КАРА УРМАН
Михаил ЛЬВОВ, күренекле рус шагыйре
Илһам Шакировка
Кинәт кенә ерактагы балачакны хәтерләсәм—
Мин—сабый... «Кара урман» җыры белән әсәрләнгән... Әй, кемнәр миңа мондый олы мирас калдырды икән?.. Даһи җыр миңа күпме җан ярасы салды микән?!.
Ул кем икән?.. Мин—малайны көчле итеп кочаклаган?..
Йәрәгемә фаҗигале аваз, моңлы көй салган...
... Нинди җырлар җырладыгыз, борынгы бабайларым!.. Кара урмандай тормышны кичкән җайдаккайларым!..
Җырыгызда беркемгә дә җайлашу юк, ярашу юк. «Трәл..ләл...лә...» дип җиңел генә буш аваз тарату юк... ...Халкым өчен борынгыдан тормыш итү орыш булган— Шуңа туган-үскән җиргә фаҗигале моң тулган.
Тарих фаҗигасе җан ачысыдай җырын тудырган— Бүген дә тәнне чеметә—гасырлар авазыдай.
Дөнья, сәясәт мең кат үзгәрсә дә, үзгәрми ул җыр, Яралый күңелне—Җырчы җанын үзгәртми бу чор...
Әй, калсын ла иде фаҗигаләр узган гасырларда, Ерак... Бик ерак киттек бит инде без ул чорлардан... Үзем дә бик ерак киттем бугай инде бу җырлардан... ...Бер мин генә түгел инде илдә—«җыры җырланган...»
Мин ризамын—алай ук фаҗигале булмасын җырлар— Юк, кайтмасын иде ул чорлардагы фаҗигаләр...
Ләкин минем халкым күпме бәхетле булса да, гәрчә— Шушы җырны алып барсын... Алып барсын гүргәчә...
Русчадан Гәрәй РӘХИМ тәрҗемәсе