Хөрмәтле «Казан утлары» редакциясе!
Галимә, язучы Ф Бәйрәмованын 2009 елнын 12нче санында басылган «Чәрдән ханлыгы» исемле тарихи хезмәтен бик кызыксынып укыдык. Мин аны. үзем өчен, татар тарихына бик тә мөһим вә бик тә кирәкле өстәмә материал дип кабул иттем Афәрин. Фәүзия ханым, олуг рәхмәтебезне кабул ит! Сүз уңаеннан бер теләгемне дә әйтим әле: «Чәрдән ханлыгы» яшьләребез өчен «Идел» журналында рус телендә дә басылса иллә дә шәп булыр иде.
Мин бу хезмәтнең кайбер урыннарын кайта-кайта укыдым да, атналар буе уйлар өермәсендә калдым Татар тарихына кагылышлы, үзебездә сакланган күп кенә чыганакларга мөрәжәгать иттем. Гаилә дустыбыз мәрхүм галим Габделбәр Фәйзрахмановнын бүләге—Себер татарлары тарихын да («Древние тюрки Сибири и Центральной Азии») яңадан карап чыктым Фәүзия ханым бу хезмәтен, күңелләргә җиңелрәк кереп урнашсын өчен, бүлекләргә бүлеп бирә: «Адашкан Атом», «Тарихтагы Чәрдән», «Тормыштагы Чәрдән», «Чәрдән өчен сугышлар һәм чукындыру тарихы», «Мәңгелек Атом» һ. б. (Урыс философы Иван Ильин татарны «Блуждающий атом» дип атаган икән. Авторча әйтсәк, «Мәңгелек атом ул татар»).
«Бу язмам Котып карларында. Себер сазлыкларында, Урал ташлары арасында— тарих төпкелләрендә адашып калган татарлар турында. Атлантида кебек жир астына киткән татар тарихы турында...»—дип яза Фәүзия ханым. Шушы сәяхәтендә генә дә никадәр юл узган бит ул. Чаллыдан Пермьгә автобус белән—ун сәгать. Пермьнән Чәрдәнгә янә алты сәгать барасы. Кала һәм салаларнын үз эчләрендә, музей- архивларда. төрле корылмаларда никадәр материал туплап йөрүләрен дә исәпләсәң, исен-акылын китәрлек бит...
Ошбу юллар тарихи хезмәтнең сонгы өлешеннән алынды.
«Менә мин килгән юлым буйлап, тагы мен чакрымнар ара үтеп, мен еллык тарихны кичеп, өйгә табан кайтып барам Татар тарихының башланган урыныннан— бүгенгесенә кайтып барам Тирә якта—татар тарихы кебек ерып чыкмаслык кара урманнар, милләт фаҗигасе кебек төпсез сазлыклар... Бу минем Ана Ватаным, ата- бабаларым кулларына кылыч алып саклаган мөкатдәс урыннар—Татар иле Моны бар дөнья белгән, бар дөнья таныган, бар дөнья татар белән хисаплашкан Бары тик XVIII гасырда гына, Петр патшаның теләге һәм Ломоносов кебек галимнәрнең тырышлыгы белән, татар тарихы талана башлаган, чөнки русларның үзләренә бөек тарих кирәк булган...»
Ф Бәйрәмова «Кырык сырт». «Караболак» исемле әсәрләре белән дә милләтебезнең коточкыч фаҗигаләр эчендәге яшәешен үзенә генә хас кыюлык белән күрсәтә алган шәхес. Ул тарихчы язучы бупарак заман тудырган һәр төрле гаделсезлекне һәм шуңа риза булып, буйсынып яшәүне тәнкыйтьли Анын бу гамәлләре—үз иркеннән үзенә каршы ягылган учакка барып керергә әзерлеге һәм әхлакый батырлык белән коралланып иҗат итүе ул. «...Сүз ирегенен вак- төяк кагыйдәләрен үзләштердек шикелле, һич югында горурланырлык үткен каләмдәшләребез исән әле Фәүзия Бәйрәмова бар. Айдарыбыз бар Изге Хозер Ильяс төкергән телләренә бал да май аларнын».— дип тикмәгә генә язмагандыр шул күренекле язучыбыз һәм акыл иясе Адлер Тимергалин
Әхмәт ГАЛИЕВ.
СССР хөкүмәте премиясе һәм Ш. Маннур премиясе лауреаты, техник фәннәр докторы.