ХУШЛАШУ СҮЗЕ
ХУШЛАШУ СҮЗЕ
Татар мәдәнияте зур югалту кичерде: 2010 елнын 8 гыйнварында 73 яшендә озакка сузылган авырудан сон күренекле шагыйрь, прозаик һәм тәржемәче Рөстәм Гадел улы Кутуй вафат булды
Рөстәм Кутуй 1936 елнын II ноябрендә Казан шәһәрендә танылган татар язучысы Гадел Кутуй гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан сон. 1955-60 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. Ул берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында, аннары Казан телестудиясендә әдәби-драматик тапшырулар бүлегендә мөхәррир булып эшли 1963 елдан сон ул профессиональ язучы сыйфатында әдәби иҗат белән генә шөгыльләнде. «Казан» журналы нәшер ителә башлагач, шактый еллар әлеге басманын әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире булып эшләде
Рөстәм Кутуй рус телендә иҗат итте Анын беренче китабы—хикәяләр тупланган «Мальчишки» («Малайлар») жыентыгы 1961 елда дөнья күрә. Бер елдан сон «Я иду по земле» («Мин жир буйлап барам») исемле шигырьләр жыентыгы нәшер ителә Соңрак та әдип иҗатында проза һәм поэзия жанрлары даими рәвештә үрелеп барды Казан һәм Мәскәү нәшриятларында әдипнен өч дистәдән артык китабы басылды һәм әдәбият сөючеләрнең мәхәббәтен яулады Рөстәм Кутуйнын шигърияте сурәтле фикергә, катлаулы метафораларга бай булуы белән аерылып тора Күп кенә шигырьләрендә ул татар тарихына мөрәҗәгать итә, үткәннәр мисалында киләчәкне гөманларга омтыла («Казан ятиме турында баллада». «Сөембикә». «Тукай үлеме» һ. б.). Балалар өчен язган әсәрләрендә шагыйрь гүя үзе дә самими сабыйга әверелә, шул ук вакытта анардан сугыш вакытына туры килгән балачагынын хатирәләре белән өртелгән моңсулык та бөркелә.
Рөстәм Кутуйнын чәчмә әсәрләрен чын-чынлап «шагыйрь прозасы» дип атарга мөмкин Анын күпчелек хикәяләре шигъри тел белән язылган нәсерләргә тартым, күләмле әсәрләрендә дә шагыйрьнең лирик каләмен ачык тоемларга була «Годовые кольца» («Еллар божрасы»), «Ласточка птица деревенская» («Карлыгач авыл кошы») әсәрләре Рөстәм Кутуйны рус әдәбиятенен ин зур осталары сафына бастырды
Рөстәм Кутуй тәрҗемә өлкәсендә дә җин сызганып эшләде Бик куп татар шагыйрьләренең һәм язучыларынын әсәрләре анын тәрҗемәсендә рус укучысына барып иреште. С Хәким, Н. Арслан, Р Фәйзуллин. М Әгъләм. 3. Мансуров. Акъегет кебек шагыйрьләрне ул даими рәвештә тәрҗемә итте Проза әсәрләреннән исә Г Кутуйнын «Рөстәм маҗаралары» («Приключения Рустама»; Ә. Еникинен «Гөләндәм туташ хатирәсе» («Гуляндам») һәм башка язучыларның роман-повестьлары анын тәрҗемәсендә рус телендә дөнья күрде. Әдипнен үз әсәрләре дә дөньянын төрле телләренә тәрҗемә ителде.
Рөстәм Кутуйнын әсәрләрен укыганда күңелдә ниндидер яктылык хисе пәйда була Күңел киңлеге әсәрләренең дә офыкларын ачып җибәрә. төсләрнең жетелеге дә күзгә ныграк ташлана Шуңа да еллар үткән саен бу ижатнын әһәмияте арта гына барыр, Рөстәм Кутуйнын да исеме безнең хәтерләрдән җуелмас.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Татарстан Республикасы Ялчылар берлеге.