Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИКЕ САНДЫК ЙАКУТ

 

«ГАБДУЛЛА ТУКАЙ. ШИГЪРИЯТ ТЕЛЕ» ДИГӘН ИКЕ ҖИЛДЛЕ СҮЗЛЕК НӘШЕР ИТЕЛҮ УҢАЕННАН

Бүгенге цивилизация—сүзлекләр цивилизациясе

Алан Р1й.

француз лингаисты

2009 елда «Мәгариф» нәшрияты «Габдулла Тукай Шигърият теле» дип исемләнгән сүзлек бастырып чыгарды Басма ике китаптан тора, тулаем күләме 95 табаклар чамасы (1030 бит), тиражы 2000 данә.

Сүзлекне төзү эшен Казан дәүләт университетының филология факультеты, теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы хезмәткәрләре—филология фәннәре докторы Камил Галиуллин һәм Резеда Кәримуллина бүгенге фәнни югарылыкта һәм пөхтә итеп башкарып чыкканнар

Милли шагыйребезнең теле белән кызыксыну һәм аны өйрәнү бер бүген генә башланган эш түгел. Моннан байтак еллар элек (бОнчы елларда) Тел. әдәбият һәм тарих институтында бүлек мөдире булып эшләгән Г Әмиров. Габдулла Тукайның лексикасын һәм фразеологиясен өйрәнеп, филология фәннәре докторы дәрәжәсен алу өчен язган диссертациясенә кушымта рәвешендә шагыйрьнен сүзлекчәсен дә әзерләгән иде (бу хакта аның үзенең миңа сөйләгәне булды) Ләкин Әмировка Казанда озак эшләргә туры килмәде, тиздән ул Алма-Ата шәһәренә күчеп китте, диссертациясенен 75 битлек авторефератын да шунда бастырып чыгарды Каралама сүзлекчәнең язмышы мина билгесез, һәрхәлдә анын дөнья күрмәгәнлеген генә бсләм. чөнки ул рефераттан башка яши ала торган мөстәкыйль хезмәт түгел

Кулыбыздагы сүзлек исә бөтенләй башка нигезгә—Казан лингвистика мәктәбе принципларына—корылган.

Сүзлекнең төп өлешен конкорданс бүлеге—Тукай шигырьләреннән алынган цитаталар белән китерелгән сүз формалары күрсәткече алып тора Бу күрсәткеч алфавит тәртибендә төзелгән Гомумән, конкорданс сүзнен (сүз формасының) теге яки бу әсәрдә, шигырь строфасында һәм шигырь юлында нинди контекстта, нинди багланышта, ничә тапкыр очравын (ешлыгын) күрсәтә. (Сүз жде чыккач. 1869 елда Казан архиепископы Георгий акчасына Коръәннен тулы конкордансы нәшер ителгәнлеген искәртеп үтәсем килә; әгәр бүген мондый белешмәне татар телендә әзерләп бастырып чыгара алса, безнен мөфтият төрки дөнья күләмендә искиткеч зур эш майтарган булыр. Тукай текстларында шактый мул очрый торган дини төшенчәләрне анлау-анлату эше дә жинеләер иде)

«Габдулла Тукай. Шигърият теле» сүзлегенең конкордансында кулланылышы чикләнгән (искергән, диалекталь, алынма һ.б.) сүзләргә, ялгызлык исемнәргә кыскача аңлатма бирелә. Укучы сүзнен мәгънәсен ачыкларга теләсә, аны башка сүнекләргә юнәлтү алымы кулланылган. Гомумән, 18400 сүз мәкаләсе 2000 ләп төрле аңлатма белән тәэмин ителгән.

Сүзлеккә теркәлгән цитаталарның адресында шигырьнен шушы сүзлектә кабул ителгән номеры, строфаның һәм шулай ук шигырь юлының номеры күрсәтелә. Бит номерлары күрсәтелми, бу исә укучыга Тукай шигырьләренең төрле басмаларына таянырга мөмкинлек бирә.

Сүзлеккә теркәлгән берәмлекне Тукайнын төрле басмаларыннан (1985,1975—76,1955 һәм 1943 елгы басмалар) эзләп табу өчен икенче китапнын ахырында «Шигырьләрнең алфавит күрсәткече» дигән кушымтадан файдаланырга кирәк. Бу кушымтада Тукай шигырьләренең төрле басмалары арасындагы аермалар да күрсәтелә.

Сүзлекнең төзелеше турындагы бүлекчәдә әйтелгәнчә, «Конкорданс кысаларында (берәмлекләргә] тулы аңлатма бирү күздә тотылмый, шулай ук сүзнең Тукай текстындагы мәгънәсен ачу бурычы куелмый». Берәмлекләргә кинәйтелгән аңлатмалар Сүзлекнең Интернеттагы компонентында биреләчәк, ә бу кушымта- компонент тулысынча әзер икән.

«Сүз формаларының кире күрсәткече» аерым әһәмияткә ия. Татар лингвистикасы өчен монысын, гомумән, яналык дияргә мөмкин Аерым очракларда ул текстларда очрый торган теге яки бу формаларны төгәлрәк аңларга, нигезләргә һәм төзәтмә кертергә дә ярдәм итә. Ихтимал, ул Тукай рифмаларын өйрәнүчегә дә таяныч булыр.

Тагы бер кушымтада «Г.Тукайнын иске татар әдәби телендә язылган шигырьләренең тексты» туплап бирелә. Шигырьләр хәзерге әдәби телгә юлга-юл тәрҗемәләр белән тәэмин ителгән.

Тукайның неологизмнары һәм протологизмнары мәсьәләсе белгечләрнең аерым тикшерүен сорый

Сүзлектә кулланылган шартлы билгеләргә нечкәләп тукталу кирәкмәстер Татар укучысы өчен яна булуларына да карамастан, белешмәдән файдаланучыга ул тамгаларга күнегү кыен түгел дип уйлыйм. Шулай да бу Сүзлек укучыдан, маңгайны җыерып, баш мие җыерчаларын да эшкә кушуны сорый.

Төзүчеләр файдаланган чыганаклар арасында, әлбәттә, татарның ядкәри «Гарәпчә—татарча—русча алынмалар сүзлеге» беренче урында тора. Ана юнатгкәндә төзүчеләр «ГФ» кыскартылмасын куллануны кирәк тапканнар Бусы да бик дөрес эшләнгән, чөнки әлеге сүзлекнен «дилбегә буе» атамасы аның эчтәлеген дөрес чагылдырмый (сүзлектә фарси алынмалар да җитәрлек бит).

Тагын бер мөһим нәрсәне искәртеп китик. Тукайның компьютер фондын эшләгән вакытта Сүзлекнең авторлары шагыйрьнең 1985 елгы академик басмасында киткән аерым хаталарны һәм төгәлсезлекләрне ачыклап, сүз формасын алдагы басмалар буенча тикшергәннәр һәм ул урыннарга төзәтү керткәннәр (мәсәлән, академик басмадагы абый (дөресе—«абзый» булырга тиеш икән), әзһәбенне—мәзһәбеңне, каризләре—кариэләре, хыялымнан—хыярымнан һ.б.).

Бу сүзлек белән җентекләп танышканда мин Тукайның инде онытыла төшкән сурәтләрен хәтеремдә яңарттым. Мин Тукайда үзем өчен яна нәрсәләр ачтым. Яна метод буларак, конкордансный шундый хикмәтле хасияте бар, ахрысы: элек аерым-аерым йөргән сүзләр һәм сурәтләр укучы анында бергә оешалар, ана телеңнең элек тырышып- тырышып та колачын житмәгән илаһи чиксезлеген берьюлы иңләгән, аңлаган кебек буласын... Нәтиҗәдә Сүзлек гаҗәеп ассоциацияләр уята. Бу мәкаләмне язганда мин шушы «Тукай конкордансы» кузгаткан субъектив тәэссоратларыма да таяндым

Егерменче гасыр башыңда ук мәнгелек дөньяга күчкән Тукай бүген безнен замандашыбыз булып яши икән—иң әүвәле мин шуңа ышандым. Адәмнәрнең психологиясе бер гасыр эчендә тамчы да үзгәрмәгән Ләкин бу канкоюлы болгавыр чор адәми затнын биологик күнел төпкелендә йокымсырап яткан динозаврны уяткан фаҗига шунда. Бүген арабызда менә шул борынгы ерткыч тантана итә Эреле-ваклы һитлерлар, Сталиннар, Пол Потлар. Төрекмән башлары—динозаврдан. Ә аларнын масштаб ягыннан ваграклары бихисап булганга, кешелеккә китергән
зыянннары. ихтимал.
«бөек»ләренекеннән ким түгелдер

Тукай заманы белән бүгенге көн арасында параллельләр күп. бик күп Шуна күрә әлеге сүзлектә без тәңгәл төшенчәләрне бик мул очратабыз Тукайны укыйбыз да. анын нәкъ бүгенге көн кадагына суккан сүзләренә исебез китә

Параллельләр һәм ассоциация дигәннән

һәр ике замандагы кол-куштан психологиясе, әллә каян пәйда булган һәм куып таратылган бичара Думалар, бик күп вәгъдә итүчән ике йөхзе демократия, бушбугазлык.

Тукай әйтмешли, әлләкемнәр кереп «тулган» Дума өметләребезне акламады «Ах. Дума. Дума. Дума... Эшләгән эшен бума?»

Патша заманындагы Думага сайланган татар депутатларын Тукай бер дә өнәмәгән.

Менә, мәсәлән, патша чорында I! һәм III чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, мөселман фракциясе әгъзасы Садрый Максуди. 1907 елның 15 маенда Думада ясаган чыгышында халык мәгарифе мәсьәләләрен күтәреп. 1874 елгы реформа нигезендә Европа һәм Себердәге алты мен мөселман мәктәбенең элеккеге мохтарияте (автономиясе) бетерелеп, аларнын мәгариф министрлыгына буйсындырылуын, яңа мәктәпләр ачуга рөхсәтнең фәкать мәжбүри рәвештә рус теле кертү шарты белән генә бирелүен, ләкин мәктәпләрнең берсе дә дәүләттән субсидия алмавын әйтә. Ул мөселман халыкларының башлангыч белемне туган телләрендә алырга тиешлеген күрсәтә һәм сүзен: «Без. мөселманнар, анлы рәвештә туган телдә, ягъни һәр мөселман халкының үз телендә укыту ягында торабыз һәм бу системаны үзенен изге эшенә тугры халык кулында булган барлык чаралар белән яклаячакбыз», -дип тәмамлый. Максудинын чыгышыннан өземтәне «Собрание речей Гг. Депутатов Государственной Думы 1 и II созыва» китабыннан алдым (С -Петербург. 1908)

1912 елгы сайлауларда Максуди IV Думага депутат булып сайланмыйча кала һәм заманында бу фактка Г Тукайнын сатирик каләме дә җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтә. Монда Шагыйрь бик үк хаклы булмаган, мин хәтта Тукай бу очракта бераз көнләшкән дә кебек дип уйларга жөрьәт итәм Әгәр көнләшкән булса, юкка көнләшкән: Такташ әйтмешли, «нарком булып» сайлана калса. Шагыйрь Тукай Думаның «алты-биш» утырышыннан сон ук Петербургтан чыгып качар иде

Анын бүгенге курчак депутатларга мөнәсәбәте тагы да кискенрәк булыр иде Ничек кенә мактасан да. демократиянең йомшак, кимчелекле яклары бар Нәкый Исәнбәт сүзләренә караганда. 1917нче елларда Уфада жәмәгать җыелышларында мәсьәләне йодрык белән хәл итүдә Фәтхи солдат дигән кеше мәшһүрлек казанган Шунысы кызык, егерменче гасыр азакларында һәм егерме беренченең башында иҗтимагый тормышта (шул ук җыелышларда), хәтта дин-рухият әһелләре арасында да шушындый «Фәтхи солдатлар», ягъни солдафоннар һәм матрос Железняклар күзәтелә. Зыялыларга болар белән көрәшү жинел түгел Зыялылар демократиясе «йодрык сугышы»на хәзерлексез—тәрбия башка, культура бүтән

Бүген дә бездә бөтен юллар бердәнбер мәркәзгә—Мәскәүгә илтәләр Акча да пәрәвез оясының мәркәзендә туплана. Бөтен идарә жепләре шушы мәркәздән регионнарга таба сузылган.

Регионнарның кулы богаулы

Жирле түрәләрнең баш миен «Как ты будешь отвечать там. тотса мәскәүләр якаң?» дигән коточкыч сорау бораулап торганда, алардан халыкка җиңеллек китерердәй чын инициатива көтү авыр, әлбәттә Хакимият вертикале түбәнге постларга Салтыков-Шедриннын механик «органчик»ларын утырту турында гына кайгырта һәм «әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу» «Органчиклар» исә беренче нәүбәттә мәдәният бакчасындагы Апушларны. Габдуллаларны утап чыгалар

Без инде барлы-юклы мохтарият казанышларыбызны да җуеп барабыз бит Кабат латиницабызга күчәрбез дип күпме өметләнеп йөрдек, бу өметләрне чираттагы курчак Дума буып ташлады Менә тагы ЕГЭ—бердәм дәүләт имтиханы дигән афәт чыкты, шуның аркасында татар мәктәпләре фән нигезләрен русча укытуга күчәргә мәҗбүр ителделәр ЕГЭ (БДИ) милли мәгарифнең тамырына балта чаба

Тукай әйтә: «Кап-кара кал белми хөррият дигән сүз кадрене».-ди Без дә
хөрриятнең кадерен белмәдек, гөнаһкяр Ельциннар, Горбачевлар һәм Гайдар кулыбызга тоттырган хөррият кошының канатын каерып, мәсхәрә иттек, аны янә хакимият вертикаленә алмаштырдык.

Сүзлектә теркәлгән Һималая атамасына карата. Икенче китап, 303 б. «Һималая тау өстендә алтын бишек, /Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп» (Тукай, «Ай һәм кояш» шигыреннән). Азиядәге бу таулар системасы хәзерге география терминологиясендә, русчага ияреп,—Гималай (таулары) рәвешендә бирелә. Ләкин атаманын килеп чыгышы санскрит телендәге hima—кар һәм alay—урын сүзләре белән бәйле (башка фикер дә бар, ләкин һәр очракта сүзнең беренче хәрефе «һ» яки «х» булып кала). Инглиз, нимес һәм француз телләрендә Himalaya яки Himalaja, ягъни Тукай заманындагы татарча язылыш беренчел чыганактагыга тәнгәл булган. Дөрес булган! Ә без ... әлифба алмаштыра-алмаштыра, «тәки» юлдан язганбыз.

Бу сүзне шигъри йакут дип атап булмаса да, терминология, этимология һәм орфография фәннәре өчен энҗе белән бер дәрәҗәдәге мисал ул. Һәрхәлдә ул безне телебезнең тарихы һәм киләчәге турында уйланырга мәжбүр итә. Күрәбез ки, ЗОнчы еллар ахырында мәҗбүри рәвештә кириллицага күчү безнен орфографиябезгә тискәре тәэсир ясаган, без сүзнең әйтелешендә дә беренчел өлгедән бер дә кирәксезгә ераклашканбыз икән (Стокһольм, һолландия һәм хәтта Таһран-Тыйһран рәвешендә язылырга тиешле сүзләрдә дә). Бөтен фажига шунда—дөреслеккә кайту кайчак мөмкин дә түгел инде. Кәрван китеп барган була...

«Нинди күп бездә ятимнәрне талаучы бәндәләр!» Бу сүзләр дә Тукайныкы.

Баксаң, бүген без, «Бердәм Рәсәй» дия-дия шапырынып, «Ятимнәр империясе»нә әйләнеп барабыз бит!

Ярты планетаны ипекәй белән тәэмин итә алырлык иксез-чиксез Рәсәйдә «ач үлемнән куркусыннан |ярты| ил жылый».. «Бу сәнә ачлык жылавы чын халык бәгърен ашый!»...

Чыннан да, бүген чүплек башларында казынучы бичаралар арасында ипи сыныгы кимереп торучы бомжларны гына түгел, зәнгәр иренле гади (дәрәжәсез) пенсионерларны да очратасын. Кем белә, бәлки иртәгә без мәчет катындагы теләнчеләр арасында бүгенге берәр миллиардерның соранып торуын да күрербез. Нәкъ Тукай язганча...

Ничәмә-ничә мең гектар уңдырышлы җир сөрелмичә ята, кысыр кала. Басуларны кылган баскан... «Шүрәле асрап ята торган» кара урманнарны да кисеп-егып киләләр... Авыллар аша узганда җимерек ферма кабыргаларын күргәч, күңел сызлана. Сугыш үткән жирләр диярсен.. Жир иңри «Изге, шәфкатьле анабыз— мәрхәмәтле жир жылый...»

Йа, нинди гайре табигый хәл соң бу?! Нинди мәйсезлек?! Урыслар мондый күренешне мерзость запустения диләр. Библияви сүз инде. Татар зыялылары әле монын тәңгәл тәрҗемәсен табып өлгермәгән, ләкин Тукай... Тукай булса табар иде.

Сүзлекнең конкордансында теркәлгән «йөз» сүзенә Тукайдан 26 мисал китерелә. Белгәнебезчә, «йөз»—күп мәгънәле сүз. Хәлбуки, Сүзлектә аңа аңлатма-мазар бирелми, укучыны «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нә яки башка чыганакка юнәлтүче күрсәтмә дә юк.

«Вә әсәф! Ачлык вә коллыктан бүтән һич бездә юк. /Шул гажәп: ник бу егерменче гасырда йөз дә юк!»—дип сүз уйната Тукай яшь аралаш.

Шагыйрь күнеле егерменче гасырның битсез (йөзсез, чырайсыз) һәм кимчелекле булачагын сизә... Егерменче гасыр... Рәсәй-Русия, СССР һәм янә Россия Федерациясе «башаягы белән оттырган» битсез гасырыбыз Ә бит егерме беренче гасырның да йөзе алдагысыннан матурырак булырга охшамаган.. Алар икесе дә икейөзле...

«Читен тормыш!—капиталга табынмасаң...» Әйе. бүген капиталга табынучылар заманы килде. Кичәге фирка-совет җитәкчеләре һәм аларнын чагалары халык җилкәсен кимерә дә, хаксыз туплаган акчаларын чит ил банкыларына күчерә, анда аксарай шикелле виллалар салдыра Гади халыкка ни кала? Ул инде, гадәтенчә, вак-төяк урлашу белән мәшгуль. Рәсәйдә алдау һәм ялган патшалык итә.

«Мөселман каз|ы]лыгы чыккан базарга...»

Хәзер дә чыкты бит андый казылыклар, пилмәннәр. Бәяләре генә мөселманча
түгел—дөньякүләм финанс империясе әһелләре кушканча

Мин Тукайны бүгенге Казан урамнарында йөргән, радио тынлаган. яшьти Шүрәлесе белән бергәләп телевизор карап утырган кыяфәттә күз алдыма китерә алам-алуын Тик менә, әйтик, берәр фирка яки. әйтик. ПЭН-клуб әгъзалары җыелышында утырган Тукай һич кенә дә күз алдыма килми. Анын Шүрәлесе рәсми җыелыш-утырышларны бер дә өнәмәгәндер

Телевизор экранында чытлыкланып, тырыша-тырыша авызын бөрештереп һәм шакмакландырып сөйләүче мәймүнә (чибәр) дикторлардан Шүрәле белән ярыша- ярыша көләр иде Тукай! Алар бит икәвесе дә—табигать баласы, чынлыкны сөяләр, битлек кигән ясалмалыкка һәм фальшка дошманнар

Тормыштагы ялыктыргыч һәм күнелсез хәлләрне—тормыш прозасын Тукай, шигърияткә каршы куеп, «нәсер» дип атый (бу сүз «Шигърият сүзлеге»нен конкорданс бүлегендә юл хәрефләре белән җыелып. анын янына унга таба юнатгән ак ук куелган һәм 3.1 дигән шартлы адрес күрсәтелгән, ягъни бу сүзне кушымтадан—«Шигырь исемнәрендә һәм баш өлешләрендә теркәлгән сүзләр күрсәткече»ннән эзләп табарга кирәк Бусы беркадәр уңайсызлык та тудыра сыман Ә конкрет бу очракта «нәсер» сүзенен тормыш прозасы мәгънәсендә килүе бүгенге укучы өчен ачылып бетмичә кала. Монда Тукайнын руска һәм гаребкә ияргәнлеге аермачык)

Тукайны шагыйрьгә һәм прозаикка аерып карау анын табигатенә каршы килсә кирәк Кулыбыздагы бу Сүзлек исә Тукайнын шигърият телен теркәүне максат итеп куйган. Сүзлекнең «Кереш»ендәге сүзбашына караганда. «Казан дәүләт университетының филология факультеты, теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы Тукай фонды нигезендә рифмалар, искергән сүзләр, проза, хатлар сүзлекләре кебек төрле төрдәге белешмәлекләр» төзү белән дә шөгыльләнә. Шуна күрәдер, мәсәлән, «куштан» сүзе Сүзлеккә «Казан вә Казан арты» шигыренә нисбәтән генә теркәлә, анын Тукай цитата рәвешендә китергән халык җырларындагы мәгънәсе ачылмый кала («Сөйгән генә ярын булса куштан. /Чыгарасын килми куйныннан»—монда фарси чыгышлы куштан сүзе «тәмле, татлы телле» мәгънәсенә ия).

Бәрәнге... Соңгы гасырларда Рәсәй тарихын алга тәгәрәтүче гаять әһәмиятле нәрсәкәй...

«Яүме мәхшәрсез онытмаслар бәрәнгемне минем • (конкорданста—363-3 2) Әгәр мич башында түшәмгә төкереп, «чуртан кушуын» көтеп яткан һәм һәр янаны «кара майт» белән каршылаучы халыкны Рәсәй патшасы мәжбүриләп американ бәрәңгесе үстерергә өйрәтмәгән булса, җир йөзендә бүген Россия федерациясе дигән алагаем зур мәмләкәт яшәр идеме сон? дисен

Бәрәңге кебегрәк йомарлак нәрсәгә чыра аяклар кадап ясалган тәгәрмәчле уенчык ат (?) янында палас җәйгән сәкедә катыклап бәрәнге ашап утыручы сабый Габдулла күз алдыма килә. Бер кулында—тәмле ипекәй Хаҗи-Морат Казаковнын картинасы шундый булып исемдә калган Бәләкәй Габдулла, нигәдер, фоторәсемдәге кебек туп- туры сиңа караган төсле. Йа, сабыйлар күзендә бу кадәр мон буламени? Бу кадәр уй? Яшь килә күздән яшь килә Аннары мин хыялымда бу картинада сабый янына бүгенге Тукай томнарын һәм менә шушы Тукай сүзлеген тезеп куям Үзем елмаям ә күздән яшь ага... Әтисе ГУЛАГ ятьмәсенә эләккәч, дөньяның «розасын» гына түгел. Тукай әйткән «угроза»ларын һәм «розга*ларын татыган, ары сугылып, бире сугылып гомере буе хаклык эзләгән рәссам Хаҗи-Моратны да кызганам мин Сүз уңаеннан әйтеп китим. Казандагы Бауман урамында нәкъ «Матбугат йорты»на каршы урнашкан тәбәнәк йортта Хаҗи-Морат Казаков гомер кичергән ике тәрәзәле бүлмәдә ул үзе «Тукай «Көфер почмагы»нда» дип атаган рамсыз (димәк, тәмамланмаган) картинаны күргәнем бар Бу картинаның язмышы мина билгесез Ихтимал, картина Кырлайның Габдулла Тукай исемендәге музей фондларындадыр

Тукай...

Гадәттә. Тукайнын үз сүзләренә ияреп, аны рус шагыйрьләре Пушкин һәм Лермонтов белән янәшә куюга тап буласын Ләкин психология күзлегеннән караганда Тукай мәшһүр рус шагыйре Василий Жуковскийга якынрак Жуковскнйнын әнкәсе 1770 елда Бендеры (фарсы һәм төрек телләрендәге мәгънәсе-«гавань», култык) шәһәрен алганда русларга әсир төшкән төрек кызы Салиха Ә биологик әтисе—әсир
кызны үзенең кәнизәге һәм беркетелмеш колы иткән өлкән яшьтәге рус алпавыты Бунин Василий туганнан сон, баланы әнкәсеннән аералар һәм ул рус җирлегендә, аристократик шартларда тәрбия ала Жуковскии белән Тукайнын күнел нечкәлеге һәм романтикасы шушы ятимлектән, нәкъ кеше булып җитешкән мизгелдә әйләнә- тирәңдәге җансыз бушлыкны тоюдан, фани дөньянын тотрыксызлыгын аңлаудан, ин кирәк чагында ана мәхәббәтенең шифалы җылысын алып бетермәүдән дә килә торгандыр. Аларнын тагын бер уртак ягы бар—шагыйрьләр икесе дә «яшерен сөю» афәтен кичергәннәр Әйе, аларнын күңелләре китек булган, мәжрүх. Бу гигант шәхесләрне челпәрәмә килеп ватылган һәм вакыт-патша иркендәге табигать исемле оста табиб-реставратор тарафыннан җилемләп, кабат тормышка кайтарылган искиткеч гүзәл фарфор ваза белән чагыштырырга бик мөмкин

Кулыбыздагы сүзлекнең конкордансыннан Жуковскии фамилиясен эзләп тапсагыз, Тукайнын «Мокътәбислектә Жуковский зур остазым минем» дигән сүзләренә тап булырсыз... «Безгә ят, чит телдәге изге фикерне тәрҗемә /Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма»,— дип яза ул «Буш вакыт» дигән шигырендә.

«Безнен Тукайны тәрҗемә итә белмиләр шул»,—дигән зарны ишетергә туры килә. Ихтимал, дөрестер дә. Әгәр тарих куласасы кирегә әйләнеп, Тукай шигырьләрен аның рухи карендәше Жуковский тәрҗемә итеп бирсә, шәркый йакут һәм җәүһәрләр нурыннан рус укучысының күзләре камашыр иде.

Бер факт. 2006 елда «Нева» нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән өч томлы иң бай «Афоризмнар» китабында, әйтик, элекке премьер В Черномырдинның анекдотка лаек сүзләре күзгә чалынды, ә Габдулла Тукайдан хлынган бер генә цитата да таба алмыйсың. Бу абруйлы, саллы басманың төзүче авторлары А.Ю Кожевников белән Т. Б. Линдберглар Тукайны белмиләр. Россиядәге төрки әдәбият эченә алар, гомумән, кереп тормаганнар Их, дисен, төпле акыллы бер татар егете табылып, Тукайнын һич югы бер-ике дистә канатлы йакутларын һәм энҗеләрен бер җепкә тезсә иде дә, Жуковскийча шигъри (!) тәрҗемәдә ошбу авторларга бүләк итеп җибәрсә иде...

Тукай сүзләрне кушып-ялгап яна берәмлекләр ясарга маһир (мәс.. әһлинсафлә—әһле инсаф лә—инсафлы кешеләр ич, балүрдәк—бала үрдәк, беләлмисен, тиз үк. яумасайде, яп-яхшук, шулайтеп, эсситеп—эссе итеп, өстеналып—өстенә алып һ. б.).

Кайчагында Шагыйрь, мавыгып китә дә. яна сүзләр оештырып, уйнап ял игеп ала. безне дә елмайтырга ярата. Менә аның кайбер «гарәпчә яна масдарлары» тәвәррес—руслашмак. тәвәррек—төрекләшмәк, тәяппен—японлашмак, тәнәммес—нәмсаләшмәк...

Монда уены-чыны бергә.

Бу «ләшмәк-лашмак»ларнын берсе дә безгә кирәкми бит, милләттәшләр! Бигрәк тә руслашу белән төрекләшү дигәне колакны сагайта, ә сонгылары безгә куркыныч түгел ... Төрекләшү-төрекләштерү мәсьәләсендә Тукайнын төпле фикере билгеле: «Андый мөхәррирләребез татарларны төрекләштерергә аз тырышмадылар Ләкин булдыра алмаслыкларына тәмам күзләре җиткәч кенә туктадылар.»

Руслашуга килгәндә, без катгый: «Нет!» дигән сүзне генә белергә тиешбез.

Дөресен әйткәндә, бүгенгесе көндә безгә,—башка халыклар белән бергә, русларны да кертеп,—кабат маймыллашу һәм роботлашу куркынычы яный. Кайсысы хәтәррәктер? Әллә сон алар бер үк нәрсә булып чыгармы9 Һәрхәлдә—тормышның ачысын-төчесен татып үсә-камилләшә торган кеше сыйфатларын җую булыр... Ә ахырын кем белә? Массакүләм компыотерлаштыру сонгы исәптә яман нәтиҗәгә китерер төсле Без, чынбарлыктан качып, ясалма дөньяда төш кебек татлы хыятлар кочагында яши башларбыз микәнни?.

Ачы чынбарлык татлыны татып карарга чакыра.

Менә бүгенге Казанда кая барсан, шунда «тәтәйләр рәте»н күрәсең. Диварлар гарби европалы «sex» сүзе һәм «төнге күбәләкләрнең» телефон номерлары белән тулган... Ул язуларны кырып та карыйлар, буяп та карыйлар Файдасызга! Кыз- кыркыннар пәрдәсезлеккә мәктәптә үк өйрәнеп, актин-ак «өлгергәнлек аттестаты» алып чыгалар бит... Ә Тукай заманындагы «проститутка Наташа, Мәрьям. Рабига. Гайшә»ләргә сары кәгазьгә басылган мөһерле паспорт («сары билет») бирелә торган булган.. Без дә бүген фәхешханәләрне рәсмиләштерү алдында торабыз шикелле.

Мобильниклы фахишәләрнен һәм аларнын сутенерларынын да паспортын «сарыга» алмаштру файдалы булыр иде.

Егерменче гасырнын беренче чирегендә яшәгән һәм хакимияткә килгән шашкын рус/еврей революционеркаларынын женси мөнәсәбәтләрне «бер тустаган су эчүгә тинләүтеориясе» бүгенге яшүсмерләрнең төнге субкультурасында гарип һәм вәхши төстә чынга ашканын күрәбез. «Афоризмнар» китабына теркәлгән «Эротика—сәнгать ул. ә порнография—тормышнын үзе» дигән сүнәргә тикле барып җиткәнбез Илаһидан иблисигә кадәр бары тик бер генә адым икән

Без бүгенге яшьләрнең психологиясен аңлый алмыйбыз.

Аталар белән балалар арасындагы аңлашылмаучылык кадимнән үк. Адәм һәм. әйтик. Нух пәйгамбәр заманыннан ук килә ич дип үз-үзебезне алдамыйк Мондый фикер, икесенең дә хортумнары булганга, чебенне фил белән тиңләүдән башка нәрсә түгел Кичә мәхәббәтле Адәм заты ишәюга юл тоткан булса, бүген дәһри илебез, балалар аз туу һәм зәгыйфь туу сәбәпле, дәһшәтле демографик упкын якасына килеп җиткән инде

Әйдәгез, артка, артка—мәнге яшь һәм саф табигатькә табан'

Менә монда инде без Габдулла Тукайның: «Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул» дигән сүзләре белән килешә алмыйбыз төсле Хәер, моны әйткәндә мин офык артындагы ялган мираж-сагымнарны гына күздә тотам.

Актара торгач. Сүзлектә Тукайның: «Эчә халык суык дип тә. бәйрәм дип тә. /Эчә халык хәләл дип тә. хәрәм дип тә» дигән юлларына тап булдым «Их Тукан. Тукайгынам» дими ни диим? Тукайның вафатыннан сон 20—25 еллар үткәч, аты сугыш чыгар алдыннан, безнен авылга күрше Карамалы базарында «ике борынга» бер «чөлли» (чәкүшкә) кәгеп, җәяү генә жырлый-жырлый алпан-тилпән кайтып килгән агайлар турында бөтен авыл атна буе сөйләгәне истә әле Бүген исә алкогольләшү ягыннан Татарстаныбыз Идел буенда, күмүшке коярга бездән күпкә маһир чуашларны да артта калдырып, беренче урында тора имеш «Год трезвости в Казанской губернии» (Казань. Типография Губернского Правления. 1916) китабына ышансак. Тукай заманында мөселман (жан башына) эчкән исерткеч күләмен тустаганлап үлчәп булган әле. егерме беренче гасырга чыккач, моны көянтә-чиләкләп үлчәргә туры килә Өстәвенә әфьюннен «героин» дигән тагы да усалрак торе пәйда булды Барын да белүче статистика героин сатылу буенча да Рәсәйнен беренче урында торганын күрсәтә

Айну кирәк. Юкса—инкыйраз.

Без бүген «җитлеккән һәм чыныккан милләт» дәрәҗәсендә калу өчен имтихан тотабыз. Монын өчен безгә аек. саф акыл кирәк

Менә «Тукай конкорданс»ыннан тагын бер сүз: «Җиһанда болгарын вар уллыгына канигь улсыннар; /Безем парлак бәхеткә гыйбтачы һәм тамигь улсынлар (2416 )

Монын бүгенге татар теленә тәрҗемәсе «Дөньяда болгарлар әле дә бар икәненә ышансыннар; /Якты бәхетебезгә көнләшеп һәм үзләре дә |шуна?| омтылсыннар |?|» Безне бу тәрҗемә канәгатьләндерми Ин әүвәле шул монда, күбәүләр уйлаганча. Шәһри Болгар турында сүз бара дип беләм. болгар каүме турында түгел Аннары бу шигырь юлларының Гали Чокрыйга катнашы бар түгелме ’ («Гарәпчә— татарча—русча алынмалар сүзлеге»ндә шулай күрсәтелә). Тукай Гали Чокрыйнын фикерен цитата рәвешендә генә файдаланган булырга мөмкин Мондый алым Шәрык шагыйрьләренә хас, ул сарика (плагиат, ягъни әдәби караклык) булып исәпләнми

Сүзлекне төзүчеләр кайбер сүзләргә кайсы чыганакта аңлатма бирелүен дә күрсәткәлиләр. ә күпчелек сүзләрнең мәгънәсенә Тукайдагы мисаллардан ук төшенәсең. Шулай ла шәрык алынмаларының байтагы аңлатуга мохтаҗ, чөнки Тукай иҗаты җитәрлек тикшерелмәгән, анын тел байлыгы аз өйрәнелгән, шактый сүзләр, әйтик. ГФ сүзлегенә дә кермәгән Өстәвенә, кайбер гарәпчә яки фарсыча окказиональ (очраклы) сүзләрне алынма дип атау да читен Дөрес. «Шигърият теле»нә кушымта рәвешендәге «Тукайнын иске татар әдәби телендә язылган шигырьләренең тексты» бүлеге «хәзерге әдәби телгә юлга-юл тәрҗемәләре белән» тәэмин ителгән, бу исә чит-ят сүзләрнең мәгънәсен билгеле бер дәрәҗәдә ача дип әйтер идем Шунысы гына кызганыч, кайчак бу тәрҗемәләрне шагыйрь каләме түгел, кичәге «пуркилар» каләме генә эшләгән кебек тәэсир кала

Сүзлектә пырак сүзенә «җәннәттәге фантастик ат» дигән кыска гына аңлатма биру
кирәк табылган Төзүчеләр укучыны ГФ һәм МС чыганакларына юнәлтәләр, ләкин МС («Миллият сүзлеге») бу сүзнен мәгънәсен башкачарак анлата, аны җәннәткә генә кайтарып калдырмый. Җөрьәт итеп, шуны да әйтеп китим: «Миллият сүзлеге»нен хәзергә кулъязма хәлендә генә яткан тулы версиясендә Борак/бурак/пырак сүзенен аеруча тулы аңлатмасы бар.

Ятим тормышында, ифрат жайсыз көнкүрешендә Шагыйрь Тукай әдәпсез сүзләр ычкындыргалаганмы-юкмы икәнен мин тәгаен белмим. Ә Тукайнын шигырьләрендә мин сүгенүгә тартым «И пычагым кергере!», «Кит! пычак керсен жиһаннын барча сандугачына!» һәм «Жен оргыры!» дигән усал сүзләрне генә хәтерлим. Беренчесе төнлә кеше бимазалап, тәрәз кагып йөрүче су анасына карата әйтелә. Борынгы сүз булса кирәк «Ни пычагыма. » кебек гыйбарәләргә караганда, монда «пычак» эвфемизмга да охшый- охшавын. Эзләнеп маташмагыз, Нәкый Исәнбәт бу хакта төште сүз әйтмәгән.

Кыскасы, Тукай үз иҗатында. Шүрәлесен авызлыклап, «шакшы сүз»ләргә табу салган, авыз пычратмаган. Бу яктан ул яшь Пушкинны түгел, инде җитлеккән һәм карарлашкан нәфис Пушкинны хәтерләтә. Битараф язмыш ниләр генә кыландырмасын. Шагыйрь Тукай әнкәсе теленә кер кундырмый, «ана» сүзе анынөчен мәңгегә изге, илаһи төшенчә булып кала. Беләсезме. Такташыбызда, «кызып китеп», Чемберленнын «анасын сатып» маташмаган булса әйбәтрәк буласы иде дә бит

Тел нәфислеге мәсьәләсендә «Габдулла Тукай. Шигърият теле» белешмәсенең авторлары да минем бу фикерем белән килешерләр дип өметләнәм.

Спортта алтын медаль яулап алу өчен чит илләрдән саф алтыннан да кыйммәт бәягә төшереп төрле төстәге легионерлар чакырып китерергә мөмкин икәнен беләбез. Ләкин әдәбиятта легионер Тукайлар булмый, аларны туган туфракта, үзебезнең шифалы чишмә суларын сибеп, үзебезнең бишек җырларын—«әллүки- бәллүки»ләрне көйләп үстерергә кирәк. Чын шагыйрьлек «чишмәләр дә акмый тыңлый» торган җырларны җырлап үссән генә чәчәк ата. Тагын., тагын Шагыйрь аяз күктә җемелдәшкән серле йолдызларны, әллә инде тулып ашкан күкрәгеннән ана сөте чәчрәгәнгә аксыл-аксыл Киек Каз Юлын күреп үсәргә тиеш—югары, гали хакыйкатьләрне тою өчен патшави Кояш белән Айны гына белү җитми, алар тирәсендәге бихисап «халык»ны да күрә белергә, бер мизгелгә йолдыз булып кабынган тузан бөртегенә кадәр яратырга кирәк дөньяны..

Аннары. Ятимнәрнең һәркаюсы үзенең «исендә калганнар»ын озын-озак иттереп яза ала, әмма һәр Апуштан Тукай чыгалмыи. Табигать бушлыкны сөйми, диләр. Ә җәмгыять исә тыгынлыкны өнәми.

Тукай геронтократия дигән нәрсәгә каршы

Геронтократияне борынгы заманнарда хөкем сөргән карый-картлар—аксакаллар хакимлеге диләр-диюен, ләкин шулай да бу—фараздан башка нәрсә түгел. Табигать картайган организмнарны үз вакытында алмаштыра, бөтен тәрәкъкыять-алгарыш шуңа корылган. Шулай кирәк.

«Бозмасын мәҗлес хозурын акчасы беткән кеше, Измәсен яшьләрне дә күптән яше үткән кеше»,—ди Тукай-философ.

Тотрыклы цивилизация өлкәннәрне ихтирам итүгә нигезләнгән була. Ләкин без шуны да яхшы беләбез: Кояш хәтле Кояш картлар артыннан чыга дип уйлау астрономия фактларына туры килми. Кәбестә төсле бер катлы булмыйк: Тукай әйтмешли, «Курыкма, бабагыз мич башыннан белмичә егылып төшмәгәндер!».—дип, үз-үзенне юату шикелле көлке-көленеч куштан психологиясеннән арынмасак, без бер үк геронтократия тырмасына кайта-кайта басып маңгаебызны күгәртеп бетерербез.

«Даһи»ларнын кулын пус әйдәргә (үбәргә) әзер торучылар бүген тагы «саф-саф гаскәр кеби» Әйтерсең лә, тарихта егерменче съезд булмаган, Никита Хрущев, имеш, шыр тиле, дивана, сантый булган..

Юк, илебез халкының каймагын—иң-иң ирдар, затлы кешеләрнесугышсыз утта харап иткән явыз шәхеснең культына карата «Пычак кергере!» дигән сүз генә урынлы.

Ничәмә миллиард яшьлек Кояшны яшь титаннар күтәреп йөртсен Кичәге көн—безнеке, туар көннәр—яшьләрнеке. Алар өлешенә кереп гөнаһлы булмыйк

«Урыс байса, сала аулында дәү чиркәү»,—ди Тукай, аннары мәкаль булып шомарып беткән бу сүзне үзенчәләп: «Урыс байса, сала чиркәү, вәләкин әүвәле мәктәп»,—дип
өсти Әйе. бүгенге
«яна татарларыбыз» байтак кына авылларда күркәм мәчетләр салып бирделәр. Рәхмәт аларга. Хәзергесе вакытта мескен хәлгә төшкән татар мәктәпләрен торгызу, егылган татар матбугатын аякка бастыру бурычлары нәүбәттә тора. Юк. нәүбәттә түгел! Чиратсыз эшләнергә тиешле эшләр бу Безнен бүгенге милли идеябез шул булырга тиеш—ярым үле татар китабына җан өрергә кирәк.

Китапсыз калсак. «Без бетәрбез, эз дә калмас—Жиһан моны сизәрмени9» (Гомәр Хәйямнан бусы.)

Бай абзыйлар арасында моны аңлаучы зур шәхесләр бармы9 Җитәрлекме9 Артка китешне туктатыр өчен милләтебезнең гакылы һәм ихтыяры җитәрме9 Инкыйраздан коткарып калырлык интеллектуаль көчләребез сүнеп-сүрелеп бетмәгәнме9 Турысын әйткәндә, бу мәсьәләдә оптимист булу кыен Агач кыңгыраулар гына күп. ярык барабаннар..

Югыйсә китапларыбыз сабыйлар өчен кәттә сурәтләр белән бизәлгән такмаза дәфтәренә—примитив уенчыкка әйләнеп бара. Чөнки башка китаплар начар сатыла, яки һич сатылмый ята. Мохитебездә рус теле өстенлек иткән шартларда безнен нәфис дигән әдәбиятыбыз да. фәнни дигәне дә русныкы белән ярыша алмый, аяусыз конкуренциядә оттыра. Еш кына чирмеш җене телендә язылган тарихи хезмәтләр исә җилкуар студентларның аннан-моннан йолкып укмаштырган курс эше дәрәҗәсеннән яки тирәнлегеннән узмаган була.

Китап үлә. Китап укый торган кеше/Человек читаюший/Homo litteratus/Homo lege ns биологик яктан бетеп бара дигән караш бар Әйдәгез, оптимист булыйк Юк!—диик,—Юк! Homo litteratus сакланып калачак, фәкать ул укый торган текстнын формасы гына башка булыр (мәс.. компьютер-китап. сурәтле һәм тавышлы интернет һ б ) Насыйб булса. Тукайны без Интернетта укырбыз һәм тынларбыз але

Укучым! Татар телендә үзлегеннән бик мәгънәле палиндром пәйда була, менә киредән укып карагыз әле:

Тукай—Йакут

Түбәндәге икеюллык та бәхәссез хакыйкать

Табыладыр Тукай йакут берлән

Югалмыйдыр Тукай вакыт бер1ән

Тукай—символ, байрак Тукай—безнең милли йолдызыбыз Беләсезме, без күктә күзәткән йолдызлар арасында бүгенгесе көнгә инде сүнгәннәре дә күп бит Без кайчак аларның моннан миллион, миллиард еллар элекке халәтен —кайнар яшьлекләрен генә күрәбез

Узган гасыр башларында мәңгелеккә китеп барган Тукай йолдызынын да нуры татар галәмен озак яктыртыр әле

Кулыбыздагы шушы һәйбәт Сүзлек—монын дәлиле

Мин бу Сүзлекнең идеалда гадәти китапка кушымта рәвешендә анын электрон- версиясе белән бергә сатылуын теләр идем (китапта диск өчен махсус кесә җайлап куеп булыр иде) Хәер, киләчәктә Тукай теле сүзлегенең генә түгел, башка тор сүзлекләрнең дә шулай нәшер ителүе кулай булачак Өстәвенә, электрон версиядә сүзләрнең әйтелешен, яңгырашын да чагылдырып була (югыйсә кайбер тележурналисглар һәм диктор кызлар да. әйтик, «һ» авазын »х» авазына әйләндереп маташалар, «гъ»ны да әйтә белмиләр )

ТУкайнын вафатына 100 ел тулачак 2013 нчедә наширләр Шагыйрьнең кулга сакланып кына тотышлы сувенир булырлык зиннәтле бер томлыгын зур тираж белән татар һәм рус телләрендә бастырып чыгарсалар иде

Соңгы сүзем -Габдулла Тукай Шигърият теле» сүзлегенең авторларына һәм наширләргә

-Рәхмәт сезгә, юлдашлар! Акылны да. хисләрне дә баета торган китап өчен рәхмәт!