгенә сыешмыйча, гаиләсе белән Казанга күчеп килде. Ләкин дуслыгыбыз өзелмәде. Типографиядә минем хатын белән бергәләп, төзүчеләрнең күптиражлы гәзитен чыгардылар .

Кинәт—аспирантура, фәнни гамәл Тиз арада фән кандидаты булды, докторлык диссертациясен яклады Күп кенә фәнни мәкаләләр, монографияләр язды, китаплар бастырды Профессор дәрәҗәсенә иреште Аннары Тел. әдәбият һәм сәнгать институты директоры итеп сайланды. Язма әдәбиятыбызның башында торган Кол Гали иҗатын өйрәнү буенча, галим Жәвад Алмаздан сон. күренекле урынга чыкты

—Кайда күреп бәйләним икән дип йөри идем, очравың шәп булды әле,—дим, моны китап нәшрияты баскычында туктатып

  • Ник бәйләнәсең, дуслар ич без,—ди профессор.

Сорау ала башладым монардан. Сөйләшүнең стенографиясен китерәм менә:

  • Нурмөхәммәт, син Чүпрәледән. мин Балык бистәсеннән—дөресме'*
  • Шулай дип беләм

—Казан ханлыгына чаклы яшәгән Кашан ханлыгы кайда алайса?

—Сездә инде, сездә.

—Димәк. Чүпрәледә түгел

—Төрттерәсең килдеме?

—Юк. иптәш профессор, шуны ачыкларга телим: Кол Гали безнен Кашан шагыйреме, әллә түгелме?

—Урта Иделнеке. Китабым чыга, шуннан укы!

—Чүпрәле мишәрләре әйтмешли, стоп брат! «Йосыф вә Зөләйха» поэмасының берничә дистә нөсхәсен тапкан Жәвад Алмаз Кол Галине болгар-татар шагыйре,—дип яза.

—Ә мин Урта Иделнеке дим, поэмада кыпчак-угыз теле элементлары тулып ята.

—Сарай-Бәркә дисенме?

—Бәлки...

—Кол Галине безгә бирмисенме'*

—Әлегә—табу!

Уйландым: алайса шагыйрьнең үз «мөһер»ен «Кол Гали бине Мирхаҗи ал Кашани» дип сугуын ничек аңларга сон?!

Кол Галиче галим булгач, монысына да җавап тотарга тиештер бит инде

Йөземле пылау

«Татарстан яшьләре» гәзитендә эшләгәндә минем янга виртуоз гармунчы Фәйзи ага Биккинин еш килеп йөрде. Болай гына, кызлар күзләр өчен.

—Энем, теге бүлмәгә керик әле тагын. Көлүләре ошый шуларнын. Үзең сөйләштер, мин яннарында утырып торсам, шул житә,—ди беркатлы Фәйзи ага.

Мәктәпләр бүлегенә кереп, Галия Рәимова белән алдан сөйләшеп, килешеп чыгам. Ул белмәмешкә салыша инде Юк-барны, гәпләшеп, көлешеп алабыз. Фәйзи ага, Галия утырган өстәл почмагын сыпыргалап, ана мәдхия яудыра: «Пылау өстендәге йөзем инде, валлаһи!»

Бер ай дигәндә тагын килде абзыкай. Пылау белән сыйламакчы.

—Галия бездән китте бит, хәзер Мәскәүдә партия мәктәбендә укый,—дим Фәйзи агага.

—Алай икән, кызлар күрсәтмисенмени инде?!

—Бүлектә Роза Рәхмәтуллина дигән ханым эшли. Керик шунын янына.

Нишлисең, ул көнне ирексездән йөземле пылау белән сыйланырга туры килде безгә.

Түбәтәй кыйссасы

Башта түбәтәйне түрәләргә баш бирмәс шагыйрь Салих Батгал киеп йөрде. Аннары Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе, партизан Зәки Нури элеп алды. Чират мина житте. Шулай булмыйча! Журналистлар берлеге идарәсенең жаваплы сәркатибе иттеләр бит абзагызны. Икенче көнне үк өскә—ул чакта модага кереп барган эре-эре итеп пичәтләигән шакмаклы күлмәк, башка дүрт кырлы үзбәк түбәтәе киеп җибәрдем. Сонгысын Мамадыш районының Иске Комазан авылы кибетеннән эзләп таптым Бөтен хикмәт тә әнә шул түбәтәйдә иде. Язучыларның Тукай исемендәге клубында ниндидер зур бер жыелыш бара. Партия өлкә комитетыннан пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Николай Андрианов үзе катнаша Президиумда Зәки Нури белән рәттән утыралар. Мин залда, арттарак, тегеләргә тиңләшергә бик иртә әле Шулай да Зәки абый белән без жыелыштагылардан шактый аерылып торабыз. Караштыргалап утыргач, Андрианов күршесеннән:—Зәки, теге нинди малай ул түбәтәйле9—дип сорый икән.

—Нинди малай? Минем кебек зур кеше ул,—дия икән ике метрлы Зәки Нури.

Беразга тынлык урнаша. Эче поша гына бит мөдирнең. Угалана торгач, тагын өн сала:

—Шаяртма әле, Зәки, кем ул теге?

—Зур, дим бит. Бүген Хамматов (гәзит мөхәррире, журналистлар берлеге рәисе) аны синен янга алып барачак, раслатырга,—ди шагыйрь.

—Да-а-а,—дип, бик озаклап суза Андрианов.

Шулай да килешеп, аңлашып эшләдек үзе белән.

Рәхмәт Зәки абыйга. Ярты метрга үстереп күрсәтә белде үземне Урыны оҗмахта булсын!

Кемгә—белен, кемгә скрипкә

Нәкый Исәнбәтнең 60 яшьлек юбилей мәҗлесе Татар ашлары йортының банкет залында үткәрелде. Минем урын атаклы композитор, оста скрипкәче Заһит Хәбибуллин белән рәттән туры килде. Әлбәттә инде. Заһит ага үзенең
виртуоз уйнавы белән мәҗлеснең йөзек кашына әйләнде. Өлкән әдип Нәкый ага да бик канәгать калды.

Таралышканда мин Заһит абыйнын сумкасына бер «төрек малае»н салдым (сәркәтиб буларак, хакым бар. чыгымнарның бер өлешен Журналистлар берлеге үз өстенә алган иде). Чыктык. Композиторны Боҗрага чаклы озатып куярга булдым. «Белен» кафесына җиткәч. Заһит абый

—Карчык белен ярата, алыйк әле,—ди.

Анысына да ирештек. Юлда скрипкәсен тотып кайтырга сорадым Булышмакчы идем.

—Уйнамаячак ул синен кулда, Госман дус! Мә. тот сумканы Сиңа— белен, мина—скрипка!—дип. инструментын кулыннан ычкындырмады

Хәзер гажәпләнәм: кайдан белде икән ул минем «колакка аю басканны?!»

Икенче сортлысы кирәкми

Нәүбәттәге иҗат командировкасы тәгаенләнгәч, язучы Габдрахман ага Минскийга шылтыраттым

—Кәефләрегез ничек, иптәш Синский (ул шаяртуымны андый), минем белән Кама Тамагына чыгасызмы? «Беренчелләре әшнәм үзе чакырып тора.

—Кубага (Ф Кастроның дөньяны дер селкеткән чагы) дәшсәң дә барам Синең белән не пропайдешь, Госман дус,—дип. учакка май сибеп җибәрде әдип.

Райкомның беренче секретаре Мөхәммәт Борһанов—Саба егете, мин әлеге районда эшләгәндә партия мәктәбен тәмамлап кайткан иде. шул чакта таныштык Аннары ул Чүпрәледә икенче секретарь булды Хәзер менә Кама Тамагы хуҗасы. Безне күккә чөеп каршылады Идел буенда балык шулпасы әзерләргә иң ышанычлы инструкторы Шәех Беляевны билгеләгән

—Без бераз коллегалар.—дидем язучыга

  • Балык шулпасынын шулпасы,—дип үртәде Минский

—Анысы өчен борчылмагыз, ухасы да булыр,—дип вәгъдә итте табынчыбыз

Казан асып, учак тергездек. Беляев сынамак өчен Иделгә кереп чыкты.

—Суы бик җылы, коенырга мөмкин.

—Анысы ярый.—дип эләктереп алды Габдрахман ага.—Ни. мин трусиксыз гына Актанышта. Агыйдел буенда безне хатын-кыз сыйлаган иде

Беляев язучыны икенче төрле андады, ахрысы.

  • Бездә комсомолкалар гына шул. Менә Госман ишеләр

—Ярый алайса, ана булсын, безгә икенче сортлылары кирәкми дип әйтеп куйды.

Борынгы Хаҗи Тарханда туып-үскән егет ялангач килеш Иделгә кереп чумды...