ГОМЕР ЗАЯГА УЗМАГАН
Кулымда «Казан утлары» журналының былтыргы беренче саны Анда Фәрит Хатиповның «Өр-яна эчтәлек» дип аталган мәкаләсе басылган Автор бу мәкаләсендә Г Ибраһимовнын «Тирән тамырлар» романын бөтенләй башка яссылыкта бәян итә, әсәрдән өр-яңа эчтәлек китереп чыгара
• Казан утлары»нын тугызынчы санында исә Ф. Хатиповнын үтә дә әһәмиятле һәм кирәкле тагын бер мәкаләсе басылган. Ул «Укучы ышанырмы9» дип атала. Мәкаләдә тәнкыйть күзлегеннән чыгып кайбер яна әсәрләргә анализ ясала. Тәнкыйть угына байтак кына язучылар, әсәрләр эләгә. Автор мисаллар китерә-китерә аерым әсәрләрнен укучыны ышандыру көче аз булуын исбатлый. Ф Хатипов үзенен бу мәкаләсендә халкыбызның «кеше ышанмастайны чын булса да сөйләмә» дигән сүзенә таяна
Әйе. әдәби тәнкыитьнен төп максаты—әсәрләргә карага җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, әдәби хәрәкәткә һәм әсәрләргә вакытында дөрес бәя биреп бару, язучылык талантын югары максатларга юнәлтү
Филология фәннәре докторы Фәрит ага Хатипов әнә шул изге тәгълиматка тугрылык саклап, әдәбият дөньясында ярты гасырдан артык хезмәт итеп килә Анын әдәбиятка аяк басуы да очраклы булмый. Яшьтән үк әдәбиятка гашыйк. «Пионер каләме» журналы белән «Яшь ленинчы» газеталарының бер битен калдырмый укып барган, китапханәләрдән алган китапларын «серияләп» иптәшләренә сөйли торган малай мәктәпне тәмамлагач, кая барсын инде9 1947 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә Анда Латыйф Жәләй. Мөхәммәт Гайнуллин. Гази Кашшаф. Гали Халит кебек галим-остахзарнын дәресләрен тыңлый Чын әдәбиятка нигез дә университетта укыганда салына Үзен матбугатка якынайтучы олы остазы дип ул Гази Кашшафны саный Шушы тәҗрибәле һәм күркәм холыклы педагог йогынтысында 1951 елда Фәрит Хатиповнын беренче тәнкыйть мәкаләсе өченче курста укыганда ук «Совет әдәбияты» журналында басыла. Соңрак ул «Яшь сталинчы» газетасы редакциясендә эшләп ала
Ә бишенче курсны тәмамлагач ана аспирантурада калырга тәкъдим итәләр Ризалаша, әлбәттә. Фәнни җитәкчесе—университетка яна гына кафедра мөдире булып килгән Хатыйп Госман. Эшнең темасы—«Мирсәй Әмир иҗатында унай герой проблемасы». Әлеге хезмәтендә яшь галим әдипнең «Агыйдел» повестен һәрьяклап анализлый. 1955 елда исә ул кандидатлык диссертациясе ямый һәм шуның нигезендә • Мирсәй Әмир» дип исемләнгән монография чыгара Бу хезмәтендә Ф Хатипов М Әмир әсәрләрен анализлый, аларга бәя бирә, объектив булырга омтыла
Ә кандидатлык диссертациясен яклагач Фәрит Миргалимович Себергә китеп бара Хәер, бер ана гына түгел, университет галимнәренең күпләренә Себер якларында
чирканчык алырга туры килгән икән: Гомәр Саттаров, Азат Әхмәдуллин да шунда эшләп кайта. Биредә Тубыл институтында укыту, шәхси китапларыннан бүлек өчен китапханә булдыру. Тубылда «Ленин юлы» дигән татарча газета оештырып чыгару, авылларда чыгышлар ясау, үзешчән сәнгать эшен җанландырып җибәрү. Ниләр генә эшләргә туры килми 25 яшьлек егеткә! Казандагы газета-журналлар белән дә элемтәсен өзми—яңа әдәби әсәрләргә рецензияләр бастыра.
1959-1972 елларда Ф Хатипов Уфада яши һәм Башкорт дәүләт университеты филология факультетының доценты итеп сайлана. Ф Хатипов ул чорда татар һәм башкорт язучыларынын иҗатларын өйрәнү белән шөгыльләнә. Совет әдәбияты һәм әдәбият теориясе курсларын алып бара. Татар әдәбияты гына түгел, башкорт әдәбияты вәкилләре—С. Кудаш һәм Б.Бикбай турында күләмле мәкаләләре белән «Башкорт совет әдәбияты» ике томлыгында катнаша.
Галимнең фәнни хезмәтләренә дә. тәнкыйть мәкаләләренә дә әдәби әсәрнең асылын күрү, анын фәлсәфәләренә төшенү, әсәргә чын сәнгатьчә бәя бирү кебек сыйфатлар хас. Мисал китереп үтик. Аяз Гыйләжевнын «Өч аршын җир» повесте дөньяга килгән алтмышынчы еллар башы. Тәнкыйтьчеләр «Өч аршын жир»дән тырышып-тырышып кимчелек эзлиләр. Ф Хатиповнын «Өч аршын җир»гә бәя биреп язылган мәкаләсе исә аерым игътибарга лаек. Бу мәкаләне укыгач.тәнкыйтьченен акылына, төпле анализына, сабырлыгына, мөһим сүзне укучыга җиткерә белүенә һәм. барыннан да бигрәк, кыюлыгына сокланасын. Мәкаләдә авторның чын сәнгать әсәрен тоюы ярылып ята. ул анын эстетик кыйммәтен дөрес анлата.
Аяз Гыйләжевнын «Өч аршын жир-повесте әдәбият дөньясына әнә шулай: шау-шу куптарып, шактый каршылыклы фикерләр белән, күбрәк тискәре яктан бәяләнеп килеп керә. Аны «рухи яктан гарип кеше» сурәтләгәне, кабул ителгән иҗат методына туры килмәгәне өчен тәнкыйтьлиләр. Ф.Хатипов шушы бәяләрнең барысына да игътибар биреп, әдәбият теориясенә нигезләнеп, аларнын дөрес түгеллеген кат-кат исбатлый. Язучы Фаил Шәфигуллин тәнкыйтьче турында болай дип яза: «Халыклар дуслыгы» журналы үз канаты астына алмаса. А. Гыйләжевнын укучылар яратып каршылаган «Өч аршын җир» повесте, белмим, нинди язмышка дучар ителгән булыр иде. Рәхмәт инде Фәрит Хатиповка—әлеге гүзәл әсәр турында матур гына тәнкыйть мәкаләсе белән чыкты». (Казан утлары.—1967.— № 4)
Галимнең шул елларда басылган тәнкыйть мәкаләләреннән Салих Батгалнын «Сигезенчесе кем?» повестена карата язылганын искә алмау хата булыр иде («Казан утлары» 1975. № 8). «Документлар шәкелендә—үкенечле язмышлар» мәкаләсе Фәрит Хатиповнын «Мөлкәтебезне барлаганда» исемле зур хезмәтендә урын алган Шунысы игътибарга лаек: С. Баттал үзе дә әлеге мәкаләгә битараф калмый, галимнең туган көненә туры китереп, хәтта ки шигырь бүләк итә.
Уннарча ел ялаларга тап булган идем гәрчә.
табылды бит иҗатымны яклаучылар ирләрчә Әнә. паника куптарып ялачылар сафында Фәрит Хатипов туа бит һәр Яңа еп башында'
Бу юлларны укыгач. Фәрваз Миннуллиннын тәнкыйтьчеләргә булган таләбен искә төшерәсе килә. Ф Миңнуллин фикеренчә. тәнкыйтьче бик күп сыйфатларга ия булырга тиеш. Әмма ике сыйфат аеруча мөһим. Аларнын берсе—әдәби зәвык, икенчесе—принципиальлек. Әлеге сыйфатларның икесе дә Фәрит Хатипов эшчәнлегенә хас.
Ф Хатипов 1960-1970 нче еллар аралыгында Ә Еникинең «Йөрәк сере» повестен. И Газиның «Онытылмас еллар». Г. Әпсәләмовнын «Сүнмәс утлар» һәм Ф Хөснинең «Жәяүле кеше сукмагы» романнарын һ. б. өйрәнә, бу әсәрләргә бәясен, үз мөнәсәбәтен укучыларга җиткерә. Галимнен һәрбер тәнкыйть мәкаләсе билгеле бер системага салынган, һәр жөмләсе төгәл, җыйнак, аз сүздән күп фикер анлашыла. болар анын үз-үзенә нык ышанган шәхес булуын исбатлый. Галим үз мәкаләләрендә башка тәнкыйтьчеләр фикеренә дә битараф калмавын искәртә, еш кына алар белән бәхәсләшә, каршылыкка керә. Ләкин бер нәрсә ачык: каршылык
нинди генә кискен булмасын, автор нигехте мисаллар китереп, үз фикерен исбатлап бирә ала.
Язучы Г Әпсәләмов та үзенен «Сугышчан тәнкыйть өчен» дигән мәкаләсендә Ф Хатиповнын әдәби тәнкыйть эшчәнлеге турында бодай ди. «Әдәбиятнын бүтенге көненә багышланган тәнкыйть мәкаләләреннән кайбер авторларнын шактый кыю һәм мәсьәләне белеп язган хезмәтләре күзгә ташлана Алар, әдәби әсәрләр турында, гомумән сөйләүдән качып, конкрет күренешләргә игътибар итазәр Я Халитов «Язгы җилләр» романынын тел-стиль үзенчәлекләре турында. Ф Хатипов «Онытылмас еллар» романынын художество эшләнеше турында яза». (Совет әдәбияты —1954 —V 6 )
1972 елдан бирле Фәрит Хатипов Казан дәүләт педагогика университетында әдәбият укыта. Ике дистә ел чамасы ул татар әдәбияты кафедрасын җитәкли, кафедрага өметле, хәзерлекле, дәрәжәле белгечләр жыя. студентлар укыту, тәрбияләү, аларны фән юлына тарту эшләрен жайга сала, ике езнын берендә фәнни җыентыклар чыгып торуын тәэмин итә ул. Ин әһәмиятлесе: нәкъ шул чорда бигүк зур булмаган шушы кафедра үз традицияләренә таянып эшләүче нык. тату, бердәм фәнни- педагогик һәм иҗат коллективына әверелә. Фоат Галимуллин. Мәдинә Жәл&тиева. Эльмира Галиева кебек җитди, талантлы педагоглар янәшәсендә хезмәтләре белән мәгълүм яна шәхесләр, чын милләтпәрвәрләр күтәрелеп, үсеп чыга.
Фәрит Хатипов 1973 елда басылган «Эпик жанрлар» дигән теоретик хезмәтендә татар әдәбиятынын классикасына әйләнгән язучыларнын иҗатларын өйрәнә Әмирхан Еники. Аяз Гыйләжев. Баязит Бикбай. Гариф Ахунов, Фатих Хөсни кебек талантлар бар. Галим язучы иҗатынын фәлсәфи жегәрен. укучыга чын ләззәт бирә алырдай интеллектуаль кыйммәтләрен оста тотып ала. шуна да анын әсәрләргә биргән бәясе асылда объектив була Совет хакимияте тарафыннан бик яратылмаган язучылар иҗатына анын принципиаль унай карашы әнә шуннан килә Тәнкыйтьче бу сыйфатын 90 нчы елларда да югалтмый Заман үзгәреп, рухи кыйммәтләргә карашлар алышына башлагач, әдәбиятта ориентирлармын алышына баруын тоеп алган бериш каләмдәшләре совет чоры әдәбиятын тоташ утка тоту позициясенә басканда да, галим үз мәсләгеннән читкә тайпылмый Һәр заманда да үзгәрешсез калачак намус ориентирына таянып, чын сәнгать әсәрләренен беркайчан да югалмаячак казанышларын яклап чыга Сабырлык, кайнар хисләр урынына акыллы дәлилләр куллану—Ф Хатипов тәнкыйть эшчәнлегенен төп хасиятләре
Галимнен икенче зур хезмәте рус телендә басыла. Ул «Духовный мир героя Психологизм современной татарской прозы» (1981) дип атала Бу монография гагар әдәбиятында психологизм мәсьәләләрен тикшерүгә багышлана
Хезмәттә егерменче гасырның икенче яртысында иҗат иткән язучылар белән беррәттән татар әдәбиятынын тарихы да тикшерелә Кол Гали. Ф Әмирхан Г Ибраһимов. Ill Камал. Г Әпсәләмов. М Гафури. Ә Еники. Г Бәширов И Гази. Ф Хөсни. М Әмир. А Шамов. К Нәҗми. Г Ахунов әсәрләренә психологизм ноктасыннан карап эстетик анализ ясала, психологизмнын стиле поэтикасы тикшерелә Галим төрле чорларда иҗат иткән татар әдипләренең әсәрләрен дөнья әдәбияты классикасы югарылыгына күтәрә
Татар әдәбияты тарихын теоретик яктан өйрәнү бүгенге әдәбият белемендә иң актуаль мәсьәләләрнең берсен тәшкил итә Монарчы әдәбиятнын милли үзенчәлекләре, аның үсеш закончалыклары җитәрлек дәрәҗәдә исәпкә алынмаганга милли әдәбият теориясе авыр үзләштерелә торган өлкә булып кала бирде Әмма безнең карашыбызча, милли әдәбият хәзинәләренә таянып төзелгән теория рус Аурупа фикер казанышлары белән ипле үрелгәндә генә әйбәт нәтиҗә бирә ала
Профессор Ф Хатиповнын югары уку йортлары һәм көллият студентлары өчен 2000 елда һәм кабаттан 2002 елда чыгарылган «Әдәбият теориясе» исемле китабы нәкъ әлеге максатны күздә тота да инде
Фәрит ага 80 яшен тутырган көннәрдә дә эшен дәвам итә. укучылар һәм студентлар өчен кулланмалар, китаплар яза. педагогика университетында укыта Студентлар аудиториясенә кереп, яшь буынга белем бирү анын үзенә дә яшәргә көч өсти, анын иҗади гомерен озынайта кебек. Студентлар үхзәре дә Фәрит Хатипов дәресләрен бик яраталар, чөнки ул әдәби күренешләрнең ин катлаулыларын да
җиңел генә төшендерә белә. Аңлаешлы мисалларны тормышнын үзеннән китерә Инде лекциясе бетәр алдыннан мавыгыбрак китеп, әле генә табылган җанлы, кызыклы мисалларына сабыйларча куанып, кинәт кенә көлеп тә җибәрсә, Фәрит Хатипов аудиториядәге яшьләр өчен бөтенләй үз кеше була да куя!
«Шулай да аңардан бераз шүрлиләр дә. Бигрәк тә имтиханнар якынлашкан көннәрдә. Фәрит абыен белән әңгәмә корыр өчен, һай күп белергә кирәк шул! Бигрәк тә әнә шул теория дигәне җәфалый Ярый әле Хатиповнын үз китаплары ярдәмгә килә: «Эпик жанрлар», «Героинын рухи дөньясы» дигән томнар, студентларга кулланма әсбап төсендә язылган «Әдәбият теориясе» исемле дәреслеге мондый вакытта кулдан-кулга күчеп иөри»,—дип яза үзенен бер мәкаләсендә профессор Рифат Хәсән улы Сверигин. («Мәгърифәт». 2000 ел, 12 фев. саны)
Фәрит Хатиповнын татар телендә белем бирүгә караган кайбер фикерләре дә кызыклы. Үзенен «Шәһри Казан»да басылган (1994 ел, 28 июль саны) бер мәкаләсендә ул болай ди «Татарстан—татар иле дигән сүз. Әгәр дә мәгариф эшен дәүләт үз кулына алган икән, ул милли мәгарифне тергезү, нормаль эшләтү бурычын да үз өстенә йөкләгән дигән сүз. Безнен кодрәтле бай телебез ин катлаулы күренешләрне дә җиңел аңлаешлы итеп, ин нечкә төсмерләре белән төшендереп бирергә сәләтле. Бу яктан ул дөньядагы бер телдән дә калышмый Татар мәктәбендә яшьләр рус телен белми чыгарлар, дип хафаланырга да нигез юк. Анда бу телгә сәгатьләр үз телебезгә караганда да күбрәк бирелә. Үз телебездә жанга якын, матур, жегәрле шивәдә белем алу исә балага дәрес материалын аңлауны, белгәнен сөйләп бирүне бик нык җиңелләштерә, чөнки ул ясалма кыеңтыкларга очрамый, төшенчәләр бала зиһененә турыдан-туры юл белән, һава сулагандай, мәшәкатьсез барып җитә, хәтерендә уелып кала. Шунлыктан җир йөзендәге үз-үзен хөрмәт иткән мөстәкыйль, азат, горур халыклар укыту-тәрбия эшен ана телендә алып баралар»
Югары уку йорты укытучысы, профессор Фәрит Хатипов менә шушы үтә дә кирәкле, әһәмиятле эшнең үзәгендә кайный. Анын авторлыгында традицион программалардагы таләпләргә һәм үткән тәҗрибәләргә нигезләнгән, тарихи-эстетик принципка таянган яңа программа һәм дәреслек төзелде. Жыеп кына әйткәндә, күпсанлы монографияләр, дәреслекләр авторы булган профессор Ф Хатиповнын уку-укыту өлкәсендәге эшчәнлеге аерым бер зур тармакны тәшкил итә. Бөтен гомерен татар әдәбиятын үстерүгә багышлаган олы галимнең яшь буынга белем бирү максатыннан язылган хезмәтләре шул бөек эшнен бер өлеше булып тора
Бу көннәрдә олы галимебез сиксән яшен тутыра. Үз халкына көн-төн хезмәт иткән кеше бүген нәрсәләр турында уйлана? Әлеге сорауны мин галимнең үзенә бирдем. Фәрит абый, гадәттәгечә, кеткелдәп көлеп куйды да. җитди сөйләшүгә күчте. «Чорыбыз бик катлаулы һәм каршылыклы. Бу бигрәк тә сан ягыннан кечерәк милләтләргә кагыла. Әмма алып барыла торган сәясәт бер дә безнен файдага түгел. Милләтебезнең киләчәге нинди булыр? Без үз-үзебезне саклап кала алырбызмы0 Мине менә шул мәсьәлә борчый. Икенче күнелне тырнап тора торган мәсьәлә, әдәбиятка, анын сәнгатьлелек дәрәҗәсенә кагыла. Язучылар күп, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттахлар... юк! Өченчесе инде—язылган әйберләрем. Мин аларны бастыра алырмынмы, бусы да бик катлаулы мәсьәлә бит»
Күрәсең, гомере буе үз милләтенең язмышы, киләчәге өчен борчылып гомер кичергән, анын рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән ил агасы сиксән яшен тутырган көннәрдә дә тыныч кына утыра алмыйдыр шул.
Әлфинур НӘҖИПОВА-ЗИННӘТУЛЛИНА,
филология фәннәре кандидаты