Логотип Казан Утлары
Публицистика

Интер-кайтаваз («www. matbugat. ги»дан).

 

Әйтергә микән? (2010 ел, № 1)

Ак җилкәннәр белән кичеп үтәм

Хыялымның күксел диңгезен

Син яшәгән ярлар ерак микән.

Шуны гына уйлыйм мин үзем...

Бу минем яратып жырлый торган жырым Ак җилкән! Ак җилкән! Хыялымда мин ак җилкәнгә утырып анын янына китәм. Мина шундый рәхәт. Мин дә бит яратам. Ләйсән. Аны гел уйлыйсы гына килеп тора. Ләкин бер ләкин бар Анын буе миннән беразга кечкенәрәк. Ул үзе мона алай игътибар итми. Бу бит бәләкәй мәсьәлә, ди. Шулаен шулай да. Дус кызым котырткан була, шуна гына бераз уйлыйм Бер көнне буйларны үлчәп торган була. Мин синнән бераз кечерәк, ди Мин дә сер бирмәдем. Озын буй модада, дидем. Ләйсән, мин дә синен кебек Җилкәнкәйгә хат язам әле. Анын турында матур сүзләрем күп минем «Ак җилкән» аша дуслар да табасым килә. «Ак җилкәң»дә очрашырбыз, яме, Ләйсән. Пока.

Сылу

Сылу, сина ничә яшь сон? Син кайсы яктан9 Нинди «Ак җилкән» сон ул? Кабат монда керсән. яз әле. Безнен нэт (Интернет—АЖ) юк шул. Мин күршеләрдән генә керәм монда.

Алмазия

Алмазия, син инде дөньядан артта калма «Казан утлары» журналында безнең өчен яңа сәхифә эшли башлады. Шунда язам дим хат. Теләсәң, син дә яза аласын. Арча кызы Ләйсәннән калышып тормыйк әле. Ул мине монда күрмәде, күрсә язар иде. Интернетка керү мөмкинлеге бөтен кешедә дә юк шул пока

Сылу

Бик матур язылган. . Яшьлегем исемә төште, нәкъ шулай, кирәкмәсә дә, йөгерә- йөгерә су ташулар, күрмәмешкә салышып узулар

Зиләйлүк

Матур хатирәләрем яңарды, яшүсмер чагым исемә төште Без дә анын белән болында йөрибез. Бозауга су эчертергә төшкән идек. Сулы чиләкне икебез ике ягыннан тоттык. Бер уйласаң, әллә нәрсә дә түгел. Ләкин бик рәхәт иде мина шул чакта. Бозауга суны эчерткәннән сон без әле өйгә кайтмадык Болында чәчәкләр жыйдык. Ул мина болын чәчәкләрен җыеп гөлләмә бүләк итте

Безнен авыл уртасында зур гына түм-түгәрәк бер күл бар. Җәйнен матур эссе көннәрендә шул күлдә коенулар, ярына чыгып хәл алулар, жин очынмы, кай җир унайлырак, чияләп бәйләп, «каз ите ашатулар». Күлдә балык күп иде Ана ияреп балык тота башладым. Ул миңа кармак ясап бирде Әле ул мине тагын матайла йөрергә өйрәтте Ай-яй йөрәкләр дөп-дөп тибә, газга басып бер жибәрәсен дә. очасын гына алга полный ход Очып килеп төшкән чаклар да булды. Барыбер рәхәт иде. Чөнки мин анын янында, мин анын белән янәшә. Без аның белән кинода да янәшә утырабыз Утлар сүнгәч, ул минем акрын гына кулыма кагыла...

Әй, балачак, тиле яшьлек! Сездә минем иң матур, кадерле хатирәләрем!!!

Монсылу апагыз

 

АК ҖИЛКӘН

Гади генә авыл кызы нйем.

Урман янындагы авылдан Күңелдәге яшерен хисләремә Әрәмәләр җиле кагылган Яфрак шавын тыңлап үскән кызый Көйләр откан кошлар тезеннән Бака такмакларын тыңлый-тыңлый Балык тоткан урман күленнән Гиди генә авыл кызы идем.

Бәке ватып керләр чайкаган.

Аю-бүре яткан чокырларны Такта чаңгы киеп айкаган Егетләргә кул да бирмәгән кыз. Мәхәббәттән үлеп оялган.

Тормышымда маяк булып торыр Якты максатларны куялган Гади генә хатын бүген үзем. Чыныгылган җилгә. давылга Күңелдәге якты уйлар өчен Рәхмәтлемен мәңге авылга

Үтте дә китте яшьлегем

       
   
     
 

 

 

Монда күңелле икән. Матурлык, ихласлык. Рәхәтлек кичердем сездә. Рәхмәт!!!

Укучы

Әйтмәскә!

Исәнме. Ләйсән!

Әти белән әни апа торган журналны караганда (№ 1) синең хатны күрдем

Юк.мин чишмә буенда арканланган бозавы «ул сине ярата'» дип мөгрәгән М. түгел Мин гүпчем дә Казан җегете Минем әти белән әни дә Казанга Арча районыннан килгән, ике әбием белән ике бабам шунда яшиләр, так что без синең белән может авылдашлардыр да. Кайсы авыл икәнен язмыйм, үзең әйтмешли, белми тор әле' Утынны мин дә шәп ярам, җәен 5 лг* ярып киттем '

Мин татарча шәп язмыйм Әбием (олырагы) «Почтальон төзәтеп укыр» дип әйтергә ярата, так что журнал редакторы минем хатны сиңа төзәтеп укытыр, может

Мин синең соравыңа (яратуыңны теге «мускуллы» «малайпга әйтергәме, әйтмәскәме?) «әйтмәскә!!!» дип җавап бирәм Мәхәббәт ул тилертә торган чир генә! Кешенең күнме гомере әрәмгә китә Авылдагы кешеләрне тикшереп чык. аларның барысы да диярлек «беренче мәхәббәт» «зараза»сы киткән и «икенче мәхәббәт» әле килмәгән чакта өйләнешкәндер «Мәхәббәт» үтә. и үзе белән күпме иң кирәкле вакытны алып китә Болай башыңны җуеп йөресәң. «өчлекләр генә түгел может «икеле»ләр дә ала башларсың әле. Ләйсән, мәктәпне бетергәч, укырга да керә алмассың, теге үсеп җиткән бозауларны савып йөрерсең фермада'

Минем фикер белән килешмәсәң. алай түгел дип доказать ит Пусть моны укыган бүтәлл «җегетләр» һәм кызыйлар да доказать итсеннәр, булдыра алсалар' Алар әзе. может, үзе ярата, шуңа яза дип уйлыйлардыр Юк. Ләйсән, мин сиңа дус булыйк дип кенә язам Дуслык тилертми, и ул заразный да түгел

Минем бозавым юк. кампым (компьютерым-АҖ) гына бар Ул М ның бозавы кебек дурак түгеп, «мөгрәсә», гел дөп-дөрес и төп-тогә.л' Синең дә кампыл^ булса, затны НЭТтан (Интернеттан—АҖ) гына язарбыз Син минем бердәнберем булырсың, чөнки мин башкалар белән язышмыйм, чөнки вакыт жәл. син әле белмәгән зихләрем күп. Между прочим, әтием СССРда ЭВМны (комиларның бабасы') кертүдә иң каты тырышкан Рлмиевне татар кешесе диде'

«Ак җилкән»не чыгаручыларга сүзем: мин яраткан (көнләшмә. Ләйсән!) физика һәм астрономия турында языгыз, мәхәббәт заразасы турында түгел' «Җилкән »егез ак түгеп, вак була, алайса!

Шамил I.

мәктәп. 10 б класс